Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ

Тукай клубында булып узган бер җыелышны минем искә төшерәсем килә Аҗа инде егерме елдан артыграк вакыт үтеп китте. Числосын-көнен дә тәгаен генә хәтерли алмыйм, әмма җыелышның үзен һич тә онытасым юк. Безнең гомердә җыелышлар күп булды, төрле заманда төрлесен күрергә туры килде — күбесе инде онытылып га бетте. Тик турыдан-туры үзеңә кагылганы гына каядыр хәтер төбендә онытылмыйча сакланып ята. Мин сөйләргә теләгән җыелыш әнә шундыйлардан Үземә кагылган өчен генә сөйләп тору кирәкмәс тә иде бәлки, әмма бу очракта сүз башлыча Тукайга кагыла — Тукаебыз турында барачак Бары шуңа күрә генә мин моннан 20 ел элек булып узган ул җыелышны яңадан искә төшерүне кирәк таптым. 1971 елны безнең нәшрият «Тукай атеизмы* дигән бер китап бастырып чыгара Авторы 3 А. Ишмөхәммәтов Күргән, белгән кешем түгел. Бары күпмедер вакыттан соң гына аның Казан университетында философия кафедрасы укытучысы икәнлеген ишетеп белдем. Тукайга багышланган китабы бәлки фәлсәфә өлкәсендәге фәнни хезмәте булгандыр Шунысы кызыклы, бу кешенең китабы турында миңа шул ук университет профессоры, Тукай иҗаты белән махсус шөгыльләнүче Ибраһим Нуруллин башлап әйтте: «Тукайны дәһри иткән бер китап дөньяга чыкты, син шуны табып укы әле*,— диде Билгеле, мин тиз арада ул китапны табып алдым — урта форматта, 71 бит, бәясе дә 11 тиен генә... һәм шунда ук бик игътибар белән мин аны укып та чыктым. Төп мәсьәләгә күчкәнче, алдан ук шуны әйтеп куясым килә, китапның авторы бу фани дөньяда юк инде. Әмма китабы турындагы минем карашны, уйлыйм ки, ишеткән булырга тиеш. Чөнки менә монда язылачак фикерләремнең күбесен мин әлеге Тукай клубындагы җыелышта чыгып әйткән идем инде. Үзе ул җыелышта булмаса да, кемнәрнең нәрсә сөйләгәнен аңа җиткергәннәрдер, әлбәттә Китап турындагы сүз автор колагына барыл җитмичә калмый ул. Ишмөхәммәтов кереш сүзендә үк инде ачыктан-ачык «Тукай — атеист» дип белдерә Бу сүзнең мәгънәсен яхшы аңласам да, бер төрле дә шик калмасын өчен, русча-татарча сүзлекне ачып карарга булдым. Әйе, дөрес, нәкъ мин аңлаганча бирелгән «атеист — дингә (аллага) ышанмаучы, динсез, алласыз, дәһри» Тукаебыз әнә шундый кеше икән! Минем өчен бу өр-яңа бер ачыш булса да, артык гаҗәпләнмәдем Идеология таләпләреннән чыгып, бездә Тукайны төрле вакытта төрлечә бәяләү аз булмады, кайчандыр аны милләтче дип тә, вак буржуа шагыйре дип тә Т атадылар. Соңгы елларда инде аңа революцион-демократ дигән исем беркетелде. Гомумән, Тукаебызны коммунистик идеологиягә кыскарак тезген белән ныграк бәйләп куярга тырышу һаман үзен сиздереп килде. Ишмөхәммәтовның бу хезмәте дә шуның бер үрнәге түгел микән? Хуш, мөхтәрәм философ Тукайның атеист (дәһри) булуын нәрсәдән чыгып, ничек итеп нигезли соң? Цитаталарга күчик «. Күренә ки,—дип яза китап авторы,— марксистик-ленинчыл идеология йогынтысында шагыйрь азатлык җырчысы, хезмәт ияләрен социаль һәм милли изелүдән коткару өчен актив көрәш юлына баскан революцион-демократ булып формалашты. Сыйнфый көрәш логикасы Тукайны социализм идеясенә китерде» (8—9 битләр). • Болай булгач, Тукайның атеист икәнлеген исбат итү бер дә читен булмаска тиеш Марксизм-ленинизм йогынтысына эләккән кеше ата дәһри инде ул!., һәм Ишмөхәммәтов та моны һәр яклап исбат итәргә тотына. «Ул (ягъни Тукай. Ә Е.) ислам диненең халык интересларына ят нәрсә икәнен, диннең эксплуататорларга халык аңын томамлау коралы булып хезмәт итүен ачып салды, динне сыйнфый һәм милли изүне аклау чарасы итеп файдаланган реакцион көчләрне фаш итте, ислам руханилары белән полиция аппараты арасындагы союзның реакционлыгын күрсәтте. Тукай ислам диненең күп кенә догмаларын, әхлак нормаларын, дини йола һәм бәйрәмнәрен кискен тәнкыйть утына тотты» (66—67 бит). Җитмәс микән? Юк, аккорд рәвешендә тагын бер кыска гына өзек китерик: «Иҗатының соңгы елларында хәзерге диннәрнең төп идеясен— алла идеясен тәнкыйтьләү югарылыгына күтәрелде»,— дип яза автор Ягъни мәсәлән, Тукай алланы инкарь итүче шагыйрь дә икән әле. Хәер, бусы инде үзеннән-үзе дә аңлашыла: атеист бул да, алланы инкарь итмә, имеш! Дөресен әйтергә кирәк, Ишмөхәммәтов Тукай иҗатын шактый тирән сөреп чыккан. Тукайга таккан һәр сәяси тезисын ул шагыйрь иҗатыннан күп мисаллар китереп, үзенчә дәлилләп тә бара. Ә Тукайдан барысын да табарга була. («Күктә ни булмас дисең, оч- сыз-кырыйсыз күк бит ул!»). Турыдан-туры атеизм тегермәненә су кояр- дайларын да! Тормыштан аерылган кадим мәдрәсәләрдән, кара надан ишан-муллалардан, комсыз-азгын байлардан әче көлеп яки ачынып язган