Логотип Казан Утлары
Публицистика

САН-ФРАНЦИСКОДА ТАТАР ҖӘМГЫЯТЕ

Татарларның Рәсәйдән Ерак Шәрекъка килеп урнашулары 19 гасыр ахырларында ук башлана. Рәсәй белән Кытай хөкүмәтләре арасында Кытай-Көн чыгыш тимер юлын төзү килешенгәч. Маньчжуриягә тимер юлы эшчеләре һәм татар сәүдәгәрләре килә башлаган иде. Милләттәшләребезнең күпчелеге Пенза һәм Тамбов якларыннан булып, Харбин, Хайлар кебек шәһәрчекләрдә төрле кибетләр ачканнар иде. Берничә елдан соң, эшләрен җайга салгач, Рәсәйдән гаиләләрен дә үз яннарына китерткәннәр иде. Милләттәшләребезнең Ерак Шәрекъ илләренә икенче күченүләре Рәсәйдәге сыйнфый көрәш елларында башланды Уфа, Казан. Троицк шәһәрләреннән һәм Пенза вилаятеннән Ерак Шәрекъка килеп урнашкан бабаларыбыз Хайлар. Харбин. Мукден, Тяньзин, Шанхай. Кобе. Кижу шәһәрләрендә зур мәхәлләләр корганнар, мәчет вә мәктәпләр торгызганнар, хәтта корылтайлар тәртип итеп, бөтен Ерак Шәрекъ мәхәлләләрен бер мәркәзгә җыюга ирешкәннәр иде. Токио мәхәлләсенең имамы вә рәисе Мөхәммәт Корбангали һәм Мукдендә1е динимил- ли мәркәз мәгариф бүлеге рухыбызны ашлар өчен ихтыяҗыбыз!а җигәрлек Т дәрәҗәдә дәреслекләр, мәҗмуга һәм газетлар нәшер иткәннәр иде Бу эшчәнлек аркасында Ерак Шәрскътәге мөһажәрәт дини-милли үзенчәлеген саклап катуда кимчелек күрсәтмәле Читтән һичбер ярдәм булмаганга күрә, мәхәлләләребсзнен хәяты сәламәт нигездә дәвам итүе фәкать дәртле, тырыш милли сәүдәгәр вә һиммәт ияләренең матди һәм мәгънәви булышуына таяна иде Ерак Шәрскътәге эшлекле иҗтимагый хәят 1950 елларга чаклы дәвам итте Шуннан соңгы үзгәрешләр исә бабаларыбызнын мен бәла белән Ерак Шәрекътә корган милли мәхәлләләренең төбе-тамыры белән сүтелүенә, тар-мар килүенә сәбәпче булдылар. Нәтиҗәдә, анда яшәгән милләттәшләребез гөруһ-гөруһ яки аерым-аерым гаиләләр хәлендә Төркиягә. коньяк һәм төньяк Америкага күченеп китәргә мәҗбүр булдылар. Бүгенге кондә Американын Нью-Йорк һәм Калифорния шәһәрләрендә яшәгән татарлар югарыда язып узган моһаҗирләр, Рәсәйдән күченеп киткәннәрнең балалары вә торыннарыдыр Милләттәшләребезнсн Калифорниядә Сан-Франциско шәһәренә вә аның тирәягындагы кечерәк калаларга (Берлингәйм. Сан Матео, Санга Клара һ. 6.) килеп тора башлауларына быел 68 ел булды Бу җирләргә беренче килеп урнашучылар — Хәсән Салих. Мотыйг Гарифулла һәм Габдулла Зәйнаш гаиләләре иде. 1927 елда Габдулла әфәнде Шанхайга кигеп. Зәйтүнә туташ Акбирдингә ойләнеп. кире кайтгы. Бу өч гаилә үзара йөрешеп-күрешеп яшәделәр 1932 елда. Шанхайда Татар оешмасы булдыручылардан Исмәгыйль ага Акбирдин дә гаиләсе белән Сан-Францискога килеп урнашкач, беренче тапкыр буларак өйләрендә гает намазы укылды Гаеткә пакыстанлы һәм торкияле мөселманнар да чакырылган иде 1934 елда Калифорниядә яшәүче милләттәшләребез күбәя башлады Фәйзерахман әфәнде һәм Рабига ханым Бигиләр килде. 