Логотип Казан Утлары
Романнан өзек

КАЙТУ

 

1

Рәфис каты итеп Шәмсуннең ишеген шакып куйды. Шулвакыт эчтә калын тавышлы этләр өрергә тотынмасынмы! Рәфис бермәлгә каушап, аптырап калды. Аннары, Шәмсуннең эт халкы белән әвәрә килә торган гадәтен исенә төшереп, елмаеп куйды: «һаман шул әкәмәтен ташламаган икән». Бүлмә ишеге ачылуга, ике кулын як-якка җәйгән Шәмсун пәйда булды. — Рәфис! — дип кычкырды ул, тавышына шатлыклы төсмер бирергә омтылып. Ләкин Шәмсуннең куанычны аңлатырга тиеш булган йөз чалымы күзләрендәге арыганлыкны, ирен кырыендагы эшлекле кырыслыкны яшереп бетерә алмады. Хуҗаның тавышы ягымлы тонга күчү белән этләр өрүдән туктады һәм шыңшый-шыңшый икесе ике якка барып сузылып ятты. — Тау белән тау гына очрашмый, дуслар һәрвакыт очраша,—дия- дия, Шәмсүн Рәфискә елышып, аны кочып ук алды. — Нихәлләрдә яшисең, дус кеше? Сорашып белештем — күрше районда баш зоотехник булып эшлисең икән. Мактадылар үзеңне. Ничава, без дә кимен куймыйбыз. Әле менә... Шәмсуннең бераз шапырынырга яратуын Рәфис белә иде. Аның бу гадәтеннән көлгәли дә иде. «Котылмаган икән бу чиреннән, котылмаган...» Өстәл каршындагы яшькелт тышлы йомшак кәнәфигә барып елышкач, ул бүлмәне күздән кичерде. Стеналар табигый төсен саклаган имән фанер белән тышланган, ике якка артлы урындыклар тезелгән, өстәл янындагы тумбочкага чылтыратканда кош сайравы авазы бирә торган ике телефон аппараты һәм зәңгәрсу төстәге селектор куелган. Шәмсүн юаная төшкән гәүдәсе белән күн кәнәфигә ярым яткан хәлдә, кызарып торган калын күз кабаклары астыннан тар сызыктай елтыраган яшькелт күзләрен балкытып, сорашуын белде: — Йә, тормышлар ничек? Бу якларга нинди җилләр ташлады үзеңне? — Әнидән хат алдым. — Нәрсә язган була карчык? Азат ВЕРГАЗОВ (1932) — прозаик. •Дулкыннар ни сойлиГя, яУянуя һом башка китаплар авторы. Зелонодоляск шәһәрендә яши. Р — Әнинең аяклары йөрми — Алай Ну, ничава, без аны әйбәт докторга күрсәтеп карарбыз. Шәмсүн, күз кабакларын күтәрә төшеп, Рәфис моңа ни дип җавап бирер икән, дип көтте. Ләкин Рәфис дәшмәде, урыныннан җайсыз гына кузгалгалап, тамагын кырып куйды да, үзалдына карап утыра бирде Тын гына утырса да, җыерыла төшкән киң маңгае, дугадай бөгелгән куе кашлары һәм соңгы көннәрдә аксылланып киткән чырае җанындагы киеренкелекне яшерә алмады «Ничек сүз башларга үзе белән? Коры рәсмилек мәгънәсез һәм көлке булачак. Ни әйтсәң дә, студент еллары аның белән бергә узган, бер бүлмәдә яшәлгән, бер табактан аш ашалган » — Әни янында булдым, хәлен белдем, анысы табигый,— диде ул сүрән генә.—Менә синең янга килеп чыгуым ни сәбәптән дип уйлыйсың? — Дуслар янына кермәскә . Бик шәп булган! Менә иртәгә иртүк икәүләп ауга барырбыз, үзең беләсең, монда кыр тавыгы, куян... У-у-у! — Куян, кыр тавыгы беркая качмас. Башта ул кайгы түгел әле. Әниме карарга кеше юк. Әтинең үз хәле хәл. — Әллә бөтенләйгә кайтыргамы исәбең? — Әгәр шулай булса? — Бернинди гаҗәп эш юк. Без институтта укыганда ук икебез бер хуҗалыкта эшләү турында хыялланмадыкмыни? — Аннан соң күп сулар акты бит Бу ни дигән сүз икән дигәндәй, Шәмсүн авызын ярым ачып Рәфискә текәлеп торды. Тик искитәрлек мәгънә тапмады, ахры, кулын селтәп киң итеп елмайды — Юкны сөйләмәче, ыелушай! — Ул бер кулын шап итеп Рәфиснең җилкәсенә куйды. — Әйдә, лутчы безгә киттек. Иркенәеп чәй эчел сөйләшеп утырырбыз Хәзер мин өйгә шалтыратыйм да —Ул ашыкмый гына бер якка янтаеп телефон трубкасына сузылды. Рәфис җәһәт кенә Шәмсуннең трубка тоткан кулын эләктереп алды. — Ашау качмас. Син менә шуны әйт мине эшкә урнаштырмакчы буласың Ул урын буш түгелдер ич? — һе, исең киткән икән, бушатабыз аны! Дуслар өчен барын да эшләргә була! Рәфис чыраен сытты. — Эшләп яткан кешене эшеннән куыпмы? — Ул үзе дә китәргә йөри иде Рәфис сабакташы Шәмсуннең көлемсерәп елтыраган кысык күзләренә, һаваланып өскә чөелгән йомры иягенә, кәнәфидә ярым яткан масаюлы кыяфәтенә күз төшереп алды —Әлегә эш мәсьәләсендә бер сүз дә әйтә алмыйм,—диде ул авызы кибүдән аңкавына ябышкан телен авыр кыймылдатып,—хуҗалык белән таныш түгел, кешеләрегезне до белеп бетермим. . — Кит инде, ыелушай,—дип кычкырып ук җибәрде Шәмсүн,— дөньяга бүген тугандай кыланма! Безнекедәй хуҗалыкны табасың бар әле! Көйләнгән хезмәт урынына килүеңә сөен! Шәмсүннең йөзендәге елмаюына үз өстенлеген тоюдан барлыкка килгән кешегә кимсетеп карау чалымнары да килеп кушылгач, Рәфиснең күңеле тәмам кырылды. Күзгә күренмәс тимер кыса тагы да кысылып, аяк-кулларын гына түгел, бөтен гәүдәсен, хәтта эчке әгъзаларын да хәрәкәтләнмәслек итеп бер зур төенгә җыеп китергән төсле тоелды. Рәфиснең бу халәтен сизде Шәмсүн һәм моны кырыс, туры сүзле булып маташкан дустын җиңүе итеп кабул итте, шуңа күрә, ике арадагы мөнәсәбәтләр юньләп ялганып җитмәс борын башланган вакытсыз уенын туктатырга булды. — Ярый, үпкәләмә, мин болай гына, — диде ул дустанә елмаеп.— Нигә юк белән баш авырттырабыз әле Әйдә, тор, киттек безгә! —Ул Рәфиснең кулыннан тотып йолыккалый ук башлады Этләр ялт кына аяк өстенә басып бер-ике мәртәбә ачулы тавыш биреп алдылар. Шәмсун «Ятырга!»— дип боергач, бурзайлар «Без өрергә кирәк дип аңладык ич гафу, гафу», — дигән кебек, салынкы колаклы башларын түбән иеп һәм күзләрен гаепле мөлдерәтеп үз урыннарына чигенделәр. — Ярар инде, ыслушай,—диде Шәмсүн Рәфисне урыныннан ук тартып торгызып,—күпме уйланырга була. Син бигрәк кызлар кебек назланырга өйрәнгәнсең.— Шәмсүн, башын артка ташлап, хахылдап көлде. «Гадәтләре дә, көлүе дә үзгәргән». — Шәмсүн! — диде кинәт кенә Рәфис эзләгәнен тапкандай итеп. — Сезгә барырга өлгерербез, әйдә, авылны әйләнеп килик! — Тәки ашыгасың, ыслушай. Хәер, сәгать ике тулган икән инде. Алай булгач, хәзер ашханәгә кереп тиз генә тамак ялгап чыгабыз да аннары мин сиңа үз биләмәләремне күрсәтермен. Ашханә башка биналар шикелле үк ак кирпечтән салынып, совхоз идарәсе янына урнашкан иде. — Мин сиңа башта гомуми залны күрсәтәм,—диде Шәмсүн һәм үзе хуҗаларча тәвәккәл атлап алдан кереп китте. Чиратта киемнәре мазутка буялган дүрт-биш ир-егеттән гайре бер кем юк. Рәфис култыкса эченә кереп тәлинкәле ашны көрән подноска куйган гына иде, зур-зур атлап Шәмсүн килеп җитте. — Син нишләмәкче буласың, ыслушай,—диде ул шелтәле тавыш белән. — Тәлинкәподносыңны кире куй да, әйдә, минем арттан! Рәфис берни аңламыйча сораулы карашы белән аңа текәлде. — Һай, шушының кирелеге! — диде Шәмсүн ачулана төшеп. Тәлинкәләрен кире куеп Шәмсүн артыннан ияргәндә, Рәфис механизатор егетләрнең үз артларыннан йөз чөергәндәй караш ташлап калуларын абайлады. Алар кергән җыйнак бүлмә кыйммәтле обойлар белән бизәлгән, озын аяклы аскуймаларга утыртылган гөл савытларыннан стеналарга үрмә гөлләр сузылып киткән. Тәрәзәдәге алсу ефәк пәрдә капрон тасма белән як-якка җыйнап куелган. Бүлмә читендәге шомартып ялтыратылган көрән төстәге кечкенә шкаф өстендә сөяктән ясалган һәртөрле хайван сыннары. Өстәлурындыклар кызыл агачтан эшләнеп, үз төсе саклансын өчен үтә күренмәле махсус буяу белән шомартылган. Хуҗалар килеп керүгә, нинди тылсым беләндер, кечкенә шкаф ягыннан акрын гына җиңелчә көй яңгырый башлады. Ишектә зифа гәүдәсенә сыланып торган ап-ак халатлы, сөрмәле күзле бик мөлаем туташ пәйда булды Шәмсүн аны бармагы белән ымлап үз янына чакырып алды. — Нәрсәләр бар сезнең анда, Сәйфия? — Сез ярата торганнарның барсы да бар, — диде туташ ягымлы елмаеп. — Ярар, әзерлә! Мөлаем хатын, нидер әйтергә теләп, бусагада тукталып калды. — Бар, бар, Сәйфия, эшеңдә бул,—диде Шәмсүн,— анысын мии үзем карармын. «Анысы» дигәне әлеге ялтыравыклы сыннар тезелгән шкафта гына икән. Шәмсүн җитез хәрәкәт белән шкаф тартмасыннан биш йолдызлы коньякны алып, өстәлгә шалт итеп китереп утыртты, челтер-челтер рюмкаларны тезеп чыкты. Кара икрадан, каймак өстәлгән помидор салатыннан авыз итеп, юка телемләп киселгән ит белән кыздырылган бәрәңге ашап утырганда да Рәфис үрмә гөлле стена артында гына тракторчы егетләрнең булыр-булмас итле ашны шупырдатып эчүен ишетеп торгандай булды. Әйтерсең, аларның берсе менә хәзер ишекне төбенәчә каерып ачар да, йөзенә ачы нәфрәт чыгарып текәлеп карар кебек иде. Күңелендәге авыр тойгы, хуш исле тәмләткечләр салып әзерләнгән ризыкның кадерен киметте, ул ашаса ашады, ашамаса __________________________________________________________ юк, юньләп чәйнәмәгән килеш тамагын авырттыра-авырттыра ашык-пошык йотканда, тончыгуданмы, әллә бүтән сәбәптәнме, күзләреннән яшь чыкты Рюмкадагы эчемлекне күтәреп куйгач кына, ул тынычлана төште, миенә сарылган сөрем дөньядагы гаделсезлекне тигезләгәндәй итте «Вөҗданны йөгәнләүнең иң гади ысулы»,— дип ачы көлемсерәде Рәфис — Сезнең бу бүлмәгез бик зәвыклы эшләнгән,—диде ул аннары салават күпере төсләре балкыган стенага күз йөртеп. — Тормышның кадерен белеп яшисең, дус кеше. — Маһы бирергә исәп юк, — диде Шәмсүн Рәфиснең бу сүзләренә күңеле булып. — Ләкин шуны аңла — син әйткән бу кадерле тормыш миңа җиңел килде дип уйлыйсыңмы? Ух, башта ничек иза чигәргә туры килде Син безнең авыл хуҗалыгы идарәсе рәисен беләсең инде, һашимовны әйтәм У-у, нинди үзсүзле, каты күңелле кеше ул! — Шәмсүн шешәдән фужерга минераль су салып эчте дә сөйләп китте. — Әйе, күпме газап чиктем, шелтәләр ашадым Исәбехисабы юк. һашимов хәзер генә яхшы, башта ул минем җаныма аз тимәде Бервакыт шулай, җир кибәр-кипмәс, совхозның люцерна җирләрен күрсәтегез, дип алҗытты Җир үтә пычрак, җитмәсә, өстән явып тора, ә люцерна җире басуның чигендә үк иде. Ул, киребеткән УАЗга утырып, шул җирләрне карарга китте Берәр чакрым киттеләрме-юкмы, кереп чумды болар баткакка Трактор белән тартып чыгарырга туры килде Бераздан тракторы да сазга батты «Ат иярләп кигерегез!» — дип бәйләнә генә бит «Иярләр юк»,—дип карыйм «Совхозда ияр юкмы7 Җир астыннан табыгыз!»— дип җикеренә бәдбәхет. Үзәгемә үтте ул һашимов дигәннәре Чәчемне агартты. — Чәчең бик агарганга охшамый әле,— дип кинаяле көлемсерәде Рәфис — Чөнки гел генә газап чигәргә димәгәндер Безгә дә бәхеттән өлеш чыкты. Ауга йөрү галәмәтенең файдасы инде Шулай берчакны куян эзенә төштем дә бурзайны ияртеп киттем эз буйлап Ничә чакрымнар бер тирәне әйләнгәнмендер, чистый кара тиргә баттым Бсрзаман куаклык арасыннан зуп-зур куян атылып чыкмасынмы! Тик чакмага басып өлгермәдем, шартлау яңгырады Куяным чапкан уңайга бөтерелеп тәгәрәп китте до, ап-ак кар өстено кан тамчылары чәчрәтеп тынып калды Бурзайлар, һау-һау өреп, шул якка томырылдылар Ләкин барып җитмәделәр, бер урында сикергәләп абайлап өрергә тотындылар Шулчак куаклар арасыннан бергә тоташкан аксыл төстәге сырма-чалбарын киң патронгаж каешы белән буган, бүреген ак япма белән каплаган озын буйлы кеше пәйда булды Җен ачуым чыкты — Син нәрсә, дим, анаңнан ялангач туган нәмәрсә! Мин бит Теге кеше ялт борылып карауга, телемне тешләдем — Казбек Зиннәтович? Иптәш Һашимов . — Әйе, мин,— ди бу. — Ни., гафу —- Зарар юк. — Сез дә ауга йөрисезмени? — Күргәнеңчә Шул көннән башлап аның белән еш кына очраша торган булып киттек Менә шулай, дус кеше, кеше белән кеше очрашмый тормый. Беркөнне шулай кыр үрдәге аттырып шашлык кыздырткан идем Киек кошның шашлыгы, о-о, нинди шәп була! Ә менә көртлек ите белән дөге өстено мул итеп кишер тураган пылауга җитми шулай да. Әмма Үзең агып алган җәнлек яки киек кошны берни дә алыштыра алмый, һәр эшнең бит аның җае бар Синең белән дә ул нәрсәне әмәллибез әле, ыс- лушый. — Яз җиткәч киек җәнлекләрне аулау тыеладыр бит,—дип сүзгә кушылды Рәфис — һей, ыслушай, мин сиңа карап-карап торам да исем китә, кайда гына яшәдең соң син моңарчы. Урман каравылчысы яки лесничий белән әшнәлегем дә булмагач, нинди хуҗалык җитәкчесе ди мин. Кул гына җитми менә. Эш муеннан. Шулай да киек җәнлек итеннән өзелми идек әле. Бу арада гына бетеп китте. Теләсә кемгә әйтеп аттырып булмый, алар итен бозалар гына, тәмен бетерәләр. Ул эшнең ярыйсы гына рәтен белгән кешем чирләп китте чукынган, бүлнистә ята. Ә шулай да, синең хакка, бер-ике көннән бу эшне оештырабыз, ыслушый. Рәфис инде ашаудан туктаган, Шәмсуннең туенып беткәнен түземсезлек белән көтеп, әледән-әле тәрәзә ягына күз ташлаштыргалап утыра иде. — Хәзер, ыслушый,—диде Шәмсун Рәфиснең торып китәргә чамалавын күреп,— мин сиңа Актай шәһәрен күрсәтәм,— ул башын артка ташлап ихласланып көлеп куйды. — Ә нәрсә, чынлап та шәһәр! Рәфис белән Шәмсүн ашханәнең арткы тар коридор буйлап тышкы ишеккә үтешли, үзләренә туену өчен махсус ясалган кечкенә бүлмәдән ялкау гына авыз-борынын ялаштыргалап бурзайлар килеп чыкты. Ишек төбендә Шәмсуннең «Волга»сы аларны көтеп тора иде. Хуҗалар чыгуга, шофер моторны кабызып җибәрде. Этләр өйрәнелгән гадәтләре буенча кабина эченә атылдылар. — Җәяү генә йөрик,—диде Рәфис. — Әйдә соң,—дип Шәмсүн риза булды. Тышта көн аязып, болытлар арасыннан кояш балкыган. Елтыр нурлар кар җемелдәвенә әйләнеп күзне чагылдыра, күз кабаклары кысылып тар сызыкка әйләнә. Шәмсуннең болай да кысык күзләре бөтенләй йомылган кебек. Кояш җылысы көнне шактый йомшарткан, көрән төскә кергән карлы юл баскан саен шыгырдап иңә, тирә-юньгә терлек тизәге катыш сусыл кар исе таралган. Урам буйлап барганда Рәфиснең йөрәк турысында аңлатып булмый торган газаплы һәм татлы бер төен хасыйл булды. Атлаган саен яшьлектәге истәлекләр белән бәйле бу рәхәт әрнү йомгагы йомарлана барды, бөтен җанны биләп алды, аны юкка чыгару мөмкин түгел иде. Үзенең бу сәер халәтен Шәмсүн сизми микән дип яшертен генә аның ягына күз төшереп алды. Тик бу бәхетле кеше бурзайларның әле берсенең, әле икенчесенең озын йонлы муенын кытыклап уйный, шәлперәйгән колакларын, очлы борыннарын угалап шаяра, авыр гәүдәсе белән селкенгәләп алардан качкан була. Тегеләре бар куәтләренә сикереп хуҗалары янына килеп җитәләр дә, арткы аякларына басып Шәмсүн кулындагы ит кисәгенә очыналар. Югарыга чөелгән йомры калҗаны һавада килеш авызлары белән «һап» итеп эләктереп алгач, Шәмсүн: — Менә, маладис!