юллар азмыни аңарда?! Алар барысы да безгә мәгълүм. Тик биредә шуны гына ачыклап үтәсе килә: Тукай атеизмга хезмәт итәрдәй әнә шул шигъри юлларын кем йогынтысына бирелеп язды икән?.. Китап авторы «марксизм-ленинизм йогынтысында» ди. Ләкин минем моңа нигәдер ышанып бетәсем килми. Бик яшьли, бик вакытсыз үлеп киткән шагыйрь Маркс белән Ленин исемен, ихтимал, ишетеп белгәндер, әмма аларның тәгълиматын төннәр утырып «моталәга кылырга», мөгаен, өлгермәгәндер. Минем фикеремчә, шагыйрьгә иң көчле йогынтыны тормыш үзе ясаган булырга тиеш. Кыска гына гомер, ә нинди ачы язмыш! Бала чагыннан ук күпме «какканны-сукканны» күрмәгән ул! . Кан төкерсә дә, соңгы сулышына чаклы кулыннан каләмен төшермәгән. . Күзе күпне күргән, колагы күпне ишеткән. Шуның өстенә ходай аңа сизгер акыл, көчле рух та биргән. Аның заманында төрле фикри юнәлешләр, төрле сәяси агымнар күп булса да, ул шуларның берсенә дә иярмичә- тагылмыйча, дөнья турында фәкать үзенчә уйлаган, үзенчә фикер йөрткән Барысыннан да өстен торган ул! Ихтимал, шуңа күрәдер дә ул чактагы татар дөньясы бөтен каршылыклары, бөтен якты-караңгы яклары белән үзенең тулы чагылышын аның иҗатында таба да инде, һәм менә шушы гаять бай әдәби хәзинәдән кемнәр генә хәзер файдаланмый да, кемнәр генә үз максатына хезмәт иттерергә тырышмый?! «Тукай атеизмы» шуның кычкырып торган бер мисалы түгелме? Тырышкан китап авторы, нык тырышкан! Күп чүпләгән Тукайдан үзенә кирәкне Шагыйрь иҗатын өстән генә белүчеләрне (әйтик, бөтен шигырьләрен дә укый алмаганнарны) тәмам ышандырырлык. Әмма без беләбез ич, Тукайның аллага инанып, аллага сыенып язган шигырьләрен дә. Андыйлары да аның аз түгел ич! Билгеле, китап авторы да аларга күз йомып үтә алмый, теләсә-теләмәсә дә: «Тукай иҗатында дини мотивлар да юк түгел»,—дип әйтергә мәҗбүр була. Хәтта әле, кемнәр беләндер килешкәндәй, «Тукай аллага ышанган дигән фикер табигый» дип әйтергә дә мәҗбүр Ләкин шуның артыннан ук ул бу «табигый фикерне» тизрәк кире кагарга да ашыга Иң элек Тукайдагы дини мотивларның кайдан килүен аңлатып, автор болай дип яза «Сүз Тукай атеизмының чикләнгәнлеге турында бара Дини традицияләр йогынтысыннан ул тәмам арынып җитә алмады, дингә карата килсшмәүчәнлек принцибын ахырына кадәр эзлекле үткәрмәде, дини идеологиягә ташламалар ясады» Әмма нидән килә соң Тукайның мондый «принципсызлыгы»? Баксаң ул, бичара, «эшчеләр сыйныфының тарихи миссиясен, аның пролетариат диктатурасы аша социализмга илтүче сыйнфый көрәшенең асылын тирәнтен аңлый алмаган» икән. Кызганыч, әлбәттә Ләкин мондый үтә җитди нәрсәләр турында минем философ кеше белән бәхәскә керәсем килми. Бәлки шулайдыр, бәлки алай түгелдер, мәгәр шагыйребезне «атеист» дип атаган икән инде, аңардан бик гади бер сорауга ачык кына җавап аласым килә, йә — Тукай аллага ышанганмы, әллә ышанмаганмы’ Билгеле ки, бу иң төп сорау һәм җавап та бик төпле, ышандырырлык булырга тиеш Шуны яхшы аңлап булса кирәк, Ишмөхәммәтов башта К Марксны үзенә ярдәмгә чакыра. Маркс бабай болай дип әйткән икән «Атеизм алланы инкарь итүдән, бу инкарь итү аша кешенең барлыгын раслаудан гыйбарәт». (Бик үк аңлап та җиткермәдем нигә, аллага ышанучы кешенең барлыгына ышанмый микәнни?!) Өнә шуңа таянып инде Ишмөхәммәтов җавап бирергә әзерләнә: «Шушы теоретик положениене,— дип язып китә ул,— критерий игеп алып, без өйрәнелә торган проблеманы ике яклы итеп куябыз: 1) шәхес буларак Тукай аллага ышанганмы? 2) халык тормышында алла идеясенең роленә аның карашы?» Хәзер инде бу куелган сорауларга Тукайның үзеннән җавап бирде рергә дә була Моның өчен китап авторы шагыйрьнең «Үземнән гыйлавә» дигән ике юллык шигырен китерә Ышандык бер ходайга, бер вә бардыр дип вә ялгыз, дип, Сойли тел: кайнигәч, кайне, кәләш дип һәм дә балды.3. дип. һәм шушы гүя уйнап кына язылган ике юллыктан чыгып, философ иптәш үзенең гаять җитди нәтиҗәсен ясый да инде «Тукай бу әсәрендә гүяки, әгәр дә мин «алла» сүзен еш кулланам икән, аны алла барлыгына ышанганлыктан кулланмыйм, бары тик «кайнигәч», «кайне» сүзләрен кулланган кебек кулланам, ди Димәк, бу әсәр нигезендә (нинди көчле дәлил! Ә. Е.) Тукай аллага ышанган дип әйтеп булмый, киресенчә, әсәрдән моңа капма-каршы нәтиҗә килеп чыга» («Тукай атеизмы», 34 бит) Гафу итегез, әмма мондый нәтиҗә белән килешүе һич кенә дә мөмкин түгел. Бу зур ялган һәм ачыктан-ачык фальсификация’ Мин, Тукайны кече яшьтән укып үскән кеше буларак, аның аллага инанып һәм аллага сыенып язган шигырьләрен күп китерә алыр идем. (Совет заманында җыентыкларына кертелмәгән кайбер шигырьләрен дә хәтерлим әле