1936 елда Исмәгыйль ага вафат булды Бу туфракларда беренче татар мәете җеназасы албанияле Габбас әфәнде Рамазан тарафыннан укылып, җирле каберстаннарның берсендә дәфен ителде 1960 елга чаклы дини бәйрәмнәребез шулай өйләрдә уздырылып килде Америкада да төрле-төрле милләтләр арасында диңгездән бер тамчы булып, кем икәнебез беленмичә, шулар арасында югалып китмәвебез өчен, бабаларыбыз күрсәтеп калдырган эздән барып бер арага туплану, оешма төзү кирәк теге сизелде. Оештыру комиссиясе I960 елның 27 апрелендә Заһидулла Ашш җитәкчелегендә үзенең беренче утырышын уздырды. Бу утырышта Калифорния шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребезнсн даими иҗтимагый һәм дини тупланмаларга ихтыяҗы булу фикере алга сөрелде Бертавыштан оешма тозү карары чыгарылгач, идарә әгъзаларын сайлау, әгъзалык хаҗы һәм оешманың тотачак юты кебек мәсьәләләр игътибар үзә!енә алынды I960 елның 15 маенда милләттәшләребезнсн гомуми җыелышы Берлингәйм шәһәрендә, җирле клубларның берсендә уздырылды Җыелышта 30 кеше бар иде Гомуми җыелышның рәисе игеп Сәгыйть Килки. язу эшләрен алып барыр өчен Рәшит Акчурин сайланды тар Җыелыш рәисе оештыру комиссиясе тарафыннан каралган мәсьәләләр хосусында тәфсилле доклад укыды. Аннары түбәндәге карар кабул ителде; I Оешманың рәсми исеме Америка төрки-татар берлет е, 2. Аның шөгыле динн-мәдәни һәм иҗтимагый эшләр. 3 Оешма әгъзасы булыр өчен татар булу шарт Ят милләт кешесе белән никахланганнарның ире яки хатыны вә алардан гуган балаларның оешмага керүләре мөмкин 4 Әгъзалыкка язылу хакы 10 доллар. Еллык әт ьзалык өчен гаилә башы 12. буйдаклар 6, укучылар 3 доллар түли. Гомуми җыелыш Сафа Акчураның кыска бер дога укуы белән тәмамланды Фәйзерахман әфәнде Биги өендә оешмабыз идарәсенә түбәндәге затлар сайланды (рәис Заһидулла Атыш, урынбасары Сәгыйть Килки. сәркатип Рәшиг Акчура, казначы Рабига Бини Июнь аенда, корбан гаете намазы күтәренке рух белән укыл!аннан сон. югарыда исемнәре аталган кемсәләр һәм янә биш кеше 56 тавыш белән оешмабызның идарә әг ъзалары 6v тарак алкышландылар Бу бәйрәм көнендә оешма әгъзасы булып язылу хисабына 265 доллар акча җыелды вә шуның белән идарәбез ЭШКӘ ТОГЫНЛЫ _ _ , .. Идарәнең беренче угырышы биш көннән сон Сәгыйть әфәнде Килки өендә уздырылды вә моннан сон булган утырышлар да. мәхәлләнең үз бинасы булмаганлыктан. чират белән шулай идарә әгъзаларының өйләрендә ясалып килде Идарә тарафыннан Рамазан ае тәравих намахгарыя да шулай хосуси өйләрдә уку карары кабул ителде. Шәһәрнең берәр клубын арендаларга мәхәлләбезнең матди хәле мөмкинлек бирми иде әле. 1961 елның мартында оешмабызның беренче рәисе Заһидулла Агыш вафатыннан соң, аның урынбасары Сәгыйть әфәнде рәисе вазифаларын үз өстенә алды. Мәрхүм Хафиз Салич идарәнең хисап эшләрен системага куеп, рәсми документ, дәфтәрләрне әзерләде. Шуннан соң оешмабыз Калифорния хөкүмәте тарафыннан рәсми рәвештә этник төркем, шулай ук дияи-мәдәни оешма буларак танылды. 