Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безне котлыйлар

МЕҢ ЯШӘ, СӨЕКЛЕ «КАЗАН УТЛАРЫ»!

Татар дөньясының бердәнбер саллы журналын, милләтебез рухының кабатланмас елъязмасын, халыкның әдәбе сагында торучы каләм әһелләренең төп иҗади мәйданы булган басманы һәм аның тырыш хезмәткәрләрен олуг бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! «Казан утлары» татарны инде житмеш ел буена җылытты, жиле дистәлек гомеренең күпчелеге диктатлык шартларында үтсә дә, мәдәният тормышын хәл кадәри дөрес яктыртырга омтылды, ил башында торган хаким идеология әдипләрне «соцреализм» кысаларына көчләп керткән чакта да. әдәбиятны яшәтүче табигый сәнгатьчелекне исән калдырырга тырышты. Барысы өчен дә рәхмәт аңа' Туган халкының хадименә әверелгән олпат журналның 835 томлык жыйналмасы үзе генә дә тирән тамырлы тарихыбызны күпкырлы рәвештә күз алдына кигерә ала. Журнал безнең киләчәк буыннарга менә нинди хәзинә калдыра' Гасыр башында чыккан байтак журналларның рухи варисы булган «Казан утлары», әйе, зирәклек яшен күрсәтүче бүгенге гүзәл бәйрәменә авыр дәверләр аша килде, һәм житмеш еллык юбилеен да ул катлаулы заманда билгеләп үтә Милли дәүләтчелеген торгызуда беренче уңышларга ирешкән халкыбызны алдагы көрәштә тагын да авыррак сынаулар көтә. Язучыларның иҗат иреге кайбер киртәләрдән азат ителсә до. ташка басылган сүз «дәүләткә зыян кигерүче то- вар»га әйләнде Үзенең яшәвенә куркыныч янаган шушы җаһил чорда, нншалла. олы тормыш тәҗрибәсе туплаган журналыбыз һәрвакьптагыча сынатмас тылсымлы учак буларак, халыкны киләчәктә дә үз тирәсендә тотар Иле барның теле бар, димәк, әдипләре барның журналы бар А м и н! Изге теләкләребезне кабул игеп, мең яшә, сөекле журналыбыз «Казан утлар ы»' Бәйрәмең мөбарәк булсын!

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ

«Казан утлары» редакциясе коллективын, Татарстан Республикасының барлык язучыларын олы юбилей татар телендә калын әдәби журналның беренче саны чыгуга 70 ел тулу белән кайнар котлыйбыз. Сезнең журналыгыз чыга башлавыннан ук киң танылды, үзенең җаваплы миссиясен намуслы үтәде һәм үти Татар әдәбиятының иң яхшы көчләре нәкъ менә шушы басма тирәсендә тупланды. Журнал әдәби ижагнын барлык жанрларын, шул исәптән чагыштырмача яшь жанрлар профессиональ тәнкыйтьне, эстетиканы, публицистиканы уңышлы үстерүгә булышты, татар музыка һәм рәсем сәнгатьләренең күтәрелеше- но ярдәм ит ге «Казан утлары» журналы Бөек Ватан сугышы елларында да чыгудан туктамады. фронтовик язучылар белән ныклы элемтә тотты, аларның әсәрләрен бастыра килде. Хәзер, татар әдәбияты һәм мәдәнияте яна күтәрелеш кичергәндә. «Казан утлары» БДБнсң суверен Дәүләтләре журналлары арасында игг абруйлы басмаларның берсе Сезгә, кадерле дуслар, изге һәм игелекле хезмәтегездә яна уңышлар телибез РОССИЯ ЯЗУЧЫЛАРЫ