Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ НИНДИ ЮЛ БЕЛӘН БАРАЧАК?

Мөхәррирдән Пролетариат революциясе һәм социализм тозелеше эчендә мизли мәдәниятләрнең. аеруча татар мәдәниятенең, ничек барышы мәсьәләсе партия очен дә. Татарстан олкә комитеты очен дә, әлбәттә, күптән ачык иде. билгеле иде. Ләкин шуңа карамастан. 1918- 1920 елларда милли җомһүриятләрне тозүгә каршы барып, партия аңлавыннан аерылучылар булган кебек, аерым халыкларның үз телләре нигезендә мәдәниятләрен үстерү, күтәрү турында да партиянең Татарстан оешмасы тоткан юлын әзе һаман үзләштерә алмаучылар, татар мәдәниятенең үз теле нигезендә үсүенә, күтәрелүенә, аның киләчәгенә начар ка pan, башка мәдәниятләр эчендә йотылу, урыслашу ягына авучылар килеп чыкты лар (урысчы Сәлах Атнагулов. Гомәр Олмохәммәдев. Мортазин.. латыйнчы Фатих Сәйфи. Хоснетдин Кәримов кебекләр). Менә шул уңай белән партия Татарстан олкә комитетының матбугат бүлеге тарафыннан киңәш ясалды. Татар активының иң мәсьүл хезмәтчеләре кат нашкан бу киңәш оч кон (25 1.1I.11.15. /1.1927) дәвам итеп, һәр ике як үзләренең тезислары докладлары белән чыктылар. Озак аңлашулар барды. Нәтиҗәдә, ачык ике капланма зы урыслашучылар бик нык җиңелделәр. Пар тия карарларының һәм ун еллык совет тәҗрибәсенең җимешләрен күз алдында тотып тозелгән тезис доклад зур күпчелек белән нигез буларак кабул кызынды (бу якта —96 тавыш, тегеләргә —4 тавыш). Кулыгыздагы әсәрем — менә шул тезис-докладымның үзгәртми чыгарылуыдыр. Г. И. 19 февраль. 1927 Казан Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак? (1927 елнын 25 гыйнварында ВКП(б) Татарстан олкә комитеты матбугат оүлегенсн киңәйтелгән җыелышында тикшерелгән мәсьәлә унае белән) В И. Ленин мәкаләсеннән: Чуждо ли нам, великорусским сознательным пролетариям, чувство национальной гордости? .Конечно, нет! Мы любим свой язык и свою родину. мы больше всего работаем над тем. чтобы ее трудящиеся массы (т. е. 9/10 ее населения) поднять до сознательной жизни демократов и социалистов». И. В. Сталин сүзеннән: • Пролетарская по своему содержанию, национальная по форме — такова та общечеловеческая культура, и которой идет социализм». Марксист профессор ПокровскнПдан • Культуру определяет язык, главнейшее и необходимейшее оружие культурной передачи орудие, без которого культура просто немыслима. » Мәсьәләнең куелышы 1927 елның 25 гыйнвар жыелышы пролетариат революциясе һәм социализм эчендә аерым милли мәдәниятләрнең язмышлары турында хәзер бу дәрәжәгә кадәрле гажәп тоелырлык хата фикерләрне мәйданга чыгарып куйды. Без. бу мәсьәләдә революциянең юлы һәммә иптәшләр тарафыннан ачык үзләштерелгән, дип уйлый идек. Һич булмаса. төп карашларда зур ялгышлар беткәндер, дип ышана идек. Алай түгел икән әле. Арада кайбер иптәшләрдә бик тирән адашулар, хәрби коммунизмнан калма зур саташулар бар икән әле. Мәсәлән, берәүләр әйттеләр. «Татарның теленә, мәдәниятенә әһәмият бирмиләр, аны кирәксез түбән бер әйбер саныйлар, хрыслашу юлында баралар, урыска йотылалар, дип артык кайгырырга Ярамый Бу сүз —зәгыйфь мәдәниятне ташлап, зур мәдәнияткә кушылу дигән сүз генә. Моңа каршы көрәшү хажәт түгел. Курсларда, техникумнарда артта калган, өлгермәгән шәкертләр өчен ачылган вакытлы әзерлек группаларының кыйммәте, әһәмияте, роле ни дәрәжәдә булса, татар мәдәниятенең дә. татар теленең дә тарихи әһәмияте тормышта шул чаклы гынадыр»,—диделәр. Икенче бер иптәш: «Татар теленең, татар мәдәниятенең хәзергә кирәге артта калган крәстиян массасын безнең дәрәжәгә (урта тип татар коммунисты сөйли) күтәрү өчен генәдер Югары мәктәпләрдә (вузларда) татар теле дип маташу — юкка баш авырттырудыр »— ди Өченче берсе әйтә: «Монда мәдәният дип һаман мәктәп, тел. әдәбият, сәнгать, гыйлем тирәсендә генә кайнашалар. Минемчә, культура дигән сүз —развитие производительных сил. дигән сүз. Паровоз, электр, трактор —болар һәммә милләтләргә бер дәрәжәдә кирәк нәрсәләр. Шуңа күрә төп асылда милли татар мәдәнияте дип йөрергә күп урын да юк. Без бу хакта мәсьәләне ачык куярга тиешлебез: әгәр бер тел. бер мәдәният артта булса, халыкның хужалыкта күтәрелүенә киртә булып, буяп, туктатып торса, аны ташлап, турыдан-туры югары мәдәнияткә кушылу чарасына керергә кирәк».—дш. Бу өч иптәшкә тагын бер-ике иптәшнең шул югарыдагыга охшаш фикере ычкынды, докладчының да бу мәсьәләдә ачык билгеле карашы юклыгы күренде (тик соңыннан гына аның урыслашучылык ягында икәне бөтенләй ачылды) Бу 20—30 кешелек бер жыелыштагыларныкы шулай. Болар үзләре шул агымны тиеш дип куәтләүчеләр Әмма партиясезләр арасында, сөйләшсәң, аларда буңа кушылу юк. бәлки бөтен партия шулай карыйдыр, дип куркынып уйлаучылар очраштыргалый. Аларның кайберләре әйтәләр: «Пролетариат революциясе интернационализм юлы белән бара Аның максуды аерым милли мәдәниятләрне бетереп, уртак, гомуми, бәйнәлмиләл мәдәният тудырудыр. Хәзерге көндә, гәрчә, милли мәдәниятләргә юл бирелсә дә. ул вакытлы бер тактика гынадыр .»— диләр. Кыскасы, бу хакта һәр ике якта тирән бер аңлашылмау бара Кайбер ихлас күңелләр дә монда бер каршылык күрәләр: имеш, бер яктан, без интернациональ максудлар өчен каты көрәш алып барабыз, икенче яктан, советның, партиянең ярдәме белән бик күп аерым халыкларга милли мәдәниятләр тудырырга, үстерергә тулы ярдәм күрсәтәбез. Моның аркасында электән барлар зураеп, чәчәкләнеп китәләр, сүнгәннәр, басылганнар яңадан терелеп, яңадан күтәрелеп чыгалар Бу —бер кулың белән ясаганны икенче кулың белән жимерү түгелме9 Интернационалистның кайбере, милләтченең байтагы менә бу турыда шөбһәле карашлардан котыла алмый. Шул гомуми мәсьәлә эчендә аерым татарныкы да үзеннән-үзе килеп чыга: бу зур пролетариат хәрәкәте эчендә, бу интернациональ дулкыны арасында татар мәдәнияте язмышы ничек булачак? Бу милли мәдәният нинди юл белән барачак? Үз ана телендә, үз нигезендә үз хажәтләренә хезмәт итүче татар мәдәнияте туктаусыз үсәр, зураер, халыкның тормышына яктылык бирер дәрәжәгә жнтәчәкме? Яки башкалар тарафыннан йотылачакмы? Йотса, кем йотар? Урысмы, чувашмы, немец, французмы? Әллә юкса барлык милли хасиятләрдән саф төзелгән берәр бәйнәлмиләл гомуми мәдәният килеп чыгар да. шул йотармы9 Без тарихның сукыр агышына бирелеп, кул кушырып карап торырга тиешме, әллә бу мәсьәләләрдә мәгълүм бер принцип буенча, тарихның бер якка таба үзгәрүе өчен билгеле бер план астында активист булып эшләргә тиешме9 Безнең активистлыгыбыз, кайсы якка юнәлер: йотылуга, урыслашуга, чувашлашуга. тизрәк йоттыругамы, әллә башкачамы? 1 «Югары мәдәният» сүзе алар телендә конкрет урыс мәдәнияте иде. Югарыдагы шөбһәле мәсьәлә эченнән менә шундый тармаклар килеп чыгадыр Болар — татар өчен генә түгел, әрмән, әзербәйжан. үзбәк, казакъ грузин, чуваш, украиннарның һәрберсенә уртак мәсьәләләр Бу хакта хәтта урысларда да шөбһә бар Чөнки аларда да: «Урыс халкы Коминтерннын интернационал байрагына корбан ителә, милли урыс мәдәнияте җимерелә, бетә». —дип караучылар бар Димәк, мәсьәлә —бер татарныкы гына түгел, киң гомуми мәсьәлә Шуңа күрә моны үзенең ботен киңлеге белән шул рәвештә’ карарга һәм шул гомуми җаваптан аерым татарныкына килергә кирәк Мәсьәлә болай куела. — Интернационалист пролетариат хәрәкәте, пролетариат революциясе һәм социализм эчендә аерым милли мәдәниятләрнең язмышы ни булачак9 Болар үзләренең тосләрен югалтачакмы9 Яки шул нигездә үскән хәлдә интернационал максудлар өчен хезмәт кылачакмы9 — Болар эчендә татар милли мәдәнияте нишләр9 Башкалар үскән, күтәрелгән хәлдә безнеке сүнеп калмасмы9 Татар халкы, үзенекен ташлап башка берәр көчле мәдәнияткә кушылу чарасын күрергә тиешле түгелме? Яки тарихның сукыр агымына буйсынып, ни булса, шхл булыр тактикасын тотаргамы9 II Яңа һәм иске тип мирзалар карашы Партиянең XII съезды карарларыннан •В этих условиях разговоры о преимуществах русской культуры и выдвигание положения о неизбежности победы более высокой культуры над культурами более отсталых народов (украинской, азербайджанской, узбекской, киргизской, и пр.) является ничем иным. как попыткой закрепить господство великорусской национальности». Алда куелган мәсьәләгә сүздә һәм гамәлдә берничә төрле җавап бар Боларның беренчесе — иске һәм яңа тип мирзаларныкы (үз халкыннан мәдәни аерылган татар совет чиновникларыныкы) Иске патшачылык заманының татар мирзалар типлары һәркемгә мәгълүм болар урыс хокүмәтенек чиновниклары иделәр Ихлас күңел белән шуңа хезмәт кылдылар. Үзләренең сыйныфдашлары урыс дворяннары белән бергә, бер рәвештә тәрбияләнеп, урыс мәдәнияте эчендә кайнап, татар халкыннан аерылып яшәделәр Боларның бөтен көнкүрешләре урыс мәдәниятенә, урыс теленә баглы иде. Менә шул бытие татарның бу катла вында. тик урыс мәдәнияте аркасында гына яшәргә мөмкин, татар мәдәни яте юк. булса да — кыйммәтсез, аны күтәреп, үстерергә тырышып мата шу — нәтиҗәсез эш. дигән сознание тудырды Болар татар телен белмиләр, аны кирәксенмиләр, татарның мәктәбе, әдәбияты, тарихы тормышы болар өчен чит нәрсәләр иде Урыс җәмәгатьчелеге, урыс зыялысы, урыс мәдәнияте эчендә кайнап яшәү сәбәпле, безнең хәзерге татар совет хезмәтчеләренең —чиновникларының бер өлешенә дә шул иске мирзалык чире вакытлыча кайтып йокты Икенче төрле әйткәндә, бездә хәзер яңа тип мирзалар мәйданга килде Болар әйтәләр: татарларның теле, әдәбияты урысныкына караганда яр лы. татар мәдәнияте урыс мәдәниятеннән түбән, татар тормышы урысны кыннан артта Боларга үзеңне һәм халыкны баглау —аны тарихи' үсүдән туктату була Татар мәдәнияте барыбер күтәрелә, үсә алмас ул урыс мәдәнияте’ дулкынында эрер, йотылыр, диләр Кайберәүләре шулай ачык әйтә икенчеләре, теле белән әйтмәсә дә. ботен гамәле белән шул юлда бара Курсларда, мәктәпләрдә татар