Логотип Казан Утлары
Роман

БАТЫРША

Таш ләхеттә иварның тупас ташлары арасына кыстырылган нарат чырасы чыртлап атты да ялкыны сүрелеп калды Болай да шомлы хибес- ханө эче караңгылыкка чумды Кайдалыгын һөм гамәлен онытып, миендә кайнаган уйларын кәгазьгә төшереп утырган Батырша җитү чәчле чал башын күтәрде, каршындагы яктылык чыганагына беравык карап торды, кулындагы каурый каләме гарәпчә нәкыш белән чуарланган юллар өстенә тавышсыз гына төште Аннан куш куллап каршындагы чырага үрелгән иде — беләзегендәге богау чылбыры зыңлап куйды Чыраның инде каралып кәкрәергә өлгергән күмерле кисәген сындырыл таш идәнгә тошереп җибәрде — ярыйсы гына яктырып китте Батырша кабат урынына — шомарып беткән чыршы бүкәненә чүкте дә әле генә үз куллары белән сырланган юлларга текәлде «Вә һәр нәрсә кем кадерле вә газиздер Аның чурасында' сакчылары бардыр Гөллөр шаһының сакчысы чөне кедер мәгарәдәге хәзинәнең сакчысыт-аҗ- даһадыр Шуның шикелле падишаһлар да зиннәтле сарайларында чит- ятлардан саклана булыр Зөбәрҗәт диңгез төбендә әбелхәят’ зольмәттә3 икән, соңгысының гыйззәт вә шөрөфөт баһасы бөтен дөнья хәзинәсенең мең бөясенә тин Падишаһлар әбелхәят мисалыдыр Хакыйкать төреклек чишмәсе икән падишаһлар — тереклек чишмәседәй хакыйкать иясе Ә мәрхәмәтле вәзирләре һәм наиблөре4 әбелхәяткә кояр вак чишмәләр бәрабәрендә, ягъни хакыйкать чишмәсен куәтләндерер затлар. ө залимнар шул чишмәгә үткәрмәс зольмәт мисалыдыр Падишаһлар, бәлкем, тагы да шәрөфөтле вә мәрхәмәтлерәктер Шуңа аңарга ирешер юлда манигь-киртөлөр дә биегрәк һөм ныграктыр Аларны искиткеч ныклык вә гайрәт белән генә ерып йә аша атлап булуы ихтимал Ә мин горбөтлектө® йөргән бер бәндә, залимнар зольмәтен, манигъ-киртөлөрне үтә кичеп, ул хакыйкатьмөрхөмөт чишмәләренә җитешеп, сусавымны бастыра алармынмы9 Бөр әмәлен табып, гөнаһ корабыма утырып, диңгезләр кичеп, манигьлар җимереп, олуг падишаһыма ирешсәм икән, дию фикерләдем» Кинәт Батыршаның төне буйлап яшен ташы узгандай булды сары суккан йозе башта агарды аннан бүртенеп кызарды Аһ нәрсә бу9 ' Чыннан да. аның берәүгә дә баш бирмәс гыйсьянчы куллары белән язылган юллармы соң болар?' Берәү алдында да мескенләнмәс төрпе бәйгеләрдә, бәхәсләрдә җиңелүне белмәс мәгърур БаһидиршаһныкыҖнмнг РӘХИМОВ (1935) пубшцист Ло.ч проааик. Татарстанның атказанган алдо- ничт хетоткоре «Девон ыаврчесе». «Тмаккаа таш яра». «Кыядагы чачак ыр» һ 6. китап tap авторы Җч чһүричтеоезнец Лениногорск ишһарендо яши Журнал варианты 'Чурасында иясе янында 'Әбслхоят тереклек суы 'Зольмот караш ылых 'Наиб урынбасар 'Горботлек мосафир тык Д мы бу сүзләр?! Кисәктән хәлсезләнеп калганын тойды, бер-беренә богау чылбыры белән тагылган куллары, аңа буйсынмастан, алдындагы тимер өстәлгә төште — корыч чыңлап куйды. Ишек катындагы тәбәнәк утыргычта йокымсырап утырган сакчы күзләрен ачты, каударланып билендәге кылыч сабына ябышты, куркынган карашын тоткынга төбәде. Ләкин шикләнерлек берни дә юк иде. Шәрә ияген богаулы куллары өстенә куйган Батырша каршындагы тәбәнәк диварның иләмсез тупас ташларына карап каткан. Солдат кулын кылычыннан алып, ипләбрәк утырды һәм кабат күзләрен йомды. Аҗаган балкышы булып әле генә башына килгән фикердән тетрәнеп куйды Батырша. «Гөлләр шаһы. Әбелхәят мисалы. Тереклек чишмәседәй хакыйкать иясе».— дип мыскыллы пышылдады аның иреннәре. Шулай да булсын, әлеге сүзләрдә ихласлык бар Ни генә димә, ул гомере буе падишаһка чын күңеленнән инанды, падишаһ гаделдер, шәрәфәтле вә мәрхәмәтледер, дип тәкрарлады Бу аның риялануы булмыйча, йөрәгендә егет чагында ул тамырланып, даулы гомере юлында ныгыган иманы иде. Бүген, әле менә шушы мизгелдә, әнә шул иманы чатнады түгелме соң?! Хуш. патша хәзрәтләренә әйтелсен дә ди купшы мәдхияләр -Мәрхәмәтле вәзирләре дә наибләре әбелхәяткә кояр вак чишмәләр бәрабәрендә» дигәне каян килеп кергән диген? Улмы белми аның наибләрен, улмы күрмәде аның түрәләренең залимлеген?! Оренбур җиренә гөбер- натор итеп җибәрелгән баш наибе Ниплүй янаралны гына ал Аның тугрылыгы, намуслылыгы хакында халык арасында риваятьләр йөри. Ә чынында никадәр мәкерлелек, икейөзлелек ул бәндәдә! Башкортлар белән кыргыз-кайсакларны бер-беренә кылыч-ук күтәртүче шул, Казан татарлары белән башкортларны дошманлаштыручы да шул ук эт җан. Оренбур җирендә яшәүче халаекларны. төрле болаларда катнашканнары өчен үз куллары белән асып-кисмәсә дә, аларны меңәрләп- меңәрлөп кырдыручы, гомер сөргән, атабабалары рухын саклаган бихисап авылларый яндырып вәйран иттерүче, колакборыннарын кистереп, төмәне-төмәне белән сөргенгә олактыручы, бёр гөнаһсыз нарасыйларны, шул сабыйларны назлаудан башканы белмәгән аналарны чукындырып, көтүе-көтүе белән коллыкка саттыручы да шул ук Ниплүй гөбернатор ләбаса! Батыршаның халыкны үгетләве һәм кыздыруы буенча яу купкач, Оренбур ахуны Ибраһим исеменнән ялган кәгазь яздырып татар-башкортлар арасына тараттыруына, өлкән дин әһеле исеме белән аларны күндәмлеккә өндәвенә генә бак син. Шайтанның да башы җитмәс моңа. Аныкы җиткән. Ярый, гөбернаторы шундый булсын да. ди. Анысы ни әйтсәң дә үз мөселманың түгел, чыкылдап торган урыс, кара йөрәк, кяфер. Шул залимнең уң кулы булып йөрүче алдакчы карт дуңгыз Котлымәт морзага бак тагы Татар-башкортларга золымзольмөт. җәбер-җәфа, бәла- каза китерүдә һич чик белмәде. Килмәк абыз. Акай һәм Карасакал яуларын бастыруда миһербансызлыгы. кансызлыгы хәттин ашты: халыкны асты-кисте. сөргенгә куды, кол итеп сатты, авылларын яндырды, иләүләрне вәйран кылды, кыз-хатыннарны хур итте, балаларны ятим калдырды. Халык аны юкка гына «Шайтан морза». -Котырган Тәф- тиләү» дип атамады шул. Аның ерткычлыгы, каһәрләре, җәзалары һәм кансызлыгы хакында җыру бер дә юктан туган дисеңме? Ничек әле? Төфтилөүнең менгән, ай. атлары Чаптар да гына белән тимеркүк. Тәфтилөүдөй кансыз булыр микән. Ш^шы илдә кыргый җәнлек күк. Мөнәҗәт әйткәндәй авызы эченнән генә көйләп утырган Батыршаның тонык тавышыннан сискәнеп сакчы кабат башын күтәрде. -Алласына сыгына шәрә баш. намаз укый» —дип уйпап алды ул, гадәтенчә 12 аның хакында гәрчә тоткынның чәчләренә инде күп айлар буе пәке- кайчы тимәсө дә— Укы өйдә, укы, табын, барыбер шушы юеш таш ләхеттә чериячәксең! Солдат, уңгарак авып, ойый башлаган сул ботын угалап алды, тәмләп бер иснәде һәм кабат күзләрен йомды Батырша исә аның кымшангалавын сизмәде дә. дымы саркып торган таш диварга карап каткан хәлдә, ярсып-ярсып уйланды. Шулай, халык ерткыч Тәфтилөүне ләгънәтләде ташларны чокыл аңа каргыш язды Ә падишаһ нишләде диген? Патша хәзрәтләре исә шул явызны алтынлады — палкауник дәрәҗәсе бирде Ә Ба- тыршаныкылар күтәрелгәч, ихтилалчыларга’ башлап кылыч селтәүче дә шул ук Котлымөхәммәт морза Төвкилев булмады мыни7 Батырша яуның ни белән бетүен үзе күрмөсә дә. чамалады таш ләхеттә ятып та ишетте аның белән көрәшкә чыккан татар-башкортларны явызларча бастыруда, Килмәк абыз. Акай. Карасакал яулары чорын- дагыча ук, асу-кисүдә шул ук кан коючы Төфтилөү танылган Тагы шунысы да килеп иреште Батыршага шул ләгънәтләнгән Оренбур каласын салу һәм аннан соңгы елларда дулкын-дулкын булып калыккан татар-башкорт яуларын тармар иткәндәге катылыгы, кансызлыгы өчен патшабикә аңа иң зур гаскәри чин — янарал дәрәҗәсе биргән Бәс шулай икән, наиблөре белән яраннары да. падишаһ дип. алланың җирдәге шәүләсе дип ат алганы да бер чыбыктан сөрелгәннәр булып чыга түгелме соң?1 Төвкилеве Төфтилөү, динен-иманын саткан бәндәдән тагы ни көтәсең. Әлөкчөй Иваныч, имеш Тфү1 Чын мөселман дигән үз мишәрең булганы да эттән туган бит аның Бакчы, бу Яныш ыстаршинаны Батыршага гына да түгел, бар халаөкка золымлык кылды Һичбер вакыт тәһарәтләнеп, ходайга сәҗдә кылмыш булмаган ул имансыздан кемнәр генә зар еламады?1 Ә бит янаралларга. түрәләргә ярады Яныш гомергә вернай ыстаршина булды Гаҗәп тә түгел, кайда бола, кайда чуалыш, кораллы егетләрен ияртеп, халык өстенө ул чапты Хәтерендә халык күтәрелгәч. Яныш белән сөрлөшмөк булып, аның катына барды Батырша, ыстаршинаны ихтилалчылар ягына аудармакта иде исәбе Җавабы бөр булды Янышның -Бу хәлдә сабыр итөек аннан инде кем өскә чыкса, шуңа кушылырбыз ■ Үзе исә сабыр итмәде Бөрҗән башкортлары кузгалу белән, камандасыннан әтрәт туплап, алар остенә китте Батыршаны тотарга дип. Карышбашка егетләр җибәрүче дә шул явыз иде Соң боларны белми иде мени Батырша? Түрәләрнең урысы-баш- корты-татары — бары да залим, дип күпме тәкрарлады Падишаһка язган төкъризнамөсөндә дә шул хакта ачынып сөйләде ләбаса «Мондагы түрәләр кирәк залим кирәк гадел улсыннар, аларның хөкеме бозылмыйдыр Угрыны тугры дисәләр тугры буладыр, угры дисәләр, угры буладыр Түрәләр аннан акчалар алдылар Байларның малы төкәнде, ярлылар бурычлар булдылар Көндә бетәр эшне айга суздылар Халаекларга җәфалар күргәзделәр, кыйнамак. сукмак, алым алмак берлә, малларын угырламак берлә вә һәм кешеләрне ултөрмөк берлә Яныш камандасында Туктар авылының Туктарны, указдан артыкны бирмәгән өчен, бөр башлык агулы шөрап эчереп үптерде Сөләйман командасында Субай авылының бер кешесен олау озата барганда юлда драгуннар кыйнап үптергәннәр" Шушы юлларны алдарак үз куллары белән язды ла Батырша Уфадан Оренбурга барышлый юлда үз күзе белән күргәннәре тагы Сотниклар бер башкортның үзен камчылап. атын имгәтеп киттеләр Каргалы янында бер татарга тора салып бәйләнделәр Ә ул -мәрхәмәтле вәзирләре өө наиблөре әбелхәяткә кояр вак чишмәләр», имеш Тфү' 'Ихтилалчы баш «үтерүче, фстна, бунт ясаучы Батырша. ярым караңгыда кармаланып, алдындагы кәгазен ике куллап күтәреп алды да авызына капты, язганын кыргыйларча тешләре белән өзгәләргә тотынды Кәгазь кыштырдауга, ишек катыннан әфисәр- ләр Хомутов дип йөрткән әлеге сакчының йокылы тавышы ишетелде: . — Ят инде, такырбаш! Тоткын шунда гына бүгенге хәленә әйләнеп кайтты, сасы зинданның сөремле диварын әле генә күргәндәй, бераз текәлеп торды да. ишеккә таба борылып, эчкә баткан күзләрен солдатка төбәде — Тышта төнме, көнме? — Дәшмәскә!—дип бар көченә чыелдап җибәрде Хомутов Монысы инде ишекнең теге ягындагы сакчыларга да ишетелсен өчен иде Аннары ярым шыпыртлап өстәп куйды:—Төн узып бара инде, ят! Батырша ут яңартмады — чакма чагып чиләнәсе килми иде. шулай ук ятагына аварга да ашыкмады Башына бүген генә килгән вәсвәсәле фикерен чарлап, ачыклабрак куясы килә иде аның Хуш. ул инде менә алты ел буе -гыйззәтле дәүләтле падишаһымыз газими хәзрәтләренә» гарызнамә яза, Оренбур җирендә яши торган бик күп халаекларның аяныч хәлен бәян итә. үзенең ихтилал башлыгы булу мәҗбүриятен, гыйсьянчылык сәбәпләрен аңлатмакчы була. Үткән төндә генә башына килде гарызнамәне урысчага аударачаклар лабаса Тылмачларның әлеге юлларны тәрҗемәли алмый интегүләре бар Аларны, гарөп-фар- сыны катыштырмыйча, үзебезчө — төрки белән язарга дигән фикергә килде Бүгенге көне шуның белән юанып үтте Инде ятарга дигәндә, кабат укып бакса, -аһ” итте, гыйсьянчы җанның шундый купшы, төче сүзләр яза алуына гасабилана башлады. Кирәкме соң ул төче сүзләр? Тулаем алганда, бу үтенеч хатының хаҗәте бармы?! Хәер, аның кайбер данәләре галиҗәнапка дип тапшырылды инде Шәрәфөтле вә мәрхәмәтле падишаһтан исә ләммим: ни телдән, ни язма рәвештә Гарызнамә аңа барып ирешкәнме? Укыганмы ул асыл патшабикә Батыршаның йөрәк канына манып язган зарлы сүзләрен? Юктыр, укыса, бер-бер намә кылмый калмас, тугры хөкемен җиткерер иде Вә өй хәсрәт, бая гынак яшен ташы булып башына килгәннең чынлыгы хак. күрәмсең Падишаһы да үзенең күп санлы наиблөре вә яраннары түрәләре күк залим икән! Ачышы каты төен булып бугазына утырды Батыршаның. тәмам нәүмизлөнеп, башын куллары өстенө салды — тимер салкыны тумыштан пөке-кайчы күрмәгән шәрә ияген чиркандырды Шул хәлендә күпме утыргандыр, күңелендә бер якты уй калкып, кәефләнеп киткәндәй булды Сакчы Гришканың башына солдатлардан курка-өркә генә сүлө- гөне хактыр, шаять. Аның өзек-төтек хәбәрләренә караганда. Батырша егет чагыннан ук ишетеп белгән әби патша үлгән, имеш Аның урынына тәхеткә ир-ат падишаһ утырган, ди. Димәк ки, пайтәхетнең үзендә ыгы-зыгы Шундый чакта гарызнамәнең укылмый ятуы гаҗәпме булыр? Өр-яңа ачышы Батыршаны дәртләндереп җибәрде, богауларын шалтыратып, торып ук басты Шулайдыр, тәхетнең үз тирәсендә дә болгавырдыр Менә яшь патша аягына басар, ныгып алып ил-дөүләт хакында эш-сүз йөртә башлар, ниһаять, Батыршаның гарызнамөсенә дә чират җитәр вә мәрхәмәтле падишаһның гадел хөкеме аяк-куллардагы богауларны гаип итәр Йа раббым. мәрхәмәтеңнән ташлама, шулай булсын, амин! Кем белә, бәлкем, ул хат-үтенеч инде хөкемдарның рәхмәтле кулындадыр Тарих битләреннән Россиядә тәүге милли-азатлык хәрәкәтенең идеологы һәм җитәкчесе Батырша — Абдулла Гали улы Мәз- гытдин державаның иң чирканыч, әшәке төрмәләреннән берсе булган Шлиссельбург крепостенда утырган бу еллар — XVIII гасырның 50 еллары ахры — алтмышынчы еллары башы, чыннан да. империя тәхете тирәсендә гаять болгавыр чор. Патшалар, өсләрендәге күлмәкләре сыман, алмашынып кына тора—гасырның тулар-тулмас алты дистә 14 елы эчендә тәхеткә сигез хаким утыра Россиянең тәүге императоры бөек Петр Беренче үлгән 1725 елдан башлап, аның Елизавета Петровна тәхеткә ия булган 1741 елга кадәр узган уналты ел гомер эчендә генә дә ил белән идарә итү кулдан-кулга алты тапкыр күчә Тагы да гаҗәбе — Петр Икенчене исәпкә алмаганда, калганнарының властька килүләре очраклы хәл. башбаштаклык һәм законсызлык була 1761 елның декабрь азагында Елизавета Петровна да үлеп китә Сарай тирәсендә чуалучы дворян аристократлары, гвардия офицерлары башына тагын патша эзләү хафасы төшә Дөрес, тәхет дәгъвалаучыларга мохтаҗлык юк Тик кайсыннан уңасың бит әле? Менә Петр Беренченең өлкән кызы Анна Петровна белән голштейн-готтерпский герцогы Карл Фридрих улы, русларда Петр Өченче дип йөртелә торган Карл Петр Ульрих Аксөякләрнең күбесе, бигрәк тә гвардия офицерларынан дүрт бертуган Орловлар, тәхеткә аның акыллы һәм чибәр хатыны Екатеринаны күтәрү ягында Унбиш яшеннән бирле Россиядә яшәүче, православие дине буенча чукынганнан соң Екатерина исеме алган ярлы немец принцессасы Софья Фредерика Августа 1745 елда Петр Өченчегә кияүгә чыга Үзе тырышса, тәхетне дә эләктерә алыр иде мөгаен Алай да законлы варис булган ире барында бу эш кыенрак Дөрес Екатеринаның граф Сергей Салтыковтан тапкан улы — булачак император Павел бар тагы Тәхеткә аны утыртып, ил белән идарә итүне анасы Екатеринага биргәндә дә ярар иде яравын Тик Петр Өченче исән булганда Әнә шул шартларда властька Петр Өченче килүе гаделлек булып тоела аксояклөргө Әлеге исерекбаш исә тәхеттә үткәргән ярты ел гомерендә үзенең кем икәнен тулысынча күрсәтә Бу кадәр дә әшәке әхлаксыз, рус рухына ят патшаның кыланышларына чыдавы шул хәлләрне күреп торучыларга бик кыен була Россиянең бәхетсез тәхете өстендә янә болытлар куера һәм 1762 елның 28 июне тонендө гарасат башлана Шул төннән Екатерина Икенче дип — тарихка әби патша Екатерина-Сания дип — төрки халыклар теленә кереп киткән яңа императрица «сөекле» ире Петр Өченчене кулга алдыра һәм тагы берничә көннән аны бөтенләй юк иттерә — Россия тәхете озак елларга шушы икейөзле, хәйләкәр һәм чибәр хатын кулына күчә Зиндан тып-тын Гадөти тынлык кына да түгел, ниндидер шобһәле. чит-ят галәм тынлыгы иде бу Әйтерсең, дөньяда бернинди хәят-терек- лөк калмаган, тик Батыршаның гөнаһлы җаны гына, үзенә урын тапмый. гаять зур каберстанга әверелгән ил-җир арасында адашып йөри Алай да бөтенләй үк үлөп-туңып бетмәгән икән әле тормыш Кайдадыр, таш диварлар артында, чак ишетелерлек булып су чупылдады — Батыр- ша елмайгандай итте Гүя ул татар җырларыдай моңлы башкорт далаларыдай иркен Агыйдел ярында, бөдрә таллар арасында, мондагы хозурлыкка һәм хөрлеккә кинәнеп утыра Аягы астында гына наян вак дулкыннар чупылдаша, баш очында гына оҗмах кошлары сайрый Ә су буеннан, йогөрек дулкыннар гел иркөлөп-назлап торган дымлы тыгыз комнан атлап Зөлхәбирәсе килә һөрвакыттагыча. гәүдәсе, килеш-килбәте үзенеке. чыраё — Тутыяныкы Ни гаҗәп, хатыны белән ничәмө еллар гомер сореп, оч бала үстереп, өнә шул күренештән арына алмады Батырша Золхөбирөсе исенә тоштеме. күз алдына Тутыя йөзле таныш сын килеп баса Каршында берсеннөн-берсө сөйкемле улы Таҗик белән кызы Золөйха пөйда була Алардан арттарак яңа туып калган баланың да чыраен шәйли сыман Ярый әле. улының җиде яшендә дөньядан китүен ягымлы кызларының, аналары белән бергә, урыс алпавытына сатылуларын белми иде ата кеше Белсә чыдамас, йорөгө шартлап ярылыр иде. могаөн Дулкыннар чупылдавы кинәт юкка чыкты — ишек төбендәге зиндан «фәрештәсе» хәрәкәткә килде — Син, такырбаш, тыныч ят Колак төбең кычытмаса, мине бимазалама! Батырша дәшмәде Иләмсез шыгырдап ишек ачылды — кояш чыккандай булды — мөгәрәгө шәм яктысы кереп тулды. Тик бу сөенечле мизгел шунда ук юкка чыкты Ишек артында сакчының шалтыр-шолтыр йозаклар белән маташуы ишетелде, идән такталары чыелдады, аннан кабат бар да тынды Сакчыларның төннәрен үзләре «коридор» дип йөрткән озын аралыкның аргы башына җыелып ниндидер комарлы уен уйнап мәж килә торган гадәтләре бар. Шунда ашыга иде бугай хибес- ханө «фәрештәсе» Ул, бар дикъкатен туплап, баягыча су чупылдавын ишетергә теләп ятты. Әмма ни гаҗәп, күңелле мизгел кабатланмады. Каяндыр, ерактан, кызмача солдатларның ат сыман кешнәп-кешнәп алулары гына ишетелеп куя Батырша күзләрен йомды, уе белән моннан бик еракта калган иркен далаларга кайтып китте. .. Шушы ыгы-зыгылы дөньяда яшәгән кырык алты ел гомере, хәер, зур мәдрәсәгә килгәнче узган унсигез елын санамаса да ярый, бер хыял-омтылыш, бер ният белән узды Батыршаның. Исәбе—ничек кенә булса да ак падишаһ каршына җитү, Идел-Урал төбәгендәге кырыкмаса кырык телдә аңлашып тереклек итүче халаекларның гаять тә авыр хәлләрен бәян итү иде. Шул теләгенә ирешсә, кан еглап гомер сөрүче кешеләрнең моң-зарларын түкми-чәчми әбелхәят бәһасы патшабикәгә җиткерсә, шәфкатьле әби патша үз колларының аяныч хәлләрен ишетер һәм, шөбһәсез, гаделлек кылычын селтәр — залим янаралларны вә түрәләрне китап хөкеменә тартыр, дип өметләнде. Тукта, гомер бакый башыннан китмәгән, бөтен тормыш юлында якты өмет, ихлас ышаныч булып балкыган әлеге изге ният аның күңелендә кайчан вә кайда бөреләнеп, шытып китте соң? Үзе туып-үскән Карышбаш мишәрләре арасында андый гөнаһлы уйларга урын юк сыман иде ләбаса Алайса каян килеп керде соң ул тәшвишле уй Батырша башына? Ә, әйе. Зәй буенда Казан татарлары белән аралаша башлагач, шунда гомер ишетмәгән-күрмөгән зольмәтнең шаһиты булгач, миенә калка башлады ул вәсвөсәле фикерләр. Яраткан имамы вә мөдәррисе Гәбделрахман исә шул коткылы уйларына әбелхәят суы сипте Падишаһка әйтәсе сүзләрен гомере буе барлады, гыйбарәләрен чарлады, шомартты Вә әй хәсрәт, шәфкатьлелөрнең шәфкатьлесе дип йөрткән падишасы каршына үз аягы белән килеп егыла алмады Инде кул-аяклары богаулы хәлдә, зобаниларның көтү-көтү сагы астында пайтәхеткә килеп җиткәч тә ак падишаһның нурлы йөзен күрү, агулы дуен булып күңеленә утырган зар-моңнарны сөйләп бирү насыйп булмады Галиҗәнапның вакыты юк дип. кулына каурый каләм тоттырдылар, төргәге белән ак кәгазь, чыра бирделәр, патшага җиткерәсе сүзләреңне тез. диделәр Ул язды, көннәрен дә, төннәрен дә язды. Айлар буе язды, еллар буе Тик белмәде падишаһка барып җитә алдылармы аның йөрәгендәге ялкынга манып язган сүзләре? Юктыр. Батырша кырыкмаса кырык тапкыр кәгазьгә төшергән золымлыклар, әшәкелекләр, халаекларның сукбай этнекеннән дә кайтыш тормышта тереклек итүләре хакында укыса, мәрхәмәтле патша түгел, таш та телгә килер, бар дөньяга оран салыр иде. Батырша, богауларын шалтыратып, кулларын күчерде, аларны кайнар маңгаена куып берни уйламый ятарга, йоклап китәргә тырышты. Әмма бер кузгалган уй ташкынын тыеп торырга куәте җитмәде Тоткын ыңгырашып куйды, тешләрен кысты, күзләре утлы күмер булып көйрәде. Башында тагы да шыксызрак, иләмсезрәк. куркынычрак уйлар биешергә тотынды Тукта! Аны гомере буе эзәрлекләгән Каракош шәүләсе шул — шул үзе микәнни?! Йа хода! Әле теге чакта, Зәй буенда ук аның күңелен ниндидер тәшвиш, коточкыч бәла, яманлык, хәтта һөла- 16 көт көтү хисе кереп урнашкан иде Гүя коточкыч зур хәшәрәт бер кош. киң канатлары белән кояшны каплап, көн баешы яклап Батырша өстенә, Идел-Урал буйларында яшәүче халаеклар өстенө очып-очып килә Ерткыч кош үзе бик еракта булып, исеме падишаһ дип атала мәллә?! Юк, юк, падишаһ кына да түгел, патшалык! Бәс шулай икән, ул кара көчтән котылмак юк Дансыз-шансыз салкын үлем көтә аны Бу өнсез-шыксыз утрау аның падишаһка барыр юлында иң соңгы ям ыстаны түгелме соң? Әлбәттә, шулай Әлеге ямнан чыгу юк. алда — мае бетеп, сүнеп бара торган шәм сыман, акрынлап бетү генә А, юк, тиз генә бирешә торганнардан түгел Баһадиршаһ! Ул әле, теге Каракош, аның күкрәгенә килеп кунгач та. тарткалашыр, көрәшер, сугышыр Тик ничек? Бу үлем базыннан качып, билгеле Батыршаның бер-беренә тагылган куллары ихтыярсыз аска төштеләр. аягына үрелделәр Ул, караңгыда кармаланып, богау боҗрасы ышкылудан каешланып, нечкәреп калган челтәрен капшады, шомарып беткән тимер боҗраны эләктереп алды Аннан аягының йөзен бик нык турайтып боҗраны аска шуытты Еллар буе күнектерелгән аяк та. боҗра да җайга килеп тора — тимер кыршау, ансат кына шуып, чыгып ук китте Елмаеп куйды Батырша — аяктагы богаудан бик тиз котылырга була анысы Тик кулдагылары һай. иреккә чыксамы?! Ничек тә кисәчәк, бөреп ватачак аларын Ә дәрьяның бер як яры якынрак бугай Сирәк-мирәк кенә йөрергә чыккан көннәрендә шул тарафтан әтәч кычкырганын ишеткәне бар Димәк ки, богаулы куллары белән дә йөзеп чыгачак Тик бу таш ләхеттән ничек котылырга да шыксыз әҗәл базының җиде сажинлы диварына ничек менәргә9 Хәер, зобанилар кулыннан ычкына алса, баскычын табар анысы Ә нишләп ычкынмаска9 Йөрергә чыккач, янәшәсендәге бердәнбер сакчыны богавы бепән сугып үтерүе берни түгел Аулаграк чак икән, диварлар остенө менү дә кыен булмас Тик ничек төшәргә теге якка? Су кальга кырыенда ук түгел бугай Килгәндә үз күзләре белән күрде лә диварлар төбендә комташ оеп ясалган тар утраулар «Аларга тирән чокырлар казылып, су тутырылган»—ди Гриша Сикерү мөмкин түгел дигән сүз Их бау булса' Юк, ялгызың гына качу турында уйлыйсы да юк Бердәнбер өмет — Гришкада миһербанлы бәндәдә Ул дилбегәләр табып бирсә Батырша тынычлап калгандай булды Салкын богау боҗрасын кабат аягына кидереп куйды да күзләрен йомды Миендәге ашкынулы уй соңгы кат яктырып сүнде качарга качарга' Бераздан ул ябылган кысан сасы баздан баһадирларча гырылдау ишетелә башлады Ә җирдә 1762 елның 28 июнь кояшы чыгып килә иде Абдулла Беренче бүлек Унтугызын тутырган Абдулланың Уфа якларында алган мәшһүр Тайсуган мәдрәсәсенә икенче кышын укырга килгән елы иде Тәгаен шул бу якларда тәүге тапкыр Оренбург дигән сүз таралып. Уфага таба опы яу узган 1147 елның, ягъни милади бепән 1734 өпның кара көзе иде ул Олы атна коннө. җомга намазыннан соң. шушы шанлы мәдрәсәне тотучы имам һәм мөдәррис Гәбделрахман өенә чакыртты аны — Килдеңме, менла Баһадиршаһ?! Абдулла кызарып, күзләрен җиргә тобөде — бу дөньяда аңа әле Гөбделрахман мулла гына Баһадиршаһ дип эндәшә иде Әллә шаяртуы әллә үз итеп дәшүе 17 Шәкертенең уңайсызлануын сизеп алган остаз, борылып, агачтан буралган келәткә кереп китте, эчтә ниләрдер шалтырата торгач, кулына әдернә җәя белән бер садак ук һәм кыска саплы сөңге тотып килеп чыкты. — Йөреп кайтаек бер! Егет сүзсез ризалашты Остазының гадәтен күптән белә ул. Яз-җәй дими, көз дими, еш кына сунарга чыга Гәбделрахман. Быел да кар төшкәнне көтәргә сабырлыгы җитмәгән әнә Хәер, кәҗәсе түгел мәзәге дигәндәй, киек-җәнлек аулауга әллә ни исе китми мулланың, урман- әрәмәләр, болын-кырлар урап, сәйран кылып кайтса, шуңа күңеле була сыман Әлхасыйль. татарлар, исемен бозып. Габдрахман дип йөртә торган бу кеше Абдулланың моңа кадәр белгән муллаларына һич охшамаган Килеш-килбәте мәһабәт, кием-салымы пөхтә — кала бай- ларыныкына тартым. Мәчеткә барганда башына фәс киеп, аның өстеннән чалма урап йөрсә дә. мәдрәсәдә ул рәвешендә күренми диярлек. Сүзгә үткен, белмәгәне юктыр. Дәрестә еш кына дин сабагыннан дөньяви хәлләргә күчеп китә, шәкертләренә гомер ишетмәгән әллә кайдагы илләрҗирләр. диңгез-дәрьялар хакында сөйли, әллә кайсы хан заманнарын, борынгы бабаларыбыз яшәгән болгар илен искә төшерә, шәрекъ мәмләкәтләрен вә аларның хакимнәрен телгә ала, бигрәк тә гарәп- фарсы галимнәре һәм шагыйрьләре турында онытылып бәян итә. Гарәп һәм фарсы телләрен су урынына эчә. күп кенә хәкимнәрнең акыллы сүзләрен үз телләрендә мисал итә. робагыйларын укып күрсәтә. Аның йорты тирәсендә чуалгач, сизенә Абдулла: остазы өендәге хатын-кызларның йөзләрен ираттан яшерү-яшермөү хакында да ничектер битараф кебек Юк. аны хак динебез исламга тел тидерә, дип әйтә алмый Абдулла Киресенчә, дин кануннарын да, шәригать өйрәтүләрен дә бик төгәл белә Гәбделрахман мулла, аларны җиренә җиткереп үти, шәкертләренә дә тәфсилләп аңлата Алай да һәр вәгазен — Томаналыктан качыгыз, наданнардан читләшегез, телләр өйрәнегез. төрле фәннәр белән шөгыльләнегез,—дип тәмамлый... Җыену озакка сузылмады, шул җиңелчә кулдан кузгалдылар. Абдулла хәтта башындагы киез эшләпәсе белән аягындагы кәвешен алыштырырга, җиләнен салып, бишмәт кияргә дә өлгермәде Авылны чыгуга ук куе әрәмәлек башланды Көз инде аны вәйран иткән шомыртларның бурлаттай яфракларын талап, җиргә түшәгән, моңа кадәр ямь-яшел утырган талларны, кайнар су белән пешекләгәндәй. ләшперәйткән. Алай да җәй әле бөтенләй китмәгән кебек. Әнә ул кипкән сарут, бөтерелгән сары яфраклы әрекмән төпләрендә посып ята сыман. Инде шактый юл үттеләр Ләкин Гәбделрахман ешлыкка борылмады. иңбашына эленгән җәясен кулына алмады, тирө-якка ка- рана-карана. хозурланып. Зәйгә төшә торган такыр сукмактан атлый бирде Сөңгесен таяк итеп уң кулына тоткан Абдулла аны ашыктырмады Икәүләп сунарга беренче чыгулары түгел, шәкерте остазының гадәтен белеп бетерде инде, киек-җәнлек тотарга чын-чынлап ниятләгән булса, болай ук еракка китмәс, әрәмә эченә борылыр иде Гәбделрахман. — Безнең Иске авыл да нәкъ шушылай урман-әрәмөләр эчендә утырыр иде,— дип сөйләп китте алдан атлаучы Гәбделрахман.— Инде җиденче кыш бит. ә күңел һаман утырмый,—ди ул сыкранып—Урыны бай. ямьле югыйсә Хәзергә бик тыныч та. Йөрәккә исә һаман нидер кирәк, һаман Казан ягына тарта. Ярый әле юанычка мәдрәсә бар. Юкса, сагыштан саргаерсың, кем менла Баһадиршаһ! Абдулла тагы уңайсызланып куйды Кайдан уйлап чыгарды соң әле Гәбделрахман хәзрәт әлеге кушаматны? Ә. әйе, быелгы яздан, кечкенә генә Тайсуган авылын «гөжкитергән вакыйгадан соң шулай дип атап йөртә башлады аны мулла. Сәрвәр йолдызының’ соңгы көннәре иде Урыс атнасы көнне, сабактан соң, Гөбделрахман аларны — Абдулланы һәм тагы ике шәкертне урманга алып китте Урман дип авыз тутырып әйтү генә инде Авыл кырыендагы юкәлектә иде имамның чолыклыгы Агачлар әле яфрак ярып бетермәгән, хәтта яткыл җирләрдә урыны-урыны белән кар ята Юкәлек исә кап-кара. тик бөреләр генә уңган бавырсак булып бүрткән Алай да бөтен тирө-якта яз исе, чәчәкләр исе, бал исе Куыш агачларга ясалган чолыкларда кышлаган бал кортлары инде чын-чынлап эшкә керешкән Килеп җитүгә, мулла үзе дә җиңнәрен сызганды, тиз арада дүрт-биш дистә умартаны урман аланына чыгарып тезделәр Әмма эшләре хәерсез булып чыкты Икенче көнне таң белән Гөбделрахман мәдрәсәгә үзе кереп уятты аларны Төнен аю умарталарны вәйран иткән — Болай булгач, тынгы бирми инде ул хәерсез.—дип сукранды Гөбделрахман. яңа борынлап килгән үлән өстендә күч булып үлеп яткан кортларны куш учына алып — Ничек тә өркетергә кирәк бу явызны Шуңа йорөгегез җитәрме, егетләр? Абдулла дәшмәде Ике иптәше исә. берсен-берсе уздырып, шаулашырга тотындылар — һәй, аны өркетүе,— дип җилкенде Иштирәк дигәне — Утлы кисәү белән куабыз аны,— дип әтәчләнде Юлтимер — Алай,— дип куйды мулла, бик үк ышанып җитмәвен яшереп тормыйча — Шулай да без башта кулдан килгәнен эшлик әле Көн кичкә авышканда алан агачлары чатлы-ботлы яткан ур белән уратып алынган иде Алай да умарталарны саклап кунасы иттеләр Билгеле инде, бу эш яшьләргә тапшырылды, мулла үзе авылга кайтып китте Шәкертләр исә. чакма чагып, мөшкәгә ут көйрәттеләр, келәт алдына ук диярлек учак ягып җибәрделәр Келәттә сыекланып беткән җәя белән дүрт ук бар икән Шупарны алып, читкөрөк китте Абдулла һәм тиз арада бер көртлек белән боҗыр атып алды Кошларның бик ябык, начар вакыты иде бу апрель ае Апай да көлгә күмеп пешерергә ярарлыклар Чолыклыкка көек исе таралырга өлгермәде, Гөбделрахман кабат килеп җитте Үзе генә дә түгел, унике-унөч яшьләрдәге кызы Тутыя белән Мулла үзе олы бер тоен итеп иске чикмән, торыпша ише нәрсәләр күтәргән, кызның исә ике кулында ике чүлмәк берсендә аш, икенчесендә әйрән булса кирәк Тутыя бала итәкле озын ситсы күлмәктән Чигүле алъяпкычын бәйләп куйгангамы, биле озелердөй булып тора Шуңамы сыны Зәй буе камышы сыман Балигъ булып җитмәгәнгәме. башка сәбәп беленме, яулыгын артка чөеп бәйләгән Аның ахактай ап-ак саф йөзен күргәч, әллә нишләп китте Абдулла Тутыяның күмер сыман чем-кара күзләре, карлыгач канатыдай корым кара кашлары, матур песи борыны һәм иреннәре дулкынланып торган җыйнак авызы исертеп җибәргәндәй булды егетне Ярый әле, остазы Гөбделрахман вакытында телгә килде — Ник аптырап калдың әле, менла Абдулла? Кайнар килеш борай боткасы ашап алырга кирәк1 Иртәнге якта салкын булса дип кием- салым, урын-җир алып килдем менә Тик йокы белән мавыгып аю корбаны булмагыз тагы' Гөбделрахман белән Тутыя тәмам күз бәйләнгәч кенә киттеләр Ул арада караңгылык иңде, күзгә төртсәләр дә күренмәслек булды Җитмәсә. урның төге ягында кемдер далы-дөпе йорөнгән кебек Шикләнүләрен бөр-бөрөнө сиздермәс өчен егетләр юри кычкырып сөйләштеләр. учакны өр-яңадан дөрләтеп җибәрделәр дә. янөшөдәге имән төпләренә утырып, утка текәлделәр 'Сервер йолдызы софор ае — Әкият сүлө өле, Абдулла!