Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ АКАДЕМИЯБЕЗ

«Казан утлары» — озак еллар дәвамына татар халкының бердәнбер калын әдәбият-сәнгать журналы булып килде. Журнал гына түгел, ул безнең милли академиябез. Әдәбиятыбыз елъязмасы һәм татар әдәбиятының чын мәгънәсендәге күптомлы антологиясе дә иде Шушы олуг әдәби һәм гыйльми үзәктә эшләүгә мин унбер елдан артык гомеремне бирдем... Хәер, бирмәгәнмен, ә киресенчә, алганмын булса кирәк. Әдәбият һәм сәнгатебез тарихында жуел- мас эз калдырган могътәбәр затлар X. Туфан, Б. Урманче, М Әмир, Г Әпсәләмов, С. Хәким, Ш. Маннур, Н Дәүлиләр белән мине журнал таныштырды. Җ. Вәлиди, Г Газиз, Н. Думави хакында иң әвәлге хезмәт һәм фикерләремне халкыма «Казан утлары» җиткерде. Беренче хикәя, беренче повесть һәм беренче романнарым дөнья күрү шатлыгын да сез — журнал укучылар белән уртаклаштым. «Казан шуңарга ихлас ышанам.утлары» безгә очарга дип канат бирде, әмма туган туфрактан аермады, киресенчә, аны яратырга гына өндәде. «Казан утлары»нда Зәки Нури, Ләбибә Ихсанова, Ренат Харис, Әхсән Баян һәм Кояш Тимбиковалар белән бер коллективта эшләү, бәхәсләшүләр дөреслекне, матурлык һәм кешелеклелек асылын аңларга өйрәтте. Дөньяның кай төбәгенә барып чыксам да, анда мин «Казан утлары» журналын һәм укучыларын күреп куанам Журналның колачы, укучылар даирәсе сокландыра, хәйран калдыра, күпләрне хәтта көнләштерә дә торгандыр, һич арттыру түгел, хакыйкатьтә шулай  Үткән тарихы хөрмәткә лаек журналның. Киләчәге тагын да зуррак. Мин.Журналыбызның укучыларына һәм аның тату коллективына бәйрәм тәбрикләүләре юллап.