Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ТАРИХТА ӘЗЛЕБЕЗ...

Кулыма каләм ала башлагач та мин үз халкымның тарихы белән кызыксына башладым Кул астымда булган урыс язучыларының тарихка багышланган әдәби әсәпләрен укып чыктым һәм бер нәрсәгә тәгаен инандым: һәммә урыс язучысы да, кайсы гасырда гына тарихи әсәр язмасын, татарларны каһәрләмичә калмаган Үзара сөйләшкән кебек, һәммәсе татар халкын яманлый: алар баскынчылар, алар явызлар, алар чәчәк аткан Рәсәйне бөлгенлеккә төшергәннәр, янәсе. Ә үзләре гүяки фәрештәләр, чит халыкларга яу йөрмәгәннәр, башка халыкларны рәнҗетмәгәннәр, киресенчә, артта калган халыкларга азатлык кигергәннәр, аларның культурасын үстерүдә ярдәм иткәннәр. Бу ачы хакыйкатьне ачыклау өчен миңа борынгы Византия империясе тарихы, әрмән хроникалары, гарәп сәяхәтчеләренен язмалары. Кытай елъязмачыларының мәгълүматлары, фарсы тарихчыларының әсәрләре белән танышырга туры килде. Үзетөрки халыкларын азат итмәгәннәр, киресенчә, безнең «Казан утлары» журналында әледән-әле басыла килгән тарихи әсәрләрне укыдым һәм укыган саен күзем ачыла барды Бит урыслар безне гелән нахакка яманлыйлар икән ич! Тарихта бөтенләй алай булмаган. Урыслар үз яулары белән иректән мәхрүм иткәннәр, аякларына гына түгел, күңелләренә дә богау салганнар: көчләп чукындырганнар, арка тиреләреннән каеш телгәннәр, тәгаен вәхшиләр исәбендә татар халкын кырырга, җир йөзеннән юк итәргә керешкәннәр, һәм бик ихтимал, кырып та бетергән булырлар иде, әгәр бу чорда куәтләнеп, көчәеп киткән Төркия солтаны урыс кенәзләрен һәм христиан дин әһелләрен кисәтеп куймаса. Көннәрдән бер көнне Рәсәй кенәзенә мондыйрак хат килеп төшә: «Сез ары таба да мөселманнарның арка тиреләреннән каеш телгәләргә исәп тотсагыз, без дә үзебез буйсындыр- I ан христианнарның аркаларыңнан каеш телә башларбыз».—диелә кисәтү хатында Моның өстенә, изүгә һәм җәберләүгә түзә алмыйча баскынчыларга каршы буйсындырылган халыклар баш күтәрә башлый. Урыс кенәзләре буйсындырылган халыкларга кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр була Алтмышынчы елларда мин Казан дәүләт университетына читтән торып укырга кердем, һәм тарих буенча түгел, ә татар теле һәм әдәбияты бүлегенә. Мина жиде класска кадәр генә ана телендә белем алырга, ары таба гел урыс телендә укырга туры килде. Ана телебездә әйбәт кенә сөйләшсәм дә, миңа милли телнең эчкәре яшерен вә серле зөбәрҗәт-гәүһәрләрен күрү тимәгән иде Мин аңа университетта ирештем. Мине укыткан тел галимнәребез доктор исеменә лаек булдылар. Рәхмәтем зур минем ул мөгаллимнәргә. Мин инде тарих белән тәгаен җенләнә башлаган идем, язмыш мине Урта Азия!ә илтеп ташлады. Миңа анда Рудаки исемендәге мәктәптә тарих фәне укытырга туры килде Шул ук вакытта Урта Азиянең бай китапханәләрендә казынырга мөмкинлек туды. Монда да мин «Казан утлары» журналыннан аерылмадым. Ул —беренче ярдәмчем булды. Мәктәптә укыганда шуңа инандым: балалар ата-аналарының тарихларын белмиләр. Минем класста: үзбәк, татар, таҗик, урыс, украин, казакъ, кыргыз, хәтта удмурт, чуваш милләтеннән дә балалар бар иде. Ләкин аларның берсе дә үз халкының тарихын