СИРАТ КҮПЕРЕ
Сүз башы
Солтангалиев...
Октябрь инкыйлабы көннәрендә һәм Совет хакимиятенең беренче бишьеллыгында татарлар арасында гына түгел, илдә исеме еш ка башланган иң күренекле шәхесләрнең берсе ул. Ленин, Сталин һәм Троцкий белән бергә эшләп, а чарның һәммәсе белән үзен тиң күреп, аяк терәп сөйләшкән, бәхәсләшкән дәүләт җитәкчесе. Милли мәсьәләне аңлауда һәм аңлатуда мостәкыйль үз концепциясе булган белгеч, җитәкче. Аның бу олкәдәге хезмәтләре дистәләгән илдә— Япония, Һиндстан. Иран, Төркия. Алжир. Франция, Германия. Англия һәм башка илләрдә донья күргән, бүген дә кызыксыну уята. Солтангалиев— Сталинның якын танышы гына түгел. иң тәүге корбаннарының да берсе. Оч тапкыр кулга алына, ике мәртәбә атар га хөкем ителә. Үзәк КГБ архивларында аның эше ил күләмендә иң зур эшләрнең берсе булып тора. /923 елдан башлап сиксәненче елларга кадәр совет матбугатында аның кадәр гаепләнгән, каһәрләнгән баш ка берәү бармы икән?! Булса да. Троцкийны гына аның белән чагыш тырыП була торгандыр... Солтангалиевне һәм аның өйрәтүләрен юкка чыгару— ул милли аң һәм тигезлеккә булган табигый омтылышны юк итүгә тиң була. Әмма тарих күрсәтер: боларның берсен дә юк итү мөмкин түгел. Солтангалиев исеме үз халкына кире әйләнеп кайткан кебек, изелгән милләтләрнең дә тигезлеккә, азатлыкка булган омтылышы үлемсез. Табигый ки, укучыны ро чанда сурәтләнгән вакыйга һәм фактлар ның тарихи дөреслеккә туры килү-килмәү дәрәҗәсе кызыксындырырга мөмкин. Җавап бирәч: мин әдәби әсәр яздым. Әмма тарихи дөрес леккә хилафлык китермәү төп максат ым булды. Романдагы геройлар, тарихи шәхесләр, вакыйга чар уйлап чыгарылмаган. Моңа кадәр үзе бездә һәм чит илләрдә мәгълүм булган фактлар белән генә чикләнмичә, үзәк һәм җирле архивлардан. Солтангалиевне күреп белгән байтак кына кешеләрдән алган өр-яңа мәгълүматларны киң файдаландым. Моңарчы ишекләре һәммә эзләнүчеләр өчен дә ябык булган Үзәк КГБ архивына үтеп керү һә м ике оч мең биттән гый барәт сорау алу беркетмәләрен күздән кичерү сезгә тәкъдим ителгән әсәргә дистәләгән, йөзләгән гыйбрәтле мәгълүматлар өстәде. Шул рәвешле, биш ел чамасы вакытым Солтангалиевне өйрәнү һәм яңа роман язуга сарыф ителде. Ниһаять, бу күләмле әсәр әзер дип әйтергә була Аның исеме— «Сират күпере Ни өчен шулай диеп Ринат МӨХӘММӘДИЕВ (1948)— аднп. танкыйтвча. филологи* фаииара кандидаты. «Бараича умырзая*. •Кенаря— читан кошы*. •Якутпар табыладыр ваныт балан* һ. 6 китаплар авторы. Татарстанның атказанган маданнят хазматнара Казанда яши. Эсер журнал вариантында бирала тиңләу момкин тугел. Бугенге хәлебез дә шул чама... Роман шактый з\р куләмле булу сәбәпле, аны журнал у У - Р кыскартып тәкъдим шпәм. «Сират купере» тулы килеш якын араоа Татарстан китап нәшриятында донья курер дип ометләнәм. Автор. ти, әйт әле, татарларга да патшага каршы баш күтәрергә ярыймы ул? . — Авызың ни әйткәнне колагың ишетсен, малай актыгы... Әйдә, пычкыны ныграк тарт! Туктап бераз хәл алырга ниятләгән малай пычкы сабын тагы да үҗәтләнебрәк тартырга кереште. Имән тумранын кисү уен-муен түгел шул. Ике куллап тарта югыйсә, әтисеннән шелтә ишетәсе килми иде дә бит Ә имән нык, имән таза. Пычкы зеңгелдәп тора, гүя аның телләреннән чүп түгел, очкын сибелә... Әтисе аның саен дәртләнебрәк тартуын белә пычкы сабын— йөзьеллык имән төбен түгел, ныклыкка үзенең улын сыный ул шулай. Пәһлеван гәүдәле ир-атның маңгаеннан бөрчек-бөрчек тир тамчылары йөгерешә, инде сулышы ешайганнан-ешая бара, ә унбер яшьлек малай ничек түзәргә тиешле?.. Сизә, күрә ич ул, тегенең пычкы сабын тартыр әмәле калмады, өстерәлсә