Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ДИКТОРЫ

Миңа ундүрт яшьләр чамасы иде Безнең авылда гаҗәеп бер вакыйга булды Урамның буеннан-буена баганалар утыртып чыктылар һәм шулардан һәр өйгә чыбыклар суздылар Безнең яртылаш җиргә казылган таш ойгө дә түбә-түшәмне тишеп, алсу төстәге чыбык керттеләр ямь-яшел төстәге -радиу тишеге- куеп чыктылар. Нократ Аланына (Вятские Поляны) базарга барган җиреннән әни кап-кара эшләпәле -радиу» алып кайтып куйды Ойгө әллә нинди колакка ятышсыз музыка тавышы таралды Без -Тагын ни булыр икән?»—дип. бу хикмәт янында озак утырдык. тик урыс-марҗа җыруыннан башка әйбер булмагач, бик нөүмиз- лөндек Күрше Голҗамалтөй әйтә куйды — Син. Нурхәят, юкка бу радиуны Пүлөнкөдөн алгансың өнә Каимә Кукмара кибетеннән кайтарткан. Кич белән кергөнием, кычкырып татарча сөйләп утыра Пүлөнкәнеке урысча сөйләми — нишләсен, урыслар сиңа татарча сөйләшле итеп ясар бар. көтеп тор. әйе Шулай ботенлөй омет озелгөч. бер заман -Казан сөйли!» дигән сүз яңгырамасмы? Минем колакларым үрә торды, ничек итеп кара тәлинкә янына барып басканымны сизми дә калдым Аннан исә бик матур хатын-кыз тавышы ишетелә иде һәр сүзен ничек йотыл баруымны әни дә күзәтеп торган икән Теге апа. сөйләп бетергәч «укыды Камал Саттарова» дип куюга — Сөбханалла, шулкадәр матур, ягымлы сөйли Бу гади генә кеше түгелдер, остабикәдер бу Китап сүзләрен ничек килешле итеп әйтә дип тел шартлатты әни Бөр минем өни генә шулай уйламый иде. ахры Үтә матур сөйләүче апага авылда «остабикә» исеме үзеннән-үзе ябышып калды Гомерләрендә бер тапкыр үзен күргәннәре, кара-каршы килеп сойлөшкөн нөре юк. ө кушаматны тагып та өлгерделәр — Әнә төге остабикә сөйли башлады инде — Остабикә яңгыр була, диде — Остабикә кичә Голсем Солөйманованы җырлатты Мин үзем дә. кон саен тыңлый торгач, хыялымда Камал Саттарова- ның кыяфәтен тудыра башладым Зифа буйлы, озын күлмәкле чиккән читекле иңенә ак ефәк шәл япкан Шулай күз алдына китереп каршы алам, сойлөп бөтергәч, шулай рәсемләп озатып калам Бу апа. тора- бара, ничектер үз туганым. Нәсимә Зәйтүнә апаларым кебек үтә газиз булып тоела башлады Аны күзнең бөр кырые белән генә булса да күрәсем килә иде 1957 елда Татарстан яшьләренең беренче фестивале булды Мин дә Кукмара районыннан Казанга баручылар арасына кертелдем Анда «Дим буе» дигән җыр башкарырга тиеш идем Хәзер инде хәтерләмим кайсыдыр бөр клубта җырлагач миңа чибәр генә апа -Син радиодан чыгыш ясарга сайлап алындың, хәзер шунда китәбез-—диде Мин бик дулкынланып (менә сиңа күктән төшкән бәхет'), шунда киттем Ләкин Камал апаны күрергә дигән өметләрем барып чыкмады аны -Әлеге юк„ диделәр Ө безне, җырлаткач, рәхмәт ейтал чыгарып җибәр II «К.