Ирек юлы
Җиргә сызылып калган һәр юлымнан Имин кайттым, дисәм, хак булмас: Без жир белән бергә яраландык. Язмыш вулканнары атылгач Яраларны бәйләп тормыйча да, Дорес. һәрчак алга йөгердек Ләкин, никтер, ал таңнарга түгел. Кояш баешына күмелдек Үзәк озгеч кискен ят җилләрдән Яшьлек гүзәллеген йолкытып. Тапшырылдык «якты киләчәк»кә Кулга көрәк, кәйлә, лом тотып Сугыш елы платформасыннан И-и-и бушаттык җиргә чуер таш! Чуерланды җаннар — чыдамлыгын Чуерташлар белән юдырткач Менә нинди татар кызлары' -дип. И-и-и күмделәр безне мактауга. Язып үттек лом очлары белән Шул мактаулы сүзне ак тауга Таудай өметләрне ак юл итеп Офыкларга суздык аннары Илгә ачыграк күренсен, дип. Безнен кочнен җанда калганы Агаруга дәшкән бар өметләр Кичерелгәч керсез күңелдән — Безнен хакка үскән ак тауларның Кара коеласын кем белгән?! һәм кем белгән шушы ил эчендә Безнен үз илебез булмавын. һәм ломнарның чуер ташта түгел. Безнен күкрәкләрдә доңлавын? Ниге безне язмыш яшәтмәде Ф icpa ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА шагыйро Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният милеклесе. «Чишмә ю/ы» кСэлам хаты» «Акчарлагым асыл кошым- һ 6 шигырь китатары акторы Казанда чши Тамырыбыз иңгән җирлектә? — Күкрәкләрне кара канга мандык. Башкайларны «Себер сөрдек» тә. Үлем-китем әллә аз булдымы «Сөрген»дәге татар халкында? — Тар гүрләре кара янып калды Тәре урманнары артында. Әҗәлләргә тотып бирсәк тә без Нурлы йөзне, моңлы йөрәкне — Белмәгәнбез, үлгәч, баш өстенә Ярым ай куярга кирәкне. Җан чыкканда — ясин чыкмаганбыз. Читенсенеп җирле халыктан...— Диктатура шулай киләчәккә Безнең әҗәл аша калыккан. Колбиләүче камчы селтәмәгәч Юртып килеп җитез атларда.— Уйламаганбыз да үзебезне «Диктат колы!» — диеп атарга. Айга бер кат эштән баш калкытып. Йөргән чаклар булды иректә Киселмичә калган манаралар Үрелгәннәр иде биеккә... Киселгәннәр безнең манаралар. Беркем йолып кала алмаган. «Шәп мөселман» булып саналганбыз Ераклаша барып Алладай. Аңга килеп, тиеш хакыбызмы Сорап тел тибрәтсәк бераздан — Ачлык яки шып-шыр ялангачлык Буып алды тынсыз бугаздан. Күрәләтә буды безне чорлар. Чәчәк чагын сайлап гомернең.. Хәл калмагач, ризык эзләп беркөн Чиркәвенә кердем Себернең. Куркакурка гына барып кердем Халык агымына тагылып. Ләкин уйламадым, чыгармын дип. Чиксез гөнаһларга манылып. Шәм яктысы белән яктыртылгач Яшәү өметемнең чаткысы.— Бардыр, дидем, изге бу тарафта Күреп алыр хәерхак кеше. Әй. монда да үксеп үкерәләр Булмаганны санап, булганны... Бу дөньяның бөтен гөнаһлысы Бер чиркәүгә кереп тулганмы? Монда керү — миңа да бһт гөнаһ! — Тора-тора вөҗдан төшенә...— Яннан үткән-сүткән һәрбер кяфер Тәре төртеп китә түшемә. Татлы пирог, күмәч, коймак исе Ярып килеп керә борынга: Йөрим чиркәү буйлап, уйлый-уйлый Бер туйганчы ашау турында. Каршымы мин шундый хөрмәт хакын. Ризык хакын эшләп түләргә?..— Аңлаттылар: — Ризык татыганчы Син тиешсең тәре үбәргә — Аллабызга безнең табынырга. Тезләнергә мәрмәр идәнгә...— Шулчак тамагыма таш утырды. Каннар чымырдады чигәмдә. Тораташтай үлеп, катып калды Ризыкка дип сузган кулларым — Шушы килеш тә бит мин аларның Моңлы догаларын тыңладым. Гөнаһымның зурын искәрткәнгә Рәхмәт әйттем аллаларына «Шөкер!., шокер!» — диеп сөенгәндә Ризыкларын алмаганыма Шуңадыр да әйләнмәде башым. Әйләнергә тиеш булып та. һәм бернинди алыш-бирешем юк, Өметемне өзгән бу йортта. Хәерчелек һәм мескенлек — гөнаһ! — Ярый миңа шуны аңлагач... Чиркәү юлы. кара тәре юлы Бәхет күперемә ялгамас! 