белми, хәтта урыслар да Гомумән, ата-бабаларынын тарихы белән кызыксынмыйлар иде. Шунда мин үземә янә бер ачыш ясадым: балалар тарихны, нигездә, үзләре укыган тарихи әдәби әсәрләр буенча хәтерләрендә ныграк калдыралар икән. Дәреслекләрдә бирелгән тарих фәненә, гомумән, җитди фән итеп карамыйлар Шуның өчен мин дәресләремдә күбрәк тарихи темага язылган әдәби әсәрләр турында сөйли идем. Моның, әлбәттә, нәтиҗәсе дә булмый калмады Соңыннан класстагы егерме жиде баладан уникесе төрле институтларга тарих факультетына керделәр Мин үчем дә нәкъ шул чорда тарихи әсәр язарга керештем. Әлбәттә инде, татарболгар халкының борынгы бабасы булган, заманында Азов диңгезе буенда Бөек Болгар дәүләтен төзегән. Византия империясе белән тыгыз элемтәдә булган Кубрат ханны төп героем итеп алдым «Кубрат хан» романым 1985 елда «Казан утлары»нда дөнья күрде. Аннары бер-бер артлы «Илчегә үлем юк» романым. «Таң ата» хикәям басылып чыкты журналда Бөек Болгар дәүләтен монголлар яулаганчы чорга караган «Шайтан каласы» романым да «Казан утлары»нда донья күрергә тиеш Бүген минем язу өстәлемдә яңа бер роман туып ята— исеме «Иван Грозный һәм Сөембикә ханбикә» булыр сыман Тарихи романнарыма «яшел урам» ачканы өчен мин «Казан утлар*» журналы редакциясенә чиксез рәхмәтлемен. Гомумән, җитмеш ел буена «Казан утлары» журналы татар халкының йөзе, уе-хисе. күңел юанычы булды Шул ук вакытта бу журнал аның ошбу фажигале еллардагы тарихы да иде. Телен, иманын, горефгадәтен, уй-хыялыннан мәхрүм ителгән, кыйбласыннан язган татарның бердәнбер куанычы «Казан утлары» журналы иде Татар халкының тарихын язу тыелды Ләкин бу журнал, кыенлыкларга карамастан, әледән-әлс тарихи әсәрләр дә бастыра килде Большевиклар гаеплеләрне эзләделәр, редактор йөзендә дошман табып, аларны бияләй кебек алыштыра тордылар Хәлбуки. «Казан утлары» журналы татар халкының кыйбласына әверелгән иде инде Редакторлар алышынып кына журнал йогынтысы белән туган милли ан. милли хис. милли рухи үсеш, милли азатлык хәрәкәтен туктату мөмкин эш булмады Шулай да татар язучылары озак еллар тарихи темага әдәби г»сәрләр язарга кыймый яшәделәр Тарихи әсәр язып, журналга беренче булып Нурихан Фәттах әфәнде килә Кулъязма өлкә комитеты белән редакция арасында ки ләп сара-сара i.iyin.t ii.iii хәтта кайбер битләре дә югалгач кына ниһаять «Игил суы ака торур» дигән тарихи роман укучыга барып ирешә Шул әсәрдән соң татар әдәбиятында гүяки революция була Журнал татар халкының тарихына ш ь- 1ибарын тагын да арттыра Татар халкының тарихы турында фәнни мәкаләләр, язмалар чыга Ниһаять. «Кубрат хан» романы да нәкъ менә «Казан утлары» журналында басыла. Кечкенә чишмә булып мөлдерәп чыккан гагар халкынын тарихына булган юнәлеш әүвәл инешкә, аннары елгага әверел.» Жыеп кына әйткәндә «Казан утлары» журналы, ул ошбу кара җитмеш елда тагар халкы өчен. «Коръән» кебек изге китапларны алыштыра килде дисәк гә һич хата булмастыр һәм ары таба да шулай булып кала күрсен Минем фикерем шулдыр без үз тарихыбызны үзебез язарга тиеш Чөнки тарихы булмаган халыкның киләчәге дә булмас, диләр Тарихсыз халык тамырсыз агач кебек ул.