Логотип Казан Утлары
Парчалар

АККОШЛАР СЕРЕ

 

Диңгез өстендә яктызадә аккошлар гаиләсе йөзә. Озын муенлы, мәһабәт гәүдәле ата аккош янәшәсендә әле яңа гына тернәкләнеп килгән ике бала кош. Аларның әлегә канатлары да кыска, муеннары да нечкә Әмма үзүзләрен тотышыннан, салмак, зифа хәрәкәтләреннән үк күренә болары да мәһабәт, горур аккош булып үсәчәкләр Алардан унбиш-егерме метр читтә җыйнаграк гәүдәле, таушалган- рак кыяфәтле әнкә аккош йөзә Ата аккош белән балалары, башларын суга тыгатыга. тыныч кына тамак ялгыйлар Ара-тирә өчесе бердәй чөкердәшеп алалар Андый чакта әнкә аккош башын аларга таба борып, озак кына карап тора Кайчакларда чөкердәшкән гаиләсенә таба омтылып та куя Әмма ата кошның үзенә таба ыслап сузылган башын күреп, шундук читкә борыла. Ата аккош тамак ягын кайгыртып балаларыннан читкәрәк китә-нитә калса, әнкә кош шундук балалары янына томырыла, алар белән чөкердәшкәндәй итеп ала Әмма мондый бәхетле мизгелләр аңа бик сирәк насыйп була Ата аккош һаман балалары сагында тора Әнкә аккошның балалары янына борылуын күрүгә үк. дөньясын онытып, аңа ташлана һәм рәхимсез чукый-чукый куалап җибәрә. Әнкә аккошның ботен барлыгы, торышы, кыяфәте миңа аңлаешсыз ниндидер моң, хәсрәт пәрдәсе белән өртелгән кебек тоела. Ни булган бу аккошлар гаиләсенә?! Әнкә аккошның үз гаиләсе, балалары алдында ни гаебе бар аның? Әллә соң аккошларда да бер-береңә хыянәт итү кебек гадәтләр бар микән? Әллә соң бу әнкә аккош үз юлдашына хыянәт иткәнме? Аккошларны бер-берләренә бик тугры, ялгыз гына яши дә алмыйлар, берсе һәлак булса, икенчесе аның артыннан үз- үзен кыя-ярдан атып, дөнья белән бәхилләшә, диләр ич Биредә исә хәсрәтеннән ябыгып, нәүмизләнеп калган әнкә кошны ата кош нәниләре янына якын да җибәрми. Балтыйк ярына йөрергә чыккан саен аккошлар гаиләсен күзәтөм Әнкә аккошны кызганып, аның өчен йөрәгем сызлана Аларны күзәтүче бер мин генә дә түгел Биредә ял итүчеләр һәммәсе аккошлар янына тукталып, шушы хәлгә игътибар итәләр һәркемнең телендә бер сорау нигә шулай? Әмма беркем дә бу табышмакка җавап таба алмый Барысы да әнкә аккошны кызганалар Алып килгән күчтәнәчләрен өнке аккошка ыргытырга тырышалар Тик ризык бик сиоәк очракларда гына әнкә аккошка эләгә Чөнки ата кош аның ризыкка үрелүен күрүгә, канатларын дәһшәтле җилпеп, гайрәтләнеп оча-йөзә килә дә аны бастырып куып җибәрә Тегесе, гадәтенчә, каршылык күрсәтми, сабыр гына читкә йөзеп китә Әйтерсең лә гаиләсе алдында чамасыз зур гаебе бар аның һәм шуның җәзасын күрә Бүген дә кичке аштан соң диңгез буена төштем Әнә ул минем серле, табышмаклы аккошларым Ата аккош балаларын канат астына алган да тыныч кына йоклый Алардан шактый читтә, башын канат астына тыгып, әнкә аккош баскан Аның йокысы да борчулы. ахры Ара-тирә кузгалып, тирә-юньне күзәтеп ала. Башымны бертуктаусыз бер уй боргычлый ни булды сезгә, аккошларым? Ник бер-берегездән биздегез? Аккошлар бит сез. яктызада кошлар Д Мин аларның серен аңламакчы булып газапланам Шулчак башыма гапгади уй килә' Күпвакыт кешеләр хәтта үз тормышларында да акны карадан аера алмыйча адашып йөриләр ич Бер-берләрен өзелеп сөй- гөң кешеләр дә йә чамасыз җүлөрлек. йә кыюсызлык, йә булмаса башка юк кына сәбәп аркасында кавыша алмый ялгыз гомер кичерәләр Бәс, шулай булгач, кешегәме соң аккошларның серен аңлау