1962 елның 23 мартындагы идарә утырышында казначы Рабига Биги мәхәлләнең 930 долларын банк хисабына куйганлыгын белдерде Шул ук утырышта мәхәллә әгъзаларына Сайпресс Доан Семетри дип аталган каберстанда аерым җир сатып алу турында мәктүпләр күндерелеп, фикер алышу тәкъдим ителгән иде Сафа Акчура белән Рабига Биги өйдән-әйгә йөреп, милләттәшләребез ниятен ачыклады Нәтиҗәдә 100 каберлек урын сатып алуга мәрхүмнәребезне бер зиратка күмү чарасы күрелде. Шул ук вакытта мәет күмү оешмаларының берсе белән мәетләребезне юу, кәфенләү, җеназасын уку кебек йолаларны үтәү өчен килешү имзаланды. Шушы елларда ук һәрбер җыелышта үз ихтыяҗларыбызны күрерлек зурлыкта һәм уңайлы бер җирдә бина сатып алу фикере туа, әмма мәхәлләбезнең матди хәле әле моңа мөмкинлек бирмәгәнгә, теләк киләчәк елларга кичектерелә килде. Ниһаять. 1966 елда барча идарә әгъзалары җыелып, гыйбадәт кылу һәм җыелышлар үздыру, дин дәресләре үткәрү өчен бер бинаны (Берлингәйм, Эл Камино Реал. 1258) 30250 долларга алдан өч меңен түләп, банк аша мәгълүм бер микъдар процент белән егерме ел эчендә бәхилләтеп бетерүне шарт куеп, сатып алырга мөмкин булачагын игълан итте. Алыначак йорт хәзерге торышында эшләребезне үтәрлек сыйфатта түгел иде Шунлыктан аны үз ихтыяҗыбызга ярарлык рәвешкә китерүне махсус бер һәйәткә тапшыру карарлаштырылды Бинаны ихтыяҗыбызга ярарлык рәвешкә китерү өчен оешмабызның карты-яше, бала-чагасы үз эшләреннән бушаган вакытларын, ял көннәрен йортны сүтү, чүп-чарны түгү, ишегалдын тәртипкә китерү өчен кыргый үләннәрне, комачаулап торган агачларны кисү кебек эшләргә сарыф иттеләр. Хатынкызларыбыз өмәчеләргә өйләреннән кайнар ашлар пешереп китерде. Озын сүзнең кыскасы: бу эштә оешмабызның барча әгъзалары җан-тән белән тырышты. Мәрхүм Сафа абзый Акчураның Япониядәге милләттәшләребе- здән бер микъдар туплап кайткан акчадан тыш. читтән һичбер ярдәм булмаганы хәлдә, бу төзелештә бары тик үз көчебезгә таяндык Финляндиядәге кардәшләребезгә хәлебезне аңлатып озын бер мәктүп язылса да, кызганыч ки. алардан бер төрле дә җавап алмадык. Материал алырга идарәбезнең акчасы булмау сәбәпле, төзелеш эшләре вакыт-вакыт тукталып та торды. Бер ел ярым маташканнан соң, ниһаять, бинабыз тәмам ителде. Сан-Францискодан алып Лос-Анжелеска хәтле сузылган озын бер урам үзәгендәге бу бинабызга йөзгә якын кеше сыя. Ул газ белән җылытыла. аның җыелышлар залы, язу һәм аш бүлмәләре, тагын бүтән ханәләре бар. Оешмабызның имамнары. Имам вазифасын байтак еллар албанияле Габбас Рамазан алып барды. Ул картайгач, аның урынына Дәүләтша ага Сизгән китерелде. 