өстерәлә, әмма кулын ычкындырмый. Арыдым, әти, бераз хәл алыйк, дип әйтергә «егетлеге» рөхсәт бирми, үҗәтлеге. Үлсә-үлә, әмма зарлана белми аның бу малае. Кем иң элек сер бирер, кем сыгылып төшәр, дип көткәндә, авыр сыкрау авазы чыгарып, имән тумраны үзе икегә аерылды. Анда да, җиңдем, котылдым дип, тизрәк кулын ычкындырырга ашыкмады малай, сер бирергә теләмичә, өлкәннәргә хас бер сабырлык белән, пычкыны үзенә тартып алды. — Татарга баш күтәрергә ярыймы дидем, әти, җавап бир инде?.. Менә сиңа мә! Хәйдәргали абый билен турайтып башын күтәрергә өлгермәде, тагы үз туксаны-туксан малай актыгының. — Әйттем бит инде, башны катырма дидем.— Ата кеше янә коры гына кистереп куйды.— Телеңә күп салынасы булсаң... Теленә салынуы түгел, чынлап торып беләсе килә иде Мирсәетнең. Әтисе даими алдырып килгән «Свет» атлы урыс гәҗитенең һәр санында— патшага каршы баш күтәрү, «восстание» вә «митинг» дигән сүзләр. Ул малай-шалай гына түгел бит инде хәзер, теттереп урысча укый-яза белә. Үзеңә кызык тоелган, аңлашылып бетмәгән нәрсәгә җавап алу гаеп эш түгелдер ләбаса?!. Әтисеннән сорамый, кемнән сорасын, ул бит мөгаллим кеше, урысчага да үзе өйрәтте... Инде ул хакта сөйләшү түгел, ишетергә дә теләмидер дисәң, алай да дөрес булмас. Әле берничә генә ай элек, мөгаллимлек итеп, татар-башкорт балаларын урысчага өйрәтеп, авылдан-авылга күченеп йөргән җирләреннән туган яклары Кырмыска- лыга кайтырга чыккач, Златоуст өязендәге Яңа Мөслим авылында тукталганнар иде. Өлкәннәр төне буе пышылдашып чыктылар. Дөрес, Мирсәетне йоклый дип уйладылар ул чакта. Чынлап та, йоклаганга сабышып ятты, борынын сызгырткан булды, борсаланган булды малай. Ә әтисе әллә ничә кат аның йоклауйокламавын ачыкларга итеп янына ук килде, юрганын ябып китте. Улының тәмам йоклаганлыгына ышангач, хуҗа һәм аңарга кич утырырга килгән тагы берничә ир-ат белән чәй янында әңгәмә кылып утырдылар Питердагы эшче хәрәкәтләре, Уралдагы канәгатьсезлек турында Ә атадым соц? Шуның очен, чонки Солтангалиевнең шәхси я ' - булсын, татар халкының азатлыкка омтылышын булсын, нечкә, кылычтан уткен сират купере аша утудән гайре сөйләштеләр. Күбрәк аның әтисе сөйләде, ә авыл кешеләре сораштырды. Үз әтисенең шулай күп белүенә, кая барыл чыкма, шунда якын әңгәмәдәшләр табуына, хөрмәткә лаек булуына куанып ятты Мирсәет Соңыннан алар янына тагы бер мыеклы абый килеп өстәлде Аның мыеклы булуын, йоклаганга сабышып яткан арада күз чите белән генә чамалап өлгергән иде малай. Шул кеше исә әле генә Златоусттан кайтып төшкән, анда эшчеләр восстание күтәргән икән. Үз күзләре белән күргән .. Нәкъ әнә шул чагында, кызыксынуын баса алмаенча, күз төшереп алды да инде аңарга Мирсәет. «Восстание» дигәнен аңламады аңлавын, әмма аның ниндидер гайре табигый, иллә дә хәйран нәрсә булуын чамалады. Чөнки, шул хакта әйткәч тә, авыл мужиклары гына түгел, аның әтисе булып әтисе «ух»ылдап, баш чайкап куйды. Йокларга яткан чагы бул- маса, Мирсәет тә түзмәс иде, һичшиксез, сикереп торган булыр иде. һәм дә ул хикмәтле «восстание» дигәннәренең ни аңлатканын сораштырмый түзә алмас иде. Шуннан соң теге мыеклы абый тагы да пышылдыйрак төшеп сөйләп китте. Ике колагын торгызып тыңларга тырышса да, анык кына ишетә алмады Мирсәет. Шулай да әңгәмәнең ни хакында барганлыгын чамалады Златоуст эшчеләре патшага каршы баш күтәргән икән. Ә тегеләрне атлы казаклар чакыртып бик нык кыйнатканнар. Шуңа да карамастан, бу 1903 ел тыныч булырга охшамаган, әле Питер һәм Мәскәү эшчеләре дә үзләрен күрсәтәчәк, дип әйтепәйтте теге мыеклы абый Нәкъ шул мәлне әтисенең көрсенеп