Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАНЫШТЫРУ СҮЗЕ

Резидә Әхтәмованы мин Казан дәуләт университеты студенты чагыннан ук белам. Минем янга беренче мәртәбә килгәндә ул әле беренче курста гына укый иде. Шигырьләрне шул вакытта ук яза торган булган, ләкин тыйнаклыгы аркасындамы, шигырьләрен курсәтми иде. Соңрак инде Резидәнең барлык шигырьләре белән танышканнан соң. мин аңардан: «Нишләп моңа кадәр аларны яшереп йордең?»— дип сораган идем. Ух «Моңарчы куңелне кәгазьгә бушатсам шул җитә иде-.—дип җавап бирде. Әйе. һәр шагыйрь бу этапны утә. Башта уз куңелен бушатыр очен яза. ә инде кешеләргә әйтер сузе кубәя башлагач, куңел байлыгын башкалар белән дә уртаклашасы килә башлый. Ә Резидәнең кешеләр белән уртаклашыр байлыгы бар. Хәзергесе вакытта ул нәшрият өчен узенең җыентыгын әзерләп йори. Резидәнең кайбер әсәрләре белән •'Идел- журналы. «Татарстан яшьләре». «Вакыт» газеталары укучылары таныш та инде. Шулай ук аның шигырьләре радио һем телевидение аша да яңгыраганы бар. Резидә Әхтәмова шактый узенчәлекле яза. Ул шигъри образларны артык шәрәләндерми, фикерен кыска һәм тыгыз итеп бирергә тырыша. Ә инде осталык җитеп җитмәгән җирләрдә шагыйрәне хисләр кайнарлыгы һәм эчкерсезлек коткара. Резидә хәзергесе вакытта 3 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Буген. хөрмәтле укучылар. Резидәнең сезгә берничә шигырен тәкъдим итәм. бәлки алар сезгә дә кызыклы тоелыр