—дип этләрне мактап куя. Төзелешләрдән калган ком-балчыклар, тигезсез түмгәкләр белән аралашкан яңа таш йортларны күрсәтә-күрсәтә, шушында үсеп чыгачак шәһәр турында кайнарланып сөйли башлагач, Рәфис үз-үзен битәрләде: Юкка гына аның хакында начар уйлыйсың. Шундый ук беркатлы, ихлас җанлы икән ич Шәмсүн». 2 Аның әйткән сүзен үтәми калмаячагын Рәфис белә иде. Чынлап та, кояш баюга барганда капка келәсен шалтыратучы кем булыр дип атылып чыкса, каршында җиңелчә кыска куртка кигән Шәмсүн басып тора иде. — Нәрсә, син, кич җиткәнче үк капкаңны бикләп куйдың, — диде Шәмсүн гөрелдәвек тавыш белән. — Әти эшедер инде,—дип акланды Рәфис. — Ярый, аңардан зыян юк, ауга дип алмага килдем үзеңне,—диде Шәмсүн икеләнерлек урын калдырмый торган боеручан тавыш белән —Тиз генә киенеп чык та элдерәбез. Сиңа да мылтык алдым— Ул капка төбендәге УАЗ машинасына таба ымлады — Әле хуҗалык белән дә юньләп танышмаган,—дип сөйләнә башлаган Рәфиснең авызын тиз япты. — Өлгерерсең, диде ул катгый итеп,—башта ау хуҗалыгым белән танышып җибәр. Бару белән кирәк-яракны әзерләп куярбыз. Хәер, минем ярдәмчеләрсмнең анысына гына башы җиткәндер. Кыскасы, бар әзерләнеп чык. Биш минут сиңа! Тышта көн болытлы иде. Бертуктаусыз сибелгән кар күбәләкләре боз бөртекләренә әйләнгән Гүя алар Рәфиснең күңел кылларына шыбырдап бәреләләр дә зеңгелдәп моңарчы йокымсыраган уйларны уятып җибәрәләр. Уй-хисләрне яңартучы сәбәп — табигатьнең дуамаллануыннан битәр, бу көннәрдә баштан кичкән хәлләр, шуңа бәйләнешле истәлекләрдән килә бугай. Кино тасмасыннан төшкәндәй, тере картиналар күз алдында бер-бер артлы алышынып тора менә студентлар тулай торагындагы Шәмсүн белән икәү яшәгән зәңгәрсу стеналы кечкенә бүлмә Бакчага карый торган бердәнбер тәрәзәсе булган бүлмәдә җиһазлар күп түгел Ике як стена буенда ике агач карават Баш башында буявы купшый төшкән озынча тумбочкалар. Уртада — кечерәк өстәл, өстәл тирәсендә терәүле берничә урындык Шәмсүн караваты ягындагы таш стенада аучылар тормышын чагылдырган рәсемнәр: иңенә ике көпшәле мылтык аскан, биленә патронтаж ураган, җирән мыегы як-якка салынып төшкән аучы, аның шапрынулы хикәятен: «Әйдә, сиптер агай!» — дигән төсле хәйләкәр ышанмаучылык белән тыңлаучы әңгәмәдәшләре, төрле токымдагы ау этләре Шәмсуннең көн аралаш ауга йөрүләре Кич-кырын йә баштанаяк лачма суга батып, ячеә кыш бабайдан ак карга уралып, арып-алҗыл бернинди табышсыз кайтып керүе, идән уртасына утырып бөтен бүлмәгә юеш итек, чолгау һәм шуның ише нәрсәләрен тарата-тарата чишенүе, кастрюльләрне шылтырата-шылтырата тамак ялгап алганнан соң, караватына авып йоклап китүе күз алдыннан йөгерде ...Җәлпәк ботаклы нарат агачлары белән уратып алынган йорт янына җиткәч, сарыга буялган биек коймалар артында абайлап өргән эт тавышлары ишетелде. Капка белән янәшә урнашкан каравылчы йортыннан кыска тун кигән базык гәүдәле, каракучкыл йөзле кеше күренде Шәмсунне күрүгә, ул очлы иреннәрен җәя төшеп елмаеп җибәрде — Эңгер-меңгер куерганчы килеп җитүегез яраган,— диде ул сүзләрен иреннәрендә чәпелдәтеп, — югыйсә, әнә болытлар куера, яварга тотынса юлны мәлҗерәтүе дә бар. — Таныш бул,— диде Шәмсүн, минем хуҗалык буенча ярдәмчем Минәт булыр бу. Эшне шома йөртә торган егет. Кирәгең чыкса, югалып калма, аңа гына әйт. Хәзер әйләндерел чыгарыр «Кайдадыр күргәнем бар бит бу кешене,— дип үз алдына пышылдады Рәфис. — Исеме дә таныш» Ау өенең стеналарына болан, аю, бүре сурәтләре чигелгән кыйммәтле паласлар эленгән. Йокы бүлмәсе ярым караңгы Каз мамыгы тутырып ясалган түшәк-ястыклар өстенә сыек яктылык сирпелә. Идәндә аю тиресе җәйри. Аш-су бүлмәсендәге табында бизәкле япмасы ачылып куелган алтын йөгертүле савыт сабалар Уң як ишектән керүгә —сауна Кызу парлы ләүкәдән төшүгә ятып ял итү өчен йомшак киезле ятаклар Стена-түшәмендо төсле пыялалардан җыелган витражлар Гаять зур залның аргы башыннан бассейн сузылып китә Ул түм-түгорок күлне хәтерләтә Кыш-яз көннәрендә дә аның тирәсендә ямь-яшел каеннар үсә Бу ясалма күл бина эченнән тышкы якка ук чыгып китә һәм җәйге коену урыны белән тоташа. Җәйге күлне бассейннан зур тимер ишекләр аерып тора. Теләгән кеше шул ишекләр аша кыш көне дә табигать кочагына чыга ала. «Менә кайда икән җәннәт»,—дип тел шартлатты Рәфис. Ак халат кигән мөлаем ханым аш-су ташый башлады. Буы чыгып торган тавык шулпасы, киек кош итләре, гөбәдия-пәрәмәчләр... Ни генә килеп кунакламады табынга! «Болар бар да минем хөрмәткәме?» — дип гаҗәпләнде Р-әфис. Табынга утырышып алгач, Шәмсүн алтын йөгертелгән рюмкаларга әрмән коньягы агызды да сүз башлады. — Бүгенге мәҗелесебез, минем сабакташым, дусым Рәфиснең совхозыбызга урнашып эшли башлавы уңаеннан оештырылды. Баш зоотехник булып урнашуы шайтаныма олаксын, алар бездә дистәләгән булды. Килә тордылар, олага тордылар. Иң мөһиме — Рәфис яшьлек дустым. Ул, шушы авыл кешесе булгач, монда төпләнеп тә калачак әле. Ягез, бу олы вакыйга уңае белән күтәреп куйыйк. Табындагылар Рәфискә күзләрен җелтерәтеп алдылар да, тын да алмыйча рюмкаларын бушаттылар Бар кешедән дә күбрәк сөйли торган Минәт ашыкмый гына торып басты. Беркавым нечкә иреннәрен онландырып елмаеп торды. — Болай ул, туганнар: ягъни мәсәлән, һәр мәҗелеснең үз төсе, әйтергә яраса, үз тәме була. Аның төсе турында Шәмсүн Хәерович әйтте инде. Мин кабатлап тормыйм,— ул астан сөзеп Рәфискә карап алды,— ә тәме. Юк, Гайшә җиңги пешергән телеңне йотарлык нигъмәтләр генә түгел, бүтән хикмәтләр генә дә түгел, иң әһәмиятлесе, бу йортның үз җисеменә туры килә торган хасиятендә. Ә бу четерекле эш нәкъ минем өстә. Осталыгым ни чамалы булган, иртәгә аудан кайткач әйтерсез. Хәзергә минем ул эшкә уңышлыклар теләп, рюмкаларны куюдан гайре чара юк.— Көлешүләр, челтер-челтер рюмкалар чыңлавы, голт-голт йоткан авазлар, тамак кырулар, лач-лыч чәйнәгән тавышлар гына ишетелеп торды. Шәмсуннең, сокланган кыяфәт белән Минәткә карап торуыннан, хуҗа кеше аңа карата аерата җылы мөнәсәбәттә, ахрысы, дип уйлады Рәфис. Карашын үзенә чәнчегәнен күргәч, Минәт көлемсерәде. — Син мине танымыйсың, ахры, ә мин сине яхшы хәтерлим, сабакташ. Исеңдәме, бервакыт Кадыйрҗан абый белән сүзгә килгән идең. Шелтә алсаң алдың, әмма сүзеңнән кире кайтмадың. Шунда мин сине... — Кара малай!—дип кычкырып ук җибәрде Рәфис. — Нәкъ үзе!—диде Минәт очлы иреннәрен ерып.— Барысы да миңа шулай дип дәшә иде. Хәтерли Рәфис, ничек кенә хәтерли әле! Физкультура дәресе иде Кызлар ял иткән арада малайлар озынлыкка сикерергә тиеш иде. Ә Рәфис аягына чолгау чорнап кирза итек киеп килгән. Сикерәм дип ничек итеп кызлар алдында шул чолгавыңны ялтыратып итегеңне саласың? Ә кызлар арасында зәңгәр күзле, җиңел гәүдәле Гөлфинур бар. Салмады Рәфис итеген, укытучы абыйлар кат-кат таләп итсә дә салмады. Билгеле инде, сикерүдән дә баш тартты. Авыр итекләр белән бик сикерә дә алмассың. Әлеге кара малай аңа күн чүәкләрен биреп тормак- чы иде Рәфис анысыннан да баш тартты. Укытучы Кадыйрҗан абый кызып китте. Кызлар алдында Рәфиснең беләгеннән эләктереп алды да директор бүлмәсенә сөйрәп керде. Директор яныннан чыккач, буш класска кереп туйганчы бер эчен бушатты: бугазына бөялгән гарьлек дулкыны ярсып-ярсып тышка бәреп чыкты. Җитмәсә, шул чак мыштым гына янына Гөлфинур килеп баскан. Үзенә күз атып йөргән егет кисәген юатып маташа, имеш... Йә, шундый очракны ничек хәтереңнән чыгарасың!.. Табындагыларның дәррәү кубарылып урыннарыннан торуларына күтәрелеп караса, ишек катында һашимов басып тора. Өстендә аучылар кия торган яшкелт куртка, билендә патронтаж. Ә янында үзеннән бик күпкә яшь чибәр ханым һашимов шау итеп барысы белән дә күрешә башлаган иде, Рәфисне күрүгә чырае бозылып китте. Шулай да сер бирмәде, аның белән дә җылы гына кул алышты. Яңадан утырыштылар Яңабаштан тостлар әйтелде. Һашимов үзен тыйнак тотып, рюмкага авыз тидереп кенә алды Аның каравы, кабарып торган коңгырт чәчле, соры күзле чибәр ханым ялындырып тормады, озын тырнаклы нечкә бармагын бик килешле тырпайтып рюмка биленнән эләктереп алды да төбенәчә эчеп бетерде Табын янында шундый ханым булгач, ирләрнең йөзенә көләчлек кунды, берсеннән-берсе уздырып, көлкеле вакыйгалар сөйли башладылар. Ау турындагыларын- нан башланган бу әңгәмә гыйшык хәлләренә барып тоташты Табын кыза барган саен сүзләр куерды, инде беркем дә әңгәмәдәшен тыңламый иде. Ә ханым бөтенләй чәчәк атты. — Музыка!—дип кычкырды ул.— Минем биисем килә! һашимов аңа иелеп нәрсәдер пышылдады, ләкин чибәркәй куп селтәде дә көй яңгырый башлауга биергә чыкты Ул уртага Һашимовны сөйрәгән иде дә, тегесе карышты, канәгатьсезлек белдереп чыраен сытты. Тик ханым аптырап калмады, кулыннан тотып Шәмсунне тартып чыгарды Шәмсүн аның белән биегәндә Рәфискә әледән-әле күз салып нидер аңлатып маташты Ханым моны сизде. Табында ят булган егетне каерыла-каерыла күзе белән «ашарга» тотынды. Ул да булмады, Шәмсуннең зал уртасында бер үзен калдырып, бераз тотрыксызрак хәрәкәт белән Рәфисне биергә чакырды. Рәфискә уңайсыз иде. Ул үзенең бу мәҗлестә инде артык кеше булуын сизә, үзен көчләп диярлек энәләр өстендә утыргандай хис итә иде. Биюләр тәмамлануга, ханым вак-вак атлап һашимов янына йөгереп килде дә аның битеннән үбеп алды. — Үпкәләмәдеңме, җаным!—дип шар кычкырып җибәрде ул.— Юк бит, үпкәләмәдең бит! Алайса үп мине! һашимов кызарынды, бүртенде, әледән-әле Рәфискә күз агыл, ханымга нидер аңлатырга тырышты Ханым шаркылдап көлеп җибәрде — Куркагым минем,—диде ул Һашимовның шома битеннән иркәләп,—бар да үз кешеләр ич, нигә коелып төштең, җаным! Рәфискә әнә шул сүз генә җитмәгән икән. «Бар да үз кешеләр Ә менә мин чит кеше,—диде ул үз-үзенә —Ашка төшкән таракан» Ул тиз генә урыныннан торды да ишеккә таба атлады Шәмсүн аны куып җитте — Син кая кузгалдың әле? — Башым авырга, саф һавага чыгам,— дип ялганлады Рәфис — Аңлыйм мин сине, — диде Шәмсүн,— нишлисең бит, менә ничек килеп чыкты. Ярый, без моның үчен кайтарырбыз әле. Синең белән безнең көннәребез алда. Син, бераз тын алгач, әйләнеп кер, ыелушый. Ләкин Рәфис әйләнеп кермәде. 3 Кичке салкын төште Җиргә төтен сыман томан сарылган. Шул куе аксыллык арасыннан ләйда булган бина Рәфискә әллә ничек ят булып, тәбәнәкләнеп күренде Әйтерсең, томан катламы яңа төзелеп яткан бу соры корылмаларны бөтен авырлыгы белән изгән, җиргә сеңдергән Абзарга килеп керүгә, аның битенә җылымса һәм йомшак һава бәрелде Сыерларның улакка туралган чөгендерне шыгырдатып чәйнәве, савымчыларның резин итекләрен юеш сайгак буйлап пыштырдатып саву аппаратларын әзерләп йөрүләре күзгә чалынып калды Ха тыннарның кайберсе астыртын гына Рәфис ягына карап алды да, берни күрмәгәндәй сүрән караш ташлап, үз эшендә булды. Тулы гәүдәле кискен карашлы Бану исемле хатын янына килеп туктады ул. _ — Йә, ни хәлләрең бар, Бану? Бану Рәфис ягына борылып та карамыйча: — Әйбәт әле,—диде, һәм кызу-кызу гына китеп, саву стаканнарын аклы-каралы сыерның имчәкләренә кидертә башлады. Рәфис бермәлне Бануның киеренке йөзенә, ике күз арасына сызык ясап дугаланган куе кашларына карап торды. Күңелен эретерлек җылы сүз әйтмәкче булды, тик бу барып чыкмады, аның үзенең дә авыз эче кибеп киткән, яңаклары кырышкан төсле иде. Ул тамагын кырып алды, киеренкелекне киметер өчен авыз эченнән үзен?» генә билгеле көй шыңшып бүтән савымчылар янына китте. Ләкин алары да яңакларын өрдереп тавыш-тынсыз эшләүләрен беләләр Рәфис үзләренә дәшмәсен дигән күк, бер дә кирәкмәгәнгә сыерларына «Пуга, пуга!»— дип кычкырып, арткы саннарын учлары белән чапылдата-чапылда- та каядыр кугандай итәләр иде. Рәфис бу читләшүнең серен аңламаудан гаҗиз иде: ят кеше итеп күрәләрме аны, әллә нидән дә булса хәтерләре калганмы? Моның өчен әле сәбәп юк, булуы да мөмкин түгел, чөнки ул бары эшкә тотына гына. Үзләре шундый кыргый дияр идең, күмәк хезмәттә мондый хәл булмый, нинди йомыкыйлар да бер-беренә ачылып-туарылып китә, һәрхәлдә, бу салкынлык өчен Рәфис беренче чиратта үзен битәрли, алар белән бергә- бер тәүге очрашуда ук уртак тел табып китә алмавына газаплана иде. Ләкин күңел кыллары бозланып туңган хатыннар белән тел ачкычы таба алмыйча, үзеңнең көчсезлегеңне, булдыксызлыгыңны тамаша кылып абзар сайгакларын күпме таптарга була! Абзардан чыгып китәр алдыннан Рәфис гел чыркылдарга ярата торган каракучкыл йөзле Рәниягә караш ташлап алды. Ул башка хатын-кызлар кебек иренен бүлтәйтеп йөрми, авыз ачып сүз дәшәргә дә йөрәге җитми, гүя сүзсез киеренкелеккә ул гаепле һәм шул авыр хәлдән чыгу көченнән килми иде Чынлап та, хатыннарның кара көеп йөрүе аның аркасында булды бит, яңа туган бозауга бәйле вакыйга аркасында. Терлек абзары янындагы тиреслектә нәрсәдер селкенә кебек тоелды. Рәния игътибар белән текәлеп баккан иде, яшь бозау аяклары күреп алды. «Бозауның арткы аяклары ич бу. Ә баш ягы? Баш ягы тирескә күмелеп калган» Рәния бозауның сал-сары тояклы аякларыннан сак кына тотып сөйрәп чыгарырга теләде, әмма булдыра алмады. Таудай өелгән тиресне ул куллары белән ашыга-ашыга йолыккалады да, тагы Ьозауны суырып ал- макчы булды, тик көче җитмәде. Өстәвенә, каты тартып япь-яшь бозауның берәр җирен зарарлармын дип курыкты. Ул шулай шактый азапланды, тирләп-пешеп чыкты Алай да булмагач, атылып абзарга керде. — Бозау тирес астында калган! — Тирес астында? Кем бозавы? — Кемнеке, кемнеке... Тиз булыгыз инде! Хатыннар йөгерешеп чыктылар да сәнәкләр, көрәкләр белән тиресне актара башладылар. Бераз казыгач, Бану бозауның арткы аякларына ябышып, бар көченә тарта башлады. Акрын!