теленә әһәмият бирмәскә аны иске заманның закон божий дәресләре кебек, бер күңелсез мәҗбүрият кебек кенә карарга азапланучы кайбер татар егетләре — менә шул дулкынның бер мисалыдыр Бездә хәзер бу яңа мирзалар аерым бер катлау булып киләләр, болар татар әдәбиятын, татар матбугатын укымыйлар, татар те лендә язарга белмиләр, моны үзләре өчен кимчелек дип тә карамыйлар, үзенең бу наданлыгын ул ниндидер эчке бер «мәдәни» мактану белән әйтеп куя Балаларын, якыннарын, әлбәттә, урыс мәктәбенә, урыс йортына, урыс курсларына бирәләр. Иске заманда татар мәктәбе начар булганга, бер торле динче, милләтче катлау да балаларын урыс мәктәпләренә кертәләр иде. ләкин алар, һич булмаса. үзләре ике мөгаллим китертеп, ойдә ана теле дәресләрен укыталар иде. Әмма безнең хәзерге «мирзалар» моны да эшләмиләр, үзләре, татар гәзитәсенә мәкалә бирергә туры килсә, аны урысча яздырып җибәртәләр Болар — әгәр коры уйламаудан, әзерлексез- лектән генә килгән бер чир булса, чарасы җиңел булыр иде. ләкин 25 гыйнвар җыелышы боларның гади чир генә түгел икәнен, бәлки аерым бер агым рәвешенә кереп барганын күрсәтте. Ягъни гамәли мирзалык үзенә нәзарш нигез эзли башлады. Бу ике заманның ике тип мирзалыгының тамыры бер үк җиргә бара, ләкин язмышлары башка булачак. Иске тип мирзалар урыслаштыру, башка һәммә милләтләрне христиан, великорус мәдәнияте эчендә йоту сәясәтен алып баручы патшачылыкның ялчылары иде Татар хезмәт халкыннан мәдәни аерылган булучылык алар- ның чиновниклык карьерлары өчен беренче шарт иде Алар татар мәдәниятеннән ничаклы ерагайган булсалар, великорус мәдәниятенә сукырларча табынып урыслашуны ничаклы нык. тирән гамәлләштергән булсалар, шулчаклы уңай һәм уңышлы буладыр иде Әгәр дә бу татар мәдәниятеннән аерылу һәм урыслашуны чиркәүдә чукынып, муенына тавык аягы тагу дәрәҗәсенә җиткергән булса, ул иске мирзаның карьерасы тагы да ныграк тәэмин ителәдер иде. Менә шуңа күрә дә татарның ул мирзалык катлавы берничә йөз еллар буенча үзләренең урыслашу фикерләрен саклап, гамәлдә урыслашып, сүздә бу хәлне урыс мәдәниятенең югарылыгы белән аңлатып, бер дәрәҗәгә хәтле көчле хәлдә яшәп килделәр Әмма безнең революция чорында да мәйданга килеп чыккан ул яңа калыптагы мирзаларның — совет мирзаларының хәле алай түгел: чөнки совет һәм партия һәр халыкның үз эченнән шул милләтнең телен, әдәбиятын, гадәтен, тарихын, тормышын белгән хезмәтчеләр җитештерүне планга куйган Бу хакта, һәр җөмһүриятнең үз конференцияләрендә чыгарылган бик күп резолюцияләрдә ачык рәвештә бик күп мәртәбәләр әйтә барган кебек, партиянең XII съездында милли мәсьәлә уңае белән чыгарылган карарга да кертелгән Анда менә шул сүзләр бар: « Д/ Органы национальных республик и областей строились по преимуществу из людей местных, знающих язык, нравы и обычаи соответствующих народов »2. Күрәсез, советның, партиянең карашы, тоткан юлы бөтенләй башкача: үз халкыннан мәдәни ераклашкан чиновниклар түгел, бәлки аның телен, әдәбиятын, гореф-гадәтен, тарихын-тормышын белгән хезмәтчеләр кирәк. Идарә тик шулар кулында гына булырга тиешле дип карала. Һәм бөтен сәясәт шуңар корыла Бу сәясәтнең бер тармагы яшь буынны киләчәк хезмәткә әзерләү мәсьәләсенә кайта: безнең мәктәпләребез татар мәдәнияте белән нык таныш, нык багланышлы хезмәтчеләр әзерләргә тиеш. Шулай итеп, бездә яңа тип мирзалар— урыслашкан татар совет чиновниклары киләчәктә йә акрынлап карьераларын, тәэсирләрен югалтырлар, йә татарның телен, әдәбиятын, тормышын өйрәнергә, татар халкы белән даими мәдәни багланыш ясарга мәҗбүр булачаклар. Бу —киләчәкнең мәҗбүри хәле. Ләкин хәзер дә әле ул яңа тип урысча надан «мирза» чиновниклар байтак киң урын тоталар әле 25 гыйнвар җыелышы әнә шул яңа тип «мирзалар»ның яки шулар фикерендәгеләрнең карашларын да тыңлап үтте. Болар да. нәкъ иске заманның чын. тарихи мирзалары кебек, үзләренең татар мәдәниятенә әһәмиятсез, өмидсез. имансыз карашларын урыс мәдәниятенең югарылыгы белән тигезләргә азапланалар. Боларча. татар мәдәниятеннән ваз кичеп, урыс мәдәнияте эчендә йотылу, шуңа кушылу мәсьәләсе, гүя. тарихның якындагы бер бурычы, имеш. Кыюраклары моны ачык әйтә, хәйләкәрләре эчләрендә яшеребрәк саклый. 1 Нәзари — теоретик 2 Тәржемаләрнец дөрес һәм тулы булу-булмавы турында сүз кузгатып маташырга урын калдырмас ечен, һәр урында турыдан-туры урысча оригиналлар үзләре китерелделәр. (Г Иб- раһимов искәрмәсе). Ләкин, һәрхәлдә, мирзалыкның бу яңа рәвеше бездә хәзергә бар әле. Бу мәсьәләгә партиянең ничек карашы турында бу 11 бүлекнең башына китерелгән эпиграф ачык әйтә Анда ак ©стенә кара белән болай язылган: «Бу шартлар эчендә урыс мәдәниятенең остенлеге турында сөйләнүләр һәм украина. әзербәйжан. үзбәк, казакъ һәм башка артта калган халыкларның түбән мәдәниятләрен урысның югары (гали) мәдәниятенең җиңүе мәжбүр икәнлеге турындагы сүзләр великорус милләтенең хакимлеген тәэмин итәр өчен бер чара эзләүдән башка нәрсә түгелдер» Партиянең XII съезды менә шулай дип әйтте Бу — великорусларга карата әйтелә. Безнең чиновник татар «мирзалары» исә. үзләре дә аңламас - тан. әнә шул тирә-якны чолгап алган великоруслык «мәдәни» шовинизмы тәэсиренә төшәләр. III Иске һәм яңа тип милләтчеләр И В Сталин сүзеннән. •Лозунг национальной культуры был лозунгом буржуазным. пока у власти стояла бур жуазия. а консолидация наций происходила под эгидой буржуазных порядков. Лозунг национальной культуры стал лозунгом пролетар ским. когда у власти стал пролетариат, а консолидация наций стала протекать под эгидой советской власти. Кто не понял этого принципиального различия двух различных обстановок. mom никогда не поймет ни ленинизма. ни существа национального вопроса с точки зрения ленинизма.» Икенче караш —иске һәм яңа тип милләтчеләрнеке. Болар үзләренә нигез итеп иске заманның идеалист социологиясе дөньясында аерым бер мәктәп булып танылган мәшһүр принципны —«адәмнәр тарихы —милләтләрнең, гайрыкларның) үзара көрәшеннән гыйбарәт», дигән нәзарияне! алалар. Һәм әйтәләр тарих — милләтләрнең үзара тартыш мәйданыннан башка нәрсә түгел, кем көчле — шул жиңә. җиңелгән — изелә, йотыла Башка милләтләр белән көрәш мәйданында җиңелеп югалмас өчен бердәнбер чара — коч. куәт жыярга тырышудыр. Мәдәният шул юлда бер корал Изелеп тапталмас өчен мәдәнияттә өстен булу лязем. диләр Бу хакта Хәнәфи Мозаффар әфәнде үзенең әле басылмаган бер китабында («Дин. миллият мәсьәләләре») болай яза (1922) «Һәр милләт үз милләтен уздырырга тырыша, үз милли хосусиятләрен бөтен тәфсиләте белән сакларга. тәрәкъкый кыйлдырырга ижтиһад итә иде Куәтле милләтләр арасында кочле ярыш бара иде Куәтле милләтләр зәгыйфь милләтләрне йотарга вә анлар хисабына үсәргә омтылалар, вә айлар остенә атылалар, анларны үзләренә савым сыер ясыйлар вә айларны хәйван урынына да күрмичә җәберлиләр иде Табигый, бу вакыйгаларны күреп торган, бу сәясәтнең золымы астында изелгән вә аның ачы газапларын татыган зәгыйфь милләтләрдә дошманлык көчәя, модафәга) хисе уяна, айларда милләтләрен саклау чараларына керәләр Бөтен милли хосусиятләрен тәмам үткенлеге берлә ачып салып, милләтләрнең милли хисләрен кабарткан остенә кабартырга тырышалар иде».—ди Әгәр иске заманның бөтен милли матбугатын — бер татарныкын гына түгел, бөтен дөньяныкын — карасагыз, һәммәсендә сез шул бер нәрсәне күрерсез Алар һәммәсе тарихның үткәне, киләчәге тик милли көрәшләр каны эчендә булганлыгын, үләргә теләмәгән милләтләр бу көрәшкә әзер лонү тиешлеген, бөтен тормыш шулай барганлыгын, шуңа күрә һәр милләт үзен бетерергә, йотарга изәргә әзерләнеп яткан дошман милләтләр эчендә икәнен онытмаска кирәклекне, һәркайчан менә шул милли көрәш фронты астында торганлыгын җырлыйлар Найрык — раса J II.пария— теория ’ Модафога - саклану, карты тору II «к у • ң» 1 161 Безнең татарның да иске тип милләтчесе шулай иде. Тик пролетариат революциясе дулкыннары арасында бу хакта тирән бер үзгереш булды. Совет эчендә милләтләрнең үзара талашлары бетте, элек бер-берен, гүя. жәберләп. дошман күреп килгән халыклар, урыс һәм үз милли буржуаларын куып яңа хәят башлагач, тыныч мәдәни тозелеш хәрәкәтенә бирелделәр Менә бу хәл бик күпләрнең күзен ачты, мондый могҗизаның тик пролетариат революциясе аркасында гына була алганлыгын үз тәжрибәләре белән кичергән киң бер катлау демократ милләтчеләрнең игътикадында* алмашу ясалды. Болар: милли азатлык, милли мәдәният тик советның, пролетариат диктатурасының канаты астында гына тәэмин кылынуы мөмкин икән, дигән иманга килделәр. Һәм шуның буенча совет белән бергә вождан теләгәнчә эшләп баралар. Әмма кечкенә бер туң катлау ихласлыкта болардан читтә калды Бу катлау уйлый: революция бер дулкын, ул килер дә китәр, ләкин шулай да аңа каршы көрәшеп маташырга ярамый, киресенчә, совет белән килешеп, аңардан милли азатлык, милли мәдәният өчен алырга мөмкин булган һәммә нәрсәне суырып калырга кирәк, дигән тактиканы тоталар. Болар: алда яңадан кузгалачак зур милли тартышлар, милли көрәшләр вакытында жиңеп чыгар өчен, пролетариат канаты астында мәдәниләнеп. әзерләнеп азмы-күпме көч жыйыйк. диләр Бөтен идеологияләре. .ботен төп игътикадлары, дөньяга милли, сыйнфый карашлары—һәммәсе тәмам иске тип милләтчеләрнеке нигезендә калган бу кечкенә шайка үзе бик акыллыбаш булып кылана Ләкин, берәүнең әйтүенчә, тактикалары — карта уеннарында алдашып акча отар ■ азапланган принципсыз шулерлар тактикасы булганга, совет белев бөтенләйгә кушылып, вождан буенча эшләп килгән чын яңа киң катлау милли татар зыялысы ул акыллыбашлар тирәсеннән китеп беттеләр Югарыда куелган мәсьәләгә жавап эзләгәндә, милләтчеләр арасыннан менә шул төрле катлауларны нык аерып йөртергә кирәк: 1/ Чын иске тип милләтчеләр: 2/ Шулай ук нгътнкадында иске, әмма тактикасында «яңарган» кечкенә группа пролетариат революциясе эчендә милли мәсьәләнең чишелү рәвешен һаман да үзләштерә алмаганнар: болар— иске алпавыт, буржуа дәверенең хәзерге археология музейлары өчен калдырылган ватык-сыныкларыдыр. 