куйганлыгын хәтерли әле ул тагын. — Урыс эшчесе кузгалды,— диде ул, кинәт тавышын күтәреп — Кавказ халкы, латыш һәм яһүдләр дә йоклап ятмый. Ә менә безнең татар-башкорт уяныр микән кайчан да булса. . Әңгәмәләре әле дәвам иткәндер, әмма пышылдау авазлары тәмам изрәткән булса кирәк, Мирсәет башка берни хәтерләми, йокыга киткән Шулай да Мирсәет әтисеннән төпченүен туктатмады. Икенче көнне янә, урман юлында карт биягә утын төяп кайтып килгән мәлдә, аңарга шул ук соравын бирде ул — Әти, татарлар кайчан баш күтәрер инде?. Хәйдәргали агай бу юлы да ошатмады улының үҗәтлеген Гел урын- сызга, болай да зур авырлык белән атлап барган атка тал чыбыгы белән китереп сукты. Әмма сүзләре Мирсәеткә төбәлгән иде — Сугып торып җибәрермен. . Очып барып төшәрсең. Мирсәет бит белә, шулай дип әйтә генә ул, балаларына кул ягындырмый аның әтисе. Кая барса да, үзе белән ияртеп йеретә торган Мирсәеткә исә тими дә тими инде. Ул бит аның ике апасыннан соң гына көттереп туган өлкән улы Дәшмәде Мирсәет, артык төпченмәде. Алай гына булса бер хәл, исе китмәгәнне күрсәтмәкчс булып, шундук «Әпипә» көенә сызгырынырга кереште — Сызгырма, җил чыгарасың,— дип, бу юлы да кистереп куйды Хәйдәргали агай Усал булмаса да, кырыслыкта аңа тиңләшүче булмас. Шуңа әниләре Гайнелхаят булсын, биш кыз, дүрт улының берсе булсын, һичкайчан каршы әйтмәделәр аңарга. Әле авызга бармак тыкмый гына сызгырырга яңа өйрәнеп килгән чагы иде Мирсәетнең. Үзенең яңа һөнәренә куанып туймаган көннәре. Нишлисең, әти кеше әйткәч, карышып булмый. Әмма утын тумраны да түгел бит инде ул— сөйләшергә ярамасын, сызгырынырга ярамасын, ни эшләргә кирәк соң!?. Ә табигать матур... Шундый матур бит ул Кырмыскалы яклары! Ясмык басуына ике торна төшкән, сикергәли-си- керголи, алар булып алар «торыйк-торыйк» дип җырлап йөри Баш очында, югарыда, сабан тургайлары зәңгәр бишектә тибрәнә, алары да Мирсәеткә атап сайрый, Мирсәеткә җыр багышлый Офыкта зәңгәр рәшә дулкынлана, юл читендә кыр чәчәкләре, аллы-гөлле күбәләкләр... Колак төбендә безелдәшкән кигәвен һәм энәкаракларына кадәр шушы мизгелне, шушы көнне зурлый. «Э-эх»,— дип бер киерелде дә, колачларын киң җәеп, имән ботаклары өстенә сузылып ятты Мирсәет. Шушы матурлыкка тиң җыр язсаң иде ул, шигырь чыгарсаң иде. Әйтергә теләгән сүз, дөньяга аваз бирергә торган моң белән күкрәге тулган. Хисләре күкрәгенә сыймый аның хәзер. Шунда, уйларына чумып барган әтисе, үзе башлап дәште аңар: — Патшаны төшерү дигән ул уй каян керде әле синең телеңә... Дертләп китте малай, капыл гына торып утырды. Төпченергә җыена идеме аның әтисе, әллә улы белән эчкерсез әңгәмә кылыргамы— аңламассың. Ни генә булмасын, Златоустта чакта йоклаганга сабышып сезнең белән сөйләшкәнне тыңлап яттым, дип булмый бит инде. — Теге, урысча гәҗиттән укыдым,— дип котылмак булды Мирсәет, сүз эзләп кеше кесәсенә керә торган малай түгел иде ул.— «Свет» дип аталамы әле, теге, синең бездән яшереп кенә укый торган гәҗитең?.. Хәйдәргали агай бераз үзалдына уйланып барды, өенә алдырган ике бөртек гәҗитне дә улыннан яшерә алмавына битәрләде бугай ул үзен. — Шул гына җитмәгән,— дип мыгырданды аннан җилкә аша,— ка- рагруһ-монархистлар гәҗитен генә укыйсың калган. «Тәрҗеман»ны укы әнә, бераз әдәпкә өйрәнерсең. — «Тәрҗеман»ны да укыйм, әти.., Гаспринскийны күргәнең юкмы синең? — Сүз Гаспаралы Исмәгыйль турында түгел бит әле,— дип фырылдап куйды атасы.