—дип чәбәләнде Рәния,—буынын тайдырып чыгарасың бит! — Кит әле ичмасам!—дип җикеренде Бану. — Эчемне пошырып торма! Озын буйлы, ябык гәүдәле хатын кулларын тирескә эчкәре үк тыгып бозауның дерелдәгән гәүдәсенә тотынды. Ике-өч хатын сөйри-тарта торгач, салам-тизәк белән аралашкан катнашма астыннан мескен бозауны йолкып чыгардылар Шулчаклы авырлык астында сәгатьләр буе ятып яс сы рәвешкә кергән бозау талпынып та карамады, аңарда җан әсәре бармы-юкмы икәне дә сизелми иде — Үлгән ич инде бу!—диде Саимә. Рәния бозау өстенә иелде дә колагын аның күкрәк турысына куйды. Йөрәге тибә, бозау тере!—диде ул шатланып—Әйдәгез, тизрәк абзарга — җылыга кертик, сөт эчертеп карыйк үзенә! — Эчте ди, эчми ни. Тот, Рәния баш ягыннан,—диде Бану таләпчән төстә, — күпме сатулашырга була! Бозауны абзарга алып кереп ипләп кенә салам өстенә яткырдылар Кайсы аның аякларын селкетеп карады, кайсы катып калган гәүдәсенә җан кертмәкче булды. Ләкин бозау башын артка ташлаган хәлдә күзләрен йомып, хәрәкәтсез ятуында булды — Чынлап та беткән бу,— диде Бану өметсез төстә,— чокырга алып барып күмәсе генә калган — Бозауны үтергән өчен баштан сыйпамаслар Синең сыер кичә бозаулады түгелме? — Бозауласа соң, бозавы беркая китмәгән Теп-тере. — Бу кемнеке була соң инде алай булгач? Ничек тиреслеккә барып чыккан — Минемчә,—диде Саимә кашларын җыерып, — синең ул сыер икене бозаулаган булган — Бернеме, икенеме, буласы булган инде, әйдә, катып тормагыз, Шәмсун йә Рәфис күренгәнче алып барып күмик. Синеке-минеке дип тормаслар, барыбызны да премиясез калдырырлар Күмдек, бетте-китте, барыбызның да бозаулар бармы — бар! Шулвакыт Рәния атылып барып бозау өстенә ятты. — Күмдермим! Үлмәгән ул Мин аны терелтәм! — Кара, бу тиле-милене... Тор, яхшы чакта, юньсез! — Бану Рәниянең иңнәреннән эләктереп бозау өстеннән сөйрәп алмакчы булды. Тик Рәния аның саен бозауны кочаклап еларга җитешеп ачыргаланып кычкыра иде. — Бирмим бозауны, бирмим! Берничә хатын Рәнияне бозау өстеннән йолкып ыргытты. Барсы да җыйнаулашып әле үлеп бетмәгән җан иясен терлек абзарыннан шактый читтә үсеп утырган карт имән төбенә алып китте Рәния яңадан торып бозауны алып калмакчы булып чәбәләнсә дә, аны якын җибәрмәделәр. Бозауны күмеп бетереп туң җир кантарларын тигезли-тигеэли, беленмәсен өчен өстенә салам сибеп маташканда, Бану хәвефле пышылдады: — Рәфис килә! Хатыннар мыштым гына терлек абзарына ашыктылар. ...Рәфис ике урамны тоташтыручы тар тыкрык чатында урнашкан, урталай ярылган юан бүрәнәләрдән салынган терлекчеләр йортын карап чыгарга булды Йортның тәрәзәләре зур, тәрәзә йөзлеге сырлап-нитеп тормыйча туры сызыклы итеп эшләнгән Ишек алдына шактый кар түшәлеп, өй алды баскычлары күгелҗем төскә кереп бозланып каткан. Ишек элмәгенә тагылган һәм коңгыртланып күгәргән озынча тимер йозак бикләнмәгән иде. Рәфис чүп-чар тулган өйалды идәннәренә шыгырдатып басып эчкә кергәч, аны кәефне кыра торган тынчу исле ямьсез күренеш каршылады: стеналарга ябыштырылган сары обойлар ертылып беткән, урыны-урыны белән саргаеп һәм кубып зәгыйфь кош канатлары кебек салынып тора. Идәндә ертып яки бөгәрләп ташланган һәртөрле эш кәгазьләре аунап ята Рәфис озынча тимер караватка елышып, бөтен гәүдәсе бөрешкән хәлдә озак кына хәрәкәтләнмичә утырды Бүлмәдәге таркаулык аның үзенә дә тәэсир иткән, аяк-кулының һәр буыны ихтыяр көчен югалтып таралып төшкән төсле. Чемердәп тәненә үрмәләгән Чиркандыргыч суыктан дерелдәп-дерелдәп китсә дә, ул урыныннан кузгалмады. Кымшанса — эчендә калган барлы-юклы җылы да чыгып бетәр, ул чагында бөтен әгъзаларына бозлы һава кереп тулар сыман иде. Хәтта җаны да оешып каткан, фикер агышы тукталган кебек. Уйлап баксаң, тән һәм җанының болай туарылып китүе бүлмәдәге таркаулыктан гына түгел икән. Аларга ялганып, терлекче хатыннарның нигәдер тетрәнеп яшеренгән гаепле карашы күз алдында чекерәеп торды. Шушы хәленнән чыгарга теләп, Рәфис йон одеал җәелгән карават өстендә утырган килеш, куллары белән төрле-төрле күнегүләр ясап карады. Ләкин аның бу хәрәкәтләре сүлпән, яшәү ярсулыгын җуеп оеган дөньясын салкын өнсезлектән чыгарып җибәрерлек түгел иде. Үзенең шулай йомшарып, көчсезләнеп калуына ачуы чыкты. Шуңа үртәлеп урыныннан сикереп торды һәм кызу-кызу атлап өйдән чыгып китте. Урамга чыгуга ул, бозланган юлга чыртлатып басып, өер-өер кантарларны читкә аттыра-аттыра юырткан атлы җайдакны көтеп алды, ферма мөдире булып эшләүче Галим абзый икән. Ул атының соргылт ялына ябышып килгән уңайга, кыска гәүдәсен салмак атылдырып, вак бозлар сибелгән карлы җиргә сикереп төште. — Рәфис Гәрәевич,—диде ул ярсуыннан тотлыга-тотлыга. — Рәфис Гәрәевич, эшләр харап! — Ни булды? Галим абзый сүзен әйтә алмыйча авызын мүкелдәтеп торды, бугазындагы төере тирбәлеп алды. — П-пәхри ярына су төшкән! Рәфис берни аңламыйча күзен челт-челт йомгалады. — Төшсә соң? — Су ургылып ага Ат белән дә чыгар хәл җук! Сыер савучылар бүленеп калды бит! Сыерлар савылмады! Менә хәзер генә эшнең нидә икәнен төшенде Рәфис. Әйе, эшләр начар: совхозның барлык савымчылары диярлек моннан җиде чакрымда урнашкан Әлкәс авылыннан иде. Ул зур киеренкелек белән күзләрен берьяктан икенче якка йөртеп, нишләргә икән, дип торды. Капыл гына бер карарга килеп тракторчыларны эзләп китте. Ләкин ферма ишеге төбендәге таудай өелә башлаган тирес өеме янында трактор чанасы сызып калдырган буразнадай эздән гайре берни күрмәде. Ул каударланып абзарга килеп керде. Өстенә кыршылган тун, башына колакчын малахай кигән карт, абзар эчендәге соры бетон баганага сөялеп, гамьсез генә тәмәке көйрәтеп тора иде. — Кайда тракторчылар? — дип сорады Рәфис ачуына буылып. — Кайтып киттеләр,—диде карт бер дә исе китмичә. — Ничек кайтып киттеләр? — Мин дә: «Кая барасыз?» — дигән идем дә, синең ни эшең бар, дип җикеренделәр генә. Рәфиснең иреннәре тетрәнде: «Үз энең шул рәвеш битеңә төкерсен әле! Ну, Хәдис!» Бөрчек-бөрчек шадралы панель йортның тәмәке төпчекләре дә себерелмәгән ишеге төбендә ул өйдән чыгып килүче Хәдиснең ябыгып коры сөяккә калган хатыны Нәсимәгә бәрелә язды. — Хәдис кайда?—дип сорады ул каты тавыш белән. — йоклый иде шул,— диде хатын чак ишетелерлек итеп. — Кайда ул, күрсәт! — Рәфис куркуыннан ап-ак булган хатынны ияртеп өйгә керде һәм барысын да аңлады: җәлпәк бите кызарып, маңгаена тир тамчылары бәреп чыккан алыптай ир, майланган киемен дә салмыйча, идәндә гырлый-гырлый йоклап ята иде. — Алай,— диде Рәфис гаҗиз булып. — һәрвакыт шулай исереп кайтамы? — һәрвакыт дип... Булгалый инде. Эчендә кайнаган ачудан Рәфиснең бөтен тәне киеренке бер хәлгә килде, куллары үзеннәнүзе йомарланды Аннары көч-хәл белән үзен кулга алып, ни үле, ни тере булып куырылып басып торган Нәсимәгә ■хуш» дип тә әйтмичә, ишекне каты ябып өйдән чыгып китте. «Икенчесе кайда икән инде? Анысын эзләп тапмый булмый,— дил үз алдына сөйләнде Рәфис — Анысы да шулай кыегайган булса?» Каравылчы карт анысына барып әйткән, ахры. Садри исемле бу егет кыюсыз адымнар белән үзе бирегә таба килә иде Егет Рәфис янына ике адым килеп җитмичә тукталды да, җилкәләрен тырпайтып ияге белән комбинезон якасын ышкыштырды. Кыяфәт гүя: «Мин шундый тинтәк малай инде»,—дия иде Рәфис, ни әйтергә инде моңа, дигәндәй текәлеп карал торды да, көтмәгәнчә тыныч тавыш белән — Бар, тракторыңны кабыз да чана тагып бирегә кил Тиз бул!—диде. Ул арада Галим абзый белән партоешма җитәкчесе булып эшләүче Айрат Бәдретдинович килеп җитте Тагын берничә минуттан алар трактор чанасына утырып юлга чыктылар Рәфискә зур чанасын сусыл кардан чыштырдатып сөйрәүче кара җанварга ошаган трактор бик акрын бара кебек тоелды Җанын кая куярга белми бәргәләнеп, ул трактор чанасының башыннан икенче башына йөренде. Аннары, сабырлыгын җыеп, чана табаннарыннан ике якка сибелеп калган сусыл карга карап бара башлады Айрат Бәдретдинович үзенә сиздерми генә яңа баш зоотехникның хәрәкәтләрен күзәтеп бара Бер ымсыз барганга аның күптән эче поша, сүз кузгатырга теле кычыта иде — Бер уйлап баксаң,—диде Айрат Бәдретдинович ишелеп-ишелеп артка шуучы кар буразнасына карашын текәп,— узган вакыт та эреп баручы юеш кар кебек төрле якка чәчрәп юкка чыга. Яшәгән гомернең, мөгаен, күбрәк өлеше әнә шул чаптырдап кимегән көпшәк бозлардай файдасызга югала торгандыр. — Бу — кешенең үзеннән тора,—диде Рәфис сүрән генә Рәфиснең аның сүзенә кушылуыннан Айрат Бәдретдиновичның кәефе күтәрелеп китте. — Синдәй чагымда мин дә әллә ниләр кыйратырмын кебек идем Чәпчергә яратканга тал чыбыгы аз ашамадым. Кайбер тәкъдимнәрне мин Шәмсунгә дә әйтеп карадым Тик мондый чакта аның күзләрендә килешмәүчән чаткылар кабына иде. «Син хуҗамы монда, әллә минме?»— дип гел әтәчләнә иде. Алга сикереп чыгуның мәгънәсе юклыгын аңлап, эчтән тына торган булдым. Нишлисең, карт көнемдә эшемнән куылып авылдан китәсем килмәде. — Алай,— диде Рәфис,— алай Трактор йөрешен бик нык акрынайткан күк тоелды. — Кызурак, кызурак!—дип ашыктырды ул тракторчыны. Трактор моторы бетен көченә эшли башлады Кинәт кызу алдырып китүдән, чанадагы кешеләр артка сөрлегеп куйды. Рәфис ерактан ук күрде Пәхри ярының Әпәлигә таба күтәрелеп киткән өске ягы зәңгәрсукүгелҗемләнеп елтырый, ә түбән өлеше диңгез сыман киңәеп каршы яктагы тәбәнәк калкулыкка чаклы җәйрәп яга. Ярның аргы тарафындагы калку төбәктә бер төркем хатын-кызлар, үзләренә якынлашучы тракторны күргәч, кычкыра-кычкыра кул изи башладылар Кемдер көлеп җибәрде, берсе төркемнән аерылып ярга таба йөгерде. Яр якынлашкан саен, ургылып аккан ташкын киңәя барды, су өстендәге аксыл-эәңгәр төстәге көпшәк боз кисәкләре салмак кына якынлашып, юл турысына җиткәч, ниндидер күзгә күренмәс көч этеп Җибәргәндәй, капыл тизлекләрен арттыралар иде Айрат Бәдретдинович кар өстендә җем-җем иткән нурлар чагылышыннан күзләрен кысып, ярның аргы ягындагы хатын-кызларны берәм- берәм барлый башлады: — Наҗия, бар, Кәримә, Алсу. Ә Гашия кайда? Вәт син ә! Барсыннан да катырак кычкыра торганнары бар, ә шыпыртлары — юк! Ул бераз тын торды, аннары Рәфискә борылып әйтеп куйды: — Ташкын да шулай бит, уртада әерелеп-шаулап акканы иңкүлеккә җитә, ә чит-чаттагы тымызыгы йә карга сеңә, йә бөтерелеп-әйләнгәләп чоңгылга төшә. Менә бит ул ничек килеп чыга! Тракторчы егет кабинадан сикереп төшеп, чана янына килде. Ул да аптырап калган иде. — Чананы агызмас микән? Бигрәк котырып ага бит. Рәфис әле булкылдап-шаулап аккан суга, әле аргы якта «Нәрсә булыр?»— дип көткән хатын-кызлар төркеменә карады. Төркемнең иң алдындагы хатын — Җә, нәрсә куркып калдыгыз? — дип кычкырды. — Бер суга акканнан әллә ни булмас! Алсу аңа мөлаем тавышы белән кушылды: — Садри, яле, егетлегеңне күрсәт, солдат була аласыңмы икән, карап карыйк! Урта яшьләрендәге хатын кыланчыкланып: — Сынатсаң, өйләндермибез дә үзеңне!—дип чәрелдәде. Хатын-кызлар шаулатып көлешеп алдылар. Садри кулын селтәде дә җәһәт кенә сикереп кабинага менеп утырды, үзе кабинадан башын чыгарып чанадагыларга: — Сез төшәрсез, бәлки? — дип кычкырды. Айрат Бәдретдинович белән Галим абзый аякларын чана кырына атландырып төшәргә омтылганнар иде дә, тик Рәфиснең урыныннан кузгалмавын күреп кире уйладылар. — Әйдә, кузгал!—дип боерды Рәфис. Үзең ярда калып, яп-яшь кешене ярсып аккан ташуга кертеп җибәрү егетлек булмас иде, дип уйлады ул. Трактор тилереп аккан ташуга акрын гына борынын төртте дә, кискен хәрәкәт белән ыжгырып өскә күтәрелде, аннары гайрәтле талпынып кызу тизлек белән ярсып бөтерелгән суга кереп китте. Чылбырлар арасыннан ябырылган су ташкыны тракторның тимер тәненә бәрелеп ачу белән югары сикерде, тирә-юньгә бозлы тамчылар чәчрәде. Чана табаннары каты җиргә тимәгәнгә, дулкыннар аны түбәнгә сөйрәде, куәтле агым чана артыннан тракторны да бер якка янтайтты. Машина чытырдый-чытыр- дый бар көченә тартылып агымга каршы бара башлады. Ташкын-су гүя чананы кешеләре белән трактордан аерып алырга теләп тартышты. Тракторчы егет гүя машинага береккән. Бербөтен җан булып әле бер рычагны тарта, әле икенчесен. Рингтагы боксер кебек, шашкын табигать көченә накаут ясарга ирек бирми иде. Рәфис, чана кьфына сөялгән озын агач саплы багорны суга төшереп, тимерле очын астагы бозга кадады һәм агымга каршы этенә-этенә: «Их, тагы аз гына!» — дип, тешләрен кысып куәт бирде. Ярдагы хатын-кызлар ах-вах итештеләр, барысының карашы аларда, күңелләре белән тартып алырдай булып тырышалар иде. Ниһаять, соңгы омтылыш. Трактор борынын өскә чөеп ярга талпынды да, каты үкереп хатын-кызлар җыйналган ярга тырмашып менде. Ул тимер өслегеннән бозлы сулар агыза-агыза борылырга өлгермәде, хатын-кызлар чанага ябырылды. Рәфис, кыска киемнәре астыннан кара халатлары күренеп торган савымчылар янында чия төсендәге куртка кигән, иңнәренә сары чәчләре дулкын-дулкын булып сарылып төшкән чибәр кызны күреп «Кайдан килеп чыккан бу шәһәр сандугачы?» — дип уйлап куйды. Шулчак «шәһәр сандугачы» Рәфискә борылып карады һәм егет аны таныды. — Гөлфинур! — дип кычкырды Рәфис үзенең кайда икәнен дә онытып. Ләкин үз янына атыль!п килгән егеткә кыз бернинди җылылык катмады. Ни өчендер, аның йөзе боек, күз карашы үтә моңсу иде. Гөлфинурның мондый битарафлыгы Рәфиснең күңелен сүрәнләнде- реп җибәрде «Оныткан икән» Ул аңа авыз ачып бүтән сүз дәшмәде Ак кәгазьдәй агарынып калган чыраена, бөтенләй онытылып китеп, йокыга талган күк сөрлегел-сөрлегеп куюына гына борчылып әледәнәле күз төшергәләде. Трактор, хатын-кыз чыр-чуын ияртеп бөтерелеп шаулаган су ташкынына кергәндә, Гөлфинур чак кына егылып китмәде Аны бары янында басып торган Галим абзый гына тотып калды. — «Ни булган аңа, авырып китте микәнни?—дип уйлады Рәфис.