Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» —БЕЗНЕҢ ЮЛ

«Казан утларыина 70 ел. Үз вакы гында анын 50 еллык юбилее уздырылды. 60 еллыгы Менә хәзер - 70 еллыгы Журналыбызның чишмә башы булып 1922 елда чыга башлаган «Безнең юл» санала. Соңгы елларга кадәр татар телендәге бердәнбер калын әдәби журнал булып килгән басмабыз тарихын, шулай итеп, гражданнар сугышы басылып, совет хакимияте ныклабрак урнашкан, әмма чын милли матбага сүл- пәнәярәк төшкән бер дәвердән башлыйлар Ә бит ныклабрак уйлап карасаң, татар халкының әдәби-сәяси журналлар чыгару тарихы ераккарак гасыр башына «Әлгасрсл-жәдид», «Шура». «Аң» кебек басмаларга барып тоташа «Казан утлары» журналын аларныи варисы, дәвамчысы итеп санасак, бәлки. 70 еллык урынына 90 еллык юбилеен үткәрү дөресрәк булыр иде. Ә инде милли журналлар яралгысы рәвешендә үткән гасырның икенче яртысында ук чыга башлаган татар календарьларын да игътибарга алсак, әлеге санны 100 дән дә өскәрәк үстереп булыр иде. Хәер, юбилей санын түгәрәгрәк, саллырак күрү теләге үзмаксат түгел Журналыбызның 70 еллык гомере дә халыкның иҗтимагый- эстетик фикер үсеше, әдәбият һәм мәдәниятыбызнын үткән юлы турында анализ ясап җитди уйланырлык һәм. ниһаягь. бәйрәми хис белән юбилей итеп үткәрерлек олы вакыйга Җитмеш ел үзе тарих өчен бер мизгел генә булса да. адәм балалары хәятендә өч буын алышынырлык озын гомер бит ул! Бер кояш астында янәшә-күрше яшәүче халыклар белән уртак язмыш үтеп, безнен тагар халкы да ниләр генә кичермәде дә, нинди генә сынаулар үтмәде бу гомер эчендә! Инкыйлаб-револю- ңия зилзиләләре дә. аклар-кызылларга аерылып пычакка пычак килүләр дә; ачлыктан яки үләт чирләрендә нәсел-ыру белән кырылулар да; яңаны төзим дип. булганны юк итүләр дә. сыйныф-классларг а бүленә-бүленә. диннәр белән көрә- шә-корәшә. алфавитимляларны каг-каг алыштыра-алыштыра кыйбласыз, имансыз калулар да; сәяси авантюристлардан кулы ясап, үзләре «шөрсп-винт» хәленә калып, миллионнарның яуларда, лагерьларда һәлак булулары да. табигать кануннары һәм халык мәнфәгате белән исәпләшмичә, жир-суны мәсхәрә итеп «боек-боек» төзелешләр, хәрбипромышленность комплекслары кору тар да. утопик хыял коммунизмга фанатикларча ихлас ышанып, хакыйкатькә хилафлык кыла-кыла. физик коч һәм акыл сәләтен кирәкмәгәнгә исраф игүләр дә һәммәсе. һәммәсе булган бу дәвердә! Әлбәттә, гел фажига-хаталардан гына тормаган донья Тормышның нигез максаты барыбер тәрәккыят Хыял-омет, сөю-сәгадәт. идеал яшәткән кешене Гомер маяг ы булган әнә шул идеалын, мирас һәм васыять итеп, баласы күңеленә салырга гырышкан Якты киләчәккә, иреккә омтылыш, буыннардан буыннарга күчеп, һаман үскән, яңарган, көчәнгән генә Тарих канлымы ул. шанлымы барыбер халык хәтеренә чигелә барган Телефон-радио яна керә башлаган, телевидение дигөннәренең әле пе дә булмаган ул ерак елларда әлеге тарих канда чигелеп, чор-дәвер кардиограммасы кайда сурәтләнеп калган сон’ Әлбәттә, беренче нәүбәттә. басма сүздә Китапларда, гәжит-журиалларда, һәр басманың, hop журна лның үз биографиясс. үз язмышы Мәг ьлүм нәрсә г асыр башында халык рухының көчле бер уяну чорында татарча байтак журналлар чыгып алган Өлкәннәр өчен дә. балалар өчен дә. хатын-кыз өчен дә Диниләре дә һөжүле- көлкслеләре дә 20 еллардан сон да. бик нык идеолог няләшзере.