АКЧАРЛАК ЯЗМЫШЫ

Акчарлаклар' Аклыклары пакьлекләре белән дан алган җырларда җырланган диңгез кошлары' Дюналар, безнеңчә әйтсәң, ком буразналары өстенә басып, акчарлакларны күзәтәм Алар диңгез өстендә анда-санда уйнаклап алалар да. төркемнәре белән шәһәргә таба очалар Шөһрәтле Балтыйк диңгезе буена беренче генә килүем, шуңа күрә биредә миңа һәрнәрсә яңа Ни-нәрсә белән туклана икән бу кошлар, дип уйланам Шактый вакыт инде яр буенда киләп сарам әмма бер генә акчарлакның да судан балык эләктергәнен күрмәдем Кара диңгездә акчарлакларның судан балык аулавын колә-көлә күзәтә идек ич Көн эссе булуга карамастан, диңгездә су керүчеләр анда-санда гына Ял итүчеләр күбрәк ком өстендә кызыналар яки яр буйлап ашыйкмый гына әрлебирле йөреп торалар Шундый эссе көнне аяк астында мул сулы диңгез ымсындырып торганда, су коенмый ничек түзмөк кирәк! Тиз генә чишенеп, суга таба йөгердем Әмма су читенә җитүгә кисөтүле тавыштан туктап калдым —Диңгездә су коенырга рөхсәт ителми Диңгез суы бактерияләр белән зарарланган' Бер аягым белән суга кергән килеш ымсынып, зәңгәр дәрьяга карап каттым Аяк астымда анда-санда үлгән балыклар елкылдашып ята Алар су өстендә дә күп икән ич Менә сиңа мә' Диңгез хәтле диңгез суын коенырга яраксыз итәр өчен, ай-һай, күп тырышырга кирәк булгандыр Баш очымнан гына чыркылдаша-чыркылдаша акчарлаклар көтүе узды Кәефем кырылды Суында коенырга ярамый торган диңгез ник кирәк ул миңа? Тиз генә киендем дә шәһәргә юл алдым Гүзәл архитектура баи лыгы. халкының югары мәдәниятле булуы белән дан алган гүзәл кала' Таш түшәлгән шәһәр урамнарының чисталыгына йортларның төрпелегенә. рекламабелдерүлөрнең зур зәвык белән эшләнүенә сокланып авыз ачып йорим Шәһәр күгендә бертуктаусыз акчарлаклар очына Алар, аксыл төтен пәрдәсе каплаган күктә уйнаклап алалар да дәррәү каядыр төшеп юк булалар Нишли икән бу кошлар шәһәр эчендә9 ' Түзмәдем, акчарлаклар төшеп югалган бер тобөктә шәһәрнең үзәк урамыннан читкә тайпылдым һәм бер-ике адым атлауга гаҗәпләнеп туктап калдым Ике йорт арасында тезелгән тимер чүп әрҗәләре өстендә йөзләгән акчарлаклар кунган Алар, кырмыскалар кебек зур тырышлык белән чүплектән ризык эзлиләр Бер-берләре белән чукышып алалар, чыркылдашалар Ара-тирө дәррәү һавага күтәрелеп очалар An-ак кошлар, акчарлаклар! Зәңгәр диңгезләрнең аерылгысыз бизәкләре' Чүплекбаш ияләренә әверелергә мәҗбүр булган горур диңгез кошлары* Акчарлакларның чүплек остендә әвәрә килүләрен йөрәгем әрнеп озак күзәттем Аларның ачынып чыркылдашуларында боек диңгезне агулаган һәм горур кошларны шушындый хурлыклы хәлгә төшергән адәмнәргә каһәркаргыш ишетелә кебек ид