— Тагын янына барып хәлен сорашыргамы әллә?» Кинәт, шартлауга охшаш коточкыч тавыш чыгарып, трактор ике-өч мәртәбә пытырдап алды да пырх-пырх итеп тынып калды Садри ярсый- ярсый моторны кабызырга тырышса да, машина тынсыз иде Шашынган су көче трактор чанасына бәрелеп, аны аяусыз рәвештә агым уңаена сөйрәвен дәвам итте. Садри кабина ишегенә ябышып чылбырлар буйлап трактор алдына үрмәләп чыкты һәм майга, корымга катып беткән копотны ачты Әйе, шикләнгәне дөрескә килде тышчасы чатнаган карбюраторны ул тимер чыбык белән тарттырып бәйләп куйган иде, шул шартлап өзелгән Тырпаен калган тимер чыбык кисәге кыска булып чыкты, яңадан бәйләп куярга җитмәде «Их,— дип сукранды Садри,—ничә мәртәбә инженерга әйттем бит шул карбюратор хакында «Юк» дип җавап бирде» Минәт складында бар иде ул, ләкин акчасыз бирмәде.«Ул склад исәбендә түгел, минем үземнеке»,—дип җавап бирде Сатып алырга Садриның акчасы җитмәде «Инде нишләргә7 Авылга кире кайтмый булмый Ничек тә акча юнәтеп Миннәттән шул карбюраторны сатып алырга кирәк Ләкин ничек ярга чыгарга?..» Садри, кабина ишегенә тотынып, күбекләнеп котырган су чоңгылына төшә башлады. Ярсып аккан дулкынга тиюгә, көчле агым аягын читкә ыргытты. Садри яңадан өскә күтәрелергә мәҗбүр булды Багор белән чананың түбәнгә агуын тоткарларга маташкан Рәфис Садриның бу хәрәкәтен күреп аңа кычкырды: — Нишлисең син, юләр? Агып китәсең бит. Су шавын җиңеп, Садриның тонык һәм нечкә тавышы ишетелде — Авылга кайтмый булмый, Рәфис абый. Карбюратор кирәк — Карбюратор? —Рәфис аптырап әле котырып аккан суга, әле яңадан сак кына түбәнгә шуышып маташкан Садрига карады. — Тукта, мин үзем,—диде ул аякларын чана борты өстенә атландырып. Айрат Бәдретдинович шунда ук Рәфиснең кулыннан эләктереп алды — Җүләрләнмә! — Сез барыбер берни таба алмыйсыз, мин кайтам авылга! — диде Садри. Ул итекләре белән су агымын җиңеп астагы боз катысына басты, ләкин шунда ук шуып егыла язды, күбекләнгән дулкыннан калкып торган гусеница чылбырына чак ябышып өлгерде. Ярдагы хатын-кызлар коточкыч тавыш белән «Ай!»—дип кычкырып җибәрделәр. Рәфис тагын бортка ыргылды, тик яңадан аны кире сөйрәп төшерделәр — Җибәрегез, тотмагыз мине! — диде Рәфис ярсып,— егетне харап иттерәсез бит! — Иң яхшысы, багорны суз, багорны! Рәфис шунда ук төшенеп алды һәм омтылышлы хәрәкәт белән багорның ыргаклы башын Садрига сузды. Садри багорның ыргагыннан эләктереп алды. Рәфис бар көчен куел багорның Садри ябышкан башын ярга таба бора башлады Аңа ярдәмгә Айрат Бәдретдинович белән Галим абзый ташланды. Алар, өчәүләп, багорны сак кына шудыра-шудыра Садрины ярга чаклы җиткерделәр. Хәзер Садрига ыргакны ычкындырыл, ярга ябышып калырга кирәк иде. Ул бу омтылышны ясар өчен астагы бозны типкәләп аякларына терәк урын ясады, һәм шуннан капыл гына этенеп алга сикерде дә, ярга барып капланды. Бар да җиңел сулап куйдылар. Ләкин егет салкын суга нык кына чыланган иде. — Йөгер, тукталып торма! — дип кычкырды аңа Рәфис. Кулларын як-якка селки-селки үзләреннән ерагая баручы озын буйлы егеткә карап ул эченнән көрсенеп куйды: «Их, йомшаклык күрсәттем бугай Миңа чыгарга иде ярга. Япь-яшь егетне куркыныч алдына куйдым» Тик үз-үзен битәрләргә ашыккан икән — һич көтелмәгән хәл булды. Ыгы-зыгы арасында Рәфис Гөлфинурын бөтенләй исеннән чыгарган. Кызның хәлсезләнеп чана кырыена чак-чак тотынып торуын да, зур боз кисәге кинәт килеп бәрелүдән чананың чайкалып китүен һәм Гөлфинурның артка сөрлегүен дә күрмәгән. Кызны тотып калырга дип ябырылган хатын-кызларның үзәк өзгеч тавышына борылып караганда, куәтле ташкын эченә очкан кызыл курткалы гәүдә генә күзенә чалынды Рәфиснең. Ул үз-үзен белештермичә кубарылып шул якка ташланды. Аның миеннән: «Кыз йөзә белмидер»,—дигән уй чәнчеп үтте. Шул секундта ук үзе дә кыз артыннан түбән сикерде. Ташкында бөтерелгән боз кисәкләрен аралап бер-ике талпынуда кызның саргылт чәч учмасын күмә-күмә актарылган чоңгылга колач салып килеп җитте һәм кисәк хәрәкәт белән аска чумды. Шунда ук аның бармаклары йомшак тәнгә кагылды Ул кызны сул кулы белән эләктереп өскә чыкты һәм уң янтыгына ятып күгелҗем боз белән капланган ярга таба йөзә башлады. Салкын су тәнен бозлы утка салып оетты, аңын томалагандай итте. «Бирешмәскә, бирешмәскә!» Кар-бозлы сөзәк ярга чыгып җиткәндә, кыз бер сүз эндәшми, бары ярым ачык иреннәре генә дер-дер калтырый иде аның. Аз гына тын алу нияте белән, Рәфис кызның йомшарган һәм салмакланган гәүдәсен кардан арчылып кибәргә өлгергән калку җиргә куеп торды. Күкселләнеп киткән йөзенә күз төшереп куркып китте: «Әллә үлә инде?!» Ул үз-үзен белештермичә аңа капыл ташланып иңнәреннән тотып селекте: — Гөлфинур, ач күзеңне! Гөлфинур! Ләкин Гөлфинур озын керфекләрен тибрәтеп тә бакмады, йөзендәге бер сызык та үзгәрмәде. Ул аңсыз иде. Чанадагылар суга төшәргә маташсалар да, котырган ташкын эченә керергә йөрәкләре җитмичә, ыгы-зыгы килделәр. Рәфиснең үз хәле дә шәптән түгел: киемнәренә сеңгән бозлы су тәнен калтыратты, тешетешкә бәрелеп аптыратты. Ләкин ул моңа әһәмият бирмәде, күлмәге тәненә ябышкан җыйнак гәүдәне күтәреп, кыэулый-кызулый авылга ашыкты. Кызның тәне дерелди, башы аска каерылган, бергә укмашып салынып төшкән чәч учмасыннан җиргә тамчы тама иде. Рәфис, куллары талгач, уң аягын калкурак боз түмгәгенә терәл һәм буыннары туңып каткан тезен көч-хәл белән бөгә төшеп, кызны кулларыннан ычкындырмыйча гына бераз утыртып торды. Ул аның хәлсезле- ген һәм тотрыгын югалткан муенына, үзенең күкрәгендә гамьсез яткан гәүдәсенә текәлеп торды, аңа берничек тә ярдәм итә алмавына көрсенеп куйды, тирә-юненә күз йөртеп нәрсәдер эзләгәндәй итте, тик өметләнерлек берни дә тапмады, яңадан кызны ике кулы белән күкрәк турысына сыендырып, абына-сөртенә алга кузгалды. «Тизрәк авылга җитәргә!» Бу теләк шул чаклы тыелгысыз һәм омтылышлы иде, ул ботинкаларына сеңгән суның атлаган саен чыңгылдавын да сизмәде. Шифаханәнең авыруларны кабул игү бүлмәсендәге ак җәймә җәелгән ятагына салгач, Рәфис бер мәлне Гөлфинурның тагын да аксылланып киткән йөзенә, ярым-ачык күзләренә карап торды Бугазыннан кайнар дулкын бәреп чыкты «Гөлфинур! Кайдан килеп чыктың соң син? Ничек болай булды? ..» Бу өндә чарасыз наз да, кызгану да бар иде. Ыгы-зыгы килеп йөргән шәфкать туташлары, туңудан дер-дер калтыранган кызның юеш күлмәкләрен алыштырырга дип коры киемнәр күтәрел кергәч, ул онытылып торуына уңайсызланып, үз-үзен битәрли- битәрли ишеккә юнәлде Икенче көнне аны Гөлфинур янына кертмәделәр Ул өченче көнне дә кызның палатасына эләгә алмады — Ярамый!—диде дәвалаучы врач кискен итеп Рәфис тәшвишкә төште «Хәле тагы да авырайды микәнни7 Әллә мине күрергә теләмиме Гөлфинур? Янына кертмәскә үзе кушканмы?» Соңгы көннәрдә борчулы уйлар белән яшәде Рәфис. Йокысы качты Черемләп киткәндә дә шул кызый төшенә кереп йөдәтә иде Үпкә- рәнҗеш тулы күзләрен Рәфискә текәр иде дә, бер сүз дәшми тик басып торыр иде. Ә күз карашы нәкъ яшь чактагы кебек • «Бүген дә палатасына кертмәсләр микән?» Кием элгечтә эшләүче ак халат кигән тулы гәүдәле хатын, Гөлфинурның исемен ишеткәч, бернинди сүз катмыйча Рәфискә ак халат алып бирде Рәфис халатны җилкәсенә элеп таш баскыч буйлап өскә күтәрелгәндә, алда көткән билгесезлектән йөрәгенең дулкынланып тибүен тойды Ул килеп кергәндә Гөлфинур күзләрен түшәмгә текәп тыныч кына яга иде Ишек ачылган тавышны ишеткәч, ул күзләрен шул якка текәде, ләкин бу караштан сөенеч тә, гаҗәпләнү дә укып булмады -—Мине танымыйсың мәллә, Гөлфинур? — Таныйм, Рәфис. Әйтерсең, алар гади танышлар гына булганнар, гүя соңгы очрашу белән хәзергесе арасында дистә гомер ятмый. — Нихәлләрең бар соң, Гөлфинур? — Ярыйсы. — Бәлки, син миңа ачулана торгансыңдыр? — Нигә ачуланыйм . Рәхмәт, бозлы судан алып чыккансың Бу сүзләр шулчаклы салкын, битараф төстә әйтелде ки, Рәфис моңа каршы ни дип җавап бирергә дә белмәде Ул Гөлфинурның һаман түшәмгә текәлгән сүрән карашына, кәгазь битедәй ап-ак йөзенә, мендәргә таралып төшкән саргылт чәчләренә әледән-әле күз тешергәләп тын гына утырды. Үзен ялгыш килеп эләккән чит бер кеше итеп сизде, әрсезләнеп йөрүенә үз-үзенә ачуы чыкты — Ярый, мин китим инде алайса,— диде ул ярым пышылдап,— тизрәк терел. — Рәхмәт. Рәфис арты изелеп беткән киез башмакларын кыштырдатып ишектән чыгып киткәндә, Гөлфинур бер мизгелгә генә аның ак халат ябынган киң җилкәсенә сурән карашын сирпел алды Палата ишеге ябылып, бушап калган коридорда аяк тавышлары тынгач, ул яңадан акшарланган түшәмгә текәлде һәм бик бирелеп нәрсәдер карый башлады Әйтерсең, түшәмнең кытыршы өслегендә аның өчен бик әһәмиятле нидер бар, шуны төшенмәсә, төзәлмәслек югалту булыр шикелле Әйе, түшәмгә тәбәлеп күңелендә язылганнарны укыды ул, бөтен җанын тутырган, бәгырен җәрәхәтләгән язманы укыды Кызның күз алдында тагы шул ук йөз — айлар буе күңеленнән бер сәгатькә дә китеп тормаган, бөтен тынычлыгын алып газапка салган чырай пәйда булды. Гүя ул түшәмнән аңа карый, җентекләп һәм сынап, моңнар тулы күзенә бага. Аннары әүвәлгечә ак тешләрен ялтыратып киң итеп елмая. Бу вакытта аның каракучкыл йөзе нурга күмелә, кара күмердәй күзләреннән очкыннар чәчелә. — Камил... — дип, түшәмдәге сурәткә еламсырап пышылдады Гөлфинур. — Камил, ни өчен миңа шулчаклы мәрхәмәтсез булдың син?... Әнә ул шунда — Гөлфинур яшәгән тулай торакның тумбочкасы өстендә ята Войничның «Кигәвен» романы. Аның тышлыгына язылган сүзләр дә чекерәеп тора. «Язмышыңның корбаны буласым килми». Боздай салкын, кара язмыштай мәрхәм^сез сүзләр. «Бу синең үз кулың белән язылган сүзләр, Камил! Тик белмим, ничек яздың икән син бу сүзләрне? Язганда кулың калтырамады микән? Ләкин... ләкин кем аркасында туды соң ул син әйткән язмыш? Кем гаепле? Шул көнне минем өчен бөтен дөньяның нурлары сүнгән кебек булды бит, син шуны беләсеңме, Камил? Юктыр. Югыйсә, икенче көнне үк атылып яныма килгән булыр идең. Ә мин сине барыбер көттем. Өзелеп-өзелеп көттем. Үзем эшли торган рәссамнар остаханәсе тәрәзәсеннән көннәр буе күземне алмый идем. Килмәдең шул, килмәден Сиңа да үзеңне җиңү җиңел булмагандыр. Кайнар йөрәк хисен салкын акылның җиңүе бик авыр нәрсәдер ул, Камил. Эчә башлавың да шуннандыр синең. Бу хакта ишеткәч, мин түзмәдем, өеңә бардым. Син аек идең. Мине күргәч, таштай катып калдың. Авызыңны ачып бер сүз дә әйтә алмадың. Мин бөтен рухымны җыеп: |—Мин сине аңладым. Рәнҗемим. Тик зинһар эчмә!—дидем дә сиңа күтәрелеп карарга да куркып, йөгереп чыгып киттем. Аннары... аннары сине очратып йөрәгемне бозмас өчен үз авылыма кайтып киттем. Ләкин күңелдәген чәчеп калдырып булмый икән ул, Камил. Кайда барсаң да ул синең белән ияреп бара икән. Аңгы-миңге булмасам, трактор чанасыннан да егылмас идем мин. Башыма ябырылып килгән шәфкатьсез уйлардан үземне талатып атналар буе монда да ятмас идем». Янына Рәфис керер алдыннан гына ул елап алган иде. Йомшаклыгын, көчсезлеген яшьле күзләреннән Рәфис күреп алмасын тагы дип курыкты ул, шуңа күрә, аның ягына карамаска тырышты, ул палатадан чыгып киткәч, Гөлфинур бары аның турында уйларга, икесе арасындагы якты истәлекләрне тергезергә теләсә дә, алар күз алдына килмәде, һаман шул соңгысы — бәгырьне телгәләп бетергәне әрсезләнде, тәмам тигәнәккә әйләнде. 5 Колак төбендә җил улый, бер сулкылдап узып китә, бер сузып-су- зып ниндидер ямансу көй сызгыра. Каршыдан биткә бәргәне томанлы сурәт алып килә дә эреп юкка чыга. Үткәне, югалганы урынына башкасы килә. Ачыграгы, җетесе — Гөлфинур сурәте. Йөрәкне авырттыра, уйларны тузгыта торган тынгысыз сурәт. Инде күптән күңелдә бер көе, тыныч кына йөргән таныш йөз ничек шулай җанын актарып ташлады әле? Юк, үзен алдый гына Рәфис. Ул бит үзе аңа кузгалырга ирек бирмәде. Йөрәген уңайсызлап талпынып куйганда да, аны көчләп куып җибәрде. Ни өчен бу гүзәл заттан кача иде соң ул? Нигә дип еллар буе үзенә тартып торган зәңгәр күзләр каршына ашкынып-шашынып томырылмады? Әйе, укыды, вакыты тыгыз булды. Вакыты табылыр иде әле. Ләкин бу очрашуны кичектерә килде. Утка килеп керермен дә, укуым уку булмас, барсы дөрләп янар, юкка чыгар, дип курыкты. Тик бу четерекле мизгел каршысына үзе килде. Көтмәгәндәге сынау, бәхетсез очрак булып. Бу сынауны үтә алдымы соң ул? Башын югалтып бозлы суга сикерүе — сынауны кичүе түгелмени. Ләкин ни ечен Гөлфинур салкын аңарга карата? Әллә бу Рәфискә генә шулай тоеламы? Хәле авыр булганга ачылыпчәчелеп китә алмыймы? Кабул итү бүлмәсендә аны таныйлар иде Тулы гына гәүдәле хатын бер сүз дә дәшмичә аңа ак халат, чүәкләр бирде Рәфис үзенә таррак булган халатны җилкәсенә ябынып, аягына янчелеп беткән чүәкләрне эләктереп баскычтан икенче катка менә башлады Бер басма, ике, өч «Тагы шулай салкын каршылармы икән Гөлфинур7 Тәки әрсезләнеп йөри, дип уйлармы?» Ул тукталып калды Ак халатлы ике шәфкать туташы аңа бәрелә язып түбән төшеп китте «Нишләп йөрисең, бүтән килеп йөрмә!»