Логотип Казан Утлары
Поэма

Ачлык

 

 

Ирек хакына шаһит китү гена мәгънәгә ич бум. Тик шул чагында гына кеше үзенең битенләй үк үлмәячәгенә ышана. Альбер Кам ю 1 Идел-йорллы ил идек. Идел кичәр ир илек Иделләргә төн инде. Илләргә кайгы килде Тәхет өчен талашып. Үзара якалашып Яткан чакта биш надан. Тотты Мәскәү якадан Тотты Мәскәү умырып (Йә. кем безне яклаган?) Тәре баганасына Элеп куйды якадан Янәсе, татар, чынык Торабыз тыпырчынып Чайкалабыз җилләрдә Туган-үскән җирләрдә. Туган-үскән җир. имеш. Килмешәк талар килеш. Вал аны булмый кошын Тәкъдирен белән килеш. Колның булмый Ватаны. Кичерү юк татарны Тизрәк язсын денсннән. Тизрәк язсын теленнән Газинур МОРАТ (1959) шагыйрь «Мин дмьяны тыңлыйм». «Җир хәтер, ». «Тыныч /ы те I». «Оча җыр зар» uccuie кипшп tap авторы Казанда чши Дененнән язган татар Тугры була эт кебек,— Анасын сатканда да Онытмас ул этлеген. Ирек, азатлык, имеш, Муенчак кигән килеш... Ә без менә эт түгел, Этлек юк уебызда. Сездә баскын уедыр, Качкыннар уе бездә. Качкынлык — каныбызда, Качарбыз барыбыз да - - Качкан күк чукынудан, Иманга тукынудан. Качкын булу илендә Мең каза, мең газаптыр. Шуңа да без ил белән Кычкырабыз: «АЗАТЛЫК!» ...Әләм булып илләрдә Җилфердибез җилләрдә. 2 1991 елның май урталары. Нәкъ җырдагыча - алмагачларның чәчәккә узган чаклары. Казан утлы таба сыман чыжлап тора. Әгәр ул-бу була калса, тәмуг сакчылары йөрәгеңне шул табага салып кыздырачак. Ирек мәйданы күзгә күренмәс чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган. Бүген ул Лонг Кеш төрмәсен хәтерләтә. Мәйданда АЧЛЫК. 1981 елда ун ирланд егете Лонг Кеш төрмәсендә сәяси ачлык тотудан һәлак булган иде. Безнең башка ниләр язды икән? Үлем турында уйлыйсы да килми. Ачтан үлү коточкыч авыр, диләр. «Адәмнәр»не укыгач, моңа үзең дә ышанасың. Ихтимал, мең еллар дәвамында ураза тотып яшәгән халык ачлыкны чагыштырмача җиңелрәк кичерәдер. Аның вөҗүде ачлыкка тизрәк җайлашадыр. Хәер, безнең тарих болай да ачлыктан тора. Без инде 1552 елдан бирле ачыгабыз. Кайчандыр болгар бабаларыбыз урыс халкын ач үлемнән саклап калган. Ә без — ачыгабыз... Хөр булырга хакы бардыр җирдә һәрбер кызның, һәрбер угылның... Ачлык тотып ачыклады халкым Кояш астындагы урынын. Ачлык тотып ачыклады халкым Өлешенә тияр көмешен. Кара йөзләр кабат каркылдады: Бөтенегез ачтан дөмексен! Кара йөзләр кабат кара яга Биләүдәге ирек йөзенә Ирек чыраенда күренмәсен Татарлыкның хәтта эзе дә Русиянең ач күзенә төшкән Ак кына да булды бу халык Ничә гасыр дөнья бутый-бутый Үзе бетте Рәсәй буталып Бар үткәне фетнәләрдән тора. Фетнәләрдән тора бүгене * Фетнә дигән әфьюннән булыр Империяләрнең үлеме. Терәү белән терәтергә мөмкин Ишелергә юрган йортны да. Терәүле йорт хуҗасының эше Узмас ләкин ярым-йортыдан. Ә терәүле йортның хуҗалары Хәйран булып яши вәйранга Империя оныклары әнә Чукмар айкап йөри мәйданда. Империя оныклары әнә Чукмар айкап саклый ирекне Кемнәр хатын, кемнәр халкын кыйнап Күрсәтәләр иллә ирлекне Азмы алар Мәгълүм әкияттәге Бер дивана Иван хакына Яулар чапкан кара полковниклар Aia-бабасына, халкына. (Тик үзеннән качып булса икән. Посып кына калкан артына.) Танк белән татарга да була. Агарга да була безләрне Буй кыскара, уй кыскара бара. Яши икән халкың тезләнеп Буй кыскара, уй кыскара бара Кемгә хаҗәт гарьлән, гарьләнмә Без бәләкәй түгел, дия-дия Әверелеп беттек кәрләгә Алып