1970 елда исә бу бик мөһим хезмәтне Хәсән ага Килки үз өстенә алды. Дин дәресләре Мәктәп яшендәге балаларыбызга һәрбер эшебезне бисмилла белән башлау тиешлеген белдерү, аларга мөкатдәс динебезне өйрәтү иң беренче вазифаларыбыздан булды. Өстебезгә йөкләнгән бу бурычны үтәү максаты белән, башында Тасия ханым Килки торган ата-аналар һәйәте 1964 елның октябрь башыннан 6—12 яшендәге балаларга туган телебездә дин дәресләре курслары ачты. Шәмсия ханым Апакай 1968 елга чаклы ул укуларны уңышлы рәвештә алып барды Бу елларда әле оешманың үз бинасы булмаганлыктан, егерме икеләп бала ата-аналары өйләрендә тупланып укыдылар. Бу елларда дини бәйрәмнәребез балалар гүзәл мәкам белән укыган Коръән сүрәләре белән башлана һәм тәравих намазлары да балалар әйткән салаватлар белән гаять әсәрле үткәрелә иде. Дин дәресләре берничә ел тукталып торганнан соң, 1973 елда яңадан башланды Бу юлы Сан-Францискодагы Ислам мәркәзенә мөрәҗәгать ителеп, мөгаллим соралды. Мәктәп һәйәте оештырылды һәйәткә Фазыл Садри. Сәрпил Утүш, Таһир Дәүләтша һәм Шәүкәт Тарпиш сайландылар. Инглиз телендә бирелгән бу курслар тәртипле рәвештә 1973 елның июнь ахырларына чаклы дәвам итте. Балалар, ике төркемгә аерылып, тәҗрибәле мөгаллимнәр җитәкчелегендә файдалы белемнәр алдылар Моның өстенә балаларыбыз бер-берсе белән танышырга форсат таптылар. Мәктәп һәйәте Һәрбер дәрестә катнашып, тәнәфес вакытларында, беренчедән, тәртип саклау, икенчедән балаларга чәй һәм татлылар әзерләү белән мәшгуль булдылар. 1973 елның 24 июнь көне бинабызда диплом алу йоласы тантаналы рәвештә уздырылды Бу мәрасимгә мәхәллә әгъзалары, мөгаллим әфәнденең гаиләсе чакырылган иде. Имам Хәсән ага Килки тарафыннан кыска бер дога белән ачылган бу мәҗлес оешмабыз әгъзаларында онытылмаслык хатирә калдырды. Асылы белән фиджиле булган Сохраб Галихан вә улы Бабыр безнең тарафтан һичбер түләү көтмәгәннәре хәлдә, балаларыбызга кыйммәтле вакытларын биреп, аларга гыйлем өйрәттеләр. Оешмабызның мәдәни һәйәте мөгаллимнәргә тәшәк- көрләребезце белдергәннән соң, укучылар тарафыннан әзерләнгән дин белән бәйләнешле иншалар дикъкать белән тынланылды. Мөгаллим әфәнделәргә укучылар тарафыннан җыелган бүләкләр тәкъдим ителде. Соңыннан кунакларга өйләрдән пешереп китерелгән бәлеш вә сумсалар белән чәй-каһ вә эчерелде Мондый мәҗлесләрнең күп еллар кабатлануын теләп, мәгънәви хозур эчендә өйләребезгә таралдык. Уку яшендәге балалар булмау сәбәпле, берничә ел тукталып торгач, бу мөһим дәресләр 1979 — 82 елларда эшлекле әгъзаларыбыз Таһир әфәнде Дәүләтша һәм Шәмсия ханым Апакай житәкчелегендә тәкърар башланды 1988 елда Мәрьям ханым Апакай тырышлыгы белән фәләстинлы Мөнир әфәнде Коддура чакырылып. 6 12 яшендәге балаларга Коръән әлифбасы өйрәтелә башлады. Атнада бер кич шул ук Мөнир әфәнде өлкән яшьтәгеләргә Коръән сүрәләре мәгънәләрен аңлатты, ислам турында гомуми мәгълүмат бирде. Оешмабызның бүлекләре ■ .