—дип ялынды Иштирәк. Сүз дә юк, әкиятләрне дә, төрле риваятьләрне дә күп белә Абдулла. Өлкәннәрдән ишеткәннәре дә җитәрлек, китаплардан укыганнары да буа буарлык. Өстәвенә, аларны кеше җанына ятарлык итеп сөйли дә белә. Тик әкият сатарга кәефе юк иде аның бүген. Күз алдында һаман — Тутыя сыны... Нидер дөпелдәгәнгә сискәнеп, башын күтәрде Абдулла. Караса, учакта ут сүнел бара, бүкәннәрдә утырган егетләрдән җилләр искән, кайнар көлдән арттарак кара бер шәүлә басып тора. «Чыдамаган, тагы килгән»,—дип уйлап алды егет остазы турында хөрмәт белән. Тик әлегә карачкы ягыннан «шак-шок» иткән авазлар ишетелгәч кенә, аның аю икәнен аңышып алды. Кабаланып аягына басты, тик борылып келәткә таба йөгерергә дә, бер тарафта яткан балтаны алырга да өлгермәде — аю аңа таба атлады. Абдулла, елан чаккандай өтәләнеп, төп өстенә менеп басты һәм урман хуҗасын каршыларга әзерләнде. Тегесе исә озак көттермәде, ал аякларын егеткә таба сузды. Менә-менә ботарлап ук ташлаячак Абдулла исә аюның килеп басканын көтмәде, үзе алга томырылып, бар көченә кизәнде, йодрыгы белән аюның ике күзе арасына сукты. Нидер чыртлагандай булды, ул да түгел кулында кайнар сыеклык тойды егет. Ләкин ни дә булса уйларга өлгермәде—сул кулбашы оеп китте, аннан, утлы күмергә пешкәндәй, чәнчешеп сызларга тотынды Бераздан исә бар да эрегәндәй юкка чыкты—Абдулла, чай- кала-чайкала, төп өстенә авып төште Ул иртәнге салкында остазы Гәбделрахман тавышына күзләрен ачты: «Йа алла, исән икәнсең!—дип шөкрана кылды Гәбделрахман, аннан малайларча шатланып, очынып сөйләргә тотынды.— Юк, сән Абдулла түгел, менла кем, сән — Баһадиршаһ! Белдеңме шуны. Машалла, аю кадәр аюны сугып үтергәнсең ләбаса!» Мулла аны ипләп кенә күтәрде, имән төбенә утыртты. Шунда гына күрде Абдулла: учак көле янында ук зур көрән аю ята. Аның бар җире дә исән, тик маңгае гына чәрдәкләнгән иде... Бу вакыйга һич онытылмады. Остазы Абдуллага исә «Баһадиршаһ»,— диеп кенә эндәшә, аны улы кебек якын итә, шәкерте белән теләсә нәрсә хакында ачыктан-ачык гәпләшә иде. . Зәй буена да килеп җиттеләр Абдулла тәмам аптырады — болай ук еракка киткәннәре юк иде ләбаса. Инде менә ям чаба торган олы юлга да килеп чыктылар. Гәбделрахман, юл катысына туктап, соңгы елларда тәмам такыраеп, киңәеп киткән трактның әле бер ягына, әле икенче ягына карап, нидер уйланып торды да: — Дөньялар имин түгел, Баһадиршаһ,— дип куйды Аннан үзалдына сөйләнгәндәй тезәргә тотынды:—Заманалар ипләнеп, менә шунда, олы юл буенда авыл нигезләсәң, шәп булыр иде дә . Габдрахман авылы, ә?! Абдулла ни дип тә җавап кайтарырга өлгермәде, кояш баешындагы Кичү кальгасы яклап дөңгер сукканннары ишетелде, атлар пошкырган тавышлар килгәндәй булды. Гәбделрахман бер мизгелгә югалып калды, аннан, кисәк аңына килеп, шәкертенең беләгеннән алды: — Әйдә, тиз бул! Алар юл аръягындагы урманга таба йөгерделәр Чикләвеклектә Гәбделрахман җиргә чүкте, юлдашының чабуыннан тартты: — Чүк! Карап калаек: ниткән затлар икән? Юлда атлар пошкырганы, ниндидер әмер авазлары аермачык ишетелә башлады, ул да түгел, өчәрләп рәт-рәт тезелгән атлы драгуннар күренде Өсләрендә кызыл якалы мундир, башларында өчпочмаклы эшләпә, шулар астыннан бүселеп үрелгән чәчләре чыгып тора. Аркаларындагы озын мылтыклары талгын гына чайкала. Яуның исәбенә чыгарлык түгел иде Җайдак гаскәриләрдән бераз гына артка калып, 20 алты ат җигелгән фөйтун бара Ул бизәкле тула белән тышланган — эчендә утырган түрәнең бик зур бәндә булуы шөбһәсез — Сарбазлар.—дип пышылдады Гәбделрахман шыпырт кына.— Ашыгалар. Бөгелмә суына җитеп кунаргадыр исәпләре Йа аллам, тагы җан кыярга барулары микәнни Уфа ягына Үзең шул яктан булгач ишеткәнсеңдер, Баһадиршаһ АлдарКүчемнәр баш күтәргәч тә бик күп халыкны кырган бит ул имансызлар! Атасы сөйләгәне бар Абдуллага әле ул туганчы, моннан чирек гасыр булыр элек, Агыйдел буйларында яшәүче татар-башкортлар, башларында Алдар белән Күчем ыстаршиналар торган хәлдә, кансыз түрәләргә, патшаның йомышлы кешеләренә каршы кузгалгач та. шушылай драгуннар килгәннәр бу якларга Казан юлында орыш каты булган, кан дәрья булып аккан Алай да боначылар нык торганнар, өсләренә меңләгән калмык җайдаклары ябырылгач кына җиңелгәннәр «Тагы ни булды икән*? — дип уйлады Абдулла.— атай-анайларга йортка хәвеф килмәсме?- Шикле уйларыннан остазы коткарды — Ярый, хәерле булсын.— диде Гәбделрахман. бүреген салып Аның башыннан җиңелче бу күтәрелә иде—Әйдә Бүре чокырына барып, су эчик булмаса! Бүген аларга тынычлап сәйран кылу насыйп булмаган икән Карый торгач, күрделәр чишмә буенда ниндидер бер сәләмә бәндә суга иелеп, корымлы чиләк юып маташа Кабат җиргә чүктеләр, тегене күздән яздырмый гына, тынып калдылар Шикле кеше исә аны-моны сизмәде, чиләген тутырып су алды да. янәшә сукмакларның берсеннән яр остенө атлады — Тып-тыныч Зәй буйлары да бимазалыга әйләнде.—дип пышылдады Гәбделрахман шәкертенең колагына ук диярлек—Без күчеп килгән елларны гына да көше аягы басмаган җирләр иде югыйсә Сүзен әйтеп бетермәде, әлеге бәндә киткән якта ачыргаланып бала елаганы ишетелде — Качаклар’—Гәбделрахман аягына басты—Бала-чагалары да бар икән Әйдә, яннарына бараек әле. киңәшкә мохтаҗлардыр Бәләкәй генә урман аланы Урталыкта учак дорли. аның тирәсендә ике дистә чамасы кеше кайнаша Чишмәдән менүчесе учак янына җиткәч, андагылар җанланып, җиңелче шаулашып алдылар Кон шактый чиратып җибәрүгә карамастан, җитү чәчле башын берни белән дә капламаган таза буынлы ир-ат, тегенең каршына чыгып, су тулы чиләкне кулына алды Сәләмә хатыннарның берсе бер түтәрәм итне чиләккә чумырды Качаклар тын калдылар, тик әлеге дә баягы, бер чырыйлап, бер үксеп, өнисе кочагына сыенган бала гына озгәләнде - Иной дим. ашарга* — Өрекмәгез, өрекмә!—диде Гәбделрахман учакка якынаеп — Юлбасар түгелбез, шулай ук патша йомышлылары белән уртагыбыз юк Әссәламегаләйкем’ Шушы төбәктәге Тайсуган карьясының имамы Гөб- дөлрахман булам.— дип, учак янындагы муртайган төпкә утырды мулла — Бу исә минем шәкертем Кай илләрдән буласыз вә кая таба юл тотасыз? Барысы өчен дә җавапны чал сакал-мыеклы, эчкә баткан кып- кызыл күзеннән яшь килеп торган аксакал бирде — Без инде мөнла кем Габдрахман. торле иләү халаеклары җыелдык монда Бөгъзебөз Олы идел буеннан, бәгьзебез Зөядөн үк Чулман иделеннән дә бар — Кая дип бару соң? —г Ниятпөвен Урал-тау ягына дип ниятлөгәниек тә — Соңгарак калгансыз.— Гәбделрахман мескеннәрнең хәлләрен уртаклаша башлады —Уралга җитә алмассыз кыш басар Җәй башында ук кузгаласыгыз калган — Үзебезнең дә шулай мәслихәтләшү, ошбу чишмә буена нигезләнү уе ие дә,— дип сүзнең җаен үз кулына алды аксакал,— анау сарбазлар котны алды бит әле Чак чыгып өлгердек юлдан... — Алайса, тыңла! — Гәбделрахман тагы да дәртләнеп китте.— Шушыннан кыйблага таба китсәгез, Сагышлы суына барып чыгарсыз Ул Шушма елгасына алып төшәр Сагышлы тамагынд Нәдер дигән бер авыл булып Нәдергә җиткәч, Ураз намлы мулланы сорагыз, ярдәмнәреннән ташламаслар.— Сез Мөһаҗирләрнең ризык ягы да чамалы бит әле —Мулла Аблуллага борылды—Менә Баһидиршаһ бер капчык борай китереп китәр үзегезгә.. Икәүләп Тайсуганга таба атлаганда, остазының шунда әйткән бер сүзе бәгыренә мәңгелеккә сеңеп калды Абдулланың — Җитәсие ак патшаның үзенә! Сүлисие халаекларның яман хәлен!... Икенче бүлек Туган авылына кайтырга дип, чана юлы өзелгәнче үк кузгалды Абдулла. Шуның белән отты да. Боз көпшәкләнгәнче Ыкны үтеп калды, аннан соң да шактый юл алырга өлгерде. Апрель башында исә юллар иртәнге якта да атлап булмас хәлгә килде Юлда очраган беренче авылга тукталудан башка чара калмады Бик үк зур булмаган ярлы гына типтәр авылы иде бу Әҗем дигәннәре Аның әле күптән түгел генә төпләнгәне күренеп тора Йортлары яңа, тик бик кечкенәләр, өйаллары читәннән, барысы да кабык түбәле — кыскасы, хәерчелекләре урамга ук чыккан Алай да хәлле генә кешегә тап булды Абдулла Өйлә вакыты иде. Хуҗа аны ачык чырай белән каршылады: — Бәрәкалла, мактап йөрисең икән, пешкән ашка килеп кердең,— дип кунакчылланды ул мосафирга, үзе күрешергә дип, кәкерәеп каткан кулларын сузды— Шушы Әҗем карьясының Гарифҗан булам мин Абдулла үзенең шәкерт икәнен әйтте. Җәйгелеккә атасы Гали янына. Карышбашка кайтып баруын сөйләп бирде Уфадан ары дигәч, чамалады хуҗа. — Сәфәрең ерак икән, олан,— дип куйды ул.— Юллар исә тәмам өзелде, берәр атна сабыр итми булдыра алмассыңдыр Рәхим ит соң: өебез кысан булса да, күңелебез иркен. Хуҗаның моңа кадәр почмак якта савыт-саба шалтыратып йөргән хатыны, шәүлә сыман тын гына чыгып, сәкедәге киндер ашъяулыкка буы чыгып торган агач табак куйды — Шәкерт кеше — галим кеше инде ул.— Гарифҗан тезенә җитеп торган киндер күлмәгенең җиңнәрен сызганды, кунагы алдына зур гына чаган кашык куйды.— Илҗирдә ни хәбәрләр бар? — Шөкер бездә! Зәй буйларында әлегә иминлек. Иген игеп, мал асрап, тереклек итеп ятулары. — Ай-Һай. имин үк микән? Мәгәр көзен Уфага таба яу узган, дип сүлиләр бездә — Анысы узды да, тынды бугай ул Уфа ягыннан бернинди дә ыгы-зыгы ишетелми сыман. — Ишетелер төсле шул. кем Абдулла. «Оренбур пахуты» дип аталган бу яу безнең тарафларда яшәүче халаекларга тагы да тарлыклар, авырлыклар, яңаданяңа җыемнар алып киләчәк, дип әйтәләр. — Әлеге чирүнең уе яманлыкта дисеңме сән? Кала салу бит әле әшәкелек дигән сүз түгел — Мин әйтмим, тиле, халык әйтә.— Гарифҗан тагы да ярсый төште, кашыгын куеп, әйрән уртлап алды —Кирилыф дигәне узган көз. 22 Уфага килү белән, типтәрләрнең санын алдырган Юкка гын-- эшләткән дисеңме син аны9 Көт. булыр тиккә! Биремнәр артачак дигән сүз бу. кем Абдулла Өстәвенә чукындыручыларга әзер исемлек Янә дә килеп, алпаут балаларыннан ике драгун рутысы төзеткән ди Кирилыф Мишәрләрне чирү хезмәтенә, типтәрләрне казна эшенә кушкан — Бу хәлләргә халаеклар ни ди икән соң9 — Хафага калган аксакаллар Кирилыф җәнаппәренө хат язганнар үзе берлә сүзләшү өчен йөрекчеләр җибәргәннәр Мәгәр түрә аларны тыңлап та тормаган, куалап чыгарган Шуннан инде Килмәк абыз үзе чарасына керешкән Бәпәнөй мулла. Сәетбай. Рисәнбай ыстаршиналар- ны. Күчәнбай батырны. Казан өязе качкыны Әминне вә башкаларны җыеп сүләшкән Хәл катмарланган йә ил. йә яу дигән мәсьәлә килеп баскан — Шулай ук мыни9 — Алай гына да түгел шул. шәкерт —Әле күптән түгел Кимәк абыз. Бәпәнөй мулла. Акай белән Көчек батыр вә башкалар изге Газый мәчетенә җыелганнар Намаздан соң Төфтилөү морзага илчеләр җибәргәннәр болар, патша йомышпыларының Оренбур каласын салудан ваз кичүләрен таләп иткәннәр Илчеләрне кулга алдырган Төфтилөү җыенда катнашучыларны тотып бирүчеләргә кафтанлык тукыма вәгъдә иткән Ярый, бер дога! Әлхәмделиллаһи Егет хуҗаның йорт эшләренә булышты, абзардан тирес тә чыгарышты, чоланның череп беткән түбәсен яңа кабык белән ябышты Шулай итеп, биш-алты кон үтеп тә китте Арба юлы төшмәгән иде әле төшүен Барыбер юллар кипкәнне көтмәде Абдулла Җәяүлегө аларның кирәге шул кадәр генә Юл буендагы чирәмлекләр исә инде тәмам җилләп, яшәреп киләләр иде Аягына күн итеген киеп, җиләне белән тирәли бүреген биштәренә салды да юлын дәвам итте Көймәче яллап Агыйделне кичүгә, колагына чаң тавышы килеп керде Абдулланың Текә үрне күтәрелүгә, тавыш тагы да гайрәтләнде ниндидер хөвеф-шом булып йөрәкне сыкратты Кала үзәгенә якынлашкан саен халык төркеме куерды, атлар ишәйде, мондагы ыгы-зыгыга һич исләре китми -сагыз чәйнәп- торган дөяләр күренде Ул да түгел бөтен тирә-юнь гаскәриләргә күмелеп калды Йөзләрчә җайдаклар һәм кызыл якалы мундир кигән драгуннар арасында мишәр яугирлөрен танып алды Абдулла «Оренбур пахуты-ның кузгалуыдыр, мөгаен, дип уйлап алды ул һәм бер читтөрөк аты сыртындагы иярен рәтләп маташкан мишәр янына тукталды — Ни бар. кая куптыгыз болай? — Кирилыф җәнаплөре пахут чыга — кала салырга барабыз1 Бу —1735 елның унберенче апреле иде Байлыгы белән мактанырлыгы булмаса да. тормышыннан зарланмый иде Мәзгытдин углы Гали Хәләл җефете Бибинур белән икөүдөн- икөү генә тереклек итүләренә карамастан шөкер, яшәүләре кешенекеннән ким түгел Ата-бабадан калган җире җитәрлек аты да икәү Абдуллалары Тайсуганга киткәч, сыерның берсен бетерделәр бетерүен Аның каравы, көҗө-сарык, кош-корт ишек алды тулы Ирлехатынлы тырыша торгач нәкъ Карыш елгасы буенда кара-каршы ике ой җиткерделәр Мәгәр бер хафасы бар Бәләкәй Галинең Ни хикмәттер, туганнан бирле кулы арасында йөртеп тә бердәнбер углы Абдулла йөрәгендә игенче һөнәренә дәрт уята алмады Әйтми-дәшми тордыңмы китабына кадала да дөньясын оныта Сүз катучы булмаса көннәр буе шул китаплары белән җенләнеп утыра Өх. үзе ялгышты шул Гали Укымаган көше — сукыр көше дип үзе бөлгәнне угпына өйрәтте Бик яшьни хәреф танып хәтта яза башлады Абдулласы Мәчет каршындагы мәктәпкә йөри башлагач исә тәмам -галим- булды Шул рәвешле үзен-үзе, улы Абдулланы битөрли-битөрли җир сукалап маташкан Гали озын буйлы, киң җилкәле егетнең җир башына килеп туктавын абайламады да. — Алла куәт бирсен, атай! — Исән-аман гына кайттыңмы, углым?! Абдулланың җәйге тәнәфесе шул сәгатьтә үк башланды. Буразнага күңеле ятып бетмәсә дә, көч куеп эшли торган эшне сагынган иде егет Кинәнеп пар ат белән җир сукаларга тотынды Әмма икенче кат өйләнергә өлгермәде, бер кочак ботак-сатак күтәреп урманнан анасы килеп чыкты Ул имән ботакларын җир башындагы туйра янына ташлады да. күлмәгенең итәкләрен җыя төшеп, улы катына йөгерде. — Улым. Апушым минем!.. Мунчаны кайткан көнне үк ягып керделәр Иртәгесен исә улының исән-имин кайтуы хөрмәтенә авылдашларын ашка җыярга булды Гали. Сабан өстенө дип симертелгән тәкә кояш чыкканчы ук. чалынды, өйдә таң белән таба чыжлый башлады, тирә-якка май исе таралды Өйләдән соң кунаклар җыелды Карышбашның барлык могтәбәр ирләре дә. мулласы белән мәзине дә бар иде монда Гали, токмачтан соң ук, егетнең кулына Коръән китереп тоттырды Уку иң яраткан һәм күнеккән гамәле Абдулланың—кыстатып тормады. китапның урта бер җирен ачты да. Мисыр мәкаме белән көйләп, укырга кереште Табындагылар сокланып, гаҗәпсенеп утырдылар — Инде, углым, без наданнарга төркичәгә тәфсирләп тә бирсәң икән,—дип куйды Гали, сүрә укылып беткәч Улының гыйлемлеген зурдан күрсәтәсе килә иде аның. Һәм Абдулла атасының йөзен кызартмады, сүрәнең һәр сүзен дөрес тәфсирләп, табындагыларга аңлата башлады Шулчак моңа кадәр тын гына утырган Мостафа мулла телгә килде — Бакчы, кем менла Абдулла,—дип башлады ул сүзен—Бүген гает тә. җомга да түгел. Яңа туганга ат кушмыйбыз, мәет җирләмибез Бәс шулай икән, изге китап сүзләрен калдырып торыйк Менә монысын укып бак булмаса. Абдуллага тире тышлы калын гына бер китап тоттырды мулла Аның беренче битен ачуга ук -Йосыф китабы»н танып алды шәкерт. -Монысы үзебезчә. төркичә»,— дип куйды һәм көйли төшеп укып китте Гөзиз Йусеф тәмам ун бер йөшәр ирди. Йагкуб сәүчи уйлукында уйур иди, уйуркән бер гөҗеб душ Йусеф күрди Шул көннән соң инде авылда өр-яңа таралды -Бәләкәй Галинең Абдулласы галим булып кайткан икән» Монысына күңеле булды Галинең Крәстиөн эшенә күңел куймый дип лыгырдаганчы, галим булган дип сөйләсеннәр, әйдә1 Шундый көннәрнең берендә Карышбашка яңа хәбәр килеп иреште. Теге чакны - пахут чыккан» Кирилыф, Уфадан ун чакрым китүгә. Чес- новка елгасы буена тукталган икән Вологда драгун пулкының биш рутасы килеп җитүен көтәргә ният иткәннәр, ди Шунда торганда Кирилыф янына ике кеше килеп, аңа татар-башкорт халаекларының теләген җиткергәннәр янарал ниятеннән кайтсын, югыйсә каршылык күрсәтеләчәк. дигәннәр Кирилыф тегеләрнең һәр икәвен кулга алдырган һәм җәзага тарттырган — берсе үлеп үк киткән Ниткәндер кара татар- башкортларның таләбеннән ярсыган Кирилыф Вологда драгун пулк- ларын көтеп тормаска булган. Ул янындагы унбиш рута мүнтәзим чирү’, өч йөз илле казак, алты йөз мишәр, шактый гына йомышлы татар һәм чукынган калмык яугирлөре. шулай ук егерме өч бакыр тубы белән булачак Оренбурга пахут чыккан. Ул кузгалып, дүрт көн узганнан соң. 'Мүнтәзим чирү — регуляр армия. Чесновка елгасына, башында палкауник Чириков торган Вологда пулкы да килеп җиткән. Уфадан йез алтмыш чакрымдагы Мәләвез суы буена җиткәч. Вологда пулкына Килмәк абыз җитәкчелегендәге өч мең боначы һөҗум иткән һәм патша гаскәрләрен тәмам туздырып ташлаган Бу хәлләрне белгәч, Кирилыф, ярдәмгә дип, әтрәт җибәргән Тик анысы, боначыларны очрата алмыйча, кире әйләнеп кайткан Аулак Карышбашка әледән-әле килеп ишетелгән әнә шундый сүзләр Абдулланы уятып җибәргәндәй булды Ул. тагы да дәртләнеп яуга әзерләнә башлады Әмма аның ни аты. ни коралы юк иде Атасы белән киңәшү дә урынсыз Атасы да. анасы да аңа чат ябышканнар — анда- монда җибәрү хакында ишетәселәре дә килми Абдулла качып китәргә, дигән карарга килде Атасы өйдә юк вакытны чамалап, келәттән кәкшәеп беткән җәя белән күгәргән сөңге, иске ияр алып чыкты, анарны тәртипкә китерде Актарына торгач, Мәзгытдин бабасыннан калган көбә күлмәк тә тапты Ата-анасыннан яшереп кенә ризык әзерләде Ут-үлөн күтәрелеп, җәйге эшләр беразга тынып торган арада атлар да көрәеп, матурланып киткәннәр иде Кичен Абдулла атларын ындыр артыннан ерак булмаган түбәгә генә тышаулады, үзе исә бөтенләй йокламады бу төндә Яктыра башлау белән, акрын гына торып, өйдән чыкты, яуда кирәгәчәк коралларын һәм йөгәнен яшергән урыныннан алды да атлары янына йөгерде Туры алаша йөгәнгә башын үзе сузып тора иде Алай да юлы уңмады Абдулланың Атын җитәкләп, әйберләре янына килгәндә, анда атасы килеп баскан иде — Болай кая җыендың инде. Абдуллаҗан9—диде ул. тыныч кына Инде яшереп торуда мәгънә юк иде. егет дөресен әйтеп бирде — Килмәк абыз катына, атай — Туктале. олан.— диде Гали.— Сөн безнең бердәнбер углыбыз Япь-яшь башыңны харап итмә, атаң белән анаңны хәсрәткә салма Аннан килеп Сыңар ат белән нишләрбез без?! — Соң. атай — Ойгө кайтыйк, балам! Атасының соңгы сүзе керде Абдуллага Ул йомшап төште, күндәм малай сыман югалып калды Гали исә туры алашаны тышаулады, ат башыннан йөгәнен салдырып алды, иярне кулына алды да өенә таба атлады Абдуллага аңа иярүдән башка чара калмады Күп тә үтми арыш урагына төштеләр Абдулланың кайнар йөрәге тагы суынгандай булды, уйлары имин тормыш юлына кереп китте Алай да ерак басуга ук килеп җиткән хәбәрләр аны әледән-әле алгысытып куя. ө вакыты-вакыты белән якты өметләрен томалый иде — Августның алтысында Кирилыф Ур тамагына барып җиткән — Унбишендә кальга сала башлаганнар — Утызында кальгага гаскәриләр кертелгән — Утыз берендә, Оренбур каласын нигезләүне хәбәр итеп чаң сугылган, чиркәүдә гыйбадәт кылынган. туплардан атылган' — Боначыларны бастыруда бигрәк тә Ниплүй янаралның наибе Төфтилөү морза узына икән Бөрсеннөн-берсө шомлы хәбәрләр бу яклардагы татар-башкорт халаекпарының җиңелүен, патша ягындагыларның өстен чыгуын сөйлиләр иде Әмма тарлыкка, кимхурлыкка каршы көрәш тукталмаган иде әле Укуын дәвам итәргә дип. кабат Тайсуганга килгән Абдулла бола хәлләрен төгаен белми, алай да бөрсөннән-бөрсе шөкәтсез хәбәрләр Зәй буена посып утырган тын авылга да килөп-килөп җитә һәм яшь 25 егетнең ярсулы йөрәген телгәли иде Ә беркөнне Ә беркөнне бу аулак төбәккә халыкның йөрәгеннән тамган канга манчып чыгаралган җыр килеп җитте Астындагы ияр атка тияр. Ияре лә белмәс, ат белә Тәфтиләүнең кылган каһәрләрен Үзе белмәсә дә. ил белә.. Кара ла гына урман, кыя бите. Шаулыйдыр ла кичен җил чакта Ташкайларга чокып каргыш яздым. Оныкларым укыр бер чакта Кинәт Абдулланың күз алдына явызлык үзе килеп баскандай булды Аждаһадай шөкәтсез вә әзмәвер, биниһая зур авызлы, кара канга баткан томшыклы әшәке бер каракош, имеш. ул. Әнә кояш баешы ягыннан офыкны каплап шул хәшәрәт килә, юлында очраган бар хала- екларны ботарлап ташлый, һәлак итә Тик ни-нәрсә соң ул9 Кул бармакларының чатнап сызлавыннан айнып киткәндәй булды егет Бакса, ике йодрыгын да чытырдатып кыскан икән Ул. йөрәгенең януына чыдый алмый сикереп торды һәм. чарасызлыктан аптырап тау астындагы чишмәгә таба китеп барды Әйтерсең лә, анда күз яшедәй саф салкын су гына түгел, аның эчендәге ялкынны басардай шифалы зәмзәм суы да ага иде Өченче бүлек Урысча санаганда. 1740 ел Димәк ки. Абдулланың Тайсуганга килеп гыйлем эстәп йөрүенә дә җиде ел тулды Бу кадәр сузмаса да ярый иде яравын. Ул инде бишенче кышында ук, мөдәррисе Гәбделрах- манны узып ук киткән иде. Гомерне заяга үткәрмим дип, остазына ярдәмләште — хаттатлык кылып, берсеннән-берсе калын китаплар күчереште. сабагының бишенче елында ук яңа шәкертләргә сабак тыңлатыр булды Вә ләкин асыл максаты — Гәбделрахман белгәннәрне күңеленә сеңдереп калу, гыйлемгә булган сусынын бастыру иде Шулай дип үзен-үзе юата-юата, янә ике ел үтеп китте Быелгысының да әнә җәүза — сабан ае узып бара. Башка шәкертләр инде байтактан туган ояларына — авылларына таралып бетте Аның исә шушы Тайсуганнан. аны урап алган урман-әрөмәләрдән арынып чыга алганы юк Китәр дә иде. алдагы юлы. мәсләге ачыкланмаган Кая алып китәр аны даладагы тынгысыз юллар? Карашын аръякка күчергән иде — имәнеп китте Абдулла каршыда. нәни генә култыкта, акка саргылт бизәкләр төшерелгән күлмәк итәген күтәреп, тезеннән суда Тутыя басып тора Егет тәмам һушсыз калды, хачка табынган кяфер сыман, каршындагы манзарага карап катты Шул рәвешле мизгел үттеме, әллә мәңгелекме, берзаман исенә килде егет Күңел күзе беләнрәк бакса, култыкта Тутыя түгел, былтырдан калып корып кипкән бер оя камыш утыра, имеш Абдулланың йөрәге чәнчеп, сыкрап алды. Тутыя! Аны һаман да Тайсуганнан җибәрми. Зәй буена тышаулап куючы асыл зат—озын торыклы шул сөрмә күз ләбаса! Тора-бара Тутыя аның һич саекмас сагышына әверелде Алай да үтәр дип көтте Абдулла, әлегә җиткән кыз булып пешеп өлгермәгән бу чандыр затны вакыты җиткәннән соң уйларга тырышты Шулай булмый- ни. Тутыя әле сабыйлыктан чыгып җитмәгән, ул исә — инде өченче дистәне куучы сазаган шәкерт Вә әй хәсрәт. Тутыя аты йөрткән шул изгелек фәрештәсен күңеленнән йолкып ата алмады Абдулла Аткан да булыр иде. өченче елгы печән өсте ачык зиһенен бөтенләй чуалтты, тәмам иләсләндерде егетне. Җәй аеның иң хуш вә иң хозур чагы иде Атасы белән чалгылар чүкеп, тырмасөнәк ише кораллар көйләшеп йөргән Абдулла, кисәк сүз әйтеп, Бәләкәй Галине шаккатырды — Атай, бәңа атна-ун көнгә Тайсуганга бару кирәк1 — Бик тәҗел йомышмы соң, углым? — Тәҗел. атай Абдулла һич кенә дә алдашмый иде Остазы Гәбделрахман. печән остендө булмасын, игеннәрен урып-җыюда булмасын, ялчы ялламый, авыл кешесенең җөйгә чыккач бетмәс-төкәнмәс әйләнеп киткән мәшәкатьләрен үз гаиләсе белән генә ерып чиләнә иде Мөлкәте җитмәүдән түгел, утыз-кырык кына йортлы Тайсуганда буш куллар табуы үзе бер бәла Шәкерте җәйге тәнәфескә китәргә дип җыенгач та зарын сөйләп алды Гәбделрахман Имамның тел төбен шунда ук төшенеп алды егет — челлә тирәсендә килеп чыгып, бераз булса да булышмассыңмы, диюе иде мулланың Абдулла аның кинаясен аңламаганга сабышты Нигә дисәң, атакае белән киңәш-табыш итми торып, кистереп кенә дә булса әйтүдән кыенсына иде Карышбашка кайтып, чәчү чәчкән йорт тирәсендә алай-болай иткәндә инанды егет атакае белән анакае хәзер инде аның ярдәменнән башка да теләсә нинди мәшәкатьне ерып чыгачаклар иде Ник дигәндә, бу якларга — Агыйдел, Карыш. Әй буйларына кырыкмаса кырык телдә сөйләшүче халаек килеп тулган Башкортлардан җир сатып алганда килешүләре махсус дәфтәргә язылганда «типтәр» дип аталган бу адәмнәр тормышларының очыночка ялгау өчен теләсә нинди эшкә ялланырга әзерләр. ««Бабуллар» дип ат алгад йорт- сыз-җирсез. нәсел-нәсәпсез сукбайлар исә тамак хакына тавыңны күчереп куялар Карышбашка кайтканнан бирле йөрәгенә һич тынгы бирмәгән ашкынуын шулай дип акларга тырышты Абдулла Чынында исә күңелендә күбәләк булып талпынган Тутыяны гаять сагынган иде егет Шушы көннәрдә барып, әлеге сөйкемле затны күрмөсә. һич төзәтеп булмый торган нидер туар, хәтта кояш тотылыр сыман — Анакаең ни әйтер икән соң?—диде атасы байтак кына дәшми торгач—Хәер Барып кайт соң Тайсуганга ул иртө таң белән барып төште Шәкертен күрүгә шатланса да, куанычын тышка чыгармады Гәбделрахман аны әле кичә генә күргәндәй әйтеп куйды — Килдеңме, кем. Баһадиршаһ? Абдулла теге чаклардагыча кызармады Ул инде монда үзенә «Ба- тыршаһ» дип. күпчелекнең исә анысын да печеп «Батырша» дип эндәшүләренә күнегеп бара Анысына әһәмият итеп тормады, остазы белән ике куллап исәнләште дә. як-ягына каранып алды Печәнченең станы бөдрә оянке төбендә, аты туарылып куелган арба янында иде Егет шунда таба китте һәм килө-килешкә тирәк ботагына элеп куелган чалгыны күреп алды Янавычы тоткасына элеп куелган Чалгыны алып, янап җибәрде, алан башына узды, остазы артыннан пакуска төште — Кая шулай ашкынасың, өй. Баһадиршаһ?—диде Гәбделрахман — Чалгысы көйле — Ай-Һай. чалгыда гына микән хикмәт?1 Җорлана-колешө кон үзәгенә кадәр чаптылар — Җитәр, сулу алаөк, Баһадиршаһ! Сүзен әйтте дә. эре-эре атлап, станга таба китте имам Абдулла исә, аның артыннан карап-карап торды да. чалгысын ястыктай кабарып торган пакуска куеп, Зәйгә атлады Бу турыда оеп кына, тымызык кына ага елга Димәк ки. тирән Егет якягына каранып алды да. анадан тума чишенеп, суга сикерде Ул тәмам сафланып-хушланып калган хәлдә станга якынлашып килә иде, чайкалып алды Аннан исен җыеп кабат алдына карады Ялгышмаган бодрө тирәк янындагы учак кырыенда, төнге ут тирәсендә күбәләк сыман Тутыя оөтерелеп йөри Корымлы калай чиләккә бер тотам мәтрүшкә салып маташкан кызга текәлде егет. Шул мизгелдә аларның күзләре очрашты — Ай1 — дип җиңелчә кычкырып җибәрде Тутыя, читкә борылды, шул арада яулыгын башына шуытып менгерде, битен каплагандай итте — Шулай сөзеп карамасаңчы, Апуш абый?! — Сагындырдың, Тутыя! — Әйем, оялтасың — Оялма. Тутыя, багалмасы булып җиткәнсең!. Кыз, кыенсынып, тирәк төбенә китеп барды. Шундагы кием-салым, капчыкторыпша ише нәрсәләр арасыннан киҗүле ашъяулыкка төргән зур төенне алды, табын әзерләргә тотынды Әй. бәхет! Үзе кочагын җәя түгелме соң Абдуллага?! Нигә аңа ничә еллар йөрәге түрендә йөрткән кадерле сүзләрен аулакта Тутыяның үзенә әйтеп калдырмаска?.. Аяк тавышлары ишетеп, артына борылды Абдулла һәм әрәмәдән чыгып килүче остазын күреп алды — Менә җиләк тә булды,—диде Гәбделрахман, изрәп пешкән җимеш, тулы эшләпәсен үлән өстенө куеп.— Табын әзерләдеңме, кызым? — Ипи кисмәгән, әткәй — Анысын гына кисәрбез! Төенчекне чишеп, ике касә, бер бәләкәй чүлмәк алды, аларны тастымал белән сөрткәләде дә, савытларга мәтрүшкә чәе койды мулла Аннары пешкән йомырка, бәләкәй лөнгәч белән май, уч-уч шишара чыгарды, күпереп пешкән арыш ипие кисәргә тотынды — Үзең дә утыр, кызым,—диде ул, читтәрәк торган Тутыяга. — Әйем Мин... сез киткәч.. — Ярый соң. Аннары пакусларны әйләндерерсең, кызым!.. Эш белән мавыгып сизмәгән дә: көннең кызуы җиткән, чалгы пәке белән кырылган баш түбәсе кызып, эрер чиккә җиткән ләбаса Егет эшләпәсен эзләп китте. Учактан бер тарафта, тузгыган пакус өстендә яткан тула эшләпәсен күтәреп алыйм дисә, аның астында тәлгәшләп җыелган кып-кызыл җиләк учмасы күреп алды Кинәт үзенең дә янып пешкән җиләк сыман кызарганын тойды, әллә нишләп китте Менәменә йөрәге атылып чыгар да, төшеп печән арасына тәгәрәр сыман. Ул аланлыкка торып йөгерде, остазын көтеп-нитеп тормастан, киерелеп- киерелеп печән чабарга тотынды... Нидер дөбердәгәндәй булды Абдулла башын күтәреп офыкка, аннан күк йөзенә бакты Һава чалт аяз иде. Дөбердәү исә кабатланып- мы-кабатлана Егет аның Зәй аръягындагы олы юлдан килгән арба тавышлары икәнен абайлап алды Качаклар! Инде ничә еллар көн вә төн Урал-тауга таба агылалар Ерак юлның ахырына җитмичә, шушы төбәктәге нигезләнеп калучылары да байтак Соңгы елларда гына да, Абдулланың күз алдында диярлек, Әлмөхәммәтнең Әлмәт, Килмәмәт- нең Мәмәт, Сөләйманның Сөләй авыллары, Зәйнең үрге агымында елганың ике ярына тезелеп киткән башка күп каръялар барлыкка килде. Бу якларда татар авылларының ишәюе хөкүмәтнең дә эчен пошыра бугай Әнә бит, ашыга-кабалана яңадан-яңа урыс авыллары, кальга- калалар салалар Моннан алты ел элек Бөгелмә суы буенда Кече Бөгелмә калыккан иде Янә дүрт елдан Олы Бөгелмә барлыкка килде. Өченче ел исә Печмән вә Куак бистәләре нигезләнде. Бер дә юкка түгел болар! Җилкәсенә кемдер кагылудан тетрәнеп куйды Абдулла. Борылып карарга өлгермәде, колагы төбендә үк остазы Гәбделрахманның көр тавышы ишетелде: — Моңаясыңмы. Баһадиршаһ? — Моңаерга туры килә, хәзрәт Егерме биш тулды юл сайланмаган, мәсләк ачыкланмаган — Ачыкларга бик вакыт, югыйсә.