Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРТТА КАЛГАН КӨННӘР ИСТӘЛЕГЕ

Халкыбыз язмышын 70 ел буена уртаклашып килгән -Казан утлары-н котел алына торган абруйлы зәвыклы журнал итеп күрәсе килү табигый. Әйтергә кирәк, редакциядә төрле елларда торле буын язучылар эшләсә дә. куелган таләпләр үзгәрмәде Әдәбиятыбызның киләчәген алдан күреп яшәү һәм шул максаттан чыгып сәләтле каләм ияләрен журнал тирәсенә туплау булды ул. Җитмешенче елларда миңа. җаваплы сәркатип сыйфатында. бер-бер артлы өч редактор белән эшләргә туры килде Берсе тәнкыйтьче, икенчесе шагыйрь, өченчесе прозаик буларак, аларның һөркай- сының үз жанрына өстенлек бирү ихтималы да бар иде. Әмма алар өчесе дә укучыларга бик тө билгеле талантлы язучылар иде Һәм һәр талантлы кеше кебек киң күңелле дә булдылар. -Казан утлары» башлыча әдәби журнал булса да. аның һәр санында сәнгать һәм мәдәният яңалыклары, тарихи белешмәләр, юморсатира, хәтта балалар өчен дә әсәрләр бирелеп килде Журналның шулай планлаштырылуын укучылар яратып кабул итте, районнарда үткәрелгән очрашулар вакытында, мин журналны соңгы битләреннән башлап укырга яратам дигән сүзләрне дә ишеткәли идек. Ә соңгы битләрен, гадәттә вак хәрефләр белән җыела торган, төрле характердагы материаллар ала иде Язучының иҗат процессы игенченең иген үстерүе белән бер ул. Ә игенче ашлыгын амбарга салганчыга кадәр, уңыш шәп булды, дип әйтергә яратмый. Язучы да шулай ук Әсәре редактор кулына килеп кергәнче күп борчулы көннәр айлар кичерә Кайвакыт елы килмәгән чаклар да була һәм редакция өстәле бушап калган ындыр табагын искә төшерә. Ә халыкта, изге урын буш тормый, дигән сүз бар Ул нәрсә белән булса да тулырга тиеш һәм менә шул ••нәрсә белән булса да--ны булдырмау өчен редакция хезмәткәрләренә һәм редактор кешегә күп көч куярга туры килә Республикада барган гигант төзелешләр белән истә калган җитмешенче елларда кызуында язып калыйм дип. ашыгыбрак эшләнгән роман, повесть һәм шигъри әсәрләрне журнал битләренә барыбер алырга туры килә иде Чын сәнгать әсәре дип әйтерлекләре әлегә тумаган аның өчен вакыт арасы, уйлану, белгәнеңне йөрәк һәм акыл аша үткәрү кирәк. Ә андыйларны көтәргә вакыт юк. Укучы КамАЗ төзелеше, яңа калалар салу. «Дуслык- нефтьүткәргече турындагы әсәрләрне көтә, диделәр Әнә шулай, тартмаларга салып куйган каталоглар кебек, әдәбият эшче темасына, колхозчы темасына, фән һәм башка темаларга бүленгәләп беткән заманда, кеше язмышын сөйләгән кулъязмалар да килгәли иде Үзенә күрә бер вакыйга иде ул. әсәрне кулъязма хәлендә үк укырга теләүчеләр була, бәхәсләр дә куба һәм, әлбәттә, күп кеше катнашы белән редколлегия утырышы уздырыла Шулай итеп, әсәр журналга бик теләп кабул ителсә дә аның дөньяга чыгуы проблемага әйләнә. Каләм остасы тарафыннан язылган саллы, фикерле, әдәбиятыбызның алтын фонДына керерлек андый әйберләрне цензураның кыл иләге аркылы үткәрү кыен иде ул елларда. Ярый әле аерым сүзләр, аерым җөмләләр турында гына бәхәс барса. Кыенга туры килсә дә җайларга мөмкин Хәтта олы бер кисәген төшереп