—дисә? Томан эчендә кабат хасыйл булган зәңгәр күзләр каядыр читкә, ул аңламаган, исенә китермәгән тарафка бага иде. Рәфис тотрыксыз хәрәкәт белән ак халатын иңнәреннән сыдырып төшерде, баскыч култыксасына тотына-тотына түбәнгә шуышты Җил туктаган, төнге урам тын һәм караңгы Багана башларында зәгыйфь янган электр лампалары һәм тәрәзәләрдән ара-тирә сибелгән зәңгәрсу утлар куе караңгылыкны җиңә алмаганга, сыек эңгергә күмелеп утырган авылның аргы ягы аеруча караеп күренә Кайдадыр якында гына тонык моң булып, челтерәп су акканы ишетелә иде Ерганаклар шулай челтерәп агамы соң? Ул салмак адымнар белән челтерәү ишетелгән якка таба атлады Юк, бу ерганак тавышы түгел, югарыдан агып төшкән су шаулавы Якынайганнан-якыная барган хикмәтле шарлавыкны эзләп, ул инде авыл башына ук килеп чыкты Карт өянкеләр белән уратыл алынган аулак төбәккә озын гына агач улак куелган Су шул улактан шарылдап агып төшә икән Җәй көне бу тирәдә чишмә саркып ятканын белә иде Рәфис Әмма улакны беренче мәртәбә күрүе. Моңга төренеп чыңлаган чишмә тавышын ул тын да алмый тыңлады Бу чың соңгы көннәрдә бер-бер артлы килеп чыгып торган күңелсезлекләрдән, борчулардан арган җанын ял иттергәндәй булды. Гүя, каяндыр офыклар артыннан ефәктәй йомшак җил тирбәләтирбәлә исә дә, күзгә күренмәс нечкә кылга чиртеп-чиртеп ала. Чирткән саен моңсу чакырулы аһәң дулкын-дулкын булып яз исе аңкыган дөньяга тарала Төнге урамның куе караңгылыкка төренгән аргы башыннан тонык һәм сагышлы җыр ишетелә Егет кеше күкрәгеннән ташып чыккан бу моң гадәти түгел, ничектер кыргыйрак булып үксеп чыга иде. Кайтам инда туып үскен ягыма. Кырларыма, тугайларыма. Бу аһәң сагышка салып кына калмый, дөньяның һәртөрле ваклыкла- рыннан арындыра, күңелне сафландыра Әмма төнге авазларны тыңлап күлме өнсезләнел йөрергә була. Алда — тормыш мәшәкате, ыгы-зыгылы борчулар. Аларны кичекмичә чишәргә, бер дә булмаса, чишелеш юлын табарга кирәк. Бетмәс-төконмәс*уйларына уралып йөри-йөри, ул терлек каралтылары янына килеп чыгуын сизми дә калды Чү, каралтылар янына түшәлгән тиреслектә кем казына соң7 Эңгер- меңгергә күмелгән тонык офык яктылыгында бу кеше, куркыныч әкияттән калкып чыккан сәер җанвар төсле, караеп тыпырчына иде Рәфис шикләнеп, як-ягына карана-карана сак адымнар белән шул җан иясенә якынлашты. — Галим абзый?! Төнгә каршы нишлисең монда? — Күрмисеңмени? Әйе, Рәфис ап-ачык күрде. Тынчу исле пар күтәрелгән тау чаклы тирес өеме янында чанага җигелгән юан бәдәнле ат йоклаган сыман башын иеп тора. Галим абзый сәнәген тирес өеменә батырган, да басылып тыгызланган катламны аерып куптарырга азаплана. Ул кечкенә гәүдәсе белән чүгәләп үк беткән. Бер кулы сәнәкнең төбендә, икенчесе сапның уртасында. Үзе артка каерылып көчәнә, ыңгыраша. Нәрсәдер шыгырдый, нидер шыртлый. — Син нәрсә, Галим абзый,—диде Рәфис,— төнлә казынмасаң, көн беткәнме? — Хуҗа кушты. Бу тиресне иртәгә күзем күрмәсен, диде. — Бар кайт, Галим абзый,—диде Рәфис тыныч кына,— юкка чиләнмә. Галим абзый турайды, кулы белән чебен кугандай итеп чәбәләнде. — Юк, юк, сез нәрсә?! Хуҗадан арт сабагымны укыттырасым килми. һаман куера барган төн караңгылыгында тагы да кечерәеп, мескенләнеп калган Галим абзый Рәфискә язмыш аръягына чыгарып ташланган кызганыч җәнлектәй күренде. — Бар, бар, Галим абзый, кайт, җавабын үзем бирермен,—диде ул аңа рәхимле итеп. Галим абзый кечкенә, ләкин имән төбедәй нык гәүдәсен туры тотып, вак-вак адымнар белән куе караңгылыкка кереп югалгач та, өнсезләнеп, оеп утырган каралтылар янында Рәфис кая барырга белмәгәндәй кагаеп торды. Абзар тәрәзәләре аша тонык кына булып сыерларның салмак күшәве, ара-тирә пошкырып-йөткеренеп куюлары колакка килеп керде. 6 Иртәнге салкынча һава аяк астындагы суларны җыя төшкән: кечкенә күлдәвекләр өстенә юка пыяла сыман булып үтә күренмәле боз өлгеләре каткан, кичәге юеш кар измәләре каты ярма бөртекләренә әверелгән — баскан саен шатыр-шытыр килә. Аксыл томан кабарынкы мамык өемнәредәй өер-өер булып җиргә сарылганга, каршыңа килгән кешеләрнең билдән түбән өлеше бөтенләй күренми. Рәфис үзеннән бер телеграф баганасы арасы гына ераклыкта күләгә төсле чайкалган тәбәнәк гәүдәгә карап елмаеп куйды. «Кем булыр бу?» Сөртенеп егыла язды, ахры, бер мәлне гәүдә аксыл куелыкка чумып алды. «Томанда чумып ала, юкса кем икәнен таныр идем». Аның башына уйлар чәбәләнеп килде: «Томанда югалмасын иде шул алар. Эчке дөньялары, кичерешләре ап-ачык булсын иде». Ул үзе белән иңгә-иң торып эшләүчеләр хакында уйлады. Аның хәзер үк кемнедер, үзен аңлый торган кешене эзләп табасы, күкрәгенә бөялгән төерне чишеп җибәрәсе килде. Ләкин кайда соң андый кеше? Җанында тулышкан уйборчуларны сыйдырыр кеше кайда? Көрәнсу халатларын җилфердәтеп абзардан берәм-берәм чыгучы савымчылар, Рәфиснең хәлен аңлагандай, уйларыннан сискәндерергә теләмәгәндәй, аның ягына башларын да бормыйча төрлесе төрле тарафка шым гына таралыштылар. Бану гына адымнарын акрынайтты, аннары бөтенләй туктап калды. Ул соңгы көннәрдә җанын кая куярга белмичә бәргәләнеп-суккаланып йөрде. Аның белән кешечә сөйләшергә теләгән Рәфискә каты бәрелгәне, аннан килеп, бозау белән булган вакыйга тора-бара үз-үзен күралмауга әйләнеп, өенә кайткач та ярым өнсез хәлдә каударланып йөрде. Рәфис башта Бануны абайламады. «Ул да минем шикелле дөньясыннан үткән мәллә?»— дип уйлады Бану. — Нинди хәсрәткә чумган баш зоотехник? Каршына ук килеп баскан Бануны күргәч тә Рәфис, буталчык тештән арынып бетмәгән кеше төсле, күзләрен челт-челт йомгалал торды. Аннары, үзен оеткан дөньядан көч куел аерылырга теләгәндәй, алга таба омтылышлы хәрәкәт ясады — Уйланырлык нәрсәләр җитәрлек,—диде ул авыр сулап. Бану нәрсәдер төшенергә теләгән чәнечкеле карашын Рәфискә кадап торды да, болай әрсезләнүнең мәгънәсезлеген төшенгән күк, башын иеп кайту ягына йөгерде. — Тукта әле, Бану! Рәфис ике якка җәелгән кулларын киң итеп селти-селти үзеннән ераклаша баручы хатын артыннан ашыкты. — Ни өчен минем белән сөйләшүдән качасың син? Син генә түгел, сез барыгыз да... — Бу юлы качмаска уйлаган идем. Сез үзегез бит... — Ничек мин үзем? Мин күптәннән сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшергә омтылам. Бәлки, берәр ярдәмем, яхшылыгым тияр иде Эчке киеренкелек вакытлыча кимегән, йомшарган гына иде, ахры. Бануның куе кашлары дугаланып килде, коңгырт күзләреннән чәнечкеле очкыннар чәчрәде. — Яхшылык? Нинди яхшылык турында сөйлисез сез? Без сезнең кебек җитәкче кешеләр белән алай кәнфитләнергә гадәтләнмәгән. Хәер, сезнең сүзегез бер булыр инде: сөт, сөт, сөт! Тагы ни көтәсең сездән. Шәмсүн әнә сезнең шикелле хәйләләп-шомартып маташмый, ачык итеп ярып сала. Өстәвенә, сүгенергә дә күп сорамый. Ә нәрсә, алай аңлашы- ларак төшә ич. — Син хаклы түгел. — Хаклымы, түгелме — нәрсә бар, шуны әйтәм... Әй, нәрсә сөйләнеп торырга, әллә үзегез белмисезме. Башта гына сез Аннары, бүтәннәр кебек шул бер көйне көйлисез. — Кызыл почмак һаман шундый хәлдәме? — Кем кагылсын аңа? Кемгә кирәк ул? Ә менә тикшерү киләсе булса, ялт иткән булыр, кайгырмагыз! Ансын алдан хәбәр итәләр, өлгерергә була. Самаварын китереп куярга да, коймак пешерергә дә, музыкасын көйләп җибәрергә дә Безгә өр-яңа халатлар биреп курчактай киендерергә дә өлгереп була, сез кайгырмагыз! Рәфис шуңа игътибар итте: тулы гәүдәле булса да, эштә боҗыр кебек җитез бу хатын телгә дә шактый үткен, һәр сүзгә беренче булып катнаша, сүзен туры әйтә, кемнеңдер хәтерен калдырырмын дип тә, җитәкчеләр алдында дәрәҗәм төшәр дип тә шикләнми. Хәер, Рәфис тәҗрибәсе буенча тагы шунысын белә: эшендә ут уйнаткан кеше туры сүзле була, ул-бу чыга калмагае дип куркып тормый. Баскан җире тайгаграк булганнар гына як-ягына карап э*ч итүчән. — Беләсеңме, нәрсә,—диде Рәфис тәвәккәл бер карарга килеп.— Өйдә, бүген үк кызыл почмакны үзебез менә дигән итеп җиһазлыйбыз. — Терлекчеләр йортынмы? Нәрсә белән? — Табарбыз. Үз өстемә алам Бану ышанмыйча Рәфискә карап торды да, мәсхәрәле елмаеп кулын селтәде — Юк, син кул селтәмә,—диде Рәфис инанган тавыш белән — Барысы да китеп өлгергәнче хатыннарга дәш, ирләрне дә чакырырга онытма! Бану ышанмыйча карап торды да, капыл кубарылып хатыннар артыннан йөгерде Хәтәр эш кузгатмакчы иде Рәфис. Ул бу хакта элегрәк Шәмсүнгө дә әйтеп бакты. Ләкин хуҗа кеше мәсхәрәле төстә күзен кысып, бармагы белән чигә турысын гына бораулап күрсәтте. . Кыйсылары ялтыравыклы көрән өстәл, кайсылары килешле бизәкләр төшерелгән шкаф, бүтәннәре банкет залларында гына була торган, арткы терәве заманча эре фигуралы итеп эшләнгән утыргычлар күтәргән хатыннар, кояш нурлары мәлҗерәткән киң урамга сибелеп, терлекчеләр йортына таба атлыйлар. Совхоз җитәкчеләре һәм районнан килгәң дәрәҗәле кешеләр кереп сыйлана торган бүлмәдән алып чыккан бу җиһазларны авыл халкының күбесе әле беренче мәртәбә күрә. Ә ул хәзинәләрне күтәргәннәре, барган җирләреннән тукталып, күз явын алырдай елтыравыклы өстәл-шкафларны урамның кары агарып торган чистарак төшенә сак кына куялар да, шома өслеген бармаклары белән сыйпап-сыйпап карыйлар, һәм тагын бу кыйммәтле нәрсәләрне җилкәләренә атландырып, яисә, кулларына күтәреп, боламыктай кар суын ера бирәләр. Пышылдашып кына сөйләшкән бу хатыннарның йөзләрендә сагаюлы серлелек, гүя алар гадәти генә бер эш башкармыйлар, ә моңарчы яшәп килгән һәм инде җимерелмәс кагыйдәгә әверелгән кануннарны аяусыз төстә пыран-заран китерәләр Вакытвакыт күзләрендә җиңүчән сөенеч балкып куя, җирнең хуҗалары итеп тою хисе эчкә яшеренгән урыныннан кыюсыз гына баш калкыта. Тирә-юньгә картлар, бала-чагалар җыйналган. Алар өчен бу — үзенә күрә бер тамаша, моңарчы бер төрле агылган тормышның яңарып алуы. Аннары терлекчеләр йортында эш кызды! Киеренкелектән еш-еш сулаган, ахылдаган, йөткеренеп куйган тавышлар ишетелде. Куллар, билләр талса да, маңгай, аркаларга салкын тир бәреп чыкса да, мускулларның рәхәт тулышуы, тән буйлап йөгергән кайнар кан, үпкәләргә ябырылган җылы тирес исе физик хезмәтнең савыктыргыч ләззәтен тойган кеше өчен үз һәм күнегелгән иде. Янәшәдә генә бил турайтмый тирләп-пешеп эшләгән кешеләр Рәфискә якынрак, аңлаешлырак булып китте. Аның бу кешеләр белән шаярып сөйләшәсе, үзендә туган күңел күтәренкелеге аша хисләрен уртаклашасы килде. Ә емәдәшләре, төймәләрен ычкындырган куртка чабуларын җилфердәтеп, ишек алдын җыештыруларын беләләр. — Сезнең бала тудыру йортында булганыгыз бармы? — дип сорады Рәфис җыелган халыктан. Җавап бирүче булмагач, көлемсери төшеп дәвам итте:—Менә шул йортта туган балалар бөтенесе бер бүлмәдә рәт-рәт булып тезелешеп яталар. Барысы бер-берсенә охшаш, һич аерып алырлык түгел. Кешеләр дөньяга яралганда бар да бер төсле. Ә аннары аерыла башлыйлар: монысы ак йөзле, йә сипкелле, тегесе усал, бусы юаш. Мәктәптә укыганда — берсе сәләтле, гел «бишле»гә укый, икенче берәве авыр үзләштерә. Ә укып чыккач — агроном, зоотехник, инженер, терлекче, игенче һәм башкалар булып китәләр Агроном иген үстерәм дип кырлар буйлап чаба, зоотехнигы терлек абзарларында кагая. һәркайсы үз эшен иң зарур дип саный... Рәфиснең бу әңгәмәсен тыңлап торучылар, ул сөйләгән сүзләрне йотып барудан битәр, йомгакның очын ничегрәк төйнәр икән дип көтәләр иде. — Күрәсез, кешеләр үсеп җиткәндә белеме белән дә, холыклары ягыннан да, эшләгән эшләре буенча да гаять төрлеләр. Бу хәл кешеләрне беркадәр бер-берсеннән читләштерә, хәтта каршылыкка китерә. Ә кешеләр үзара тату яшәргә, дус булырга тиешләр. Моның өчен нишләргә кирәк? Рәфис, җавап көткәндәй, жыелып торучыларның әле берсенә, әле икенчесенә карады. Чынлыкта, ул бернинди җавап көтмәде, чөнки ул җавап аның үзендә иде. Ул бары шул рәвешле кешеләрнең игътибарын үзенә юнәлтте генә. — Йә, ни эшләргә кирәк? — дип кабатлады ул һәм дәвам итте:— Бер-берсеннән үзгә эштә эшләүче кешеләрне вакыт-вакыт җыеп бер төрле, бер характердагы эшкә кушарга кирәк! Бар да җанланып киттеләр, үзара көлешә-сейләшә башладылар. — Менә әйтәсе сүзен әйтеп бирде ичмасам! — Сорау биреп мәшәкатьләнәсе итмәде — һай, Рәфис! Шулай, шулай,—дип кычкырды Рәфис тавышны басып,—бары бер төрле хезмәт кенә кешеләрне тигезләштерә, бер төрле итә. Хуҗа кеше дә көрәк тоткан, аңа буйсынган кеше дә шул ук көрәкне тоткан! Рәфис бер мәлгә авыл ягына күтәрелеп карады һәм чырае бозылып китте. Авыл ягыннан, кунакка баргандай киенеп-ясанып, Гөлфинур килә иде. Кызның өстендә алсу төстәге җиңел бишмәт, башында норка бүрек. Рәфиснең иреннәре канәгатьсез кыймылдады: <Ныклап хәл кермәс борын ник килә инде. Җитмәсә, ничек киенгән Тапкан көязләнер вакыт» Гөлфинур, биек үкчәләре белән берни булмагандай кәс-кәс басып килде дә, тәккәбер генә кулларын биленә таянып тукталып калды — Миңа ни эшләргә кушасыз? — Аның җете кызыл итеп буялган иреннәренә елмаю кунды. Галим абзый ике кулын киң итеп җәеп, киндер куртка чабуларына шап итеп сугып куйды — һай алла, биергә дә, җырларга да кушмыйбыз, аның өчен фасоның килгән булса да. Гел башын иеп күндәм генә йөргән кешедән мондый сүз чыгуы барсының да күңеленә хуш килде. Ирләр читкә карап тыелып кына көлештеләр дә, астыртын рәвештә Рәфис ягына күз ташлап алдылар Гөлфинурның авырып ятуы хакында күбесе белми иде Шуңа күрә, ирләрнең хахылдавы Рәфиснең йөрәгенә тиде, ул Гөлфинурны кызганып куйды. — Син кайт булмаса,—диде ул кызга сабыр гына. Гөлфинур күтәренке тавыш белән шар ярды: — Бәй, нигә кайтыйм, эшләргә дип килдем ич мин Галим абзый әллә нишләгән иде бүген. Алыштырып куйганнармыни! Ул тагын бу нәзберек кыз белән төчеләнеп тормады. — Әйдә, мин сиңа эш табып бирәм,—дип Гөлфинурны ияртеп абзар эченә кереп китте. Биш минут үтмәгәндер, ачудан кыэарынган-бүртенгән Гөлфинур эчтән атылып чыкты. — Син мине мыскыл итмәкче, Кәрлә тәре, шәһәр кызына әйләнгән, имеш...