У М Миңа өле бу апаны күрер өчен, тагын ун ел көтәргә кирәк булган икән. 1967 ел. Радиодан игълан ишетеп калдым: ир дикторга конкурс була икән Кукмара районы радиосында һәм өч-дүрт ел хәрби хезмәттә вакытта часть радиоузелыннан тапшырулар алып барганыма таянып, мин дә тәвәккәлләргә булдым. Ниһаять, декабрь аенда үзем өчен дөньяда иң мәртәбәле хезмәт урыны булып тоелган радиога эшкә алындым! Нәкъ шул көнне курка да калдым. Конкурстан үтүен үттем, ләкин Камал Саттарова белән бергә эшлисе бит! Булдыра алырмынмы? Ул кем дә, син кем? Ни өчендер без конкурс вакытында очрашмадык Хәер. Камал апа анда булгандыр инде Үзе белән янәшә утырып эшлисе кешене сайлап алганда нишләп битараф кына читтә калып торсын ди инде ул? Без аның белән көтмәгәндә радио йортының ишек алдында очраштык. Мин эчкә кереп барам, каршыга ике апа килә Берсе мине таный да икән инде. — Менә. Камал, таныш, безнең яңа ир тавышыбыз шушы була инде. Минем алда җыйнак кына гәүдәле, бик тере күзле, мөлаем гына апа басып тора иде. — Бик әйбәт, бик әйбәт, төкле аягың белән! Ул мине, мин аны карашып бераз торгач, мин күзләремне аска яшердем. Теге апа сорап куйды: — Бу егет синең ничәнче хезмәттәшең була инде? — Ничәнче икән? Әйдә, санап карыйк: Фатих Колбарисов, Фатих Шәрәфиев, Айрат Арсланов, Вейс Саматов, Эльс Гаделев, Рим Керимов— димәк, бу энекәш җиденче кулалмаш була инде Матур гына эшләргә насыйп булсын, үскәнем «Үскәнем». Камал апа миңа шул сүз белән эндәшә торган булып китте Аратирә. «матурым», «акыллым» дип тә куя иде. Бара-тора шуны абайладым, ул мондый ягымлы сүзләрне бөр миңа карата гына кулланмый, үзе беден аралатучыларның күбесенә шулай әйтә Үзеңә карата шундый матур итеп мөрәҗәгать иткән кешене аннан да уздырып хөрмәтлисе, олылыйсы килә башлый Шуңа күрә аның үзенә дә «Камал апам, җаным», «Камалкаем», «Вәсфикамал ханым» дип әйтәләр җылы монәсөбөтлөрен даими белдереп торалар Камал апа радиода 1943 елдан бирле эшли икән инде Ул бала чагында йә укытучы йө артист булырга хыялланган Әмма аңа унсигез яшь тулганда сугыш башлана һәм вакытлыча гына булса да бөтен хыяллардан баш тартып торырга туры, килә Аны яхшы белгән кешеләр, сәләтен, талантын искә алып, радиога дикторлар конкурсына барып карарга киңәш итәләр Чыннан да. Васфикамал җиңеп чыга Ул вакытка кадәр радиода диктор булып Зәйнәп Хайруллина эшли Үзенә ярдәмгә килгән кызны ул колач җәеп каршы ала. аңа бу профессиянең ботен хикмәтләрен җиткерергә тырыша Бу турыда 3 Ш Хәйруллина байтак еллар узгач, болай яза -һәрконне аның белән күнегүләр алып бару, аны дикторлыкка ойрөтү миңа йөкләтелде Ул бик тырыш иде Күп тә үтми, тапшыруларны үзе алып бара башлады Иртәнге тапшыруларга әзерләнү очен. ул эшкә 4 сәгать 30 минутта килеп җитә иде Тонге дежурлыктан соң аның өчен тапшыруларны мин алып барам- (Социалистик Татарстан, 1985, 12 июль) Ул вакытта биредә радиокомитет рәисе булып Гариф Гобәй аның урынбасары вазифасын Гомөр Бәшироө башкара Кави Нәҗми исә — пропаганда тапшырулары мөхәррире, Мирсәй Әмир — әдәби тапшырулар җитәкчесе Камал апа Г. Гобәй, Г Бәшировларның тел осталыгы сөйләм кагыйдәләре буенча үзенә бик күп ярдәм иткәннәрен яратып искә ала иде. Сугыш вакытында биналар рәтләп ягылмый, савытларда язу каралары ката, микрофон алдына пальто киеп утырырга да туры килә Әмма шушы шартларда да беркем зарланмый, үзенә төшкән бурычны икелә- тә-очлөтө үти. -Дуслык, бердәмлек, бер-береңә булышырга әзер тору көчле иде,— дип искә ала шул ук 3 Хәйруллина — Онытылмаслык хатирәләр Кави ага эшкә бер-ике чи бәрәңге алып килә Аны бик нечкә итеп түгәрәкләп кисә дә. редакция бүлмәсе уртасында торган тимер мич өстендә кыздырып ала. Аннан -Галия, бу кисәк сиңа ө бусы Зәйнәпкә, монысы яшь дикторыбыз Камалга-.