3/ Әмма хезмәт халкы эченнән чыккан өченче киң катлау күптән газаплап, борчып килгән милли язмыш мәсьәләсен тик пролетариат революциясе аркасында гына халык өчен уңышлы рәвештә чишәргә мөмкинлек барлыгына нык игътикад иттеләр. Димәк, монда интернациональ пролетариат хәрәкәте эчендә милли мәдәниятнең үсә алуын аңламаучы искечеләр һәм бөтен эшләре белән милли мәдәниятнең тик пролетариат революциясе аркасында гына үсүе тәэмин кылыначагына таянган яңачылар бер-береннән нык аерылалар. Бу соңгылар гамәлдә шулай барганнары хәлдә, болар эчендә кайберәүләрнең кайбер вакыт: «Пролетариат революциясенең интернационализм нигезендәге лозунглары, принциплары белән милли мәдәниятләрне үстерү гамәле арасында бер каршылык юкмы икән, моның киләчәге ничек булыр икән?» — дигән мәгънәгә охшашлы шөбһәләр очраштыргалап куя Димәк, бу фронтта гамәли эшкә нәзари нигез бирүгә тирән бер хажәт бар IV Пролетариат юлы I Русия эшче социал-демократия партиясе эчендә милли мәсьәләдә бик зур каты тартышлар булып килгәнлеге мәгълүм. Аерым оешмалардан Польша социал-демократлары вакыт-вакыт милли мохтарияткә каршы күтәрелделәр. Люксембург белән Ленин йрасында бу хакта өлкән полемикалар кичте Урыслардан Пятаков. Бухарин иптәшләр әле Октябрьдән соң, 1919 елның партия съездларында шул иске каршылыкларны яңартып чыктылар. I Игътикад — ышаныч Ләкин Ленин юлбашчылыгы астында бик күптән үк зур күпчелек белән бу мәсьәлә чишелә килде II съезд (1903) VIII съезд (1913—1914) моның ачык моментлары иде. Октябрь революциясе булу белән, бу хакта аерым декларацияләр игълан кылынып. конституциягә дә кертелде Икенче яктан, канлы гражданнар сугышы бетәр-бетмәс бу милли программа гамәлгә, тормышка керә — һәркайда милли жомһүрнятләр тозелә башлады Бу вакыт партия эчендә нәзари көрәш беткән, сүздә һәммәсе милли мохтариятка буйсынганнар иде. Ләкин жирле халык күпчелек булган урыннарда аерым конкрет жомһүрият мәсьәләсе күтәрелү белән гамәлдә моңар каршылык кузгалды Каршылар ике горуһ иде 1/ урыс коммунистлары. 2/ жирле халыкның үз коммунистларының сул канаты* Татарда бу соңгыларының башында Гали Шәмнгулов иптәш булды. Шуның буенча ул хәрәкәт шәмигуловчылык дип аталды да. Болар, әлбәттә, татарда гына түгел иде. һәр халык эчендә үз коммунистларыннан бер горуһ та. кайбер урыслар да аерым жөмһүрият төзүне ’интернационализмга каршы бару дип. милләтчелек дип уйладылар Шул нигездә корәшләр барды ләкин съездларның нәзари корәшләрендә ленинизм жиңгән кебек, гамәли совет төзелешендә дә ул өстен чыкты бер горуһ урыслар белән үтә сул канат шәмигуловчыларның каршылыкларына карамастан. милли жомһүрнятләр мәйданга килделәр Партиянең милли программасы шулай итеп гамәлгә куела башлады Димәк, мәсьәлә чишелде, ләкин бөтенләй түгел, бигрәк тә ачык сәяси булган ягы белән чишелде, әмма милли программаның мәдәни моментларына киленсә. монда бетмәс-төкәнмәс аңлашылмаулар, хаталар әле һаман да бик күпләр Партиянең милли программасын гамәлгә куюда милли жөмһүриятләргә каршы барганлыклары очен урыс иптәшләр Ленин һәм Үзәк Комитет тарафыннан бик нык орышылдылар. Шул сабакны бөтенләй онытма ганга. аннан шул милли программаның мәдәни моментлары һәммәсе сәяси яклар белән бөтенләй багланып беткәнгә күрә, алар хәзер сүздә ачык чыкмыйлар, чыгарга теләмиләр дә Чөнки тагын ялгышудан куркалар Ләкин аларда милли мәдәниятләр мәсьәләсенә бик тирән шөбһә белән караучылар. гамәлдә һәр адым саен киртә салучылар әлбәттә, барлар Болар теге вакыт милли жомһүриятләрне интернационализмга каршы дип хыял кылалар, жомһүриятне идарә кылырга жирле халыктан большевик көч табылмас, дип саташалар иде. Хәзер инде ул украина. үзбәк, казакъ, әзербәйжан. татар, әрмән, грузин, чуваш халыкларының телләре, мәдәниятләре бик зәгыйфь бит. болар белән маташканчы, югары, боек урыс мәдәниятенә кушылып китү— бу милләтләр өчен зур файдалы булмас идеме, дигән шобһәдәләр. Шундый шөбһәләр, хыяллар кайбер урыс иптәшләрдә булган кебек, жирле халыкның үз эченнән чыкканнарда да юк түгел Бездә шәмигулов- чылар теге вак милли жомһүрияткә каршы кузгалсалар, аның кирәгенә, файдасына, нәтижәле булуына ышанып житмәсәләр. хәзер милли татар мәдәнияте дигәнгә шундый ук шөбһә белән, ышанмау белән карыйлар, ягъни сәяси шәмигуловчылык артыннан мәдәни шәмигуловчылык килә Бу соңгының кешеләре дә. нигезләре дә. әлбәттә, башкалар, ләкин тамырлары бердер Без югарыда яңа һәм иске тип мирзалар аналогиясен йорткән идек Милли мәдәниятләргә әһәмиятсез караучылар үткән тарихта да булганын сөйләп, шуннан мисал алган идек. Хәзер күрәбез, бу агым үзенең икенче бер канаты, дөресе, тамыры белән шәмигуловчылык хәрәкәтенә кайтадыр Димәк, бу агым ике чишмәдән су ала Әмма болар бәхетсезрәк шартларга туры килделәр Чөнки милли жомһүрнятләр төзү үзе милли мәдәниятне нык нигезгә утырту —шуңа таба туры юл ачу. дигән сүз иде • Ләкин, шулай булса да. бу агым жомһүрнятләрдә милли мәдәниятләрнең әһәмияте, кыйммәте күтәрелергә, үсәргә бик нык киртә булачак лар Шуның очен боларга каршы даими, озак көрәш куярга туры килми булмас Моның бик нык ачык мисалы үткәндә дә күрелгән иде Бер- ничәсен хәтерлик 1924 елның февралендә Мәскәүдә жомһүриятләргә кермәгән татарбашкорт мәгариф эшчеләренең съезды булган иде Шунда мәктәпләрдә ана теле мәсьәләсендә зур талаш чыкты, секция тарафыннан һәммә беренче баскыч татар мәктәпләрендә уку теле —ана теле дип тәкъдим кертелгән иде Шуңа берничә иптәш «сәнагать* теле» кирәк, дип каты каршы чыкты лар Алар әй тте эшче тобәкләрдә татар теленең файдасы юк анда берен - * Санагать — промышленность че баскычларда ук уку теле сәнагать теле— урыс теле булсын, диләр. Без мона каршы бик каты сугыш ачарга, кат-кат полемика ясарга мәҗбүр булдык. Шуның аркасында гына ана телен үткәрә алдык. Шул ук съездның вәкилләреннән аерым киңәшмә ясалып, әдәби тел һәм атамалар тикшерелгән иде. Анда өч агым булды. Берәүләр искедәге кебек гарәпчәлекне саклауны якладылар, әмма берәүләр, һичбернәрсә белән чикләнмәстән. урыс сүзләренә капка ачуны тәкъдим кылдылар. Безгә бу мәсьәләдә бик күп көрәшкәннән соң дөрес тезисларга күпчелек җыярга мөмкинлек булды 1. Мин уйлыйм, моннан 3-4 ел элек кузгалган әнә шул кечкенә дулкыннар татар һәм урыс мәдәниятләре мәсьәләсендәге хәзерге талашларның ерак беренче кузгалышы иде. Хәзер ул киңрәк рәвештә үзен күрсәтә башлады: аерым кешеләрнең хатасыннан үтеп, укучы яшьләрнең бер өлешенә дә бу чир йокты. Һәрбер начар йогышлы чир кебек, урыслашу сәясәте чире дә тиз таралыр. Шуңа күрә, ул мәсьәләне ачык куеп, ана кискен җавап кирәк. Зарарлы хаталар белән көрәшергә кирәк. Көрәшнең беренче планында. әлбәттә, бу мәсьәлә дә пролетариатның тоткан юлын аңлатудан башланырга тиешле. Беренче баскыч мәктәпләрдә уку ана телендә булу кирәклеге мәсьәләсе турында хәзер ике сүз ишетелми. 1924 елның Мәскәү съездында урыс телендә булсын дип чыгучылар Донбасска таянырга уйлаганнар иде Аннан бирле үткән өч-дүрт ел эчендә Донбасстан. Уралдан. Себердән һәм татар эшчесе күпчелек булган башка һичбер җирдән үз ана телен ташларга диеп ңүтәрелү күренмәде. Димәк, бу беренче нигез момент хәзер инде өзелгән. Өлкәннәр арасында укый-яза белмәүчелекне бетерү эшендә дә бераз аңлашылмаучылык бар иде Кайбер урыннарда, бигрәк тә урыс күпчелеге эчендә калган эшчеләр арасында, кайбер иптәшләр урыс’ телендә генә үткәрергә чамалыйлар иде Хәзер ул да тынычланды. 1913-14 елларда, бигрәк тә сугыш чорында. Русиядә урыс милләтчелегенең аеруча котырган заманы иде Бу исереклек социал-демократиянең дә бер катлавын үз эченә алган иде. Менә шул заманда Владимир Ильич Ленин «О национальной гордости великороссов» исемендә бер мәкалә язды. Анда шул сүзләр бар иде: «Без аңлы великорус пролетарийлары өчен милли горурлык чит бер нәрсәме9 Әлбәттә, түгел. Без үзебезнең телебезне, үзебезнең туган илебезне сөябез. Без башка һәрнәрсәдән артык үз туган телебездәге хезмәт массасын, ягъни андагы халыкның уннан тугыз өлешен аңлы демократлар һәм социалистлар дәрәҗәсенә күтәрү өчен эшлибез». Монда мәсьәлә партия программасы ягыннан бигрәк, пролетариатның үз теленә, үз иленә карашы ачык бирелә Арада аеруча мөһим момент соңгысыдыр Анда һәр революционерның, һәр коммунистның өстендәге бурыч, башлыча, үз илендә, үз халкының хезмәт массасы эчендә эшләү икәнен аңлата. Без югарыда партиянең XII съезд карарларыннан берсен укып үттек (II бүлектә). Аның тәрҗемәсе болай: «Милли җөмһүриятләрнең һәм өлкәләрнең органнары, башлыча, җирле халыклар эченнән чыгып, шуларның горефләрен. гадәтләрен, тормышларын, телләрен белгән кешеләрдән төзелергә тиешле». Менә бу момент, бер яктан, милли җөмһүриятләрнең эшләрен башкаручылар— шул җирле халыкның үзеннән куелу гына җитмәвен, бәлки бу кешеләр шул халыкның тормышы, гореф-гадәте, теле белән таныш булуларын лязем итә. Урыслашкан «мираз» татар чиновниклары партия, совет өчен үзләренең милли җөмһүриятләрендә кыйммәтләрен бетерәләр Икенче яктан, моның белән мәктәп-тәрбия мәсьәләсендә төп бер принцип бирелә: мәктәпләр тормыш өчен кеше әзерләргә тиеш. Бу халыклардан әзерләнүчеләрдән йөзгә берсе бәлки башка милләтләр эчендә эшләргә кирәк Әмма калганнары, әлбәттә, үз илләрендә, үз милләтләре арасында эшләячәкләр. Мәктәп исә аларны. югарыда күрсәтелгәнчә, үз теле, үз I Бу тезислар, хәзер Гыйльми үзәк тарафыннан рәсми кабул кылынып. гамәл очен таратылдылар. мәдәнияте белән сугарып чыгарырга бурычлы була. Ул һәм үзенен программасын шуңа карап төзергә мәжбүр Беренче баскычларда, икенче баскычларда. техникумнар, курслар, институтлар һәм югары мәктәпләрдә партиянең — советның әнә шул принцибы буенча, үзләрен жирле тел. мәдәният белән тәрбияләнгән хезмәтчеләр чыгарырга, димәк, дәресләрен шуңа карап куярга тиешле булалар Без бу китапның башында, эпиграф рәвешендә, мәшһүр марксист-большевик профессор Покровскийның «Урыс мәдәнияте тарихы» дигән китабыннан бер сүзне китергән идек. Аның тәржемәсе болай була «Мәдәниятне аерып билгеләүче нәрсә һәм мәдәният алуда иң баш. иң кирәкле корал—телдер Бу тел коралыннан башка мәдәният һичбер төрле була да алмый».