мин). Ләкин Ишмөхәммәтов «нәтиҗәсен» юкка чыгарыр өчен шагыйрьнең күпләргә мәгълүм «Васыятем»не искә төшерү дә җитә Соңгы юлын гына алыйк: Әһле тәкфир бер гажрплонсен, күреп актык сүтсл. Күр. нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә. Садремә, ягьни күңелемә, ә «әһле тәкфир» дигәне алласыз, динсез дип әйтүчеләрне аңлата, димәк, шагыйрьнең ул сүзләре аны атеист (алласыз) ясаучыларга каршы турыдан-туры әйтелә Васыять ул үләр сәгатен көткән кешенең соңгы сүзе, соңгы теләге, һәм ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Шуңа күрә дә Тукайны җирләгәч, Касыйм хәзрәт аның васыятен кабере өстендә кычкырып укый да. Инде «Васыятем»нән башка алланы яд итеп язган бик күп шигырьләрен, аеруча балаларга атап язганнарын да искә төшерсәк, Тукайның «атеизмыннан» нәрсә генә кала?.. Менә мәктәпкә аяк атлап керү белән без ятлый башлаган һәм күмәкләшеп җырлаган «Туган тел»нең соңгы ике юлы: И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам: Ярлыкагыл дип. узем һәм әткәм-әнкәмне ходам! Йә, бу юллар бала күңелендә аллага сыену хисен уятмыймыни?! Яки менә «Васыятем» белән бер елда (1909) басылган «Аллаһе тәбарәкә вә тәгалә» исемле шигырьнең беренче юллары: Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага! Минемчә, бу юлларны шәрехләп торуның һич кирәге юк. Инде уйлап карыйк; үзе аллага ышанмаган шагыйрь балаларны ышанырга өндәп шигырь яза алыр идеме? Бигрәк тә һәр төрле яраклашудан өстен торган Тукай? Әгәр без бер генә минутка Ишмөхәммәтов нәтиҗәсе белән килешсәк, Тукаебыз кем — сабыйларны да алдый аЛучы икейөзле, бик түбән бер кеше булып чыга түгелме соң?!. Бу бит бөек Тукайны соң дәрәҗәдә хакарәтләү була ләбаса!.. Китап авторы әзрәк шуны уйлый белде микән? Ләкин аның бик гайрәтләнеп, бездән шагыйрьнең дингә, муллаларга, байларга каршы язган ачы тәнкыйтьләрен кая куясыз, дип соравы мөмкин. Әйе, Тукайда күп алары да һәм берәү дә моны инкарь итәргә җыенмый... Тукай бит ул татар халкының көчле уяну вакытында мәйданга күтәрелеп чыккан һәм милли азатлык белән социаль гаделлекне үзенең иҗатында бик нык үрә белгән шагыйрь. Әмма аның тәнкыйть сүзләре, Ишмөхәммәтов язганча, «Урал» үрнәгендә диннең капиталга хезмәт итүен яхшы аңлауданмы, әллә булмаса, искелекнең, наданлыкның милли прогресска киртә булып торуын җимерергә теләүдәнме туганнар?.. Миңа калса, соңгысы дөресрәк булырга тиеш. Чөнки, беренчедән, бик кыска гомерле «Урал» гәзитәсенең Тукайга ниндидер җитди йогынты ясавына ышануы читен; икенчедән — бусы иң мөһиме—алланы яд иткән шигырьләренең бик күбесе «Урал»дан соң язылганнар. Шулай булгач, нинди үрнәк, нинди йогынты турында сүз булырга мөмкин?.. Аннары ул заманның алдынгы әдипләре искелек тарафдарларын аз тәнкыйть иткәннәрмени, мәгәр берәү дә бит аларны «алласызлар» дип игълан итәргә ашыкмый. Ни өчен әле бер Тукайга гына мондый мәртәбә?.. Чөнки Тукай ул — татар халкының аңында һәм йөрәгендә сакланып килгән иң якын, иң кадерле зат иясе. Менә ни өчен аны безнең коммунистик идеологиягә ныграк бәйләү кирәк тә булган. Әмма бер шарт белән — революцион-демократ булу өстенә, ул әле атеист та булырга тиеш! Тик шулай да күрәләтә ялганга бару нигә кирәк иде? Нигә Тукайның рухи халәтенә саграк килеп, аны тирәнрәк аңларга тырышып карамаска? Кешенең рухи дөньясы бик катлаулы, бик серле, кайчагында ул үзе дә аңлап бетерә алмый аны... Чынлап та, «Болгар»ның тар бүлмәсендә яткан, мәчетләргә йөрмәгән, мәгәр Коръәнне укырга яраткан, кайбер харәм эшләрдән дә тыела белмәгән хөрлек сөюче Тукай шулай да ни өчен әле аллага инанган, аллага сыенган? Моңа җавапны, бәлки, аның ачы язмышыннан — ятимлегеннән, ялгызлыгыннан, әҗәленә тигән авырудан эзләргә кирәктер. Ни үкенеч, шундый иртә ачылган даһилык, ту мыштан ук гарше әгъляләргә җилкенгән күңел, ә яп-яшь көенә аны нинди тәкъдир көтә?.. Караңгы салкын кабер Мондый хәлдә ничек итеп ул изге бер кодрәт иясенә сыенмасын, шуңардан үзенә юаныч өмет итмәсен ди?!. Тукайның «Васыятем» белән бер айда «Әлислах»ның бер үк санында басылган «Күңел» шигырен генә алып карагыз Бу ике шигырь арасында шагыйрьнең шул чактагы рухи хәлен аңлаткан тирән уртаклык бар •Инкисар ит гадәтеңчә, ян куңел, сыпан күңел' Күп соекледер ботеннән — тәңрегә сыенган күңел,» — дип башлана ул... Күрәсез, бер үк вакытта язылган ике шигырендә дә Тукай үзенең тәңрегә инанганын һәм сыенганын ачыктан-ачык әйтеп тора. Йә, тагын ни кирәк? Мисалларның китерелгән кадәресе дә җитәр шикелле — калганын һәркем үзе дә табып укый ала. Монда иң мөһиме, Тукайдан идеология эзләү белән генә чикләнмичә, аның