—Еш-еш сулаудан аның юка борын яфраклары дерелди, кабарынкы иреннәре үпкәләгән баланыкы төсле бүлтәйгән иде. Гөлфинур артыннан канатларын җәеп кызулаган Галим абзый да килеп чыкты. Гаҗизләнүдән йөзе бозылган, ул мөлаем кызның әле алдына, әле артына чыгып, акланган тавыш белән тотлыга-тотлыга (баягы кыюлыгы кая киткән!) сөйләнә бирде: — Н-ниткән м-мыскыл итү ди ул, синең с-сыер сава белмәвеңне мин кайдан белим... Ххатын-кыз булгач Гөлфинур Галим абзыйның каршына ук очынып килде. — Син ни өчен минем белән авыз чайкыйсың, ә? Кем булдың ул хәтле? —- Гөлфинур, кызма әле... — Кызармын әле мин сине! Кәрлә! Ул кинәт борылды да бозлы җиргә шак-шок басып китеп тә барды Кешеләрдәге ашкынулы дәрт шул мизгелдә үк сүнде, сүрелде Җыелып торучыларның берәүләре сәнәкләренә таянып тынып калды, икенчеләре кесәләренә шап-шоп сугып тәмәке эзләгәндәй итте Эчло- шыргыч тынлыкны куертып баш очына көлсу сөрем эленде. Кешеләрне дәү һәм соргылт канаты белән изеп торган тынчу авырлыкны ишәргә, юкка чыгарырга кирәк иде Тик моны эшләү җиңел түгел, нидер күкрәкне кыса, яңак сеңерләрен тарттырыл тора Рәфис, әлеге киеренкелекне берьюлы селтәп ыргытырга теләгәндәй, кулындагы сәнәген югары күтәреп көч белән кар өеменә кадады. — Тәк, иптәшләр,—диде ул тавышына көр яңгыраш бирергә омтылып,— барыгызга да рәхмәт, тырыштыгыз, ә тырышлык җилгә очмас. — Ул сүзен дәвам итәргә теләде, ләкин әйтәсе сүзе тиз генә тернәкләнеп китә алмады. Ирләр күңелсез хәлне саран кырыслык белән эчләренә йоттылар да, тәмәке пыскытапыскыта, кояш нурыннан мәлҗерәп тирес исе аңкыта башлаган көрәнсу сукмак буйлап китеп бардылар. Рәфис аларның канатлары каерылган кошлар кебек тезелешеп китеп баруларын кар яктысыннан чагылган күзләрен кысып беравык карап торды да көрсенеп куйды. Үз-үзеннән канәгатьсезлек хисе бөтен барлыгын биләп, аның сынын катырды. Ачылып китеп сөйләшер өчен җайлы вакыт иде бит. Шундый якынлыкны үзе эзләп тапкан иде. Күңелләр ачылган, ул теләгән дулкынга корылган кебек иде. Шуны тотып ала алмады бит ул, алмады... Кем гаепле? Әлбәттә, беренче чиратта үзе. һәм тагын — Гөлфинур. Менә син нинди икән әле Гөлфинур... Көчсез һәм һаваланучан. Шәмсүн районнан кайтып төшүгә, хуҗа тирәсендә әйләнергә яратучылар кыйммәтле җиһазларның терлекчеләр йортына урнаштырылуы хакында түкми-чәчми аңа җиткерделәр, билгеле. Тагын беравыктан артык ярсудан кызарынган-бүртенгән Шәмсүн терлекчеләр йортының ишеген каерып ачты. — С-син,—дип кычкырды ул Рәфискә шашынып,— үзеңнең ни кыланганыңа аз булса да хисап бирәсеңме, юкмы?! — Буласы булган инде,— диде Рәфис сабырлыгын җуймаска тырышып.— Хәзер кире кайтарып булмый. Рәфиснең мондый тынычлыгы Шәмсүнне бөтенләй чыгырыннан чыгарды. — Була! Ничек кенә була әле! Әллә син мине һәрбер башбаштаклыгыңа юл куяр дип уйладыңмы? — Булдырасың икән, моны үзең эшлә! — һе, нинди ансат, — Шәмсүн чыраен сытып тешләрен шыкырдатты.— Син кашыклап борыч сибеп ботка пешереп куй, миңа шуны ашаргамы? Юк инде, ыслушай, ул ботканы үзеңә йотарга туры килер! — Турысын әйткәндә, син тәкъдим иткән сыеңа ябырылырга җыенмыйм. Һәм сиңа да бер чорналган йомгакны кирегә сүтәргә ирек куймам! — Ничек?! — Үзең уйлап кара, халык алдында кем булып чыгабыз без аннары? Камыр, чүпрәк! Соңгы сүз Шәмсүнгә айныткыч тәэсир итте. Аның шартларга җиткән ачулы йөзе шиңә төшеп, күз карасында рәнҗеш катыш ризасызлык пайда булды. — Син мине нинди хәлдә калдырдың, ә? Җитәкчеләр алдында, бигрәк тә Самат Рәшитович алдында... Яхшы! Шулай да булсын. Тик белеп тор, ыслушай, мин моны синең исеңә төшерермен әле! —- Син кирәкмәгәнгә чәпчемә! Иң яхшысы менә нәрсә хакында баш ватыйк тиздән сөт кими башлаячак,—диде Рәфис астан сөзеп карап. Шәмсуннең кашлары маңгаена сикерде. — Ничек кими башлаячак? — Шулай. Чөнки сыерларның бозаулау графигы ел әйләнәсенә тигез бүленмәгән. Күбесенең сөт ташлау чоры май-июнь айларына туры килә. Әле анысы да бик үк ачык түгел. Кыскасы, төгәл планлаштырылган график юк. — Кем төзергә тиеш соң ул графикны? — Без төзергә тиеш. Ләкин ул графикның нәтиҗәләре тагын тугыз- ун айдан гына сизелә башлаячак. _ Шуңарчы кул кушырып утырыргамы исәбең? Бездән район сет сорый, аңлыйсыңмы шуны? Аңлыйм. Һәм кул кушырып утырырга да исәп юк Рационнарны үзгәртү, сыерларны карауның режимын камилләштерү юлы белән без хәлдән килгәннең барысын да эшләрбез Ләкин аның белән генә сет кимүдән барыбер тулысынча котыла алмыйбыз Юу-у-ук! Бу сүз түгел, сөт артырга тиеш! Бездән моны район җитәкчеләре, ахыр чиктә партия таләп итә! Фәкать шулай! Ул шулай диде дә, ерак юл йөреп арган кеше төсле, ишек яңагына тотына-тотына чыгып китте 7 Идарәнең икенче катына менә торган, уентыкланып беткән таш баскыч кырыйларына кайсы арзанлы материя белән тышланган кыска тун, кайберсе җылы сырма кигән, битләре ачык һавада эшләүдән янып коңгырт төскә кергән ир-атлар сырышкан Төрле йомыш белән килүче бу ирләрнең берәүләре тезләрен кочаклап утырган хәлдә, аркаларын буявы купшып беткән таш стенага терәп, икенчеләре кырын яткан килеш терсәкләре белән баскыч култыксасына таянып, өске ишек почмагына чүмәшеп утырган Мәхмүтнең «башыннан кичкән» маҗараларын тыңлый. Ияге очлы булганга, яңагы озынча булып күренгән Мәхмүт кыска тунының каптырмаларын ычкындырып җибәргән, эт тиресеннән тегелгән йонлач бүреген учына йомарлаган да, пәке белән ялтыратып кырылган башын ара-тирә ышкыштыргалап һәм бераз кабалана төшеп яңгыравыклы тавышы белән сейләвен белә. Сөйләгәндә ярыйсы ук сакаулый. Гадәттә, сакау кеше «Р» хәрефен әйтә алмый, Мәхмүт исә киресенчә: үзе әйтә алмаган «Л» хәрефе урынына «Р»ны әйтеп җибәрә — Йөри торгач бер көн шурай таурарга киреп чыкканмын Биек-биек таурар Очына карасаң, бүрегең төшеп китәррек. Йөрим таурарда. Өстә шушы кыска тун, җиркәдә — ике көпшәре мыртык Тау бигендәге тар сукмактан барам Сукмакның бер ягында киртрәч кыя менеп киткән, икенче ягында — тирән упкын Упкынга карарга ярамый, карасаң беттең—башың әйрәнеп төпсез упкынга очасың. Шуңа минем күз кыя киртрәчрәрендә. Тау кәҗәсе күренмәсме дим Күзрәрәм тарганчы карыйм. Юк, күренми генә бит Инде кояш та баюга таба бара Ә тау кәҗәсе — юк! Бервакыт, — Мәхмүт аягына басты, нидер күргән кебек бүлтәеп торган коңгырт күзләрен тәрәзә ягына төбәде, — зур таш артында нидер серкенә Мин сураудан да туктадым Әйе! Тау кәҗәсе! Кара төстә, мөгезе чорнарып-чорнарып киргән Акрын гына җиргә теэрәндем. Куррарым берән дәү-дәү ташрарга ябышып үрмәри башра- дым. Ташбака кебек акрын гына үрмәрим. — Мәхмүт баскычка ятып үрмәләгән хәрәкәт ясады, тыңлаучылар да шул якка сөрлекте. — Артык серкенмәдем дә төере, берзаман минем тау кәҗәм арт аякрары берән тауның таш киртрәченә тек итеп типте дә, бер якка тайпырды. Ни булды икән дип як-ягыма карасам, ни күзрәрем берән күрим, тау кәҗәсен бозау шае юрбарыс ээәррекрәп киргән икән Тыңлап торучы малай: «Энекәем!»—дип кычкырып җибәрде, ак сакаллы карт: «Шартлата Мәхмүт»,—дип куйды — Биррәһи, шартратмыйм! Ипидер менә! — Әйдә, сөйлә, сөйлә! Дәүәтинең зиһене таралган инде Иске йонлач бүрегенең югарыга кайтарылган колакчыны түбән салынып төшкән абзый хәйләкәр көлемсерәп күзен кысып куйды. — Нишрәргә мин әйтәм. Юрбарысны атып ексам, шартрау тавышыннан өркеп кәҗәм әррә кайрарга качып китәчәк. Ә тау кәҗәсе миннән ерак әре. Шуннан, беткән баш беткән дим, киттем кәҗә артыннан Юрбарыс та миннән кармый. Мин барсам бара, мин туктасам туктый Эшрар ярышуга китте. Минме, юрбарысмы? Кайсыбызга эрәгә тау кәҗәсе? Менә кайда мәсьәрә... Кинәт тышкы якта выжылдап директор «Волга»сы килеп туктаганы ишетелде. Баскычка сырышкан ирләр ашыга-кабалана аякларына бастылар, карт-корысы бөкерәйгән җиреннән турая алмыйча билен язып азапланды. Өстенә ялтыравыклы күн тышлы, норка якалы тун, башына кабарынкы ондатра бүрек кигән Шәмсүн үзе белән тигезсез хор ясап исәнләшкән кешеләргә борылып карамый гына, муены белән бергә катып калгандай башын сизелер-сизелмәс селкеп, үз дәрәҗәсен белүче җитәкчегә хас нык һәм ышанычлы адымнар белән өске катка менеп китте. Бүлмәсендәге йомшак күн кәнәфигә җәелеп утыргач, һашимов шалтыратканчы булышчылары тарафыннан өстәлгә пөхтәләп тезеп куелган көндәлек белешмәләрне тиз-тиз карап чыкты. Кәгазьләргә башын иеп, авыз эченнән нидер сөйләнә-сөйләнә кайсыбер саннарны төзәтеп маташты. Эш белән үтә мәшгуль күренсә дә, аның уйлары яңа гына китапханәдә эшли башлаган Гөлфинур янында йөзә иде. Ул аны беренче тапкыр фермада өмә ясаган көнне күрде. Соңыннан урам пычрагын тынычсызларга теләмәгәндәй сыгылмалы билен тирбәлдереп йомшак кына басып йөрүе, аңа зәңгәр күзләрен уйнатып назлы чытлыклануы һәр көнне күзенә чалынып кала иде. Кичә ул Шәмсунгә очрамады. Ни өчендер, аны күрмәсә, аяз көне болытлы булыр күк тоелды. Өенә кайтышлый ул шоферына машинаны китапханә янында туктатырга кушты. Гөлфинур өстәл янында нидер язып утыра иде. Шәмсунне күргәч, ул каушап-кызырынып урыныннан торды. — Исәнмесез,—диде чак-чак ишетелер тавыш белән.—Әйдәгез, түргә узыгыз. — Ничек яшәп ятыш? — дип сорады Шәмсүн көр тавыш белән. — Ярыйсы. Күргәнегезчә. Шәмсүн күз карашын аслы-өсле киштәләргә тезелеп куелган китапларга юнәлдерде, аннары бүлмәне күздән кичерде. — Да,—диде ул канәгатьсез тавыш белән,— бай яшәмисез, безнең кул җитми, димәк. Фәкать шулай. — Капыл гына ул Гөлфинурга борылды:— Нигә минем янга кереп берни сорамыйсыз? — Нәрсә сорарга соң?—диде Гөлфинур аптырап. Аңа матур җиһазланган бу бүлмә бар яктан да җитеш сыман тоела иде. Урындык, өстәлләр өр-яңа. Телевизор бар. — Нәрсә сорарга дисезме?—Шәмсүн күзләрен җелтерәтеп кызга озак кына карап торды. Аның бу чәнечкеле карашын күтәрә алмыйча, Гөлфинур керфекләрен түбән төшерде.—Исемлек язып кертерсез. Мәсәлән, бу телевизор урынына, төслесен алып куярбыз. Бәлки башка әйберләр дә кирәктер. Тәрәзә пәрдәләрен дә алыштырсаң, зыян итмәс. Соңгы модалысы кирәк. Фәкать шулай! — Рәхмәт,—диде Гөлфинур һәм күзләрен нурландырып Шәмсунгә күтәрелеп карады. Гөлфинурның йөрәкне дулкынландыра торган шул вакыттагы карашын күз алдына китереп матур уйларга чумып утырганда гына, сул ягындагы өстәлчеккә куелган телефонда гөжләүшытырдау ишетелде. Аның артыннан көн дә шушы вакытта яңгырый торган таныш тавыш: — Хәлләр ничек, Шәмсүн Хәерович? — дип сорады. — Хәлләр ярыйсы, Казбек Зиннәтович,—диде Шәмсүн — сөтне ике литрга арттырдык, ит тапшыруны... Ул берәм-берәм шактый тигез тавыш белән машинкада басылган сводканы укый башлады. Ашламаларны кырга чыгару санын әйткәч, һашимов аны бүлдерде. — Аз-аз, Шәмсүн Хәерович, ашламалар чыгаруда сынатасың. Тизлекне бермә-бер арттырырга кирәк. Шәмсүн муенын кашып куйды. Тырышырбыз, Казбек Зиннәтович Син буш вәгъдәләр бирергә остарып киттең әле, дус кеше Вәгъдәне аны үтәргә дә кирәктер бит — Үтәрбез, Казбек Зиннәтович. Үтәрбез, үтәрбез. — дип, ризасыз тавыш белән Шәмсуннең сүзен кабатлады һашимов — Мин бәлки бүген үк сезнең якларга килеп чыгармын әле Сезне Башкарма комитетта тикшерми булмас Ату сез анда шактый ялкауланып киттегез Шәмсуннең кәефе китте. Начар сөйләште бүген аның белән һашимов Гомердә болай кыланганы юк иде «Менә сиңа әхири,—дип мыгырданды Шәмсүн үз-үзенә,—ышан син аларга'» Шулвакыт ишектә Мәхмүтнең баягы маҗаралы хикәятен тыңлаучыларның берсе — Кыш бабайга охшаган карт күренде Керергә рөхсәттер бит? — диде ул сакалын учлап сыпыра-сыпыра — Нәрсә булды тагы иртә таңнан?— Шәмсуннең тавышы ачулы иде Бабай сакалын учлаган килеш аптырап ишек төбендә тукталды. — Нәрсә дип ни йомыш бар иде, улым .—Ул, Шәмсүн күрсен дигән шикелле, күкрәгендәге орден планкаларына күз төшереп алды. Ләкин Шәмсүн аның С-' ымын сизмәде — Башка вакытта сөг.трсең йомышыңны,—диде ул шактый коры итеп,— хәзер вакытым юк -Ул картны бер селтәү белән күз катыннан юкка чыгарган кыяфәт беләк өстәл өстендәге кәгазьләрен актарырга тотынды Кирәклесен тапмады, нерь—ы хәрәкәт белән шалт та шылт китереп өстәл тартмаларын ачып япты Бабай Шәмсуннең кыланышын сакал-мыек эченнән чак күренгән авызын ача төшеп, аптырап карап торды да, кыюсыз гына сорап куйды — Кайчан килим соң? Шәмсүн «Син китмәдеңмени әле, карт шайтан* дигән ачу катыш мәсхәрәле караш белән аңа карап алды да, теш арасыннан сөзеп — Башым болай да каткан чакта аптыратма әле, ыелушай,—дип чәпчеде —Кайчан бушыйм, шунда килерсең! Карт, кәкре башлы таягын култык астына кыстырып Шәмсүн яныннан чыгышлый, ишек төбендә сулыш та алмыйча күзләрен тондырып үз чиратларын көтеп торган кешеләргә: «Сөйләшергә дә теләми бәдбәхет*, — диде һәм тотрыгын җуя башлаган тезләрен авыш-тәвеш китереп тар коридордан кайту ягына тырыклады Шул арада кабул итү бүлмәсенә йокылары ачылып өлгермәүдән күзләрен уа-уа, сүлпән атлап белгечләр, бригадирлар кереп тулды. Алар эчпошыргыч сүрән тавыш белән көн мәшәкатьләре, эштәге тоткарлыклар хакында зарланыштылар Бераздан секретарь өстәлендәге телефон моңлы итеп чыңлап алды, һәм секретарь кызый — Яхшы, Шәмсүн Хәерович,—дип ягымлы көйләде Аннары калынаеп киткән таләпчән тавыш белән бүлмәгә җыйналучыларга дәште — Шәмсүн Хәерович сезгә керергә куша. Кыршылып беткән тышлы тун яки куртка кигән белгечләр урындыкларын шыгырдатмаска тырышып урнашып беткәч, Шәмсүн, гадәттәгечә, берәм-берәм барсына да күз йөртеп чыкты. Башта Галим абзыйга төртелеп торды, анысы тетрәнеп киткән сирәк керфекләрен түбән төшергәч, күңеле булып, күз бәбәкләрен башкаларга күчерде Аннары стена буенда утыручылардан каядыр өскә карап: — Кайда бүтәннәр?—дип сорады — Озакламый килеп җитәрләр,—диде Айрат Бәдретдинович, баш очындагы тәрәзә ягына каерылып карал —Орлыкларның тишелү дәрәҗәсен тикшереп соңардылар — Бүген сезнең белән язгы-җәйге эшләрнең планын кабул итәчәкбез,—диде Шәмсүн. — Исегездә тотыгыз: бу планны тикшерергә һашимов үзе киләчәк. Кырга ашламаларның әлегәчә аз чыгарылуы өчен безгә нык кына эләгәчәк. — Ул яңадан кысык күзләрен Галим абзыйга текәде. Галим абзый канатларын җәеп урыныннан торып басты. Аның калку маңгае астына яшеренгән күзләре гаҗизләнеп ялтырый иде. — Шәмсүн Хәерович,—диде ул нечкәрәк тавыш белән,— нишлим соң, үзегезгә мәгълүм, ферма янындагы тиресне чыгарып бетердек, бүтән тиресе дә җук бит аның. — Баш сиңа нәрсәгә, ыслушый,—дип кычкырып җибәрде Шәмсүн. Аның яшькелт күзләре кая барып сугылырга белмәгәндәй арлы-бирле йөгерә иде.