Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ижтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ДОНЬЯ ХАЛЫКЛАРЫНА ҺӘМ ДӘҮЛӘТЛӘРЕНӘ. БЕРЛӘШКӘН МИЛЛӘТЛӘР ОЕШМАСЫНА БӨТЕН ДОНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ МӨРӘҖӘГАТЕ 19 июнь. 1992 ел Казан шәһәре Без, Бөгсндонья татар конгрессында катнашучылар, ата-бабаларыбызның борыш ы җирендә беренче мәртәбә җыелучылар, күп гасырлык тарихыбыз, тел. мәдәният, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез һәм дин уртаклыклыгы нәтиҗәсендә берләшүчеләр, тавышыбыз күп миллионлы тагар халкының язмышына битараф булмаган һәр кешенең йөрәгенә һәм аңына барып җитәр дип өметләнеп, сезгә мөрәҗәгать игәбез. Суверен Татарстан Республикасына исем биргән халык алдындагы бар җаваплылыкны тоеп, шулай ук якындагы һәм ерактагы чит илләрдә яшәүче барлык милләт һәм халыкларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен хөрмәт итеп; бөтен Җир йөзендә тынычлык һәм татулыкны ныгытырга теләп, сәяси һәм иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итүдә көч куллануны кире кагып; халыкара хокук һәм кетне хокукларының Гомуми Декларациясе кагыйдәләренә омтылуыбызны раслап. Татарстанны Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләзләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы договорлар нигезендә коручы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты дип шъган иткән шушы елның 21 мартында уздырылган референдум нәтиҗәләренә таянып, без барлык илләрдән. Берләшкән Милләтләр Оешмасыннан Татарстан Республикасының дәүләт суверенитетын, мөстәкыйльлеген тануны сорыйбыз Халыкара форумда катнашучылар, татар халкының язмышын аның бүгенгесен пәм киләчәген кайтыргып, дөнья бердәмлегенең игътибарын, татар мәнфәгатьләренә юнәлтеп, татар халкының у з- ларын һәм кы нарын, ватандашларыбызны. кайда яшәүләренә кара масган. милли яңарышның миллимәдәни тарафына. Татарстан Рл публикасы дәүләтче тегенең демократик юллар белән урнашуы һәм үсеше хакындагы фикерләр тиресенә тупланырга чакырабыз ЮГАРЫ СОВЕТ СЕССИЯСЕ 6—11 июль көннәрендә Татарстан Югары Советының унынчы сессиясе үзенең эшен дәвам итте. Анда республикабызда халыкны социаль яклау буенча Югары Совет карарын гамәлгә ашыруның барышы турында, дәүләтнең яшьләр сәясәте турында Закон проектын тикшерү, телләр турындагы Закон проектын икенче укылышта тикшерү, Югары Советның Халык мәгарифе, фән һәм тәрбия даими комиссиясенең эше турында, дәүләт милкен һәм коммуналь милекне хосусыйлаштыруның Дәүләт программасы проекты турында һәм башка мәсьәләләр каралды Сессиядә кызу бәхәс һәм фикер алышулардан сон, «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында»гы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә кертү турында» карар кабул ителде, кайбер статьяларның (маддәләрнең) гамәлгә кертелү вакыты билгеләнде. Унынчы сессиядә республикабызның хокук саклау органнарын Татарстан юрисдикциясенә күчерү турындагы мәсьәлә каралды. Югары Совет киләчәктә республикабыз судларын, юстиция һәм хокук саклау органнарын Татарстан юрисдикциясенә күчерү турында карар кабул итте Бу җыенда Татарстанның тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы булдырылды Анын министры итеп моңарчы Мәскәүдәге Татарстан вәкиллеге җитәкчесе булып эшләгән Шәүкәт Рәүф улы Арсланов расланды ТУГАННАР УРТАК ТЕЛ ТАБА Узган елның августында Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы белән Башкортстан Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешү! ә кул куелган иде. Аннары бу килешүне һәр ике республиканың Югары Советлары ратификацияләде. Әлеге килешүнең ратификация грамоталары белән алмашу һәм тугандаш ике республика хөкүмәтләре арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую өчен быелның 17 июлендә Казанга Башкортстан Республикасы Югары Советы Рәисе М Г Рәхимов җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасының рәсми делегациясе килде. Кремльдә ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында- I ы килешүнең ратификация грамоталарын алмашу һәм Татарстан белән