Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәби мирас

Татарстанның бәйсезлеген ныгыту очен корәш бара. Бу корәштән әдәбият та читтә кала алмый. Бүгенге язучылар гына түгел, үткәндәгеләр дә. Татарстан- дагылар гына түгел, аннан еракта яшәүчеләр дә Татар иленең ирекле яшәвен теләп аваз сала, хәтта исемсез каһарманнарыбыз да еллар, гасырлар катламы аша халкының бәхетен яклап телгә килә. Анкара шәһәрендә яшәгән, милли-мәдәни мирасыбызны җыюга ботен кочен, сәләтен биреп тырышкан инженер Мәхмүт Таһир үзе җыйган мирастан ике әсәрне журналыбыз игътибарына тәкъдим итеп җибәргән. Аларның беренчесе «Балта әкияте», икенчесе - Ләбиб Каранның «Соембикә һәм татар бәйсезлеге» мәкаләсе. «Балта әкияте »н моһаҗир язучыбыз Гаяз Исхакый Алманиядә тупланган Милли Мәркәзләр мәҗлесендә сойләгән нотыгында фикеренә дәлил итеп китергән, нотыкны тыңлап утырган милләттәшебез М. Кәрим и исә аны кәгазьгә тошергән Ләбиб Каран табиб, Алманиядә һәм Торкиядә яшәгән. Кайда яшәсә дә. Гаяз Исхакыйның уң кулы булып, ул юлбашчылык иткән барлык эшләрдә катнашырга тырышкан Ләбиб Каран арабызда юк. әмма аның «Соембикә һәм татар бәйсезлеге» дигән мәкаләсе укучылар очен исә әле бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Мәхмүт Таһир да шушы коннәрдә арабыздан китте, шуңа күрә ул әзерләгән бу язмаларны безгә Сәгыйдә Арсланбәк— мәшһүр Садрый Максудиның оныгы. Анкарадагы Торки мәдәниятләрне ойрәнү институты хезмәткәре җибәрде Тарихи ватанына мәхәббәт саклаган, тырышлыкларыбызга куәт остәгән ерактагы, әмма безнең очен якын булган газиз милләттәшләребезгә рәхмәтләребезне белдереп, киләчәктә дә журналыбыз битләрендә очрашулар теләп калабыз. 

Балта әкияте

(Халкыбызныц Казан егылганнан соц чыгарган бер әкияте булса кирәк) Бсзнсц халык инде ике мец еллар урманлы-сулы җирләрдә яшәп килә. Бездә йортларны күбесенчә чыршы, нарат агачларыннан салалар Ул бай урманнар, вакытында кирәк кадәрле агач үстереп, ха.чыкныц кирәгенә җитештереп торганнар Халкыбыз да бик саклык белән генә, кирәк кадәрлсссн генә кискән Урманнар моца бер дә ачуланмаганнар Бервакыт бу урманнарныц башына китмәгәндә зур бәла туган Әллә нинди усал бер балта чыккан да тыныч яшәгән урманнарны кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә кисә башлаган.. Карт имән бу хәлне күреп, корычтай туплаган Идел, Кама, Лгыйдел, Сакмар, Дим, Урал, Иртсш, Миас сулары буендагы урманнардан юкә, нарат, чыршы, миләш, орәцгс, шомырт, тал, тирәк, каен, усак вә башка агачлардан бик куп вәкилләр килеп, зур корычтай уздырылган Бу вәкилләр барысы да башларына килгән бәлане белгәнчә сойләгәинәр Әмма топ мәсьәләне җыючы, йомгаклаучы табылмаган Рәис ак каенга карап: Син инде бсзнсц арада изге агач, күпне күргән һәр авылда торасыц, тәҗрибәц дә зур. Бәлки син берәр нәрсә вйтерсец? дигән Каен бик салмак кына сүз башлап ЭДӘ5И МИРАС Җәмәгать, бу мәсьәләдә