рухи халәтен тоя-аңлый белү дә кирәк. Шул чакта гына чын хакыйкатьне дөрес чамалап булачак. Болар барысы да фәлсәфә укытучысы Ишмөхәммәтовның китабын укыгач, табигый рәвештә үзеннән-үзе күңелемдә туган уйлар Кабатлап әйтәм, сүз 1971 елда чыккан китап турында бара Әмма ләкин югарыда изһар ителгән уйларым, гәрчә егерме елдан соң язылса да, турыдан-ту- ры шул чактагы кичерешләрем белән бик нык бәйләнгән Дөресен әйтим, ул кичерешләр миңа бер дә тынгы бирмәделәр Бездә бит тарих һәм әдәбият өлкәсендәге «фәнни хезмәтләр»дә ялган — фальсификация белән шөгыльләнү аз булмады Ахырда менә Тукайны чүт ли большевикка әйләндереп, алланы инкарь итүче дәһри дә ясадык Йә, бу да оят белмәгән әрсез ялган түгелмени?!... Билгеле, мондый ялган белән килешеп, дәшми калуны акыл да, намус та күтәрә алмый иде. Ничектер — языпмьТ, сөйләпме — мин үз сүземне әйтергә тиеш идем. Шунсыз күңел һич тә тынычлана алмас кебек иде. Мәгәр матбугатка ышаныч аз Идеология сагында торучыларның миңа сүз бирүләре бик икеле һәм мин сүземне язучылар җыелышында әйтергә булдым. Тукаебызга кагылган шундый нечкә мәсьәлә, минем уемча, аларны һичшиксез кызыксындырырга тиеш иде. Җыелыш, башта әйткәнемчә, 71 елның җәендә, дөресрәге август аенда булды шикелле — шулайрак хәтеремдә калган* Тукай клубында халык шактый иде — «Аккош күлен»дә һәм үз дачаларында ял игүчеләр дә килгәннәр иде Җыелышның нинди уңай белән чакырылганын хәзер инде хәтерли алмыйм, ләкин башта ук әзерләнеп килгән чыгышымның көн тәртибенә сыйганын яхшы хәтерлим Чөнки бу мине борчып торган мәсьәлә иде. Чыгыш ясарга яраганлыгын белгәч тә мин сүз сорал, президиумга записка да җибәрдем һәм ни хикмәттер, миңа сүзне озакламый бирделәр дә. Тагын шуны да әйтергә кирәктер ул елларда әле минем үз замандашларымның да һәм үземнән өлкәннәрнең дә бик күбесе исән-саулар иде Алар алдына чыгып сөйләвем беренче генә түгел, яхшы беләләр мине, шулай ук төрлесе төрлечә уйлыйлар да минем хакта. Без кичергән чорыбыз өчен бу бик табигый хәл иде Менә мин яңадан шул замандашларым алдында. ...Минем кулымда чыгышымның алдан әзерләп килгән кыскача гына тезисы бар иде Шуның буенча мин оч мәсьәләгә тукталырга тиеш идем 1) Аллага мөнәсәбәт 2) Дингә мөнәсәбәт 3) Дин әһелләренә мөнәсәбәт. 1 Җыелыш протоколын мпәтоп карасам да, lasapra әле ул табылмады Ә Е Билгеле инде, 10—15 минутлык чыгышта әйтәсе килгәннәрнең барысын да әйтеп бетереп булмый; шулай ук кулдагы тезис буенча гына да барып булмый — аны бер читкә куеп, тизрәк башыңа килгәнне әйтеп калырга ашыгасың Сөйләү осталыгы да мактанырлык түгел, тотлыгам, кабаланам, сузып сөйлим. Вакытны да һич чамалап булмый, шуңадыр ахрысы минем алдыма: «Әмирхан абый, бәлки җыйнаклый төшәрсез»,— дигән записканы да тиздән китереп салдылар. Мәгәр монысы вакытны күп алудан гына түгел иде шикелле . Хуш, нәрсә әйтеп өлгердем мин?.. Әгәр моны искә төшерә башласам, моңарчы язганнарны яңадан кабатларга туры килер иде. Төп максат исә минем Тукайның аллага ышанган шагыйрь булуын исбат итәргә тырышу иде Калган ике мәсьәлә буенча мин китап авторы белән зур бәхәскә кереп тә тормадым. Әйе, дидем мин, Тукай дини хорафатларны, реакцион дин әһелләрен күп тәнкыйть иткән, ләкин нинди караштан чыгып — автор язганча, диннең капиталга хезмәт итүен нәкъ большевикларча аңлапмы, әллә булмаса, көчле уяну чорын кичергән татар халкының тәрәккыятына комачаулык итүчеләрне, һаман да искелеккә тартучыларны фаш итү максаты беләнме — бу икенче мәсьәлә, моны һәркем үзенчә аңлата ала Әмма дә динне, муллаларны тәнкыйть итү — ул әле алладан ваз кичү түгел. Дини догмаларны тәнкыйть итеп тә, аллага ышанучылар тарихта аз булмаган. Тукай яшәгән заманда моның бик ачык үрнәге — Лев Толстой. Шушы бөек зат гомере буенча диярлек рәсми чиркәүне һәм аның иң югары әһелләрен рәхимсез тәнкыйть итеп килде. Шуның өчен аны, бәддога укып, чиркәүдән аердылар. Әмма Толстой соңгы сулышына кадәр аллага беткәнче ышанган кеше булып калды Һәм берәүнең дә башына аны атеист итү кебек тузга язмаган уй килмәячәк. Ә ни өчен әле без Тукаебызны ансат кына атеистка, ягъни алласызга әйләндерәбез? Шул ук Толстойга Тукайның мөнәсәбәте үзе генә дә безгә аны дөресрәк аңларга ярдәм итмимени? Бөек философ-әдипнең тирән мәгънәле аерым фикерләрен шигырьгә салган Тукай аның үлү хәбәрен, ниһаять, ишеткәч: «...Русиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбихның очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы, яки имамы өзелде»,—дип язды түгелме соң? Алласыз кеше бу очракта дини төшенчәләрне шулай рәттән кулланып язар идемени?.. Безнең шагыйрьнең аллага инануын, аллага сыенуын бик күп шигъри юллары, бигрәк тә балаларга атап язган шигырьләре ачыктан-ачык әйтеп торалар ич!.. Һәм мин кире кагуы мөмкин булмаган дәлилләр рәвешендә, вакытка сыйган кадәр, аның «Васыятем»ен дә, балалар өчен язылганнарын да укып күрсәттем. Иң ахырдан Ленинның «правда не должна зависеть от того, кому она должна служить» дигән сүзләренә таянып, мин Тукайга карата да бер төрле дә, аз гына да ялган булмаска тиеш, дидем. ...Сүземне тәмамлагач, сәхнәдән төшеп, үз урыныма барып утырдым. Дулкынлануым көчле булган икән, һаман үземне тынычландыра алмыйм, хәтта бер теземнең сикергәләп куюын да тыя алмыйм. Ә залның реакциясе нинди, бармы ул?.. Халык никтер тик кенә, тын гына утыра. Президиумда да хәрәкәт сизелми. Бу хәл миндә гаҗәпләнү катыш ниндидер бер ямьсез шик тудырды: мин сөйләгәннәрнең аз гына да тәэсире булмады микәнни? Сүз бит Тукай турында, нинди дә булса бер реакция уятырга тиештер бит инде ул! Ләкин ни өчен бөтенесендә дә мондый салкын битарафлык?.. Янәшәмдә утыручылар да гүя шул битарафлыкны бозмас өчен таш сындай селкенмиләр дә... ...Президиумга карыйм. Анда кимендә биш-алты кеше утыра. Хәзер инде мин шуларның икесен генә хәтерлим: урта бер җирдә, өстәлгә кулларын җәеп салып, туп-туры залга карап, Гариф Ахун утыра, өстәл очында, аз гына читтәрәк, үзен кочаклагандай беләкләрен тотып, авыр башын ия төшеп, алдына гына карап Хәсән абзый Туфан утырган Ниләр уйлый икән аның мал башы?! . Күпмедер авыр тынлыктан соң президиумда утыручылардан кемдер берәү, ниһаять, торып сүз башлады Кем иде соң ул? һич кенә дә бит исемә төшерә алмыйм Гариф Ахун түгел иде микән7 Аның сөйләгәнен хәтерлим, ләкин беренче булыпмы — тәгаен генә әйтә алмыйм Кызганычка каршы, мин җыелышлардагы чыгышларны язып барырга өйрәнмәгәнмен, ә 20 елдан соң барысын да төгәл искә төшерү мөмкин түгел икән. Әмма бер нәрсәне бик ачык итеп әйтә алам, ул җыелышта башлап сөйләүченең дә, аңардан соң чыгучыларның да әйткәннәре барысыныкы да бер төсле булды Тукайның аллага ышануын исбат игеп маташу нигә кирәк әле? Тукай безнең өчен аллага ышануы белән кадерлемени7 Шуның белән бөекмени ул? Һәм, гомумән, Тукай иҗатының дини ягына игътибарны туплауны берничек тә аклап булмый Кыскасы, Еникинең бүгенге чыгышы урынсыз һәм кирәксез бер чыгыш, иптәшләр! Ахырдан гына Хәсән абзый да торып сөйләде Тукайны бик яхшы белүче һәм бик яратучы дәшми калуны килештермәгәндер инде Аның нәрсә әйтәсен көтеп утыручылар да булгандыр — ул шуны да, ихтимал, сизгәндер.. Дөресен генә әйткәндә, аның хәле шактый четерекле иде — мин моны сөйли башлавы белән үк сизеп алдым Нәрсә диде ул, безнең күп газап кичергән шагыйребез7 — Тукайның бит «Васыятем»еннән башка «Мөхәрриргә» дигән шигыре дә бар ич!.. Без әнә шуны күбрәк истә тотарга тиешбез — дини рухта- гыларын түгел, ә гражданлык рухындагыларын Менә аның китергән мисалы һәм әйткән фикере шул (Билгеле, мин монда төп мәгънәсен генә кигердем.) Мәгәр Тукайның «Мөхәрриргә* дигән шигыре турыдан-туры Гаяз Исхакыйга атап язылганын Хәсән абзый белергә тиеш иде Чөнки моннан берничә ел элек кенә Ташкенттан Казанга килеп киткән, кайчандыр Гаязга бик якын торган Шакир карт Мөхәммәдъяров Хәсән абзый бүлмәсендә сөйләшеп утырганда (Мая- ковскийда торган чагында) безнең икебезгә ул шигырьнең махсус Исхакыйга атап язгылганын, һәр юлын укый-укый, бик әйбәт аңлатып биргән иде Онытты микәнни, әллә онытмаса да кыюлыгы җиттеме?.. Шигырьнең бит кемгә атап язылганы Тукай томнарындагы искәрмәләрдә юк. Шулай булгач, җыелышта утыручыларның да бик күбесе аны белми торганнардыр — инде белсәләр дә Хәсән абзыйга берәр төрле гаеп ташлау мөмкин булмас иде Чөнки Тукайның һәр җыентыгына кергән шигырен Гаяз Исхакый исеме белән бәйләү үзе гаять зур гаептән саналыр иде... Хәлбуки, ул шулай, охранка күзәтүе аркасында күп вакытын читтә үткәрергә мәҗбүр булган мәшһүр мөхәррирне Тукай чакырыпдәшел яза И мохәррир' Кайсына биргән яшен куз кибриа! И мосаувир' Кемгә биргән пакь вә чын суз кибриа.' Кайт әлг монда ватанга, кайт алг. саргайтмәле' Куз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер. рия! Җанлырак тормыш та бетте, шанлырак бер ми тә юк, Бер берен чәйни бишенче елдагы куп әулияА Алты ел торды чупансыз. айрылышты яшь коту; Карт буре кук, бары корган айрым айрым бер оя. •Ул Гомәрдән курка шайтаннар» дигән тосле рәсул, Бер карашың иң шомЪ ялганчыны суздон тыя 1 Бу юппар базнаң хазарга заманга да гаҗеп туры кнлалар. янчага коммунист Ңнтакчапар буган бар-бөрсан чайнамилөрмөннП (Ә Е ) Гаҗәеп