Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺАМАН ДА БЕР ҮК КЫЙБЛАМ

Син дә хәлсезләндең, йөрәк. Арыдыңмы әллә? Хәлсезлегең кичереп булыр. Ләкин дәртсезләнмә. Күпме кортлар кимерә сине. Син бит йомшак алма. Кортлар кимерсә кимерсен. Ләкин катыланма. Син яшисең капый-каный Гел яралы хәлдә. Яраларыңнан үлсәң үл... Ләкин гамьссзләнмә. фәнис ЯРУЛЛИН (1938) — танылган шагыйрь, прозаик, драматург, егермего якын китап авторы. М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Казан яши. Балачак хыялы — очар кош: Тартыла биеккә-биеккә. Туктауны белми уп очыштан — Канаты кояшка тиеп тә. Яшьлекнең хыялы — агымсу: Ашкына еракка-еракка. Бара ул барачак җиренә Туры да. тауларны урап та. Картлыкның хыялы — авЫр таш: Өстери тирән гә-тирәнгә. Биеклек, ераклык, тирәнлек — Яшисең шуларны сөйгәнгә. Хыялларым пыяла — Шәфкатьсезлеккә бәрелеп Челпәрәмә уала. Өметләрем нечкә кыл — Хаксызлыкмы күтәралмый Өзелә дә төшә гел. Шигырьләрем тынмас чаң — Өзгәләнә, бәргәләнә. Чаңның теле минем җан. Мәхәббәтем як!Ы нур - Өметләрне өметләргә Ялгап тора бары шул. Умырзая Һәр яз саен күндем урманында Умырзая шытып чыга да, Зәнгәр күккә зәңгәр күзен текәп. Гаҗәпләнеп карый дөньяга. Өзүчесен көтә сабыр гына Кар астыннан чыккан тыйнак гөл Сискәнә ул агач ботагына Кагылып куйганда да уйнак җил. Аяк очларына баса-баса Күзәтә ул: юкмы берәрсе? Шушы матурлыгын берәрсенә Бик бирәсе килә, бирәсе. КөтӘ-көтә шаулы язлар үтә. Зәңгәр күзнең бетә нурлары Тын аланда үкси умырзая: Күрүчеләр мине булмады шул. Өзүчеләр мине булмады. Язлар саен бу хәл кабатлана Тамыры һаман исән бу гөлнең Җилләр генә бер шаулатып ала Урманнарын минем күңелнең. Аңладым Алларыңа килеп Былбыл булып Күпме сайрадым Ә син Тик юри дә колак салмадың Бер яшь егет килеп Карга булып Каркылдаган иде Иярдең дә киттең. Кызык иттең. Менә шунда Яшьлек белән картлыкның мин Аермасын яхшы аңладым Яз күзендә яшь бортег е. Тамып гөшәргө гора. Язның яше тамган җирдә Гөлләр үсәргә тора Яз күзендә яшь бөртеге. Тамсын әле иренемә Бәлки язлар ашкынуы Тулыр минем күңелемә Янды, янды Тормышларны бөтенәйтмәк булып Яшәсәк тә гел-гел өй сипләп - Янды ләкин, күпме шатлык янды Йөрәк мичләрендә гөтенләп Янды, янды, шартлап-шартлап янды Киләчәккә булган өметләр. Замананың тишек казанына Кайнап акты безнең җелекләр. Янды, янды, гомеркәйләр янды. Төтеннәре очты һавага. Дөрләп янган якты хыялларның Көлен сипте җилләр далага. Янулардан һаман туктаган юк. Яна эчтә ачу, яна үч. Бөтенесен үзенә йотып бара Зур авызы белән дөнья — мич Картлыгымны телим алдарга Чыклы үләннәрне таптый-таптый Йөгерәм икән якты таңнарга Елларымны юлда адаштырып Картлыгымны телим алдарга. Кышларыма кереп җитмәс борын Гел ашкынам икән язларга Гөрләвекләр җыры белән шулай Картлыгымны телим алдарга. Кул-аякны таштан канаттырып Үрмәлимен икән тауларга Зуррак булып күренер өчен түгел. Картлыгымны телим алдарга. Йөрәгемнең очкыннарын җыеп Учак ягам икән айларга — Яшьлегемнең якты уты белән Картлыгымны телим алдарга. Матур төшләр сирәк керә хәзер. Ә бүген мин шундый төш күрдем Иреннәрең аша мәхәббәтнең Татлы суын мина эчердең, һәм мин — исердем. Айный алмыйм шушы төшемнән мин һәм теләмим бер лә айнырга Мин ризамын мәңге синен белән Матур төшләремдә калырга. Юк. теләмим айнырга. Мәхәббәткә ялвару Китмә әле. китмә, мәхәббәт. Бик аз кунак булдың бит әле. Хыял тулы минем йөрәккә Тагын бер яз бүләк ит әле. Ә аннары кигсәң китәрсең. Өметләрне киссәң кисәрсең Озатырмын үзем кул болгап. Йөгерерләр гөлләр юл буйлап. Китмә әле. китмә, мәхәббәт. Тагын бер җәй бүләк ит әле Җылынырга кайнар учакта Тагын бер җай бүләк ит әле Китмә әле, китмә, мәхәббәт. Тагын бер көз бүләк ит әле Бакчамда! ы гүзәл гөлләрне Өзәссләр бардыр би1 әле. Китмә әле. китмә, мәхәббәт Әни, синен хәер-фатихан Ашкынабыз ерак юлларга без Яулар өчен күбрәк жиңү-дан Юлда безне бәлаләрдән саклый. Әни. синең хәер-фагихаң. Баш очында кайчак кояш сүнә. Атмас кебек була якты таң: Караңгыда безгә юл күрсәтә. Әни. синен хәер-фатихаң Киңәшергә янда дус югында. БәргәләТггән чакта ялгыз җан. Иң акыллы бер киңәшче була. Әни. синең хәер-фатихан Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел. Шунсыз булмас иде безгә сан Туган көннән үлгәнчегә кадәр Кирәк, әни. хәер-фагихаң Үзгәрсә дөнья үзгәрсен. Яңарсын әйдә заман. Мин яшим әлс искечә — Күңелдә иске Иман. Кемнәрдер исем яңарта. Яраклаша заманга: Яңа күлмәк кигерәләр Шулай иске ялганга Кирәкми мәхәббәтнең дә Яңарган, буялганы. Кадерле миңа Сөюнең Искесе, сыналганы. Ахрысы, искелек минем Уйга тирән уелган: һаман бер үк юлдан барам, һаман да бер үк Кыйблам Кинәт кенә китеп барсам әгәр Шаулап торган синең дөньяңнан Син уйлама. Берни калмас диеп моңардан. Калыр, калыр! Йөзендә сыр калыр. Күзеңдә моң калыр тулышып. Ул моң зәңгәр сөрмә булып ятар. Керфек төпләреңә елышып. Күңелендә яңа бер җыр калыр.— Җырлап кына бетмәс озын җыр. Ычкындырмас ул үзеннән сине. Урап тотар — гүя бер чылбыр. Мәңгелеккә өмет итмим, ләкин Син барында яшәрмен әле. Күзләреңдә шул моңнарны саклап Тик син генә яши күр. яме.