— мулла эшләпәсен салып аны нәзек бармаклары белән сыпыргаларга тотынды—Сайлаган — сазга, очыраган—тазга, диләр Сиңа Гәбделсәлам ахун мәдрәсәсенә Таш- кичүгә бару мәслихәт булыр шаять — Әллә соң Бохарага юл чыгып караргамы хәзрәт? — Анысына фатиха бирә алмыйм кем. Баһадиршаһ!—дип кычкырып җибәрде остаз тып-тын су буен ярып—Бохара — шәрекъ ул. Безнең юл исә. Баһадиршаһ. телибезме-теләмибезме. урыслар белән бергә хәзер Сизәсең булыр алар лөгатен, урысчаны да үрәнергө кирәк — Нишләргә дә белгән юк инде, хәзрәт Атай белән анай да картаялар Башлыкүзле булырга да вакыт — Анысын сизөм, кем. Баһадиршаһ.—дип мулла янә урынына утырды, кулын егетнең иңенә салды—Кызым Тутыя белән бер-берегезне яратуыгызны да беләм Шәкли яктан өйләнешүегезгә дә каршылыгым юк Сөндөй кияү — бер дигән таяныч булыр иде бөңа Тик бигайбә, анысына да фатихам юк. мелла Баһадиршаһ! Милләт сәнең төсле ачык зиһенле затларга мохтаҗ Тагын вө тагын гыйлем эстәргә кирәк сәңа, углым<. Дүртенче бүлек Карышбаш белән Ташкичү арасын дүртенче ел таптавына карамастан, шул мәшәкатькә һич кенә дә күнегә алмады Абдулла Монысында ялыктыргыч булды юлы Туган авылыннан Ык суына җиткәнче генә дә ике тәүлек үтте Алай ук узмаган да булыр иде. шәт Агыйдөл буенда кунып, иртәгесен кояш күтәрелгәнне, көн җылытканны көтәргә т^)ы килде Ат койрыгына ябышып иманыңны качырырлык салкын сулы Агыйделне кичү үзе күпме гомерне алды тагы Аннан инде бераз җылынмабызмы дип, атта шашып чабу Ыкка тиз җиттеләр җитүен Әмма Минзөлөдө тукталыш кылу үзе фарыз иде Монда тукталулары дөньядагы һәр нәрсә белән кызыксынучан аның кебек бәндәгә бигрәк тә ярап куйды Шушы гомергә кадәр башкорт җирләренең капкасы саналган Минзөлөдө сәүдәгәрләр дә гаскәриләр дә кайнап тора, юлаучылар белән бергә төбәктәге хәбәрләрнең яңадан-яңасы агыла гына Анысы моңа кадәр дә. оч кыш рәткә Ташкичү мәдрәсәсендә дөрес тыңлаганда да җөйләрен атасы белән җигелеп җир эшләрен тартканда да. бөтенләй гафил булып ятмады егет Алай да ерактагы Карышбашка яисә Ташкичүгө килеп ирешкәнче, сүзләрнең күбесе имеш-мимешкө өйләнә, аларга ышануы кыенлаша бара иде Биредә исә элек колагына кергәннәрнең күбесе расланды Абдулла өч ел буе Казан өязенең Ташкичү карьясында гыйлем җыеп йөргән арада, бу якларда әллә ни хәлләр булып алды 1740 елгы яу шундый ук рәхимсезлек белән бастырылды, аның башлыгы Карасакал яралы хәлендә далага качып эреде Шуннан инде төбәк бераз тынычланып, түрәләргә дә. кара халыкка да тормышкөнкүреш хәлләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туды Әмма иксез-чиксез Казан губернасында шаккатыргыч вакыйгалар бупгалап кына торды Шуларны уйлап атларын атлата торгач тагы бер көнлек юл үтелде Чулман Иделенә килеп җиттеләр Монда инде Абдулла, үзен озата килүче типтәр Колчурага атын биреп, калган юлны ялгызы узарга тиеш Коймө табып Чулманны кичүе — үзе зур мәшәкать Шөкер анысы да үтте Инде елганың бу ягыннан да дүртенче тәүлеген тәпили Абдулла Ярый әле көннәре әйбәт тә. юлы такыр Төннәрен салкын салкынын Аның каравы, көндез кояш карый, яңгырларның да байтактан яуганы юк Табигатьнең көзге хозурлыгы аякларына көч-куөт. йөрәгенә гайрәт бирә Абдулланың- Шуңа кәефләнеп атлый да атлый егет. Тик менә ялгызлык кына. . Олы юл булмагач ни. юлаучылар юк диярлек, сирәк- мирәк очраганнары да бер авылдан икенчесенә баручылар гына. Ялгыз башы булгангамы, аны сагыш баса. Шәрәләнеп калган урманнар, буш кырлар моңсулыгы күчәме соң күңеленә? Ни-нәрсе хакында гына уйламасын. фикеренең очы Зәй буена барып төртелә. Күз алдына ястыктай кабарып яткан печән пакуслары, тамып торган җиләк тәлгәшләре, шул җиләкләр кебек пешеп җиткән сылуның Идел камышыдай зифа буе килеп баскандай була, колагына кызның: -Әем. оялтасың, Апуш абый!»—дигән сүзләре ишетелгәндәй тоела. Йөрәгенең -Тутыя-Тутыя» дип рәхәт сулкылдавын тоеп, кайнар- ланып-ашкынып атлавында егет. Шул ләззәтле сагышы беразга булса да онытылмасмы дип. юлын кисеп чыгучы куяннарны куып карый, үзе белән шаяргандай, бер алдына, бер артына төшеп уйнаган төлкеләр артыннан чаба Тик сары сагышы аны ташлап китми, һаман да йөрәген талый, миен кайната. Ниһаять, уфтануы ут-җыр булып тышка бәреп чыкты: Төштем Агыйделгө кер юарга. Балтасыз бәкеләр уярга. Бер ходаем насыйп итмәгәндер Бер ястыкка башлар куярга Төштем Агыйделгө су буена. Балтасыз бөкеләр уярга. Еладым-еладым. юктыр файда. Әувәл сугөн ярым, син кайда9 ! -Әүвәл сүгән ярым, син кайда?!»—дип кабатлап сузды да туктап калды егет, аннан шаркылдап көлеп җибәрде Тукта, кайда да булса берәрсеннән ишетелгән сүзләрме болар, әллә сагышның'күңелендә шытып чыгышымы? Үз башында бөреләнгән җыру булса, бик шәптән түгел бит, әй! Шулай дип уйлавы булды — теленә мәшһүр -Йосыф китабы»ның юллары килде: Яңа туган айга охшаш кашларың бар. Энҗеләргә охшаш синең тешләрең бар. Абдулла бая үзе җырлаган җыруны асыл зат Кол Галинең сүзләре белән янәшә куеп карады — күгәреп беткән бакыр тиен янында зөбәрҗәт ялтырап киткәндәй булды. Гәбделсәлам ахун да сүзләрен сәйлән урынына тезә бит әнә Җыру чыгаруын башкаларга сиздермәскә тырыша мәгәр Алай да күңеленә килгәннәрне кулындагы теләсә нинди кәгазь кисәгенә төртеп кую гадәте булганга, җырулары якыннарына, алар аша бүтәннәргә ирешә тора. Үткән кыш мулланың Абдулла кулына килеп кергән бер китабы эчендә менә мондый юллар бар иде: Су акар гөлдүр-гөлдүр. Сөүгәнем кызыл гөлдүр. Сәндин үзгәне дуст тотсам. Пычак ал. бәни үлдүр. . Тутыяга хат итеп салырмын дип, аларны дәфтәренә күчереп алды Абдулла Вә әй хәсрәт, Зәй буе әрәмәләренә кереп югалган аулак Тайсуганга нинди генә хәбәр барып ирешсен, ди?! Фикеренең янә Зәй буйларына салулавын сизеп, уен кабат остазына күчерде ул. Рахман рәхим, бер биргәнгә бирә бит хак тәгалә абруйлы ахун да, атаклы вә гүзәл гыйлемле дәмелла да. халаеклар икърар иткән шагыйрь дә. Ие. Идел-Урал төбәгендә генә түгел. Рәсәйдәге бөтен мөселман дөньясына -Гөбдессәлам Урай углы» дип аты таралган Гәбделсәлам бине Уразмөхәммәт бине Колмөхәммәт бине Колчура—аның остазы, кара төндәге камәре Әйтмәгәне булсын, мөдәррисләреннән уңды Абдулла Тайсугандагы Гәбделрахман да, дөньяга шуның өчен генә килгәндәй мәгърифәт эшенә кулы ятып тора Гәбделсәламнең исә дөньясы киңрәк күге иркенрәк Аның җиһанына борынгы Юнан вә Рум да. Аурупаның башка мәмләкәтләре дә, Искәндәр Зөлкәрнөен. Субудай кебек яу башлыклары да, Әбугалисина, Олугбәк сыман галим-голәмә дә. һун вә Чыңгыз яулары да, Әфләтун, Локман төсле хәкимнәр дә. тагы әллә ниләр сыя. Шунысы, бар дөресен каян һәм кемнән генә башламасын, сүзенең ахырында Идел буйларына, Бөек Болгар мәмләкәтенә кайтып төшә Гарәп вә фарсы, чыгтай вә госманлы телләрен ана теледәй белүенә карамастан, саф төрки белән сөйли Гәбделсәлам, аның башка телләрдән ким түгеллегенә ишарә ясый Ислам динендәге төрле мәзһәпләрне, калям шәрифне һәм шәригать кануннарын тирөнтен аңласа да, ахун күпчелек дөресләрен шәкертләрне дөнья вә дөньяви хәлләр белән таныштыруга багышлый Бигрәк тә пәйгамбәрләргә хөтлеге Юнан вә Рум мәмләкәтләре тормышын, анардагы коллар язмышын, шул бичараларның хакимнәргә каршы яуларын сөйләргә ярата, халаеклар хөрлеген ялкынланып бәян итә Изелгәнтапталган татар-башкортларның да бу дөньяда үз өлешләре хакы барын дәлилли Менә шуңа да Гәбделсәлам мәдрәсәсен үз итте Абдулла, менә шуңа да Ташкичүгә ашкынып барышы Чү. нәрсә бу? Мәчетле авылы урнашкан үзәннән ургылып төтен күтәрелә Янгын’ Кешеләргә ярдәм кирәктер, мөгаен Ул. талчыгуын да онытып, йөгереп китте Авылга килеп керүгә гаҗәпсенүе артты гына Кабык түбәле бәләкәй генә кырый өйнең ишеге каерып ташланган, тәрәзәләренең карындыклары ерткаланган, яңаклары җимерелгән, миче ишелгән -Ниткән дә булса яу купкан мәллә?»—дип уйларга өлгермәде, каршысына ике драгун килеп чыкты Кулларында балта-пычкы, үзләре кызмача Алар егетне читән буена тибәрделәр дә янәшәдәге хуҗалыкка таба атладылар. — Фанатиклар бу татарлар Йортсыз-җирсез калса калалар барыбер чукынмыйлар,— дип сөйләнде драгуннарның берсе Казанга Лука Канаш дигән ерткыч бер әрхәрөй килүен, өтрөт белән авылларга чыгып, халыкны көчләп чукындырып йөрүләрен ишеткән иде инде ул Авылны урап яккан учакларның ни икәнен шунда гына төшенде Абдулла. Халаекны куркытырга дип. билгеле Уйланып бара торгач мәчет янындагы мәйданга килеп чыкты — Әй. мөсафир, аракы эчәсеңме? — Тун кирәкме, әллә танамы? Бөр тарафта басып торучы баштанаяк карага төренгән ике кара- тунны күреп алды Алларында ачык мичкә, чүмече өстендә — Айда, бушка сыйлыйбыз1—дип кычкырды аларның озыны Менә шушы «тавык тәпие»н муеныңа так та. чүмече белән чөмер! Тун киеп ал! Сыерлы бул! Өч ел рәткә салым түләмәссең' Абдулла инде мондагы мәхшәрнең ни-нәрсә икәненә тәмам төшенгән иде Шулчак колагына икенче бер өн ишетелде — Әйа, мосафир! Мөселманмы сән? Мөселман булсаң, йөгер — кач бу җирдән! Монда чукындыралар! Тавыш килгән якка борылса, чөче-башы тузгыган бер бәндә Кул- аяклары богаулы, үзе мәчет каршындагы баганага бәйләп куелган Авылның имамы яисә Лука Канаш кешеләренә каршы чыгучыларның берсе бугай Абдулла шунда ташланды Исәбе — богауны ватып, тегене коткару иде Тик багана янына барып җитә алмады, каршына һай- һаулап, алын арбага җигелгән атларын кыйнап бер төркем драгун килеп чыкты Ипләбрәк бакса, калтырап-тетрәп китте күчәргә тагылган калын арканда гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташлары сөйрәлеп киле Драгуннар аларны зираттан йолкытып алганнар Яңа салыначак чиркәү нигезенә имеш — Вәхшиләр! Нишлисез сез?!—дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Абдулла. Аңа җавап итеп, берсе арттан җилкәсенә сөңге белән китереп сукты — егет җиргә капланды. Ул да түгел колагына тәкъбир тавышы ишетелде: — Аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр Ля иллаһы... Шунда ук кыска-кыска фәрман авазлары яңгырады. — Залпом... пли! Дистәләрчә мылтык берьюлы гөрселдәде. Тәкъбир әйтүчеләрнең берничәсе урам тузанында аунап калды... Абдулла исен җыеп аягына басканда, мондагылар бар да мәчет башына карап торалар иде. Әлеге кара япанлы каратуннарның берсе мәчет кыегына ялтырап торган хач беркетеп маташа, җирдөгелөр исә акырышып, аңа куәт биреп тора: — Уңгарак, уңгарак! Нәкъ маңгаена када! — Булды бу Моны хәзер православный мәчет дисәң дә ярый — Ха-ха-ха! Көлешеп бетермәделәр, мәчет башында тагын берәү пәйда булды. Ак киндер күлмәген җилгә җибәргән яланбашлы бу зат, һичшиксез, Мәчетле кешесе иде Ул кыекның сырт тактасы буйлап килө-килешкә туза башлаган чабатасы белән каратунга китереп типте — тегесе чыркылдап җиргә килеп төште. Авыл агае исә, берни булмагандай, кулындагы чалгысы белән селтәнде — хачны чабып атты. Кинәт мылтык шартлады. Чалгылы бәндә, ни булды дигәндәй, җир- дәгеләргә сәер карап, бераз чайкалып торды да, гөрселдәп мәчет алдында яткан каратун өстенә килеп төште. Төтенгә уралган мылтыгын тоткан драгун Абдулладан дүрт-биш адымда гына иде. Егет җәһәт кенә биштәрен салып атты, ике сикерүдә тегенең янына барып җитте, килә-килешкә күтәрелгән тимердәй нык йодрыгы белән мылтыклының башына сукты Драгун «эһ» тә итми җиргә чүкте. Калганнары бер мизгелгә генә югалып калдылар да, кисәк Абдуллага ташландылар. Ул аларның беренчесен тибеп екты, икенчесен баш аркылы томырды Сөлектәй килеп ябышкан өченч,есен сугып миңрәтте дә инешкә таба ыргылды Чапкан уңаена аръяктагы тыкрыкны абайлап алды. Тыкрык тулы халык, төркем-төркем булып, янәшәдәге урманга таба йөгерә иде Шулар артына төште Абдулла. Әмма авылны чыгарга өлгермәде, артында тояк тавышлары ишетелде. Борылып караса, ат менгән ике драгун, кылычларын уйнатып, аңа якынлашып киләләр. Аны-моны уйлап торыр ара калмаган иде инде Абдулла тыкрык буендагы имән киртәнең иң өстәгесен суырып алды, артына борылды һәм өстенә килеп баса язган җайдакларга кизәнде. Ярсудан күзләре акаеп чыккан атлар өркеп, арт аякларына бастылар Солдатларның берсе егылып төште. Ул да түгел, егет аны күсәге белән җиргә сылады—тирә-юньгә болыт булып кан чәчрәде Икенчесенә кизәнәм дип, киртәсен күтәргәндә, тегесе борылып мәчеткә таба чаба иде инде. Чит-ят урманда урала торгач, Абдулланың бите-кулы тырналып бетте, аяклары талып, тәмам агачка әйләнде Мәгәр шушы ук яшел диңгезгә кереп югалган Мәчетле кешеләренең эзенә төшмәде, кая да булса илтә торган юл очратмады. Бәхетенә, урманы зурдан түгел икән —инде егылам, инде бер-бер куак төбенә ятып йоклыйм дигәндә, ачыклыкка килеп чыкты һәм Ташкичү юлына тап булды. Ул Таш кичүгә килеп кергәндә, тем уртасы җиткән иде инде Уртаклыктагы мәдрәсә йортына кагылганчы, туктап-туктап тыңлады. Тирә- юньдә шикле авазлар юк, өлөгә әтәч тавышлары да ишетелми, тик йокылы этләрнең анда-санда өргәләп алулары гына колакка чалын- галап куя. Ташкичүдә шөбһәләнерлек нәрсә сизелми. Абдулла тәмам тынычлады. Шул арада күзенә бу мәлдә авылдагы бердәнбер утлы тәрәзә чалынды Остазы, гадәтенчә, төнката китаплары белән әвәрә килеп утыра булса кирәк Сак кына шакыды Аксылланып торган пыялада шәүлә уйнап алды, хуҗаның такыр башы, пөхтә түгәрәк сакалы күренде. Эчке ишек ачылды, өйалдында аяк тавышлары чаштырдады Ул да түгел, Гәбделсәламнең көр тавышы яңгырады — Кем йөри кара төндә? — Мин әле бу, хәзрәт, Абдулла. — Бәрәкалла, Батыршаһ' Сәңа соң көн беткәнме? Караңгыда капшана-капшана өйгә уздылар — Бүре кумагандыр бит. Батыршаһ?! Абдулла күзләрен ачты һәм үзенең шактый аяныч хәлдә икәнен абайлап алды бишмәтенең җиңнәре өзелеп чыга язган, алача ыштаны ерткаланып беткән, башындагы мескен бүреге юкка чыккан Баш исән! Баш! Шуңа да җавабында сагышлы күңел күтәренкелеге сизелде — Бүредән хәтәррәкләр дә бар икән, хәзрәт, дөньяда Ахун аның тәмам агарып калган йөзен, талчыккан кыяфәтен хәзер генә күреп алгандай булды һәм. шәкертенең хөвеф-хафага таруын сизенеп, егетнең бишмәтенә үрелде — Өстеңне сал да ипләп кенә сөйлә ни булды? — Анда Мөчетледө — Ишеттем,—диде Гөбдөлсөлам, кайгылы тавыш белән —Сән шунда тап булдыңмы, Батыршаһ? — Тап булу гынамы соң, хәзрәт, эчендә кайнадым Аннан да битәр кан түктем, теге кара йөрәкләрнең икесенең башына җиттем — Ай-ай.— Гөбдөлсөлам, кабартма иреннәрен кыймылдатып, авызы эченнән генә нидер укынып алды, кызгылт чырае агарып китте, байтак кына дәшми утырды Аннан ярым көйләп җыру әйтте Карчыга ла дигән, ай. асыл кош Кош кундырмас агач башына Батыр егет көне, ай, шул булыр— Хас дошманның җитәр башына — Сән ашап ал,— диде ул, янә утыргычына урнашып Ипи белән сөтне егетнең алдынарак этте дә янә сөйләп китте—Димәк ки. түзмәдең?! Анысы шәп булмаган Ялгыз башың гына берни кыра алмассың. Батыршаһ Халык дәррәү кузгалса гына — Кузгалмыйлар шул. хәзрәт! — Сүзең хак. качалар Тик ак патшаның вә әрхөрәйләрнең кулы анда да җитмәс димә Ул чакта нишләрләр? Абдулла ашауга ябырылды Хуҗа исә Канаш өскаф кешеләренең бөтен Казан артында мәхшәр кубарулары хакында сөйләп китте — Ярый, аллаһе тәгалә мәрхәмәтеннән ташламаса артыгын кылана алмаслар,— дип сүзен түгәрәкләргә ашыкты Гөбделсәлам —Нө генә булып бетмәсен, аларны туктату сәнәң белән бөнем кулдан гына килмәс. Батыршаһ Үзең хакында уйлан сән Нишләргә ниятлисең’ Минем фикеремчә, Казан төбәгендә калырга ярамый сәңа Кит сән моннан' Шәкерте ни әйтер икән дип. күтәрелеп караса, тегесе тәрәзә яңагына соялгөн килеш йоклап киткән, имеш Гөбдөлсөлам сәкегә тун җәеп, зур яктан мендәр алып чыкты Иртәнге чөй янында сүз төнлә өзелгән җиреннән башланды — Атаң-анаң нигезенә кайт. Батыршаһ Ул якларда мондый ук галәмәтләр юктыр әле Тик сак бул. зинһар, олы юлларга чыкма' Оч елга беренче мәртәбә бугай, остазына каршы килде Абдулла Сүз белән түгел, гамәле белән Арчаны үтүгә, килгән эзенә—Минзөпө юлына борылмады турыдан Чулман иделенә таба атлады Тизрәк олы ЮПга —Казан-Орөнбур трактына чыгарга да, йөтрөк Тайсуганга кайтып җитәргә Элеккеге остазы Гәбделрахман бер-бер киңәш бирми калмас һай киңәштә мени соң хикмәт! Тутыя дигән фәрештәне күрү кирәк аңа! Аның ям атларына утырудан башка чарасы юк иде Бердән юлы ерак, аннан килеп, төн уздырырга барыбер өмәткә керергә кала. Алары исә ям стансаларында гына Ярый әле остазы аңа юлга дип акча биргән иде Рәхмәтләр генә яусын инде үзенә Җай белән бер кайтарыр, боерган булса. Икенче кичне төнгә Яланкыр авылындагы өмәткә туктадылар. Абдулланың юлга чыкканнан бирле беренче мәртәбә адәмче йокларга җыенуы иде бу. Ашар-ашамас чүлмәк савыттагы итләрне эткәләп-төрткәләп утырганда, авыр урыс капка шагырдап ачылып китте һәм анда атын җитәкләп керүче ыспай киемле юлаучы күренде Караңгылык куерып килсә дә, ялгышмады Абдулла — өмәткә төшүче Гәбделрахман мулла иде Кашыгын ташлап, егет атыла-бәрелә тышка йөгерде — Әссәламегаләйкем, хәзрәт!—дип кычкырды. — Баһадиршаһ, димме?! Каян болай? — Гәбделрахман атын лапас астына алып китте, Абдулла аңа иярде — Сүләсөң озак, хәзрәт Үзең соң кая юл тоттың әле? — Мәшәкать чыкты бит, кем, Баһадиршаһ —Тутыям Әлмәтнең яшь мулласы белән никахлашты. Бирнәгә дә туйга да нәрсәләр кирәк— Казанга барыш. — Тутыя?!. Тутыя кияүгә чыктымы?! — Алманың вакытында җыеп алынуы әйбәт, Баһадиршаһ... Өмәттән беренче кузгалган ям атына утырып кабат юлга чыкты Абдулла, йөрәге исә «Уфага, Уфага!»—дип ярсып типте. Әйе, аның өчен Тайсуган дигән карья юк иде инде дөньяда Бишенче бүлек Күтәрелә барган саен җелекләрне суыра, буыннарны калтырата, сулыш алуны буа торган Ирәндек сырты да, исемнәре мәгълүм булмаган тагы байтак кына кыяташлар да артта калды, ут-үлән баскан беленер-беленмәс сукмак түбәнгә авышты Абдулла үзе дә, тычкан сыртлы җирән аты да җиңел сулыш алдылар Ул арада киң күкрәкле, куе яллы елдам алаша адымын арттырды, ярсып диярлек алга атлады. Тик аның болай худлы баруы озакка сузылмады, каршыда, инде сыегая башлаган томан эчендә тагы бер шәрә кыя пәйда булды Инде икенче көне юлда, як-якта исә һаман да шул күккә ашкан мәгърур таулар да, алардан калышмаска тырышып кояшка тартылган нарат-карагайлар. Юлына әледән-әле ярсу-йөгерек елгалар, мәкерле тарлавыклар, мәшәкатьле тау үткелләре дә юлыга юлыгуын Әмма алары да даладагы сыман иркенлек хиссияте бирмиләр, шушы бихисап кыя-сөңгеләрнең, карагай урманнарының дәһшәтле мәһабәтлеген купайталар гына. Шуңа карамастан, монда үзеңне ничектер хөр, иркен итеп тоясың. Булса да булыр икән ыгы-зыгысыз, шау-шусыз илаһи бер төяк! Өстәвенә сул тарафка сузылган ике тау арасындагы үзәнлектән, шушы төбәк баласы— башкорт егетенең киң күкрәктән сузып-сузып җырлаганы ишетелде: Уралкайзан бөйек ай тау булмас. Уралкайзы һөймөс тө йөн булмас Үз илкәе өсен корбан булган Ир-егеткөйнең гүмере йөл булмас Абдулла тезгенен җибәрде, күн итеге үкчәсе белән атының корсагын сыдырып узды, алаша елдам гына алдырып китте Егет, тезгенен 34 ияр кашына элеп, янә уйга батты Барча халаеклар Каракош канаты астында диген Ә ул, ахмак, әнә шул җиһанны томалап килгән пырдымсыз кочтөн Урал аръягына китеп котылмакчы булды Дөресрәге качты Посарга түгел, кылычка ябышырга кирәк булгандыр бәлки?1 Ие. Ташкичүдән кайткач, аңа үзләренең Карышбаш авылында шөгыль табылмады Ничарадан бичара дигәндәй үзләреннән ике көнлек юлда гына булган Гөйнә илөүендәге Илеш мулла авылына барып урнашырга. малайларга сабак тыңлатырга насыйп булды аңа Төпләнгән җиренә сүз килерлек түгел иде анысы Ни дисәң дә халкы үз каның — татарлар Илеш үзе — янып торган ир уртасы кеше, бик бирелеп имамлык итә, мәчеттән башкасына катнашмый. Абдулланың мәдрәсәсенә кереп тә карамый диярлек Җаны-төне белән хөкемдарларга бирелгән Түрәләрнең урысы булмасын, үз мөселманыңныкы булмасын — аңа барыбер, гел шулар тирәсендә чуала Ахры, шуңа мулланы яратып бетермиләр авылда Абдулла да аның әлеге гадәтен башта ук өнәмәде мәгәр дәшмәде Мәдрәсәдә үз иркендә булуыннан үтә канәгать иде ул Тик бервакыт Унаш углы Илешнең ишегалдына килеп керсә, мондагы хәлгә шаккатып калды Абдулла. Мулланың куштаннарыннан берәү Алпамыш Хафиз, җиргә сузып салынган ялчы Гапсаттарның шәрә артын камчы белән каезлый Бер мизгелгә генә катып калган Абдулла, исенә киләп, җәлладның остенө атылды аның имән күсәгедәй нык кулын тотып алды Кызарып-бүртенгөн, тирләп чыккан Хафиз гәүдәсенә ятышмаган нәзек тавыш белән чыелдап җибәрде — Чау. нишләвең, мөгаллим?! Тавышка өйдән Илеш мулла килеп чыкты, ишегалдында бәхәс, тавыш купты Байтак тарткалашкач, шул ачыкланды елга якын Җаек буенда яңа кальга кору эшләрендә булып кайткан бабул Гапсаттар хезмәт хакы турында сүз кузгаткан иде Илеш аңа Анысын падишаһтан сора».— дигән «Падишаһ бик еракта шул. безнең моңзарларны ишетми»,— дип җаваплаган тегесе Патша хәзрәтләре хәтле патша хәзрәтләренә тел тидерүе өчен суктыруы икән аны хәзрәтнең Ничек итсә итте, барыбер ялчыны аралап алды Абдулла Әмма бу изгелеге аңа явызлык булып кайтты Ипеш яшь мөгаллимгә кырын карый башлады, җай чыккан саен иләү ыстаршинасына аны яманлап сөйли торган булды Баш исән-сау чакта моннан китеп котылырга мәллә дип йөргәндә, Абдулланы Уфа провинсә кәнсөсенә чакырттылар Хәбәрне ишетүгә, йөрәге чымырдап китте Вә өй хәзрәт, ахыр чаккан икән Илеш Хибес- ханө сасысын исниселәре бар икән әле Өйа, кодрөтлесөң икән, хак тәгалә — Илеш мулла шикаять язарга өлгермәгән булып чыкты Аны Уса юлындагы Гәрәй вә Иректе иләүләрен алынган гарызнамөлөрне тикшерү, әлеге дә баягы туганнар арасында мирас малы хакында чыккан низагны хөкем итү өчен чакыртканнар икән Шатлыгын йөзенә чыгармады Абдулла, мәгәр бу эшкә биш куллап алынды—тол нигезгә дө. Карышбаштагы фатирына да кереп тормастан. Уса юлына китеп барды Батыршаһ мөгаллимгә олуг түрәләрнең йомышы төшү хәбәре аның үзеннән алда кайтып җиткән ул гынамы, бөтен Агыйдел Караидел. Әй буйларына таралып өлгергән иде Илеш мулла аны зурлап каршы алды, гобөрнатор көткәннән ким кыланмады Алай да бу аның чираттагы мәкере генә икәне йөзенә чыккан Чыннан да чырае якты булса да эшне итәге астыннан йөртте Илеш. мөгаллимне кысуның яңадан-яңа юлларын уйлап тапты Шуннан инде китәргә дигән фикерен тәмам ныгытты Абдулла Җитмәсә җае да чыгып тора Уфада ул очраклы гына Урал аръягыннан килгән Мөслим ыстаршина белән танышып китте Үзләренең мишәр кешесе икән Авылларындагы мулла дөнья куйгач, мөселманнар имамсыз, малайлар мөгаллимсез калган Шуңа кулай кеше эзләп килүе икән Абдулланың кемлеген белеп алгач, чат ябышты, Мөслимгә кодаларга тотынды Ул чакта анык кына җавап бирмәгән иде Абдулла Хәзер исә шул сөйләшүне исенә төшерде, озын-озакка сузмый Урал аръягына чыгып китте Әлхасыйль, качты ул Илеш авылыннан Бәлки, бу аның чираттагы хатасы булгандыр Барысы да шулай посып котыла торган булса, кем теш күрсәтер Каракошка?! Мөслимдә ул эшне зурдан кубып, үзенчә башлап җибәрде Җитмәсә, Мөслим ыстаршина «мөгаллим» дип өзелеп тора, кирәк мәдрәсә хаҗәтеннән, кирәк шәхси йомышларыннан ярдәменнән ташламый Өстәвенә, авыл халкы да аны үз итте Аны янә авылдан-авылга, вулыстан- вулыска да чакыра башладылар, агай-эне арасында туып кына торган бәхәсле мәсьәләләрне китапча хәл итүен үтенделәр Әле атна элек кенә Уса юлындагы Уран иләүеннән бер татар килеп төште Атасы үлеп, мирас бүлешө-бүлешө өч агай-эне зык килеп беткәннәр икән Кешенең гозерен аяк астына салу гадәте юк Абдулланың. Чулман буендагы Уран иләүенө ашкынып кузгалды — шунда дип китеп барышы яшь мулланың. Кыяга барып төртелгәндәй, аты кисәк туктап калды Абдулла, үзе дә сизмәстән, билбавына кыстырылган чукмарын алды, ияренә бәйләгән җәясенә ябышты Үзе ялтын-йолтын каранды Мөгаен, аю-мазар Юк, тирә-юнь тыныч-имин иде Егет атын алга әйдәде Тегесе исә урыныннан да кузгалмый, башын чайкап-чайкап ала, туктаусыз пошкыра Абдулла ияреннән төште, атны тезгененнән алды Тик алашаның җитәкләгән килеш тә кузгаласы килми, алгы аякларын терәп карыша Бу хәл Абдулланы пошаманга салды Ат бер дә юкка тынычсызланмас, янәшәдә хәвеф-хәтәр булмаса, болай кыланмас Ул тирә-юньне урап киләсе итте. Коралларын тотып, аланга түшәлгән кылган келәмен иңли-буйлый башлады Ләкин бу бәләкәй яткылда шикләнерлек берни дә юк иде Атына һәм үзенә ачуы чыгып, инеш буйлап учагына таба кайтып килгәндә, яр буенда яртылаш җиргә иңгән мунча кадәрле мүкле ташка тап булды Бакса, төбендә бер сәләмә ята Сәләмә генә дә түгел, шул кулга алгысыз чүпрәк-чапрак арасында адәми зат гәүдәсе дә ауный бугай — Әй! Җавап бирүче түгел, кыймылдаучы да булмады Абдулла алгарак иелде, сәер нәрсәне җентекләбрәк карарга тотынды. Җиргә капланып яткан ялан аяклы бәләкәй гәүдә — Ляхаулө, вәлакуате . Абдулла җилән чабуы белән чебеннәрне куып таратты, чиркана- чиркана малайның битен, муенын капшады Юк, үлгәнгә охшамаган, тәнендә җылы бар Көтелмәгән табышын инеш ярына алып килде Абдулла. Аны мүк сыман тыгызланып торган кылган өстенө салды да кесәсеннән киҗеле киндер тастымал чыгарды, аны мул итеп чылатты һәм малайның битен сөрткәлөргә тотынды. Тегесе су салкынын си5де бугай, хәлсез генә иреннәрен кыймылдатып куйды, кибепкоргаксыган теле белән ялмангандай итте Абдулла тастымалын җыеп тоткан хәлдә инештән су алды, аны малайның авызына агызды Тегесе исә эчте дә эчте Соңы начар буласын чамалап, чүпрәген үлән өстенө ташлады малайны учак янынарак алып килде, җиләнен салып башы астына кыстырды Тегесе исә: «Су!», «Су!»—дип ыңгыраша иде — Сабыр ит, олан, сабыр ит, өзлегерсең,—дип юатты аны Абдулла һәм янәшөдәге атына карап алды Анысы берни булмагандай тыныч кына утлый иде. Мескен сабыйга тагын бер кат су эчергәч, Абдулла биштәреннән зур түгәрәк арыш ипие, пешкән тавык, йомырка һәм корт чыгарды. 36 Тавыкның бер ботын сындырып алды да малайга сузды Тегесе хәлсез кулы белән калҗаны эләктереп алды комсызланып аңа ябырылды, күз ачып йомганчы ялмап йотты Түзмәде, тавыкның икенче ботын да бирде Абдулла, аннан кисәк кенә азыктолеген җыештыра башлады — Берьюлы ярамас, олан Түз, алладан сабырлык сора1 Ни атлы буласың? — Яхъя,— дип мыгырданды малай — Алай Ничәдө инде? — Белмим — Баруыңмы кайтуыңмы? Кайсы карьядан9 — Карьядан түгел, завуттан мин. Тимашевкадан—Яхъя инде адәм рәтле сүз сөйләр хәлгә килгән иде Алай да аның җавапларыннан башта берни аңламады Абдулла, сорашты да сорашты Ул аңлаган кадәресе шул малайның атасы татарлардан сирәк һөнәр иясе — мәгъдән танучылардан булса кирәк Гаиләсе белән Тима- шевка дигән завутта балчык ойдө гомер сөрсә дә, җәйләр буе таулар арасыннан кайтып керми икән Былтыр да иртө яздан, җирнең туңы бетәр-бетмәс чыгып киткән кола-яланга Аның кайдалыгын вә шөгылен бер кеше — Яхъяның анасы гына белә имеш Хатын ире янына өледән- әле барып йөри, тамагына кабарга ризык ташый булган Ата кешенең эш урыны завуттан бик еракта булмаган, күрәмсең Җәйге матур көннәрнең берсендә улы Яхъяны да иярткән ана Кыргый таулар, калын урманнар арасындагы сизелер-сизелмөс сукмактан шактый озак барганнар болар Малай барын тәфсилләп сөйли белми Хәтерендә шул гына калган әрлән оясыдай тирән чокырга төшеп-менеп йөри атасы Агач чиләккә салып, шуннан ниндидер ташлар алып чыга да аларны зур чүмечкә сала, учак утында эретеп карый Шунысын бер дә онытмаган малай «Бу тау гел бакырдан тора».— дигән, имеш, атасы Шул көннән бирле атна үткәндерме, аймы бервакыт кичен бик соң кайта анасы Чәчләре тузган елый-өлый шешенеп беткән, бармакларында тырнаклары кубып, куллары камга баткан Анасының сулкыл- дый-сулкылдый сөйләгәненнән шуны төшенә малай теге бәләкәй тирән баз ишелеп, атасы күмелеп калган Шуннан соң Яхъяларның болай да хәерче йортлары коточкыч мохтаҗлыкка төшә Икесе дә ярым шәрә, ач Ана тапканын-табынганын улына ашата, үзе ачлыктан шешенеп, танып булмас хәлгә килә Аннан ялгыша-саташа башлый Беркөнне аның үле гәүдәсен завут буасыннан табып алалар Ачка үлеп яткан Яхъяны бер урыс крестьяны үзләренә алып китә Монысын ишеткәч, Абдулланың колагы торды, ярыйсы гына тернәкләнеп киткән малайга нәүбәттәге сөален бирде — Урыслар да бар алайса? — Анда гел урыс диярлек? — Соң, соң9 — Аларның үзләрендә дә такы-токы шул Бусы инде Абдулла өчен көтелмәгән яңалык иде Ул бит моңа хәтле урысларны гел түрө-мазардыр каратун-пупыр, атлы казактыр, кораллы гаскәридер дип кенә күз алдына китерә иде — Ачлар дисең алайса? — Ач кына да түгел, ярым шәрәләр Өйләре агачтан булса да эчләре чат безнеке сыман Шыр сәке дә чүпмәк-табак — Түрәләр берәү генә димсең? — Анысы берәү дә бит Янында камчылы-кылычлы казаклары бар Инде тәмам төн булды ай калыкты —аланны сихри нурга күмде Абдулла, соңара башлаган ахшам намазын укып алмакчы булып урыныннан кузгалды Борылып инешкә таба китәм дигәндә, тагын туктап калды — малайның язмышы ачыкланып бетмәде ләбаса — Соң сән нишләп йөрисең дә. кая барасың болай? — Үзем дә белмим Шулай дип җавапласа да. төпченә торгач, әйтеп бетерде Яхъя Аны үзләренә алып кайткан Игнат дөдәйнең тормышы да очын-очка ялгап кына бара икән Алай да гаиләсенә сыендырган малайны, Яхъя кышны аларда чыккан Тик тегенең марҗасы Анна түтәй малайның артык кашык икәнен еш кына телгә алып тора. ди. Җәй җитүгә, турыдан ук ярып салган. — Син инде үз ягыңа, үз халкың арасына авыш, сынок!