— дип олөшеп чыга Шул бәрәңгегә өстәп, икмәк сыныкларыбызны бүлешәбез һәм тамак туйган кебек була». (Социалистик Татарстан. 1985. 12 июль) Ниһаять, көтелгән җиңү көне дә килеп җитә Камал апа бу турыда бик дулкынланып сөйли иде -Казан радиосында эшләү дәверендә бик күп вакыйгалар булып үтте Әмма берсе истән һич чыкмый 1945 елның мае иде Мөскәү радиосыннан күптән көтелгән җиңү турында хәбәр ишеттем Бездә бу хакта хәбәр юк иде әле Ә тизрәк студиягә керәсе. Татарстанны иңләп-буйлап үтәрлек итеп микрофоннан кычкырып укыйсы килә Матбугат йортына -Кызыл Татарстан- редакциясенә барып, үземә кирәкле текстны алдым Урам тулы халык Кешеләрне аралый-аралый йогөрөм Шулай да бик акрын барам төсле, аяк буыннары бушаган тын кысыла Ниһаять, каршымда — микрофон Мин ашыгып укыйм -Совет гаскәрләре— Берлинда' Рейхстаг остендө Советлар Союзы байрагы җилферди! Германия капитуляция ясадыСүзне ничек түгәрәкләвемне дә, тавышымның ничек яңгыравын да хәтерләмим Микрофон озелгөндө мин инде сулкылдап-сулкылдап елый идем • (Азат хатын. 1968 № 12. 14 бит) Тагын еллар уза. Камал Саттарова дикторлык һонәренөң нечкәлек лөренө тирәнрәк тошенергә тырыша Ул Мәскөү дикторлары Юрии Левитан. Ольга Высоцкая Валентина Соловьева Виктор Чижов Георгий Шумаков Юлия Саломатина һәм башкалар белән аралаша анардан күп нәрсәләргә ойрәнә курсларда була Казанда үзе белән бергә эшләгән Маһинур Хөбибуллина Айрат Арсланов Әминә Сафиуллина Итфал Ихсанов. Наил Иртуганов Ильяс Латыйпов Галина Зөменкова (хәзер Үзәк телевидение дикторы) һәм башкалар белән тәҗрибә алма шу һәм бөр үк вакытта үзе дә ойрвнү аңа осталыгын чарларга ярдем итә Кыскасы. Камал апа янында урта кул диктор гына булып калу мөмкин түгел. Хезмәтенә битараф булган, үз өстендә эшләмәгән, тапшыруларны ничек укысам да ярый, дип утырган кешеләрне ул яратмый, алар белән ачылып сөйләшми Мәгълүм бер чорда аның белән бергә дикторлык хезмәтен башкарган Рим Кәримоә болай яза: -Кем яки нәрсә турында гына укыса да. язылганнарга карата аның үз мөнәсәбәтен ишетәсең. Укылган материалның эчтәлегенә бәйле шушы тойгылар диктор тавышы аша тыңлаучы күңеленә күчә Ул кулындагы материалга анда телгә алынган кешеләргә эчкерсез ышанса, язылганнарны йөрәгеннән ялгансыз кичерә алырлык киң күңелле кеше булса гына тыңлаучыны үзенә буйсындыра ала. Моңа исә матур тембрлы тавыш һәм шома уку белән генә ирешеп булмый Тәҗрибә, осталык һәм үз эшеңне чын ярату кирәк». (Социалистик Татарстан. 1973. 