2 Күрәчәкмен күперләре озын. Озынлыгы алда гомернең дә. Килем ары. догаларым укып. Тәреләрен юлдан себердем дә. Йөгерә кергән, җиңел кергән җирнең Авыр табылса да чыгар җае. Табан астымдагы Себер кары. — Яшә! Яшә!—диеп шыгырдады Шыгыр-шыгыр атлап, чиркәү яклап Кергәч кенә урман эчләренә Шул чиркәүдә минем кул сумкамның Онытылганы төште исләремә Җем-жем килеп торган кар өстенә Утырып бер еладым,— түзалмадым Кире борылырга уйласам да, Тәре белән тулды күз алларым «Мескенлегем миннән үч аламы'.’..» — Акылымның җуйдым аныклыгын: Тикшерсәләр, алып күрсәтергә Юк паспортым .. туу таныклыгым Ә тикшерү монда адым саен Бары урман — яшеренер тошем! Тумышымнан килгән байлыгым бар Саф күңелем . тере шигъри хисем Башка килгән бәхетсезлек белән Әнә шул хис җанда богалаша. Чит-ят кешеләрдән кача-поса Тимер юлга кайтам урман аша Урман әкият дөньясыдай серле. Чумган кышның ап-ак тылсымына Ялгызлыктан, чарасызлыктанмы. Каеннарга таба кул сузыла. Каен әйтә кебек: — И сеңелкәй. Язмышкаең авыр, тамаша! — дип.— Син бит табигатьнең үз баласы, Күз карасы и^ең ләбаса! — дип.— Асылыңа кабат кайта алсаң, • Ү з хәстәрең үзең күрер идең: Бала болан булып кар астыннан Мүк җиләге чемчеп йөрер идең. Сары умырзая җыяр идең, Җаның сагышларга сабышканда. Күңел аланында яз каршылап, Унике ай бергә кавышканда. Исән-имин кайтсам туган җиргә. Тапсам берәр борын төртер урын. Моңсу күңелләргә өмет салып Мин дә көйләр идем каен җырын Ә хәзергә мин тимер юл салам. Күперләрнең салам яңаларын.— Шулар аша бәлки илләренә Кайтарырлар адәм балаларын Ә хәзергә бер гөнаһсыз башны Мең газапта язмыш эзәрлекли: Баш кадерсез, җан тамырсыз булгач. Сүзләр үтми ятка, сүзләр үтми. Бүгендәме кая киткәнемне. Сәгатемне санап торганнармы?— Әнә, юлдан ике атлы килә, Нинди тозак икән — корганнары? Икесе дә хәрби, килештереп Атланганнар тулпар атларына... Узар сукмаклары еракмы дип, Мин каранып куйдым як-ягыма. Теткәләнгән киез итегемә. Иске тун җиңемә куйдым карап... Килеп җитеп берсе алданрак: «Качкан идең — тотылдыңмы, карак?!» Атлы вәхшиләрдән бастырылып Бара-бара манма тиргә төштем. ...Алар—җирле! Гаделлектән өстен!.. Сүзем бер тиенгә тормый торган Мин — килмешәк!.. Бер җөяүле мескен! Ничә тапкыр егылсам да арып. Аттан алар бер дә төшмәделәр. Минем мескенлектән кызык табып, Атларына кушылып кешнәделәр. Төрмә ишегеннән төртеп керткәч Тентеделәр шәрә. . чишендереп. Кем икәнлекләрен төшендереп, Чишендерүләрнең көчен белеп... — Син кем белән чиркәү бастың? — дигәч. Әллә аяк өсли аңым җуйдым... Эзәрлекче язган протоколга: «Үзем генә!» — диеп кулым куйдым. Эшем, адресымны бутамадым. Алдашсам да. кулым каушамады: Түләтсәләр — гомеремә җитәр «Урланылган» алтын акчалары. Тик. аларның сабырлыгы җитми: Бүген кирәк «түләү», хәзер кирәк — Кая күмгән булсаң,— шуннан казы! — Менә сиңа, диләр, әзер көрәк'.. Урман көртен актарталар миннән. Актарыла жаным: каерыла Илсез кызны, мине — үксез кызны Жәлләгәндер моңсу каен гына Төрмә кирпечләре жәлләгәндер: «Тоткын булдың, бала, тиктомалга!..» — Чыдар көч тапмаган үкенечтән