—дигән. Атасы белән анасының Ык буендагы бер авылдан күчеп килүләрен белә икән малай Авылның исемен генә хәтерләми. Кулына Анна түтәй биргән ипи катылары төенләнгән киҗеле ашъяулык тотып, туган ягына дип юлга чыга Яхъя Тау-урманнар арасында буталып йөри торгач, юлдан яза Монда ничек килеп егылганын да хәтерләми. Таһәрәт яңартып, ашык-пошык кына намазын укып алгач, янә табын кормакчы булып, учак янына килде Яхъя инде кылган-келөмгө авып йоклап киткән иде Абдулла аннан-моннан гына капкалап алды да. иярен баш астына куеп, күккә карап ятты Күк йөзе эреле-ваклы. якты вө сүрән йолдызлар белән тулы иде һай. санап очына чыга алучы бар микән бу йолдызларның?! Баксаң, җирдәге халаеклар саныннан да күбрәктер әле алар Ә сыйганнар бит, сыйганнар күк гөмбәзенә! Халаеклар исә сыймый сыярга да теләми Берсен-берсе кимсетә, җәберли, суя Син начар, син вак-төяк, янәсе Бигрәк тә урыс түрәләре котырына, ике йөз ел буе җәберлиләр бит инде мөселманны, көн яктысы күрсәткәннәре юк! Вә әй хәсрәт, патша әгъзәм хәзрәтләре, ягъни шәрөфәтле мәликәбез белми микәнни шул хәлләрне? Юктыр. Белсә, халаекларның үзара низагына юл куймас һөркайсына туры юлны күрсәтер иде Шулчак Яхъя саташып кычкырып җибәрде. Абдулла җылыткан урыныннан торып, малай янына килде, бисмилласын әйтеп, аның маңгаеннан. битеннән сыпыргалады, догасын укып, битен өшкерде. Яхъя тынычлап оеп киткәч кенә, янә барып ятты. Инде бөтен барлыгын шушы малай язмышы биләп алды Малай тере күренә Аша- тып-эчертеп. аягына бастырсаң, сабак тыңлатып, гыйлем-гыйрфан бирсәң, хәйран гына ир чыгып куюы бар үзеннән. Әллә соң атай белән анайга алып кайтыргамы? Миннән игелек күрмәделәр бахырлар, карт көннәрендә бер юанычлары булыр Яхъя. Абдулла малай язмышы хакында уйланып яткан арада, таң сызылды, үләнгә чык төште, аланга куе томан ятты — чиркандырып җибәрде Ул. урыныннан кузгалып, учакка ботак-сатак өстәде, янөшәләрендө генә аягында килеш черем итеп торган атына карап алды Аннан кире каккысыз нияткә килеп, бөгәрләнеп яткан Яхъяга эндәште — Тор. олан, кузгалабыз! Абдулланың Урал алды буйлап уралып йөрүе бушка китмәде Язмыш аны Җомагыл атлы киң күңелле бер башкорт җәйләвенә алып килде Хуҗа үзе дә. аның кыр казакларыннан булган ике көтүчесе дә гаҗәеп юмарт кешелекле булып чыктылар Ашау-эчү байларча ук булмаса да шактый мулдан иде, хәтта ки көн саен калҗа, кымыз кебек нигъмәтләрдән авыз итәргә туры килде Анысыннан да бигрәк, тәмам бетешкән Яхъяга сөте мулдан Тустыганлап та. агач чиләккә капланып та эчте малай — күзгә күренеп хәлләнде Өч көнлек сөйләшүләренең сөземтәсеннән шул мәгълүм булды Абдуллага илҗирдә әлегә иминлек иминлеген Мәгәр далада көне-ае белән ишәя барган типтәрбабуллар арасында ризасызлык, канәгатьсезлек көйри, тымызык ыгы-зыгы кайный, имеш Булыр да. типтәрләр вә бабуллар төякнең иң хаксыз-хокуксыз. изелгәнтапталган бәндәләре. Туган-үскән җирләреннән кубарылулары гына җитмәгән, монда күченеп килүләренә, җир дия-дия. башкорт асабаларына коллыкка төшкәннәр Ул мескеннәр зарланмый кем зарлансын тагын. Бу кадөресөн шулай тиеш дип кабул итте мулла Тик менә Җомагыл агайның икенче бер сүзеннән сискәнеп куйды зар-моң хәтта янау авазлары кайсыбыр мишәр иләүләрендә дә ишетелгәли имеш Мишәрләр гомер бакый салым-алым дигәнне белмәделәр Ак патшага ихластан хезмәт итеп килде алар Шуңа да уртак кушаматлары — вирнай- лар. Мишәрләр ыңгырашырлык, алар зарланырлык сәбәпләр юк бугай ла.. Ярый, ни булса да булыр, туасы көннәр барын да аныклар Хәзергә ил-җир хәлләрендә гаме юк әле Абдулланың, нияте — тизрәк Карыш- башка кайтып, Яхъя дигән ошбу йон йомгагын атасына калдыру Аннан инде иркенләп Уран илөүендәге. теге ыгы-зыгылы гаиләне иминләп кайту Ятим малай белән сойләшә-сойләшә бәләкәй генә инеш ярында төн уздырганнан соңгы көнендә юлы җанлана төште Абдулланың Берәмләп тә, торкемтөркем дә бер якка таба атлаучы җөяүлелөрне узып китте, ат менгәннәре исә аны басып җитте Барысы да бер тарафка ашыгалар Сорашмаса да сизенде Абдулла типтәр-бабуллар Араларында татарлар гына түгел, чирмеш-чувашлар. мукшы-арлар да бар Аз- маз гына ябай башкортлар да. хәтта берән-сәрән урыслар да күренгәли Түзмәде Абдулла, янәшәсенә туры килгән шадра битле, түгәрәк кара сакаллы татар җайдагына сөаль бирде — Кая барыш болай, кардәш? Шадра аңа ачулы гына карап алды — Мөлөкөскө,— дип ысылдады — Нөстә бар соң, ау-яу юктыр бит’’ — Бәй, белмөйсең мени? Яңа указ чыккан бит Шуны Мәлөкәстә кычкырып укыйсылар икән Сөйлөшө-сойлөшө ябай гына бер авылга барып керделәр Монда инде халык өйләр саныннан бик күпкә артып киткән, урамнар кысырык- ланып калган Абдулла якындагы тыкрыктан ындырлар артына чыкты Яхъяны култыгына кыстырган хәлдә атыннан төште, малайны былтыр- дан калган салам күбәсенә утыртты, атын киртәгә бәйләде — Сән шунда тын тартмый ултыр олан Мин — хәзер Абдулла килеп басканда, писыр Рахманкул дигәннәре нәзек кәҗә тавышы белән, көчәнә-кочәнө, нидер укып маташа иде Аның тавышы арткы рөттөгеләргә килеп ирешми диярлек Алай да вакыт-вакыт «ясак», «җан башыннан түләнә торган салым» «имана" дигән сүзләре яңгырап-яңгырап китә — һәрхәлдә, сүзнең ни хакында барганын чамаларга мөмкин Рахманкул укып бетергәндерме, юктырмы, мәйдан кисәк кенә бөр авыздан үкереп җибәрде — Сик-сөн ти-өнШ Аннан инде ата кызны, ана улны аңламастай тавыш купты — Кирәкми-и-и!! — Түлөми-и-ибез" — Да-лу-уй'!' Сотник Бахмәтов дигәннәре беләгенә камчы элмәге эленгән кулын югары күтәрде — мәйдан сагаеп калды Халык тына төшкәч — Акылың алтын икән —үзең түлә' —дип кычкырып җибәрде Абдулла эргәсенә туры килгән төге шадра — Хак. түрәләр үзләре бирсен' — Сукыр бер тиен дә түләмибез" Халык төркеме кызганнан-кыза барып мәйданны тоташ гүләү күмеп китте Ул да түгел, баш очларында таяк-күсөклөр болганды җанлы боҗра кысылганнан-кысыла барып, түрәләрне урап алды Сотник Бахметов кылычын кынысыннан тартып чыгарды казак Порошин да коралын башы өстендә болгый-болгый, түрәләр алдына чыгып басты Әмма халыкның сабырлыгы нибары мизгелгә сузылды мәйдан остендө янә бөрсөннән-берсе усал, янаупы тавышлар яңгырады — Сөйрәп төшер! — Тап-та!! Ярсудан шашынган бәндәләр утынлыкка ыргылды, шул тарафка таяклар, ташлар очты. Тегеләр дә кан исе чыкканны сизделәр бугай, җанлы боҗраның сыеграк җирендә торучыларны бөрә-ега каравыл өенә кереп бикләнделәр. Гаярьрәкләр каравыл өенә ябырылды. — Ват-җимер! — Ут салыгыз, ут! Шушы тамашага хәйран калып торган Абдулла, үзе дә сизмәстән, куәтле беләкләре белән халыкны як-якка ишеп, утын өеме янына килде, арада иң озын һәм иң калын имән баганасының юан башыннан күтәреп алды. Аның ни кырырга ниятләвен бик тиз төшенеп алдылар Баганага берьюлы дистәгә якын егет килеп ябышты. Җитез генә күтәрделәр дә каравыл өенә ябырылдылар. Егетләр йөгереп килгән шәпкә имән багананың нәзек очы ишеккә китереп бәрде — имән такталар чәрдәкләнде, ишек капланып төште Казак Порошин ишек төбендә үк торган икән, кылычы артыннан ук үзе бөгелеп куырылды — Кулны, кулны харап иттегез, ворлар! Ул сынык уң кулын сулы белән күкрәгенә кысып, үкереп елап җибәрде. Егетләр исә аңа карап кына суынмадылар, түрәләрне эләктереп алдылар. Сотник Бахмәтовның кулларын үз камчысы белән артка каерып бәйләделәр Вахмистр Моисеевка да бау табылды. Кайсыдыр сотникны сугып екты, анысы өстенә вахмистр барып төште, камчылар чыжлады, һавада күсәкләр уйнады Шашынган кешеләр тегеләрне тал- тап-изеп. үч алу ләззәтеннән кинәнгән мәлдә, мәйданда куәтле бер аваз яңгырады: — Туктагыз! Кан коясыз лабаса! Иләү ыстаршинасы Сөеш Әбҗөков икән. — Туктагыз дип әйтәм! — Сөеш кара тиргә баткан типтәрләр каршына килде алдарак торган егеткә акайды: — Әһә, морза Карабаш углы? Кәтергә' Аннан янәшәдәгеләргә ябырылды: — Исмәгыйль Исхак углы?! Дарга! — Аһ, хәсис чирмеш! Кинҗәбай, сән дә монда?! Старшина кисәк төртелеп калды — күзләре Абдулланың сакал-мы- ексыз чыраена текәлгән иде — Монысы ниткән бур тагы? Ас... Сүзен әйтеп бетерә алмады Абдулланың тимердәй нык йодрыгы маңгаена килеп төште—Сөеш гөрселдәп җиргә ауды, телдән язды. Шуны гына көткәндәй, күсәкләр гөпелдәде, камчылар чыжлады Вулыс ыстаршинасын эт итеп кыйнап ташладылар Аннан инде, һәркайсын ботыннан сөйрәп, каравыл өенә кертеп аттылар, өсләреннән бикләп алдылар. Күнекмәгән эштән тирләп, тәмам суга баткан егетләр утын агачлары өстенә утырыштылар Тамашадагы халык аларны урап алды. Сүз үзеннән-үзе каравыл өендәгеләрне нишләтү хакында киңәшкә күчте. Абдулла бәндәләрнең җан ачуы белән әйтелгән сүзләрен тыңлап-тың- лап торды да телгә килде — Ашыкмагыз әле, җәмәгать?! Боларны тәмуг кисәве итүе ансатла ул. Исәннәрендә бер-бер файдага ярамаслармы? Алып чыгыгыз әле теге әфисәрне?! Егетләрнең икесе җилтерәп каравыл өенә кереп китте. Ә дигәнче Моисеевны сөйрәп чыктылар да төркем уртасына китереп бастырдылар. — Ат бирегез!—дип боерды Абдулла. Йөгәнле ат җитәкләп килделәр Мулла Моисеевка эндәште: — Сән үз аңыңдамы, вахмистр? Моисеев дәшми гене ияген какты — Аңласаң, вөйт шул,— дип дәвам итте Абдулла —Хәзер үк Уфага кайт та, полковник Люткинга әйт типтәрләр вә бабуллар бернинди салым-алым да түләмәячәкләр, диң! Төркем, аның сүзен хуплап, гөрләп алды — Хак! Дөрес' Ярым үлек хәлендәге вахмистрны күтәреп алдылар да атка атландырып куйдылар Ирексездән илчене озата барырга дип. татарлардан Уразмәт Олыкаев алынды Кешеләр кыр капкадан чыгып барган ике җайдакны сүзсез генә карашлары белән озатып калдылар да кайсы-кая тарала башладылар Инде Абдулла да тынычлап, аек уй йөртер хәлгә килгән иде Салам күбәсендә утырып калган Яхъя белән киртәгә бәйләгән аты исенә төште, ашыкмый-кабаланмый гына ындырлар ягына китеп барды Гыйсьянчы авылны чыгып, байтак җир үткәч кенә тәмам суынып, тынычланып калды Абдулла Йокымсырап барган малайны кулына кыса төшеп, узган юлына борылып карады Дала тын вә хәвефсез иде Тирә-юньдәге иминлек шөбһәле уйларын куып тараткандай булды Тезгенен ияре кашына ташлап, атына чөңгереп алды хәбәрсез иркенләп бармакчы иде Әмма каршына куаклык артындагы борылмадан дүрт-биш җайдак килеп чыкты Казаклар Алдан килгәне атын Абдулла алашасына аркылы куйды, башлык икәнен сиздереп, вәкарь белән сөаль бирде — Кем син? Кайдан өө кая барыш? — Урал аръягыннан. Мөслим ыстаршина камандасыннанмын Имән калага углымны алып барам Башкорт җирләрендә яшәүче халаекларның балаларын сатып тамак туйдырулары гадөти хәл Ышандылар, шаркылдашып көлешә башладылар — Сине генә көтәләр ди Уфада Кала гаскәриләр белән тулы — Ахмак Бала базары Оренбурда инде, анда хакы да әйбәтрәк Шул рәвешле көлешеп-шаулашып алдылар да. казаклар үз юлларына китеп бардылар Абдулла тир бөреп чыккан маңгаен сөртел алды Шөкер, алла саклады Урау һәм мәшәкатьле булса да, ыгы-зыгылы Уфаны читләтеп үтте Абдулла Кабат эзгә төшеп, ике-оч ук атар ара үтәргә өлгермәделәр каршыдагы үрдә тузан болыты күтәрелде — ишле генә атлылар төркеме болай таба төшеп килә иде Абдулла тезгенен тартты, бер мизгел генә уйланып торды да алашасын янөшөдөге әрәмәлеккә таба борды Әтрөт юыртып узып та китте Атлар тоягыннан күтәрелгән тузан белән бергә Абдулла күңеленә яңа шөбһә ятты Димәк ки аларның мишәрләре түрәләрне яклап яу чаба Өметләр киселде, типтәрләрнең авызлыкланасылары шиксез Ие. хәвефхәтәрдән читтәрөк булу хәерле Яхъяны Карышбашка кертеп кенә чыгарга да аулак Урал ипәүенә таба юл алырга кирәк Акылы белән шулай беркетсә дә күңеле түреннән боз булып икенче бөр хафасы калыкты мулланың «Тагын качасыңмы? — диеп битәрли башлады ул янә юлына төшкән Абдулланы —Батыршаһ төхөл- лүсө йөрткән буласың тагы Юк. ошбу олуг исем харам сиңа, харам'- Хмынчы бүлек Зыңгылдап нидер тошеп ватылды Бәләкәй адашының вата-җимерә гарәп сүзләрен тәкърарлавын тыңлап мич буенда басып торган Абдулла башын күтәрде, мәдрәсәнең бәләкәй тәрәзәсенә карады Шөкер, күз 41 карасыдай саклаган пыяласы исән икән. Алайса, нәрсә чылтырады соң? Карашы каршыдагы мәчет кыегына, тырпаеп торган юкә кабыклардан «үсеп чыккан» боз сөңгеләренә тукталды Үтә күренмәле имчәкләрдән ашыга-йөгерә тамчылар тәгәрәшә Авыр боз сөңгеләрнең берсе, йөгерек тамчылардан көнләште бугай, үзен бар иткән кабыктан ычкынып китте дә чылтырап, малай-шалай таптап такырайткан сукмакка барып төште Мөгаллим үзе дә сизмәстән көрсенеп куйды — тагы язлар җитә! Шәкертләренә беравык кызганулы-сагышлы карап торды да янә телгә килде мөдәррис — Китапларыгызны ябып, букчаларыгызга салыгыз да, өйләрегезгә кайтыгыз. Быелга сабаклар тәмам. Пырхылдап күгәрчен көтүе күтәрелдемени — мәдрәсә гөр итеп алды, ул да түгел, малайлар, тишек кисмәктән аккан су кебек, күзгә күренеп кими башладылар Хәтта чит авыллардан килеп укый торганнары да әллә кай арада юкка чыктылар... Кабат яз җитте, дигән уй янә кытыклады Абдулланың миен. Тик баягыча сагыш юк иде инде күңелендә мулланың. Киресенчә, ниндидер куанычлы дәрт. Юкка шәкертләренә сылтап маташкан икән, алардан битәр ашкынулы язны үзе сагынган лабаса! Кыш буе мәдрәсәдә бикләнеп яту тәмам ялыктырган Озын кыш йөремсәк күңеленә богау булып ята Абдулланың. Урал тавының аръяк итәгендә бу авыл кар көртләре эчендә югалып кала Баштарак — каз өмәләре, туй-төшем, сугым чорында әллә ни сизелми әле Раштуа якынлашуга, күңелне генә түгел, бөтен тәнне сагыш баса, мәдрәсәдәге аулак хөҗрә мәгарәгә охшап кала Бар юанычы — шәкертләр дә җомга намазы мулланың. Ярый әле, шушы кар баркан авылда Мөслим ыстаршина бар. Хәлне аңлагандай әледән-әле ашка чакырып ала, табын янында ил-җир хәбәрләрен ишеттерә Гәбделсәламнең Оренбурга, дөресрәге Сәгыйть бистәсенә урнашуын да Мөслимнән ишетте Абдулла Шуннан бирле остазы яуына барып кайту дәртендә ымсынып яши Хәбәрләр дигәннән Оренбурда типтәрләр явын бастыруда башлап йөргән мишәр вә башкорт ыстаршиналарыннан Салих, Сөләйман, Әхмәр. Якуп вә башкаларга падишаһ исеменнән бүләк итеп затлы кылычлар биргәннәр, имеш Башкаларын белеп бетерми Абдулла, мәгәр бүләкләнүчеләр арасында үзе туыпүскән каманда ыстаршинасы Яныш исемен ишетү — яралы йөрәгенә тоз салу белән бер булды. Янышның үз авылларындагы халаекларга әшәкелектән башка өч тиенлек тә игелек күрсәтмәвен атасы сөйләгәннәрдән дә, авылдашларыннан ишетеп тә белә бит ул Хәерсез хәбәр кешене Урал аръягыннан да эзләп таба. Хут февраль бураннары котырынган көннәрнең берендә авылга Себергә узгынчы сәүдәгәрләр кәрваны тукталды Араларында Карышбаш ягыныкы- лар да бар икән Зур толыпка кереп чумган Гәйнә татары китерде аңа яман сүзне атасы — Гали Мәзгытдин углы вафат! Шул көнне үк ерак юлга чыгып китәргә дип талпынды Абдулла. Һаман да шул Мөслим ыстаршина кайтарды күңелен Баксаң, хаклык, чыннан да. аңарда икән. Атна буе тилергән буранда Уфа ягына түгел, күрше авылга дип кузгалу да ахмаклык Җитмәсә, атасының вафатына ике атна үткән бит инде— бердәнбер углы кайтмады дип, җирләми тормаслар Мөселманда мәетне озак тоту гадәте юк лабаса Абдулла шулай тирән уйга батып утырган мәлдә, шыгырдап мәдрәсәнең авыр ишеге ачылды, бусагада җөйгечә күлмәк-ыштаннан вә түбәтәйдән алай да аякларына киез каталар кигән Апуш күренде. Мөдәрриснең иреннәренә елмаю кунды — унике яшьләр чамасындагы бу чос малайны ярата иде мулла Ыстаршина углы булганы өчен генә дә түгел, зиһенлеге хакына Остазының мөнәсәбәтен малай үзе дә белеп- сизеп тора, шуңа да мулла үзен иркен тота Әле дә ишектән үк шәрран ярды — Адаш абзый, атай сөне безгә кайтсын дип әйтте Токмач салган, бәлеш пешкән, дип әйтергә кушты Ир уртасына җитүенә карамастан, бөтен кыяфәтеннән егетлек бөркелеп торган старшина аны. гадәтенчә бик ачык каршылады Ишекләрне үзе ачып, болдырга ук чыкты, мулланы култыклап, киң иркен өенә алып керде, җиләне белән эшләпәсен салдырып, зур агач чөйгә элеп куйды Үзе үк җиз комган белән су. кызыл башлы сөлге алып килде, үз куллары белән юындырды Аннан инде, гомергә бер килгән кунагын күргәндәй яктырып, ак өйгә алып керде, өстәл янындагы артсыз урындыкка көрпә салды — Утыр әле, хәзрәт.—диде ул урынга ымлап, шул арада алдагы яктагыларга кычкырырга да өлгерде—Сезнең нихәл анда? Урта ишек өче итеп чыелдап куйды икесе дә шул якка карадылар Ишек ярыгында чүлмәк кувшин һәм аны сабыннан тоткан нәфис кул күренде Өй хуҗасы урыныннан күтәрелде, барып кувшинны алды, сак кына өстәлгә китереп куйды Аннан билгесез оста куллары белән ясалган шкафтан ике данә бохар касәсе алып килде — Имеш-мимеш белән дөнья тулы Тик хәерлесе генә юк. гөл моң-зар да гел күз яше Төяктәге халаеклар күзгә күренеп хәерчеләнә бара Ачлык та ялангачлык, кара үлем сагалый халаекларны! — Шулай ук мыни соң, Мөслим абзый? — Алай гына да түгел шул. Батыршаһ! Оренбур. Уфа базарлары сатлык балачага белән тулы —Старшинаның тавышы чатнап киткәндәй булды. ■■Батыршаһ-ка күчкәнен сизми дә калды Бу исә сүзнең ихласлыгы хакында сөйли иде Шуны расларга теләгәндәй. Мөслим җиңел генә өстәл янына күчеп утырды, чүлмәк-кувшиннан пиалаларга бал койды.— Токмачка хәтле берәрне тотаек әле. Батыр- шаһ?! Сүзен урта ишек артыннан ишетелгән хатын-кыз тавышы бүлде — Сиңайтөм. токмачны алсаңчы?! Мөслим, бөтергечтәй хәрәкәтләнеп, урыныннан купты, сыза ачык ишеккә барып, алдагы яктан сузылган агач коштабакны ике куллап тотып алды, кайнар бу бөркеп торган шулпаны өстәлгә китереп куйды Шул ук тәртиптә табынга түбәләмә ит тулы тагын бер коштабак яргыч ташы хәтле арыш ипие, чалгы пычак, чаган кашыклар килде Бер уңайдан мич арасындагы чөйдән озын алача тастымал алып, анысын мулланың итәгенә салды хуҗа Аннан инде, кулларын пешерө-пешерә ит турарга тотынды Абдулла, өзелеп калган сүзне ялгыйсы итте — Калада халаек. дисең алайса? — һай. Батыршаһ!— Старшина туралган итне токмач өстенә аударды. кашыгын кулына алды —Биссмилляһи Әйдә, аштан үрел, хәзрәт Ие. яңа салымнан миңрәп калган бөтен типтөр-бабул купкан анда Теге Сембер куписы Төүердәшефкө язылалар Сабанга төшкәнче, завут салуда эшләп алмакчылар. имеш Әле юлда оч авыл арасы җир булыр, бер татар типтәре белән кайтырга туры килде Шул завут дигөннәренең янындагы урманнар тулы халык, ди Кыш дип тормыйлар җир казыйлар, агач кисәләр, икешөр-очәр ат белән тарттырып, бүрәнә ташыйлар икән Халаеклар анда чебен урынына кырыпа ди Замананың ахыры җитүдер бу. Батыршаһ Карап сүлөгәнчө, кара җирне исраф итеп килә ләбаса афәт1 — Ахырзаманга ерак әле Мөслим абзый Каракош азына шулай — Урыс түрәләрен өтүеңме? — Аның кем вә ни икәнен төгаен өтә алмыйм Питырбур Мәскөү вә Казан якларыннан килә безгә уп явызлык Чарасын күрмәгәндә бар халаекларны ялмап йотуы бар ул хәшәрәтнең — Чарасы ни. Батыршаһ? — Кылыч-соңгө кайрау, атларга мөнү дип белөм, Мөслим абзый Старшина коңгырт-кара күзләрен зур ачып, муллага текәлеп калды, аннан ашавын да онытып, канатланып сөйли башлады: — Һай, Батыршаһ' Атка менәрлекләр мени соң адәм балалары?! Былтыргы карат әтрөтлөреннөн котлары алынып, бөтенләй хәчтерүшкә калганнар Әтәм ич, байтагы балаларын сатып, ач үлемнән котылмак- чы Урыс түрәләре дистәләп җыялар Абдулла, авызына китергән кашыгын капмыйча, үткер карашын старшинага кадады: _ — Сатылган угланнар чукындырылачак алайса?' Вә әй хәсрәт1 Лука Канаш кулы монда да килеп җиткән икән Ля хәүлә валя куәте! Сөн әллә ниткән хәвефләр сүлисең әле, Мөслим абзый — Булганын сүлим, Батыршаһ.— Старшина, кисәк кузгалып, чүл- мәк-кувшинын алды, чокырларга бал салды — Шыңа йөрәк әрни дә — Сизенгән ием бөн аны, Мөслим абзый, сизенгән ием! — Нәрсәне, Батыршаһ? — Теге Каракошның мәкерен Ул хәшәрәт халаекларның җиренө- малына гына түгел, калебенә кадала Илеңө-көнеңө ия булу гына да җитми аңа, кешенең җанына богау сала, рухын минекли! — Уемдагын тартып алып өттең, Батыршаһ! Алдагы яктан ишетелгән ягымлы тавыш аларны айнытып җибәрде — Сиңайтәм, тавышланмасагызчы?! Узган-барганның әллә ни уйлавы бар... Бәлешне биримме? Коштабакларны алып, өстәлгә таба белән бәлеш утырткан арада, икесе дә суына төштеләр Абдулла, бөлеш кисү белән мавыккан хуҗага карап, аек фикер йөртә башлады Тукта, төбәктәге хәерсез хәлләрне сөйләү өчен генә чакыртмагандыр ла аны иләү агасы?! Мөслим дә артыграк комарланып китүеннән канәгать түгел иде. Ул, урынына ипләп утырды да, кунагына эндәште: — Ярый, дөньясының башына төкер, Батыршаһ Утыр Бән бит боларны сүләп, сәне шаккатырырга чакырмадым Сүзнең асылына күчик. Тәмен белеп, сөзеп кенә бал эчеп алдылар да бәлешкә ябырылдылар Алай да хуҗа ашау белән мавыкмады, кашыгын өстәлгә куйды — Күптән өтәсем килеп йөри, хәзрәт Ие, бәнем авылда өченче кышыңны чыктың, ике җәй җәйләдең дисәк тә хаталанмыйбыздыр Шөкер, телгә килмәдек, араны бозмадык Сер түгел, сәңа хәтле безем мишәрләр аллаһ йортына телөртеләмәс, элкөн-селкенрәк йөри торган- нарые Хәзер, ана, җомга көннәрдә мәчеткә сыймый халаек Әллә кай тау араларындагы башкортларга кадәр киләләр -— Бәнем вәгазьне тыңларга яраталар алар, Мөслим абзый — Хикмәт нидө дип сорамыйм Имам буларак та, мөдәррис буларак та ярата сәне каманда Әлхасыйл, бөтенләйгә кал сән бездә! Бер дигән йорт салып бирөм. бергө-бергө малын-туарын тергезеп җибәрербез. — Анай карт шул, Мөслим абзый Янә дә килеп, теге Яхъя атлы углан да бар бит әле бәнем — Аларын да уйладым, хәзрәт Атка түибез дә апкиләбез үзләрен Үләнеп җибәрерсең Сәңа дип атап йөрткән күз төбәп торган чәчби дә бар Йомышлы мишәр Хәсән кызы Зөлхәбирә Кыз түгел — эш аты Уйлап та торма — үлән! — Мәсьәләне шулай ансат кына хәл ителүгә санады бугай, ашыгып кувшинга үрелде старшина, янә чокырларга бал бүлде — Иә, хәерле никах хакына! Абдулла моңа хәтле дөньяда ике генә хатын-кыз — Гөбделрахглан мулла кызы Тутыя белән анасы гына бар дип белә иде Тутыя Әлмөтнең яшь мулласына хатынлыкка бирелгәч, аның өчен бу җиһанда бер генә хатын-кыз җенесе яшәп калды — анасы Баксаң, кыз-кыркын дигәннәре тагы да бар икән! Зөлхәбирә сөйләп бетергесез йорт җанлы булып чыкты Килен булып төшүенә атна да үтмәде, Мөслим старшина салдырып куйган 44 шәрә әйне җәннәт итте дә куйды Тәрәзә башларына чүпләмле сөлгеләр. алардан өскерәк түр буе эленде Старшина арттырган киң агач караватка бирнә малы — ястыктүшөкләр. юрганнар өелде, алар чыбылдык белән капланды, сынык аяклы өстәлгә киҗеле ашъяулык җәелде— өй эче чүпрәк-чапрак белән тулды Әллә кай арада гына ашаяк бүлмәсе чүмеч-коштабаклар, комган-тагараклар белән күмелде тәрәзә төпләрендә гөлләр пәйда булды. Абдулланың анасы Бибинур да гомер бакый тик тору дигәнне белмәде бит Килен кайнана туфрагыннан диюләре хак икән Килгәннән бирле арты утыргычка тими Зөлхәбирәнең. Көз дип тормады дистәгә якын тавык, аталы-аналы каз асрый башлады Көннәрнең берендә исә буаз тана җитәкләп кайтып керде Яшь остазбикөнең тыйгысызлыгы мулланы да мәшәкать белән күмде Сыеры булгач, анысына абзары печәне, каз-тавыкка кетәге кирәк бит әле Хак. үзе балта чапмады, чөй какмады Абдулла, мәгәр әлеге эшләрнең һәркайсы артыннан йөрү дә байтак кына вакытны ала иде Келөү ае (октябрь) керүгә карамастан мәдрәсәдә сабакларны башламый торды имам-мөдөррис. һаман да хуҗалык кирәк-яраклары артыннан йөрде Хәер, алары сыныкка сылтау гына иде бугай Хагын әйткәндә, гел генә дә яшь бикәче янында ураласы килә иде мулланың Рамазан җитәргә дүрт-биш көн кала исә, Абдулла җанындагы яшь кияү дәрте артка чигенеп, мөдәррислек комарлыгы уянды Ул мәдрәсәгә кереп, андагы хезмәтче аша Апушны һәм Мөслимдәге биш-алты малайны чакыртты, тирә-яктагы мишәр вә башкорт авылларына барып, шәкертләргә хәбәр салырга кушты Ул арада кырпак кар төште дәресханәләр ягып җылытылды, чит авылныкылар үзләре күтәрә алган кадәр ризыкларын алып мәдрәсәгә җыелдылар Иртәгә дәресләр башланмакчы Шул конне кичке буйда мәдрәсә ихатасына уйламаган-котмәгөн юлаучы— Карышбаш бабулы Колчура килеп керде Атының тәмам талчыгып, ботенлөй эштән чыгуына караганда, йомышы җитди вә ашыгыч иде чапкынның Шулай булып чыкты да Бернинди хафасыз, ваемсыз гына мәдрәсәдән чыгып килүче Абдулла, аны күрүдән элек, тавышыннан танып алды — Хәзрәт, анаң вафат1 —дип кычкырды Колчура, сәлам бирергә дә онытып Җиденче бүлек Батырша мулланың Карышбашка кайтып төпләнүе хакындагы хәбәр, көне-сөгатө белән дигәндәй, барлык дүрт юлга Казан. Уфа. Себер әө Нугай юлларына таралып олгөрде Әйа хәсрәт Батыршаның бөтенләйгә күчеп кайту хәбәре мөселманнар яши торган һәр аймакка ирешкәндә имеш-мимешлөрнөң башкасы — хәвефлесе шытып чыкты Утсыз төтен булмый Имеш-мимеш таралган икән, димәк аның нигезе бар һәм әйтергә кирәк, хәзрәт -ычкынган-. дип фикер йөртүчеләр хаклы иде Хикмәт шунда, авылга күченеп кайтуының икенче атнасында ук. яшь мулла адәм әйтеп адәм ышанмас мәрөкә кузгатты үткән ел гына донья куйган ятимә Хөнифө карчыкның мунча хәтле генә бер тәрәзәле оен сорап сотник Ясәвигә гарызнамә язды, шунда күчәргә теләге барын белдерде — Сән нәрсә мулла читтә йөри торгач, ычкына башладың мәллә?—дип колде Ясәви әлеге сәер язуны кая куярга да белмичә — Ыланнарга мәдрәсә юк Ясәви,—дип тыныч кына аңлатуында булды Абдулла—атайдан калган кара-каршы гүрничәне дәресханә итәргә дим — Мәчет эргәсендә мөптөгебез бар лабаса. хәзрәт — Анысында кыз балалар укытырбыз. Сотник артыгын бәхәсләшәсе итмәде, икенче көнне старшинага китте Яныш старшина гаризнамәне укып та тормаган, кул гына селтәгән, имеш «Авыл үзегезнеке, җыенда хәл итегез»,— дигән Аңа ни, Карышбаш әллә бар, әллә юк дөньяда, үз төяге Чуртанлыкүл генә имин булсын. Ясәви мулланың әлеге гамәлен дивана бер бәндәнең җүләрлеге дип караса да, гавам мәсьәләнең асылына тиз төшенде, яшь имамның ниятен күтәреп алды, җыен башланып китүгә, һәр тарафтан хуплау авазлары ишетелде. — Бәрәкалла1 Бик мәгкуль, хәзрәт — Аллаһе тәгалә саулыгыңны бирсен — Хәнифә кортканың йортын сүз итеп сүләп торасы да юк, бушка бирергә кирәк! Авылдашларының теләктәшлеге Абдулланы канатландырып җибәРДе — Рәхмәт, аксакаллар,—диде.— Быелга шылай ярап та куяр, шө- ят Вәләкин бәнем гүрничә генә сыйдырмас шул барын да Аны берьюлы ике-өч тавыш бүлде — Сүзеңне ачык итеп әт, хәзрәт! — Ачыгы шул: зур итеп мәдрәсә гыймарөт кыласые, картлар. — Бүрәнәсен генә сүләш. хәзрәт1 . — Барыбер эш юк ла кышын Җыеннан ул дәртләнеп, канатланып кайтты, иртәгәдән калмый тирә-күрше карьяларга хәбәр саласы итте Вәләкин җыенның карары өенә аңардан алдарак кайтып җиткән иткән — Зөлхәбирә аны караңгы чырай белән каршылады — Бу ни инде, мулла, үз йортыңнан үзең баш тарт, имеш! — Бер кичкә куян тиресе дә чыдый диләр, остазбикә Кышны ничек тә чыгарбыз шунда, боерган булса Зөлхәбирәнең турсаюы уен-муен гына түгел икән — Бән ул йортны барып карадым, мулла. Анда кышлау түгел, төн кунуы да имәнгеч Үзе кысан, үзе караңгы — Кысан булуы безнең өчен әйбәтрәк тә булмагае, остазбикә,— дип көлеп җибәрде Абдулла Ул әле һаман да шаяруга исәп тота иде — Бер-беребезне эзләп мәшәкатьләнәсе юк Хатыны исә уенга кушылырга уйламады да: — Бөне ләхеттә черетергә дип үләнгөнсең икән Монысы инде артыгы иде Абдулла җилтерәп мич арасына узды, борылышта тукталды һәм җикеренеп диярлек әйтеп салды — Гүрничә кирәксә, атаң йортына кайтырсың, остазбикә! Бу хәтлесен көтмәгән иде Зөлхәбирә. Гаҗизләнеп калды, әмма үзен бик тиз кулга алды | — Бәнем көмәнем бар. мулла,— диде Абдулла аны. таза беләкләре белән кысып, күтәреп алды, җилтерәтеп түргә алып чыкты, сабыйны уйнаткандай әйләндерде дә, китереп сәкегә утыртты — Менә монысы сүз ичмасам,— диде ул. еш-еш сулап—Ә сөн, кысырык та, караңгы имеш Уйлап баксаң, ни бары ярты кыш бит, канатым Малларны исә Колчура белән Яхъяга тапшырырбыз — Яхъяга да сабак тыңлатмакчы буласың бугай ла.—дип иркәләнде хатын. — Ие, ул яшь. зиһенле малай Аңа әле укыйсы да укыйсы. Бергә яши башлауларына өсләренә килгән беренче яшен яшьнәми калды Хатынының күндәмлеген аның гакыллылыгыннан дип тапты мулла, монысын яхшы фалга санады Әнә бит, һич кенә онөмәсө дә, Хәнифә карчык өанә күчүне үзе башлап йөрде, утынын китертте, якты- җылытты. юды-җыештырды Кыскасы, әлеге үпкәләшү вакыйгасыннан 46 соң өченче кон дигәндә алар инде ятимә карчыкның җир идәнле тавык кетәклеге хәтле генә өендә иделәр Кысанлыгына да. бердәнбер тәрәзәдәге карындык аша төшкән саран яктылыкка да исләре китмәде Эчләрен иң нык пошырганы — мичнең морҗасыз булуы, ягъни кара мунча мисалында ягылуы иде Алай да борчуларын бер-беренә сиздермәделәр Абдулланың мәдрәсәгә барырга дип, тунын төймәләп торган чагы иде Иртәнге төтен саркып бетмәгән өйнең калҗайган ишеген ачты эчкә атларга да. атламаска да белми торган старшинаны күреп, зиһене таркалып китте — Бак, Яныш абзый, сән түгелме соң?