буйлы халык идек юкса. Яралган соң нинди каннан без’ Илсез калмас, телсез калмас өчен Ачлык тотар кәшә калганбыз Рәсәйне тик булмый ышандырып. Сан юк сиңа ачык, ачыкма Кы глык-мох Iажлыкта яши-яши Ул күнеккән инде ачлыкка Ачлык-патша хуҗа аңа күптән, Ачлык-патша хуҗа тәхеткә. Өч инкыйлаб күргән бабамны да Ул озата барган ләхеткә. Гомер буе иген иккән бабам, Чабагачы исән һаман да. Булмас, димә, булган, булган, туган, Илдә чыпчык үлгән заман да. Илдә хәтта чыпчыклар да үлгән, Үлмәс дигәннәре — уйдырма. Илдә бүген кемнәр антын сатып, Алтын сатып тамак туйдыра. Йортындагы соңгы мал-мөлкәтен Сатып эчкән сәрхуш баш сыман, Алтын сатып тамак туйдыралар... Мәйданнарда ава таш сыннар. Мәйданнарда таш балбаллар ава. Мәйданнарда тагын инкыйлаб. Инкыйлабның соңы инкыйраздыр. Инкыйлаблар белән ил кыйнап, Яши Рәсәй һаман ЮКсыл булып, Гел юксынып яши үткәнен. Казан алып кабат ат казану Телләрендә инде күпләрнең. Күңелдәге, әйе, телгә чыга, Сәрхушныкы һәрчак телендә. Баскынлыкның кара макмырыннан Айный алмый Рәсәй бүген дә. Хөр булырга хокукы бар юкса һәрбер кызның, һәрбер угылның. Ачлык тотып ачыклады халкым Кояш астындагы урынын. 3 Тазар күленнән Татар бугазынача сузылган Империя күмеләчәк каберне Литва бер ялгызы казый башлады. Балтыйк иленең иреккә ачыккан халкы Империя танкларын кулга- кул тотынышып, җырлап каршылады. «Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә»,— дигән мәхбүс татар шагыйре. Бер төн эчендә 13 каһарманның җаны кыелды. Алар арасында татар кызы Лорета Асанавичюте (Хәсәнова) да бар Кара эшләр караңгыда. Кара төндә кылына. Үрмәли мәкер — Җаныңа Якыная тын гына. Үрмәли мәкер җаныңа. Кара үрмәкүч сыман.. Ватаның сыйган Танкның Йолдызлы мушкасына. Ирекнең хакы һай кыйммәт, Бирелми ирек бушка. Учындагы бер йомарлам Ирекне эзли мушка Үрмәли мәкер җаныңа. Үрмәли тәнең буйлап Литва күген дегет белән Куйганнар гүя буяп. Үрмәли мәкер җаныңа. Йотар булып тереләй. Бу төн дә күчәр тарихка Варфоломей юнедәй. Кара эшләр караңгыда. Кара төндә кылына Литва төне ясин чыга Мөэмин татар кызына. 4 Иң шәп индеец үле индеец, дигән генерал Шеридан Иң шәп татар маңкорт татар, диләр Иван Пересветов оныклары Дәүләтсез халык мацкортлаша бара Маңкорт кол дигән сүз. Империя коллар дәүләте ул. Кол белән колонизатор бер үк тамырдан ясалган. Адольф де Кюстин Рәсәйне халыклар төрмәсе дип атаган Маңкорглар шул төрмәнең назире булып хезмәт итә. Ихтимал, тагар дөньяда иң маңкортлашкан халыклар исәбенә керәдер Шаһгали беренче тагар мацкоргы Маңкорт үзен һәрчак интернационалист дип саный Әйе, кол интернациональ төшенчә колның милләте булмый. Социалистик Хезмәт Каһарманы М К.нән аермалы буларак, мин үземне россиян дип исәпләмим. Минем ирекле буласым килә Үч-кинә тотмыйм тарихка. Билбауда йөртмим балта. Җирдә мон кимегән саен Илдә манкортлар арга. Җирдә мон кимегән саен Кыскара бара хәтер Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ дигәннәре Ки ran сүзе лә хактыр Яэжүҗ-Мәэҗүҗ кавеменең Дәвере килде мәллә? Маңкортлыктан йолып калыр Мәһдиең кайда, бәндә? Яэҗүж-Мәэҗүҗ кавеменең Дәвере, димсең, алда? Телсезлек, денсезлек күчкән Кансызлык булып канга. Кансызлар азмы халыкның Иреген атты терәп. Яши татар манкортлары Халкыма коллык теләп. Яши татар маңкортлары Сафсата сата-сата... Улымны телсез калудан, И Тәңрем, үзең сакла. Сакла хәтерсез калудан. Сакла Иделен, йортын. Сакла берүк — Хәтеребез Болай да ярым-йорты. Болай да ярым-йорты без, Ярым-йорты ил, иләт... Дәште Кыпчак карынында Киләчәк ята иңрәп. Тулгак тота чал Даланы — Ауный дүңгәләк булып. Безме ул —дүңгәләк кебек Тамырсыз үскән буын?! Үткәнен үтергәннең тик Киләчәген кем таныр?.. Дәште Кыпчак карынында Тыпырчына кентавр.. 