Елап чәчемне мин йолкыганда. Шыксыз камерада мин үземә Асылыныр элмәк тапмаганда Жәлләгәндер сакчы, коридордан Адымнарын санап атлаганда Әйе. сакчы тәрәземне чиртте: — Кигер савытыңны, сөт саламын! Төрмә сакчысына мәжбүриме Сөт эчкәнен күрү чит баланың? Мина сөтне ул шешәдән салды. Алып килгән ахры үз өеннән. Кыяфәте йончу! Әллә ул да Алҗыганмы тормыш изүеннән? Минем сыман бәхет эзләп китеп. Адашканмы читтә үз баласы? Авыр хезмәтеннән җаны бизеп. Сулкылдыймы ике күз алмасы? Бер үк ритм, бер үк адым белән Көне-төне шулай атлап кара' Тормышның бар гаделсезлекләрен, Кадсрсезлскләрен саклап кара' ..Сөтен салгач сакчы савытыма. Чеметеп кенә кара ипи турый: Нинди милләт? Кайсы якта синең Туган илен, балам?— диеп сорый Буш камера миннән түзем сорый. Йокымсырый авырайган гәүдәм. Кемнәр монда мин йокласын өчен Таш идәнгә бер кат кирпеч җәйгән? Кискән агач кебек аудым шунда. «Ятагыма» туным түшәдем дә Үз-үземне кызгандыру яки Кызгану юк иде исәбемдә. Йоклап уянуга, бу хәлемдә Җавап тапмас илем нишләремә. Кояш кебек ир баласын тотып Апам килеп керде төшләремә Сугыш башлануга ул авылдан Киткән иде урман кисүенә Өстендә бит бары җәйге күлмәк! — Ничек түзде икән өшүенә'’ Бу ир бала каян килгән икән Ана. кияүләргә чыкмас борын? Ал! - ди апам,— миннән бүләк сина! — Җырлап үстер ана бәхет җырын Шушы безнең бәхет күперебез' Син дә безнең белән яшә, апам?! — Апам алып килгән бу тормышны, Мин яратам икән, ах, яратам! Үз төшемне үзем төштә юрыйм: «Ир балалар алып килә — Ирек!» Төшләребез безнең юш килсенгә Хәер итеп кемгә ниләр бирик?! Тик бирмәбез аны ятимлеккә. Аерсалар. . кая кусалар да, Нинди нахак тәкъдир таксалар да, Кеше җаны сыймый кысаларга. Баскан килеш идән уртасына Юравымны тыңлап тора апам. Төш аралаш ләкин сакчының мин. Авыр аяк тавышын ишетеп ятам, һәм кычкырам — Бар. кит. Бар, кит, апам! Төшләремә кереп озакладың. Шул арада кемдер шалдыр-шолдыр Ачып керде ишек йозакларын. «Үзем кебек тоткын мәллә?» — дисәм, Ишек тыштан бикләнмәде кабат: Хәрби кием, текә, шәп кыяфәт Югартыннан тора миңа карап. Матур төштән, каушау, аптыраудан Түгел идем берни сөйләр хәлдә.. «Кунагым»ны түргә чакМрмадым, Янәшәмә үзе чүгәләгән — Тузан арасында ник ауныйсың? — Шундый буламыни ил кызлары? — Ул шулай дип, тезгә кагылып үтте, Чагылып үтте погон йолдызлары. — Зинһар, миңа кагылмагыз! — дигәч. Тезләремә бүтән карамады. Шундый игътибарлы, «илаһи зат» Әшәкелек өчен яраламы? Вәхшилектән күпме изелсәм дә. Ышанасым килә өметемә: Әйбәтлектә ул охшаган сыман Минем хыялдагы егетемә. Сөйләп китсәм матур төшләремне. Тыңлап торыр кебек таңга калып. «Илаһи зат» янә телгә килде: «Дөрес» уйларымны аңлап алып: — Якын күреп әйткән сүзләремне. Тыныч кына тыңлап утыр, туган!..— Шушы фикер белән килешә алсак. Коткарырмын судтан, утыртудан. Юл төзүдә озак чыдамассың.. Син торырсың бездә бала карап. . Үзе бала таба бер бер артлы. Өйдә тормый хатын — ала канат! .. — Ярар. ярар!.. Рәхмәт. —Әйбәт итеп Мин юармын керне, идәнне дә... Нәрсә диим, мин бит аңым белән Балалыктан чыгып киләм генә. Уйламыйм да кинәт кочып алып, Тотыныр дип дер-дер калтырарга. Бар көчемне җыеп кычкырганда Өметләндем ишек шалтырауга Утка куйган таба кебек кызды. Мин утырган кирпеч токымнары Юк. бу юлы кулларымны каерып Ул көчләргә мине