—диде ул, үзен кулга алып—Уз өйдә, уз! — Үзең чык, Батырша Сәнең бу тәмугта тын алырлык түгел икән Мулла тире кырыйлы колакчынсыз бүреген башына чәпәде дә. чакырылмаган кунагы каршына атлады — Сәне ычкынган дип ишеткәнием — хак икән.—дип каршы алды аны Яныш һәм, минем арттан атла дигәндәй, тышка ук чыгып китте Читән өйалдымда. аның әле генә монда булуын раслап, сасы хәмер исе генә калды -Сәрхушлыгын ташламаган икән әле бу».—дип уйлап алды мулла һәм, тупас сүзгә ничегрәк җавап кайтарасын чамалый-чамалый. ишегалдына атлады — Мондыен ук диваналыкка җитү өчен шул гомер гыйлемлектә йөрү кирөгиөме, өйа, менла Батырша?!—дип һаман да тупаслануында булды старшина, тирө-ягы тулы кеше булуга карамастан Хәер, аның үзе сыман ук котырган сыер сөтеннән авыз иткән җан сакчылары Янышның моннан күп гайре гамәлләренә дә күнегеп беткәннәр. түрәнең шәригатькә дә. гореф-гадәткә да сыешмый торган кыланышларын хуплаудан башканы белмиләр иде Бу юлы да ат кебек кешнәшеп. хуҗаларының -акыллы- сүзен җөпләп куйдылар Абдулланың эчендә кату төшкәндәй ачу оеп тамагына калыкты мәгәр сабырлыгын җыйды, тыныч кына әйтел куйды — Ыланнарга мәдрәсә кирәк. Яныш абзый Шул хакта үзем Чуртан- лыкүлгө барырга дип торам әле Мәдрәсә гыймарөт итәргә бүрәнә кирәк булачак Юллашмассың микән дигәнием — Әйа хәзрәт, дурак, вакыйган. дурак икәнсең1 Бетле мишәр вә башкорт малайларына мәдрәсә кайгыртып йорергә кем дип бөләсең сән бөне?! Түрәнең кызмача чагында җитмәсә исерек егетләре алдында, мәдрәсә хакында сүз кузгатуына үкенеп куйды Абдулла Авызына шайтан токергөн старшина белән сүз көрәштерү урынсыз иде Синең бер сүзеңә аңарда унау — Безнең отек халаекларга заман һаман да бер инде ул Батырша Ил чакта — буразна, яу чакта —ияр Әлхасыйл мәдрәсә дигәнеңне ишетмим бүтән Имам икәнсең.мәчетеңне бак ана Ие' Ә бөнем янга килү ниятең —бик мәслихәт ният Үземнең дә сәне чакырырга дип сугылуым Килгөлөп йөр — әмерләрем бар' Ул көннәрдә телендә сабак сүзләре булса да. башында бүтән нәрсә иде имамның —бүрәнә, ничек тә булса урман бүлемтеге юнәйтү Үзе шәкертләрнең сабакларын тыңлаган була күңеленнән исә Уфадагы таныш-белөшлөрен барлап утыра Шокөр ишләре күп калада араларында дуст диярлеклөре дә байтак Шунысы аяныч берсе дә зур урында түгел Менә син әй. моңа хәтле ничек хәтеренә килмәгән диген Ураков дигән морза бар бит әле дөньяда Ата-бабасы Казан ягыннан диләр Димәк ки үз көше Ничек кинәт яктырган булса, шулай ук тиз караңгыланды йозе — Ураковның чукынганлыгы исенә төште Шулай булмыйни, муенына тавык тәпие такмаса провинсө көнсәсендә утырыр иде мени?' Иорер иде шунда Дәүлекөннөр сыман -чабаталы морза» булып Икенче көнне ул шәкертләрен иртәрәк таратты. Үзе исә өйлә намазыннан соң юкка чыкты Аның кая китеп олагуын авыл халкы түгел, остазбикө дә белмәде Кара бияне юлга әзерләшеп йөргән Яхъя гына остазының ниятен бераз чамалагандай булды Морзага булган өмете акланды бит мулланың. Ходаның рәхмәте төшкәндерме, җае шулай ансат килеп чыккандырмы, ай да үтмәде, урман кисәргә рөхсәт язуы Абдулланың кесәсенә килеп керде. Рөхсәт язуы Карышбаш кешеләрен дәртләндереп җибәрде Моңа хәтле бернигә ышанмый, мулланы да диванага санап йөргән Ясәви булып Ясәви гел үзгәреп, эшне үзе башлап чабасы итте. Каян ишетеп, каян белеп бетергәннәр, диген, урман эшенә бөтен иләү авыллары купты. Инде бар да көйләнде, инде иркенләп дөресләр бирергә, тынычлап яшәргә дә була дип йөргәндә, Яныш старшинадан чапкын — әлеге сәрхуш егетләрнең берсе килеп: — Ыстаршина агай чакыра.—диде. Старшина аны сәке сыман киң зур өстәл башына утыртты, шул арада ишеген ачып, хатын-кыз таифөсенә кычкырды: — Кайсыгыз анда? Ит чыгарыгыз! Күз ачып йомганчы дигәндәй, өстәлгә олы гына агач коштабак белән салкын ит. зур гына ипи түгәрәге һәм бу як халкы өчен бөтенләй ят ризык—тозлы кәбестә килеп утырды. Яныш исә, хатыннар җенесенең чыгып бетүен көтеп, идән уртасында басып торды да өстәл янына килде. — Афәрин, үз сүзле, хәтта кем кире беткән бәндә икәнсең, Батыр- ша.—Ул Өстәлдәге чүлмөк-комганга үрелде кытай чынаякларына нидер салды да. кунагы каршына утырды.— Тәки буратасың мәдрәсәңне, ә?! Вәләкин сөн ни. вурлар үрчетмә инде ул нөмәстөңдө — Мәдрәсә гел инсафлыкка гына үрәтә, Яныш абзый — Йә. йә, чәпчемә Әйдәле, шуның өчен тотып куяйыйк бер. Әллә кайдагы чуашмы, мукшымы авылында ясатып алган бу эчемлекнең әшәке исе баядан бирле борынына кереп, күңелен болгатып тора иде Абдулланың Үзенә таба сузылган чынаякны кулына алды да гөберле бака тоткандай чирканып, бер читкә куйды: — Бигайбә, Җиһанша абзый, бал вә кымыздан башка нәрсәне авызыма алганым юк — Алайса байлар сые белән сыйлыйм әле үзеңне.— дип, Яныш урыныннан кузгалды һәм хатын-кыз таифөсенә эндәште.— Әй, чөй бирегез! Чөйне Мөслим старшинада эчкәләде Абдулла. Бак. Янышка да килеп җиткән Ярый соң, аны бик тансыклаган иде мулла Старшина өен тутырып шаркылдап көлеп җибәрде: — Бу дөньяда яши белсәң, бар да булыр, Батырша. Чамаң да. нәфесең дә Сөн әле иблис токымыннан авыз итмәгәнгә охшыйсың. Уразаң бер ачылсамы?! Әле кичә Ядәч авылында Чатырыма бер хур кызы китерделәр егетләрем Чибәр чукынган — бер кашык суга сал да йот үзен Вәләкин артыгын яшь. ун-унике тирәсендә булыр Кызгандым бит. дурак, кайтарып җибәрдем Төнгә анасын алып килергә куштым... — Йә, ярый, шаярдык.—дигән булды ул. салганын эчеп куйгач.— Тәк, нидә туктадык соң әле? Ә, ие. Мостафа хәзрәт белән тату яшәдек без Авыр туфрагы җиңел булсын, сүземнән һич чыкмады, мәрхүм хөкемнәрен бөн әйткәнчә ясый иде Сүзнең болай кисәк һәм көтелмәгән якка борылып китүе Абдулланы аптырашта калдырды. Ул. чынаягындагы чөйне эчеп бетерде дә, старшинаның күзенә чекрәеп карады: — Хөкем бит ул. Яныш абзый, кемдер кушканча чыгарылмый,— диде, балаларча беркатлылык белән.— Хөкем китапча гына була, шәригатьчә. Яныш тагы көлеп җибәрде — Сән гел бала-чага икәнсең, Батырша.—диде ул, күз төбенә килгән яшен җиңе белән сөртеп Абдулла сискәнеп китте, уйчанланып калды Әллә инде борчаклары пешмәсен төшенде, әллә исерүе җитте, старшина, чайкала төшеп, урыныннан кузгалды, ишеккә килде һәм үкереп җибәрде — Әй, кайсыгыз?! Муллага урын салырга кирәк Моны ишеткәч, Абдулла кабаланып аягына басты, ишек катындагы чөй янына килеп, киемнәренә үрелде — Юк, бөн кайтам, Яныш абзый1—диде ул. тунын кия-кия.— Хуш. сау булып тор! Ничек чыккандыр да, ничек этләр тимәгәндер аңа7 Абдулла аларын хәтерләми Чуртанлыкүлне атлый-йөгерә чыгып, кар көртендә чокыраеп торган кышкы юлга баскач кына, тукталды, иркенләп тын алды Сән, шөрөфөтле падишаһ, ничекләр түзеп торасың биредәге түрәләрнең башбаштаклыгына?! Һиҗринең 1163 елдагы (1750 ел) язы Карышбаш имам-мөдәррисе гаиләсенә берьюлы ике шатлык алып килде Дөресләр тәмамланып, шәкертләр авылларына таралдылар — Абдулла белән Зөлхәбирә дә. ниһаять, үз нигезләренә кайттылар Кар эреп, җир кипшенүгә, авылда моңа хәтле һич күренгәне булмаган олы омө узды су бу^н тутырып, төрле якка таралып яткан мәдрәсә бурасы таш нигезгә күтәрелде, түбәсе дранча белән ябылды Инде бераз тын алып, гаиләнең үз мәнфәгатен кайгырту җае чыкты Кая ул?! Җөй башы мәшәкатьләрнең тагы да зурракларын, катла- улыракларын остөп куйды Ишек-төрөзө яңаклары, рамнар ясатасы бар Такталар да идөн-түбөгө җитешле түгел Мичләрне дә җөйдән чыгартасы иде Кирпече сукмаган Пыяла табу — үзе олы хәсрәт Күрше авылларда юлы уңмагач, ул арырак төбәкләргә, әллә кайнардагы волостьларга барып чыга торган булды Теләсә кем катына түгел, билгеле Халык арасында яхшы исеме чыккан, үзе ишетеп кенә булса да белгән мәрхәмәтле, мөрөвөтле адәмнәр янына инде Шундыйларның берсе — Уса юлындагы мишәр камандасының старшинасы Сөләйман Диваев иде Кулына балта тотып ишегалдында нидер майтарып йоргән Сөләйман аны үзе каршы алды Старшина инде тәмам чаларган, чын мәгънәсендә аксакал булып җиткән Алай да йореш-хөрәкөтлөре җиңел, җиргә нык баса Кыяфәтенә карап кына сигезенче дистәне куучы карт димәссең — Әссөлөмегалөйкем. старшина.— диде Абдулла, күрешергә ике кулын да сузып, камандада моннан ике ел элек булып узган хәлләргә ишарәләп, өстәп куйды — Ил-җирдә иминлекме7 Ихатасына килеп керүченең кем икәнен белмөсө дә. Сөләйманның йозөнө дустанә елмаю чыкты, балтасын җиргә ташлап, сәламне алды Аннан инде кыюсыз гына сорап куйды — Танып бетермим, кем диеп бөлөек? — Карышбаштан Гали углы Абдулламын Карт кисәк кабынып китте, кулларын җәеп җибәрде — Әйа. Батырша хәзрәт! Белом, белом Бик күл ишеттем сөнең хакта Кая. атыңны кертик әле Алар юынып, ак ойгө узган арада күз бәйләнде Хатын-кыз та- ифөсө, өнсез шәүлә булып кына, киҗеле ашъяулык җәелгән өстәлгә ялгыз шәм янган шәмдәл кертеп куйды, шулай ук тавыш-тынсыз гына табын әзерләде 49 Абдулланың күзе исә — өйнең караңгы як стенасы буйлап сузылган киштәләрдә Түзмәде, рөхсөт-фәлән сорамый гына килеп, зәвык белән тышланган калын китапларның берсен кулына алды Бу исә Абдуллага йомышын әйтеп бирү өчен бер дигән җай иде Ул Карышбашта мәдрәсә гыймарөт итү хәлләрен сөйләп бирде — Сәнең катка килү дә, Сөләйман абзый, шул хактае өч-дүрт булса да оста табып бирмәссең микән дигәнием — Ашыкма, Батыршаһ Икене-өчне генә кунасың әле, насыйп итсә. Әйдә, табынга утыр әле1 Алар китаплар белән әвәрә килгән арада, табын әзерләп өлгергәннәр икән Бераз капкалап алуга, хуҗа сүзнең очын үз кулына алды: — Саф мөселманнарның бер-беренә ярдәме—саваплы эш инде ул, Батыршаһ,— дип башлады Сөләйман, маңгаен сөлге белән сөртеп.— Кулдан килгәнен булышырбыз, боерган булса Вәләкин эш бит . Ие Яныш барыбер кадерен белмәс аның — Түрәләр бар да бер чыбыктан куылганнардыр инде алар — Әйа, юк, хәзрәт! — Сөләйман кашыгын куеп, кызып ук китте.— Һәр җан иясе үзенә бер дөнья ул Әйтик, бән Уфа кәнсәсенө дә, губернаторга да — әлхасыйл, үземнән өстен бөтен түрәләргә вирный хезмәт итөм Берүк вакытта камандамдагы халаекларга да зыян-зөхмәт салмаем, алым алмаем, үз эшемне кешедән эшлөтмәем. Мәсләгем — бүре дә тук, сарык та исән булсын — Афәрин, Сөләйман абзый, афәрин! — Кайбер иләү агалары алай итми инде,—дип ярсуында булды старшина, гүя кунагының сүзен ишетмәде дә—Салым-алымнарны ха- лаеклардан тияреннән артыграк җыеп, байтагын үзләренә чәлдереп калалар Алым алу хакына кайсыбер бәндәләрне чирү хезмәтеннән коткарып, алар урынына башкаларын озаталар һай, намусыңны жуй- саң, баю юллары күп инде ул, хәзрәт1 Әйтик, шул ук Яныш ул кадерең белмәс сәнең Әдә, үземә күчеп кил! Бер җәйдә мәдрәсә салып бирөм, үзеңә өй җиткерәм — Булмас, Сөләйман абзый Алай итсәм, авылдашлар күзенә ничек карармын?! Башлаган эшем кала лабаса — Хак әйтәсең, хәзрәт Эшне ярты юлда ташлау егетлек түгел— дип килеште старшина — Ярый сүземне кире алам Шәп кенә бер шәкертеңне җибәрерсең, боерган булса. — Анысың эшлибез. Сөләйман абзый Яхъя атлы бик тә зиһенле шәкертем бар Шуны бирермен Әҗиккә Серләре килеште, ястү намазыннан соң да озак гәпләштеләр. Мәгәр хуҗа көтелмәгән кунагыннан һич ялыкмады Мунчалар яктырып, зур сый мәҗлесе җыеп ике тәүлек миһман итте ул Абдулланы Тәмам дуслашып, өченче көнне генә хушлаштылар. Тагы ике көннән Карышбашка килеп төшкән балта осталары шул дуслыкның ныклыгы билгесе иде. Уттай кызу көннәрнең берендә Абдулла мәдрәсә ишеге төбендә кирпеч бушаттырып торганда, яннарына, атын кара тиргә батырып, Яхъя килеп чыкты Күк биясен туктатып өлгермәде шәрран ярып кычкырып җибәрде: — Мулла абзый! Остазбикә ни анда. Шунда ук төшенде Абдулла Парлап чаптырып киттеләр. Алар яңа басудагы арыш җиренә килеп җиткәндә. Зөлхәбирә белән Колчура саз буендагы зирек күләгәсендә тын гына утыралар иде. Хатынының йөзе тартылып, агарып киткән, итәгендә — ниткәндер чүпрәккә төрелгән җанлы йомгак Зөлхәбирә дәТимәде хәленнән кыенсынып, башын аска иде Аның өчен җавапны Колчура бирде — Баланың кендеген кискән, бәйләгән Угыл!—диде — Хәерле булсын! Атын Таҗик дип куярбыз—Абдулла күптәнге карарын тышка сыгып чыгарды Сигезенче бүлек Карышбашта яңа мәдрәсә ачылу хакындагы хәбәр Агыйдел. Кара- идел буйларына гына сыешмыйча, бөтен Оренбург далаларына. Казан якларына, хәтта Урал аръягына барып ирешкән. Көз җитүгә, Карыш- башка мишәр, типтәр вә башкорт малайлары килеп тулды Алар арасында провинциянең дүрт юлыннан гына түгел, һич уйламаган җирләрдән— хәтта Конгер, Казан, Тубыл якларыннан килүчеләр дә шактый иде Шәкертләрнең күплеге бер яктан зур куаныч булса, икенче яктан дөмеллага зур мәшәкать. Ул инде үзе генә сабак биреп өлгерә алмый, ярдәмгә хәлфәләр табасы бар Никадәр генә чыгымлы, мәшәкатьле булмасын. Карышбашта мәдрәсә ихъя ителүе, мулланың дөмелла булып китүе. Абдулланың үзе өчен генә түгел, камандадагы бар халаекларга шатлык вә горурлык иде Бу хәлгә сөенмәүче бер генә бәндә бар иде монда Батыршаның дөмелла буларак та, мөдәррис буларак та танылуы даны-шөһрөтенөң бөтен иләүләргә таралуы ифрат көнчел старшинаның кытыгына тиде Хәзер куркыту-янау белән генә берни майтара алмыйсың монда Хала- еклар арасында дәрәҗәсе ифрат зур муллага кизәнгән йодрыкның үз башыңа төшүе мөмкин Алдырсаң, хәйлә вә этлек белән генә алдырырга була Үзе биниһая гадәләтле Абдулланың исә башында кемнән дә булса үч-ачу алу. кинә куу кебек исәп бөтенләй юк иде Дөмелла. бөтен дөньясын онытып, модөррислек шөгыленә чумды Тышта инде тәмам кыш булып, барча җирнең ак япан ябынуын да сизмәгәндәй булды Шул рәвешле бар да эзгә тошеп, дөресләр җай гына барган салкын көннәрнең берендә мәдрәсә ишеге төбендә ниндидер тавыш, ыгы-зыгы купты, эт оргөн авазлар ишетелде Абдулланың Боек Болгар анда гыймарөт ителгән зур-зур сарай-тирмөләр. мөдрөсө-китапханәлөр турында. Идел буендагы шул борынгы дәүләттә ерак бабаларыбызның хоррө улуы хакында сөйләп торган чагы иде. Сүзен яртысында озеп. тышка колак салды Мәгәр ни дә булса кылырга өлгермәде, дәресханәнең зур ишеге ачылып китте, бусагада өстенә төлке тун. башына сусар бүрек кигән Яныш күренде — Әйа мулла, белдек’ Сөн монда бу бетлеләргә шайтан сабагы тыңлатып ятасың икән.— диде ул. үтә дорфа кычкырып, һәм, сүзенең хаклыгын раслагандай, кулына боклөп тоткан камчысын болгап алды.— Мәдрәсәне без пәйгамбәр сүзләрен тыңлау очен ихъя кылдык, дип белом Абдулла аның гадәттән тыш кызмача икәнен абайлап алса да. ярсып китмәде, тыныч калды Старшинаның каршына килеп, өйтөсен басынкы гына әйтте — Әй. ыстаршина. монда дөресләр бара Сүзең булса, хәлфәләрнең ял бүлмәсенә рәхим итең' Шулай диде дә үзе аралыкка чыкты, аптырашта калган Яныш исә аның артыннан атлады Аллы-артлы аулак бүлмәгә барыл керделәр Карыш як диварда дөмелланың үз куллары белән зур бозау тиресенә ясап куйган хаританы (картаны) күргәч, йортавайның күзләре акаеп чыкты — Әйттем бит. шайтан сабагы диеп! Малай-шалайларны юкка котыртырга ничек оялмыйсың, мелла?! — Оланнарга гыйлем бирүнең ояты юк. Яныш агай,—Абдулла әле тыштан һаман тыныч күренсә дә эчендә инде ризасызлык куерып ачулы сүзләре тамагына килеп боялгөн иде Чыдамады күңелендә сакланырга тиешлесе авызыннан ычкынды — Әйтсәм әйтим инде ыстаршина моселман кешегә түрәгә исә бигрәк тә. һаман саен сөрхуш- лөнеп, халаекларга күренеп йөрү — рисвайлык ул! Җитмәсә, таң чыгыдай саф күңелле шәкертләр катына килеп керәсең. — Бән? Бәнме сәрхуш?!—дип җикереп җибәрде Яныш, тар бүлмәне тутырып әрле-бирле йөри-йөри—Авызыңны чамалап ач, мелла! Шул маңкалар алдында бәнем абруемны төшермәкчеме сөн, йә?! Муллага сабырлыгын саклавы кыен иде Алай да кызып китмәде, мәгәр тавышы ныгыды, анда тимер чыңы яңгырап киткәндәй булды. — Бән сөнең абруеңа кагылмаем. ыстаршина. Вәләкин болаен йөреп Туктар карьясыннан халаеклар шикаять белән килделәр вана Биктимер атлы бәндәнең җәмаллы катынын куркытып, зинага күндөр- мәк булгансың Ире вә туганнары катынны сөнең кулдан йолып алгач, аларны камчы белән суктыргансың. Абдулла түзмәде, җәнҗал ишетелми микән дип. ишекне ачты, аралыкка карады Янөшөдөге дәресханә ишеге ярыгындагы дүрт-биш баш шунда ук юкка чыкты Дәмелла, чыраена аны-моны чыгармый гына, дәресханәгә узды, шәкертләрне мәдрәсәдән чыгарып җибәрде дө янә хәлфәләр бүлмәсенә әйләнеп кайтты Ул килеп кергәндә Яныш, тәрәзәдән тышка карап, нидер уйланып тора иде Дәресханәдән урап килү бик вакытлы булды — Абдулла шактый суынып, сүзне салкын акыл белән дәвам итәр хәлгә килгән иде Шулай да тавышында кырыслык дәмелланың: — Сөн куркытма, ыстаршина!—диде ул, ныклы итеп.— Бәнем шүрләрлек эшем, гөһаным юк. Инде белү-белмәүгә килгәндә, әйтәем халаеклар бөтен аһ-зарлары белән бөңа киләләр Янә дө килеп, авызым бер ачылганда, шунысын да әйтәем алым алуыңны туктат сөн, ыстаршина! Күгәрчен карьясыннан Исмайны өченче ел, нәүбәте җитмәгән килеш, чирү хезмәтенә язгансың. Ике сум акча биргәч кенә, аның урынына башканы олактыргансың. Нәүбәтләре җитмөенчә пахутка язылып, алым бирмәк исәбенә торып калучылар бер Исмәгыйль генә түгел бит, Яныш агай. Андыйлар карья саен вә күпләр. Абдулла җае чыккан саен, ләкин үзләре икәүдән-икәү генә булганда. Янышның бөтен әшәкелекләрен чыраена бәреп әйтү, аны оялту, вәгазьлөү белән тугры юлга түндерергә ниятли Мәгәр эшне зурга җибәрү, губернага шикаять язу юк аның уенда. Хәер. Яныш та аны бүтәнчөлөй борчымады Әллә тәүфикъка килде, әллә кара эшләрен майтаруның башка юлларын тапты — ничек кенә булмасын, үзе дә килеп чыкмады, чакыртып та йөдәтмәде Абдуллага исә шул гына кирәк тә Ул башы-аягы белән мәгърифәт вә гыйлем дөньясына чумды, мәхәллә эшләре белән мавыкты — гаилә коручы яшьләргә никах укыды, яңа туган сабыйларга ат куйды, бу фани дөньядан киткәннәргә ясин укып, аларны дәфен кылды. Кояш Ьзга авышкан шундый көннәрнең берендә, Абдулла инде бүгенге дәресләрен бетереп, өенә кайтырга дип торганда, мәдрәсәгә башында Яхъя торган бер төркем шәкерт килеп керде. Дәмелла беравык тын торды, аннан инде Яхъяга карап — Ни хәл вә ни хәбәр? — диде — Бүген дә ашап киткәннәр.— диде Яхъя, күптәнге сүзен дәвам иткәндәй — Барыбызны да ач калдыралар болай булса.—дип аның сүзен күтәреп алды икенчесе — Казан өязеннән үк килеп укучы колга буйлы Исмәгыйль Алкин Дилбегәнең очын Көнгер өязе татары — бүлтерек Дәүләтбай Көҗө- голыв үз кулына алды — Һаман да шул Яныш старшина этләре инде, мулла абзый. Көтүләре белән киләләр дә. бөтен чоланны айкап ташль!йлар. — Бәнем елкы итен ялмап йотканнар,— дип еламсырап зарланды башкорт Чурагол Анысының сүзен дәррәү күтәреп алдылар. — Бәнем каз түшкәсеннән җилләр искән1 — Бәнем ак май түтәрәмен Ниһаять, мәсьәлә ачыкланды—сүз Яныш этләренең мәдрәсә чоланына чираттагы һөҗүмнәре турында бара икән — Карап-карап торам да, аптырыйм бән сезгә—дип башлады Абдулла, салмак кына.— Үгез тик егетләр үзегез вәләкин зарланышып йөрүдән бушамыйсыз Таяктыр, камчыдыр алып, ярып җибәрегез үз лөрен — бүтөнчөпәй килмәслек итеп Әйтөсен әйтте дә өенә ашыкты дәмелла Хәләл җефете Зөлхәбирәнең икенче балага авыраеп йөргән көннәре Бикәче янына кайтмаенча эт куып йөрсенме инде. йө?1 Ул инде әлеге сөйләшүне дә, Яныш этләрен дә оныткан иде Мәгәр этләр мәрөкөсе тынмаган икән әле Ике-өч көн үтте микән мәдрәсәгә, хәтта дәресханәгә үк. бер өер егетләре белән старшина килеп керде Яныш гадәттәгедән дә кызмачарак һәм кызылрак иде Ишектән керө- керешкә дәресханәне ярып кычкырып җибәрде — Әйа мулла! Сән бунда юлбасарлар симертеп ятасың икән1 Бу хәлгә ни дияргә белмичә бер мәл аптырап торды Абдулла Янышны хәлфәләр бүлмәсенә чакырырга, шунда аңлашырга дип авызын ачкан иде. старшина аңардан өлгерерөк булып чыкты — Башкисәрләрең бәнем иң яхшы, иң акыллы этемне — Дүрткүзе- мне харап иткәннәр Өстенә кайнар су сибеп Тәүлек буе шыңшып ятты да җан тәслим кылды бахыр Кем буны эшләсә шул алга чыксын1 Дәресханәдә мазар тынлыгы урнашты, берәү дә утырган урыныннан кузгалмады Шәкертләр башларын игәннәр дә тын калганнар Анарның хәлен аңлый иде мөдәррис — Этләрең шәкертләрнең ризыкларын ашап йөдәтәләр, Яныш агай Өсләренә кайнар су коегыз дип бән куштым.— диде Дәресханә «аһ» итеп куйды Шәкертләрнең җәзадан котылуларына куанулары идеме бу. мөдәррисләренең кыюлыгына сокланулары идеме— белмәссең Янышның күзләре акаеп чыкты, сигезәрләп үргән каеш камчы тоткан кулы өскә күтәрелде — һа! Тол башкисәр үзең икәнсең алайса Ярый, калганын башка җирдә сүләшербез! Сүзенең җитдилеген белдергәндәй камчысы белән кизәнде дә, кисәк борылып, чыгып китте старшина Өере, шау-гөр итеп, аның артыннан ташланды Тагын ике көннән дөмөлланың өенә иртө таңнан мылтыклы ике гун килеп керде Алар кичә үк килеп, старшинада кунганнар, төн ката сыйланганнар бугай, күзләрөбашлары тонган, үзләрен гаять дорфа тоталар Абдулланы акырып-җикереп киендерделәр дә оеннөн алып чыгып киттеләр Корсагы борынына җиткән Зөлхәбирә бәләкәй Таҗикны кочаклаган хәлдә, кычкырып елап калды Аны провинция канцеляриясе астындагы тормәгә аерым камерага кертеп яптылар да. гүя оныттылар Мондый шартларда кешегә бер иптәш кала —уй. аны бер шөгыль юандыра — уйлану Абдулла да туктаусыз баш ватты Ләкин фикерләве эзлекле булмыйча, чуалчык бөр саташу сыман иде Әлбәттә инде, күбрәк үзенең билгесез язмышы хакында уй йөртте Шул уңайдан, билгеле, мәкерле вә кара эчле Янышны да иске алмый калмады Менө-менө дип бәби көткән Зөлхәбирәсе күз алдына килгәч исә үзе дә бурлат чырайлы Яныш та каядыр чигенеп юкка чыктылар Ярым караңгы бүлмәдә чарасыз вә ярдәмчесез Зөлхәбирә генә торып калды Шул рәвешле ярым уйланып ярым төшләнеп ята торгач ярты ай чамасы вакыт үтеп тә китте Беркөнне иртәнге якта күзен ачса гаҗәеп бөр нәрсәгә игътибар итте Абдулла — камера ниткәндер бер сасы ис белән тулган Ул аны башта инде унбиш көннәр мунча күрмәгән тәненнән килә дип уйлады Аннан инде теге аш дип атала торган юынтык су исенә нисбөтләде. Соңрак исә үзенең беркатлылыгыннан көлеп үк җибәрде — ишек катындагы агач чиләктән килә торган бәдрәф исе ләбаса бу! Алай да тагы берничә көннән соң үзенең нык ялгышканын төшенде Абдулла Юк. әлеге күңел болгаткыч ис үзенә бер аерым ис—хибес- ханә исе! Аңардан өметсезлек, чарасызлык, курку вә өркү, сагыш, кайгы-хәсрәт. коллык аңкый! Хибесханөнең тар аралыгыннан сирәк-мирәк узгалаучы тоткыннарга ишектәге бәләкәй тишектән карап-карап торгалады Абдулла. Бак вакыйган. үзгәрә икән монда бәндә дигәнең Чырайлары мәетнеке сыман, йөрешләре мескен, атлаулары лөштерләштер Алар үтөдән-үтө кабахәт хибесханө исенә манчылган, шуңа исереп, кешелекләрен дө җуйганнар бугай Вә өй хәсрәт, үзе дө шул көнгә калырмы? Әйа. нигә дип сорап торырга, ул бит инде күптән башка кеше Тетрәнеп куйды Абдулла Мәгәр аннан соңгы фикере тагын да аянычлырак иде Моңа хәтле халаекларның иркен, асабалыгын таптап-изүче явыз Каракошны Петербург, Мөскәү вә Казан якларыннан гына килә дип фикер йөрткән Абдулланың зиһенендә дө бөтенләй бүтән фикер пәйда булды Мәгъриптә яралып, шуннан чыкса да, бу якларга килө-килө ныгый гына бара икән ул Каракош Ераккарак очкан саен канатлары талып зәгыйфьләнми, яңадан-яңа каурыйлар исәбенә куәтләнә бара икән ләбаса1 Әлеге каурыйлар исә урыслар арасында гына түгел, һәр халаекта бар икән бит Мөртәт морза Төфтиләү дә берсеннән-берсе комсыз Яныш кебек старшиналар да. эреле-ваклы башка түрәләр дө явыз Каракошның канатын ныгытучы каурыйлар икән ләбаса Әнә шул каурыйларны йолыкмый, яндырып юк итми — Каракошны хәлсезләндереп екмый торып, халаекларга ирек тә. җир дә. асабалык та булмаячак! Ә аңа ирешүнең юлы бер генә — корөш вә көрәш! Үзең соң көрәшеп карадыңмы әле. Батыршаһ?. Тагын ярты айдан аны төрмә конторасына чакырып алдылар да, аны-моны сөйләми, берни аңлатмыйча, өенә кайтарып җибәрделәр Бәхете бар икән. Уфаны чыгуга, артыннна атлы юлаучы куып җитте Абдулла аны уздырып җибәрү нияте белән, юл читенә чыкты Атлы исә чаптырып үтеп китәргә уйламады да. аның турына җитүгә, атын туктатты һәм куанычлы тавыш белән кычкырып җибәрде: — Әйа хәзрәт, бән вит сөне эзлим «Батыршаһны алмый кайтма»,— дип җибәрделәр Карышбашлар Утырың әле. утырың! Абдулла гаҗәпсенеп арбага күз салды. Кулына дилбегә тотып олау түренә утырган сәләмә бәндә — авызы колагына җиткән Колчура иде Сүзнең калганы инде яңа төшкән язгы юлда дыңгырдап барган арбада дәвам итте Абдулла кулга алыну белән, Карышбашлар гына түгел бөтен тирө-яктагы карьяларда бар халык кубып, гадәләтле мулланы коткару өчен тамга җыйганнар икән Әмма Яныш Уфага барырга, эш йөртергә ашыкмаган Җыелган тамгаларның тик ятуын белеп алган кешеләр, кулларына чукмарлар вә гөрзиләр тотып, старшинаның өен камап алганнар. Яныш юашланып калган тавышы да мескен генә икән — Тимәгез, җәмәгать, яндырмагыз.—ди икән явыз.— Зинһар, таралыгыз Хәзер үк Уфага китәм. Батырша мулланы коткармый торып кайтмыйм Колчураның көлө-көлө кызык итеп сөйләгән сүзләре Абдулланы әллә нишләтеп җибәрде Ишеткәннәре үзенең төрмәдә уйлаганнарына тәңгәл ләбаса! Явыз Каракошның каурыйларын да. үзен дө көч-куәт белән генә юк итәргә мөмкин икән бит Димәк, башка юл юк. димәк, алда көрәш1 Әйе. әйе, мәсләк ачык Бүгеннән Абдулла дигән бәндә юк дөньяда, күкрәге үч тулы Батырша гына бар! Батырша Беренче бүлек Кара көзнең гаҗәеп бер мизгеле — беренче- күренгән кырпак кар җил тарафыннан чокыр-әрәмәләргә куылып, басулар ала-кола булып калгангамы «Ала бия- дип аталган вакыт җитүгә, чамасыз зур губернаның бихисап юллары арбалар дөбердәгән, атлар п- шкырышкан тавышларга күмелеп кала Агайларның Оренбур ягына тозга дип кузгалулары Кырык-илле олау, көзге туң юлда добердәп-шатырдап ике авыл арасын үтүгә, апарта тагын шул хәтле үк күршеләре кушыла Бераздан инде кәрванга күршеләрнең күршеләре аннан инде аларның күршеләре иярә Бер- заман кәрван шулкадәр зурая ки. аның инде башы Киезледө булса, койрыгы — Биятледө Арбаларның саллы дөңгердәвенә һәм атларның киерелеп тартуларына караганда, олаулар буш түгел Шулай инде, Оренбур хәтле Оренбур ягына кузгалгач, акыллы баш юлга буш чыкмас Агыйдел һәм Ык. Минзөлө һәм Зәй буйларында яшәүче татарлар — гомерлек игенчеләр торыпшага төреп саллы арыш-арпа. гәрәбәдәй тары төягән булсалар. Урал буе чагылларыннан, урман араларыннан купкан башкортларның олауларында батман-батман бал, кибеп каткан җәнлек тиреләре Бөтен далага -Яман кала- дип аты чыккан Оренбургка ничек итеп буш куп белән барасың?! Олауда барын сатып, бераз акча да тошерсәң. тормыш тагы да түгәрәкләнәчәк Аннан килеп, буш арбада шалтырап янә алтмыш дүрт чактым җир үтәсе, мәшһүр-Илек күленә җитәсе, күршең белән бергәләп Тозтүбә тавыннан тоз чыгарасы һәм аны төяп туган төягеңә кайтып егыласы гына кала Гаиләңә дә мал-туарыңа да ел әйләнәсенә җитәрлек тозың бар дигән сүз Шунысы куанычлы, аның өчен акча түлисе дә. тире саласы да юк. ходай биргән күлләрдән сосып, яисә таудан ватып кына аласы Мондыен бушка килгән табышка сөенми ничек чыдыйсың, ди Шул рәвешле һөркайсының йөрәгендә пытпылдап барган шатлык- сөенеч. эчләренә генә сыеша алмый, җыр булып тышка бөреп чыга Сандугач сайрый бакчада Гол бакчасы сәйран дип Без юллардан җырлап узсак. Кызлар чыга бәйрәм дип Офыктан-офыкка җәйрәп яткан киң дала уртасындагы шушы каланың беренче ташын үз куллары белән салган көннән соң узган ун ел гомер эчендә кондөлек хаҗәткә өйләнгән гадәте буенча. Нөппюев бүген дә, йореп кайтырга дип. иртә таңнан кузгалды Авып вә җөйләү мокытларын гына түгел. Мөскөү һәм Петербург кебек пайтәхетләрдән килгән кунакларның да игътибарын җәлеп итәрлек чиркәүләр зиннәтле пулатлар яныннан үтте дә. туплары крепость дивары буйлап тезелгән таш түшәлгән мәйданга таба китте Әле июль аенда гына алтмышын тутырган Иван Ивановичны кальгадагы офицерлар үзе югында -картлач- дип йөртсәләр дә. ул әле гәүдәсендә бернинди авырлык сизми, сызлану- сыкрану дигәнне белми — хәрәкәтләре җиңел Чөнки яшьтән гадәт итеп алуынча, ашау-эчүгә комсыз түгел олуг түрә булуына карамастан эш дигәнне тулы куәтенә тарта Шәһәр эчендә йөргәндә җәяү атлауны мәгъкуль саный Әнә шулар аңа сакланырга ярдәм иттеләр дә бугай. Ул, шөкер, урынбасары Тәвкилев кебек тулып ташымады, гәүдәгә һәрчак җыйнак губернатор Дөрес, берара — янындагы якыны — кызы Анна кияүгә чыккач, ялгызлыктан сагышланып, күңеле төшеп алган иде алуын. Шөкер, был- тырдан бирле котылды шул эзәрлекләүдән Узган ел Петербургтагы төпчеге Николай күчеп килде Үзе генә дә түгел, татарларның тутырган тавыгы сыман хатыны Татьяна Федоровна һәм туп кебек улы Коля белән Әйе, Николай инде теге чакта кадетлар корпусында укып калган шүре төсле малай түгел, мәһабәт гәүдәле полковник Неплюевның мәшәкать тулы тормышында бик тә ярап куйды Николай губернаторның кулы җитешмәгән төбәкләргә барды, өлгермәгән эшләрен эшләде Крепость диварлары эргәсендәге таш түшәлгән мәйданга килеп кергәч. Иван Иванович адымнарын салмаклатты. Дивар буендагы тупларны барлап чыкты Әҗәл чәчүче бу машиналар, өнсез булсалар да, һөрвакыттагыча дала түренә дәһшәтле төбәлгәннәр иде Губернатор белә: алар төзек, әмма әлегә кирәкләре чыкканы юк диярлек аларның. Моннан унике ел элек Оренбурда чиркәү ачкан көнне һәм теге чакны кыргыз-кайсакларның Кече йөзе ханы Нуралине каршылаганнан бирле атканнары юк.'