25 июль). Мин. бу фикерне дәвам иттереп, болай дияр идем: радиотыңлаучы диктор алдындагы кәгазьне сизмәскә тиеш, ягъни аның чыгышы әзер текстны укуны түгел, бәлки үзлегеннән сөйләү тәэсире калдырсын! Менә бу — диктор укуының иң югары ноктасы Камал Саттарова шушы осталыкка ия диктор иде. Аның иң соңгы укучысы Данил Ибраһимов та Камал апаның үзендә шундый сыйфат тәрбияләргә омтылуын яратып искә ала Чыннан да. Камал апа укыган тапшыруның тыңлаучы күңеленә барып җитәчәгенә шикләнмәскә момкин. Шуңа күрә Мидхәт Миншин. Тәүфикъ Сәгыйтов, Фәләх Насыйров. Наил Гыйззәтуллин, Нәсимә Әх- мәтҗанова һәм башка журналистлар үзләре әзерләгән тапшыруларны Камал ападан укытырга тырышалар иде Менә ни өчен бу сөйкемле апа татар халкы очен үз кеше булып әверелде Аны күрергә районнардан, чит шәһәрләрдән киләләр, җылы сүзләрен әйтәләр, кунакка чакыралар, саулык-сәламәтлек телиләр, күчтәнәчләрен тәкъдим итәләр. Хәтерлим, җитмешенче еллар башында Казанга АКШтан техник күргәзмә килде. Андагы экскурсоводлар арасында татарлар да бар иде Шулар Казанга килгәч, радиотапшыруларны бик яратып тыңлый башлыйлар, илләренә алып китү өчен, магнитофонга язып-язып та алалар Дикторларның үзләрен дә күрергә телиләр Бер көнне, җыелып, радио йортына килеп чыгалар, безгә дикторларны күреп сөйләшергә рөхсәт итегезчә, диләр. Әмма җитәкчелек, ниндидер хәйлә табып, бу теләкне үтәми Бу турыда белгәч. Камал апаның кәефе китте - Әйдә, матурым, тау Мөхәммәткә бармаса. Мөхәммәт тауга бара, дигәндәй, үзебез барыйк шул күргәзмә дигәннәренә» Чыннан да бардык Халык белән татарча сөйләшүче американ апаны хәйран калып тыңлап тордык, ләкин үзебезне танытырга. сүз кушарга курыктык. Дус бар, дошман бар. дигәндәй, я берәрсе тиешле җиренә җиткереп куяр — Ярар инде, үзләрен күрдек, безнең кебек ике куллы, ике аяк- лылар икән, очраштырган булсалар, ни булган инде.— дип кенә куйды Камал апа. Дикторларга еш кына радиотыңлаучылардан хатлар килә Алар арасында төрле эчтәлектәгеләре була: үз итеп кайгы-хәсрөтен. шатлык- куанычларын уртаклашучылар да, киңәш сораганнары да. рәхмәт әйтүчеләре дә. хәтта ачуланып язганнары да очрап куя Мәсәлән кырык ел балалар укыткан Гөлсем Хосәенова җитмешенче елларда Кукмара районыннан Әсән-Елга авылыннан болай дип яза. -Мин сезнең өчегезне дә—Камал Саттарова. Мәрьям Арсланова һәм Фоат Галимуллин — чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышыгызны, баштан ахырга кадәр тыңлап, үземә ямь, ләззәт табам Бигрәк тә Камал белән Мәрьямнең ничә яшьтә булуларын беләсем килә Чөнки ничәмә-ничә еллар инде сез өчегез бергә эшлисез, тавышта бернинди артка китеш юк. мин аларны бик яшьләрдер дип күз алдына китерәм» Камал апа хатлар укырга бик ярата иде, ул аларны кат-кат укый, укыган саен яңа мәгънәләрен таба, үзеннән шәрехләүләр өстәп, безнең белән сөйләшеп утыра иде Аны. мәсәлән, түбәндәге хат бик тетрөндер- гән иде «Күр инде, татар халкының язмышын! Кайларга гына чәчеп бетермәде аны бу авыр тормыш? Ә барган бер җирендә аның телен рухын кысып интектерделәр Менә бу хат татарның йөрәге кычкыруы бит-.