Логотип Казан Утлары
Поэма

Өченче микрофон

(«ЙӨРӘК АВАЗЫ. ПОЭМАСЫННАН)

Микрофонга баса тәвәккәлләр Яхшысы бар сүзнең, яманы Сакланып без сүздән күп яшәдек. Инде Сүзне саклау заманы Гел яшереп күзне, тел яшереп. Сүз яшереп үткен каләмнән, Көн яктысын авыштырдык төнгә. Төн яктысын «яктык» әрәмгә. Берәү язды «өстәл эченә» дип. Берәү җыя барды эченә. Тупасланды тавыш ярылары. Җырламагач бөтен көченә... Шартлы рефлекс ул бикли телне, Аллы-артлы шартлар туса да. Дәшми бәндә йоткан тел ачкычын Баш кадерле, телен җуйса да... Тел бит хикмәт, бүген хаким итсә. Иртәгесен куяр кол ясап. Авызы пешкән бәндә өреп каба. Дөнья бит ул һаман куляса Сүз бирсәләр кайчак, кыюланып. Мөнбәрләр! ә мин дә менгәләдем Белгәнемнең күбесен сөйләмәдем. Кирәк иде күпне белмәгәнен Дошманыма телем әйләнмәсен. Бәйләнмәсен, диеп органнар. «Былтыр кыскан» сүзне быел гына Әй I кәнемә үкенеп йөргән бар Телләренә зөер чыксын дипме. Ятлар яман геләк тели безгә Лена ШАГЫЙРЬҖАН м«/.-ым/м *• ч '• «ЬЛвяиам Афвммм Иман а.тфбасы» китап /ары авторы Казанда чши Каныга ул каныбыздан бигрәк Җанны тотып торган телебезгә... Тел тибрәтеп авыз ачмас борын Бик салынма, әйдә, телеңә, ди. Бер телеңә хуҗа булалмасаң, Очрашырбыз соңра «тегендә» ди... Хужа булыр идем бер телемә. Миңа менә нәкъ шул кирәк тә. Ничә гасыр инде тик шул теләк Шул бер хыял дөрли йөрәктә... ...Студент чак.. Кышкы бер кичәдән Озата кайтты кала егете... Икебез ике телдә сөйләшкәнгә, Аңлашудан өзеп өметен, Китеп барды... Үкенгәндер, бәлки, Өйрәнмәгәненә үз телен. Коры калдым мин дә егетемнән. Белеп бетермәгәч «дус» телен... Еллар үткәч, беркөн үзе белән Татар Үзәгендә күрештек. Ул — безнеңчә, ә мин юри — русча, Искә алып шуны көлештек... Егет кенә түгел, «тел белмичә», Күп нәрсәдән коры калдык без... Ике төрле халык булмасак та, Күптән «ике телле» халык без... Ике телне гаҗәп матур итеп, «Чабатадай оста үрәбез». . Чабатасын түргә элгән түрә Булып калдык шуңа күрә без... ...Телем матур минем. Сындырмыйча Сөйли белсәң, хәйран калырлык. Сыйдырмыйча шуны үз йортыма Үч итәләр... Әле дә тамыр нык... Дәүләт теле итеп «дәүрәк телне». Читен, чит-ят телне тактылар. Тагар мескен табар теленнән, ди. Ә «бөекләр» нәрсә таптылар? Йортсыз-җирсез калган дүңгәләкләр, Хатын-ирссз калган байгышлар... Сабак булыр микән инде безгә Телгә йозак салган ялгышлар?! Кемдер хурлый ата-баба телен: Ярты-йорты имеш, сукбай ул Колгалидән килгән телме фәкыйрь? — Таный белсән, шөкер, бик бай ул! Ул — хәзинәм минем, ул — мирасым. Ул—мөлкәтем, җыйган дәүләтем. Телем исән икән, ник дип әле Терелмәсен «үлгән» Дәүләтем?! «Күз-колак бул милләтеңә», диеп Күктән миңа Тавыш иреште Күз-колагы булсам. Теле дә бит Булырга мин аның тиештер... Ачып җибәр тәрәзәләреңне. Кыйбла яктан җылы җил исә Үз илемдә ми и дә үз телемә Хуҗа булыр идем югыйсә... Кайда тапкыр телле Хуҗаларым Илгә-телгә хуҗа булырлык9 Корытмаска иде шулар тамырын. Югалмасын иде шул орлык! .. Итәгемнән тарта тагын берсе: «Бер телеңә, имеш, хуҗа бул!» Үз телеңә хуҗа булалмасаң, Яшәү түгел, җаным, нужа ул... Дәүләт кайтса безгә көн бетәр дип. Кемдер йөри