—Кыймылдат азрак миеңне, әгәренки андый нәрсә синдә булса... «Беларусь» тракторына арба так та хуҗаларга йөреп, тиресләрен алып чык! Ишегалларып пычратып кына ята ул аларның, кая куярга белми аптырыйлар. — Син, Шәмсүн Хәерович, бу ягын да исеңнән чыгарма,—дип сүзгә кушылмакчы иде Айрат Бәдретдинович, Шәмсүн аңа җикеренде генә: — Ә син катышма, ыслушый, нәрсә әйтәсеңне беләм. Агроном, бригадирлар эше бу димәкче буласың. Алар да, һичшиксез, катнашыр бу эшкә. Фәкать шулай! Айрат Бәдретдинович терсәкләрен тезләренә куеп, ике учы белән яңакларына таянып утыра иде. Бу рәвеш ул йоклап киткән кешегә охшый. Чынлап та, ул уйларына бирелеп, Шәмсуннең: «Хәзер барыгыз да чәчү планнарыгызны тиешле тәртипкә китерегез, берәр сәгатьтән яңадан җыелырсыз»,—дип белгечләрне чыгарып җибәргәнен сизмәде. Күтәрелеп караганда, өстәл янында Шәмсүн белән Рәфис кенә утыра иде. — Белмим, белмим,—диде Рәфис үз-үзенә әйткән кебек Шәмсунгә,—синең кешеләр белән сөйләшүең миңа һич кенә дө ошап бетми. — Ошап бетми? Харап икән алайса...—Ул, күзләрен зәһәр елтыратып, мәсхәрәле көлемсерәде.—Ниләр генә эшлим икән соң, ыслушый, сиңа ошар өчен? Алдыңда тезләнимме? Каршыңда үрмәләп йөримме? Рәфис берни дәшмичә ничектер сүрелеп, дәртен югалткан караш белән алдына карап утыра бирде. Рәфис бу кара-каршы әйтешүдә үзенең хаклы булуын сизә, әгәр директор Шәмсүн түгел, бүтән берәү булса, үз дигәнен ярсып-ярсып яклар иде. Шәмсунгә карата ул моны эшли алмый, элеккеге дусты аны дөрес аңламас, ул чагында директор белән икесе арасында киеренке мөнәсәбәт урнашыр. Бу хәл, һичшиксез, эшкә зыян итәчәк. Болай да кешеләр арасындагы бозны ничегрәк эретергә дип чәбәләнгәндә, хуҗа кеше белән дә аңлашылмаучылык килеп чыкса, хәлләр түзеп тормас- лыкка әйләнәчәк... — Ошап бетми,—дип кабатлады Шәмсүн озакка сузыла башлаган тынлыкны бозып,— бүген әнә һашимов килә, бик шәп итеп ошатыр барыбызга да... Шундый ошатыр, аның белән чагыштырганда мин сезнең янда әүлия булып калырмын.— Аннары Рәфискә борылды: — Син, ыслушый, теге ашханәдән ташыган җиһазларны кире үз урынына алып килеп куйган бул! Мин һашимовны майлы киемле тракторчылар янына утырта алмыйм. — Утырса, ни була,—диде Рәфис үҗәтләнеп. — Әйе,— дип зәһәрләнеп кычкырды Шәмсүн,—сиңа ни, үгез Үлсә— ит, арба ватылса — утын. Ояты сиңа түгел шул аның. Боерам: хәзер үк кушканны эшлә! Шулвакыт, ишекне кыймыйча гына ачып, Хәдис белән Рәния килеп керде. Алар артыннан ук, ишек ябылганчы кереп калыйм дигән төсле, ялт кына Мәхмүт эчкә елышты. — Сезгә нәрсә кирәк?—дип җикеренде Шәмсүн. — Аларны бирегә мин дәшкән идем,—диде Рәфис ничектер үзгәреп киткән тавыш белән. — Ни булды тагы? — Үзләре сөйләп бирсен Хәдис берни дәшмичә йонлач бүреген кулларында йомарлап, башын аска игән хәлдә басып торуын белде Рәңия биредә үзен артык кеше итеп тойды. Ул гади савымчы гына бит, директор, баш зоотехник янында бик кечкенә кеше ич ул. «Нигә дип Рәфис абый Хәдис хакында миннән әйттерергә теләде икән соң’ Үз энесе булганга микәнни?» Ул үзенең тиктомалдан кызара баруын сизде Артына яшеренгән кулларын йодрыклады, каушо^ын, йомшаклыгын идәнгә коярга теләгәндәй, бөтен гәүдәсе белән тураеп иңнәренә төшкән чәч учмасын чайкалдырып башын селкеп алды. Маңгай өстендә кыска итеп кискән кара чәчләре күзләренә таралып төште. Ул аларны кулы белән өскә сыпырды, тирән сулыш алып сүз башлады — Менә ни, бу Хәдис,—диде ул үз тавышының еракта яңгыравына гаҗәпләнеп. Шәмсуннең түземсезләнеп өстәл өстендәге кәгазьләрне әле бер җиргә, әле икенче урынга күчерә башлавын күреп, Рәния әллә ничек җыерылып калгандай булды. — Сезнең алда кыен миңа . Булдыра алмасам, гафу итәрсез инде. — Ул башын түбән иеп гаепле елмаеп куйды. Аннары чем-кара күзләрен кыса төшеп ияген өскә чөйде. Болай иткәч, каушау билгеләре тәмам юкка чыгып, чыраена кырыслык иңде.—Турысын әйткәндә, минме, бүтәнме, кемдер бу сүзне әйтергә тиештер инде Оят бит, үзебез нинди гүзәл чорда яшибез, тормыш алга бара, дибез. Ә чынлыкта ни күрәбез: беребез сәбәпсез нисез эшкә чыкмый, икенчебез җиңелрәген эзли. Иң-иң ямьсезе — исереклек. Бу бит күрәләтә үз-үзеңне хайван дәрәҗәсенә төшерү. Юк, мин дөрес әйтмәдем, болай әйтү безнең терлекләрне кимсетү була. Мин... мин аларны яратам. — Ул бүлмәне нурга күмеп елмайды — Әйе, яратам. . — Ни өчен эшен ташлап китә дә, аракы эчә ул Хәдис?—дип дәвам итте ул. — Чөнки аңа диңгез тубыктан Эчендә җаны булган кеше эшне кызулатырга тырышыр иде Юк шул, юк. Йөрәге үлгән Хәдиснең Рәниянең билен кыса төшкән чем кара кофта аша зифалыгы беленгән гәүдәсенең дәртләнеп алга омтылуын, кызларча тулышкан битләренең дулкынланудан алсуланып китүен, чем-кара күзләренең очкынланып януын күреп торды Рәфис Кызның чәч учмасы сызылып киткән кашларына сибелеп төшкән, үпкәләгән сыман алга бүлтәйгән иреннәреннән кайнарланып чыккан сүзләре ачык һәм йөрәккә үтәрлек иде. Үзе белән очрашканда һәрвакыт оялып комач күк кызара торган бу кызның күңелендә җыйналган уйларын сөйләгәндә шулай кыю һәм усал була алуына гаҗәпләнде Рәфис. Әйткән сүзеңә бөтен барлыгың белән инанганда гына, шул инануны гамәлгә ашырырга бик нык теләгәндә генә бу шулай була торгандыр. Икеле-микеле фикер төссез һәм буталчык булса, айнык фикер гадәттә кыю була шул Ләкин аның үзен —Рәфисне аңларлармы? Үз энесен бирегә китереп җитәкче кешеләр каршына бастыруын бер кәмит кую дип кенә карамаслармы? — Җв<—диде Айрат Бәдретдинович Рәния сөйләп бетергәннән соң Хәдискә карашын төбәп. — Ни диясең инде син моңа каршы7 Кинәт Хәдиснең кашы-күзе җимерелеп, иреннәре очлайды — Нәрсә әйттермәкче буласыз сез миннән?—дип кычкырды ул хәтере калган тавыш белән.—Әйтүдән ни мәгънә? Начар трактор бирдегез, атлаган саен ватыла, дип әйтмәдемме? Кем ишетте? Трактор частьлары эзләп аягым калмады, кайсыгыз күрде? Җитмәсә, эшләми тик ята дип прастуй яздыгыз Мин анысына аңлаттым, тегесенә аңлаттым, ыжлап та бирмәделәр! Эшлексез, җилкуар, яудыр дип гәэиткә яздылар... Хәдис өстәл янында утыручыларга үпкәле тавыш ташлап, тынып калды. Айрат Бәдретдинович, кырыс караш белән кыска гына итеп якындагыларга карап алды да, күзләрен өстәлдәге язуларына төшерде. Көрсенеп башын кашып алды. — Үз гаебеңне кешегә аударма, ыслушый,—диде шул ара Шәмсүн Хәдискә һәм күз катында яткан кәгазьгә ишарәләп өстәп куйды. — Менә мин бу приказда сине өч айга ремонт эшләренә күчереп торырга дип яздым. Хәдис гамьсез генә торган җиреннән кубарылып алга бер адым атлады. — Ремонтка? Ә трактор?—-ул ярдәм сорагандай Рәфискә таба борылып карады, анысы көрсенеп башын аска иде. Шәмсүн катгый итеп әйтеп салды: — Тракторыңны башка берәүгә биреп торырбыз, фәкать шулай! Хәдис малайларча ачынып кычкырды. — Кемгә? — Табарбыз! Хәдиснең йөзенә кан йөгерде, ул үҗәтләнеп башын чайкады. — Табасыз икән, тракторны төзәтергә дә бүтән кеше табыгыз! Ике аягымның берсен дә атламыйм. — Син кара аны, егет кисәге! — Шәмсүн кинәт кабынганга тотлыгып торды. — С-сүзеңне үлчәп сип! Аннары җыеп ала алмассың! — Өркетмәгез мине, бу совхоздан башка да эш бетмәгән. Муенга камыт табылыр әле! Хәдис кулларын ярсып айкый-айкый олы атлап бүлмәдән чыгарга барганда Шәмсүн өстәлгә сугып кычкырды. Хәдис шунда ук туктап Шәмсунгә борылып карады. Аның күзләре зур булып ачылган, йөзеннән кан качкан иде. — Яхшылыкның кадерен белмисең икән, статья белән куам мин сине, малай актыгы! Хәдис каушап тотлыгып: — Ни... мин бит,—дип авыз эченнән ботка пешерә башлаган иде, Шәмсүн аңа сүз әйтергә бирмичә: — Ычкын моннан, селәгәй авыз!—дип аяк тибеп кычкырды. 8 — Шунда исбатлап маташмасаң соң,—диде Шәмсүн район башкарма комитеты утырышыннан чыккач Рәфискә,—синең ул дәлилләреңне кем тыңлый, бары үзеңә чокыр казыйсың. Ярар, ди идең дә бетте-китте. Ул чагында эзсез-нисез шома гына узып киткән булыр иде.— Ул шулай диде дә, машинасына утырып бүтән эшләрен юлларга китте. «Шәмсүн бу яктан хаклы,—дип уйлады Рәфис үзе генә калгач,— чынлап та, үҗәтләнеп маташуым белән андагыларның игътибарын җәлеп иттем шул. Икенче яктан, дәшми калу үзеңә тынычлык китерсә дә, эш өчен файдага түгел лә. Мәсьәлә ачылмыйча, чишелмичә кала. Их,— ул көрсенеп куйды,— шунда иптәшләрчә сөйләшеп, эшне бергәләп ачыкларга тырышсак, ничегрәк итеп хәлне төзәтү турында киңәшсәк, ни була? Шуның өчен җыйнала торганбыздыр бит? Ә алар: «Син ник алай, син ник болай?.. Син... Син... Тукта, ник әле алар миңа «син» диләр, ә мин бит «сез» дип эндәшәм ул кешеләргә? Ни өчен югарыдан торып сөйләшә алар? Юк, сөйләшү дә түгел бу. Гүя мин ниндидер хәтәр җинаять эшләгәнмен дә, алар мине хөкем итәләр. Йөзләрендә, күзләрендә — дошманлык, җирәнеп йөз чөерү...» Ул шул хәлләрне зиһене аша уздырып торганда, үзенә атап дәшүдән сискәнеп китте. — Гөлфинур? — Син кайтасыңмыни бүген? — Кайтмый нишлисең. — Безнең семинар бүген бетми әле Мәдәният сараенда безнекеләр кичә үткәрә Гөлфинур башын бер якка кыегайтып мут кына елмайды.— Теләсәң, чакырам үзеңне. Көтмәгәндә юлыккан бәхетнең чынлыгына Рәфиснең күңеле ышанып бетми иде әле. Шуңа күрә, ни дияргә дә белмичә, ул сүзсез калып кызга карап торды. Ә Гөлфинур, берни булмагандай, ачылып-чәчелел сөйләде дә сөйләде: — Син миңа үпкәләгәнсеңдер инде. Гафу ит мине. Хәлем мактанырлык түгел иде. Меңмең рәхмәт сиңа Син булмасаң, бу көннәрне күрер идемме мин . Ничек матур булып яз килә, Рәфис! Тирәкләрнең яңа борын төрткән бөреләрен күр син Каен кәүсәләре буйлап югарыга ашкынган тереклек суының чемердәгән авазы ишетелә сыман. Әйтерсең, талантлы композитор иҗат иткән илаһи симфония. Боларның барысын бары синең аркаңда күрәм, ишетәм мин, Рәфис! Әйе, бу — таныш. Бу — чат Гөлфинур. Үз-үзен тотышының көтмәгәндә үзгәрүе белән Рәфисне еш кына аптырашта калдырган, телсез иткән кызый. Ә шулай да Рәфискә рәхәт. Күңеле аксыл болытлар арасында йөзә, хатирәләр дөньясына күчә ..Уеннар, биюләр өчен билгеләнгән биек түшәмле, аллы-гөлле утлар балкыткан иркен зал. Ашкынулы музыка ишекләрдән, тәрәзәләрдән урамга бөтерелеп чыгып өермәдәй тулганып ала да, кире кайтып заманча киенгән егет-кызларны элеп алып селкеп сала. Яшьләр ташкыны стенада биешкән төсләр чиратлашуына кушылып бер яктан икенче якка авыша-авыша дерелдәп тора, бутала. Шул ыгы-зыгыда нурлы йөзләр, бәхетле күзләр чагылып кала. Нигәдер алар йөрәккә дә, зиһенгә дә кагылмый. Ә йөрәккә кагылганы . Рәфиснең каршысында ук елмайганда түгәрәк бит уртасы уймаклана торган көләч зәңгәр күзле, сусыл кызыл иренле кыз Аның хәрәкәтләре җитез, буй-сынының сыгылмалыгы нәфис. Елтырап торган аксыл йөзе, дулкындулкын булып ике якка сибелеп төшкән саргылт чәчләре күңелне алгысытып һаман якыная, карашының оялчан серлелеге күз катында ук. Кара керфекләрен чак тибрәтеп зәңгәр очкын сипкән күзләре белән бер мәлгә тутырып карал алганда йөрәгең уелып киткәндәй була. — Рәфис,—диде Гөлфинур,—безнең яңадан, ничәмә-ничә еллардан соң очрашуны син нәрсәгә юрыйсың? Рәфис капыл гына кызның һәрнәрсәгә гаҗәпләнеп карый торган кыңгырау чәчәгенә охшаш күзләренә бакты. — Бәхеткә, Гөлфинур, бәхеткә... Томырылып караучы зәңгәр күзләр нурлар чәчеп балкыды. Шаулы һәм дәртле ритмда тирбәлгән, очынып сикеренгән кешеләр диңгезендә Рәфиснең бөтен гәүдәсе җиңеләеп юкка чыккандай булды, ул үзенең кайнар һәм ярсулы хәрәкәтләрен тоймады, тирә-юньдә ашкынып биюче егет-кызларны күрмәде. Гүя барысы — күңелләрне очындырган дәртле көй дә, уйнаклап җемелдәгән төрле төстәге утлар да, хәтта дәртләнеп биючеләр дә бу гүзәл кызга табынып, ташып-шашынып әйләнә-бөтерелә кебек иде. Көтмәгәндә очраган бу куанычны ул тотыл кала алмас, рәхәт мизгел елтыр терекөмештәй шуып учыннан чәчелер сыман тоелды. Икенче көнне төштән соң, җәяүләп кенә Актайга кайтырга чыгып, урман уртасына җиткәч, карлы-бозлы яңгыр коярга тотынды Башта киң ябалдашлы чыршы астына кереп ышыкландылар Явым озакка китте Куе чыршы ылыслары аша да тып-тып тама башлады Рәфис җиргә кадалган дүрт таякка плащын тарттырып, үзенә күрә өскорма ясап маташты Шулай итә-итә кич җитте, караңгы төште Егет коры ботаклар табып, учак ягып җибәрде. Кичке урманның һәм чатнап янган учакның һич ка- багланмас хозурлыгы бар иде: кызгылт яктылык шәүләсе сихри эңгергә төренгән ялангач юкә һәм ялпак ботаклы чыршылар буйлап үрмәли дә, дерелдәп-калтырап түбәнгә шуыша. Салкынча парлы һавага яшь ылыс һәм юеш кар исе таралган Карт чыршы кәүсәсенә сөялгән килеш шушы илаһи матурлыкка таң калып утырасы да утырасы. Берең учакның бер ягында, икенчең — теге ягында. Яңакларны алсулатып, күзләргә очкын кабызып учак тик яна бирсен. Әнә шулай каракаршы утырганда бер-береңнең йөзендәге, күз карашындагы Һәр үзгәрешне, һәр омтылышны сиземлисең Сөйгәнеңнең күз карашы тирә-юньдәге сихри гүзәллеккә кушылып күңелдә иң саф тойгылар уята Бер-береңнән менә шулай аерымрак утыру да бик җиткән. Алай гына да түгел, бу яхшырак. Бүтән вакытта Гөлфинурның Рәфис белән бер-берсенә сыенышып торган чаклары булыр әле, булыр. Ләкин ул монда егетне үзенә якын да китерергә теләмәде. Якын китерсә, рухын сафландыра торган әлеге пакьлек, хозурлык кимер, хәтта юкка чыгар сыман иде. Бер мәлне Рәфис аның янына килеп, кулларын кызның иңнәренә салырга теләгәч, ул хәтта үпкәләп бер ялгызы кайтыр юлга чыгып китте. Әле кызның алдына, әле артына чыгып шактый ялынырга туры килде Рәфискә. Әйе, яшь чакта үзеңнең сөйгәнеңә артык зур таләпләр куясың икән ул. Гөлфинурның уенча, Рәфис, иңнәренә кагылып, бу кичнең кагылмас хозурлыгын, илһамлыгын хөрмәт итмәде Кызның хисләрен, ни уйлавын егет аның күз карашыннан, кымшанырга куркып утыруыннан ук сизәргә тиеш кебек иде. Сизмәгән икән, димәк, ул аны җитәрлек ихтирам итми, яратуы да шуның тикле генәдер. Үҗәтлеге бераз йомшарып яңадан әлеге чыршы төбенә кире килгәч тә, кытыршы кәүсәгә сөялеп озак кына керфек какмый утырды ул. Бер кат күңел утырып, кайтырга кузгалгач, алар шундый тамашага тап булды: кызгылтгәрәбә төсендәге төлке җир астыннан кар катыш кап-кара балчык кантарлары очырта-очырта ике тәпие белән дә тычкан оясы казый иде. Рәфис тавыш чыгармаска тырышып сак адымнар белән төлке янына якынлашты, һәрвакыт сак булган бу җәнлек бүген үз шөгыленә шулчаклы бирелгән ки, ул берни сизми иде. Баш ягы инде үзе казыган чокырга бөтенләй күмелгән, алтынсу көлтә койрыгы гына чокыр өстендә ялкынланып дөрләп яна. Рәфис кулын акрын гына сузып бу табигать гүзәленең койрыгын тотып карамакчы булды Тик, алтынсу йоннарын җилфердәтеп, көлтә койрык ул кулын сузган саен башка якка күчә иде. Ниһаять, тырыша торгач, ул койрыкның ап-ак чугын эләктерә алды. Тик бер мизгелгә генә! Төлке шунда ук бөтен гәүдәсен сыгылмалы талпындырып чокырдан атылып чыкты да, озын койрыгын сөйрәп аклы-каралы алан буйлап йөзеп китте. Гөлфинур бу табигать иркәсенә кул изәп калды. 