ттән булса да. милли матбугатыбыз тарихында янә бер күтәрелеш бу гып алган Әмма бу хәл озакка бармаган шул Репрессия еллары баш танган. сугышлар кабынып киткән Кайбер журналлар туктап кала, кайберләрсн ябалар «Казан ут тары»нын бәхете шунда: язмыш тарафыннан нәселне саклап калырга тиешле таза күзәнәкле зат кебек, ул, сәяси катаклизмнарга бирешмичә, күпмедер компромисслары • исемнәрен алыштыра-алыштыра булса да. жисемен-рухын саклады, ха тык ы| * хы елъязмасы рәвешендә өзелмичә яшәвен дәвам итә алды. Архив исе сеңгән журнал төпләмәләрен карап утырам «Казан у' ’ары» 1922 елдан алып 1930 елга кадәр гарәп шрифтында «Безнең юл» исеме (к чыккан. Утызынчы елдан икегә бүленеп. «Яңалиф» (Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәм Совет язучылар оешмасы орыны) һәм «Атака•• I пролетариат язучылары ассоциациясе органы) исемнәре белән басылт ан о елдан 1965 елга кадәр — «Совет әдәбияты», ә соңгы дистә елларда хәзерге «Казан утлары» атамасы белән дөньяга чыгып кило Заман сәясәте һәм аның шаукымнарына бәйле рәвештә журналның оештыручылары да (Taiар социаль Шуралар жөмһүриятенең Мәркәз Башкарма комитеты һәм халык комиссар лары Советы, Татарстан халык мәгарифе комиссариаты. РКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты. Совет язучылары оешмасы; ТАПП һәм Кызыл Армия-флот ялчыларының Татарстан оешмасы; Татарстан язучылар берлеге. Татарстан Министрлар Кабинеты. редакциянең хезмәт коллективы ). титул билгеләмәләре дә цыильми- сәяси. әдәби-иҗтимагый журнал, сәясәт, сәнгать, экономика һәм тәнкыйть журналы; әдәби-гыйльми, иҗтимагый басма, әдәбият, сәнгать һәмтәнкыйть журналы; әдәби һәм ижтимагый-политик журнал, әдоби-нәфис һәм ижтимагыи- сәяси журнал), структурасы да һәм редакциянең эш урыннары да үзгәреп, алышынып торды. Билгеләмә-атамалар төрле чорда төрле сүз тезмәләрендә бирелсәләр дә. аларда төп ике төшенчә һәрчак сакланып киленле — «әдәби» һәм «иҗтимагый» Ягъни иҗтимагый әһәмияткә ия булган иң яхшы нәфис әсәрләрне бастыручы әдәби журнал ул—«Казан утлары». Әдәбиятыбызның, гомумән, мәдәниятебезнең елъязмасы, тарихи көзгесе. Алай гына түгел, журналыбыз язмышы— халык язмышы белән тәңгәл булды диясе килә Юкса, ачлы-туклы елларда да. илне «боз суккан» чорларда да халык аны саклап калыр идеме соң? Сугыш кырларында иң кадерле хатлар белән бергә поход сумкаларында йөртерләр идеме аны? Котып тарафларында яки чүлле Кара-ком якларында, шахта баракларында яки тайга киңлекләрендә меңләгән укучылар, туган як сәламе һәм ана телебез аһәңе итеп, зарыгып көтеп алырлар идеме? Ә инде балачактан ук үзен әдәбиятка багышларга, гәҗиттә йә журналда беренче нәни мәкаләсен яки шигырен бастырырга хыялланган яшь җаннар өчен «Казан утларымның бәһасен әйтеп тә торасы юктыр... Сүз — изгелек кылыр өчен яратылган, диләр. Бәхәсле булса да, бу гыйбарәгә ышанасы килә. Кешелекнең бөек ядкәрләре Коръәнме ул. Библия яки Инҗилме «дөньяда яманлык кылма, изгелек кыл» дш ән рух белән сугарылмаганнар- мыни? Әгәр Сүз, чыннан да. изге икән,— төп коралы Сүз булган язучы кеше дә изге максатка — Хакыйкатькә. Әхлакка, Матурлыкка хезмәт итәргә тиештер бит. Язган