ГЕЛ БУЛДЫҢ ИСЛӘРЕМДӘ
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫ ЧЫГА БАШЛАУГА 70 ЕЛ ТУЛУГА оннан кырык дүрт ел элек, сугыш елларыннан сон, ин авыр чорларда булды бу хәл. Мин ул вакытларда Кандра урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укый идем. Без, малайлар һәм кызлар, Бишкурай авылыннан, атналык бәрәңгеләрне аркага биштәрләп, беренче таң әтәчләре тавышы белән гыйлем юлларына омтыла идек. Кемгә ничек булгандыр, иллә мәгәр, мин үзем фатирымнан бик уңдым. Нилектән, дип уйларсыз әле. Хуҗаның миннән берничә яшькә зур Ләбиб дигән улы район элемтә бүлегендә телеграфист булып эшли иде. Мин аның белән ныклап дуслашып алдым һәм, үземнең шартым итеп, дуслык бәрабәренә «Совет әдәбияты»на еллык язылуны куйдым. Ул үзенең хезмәт хакыннан, начальнигы аша гына, үз исеменә яздырды. (Ул вакытларда да Татарстан газетасы яки журналларына язылу жиде йозак белән бикләнеп куелган иде) Ә мин әнием атна буена ашар өчен биреп җибәргән ризыкларны «кысып» кына тотканнан «калганын» сатып акчага әйләндерә идем һәм тиз түләдем әҗәтемне. Җаны теләгән, елан ите ашаган, дигәндәй, рәхәтләнеп журналларны кат-кат укыйм, ашау да онытыла (ризык янга кала). Ә күңелләрем, укыган саен, күбәләк канатыдай, җилбер-җилбер килә. Минем «чирем» әкренләп Ләбиб абыема да йокты Үземнең күңелемдәге матур әдәбиятны уку дәртен туган авылымдагы татар теле укытучысы Хөсния апа Габдуллина уятты, кабызды һәм каләм тибрәтергә этәреш ясады, үстерде. Монысы инде алтынчы сыйныфта укыган чагым, ягъни сугыш еллары иде. Ул «Совет әдәбияты» журналындагы әдәби әсәрләрне, башка материалларны укый иде безгә һәм өйдә укырга биреп тә тора иде Сирәкләп кенә килеп торган бу журналны алып уку бәхетенә ирешүче укучыларга сокланып туя алмый идек. «Кайчан безнең чират җитә инде укырга» дип, түземсезлек белән көтеп ала алмый интегә идек. Яз айлары җитте. Тышта шомырт агачлары чәчкә атарга йомарланган. Фатирыбыздагы дәрес әзерләргә тәгаенләнгән өстәлдә дәреслекләр һәм ел башыннан алып килгән өч данә «Совет әдәбияты» журналы Сәмәрканд якларыннан кайткан фатир хуҗабызның сеңлесе минем укуларымны сораштыра, белгән кеше кебек гаиләбез турында, хәтта киләчәктә кем булырга җыенуымны да калдырмады. Шуннан, әкренләп, каршыбыздагы журналларга да сүз якынлашты. — Әнвәр улым, үзен беләсең, кызым Шәмсинур кече яшьтән үк хәрәкәтсез ята туй. Татарча китаплар гына укырга ярата гуй, җанына дәваны шулардан гына таба гуй. Мөмкин булса, менә бу журналларыңны миңа сатып бир әле, йөз илле сум бирәм гуй. Мин нәрсә эшләргә, ни дияргә дә белми карап тик торам икән. Ник дигәндә, пионер сафына да, комсомолга кергәндә дә әниемнең рөхсәтеннән башка бер нәрсә эшли алмаган кешегә, әниең кебек кеше алдыңда күз яшьләре белән тетрәнеп сорагач, ни дияргә дә белми идем. Ә ул кадәре акча турында уйга да керми торган иде. — Юк, юк...— дидем мин көчкә-көчкә генә,—сатмыйм мин аларны. — Чирле кызым хакына, зинһар өчен, мин. мин алдыңа тезләнергә дә әзер гуй. Мин мондый дәрәҗәдә үтенеп сорауны үз күзләрем белән үз алдымда күрүгә хәйран калдым. Каушадым... Бүләк итеп кенә биргән журналларым өчен ул фатир хуҗабызга үзе әйткән чаклы акчасын калдырып киткән, чөнки минем алмаячагыма ышанган ул. СоМ кыннан тагын Шәмсинурдан рәхмәт хатлары укып та күңелләрем булды. күз керфекләрем дымланды Ерак Себер якларында Томск "урманнарында - хезмәт иткән чакта (адәм ыстырамы. әйтерсең. бсзнен чик буйлары шунда) «Совет әдәбияты» журналларын соратып ала идем Шалуны белән ат йортә торган вагоннарга төялеп барин татар малайлары миндәтс журналны кулдан-култа йөртеп, укый-укый туздырып бетерә торганнар иде. Аннары шунда ук яшәүче Ту тан районындагы татарларга бирә идек һәм тагын кулдан-кулга китә иде Укучыны ялыктырудан куркып мондагы «ярсуларны- - язмыйча да калдырыйм әле Җир шарының татар булган барлык континентларында сөелеп укылтан «Бсзнен юл». «Атака». «Совет әдәбияты -Казан утлары» дип исемләнгән журнал, син гел минем исләремнән чыкмадың Мин синен белән үстем, яшәдем Синең, җитмеш еллык кеше гомере кадәр дәвер, битләрендә и тебеп тарихы, шушы чор кешесенең тарихы чагы лыш тапты Син халыкка хезмәт иттең, шунын тарихы син Менә бүген дә. үзем басып торган сәяси ноктадан чытып, уйлап торам и кешенең бүгенге халәте кичерешләрен бирә торган әсәрләр ничек инде язылмаска мөмкин?! Киресенчә, шундыйларның булырына ышанып, һәр санын көтеп торам мин