тотынмады Иртәгесе төндә шул ук төшләр. Шул ук кичерешләр кабатланды Бирешмәгән өчен соныннан ул Яңакларым чалт-чалт яңаклады... Соңгы җаваптан соң җикерделәр — Әрәм тамак, бар. юлыңны кара!! — Вәхшиләргә бу да җан азыгы. Бик урынлы, тантаналы чара. Кара йөрәк өчен бу да җиңү Эчкә милли мәкер туплаганда Нишлим — китми? Китәм «дүрт кыйбла»ма. Авыр сулап кагкат уфтанам да Китәм якындагы стансага, Бәхетлегә күпер, юл салырга. Иртәнге уй. кичкесеннән аек «Нигә үз-үзеңә кул салырга?» ..Кабат эш турында уйлый-уйлый Үрләр менеп, менә үрләр төшәм. Төштә туган ирек дөньям исән. Саф күңелемнән шигъри сүзгә күчәм Урмандагы агач саен тук ran Килсәм дә мин башым ня-ия. Моңсу каен җырым күккә чөя — Син намуслы татар кызы! —дия Урман узгач керер күперләргә. Шушы каенга мин чит булмаммы? Салкыннардан түгел, каенкаем Минем сагышлардан сыкыланды Сыкранды, авырлыгын белеп Җан көчемә таргкан тормыш йөгем Гадел хезмәт халкы арасында Мин дә халкым кебек тырыш идем Калсалар да бәхет түрәләре Шәхесемә юкка чыгу юрап, Кайттым бит мин Татарстаныма Шушы авыр язмышымны зурлап Гомер эшләп алган эш какымнан Калмаса да тиен акчаларым. Тумышымнан иманыма иңгән Камиллегем белән какшамадым Очрап хәлем сорашучыларга — Хәлем авыр' диеп сөйләмәдем. Берәүнең дә шат җырына кушылып Кара кайгы көе көйләмәдем Әмма җанга сеңгән кайгыларны Табып алсам язу әмәлләрен Өзгәләнә кинәт шигъри юлым. Ломга әверелә каләмнәрем Хыялымда үскән аклауларым Биек кыяларга әверелә. Ак бәхетләр эзләп чыккан юлым Хәерлеге булсын! Хәерлсгә"! -К У.« * в Еллар упкыны—еланга. Кыялар чыдамнарга. «Елан!»— ди. халык үзенең Бәхетен буганнарга. «Елан!» — дип әйтү аздыр ул. Илеңнән куган затка.— Авылны корытты алар. Без читтә йөргән чакта. Халыкка кылган хыянәт Онтылсын да ди. әйдә. Ни булыр — күккә иңмәгәч Тәңребез көткән тәүбә? Вакыт ич җирдә еланны Еланнан аерырга! Юк «елан елгасы» һаман Ашыкмый саетырга! — Үзләре җирдән шуышса. Күзләре багар күктән...— Безне кол итеп күрергә Күнеккән алар күптән! — Кулына гомерлек ломың. Көрәгең, кәйләң биргән... Таулы, ак ташлы язмышны Кыяга әйләндергән. Нужасын ташка язганда Арыган, талган җанның. Мин дә бит кулда лом түгел. Каләм, дип. алданганмын... Язуым, язмышым белән Чыгам дип чын юлларга... Чумганмын халкымны йоткай Еланлы чоңгылларга. Шуңадыр күрмичә чорның Аен да. кояшын да Чайкалып утыра кыям Еланнар оясында. Сорарсыз: «Бу чайкалышка Нинди моң яшерелгән?..» — Илеңә илдәш керттеңме Еланнар нәселеннән?.. Эшсез, чарасыз калдымы Ломнан бушаган кулың?». ...Миемә капкан еланнар Иңемдә тол ым-тол ым!.. Мыж килә, агыла өскә Аклары, каралары...— Ничәсе инде, ничәсе Куенымда балалады. Кайнады елан уклары Канымда, җилегемдә Хәлемне белми ирем дә. Улым да. киленем дә ... Күренми, килми берсе дә Йөзләгән танышларның ...— Бер генә тыңлатыр идем Ысылдау тавышларын' Бер генә каратыр идем Биектән түбәннәргә: «Илемнең, туган жиремнен Хәле шәп!» — дигәннәргә Язмышны читләп узалмас Заманның менгән үре. ..Чагылып елаучыларның Мин түгел бердәнбере' Кешенең елан жанлысы Беркемне жәлләмәгән Тормыш төбендә буылып Гасырлар бәргәләнгән Ак, кара, соры еланнар. Хәтергә сеңеп кала Җитәргә барып ак көнгә Ерак булса да ара «Ак елан» калды >ик минем Изгелек ирегемдә. Кайгымнан өркеп ул Ирек Китмәсен кире генә!