гаеп үзебездә дә бар,— дип әйтүгә, барлык вәкилләр ачуланып каенга ташланганнар Каен исә: _ — Җәмәгать, безнең арада да сап булучы агачлар бар. Балта сабы булудан сакланырга кирәк,— дип сүзен бетергән. Корылтай. «Моннан соң бер агач та балтага сап булмасын», дигән карар чыгарган. Әмма җансызлар арасында, ни эшлисең соң, бүген дә андый балта саплары табылып тора. Ләбиб Каран Сөембикә һәм татар бәйсезлеге Казан ханлыгының урыслар тарафыннан басып алынуына һәм татар бәйсезлегенең югалуына быел 15 октябрьдә инде дүрт йоз ел‘тула. Бу караңгы көнне искә алганда, бу ачы истәлекне чын күңелдән кичергәндә, Казанның соңгы ханнарыннан булган Соембикәне искә төшермәскә мөмкин түгел. Чөнки ул татар бәйссзлсгснсң бер символыдыр. Ул Казан илендә хан булып торганда, Казан каласы урыслар кулына төшмәячәк иде. Моны Мәскәү кенәзе Иван Грозный да шулай белә иде. Ул да аны татар бәйсезлегенең соңгы бер терәге дип аңлый иде. Шуның өчен Иван Грозный Казан иленә каршы ачкан хаксыз һәм сәбәпсез бер сугышын туктатыр өчен һәм Казан ханлыгы берлә Мәскәү кенәзлегенең татулыкта яшәүләренең иң беренче шарты кебек иттереп Сөембикә ханның үзенә тапшырылуын теләгән иде. Татулыкка сусаган һәм сәбәпсез сугышлардан бизгән татар илчеләре Иван Грозньгйның бу хәйләсенә алданып, икс өлкә арасында татулык вә тынычлык бәясенә сөекле ханнарын билә фида итәргә күнгәннәр иде. Ләкин Иван Грозньгйның максаты, татарлар аңлаганча, сугышны бөтенләйгә туктатып, ике өлкә арасында озын бер тынычлык, өзлексез бер татулык яшәтү түгел, тик Казан иленең иң ныклы бер терәвен егып, ул ханлыкны тизрәк җимерү вә ул илне басып алу иде Чыннан да, Казан ханлыгының татулык илчеләре бу тынычлык сатулашуында бик нык алдандылар Сөембикә хан китү белән башларына нинди зур бәлаләрнең килеп басачагын алдан төшенә алмадылар. Сөембикә хан киткәч тә Казан ханлыгы тәхете буш калачак иде. Иван Грозньгйның бөтен шайтанлыгы, иблислеге менә шул хан сайлау эшендә уртага чыгачак иде. Чынлап та, соңгы заманнарда Казан ханлыгының тәхетенә бер хан сайлау эше үзе генә дә бу ханлык бәйсезлегенең какшавына сәбәп булган топ мәсьәләләрнең берсе хәленә килгән иде. Чөнки хан сайлауда чыккан талашлар, мирзаларның, бәкләрнең төрле партияләргә аерылып аяусыз тартышулары, хан нәселеннән килгән кайбер ханзадәләрнең урыслар кулында Мәскәүдә яшәүләре, бу йөздән кайбер партияләрнең бу ханзадәләрне тәхеткә чыгару юлында Мәскәү кенәзләрснең ярдәмнәренә таяну кебек бик зарарлы юлга кереп китүләре, урыс кснәзләренең Казан илс эчке эшләренә катнашуларына юл ача иде. Бу исә Казан ханлыгының бәйсезлеген бик зәгыйфьләтә, хан сайлау уңае белән Мәскәү кснәзләренең Казан ханлыгы эшләренә борын тыгуларына сәбәп була иде. Сөембикә Казан өлкәсенә килен булып килү белән бу начар хан сайлау гадәтен бетерү өчен тырышты Урысларның, бигрәк тә Мәскәү кснәзләренең Казан