—ди. Октябрь революциясе менә бу якны бик нык ачып бирде. Милли телләрне үстерү, милли әдәбиятларга киң юл һәм зур ярдәм бирү, милли телләрдә гыйльми-сәяси. әдәби атамалар тудыру моментлары хәзер совет милли жомһүриятләрендә доньяның һичбер жирендә күрелмәгән рәвештә кайнап, жанланып китте Гади вакытларда, бәлки, ничә ун еллар кирәк булачак өлкән эшләр хәзерге диктатура заманының рухы буенча берничә ел эчендә мәйданга киләләр Казагыстанда. Татарстанда. Кырым һәм үзбәкләрдә аз бер заманда хисапсыз күп нәтижә алдылар Мәдәни әзерлеге, икътисади куәте зуррак булганнар исә инде телләре, мәдәниятләре белән университетларгача барып тулдылар Төрки жомһүриятләрдән Әзербәйжан үзендә университет ачып, аның көнчыгыш факультетында төрки телдә лекция укуны гамәлгә куярга иреште. Үзбәкстанның Ташкент университетында да көнчыгыш факультеты ачылып. анда төрек халыкларыннан беренче мәртәбә мөдәррисләр кертелеп, төрки телдә эш булганлыгы күрелде. Үзенең мәдәни әзерлеге зур булган Грузия, санының азлыгына (миллионнан кимнәр) карамастан, аппаратларны һәм гыйлем йортларын да ана телендә куйды Хәзер грузин профессоры грузин телендә университетта дәрес алып бара. Саны күп. гыйльми әзерлеге югары булган Украина каты кул белән үз телен күтәрде. Университетларны украинлаштырды. Ул гына түгел, аз бер заман эчендә, пролетариат революциясенең ярдәме аркасында, украина телендә эшли торган Гыйльми академия мәйданга китерде Болар, шөбһәсез, пролетариат хәрәкәтенең милли мәдәниятләр үстерү юлында күрсәткән могжизаларыннандыр Сталин формуласы Дөньяның алтыдан бер өлешендә туктаусыз кайнап, кызып, үсеп торган бу милли мәдәниятләрне күз алдына китергәндә, кайбер күңелләрдә шөбһәләр уйгана: интернациональ максудлаө өчен туган революция бөтенләй милли теләкләргә корал булып китмиме/ Бу милли мәдәниятләрнең киләчәге ни булыр'’ Боларны киләчәктә гомуми мәдәнияткә кушу мәсьәләсе тагы зур бер комачау тудырмасмы? Бу мәсьәлә төрле фикер кешеләрендә төрлечә калыпланып чыга. Шуна күрә бу хакта бер жавап кирәк Минемчә, моңа иң ачык һәм тулы жавапны И. В. Сталин иптәш бирде Көнчыгыш хезмәт халыклары университетында сөйләгән сүзендә ул болай диде' «Мин көнчыгыш совет жомһүриятләрендә милли мәдәниятләрне күтәрү турында әйткән идем Ләкин милли мәдәният дигәне нәрсә ул? Милли мәдәният белән пролетариат мәдәниятен ничек бергә жыярга мөмкин’ Ленин бит сугышка чаклы ук әйткән иде бездә ике төрле мәдәният бар—берсе буржуазия мәдәнияте, икенчесе социализм мәдәнияте Милли мәдәният дигән лозунг — реакция лозунгысы Буржуазия бу лозунг белән халык массасының аңын милләтчелек агуы белән зәһәрләргә тели, дигән иде Шулай булгач, милли мәдәният төзү, ана телендә курслар, мәктәпләр үстерү, жирле кешеләрдән кадр житештерү кебек эшләрне социализм төзү белән, пролетариат мәдәнияте төзү белән ничек бергә сыйдырырга була* Монда үтеп чыга алмаслык каршылык юкмы’ Әлбәттә. юк’! Без пролетариат мәдәнияте төзибез. Монда һич шик юк Ләкин үзенең мөндәрижәсе буенча социализм нигезендә булган пролетариат мәдәнияте. 1 «Лраада». 1925 . 22 май буенча алдым Бу хакта аерым китап та бар «Биш ел эчендә» китабында ла бар (Калан 1925 Комбинат басмасы) (Г Ибраһимоа искәрмәсе) социализм төзелешенә катнашкан төрле халыкларның тормышларында, телләрендә булган башкалыкларга карап, үзенең тышкы калыбында, шәклендә бик төрлечә була: мөндәриҗәсе белән пролетариатча, форма буенча милли — менә социализм бара торган гомумадәм мәдәнияте шулай булачак. Пролетариат мәдәнияте милли мәдәниятне бетерми (юкка чыгармый), бәлки аңар форма бирә». Шул ук төп фикерне ачуда дәвам итеп. Сталин әйтә: «Буржуазия властьта булып, халыкларның милләт булып оешулары аның канаты астында ясалган дәвердә милли мәдәният лозунгысы — буржуазия лозунгысы иде. Пролетариат властьны алып халыкларның милләт булып оешулары совет канаты астында ясала башлагач, милли мәдәният лозунгысы— пролетариат лозунгысы булып әверелде. Ике дәвердә ике төрле хәл булган бу принцип аермасын аңламаган кеше ленинизмны һичбер вакыт аңлый алмас, шулай ук ленинизм каршында милли мәсьәләнең үзәге ничек булганын да аңлый алмас». Милли мәдәниятләр мәсьәләсендә оппортунистларның карашларын һәм социализм вакытында телләрнең ни хәлдә булачагын аңлату юлында Сталин бу рәвешле сөйли: «Кайберәүләр (мәсәлән. Каутский) социализм вакытында' башка һәммә телләр бетеп, бөтен кешеләр өчен уртак булган бер телнең тууы турында сөйләнәләр. Мин мондый бөтен дөньяны эченә алган бер тел була алу нәзариятенә аз ышанам. Тәҗрибә. һәрхәлдә, бу назариятне куәтләп түгел, бәлки мона каршы сөйли, моңа чаклы хәл шулай барды —социализм революциясе телләрнең санын киметмәде, бәлки арттырды гына. Чөнки адәм дөньясының иң тирән яткан түбәнге катлауларын кузгату, боларны сәяси мәйданга күтәрү сәбәпле, социализм революциясе аңа кадәрге бөтенләй мәгълүм булмаган яки аз мәгълүм булган милләтләрне яңа тормышка уйгатып чыгарадыр. Иске патшачылык заманында Русиядә илледән артык милләт һәм этнографик группалар бар дип кем уйлар иде? Октябрь революциясе иске богауларны өзде, мәйданга бик күп онытылган халыкларны чыгарды, шуның белән аларга яңа тормыш, яна хәрәкәт бирде. Хәзер Һиндстан турында бөтен бер милләт кебек сөйлиләр. Ләкин анда революция булса, мәйданга аңарчы (киң дөньяга) мәгълүм булмаган, ләкин үзләренең мәдәниятләре белән яшәп килгән бик күп милләтләр баш күтәреп тарих мәйданына чыгарлар. Әгәр бу төрле милләтләрне пролетариат мәдәниятенә кушарга уйланылса. бу кушылу, ул милләтләрнең тормышларына, телләренә муафикъ ясалган рәвештә генә булачагында шөбһәләнергә ярамый...»—ди. Бөтен коммунистларның сөальләренә жавап итеп. Сталин болай ди: «Бурят иптәшләр гомуми адәм мәдәнияте төзелгәндә аерым милләтләрнең ассимиляциясе (йотылуы) турында мәсьәлә куялар. Шобһә юк. кайбер милләтләрнең йотылулары мөмкин, бәлки йотылдылар да. Андый процесслар элек тә була иде. Ләкин кайбер милләтләрнең йотылу процессы башка милләтләрнең зур. көчле булып күтәрелүләренә каршы булмый, бәлки шуны куәтли генә. Чөнки аерым берәүләрнең йотылуы башка милләтләрнең гомуми тәрәккый итүләренең нәтиҗәсенә башка нәрсә түгелләр. Менә бу безнең алдагы фикерләребезгә куәт кенә арттырадыр. Кайбер аерым милләтләрнең йотылу мөмкинлеге безгә шуны ачып бирә, гомумадәм өчен булган пролетариат мәдәнияте милли мәдәниятләрне җимерми, бетерми, бәлки боларның булуын лязем итә һәм боларга яшәргә ризык бирә. Шулай ук милли мәдәниятләр дә гомум адәмнең пролетариат мәдәниятен бетерми, юкка чыгармый, бәлки аны тутыра, аңа байлык арттыра гынадыр..» —ди. Сталин фикерләре аеруча шәрех теләмиләр Монда һәммә мәсьәлә якты көн кебек ачык куелган. Шуларга ачык кискен җаваплар бирелгән: пролетариат революциясе милли мәдәниятләргә үсәргә киң мәйдан бирә. Социализм вакытында да милли мәдәниятләр бетмәячәкләр, баеп, зураеп күтәреләчәкләр: «милли» белән «пролетариат» мәдәниятләрен бер-беренә каршы куярга ярамый. Болар бер-беренә дошман түгел, болар бер-берен бетермиләр, бер-беренә каршы көрәш ачмыйлар, киресенчә, болар бер-берен тутыралар, бер-берен баеталар, боларның берберенә мөнәсәбәт рәвеше—мөндәриҗәсе белән пролетариатча, әмма формасы белән милли булачак. Бу формула турында озак тукталып торырга хаҗәт юк дип беләм. Моның мәгънәсе, аңлаешлы һәм форма буенча милли булыр дигән сүздән морат нәрсә икәнлеге, әлбәттә, һәркемгә ачык: халыклар үзләренең телләре, горефгадәтләре, тормышлары, тарихи язмышлары буенча берберләреннән тышкы калыпларда байтак аерылалар. Шуңа карап, аларның һәрберенең мәдәнияте, мәдәни хәрәкәте дә тышкы төстә үзенә башка аерым рәвештә гәүдәләнәләр. Мәсәлән, мәктәп, сәнгать, гыйлем, әдәби ят —болар һәммәсе милләтнең үз телендә булырлар Үз телендә киңәеп, тирәнәеп үсәрләр, үз зәукына. үз хаҗәтләренә карашып туарлар. үзенә унгай. аңлаешлы калыпларга салынырлар, үз тормышы белән сугарылып, үзләренең аерым тарихи моментлары, тудырган мәсьәләләре юлында эшләрләр: менә бу яклар буенча үзбәкләрнең, урысның, казакъның әрмәннең, татарның, грузинның, башкортның, украиннарның, әзербәйҗан төрекләренең мәдәниятләре бер-береннән бик нык аерылырлар, бу тышкы калыпларда һәр халыкның мәдәнияте үзенең милли нигезендә, уз ана телендә. үз тормышының аерым хасиятләре белән сугарылыр аерым рәвешләнер Ләкин эчке идеологиядә, топ нигез принципларда, алдагы Максудларда бу торле телдә, торле төстә, торле калыпта булган бу күптөрле милли мәдәниятләр һәммәсе берләшәләр пролетариат революциясе аркылы коммунизмга бару, моның очен интернационал байрак астында, тел аерма ларына карамыйча, киң эшчекрәстиян коллективы буларак көрәшү: уз буржуасына һәм бөтендөнья капитализмына каршы сугыш фронты тоткан хәлдә социализм төзү юлында эшләү, моның очен бөтен мәдәниятләрне гыйлемнәрне, сәнгатьләрне материализм нигезенә салып буыннарны киләчәк гомумадәм Максудлары рухында тәрбияләү, мәктәпләргә.’