— «Свет»ка кагыласы булма, кара аны, малай актыгы. Мирсәетнең исә кәефе күтәренке. Әнә ич, әтисе сөйләшә башлады аның белән. Шул гына кирәк тә. . — Ярар, әти, укырга ярамаса, укымам ул гәҗитне. Дәшмәде Хәйдәргали агай. Бу аның килешүе, укысаң укырсың инде, диюе иде. Хәер, Мирсәет өчен җавапның нинди булуы әллә ни әһәмияткә дә ия булмагандыр, чөнки күзгә чалынган, кул астына кергән һәммә гәҗит-китапларны да ул тоташтан укып бара. Урысчамы ул, татарчамы, төрекчәме— бу телләрнең һәммәсен унбер яшьлек малай су урынына эчә. Кызганыч, гарәпчәне генә өйрәнә алмыйча азаплана әлегә. Үч иткәндәй, өйдәге китапларның яртысы диярлек гарәп телендә. Авылга җитеп килгәндә, янә сорап куйды әти кеше. Йомшак итеп, ягымлы итеп дәште бу юлы, әйтмәс җиреңнән әйтерсең. — Йә, улым, тагы ниләр укыдың инде соңгы араларда?.. — Урыс китапларыннан Мамин-Сибиряк, Короленко, тагы Сулимский дигән язучыларны. Ни эләкте шуны укыйм инде, әти... Барысы да кызык, хикмәтле итеп яза... — Тагы, тагы ниләр укыдың?— дип ашыктырды ата, нидер ачыклыйсы, тәгаенлисе килгән сыман. — Тагымы,— дип уйга калып торды малай, һәм куанып куйды, аеруча яратып укыган китабын исенә төшерде — Бәй, онытып торам икән, тагы ниндидер, Гринвуд атлы инглиз язучысының «Маленький оборвыш» дигән романын укыдым. — «Маленький оборвыш» дисеңме?—дип, уйга калып торды Хәйдәргали агай. Аның өчен яңа исем иде бугай бу.— Ә татарча ничек була инде аның исеме? — Белмим,— дип иңсәләрен җыерып куйды малай. — Белмәсәң, тәрҗемә итеп кара. Әзерне кем дә укый аны. Ә син укы да уйлан, бу татарча ничек атала икән диген, төрекчәсен табарга тырыш, гарәпчәсен. Шулай гадәтләнсәң, берьюлы ике-өч куян атарсың. Татарча укысаң, урысчасын уйла... Кош тоткандай, Мирсәет кинәт елмаеп җибәрде. — Таптым, татарчасын да таптым... Аның татарчасы «Бәләкәй йолкыш» дип аталачак.— һәм бераздан, басыла төшеп, сорап куй- ды ул:— Әти, син ничек уйлыйсың, әгәр дә мәгәр мин шул романны татарчага тәрҗемә итеп чыксам, ә?.. Кырмыскалыда бөтен малайлар белер иде аның турында. Болай да мин ул хакта әллә ничә мәртәбә сөйләдем инде. Безнең дә укыйсы килә бит диләр, ә урысчаны белмиләр — Тәрҗемә кылу— изге эш. Булдыра алсаң, тырышып кара,— диде әтисе. Унбер яшьлек малайның кулыннан андый эш килмәс, әлбәттә, Хәйдәргали агай моны яхшы белә. Әмма улының шундый теләге бар икән, ничек хупламыйсың моны Ул да түгел, әти кешене тәмам хәйран калдырган тагы бер хикмәтле күренеш булып алды әле Нәкъ шул мизгелдә, уйламаган-нитмәгән җирдән, Мирсәет капылт кына арба өстеннән сикерде, һәм, җигүле атны узып, дөньясын онытып йөгерә үк башлады. — Нәрсә булды... Кая йөгерәсең алай?—дип кычкырды, моны ничек аңларга белмәгән Хәйдәргали агай. — «Бәләкәй йолкыш»ны тәрҗемә итәргә — Өлгерерсең. Өйгә кайтабыз ич — Бия акрын кайта.. — дип кулын селтәде малай.— Тәрҗемә итә торам мин. — Җенле,— дип әйтүдән башка чарасы юк иде атаның да Ул моны үзалдына эчке бер куаныч һәм хәтта горурлык белән дә әйтте бугай.— Тәмам җенле малай икән бу, хәерлегә булсын... Арба юлы читендәге чирәмнән йөгерүче малайның күзенә ул-бу күренмәде. Авыл капкасына килеп кергәч тә йөгерүен дәвам итте ул. Тын гына чирәм чемченеп йөргән тавыклар, каз-үрдәк «игагай»лап як- якка сибелде. Үзләренең капка төбенә килеп җиткәндә, бөгелә-сыгыла чиләк-көянтә белән судан кайтып килүче дәү апасы Сәрвәрне чак бәреп екмады Мирсәет. Көннәр бер-бер артлы уза торды Көзләр үтеп, кышка керделәр Мирсәетнең • әле булса «Бәләкәй йолкыш»ны тәмамлый алганы юк. Әмма төрле маҗараларга юлыгып, урамда йөрүче бу инглиз малае турында инде Кырмыскалыда ишетеп кенә түгел, укып та беләләр. Романның Мирсәет тәрҗемә иткән аерым бүлекләре кулдан-кулга йөреп таушалып бетте, кайсыберләре югала да башлады кебек инде Шуңа да