— дип безгә әрнеп утырганы хәтеремдә Әлеге хат ничектер минем архивымда калган булып чыкты Менә ул хат «Саттарова. Галимуллин кадерле тугандашлар, дуслар! Без Казакъстан. Урал җирләрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез Казан шәһәрендә грампластинкалар сатыла торган кибетләрнең адресларын җибәрегез, зинһар Безнең Җаектагы беренче номерлы пластинкалар кибетенә менә инде 3—4 ел татар һәм башкорт тәлинкәләре кайтмый Без үзебезнең матур җырларны тыңларга телибез Баянда Мохтөр Әхмөдиев, Оркыя Ибраһимова уйнаганы Габдулла Рө- химкулов. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек самый атказанганнары җырлаганы кирәк Матур, моңлы көйләребезне икмәк кебек күрәбез, алар да җанга-төнгә сихәт бирә бит-. Без, яшьләр, хат язу мәсьәләсендә ваемсызрак идек бугай, әмма Камал апа икебез исеменнән дә җавап язган булып чыкты Ник дигәндә. шул ук елның 8 июнендә без рәхмәт хаты алдык Бу безнең ипдә милли телләргә, милпи мәктәпләргә ныклап һөҗүм алып барылган, бигрәк тә үз милли республикаларыннан аерылып яшәүчеләрне әкренләп руслаштыру сәясәте алып барылган чор иде Әлбәттә, хат язып кына аларның хәлен җиңеләйтү мөмкин түгел Әмма көше күңеле шуңа да чиксез куана, шул да аны күпмедер бәхетле итә Камал апаның кече күңеллелеген һәм кешеләрне ярату мисалы булган тагын бер вакыйга истә калган Кичке тапшыру башланырга бер сәгать вакыт калып бара Ул. кулына бер хат тотып музыкаль редакциягә йогерде. Хатны Чүпрәле районы -Йолдыз- колхозыннан Әбделхөй Көбиров язган икән - Борчуым бар,— дигән ул.— безнең Габдулла Рәхи- мкулов соңгы көннәрдә нигә җырламый? Мин үземнең аз гына башым белән уйлап йоримме бу турыда дигән идем. юк. һәммә булган Чүпрәле мишәре хәйран калган икән кая бу безнең Шәйморза җырчысы?» Камал апа. фототеканы ачтырып, тиешле җырны алып аны рәсми рәвештә программага кергтереп сораулар буенча концертта шушы колхозчы абзыйның теләген үтәүгә иреште, шулай итеп аның яраткан җырчысының исән-имин икәнлеген белдерде Әлбәттә, кайбер радиотыңлаучылар кайчак бер нәрсәне бөлеп бетермиләр: эфирга бирелә торган тапшыруларны, концерт программаларын дикторлар үзләре әзерләми Аларның бурычы икенче — әзерләнгән әйберләрне момкин кадәр үтемле итеп тыңлаучыга җиткерү Кон саен тавышларын, сүзләрен ишетеп торгач, радиотыңлаучылар ботен дәгъваларын дикторларга белдерә Камал ала Саттарова безгә — ягъни үзе белән янәшә эшләүчеләргә дә. җирле радиотапшырулар алып баручылар өчен уздырылган семинарда да — болайрак сөйли торган иде -Диктор белән актер охшаш профессияләр дисәк, бу диктор хезмәтен җиңеләйтеп күрсәтү булыр иде Актер да. диктор да автор фикерен бөтен нечкәлеге белән тыңлаучы күңеленә җиткерә алырга тиеш Тик актер моңа атналар, айлар буе репетицияләр аша ирешә Ә диктор текстны бөрикө кат укып чыгарга момкин оператив информацияләрне машин када басылуга укыган чаклар да була Радионы һөрконне миллионлаган кеше тыңлый. Алар авторны бөлми. хата автор гаебе белән китсә дә. дикторны гаепли Шелтәсен телефон аша да. хат белән дә әйтергә ашыга Шуңа күрә тыңлаучы игътибарына тәкъдим ителгән һәр материал диктор җаваплылыгында Актерның тыңлаучысы —каршысында ук Ул үзәнең ничек кабул ителүен. тамашачысының