«Ханымнар оешмасы» 1964 елда Рауза Рогард (Ибраһим) житәкчелегендә төзелде. Бу бүлекнең вазифасы: һәр елның соңгы айларында идарә тәртипләгән «Шәрскъ кичәсс»нә аш-су әзерләү, елда бер кат Роммәж сәйл (актарма сатышы) дип аталган базар ясау. Бу кеби сатыш күп кенә мәшәкать белән бәйләнгән бер эштер: моны тәртипләгәндә оешма әгъзаларыннан вә аларнын күршеләре һәм танышларыннан сатарлык әйбер җыю. аларга хак кую. тәртипләп төзү кебек эшләр байтак вакыт һәм көч таләп итә Дини бәйрәмнәр вә башка җыелышларда чәй-каһвә һәм аш-су әзерләүне дә ханымнар оешмасы үз өстенә ала Ханымнар оешмасы елда бер кат гомуми җыелышларын тәртипләп, идарәләренә яңа рәисә вә ана булышчылар сайлый 2.«Яшьләр түгәрәге» 1965 елда Әсгать Сизгән гайрәте белән төзелде Түгәрәкне төзүдән максат үзлегебезне саклау, милли мәдәниятебез белән танышу, мәдәният вә спорг буенча эшчәнлек итү белән бәрабәр, киләчәктә яшүсмерләребезне» мәхәллә һәм оешма эшләрен үз өсләренә алуга хәзерлек күрү, спорт аланында яшьләребезнең «Софт Бол» берлеге 1968 елда Сан Матео илчә каласында 14 команданы җиңеп, беренчелекне казанганнар иде. 1973 ел ярышларында икенчелекне алдылар. 1966 елда Нәркис Гели һәм Суфия Сәзгән төрек язучысы Кәримә Наднрнен «Намус сакчысы» хикәясен татарчага тәрҗемәләп, ике пәрдәлек пьеса рәвешендә оешма әгъзаларына тәкъдим иттеләр. Уенны Әмир У түш. Таһир Дәүләтша. Суфия Сәзгән. Нәркис Гели зур осталык белән башкардылар Бу турыда «Төрек Күлтүре» журналында Тәлгать бәй Тәкин бер мәкалә дә бастырды 1969 елда яшьләребез Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын сәхнәгә куйды. Ьу әсәр Рауза ханым Рогард режиссерлыгында гаять зур осталык белән башкарылып, караучыларга күп еллар онытылмаслык бер зәвыкь бирде Сәхнәдә Әсгать Сәзгән. Суфия Сәзгән. Таһир Дәүләтша. Рөшдн Агый. Нәркис Гели. Нурия Шәрәфетдин. Равил Шәрәфетдин уйнадылар Оешмабыз мәхәллә күләмендә сабантуй да уздыра Яшьләр түгәрәге бу сабантуйларда бала-чагаларны төрле уеннар уйнатып, очрашулар! а аеруча бер җанлылык бирәләр. 1972 елның апрель аенда Яшьләр түгәрәге, ханымнар оешмасы ярдәме белән, сәхнәгә Гариф Богдановның өч пәрдәлек «Хуҗа һәм приказчик» комедн- ясын сәхнәгә куйды Уеша айларча әзерлекләр күрелде Балта осталарыбыз һәр күренеш өчен декорацияләр ясады Сәхнә өчен затлы киемнәрен хагын-кызлар үзләре текте Ирләр яхуд арендага бирә торган кибетләрдән мини кыяфәтне җанландырырлык киемсалым, сакал-мыск эзләде Барча һәвәскәрләр, һич ару- талуны белмәгән Рауза ханым Рогард житәкчелегендә рольләрен ятладылар Бу ven өчен махсус арендалаш ан клубнын залы тамашачылар белән шыгрым тулы иде Утырыр! а урындыклар җитмәде, күпләр аяк өсте калды Пәрдәнең ачылуын сабырсызлык белән көткән сәерчеләрнсн өмегләре бушка чыкмады декорация, кием. грим, бигрәк тә уен һәркемне шат итте. АКШта яшәгәнлекләрен берничә сәгатькә оныттырды Уен барышында Галимхан байның (Ибраһим Яуш) еш кына: «Яхшы сөйлимме мин ’» — дигән сүзләре халык теленә күчте вә бу сүзләр байтак вакытларгача уенны сагынып сөйләргә сәбәпче булды. Бу пьесада Ибраһим Яуш. Рауза Янгураз. Нурия Шәрәфетдин. Салих Апакай, Рөшди Агый, Сара Ибраһим. Разия Мөхәммәдҗан. Халидә Диүш уйнадылар. 