Башкортстан җөмһүриятләре арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә 188 кул кую тантанасы булды. Тантанада Татарстан Президенты М. Ш. Шаймиев һәм Башкортстан Югары Советы Рәисе М Г Рәхимов чыгыш ясадылар. СӨЙЛӘШҮЛӘР ДӘВАМ ИТӘ 2 июльдә Казанда Татарстан Республикасы Вице-президенты В Лихачев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы һәм Россия Югары Советы рәисе урынбасары Ю Яров җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегацияләренең консультатив сөйләшүләре булды. Бу очрашуда Татарстан белән Россия арасындагы килешүне әзерләү буенча сөйләшүләр алып бару механизмын эшләү максаты куелды. Эксперт группалары дәрәҗәсендә эшне дәвам итәргә кирәклеге турында карар кабул ителде. Ә ул группалар дәүләт-хокук, икътисади һәм социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча төзеләчәк. Әлеге группалар әзерләгән документлар проектын карау шушы елның июль ахырында Мәскәүдә һәр ике якның вәкаләтле делегацияләре составында уздырылды. Делегация җитәкчеләре сөйләшүләр барышында өч мөһим принциптан чыгып эш иттеләр Россиянең территориаль бөтенлеге. Татарстанның мөстәкыйльлеге һәм Татарстанның Россия белән союзы. Әңгәмәләр һәр ике якның үзара аңлашуы, дуслык һәм ачыктан-ачык аңлашу шартларында барды. Эш комиссияләренең җитәкчеләре Россия Федерациясе дәүләт власте федераль органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт власте органнары эш комиссияләренең очрашу йомгаклары турында уртак коммюнике кабул ителде. УНИВЕРСИТЕТТА — ЯҢА ФАКУЛЬТЕТ Казан дәүләт университетында соңгы елларда экология факультеты, журналистика. татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетлары ачылган иде Шуларга быел экономика факультеты өстәлде. Ул заман өчен бик кирәкле һөнәр ияләрен - менеджментлар әзерләп чыгарачак Быел яңа факультетка 30 кеше кабул ителәчәк. Университетның рус филологиясе факультетында яңа ачылачак ромап-герман бүлеге дә ш ътибардан чи пә калмас. Бу бүлектә, нигездә, совет немецлары укыячак. РӘХМӘТ СҮЗЕ Мәгълүм ки, 19 — 21 июнь көннәрендә республикабызда Бөтендөнья татар конгрессы булып узган иде. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты М. Ш Шаймиев һәм Югары Совет Рәисе Ф. X. Мохәммәтшин матбугатта рәхмәт сүзе белән чыктылар Анда Конгрессның дөньяда һәм БДБ дәүләтләрендә җөмһүриятебез турында, хезмәт сөючән һәм кунакчыл халкыбыз турында объектив җәмәгатьчелек фикере булдыруга булышлык итүе турында әйтелә. «Конгресста кабул ителгән документлар Бөтендөнья татар конгрессының Резолюциясе, Берләшкән Милләтләр Оешмасына Мөрәҗәгате дөньяда аңлау һәм яклау табачагына, татар халкын, аның телен һәм мәдәниятен яңарту хакына тарихи гаделлекне торгызуга булышлык итәчәгенә ышанабыз», диелә рәхмәт сүзендә. «МӘГАРИФ»: ҖИТМЕШ ЕЛДАН СОҢ КАЙТУ Халкыбызның китапка булган ихтыяҗын үтәү әлегә кадәр бердәнбер нәшриятка йөкләнгән иде. Ниһаять, милләт таләбен искә алып, Татарстан хөкүмәте Казанда тагын бер дәүләт нәшрияты ачарга карар кылды. «Мәгариф» дип исемләнгән бу басмаханә татар баласы яшәгән барча төбәкләр өчен уку әсбаплары һәм матур әдәбият китаплары нәшер итү вазифасын үз өстенә ала. Яңа китап нәшриятының директоры итеп журналыбызның редколлегия әгъзасы, язучы Салих Маннапов (Мөдәррис Харис улы Валиев) тәгаенләнде. Нәшрият советында күренекле галимнәр, язучылар һәм дин әһелләре бар Тарихтагы якты эзе моннан җитмеш ел элек өзелгән (Г. Тукайның барлык китаплары диярлек шунда нәшер ителгән) «Мәгариф» басмаханәсе традицияләрен дәвам итү әлеге коллективның максаты әнә шундый. ЭШЛЕКЛЕ ОЧРАШУЛАР 9 11 июльдә Татарстан Республикасы Вице-президенты В Н. Лихачев Киевтә рәсми визит белән булды Ул Украина Президенты Л. М Кравчукка Татарстан Президенты М. Ш. Шаймиевнең махсус хатын тапшырды Украина җитәкчеләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр вакытында Татарстан белән Украина арасында төзелгән ике яклы хөкүмәтара килешү нигезендә икътисади, сәүдә һәм мәдәни элемтәләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Хезмәттәшлек турында тулы масштаблы дәүләтара килешүне әзерли башлау өчен экспертларның эш 1 руппаларын булдырырга карар кылынды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән В. Н. Лихачев Украина Президенты Л. М. Кравчукка һәм Премьер-министры В. Ф Фокинга рәсми визит белән безнең республикага килергә чакыруны тапшырды. 