Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңел яктысы

Гаяз Исхакыйга

Гаяз ага, син ярлыка безне — Йөк атлары, сукыр көчекләрне, Безне ярыш белән план изде. «Сыйнфый көрәш» безне үчекләде Хәтәр хәбәр сөйләп иртә-кичсн. Шомлы шаулап торды карурман Без дөньяны аңламасын өчен Тимер пәрдә корып куелган Бар икән ул. Борынгыдан булган,— Йола булып торган, баш булып. Утта янмый, суда батмый горган. Җирдә ятмый торган Яхшылык Кайда кыйбла. Кайда дөрес иман — Белер-белмәс көе юл үттек. Бар икән ул утта янмый торган. Суда батмый торган Егетлек. Татар йөрәгендә тәхет биләп. Кара почмакларны балкыгып. Безнең алда, изге теләк теләп. Син баргансың икән шәм тотып Безне ил буенча куып-чәчеп. «Бишьеллыклар» дигән кәрваннар. «Алга, якты киләчәккә» дәшеп. Инкыйразга алып барганнар Җәберләнгән милләттәшне күреп. Ярып бирдең җаның яртысын Гамил АФЗАЛ (1921) Татарстанның хиаык шагыйре пштар башкорт />к me t.iopemte багы I,-ин купчины шигырь, проза китабы авторы. дннит тии. Төрмәләрдә, сөргеннәрдә йөреп. Сүнми торган күңел яктысын. Бар икән ул сынмый торган иман — «Сыйнфый көрәш» диеп көчләүсез. Яшел урман булып шаулый торган, Диңгез суы кебек үлчәүсез. Сагына сине Идел камышлары, Борыла-борыла аккан Чулманың. Күңел нурын илгә багышладың. Беркемгә дә дошман булмадың. Түбәтәй дә комган гына түгел, Иман икән күңел аклыгы, Мазлумнарга ирек, бәхет теләү, Иҗат икән — гомер шатлыгы. Озын юлда ерак илләр җиле Маңгаеңнан сыйпап искәндер, Сагына сине татар-болгар иле, Баһадирлар иле исәндер. Соңгы өең Истанбулда икән, Шул ай карый сиңа, шул кояш. Кайда да син безнең җан илчесе. Күкрәгеңдә милли моң булгач. Төркиләр моңы 1 Төрки халык йөргән күчеп-күчеп. Ак тирмәләр куйган болында, Дастаннарын язган кымыз эчеп, Батырлык вә сөю турында. Көтү йөргән, учаклары янган. Моң тирбәлгән шәфәкъ нурында, Ядкарь булып дастаннары калган Батырлык вә сөю турында... 2 Син — далада туган кыпчак улы. Сиңа иксез-чиксез далаң булсын, Шат йолдызлар янсын күгең тулы, Таштан ясап куйган аллаң булсын Кысык күзле дала улын сөеп. Серле аллаң карап торсын илгә. Тайлар йөрсен ефәк ялын чөеп, Кылганнар чайкалсын язгы җилгә! Бу урында һуннар учак яккан. Кыннарында кәкре пычаклар. Җәя киереп монгол уклар аткан. Киез тирмә корган кыпчаклар. Давыл булып килгән, киткән яулар. Дала яткан кара кайгыда. Шаһит булып торган шушы таулар. Шаһит булып калган ай гына. 4 Яулар үткән, үкереп үлән үскән, Ожмах түре кебек яланнар Сөңге чөеп күңел ачты микән Бәжәнәкләр белән аланнар? Мең ел үгкәч (дөреслеге шикле). Баскынчылар яла язарлар «Юына да белми торган, бетле, Кыргый халык булган хазарлар » 5 Шовинист тарихчыга «Тарих тулы илбасар да дурак. Кан коючы, кыргый тираннар. Килмәгәннәр безгә киңәш сорап. Гел таларга план корганнар Азиатлар таладылар