1982 елда Рауза ханым Рогард режиссерлыгында сәхнәгә И Арсланның 1937 елда язган «Газизәкәй балдыз» атлы өч пәрдәлек әсәре куелды. 1985 елда Рәисә ханым Хәким режиссерлыгында Габбас Сөләйманның «Ерак Шәрекътә өйләнмәгән егетләр корылтае» атлы шигъри стильдә язылган көлке әсәре һәм «Кияү эзләү» атлы бер пәрдәлек комедия уйналды 1986 елда Г Камалның «Көндәшме һәм 1989 елда «Ычкынды» исемле пьеса Р. Хәким режиссерлыгында һәвәскәр артистларыбыз тарафыннан башкарылдылар Оешмабызның башка мәдәни эшләре. 1970 елда Шәмсия ханым һәм Салих Апакайлар тарафыннан тәлинкәләрдән тасмаларга күчерелеп әзерләнгән милли җырларыбызны оешма әгъзалары үз бинабызда тыңлады һәм өйрәнергә кереште Моның өчен җырларның сүзләре гарәп һәм латин хәрефләре белән күчерелде, ксерокста күбәйтелде һәм тыңлаучыларга таратылды Алар шуны укып, магнитофонны тыңлап, милли җырларыбызны өйрәнә. 1971 елда Салих Апакай тарафыннан әзерләнгән «Сан-Франциско татарлары тарихы» дигән доклад укылды. 1973 елның апрель аенда халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 87 ел тулу уңае белән оешмабызның «Мәдәни һәйәте» тарафыннан Тукай көне үткәрелде Шагыйребезнең кыскача тәрҗемәи хәлен Килки инглизчә укыганнан соң, ана телебездә Г Тукайның тәрҗемәи хәле, иҗаты вә хезмәте турында доклад сөйләнде. Илхан Садри «Кошларга». Бүләнт Садри «Бәхетле бала», Бану белән Туран Утешләр «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сөйләп, тыңлаучыларны сөендерделәр. АКШта да Тукай көне традиционга әйләнсен, һәр ел шулай уздырылсын иде. дигән теләктә Ханымнар оешмасы әзерләгән чәй-каһвәне авыз итеп, өйләргә канәгать булып таралдык. Бу урында шуны да искәртәбез: мондый мәдәни җыелыш вә дини бәйрәмнәр тантанасына, оешма әгъзаларыбыздан керү хакы алынмый, оешма идарәсе мондый эшләр белән баглы булган бөтен чьп ымнарны инде үзе күтәрә. 1973 елның башында эшчән ә! ьзабыз Рожер Гели тарафыннан «Хәбәрләр мәктүбе» чыгарыла башлады. Бөтен мәхәллә хәбәрләрен, вакыйгаларын һәжүви стильдә вә бик асат аңлашыла торган садә телдә язып, бу кыйммәтле «Хәбәрләр мәктүбе» оешма әгъзаларының өйләренә почта белән озатыла вә һәркем тарафыннан сөелеп укыла Әгъзаларның адреслары вә телефон номерларын белдергән күрсәткеч тә шушы басма тарафыннан төзелә һәм һәр ел таратыла. Кириллица хәрефләре белән татарча уку курслары. 1966 елдан бирле «Казан утлары» һәм «Азат хатын» мәҗмугаларын, 1990 елдан башлап «Идел» мәҗмугасын тәртипле рәвештә почта белән Апакайлар !аиләсенә Казанда яшәүче туганнарыннан берсе Фуат Апакай җибәреп тора. Бу мәҗму1алар белән өлкән яшыәге милләт тәшләребездән кайберләре кызыксынып. боларны укырга теләкләре булганын белдерделәр. Укыр өчен, әлбәттә, кириллицаны белү кирәк «Игелекле эшнең иртә-кичс юк».