шигырь!.. Нинди тирән хөрмәт һәм өмет булган Тукайда Гаяз Исхакыйга карата!. Хәзер инде бу исбат ителгән бәхәссез хакыйкать. Ярый, булмаса яңадан Тукай клубындагы җыелышка кайтыйк әле .. Күрдегез инде, бөтен сөйләүчеләрнең дә минем чыгышка мөнәсәбәте бер төсле булды; нигә кирәк, ни әһәмияте бар, урынсыз чыгыш!.. Миңа кушылучы, һич югы мине аңларга тырышучы берәү дә булмады. Тулы бердәмлек! Йә хода, дип сыкранып утырам, сүз бит Тукайның аллага ышануын аклау турында бармый, ә бәлки бөек шагыйрь турында бары тик саф дөресен язу кирәклеге турында бара. Неужели шуны аерып булмый, бик ачык әйттем ләбаса' Юк, хикмәт монда мине аңламауда түгел шикелле. Тел сәбәп тирәндәрәк ята булса кирәк, чөнки берәү дә минем белән килешмичә, Тукай, әлбәттә, аллага ышанмаган, дип әйтмәде. Шулай ук мине чыгып сөйләргә мәҗбүр иткән китап турында да ләм-мим! .. Әллә берсе дә күрмәгән-укымаган, әллә инде Тукайны марксист итәргә тырышучы галимгә каршы чыгуны кирәк тапмаган?! Гаҗәп түгел... Уяулык белән саклык безнең гамәлләрдә ул чакта һәр вакытта алдан йөри — без моңа күптән өйрәнеп беткән идек инде. Шулай итеп, мин, дөреслекне яклыйм дип, башыма бер дә кирәкмәгән авыр газап алдым. Җыелыштан рухи кыйналып, тәмам ватылып кайттым. Икенче көнне нәшриятта эшләүче шагыйрьдән, дачада очрашкач, юри генә: — Йә, кичәге җыелыш синдә нинди тәэсир калдырды,—дип сораган идем, ул чыраен сыта биреп, бер генә сүз белән: — Кызганыч! — диде. — Нәрсә... кызганыч? — Сезнең чыгышыгыз. Шулай ук та мыни әле?!.. Бу инде чөй өстенә тукмак булып төште... һәм мин берничә көннәр буена һаман бер нәрсәне уйлап баш ваттым: хатам минем нәрсәдә, кайсы ягы белән чыгышым кешеләргә бу хәтле ошамады икән?.. Әйтергә теләгән фикеремнең дөреслегендә бөртек тә шигем юк. Алайса хикмәт нәрсәдә?.. Бәлки, чыгышымда акцентларны дөрес куя белмәгәнмендер?.. Моның әһәмияте зур, кешеләр бит сүзеңә карап кына түгел, ничегрәк итеп әйтүеңә карап та хөкем итәләр... Бәлки Тукайның томнарына кермәгән шигырьләрен укуым да күпләргә ошап бетмәгәндер. Нәтиҗәдә, Тукай бер яклырак — артык динлерәк килеп чыккандыр... Моны яратмаулары бик мөмкин. Әмма ләкин эшнең асылы минем ничек сөйләүдәмени, мин күтәреп чыккан мәсьәләдә түгелмени?!.. Сүз нигә шул хакта бармый, нигә барысы да бер балык башын чәйни — кирәкми, ярамый, имеш!.. Бу бит төп мәсьәләдән качу!.. Йә, кем кызганыч — алармы, минме?!.. Әнә шулай күпме генә баш ватсам да, төрлечә уйлап күпме генә үземне газапласам да, акылым минем, компас теле шикелле чайкала- чайкала да, һаман бер юнәлеш ноктасына килеп төртелә: кем хаклы— минме, әллә теге, кем үзе, философ иптәшме?.. Менә шуны кемнәндер әйттерәсем килә. Әйдә, ул кем дигәнем, миңа каршы сөйләүчеләрнең күбесе шикелле үк, коммунист булсын, идеологиясе дә бик төзек булсын, тик Тукайны яхшы белсен дә, дөресен әйтүдән курыкмасын!.. Һәм, ничектер, үзеннән-үзе минем исемә кылт итеп Сәйфи агай Кудаш килеп төште. Гаҗәп тә түгел, чөнки ул — читтә яшәүче, бездәге хәлләргә бер төрле дә мөнәсәбәте юк, димәк, аңа чын үз фикерен әйтү бер дә читен булмаячак. Аннары иң мөһиме — ул исәннәр арасында иң карт шагыйрь, Тукайның замандашы диярлек, Тукай иҗатын энәсеннәнҗебенә чаклы белүче дә Менә кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дидем мин бер дә икеләнмичә. Мәгәр мөрәҗәгать хатымны Сәйфи агайга ни өчендер 3 октябрьдә генә җибәргәнмен. Күрәсең, уйланып йөрү дә һәм утырып язу да бик озакка сузылган. (Гадәтем шундый — уйлаганны тиз генә әйләндереп са ла белмим ) Кызганычка каршы, хатның күчермәсен үземдә калдырмаганмын, ничегрәк, нинди сүзләр белән язылгандыр инде ул — хәзер, билгеле, исемә төшерә алмыйм. Сәйфи агада сакланса, дөньяга бәлки бер килеп тә чыгар әле. Билгеле, мин хатыма җавапны ышанып көттем, чөнки моңа кадәр дә аңа язган хатларым бервакытта да җавапсыз калмый иде. Сәйфи агайның, хат язу минем өчен иҗат эше ул, дип әйткәне дә бар иде. Ә монда Тукай мәсьәләсе! — картны ул, һичшиксез, кузгатырга тиеш иде ...