карамастан, Мирсәетнең бу эшне ташларга җыенганы юк, буш вакыты булдымы өстәл янына утыра Тәрҗемә итә һәм тәрҗемә иткәнен иң элек әнисенә, апалары, энесеңелләренә укый. Аннан соң гына кулъязма яшьтәшләре, малайлар кулына керә, һәм өй борынча китә.. Әмма тәрҗемә эшеннән дә аерылып торган кичләре бар иде Мирсәетнең. Көннәрдән бер көнне уйламаган җирдән аның янына әтисе килеп керә 1904 ел булдымы икән бу, 1905 кә чыккачмы, тәгаен генә әйтеп булмый инде хәзер Мирсәет өстәлдәге кәгазь кисәкләрен, әтисеннән яшереп, тез өстенә шудыра. Гаепле кеше сыман, үэ-үэен кая куярга белмичә борсаланырга керешә. Табигый инде, улының, шул рәвешле, яшертен эш белән шөгыльләнүе ата кешедә кызыксыну уята Яшереп азапланган кәгазь кисәкләреннән берсе, ялгыш, идәнгә төшкән икән. Хәйдәргали агай, ипле генә килет, шуны кулына ала һәм күз сала Үз күзләренә ышаныргаышанмаска белми: аның улы Мирсәет патша хәзрәтләрен бәреп төшерергә чакырып язылган татарча листовкалар күчереп утыра икән ләбаса!.. Муенында кан тамырлары бүртеп чыга атаның, колаклары кызыша. Әмма тавышын күтәрми, күрше бүлмәдәгеләргә сиздерүдән курка. Мондый эшне ишеттермәгән, белгертмәгән хәерле ич аның өчен Д®- — Бу нәрсә бу! Төннәр буе нәрсә күчереп утырасың син.!. Кая, башкаларын да күрсәт әле... Капыл гына күтәреп, алдындагы кәгазьләрне малай күлмәк астына тутыра. Үзе куркуга төшкән, әмма күзләре утлы күмер булып яна. — Бирмим... Сорама, әтием, берсен дә бирмим. Үҗәтлектә үзеннән дә арырак киткән бу малаеның күрсәтәсе килмәгән әйберен алай җиңел генә алып булмасын белә, аңлый Хәйдәргали агай. Яхшылап сөйләшеп, сораштырып карарга була. — Кем кушты? Дәшми. — Кем өчен күчерәсең аларны? Малай яман тешләк, һаман дәшми. — Моның өчен нәрсә булачагын беләсеңме соң син, малай актыгы?!— дип сорый әти кеше, ниһаять. — Беләм,— дип җавап кайтара Мирсәет.— Патшага каршы баш күтәргән өчен сөргенгә олактыралар яисә асып куялар. Тетрәнеп куя Хәйдәргали агай. — Шуны белә торып күчерәсеңме? — Әйе,— ди малай, һәм җәлт кенә борынын тарта. Зәңгәр күзләр ялт-йолт як-якка карангалап ала. Гәүдәсен турайта төшеп, кабатлап сорый әти кеше. — Кем бирде бу кәгазьләрне? Кем өчен күчерәсең, әйтәсеңме-юк- мы, малай актыгы!?. — Юк, әйтмим, сорама да, әйтмим дә. Шунда, бер карарга килеп, бөтен бала-чага җыелып чәйләп утырган табын янына төбәп атлап китә Хәйдәргали агай һәм өлкән кызларына дәшә: — Сәрвәр... Суфия кызым, кайсыгыз бар анда?.. Керегез әле. Сәрвәр белән Суфия ул арада каршысына йөгереп керәләр. — Нәрсә, әти... Ни йомышың бар, әтием? _ — Барыгыз әле, берегез җәт кенә Нуриәхмәт хәзрәтне чакырып килегез... Син бар, Суфия кызым, синең аякларың җитезрәк. — Әти,— дип, җан авазы белән тавыш бирә шунда почмакта моңарчы шым утыруын дәвам иткән Мирсәет. Әтисенең нәрсә ният итүен яхшы аңлый чөнки, Нуриәхмәт хәзрәт дигәчтен дә, эсселе-суыклы булып китте, яхшыга түгел бу.— Әти, чакыра күрмә хәзрәтне... Ул белми... Белми ул бу хакта. Мирсәетнең ай-ваена караудан узган иде инде Хәйдәргали агай. Нәрсә булды, ипле генә яшәп яткан җирдән нәрсә килеп чыкты соң дип, шомланып йөгереп килеп кергән әниләре Гайнелхаят апа да аңламады һәм улына ярдәм итә алмады. — Суфия, дим,— дип кабатлады ата, атлар-атламаска белми онытылып калган кызына.