Гөрселдәмәсеннәр дә1 Далага тыныч юл белән үтеп керергә, коры кул белән барып җитәргә кирәк Юк. юк, коры кул белән түгел, товарларының авырлыгыннан сыгылып торган дөя кәрваннары белән узарга кирәк Шәрыкка Шулай иткәндә генә кире кайтканда да йөк тулы булыр. Россия империясенә игелек китерелер Шөкер, монысы инде хыял гына түгел хәзер Оренбурда татарлар оештырган сәүдә кәрваннары Бохарага, Хива һәм Ташкентка, хәтта аннан да еракларга баралар һәм шәрык ефәкләре, тәм-томнар, тагы әллә нәрсәләр төяп кире кайталар Әйе, сәүдә дигәнең киңәйгәннән-киңәя бу якларда. Былтыр Оренбурда беренче кат үткәрелгән олы ярминкә шуның тантанасы лабаса Бүген инде сәүдә бер Оренбур белән генә дә чикләнми Хәтерендә, әле 1743 елда ук Неплюев. Себер белән танышып, булачак губерна үзәгенә кайтып килгәндә. Уй елгасының уң як ярында, аңа Әвәлкә суы кушылган урында ял итәргә тукталган иде Бакса, изге Троица көне икән Бу вакыйганы билгеләп үтми ничек калдырасың, ди Иван Иванович үзе һәм яраннары туктап хәл алган җиргә крепость салырга һәм аны Троицк дип атарга боерды Һәй ул. әйтергә кирәк, соңрак калкып та чыкты Тагы биш ел үткәч, ям атлары Троицкига кадәр йөри башлады Татарлар өлгер халык — анда да барып җиттеләр — ерак далада тагын бер сәүдә үзәге барлыкка килде Шунысы әйбәт, анда аулаграк рәхәтләнеп адәм балалары сатарга була. Мәгәр бу хәтлесе хыял-омтылышларның башы гына Далада эш җитәрлек әле Казакъ йөзләренең баш биреп бетергәннәре юк Урта йөзнекеләр, әнә. әледән-әле Иртешне кичеп, бу яктагы көтүлекләргә чыгып йөдәтәләр Хәл канлы бәрелешләргә барып җитә Уй-хыяллар дигәннән, шөкер, алар акрынлап булса да тормышка аша бара Әнә, Бөгелмә һәм Казан аша салынган Яңа Мөскәү юлы әйбәт кенә булып чыкты Югыйсә. Самара аркылы йөри торганы, ягъни Иске юл шактый хәвефле һәм куркынычлы иде — калмыклар тынгы бирмәде. Яңа юлда исә, шөкер, иминлек Анысы үзенең хаҗәте булмаса, төкерде ди сиңа үзәк Хаҗәте бар шул, хаҗәте Нигә дисәң, дала инде элеккечә кыргый түгел Неплюев Оренбургка наместник булып килгәннән бирле генә дә. губернада унөч тимер кою заводы, унбиш бакыр эретү заводы салынды һәм худка җибәрелде, яңа кала һәм поселоклар барлыкка килде Җиде домна, унөч домна асты, унбер чиркәү төзелде Һай, ул гынамы, пыяла, аракы, шпат заводлары эшли башлады, фарфор өчен ак балчык, алебастр, нефть, кварц, күкерт чыгару җайга салынды Барыннан битәр, халаек- 56 лары мал караудан башканы белмәгән якларда иген игелә—Оренбур- ның үз ипие бар хәзер Башкарылган эшнең кайсын гына алма, алар барысы да аның тырышлыгы, аның кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә тормышка аштылар бит.. Алай да Неплюевның күңеле тынычланмый әле Губернаның казна хәле мактанырлык түгел. Ул шундый уйларга чумып, дала уртасындагы таш балбал сыман басып торганда, аста — крепостьның таш диварлары артында нидер дөбердәде. Неплюев шикләнеп, сагышлы карашын шунда төбәде һәм кала капкасыннан чыгып, Җаек кичүенә таба төшеп баручы бихисап атлы арбаларны күреп алды Губернатор ихтыярсыздан капкага таба борылды — аннан бүселеп чыгып килүче олауларның очы-кырые күренми иде Оренбур базарында бушап калган крестьян арбалары иләмсез дөбердәп, далага таба агылалар, крестьяннар Илек күленә, тозга китте Неплюевның олауларны саныйсы килеп, күңеле кытыкланып куйды. Чыннан да, ничә меңгә җыела икән? Юк. ялгызың гына ерып чыгышлы эш түгел бу — иртә таңнан тотынып, кичке эңгергә кадәр Тозтүбәгө агылачаклар алар Менә кайда ул акча! Илек тозы күптән тынгы бирми Неплюевка Аны тулысы белән казна кулына алып, крестьяннарга сатып биргәндә, әллә ни булыр иде дә бит канө Әһегә барып чыкмый шул Тозга хөкүмәт монополиясе керттеңме, яңа бәла буласын көт тә тор Дөрес, типтәр-бабуллар аны байтактан сатып алалар алуын Асак та түлиләр Тик алардан башка башкортлар, ясаклы татарлар мишәрләр дә күп бит әле Чирмеш-ар. чувашмукшы ише халыклар да байтак җыела Шулай, күпме генә баш ватма, башка чара юк — халаекларга тозны сатып кына бирергә кирәк1 Тик бу эштә гаять сак булырга, төбенә шайтан үзе дә төшеп җитмәслек хәйлә уйлап табарга кирәк Тозны казна мөхазинөләреннән сатып алуны халык үзе сорасын. Илеккә илтә торган юлларны үзе япсын! Губернаторның битенә тагын канәгатьлек билгеләре чыкты, ул хәтта елмаеп куйды. Бу исә янә бер планының чынга аша башлавы галәмәте иде Ул артына борылмый гына кычкырып җибәрде — Кублицкий! Иван Иванович күптән сизеп тора майор Кублицкий, бер төркем офицерлар белән, байтактан монда, губернаторның уйларын бүлдермәү өчен генә бер читтә таптанып торалар Шулай булып чыкты да җәйпәк ташларга шак-шок итеп баскан аяк тавышлары ишетелде, ул да түгел, Неплюев каршында майорның чандыр гәүдәсе пәйда булды — Ни боерасыз, галиҗәнап? — Бүген калада старшиналардан кем дә булса бармы? — Төгәл генә әйтә алмыйм, галиҗәнап — Барыгыз, базарны, омөтнө һәм башка җирләрне айкагыз Старшиналарның булган кадәрен табып, миңа алып килегез! Иван Иванович плац кадәр кабинетына узып, мундирын салырга өлгермәде, ишек шакыдылар Җавап биргәнне дә көтмичә, секретаре Конбяжев килеп керде — Майор Кублицкий һәм старшиналар биредә, галиҗәнап Башта, гадәтенчә төз басып, ыспай майор килеп керде аның артыннан куркуоркүлөре чырайларына чыккан, шунлыктан мескенләнеп калган дүрт кеше күренде Бүлмәгә узуга, очлы түбәле тире читле бүрекләрен салып, култык асларына кыстырдылар да. ишек катына бөялеп, туктап калдылар — Түрдән үтегез, әфәнделәр,— диде аларга губернатор Олуг түрәнең кунакчыллыгыннан тәмам аптырап калган кунаклар кыяр-кыймас кына ал постау ябылган озын өстәл янына уздылар — Ничек, әфәнделәр.—дип дәвам итте губернатор, әлеге садәләгән саклап,— халыкка ясак түләве авырмы9 Старшиналар ботенләй коелып төштеләр Монда инде җавапны бик чамалап бирү кирәк Губөрнатор кай якка каерадыр бит әле? — Йә, йә, әйтегез, курыкмагыз. хәлнең дөресен белү кирәк миңа Бүлмәдә беравык борыннар гына мышкылдап торды Араларында батыррагы старшина Әхмәр иде бугай, башлап ул тел тибрәтте — Ясак түләүнең кайчан җиңел булганы .бар. галиҗәнап?! — Мин дә шулай уйлыйм,— диде губернатор, әлеге җавапка шатлангандай, елмаеп —Менә нәрсә, салым-алымны бетерүен үтенеп, шә- рәфәтле патшабикәбез Елизавета Петровна исеменә үтенеч языгыз Императрицабызның шәфкате зур — рәхмәтеннән ташламас. Монысы һич көтелмәгән сүз иде — старшиналар тәмам гаҗиз калдылар. Неплюев исә аларны һич кенә дә ашыктырмый, тыныч кына көтө иде Ниһаять, әлеге дә баягы Әхмәр старшина телгә килде — Э-э-э, ничек була инде ул, галиҗәнап? Без бит ясакны ак падишаһ Ибан Басиличтан бирле түләп киләбез. Асабалыгыз өчен, йәгни ошбу җир-суларыбызга хуҗа булган өчен Ясак салмасак, асабалыгыбыз да бетмәсме соң? Акыллы старшинаның сүзләренә башкалар да көч бирде — Шылай шыл. түләүсез берни дә юк бу дөньяда — Ясагы бетерелсә, башкасын түләргә туры килер барыбер. Томана старшиналардан мондый ук жавап көтмәгән иде Неплюев — Юк, юк башкача һичнинди салым-алым салынмас халыкка,— дип ышандырырга тотынды—Инде казна хәленә килсәк, тозны барча халаекларга хөкүмәт мәхазинәләреннән сатып бирәбез Губернаторның соңгы сүзе тагы да сагайтты старшиналарны. Сөйләшү сузылды Тик кемнең инде губернатор хәтле губернаторга: «Юк!» — дип кисеп әйтергә кодрәтеннән килсен9 ! Ике-өч көн дигәндә гарызнамә язып бирергә вәгъдә иттеләр Үзе кебек үк хәйләкәр старшиналар прошение язып китергәнче, тагы бер зур эш майтарып ташлады губернатор — «верныйлар» дип атлары чыккан иң куштан, иң ышанычлы старшиналарның исемлеген үз куллары белән язды һәм аларны һич кичекмәстән губерна үзәгенә чакырырга кушты Әхмәр һәм Кыдрачлар үтенеч кәгазен язып китергән көнгә Оренбургка патша хәзрәтләренә җаны-тәне белән бирелгән байтак старшина җыелып өлгергән иде Икенче көнне губерна канцеляриясендә крестьяннарның төшенә дә кермәгән «халык жыены» башланып китте Үзенең инандыру куөсенә ышанса да, җыенны тавышлы булыр дип көткән иде губернатор Әмма, ни гаҗәп һич кенә дә каршы сүз әйтергә булмады Ничек итсә итте, теләгенә иреште губернатор Чана юлы төшүгә, кирәкле кәгазьләр тулысынча әзер иде инде Сыныкны сылтау итеп, пайтәхеткә үзе барырга булды Неплюев Үз эшеңне үзең күрсөтмәсәң, алар хакында кем җиткерер императрицага? Ә боек мәликәгә сөйләр сүзе күп аның Алар инде кәгазьгә төшерелгән, дөньяның бөтен хәкимнәре бергәләп язган хикмәтле китаптан да кадерлерәк булып, тимер сандыкта яталар Неплюев уенча, язган кәгазьләрнең һәр бите олуг бүләккә лаек. Санкт-Петербургка ул 1753 елның соңгы көннәрендә генә барып җитте Императрицаның үзен яңа ел бәйрәменнән соң гына кабул итәчәгенә инанган хәлдә, башкаланың иң зиннәтле миһманханәсенә урнашты, иркенләп, туарылып ял итәргә җыенды, ләкин өс-башын тәртипкә китерергә дә өлгермәде, губернаторны сарайга чакырдылар. Императрица аны, гадәтенчә, кичен һәм инглиз сырасыннан шактый кызган хәлендә, тәхетендә кабул итте, һич көтелмәгән ягымлылык һәм кунакчыллык күрсәтте Гомер булмаганны, Оренбург губернаторының рапортын игътибар белән тыңлады аның зиннәтләп төпләнгән һәм адресы алтын хәрефләр белән язылган нөсхәсен үзенең изге куллары белән алды һәм тарих битләренә эре хәрефләр белән кереп калачак «бөек» сүзләрен әйтте: — Безгә үзебезнең Оренбург краен төзү хакындагы эшләребезне тыңлавы һәм ишетүе шулай ук, губернатор, бу җәһәттән синең дә тырышлыгыңны билгеләп үтүе гаять тә күңелле Шуның өчен сиңа рәхмәтебезне белдерәбез Ә син, губернатор, крайның барлык генераль вә гади чиннарын, безнең исемнән, якынлашып килүче 1754 ел белән котла!.. Икенче бүлек Губернаторның патшабикә исеменнән язылган котлау хаты төбәкнең бирлык чиркәү һәм мәчетләрендә түрәләргә вә гавамга укылуына, халаекларга иминлек һәм тынгылык теләп гыйбадәтләр кылынуына карамастан, 1754 ел хәвефле башланды Өмөттән-өмөткә иләүдән- иләүгө шомлы хәбәрләр йөрде, ат-хат җитешле барлык аймакларда яшәүчеләрнең телендә бер генә сүз—тоз иде Тоз хәбәре җәйләүдән-җәйлөүгө. авылдан-авылга күчеп йөри торгач, олы юллардан читтәге Карышбашка да килеп иреште Батыршага аны Оренбург янәшәсендәге Бөрҗөн илөүеннән шәкерт улының хәлен белергә килгән бер башкорт сөйләде Әлеге имеш-мимеш рәвешендә генә йөргән тоз хафасының кара халыкны борчуга салуын аңларга була иде Ләкин аның очы түрә- старшиналарга да тиядер дип көтмәгән иде Батырша Беркөнне, мәдрәсәдә дәресләр беткәнне саклап кына торган диярсең, шәкертләр таралуга, дәресханәгә шыпырт кына Яныш килеп көрде, пышылдап диярлек сәлам бирде: — Әссәламегаләйкем, хәзрәт! Мулла аның сәламен алды алуын, әмма каршына сикереп төшәргә ашыкмады. Сәерсенүен яшерергә тырышып, намазлыгы өстендә таралып яткан китапларын җыйган булып маташты Гаҗәбе — Яныш бүген гөнаһсыз сабыйдай аек һәм ялгызы иде Бу хәлне нәрсәгә дә юрарга бөлми озак баш ватты Батырша. араларында берни булмагандай, бөкләнеп утырган намазлыгыннан тормый гына сорап куйды — Ни хәл вә ни хәбәр, Яныш агай? — Хөерледөн түгел хәбәрләр, мелла — Ул-бу ишетелми сыман бит, Яныш агай.— дип, хәйләгә кереште Батырша Без каян ишетөек ди. мәдрәсәдә мүкләнеп ятып ни — Ясакны бетереп тозны халаекларга сатып бирмөкчеләр икән — Анысы яхшырак булыр димсең, Яныш агай? Әллә яманракмы? — һай. Батыршаһ, беркатлы булып кыланмасаңчы?! Падишаһның әле кайчан халаекларга әйбәткә указ иңдергәне бар?! Гавам кесәсеннән өче белән чыгачак, поты утыз биш тиен булачак, ди. тозның — Шул хәбәр хак булыр дисеңме? Указ-мазар күренми бугай ла — Хаклыгында һич шөбһә юктыр. Батыршаһ Бөнем писыр Кузьмага гобернаторның тылмачы үзе сүлөгөн Халаөклар исеменнән язылган гарзы хәлне пайтәхеткә үзе алып киткән Ниплүй янарал — Гарызнамөсе булгач, аның тамгалары да куелырга тиештер бит Яныш агай? — Анысын сөнең бөлөн бөннән сорап тормаганнар Бөтен куштан старшина, җыенга җыелган булып, тамгаларын салганнар — Шундыен җыеннан сән дә калырсың икән. Яныш агай — Әйа, Батыршаһ! Нөчөн бөнем хакта гөл начар уйлыйсың? — Яныш аның каршына килеп, идәнгә чүгәләде — Кичер өйдә килешик Төүбө-истигьфар Ил остенә каза килергә торганда үзара низагта яшәү һич ярамас! Түрәнең болай акылына зәгыйфьлек килгән бәндә сыман сөйләшүен көтмәгән иде мулла, гаҗизләнеп калды, ни дип тә әйтергә белми урыныннан кузгалды — Ярый Яныш абзый, ярый Гөнаһыңа хода җәзасын бирсен Кинә куа торган гадәтем юк Бигайбә, катын сырхаулап тора. Сузенең ярдәме тиде бугай, ул. старшина әсирлегеннән арынып, чөйдәге туны, бүреге янына килде, аларны ашык-пошык киде дә дәресханәдән чыгып ук китте. Уй өере исә аның үкчәсенә басып килде Старшинаның бүгенге кыланышы уйланырлык иде шул Тоз турындагы хәбәр чыннан да хак, хәлләр катлаулы микәнни соң? Мәдрәсә белән мәчеттә бикләнеп ятып, абайламый калды мәллә ул? Ил-җир арасына чыгарга, имеш-мимешләрнең төбенә төтен салыр? га туры килмәде, күп тә үтми мәсьәлә үзеннән-үзе ачыкланды Кояш туры карап, аяк астындагы кар йомшый башлаган көннәр иде Гомер булмаганны, җомга намазы алдыннан мәсҗеткө Яныш килеп төште, тәһарәтханәгә кереп, таһәрәт алды намазга җыенды Вак-төяк сүз арасында муллага әйтеп куйды: — Намаздан соң таратма мәхәлләңне! Сүзем бар Җомга узгач, мөнбәр алдына Яныш үзе чыгып басты — Җәмәгать, тыңлаң!—диде ул. тавышын бөереннән чыгарып,— Патша хәзрәтләренең олуг указы бар. Указ Уфада укылачак. Шуны тыңлау өчен һәр карьддан бер йөрекче хаҗәт Мондыен хәл авыл халкы өчен яңалык түгел Яңадан-яңа указ- фәрманнар тыңларгамы, гавам йомышын хәл итәргәме. Уфага йөрәкчеләрне чакырып кына торалар анысы Һәм. әлбәттә, андыен эшләргә Карышбаштан гел Батырша катнаша. Бу юла да күзләр муллага төбәлде. ул арада кайсыдыр барысының уртак фикерен әйтеп салды — Хәзрәт барсын, хәзрәт! — Ие. ие.—дип. калганнары ризалыкларын белдерергә ашыктылар Иөрекчеләр җыенының юл өзегенә туры килүе гаме булган кем- сәләрне уйландырырлык иде Батырша да аз баш ватмады, мәгәр Уфада сүзнең нәрсә хакында барачагын чамалый алмады Җыенның эт чыкмас вакытта җыелуыннан чыгып кына «Хәерлегә түгел бу.—дип фикер йөртте,— аллаһ тәгалә ахырын имин кылсын» Үтә кызыксынучан гадәте һаман да тынгы бирмәде Батырша- га. җаен туры китереп юлда Янышның кылларын тарткалап карады Тегесе исә әллә үзе берни белми, әллә инде серне алдан үк ачмаска дип ант иткән, авызына су капкандай тын иде Алай да чираттагы зәп-зәңгәр булып су тулган чокырларның берсен атларының күкрәкләре белән ярдырып чыккач, юлаучыларның кайсыдыр сүгенеп, зарланып алды — Юньле хуҗа этен дә урамга чыгармый мондыйда. — Сукранма. Тәфтиләү хәзрәтләре Оренбурдан ук килгән ана.— дип кистё аны старшина — Ул карт дуңгыз хәерлеге йөрмәс.— дип карулашты тегесе. Юраганнары юш килде — хәбәр, чыннан да. күңелледөн түгел иде Монысына Уфага килүләренең икенче көнеудө. иөрекчеләр җыенында инандылар Көне җылы, кояшлы Иөрекчеләр күп булганлыктан, җыенны провинция канцеляриясенең ишегалдында үткәрергә булганнар икән Ишегалды зур. канцеляриянең болдыры биек, иркен — түрәләр менеп басарга урын җитәрлек. Затлыдан-затлы киенгән, күбесе гаскәриләр мундирыннан булган әлеге башлыклар төркемендә кемнәр генә булмагандыр Мәгәр йөрәкчеләрнең күзләре күмер тутырылган чыпта капка охшап калган Тәфтиләү морзада иде Ул инде нык бирешеп, чарасыз карт хәленә килсә дә, үзенең затлы сөяктән икәнен күрсәтергә тырыша. Өстендә өр-яңа полковник мундиры, башында урысның зур түрәләренеке сыман озын, ак ясалма чәч гөнҗәләсе. Үзен-үзе тотышы эре. тавышы көр Тәвкилевнең: — Әй. халаек. тыйлаң'—диде ул. кулындагы шүрегә охшаган кәгазь төргәген сүтеп—Мәрхәмәтле патшабикәбез Елизавета Петровна- ның 1754 ел 16 мартта игълан кылынган указын укыем Мәликәбезнең шәфкатьле кулы куелган, мөһере сугылган Морза төргәкне сүтеп бетерде, аны башы өстенө күтәреп, кәгазь битенең иң астындагы ике башлы каракош сурәте төшерелгән кызгылт мөһерне җыелган халыкка күрсәтте, аннан инде олуг падишаһның кайсы вә кайсы мөмлөкөт-аймакларга хокемдар икәнен санап китте Җөмләдән, борынгы Болгар дәүләте исемен дә ишеткәч. Батырша. тыңлавын онытып, уйланып калганын сизмәде дә «Әллә кайчангы ханнар заманындагы Болгар илөүенә ничек хөкемдар була алсын икән соң бу патшабикә?» — дип фикер йөртте ул. мыскыллы елмаеп Тәв- килевнең җикеренүе аны сискәндереп җибәрде — Ник алкышламыйсыз?! Шөрөфөтле патшабикәбез сөз мөселманнар мәгыйшәтен кайгыртып, ясакны бетергән ләбаса' Әмма аның сүзләрен алкышка күмәргә атлыгып торучы күренми бар да карашларын җиргә төбәгәннәр дә. битарафланып калганнар — Тыңлаң, укып бетерөм.—дип. морза кәгазенә бакты һәм һич адәм аңламаслык сүзләр лыгырдарга тотынды Гарөп-фарсы лөгатен су кебек эчкән Батырша булып Батырша төшенеп җитмәде Укып бетерде дә. кәгазен янә көпшәгә урады, йөрәкчеләр өстеннән әллә кайдагы йортларга карап, сүзен дәвам итте —Тәфсире болай моннан соң. ягъни бу елдан башлап, ясак түләмисе Аның урынына тозны кальга-калалар- дан. казна мөхазинөлөреннөн сатып аласыз Поты нибары утыз биш тиен Моңа хәтле шым гына торган бәндәләр кинәт бөр тын белән «Аһ!» — итеп куйдылар, аннан янә беравык сүзсез калдылар Шулчак арттагы рәтләрдән кайсыдыр чыелдап җибәрде — Ходай биргән тозны ничек инде сатып алырга, ди?! Аңа икенчесе кушылды — Ие. Илек күле гавамныкы! Төвкилевнең җавабы әзер иде — Хак тәгалә биргән барлык мал-мөлкәт — патшабикәбезнеке1 Инде сүзнең ни хакында баруы, тозның бөр дигән тозак икәне бөтенесенә дә барып җитте бугай, кисәк ду кубып, шаулашырга, кычкырышырга тотындылар — Кир-рөге юк! — Элек ничек алсак, шулай алырбыз' — Указыңны башыңа капла! Болдырдагы шома битле гаскәриләрнең берсе морза алдына килеп басты, билендәге кынысыннан ялангач кылыч тартып чыгарды аны баш өстендә болгап, нидер кычкырды Әмма халык төркеме инде берни тыңламый, берсөннөн-бөрсе әшәке сүзләр кычкыра-кычкыра. капкага таба чигенә иде Бераздан инде киң ишегалды шыпшыр булып калды мәйдан өстендә ярсулы авазлар гына эленеп торган сыман — Карт дуңгыз! Кәсебе — һаман халык алдау — Алырбыз без сәңа сатып! — Атларга менәргә, кулга корал алырга — вөт шул' Чарасыз калган түрәләр болдырда бераз таптанып тордылар да явыз эшләре белән дан алган канцеляриягә кереп киттеләр Җыен шул рәвешле кайнар һәм бик тиз булып узса да. йөрәкчеләрнең байтагы — ерак аймаклардан килүчеләре Уфада озакка калдылар Басу-кырларда чокырлар ярып, елгалар ярларыннан чыкты — ташу кузгалды. язгы дуамал су байтак кына күперләрне озеп ташлады Батырша мулла өнә шул бүленеп калучылар арасында иде Ул вакытын ничек сарыф итәргә белмичә. Уфадагы күргән-белгәннәренең барын йөреп чыкты Адәм балаларының телендә бер генә сүз — тоз да тоз Берәү дә аны сатып алу ягында түгел Гәйнә яклары өйләренә дип. аяк асты җилләп, җәйге юл төшкәч кенә кузгалдылар. Мәгәр тоз мәсьәләсе алардан алда иләүләргә барып ирешкән икән. Уфадан соң шактый юл алып, инде үз төбәкләренә авышканда, мишәр авылларының берсендә мәчет янындагы җыенга тап булдылар. Ике ягына әзмәвердәй ике драгун баскан әфисөр әлеге мәгълүм указны укып тора. Юлчылар, бер читкөрәк туктап, мәйдән ягына колак салдылар — барыбер атларын хәл алдырасылары бар. Әфисәр укып бетермәде, төркемдә калын тавыш яңгырады. — Тотсын менә капчыгын! Аларга җавап итеп, әфисәр зур тавыш белән сузып кычкырды: — Мо-о-ол-чать! Баш өстеннән сызгырып йодрык хәтле таш очып үтте, гаскәриләрнең аяклары астына ук барып төште. Ул арада кайсыдыр янәшәдәге читән казыган суырып алды. Патша йомышлылары качып киттеләр. Моңа охшашлы хәлләрне бүтән күрмәсәләр дә. ишеттеләр: тоз хакында указны укыганда, һәр авыл-җәйләүдә ызгыш-талаш купкан икән Авылына кайткач, берни ишетмәгән-күрмәгән кешедәй, китаплары дөньясына чумды дә мелла, үзе исә. тирә-юньдә ни бар икән дип. колагын сак тотты. Ләкин олы юллардан читтәге Карышбашка дөнья хәбәрләре тиз генә килеп җитми иде Шуңа гаҗизләнгән Батырша. Яхъяны атка мендереп. Уфа ягына чыгарып җибәрде, кайда ни ишетсә, шуны кайтып әйтергә кушты. Моңа Зөлхәбирәсе үпкәләде үпкәләвен — язгы кыр эшләренең тәмам куерган чагы бит Батырша, гадәтенчә, остазбикөсенө каршы дәшмәде, мәгәр ниятеннән дә кире кайтмады — ул инде хәбәрсез яши алмый иде. Яхъя икенче көнне үк кайтып та төште, китергән сүзе дә сәер иде. Көзен тозга бара алмый калганнардан бер төркем Тозтүбәгә киткән булган икән Барып җитә алмаганнар, бахырлар—солдатлар бөтен юлларны япканнар, Илек күленә берәүне дә якын җибәрмиләр, имеш. Шуннан инде чыгып, сорашып йөрисе дә калмады Берсеннән- берсе шомлы һәм хәвефле хәбәрләр, җил канатында йөргәндәй, җәйлө- үдән-җөйләүгө. авылданавылга көне-сәгате белән килеп җитәләр иде. Ниһаять, сөрәтөн йолдызлыгы башында Чуртанлыкүл буенда балык тотып йөргән Яхъя ниндидер узгынчыдан өр-яңа хәбәр алып кайтты: — Мулла абзый, Нугай юлыныкылар коралга ябышканнар икән,— диде ул. тынына каплана-каплана Ишеткәне күңеленә сары май булып ятса да, куанычын тышка чыгарырга ашыкмады Батырша. Дөресен әйткәндә, ышанып та бетмәде— малай-шалай ни сөйләмәс. Тик чынын каян белергә? Якын- тирәдә белсә аны берәү генә белер — Янышның писаре Кузьма. Телен чишү өчен бер җамыяк балың да булсамы91 Кичке буйда, көн кызуы сүрелгәндә, ул инде Чуртанлыкүл авылында иде. Бер читтәрөк ялгызы моңаеп торган кабык башлы бәләкәй йортның ишегалдына узды һөм утынлыкта челем пыскытып утырган Кузьмага тап булды. Татарчаны үз теле кебек үк белүче тач җирән Кузьма болай да дусты анысы. Мәгәр сүз башлап җибәрү өчен алып килгән балы бик тә ярап куйды. Бер йомрыны әйләндереп каплагач, үзе сүз башлады Кузьма: — Болыныңда печәннәр ничек, Батырша? Быел иртәрәк чабарга туры килмәгәе. — Нидән алай дисең? — Күк ут вакытында яу купмагае. Нугай юлы башкортлары җәя- кылычларын төзиләр, ди — Шуны хак булыр димсең? Оренбур ягыннан килгән хәбәрләргә караганда, хак булыр күк. Каргалы татарлары да хәстәрләнәләр, имеш — ук атып, кулларын күнектерәләр. ди Себер вә Уса юлларыннан да шындыерак шомлыклар ишетелгәли... Өченче бүлек Аяз көнне яшен яшьнәсә Мөслим карьясының халкы шушы кадәр дә шаккатар иде микән? Батырша хәзрәтнең бу якларга миһман булып килүе авылны гына түгел, бөтен иләүне аякка бастырды Кем күреп калгандыр да. кайсы ишетеп өлгергәндер — әлеге җәйге көндә өйдә торып калган карт-коры, җәйләвенә китеп өлгермәгән яисә бер-бер йомыш белән кайткан ир-ат һәм хатын-кыз мәчет янындагы мәдрәсә ихатасына җыелды Ашыга-кабалана шәкерте — бәләкәй Апуш та килеп җитте Дөрес, аңа инде бәләкәй дип әйтергә тел әйләнми Ул тәмам буй җиткереп, сөлектәй егеткә өйләнгән, тупый борыны астында кап- кара булып мыек төртеп чыккан Аның үз авылларында имам-модәррис булып калуын белә иде инде кунак Исәнлек-саулык та сорашып тор- мастан. Батырша йозаксыз ишеккә ымлады — Йә. имам-модәррис, күрсәт мәдрәсәңне?! — Анда хәзер берни дә юк ич. хәзрәт дәресханәләр буш Батырша аны тыңлап бетермәде, ишекне ачып, эчкә үтте, аннан инде дәресханәләрнең әле берсенә, әле икенчесенә кереп, мәдрәсәне күзәтеп-барлап йөрергә тотынды Соңгы бүлмәдә туктап калды һәм артыннан ияргән шәкертенә соаль бирде — Атан-анаң исән-иминнәрме? —Шөкер, хәзрәт, сезнең хөер-фатихада исән-саулар Җәйләүгә чыккан көннәре Үзем дә шунда китәргә дип тораем Алар өйләнеп чыкканда мәдрәсә ихатасы халык белән тулы иде инде Хәзрәтне күрүгә, чалгыга эләккән үләндәй җиргә сөрлектеләр, чирәмгә тезләнеп, кулларын өскә күтәрделәр — Өйа вөлинигьмөт, догаңнан ташлама1 Бу хәлне күрүгә, төне эсселе-суыклы булып китте Батыршаның — Әй. мөселманнар торың! Бән һәрчак сезгә догада,—диде Төркем өстендә - Амин!», -Машалла1 -— дигән авазлар яңгырады Хәзрәтне урап, хәл-әхвәл сорашу, абруйлы миһманны ашка-чөйгө чакыру башланды Ярый әле. Мөслим углы Абдулла ярдәмгә килде — Бу ни эшегез инде, җәмәгать.— диде ул. шактый кырыс итеп — Хәзрәт ерак юл килгән, сусынын басарга, тамак ялгарга да өлгермәгән, сөз исә борчыйсыз да борчыйсыз Ярамый болай таралыгыз Батырша хәзрәт бүген безгә кайта Арулары җиткән иде Чөй эчеп, ахшам намазы укуга, йөстүне дә көтмичә, йокларга яттылар Юлда ватылуы үзенекен иткән күрәсең иртәгесен ул кояш шактый күтәрелгәч кенә торып чыкты Капка төбендә мичәүләп пар ат җигелгән затлы арба күреп алды Олауга мендөр-ястыклар түшәлгән Алда тагы юл көтелә икән Җиңөлчө генә капкалап чәй эчеп алдылар да кузгалдылар Әйтүләренә караганда, сәфәрләре ерак түгел авылга иң якыны булган мишәр Хабулла җөйләвенә Җөйләү башыннан ук инешкә әверелеп киткән күәтле чишме буенда. бөтен ягын карагай урманы өйләндереп алган голлөр-ганҗөләр белән капланган аланда булса да. Батыршаны гаҗәпләндергәне табигать хозурлыгы түгел, бәлки мондагы халыкның күплеге иде Арырак күчмә киез тирмәләр янында бала-чага чыркылдаша хатынкызлар кайнаша, шунда ук. биш-алты җирдә имән казыкларга асылган казаннарда ит пешә Кунаклар килеп туктаган тирәдә исә ир-ат мөж килә Бар да абруйлы миһманны каршыпамакчы аңа арбадан тошөргә бупыш- макчы Олаудан төшеп аякларын язган арада Батырша җете күзләре бөпөн танышларын, бигрәк тә Мөслим старшинаны эзләде Бөлешләре шактый гына күренсә дә. иләү агасы күзгә чалынмады Хәтта инеш буенда намазлыклар остөнө төзелешеп утырган аксакаллар арасында да юк иде йортаваи Көннең шактый эссе булуына карамастан, башларына зур-зур чалмалар урап алган әлеге төркемнең мулла-абызлар, галим-голәмә икәнен аңышып, Батырша чыраен сытыл куйды Ул бит Урал аръягы тикле Урал аръягына кара халык арасында туарылып бер ял итәргә, аннан да битәр аларның ни сөйләүләрен, уй-ниятләрен тыңларга дип килде. Намаздан соң яшел чирәм өстенө җәелгән табыннарга дүрт-биш оя булып утырдылар Батырша, билгели ки, урынның затлысына, мендәр- паласлар түшәлгәненә туры килде Бу баш табында әлбәттә инде галим-голәмә вә муллалар Ул. көнләшеп, башка табыннарга урнашып алган гавам кешеләренә карап-карап алды Чөнки алар ягыннан инде мәзәк, төртмә сүз. ихластан шаркылдап көлүләр ишетелеп куя Монда исә бар да вәкарьле генә тезелешеп утырганнар да авызларына су капканнар Сизелә: һәрбарчасының гыйлемле, гакыллы вә тәүфикълы булып күренәселәре килә Батырша үзе сүз башларга ашыкмады Шулай ул. гакыллы кеше, вакытын көтеп, сүзен башламый тора, тома кеше генә берни белән исәпләшми Табынның иң аргы башында утырган урта яшьләрдәге чандыр гына берәү — кием-салымына караганда, кечерәк бер карья- ның имамы, әллә чын, әллә юри дигәндәй, сорап куйды — Әй, вөлинигъмәт. берәү өч хатынын берьюлы аерырга уйласа, талакны ничә кат әйтергә тиеш өчнеме, тугызнымы? Олуг миһман янындагы аксакаллар, пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен булса кирәк, кайсы йөзен читкә борды, кайсы башын аска иде Батырша исә сөальнең ихластанмы, әллә шаяртыпмы бирелүен аңларга тырышып, теге бәндә утырган тарафка карап алды Әмма ул ахмак сөальга җавап бирергә әзер түгел иде Шуңа да уена беренче килгәнне җаваплады: — Талакны өч өткәнгә, тугызны кабатлау авырмы булыр?! Беренче карашка, беркатлы һәм мәзәгрәк булып тоелган сорау мәҗлес халкын кузгатып җибәрергә ярап куйды, сорау арты сорау явып кына торды. Батырша үз гомерендә аларны күп ишеткән иде инде. Кыска һәм аңлаешлы итеп, сөаль бирүченең кытыгына тими генә җаваплар кайтарды. Вәли үз эшендә, Гали үз эшендә дигәндәй, шул ук вакытта сыйлану да тукталып тормады. Ниһаять, кымыз бирделәр Сораулар онытылды, шифалы эчемлекне олылау сүзләре әйтелде Берәр чәркә эчеп куйгач, табынның кәефе янә үзгәрде сүзләр киселде, чырайларга олпатлык, зурлык галәмәтләре чыкты Табында саллырак сүзләр ишетелә башлады Монысы инде түрдә утыручы галим-голәмәнең әңгәмәгә кушылуы иде Аларның сораулары да четреклерәк. олырак Башта олуг кунактан бер кеше аша гына утыручы зур чалмалы мулла телгә килде — Әйа вәлинигьмәт, аллаһ тәгаләне бик тә кодрәтле вә куәтле дип беләбез. Иблис шундыен илаһи затка буйсынамы? Баш бирмәсә ни өчен хак тәгалә аңа харам эшләр кылырга ярдәм итә, ни өчен ул явызның җанын җәһәннәмгә җибәрми? Монысы мәҗлес саен була торган коткылы сорауларның берсе иде Олуг галим четрекле сөальгә җавап бирә алырмы, янәсе Батырша хәлне шунда ук төшенде, катлаулы сорауга җавапны да төпле итеп бирергә кирәклеген аңлады — Бу хакта изге китапларда болай диелгән —Батырша тыныч кына башлады— Бөн бәндәләремә баш бирдем, гакыл бирдем Күрергә күз, ишетергә колак бирдем Эшне Иблискә ияреп, аның коткысын тыңлап эшләмә, бәндәм. Уйлап, миеңне кыймылдатып, гакыл белән эш ит берүк! Ниһаять. Батыршаның сул ягында утыручы кызыл буй-буй җилән кигән кәҗә сакаллысы сорады — Хәзрәт, ишетеп торабыз, күреп торабыз: ил-җиребездә теге ләгънәт орган завут-кальгалар. калалар артканнан-арта. кяферләр 64 ишөйгөннөн-ишәя Мөэмин-мөселманнарга җәбер-золым чиксез-чама- сыз. Бу тарлыклар Дәҗҗал мәлгунь кәсафәте түгел микән дим бән9 Батырша сүзнең болайга авышуын күптән көтеп утыра иде Инде киләп сүтелә икән, җепнең очын чуалтмый гына йомгакка урарга кирәк Сорауга төгәл вә ачык җавап бирерпеге. анлык һиммәте булса да әңгәмәне куерту нияте белән, бәхәсне әйләнчегрәк юлдан алып китте — Әйа мелла, китаплардан укып беләбез Дәҗҗәл замана ахыры җиткәч кенә сизеләчәк бит ул Хәйләсе барып чыкты, каршында утыручы сары сакаллы берәү аны бүлдереп, кычкырып әйтеп салды — Шөять, кыямәт җиткәндер вәлинигьмәт. дөнья шуңа болганадыр . _ — Ярый, шулай дип фараз кылыйк,— дип фикерен дәвам итте Батырша, мәртәбәле генә һәм буй-буй җиләнлеге карап алды—яүмәл- кыямөт — хисап көне җитте диик Мәгәр шунысы да мәгълүм ахыр- заманда Дәҗҗалның хакимлеге кырык көннән дә артмаска. Мәһди килеп ул явызны үтерергә тиеш ләбаса Ә сәнең Дәҗҗал, мелла инде ничә еллар башбаштаклана9 Батырша сүзен киная белән әйтсә дә. дны бөтенесе дә аңлады Әлеге сары сакал, барының уен белдергәндәй утка ялкын өстәп җибәрде: — Алайса, безне кыерсытучы көчне Дәҗҗалдан да куәтлерәк димсең, хәзрәт?’ Кем соң ул? Шулчак табынның аргы очында утырган Абдулла Мөслим углы кычкырып җибәрде — Әй. аксакаллар, шуны да белмәгән булып утырмасагызчы Кем дә кем, имеш Кяферлөр. әлбәттә' Шул имансызларны кырыл-чабып бөтерергә кирәк безгә! Мөҗпөс Батырша көткән юнәлеш алса да. монысы әле яшь әтәч тавышы гына иде Яшь әтәч кычкырудан гына таң атмый Гомер иткән карт әтәчләрнең авазларын ишетәсе иде Шул ният белән ул әңгәмәне янә дә бормалы юлдан алып китте — Аллаһе тәгалә әйткән бөн җир өстенө күп кавемнәр яраттым Бәндәләр барысы да бер-береннән яхшылыкка үрөнергә көннөн-көн әйбәтрәк булырга тырышып яшәргә тиешләр дигән Сары сакал шунда ук аңа каршы чыкты, урыныннан кубып, тезләренә калыкты хәтта — Әй. вәлинигьмәт. бер якның тырышлыгы белән генә буламы соң ул?! Хак тәгалә үзе шаһит безнең халаеклар берәүне дә рәнҗетми берәүдән берни тартып алмый Аңа карап туктыйлармы соң тегеләр9 ' Аллаһ тәгалә әйткән яхшылык һәр ике тарафтан булырга тиеш ләбаса1 Мәҗлескә шушы сүз кирәк булган икән Бердәм кубып шаупаша- кычкырыша башладылар — Өстенө бастың, менла алар халаекларны көчләп чукындыралар, мөчетмөдрөсәлөрне вәйран итәләр1 — Ие. иө. динен ташламаган мөселманнарга өстәмә алым-салымнар йөклиләр, әллә ниткән бурычлар тагалар, очы-кырые күренмәгән тарлык вә хурлыклар китерәләр1 — Соң инде, гомер бакый хода биргән таулардан вә күлләрдән чыккан тозны сатып алырга кушалар Сары сакал аягына ук торып басты һәм бөтен аланны ярып кычкырып җибәрде — Мөхәммәт пәйгамбәрнең яшел байрагын күтәрер чак җитте ирләр' Мондыен коткыдан йөрәге алынган хуҗа —мишәр Хабулла йөгереп килеп җитте — Җәмәгать! Өй. җәмәгать! Ташлагыз әле юк-барны Сүзне чичән- нәргә бирик булмаса. Яисә курайчыга Әй, пәһлеваннар, көрәш мәйданына! Табындагылар, өсләренә салкын су койгандай, шым калдылар Моңа хәтле ябайлар табыны тирәсендә чуалган чичән белән курайчы килеп җитте, уен-җыр, мәзәк сүз башланды Алан уртасында көрәшчеләр сөлгеләрен бер-беренең биленә салдылар Батырша, хәле китүне сылтау итеп, кунакчыл хуҗаның киез тирмәсенә керде, түр буйга салынган урынга ятты һәм ишеткән-күргөн- нәрен бер төенгә җыя башлады Алай, вакыйган, халаекларның сабыры төкәнеп бара булса кирәк Дөрес, табында мулла-мунтагай, галим- голәмә генә гайрәтләнде гайрәтләнүен Мәгәр алар ил сүзен сөйлиләр булыр Соңрак башка табындагыларның да кушылып китүе тикмәгә түгел Җиһад, диләр Дин өчен изге сугышка чыкмакчылар, димәк. Сүз дә юк. гавамны кыздыру вә ияртү өчен алыштыргысыз чара бу Гаәам күтәрелә икән — үзен җәберләүчеләргә каршы да күтәрелә Араларында инде үзебезнең мөселман агайэне дә җитәрлек. Димәк ки, ныклап уйланасы бар монда. Мөхәммәт байрагы астында кузгалган халык көрәше дәвамында аптырап калмасмы? Мөмкин, бик тә мөмкин Нигә дисәң, җиһадка чыккан халык кяферләргә каршы гына сугышып, мөселман түрәсен якларга тиеш була ләбаса Ә аларның күбесе урысны күргәне дә юк, нужаны «үз» түрәсеннән чигә Бар үче-нәфрәте шул ук Тәфтиләүләргә, Янышларга. Ул исә аларга чиертмәскә дә тиеш Димәк ки, җиһадтан гайрәте кайтачак халаекларның. Мондый хәлдә җиде кат үлчәп, бер кат кисү хәерле.. Мәҗлес икенче көнне дә дәвам итте Әмма, Батыршаны ашка алырга дип, башка җәйләүләрдән дә килеп кенә торалар Аларын да үпкәләтеп булмый Өстәвенә, җае чыкканда яңадан-яңа җирләр күрү, башка кешеләр белән очрашу аның ниятенә дә килеп тора Җәйлөүдән- җәйләүгә йөри торгач, ун көн үтеп тә китте. Мәҗлесләр күп булды, тик аларның берсе дә Батырша көткән очрашу түгел әле Батырша инде мондагы бертөрле, тук һәм хафасыз тормыштан туя ук башлаган иде Беркөнне иртән ул кунак булып төшкән җәйләүгә атларга атланган биш башкорт килеп чыкты Ук-җәяләре җилкәләрендә чукмарлары кулларында Яшьләр, чибәрләр гайрәтлеләр Арада мөр- тәбәлесе бугай, кысыграк күзләре, каратут табак бите белән кыр казагын хәтерләтүче мөлаем егет аның алдына килеп басты: — Күршедәге Салчыгут илөүе башкортлары сәне миһман итеп чыкаралар, агаем. Ниһаять, күңелгә тиеп беткән галим-голәмәдән котылу чарасы табылды— хәзрәт Салчыгут иләүенө җыенды Мондагы мишәрләрнең дә байтагы мәҗлескә чакырылган икән Ярый әле, араларында, яшь мулла Абдулланы исәпкә алмаганда, дин әһелләре юк иде Батырша атка менде, алты-җиде дистә мишәр озатуында, юлга чыкты Мөслим старшина иләүендәге табыннар табын булмаган икән. Ир- егетләр, хатын-кызлар кайнап торган зур гына урман аланына килеп кергәч, Батырша бер мизгелгә тукталып калды Мондыен ук күп халыкны ул егет чагында Эрбет ярминкәсендә һәм Уфада гына күргән иде Алан тирәли учаклар ягылган, казаннар асылган алар тирәсендә аллы- гөлле киенгән бичәләр әвәрә килә Бер тарафта яңа гына тунап алынган өч ат тиресе чирәмгә җәеп куелган Шөһрәт белән Урал төбәгенә таралган хәзрәтне күрүгә, картлар да дәррәү телгә килделәр — Әйа вәлинигъмәт, хуш килдең,—дип баш ордылар. Ул бер читкәрәк китеп, комгандагы су белән бит-кулларын юып килгән арада, бөтен аланны тутырып табыннар әзерләнгән, аларга батман-батман елкы ите бирелгән иде инде Табыннар кырында ук тәгәрәшеп яткан муртайлар һәм имән мичкәләр монда кымыз-балның мулдан булачагын хәбәр итәләр иде 66 Батыршаны миләш күләгәсендәге аксакаллар табынына алып килделәр Кунак иң түрдәге мендәр өстенә утырырга өлгермәде табында кымыз һәм бал тулы чәркәләр, ташаяк савытлар хәрәкәткә килде Кайсыдыр. —Җө, хәзрәт, сәнең исәнлеккә,—дип кычкырды Башкортларның берсе — пәһлеван гәүдәле җете-кара сакал-мыек- лысы, әллә инде мәҗлескә кадәр үк бераз төшереп алган, аеруча гайрәтләнеп, бөтен аланга ишетелерлек итеп сөйли иде Менә ул Баты- ршага таба борылды һәм яшьлеге ташып торган кеше комарлыгы белән сүзен дәвам итте — Менә шулай, хәзрәт, эчә торган тозларымыз вә аулый торган сунарларымыз тыелды Был падишаһымыз заманында фетнәләр вә җәфалар чиктән ашты. Бәс, тәкать тотарлыгымыз калмады Шуннан да яманрак эш булырмы?! Моңа кадәр ризыкка кагылмый, йокымсырап диярлек утырган, инде шыр сөяккә калып кипкән диярлек борынгы аксакал аны зәгыйфь тавыш белән бүлде — Хәзрәт, диндән чыгармак указ илә тыела, дип ишетеләдер Шул хакмы? Бурлат чырайлы башкорт, урыныннан калкынып, әйтеп куйды — Тыюдан ни файда, хөкем гаделлек белән башкарылмагач Сүзен тартып алуларыннан канәгать Батырша Эчләрен бушатсыннар өйдә Ул арада теге Хуҗагол дигәне алдындагы чәркәне бушатып куйды, тезләнеп алды һәм тагы да ярсыбрак сөйләп китте — Үз кулы астындагы халаекларга золымлык кылган йорт уңмас Халык теленә төшкән буш булмас, бу усаллыкларның ахыры бардыр1 Тавышка күрше табындагы ирләр дә, урыннарыннан кубып, монда җыела башладылар Бераздан инде миләш төбенә байтак халык бөял- гөн иде Араларыннан берәү — сакал-мыегының пөхтә итеп кыркылуына. чиста вә купшы киеменә караганда, абызга охшаганы сүзгә кушылып китте — Күрәсез кем. золымлык түрөлөремездө вә янаралларымызда- дыр Ошбу Ниплүй залим янарал. падишаһка прибул итөем аңа сөекле булаем вә мәртәбә табаем дип. кул астындагы халаекларны болгата Торле хәлләргә дүндереп. өсләренә гомер бакый күрмәгән йөкләрне йөклөтмөккө көчләп, риза дөгүлләрне ризалыкка язып, тамгаларны салырга көчләп, төрле хәйләләр берлә дин вә дөньяларына тарлыклар китереп, инсаннарга кайгы-хөсрөтләр бирәдер Йәгүни халаекларны падишаһ хакында яман уйларга төшереп, йөз дүндереп аларның качып китүләренә сәбәпче буладыр Падишаһны үз халкы арасында вә һәм башка өлкәләрдә золымлык вә наданлык исеме илә шөһрөтләндөрәдер Хак тәгаләнең тәкъдиредер унларны узып без ни кылаек9 Анысының сүзен урта яшьләрдәге кара-сары чырайлы берәве күтәреп алды — Хагын әйттең, абыз! Падишаһны димәйбез Падишаһ гаделдер вә ләкин үз куеныннан китмәгән, безгә килеп җитмәгән гаделлектән ни файда?! Баядан бирле нидер әйтергә лытпылдап торган Хуҗагол тегесе тынып калуга ук. элеп алып китте — Әүвөл-әүвәлдөн ишөтө-күрө киләбез залим түрәләрнең мондый чиктән вә гаятдин ашкан золымлыклары вә халаекларның бу кадәр рөнҗөмөк хәбәрләре падишаһ хозурына мәгълүм улмас Ул залимнар кылган тик золымлыкларны үзләренә дә күрсәтергә кирәк Әйдәгез без дә анларның диннәрен хурлап, үз динебезгә ондик малларын талап алыйк — җаһилларга каршы күтәрелик! Шунда хәлләремез падишаһка ирешер, эшлөремез камиллек вә гаделлек берлән тикшерелер Төге коры сөяккә калган аксакал Хуҗаголны янә тезгенлисе итте — Артыгын кайнарланасың. Хуҗагол! Нугай юлы халкының хәле безнекеннән мөшкелрәктер Ниллүй янарал берлә Котлымбәт морза Оренбурга якын гора торган халаекларның җаннарын алырга җитешәләр Алардан җәй буе бүрәнә, дыранча. кабык ташыталар, җирләренә, урманнарына зыян китерәләр Ул түбә — угын юкка атмаган, аты җиргә ятмаган данлы-чаблы Алдар батыр төягедер Шундыен пәһлеван аймагы кяфернең бу фетнәләренә чыдармы?! Бәхәс кызганнан-кызды, ул инде сумалага капкан ялкындай дөрли иде Батыршаның тамагы кибеп китте, алдындагы балын йотып куйды да уйланып калды. Хуш. килүе бушка китмәде, мәсьәлә ачыкланды Башкортларның да изү-кысулардан тәкатьләре калмаган. Бүген яу чыкса. бүген кушылырга әзерләр Алай да башлап атка менәселәре килми Әлеге аксакалның Алдар батыр төяге булган Нугай юлы башкортларына ишарәсе юкка түгел — Әйа вәлинигьмәт! Әйдөгөз, пәһлеваннарның көч сынашуларын караек! Башы өстендә яңгыраган тавыштан сискәнеп. Батырша күзләрен ачты Табындагы халык, аягына калкып, алан уртасындагы мәйданга таба кузгалган иде. Шул мәлдә халык арасыннан килеп чыккан Абдулла аны суытып җибәрде: — Атаемнан кеше килде,—диде егет, йөзенә олпатлык чыгарырга тырышып.— Кунып калмасыннар, бәнем җөйләвемә кайтсыннар, дигән Старшинаның Мөслим авылыннан егерме чакрым чамасы монда- рак җөйләвенә күз бәйләнгәндә кайтып җиттеләр. Кадерле кунакны зурлап вә ихтирамлап каршылады Мөслим, өлегә хәтле чакыра алмавына гафу үтенде: — Бигайбә, хәзрәт, кинәттән катын сырхаулап китте,—диде ул, ничектер кыенсынып.— Шөкер, хәзер инде аягында. Ул кичне зурдан купмый, вак-төяк сөйләшеп, намаз укып үткәрделәр Аш мәҗлесе иртәгөгә билгеләнгән икән. Алай да Мөслим старшинаның табыны бик тә үзгә иде Хуҗа үзе дә. улы вә өчдүрт могьтәбөр ир Аңлады Батырша сыйланудан бигрәк сөйләшеп, мәслихәтләшеп утыруга йөз тоткан мәҗлес иде бу. Шуңа да мәсьәләне башта ук кабыргасы белән куйды: — Әй. Мөслим ага. заманада яхшылык артамы, яманлыкмы? Старшина чыраен сытты, сөйләп китте — Әйа вәлинигьмәт, ни дип сорайсың? Үзеңә мәгълүмдер, кяфернең җәфасы сөбәбендөн җилкә җенемез сынгандыр. Хак тәгалә үзләренең сыртларын җимерсен, өметләрен өзсен Бәнем камандамнан байтак кешене хәйлә вә куркытулар берлә диндән чыгардылар һәм Салчыгут илөүеннөн күп җәмәгатьне диннән яздырып, харап иттеләр Гомер бакый падишаһның әмерен тоттым, хезмәтен иттем. Падишаһ ризалыгы өчен диндөшләремезнең канын түктем, җанын кыйдым. Әмма ләкин явыз кяфер тарафыннан фетнә кимемидер, киресенчә, көннән- көн артадыр. Бу арада янә фетнә пөйда булып тора. Ие, тоз. Мөслимнең сүз башы әйбәт килеп чыкты табындагылар бердәм гәпкә кушылып китте Батырша исә әңгәмәгә катышмый, вакыты-вакы- ты белән сүз кыстырып тегеләрне кыздырып кына җибәрә иде Байтак кына түрәләрнең, мулла-абызларның гавам ягына авышулары аның күңелен күтәреп җибәрде, кубачак яуның уңышына ышанычын ныгытты Старшинаның җәйләве нибары өч-дүрт тирмәдән тора иде Батырша монда тынычлап ял итте, бер хафасыз бәндәдәй, урман-су буйларында йөрде, хуш исләр иснәп кинәнде Ниһаять, ул Карышбашка кайтып китәргә җыенды. Шул көнне кичке буйда җәйләүгә сәеррәк юлчы килеп чыкты Аның өстендәге ясауыл мундиры Батыршаны шөбһәгә төшерде Ул ихтыяр- сыздан җиләне кесәсендәге паспортын капшап алды Ярый әле. писыр 68 Кузьма иске паспортына нидер тырмаштырып биргән иде Югыйсә, кабат зинданга эләгүеңне көт тә тор _ Шөкер, килүче татар казагы булып чыкты Аты — Мансур икән Йомышы да хәерледән — Батырша хәзрәтне миһманлыкка алырга килгән. Иртәгесен Мансур ясауылның җитәктәге атына атланды Кыйблага йөз тотып юлга чыктылар Башта тәннәр язылганчы дип, атлатып кына бардылар Мансур, юлны кыскарту нияте белән булса кирәк, тәрҗемәи хәлен сөйләп алды һәм аны шактый күңелсез тәмамлады — Падишаһ ризалыгы өчен мөселманнарның канын түктем Җанымны аямый, укка-сөңгегө каршы барып күп җәрәхәтләр зәхмәте чиктем Нәтиҗәсе ни? Көмәлөребез комга утырды — вәт шул Вафасыз мөлъгуннарның сүзен-сүз җиткереп булмас Ялчыларымны чукындырып, малымнан яздырдылар Көн кызганчы дип, юрттырып киттеләр Инде сөйләшүе кыен мәгәр уй өчен хөрлек иде Казакларның да хәлләре шәптән түгел икән, дип фикер йортте Батырша, сәфәренең бушка булмавына кәефе килеп Өмете акланды Мансур ясауыл кальгасында ул күп гаскәриләр белән очрашты Бер-ике көнгә генә дип барган мулланың миһманлыгы сузылды Аны йорттан — йортка кальгадан-кальгага йөртеп, бик тә олыладылар, сыйладылар. Әмма Батырша өчен иң мөһиме шул булды ул казакларның да. башка халаеклар кебек үк кимсетелеп, җәберләнеп яшәүләрен күрде Аннан да битәр, халаеклар кузгала калганда, казакларның да боларга кушылачакларына инанды • — Башлансын гына, татар казакларының барын күтәрәм!—дип саубуллашты аның белән Мансур ясауыл Дүртенче бүлек Сөмбелә йолдызлыгы — җөйнең таҗы Инде арыш урылып, кибәнгә куелган Анысын чәчүлек орлыкка җитәрлек итеп сугып аласы бар Форсаттан файдаланып берәр олау ашлыкны тарттырып, яңа уңыштан ипи пешергәндә дә ярар иде канә Юк. анысы качмас, беренче спас җиткәнче, уҗым арышын чәчеп куярга кирәк Уҗым басуын эшкәртеп, чәчәргә өлгермисең, бодай башаклары пешеп җитә. арпа, солы коела башлый. Шуңа да игенче алны-ялны бөлми сөмбелөдө, бәйрәмнәрне, гадәтйолаларны онытып тора Әнә шундый кылны кырыкка ярырдай вакыт булуга кармастан, бу җомга намазына халык гадәттәгедән күбрәк җыелган икән Карышбаш- ныкылардан кала, тирә-як карьялардан мишөр-башкортлар да килгән һөркайсының инде ике айлар югалып торган Батырша мулланың үзе имамлык иткән намазда катнашасылары килә мөгаен Чит-ят аймакларда аның миһманлык кына кылмавын башка иләүләрдәге халаек- ларның ни киңәштә торуларын ишетеп-күрөп кайтуын чамалый мәхәллә халкы Батырша исә һич кенә дә чишелеп китмәде сәламнәрен алды үзе хәл-әхвәл сорашты, тик сәфәре хакында ләм-мим Моңа берәү дә үпкәләмәде тагы һәр нәрсәнең җае үз вакыты бар дигәндәй дөнья хәлләренең сәгате — намаз-вөгазьдән соң Сабырлык кирәк Ие, сабыр төбе — сары алтын. Булмады, мәхәллә кешеләренең өмете акланмады Батырша җомга намазын, гадәтенчә һич иренми җиренә җиткереп укыса да. гыйбадәттән соң җәелеп китмәде Хәтта вәгазе дә ничектер коры һәм отек килеп чыкты Әрсезрәкләр юкка гына аның тирәсендә сырпаландылар юкка гына бөрсөннөн-берсе тозсыз сораулар биреп йодөттепөр Мулла берсенә дә ачылмады, ул гына да түгел, мәчеттә ялгызы калгандай тәсбих тарта башлады Җомгадагыларның күбесен чит-ят аймаклардагы хәлләрне беләсе килү корты кимерсә дә. җәй кояшының тәрәзәдән төшкән нурлары кызыксынудан көчлерәк иде, урыннарыннан бердәм кузгалып, үз мәшәкатьләре ягын карадылар. Мулла аларны тоткарламады. Тугызынчы дистәне ваклый башлаган. инде Хозыр Ильяс кыяфәтенә кергән ике чал картның иң соңгылар булып кузгалуларын көтте дә. алар ишектән чыгуга, намазлыгыннан кузгалды Ул тавышсыз гына тышка чыкканда, әлеге аксакаллар, кулларындагы таякларын акрын-акрын күчереп, капкага таба баралар һәм мыңгырдашып, үзара нидер сөйләшәләр иде. Тышкы ишек күләгәсенә ышыкланып, сүзләренә колак салды Батырша. — Аңыштыңмы, Мөбәракша. хәзрәт бөтенләй үзгәреп кайткан — Ие. ие. хәтта кем патша хәзрәтләре, аның вәзирләре вә наибләре исәнлегенә дога да тотмады бүген. Сизгәннәр, дигән уй үтте Батыршаның башыннан Хак, бүген ул, аңлы рәвештә, патшабикәне дә, аның яраннарын да телгә алмады, халаекларны алар саулыгына дога кылырга чакырмады, падишаһка һәм аның түрәләренә буйсынырга өндәмәде һәм моннан болай өндәмәс тә! Диндарларны залимнәр аманлыгына догага чакырмас! Ул картларның ераклаша төшүен көтеп, мәчет баскычына утырды Уйлары да янәшәсенә чүмәштеләр бугай, һаман да тынгы бирмиләр Әйе. бүгеннән ул дөньяның бар залимнәренә каршы баш күтәрде Күңеленнән генә булса да. Бәндәләрне шулкадәр дә тарлык вә хурлыклар белән кыерсытуларга һаман түзеп торыргамы?1 Юк. булмас1 Алай да Алай да күңелендә ниндидер юшкын Батыршаның Ә. ие. бүгенге гыйсьянлыгы белән шәрәфәтле патшабикәне дә залимнар белән бер рәткә куйды түгелме соң ул?! Монысы инде һич кенә дө гакыллылык түгел Падишаһ мәрхәмәтледер Кашки, бу мөселман бәндәләрнең чарасыз хәлләре падишаһымыз хәзрәтләренең үз хозурына җиткерелсә, алар падишаһлык гадәләте белән тикшерелсә, мазлум инсаннар рәхмәткә вә рәхәткә тиенерләр иде тиенүен Вәләкин ошбу яманлыкларны падишаһ катына җиткерү, аңа мәгълүм итү өчен зур тырышлык кирәк шул Халаеклар "Мөгаен бу падишаһымызның әмере түгел»,—дип ризасызлык күрсәткәч, шул җәфа сәбәпле падишаһ хозурына барыр, мәрхәмәт эстәр өчен йөрекчеләр әзерли башлагач, шул ук залим старшиналар вә түрәләр аларны. вурлар дип. тотып бирмәделәр мени? Бәс шулай икән, падишаһ катына бару, мондагы халаек- ларның авыр хәлен ул бөек затка җиткерү һич мөмкин түгелдер. Алайса нишләргә соң. нишләргә? Батырша авызы кибүен, эчәсе килүен абайлап алды Өенә кайту нияте бёлән урыныннан кузгалды һәм җәһәт адымнар белән атлап китте Ишегалдында, келәт күләгәсендә, аны ике башкорт көтеп утыра иде Мулла капкадан керүгә, түбәнчелек белән сәлам бирделәр, хәзрәтнең аягына егылдылар — Торың,—диде аларга мулла, йомшак кына.— Кайдан вә кемнәр буласыз? — Күдәй иләүеннән Шаганай ыстаршина камандасыннанмыз,— дип җавап кайтарды берсе — хатын-кызныкы сыман нәфис чырайлы- сы. — Сәфәрегез еракмы?—диде — Йомыш берлә Уран илөүенө баруымыз,— сүзне әлеге дә баягы хатын-кыз чырайлысы сөйли, янындагы юлдашы исә ул әйткәннәрне ■ие ие» дип җө пләп кенә тора иде—Сездән хәзрәт белән күрешеп, кайбер сөальләрне ачыклап китөек. дип килдек — Хуш ойдән узың!—диде Батырша. башлап үзе кереп китте. Юлаучыларның сусаулары җиткән иде бугай, кыстатмый гына өстәл янына утырдылар Зөлхәбирә яулык чите белән йөзен каплый-каплый чәй ясаган арада, йомышларын йомышларга ашыктылар Сораулар 70 әлеге дә баягы мирас малы бүлү хакында һәм гаять тә беркатлылар иде Сизелә төп йомышлары бөтенләй башка башкортларның Шуңа да Батырша сүзнең дилбегәсен үз кулына алды — Йөргөн-торган җирләрегездә ни хәбәрләр ишетәсез9 Вә һәм йортыгыздагы халаеклар ни халдә әә ни киңәштә торалар? Җавапка һаман да шул җитү кызлардай чибәр башкорт алын- ды.тегесе исә, башын ия-ия, анысына көч биреп торды — Әй, хәзрәт, сөнең тик кешеләрдән яшереп, кемгә әйтәсе булыр- мыз Хакыйкать вә чын сүз улдыр безнең күдәйләр вә һәм Әй суы буйлары, Урал аръяклары вә Нугай юллары хәбәрләшеп, хәл белешкөн- нәрдер Кяфирлөрнең тәкать тоткысыз җәфалары сәбәбендән гаҗиз улмаклары өчен, сугыш кораллары хәзерләп, аларны азындырмаска вә үч алырга, диделәр — Кай вакытта? — Әлхаль, вакыты мәгълүм дөгүл, вәләкин әзер торсын дип, хәбәр тотыштылар — Уран иләүенө хәбәрләшер өчен барамсыз? — Үз йомышыбыз белән, алыш-бирешкө барамыз Тамакларын ялгауга, кунаклар: «Юлчының юлда булуы яхшы».— дип сөйлөнәсөйләнө, барасы җирләренә кузгалдылар Алар китте. Батырша исә сорау өермәсе эчендә күмелеп калды Кузгалу вакытын берәү дә төгәл генә белми Янә дә килеп, яуның башлыгы кем? Кем ул баһадир җан? Хәзергә исемен белдерәсе килмиме, шуңа халык арасында күренмиме Әйе, сораулар күп Аларның барына да җавапны бер вакыт кына бирә ала Димәк ки сабыр итәргә тагы көтәргә кала Ниһаять, беркөнне кич, ул ахшам намазын укып утырганда оенең ишеге ачылып китте һәм бусагадан таныш булмаган тавыш ишетелде — Хуҗалар үдә микән? Ул, намазын тәмамлап, аминын әйтте дә, оеган урыныннан кузгалмый гына, алдагы якка карап тавыш бирде — Кем ул, ни йомыш? — Сөләйман ыстаршина алуыннан меллө Гөбделсаттармын.— дип жавап кайтарды баягы бераз карлыккан тавыш—Каргалыда Гөбдел- сөлам ахун мәдрәсәсендә укып, өемә кайтып баруым Анамны, карен- дөшлөремне күрү өчен Сөңа туктарга җөрьәт иттем, хәзрәт Әманәтем дә бар — Хуш, мелла, узың Җиләнеңне сал Ана — су. менә — сөлге, юын Остазбикө, сөн кая?! Миһманга табын әзерлә' Үзенең исә табынга утырганны көтәргә сабырлыгы җитмәде Чишенеп, бит-кулын юып алган Гөбделсаттарны култыклап диярлек ак якка алып керде, аны урындыкка утыртып, сораштырырга тотынды — Әй, мелла Гөбделсаттар. Оренбур кадәр ерак юлдан килдең, ни хәбәр ишеттең вә белдең, сүлөгел?! — Каргалы халаеклары арасында сүләделөр башкорт җәмәгатьләре киңәшкәннәр, береккәннәр, күтәрелерләрдер дип—Гөбделсаттар түгәрәк кара сакалы белән уйный-сыйпый шулай диде — Вә дөхи бер-ике кешедән яшеренлек вә яшермәк шарты белән ишеттем ки, Ягкуб первутчик андагы мөселманнарга ярдәм итмәкче икән — Кайчан кузгалмакчылар соң? — Берәү өтте быел булмас, диде Киләсе җәй күк ут вакытында, атлар туенгач, диде —Ал-ай — Әлхаль Оренбурдан килгән чагында Казан юлы мишәрләреннән Сәфәр вә Тирмә авылыныкылардан сорадым «Сез ни хәлдә торасыз» дип «Халаеклар купса, алар тарафында булырмыз- диделәр Боларын ишеткән иде инде Батырша. сүзне башкага борды — Ибраһим вә Гөбделсөлам ахунлар ни хәлдә9 — Әлхәмделилла. бик хуш торадыр, хәзрәт Сәңа сәлам вә хат юлладылар тиз көндә үзе килеп чыксае. диделәр. Ул җиләне кесәсеннән шомарып беткән кәгазь төргәге алып килде һәм муллага бирде Тегесе исә хатны әйлөндергөлөп карады, аннан горфиә акча белән басылган мөһеренә текәлеп торды да: — Каргалыга тизме кайтырсың?—диде — Ауылда биш-алты көн торырмын, ахры — Хубдыр Каргалыга бергә барырбыз. Вә дәхи. мелла Гәбделсат- тар һәр тарафлардан хәбәрләр җыең! Вәләкин үзең сүзләшмөенчә, гайреләрнең сүзенә колак салып торгыл, вә ни хәбәр аңласаң, шуны безләргә белдергел — Инша алла тәгалә,— диде Гәбделсаттар, авызын ачып исни-ис- ни. Батырша шәм яндырды Остазбикә исә, шәүлә булып кына, өстәлгә тары боткасы кертеп куйды Кунагы ашагана арада, мөһернең балавызын ватып, төргәкне сүтте Батырша һәм таныш кул белән язылган юлларга текәлде: «Гыйззәтлү вә хөрмәтлү шәкертемез, мелла Баһадиршаһ! Безки Каргалы бистәсендә мәгыйшәт кылгучы дәмулла Гәбдел-сәлам ахун сезнең тарафларга күпдин-күп, чукдин-чук сәламнәребезне күндерәбез Үзебез, аллага шөкер, исәнаман вә сезлөрне дә шулай диеп беләбез. Вә дәхи улдыр кем, үземезнең шәригатемездә мәхкүм улуб, байны- ярлыны вә дустны-гайрене вә карендәшләрне-ятны бер күреп, һичбер алым алмаенча китапларымызда боерылган вөҗһенчө тугрылык белән хөкем итеп, бәхәсләрне гайреләргә фаш итмәүең өчен галимләр вә гәүамлар, барча халаеклар сәне Себер юлы өстенө ахунлыкка куймак- ка теләделәр Вәләкин ыстаршина Яныш үзенең өмеренчө булмаганы өчен, сәне теләмөенчә, аның үз әмерендә булырдай бер мелләне ихтиар итеп язу язды. Галимнәрдән вә гайреләрдән кулларын куйдырып вә тамгаларын салдырып, ул мелләне Оренбурдагы ике ахун хозурына җибәрде Динемездә ахунлык ни кагыйдәдә бирелә булса, шул кагыйдәчә ахунлык мәртәбәсе бирелер өчен Вәләкин без. аны ахунлык мәртәбәсенә ләякатсыз күреп, буш кайтардык. Вә аның соңында без ахунлар киңәштек бу заманда галимлөр арасында меллө Баһадиршаһтан гайрегө ахунлык мәртәбәсе лаек дәгүл диб Вәләкин сән Исәт правинчасына миһман булып киткәнсең, имеш Оренбур ахуны Ибраһим вәлинигьмәтләремез сөнең хакыңа ахунлык таныклыгы төзеб, мөһеренә басып, ул ривалөне бән Гәбделсәлам ахунга бирде. Кул куеп, сәңа төслим кылыр өчен. Ул рисаләне кабул итеп алгайсыз Юл төшү берлә, безнең якларга килеб чыкуыңызны көтеб калгайбыз Әлхасыйл, ошбу хатны алгуга, үзегезне ахун диб белгәйсез» Хатның соңгы юлларын укып бетермәде, урыныннан торып, каршында кагаеп утырган Гәбделсаттарга урын-җир күрсәтте. Кеше ял иткәндә сураеп утыруны хуп күрмәде, утын сүндереп, үзе дә остазбикө- се янына караватка ятты Тик аңа бүген ансат кына йоклап китү насыйп булмаган икән Ятуына күз алдына остазы Гәбделсәлам хаты килеп басты. Ләкин андагы сүзләргә сөенергә дә, көенергә дә белмәде мулла Шатланыр иде, кальбе дин-шәригать дөньясыннан сүрелеп, мәгыйшәт казанында кайнаган чагы Хафаланыр иде, ахунлыкның мәртәбәсе, абруе зур— тулы бер Себер юлындагы галим-голәмә, мулла-мунтагайга башлык булдың дигән сүз Димәк ки. ахунлык таныклыгын алмый, муеныңа тагы бер камыт кими тору кирәк Әйе, әйе, ике якның берсе ачыкланганчы ятсын шунда, Оренбурда. . Шундыен нияткә килеп, күңелен урынына утыртмакчы булса да. йокы дигәнең каядыр китеп олаккан иде Исенә Яныш старшина килеп 72 төште Күр син ул юха еланны* Мулланың алдында ничек кенә юхаланмый да, ничек кенә төчеләнми Тәүбә итә, имеш Тфү* Ә артында аның ахун булуына каршы икән, хәсис Әллә соң шул Янышка вә аның ишләренә үч итеп алыргамы ахунлык грамотасын?! Юк. кайнарланма, Батырша! Бар, күр, олуг ахуннарның үзләре белән киңәш Расы шул булыр Фикерен тәртипкә салып бетерүгә, оеп йокыга китте хәзрәт Оренбурга Гөбделсаттар белән үк китәргә уйласа да. әлеге сәфәре насыйп булмаган икән Авылда ялгызы диярлек тынычлап калгач, мәдрәсәсе исенә төште Сөмбелә үтеп баруга кармастан кышлык утын әзерләнмәгән. Утын хафасы кара козгөчө сузылды, дөньяның башка мөшөкать-шөгыльлөре бер читтә торып калды Мәгәр Батырша янына төрле-төрле тарафлардан килеп йөрүчеләр өзелмәде Килгәне берсе дәртле һәм ашкындыргыч хәбәрләр ташыды һәр дүрт юлдан «Коралларыбыз вә атларыбыз әзер — фәрман көтәбез- —дигән сүзләр килеп иреште Алай да Батыршаны куандырганы анысы түгел иде өле Ниһаять, ул шикләнгән мишәрләрдән дә әйбәт хәбәр килеп җитте «Тирәдәге башкортлар атларга атлансалар, без һәм атланырмыз*- Монысы инде төбәктәге барлык халаекларның берегүен раслаучы фал иде Дөнья мәшәкатьләре белән әвәрә килә торгач, кар төште — Орен- бур сәфәре сузылды Дорес. барыбер атка менәргә туры килде килүен Батыршага, тик юлы Уфага иде монысында Анда Котлымбөт морза килгән имеш Мулланы янә йорекче итеп сайладылар Шул ук көнсә ишек алды, шул ук болдыр Төвкилев кенә бөтенләй башка иде бу юлы Йонтөс ак кашлары күзләре остенө ишелеп төшкән, чырае яңгырлы кон сыман Халаекларның тозны кальгалардан вә калалардан сатып алуга каршылыгы җенен чыгарган, йөрекчелөрне үгетләргә килгән, имеш — Юкка карышасыз, юкка маташасыз.—дип кычкырды ул. болдырга чыгачыгышына —Барыбер күнми булмассыз Падишаһыбыз әйтсә, тозны гына түгел, суны да сатып алырсыз Аңа җавап итеп, алгы рәттәге ап-ак кәҗә сакаллы берәү шәрран ярып үкереп җибәрде — Телөмөйбез* Алла биргән тозны сатып алмайбыз1 Төвкилевнең сүзе бүленде Ул. акрын гына кыймылдап баскычтан төште дө әлеге карт алдына килеп басты Янәшәсендә ике драгун күренде Халык, ни буласын көтеп, тынып калды Морза кинәт егетләр җитезлеге белән, теге бәндәнең сакалын учлап алды һәм бер ыргым белән йолкып чыгарды Аксакалның иягендә, эт талаган сыман чи ит торып калды Морза исә, берни булмагандай, янә болдырга менде һәм канлы сакалны баш өстенө күтәрде — Ахмаклар*—дип җикерде ул, ярсып — Падишаһка каршы сүзләрегез вә гамәлләрегез очен сакалларыгызны аз йолыктылар мәллә?’ Аңа сөйләп бетерергә бирмәделәр Төркем саламга капкан ялкындай гөжләп, шаулый башлады Бар да нәрсәдер кычкыра нидер әйтә, тик берәү дө берни аңламый иде Ул да түгеп, баш өсләрендә йодрыклар, чукмарлар бутала башлады Батырша һич ни аңламый башын иеп. ярсулы авызларны тыңлап торды Кинәт колагы тобендә үк кемдер, хатын-кызныкыдай яңгыравык тавыш белән, кайнарланып төзергә тотынды — Котлымбөт морзаны белдекөмез заманыннан бирле һәр елда ничә мәртәбә антын ишетәмез. Орөнбур губернасы халаекларына падишаһның күп мәрхәмәтләре вә күп рәхимле указлары бардыр дип Хәл бу кем, бүгенгәчә остемезгө мәрхәмәт тамчысы таммыш юкдыр Зарны тагы да куәтлерәк авазлар күмеп китте — Йорт-җирләрне туздырдылар вә тападылар* — Кыйнамак. сукмак, үлтөрмөк берлән җәфалар күрсәттеләр1 — Юк. чыдар әмәл калмады, ирләр* Ул да түгел, болдыр ягында аллы-артлы мылтык шартлады—драгуннар куркыту өчен баш өстеннән аттылар бугай Халык төркеме капкага ыргылды, күз-ачып йомганчы мәйдан бушап калды. Җыенның ахыры хәерле бетәр сыман күренми иде Батырша йөгерә-атлый фатирына кайтты, атына атланды һәм Карышбашка таба чаптырып кипе. Уфага булган күңелсез сәфәреннән соң, ул бераз басылды, күңелен оланнарга сабак бирүгә утыртты һәм үзен дөньяның ыгы-зыгысыннан арынып калгандай тойды Әмма бу тынгылык озакка сузылмады, көннәрнең берендә Уфадан указ килеп төште Аңа Ирөктә иләүе старшинасы Шәрәф белән Уран әулысындагы Уртаулга барырга һәм күптен түгел дөнья куйган Султук старшинаның теркә малын китап хөкеме белән мирас ияләренә өләшергә кушылган иде Уртаул Карышбаштан нибары өч көнлек юлдыр. Мирасны бүлеп бирү дә алай озакка сузылмады — низаглар чыкмады Алай да сәфәре сузылды Батыршаның Мөхтәрәм миһманны һич кенә дә җибәрәселәре килмәде Гайнә татарларының Аш арты аш. өйдән-өйгә, аәылдан-авылга кунакка йөрү башланды, гыйбрәтле сүзләр дә күп булды Чынында шулары өчен тоткарланды да инде ул, үзенә кирәкле кешеләр белән күрешүгә форсат көпе Ниһаять, кунак-төшем ыгы-зыгысы арасында җаен чыгарып, бер аулак өйгә Чурагол белән Исхак муллаларны, гаярь егетләрдән Акбаш белән Мостайны һәм тагы берничә кешене чакырпы Шактый тәкатьсез, кызу канлы әзмәвер Акбаш, хәл-әхвәл белешүгә үк, бу як халкының уй-ниятләрен чәчеп салды — Безнең урман тарафлары гайөт тә пөһлүаннардыр,—дип башлады ул бераз масаеп—Вә ук атарга осталардыр Кырыгар-иллешөр тиенлек санай җәяләремез ялан башкортларының унар-егермешәр сумлык әдернә җәяләреннән артыктыр Әдернә җәя эссе көндә егерме- утыз мәртәбәдән артык атмыйдыр Безнеке ни кадәрле эссе көн булса да. атышкан саен куәтләнә генәдер Вә һәм чаңгы берлә йөрергә шул кадәр осталар — урман өченә качкан киек котылмыйдыр Алларында аркылы яткан ат биеклеге агачларны аша сикереп чыгалар Юлдан килгән ат чаңгылы кешеләрәмезгә җитмидер Урман халкы пәһлүан- лыкта алан халкы булмас имди Инде бу хәлдә кяфернең җәфалары чиктән ашты. Алла әгьләм, киләсе җәйдә шәйөт дәхи яу кырында булырмыз! Ошбу нотык күңеленә сары май булып яны Батыршаның. Бу сүзләрдә ул Гәйнә татарларының бдскынчы Каракошка нәфрәтләрен дө, хәлиткеч яуга әзерлеген дә, җиңүгә ышанычын да күрде Мәгәр барыбер йөрәгендә тынгылык юк иде гыйсьянчы мулланың Татар тотып карамыйча ышанмый шул Әлеге дә баягы теркә малын мирас ияләренә бүлеп бирү сылтавы белән, башта Гәрәй иләүен урап кайпы, аннан Күдәй якларына юл тоны Йөргән бер җирендә теләктәшләр тапты Халыкның чиксез нәфрәте боланың уңышына ышаныч уята иде Тик төп узаманлыкны кем башкарыр? Яу башы кем булыр?.. Бишенче бүлек Батырша шулай аәылдан-авылга, иләүдән-илөүгә йорт-җир арасында халыкның уй-ниятен белеп, тын алышын тыңлап, ишеткәннәрен күңеленә салып һәм җае белән сак кына кешеләрне яуга өндәп, шуңа әзерләү белән әвәрә килеп йөргән мәлдә 1754 ел үтеп тә кипе. Тиздән — нәүрүз Хәзергә исә, шөкер, һәр тарафта иминлек, йот-ачлык җәфасы да бәндәләрдән чипәрөк йөри Иншалла. елның тулысынча кулай булып куюы, халаекларга җиңү китерүе бар Ул үзалдына уйланып утырганда ак якка тавышсыз-өнсез гёнө остазбикәсе килеп керде һәм Батыршаны хыялларыннан аерды — Сиңайтөм. тагы бер бәндә килгән анда, сәне сорый Җыен әтрәк-әләм артыннан пычрак җыюдан бушыйсыларым юк икән Зөлхәбирәнең моң-зарын гүя ишетмәде дә. Йокымсырап торган күзләре зур ачылып җанланып китте, үзе дә сизмәстән аягына басты — Әт. керсен! Бәләкәй гәүдәле берәү килеп керде Бозланып катуына карамастан. чем-кара булып күренгән сакал-мыегын искә алганда, инде ир уртасы булып җитсә дә. бөтен кыяфәте малай-шалайныкы иде юлаучының. Батырша мич буендагы утыргычка ишарә ясады — Кем сән, ни җирдән сән? — Нугай юлы Кәлчир иләүенең Исмәгыйль дигән буламын.— диде кунак, гәүдәсенә ятышып торган хатын-кыз тавышы белән — Кая барасың? — Әй буена, үз йомышым белән,—диде бәләкәй бәндә куенына тыгылып. Маташа торгач, аннан изелеп-төпөрләнеп беткән букча чыгарды һәм аны муллага сузды — Бу язу кемнән? — Укысаң, мәгълүм булмасмы? Язуда аңа. мелла Баһидиршаһка, Мохәммәт пәйгамбәр хәдисләренә тугры булып, халаекларны аллаһ хакына, динебез хакына туплау, аларны кыздыру һәм яуга күтәрү эше йәкләтелгән иде Сүз дә юк хатны язучы гыйлемлектә камил кемсәдер. ихтимал. Гәбделсәлам ахундыр Тик язуы аныкы түгел, ят кул Ниткән дә булса этлек, яманлык юкмы монда? Батырша тын гына утырган кунагына борылды — Әй, Исмөгул, бу язудан мәгълүм улмайдыр, һич кешесенең исеме юк. Аны сөңа кем бирде? — Бөн язу танымаем шул. хәзрәт Меллөмез илә писарымыз Орен- бур тарафына барып йөрделәр Бу язуны бәңа бирделәр сөңа тапшырыр өчен «Үзе укыгач, тиз үк төшенер-—диделәр Батырша аңа карап-карап торды да. кычкырып җибәрде — Сән вур икәнсең! Сез явызларны тотып богауларга кирәк* Юлаучы сабый баладай мүкәләп, мулланың аягына баш орды — Әйа вәлинигьмөт. сәнең мобөрак атыңны, олы абруеңны ишеттем. Хаҗилар кәгъбәне күрергә мохтаҗ булган күк. йөзеңне күрергә зар булып, ерак җирдән шатланып килдем Ахыр чиктә бу язуны кабул итмәсәң дә, бәңа рәнҗү ирештермә?! Батырша чапкынның тәкрарлавын тыңлый-тыңлый. аңа кызганып карап торды — Тор, өй, соекле, уйнап кына өтәмен.— Мулла ашыгып кесәсенә тыгылды һәм аннан биш тиен бакыр акча алып, аны аягына торып баскан юлаучыга сузды.— Мә. юлыңа булыр—Аннан ашыгып урта ишекне ачты —Остазбикә, миһманның тамагын туйдыр* Бүлмәдә ялгызы калгач, ул янә тәрәзә буена килде, хатны тагы бер кат укып чыкты Хатны язучылар, ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә уратып- уратып, аның алда торган яуга әзерлекнең ботен мәшәкатьләрен үз җилкәсенә алуын, халаекларны кыздырмак вә егөтлөмөк эшенә керешүен, ниһаять, болага узаман булуын үтенәләр иде Батыршаның бу хөтлесен исенә кертеп тә караганы юк иде әле аның. Хак, ул ботен воҗүде белән инкыйлаб яклы, туган җиренең—бар Идел-Урал тоягенең хоррө улуын тели Шуңа опешөм керсен дип. бар- ган-йоргөн җирендә халаекларның уйниятлөрен белеште теге яисә бу аймакта яу башлыгы булырдай гаярь бәндәләрне ачыклады алар белән киңәште Баксаң, боланың узаманы юк имеш Югыйсә Гәбделсәлам ахун (Батырша хатның нәкъ менә аныкы булуына һич кенә дә икеләнми) турыдан-туры аңа мөрәҗәгать итмәс иде Хуш. ул кулыннан килгән кадөрөн эшләр Әйтик каурый каләмен алыр, халаекларга егөтлөмөк вә кыздырмак хатлары язар Кирәк икән. җае чыккан саен, теле белән дә мәдәт итәр Ул гына да түгел, һич сукранмый иләүдөниләүгә. түбәдән-түбәгә йөрер бәндәләрне туплар, көрәшкә чакырыр. Әмма кулына сөңге-кылыч. җәя-ук алып, яуның башына баса алырмы? Хагын әйткәндә анысына үзе дә шикләнә Шундыен зур төбәктә бетмәгәндер андый гали вә һиммәтле җаннар СәетКилмәкләр. Җангалиләр. Алдар-Күчемнәр Карачуралар табылыр алар, табылыр! Хәзергә исә ул кулыннан килгәнен эшли тора ала... Шул көннән Батырша үзенең ак өенә кереп бикләнде Өстәлендә кәгазь бите белән каурый каләмнән һәм эт шомыртыннан ясаган карадан гайре нәрсә заты юк Әмма язмый мулла, коннәр буе алдындагы кәгазьгә карап, уйланып утыра Бу хәлдән тәмам тәшвишкә төшкән Зөлхәбирә урта ишеккә килеп-килеп караса да. аны ачарга җөрьәт итми Ходаем, әллә соң чирләп-нитеп киткәнме, җәен-кышын юл йөри, өйгә кайткан арада да әллә кемнәр белән әвәрә итә торгач, гакылына җиңеллек килгәнме? Бу хәлдән коты очты Зөлхәбирәнең, икеләнүләрен онытып, ак өйнең ишеген какты — Сиңайтәм.—диде ул тыныч кына.— нишләвең инде бу? Комгандагы су суынды, токмачым куерып бетте. Ашап-эчеп. намазыңны укып аласың мәллә? Халаекларны кыздырмак вә егетлөмәк хатын тиз генә язып ташларга ниятләгән иде мулла Үз гомерендә санап очына чыгышлы булмаган вәгазь укыды, сүзгә кеше кесәсенә кермәде Алай да мәчеттәге яиса табындагы бер төркем кешегә үгет-нәсихәт укуы бер нәрсә, ә менә Рәсәйнең яртысыннан күбрәгенә диярлек чәчелгән мөселман агай-энегә җитди сүз әйтүе бөтенләй башка нәрсә икән Арада булыр укымыш- лысы, булыр хәреф танымаганы Димәк ки бәндәләрнең барысы да аңласын өчен сүзгыйбарәләре бик тә садә булырга тиеш Шул ук вакытта алар һәркемнең йөрәгенә төшеп, укучыларны гайрәтләндерсен. дәртләндерсен, кыздырсын Шунысы да бар, аны беренче нәүбәттә галим-голәмә укыячак бит әле. Эчтәлектәге кара сүзләрдән көлмәсләрме алар, садәлекне беркатлылыкка санамаслармы?! Шөкер, каурый каләмне тәүге тотуы түгел Моңа хәтле язган хатларын, рисаләләрен вә башка язуларын укыган бәндәләр аларны бик тә камил һәм хиссиятле дип таба торганнар иде Аны шикләндергәне вә гаҗизләндергәне — башка нәрсә. Халаекларның күпчелеге алда торган яуны ислам дине өчен җиһад дип саный һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең яшел байрагы астына тупланырга ниятләнә Батырша үзе һәм аның тарафдарлары исә. мөэмин-мөселманнарны төрлечә кысу-изү. мыскыл итүләргә бөтен вөҗүдләре белән каршы булган хәлдә, боланың дин хакына гына кубуы белән чикләнәселәре килми Аларча. ачулы халаек- лар явыз Каракошны юк итәргә тиеш Димәк ки, халаекларны зәхмәтле Каракошка каршы көрәшкә чакыру ислам дине өйрәтүләренә капма- каршы булып чыга. Бу исә берәүләрне икеләндерәчәк хәтта өркетәчәк. Шуннан инде мәгълүм буладыр ки. төп максатны шәрәләндермәскә, аны дин пәрдәсенә төрергә шулай итеп, халаекларның хәерхаһлыгына ирешергә кирәк. Остазбикәсенең ишекне тагы шыгырдатуына сискәнеп. Батырша башын күтәрде тәрәзәгә бакты Караса кичке эңгер-меңгер төшеп килә. Шунда гына башының чатнапчатнап алуын тойды. «-Бүгенгә җитәр»—дип нәтиҗә ясады ул һәм. урыныннан торып алдагы якка чыкты. Ашыйсы килмәсә дә. ян сәкегә утырып, инде суына башлаган бәлешне капкалады. Вакыт дигәнең Батыршаны ашыктыра иде Әнә. кояш тәрәзәгә көннөн-көн турырак карый, дранча һәм кабык түбәләрдән тамчылар тама Беркөнне исә тәрәзә каршындагы читән казыгына килеп кунган кара карганы күреп, тәненнән яшен ташы узгандай булды Ул кабаланып каләмен карага манды һәм ашыга-ашыга яза башлады: «Мин, Абдулла Мәзгытдин, бар вә бер алланың һәм пәйгамбәребезнең мәр- 76 хәмәтенә омет итеп вә аның сәхабәләре юлын дәвам итеп, сезне. Рәсәй мәмләкәтендә яшәүчеләрне вә хыянәтче йомышлы урыслар тарафыннан һәртөрле мәкерлекләр вә фетнәләр күреп кимсетелгән, чиктән тыш алҗыган хак диндәге бәндәләрне болай дип үгетлим » Батырша. каурый каләменең очын авызына кабып, уйланып калды Ие. саный башласаң, җәлладларның кыргыйлыклары хәттин ашкан Алай да барын тәфсилләп тору кирәкмәс, явызлардан күргән җәбер-золым, кан-яшь, кайгыхәсрәтне искә алып үтү дә җитәр Иң мөһимен — кяферләрнең хак диннән көлүләрен, ул гынамы бәндәләрне көчләп үз диннәренә аударуларын, исламны мөселманнарны мәсхәрәләп, үз диннәрен көчәйтүләрен әйтергә кирәк «Китапларда язылганча һәм күрсәтелгәнчә, безнең бабаларыбыз болгарлар бер диндә булып, бердәм иделәр һәм попларга табынучыларны үз җәмгыятьләренә дини өйрәтү юлы белән генә кертә иделәрЮньле кеше бүтәннәргә динен-әхлагын түгел, уй-фикерен дә көчләп такмый Болар исә, Оренбур салынганнан бирле, ни кыланганнарын белмиләр, халаекларны мылтык-кылыч берлә куркытып чукындыралар, чирү көче берлә муеннарына төре асалар Хак булгач, нишләп әле аны һәркемгә тигәнәк урынына ябыштыралар?! Вә дөхи.— дип язуында булды мулла,— ул ислам диненнән чыкарылганнарның ясакларыны вә һәм үзгә хезмәтләрне калган мөселманнарның өстенө салдылар Ул мөселманнарны диннәрендә торган өчен, анларны хур күреп, элек- электән өсләренә тиеш булмаган йөкләрне йөкләделәр анларның дин вә дөньяларына тарлык вә авырлыклар җитешсен дип - Шул урында ул үзен урманның иң чытырманлыгына килеп кергәндәй тойды Вакыйган. тәзкирнамөнең гаять тә четерекле җиренә җиткән иде Ясакны патшаның наиблөре урыс түрәләре билгеләсә дә. аны җыеп алучылар һәм салым-алым эше йөрткәндә әллә ниткән башбаштаклыклар уйлап чыгаручылар, халаеклардан тиешеннән артыгын талап, баеп ятучылар мөселман старшиналары лабаса' Бәс шулай икән төлисеңме-телөмисеңме. иләү агаларына да тел тидерергә туры килә Ул каурый каләмен карага манды һәм ярсып язып китте -Бәгъзе ыстаршиналар биниһая залимлеклөр илә халаекларның малын җыеп вә исерткечләр эчеп вә адәмнәрне кылыч белән чабып, кулларыны кисеп, моңа охшаш хәтсез җәфалар кылдыларҖомләсен тәмамлады да урыныннан торып ук китте, киез катасы белән йомшак басып, ишекле-түрле йөрергә тотынды Ие мөртәтләр һәр заманда булган һәм булып кына тора Ул сатлык җаннар турында хак сүзне бәндәләргә җиткерми ярамый Мулла инде көннәрнең санын югалтты, исемнәрен онытты башын күтәрми язды да язды Инде, шөкер, хатының иң четерекле фәлсәфәле өлеше тәмам бугай Әйа, ял итеп алу насыйп булмаган икән Төнката миендә кайнаган уй ташкыны, иртәнге якта гына бер тәртип алып, шулкадәр ачыкланган иде ки. иртәгесен ятагыннан торуына каләмен кулына апды һәм яңа кондөге беренче җомлөсен сырлады -Югарыда язылганнардан чыгып, сөз хак диндөгелөргө вә бер аллага инанучыларга нинөрсөпәрдөн вә ниткән хилаф эшләрдән тыелырга киңәш итөм соң?» Калганы инде һич көчәнүсез һәм тыелгысыз акты да акты хак диннәреннән язган кяфөрлөр белән килешүдә булмаска үз мөэмин моселманнарыбызның йорт-җирлөрен туздырмаска вә аларның канын кыймаска, малларын таламаска вә үзләрен кол итеп әсирлеккә алмаска Янә дә килеп, кяферләрнең үзебезгә кул күтәрүләренә юл куймаска мөртәт ыстаршиналарның җаннарын җәһәннәмгә олактырырга Кисәк каләме тортелеп калгандай булды кулыннан ук төшеп китте Туктапе ул бит ничә еллар буе төрле авылларда имамлык кылып мәдрәсәләр тотып угланнар укытып вә яман гамөл-шегыльләрдән тыеп торды Хәзер исә шуларның киресенә, хәтта кем берәүләрнең канын коярга чакыра түгелме? Адәмнәр ни әйтерләр моңа, Баһадиршаһ хәзрәт икейөзле димәсләрме? Бәндәләр бит бөтенләй үк томана түгелләр Көн буе утырса утырды, мәгәр дин дошманнарына каршы кул күтәрүнең һич кенә дә гөнаһ булмавын исбатлады Нәүбәттәге көнендә ул эшен янә тыныч күңел белән башлап җибәрде. онытылып һәм бирелеп язуын дәвам итте «Сез, бер аллага ихластан инанучы чын дусларым минем, тырышыгыз, тырышыгыз, тырышыгыз! Чирү атлары вә корал хәзерләгез, кылыч-сөңге. җәя-ук вә шуңа охшаш кирәк-яракны мөмкинлегегез барынча әзерләгез һәм алла боерыгына буйсыныгыз: хак тәгаләдән мәдәт сорап, яңа өмет вә ышаныч баглап һәм дә аның катына пәйгамбәребез Мөхәммәт рәсүлүллаһны юллап, теге кяферләрне кыйрата башлыйбыз. Ул зөбаниларны җиребездән куып, йорт илебездә мәчет-мөдрөсөләр гыймарөт кылырбыз, хак динебезне ныгытуны кайгыртырбыз Җөмләсен тәмамлады да янә уйланып калды. Халаекларны яуга күтәрелергә чакыра чакыруын, тик моның өчен югарыда язган сәбөп- сылтаулар гына аз, дәлилләр җитәрлек түгел сыман тоелды аңа. Боланың хаҗәтлеген раслап тагы ни дә булса әйтәсе килде Ә. әйе. кан-кардәшләребезне зөбанилар тырнагыннан коткару хакында Чыннан да. Казан. Сембер һәм Зөя өязләрендә биш меңләп адәм, бәлки аннан да артыграктыр, кяферлөрнең җәбер-золымына түзә алмыйча, алар диненә күчәргә мәҗбүр булды Ул бахырлар бездән ярдәм көтә, мескеннәрне коткару фарыз эш «Сез,—дип мөрәҗәгать итте ул диңгездәй губернаның әллә кайдагы аймакларында яшәүче инсаннарга — динебезнең башлыгы Мөхәммәт пәйгамбәрне дошман күрүче кяферләр безгә дуслык кулы сузарлар дисезме?! Аң булыгыз, алар Болгар калаларын вәйран иттеләр хак дин юлындагыларны кырып бетерделәр, мәчетләрне җимерделәр, алар урынына чиркәүләрен гыймарәт кылдылар үзләренең сафсата диннәрен тарату өчен. Ниһаять, безнең авылларыбызны да болай гына калдырмаслар, Болгар иле хәленә төшерерләр » Шулар хакында яза торгач, кан-кардөш халыкларның уртак җәфаларына. салым-алымнарга. төрле җыемнарга, ниһаять, инсаннарга ходай үзе биргән тозны да сатып кына алдырачакларына кереп киткән икән "Исегездә тотыгыз, йомышлы урыслар безне көннән-көн кыса барып, кыргыз-кайсаклар белән дошманлаштырып, үзара кан түктереп, ике арабызда булган татулыкны һәм килешүне бозарга телиләр - Әй. Батырша, Батырша! Хатыңның губернатор Неплюев кулына барып ирешөсен. аның казакъларны башкортларга, ө соңгыларын бере- нчелөренө каршы котыртып, канкардәшлөр арасында суеш-кырылыш чыгарачагын, татарлар белән башкортлар арасын бозуда да кулланасын белгән булсаң, әлеге җөмләне язмас та идең, шәт?' Исәбенчә. әйтәсе сүзләр әйтелеп бетте бугай Яуның вакытын гына бәян итәр дә Ләкин һаман да нидер җитми, нәрсәдер сөйләнми кала сыман Ә, ие. инсаннарны дәртләндереп, илһамландырып, егетләнде- реп тә җибәрергә кирәк! «Сез. бер аллага табынучы яшьләр һәм картлар. җайдаклар вә җөяүлелөр,—дип дәвам итте мулла, ашыга-ашыга,— тизрәк тупланыгыз һәм озын-озакка сузмый кузгалыгыз Ул кяферлөрдән куркып калмагыз, бер аллага өмет баглагыз. Аның кодрәте илә явызларны тарьмар итәрбез Сез. исламны яклаучылар, без хак дин- дәгелөр аз. кяферләр күп дип. шикләнеп-шөбһөлөнеп калмагыз тагын. Аллаһ тәгалә кимсетелгәннәрне яклар. Аның рәхмәте белән хак динебез юлында күп санлы дошманны да җиңәрбез! » Халыкны дәртләндерү өчен тагы ни дә булса әйтергә кирәк иде... Әһә, шуны да белсеннәр кыргыз-кайсаклар да безнең белән бер сүздә. Мөселманнар яши торган бүтән капа-салалардан да кяферләргә куркыныч яный Боларын да җаен-җайга китереп теркәп куйгач, төп сүзгә күчәргә булды. Монысы инде күптән башында йөри иде һич тоткарлыксыз тезеп китте «Әссәламегаләйкем вә рөхмәтуллаһ' Хак дин юлындагылар ишетегез һәм белегез бән, Абдулла Мөзгытдин, һәр дүрт юл халкының уй-ниятен белешеп абызлар вә галим-голәмә белән киңәш тотканнан соң. шушы 1168 елның күк ут вакытында, ягъни челлә аеның берендә, ураза бәйрәменнән соң кузгалырбыз дип торам Пәйгамбәребез юлына тугры булып, хак тәгалә боерыгын үтәп, шул көнне кяферлөрне кыйрата башлыйк!» Барыбер нәрсәдер җитми, иң кирәге әйтелми кала сыман Вакыйгән, ахырга нидер кирәк бугай Якты өмет, җиңүгә зур ышаныч бөркеп торсын' Ниһаять, йөзенә нур бөркелде атылып өстәле янына килде, кәгазе өстенө иелеп, ашыга-кабалана хыялын язарга тотынды «Шушы көннәрдә генә Төркиядән солтанның куәтле гаскәре Әчтерханга килеп төште Кяферлөргә каршы тору һөм аларны кыру өчен Вә һәм аларның яңадан-яңалары килә тора, дигән хәбәрләр ишетеләМонысы инде чеп-чи ялган иде Мәгәр халаекларны кузгату вә егетлөндерү өчен анысы да кирәк. Изге максаттан чыгып ялганлауның гөнаһы юк. диләр бит Зөлхәбирәнең кулыннан эш төште Башка елларда, көннәр язга авышып, кояш туры карый башлауга, бәйгегә әзерләнгән чаптар сыман, кая басканын белми торган иде Кышкы көннәрен казан тирәсендә һөм иртә-кич мал-туар янында үткәргән булса, хәзер исә йомышы бармы- юкмы. амбар тирәсенә чыгар, чәчүгә дигән орлыкларны кат-кат карар- тикшерөр чиннеккө кереп, хәзинәдә бар кадәр дирбияне барлар, аларны рәтләү-төзөтү хәстәрен күрә башлар Кулына агач көрәк алып, сабан-сука. тырма ише нәрсәләрне кар астыннан чыгарыр, аларны -энә күзеннән- үткәрер, шуннан инде ишегалдында һөм ындыр тирәсендә аның боерулы авазы яңгырар — Яхъя олан, тимерче Ычтапанга барып кайтырга кирәк! — Колчура дим, анау тиякләрнең тарткыллары черегән Монысы әле карлар эреп, басулар ачылганчы шулай Инде җир кибөп. сукага тошөр чак җиттеме, кырдан кайтып керми Хак. үзе җир сукаламый, ашлык чәчми Зөлхәбирә Мәгәр көнозын буразнада кайнашкан Яхъя белән Колчураның өсләреннән төшми Җир башындагы калкуырак урынга — яшь үлән борынлап килгән җиргә учак ягып җибәрә. егетләрнең ашарларына пешерә Ашасыннар эчсеннәр — ашаган малда омет бар һөм. әйтергә кирәк, егетләр остазбикәгө бурычлы булып калмыйлар, сөрү, чәчү һөм тырмалау эшләрен авылда бәрәнчеләрдән төгәллиләр Быел исә аңа әллә ни булды Инде кояш көннөн-кон биегрәк күтәрелеп, кыеклардан тамчы тама, тиздән ташу да кузгалыр Ә ул исәр көшедәй ой эчендә өйләнеп йөрүдән узмый Мулласының һич уйламага- нда-котмөгөндө ак якка кереп бикләнүе ушын алды аның Башта Зөлхәбирә бу хәлне картының чираттагы бөр сәерлеге дип кенә уйлады һөм моңа игътибар итмәскә тырышты Әмма атна үтте, икенчесе узды өченчесе башланды, ире исә һаман да ябылып ятуда Ярый әле бала дигән газиз җаннар бар доньяда Ябылуыннан чыккан арасында оланнар өйдә булса, гел үзгәреп китә Батырша айлар буе күңелен кимереп торган хафаларын оныткандай була Балалар белән элеккечә уйнап- шаярып ала. колкеле сүзләр әйтеп аларны чыркылдата Әмма күпкә түгел, сабыйлар белән горлөшкөн җиреннән кисәк кенә сүзсез кала чырае караңгыланып китә һөм әлеге ялгызлыгы кочагына ташлана янә сәгатьләр буе остөлө янында уй диңгезенә чумып утыра Ходаем әллә соң бер-бер олы кайгысы, берәүгә дә әйтергә ярамый торган хәсрәте бармы? Шуны төпченим, бергә-бергә сагышларын җиңеләйтим дип. берничә мәртәбә сыза гына урта ишекне ачты, сүз кузгатып карады Зөлхәбирә — Сиңайтәм... Тегесе исә сүзне әйтеп бетерергә дә бирми, хатынына усал итеп бер карый да кулын селтәп куя Комачаулама, янәсе Шул сәер хәлләрдә ике айлап вакыт үтте, картының сәерлеге һаман сузылгач, бөтенләй коты очты Зәлхәбирәнең -Ходаем, әллә соң ныклап сырхаулавы шулмы?-— дип өзгәләнде Алай дисәң дә. зарланмый- ыңгырашмый. тамагына да ярыйсы гына каба. Әллә соң акылга җиңеләюе шулмы? Алай дип шикләнсәң дә гөнаһка гына батуың бар. Саташ кан-дива- наланган бәндәгә бер дә охшамаган карты Ниткән дә булса китап, кыйсса-мазар яза торгандыр Алайса, нишләп дөньядан тәмам ваз кичәр? Бер ачылмаса. бер ачылыр, киңәшер, сөйләшер иде бит Әй. баш ваткан була тагы Бизгән ул Зөлхәбирәдән Яратмый бугай аны мулла. Дөрес, Зөлхәбирә үзе яратуның ни икәнен белмәде, сөеп-сөелеп очыну ләззәтен татымады Хәер, әгәр дә ярату кемне дә булса якын итү икән, андый кешесе бар иде аның туган ягында — атасыз-анасыз, йорт- сыз-җирсез һәм туган-тумачасыз бабул Гөбделҗаббар. Егет иләү агасының елкыларын көтә иде Хак. Гәбделҗаббарны ул нибары ике күрде Берсендә, атасына ияреп, ни йомыш белендер Мөслим старшинаның атлар өеренә баргач, икенче мәртәбә — үзләренең авылларындагы сабан туенда Зөлхәбирә аны тәүге күрүендә үк үз итте Мәгәр аларга кавышу түгел. икәүдән-икәү очрашу да насыйп түгел икән Шул җәйдә егетне. Мөслим старшинага кизәнгән өчен, каядыр еракка катрга олактырдылар. Батырша муллага ул атасы кушканга гына барды. Үкенмәде тагы. Батырша аны какмады-сукмады, шул ук вакытта иркәләп-назлап та тормады Башка киленчәкләрнең сөйләүләреннән белә иде югыйсә Зөлхәбирә кичләрен печәнлектә яткач, яисә кырдаурманда аулакта калгач, аларны ирләре сөеп-назлап туймыйлар, имеш Битләреннән генә түгел, чәчләреннән, муеннарыннан үбәләр, иреннәренә капланып исерәләр, төнката йокы бирмиләр, ди Әлеге сүзләрнең күпмесе дөрес булгандыр, мәгәр үз иренең алай ук кыланганын күргәне юк остазбикә- нең Хак аларның да бер-бере кочагында эреп, дөньяларын оныткан чаклары булгалый. Тик әлеге киленчәкләр әйткәндәй, җай чыккан саен түгел... Әй, аның ни. бигрәк тә әллә ниткән бәндә булып чыкты Батыршасы Һич кенә дә дөнья көтә белми Мал дими, акча дими, йортка һич күңел куймый Хәер-сәдакага да исе китми, ярлылардан исә бөтенләй берни алмый, ул гынамы, еш кына үзе аларны бүләкли. Башкалар тләү агасыннан бер кәлимә яхшы сүз ишетергә мохтаҗ булып, аның янында юргалап йөргәндә, бу тилемсә өенә килеп кергән старшинага да якты чырай күрсәтми. Юк. һич кенә дә яши белми мулла Йа алла, уңмады ул иреннән, уңмады Үзе гаепле, үзе Зөлхәбирә Шаулап яз килә, ә ул һаман дуадак каз сыман кая барып бәрелергә белми йөри Ирем бикләнеп ята дип, дөньядан ваз кичеп булмый бит инде Ходаем, инде сабанга төшәр чак җитеп килә, хуҗалыкта исә корал-дирбияләр. башка кирәк-яраклар каралмаган Колчурасын тиз генә табып булмас инде, анысы мич башында йоклап ятадыр байгыш Ә менә Яхъя мәдрәсәдәдер Зөлхәбирә кызулап өеннән чыкты һәм ишегалдында кар әвәләп маташкан Таҗикка эндәште — Улым бар, мәдрәсәне урап кил Яхъя абыеңа әйт: килсен!.. Ул арада Таҗик әйләнеп кайтты, аның артыннан ук йөгерә-атлый килүче Яхъя күренде — Ни бар, абыстай? — диде ул, килө-килешкө — И-и-и, Яхъя, ни йомыш дип, яз җитте ләбаса Безнең исә сукалар да көйләнмәгән — Көздән каралган алар, абыстай, борчылма1 Шыгырдап ишек ачылды, болдырда мулла күренде — Әйа,— диде ул, көр тавыш белән,— замана ахырына каршы кемне уйласаң, шул каршыңа чыгар, имеш Сән кирәгиең, олан — Үземнең дә сөне күрәсем килеп йөри, хәзрәт Шәкертләр сабактан тәмам туйдылар Чәчүгә төшәр чак җитте, дип шаулашалар — Тукта, кабаланма Сүзең хак. таралсалар да буладыр Вәләкин рөшди сыйныфлар калып торсын* — Әнә шулары йадәтәлер дә инде, хәзрәт — Чәчүләре качмас Утыр әле' Тыңлаң, ошбу тәзкирнамәне күп итеп күчереп язарга кирәк Аңлат үзләренә: унны күчергәне бере авылына китә торыр — Б-бу б-бит б-бик күп, хәзрәт — Әйт тизрәк кайтасылары килсә, төнлә дә язсыннар' Мулла белән бәхәсләшүнең урынсыз икәнен белә Яхъя Кулъязманы алды да китәргә ашыкты — Тукта, кабаланма.—дип туктатты аны Батырша,— эшнең зуры- сы алда әле Казан өязеннән килгән Исмагул урысча яза белмиме9 — Юк, хәзрәт, юк Андый эшне белүчеләр каян килсен9 ! Мулла сүрәнләнеп, уйланып калды Шәкерте чыгып киткәч кенә аягына калыкты һәм ишекле-түрле йөрергә тотынды Миендә исә һаман бер уй бөтерелә иде Димәк ки бар ышаныч — Кузьмада гына Батырша кызулап алдагы якка атлады, ишеге белән Зөлхәбирәсен бөреп ега язды — Остазбикө, шайтан суы кирәк! Ике айдан бирле иренең авызыннан юньле сүз ишетмәгән хатын шатлыгыннан кычкырып җибәрә язды Шөкер, исән-аман' Әмма шунда ук шикләнеп, тыелып калды Әллә соң тик торганнан хәмер эчәргә җыенамы бу? Шул гына җитмәгән ие тагы Әй, эчсә эчсен генә, тик исән-сау булсын да, элеккеге хәленә генә кайтсын — Сабан туенда Колчурага дип саклаган нәрсәм бар.— дип ычкындырганын сизми дә калды Зөлхәбирә Бераздан инде кулына киҗеле ашъяулыкка төрелгән чүпмөк тоткан Батырша эреэре адымнар белән Чуртанлыкүлгө атлый иде Кузьма, знакумын сагынганмы, кунакның кулындагы төенчеген күргәнгәме, бик шат иде — Матрена, куас китер' —дип ашаяк ягына кычкырды — Миндә катырагы бар.— диде Батырша, төенен өстәлгә куеп Кузьманың авызы ерылды, хәтта коеп-саргаеп беткән сакал- мыегына кадәр елмая иде Җәһәт кенә үрелеп, тәрәзә төбеннән ике йомры алды — Егет кеше дә инде үзең. Батыршаһ' — Әйдә, салып куйгач мактарсың Шулай дисә дә, сүзне үзе дәвам итте мулла — Сөне. знакум. сер сыяр бәндә дип белем — А как же,—диде тегесе авызында ипи катысы әвәләп — Татарлар ничек диләр әле9 Егет көшенең йөрәгендә җигүле ат ята диләрме9 Менә монда.— ул кулы белән күкрәгенә сугып алды, әллә нинди секретлар ята. Батыршаһ — Алайса, тыңлаң без бит күтәрелергә булдык — Ничек күтәрелергә? Кем ул «без»? — Без дигәнем —төбәктәге халаөклар Түрәләргә каршы яу чыгарга ниятләдек — Ай-хай, Батыршаһ булыр микән9 ' Оренбурда гына да меңәрләгән солдат Хур булырсыз — Без дө аз түгел. Яне дө килеп, алар күп булганга, сәңа килдем дө бөн, Кузьма. Завутлардагы кара урысларны да кузгатасы иде. Шуларга хат язып бир сөн бәңа! Үз телләрендә. — Андый нәмәләр язган юк шул, Батыршаһ. — Ни язасын үзем әйтеп торам. Сөн урысчага гына аудар! Кузьма тынып калды, салмак хәрәкәтләр белән чүлмәккә үрелде, йомрыларга эчемлек койды — Булмас. Батыршаһ Төрле халаекларның бердәм кузгалуларын хәтерләмим мин Дөрес, Разин Степан явында урыслар белән бергә татарлар, чуваш-мукшылар да сугышкан, диләр Белмәем. безнең заманда андыен хәл булганы юк Хәтта бер үк дин тоткан мөселманнар да берсе күтәрелгәндә, икенчесе карап тору ягында. — Бу юлы башкача. Кузьма туган Башкортлар да. татар-мишәрлөр дә. кыргызкайсаклар да дәррәү кузгалмакчылар Урыслар да кушылса, көчебез бермө-бермә артачак — Шулаен шулай да. Тик син андый хәтәр эшкә мине бутама инде Батыршаһ Мин шулай кеше йомышларын йомышлап йөрүдән узмамдыр инде, мөгаен. Юк. булмый миннән. Батыршаһ Рәнҗи күрмә1 Батырша авыр сулап куйды: — Рәнҗемим, Кузьма Ә без барыбер кузгалабыз! Хәтәр ярсып, холыксызланып кайтуына карамастан, урынга ятуга йоклап китте Иртәгесен иртүк аны Зөлхәбирә уятты: — Сиңайтәм, тор әле, Яхъя килгән анда! Егет сүзендә торган, төнен йокламаса йокламаган, тәзкирнамәне ике данә күчереп өлгерткән Башка шәкертләр дө икешөрне яздылар, ди Батыршаның йокысы ачылып китте — Афәрин, мелла Яхъя! Баргыл, егетләргә әйт: кайсы Гөйнә иленә юл чыгарга әзер? Чирек сәгать тә үтмәгәндер, Яхъя Казан ягыннан килгән чая Исмәгыйль белән янә күренде Батырша аларны көтеп тора иде. — Әй, мелла Исмагул.— диде ул. шәкертнең исемен мишәрчә бозып.— баргыл. бу намәне Гөйнә иләүенө илтеп. Чурагол муллага тапшыр вә аңа әйткел «Ялган тарафлары бу намә эчендә боерылган эшләргә һиммәт иделәр Сезләргә һәм ошбу намә эчендә әмерләр буенча һиммәт вә гамәл итмөк лаземдыр».— диң

Дәвамы бар