ханлыгы эшләренә катнашуларына юл ачкан сәбәпләрне юк итәр очен чабаланды. Иң соңында Сафа Гәрәй хан берлә бергә төшенеп, моның бер чарасыны таптылар. Казан халкын. Казанның мирза һәм бәкләрен төрле партияләргә аерган, аларны бер-бсрсенә дошман итеп, дошманнарыннан дуслык эзләргә көчләгән бу хан сайлау эшен бетереп, ханның беренче углының варис булуы өчен карачылар җыелышында бер төзек ясап чыгарттылар. Бу төзек Мәскәү кенәзләрснең, урыс дипломатларының Казан ханлыгы эшләренә борын тыгуларына ачылган юлны каплап, бикләп куйды. Бу эшне эшләүче, эшләтүче Сөембикә иде Иван Грозный моны бик яхшы белә иде. Сөембикәнең зур акылы, сизгер күңеле, чиксез зирәклеге, бигрәк тә татарларны һәрвакыт урыслардан югары күргән милли горуры бу төзекне ясаткан иде. Ул бу төзек берлә татар бәйсезлегсн җил-яңгырдан саклаган, иң зур бер милли дошманының өлкә эшләренә катнашуын тыйган иде. Ул үзе бу төзекнең иң зур, иң көчле һәм иң аңлы бер сакчысы иде. Менә Иван Грозный тагын Казан ханлыгының эчке эшләренә борын тыгар очен шул зур сакчыны, Казан бәйсезлегенең бу куәтле 'Мака, ю 1952 елда язылган тсрөвен алып ташлауны, үзенең яшерен әмәлләренең барлыкка ЧЫГУЫ очен бик кирәкле тапты. Казан ханлыгын җимерү эшен ашыктырыр өчен Сөембикәне тозакка төшерүне беренче планга алды. Казан татарларының тынычлык вә татулыкка бик мохтаҗ булуларын сизеп, бу тынычлык вә татулыкка ирешүнең беренче шарты Сөембикә хан берлә улы Үтәмеш Гәрәй бала ханны үзенә тапшырылуы булганында бик нык аяк терәде Партиячелек гаугалары берлә күзләре пәрдәләнгән кайбер мирзалар. Сөембикәнең Казаннан аерылуында үзләренең файдаларын сизгән кайбер эш башындагы бәкләр Иван Грозный берлә татулык сатулашуында ханнарын фида итәргә разый булдылар. Казан иле халкының ризалыгын сорамыйча. Сөембикә хан берлә углы Үтәмеш Гәрәй ханны Иван Грозныйга бирергә кул куйдылар, һәм дә бу хаин илчеләр бу икс ханны урысларга тапшыру көнен һәм урынын да билгеләп, сүзләшеп кайттылар. Сосмбикә ханның Казаннан аерылуы һәм дә урысларга тапшырылуы татар тарихының иң ачы, иң авыр һәм иң фаҗигале вакыйгасыдыр. Казан халкы үзләренең сөекле ханнарын урысларга бирмәс очен. өлкәләренең шәфкатьле әнкәсеннән аерылмас өчен күз яшьләрен түгеп, хан сарае янына җыйналдылар. Ханнарын алып китәргә килгән кораллы көчкә каршы торып, урам ташларын куптарып аларга бәрделәр һәм яраладылар. Хан сараенда! ы һәм бөтен Казан шәһәрендәге хатынкызлар чәчләрен йолкып елаштылар. Кораллы коч белән халык арасында канлы сугышлар булды. Кораллы коч җиңде вә ханнарын сарайдан алып киттеләр. Сөембикә хан юлда бара ятканда, үзенең үлгән ире Сафа Гәрәй ханның каберен зыяраг итәргә теләде. Лныц бу соңгы теләген кабул итеп, урыс субае вә солдатлары каравында, зиратка җибәрделәр. Сөембикә хан Сафа Гәрәйнең каберенә бару белән башындагы алтын калфагын җиргә атып бәрде до кабер өстснә капланып