һәм менә аның 15 октябрь куелган 34 битлек хаты озакламый миңа килеп тә җитте. Гаҗәеп бер хат бу!.. Иң элек минем хатым Сәйфи агайның бик борчулы һәм мәшәкатьле чагына туры килгән Җәмәгате Мәгъфүрә апа каты авырып киткән булган. Сәйфи агай көне-төне диярлек авыру карчыгын карау-дәвалау хәстәренә керешкән Мондый чакта каяндыр, кемнәндер килгән хатны онытып тору да бер дә гаеп булмас иде. Ләкин кайгысы-мәшәкате ни хәтле генә зур булуга карамастан, Сәйфи агай минем хатны бер генә минут та онытып тора алмаган «Чөнки Тукай мәсьәләсе безнең үз язмышыбыз. Тукай — халкыбызның вөҗданы, намусы һәм иманы!. Шуңар күрә мин мондый вакыйгаларга тамашачы булып кына кала алмыйм»,—дип яза ул җавап хатының башында ук Әйе, минем мөрәҗәгать хатым карт шагыйрьне чын-чынлап дулкынланырга мәҗбүр иткән икән; «Әгәр дә дулкынланмасам, бу хатны язарга кулга каләм дә алмаган булыр идем мин»,—ди ул үзе дә. Һәм бераздан янә өстәп яза «Синең хатыңны укыгач, мин башка эшләрне баштан чыгардым. Тик Мәгъфурәнең генә кәефе начарланмасын! Мине хәзер ике нәрсә биләп алды: Тукай һәм аның намусын, сафлыгын һәм дөреслеген яклаган өчен әрләнгән Әмирхан Еникиев дигән язучы биләп алды» (Җәя эчендә генә шуны да әйтеп узыйм: күптән түгел Казаннан килеп киткән, миңа һәрвакыт тискәре караган бер әйбәт шагыйрь «Без әле үзебездә Әмирхан Еникине тәмам хур иттек»,—дип сөйләнеп йөргән. Бу хәбәр дә, хаттан күренгәнчә, Сәйфи агайның колагына килеп кергән икән.) Өнә шул рәвешчә кайгысы зур чакта, эш-мәшәкатьләр арасында Сәйфи агай ирексездән күңелендә туганнарын ак кәгазьгә салыр өчен үзенең 34 битлек хатын язарга керешә дә инде. Билгеле, мондый озын хатны ул берничә көннәр буена, бүленә-бүленә, хәтта бер кичне дачасына китеп, ялгызы Тукай рәсеме каршысына утырып та яза Хатның эчтәлеге гаять бай: Тукайның үзе, иҗаты, яшәгән заманы, шулай ук аның исеме тирәсендә төрле заманда булып узган бәхәскарашлар турымда, аннары Сәйфи агайның Тукайга шәхсән үз мөнәсәбәте турында да бик иртә тәңресенә юнәлгән үксез-ялгыз шагыйребезгә карата орнүле тирән йөрәк җылысы белән бик тәфсилле итеп язылган. Әмма мин, бик теләсәм дә, бу хатны иясе исән чакта, аның рөхсәтеннән башка дөньяга чыгара алмыйм. Иске әлифбада кулдан язылган хатның күчермәсен машинкада бастырып, Сәйфи агайның үзенә җибәргән идем, иншалла, деньяга бер чыкмыйча калмас дип ышанам. Хәзер исә мин үзем кузгаткан мәсьәләгә ачык җавап булырдай урыннарын күчерү белән генә чикләнәм. Иң элек Сәйфи агай «Тукайның дини хискә сугарылган һәм алла кодрәте алдында баш игән шигырьләрен»нән күп кенә аерым юлларны тезел чыга. 32 шигырьдән ул, махсус сайлап тормыйча, бары күзенә ташланганнарын гына күчереп алган. Һәм бу шигырьләр барысы да бишенче елдан соң, «Урал»да чыгуыннан туктагач, 1908 белән 13 еллар арасында (үлгән квненә кадәр) язылганнар. Ягъни алар Тукайның шагыйрь һәм акыл иясе буларак тәмам җитлеккән, фикри хөрлеккә ирешкән чагына туры киләләр. Сәйфи агай әлеге шигъри юлларны китергәннән соң менә нинди нотиҗә ясый: «Тукайның халык күпчелеге тарафыннан шулай бик тиз танылуын, сөелүен һәм табыныр дәрәҗәдә культка әйләнүен, мин үзем шушы рухтагы шигырьләрнең катнашуыннан башка күз алдына да, акыл капкасы төбенә дә китерә алмыйм». Янә болай диеп тә яза «Әгәр дә Тукай шушы шигырьләрен язмаган булса, киң халык катламы аны ул чакта шулай кабул итмәгән һәм йөрәк кәгъбәсенең түренә утыртып та куя алмаган булыр иде!» Димәк, Сәйфи агай Тукайның халык шагыйре булып танылуын турыдантуры дини рухтагы шигырьләре белән дә бәйләп карый. Шулай да Тукайның андый рухтагы шигырьләрен халык ни өчен шулкадәр яраткан, күңеленең түрендә саклаган, күбесен яттан белгән — бигрәк тә балаларга атап язганнарын?. Моның сере нәрсәдә?.. Сәйфи агай моны болай аңлата: «Алар (ягъни ул шигырьләр) дини, илаһи булулары белән түгел, бәлки балаларда сафлык, пакьлек, тугрылык, аңлылык, туганлык, кешелеклелек, намуслылык һәм ата-анага, олыларга хөрмәт итү тойгылары тәрбияләүләре белән әһәмиятлеләр»... Һәм бу аңлату белән килешмичә һич мөмкин түгел — кайсыбыз гына бала чагыбызда тәңрене даими исебезгә төшерүче Тукай абыебыздан әхлак сабагы алмадык соң?! Сәйфи агай хатыннан мин тагын бик күп өзекләр китерә алыр идем, ләкин чикләнергә мәҗбүрмен. Хат Тукайның аллага, дингә мөнәсәбәтенең бик күп якларына кагыла, бик күбесен үзенчә аңлата, ләкин болар- ның барысы белән дә танышыр өчен хатның үзен укып чыгу кирәк. Әйткәнемчә, киләчәктә мондый мөмкинлек, һичшиксез, туар. Инде монда китерелгән кадәресе безне кызыксындырган мәсьәләгә, минемчә, тулы ачыклык кертте: Сәйфи агай да Тукайның аллага инанган һәм сыенган шагыйрь булуын раслый, шуны күп дәлилләр белән исбат итә. Янә иң мөһиме — Сәйфи агай хатын укыганнан соң, мин Тукайның аллага мөнәсәбәтен тагы да тирәнрәк аңлагандай булдым. Татар халкы бит күпме гасырлар буена аллага инанып яшәгән, авыр язмышын да, киләчәккә ышанычын да аллага багълаган һәм бу аның какшамас иманына әверелгән. Менә шуны бик яхшы белгән, бөтен барлыгы белән тойган Тукай да, билгеле инде, халыкның иманына тугрылыклы булып калган. Әмма бу иман аңа үз заманының иң алдынгы фикер