5 Казан алынгач, урыс патшасы ир затыннан булган һәммә татарны кылычтан үткәрергә әмер биргән. Арба чәкүшкәсеннән биегрәк буйлы һәр кешене шушы язмыш көткән. Ихтимал, бу коточкыч җәзадан котылыр өчен, башын аска иебрәк, тәгәрмәчтән бәләкәйрәк күренергә тырышкан карсак ир-егетләр, малайлар да булгандыр. Кем белә, иелгән башны кылыч кисми, дигән тәгъбир дә бәлки шул заманнарда барлыкка килгәндер әле.. Тәкъдирен дә тәгъбир итеп язган. Тәкъдир тактасында һәр сүз анык: Арба тәгәрмәче буйлы калган Тарих тәгәрмәче буйлы халык Тәкъдир тактасында һәр сүз тәгъбир. Шагыйрь җаны сеңгән һәрбер сүзгә. Башсыз калмыйм диеп баш имәгән, Баш бирмәгән халык — димәк, түзгән. Кисек башлы халык Кисекбашны Юкка гына уйлап тапмагандыр. Дию өннәреннән йолып алып. Ил уллары аны яклагандыр Кисек башлы халык Кисекбашны Бәетләргә салган, кыйссаларга Елмаерга хәтта өйрәнгән ул. Куйганда да башын кискәләргә. Елмаерга хәтта күнеккән ул Кисекбашлы тәкъдир күнектергән. Тел яшереп телсез кала язган. Денсез кала язган дүнеп деннән. Тел яшереп телсез кала язган, Илсез кала язган аздан гына Камчылы бер ишан табылмаган Базарында, бөтен Казанында. Ник табылсын ишан чалмасыннан Б1штан тегеп кигәч заманасы Көпчәк буйлы калгач, көчектән лә Каргаласы икән, таланасы. Ә көчекләр Казан урамыннан Өрә-өрә куа Кисекбашны Әгәр сиңа ялгыш абынса ул. Урам ташы, берүк кичер башны. Кичерә күр. кичерә күр берүк. Минем баш ул ауный, тагар багны Татар башын татар ашыйашый. Дуга ызлык та бетте татарлашып Татар атын татар сата-сата. Калды атлар ишәк көннәренә И кадерсез атым, камчы готын Атланмады сина кемнәр генә Аранга да бикләп кыйнадылар. Кыйнадылар тышау кидереп тә. Тышау зынҗыр Котылырмын димә Аран аратасын кимереп тә. И кадерсез ат ым. билләреңә Мин атландым бүген Башсыз җайдак Тик язмасын берүк абынырга: Еллар түмгәк Барыр юллар тайгак. Тарих бизмәненме бизгәк юга Үзгә кыса, димәк, үзгә ка гып: Кылыч буйлы булып калачактыр Кылыч тогын ил яулаган халык. Чиратлар иле бу. Бу илдә чиратсыз туарга да, үләргә дә ярамый. Үз вакытыннан алдарак туганнар гомер бакый каргалып, тукмалып көн итә бу илдә. Халыклар баш итчегә чиратка тезелгән. Ә түмәрдән телләр тәгәрәшә... телләр тәгәрәшә... Ә халыклар ясак түли телләтә. Кабалага төшсәң, бар да талана. И кардәшем, «мин — бәйсез», дип масайма,— Анаң телен кыздыралар табада. И кардәшем, «мин—бөек», дип масайма.— Балаң телен талаталар этләрдән. Иң дөресе — чиратка бас мунчага — Арынырга вакыт мура-бетләрдән. 7 Ач торабыз. Ачыгабыз. Ачынабыз язмышка. Безнең тәкъдир-язмышларны Иблис тә шул язышкан. Ач торабыз. Ачыгабыз. Ашыгабыз... җиңәргә. Ачынабыз... Дәҗҗал булып Әҗәл баскан иңнәргә. Ач торабыз. Ачыгабыз. Ашкынабыз иреккә Ә дәҗҗалдан юк котылу — Ханбикәңне биреп тә. Ач торабыз. Ачыгабыз. Качкыннар без. Качаклар. Бәхет эзләп чәчелгәнбез — Без бәхеткә ач татар. Ачыгабыз. Ач торабыз. Баш орабыз... ташларга. Держиморда гөрзиләре Төште безнең башка да. Ач торабыз. Ачыгабыз. Асылда без — Үлемсез. Үлгәндә дә тик яртылаш Үләрбез без — Күрерсез!