илне. Алар сатты, алар сатылды...» Синең халкың гына әйбәт инде. Синең халкың гына акыллы' 6 Ничаклы дәүләтләр югалган, Гайрәтле халыклар онтылган Чишмәләр үзенчә юл алган. Үләннәр үсәргә омтылган. Чәчәкләр кояшка елмая. Яфраклар серләшә үзара Таулар бар. сулар бар дөньяда. Еракка-еракка юл бара 7 Дөнья гарихын беләбез һәр патшасын, һәр батырын Төрки гарихын белмибез. Ни ерагын, ни якынын Кояш чыга нурга манып, Ерактагы җылы була. Тарихын белмәгән халык Белгәннәрнең колы була... Патриотизм Оча торган тәлинкәгә утырып Йолдызлардан килгән кунаклар Бер әйтерләр кебек авыз тутырып: — И дураклар монда, дураклар... Оча торган тәлинкәгә утырып. Йөрсәләр дә монда ялтырап, Патриотлар әйтер авыз тутырып: — Безнең галактика яктырак!.. Эзоп теле белән сөйләшкәндә Мәгънәлерәк иде сүзебез. Әдәплерәк иде ходавәндә, Акыллырак идек үзебез. Ирек алгач кыю эш кырабыз, Нәфрәт тулы тонган күзебез. Долой-фәлән, диеп кычкырабыз, Ач юлбарыс кебек үзебез.. — Әйдәгез, иптәшләр, театрга. Алдынгы хисләрне уятырга! Берәү дә селкенми, берәү дә кымшанмый. Берәү дә беркемгә ышанмый. — Әйдәгез, иптәшләр, алга барыйк, Кыйммәтле призлар, даннар алыйк! Берәү дә селкенми, берәү дә кымшанмый. Беркем дә беркемгә ышанмый. — Әйдәгез, иптәшләр, иңсәгә-иңсә. Тормыш яхшы булыр, безнең саф җиңсә! Берәү дә селкенми, берәү дә кымшанмый. Берәү дә беркемгә ышанмый. Нәүмизлек сүрәсе Йа, илаһе, безнең гомер юлы Үртәлүләр, кимсенүләр тулы. Без — сытык чырайлы имансызлар. Алла колы түгел, түрә колы. Йа, илаһе, безнең гомер юлы Алданулар, үкенүләр тулы. Кешелеген жуйган адәм ульТ... Без — ирексез, мәнсез, тамак колы Йа, илаһе,без дә эш яраттык. Ударниклар дигән дан тараттык. Хәзер бездә дәртсез, салкын күңел. Ышанмау һәм өнсез битарафлык. Йа, илаһе, тагын ни күрәсе. Бармы безгә ныклы ил сүрәсе? Әллә һаман башлык булып йорер Ялганчы һәм карак ил түрәсе? Әй. күк дала, күк дала. Күк дала да тар иде. Ник моңайдың, бүз бала. Бөркет чагың бар иде. Каршыбызда карурман. Карый-карый барабыз Син туган да. мин туган. Ару булсын арабыз «Күпер башы күк томан». Язым бар да көзем бар. Телем барда тик тормам, Илгә әйтер сүзем бар Илле батман илемдер, Илем күреп барамын. «Барын-югын белмидер. Бал телидер тамагым» . Урал тавы киргләч-киргләч, киртләч саен өркәч. Рәхәт булыр кышлар үткәч, яшел жәйләр житкәч. Берәү әйтә Яхшы булыр яңа закон керткәч, Оҗмах булыр, бюрократлар «лаек ялга киткәч». Ничекләр алга барырбыз ил таланып беткәч? Ярык тагарак янында утырып тор, иптәш... Кемнәргәдер һәрчак «дошман» кирәк. Дошманлашу кирәк үзара. Кара мәкер тулы явыз йөрәк «Дошманнар»Иы уйлап чыгара Тарих кабатланмый, диләр. Кабатланмасын да! Бармасын иске гөнаһлар Заман арбасында. Үткән гомер кире кайтмый Ачу. нәфрәт тулып. Агым сулар кире кайта Кара болыт булып.