техника га. җәмгыятькә, көндәлек гаилә тормышларына, кыскасы, бөтен мәдәни хәрәкәтләргә менә шундый һәммә телдәге хезмәт халыкларының якты, азат киләчәкләре очен \ртак булган мәнфәгатьләре ягыннан карап юлбашчылык кылу —менә аерым мәдәниятләрдә шундый нигез. уртак мөндәриҗәләр булыр Бөтен икътисади, сыйнфый хәятнең тимер кануннары үзләре шуңа алып барачаклар Чөнки телләре теләсә нинди генә булса да. һәммә хезмәт халыкларының чын азатлыклары аларны шундый нигезләрдә, шул рәвешле берләшеп хәрәкәтләнергә мәҗбүр uto. Мәдәниятләр моңа буйсыналар гына. Монда, әлбәттә, буржуазиянең, вак буржуа элементлары ның торле якка тайпылулары буржуазиядән калган мирас буенча мәдәнияткә. идеологиягә милли дошманлыкларны уйгатып. арада милли талашларны. буржуа дөньясындагы кебек яңадан кыздырыр! а омтылулары күп за мангача була торыр. Ләкин, торле телләрдәге халыкларның хәзерге сәяси икътисади фронтларында җиңел чыгуы очен аңлы пролетариатның туктау сыз ярдәме кирәк булган кебек, бу мәдәни төзелешләрдә дә ул лязём бу лачак Мондый юлбашчылыктан да башка, бигрәк тә беренче адымнарда, беренче баскычларда хәл мөшкел булачак Мондый крәстняннен пролетариат белән элемтә мәсьәләсе аеруча үткенләшкән хәлдә килеп чыгадыр Шуңа күрә мәдәни төзелешләрдә Сталинның югарыгы формуласы, «менә шундый сызык сыздык та юлга төшереп җибәрдек, ничә торле төстә җыелган бу машина мәшәкатьсез коммунизмга барып җитәр», дип уйлау хата булачак Монда тик сыйнфый икътисади анализ нәтиҗәсендә тарихның кая таба һәм ничрк барачагы турында диагноз куела тарихның тенденциясе бирелә. әмма ул юл теге сәяси хәрби моментлар кебек үк каты корәшләр аркылы барылачак Монда да пролетариатның юлбашчылыгы аерым бер ка ты рәвештә лязем булачак VI Безнең өчен кайсы юл? Сталин иптәш тик пролетариат революциясе һәм социализм хәрәкәте чагында милли мәдәниятләрнең язмышлары ничек булача! ы турында гому ми формула бирә Әмма аерым, конкрет бер мәдәният турында анда җавап юк. Киресенчә, ул бурят студентларына карата әйткән сүзендә ассимиля ция мәсьәләсен кузгата Кайбер халыкларның башка мәдәниятләргә кушылып китүе мөмкинлегенә ишарә ясый Димәк, мәсьәләнең бу аерым конкрет моментын, һәр халыкның үзенең сыйнФый-нкътнсади. тарихн-мәдәни хаси итләренә карап, аерым чишәргә кала Чыннан да. бу зур мәдәни хәрәкәт дулкынында, шөбһәсез, күп милләтләр үзләренең моңарчы кысылып торган мәдәниятләрен нык үстерерләр, адәм дөньясына яна мәдәни кыйммәтләр иҗат кылырлар, әмма кайбер халыклар, бәлки, үз мәдәниятләреннән язып башкаларга йотылырлар. Арада урыска кушылып китүчеләр булган кебек. Грузинга, үзбәккә, казакъка. әзербәйжанга катнашып, шулар мәдәнияте эчендә эреп китүче кечкенә кабиләләр дә булыр Бу мәсьәлә татар очен ничек тора’’ Татарлар, бу пролетариат хәрәкәте нигезендә милли мәдәният үстереп, социализмга баручы милли мәдәниятләр кәрванында аерым бер отряд булып дәвам кылырлармы, әллә татар хезмәт халкы, мәнфәгате ягыннан караганда. башка берәр мәдәни хәрәкәт эченә кушылып китү файдалырак булачакмы9 Кушылса, кемгә? Чувашкамы, французгамы, башкорткамы, урыска яки үзбәккәме? Менә бу—бик нык уйланырга һәм бик сак жавап бирелергә тиешле бер мәсьәләдер Без милләтчеләр түгел. Мәсьәләгә милли идеология, миллидини фанатизм ягыннан имәс, бәлки югарыгы сүзендә Ленин әйтмешли, үз милләтебезнең 9/10 ы булган хезмәт моәссәсенен' сыйнфый мәнфәгате ноктасыннан карап анализ ясарга бурычлыбыз. Монда уйланырга тиешле байтак моментлар бар Француз мәдәнияте зур. бай. югары Ләкин без икътисади һәм сәяси якларда алардан ботенләй өзелгәнбез. Шуңа күрә ул мөмкин түгел, диярләр. Чувашлар, башкортлар —якыннар, күршеләр, кардәшләр, безгә көнкүрештә дә бик нык баглылар. Ләкин болардагы мәдәни хәрәкәт һәм икъ- тисади-сәяси куәт татардагыдан зәгыйфь, диярләр. Урысның теле бик бай. әдәби, гыйльми теле ботенләй эшләнгән һәм матур Урыс әдәбияты дөньяның иң алдынгы әдәбиятларыннан санала. Урыс мәдәнияте безгә караганда бик күп. бик күп дәрәжәдә югары. Соңгы ун ел исә урыс әдәбиятына, урыс гыйлеменә, урыс мәдәниятенә бик көчле рәвештә пролетариат элементы кертеп, аеруча зур. яңа кыйммәтләр арттырды. Бу югары (гали) мәдәният безгә якын булу гына түгел, һәммә яктан безне чолгап алган. Без аның эчендә, диңгездәге бер атау кебек, уралып алганбыз, тарихи яктан караганда, мең еллар буенча бу мәдәнияткә күрше яшәдек. 3-4 йөз ел инде бөтенләй моның уртасында калдык. Бу мәдәният бик күп яктан безгә остаз була килде Безнең яңаруыбыз, безнең әдәбиятыбыз. безнең гыйлемләребез. безнең революция хәрәкәтләребез—һәммәсе бу урыс мәдәниятенең бик нык тәэсире һәм могаллимлеге астында үстеләр’ Икътисади, сәяси яктан да без ботенләй диярлек береккәнбез. Хәзер безнең тормышыбызның һәммә ягында бу югары урыс мәдәниятенең элементлары туктаусыз арта баралар Урыс мәдәнияте туктаусыз дулкыннар белән безгә керә, тула бара Шулай булса9 . Шулай булса, татар өчен, үзенең иске колакчынын утка ягып, бу яңаны кию файдалырак булачагы үзеннән-үзе ачык түгелме? Татарның саны бик аз. Үзе бик таркау Мәдәнияте, урыс мәдәнияте белән чагыштырмас дәрәжәдә түбән! Татарның әдәбияты, татарның театры, татарның мәктәбе, матбугаты —болар бит һәммәсе Мәскәүнеке белән үлчәштергәндә бөтенләй югалып калалар Татарның хужалыгын. икътисадын тикшереп караучылар якын киләчәктә дә бик тиз генә татар мәдәниятенең гөрләп үсеп, тиз генә югары менеп житүенә өмет ачмыйлар түгелме? Бурят егетләре үз халыкларының мәдәниятләре турында күп уйлаганнар булса кирәк Сталинга аерым хат язып, жавап сораулары шуны күрсәтә, әмма бездә бу әле нәзари рәвештә куелмаган, уйланып, тикшерелеп ачык юл сызылмаган, таяклар кадалмаган. Ләкин гамәлдә бу мәсьәләгә төрлечә жавап бирелә. Төрле төркемнәр үзләренең эшләре белән моңа ничек жавап биргәнлекләрен күрсәтәләр Әһәмиятле, роле аз булган бер төркем—фатализм иманындалар. Алар, тарихның «сукыр» агышын барыбер үзгәртеп булмый дип. бу хакта бертөрле активистлыктан ваз кичкәннәр ни булса, шул булыр! Икенче берәүләр, аңлап яки аңламастан, уйлап яки уйламастан, теләп яки теләмәстән, бу зур мәсьәләдә тормышның кечкенә бер катлавында сизелгән агымга яталар Тикшереп гыйльми бер нәтижәгә килүне көтмәстән. татар мәдәниятенең киләчәк язмышын жиңел кулдан чишеп ташлыйлар. Техникумда татар малаеның: «Әй. татарда нәрсә булсын? Мин лутче урысчага бире ләм».— дип. татар китабын атып бәрү вакыйгасы — менә моның байтак очрый торган кечкенә, тупас мисалларыннан берсе була алыр Бик зур мәшәкать белән татар дәресләре кертелә алган Казан югары мәктәпләренең берендә (вузда) укучы шәп татар егете гыйлеме белән бик чамалы булган урыс теле мөгаллиме алдында тирләп, куркып, калтырап зачет биргәне хәлендә, квалификациясе буенча тегеннән өстен торган татар теле, әдәбияты укытучысы алдына барып зачет бирергә хурлануы, шуны «булса да. булмаса да ярый ла» дип каравы — тагы шул бер нигезнең төрлечә күренүеннән башка нәрсә түгел. Кайбер татар егетенең үз теле үз каләмен белмәвен кимчелеккә санамавы, татар әдәбиятын укымауны ниндидер бер «мәдәни» мактану белән сөйләнеп йөрүе кебек хәлләр дә —шуның 1 Хезмәт мөәссәсе — хезмәт ияләре үрнәгедер Татар җөмһүриятенең мәсьүл» татар хезмәтчесе Татарстан мәсьәләсе турында татар редакциясенә бирәчәк мәкаләсен урыс телендә язып яки яздырып җибәрүе дә әнә шул аңлап яки аңламыйча дәвам кылган урыслашу нәмунәләреннәнг бередер Татарның мәктәбе, татарның әдәбияты, татар телендәге гыйльми әсәрләре, татар театры һәм татар мәдәниятенең башка күп тармаклары да татарның җилкуаррак бер нечкә катлавы алдында шундый бер хөрмәтсезлек белән каралалар: башка бик күп рәсми урыннарда да татар теле, татар мәдәнияте әле һаман эчке тирән мәгънәви кыйммәт һәм авторитет алмаган- лыгын монда нечкәләп тикшерсәң, урыс мәдәнияте алдында татарныкын кадерсезләү галәмәтләре очраганлыгын, әлбәттә, яшерергә ярамый 25 гыйнвар җыелышында кайбер иптәшләр уйламыйчарак ычкындырган моның сүзләрендә серләрен бераз ача да төштеләр Берәүнең: — Татар теленең, татар мәдәниятенең кирәге —караңгы крәстнян массасын үз телендә агартып, безнең дәрәжәгә күтәрү өчен генә,—дигән сүзе: Икенче берәүнең: — Татар теленең, мәдәниятенең роле, кыйммәте мәктәпләрдә артта калган группалар өчен ясала торган вакытлы хәзерлек группаларының кыйммәте, әһәмияте дәрәҗәсендә генәдер.—дигән фикере; Оченче берәүнең: — Татар мәдәниятенә әһәмият бирмәү һәм руслашу дигән нәрсә белән кешеләрне артык куркытырга урын юк Моның мәгънәсе зәгыйфь Кечкенә мәдәнияттән зур мәдәнияткә кушылу дигән сүз генә.