Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ташлар эзлим

Алабугада Ташлар юллыйм, ташбилгелар карыйм, Эзләр эзлим өзелеп үзәгем. Кайда соң сез, кабер ташкайлары, Ник аера алмый күзләрем? Чиркәүләрне инде ничә гасыр Күтәрүләр авырдыр сезгә. Юллар түшәп, бозылып, шомарыплар Чәрдәкләнеп, их, беткәнсез лә!.. Төшләремә керә манаралар, Ялтырыйдыр көмеш айлары. Телгә килеп бергә сөйләшәбез, Ахры алар бабам җаннары: «Ник онытып безне яшисез соң? Ник кадерсез изге сөякләр? Нигә вата потлы герләр белән Кабер ташын кара йөрәкләр?» һәрбер бизәк, һәр гарәпчә хәреф Кан дошманы һаман аларның. Татар рухын, хәтта һәр авазын Буа бара кәкре бармагы. Булмаганнар, тормаганнар, диеп. Бүген дә бит бармак яныйлар. Ишетмисез мәллә, милләттәшләр?! — Хәтерләрне безнең талыйлар. Алабуга —урыс шәһәре дип, Күпме инде җырлар язылды, Ник йоклыйсыз, татар шагыйрьләре, Тарихыбыз нигә сызылды? Музыкантлар, кайда моңнарыбыз. Җырчылар юк мәллә җырларга?! Бәетләребез ник басылмый соң. Кәгазь беткән мәллә аларга?  Кайчан халкы өчен хезмәт итәр Саф йөрәкле татар галиме? Очсыз даншөһрәткә сатылмыйча, Йөзен ачар гасыр белеме? Кайда фидаилар, көчле ирләр, Кайда югалдыгыз, кардәшләр? Ташлар юллыйм, ташбилгелар эзлим. Мин ялгызмы? Эзлим юлдашлар! Алабуга корылмасы Тау битендә җилләр нидер сөйли. Уйный төнлә кемнең шәүләсе? Дәверләрне бутап баскан мәллә Алыпларның көчле гәүдәсе? Юк, аларның җыры тынган инде, Буыннарда бары сагышы. Тик бер миңа ишетелә кебек Калканнарның, чыңлап, тавышы. Чәчелгән дә шушы калкулыкка, Әйләнгән күк ташка бәгырьләр. Җан өрәсем килә һәр ташына. Ку.тларыма алам кадерләп. Могҗизадай калган таш ныгытма Эченә йоткан бөтен моң-зарын. Җилдавылга вакыт бүләк иткән Шатлыкларын, авыр газабын Чулман дулкыннарын, таш ныгытма Моңсу уйда боегып күзәтә. Алыпларның сынган сөңгеләре Төшләренә кереп йөдәтә Кем хужа туган туфракка? Баш иелгән, бил бөгелгән, Аркадан үтә ятлар. Әйтерсең лә без курчаклар, Әйтерсең кургаш атлар. Җигелеп барын тартабыз, Камчылар гына булсын. Безгә әмер бирүченең Мендәре күпереп торсын. Бу, дигәч, будык Чулманны — Ни генә үтәлмәде?! Акты-киттс «кара алтын», Сарысы тәтемәде. Хәзер дә кара АЭСлар, ЕлАЗлар туып килә. Эт өрә, бүре йөри. дип. Түрәләр бездән көлә. И халкым! Синең «сабырлык Саф алтын» түгел бүген. Юк сине. ахры, санлаучы: Төтеннән ачы күгең. Дөрләми әле, тик пыскый Тел һәм дин учаклары. Ни әйтеп уятырга соң Күңеле чукракларны? Шул хужа туган туфракка — Кем аның суын эчә, Кем сулый күкрәк тутырып. Кем сөеп иген чәчә. Тарихи җир-нигезендә Татар нәселе үссә — Языкмы шулай дисәк?