Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
РЕФЕРЕНДУМ: ХАЛЫК «ӘЙЕ» ДИДЕ Парламентыбыз, Татарстанның дәүләт статусын күтәрү максатыннан чыгып, «Татарстан республикасының Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы договорлар нигезендә коручы суверен дәүләт, халыкара хокук субьекты булуына сез ризамы?» дигән сорау белән җөмһүриятебездә яшәүче гражданнарга мөрәҗәгать итәргә, ягъни 21 мартта референдум уздырырга дигән карар чыгарды. Куелган сорауга халык «әйе» яки «юк» дип җавап бирергә тиеш иде. Татарстан республикасының референдум үткәрү буенча Үзәк комиссиясе референдумның цивилизацияле илләр үрнәгенчә тыныч шартларда узуын билгеләп үтте һәм тавыш бирү нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Сайлауда катнашкан гражданнарның 61,4 проценты референдумдагы сорауга «Ә Й Е» дип тавыш биргән. Шулай итеп, референдум Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт вәкилләре Татарстанның тулы мөстәкыйльлеген, бәйсез дәүләт булып яшәргә тиешлеген тагын бөр кат раслады. Референдум барышына күзотчепек итү максаты белен, дөньяның күл кенә илләреннән рәсми вәкилләр, күпсанлы журналистлар килгән иде. Соңыннан алар референдумның демократик шартларда узуын билгеләп Әйтергә кирәк, референдум алды кеннәре зур фикер каршылыклары, көрәш, төрле яклап басым ясау шартларында узды. Россия Федерациясе Югары Советы 1992 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Президентына, халкына. Югары Советына мөрәҗәгать белән чыкты, Татарстан җитәкчелеген сепаратизмда, «татар халкының башка халыклар белән гасырлар буена килгән элемтәләрне өзәргә һәм Россия Федерациясе составыннан чыгарга» омтылуда гаепләде. Россия Федерациясенең конституцион суды исә, Татарстанда уздырылачак референдум законга каршы килә, дип нәтиҗә чыгарды. Татарстанның мөстәкыйльлеккә омтылуын, бөтенхалык референдумын үткәрүне беренчеләрдән булып Баш- кортстан Югары Советы Президиумы хуплап белдерү белен чыкты. Аңа Чечен Республикасы Президиумы дә кушылды. Татарстан Президенты М. Шаймиев, Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе Ф. Ме- хеммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры М. Сабиров исемнәренә АКШ, Финляндия, Теркияден, СанктПетербург, Мәскөү, Киев, Рига, Уфа, Оренбург һ. б. бик куп шәһәрләрдән килгән хат-теле- граммапар төрле ипләр, төбәкләргә сибелгән татар халкының бердәмлеген распады. Ә Россия демократик партиясенең Казан бүлекчәсе, «Согласие» төркеме, Мәскәүдә чыгучы күпсанлы газета-журнап- лар. рәдио-телевидение тапшырулары референдумның максатын төрлечә бозып күрсәтергә тырыштылар. Татарстан Президенты М. Шаймиев берничә мәртәбә Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Мәскөү телевидениесе аша чыгышлар ясап, үл, референдумның төп максаты Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне раслау, дип белдерде. Татарстан Югары Советының IS мартта узган чираттан тыш сессиясендә дә бу хакта ачык әйтелде. Анда Россия Федерациясе Югары Советының Милләтләр Советы рәисе Рамазан Абдулатипов та катнашты һәм Татарстанның бәйсезпеккә омтылуын хуплап чыгыш ясады. Референдум алды көннәрендә Татарстан язучылары да актив эш алып бардылар. Аларның гомуми җыенында кабул ителгән Татарстан халкына мөрәҗәгатьләрендә референдум үткәрүнең тол мәгьнәсе ачык ча- гылдырыпган иде. Ул матбугат битләре аша халыкка җиткерелде. Байтак кына әдипләр референдум көнне сайлау участокларында күзәтчөләр сыйфатында катнаштылар. БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАРЛАРЫ КАЗАНГА ҖЫЙНАЛА Татарстан Президенты М. Шаймиев Бөтендөнья татарлары конгрессын уздыру турында Указ чыгарды. Конуэесс 1992 еп- ның июнь аенда җөмһүриятебез башкаласы Казанда үткәреләчәк. Указда әйтелгәнче, мондый карарга татар халкының үз телен, мәдәниятен, горефгадәтләрен, традицияләрен яңадан торгызуга бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләр һем республикадан читтә, шуп исәптән чит ипләрдә яшәүче татарлар белән икътисади, мәдәни бәйләнешләрне киңәйтүгә. үстерүгә юнәлгән омтылышлар нигез булып тора. Татарстанның Премьер-министры М. Сабиров җитәкчелегендәге әзерлек комитеты шушы зур форумны үткәрүнең комплекслы программасын тормышка ашыруда киң эшчәнлек алып бара. ӘДӘБИ ҖЫЕН 28 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында әдәби ел йомгакларына багышланган зур җыен булды. Аны Язучылар берлеге идарәсе Еәисе урынбасары Зиннур Мансуров ачты әм иң элек ул Татарстан Язучылар берлеге һем «Туган як» мәдәни җәмгыятенең Гаяз Йсхакыи исемендәге быелгы бүләкләре язучы Ибраһим Нуруллинга һем шагыйрь Рәшит Әхметҗановка бирелүен игълан итте. Шушында ук Бетенденья рыцарьлар Конференциясе парламентының дәүлет секретаре Әбрар Коримуллин публицист язучы һәм җәмәгать эшпеклесе Айдар Хәлимге шушы оешманың рыцарьлык таныкнамәсен һәм билгесен тапшырды. Аннан соң әдипләр сафына кабул ителгән 22 каләм иясене таныкнамәләр бирелде. Әдәби фонд директоры Ш. Мостафин оешманың хәзерге хәле, алда торган меһим мәсьәләләр, әдипләрнең тормыш-көнкүрешен җайлау, яхшырту юллары турында сөйләде. Татарстан китап нәшрияты директоры X. Әшрәфҗанов китап бастыру эшендәге кыенлыклыр һем анардан чыгу юллары турында чыгыш ясады Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркәтибе Р. Хисмәтуплин татар вдилларенең былтыргы иҗаты һем иҗтимагый-сәяси эшчәилеге турындагы фикерләре белен уртаклашты Әдәби ел йомгакларына багышланган кичәдә кой тәртибендәге актуале мәсьәләләр «акында язучылардан Р Фәйэуллии, Н Әх- модиев. М Әгьләмов, Ф Золкарнәев. Р. Зәйдулла. 3. Хеснияр л. б чыгыш ясады -ВАТАНЫМ ТАТАРСТАНМоннан 74 ел элек, 1918 елның 12 мартында, Казан губерна Советының меселман комиссариаты һәм партиянең губерна комитеты меселман секциясе бюросы органы булып чыга башлаган -Эш» исемле газета, җомһуриятебез «алкы белән бергә, катлаулы юл узды, халыкка мәгърифәт оләште. Ул. җәмһуриятебезиең тормышындагы үзгәрешләргә карап, герле елларда терпе исем белән чыкты: «Эш». - Татарстан», «Татарстан хәбәрләре», «Кызыл Татарстан». «Совет Татарстаны» «Социалистик Татарстан» бүгенге сәяси һәм икътисади хәлне истә тотып, үзенең күпсанлы укучыларының фикерен кабул итеп, газета 25 февральдән •Ватаным Татарстан» исеме белән чыга башлады. КАЗАНДА - ЯПОН МУЗЫКАСЫ 24—29 мартта җемһүриятебезда беренче мәртәбә япон һәм тагар музыкасы халыкара фестивале узды. Анда Япониядән килгән 21 кешелек делегация катнашты. Алар арасында Токио нәфис сәнгать һәм музыка университеты профессоры, Япониянең иң күренекле композиторларыннан берсе Тсйдзо Мацумура. композиторлар Тосиро Маюдзуми, Харуко Накадзнма, Италиядә. Франциядә Граи-лри алган Сан Сәто, Парижда үткен халыкара конкурс лауреаты Юкикадзу Судзуки, Ютака Такахаси һем башкалар бар иде Фестиваль кеинәрендә кунаклар җемһүриятебезнең үткене һәм бүгенгесе, татар халык иҗатыннан үрнәкләр белән таныштылар, композиторларыбыз есерпәрен тыңладылар. Композитор Рәшит Колимуплинның •Ерактагы кәккүк авазы» операсы, Фәрит Ярулпинның «Шүрәле» балеты. Илдус Яку- бовның • Джепьсомино» операсы һәм башка әсәрләр кунакларда уңай тәзсир калдырды. Фестиваль коннәрендә япон музыкасына да зур урын бирелде Әлеге фестиваль ике халыкның киләчәктә тагын да ныграк дуслашуы, аралашуы ечен җирлек салды. ЕКАТЕРИНБУРГ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘ Март аенда Свердловск епкәсе татарларының «Халык авазы» дигән иҗтимагый сәяси газетасы донья күрде. 300 мең татар яшәп яткан бу тәбәк хезмәтчәи- иәре газетаның беренче санын зур куаныч белән кабул иттеләр. Аның битләрендә олкә тормышы, татар теле һәм мәдәнияте язмышы, милли күтәрелеш мәсьәләләре урын алган. Хәерле юл сиңа, яңа газета! «Халык авазы» бүгенге кенебез авазларына килеп кушылсын. ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ҮЗӘГЕ. ЯҢА ГАЗЕТА Февраль аенда, рус телендә. «Известия ТОЦ» дигән газетаның 1 иче саны чыкты. Татар иҗтимагый үзәгенең үз газетасын рус телендә чыгара башлавына берничә сәбәп бар Болар — милли матбугаттагы уй-фикер һәм информацияләрнең рус мәктәпләрендә укып белем алган буынга һәм русларга вакытында барыл җитмәве, местекыйльлек идеясенең Татарстан гражданнарына мамкин кадәр тизрәк, тулы һәм дәрес барып җитүенә омтылыш. Материалларның эчтәлеге, кон кадагын- 8агы мәсьәләләргә нигезле җавап бирүе елен газета укучыларның игътибарын үзенә САНКТ-ПЕТЕРБУРГ: ИСЛАМ ТУРЫНДА Февраль аенда Татар Дәүләт җыр һем бию ансамбле Санкт-Петербургта булды һәм Исламның тергезелүенә багышланган ботендонья форумының гала концертында чыгыш ясады Егерме оч нлдон җыелган дин оһоллеро, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан әлеге форумда Исламны яңадан тергезү проблемалары, аның тарихы, традицияләре һем алга таба язмышы турында олы сойлошү булды Татар Деүлот җыр һәм бию ансамбле шундагы концертта «Шәрык доньясы» дигән махсус программа күрсәтте С. Сей- дәшовнең «Шәрык биюе» һәм «Татар вальсы» чит ил вәкилләрендә аеруча соклану тудырды.