—дип. ачыктан-ачык мәшһүр тарихи руслашу сәясәтен аерым бер нәзари нигезгә салуы — болар һәммәсе әнә шул татарның яңа тип мирзалары аерым бер дулкын — аерым агым рәвешендә гәүдәләнеп килгәнлеген күрсәтүче хәлләп булалар Димәк, безгә татар мәдәниятенә каршы үзенең сәлонз карашын ачык билгеләгән бер нечкә катлауның барлыгын бер факт итеп карарга туры килә. Бу бер як Ләкин татар хезмәт массасы, татар эчендәге мәдәни-нжтнмагый агым нинди юл белән бара? Революция һәм тормыш бөтенләй шул югарыгы дулкындамы, әллә моңа каршымы? Моннан 8—9 еллар элек үк революция дулкыны эчендә бер агым бөтен хәрәкәтне шул якка таба борып алып китәргә теләде. Җөмһүрият булсынмы, юкмы дигән мәсьәлә — менә шуның күләгәсе иде Татар җөмһүрияте гәрчә ул вакыттагы талашларда тик сәяси бернәрсә кебек күренсә дә. асылда аерым милли җөмһүрият белән татар мәдәниятенең киләчәге һәм бу мәдәни хәрәкәтнең формасы билгеләнә иде Чөнки җөмһүрият төзү, димәк, милли татар мәдәниятенә төп нигез салмак, татар мәдәниятенең совет хуҗалыгы һәм икътисади нигезенә һәммә тармакларында эшләп, баетып торучы бер машина кормак дигән сүз иде Җөмһүрияткә каршы баручылар, аңлап яки аңламастан, уйлап яки уйламастан, пролетариат революциясе эчендә татар мәдәниятенә юл куймау, татарның аерым мәдәниятле булуыннан бигрәк, югары урыс мәдәниятенә кушылып китүен яклаучылар иде Партия үзенең бу саташкан улларын акылга утыртты Үзенең бөтен мәдәни-сәяси нәтиҗәләре белән берлектә җөмһүриятне төзеп бирде. Милли мәдәниятенең нигезләреннән берсен рәсмиләштерде. Элекке заманда татарның урыслашуын, үз мәдәниятеннән ваз кичеп, урыс мәдәнияте эченә йоту сәясәтен алып баручылар коры мәдәни яктан кысу белән тукталмадылар, бәлки татарны милли мәдәниятенең нигезе булган хужалык-икътисад ягыннан да изәргә, зәгыйфьләтергә тырышалар иде Пролетариат революциясе милли мәдәнияткә ирек биреп, апа җөмһүрият кебек рәсми нигез салу белән генә калмады, бу мәдәни хәрәкәтнең икътисади фундаменты һәм’ хуҗалыкның ныгуы турында да татар өчен бик күп ярдәмнәр ясады Революция аркасында татар крәстияненен җире артты Моның белән мәдәни хәрәкәт нигезе — икътисади бер дәрәжәгә күтәрелде, элек татар авыллары шәһәрләргә, зур елгаларга, тимер юлларга якын җирләрдән читкә, аз табышлы урыннарга сөрелгәннәр иде Пролетариат хәзер бу зур тарихи җәбергә каршы чара күрү юлын тотты —татар крәстняннәренең бер 1 Мәсьүл — жамплы 1 Ному но — үрнәк 1 Салби — тискәре өлеше Волгага. Казанга якын урыннарга, элекке мәшһүр кенәз Гагариннар, маркиз Паулуччы «ирләренә күчерелә башланды Хәзер ул туфракларда яңа үсеп чыккан — «Йолдыз»лар. «Үрнәк»ләр. «Нариман». «Кызыл байрак». «Идел». «Чулпан». «Мулланур Вахитов». «Кызыл юл». «Игенче». «Берек». «Маркс». «Татарстан», «Салкын чишмә». «Яңа тормыш» кебек татар авыллары—болар әнә шул киләчәк зур эшнең кечкенә башлангычлары булалар. Күп басуга күчә башлау, татар авылына яңа культуралар, агрономнар, тракторлар килү, авыл кооперациясендә татарның нык катнашуы —болар һәммәсе татар авыл хуҗалыгында совет вакытында ныгаюны, димәк, мәдәният көчәюне күрсәтәләр. Элекке изелеп яшәү бетеп, татар крәстияне- нең авылда, волыста. кантонда, губерна яки җөмһүрияттә, аннан үтеп бөтенсоюз күләмендәге зур совет съездларында активист буларак катнашуы—шөбһәсез. кочле мәдәни галәмләрдер. Моны коры декларация дип уйларга ярамый. Бер ак сакаллы татар картының Мәскәүгә Бөтенрусия советлары съездына барып президиумда утырулары, әллә ни чаклы гади татар крәстияннәренен шунда катнашулары — болар иске, басылып, тапталып яшәгән татар хезмәт массасының активистлыгын, гайрәтен уятуда бик зур роль уйныйлар, болар мәдәни хәрәкәткә зур булышлык кылалар. Электән тдтар эшче катлавы да аерым авыр хәлдә иде. Революция соңында аңа азмы-күпме үзенең квалификациясен күтәрергә, яшь буыннарны фабзавуч аркылы әзерләргә юл ачылды Совет-партия эшләренә активист рәвешендә кушылу белән монда сәяси һәм мәдәни аң киңәюгә мәйдан булды Бу хәлләр татар мәдәни хәрәкәтендә юлбашчы катлауның көнкүрешендә һәм әзерлек ягында үсәргә ярдәм бирделәр. Хәзерге көндә эшче районнарында кызу мәдәни хәрәкәт гөж килеп кайный Татар пролетарийлары. бигрәк тә яшьләре, бу хәрәкәттә бик нык катнашалар Монда һәммә нәрсә ана телендә бара. Әгәр татарның интеллигенциясе хәленә килсәк. Октябрь аркасында, бигрәк тә җөмһүрият сәбәбеннән, монда тирән алмашу булды. Элек татар зыялысы үзенең зур күпчелегендә кем иде? Байның кәефенә карап яшәгән укытучы яки язучы иде. Дәүләт хезмәте белән тәэмин кылынганнар меңгә бер генә иде (аз-маз чиновник, юрист, доктор, берничә инженер). Бу хәл аларның матди тормышларында тәэминсезлекләренә. җәмәгать хәрәкәтләрендә билгеле бер роль уйный алмауларына сәбәп була иде Әмма хәзер татарларның барлык зыялы коче рәсми дәүләт механизмы эчендә иң кирәкле һәм тулы хокуклы элемент булып урын алды. Ул канцелярия хезмәтчесеме, комиссармы, командирмы, язучымы, укытучымы, укучымы, партия аппаратында, хуҗалыкта, кооперациядә эшләүчеме, кыскасы. кем генә булса да. ул хәзер —үзенең профсоюзы, месткомы канаты астында, рәсми совет аппаратының рәсми декретлары белән тәэминле челтәрендә билгеле шартлар буенча, мәгълүм бурычны үтәп баручы бер куәт. Моның аркасында бездә электән килгән зыялы көчнең хезмәте канун эченә кереп, матди тәэмине рәсмиләште, ныгайды, шуның белән бергә пролетариат революциясе эчендә бу катлау бик зурайды, киңәйде һәм боларга һәртөрле курслар, яңадан әзерләүләр белән үзләренең квалификацияләрен күтәрүгә киң мөмкинлек туды Болар гөжләп кайнап торган мәдәни куәтләргә әйләнделәр Боларның аяк баскан тупраклары ныгыды (Хәлбуки. элекке зыялы —урысның кысуыннан зарланып, елап йөргән бер кызганыч бәндә иде) Шулай итеп, татар мәдәни хәрәкәтендә зур роль уйнаячак бу өченче кыйммәтле катлау революция соңында үзенең матди ягын ныгытты. рәсми хокуклы, тәэминле бер көч булып, татар тормышында зур роль уйнарлык хәлгә таба юл алды. Мәдәни хәрәкәтнең көчәюе яки түбәнәюе мәсьәләсендә болар үзләренең куәтләрен бик нык сиздерәчәкләр. Ләкин монда шуны тагын хәтердән чыгармаска кирәк. Милли мәдәният дигәнңән. кәләпүш киеп, без өч йоз ел изелгән, дип, хәсрәт җыры җырлап йөрүне генә алу хата булачак. Шөбһә юк. милли мәдәниятнең төп элементлары эченә башлыча халыкның үз тормышыннан алып, үз теле нигезендә, үз хаҗәтләренә каратып, үзе тарафыннан иҗат кылынган кыйммәтләр керәчәкләр. Ләкин милли мәдәният чиген моның белән кыскарту бик зарарлы идеализм булыр иде. Дөньяда һичбер халык башкалар белән алмашудан башка яши алмый. Тик товар алмашу гына түгел, техника, гыйлем, сәнгать, һөнәр, тәҗрибә, гадәт, методлар алышу мәдәни хәяттә беренче рольне уйнаучылардан була. Трактор хәзер —бәйнәлмиләл бер техника җимеше. Ләкин аны татар авылына китереп, җир сөрерлек хәлдә кузгатып, шуның белән эш эшләү —менә бусы инде милли мәдәният хәзинәсенә яңа байлык арттыру була. Татарча гадәтләнү дип алыйк. Урысчада навык диләр Менә бу —ха лыкның тормышында, хуҗалыгында бик зур роль уйн^й. Асылда бөтен тәрбия нигезе яшь буынга мәгълүм навыкларны үзләштерү максудына корыладыр Матди тормышта моның зур кыйммәте бар Татар эшчесенең мәгълүм квалификациясе, татар крәстияненен яна техника белән хуҗалыкны алып бара белүе, зыялының мәгълүм бер байда мәгълүм бер дәрәжәдә әзерлекле булуы — болар һәммәсе милли мәдәният хәрәкәтендә кирәкле ролвләрне уйныйлар 25 гыйнвар җыелышында берәү әйтте трактор, индустрия. паровоз —болар бәйнәлмиләл нәрсәләр, ди Бу дорес Ләкин бөтенләйгә түгел: трактор берәр коллектив тарафыннан чыгарылганмы әллә берәр милләттәнме? Ни өчен ул Чувашстанда түгел. Америка милләтләрендә башлап ясалган? Чөнки ул милләтнең мәдәниятендә шуңа шартлар, әзерлекләр булган. Тракторның чыгуына байтак еллар инде Күп башка милләтләрнең крәстияннәре аны әллә кайчан үзләренең тормышларына керттеләр. Әмма татар крәстияне моны 3 елдан бирле генә ишетә башлады Әле шуны китерергә, файдасын аңларга, йөртергә яңа өйрәнә Димәк, техника, гыйлем, сәнгать бәйнәлмиләл хәзинә булсалар да. болар- дан файдалана белү —файдаланырга өйрәнә алу —менә бу навык һәм тәҗрибә —милли мәдәниятнең бер тармагы булып саналадыр’ халык моны үзе тырышып, үзе теләп өйрәнергә— үзләштерергә тиешле Менә шул мәгънә белән милләтнең һәртөрле специалистлары — милли мәдәият хәзинәсендә аерым кыйммәтләр булып урын алалар Боларда мәдәни хәрәкәт гәүдәләнә, болар шуны ташучылар булалар Менә бу яктан татар милли мәдәнияте, революция вакытында гадәттән тыш күп җимеш алды, татар эшчекрәстияннәре үз эчләреннән бу мәдәни гадәтләрне, мәдәни кыйммәтләрне ташучыларны җитештерде Җөмһүрият төзү моңа гаҗәп бер тизлек һәм киңлек бирде Безнең кебек революциягәчә дә татар мәдәни хәрәкәтендә эшләп килгән карт буын бу юлдагы уңышлы тизлекләргә кайбер вакыт хәйран булып гаҗәпсенеп карыйлар Мәсәлән, татардан трест башлыклары заводларда, фабрикаларда билгеле бүлекләрне алып баручылар, татарлардан җөмһүрияттә генә түгел, бәлки Россия үлчәвендә яхшы яхшы администратор яхшы кооператор, тәҗрибәле урыслар яки яһуд белән бер дәрәҗәдә барган банк директоры, әзерлекле командир, эшлекле комиссар, дорес юлбашчылык кылучы партком секретаре, ячейка секретаре, акыллы комсомол яңа заманча тәрбияле укытучы, марксист язучы, материалист тарихчы, пролетариат рухында сугарылган шагыйрь, әдип, яңа студент, революцияче артист, масса белән багланышлы профсоюз хезмәтчесе — менә болар һәммәсе бит мәдәниятнең җанлы кешеләрдә гәүдәләнгән кисәкләре, элементлары дигән сүз Татар эчендә бу гәүдәләнүләр, бу кисәкләр ни чаклы күп булса, шулчаклы милли мәдәниятнең нигез шартлары нык утырган булачаклар Пролетариат революциясе үзенең зур хәрәкәтләре вакытында, бер яктан. шулай хезмәт халкы эченнән тартып чыгарып, гамәли көрәш аркасында андый көчләрне үстерсә, икенче яктан, төзелгән план буенча татардан гыйльми, мәдәни көчләр әзерләү эше бик нык куелды. Казанның. Мәскөүнең. Ленинградның югары мәктәпләрендә байтак татарлар югары мәктәпләр янында гыйльми хезмәткә калдырылдылар Болар эчендә татар мәдәни хәрәнәтендә. Татарстанның югары мәктәпләрендә татар теле-әдәбиятын кертү эшендә аеруча рольләре булачак. Татар лингвистлары, филологлар үзләренең квалификацияләрен арттыру юлында эшләгән кебек докторлар. инженерлар. педагоглар. икътисадчылар. хуҗалыкчылар, агрономнар, техниклар, механиклар, физиклар, математиклар бар Бу эш хәзер инде СССР чигеннән үтте Бу 1927 ел эчендә Татарстан җөмһүриятенең оч гыйльми хезмәтчесен заграницага озатачак Кыскасы, татар мәдәниятенең җанлы нигезләрен, җанлы терәкләрен һәм юлбашчыларын әзерләү, кадрны күбәйтү, күтәрү мәсьәләсе хәзер элекке кебек, бездә ке ше юк дип елап, газетада хәсрәт мәкаләсе язудан үтте Дәүләтмен рәсми планнары буенча, эшкә, гамәлгә кертелде Әгәр бу планлы эшләребезне хәзфге рәвешендә дәвам иттерә алсак, без тагын оч елдан инде татардан байтак профессорлар күрәчәкбез. Әгәр статистика теләүчеләр булса, без монда бер дә мәшәкатьсез милли татар мәдәнияте