— Бар дидем. Бер аягың монда, икенчесе анда булсын. Әти көтә диген. Арасы булса, хәзер үк килсен. Ишеттеңме?!. Суфия җилкәсенә бишмәтен элеп чыгып йөгергәч тә, әнисе он алып кереп коймак тугларга кереште. Энеләре-сеңелләре, әтиләреннән яшереп кенә Мирсәетне кызганырга, сораштырырга керештеләр. — Нәрсә булды, абый. . Нәрсә булды,— диештеләр. Кичләр буе үзе чыгарган әкият сөйләгәне өчендер, яраталар иде аны. Нуриәхмәт мулла, көттерә төшеп, ут алгач кына килер ара тапты. Таягына таянып, ап-ак сакалын сыпыра-сыпыра аның түбәночтан менеп килүен иң элек Мирсәет күреп алды. Кәгазьләрен абзарга чыгарып яшергән иде яшерүен, шулай да җаны тыныч түгел. Әтисе нәрсә ният иткән, ничегрәк сөйләшергә җыена— ул кадәресе билгеле түгел иде бит әле аңарга Мулла кешегә хөрмәт зур иде алар өендә. Хәйдәргали Нуриәхмәт хәзрәтне болдырга ук чыгып, ике кулын сузып каршы алды. Өс-башларын салгачтын, сәкегә утырып дога кылдылар, хәл-әхвәл белештеләр. Аннан йорт хуҗасы өйдәгеләрнең һәммәсенә дә ишетелерлек ител, үзенең хәзрәт белән җитди нәрсә турында киңәшәсе барлыгын игълан кылды. Без түр бүлмәгә узабыз, ишек ябык торсын, кереп-чыгып йөрмәгез, дигән сүз иде бу — Ярар, ярар, балалар бу якта булыр,— дип, тәртип өчен җаваплы- лыкны әниләре алды үз өстенә.— Хәзер, самавырны гына кертеп куям Да... Түр якның такта белән бүленеп алынган иң аулак почмагына узды ир-атлар. Өйдә балачага күп, шулай иткәндә генә тыныч булыр. Кайнар коймак белән юкә балы кабып чәй эчтеләр иң элек Әле сүз башларга ашыкмады Хәйдәргали. Хәзрәт булып ул да бер түземсезлек белән көтте аның ни диярен Чөнки белә, юк сүзне бар итеп утыра торган адәм түгел хуҗа кеше, бигүк диндар булмаса да, белеп сөйләшә торган, укымышлы зат. — Йә, Хәйдәргали-кем,— дип, Нуриәхмәт хәзрәт үзенең тыңларга әзер икәнлеген белдереп хәбәр салды, ниһаять — Хәзрәт, мин сезне бик олы борчуым, дөресрәге, икебезгә дә бер дәрәҗә мөнәсәбәте булган олы борчу уңае белән чакырдым бит әле,— дип, ипләп, әмма ныклап сөйләшергә башлады Хәйдәргали. — Әйе, әйе,— диде җитмеш яшьлек хәзрәт.— Без бит туганнан-ту- ган кешеләр, өченче канат булсак та, якын кардәшләр. Беребезнең бакчасына төшкән борчу, икенчебезне читләтеп узмас. Без— туганнар, бәрәкалла. — Ярар, хәзрәт, туганлык хакында сөйләшү кайгысы түгел әле миндә,— дип, ипләп гәпләшергә әзерләнгән картның башына суккандай итте Хәйдәргали — Шәҗәрәбездәге үрмәкүч челтәрен башка вакытта барларбыз, боерган булса Нуриәхмәт хәзрәткә бу ошамады, нәсел-нәсәб җебен яхшы белгәнгә искәртергә кирәк тапты. —- Алай димә, Хәйдәргали энем, без синең белән якын туганнар. Синең атаң Хаҗимөхәммәт белән минем әтием Хаҗиәхмәт бер ата балалары, бабабыз Зөбәернең нәсел тамырын дәвам иткән ике бөртек олан. Ә Зөбәср исә Солтангали улы. Кул селтәргә ярамый алай, син бит укымышлы кеше. — Әйе, әйе,— дип утырды Хәйдәргали. Үз хатасын аңлап, башка карышмады. — Бер-береңә сыенып яшәгәндә, иншалла, һәммәсе дә имин булыр, Хәйдәргали. Әмма Хәйдәргали әйләнеп-урап сөйләшергә күнекмәгән, үзенекен итте: — Алай гына булса икән, хәзрәт. Бу сүз синең улың Мәхмүт белән минем Мирсәеткә кагылышлы. Үзең беләсең, Мәхмүт җиткән егет, Уралны аркылыдан-буйга йөргән, күп кешеләр белән белешкән, күп шәһәрләр күргән кеше — Алланың биргәненә шөкер, шулай-шулай,— дип, бер канәгатьлек белән тыңлый иде хәзрәт үзенең төпчек улы турында сөйләгәннәрне— Тукта әле, Хәйдәргали энем, синең Мирсәетеңнең ни катнашы бар минем Мәхмүткә. Бутамыйсыңмы, башка бер-бер Мәхмүт турында сөйләмисеңме? Тынлык урнашып алды беразга. Әнисе чәй хәстәрләп йөргән арада, ачык ишектән түр якның мич артына кереп, чаршау артыннан өлкәннәрнең сөйләшүен шыпырт кына качып тыңлап торган Мирсәетнең йөрәге кысып-кысыл куйды шул чагында. Кешо сүзен тыңлау яхшы түгел-түгелен дә, нишлисең, сөйләшүнең үзенә кагылышлы икәнлеген ул бит белә. Үзен ни көткәнен алдан белеп торганың хәерле. Әтисе бит, әнә ничек, җеп очы кая китеп тоташканлыкны чамалап өлгергән. — Бутамыйм, хәзрәт, синең улың Мәхмүт Солтангалиев Урал шәһәрләрендә йөри торгач әллә ниткән социал-демократлар белән бәйләнешкә кергән. Ниндидер Хөсәен Ямашевлар белән хат алыша икән... Шуларны да белмисеңме әллә?! — Ни дип әйтим, Хәйдәргали энем,— дип, ерактан, әйләнечтән алып китте хәзрәт. Колагы ишеткәннәргә гаҗәпсенү сиздермәде.