9 Шәмсун күн тышлы йомшак кәнәфиенә сөялгән көе тәрәзә ягына күз ташлады. Парлана төшкән тәрәзә аша беркем дә күренмәгәч, урыныннан торып ишек катына килде дә, түгәрәк көзгегә карап каты һәм буйсынмас чәчен бик тырышып артка тарап маташты. Яңадан тәрәзәгә күз салып алганнан соң, кәнәфиенә утырып тынып калды. Соңгы вакытта Рәфис һәм Айрат Бәдретдиновичлар белән ике арадагы килешмәүчән мөнәсәбәтләрне зиһененнән куып, гомумән, бу дөньяның ыгы-зыгылы мәшәкатьләреннән арынып, чистарынып калу теләге аның бөтен барлыгын биләп алды. Бу омтылыш тирә-юнь караңгылыкка чумып, җир йөзе тынып калган минутларда һәр көн ябырылып килә, тик ни өчендер, ул әрсез һәм ябышкак хисләреннән бөтенләй үк котыла алмый. Уйлары бүтән хисиятләр белән яшәгәндә дә, кайда- дыр якында гына әлеге нәрсәнең тынгысызланып хәрәкәтләнгәне сизелә, өрәктәй күзен чекерәйтеп үзен белгертеп тора Бүген ул шулар- ның барысын да бер селтәнү белән куып җибәрергә теләп, күңелен аздырып, тынычлыгын җимергән аксыл йөзле, күркәм гәүдәле Гөлфинурны үз янына идарәгә дәшкән иде Шул кызның оялчан мөлаемлек белән капыл гына үзенә күз ташлап алуы, йөрәккә май яккандай саф тавышы күңелендә яңарып, күкрәк турысын кытыклап куйды Ул, тынгысызланып, кулындагы сәгатенә күз төшерде Сәгать телләре беркемгә исе китмәгәндәй тын гына сигезгә якынлашып килә иде «Килмәс микәнни чукынган кыз?» Ул шулай дип уйларга өлгермәде, кыяр-кыймас кына ишек шакыдылар Шәмсүн урыныннан торып ишекне үзе ачмакчы булды, ләкин эчендә кузгалган бу омтылышны йөгәнләп (үз дәрәҗәңне һәрчак саклый белергә кирәк), шунда ук бу уеннан кире кайтты — Керегез, кер,—диде ул көр тавыш белән Ишек акрын гына ачылып, дулкынланып торган саргылт чәчләре чия төсендәге юка пальто иңнәренә таралып төшкән Гөлфинур килеп керде Ул гүя үзе белән болыннарда гына үсә торган чәчәк исләре, яшьлек балкуы алып килде. Бүлмә эче кояш нурына коенгандай булды — Нигә чакырдыгыз? — диде ул назлы мөлаемлек белән Аның зәп-зәңгәр күзләре сорау, аптырау катыш зур итеп ачылган, уртасы батып торган түгәрәк бит уртасы алсуланып яна иде Шәмсүн Гөлфинурдан күзен алмыйча, урыныннан кузгала төшеп, саран ишарә белән аңа урын тәкъдим итте. — Ашыкмагыз, — диде ул ягымлы таләпчәнлек белән.—Сөйләшербез, аңлашырбыз Әйе, фәкать шулай Гөлфинурга Шәмсуннең җитәкчеләргә хас кырыслыгы, хатын-кыз чибәрлеге каршында баш иеп үзен арзанайтып маташмавы ошады «һәркайда үэе булып кала белә икән». — Безнең бурыч,—дип сөйләп китте Шәмсүн,— авылга килеп эшли башлаган һәр белгечнең ничек урнашып китүен, эшне ни рәвешле башлап җибәрүен барлау, аның тормыш шартлары турында кайгырту—Ул, кулларын өстәлгә җәелгән пыяла өстендә кушырып, алгарак елышып өстәп куйды: — Бигрәк тә сезнең ише чибәр туташлар хакында Гөлфинур кызара биреп башын түбән иде. — Рәхмәт инде — Йә, ничек, мин әйткәннәрне китерделәрме сезгә? — Әйе. — Эш шартлары канәгатьләндерәме инде сезне? — Ярыйсы бугай. — Бугаймы, ярыйсымы? — Ярыйсы,—диде ул ярым пышылдап. — Гаиләгез зур бугай Әти-әмиең, тагы — Ике сеңелем,—дип өстәде Гөлфинур. — Вәт, вәт, өеңдә тыгынлык булгач, сиңа (ул үэе дә сизмәстән «син»гә күчте) уңайсыз түгелме соң’ Ни әйтсәң дә, мәдәният эшлеклесе бит. Зур эшләр белән шөгыльләнергә кирәк булыр. Шәмсүн ни әйтергә тели икән дип, Гөлфинур аңа төпченеп карап алды, ләкин директорның елмаюлы карашыннан әллә ни укый алмады — Нишлисең, түзәрбез инде,—диде ул яңадан керфекләрен идәнгә кадап. Шәмсүн турайды, аннары каршыда утырган Гөлфинурның иңнәренә калын учын куеп мөлаем һәм шул ук вакытта катгый итеп әйтте — Түзәргә кирәкмәс, Гөлфинур акыллым Мин сиңа яңа төзелгән йорттан квартир бирермен. Әйе, әйе, кайсын телисең, үзең сайларсың Гөлфинур Шәмсуннең көтелмәгән тәкъдименнән аптырап һәм каушап китте. Беравык ни әйтергә дә белмичә торды. — Шулай, Гөлфинур,—диде Шәмсүн,—профком дагылар минем сүздән чыкмаслар. ю. «к. у • № Шунда ук ул тәвәккәл хәрәкәт белән телефон трубкасына сузылды. — Наилә, иртәгә сәгать бишләргә профкомны җыйнарсың. Ә аңа чаклы миңа кереп чык. Аңладың? Аңласаң, яхшы. — Рәхмәт сезгә,—диде Гөлфинур дулкынланып. Ничек сиздермәскә тырышса да, аның тавышы калтыранып чыкты. Сандугач тавышлы телефон чыңлап алды. Шәмсүн Гөлфинурга ка- рый-карый ниндидер катгый боерыклар бирде. Кыз аларын тыңламады. Бары Шәмсуннең: «Фәкать шулай»,—дигән сүзен генә ишетеп калды. Аңа урыныннан торырга һәм ихтыярын каушата торган бу якты, бай җиһазлы бүлмәдән чыгып китәргә кирәк иде. Ләкин ул оеп, хәлсезләнеп киткәндәй урыныннан куба алмыйча йомшак һәм уңайлы кәнәфигә сеңеп утыруында булды. Ниндидер күзгә күренмәс җепләр гүя аны шул урынга бәйләп куйган да, уңайсызлап, сынын катырып бара, бу җайсыз халәтеннән ычкынып китәргә комачаулый иде. — Син әйт кенә,—диде Шәмсүн Гөлфинурга елыша барып,— мин сиңа бөтенесен эшләрмен. — Абау, әлегә берни кирәкми.—Ниһаять, ул үзен бәйләп торган җепләрне өзеп урыныннан торды.— Мин китим инде. Әниләр юксына башлагандыр. — Тагын килеп чык, Гөлфинур, минем чакырганымны көтмә! Акрын һәм йомшак адымнар белән ишеккә таба атлаучы Гөлфинурның пәлтәсе аша да зифалыгы сизелеп-сизелеп киткән биленнән коча төшеп, Шәмсүн аны озата чыкты. Урамның электр яктысы сибелүдән җемелдәгән йомшак карына басып барганда, Гөлфинур директор белән очрашу тәэсиреннән айный алмыйча, аңлаешсыз томанлыкны ергандай аңгы-миңге булып, хәзер генә булып үткән сөйләшүнең мәгънәсенә төшенергә тырышты. Нинди кеше соң ул Шәмсүн? Кешеләргә үтә дә миһербанлы җанмы? Әле килеп урнашырга өлгермә, сиңа менә дигән квартир тәкъдим итсен, имеш. Әллә ул миңа гына шундый игътибар күрсәтәме? Тышкы кыяфәтем ошап, үзенчә, шул юл белән минем күңелемне яулап алмакчымы?.. Анысы булмас, билгеле. Тик нигә дип чибәрлегең алдында баш иючеләрне файдаланып калмаска? Бирсен фатирын. Гөлфинур бераз калынрак, шулай да бик килешле иренен җыя төшеп үзалдына көлеп куйды. Аннары, кеше-мазар күрмәде микән дип, як-ягына каранып алды. Ләкин кичке урам бупбуш. Рәфисне очратып, көтмәгәндә тап булган сөенече белән уртаклашасы килде. Ул аны көндәгечә фермадан өенә кайта торган тар сукмакта көтеп алды. Караңгылык сөреме эченнән бераз як-якка чайкала төшеп атлаучы таныш гәүдә калкуга, араларны якынайтырга ашыгып, үзе аның каршы- сына атлады, сагыну һәм сөенеч белән тулы гәүдәсе белән сарылып егетнең таза муеныннан кочып алды. Тәнгә-тән сыенган җаннар бушлыкны юкка чыгарды, кайнарланган иреннәр каударланып, ашкынып бер- берсен эзләде. Ниндидер бер мизгелгә җир йөзендә берни дә: үзләре басып торган кар-бозлы төбәк тә, яннарында гына язга сусап утырган аксыл каен да, хәтта салкынча дымлы һава да калмады... — Ай! Гөлфинур йөгереп килгәндәй еш-еш сулый иде. Моңарчы меңләгән гашыйклар кабатлаган, ләкин һәрберсе өчен йөрәгенең беренче талпынуы, ачышы булган сүзләр иреннәрдән өзелеп төште: — Мин сине... яратам!.. Хисләрнең ургып чыккан ярсуы үз ярларына кайткач, Гөлфинур назлы иркәләнеп саргылт чугы таралып төшкән маңгаен Рәфиснең күкрәгенә куйды. — Сөенечем бар бит, Рәфис... — Безнең бу очрашулардан да зурмы? — һәр куанычның үз урыны... Миңа квартира бирәләр! — Квартира? Кем бирә? — Шәмсүн Хәерович әйтте Рәфиснең күкрәге эчендә ниндидер шыксыз нәрсә кузгалып куйды. ",л ө*теР Фатир мәсьәләсен профком хәл итә бит. — Профкомда минем сүздән чыкмыйлар, ди Рәфиснең күңелендә әле генә тантана иткән бәйрәм артка чигенде, теге өмә көнендәгедәй чемердәп, салкын ризасызлык дулкыны ябырылып тәнен чытайттыргандай итте. Ул акыл көче белән йөгәнләп, бу аек омтылышның тышка бәреп чыгуын тоткарлады Боздай агым ургылып әле тормышның, хакыйкатьнең ни икәнен аңламаган нәзберек кызның аңа карата булган йөрәк ялкынын сүндерер дип курыкты ул. Бик юка бәллүрне идәнгә төшереп ватарга курыккан кеше күк, ул аңа бик саклык белән болай диде — Гөлфинур, үзең уйлап кара, совхозда ничә дистә кеше квартир көтә. Араларында бөтен гомерен фермада яки кырда эшләп, инде пенсия яшенә якынлашып килүчеләр дә, дүрт-биш баласы булганнар да бар Әгәр син килеп җитмәс борын фатир алсаң, алар ни дияр? Ничек итеп шул кешеләрнең күзләренә карарсың Аннан соң Ул: «Шәмсүн квартирны сиңа тикмәгә бирмәс, ниндидер яшерен максаты бардыр», — димәкче иде, тыелып калды Ул сүзләрне әйтмәсә дә, Гөлфинур үпкәләп аскы иренен бүлтәйтте, берни дәшмичә Рәфистән аерылып кыр ягына таба атлады Каршы сүз әйтсә, үзенекен исбатлап кычкырынса, Рәфискә жиңелрәк булыр иде Ә болай үпкәләп-кабарынып авызына су алуы Рәфис аны куып җитте. — Ярар, бу хакта сөйләшмик,—диде ул аны тынычландырырга теләп —Өйдә, әнә тегендә, коры җир чыккан тау башына меник. Ул ай яктысына уралып, балкып күренгән Әләли тавына төртеп күрсәтте. Гөлфинур, егетнең теләгенә каршы килмичә, алга атлавын белде Рәфис кирелеге, үзсүэлеге белән җиңәргә сәләтле кызга һәрчак ташлама ясавына, аның җитди ялгышларына каршы ныклы киртә куя алмавына эченнән генә көенеп, бу хәлдән ничегрәк ител чыгу хакында уйланып барды. Ул кызга күз төшереп, аның йөзендә катып калган үпкә, гарьләнү чалымнарының әле һаман эремәвен күрде һәм күңелсез сөйләшүне бүгенгә калдырып торырга булды Тау өстендә тармакланып үскән карт имән янына җиткәч, алар тукталып калдылар. Тимердәй каты кәүсәле бу мәһабәт агач тирәсендәге кардан арчылган җирдә инде беренче яшел үсентеләр тибеп чыккан. - Рәфис сүзләренә хәтере калган булса да, Гөлфинур өчен анысы эчкәрегесе, бөтен дөньясын яулап алганы түгел, тыштагысы, җиңелчәсе генә иде. Күңел асылын сөенеч белән күмгәне барыбер юкка чыкмаган, шулай тоташ килеш тулышып яшәвендә Рәфиснең фатир хакында бүтән сүз катмавын ул үзе белән килешүе, һич югында санлашуы итеп кабул итте. Шуңа күрә әлеге эчкәреге куаныч дулкыны тышкы күңелсезлекне бик тиз ерып атты. Гөлфинур, капыл гына кузгалып, ай нурлары коенган уйсулык буйлап йөгереп китте. Бик килешле зифа гәүдәсен уйнатып чапканда ул яп-яшь колынның сыгылмалы хәрәкәтләрен кабатлагандай булды. — Умырзая!—дип кычкырды ул җирдә баш калкыткан чәчәкләргә иелә-иелә. — Кирәкми, өзмә! —диде Рәфис аның янына ашыгып. — Нигә? — Алар болай да кыска гомерле — Өзмәгәнгә карап гомерләре озаямы? — һәр үсенте табигать биргәнне яшәп бетерсен иде. — һәм кешеләр дә — Әйе, кешеләр дә Алар бик якын торалар иде һәр икесе каршындагы күзләрдә үзен күрде, кайнар сулышлары бөтерелеп аралашты Менә үзара тартылуны җиңеп торган көч сарыф ителеп бетте, иреннәр комсызланып, йомшарып бер-берсенә сарылды Сыенышкан тәннәрнең сулкылдавы, йөрәкләрнең ашкынып тибүе нинди генә кайнар сүзләрдән дә аңлаешлы һәм үтемле иде. Шуңа алар, кайнар кочакта эрегән хәлдә, бер сүз дәшмичә утыра бирделәр. — Ай, мин куркам, Рәфис!—диде, ниһаять, Гөлфинур калтыранган тавыш белән Рәфис бу сүздән сискәнеп китте һәм аптыраган караш белән кызның ничектер тилмереп баккан күзләренә карады — Куркасың? Нидән? — Мин сиңа бик ияләшеп киттем — Бу начармыни, Гөлфинур?.. Ике йөрәкнең бер-берсенә тартылуы гөнаһ эшмени? — Аңламыйсың, белмисең син!. Без... без бервакытта да бергә була алмаячакбыз бит. Гөлфинур шул сүзләрен әйтеп, Рәфиснең күкрәгенә капланды. Елый идеме ул, әллә йомшак һәм кайнар иңнәре нерв киеренкелегеннән шулай дерелди идеме — анысын Рәфис белә алмады. Егет кызны тагы да үзенә кыса төшеп үтенел-ялварып сорады. — Әйт, зинһар, ник алай дисең? Ник без бергә булмаска тиеш ди? Гөлфинур Рәфиснең күкрәгеннән аерылмаган килеш үрсәләнеп башын ары-бире боргалады — Анысын сорама! Мин аны бервакытта да сиңа әйтмәячәкмен! — Ни өчен, Гөлфинур, ни өчен?. — Юк, юк! Әйе, хәзер ул елый иде. Аның күз яшьләре Рәфиснең юка күлмәге аша үтеп, күкрәген пешерде. Бераздан Гөлфинурның шашынып ярсуы басыла төште. Бары ара- тирә тирән итеп сулыгып кына куя иде ул. Рәфис тә аны бүтән борчымаска теләп сүз катмады, шул көе, үз җае белән бер ачылыр, эчендә утлы йомгак булып йомарланган зур төенне чишәр, дип көтте. Ләкин Гөлфинур чишелергә ашыкмады. Ташыйсы ташып беткәч, акрын гына башын күтәреп читкә карап утырды Хәзер ул тәмам суынып, барысыннан да ваз кичеп, дөньясына аяусыз бер тойгы белән рәнҗеп бага төсле иде. Шулай сүзсез утырганда Гөлфинурның күз алдыннан тагы җәрәхәтле истәлекләр уза башлады. ...Гөлфинурның туган көне, һәртөрле ашамлыклар белән тулы өстәл. Шәрабның ниндие генә юк... Җыр-бию Рокка шашынганчы бию. «Башым әйләнә минем, Камил...» «Күрше бүлмәдә ятып торырсың, бәлки». Стеналар, түшәм, аның кырында яткан Камил зырлап әйләнеп каядыр чиксезлеккә очып китә Камил аны кысып кочакласа да, әлеге газаплы очышны туктата алмый. Аннары... аннары саташулы төш. Бөтен дөньясын актарып ташлаган коточкыч төш! Соңыннан Гөлфинурга баласын табарга рөхсәт итмәде Камил: «Безнең әле берниебез дә юк бит, Гөлфинур. Йорт-җир дә, кием-салым Да••• Тормыш корырга иртә әле безгә. Ашыкмыйк». Туй алдыннан гына Камил Гөлфинурны врачка күренергә мәҗбүр итте. «Без берберебезне яхшы белергә тиеш»,— диде ул. — Синең балаң булмаячак,—диде врачлар. Аннары китап тышлыгындагы әрнеткеч язу: «Язмышыңның корбаны буласым килми». Коточкыч... Коточкыч! Гөлфинур яңадан үксеп, Рәфиснең күкрәгенә сыгылып төште.