Карыйм тауга, упкыннарга
Башымны өскә күтәреп, Тауларга карап торам. Биеклектә — бөеклек, нур!.. Мин шуны аңлап торам. Башымны түбәнгә бөгеп, Упкынга карап торам. Анда караңгы шом күреп, Коточкыч курку тоям. Беләм, күпләр чордашларын Юлдан алып чөйделәр, һәм тормыш биеклегенә Күкрәк кагып менделәр. Ул биеклек тау күк тартты Бәндәләрне үзенә. Ә соңыннан очты күпләр Упкыннар төпкеленә. Карыйм тауга, упкыннарга һәм мине ялкын урый: «Таулар» — менүчене көтә, Ә «упкыннар — җан сорый». Үзгәрик! Элек алай түгел иде кебек. Нык үзгәрде хәзер дөньялар Җиребездә санап бетергесез Кипкән күлләр, кипкән елгалар. Бик ешайды көчле җир тетрәүләр. Таулар ишелеп, күмелә авыллар. Нәҗип МӘДИЯР (1928)—шагыйрь. «Йоз төрле уй». «Уҗымнар уянганда». «Рәшә.н офыкларым» һ. б зурлар һәм балалар өчен дистәдән артык китап авторы Чаллыда яши. Үлгән үлә. исәннәргә кала Өем-өем булып кайгы-зар Искиткеч хәл. диңгезләр дә корый Ниләр булды сиңа, замана? Күгебез дә теткәләнеп бетте. Шифалыгын җуйды һава да Мондый хәлләр булмас иде кебек. Җир җелеген суырып якмасак. Күгебезнең якты зәңгәрлеген Күз алмасы кебек сакласак Әле тагын ни күрербез0 Белмим Китерүе кыен уйга да Барысы да. әйдә, чәнчелсен дип. Тик кул селтәп булмЪгй боларга Болганышлар, үзгәрешләр чоры1 Карыйк микән әллә үзгәреп? Юкса, күлмәк-ыштансыз бит безнең Өлешләргә тигән гүзәллек Еллар үткәч Яшь чакта без бу чишмәгә Бергәләп килгән идек. Мин синеке, син минеке Булырбыз, дигән идек Ул хисләрне йөрәкләрдән Ник гер тормыш йолкыды Икебезне икс ярга Какты тормыш дулкыны Чәчсәк тә сою хисләрен. Уңышын жыялмадык Мин синеке, син минеке Нишләптер булалмадык. Үкенеч юк анысына. Яшь гомерләр үткән ич Синең үз тормышын, минем Үз тормышым җиткән ич Шулай да менә әле мин Мәшәкатьләрдән бушап. Шул чишмә янында юрам. Элекке, әллә кайчанг ы Елмаюына сусап Инеш буендагы уйлар Яшьтәшем Зөфәр Шәмсетдиновка Карап торам томырылып Тагын инешкә менә. Матур диләр, ышанмыйм мин Имешмимешкә генә. Үз күзем белән күзәтәм Аның матурлыкларын. Ташлар арасыннан үтә Әнә бит җырчы агым. Тирән түгел, тик мул анда Гүзәллек тирәнлеге. Ят та ауна — янында бар Җәй җәйгән чирәмлеге. Туп-туры булып та акмый. Бормалы аның юлы. Әмма мәңгелек үзенең Авылга тугрылыгы. Башы да якында. Барсаң Бер сәгать вакыт җитә. Ә көмеш кебек сулары Бик еракларга китә. Инешкәем, сине күрми Шактый гомер узылган. Карап торам, бу карашым Мең елларга сузылган. Бала тирбәтүче бабай жыры Күп йокладык без бу дөньялыкта, ...Уяндык, тик соңлап уяндык. Йокла, улым, килер көннәрендә Юлдаш булсын өчен уяулык. Изрәсеннәр әйдә аякларың, Җиргә ныграк ите» басарга. Йокла, улым, йоклап йөрмәс өчен. Йом күзеңне—шәбрәк ачарга.