Логотип Казан Утлары
Публицистика

САН-ФРАНЦИСКОДА ТАТАР ҖӘМГЫЯТЕ

Тын океан буендагы җылы табигатьле Калифорния штатында Американың читтән килеп яшәүче барлык халкыннан 40лап проценты яши. Баштарак алар күбрәк Африка һәм Ауропа илләреннән агылган булса, соңыннан Кушма Штатларның яңа милләтен төзүгә Азия халкы да ныклап катнаша башлый, кытайлар хәзер барлык эмигрантларның—23, филиппиннлылар— 20. японнар 12 процентын тәшкил итә Килгән халык уз җәмгыятьләре белән яшәргә, уз милләтләре кулайрак күргән хезмәтне сайларга һәм үз гыйбадәтханәләренә йөрергә тырыша. Ул эмигрантларның төп хыялы — АКШ гражданлыгын алу. Аны алгач, алар бу илнең зур патриотларына әйләнәләр. Паспортларында милләт язылмый, шулай да баштарак уз илләрен, кавем-кыяфәтләрен юксыну аларны үзара оешып һәм күпмедер дәрәҗәдә йомылып яшәргә мәҗбүр итә. Моңа телне яхшы белмәү дә этәрә, әлбәттә. АКШка безнең татар милләте вәкилләре дә килеп ирешкән. Алар әле бик күп һәм бай булмасалар да. кыйтганың капма-каршы ике ярына— Тын һәм Атлантик океаннар буенда урнашкан ике зур кала Нью-Йорк, һәм Сан-Францискода инде уз җәмгыятьләрен, очрашу урыннарын булдырып, егерменче еллардан бирле милли җәмгыятьләрен оештырып җибәргәннәр. Үзара аралашып яшәүче татарлар саны бер шәһәрдә 200—300 дән узмаса да, алар милли рухны саклау, тел һәм мәдәниятебезне белү, аны яшь буынга тапшыру юлында зур гына эш башкаралар. Әлифбабызның өч тапкыр алышынуы Мөһаҗирләребезгә дә зур кыенлык китерә гарәпчә дә. русча да укый белмәгән яшьләргә олылар җыр һәм шигырьләребезне латин хәрефләренә күчереп таратырга мәҗбүрләр. Шунлыктан да әдәбиятка караганда җыр. музыка сәнгатебез аларда күбрәк таралыш таба. 1990 алда АКШның Висконсин штаты. Мадисон шәһәрендә уздырылган Үзәк Азия ха 1ыклары тарихы һәм фольклоры буенча халыкара IV конференциягә баргач. без анда Сан-Францискодан махсус килгән өч америкалы милләттәшебез Салих әфәнде һәм Шәмсия ханым Апакайлар, Нәрмин туташ Диюш белән очраштык. Әңгәмәләр арасында без аларга үз җәмгыятьләренең оешу тарихын тәфсилләп язып җибәрергә тәкъдим иттек Күптән түгел 80 яшен тутырган эшлекле Салих әфәнде элек узе язган түбәндәге истәлеген тулыландырып җибәргән. Аның белән танышу күпләргә кызык булыр дип уйлыйм.