һәр әсәр дә. һәр китап та. күмәк әдипләр чыгарган әдәби басма да.. Бүген без юбиляр журналыбызның абруен никадәр генә күтәрергә тырышсак та, нихәл итмәк кирәк, адәм хатадан хали булмаган кебек, аның да ялгышлары, хаклык юлыннан тайпылулары да булгалаган. Гуманизм критерийларына, эстетик идеалларга хыянәт иткән сәхифәләр дә очраштыргалый журнал битләрендә. Олы талант ияләрен буржуа ялчылары дип бәяләүләр дә, чын милләт Хадимнәрен «халык дошманнары» итеп фаш итүләр дә. «оборона әдәбиятының магнитост- ройлары өчен көрәш»ләр дә, коммунизмга алып баручы «юлбашчы»ларга мәдхия укулар да, АЭСларга дан җырлаулар да Әмма 70 ел эчендә шактый калын (үзенчә җыелма бер томлык китап!) басма булып дөнья күргән 835 санның (барлык тиражын җыйсаң, үзе бер зур тау булыр иде!) дәрәҗәсен һәм кыйммәтен әле әйтеп узган саташулар билгелиме соң? һич юк. әлбәттә. Соңгы 60—70 ел эчендә бар булган иң күренекле әсәрләребез нәкъ менә шушы журналда дөнья күрде, укучыларга, халыкка барып ирешче. Сугышчан соңгы әдәби хәзинәбезгә карата бу фикер бигрәк тә рас килә Йә. шушы журналга мөнәсәбәте булмаган яки әсәрен анда бастыруны дәрәҗә санамаган берәр татар әдибен табып була микән? Яки «Казан утлары» дигән Әдәбият Капкасын үтмичә иҗат мәйданында танылу алган берәр яшь язучы булдымы икән? Бу урында бәлки, журнал тарихын бизәп калдырган әсәрләрне санап, авторларның исемнәрен тезеп үi ү дә урынлы булыр иде. Дөресен әйтим, очына чыга алмам дип куркам (Шунысы да бар: моннан 20—30 яки 10—15 ел элек классик саналган кайбер әсәрләр тоныкланып йә бөтенләй онытылып калды бу демократия чорында, яки киресенчә тоталитар режим вакытында тыелган йә күләгәдә калганнары яңа яшыраш’ танылу алды һәрхәлдә, әсәр исемнәре санау шактый четерекле шөгыль). Төрле жанрлардан, кечерәк күләмлеләрен дә кертеп исәпләсәң, меңәрлә! ән бш алар! Язышкан авторлар, табигый, тагын да күбрәк чыгачак Шикләнмичә әйтә алам и укучым, татар әдәбиятының нинди әсәре күңелегезгә яктылык һәм изгелек ин- дсрсп калган булса, ул ин әүвәл безнен журналда басылган булыр Журнал рухыбызның тарихи елъязмасы дидек. Әйе. бу чынлап та шу лай 70 ел буена тоташ, сугыш елларында да өзелмичә чыгып килгән бердәнбер журнал дидек Әйе. бусы да шулай. Әмма бөтен бер халыкнын гомуми мәдәнияте очен бер генә басмасы булуы сөенеч түгел шул Шуңа күрә дә журналга төрле тармакларга «таралып җигелергә» туры килә. Нәфис әдәбияттан 1ыш. мисалга фән дөньясын гына алыйк гуманитар әткәдә, бигрәк тә әдәбият, тарих, тел белеме фәннәрендә берничә академигыбыз. йөзләгән фән кандидатлары һәм докторларыбыз бар икән, аларнын күбесе шушы журналда язышып, хезмәтләрен бастырып гыйлем үрләрен яуладылар Аяныч, әле монарчы театр, музыка, рәсем сәнгате, гомумән, мәдәният тарихы буенча махсус басмаларыбыз булмады диярлек. Шуна күрә рәссамнар, композиторлар, артистлар ижаты турында да журналда шактый мул урын биреп киленде. Безнен республика шартларында бу вазифаны үтәүне журнал үзенен бурычы дип санады һәм хәзер дә шул фикердә тора Табигый ки. бер генә халык та фәкать үз кабыгында, үз биләмәсендә генә яшәп тәрәккыятка ирешә алмый Шуны истә тотып, журнал чит ил һәм күрше- тирә кардәш халыклар әдәбиятының