— Мәхмүт минем улым булса да, ул балигь булган кеше. Ни эшләргә, кемнәр белән аралашырга, кемнәр белән хат алышырга кирәклекне үзе белә торгандыр дим... — Менә шул, хәзрәт, синең Мәхмүт мәктәпкә йөрүче малайларга, шул җөмләдән, минем өлкән улым Мирсәеткә дә, патшага каршы язылган нотыкларын күчереп яздырта. — Белмим шул, белмим,— дип кенә котылмакчы иде Нуриәхмәт хәзрәт. Әмма Хәйдәргали агай алай гына тукталырга уйламый иде шул әлегә — Ә үрәдниккә яисә өяздәге башка бер-бер түрәгә бу хакта җиткерсәләр ни буласын беләсеңме соң син, Нуриәхмәт абзый?— Картның ни дигәнен көтеп тормады, үзе үк хөкем чыгарырга ашыкты ул.— Беләсеңме ни булыр?!. Иң элек указыңны алырлар . Аннан мәктәбеңне яптырырлар, һәм дә тагы үзеңне, улың Мәхмүт белән бергәләп, асып куярга да күп сорамаслар. Мулла калтыранып куйды, үзен кая куярга белмичә йөтке- ренгәләргә, борсаланырга кереште. — Ә нәрсә?!. Ә нәрсә...— дип кенә дәшә алды ул. Җунле-башлы сүз килмәде теленә. Мирсәет тә чак егылып китмәде. Шунда гына аңлады ул нинди куркыныч һәм җаваплы эшкә катнашы булуын. Тотылган очракта, димәк, аны да усал малайлар мәчене асып куйган кебек, асулары бик ихтимал... — Үзе язган, үзе сөйләгәне генә бер хәл. Патшага каршы язылган нотыгын мәктәп балаларына биргән бит әле. Шуларны күбәйттергән... Ай-Һай, хәзрәт, баш китәрлек эшләр эшләнә икән синең мәктәбеңдә... Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас! . Тәмам зиһенен югалтты кебек Нуриәхмәт хәзрәт. Шулай иткәч җиңел була торгандыр инде: берөзлексез сакалын сыпырды. — Алла сакласын... Алла сакласын диген, Хәйдәргали энем. — Алла сакланганны саклармын дигән. Бу эшне туктатырга кирәк, хәзрәт. . Аннан килеп, шәригатькә сыймаган бер нәрсә бит бу. Патша кадәр патшага тел тидерү . Патшага каршы баш күтәрергә чакыру. Хәзрәт, гүя телен йоткан, берничә кат тамак төбен кырып алды алуын, әмма ни дияргә дә белмәде. Хәзрәт ни дияр? Патшага буйсынмау, аңа каршы баш күтәрүгә шәригать ничек карый икән?.. Ничә айлар, күпме вакытлардан бирле Мирсәетнең күңеленнән чыкмый, аны көн-төн бимазалаган сорау ич бу. Әтисеннән ничә тапкырлар сорап караса да, җавап ала алмады ул бу сорауга. Хәзрәт авызыннан хәзер чыгачак сүз соң дәрәҗәдә әһәмиятле һәм мөһим бит аның өчен. Шуңа күрә, аның җавабын ишетми калудан куркып, чаршау эченнән арырак узды малай һәм бүлмә тактасындагы ярык аша хәзрәтнең авызына текәлде. Патшада аның эше юк, шәригатькә, аллага каршы эш була күрмәсен: «И, аллам, шәригатькә тел тидерүдән сакла...» Нуриәхмәт хәзрәт озак кына дәшми утырды. Күрәсең, ул бирәсе җавабын бик җентекләп уйлады. Дәшми калу ярамый, мәсьәлә кабыргасы белән куелган. Янә йөткеренеп алгач, тамагын кырып куйды, ниһаять. — Шәригатьме?