күзенә карап, сулышыннан тоөп белә Ә дикторның сиземләү сәләте кочле булырга тиеш Шушы сыйфатлардан мәхрүм диктор тыңлаучы белән үз арасын тоташтыручы -күпер» сала алмый Укыла торган текстның эчтәлеге буенча үз аудиториясен дөрес күз алдына китергән дикторның гына һәр сүзе тыңлаучыга ачык һәм үтемле тәэсир итә. Кырык еллык эш дәверендә үз хезмәтем турында тыңлаучылардан күптөрле фикерләр ишетергә туры килде. Иртән сәгать биштән, алтыдан эшкә барганда танып белүчеләр очраса -Көн саен шулай иртө йөрисезме? Ай-Һай хезмәтегез тынгысыз икән».— диделәр Транспортта: «Камал Саттарова кебек, көнгә сөгать-сөгать ярым радиодан сөйләп кенә эшең бетсен иде ул-.— дигәннәрен дә ишеттем. Берсе белән дә бәхәсләшмим Мин үз бурычымны, үз вазифамны беләм. дикторның көндәлек эш нормасы — алты сәгать. Тик ул сәгатьләр тоташ түгел шул. Көнгә ике дә киләсең, өч тә. Иртән дә. көндез дө. кич тә Ял көнне дә. бәйрәмдә дө киләсең эшкә. Диктор профессиясе никадәр генә тынгысыз, җаваплы, җитди булмасын. яшьлегем кире кайтса, мин яңадан нәкъ шушы юлны сайлар идем- (Татарстан яшьләре. 1984 28 август). Боларның һәммәсе дөрес иде. Аның хезмәттәшләре, билгеле бер вакытны эшләгәч, кайсы филармониягә, кайсы журналистлык хезмәтенә. кайсы фән юлыннан китеп барды Ә Камал апа һаман үз урынында кала бирде Хәтерлим, бервакыт радиога Габдулла абый Шамуков килгән иде. ул ниндидер тапшыру язды, кулында гарәпчә хәрефләр белән язылган калын китаплары да бар иде Камал апа. аның бушаганын көтеп алып, кайбер фарсыгарәп алынмаларының әйтелешен сорап калды. Әлеге олы оста барында миннән байтак сүзләрне әйттереп карады, бергәләп киңәшләр бирделәр Ибраһим Гафуров. Фуат Халитов. Хәким Сөлим- җановлар белән дә шундый ук үзенә күрә аяк өсте •■дөресләре» уздырып алганы хәтердә Камал апа радиодан -Тел күрке—сүз» тапшыруларын башлап җибәргән кешеләрнең дә берсе булды. Ул бу тапшыруларны аеруча бер ярату, җылылык, ихласлык белән укый иде Камал апа әлеге тапшыруны гомеренең соңгы елына, ягъни 1985 елга кадәр алып барды. Бу тапшыруларның хәзер дө халык тарафыннан соелеп тыңлануы Камал апаның якты рухына хөрмәт кебек тоела миңа. 1973 елның 30 июлендә, ягъни Камал Мәгъсүм кызының илле яше тулган көнне, хезмәттәшләре болай дип яздылар -Кадерлебез Камал! Нурлы Казан, моңлы Казаныбыз Сезнең тел белән сөйли Барлык радиоаппаратлар Сезнең үтемле һәм йомшак тавышыгызга көйләнгән. Сезнең тавышыгыз Татарстан кырларына. Идел-Кама буйларына сузылган могҗизалы күпер ул. Шул күпер аша күпме хәбәр, тормышыбызны бизәүче яңалыклар, шатлык аһәңнәре узган. Без шулай ук үзенә бар сабырлыкны һәм тыйнаклыкны җыйган, тырыш, кайгыртучан ана булган татар хатынының гүзәл сыйфатларын Сездә күрүебез белән дө горурланабыз. Кайбер яхшы гына кешенең сөйләвен биш минут тыңлавы да авыр Без Сезне ничә дистә еллар тыңлыйбыз — туймыйбыз Рәхмәт хисләре белән кулыгызны кысып, баш иеп Сезгә әйтәбез: Сез сөйләгез әле. Камал апа. сөйләгез әле...» Ни аяныч, моннан соң Камал апага унике ел гына сөйләргә калган икән...