— дип, кириллица хәрефләре белән татарча уку курслары оештырып җибәрдек, ул бер кыш дәвам итте. i 1988 елда бер төркем агай-эне Татарстанда туристик сәяхәттә булдылар. Алар байтак кына татарча китаплар алып кайткан иде Бу китапларны укыр өчен янә кириллица әлифбасын өйрәнү ихтыяҗы туды. Бу сәбәптән тәкьрар курслар ачылып, тагы кыш буе дәвам итте. Әниләр көне АКШта һәр ел уздырыла һәм әниләргә багышланган көннең кыскача тарихы түбәндәгечә: 1907 елның 9 маенда Пенсильвания штагы Филадельфия шәһәрендә яшәүче Җәрвис исемле яшь бер хатын, әнисенең вафат булу еллыгы истәлеге итеп, дус-ишенең әниләренә чәчәкләр җибәргән. Җәрвиснен бу эше бик хуш күрелгән Җәрвис һәм дуслары. Май аеның бер көнен әниләргә багышлауны үтенеп, хөкүмәткә I ариза керткәннәр Кыска бер вакыт эчендә АКШ хөкүмәте Май аенын икенче якшәмбесен Әниләрне хөрмәт итү көне дип игълан иткән. Берничә ел эчендә бу тирән хисле, гуманистик мәгънәле фикер бөтен дөнья!а таралган. Сан-Франциско татарлары җәмгыятенең хатын-кызлар оешмасы да һәр елны май аенда әниләр көне уздырып килә. Ул җыелышка фәкать әниләр генә түгел, әле әни булмаган хатынкызларыбызны да җәлеп итү максаты белән оешма әниләр көнен Ханымнар көне дип атауны уңышлырак тапты. Соңгы елларда Ханымнар көненә мәхәлләбезнең барча хатын-кызлары чакырыла, чәйкаһвә эчерелә, бәлеш-татлылар белән кунак ителә. «Азат хатын» (хәзер — «Сөембикә») мәҗмугасында әниләргә багышлап нәшер ителгән шигырьләрне сөйләп, милли җырларыбызны җырлап, ханым-туташларыбыз күңелле. мәдәниятле вакыт кичерәләр Шәрскъ кичәсе Оешмабызның 1963 елдан бирле ясалып килгән бу кичәсе 27 иче мәртәбәсендә 1990 елнын ноябрь аенда шәһәрнең зур клубларыннан саналган «Эстәйг Рум»да зур уныш белән ясалды Бу кичәгә Төркиядән. Финляндиядән. Канададан. Нью-Иорк шәһәреннән вә Невададан килгән кунаклар бар иде Мөһажәрәггәгс халкыбыз Шәрекъ кичәсе дип аталган мондый тамашаларны беренче мәртәбә 1921 елда бөтен татар оешмалары катнашы белән Харбинда (Маньчжурия) уздырган иде 1989 елда бабаларыбыз болгарларның ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулу мөнәсәбәте белән Татарстанда уздырылган бәйрәмгә Диния нәзарәте чакыруы буенча оешмабызның вәкилләре буларак идарә тарафыннан сайланган Шәмсия ханым Апакай белән Сәгыйть әфәнде Килкн Татарстанга барып кайттылар Сан-Франниско татарлары оешмасына һәр ел әгъзалык акчасын түләп килгән милләггәшләребезнең 1990 елдагы саны 260 кешедән гыйбарәт Идарәбезнең моңарчы хезмәт күрсәткән вә моннан сон да көчен бирәчәк рәисләренә, кәтип. казначыларына, бөтен әгъзаларына вакыт вә куәтләрен аямыйча сарыф итеп, урынлы-урынсыз һәм бигрәк тә нигезсез тәнкыйтьләргә бакмастан. оешмабызның яшәвем дәвам иттерүләре өчен рәхмәтләребезне белдереп, үзләренә һәм гаиләләренә сәламәтлек, озын гомерләр, барча эшләрендә тулы уңышлыклар телибез.