һәм аны кочаклап еларга тотынды һәм елый, һәм сөйли иде. «Әй сөекле ханым Сафа Гәрәй! Лч кабереңне, яныңа мин килдем! Синең сөекле бикәңне дошманың урысларга бирәләр. Мине аларга бирмәсәнә, яныңа алсана?!» дип ялварулары бөтен тыңлаучыларның йөрәкләрен тетрәтте. Хәтта аны алырга килгән урыс субайларын да елатты. Күз яшьләре бөтен кабернең өстен чылатты. Сөембикәнең елый-слый күз яшьләре төкәнде Сафа Гәрәй ханга ялвара-ялвара тавышы калмады. Иң соңында һушы китеп егылды. Аны һушсыз бер хәлдә урысларның бер көймәсенә кертеп куйдылар. Бу көймә Казан иленнән аерылып Мәскәүгә таба кузгалып киткәндә Сосмбикә хан бераз айныган иде. Казанны соңгы тапкыр күрергә теләп, көймәнең өстснә чыкты Сөекле Сөембикәбезнең аннан Казан каласына карап сөйләгән сүзләре әле! ә чаклы татарларның хәтерләрендә һәм йөрәкләрендә сакланып килә Бәйсезлек гашыйгы сөекле ханыбызның бу соңгы сүххәре йөз еллар буенча татарларның йөрәкләрен сызлатып торадыр. Ул сүзләр бөтен татарлар! а мәңге бәйсез гыйшкы урынлаштырган бик кыйбатлы бер дәрес булып калды Аның сөйләгән бу кыйбатлы сүзләре тарихларда шулай язылып калган: «Ой Казан, сөекле кала! Инде башыңнан таҗың төште. Син хәзер бер тол булып калдың. Син инде үз-үзеңә хуҗа түгел, бер кол булдың. Син бер башсыз арыслан кебексең, беттең инде, һәр өлкә бер акыллы патша белән башкарыла, көчле чирүләр белән саклана Синдә хәзер болар булмагач, кем генә булса да килеп, синнән ханлыкны тартып алыр. Әй Казан, канлы, кыйшлы кхха! Иске матур көннәреңне уйлап, син дә минем белән бергә ела! Кайда калды инде синең ханлык бәйрәмнәрең' Кайда инде ул шатланган балаларың? Кайда ул үзенең барлыгы белән горурлан!ан гүрә һәм мирзаларың? Кайда ул синең көләч йөзле, нурлы бикәчләрең? Кая китте ул сөенечле тавышлары берлә илгә шатлык тутырган матур туташларың? Инде ул сөенечле танышлар югалды. Аларның урынында елашулар, ыңгырашулар гына калды. Синдә бал аккан елгалар, чишмәләр бар иде Инде алардан синең балаларыңның күз яшьләре һәм каннары ага һәм агачак'- Бу сүзләрнең барысының да чын булганын безләр һәм бөтен кайгылы милләтебез дүрт йөз ел буенча сынадык, күрдек, ишеттек һәм аңладык Бөтен татар халкы урыс ка шушы дүрт йөз еллык тоткынлык заманында сөекле Сөембикәләренең ил һәм өлкә сөй1ссс ашлаган шул ачы сүзләрен онытмадылар Сөембикә хан бер татар өлкәсенең тынычлыгы, татулыкта яшәве, иреге һәм бойсехчегт очен бирелгән бер корбандыр. ШУНЫҢ очен ул безнең каршыбызда бер бойсехчек символы.сыр Аның Казандагы манарасы татар бәйссзлсгенсц бер сыны-һәЙкәлс рәвешендә яшәп киләдер Аны күргән һәр татарның йөрәгендә бәйсезлек гыйшкы уяна. Ул манара бөтен бер хайлыкның тарихын җанландыра Ул ирекле һәм үзгә яшәгән көнно|>сбсз- не искә төшергән, киләчәгебез! ә. Идсл-Урал өчен өмет биргән бер кыйбладыр Чөнки ул татар бойсезлеге каһарманы Сөембикәбезнең мәңгелек бер истәлегедер