революция аркасында күпме эшләр кылганын мәк тәпләр. техникумнар, рабфаклар, югары мәктәпләрдә татарлар анда татар дәресләре ничек артып үсеп барганын цифрлар аркылы күрсәтә алыр идек Ләкин болар һәркайчан басылып торганга', моны кирәксенмәдем I Бу хакта аеруча тулы млгктүмат «Биш ел эчендә» дигон jyp мәжмулыа бар Урысча, та тарча аерым чыкты Казанда 1925 елла басылды Без югарыда. Покровский сүзенчә. тел — милли мәдәниятнең иң баш коралы икәнен күрдек. Революциягә кадәр татар теле һәркайдан куылган, хокуксыз бернәрсә иде Пролетариат диктатурасының каты хөкеме белән ул элекке коллыктан азат кылынды гына түгел, рәсми дәүләт теле булып әверелде Ләкин коры рәсмият аз иде. Аны чыннан да реаль бер көчкә әйләндерү лязем иде. Бу хакта башта күп шөбһә булды. Имансызлар, татар телен гамәлгә кую әнә шул яңлыш язылган вывескалардан үтмәс, диделәр. Бу хактагы беренче декрет (1921 ел. 25 июнь) бик курка-курка гына беренче адымны атлаган иде. Байтаклар һаман да моны кәгазьдә калыр дип уйладылар. «Тат» дигән көлке дә чыгарганнар иде. Ләкин революция үзенең принциплары белән шаярырга теләмәгәнен күрсәтте 1925 елда инде. кичерелгән гадәттән тыш авыр ачлык фаҗигасенә карамастан, җөмһүриятнең биш елы тулганда түбәнге хәлне күрдек: Татар авылларындагы советларда татар телендә кәнсәләрия эше түбәндәгечә: 1922 1923 1924 1925 20% 50% 80% 85% Волбашкарма аппаратының миллиләшүе: 1921 1922 1924 1925 30.4% 40.4% 51.4% 52% Бу татарлашу югары киткән саен кими, җөмһүриятнең үзәк наркоматларында әле хәзер дә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. Ләкин бернәрсә ачык: алда торган зур киртәләргә, әзерлексезлекләргә карамастан, пролетариат революциясе үзенең программасын үткәрүдә туктаусызлык белән бара Милли мәдәниятнең бер тармагы — администрацияне миллиләштерү моменты туктаусыз үсә бара. Без югарыда бер вакыйга күрдек: 1924 ел февраль аенда Мәскәүдә булган татар мәгариф эшчеләренең съездында бер төркем иптәшләр башлангыч татар мәктәпләрендә дәресләрнең ана телендә түгел, бәлки эшче районнарында урыс телендә булуы кирәклеген алга сөрделәр. Без бик каты көрәш аркасында ул принципны җимерә алдык Менә бу вакыйга җөмһүрияттә нык урынлашып барган татар телен, һич булмаса. читтә урыс теле белән алмаштыру өчен бер тартышып караулары иде — монда урыслашу программасы үзенә бер почмак алмакчы иде. булдыра алмады Шуннан соң. һичкемнең һичкайда татар мәктәбендә уку теленең ана теле булуына каршы сүз әйткәне ишетелмәде. Димәк, революциянең ул принцибы пэркайда хөкем алган иде. Җиңгән иде. Русиянең бик күп җирләрендә дәүләт хисабына урта татар мәктәпләре яшиләр, боларда барган саен телне дә. дәресләрне дә. укытучыларны да татарлаштыру көчәя бара иде. Соңгы ике ел эчендә элек тик исемдә генә булган берничә техникум бөтенләй татарлашып беттеләр. Әле монда зур җитешмәгәнлекләр бар. Әле идеалдан ераклар, ләкин бернәрсә факт—милли мәдәният революция аркасында урта мәктәпләрен бөтенләй үз элементы белән тутырып бара, коннән-көн үсә. тирәнәядер. Киләчәктә мәсьәлә тагын югарырак куелачак. Моның өчен Татарстан Өлкә Комитетының 1026 ел 13 декабрь карары аеруча шаһид булып чыкты. Анда башка күп төрле кирәк карарлар эчендә шул сүзләр бар': «4—проф. техника мәктәпләрен, эшче факультетларын, югары тип техникум һәм курсларны тәмам итүчеләрнең укуны бетерүләре урыс телен яхшы белүләре белән генә тәмам булмаганын, бәлки татар телен белү — укуны бетерер өчен куелган төп шартлардан берсе итеп куелырга тиеш икәнен каты рәвештә тормышка үткәрергә, тиешле булган мәктәпләрнең программаларын төзәтү-үзгәртүләрне Өлкә Комитетының агитация-пропаганда бүлеге белән мәгариф халык комиссариатына тәкъдим итәргә Мәгариф халык комиссариаты татар телендә булмаган барлык уку программаларына татар теле кертү өчен кирәкле булган каты чараларны күрергә һәм бер ай вакыт 1 «Кызыл Татарстан». 1926. декабрь 19. эчендә карарны үтәр өчен күргән чараларын Өлкә Комитетына хәбәр итәргә тиеш 5 —Халык Комиссарлары Советы һәм Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты фракциясенә татар телен эшкә ашыру чараларын үтәү өчен жирле бюджеттан акча бирүне көчәйтергә һәм шушы ук вакытта татарлардан эшчеләр әзерләү, татарча язу машиналары белән тәэмин итү. татар телен гамәлгә кую курсларынын куелышын төзәтү эшләрен яхшырту өчен милли фондтан бирелә торган акчаның арттырылуы турында үзәккә мөрәжәгать итәргә кушарга.. Безнен күз алдыбызда Казанның ике югары мәктәбендә (ВПИ белән ТКУ) татар теле, татар әдәбияты, татар дәресләре урын алдылар Бу әлегә беренче адым. Ләкин инде моннан үтеп. Казанның 125 ел яшәгән карт университетына татар теле керергә әзерләнеп бара Якын киләчәктә моны да күрәчәкбез Кыскасы, революция шаярырга теләми, үзенең принципларын каты кул белән гамәлгә куюда дәвам кыла Дөрес, монда зур кимчелекләр, хаталар, кайбер вакыт акыллыбаш имансыз Мефистофельләр өчен көләргә материаллар да була торгандыр. Бардыр. Ләкин дөньяның нинди зур хәрәкәте бөтен, камил рәвештә тулы нәтнжә биргәне бар? Һәркайда яңлышлар. уңышсызлыклар табигый. Безнең өчен бу милли мәдәният төзү хәрәкәтенең революция ярдәме аркасында туктаусыз баруы, барган саен зураю, тирәнәюе, шулай итеп, моның вакытлы бер бизгәк яки вакытлы бер тактика булуыдыр. " Җиде еллык бу тәжрибәдә бу эшкә житди керешелгәнлек күренде Һәм татар хезмәт массасы үзенең шул тарихи бурычларын аңлап, белеп гамәлгә куйганлыгы ачылды Русча әйткәндә, татар мәдәнияте бөтен мәгънәсе белән үзенең жизненность һәм жизнеспособностьләрен күрсәтте Вакытлы жил түгел, тормыш нигезеннән туган хәрәкәт. 4 Без югарыда мәдәниятнең баш коралы —тел икәнен күргән идек. Бичара татар теле үзен саклауда, үзен үстерүдә дә зур мәшәкатьләр, газаплар кичерде. Иске замандагы мирзалар пәм муллалар карашы турында тукталмыйм. миссионерларның бу телгә һәм татар язуына ни дәрәжәдә ачу белән карап, бетерү өчен чаралар эзләгәненә кайтып тормыйм Патшачылык хөкүмәтенең мәшһүр урыслаштыру сәясәте аркасында татар теленең нинди кысрыклыкларга төшүен сөйләргә дә керешә алмыйм Менә болар һәммәсе татар теленә киртә булдылар. Бердән, аның таралуына. икенчедән, үзенең үсүенә, эшләнүенә юл куймадылар Югарыда без Октябрь революциясе соңында татар теленең рәсми хокуклы дәүләт теле булганын күрдек. Гамәлгә керүен дә тикшердек Әгәр без бу телнең, бу мәдәни коралның үзенең эшләнүенә килсәк, бу бездә тик Насыйрн бабайдан гына башлана Әмма революциядән сон бу эшләнү бик зур адымнар белән алга атлап, татар мәдәниятенең баш коралы камилләшү юлына төште. Ләкин урыслашу моменты да үзен күрсәтеп үтте Әмма аңа каршы татар әдәби активы үзенең дөрес принципларын куеп, татар телен дөрес юлда саклап калды Бу юлдагы ачык нәзари көрәш шул ук 1921 елның Мәскәүдәге татарбашкорт мәгарифчеләр съездына багланадыр Монда әдәби тел һәм атамалар мәсьәләсе куелган иде Оч агым көрәште Берәүләр иске гарәпне саклау юлында булдылар, берәүләр гарәпне бөтенләй чыгарып, аның урынына үрне сүзләренә капканы бөтенләй киң ачып куярга тәкъдим кылдылар Күпчелек боларнын берсен лә кабул итмәде 'Башлап шул съезд киңәшендә, андан сон 1924 елның 16 сентябрь Казан киңәшендә тикшерелеп сызылган юл соңра Гыйльми үзәк тарафын нан 1925 ел. 6 ноябрь рәсми кулланма тезислар булып чыгарылдылар Монда татар теленең гарәпләшүмё. урыслашумы яки татарлашумы кебек агымнардан каюсын тотачагы, ягъни милли мәдәният мәсьәләсендәге принциплардан ниндиен алга куячагы ачык күрелде Бу кулланма тезисның төп моментлары болар: 1) татар әдәби теленең тик төп материалы үзебезнең ана телебездән алынырга тиешле татарча сүзләр була торып, болар урынына башка телдән һич сүз алынмас. 2) гарәп сүзләреннән, урыс сүзләреннән татар телен тазартырга кирәк (кулланмада күрсәтелгән билгеле шартлар, билгеле чикләр буенча гына бу гарәп, урыс сүзләрен кулланырга мөмкин булыр). 3) татардан сүз тапмаса. мәдәни милләтләрдә уртак йорегән бәйнәлмиләл сүзләр һәм атамалар безнең матбугатыбызда кулланырлар, ләкин болар татар калебенә. татар теле төзелешенә салынырлар*. Күрәсез, татар теле үзенең төзелешендә беренче нигез кылып үз ана теле элементларын ала. Икенче нигез —бәйнәлмиләл сүзләр (революция. трактор, интернационал, пролетариат, математика һәм башкалар). Менә монда да татар теле үзенең урыслашу ягында бармавын, иске гарәпчелек нигезендә калырга да теләмәвен күрсәтте. Менә ничә ел инде шул югарыгы нигезләрдә тел үсеп, эшләнеп, баеп килә. Урыслашу тенденциясе бөтенләй жинелде. Шул татарлашу нигезендә хәзер безнең әлифбаларыбыз. уку китапларыбыз, тел сабаклары, имлялар. сарыф-нәхү—татар грамматикалары. әдәбият кануннары һәм әдәбият тарихлары тәмам эшләнеп чыгып юлга салынды. Хәзер инде, татар теленең тулы сүзлеге эшләнмәктәдер. Хәзер әнә шул нигез буенча атамалар эшләнә, шуның буенча халык өчен гыйльми, .