кара көенеп. «Кем калыр да әле. кем бетәр», дип. һәрбер хыянәткә сөенеп Хуҗа булсаң икән үз Теленә, Үз җиреңдә күкрәк киереп, Бер чиртәсе иде танавына Йөргәннәрнең борын чөереп Телен сатып, теләнчегә калган Хәерче ул үзе. сукбай ул! Тукайлардан килгән телме ярлы?! Аңлый белсәң, дустым, бик бай ул!! Урам телем минем, базар телем. Шигырь телем, газиз сау телем Дәүләт тарихымны язар телем Дәү телем ул. затлы бай телем!. Кызып китеп, оныта язганмын ич Микрофонга чытып басканым Юл габармы сүзем йөрәкләргә. Әллә күмелеп калыр — астамы?.. Сүз капчыгым авырайган шактый. Сүс бау белән бәйләп куймагыз... Булышыгыз бераз бушатырга,— Иңне баса... Зинһар, тыймагыз!.. Мин авылда үскән бала. Телем Җир-туфрактан шытып ачылган. Авыл телем—авыр заманда да Алтын орлык итеп чәчелгән. Басу-кырда үскән туган телем. Җир тылсымын имеп, сеңдереп. Ташкалага алып китәләр дә, Ташлап калдыралар сындырып... Ташламадым, ташлар атсалар да. Мин сакладым аны, ул— мине. Җитәкләшеп йөрдек. Тән-сакчым да. Җан-сакчым да минем шул иде. Аермакчы булып почмак саен Телкисәрләр торды сагалап... «Телсез» дип тә ябырылды дөнья Йортсыз-җирсез бер кыз балага. «Даһиларның» акцентына түзеп, Минем «акцентымнан» көлделәр... Еллар узгач күрдем, алар икән Үз телләрен хәтта белмиләр. Без өйрәндек. Утырып калмас өчен. Кирәк иде утырып өйрәнү. Өйсез калсак калдык. Безнең исәп Түгел иде Исәп-хисап белән «өйләнү»... «Микрофон»га исеме охшап торган Бер әдәби образ бар иде... Беләсездер— «Өйрәнәсем килми, өйләнәсем Килә», диеп йөргән баринны... Читкә киттем бераз төп темамнан. Читтә йөргәч шулай каңгырып. Укымыйча гына тук яшәде Телен йоткан һәрбер аңгыра... Зур белемле милли кардәшем дә Үз теленә өстән төкерде. Туган телдән качкан «зыялылар» Милләтемә Ай-Һай күпме зыян китерде. Күрше-күлән минем эшче сыйныф. Татар бистәсендә үскәннәр, Тукай урамында Тукай телен «Өч борынга» сатып эчкәннәр Төкерәләр рухи азыгыңа — Телләрендә ит тә. колбаса. Татарларның иң хәтәре шулдыр: Әзер чимал —тот та кол яса .. Китапларга язып булмый торган «Фәлән» — ике сүзнең берендә Татар хатыннары «мужик» диеп Йөртә хәзер хәләл ирен дә. Калабызның, тузып, тузан баскан «Яңа» бистәсендә торам мин. Пеләтәндә тимер-томыр моңы Күмеп киткән Сәйдәш урамын. Татар пролетары «Әй. мороз»ны Сибеп үтә кайчак төннәрен Тимер чүкеч белән таптасаң да. Үз хәленә кайтмас телләре... Төнгә каршы берәү жыр башласа. Телгә каршы җырлап буламы.. «Рамайлар»ны үз телеңдә генә Өзелеп җырлап була шул аны. Идел бит ул ага үз телендә, Идел бит ул көйли безнеңчә. Ничә гасыр агып кара әле Үз телеңнән тәмам бизмичә! «Я по-русски не знаю»дан башлап Урыс телен ныгытып ятладык Канга сеңгән, әмма ялмый җанга Хәрам гадәтләре ятларның. Сулар алыйк әле чишмәләрдән. Бәлки җаннар китәр сафланып Туган телнең тәмен белмәгәннәр Үксер, улакларга капланып Чишмә суын тутырып тустаганга. «Туст» күтәрәм Телем хакына! Җиргә ябышып телен саклап калган Җир «сыйныфы» авыл халкына Башым иям керсез саф күңелдән. Толымнарым җиргә тигәнче Зурлый белдең Туган телеңне, дип. Үзе миңа «Рәхмәт!» дигәнче. Казан. 1990. толь ноябрь