14 июльдә Татарстан Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Халыкара хәвеф» комиссиясеннән бәйсез экспертлар группасын кабул итте. Массачусетс университетының (АКШ) халыкара хокук профессоры, доктор Херст Ханнум, Лондонда чыга торган «Үзәк Азия күзәтүе» журналы мөхәррире, доктор Марн Б Броксап. һиндстанлың Җаваһарлал Неру исеме ндәге университет профессоры Сух Д Муни һәм Англиянең Оксфорд университетыннан сәяси фәннәр кандидаты Стефан Салливан көч куллануга каршы чыгучы, этник группалы низагларны сөйләшүләр юлы белән хәл итү ягында торучы халыкара оешма кушуы буенча Казанга килделәр Алар Татарстандагы хәл турында доклад аэерләу һәм тарату максатын күздә тоталар Очрашу барышында Ф. Мөхәммәтшин кунакларга җөмһүриятебездәге сәяси һәм икътисади хәл турында, Татарстанның дәүләт суверенитетын га мәлгә ашыру проблемалары һәм Россия белән үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләде, экспертларның сорауларына җаваплар бирде. Ул Татарстанның барлык проблемаларны хәл иткәндә сөй ләшүләр юлын гына тануын билгеләп үтте. ИДАРӘ УТЫРЫШЫ 10 июльдә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы, Халыкара Язучылар берлекләре бердәмлегенең оештыру съезды йомгаклары, Татарстан әдәбият фондының бүгенгесе һәм киләчәге, республикабызда иҗат берлекләре турыңда закон әзерләү, язучылар! а матди ярдәм күрсәтү, яшьләрне тәрҗемәчелек буенча Төркиягә укырга җибәрү һәм башка мәсьәләләр каралды ЯҢА ОЕШМАНЫҢ БЕРЕНЧЕ ҖЫЕНЫ Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлекләре башкарма комитетының беренче утырышы булды. Анда яңа оешманы регистрацияләү, әдәби фонд, «Советский писатель» нәшрияты, бердәмлекнең үз гәзитен һәм журналын булдыру кебек мәсьәләләр каралды. Россия Федерациясе Президенты Б. Н. Ельцинга һәм Югары Советы Рәисе Р. И. Хасбулатовка язучыларны социаль яклау турында мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Утырышта Халыкара Язучылар берлекләре рәистәше Р. Мөхәммәдиев һәм башкарма комитеты әгъзасы 3. Мансуров катнашты. ЯШЬ АВТОРЛАР СЕМИНАРЫ Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Р. Мингалим, язучылар И. Юзеев һәм Р. Кәрами республикабызның Яңа Чишмә районында яшь авторлар семинары һәм әдәбият сөючеләр белән очрашулар үткәреп кайттылар. «Әдәби җомга» атналык гәзите- нең 2 сынау саны басылып чыкты. АРАЛАР ЯКЫНАЯ Әстерхан өлкәсендә татар сәнгате атналыгы булып узды. Казан артистлары, язучылары, җыр һәм бию сәнгатенең күренекле әһелләре Әстерханның үзендә генә тукталып калмадылар. Төбәктәге татар авылларына — Ки- ләче. Ташлы Яр, Яңа Болгарга мәдәни сәяхәт кылдылар, андагы эшчеләр, терлекчеләр һәм яшелчә үстерүчеләр, балыкчылар белән очраштылар. Татарстан кунакларын һәр җирдә ипи-тоз, якты йөз белән каршылап, аларның чыгышларын йотлыгып тыңладылар. ЗУР БҮЛӘКЛӘР БМО яклавында эшли торган Бөтендөнья рыцарьлар конфедерациясе турында без инде байтактан ишетеп беләбез. Кеше хокуклары өчен, гуманизм һәм гаделлек принциплары, халыклар һәм илләр арасында тигезлек өчен көрәшкә зур өлеш керткән кешеләр бу конфедерациянең бүләкләре белән билгеләнә. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Җөмһүрияте Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Мансур Хәсәнов үзләренең соңгы еллардагы эшчәнлекләре өчен шушы конфедерация бүләкләренә лаек дип табылдылар. ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕ Идел буендагы халыкара лагерьда татар яшьләре көннәрен уздыру матур гадәт булып әверелде. Ул «Азатлык» татар яшьләре берлеге. «Ядкарь» клубы, Татарстан яшьләр оешмалары советы тарафыннан өченче тапкыр үткәрелә. Анда Кырымнан, Казагыстан- нан, Төмән, Омск. Чита һәм башка өлкәләрдән. Урал һәм Идел буе республикаларыннан күпсанлы кунаклар катнашты. «КАЗАН УТЛАРЫ» 19