Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең, календарь

Шамун Фидаиның тууына 90 ел нҗиденче ел революциясе һәм гражданнар сугышы елларында шигырь мәйданында ялтырап алган, таланты белән һәм шул чорның фаҗигале бер шәһите буларак ил-әдәбият тарихына кереп калган Шамун Фидаи атлы шагыйребез бар. Аның исеме белән без Муса Җәлил шигырендә дә очрашабыз: Әйе, «ил бәхете өчен»... Шамун Фидаи (чын исеме Касыйм, Хәсән улы Шакирҗанов) 1902 елның 15 июнендә Оренбург шәһәрендә туган. Әтисе — чыгышы буенча Әтнә ягының Олы Бәрәзә авылыннан. Аның үз пекарнясы булып, яшь Шамун чагыштырмача хәлле тормышта үсә. Оренбургның бик дини мәдрәсәсендә укый. Әмма шаян, күпне белергә омтылучан, китап җене кагылган малай була. Шәкертләр хәрәкәтендә катнаша, революция булгач, төрле митингларга йөри, кыскасы, яшьтән үк үзен иҗтимагый актив тормышка әзерли. 1917-18 елларда ул Уфада—атаклы «Галия» мәрдәсәсендә укый. М. Гафури, Ш. Бабич кебек шагыйрьләр белән аралаша, мәдрәсәдәге кулъязма журналларда («Парлак», «Борау») беренче шигырьләре белән катнаша. Аннан «Алга» газетасында (татар-башкорт большевиклары органы) басыла башлый, җөмләдән «Сугыш, тукта!» исемле нәсере шунда дөнья күрә. 1918 елның көзендә Уфада революцион яшьләр, гаскәриләр арасында җәмәгать эшләре алып бара, спектакльләр, әдәби кичәләр оештыра. «Шамун Фидаи» имзасы «Кызыл яу» газетасында да еш күренә. Аклардан качып, шул газета идарәсе белән Бәләбәйгә китә, аннан Оренбургка күчә. Колчак һәм Дутовка каршы көрәштә, урындагы яшьләр хәрәкәтендә актив катнаша. 1920 ел башыннан ул яңадан Уфада. Яшьләр союзының губерна комитетында әгъза була, «Яшь коммунист» газетасын чыгаруда башлап йөри, шунда мәкаләләрен, шигырьләрен бастыра. Ул Комсомолның III Бөтенроссия съездына делегат итеп сайлана, әмма анда катнаша алмый... Июль урталарында бер иптәше белән Уфадан комсомол эше белән авылларга дип юлга чыккач, аларны Айгалыш урманында кулаклар үтерәләр. Кабере — Камышлы авылы янында. Шулай итеп, яшь шагыйрь революция көрәше корбаннарының берсе була. Аның үлеме дә, иҗаты да, бүгенге көн үзгәрешләре яктылыгыннан караганда, төрле фикерләр, карашлар тудырырга мөмкин. Әмма шунсы бәхәссез: унсигез яшьлек шагыйрь вакытсыз һәлак була. Шәехзадә Бабич, Даут Гобәйдиләр кебек... Шагыйрьнең шәхесе, иҗаты турында замандашларыннан М Гафури, С. Агиш, Р. Ишморатлар безнең көннәрдә Б. Камалов һ. б. истәлекләр, мәкаләләр яздылар. Күренекле шагыйребез Роберт Әхмәтҗан исә. аңа багышлап, «Фидаи» балладасын иҗат итте. Ниһаять, соңгы елларда прозаик әдип Фәнил Мансуров Ш. Фидаи турында күләмле әсәр язып бастырды. Димәк, шагыйрь—дәвам итә.