гомумкешелеккә. гуманизмга хезмәт итә торган ин яхшы үрнәкләрен дә даими яктыртып килә Илнең тарихи үзгәрешләр кичерүе, ачыктан-ачык сөйләшү заманы килүе күгпасырлык рухи мирасыбыз, аны тудырган мәшһүр талантлар турында курыкмыйча дөресен язарга мөмкинлек бирде Татар тарихы бик бай. дөньялыкта тирән эз калдырган шәхесләр күп әллә ничә басмаларга җитәрлек. Халык ижаты үрнәкләреннән күпмедер дәвер онытылып торган жыр-бәетләр. поэма- дастаннар дисеңме, үз вакытында чит илләрдә басылып та. бездә дөнья күрмәгән г ыйльмитарихи хезмәтләр дисенме, яшерен фондларда сакланган, әмма безгә әлсгә мәгълүм булмаган архив документлары дисеңме Боларны халыкка ирештерү журналның киләчәктә башкарырга тиешле мөһим эшләренең берсе Даими укучыларыбыз белә булыр - моңарчы килгән күркәм традицияләрне дәвам итү белән бергә, яна рубрикалар ачылды «Әдәбиятлар дуслыгы халыклар дуслыгы». «Мәдәниятебез тарихыннан». «Әдәби мирас». «Остаханә» «Тарихи шәхесләр», «Мәгърифәт төбәкләрендә» һ. б Милләтебезнең бүгенге көпе һәм киләчәге, горефгадәтләребез, туган телебез язмышы һәрвакыт игътибар үзәгендә Журналда Коръәннән сүрәләр, гарәп һәм латин әлифбасы нигезендә татарча уку күнекмәләре, яшьләр иҗатыннан үрнәкләр, драма әсәрләре, сәнгать сәхифәләренә дә киң урын бирелә Журналның 1922 елда чыккан башлангыч саннарның берсендә редакциянең әдипләргә, шаг ыйрьләргә, г ыйлем-әдәбияг мөхибләрснә юллаган мөрәҗәгатендә мондый юллар бар: «Бешен юл»нын чыгуы татар җөмһүриятенең мәркәзендә Казанда булса да. бу мәҗмуга Русиянең төрле якларында яшәгән һәммә татар- башкорт халыкларына хезмәт итүне үзенә максат итеп ала Менә шул авыр, зур бурычны үтәүдә без зчке Идел-Урал. Сибириянен төрле почмакларында эшләүче әдипләр, шаг ыйрьләр, барлык г ыйлем-әдәбнят мөхнбләренен ярдәменә ышанып, эшкә керештек Үтенәбез: бер яктан, бу журналның таралуына, икенче яктан, гыйльми-сәяси, әдәби материаллар, мәкаләләр җибәрү белән, бу журналга булышсыннар иде Эшчекрестъян гаммәсенең азатлыгы юлында эшләүче иптәш ләр бу журналны үзләренең уртак хезмәтләре итеп карасыннар иде» Моннан 70 сл элек чыккан мөрәҗәгать, күрәсездер, бүген дә актуаль яңгырый Шуны негән чыгармыйк «Казан утлары» бүгенге Татарстан җирлегендә яшәүче милләг гәшләребезнең журналы гына түгел, ә бөтен га тар халкы журналы Тиражыбызның яртылабы Татарстаннан тыш төбәкләрдә һәм чит илләрдә таралуы шуны раслый Соңгы елларда без кичерә торган сәяси һәм икътисади үзгәрешләр, дистә еллар буе үзенчә хәрәкәттә булган дәүләт структураларының тотрыксызлыг ы яки җимерелүе журналыбыз язмышында, бит рәк тә аның таралуы (яздырып алдыру) процессында чагылыш тапмый калмый Республика гар гулы мөстәкыйльлек алып, аерымланган заманда, бәһа һәм акчалар төрлелеге чорында, шактый очсыз бәягә, элеккеге СССР территориясендәге теллә нинди почта бүлегендә журналга җиңел генә язылып булмастыр хәзер Шулай да оптимист булыйк, «тырышкан табар, ташка кадак кагар», дигәндәй, эштә тырыш, уйда зирәк, коммерциягә маһир халкыбыз бу авыр ситуациядән чыгу җаен тапмый калмас Куйган ачык максат, журналга нык ышаныч бу гса югалмабыз Татарстаннан читтә ана гелебездә милли басмаларыбызны укучы һәр кеше кадерле безгә. Әлбәттә, редакция үзе дә үз