калдырганда да кайбер әсәрләрнең зыян күрмәгән чагы була Ә шундый язучылар бар: аның һәр сүзе уйланган, һәркайсы үз урынында, берсе дә фикерсез, буш сүзләр түгел. Оста үрелгән челтәр кебек, бер күзәнәген алдыңмы, ботенлөй сүтелеп бетүен көт тә тор. Җитмәсә бу операция эшнең башында түгел, җыелып. биткә салынып беткәч, нәкъ менә басу машинасына бирер алдыннан эшләнә Әйтерсең лә бәхәсләргә вакыт калдырмас өчен юри шундый тәртип булдырганнар Йә син шушы кыска гына вакытта цензорны ышандырып үз фикереңне үткәрәсең, яки җиңелеп, тиз генә ул битләрне икенче материал белән алыштырасың Чөнки типография көтеп тормый аның үз графигы бар вакытында биреп өлгермөсәң. журналыңны машинадан алып ук куя укучылар көтеп тора дип уйлыймыни алар Әле дө хәтеремдә Әмирхан Еникинең бер хикәясе белән шундый хәлгә очрадык Цензор хикәядән мәчет манарасын кисү күренешен алып ташларга кушты Ә моны әсәргә зыян китермичә генә эшләү һич мөмкин түгел иде Иң аянычы шунда аның цензор фикере өчен икәнен авторга әйтмәскә ә четерекле хәлдән чыгу юлын үзебез табарга тиеш булабыз Ул елларда редакторны яки редакция хезмәткәрләрен эшләнгән эшләрне өнә шулай үз куллары белән җимерергә мәҗбүр итәләр иде Йорәгең акылың белән син әсәр яклы аның камиллегенә инангансың, ә менә шул кемгәдер ошамаган өчен генә, үз принципларыңнан чигенеп, авторны рәнҗетергә мәҗбүрсең Азмы-күпме тәҗрибә булганлыктан, ниндирәк фикерләрнең якты дөнья күрә алмаслыгын чамалаганга күрә әсәрне редакцияләү вакытында ук автор белән уртак бер фикергә килешенә идек Ә менә татар авылларындагы мәчет манараларын кисү яки сугыш елларында ач-ялангач кешеләрне окоп казырга куу кебек хәлләрне дө язарга ярамавын һич төшенә алмадым Мин кечкенә чакта авылыбызда ике мәчет утыра иде Бабайларга кунакка барганда түбән оч мәчетенең сары буяулы рәшәткәләрен кулым белән сыпырып үтәргә ярата идем мин Мәчет бакчасындагы алмагачларның яз башында ап-ак чәчәккә күмелеп утыруларын хәтерлим Утызынчы еллар башында манарасын кисеп төшергәч ул әллә ничек боегып тәбәнәкләнеп калды Шушы кызганыч күренештән йөрәкләре авыртканмы әллә авыл халкының рәнҗүеннән куркыпмы югары оч мәчетенең манарасын кисәргә куллары бармады Үзендә гыйбадәт кылу туктатылса да. ул шулай айсыз манарасын күккә чөеп хәзерге көннәргә кадәр басып калды Авыл халкы күз алдында булган хәлләр бит болар Олысыннан кечесенә хәтле аны бөлә Кемнән яшереп маташабыз? Ул чагында редактор өйдә булмагандыр. мөгаен, бу төенне чишү җаваплы сәркатип остенө төште Дөресен әйтим, никадәр тырышсам да цензорны җиңә алмадым мин. гадәт буенча авторны аңар җибәрергә тиеш булмасам да. Әмирхан абыйга барыбер дөресен әйттем. Бәхеткә каршы, ул көннәр инде артта калды Илебездә сүз иреге матбугат иреге булдырылды Хәзер кешеләр авызларыннан чыккан сүзләре язучылар каләмнәреннән төшкән фикерләре өчен үзләренең вөҗданнары алдында гына җавап бирәләр Бу, билгеле мәртәбәле журналыбызның йөзен тагын да күркәмрәк итәр, аның дуслары бик күп булыр дигән ышаныч бирә Мин аның озын гомерле булуын телим