иясе булырга, халыкның аңын томалап торган бөтен искелекне, динне кәсепкә әйләндерүне, наданлыкны, түбәнлекне, бозыклыкны кодрәтле каләме белән көйдерергә һич тә комачаулык итмәгән. Ул бит чын мәгънәсендә милли азатлык, социаль гаделлек, рухи тазалык җырчысы иде. Сәйфи агай хаты минем хаклы булуымны раславы белән күңелемне тынычландырса да, мин әле һаман да башымнан кичкән хәл турында гаҗәпләнеп уйланудан туктый алмый идем. Әлеге җыелышта утыручыларның күбесе, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләре, Тукай иҗатын Сәйфи агайдан ким белми торганнардыр лабаса. Бәлки әле Тукайның аллага мөнәсәбәтен дә нәкъ аныңча аңлый торганнардыр. Ләкин ни өчен соң алар Сәйфи агай кебек чын уйларын әйтергә теләмичә, барысы да миңа каршы чыктылар? Кайда, нәрсәдә моның төп сәбәбе? һәрхәлдә, Тукайны алласыз дәһри дип тануда түгелдер инде. (Берәү дә бит ачыктан-ачык алай дип әйтмәде.) Төп сәбәп — чын хакыйкатьне белеп торган хәлдә, аны икърар итәсе килмәүдә түгел микән?.. Без бит үзебез өчен уңайсыз, әйтик, намусыбызга кагыла торган дөреслекне күрмәмешкә салынырга күптән өйрәндек. Гаҗәп, кайчагында без гади генә нәрсәне дә аңлый алмыйча җәфаланабыз Менә минем белән дә шулай булды. Туктале, мин әйтәм, җыелышта утыручыларның һәммәсе дә алласызлар ич! Җитмеш-сиксән проценты коммунистлар, болар инде ата дәһриләр. Башкача булуы мөмкин дә түгел Чөнки большевиклар властьны тартып алган көннән башлап, без халыкны диннән, алладан биздерү шартларында яшәп киләбез. Динне, дин әһелләрен төрлечә кысу, чикләү һәм хурлау большевикларның көндәлек сәясәтенә әйләнде. Ахыр чиктә, бөтен җирдә мәчетләрне ябып, муллаларын серел яки үтереп бетерделәр Билгеле, бу барлык диннәргә карата да шулай эшләнде Бетен империя күләмендә дин корытылды, бары кайбер җирләрдә генә аның зәгыйфь учаклары сакланып калды Советлар Союзы тоташы белән диярлек алласызлар иленә әверелде Инде язучыларга килсәк, алар бит әнә шул дәһрилекне (фәнчә әйтсәк, атеизмны) рәсми сәясәткә әйләндергән коммунистик идеяләргә бил бөгеп хезмәт итүчеләр. Бәс шулай булгач, совет язучысының аллага ышануы асла мөмкин түгел Теләсә-теләмәсә дә ул алладан ваз кичәргә тиеш Безнең бер ише картырак әдипләребез исә, кайчандыр шәкерт чакларында тәһарәт алып мәчеткә йөрүләренә карамастан, революция булу белән үк диннән һәм алладан тизрәк ваз кичтеләр. Күрәсең, алар моны үзенә күрә бер рухи азатлык дип кабул иттеләр һәм шул «шатлыктан» динне корытуда шактый активлык та күрсәтел өлгерделәр (Моның өчен ул елларда язган әсәрләрен искә төшерү дә җитә ) Минем яшьтәгеләргә исә дин йогынтысы бик аз тиде Мәктәпләрдә дин сабагы укыту бетерелде. Мин үзем, мәсәлән, динне ике генә кыш укып калдым. Аннары безнең яшьлек комсомол көчәеп киткән вакытларга туры килде Ә комсомол булып йөрүчеләр өчен агрессив дәһрилек зур җегетлектән санала иде Шуннан совет чорында дөньяга килеп, сугыштан соң әдәбиятка аяк баскан яшьләрне алсак, алар инде тумыштан ук дәһриләр Чөнки күбесенең ата-аналары алласыз, ягъни атадан балага күчкән дәһрилек Кайчандыр аллага ышану буыннан-буынга күчеп килгән булса, безнең нисбәттән бик кыска совет чорында да алласызлык шундый ук күренешкә әйләнде, дияргә ярый. Инде Тукайга мөнәсәбәт мәсьәләсенә килгәндә, безнең алласыз яэучыларыбыз һәммәсе дә аны халкыбызның иң сөекле бөек шагыйре дип таныйлар, аның даһилыгы алдында берсүзсез баш ияләр Бу инде бәхәссез хакыйкать! һәм менә мин, алар шикелле үк күптән алланы оныткан бер язучы, Тукай мәсьәләсендә аларның объектив гадел хөкемнәренә ышанып, Тукай атеист (ягни алланы инкаръ итүче) дигән ялганга каршы чыгуны шулай да кирәк таптым, һәм мөхтәрәм язучыларның минем чыгышны ничек, нинди канәгатьсезлек белән каршы алуларын сез күрдегез инде Ничек кенә аңларга соң бу һич көтелмәгән феноменны’. Озак газаплы уйланудан соң, мин ахырда шундый нәтиҗәгә килергә мәҗбүр булдым: күрәсең, Тукайның аллага ышануын исләренә төшерүне алар үз вөҗданнарына кагылу, үз намусларына тукыну шикеллерәк кабул иттеләр. Чыннан да, Тукайның алланы инкарь итмәвен исбатлап тору, бигрәк тә дини шигырьләрен укып күрсәтү аларга нигә кирәк’ Болай да беләләр ич! Ә менә Ишмөхәммәтов язганча, Тукай чынлап та алласыз дәһри булса, аларның җаннары тынычрак булыр иде Әнә шул рәвешчә, моннан егерме ел элек мөхтәрәм яэучыларыбыз җан тынычлыгын саклау өчен һәм безне тәмам биләп алган рәсми идеология хакына, Тукай турындагы ялганны, теләпметеләмичәме, күмәкләшеп якларга мәҗбүр булдылар. Дөреслектән качуны мин башкача аңлый да алмыйм, аңлата да алмыйм. 1991 ел. iiKjtn