укучыларына тагын да якынаю юлларын эзләячәк, төрле регионнарда журнал тарату постларын булдырачак, рекламалауның нәтиҗәле чараларын күрәчәк. Журналның үткәне турында зур сүзләр сөйләү, киләчәккә олы максатлар кую. алда торган проблемаларны хәл итү юлларын билгеләү һәм башка оештыру эшләре белән мавыгып, безгә кадәр журналны чыгарган фидакарь кешеләрне онытсак, алда әйтелгән 835 санны әзерләүдә катнашкан меңләгән хезмәттәшләребезне искә алмасак, без ихтирамга лаек булмабыз. Кем булып эшләсә дә— типографиядә хәреф җыючымы, әллә баш мөхәррирме, бүлек мөдире яки корректормы, машинисткамы, җаваплы сәркатипме, редколлегия әгъзасы йә хисапчымы, бүгенге яшь хезмәттәшебезме яки ветеранмы, исәнме, әллә гүр иясеме — барыбер — барчагызгабарчагызга олуг рәхмәт! Сезсез журнал тарихы булмас иде. Сезсез бүгенгебез булмас иде. Журнал юбилее уңае белән үз-үзебезгә. ягъни әдипләребез колагына да берничә сүз әйтми калып булмый. Яшермик, күбебез бүгенге көнгә кадәр иске рух һәм күнегелгән алым белән, инерция белән язып ята. «Жанынныи ваклыгын заманга сылтап», денем өчен түгел, көнем өчен, дип язганнар белән халык тарихын язып булмый. Конъюнктур максат куеп, тема актуальлеге белән генә киң аренага чыгу көннәре үтте. Шикаятьләр яки «югарыдан» шылтыраттырып йогынты ясау заманнары бетте. Әгәр әсәрең талантсыз икән, «мин фәлән елдан язучылар таныклыгы йөртәм». «фәлән елдан бирле басылганым юк» кебек наив аргументлар көчсез хәзер. Моны һәммәбез ачык аңлыйк. Заман куйган таләп зур, югары Гомумкешелек ирешкән фәлсәфи-эстетик югарылыкны яулап кына, үз халкыңа игелекле хезмәт итеп, милләтеңнең рухын, зурлыгын дөньяга күрсәтә алырбыз. Онытмыйк, без, бүгенге көн һәм XXI гасыр кешеләре өчен иҗат итәбез. Соңгы елларда без шактый ишәйсәк тә, сан сыйфатка күчте, дип кистереп әйтә алмыйбыз. Әгәр авыз тутырып, «Казан» утлары» — бөтентатарның төп калын журналы, дип әйтәбез икән, исеме җисеменә туры килергә дә тиеш. Ягъни бөтен дөньяга таралган татар халкы тормышын күбрәк чагылдырырга, милләттәшләрне үзара якынайтырга, берләштерергә, цивилизация дөньясында татарның үзенә лаек урынын алуда булышырга тиеш булабыз. Дөресен әйтергә кирәк, без әле күбрәк үзебез яши торган Идел буе төбәге турында гына язабыз. Соңгы елларда даими чыгып килә торган «Татар халкы: төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә» дигән рубрика әле әйтелгән берьяклылыкны бетереп, талантлы яңа әсәрләр хисабына тагын да үсәр, шәбәер дигән өметебез бар. Татарстанның дәүләт бәйсезлеген яклау, ныгыту һәм аны тормышка ашыруга өлеш кертүне журнал иң җаваплы бурычларының берсе дип саный. «Казан утлары»ның 70 еллыгы — Татарстанның мөстәкыйльлеге—республикадагы халыкларның күмәк тавыш бирү, ягъни референдум белән ныгытылган, расланган елына туры килде. Якын көннәрдә Бөтендөнья татарлары конгрессы ачылачак. Референдум юлы белән бәйсезлек яулап алу. бөтендөнья татарлары җыены үткәрү — болар халкыбыз тарихында моңарчы булмаган тарихи вакыйгалар. Киләчәккә өметебез һәм ышанычыбыз зур. «Казан утлары»—зур тәҗрибәгә һәм якты сәхифәләргә ия булган мөхтәрәм басма —нншалла. халкыбызның XXI гасырдагы яшәешенең дә гадел елъязмачысы, килер буыннарның рухи юлдашы булыр.