сәяси әсәрләр таратыла. Хәзер шул аз вакыт эчендә дә татар теле бик нык күренер дәрәжәдә баеды. Татар телендә бу соңгы 3—4 ел эчендә чыккан китаплар, дәреслекләр, гыйльми әсәрләр үзләренең мөндәрижәләре буенча да. эшләнүләре буенча да элеккеләрдән бик күп алдалар Хәзер бёз инде электә исеме дә булмаган сәяси әсәрләр өстенә урта мәктәпләрдә дәреслек булырлык бик күп гыйльми китаплар басып чыгардык. Мәйдандагы биология, физика, химия, математика, һәндәсә, жәбер. өчпочмаклылар. гигиена. Русия тарихы, революция тарихы, татар әдәбияты тарихы, ботаника, зоология һәм башка күп китапларыбыз да хәзер татар мәдәниятенең бу тармагында да үсү. күтәрелү, тирәнәю барганын күрсәтәләр. Без югарыда, форма буенча милли, мөндәрижәсе белән пролетариатча булачак, дигән идек Әлбәттә, матбугат дөньясында без менә моның ачык мисалын очратабыз һәммә китаплар татар өчен татар телендә, татар аңына каратып басылалар Ләкин мөндәрижәләре һәм методлары буенча һәммәсе материализм нигезендә баралар, һич булмаса. шуңар омтылалар Әдәби әсәрләрдә, яна әдәби талантларда бу момент тагын да ачык күренәчәк. Бу соңгы 4-5 ел безгә байтак яңа талантлар бирде Болар әдәбиятка үз сүзләре, үз мәгънәләре, үз формалары белән килделәр. Милли әдәбиятка байлык арттыралар. Дөрес, боларда байтак кимчелекләр бар. Боларда акыллыбаш Мефистофельләр өчен көләргә урын юк түгел, ләкин төп бер нәрсә факт — татар, әдәбияты югалуга түгел, урыслашуга түгел, үзенең татарлык нигезендә пролетариат рухы белән сугарылган хәлдә үсеп, тирәнәеп, күтәрелеп бара Моны вакытлы бизгәк дип атарга урын юк. бу тормышның төбеннән килгән тарихи хәрәкәт, монда йотылу галәмәте түгел, адым саен үсү. көчәю билгесе күренеп бара. Дөрес, кайбер заманнарда, кайбер әсәрләрдә, ашыгычлык, игътибарсызлык аркасында төп. дөрес нигездән читкә тайпылу, урыс сүзләренә кирәксез урын бирү күренергә мөмкин. Ләкин бу иттифакый! моментлар Әмма хәзер әдәби телнең, әдәби әсәрләрнең тенденцияләрен —барышларын караганда, без гарәпчәдән дә. урысчадан да момкин кадәрле котылуга таба юнәлгәнлеген күрәбез Матур әдәбият бу юлда беренче булып бара Анда саклык зуррак, яна татар сүзләре арта тора Тарихи-ижтимагый әсәрләрдә дә шул ук юнәлеш хокем сөрә Әгәр моннан 7—8 ел элекке белән хәзергене чагыштырсак. без югарыгы фикернең дөреслеген күрәбез (Ләкин шуны хәтердән чыгармагыз: әлбәттә, бер кешенең әсәрләрен тикшерү кирәк, юкса. язучының башкалыгыннан урысча, яки татарча булуыннан бер үк замандагы әсәрләр дә бер-береннән аерылырга момкин. Шелтәгә, рәнжүгә төшмәс өчен үз китапларымдагы үзем аңламастан килгән үзгәрешләрне алам)*. 1 Бу хакта Татарстан мәгариф комиссариаты басып чыгарган имля. әлифба, тел. халык әдәбияты турында инструкцияләр мәжмугасы 2 Иттифакый — очраклы. •Мисалга Г Ибраһимов 1919 елда басылган «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» исемле китабы буенча таблица китерә. Анда китапның 33 битендә урысча сүзләр — 8% . бәйнәлмиләлчә — 11%. гарәпчә — 18%. татарча — 63% булса. 1927 елда басылган «Урал» һәм уралчылар» китабының 27 битендә урысча сүзләр 4%, бәйнәлмиләлчә — 10%. гарәпчә — 9%. татарча сүзләр — 77% тәшкил итә. дип күрсәтеп үтә (Автор китергән таблицаны техник сәбәпләр аркасында тулысынча баса алмадык. Редакция искәрмәсе 1 Әгәр лә без соңгы елларда чыккан әдәби әсәрләрне карасак, аларнын байтагында татар сүзләренең процентлары 92—98 гәчә житкәнен күрәчәкбез VII Нәтиҗәләр Докладта сөйләнгәннәрнең барын бергә жыеп күз алдына куйсак, безгә менә шул түбәнге нәтнжәләр мәжбүрн рәвештә килеп чыгалар ’ 1) Партиянең программасыннан, милли мәсьәләдәге барлык карарларыннан. ун елга якын дәвам кылган гамәли тәжрнбәләрдән аңлашылуы буенча. пролетариат революциясе аерым милли мәдәниятләрне бетерми.’ бәлки боларның үсүенә һәм көчәюләренә зур иркенлек биреп, туктаусыз ярдәм итеп кидә Революциянең алдында торган интернациональ максудлар белән бу аерым халыкларның мәдәниятләренең милли булулары арасында каршылык юк; Сталин иптәшнең ачык формуласы буенча, совет һәм социализм эчендә куәтләнеп барган бу аерым мәдәниятләр үзләренең формалары буенча милли булсалар, мондәрижә белән пролетариатча булачаклар һәм мәдәниятләр пролетариатның юлбашчылыгы астында, гомумадәмнен киләчәк тормышка баруына хезмәт кылачаклар 2) Пролетариат революциясе һәм социализм тозелеше эчендә яшәп, күтәрелеп барган ул милли мәдәниятләр арасында татар мәдәнияте дә үзенә урын ала Революциянең тиздән ун ел тулачак зур хәрәкәте, тозелеше. пролетариатның туры милли программасы татар халкына сәяси хокуклар. декларация һәм рәсми иркенлекләр, тигезлекләр бирү белән генә канәгатьләнмәде. бәлки һәрнәрсәдән элек татар хезмәт массасының хужалы- гын күтәрү, икътисади тормышын юлга салу өчен чаралар күрде Моның белән татар мәдәниятенә матди нигез салынды Татар төзү эшенә активист булып катнашырга өйрәнде Менә болар нәтижәсендә татар халкы пролетариат принциплары нигезендә үз телендә мәдәният үстерү, көчәйтү эшенә керешерлек куәт-хәрәкәт алды. Шуңар күрә татар мәдәни хәрәкәте үзенең хәзерге хәле, рәвеше белән Октябрь революциясенең жнмеше итеп каралырга тиешле 3) Кичерелгән гражданлык сугышларына, каты ачлык трагедияләренә һәм татарның электән әзерлегенең бик кечкенәлегенә карамастан, бу аз заман эчендә дә татар мәдәни хәрәкәте, советның нык булышлыгы аркасында үзенә дөрес юл сызып, яна тормыш тозегәндә төпле нәтнжәләр бирде Киләчәк өчен перспектив хәрәкәт планнарын билгеләп куярга өлгерде Бу мәдәниятнең нигезе кон-тон ныгый, тармаклары үсәләр, зураялар, тамырлары тирәнәяләр, шуның белән бергә татар массасы бу мәдәни хәрәкәт эченә киң рәвештә кереп бара Менә болар барлыгы татар мәдәниятенең вакытлы бер кузгалыш яки нәтнжәсез бер жил генә түгел икәнен, бәлки татар тормышының сыйнфый-тарихи шартларыннан мәжбүрн. кануни рәвештә килеп чыгып, көчәеп киткәнен күрсәтәләр Шуның белән бергә хәзер бу мәдәният үзен нжади хезмәте белән танытты татар халкы үз телендәге мәдәнияте аркылы жиңелрәк. уңайрак рәвештә яңа тормышка күтәреләчәге, бу милли инструмент революция төзелешләренә киң татар хезмәт массасын катнаштыруда бик нык файда итәчәге ачык күрелде 4) Әнә шул югарыгы оч момент революция һәм социализм төзелеше эчендә татар мәдәниятенең урыны, кыйммәтен билгелиләр Татар халкы башка мәдәниятләргә йотылу юлы белән түгел, үз теле нигезендә, үз мәдәниятен үстерү юлы белән барачак. Ассимиляция һәм урыслашу перспективалары татарның киләчәк көннәренең мөндәрижәсеннән алып таш ланырга. Йотылу яки урыслашу хәрәкәтләрен аерым бер агым итеп мәйдан га кую эшенә каршы каты көрәшергә, моны революция принципларын аила маучылык итеп каралырга, татар хезмәт массасының революция эчендәге хәрәкәтенә зарарлы реакциячылык саналырга тиешле Партиянең XII съезд карарларында ачык әйтелгәнчә, бу шартлар эчендә урыс мәдәниятенең татар мәдәниятеннән югарылыгы, шуңар күрә татарлар өчен зәгыйфь мәдәни яттән югары мәдәнияткә күчү шешлеге турындагы сөйләнүләр —великоруслык милләтенең элекке өстенлеген саклар өчен чыгарылган караш кына дыр Татар арасында мондый карашларның булуы —иске замандагы русификаторлык сәясәтенең татар зиһенендә калдырган күләгәсе, үзенә түбән, ышанычсыз карарга өйрәнүенең хата нәтнжәсе генәдер 5) Бу нигез принциплар безгә аерым гамәли чаралар күрергә мәҗбүр итәләр Татарга һәм аның мәдәниятенә элекке кебек мәсхәрәле карашлар, аның белән хисаплашмаска теләүләр революция аркасында байтак кимеделәр. Ләкин бетеп җитмәгәннәр әле. Татарның үз эчендә дә. башкаларда да татар теленә, татар мәдәниятенә әһәмиятсез, төп асылда кирәксез бер нәрсә итеп караучылар, шуңар күрә, боларга багланган хезмәтләрне үтәргә теләмәүчеләр, шөбһәсез, әле дә юк түгел. Элекке заман великоруслыкның башка милләтләргә начар каравыннан сеңеп калган ул иске сөремнәргә каршы чара күрелергә тиешле. Әлбәттә, моңа каршы иң төсле чараларның берсе—татар мәдәниятенең мөмкин кадәрле тиз күтәрелүе, шулай итеп, түбән карауга урын калдырмавы, татар теленең, татар дәресләренең башка халыкларныкы дәрәҗәсендә яхшы эшләнеп җитүе, икенче—тышкы яклары белән канәгатьләнерлек дәрәҗәдә үсүе, һәм татар телен, татар дәресләрен укытучыларны квалификацияләре буенча башкалар белән бертигезләнерлек дәрәҗәдә әзерләп өлгертү кебек гыйльми моментлар булса, икенчесе итеп, монда дәүләтнең канун кодрәте дә үзен күрсәтергә тиешледер Иске заманда татарны, аның эшен түбәнәйсетү психологиясен тудыруда патшачылык хөкүмәтенең, аның полициясенең, аның сатлык матбугатының зур роле булды. Менә шуның агуын бетерүдә революция үзенең дәүләт низамнарыннан. дәүләт аппаратлары көченнән файдалану да зыян булмаячак. 6) Партия XII съездының карарларында да әйтелгәнчә, җирле халыкларның үз эчләреннән гореф-гадәтләрен, телләрен, тормышларын белгән хезмәтчеләр чыгару кирәк булганга. Татарстанның мәктәпләрендә, югарыдан түбәнгәчә, татарны өйрәнүгә, татарның теле, әдәбияты белән танышуга гаид» гыйлемнәр, әлбәттә, беренче дәрәҗәдә әһәмиятле дәресләрдән итеп куелырга, бу хакта һичбер төрле җиңел карауларга бирелмәскә, бу эшләрдә дәүләтнең рәсми куәтләре ярдәмдә булырга тиешледер. Шуның белән бергә, бюджет вакытларында татар телен, татар мәдәниятен үстерү һәм гамәлгә кую бурычларына каратып аеруча акча билгеләнелмәсә. күп карарларның кәгазьдә калуы мәҗбүри булып чыга Мәсьәләнең реаль ягы моңа терәлгәнгә, дәүләт аппаратларының хезмәтләрендә менә бу нокталарга әһәмият бирелү чараларын күрү лязем була. 7) Мәдәниятләрдә, алда Покровский әйтмешли, аерып билгеләүче һәм төп корал тел булганга, татар телендә сөйләшүче халыклар, теләсә кайда яшәсәләр дә. бер мәдәни коллективның кисәге булып танылалар Шуңа күрә җөмһүрияттән тыштагы татарлар белән даими контакт саклау мәсьәләсе татар мәдәниятенең үсүендә, көчәюендә аерым урын тоткан моментларның берсе булачак Шуның белән бергә, татар мәдәнияте үскән, күтәрелгән саен, башка төрки халыклар белән мәдәни, гыйльми тәҗрибәләрне алмашу нокталары да күз алдында тотылачактыр. 8) Тарихның бәйнәлмиләл хәзинәсеннән алынган гыйлемнәр, техникалар. сәнгатьләр ярдәме белән пролетариат юлбашчылыгы астында, үз теле, үз тормышы нигезендә үзенең мәдәниятен көчәйтү, бу мәдәниятне татар хезмәт халкының социализм төзелеше хәрәкәтләрендә корал булырлык дәрәҗәдә югары күтәрү һәм шул социализм төзелеше эчендә башкалар белән бер уңайдан бер мәдәни отряды булып бара алырлык хәлгә җитү —менә татар халкының мәдәни мәсьәләдә тоткан юлы. алдагы маягы шул рәвеш булачак, тарих һәм революция татарны шул юл белән алып барачак. Текстны басмага 3. РӘМИЕВ әзерләде