— дип башлады ул. һәм ипле генә сеңдереп дәвам итте:— Юк, Хәйдәргали, шәригать бу эшне тыймый. Коръән Кәримнең бер хәдисендә халыкның үзен рәнҗеткән хакимнәргә буйсынмыйча баш күтәрү хокукы да бар диелгән. Хәтта аны бәрел төшерү дә хәрам эш саналмас Әйе! Канәгать кенә сакалын сыпырып куйды хәзрәт. Мирсәетнең дә җанына җылы иңде Димәк, ул да ярамас, хәрам эш белән шөгыльләнми икән, шөкер! Әмма Хәйдәргали агайның бирешергә түгел иде исәбе — Хуш, Нуриәхмәт абзый, бәхәсләшмим, Коръәнне вә шәригать эшләрен син миңа караганда яхшырак беләсең, әлбәттә Анысы шулай. Тик менә шунысы бар бит әле тагы, изге китапта «хакимнәр» диелгән, патша турында әйтелмәгән Моңа ни диярсең7.. Мирсәетнең күңеленә янә шом йөгерде. Нигә шулай төпченә, нигә үҗәтләнә инде аның әтисе, хәзрәтнең әйткәннәре белән генә килешсә, ни була торгандыр. Картның әллә ни исе китмәде бугай бу юлы. Әллә сер бирергә теләмәве иде, өздереп әйтте дә куйды — Хакиме ни дә, патшасы ни, шул бер үк нәрсә, ике чабата— бер кием инде ул, Хәйдәргали. Патша да хакимлек итә Үз халкын рәнҗетә икән, аны төшерү мөмкин Диелгән Китап каршы килми моңарга. — Ул бит явыз булса, халыкны рәнҗетсә диелгән, Нуриәхмәт абзый. Әле аның явыз булубулмавын, рәнҗеткәнме-түгелме икәнлеген ачыкларга кирәктер бит әвәл? — Ул кадәресен инде, китап түгел, халык үзе ачыкларга тиеш,— диде хәзрәт ике уйлап тормый гына. Үзенең шундый сорауларга җавап табып, Хәйдәргалине тынычландыруына куанып та алды бугай әле ул хәтта Ә бераздан, уйлана төшеп, дәвам итте:— Аннан, шунысы да бар бит әле, Хәйдәргали, патша— мөселман түгел, артык хафаланма Гөнаһысы зур булмас!. Нәрсә, урыс патшасы безне бөтенләй дә рәнҗетми дип әйтергә җыенмый торгансыңдыр бит!. Мирсәетнең әтисе шунда бөтенләй үзгәреп, ачылып китте — Анысы шулай, Нуриәхмәт абзый, безнең татарга көн күрсәтмиләр инде. Хак анысы Елга янында яшәргә ярамасын, олы юлга якында көн күрергә ярамасын, үз ана телеңдә гәҗит чыгарырга ярамасын— нинди тормыш була инде ул... — Хак сөйлисең, Хәйдәргали. Хак сүз сөйлисең. Хак сүз,— дип җөпләп утырырга гына калды хәзрәткә.— Безләр өчен гомер кичерү— үзе сират күпере кичүгә тиң бит ул Тормышның авырлыгыннан байтак зарланды Хәйдәргали Үз әтисенең шул рәвешле чишелеп киткәнен бу көнгәчә күргәне юк иде әле Мирсәетнең дә. Тик шулай да, бераздан, иң элгәре хафалануына әйләнеп кайтты Кисәтергә кирәк тапты t — Шулай да, Нуриәхмәт абзый, сакланганны — саклармын дигән бит алла да! Бу эшне туктатырга кирәк булыр Бала-чаганы андый вәсвосәдән ераграк тотканың хәерле Каш ясыйм дип, күз чыгар- маек — Саграк булганың хәерле, дөрес анысы,— дип эләктереп алды хәзрәт тә — Мәхмүтне мин кисәтермен Әмма, китап бу хакта балаларга сөйләүне тыймый, артык хафаланма, Хәйдәргали энем. Әңгәмәнең тәмамланып килүен чамалаган Мирсәет, чаршау артында качып торган җиреннән сак кына чыгып бара иде инде. Шулчак әтисенең калын тавышы туктатты аны. — Качма, улым, кил әле монда, кер,— диде ул Күрәсең, улының такта артында торуын сизенгән булып чыга Яшен суккандай булды малайга, әмма буйсынмый чарасы юк Бераз икеләнеп торгач, әтисенең каршысына ук кереп басарга мәҗбүр булды Җәзаның иң катысына әзер иде ул. Аңарга түгел, хәзрәткә мөрәҗәгать итте әтисе: — Йә, хәзрәт, син өлкән кеше, шул рәвешле качып-посып олылар сүзен тыңлап йөрүчегә нинди җәза бирәбез?.. Хәзрәтнең җавабы бу очрак өчен дә әзер икән. _ — Өлкәннәр сөйләшкәндә качып тыңлап торуны китап хупламый анысы,— диде ул.— Әмма дә ләкин, әүвәл башта тыңлаучының максатын ачыклау лазем диелгән. Яхшы максаттан тыңлыймы ул, бер-бер яман ният беләнме?.. Бу очракта Мирсәетнең тыңлап торуында яманлык күрмим мин үзем... Китапта тагы «Белмәү— гаеп түгел, белергә теләмәү— гаеп», дигән сүзләр дә бар. Шунысын да дикъкатькә алганда, мин уйлыйм, Хәйдәргали туганым, оланның гаебе зур түгел... «Ите — синеке, сөяге— минеке» дигәндәй, син әти кеше, үзең белә торгансыңдыр инде. Малай— синеке... Хәзрәт сүзләреннәнме, әтисе мөлаем елмаеп ук куйды. Мирсәетнең күңеленә җылы иңде, димәк, җәза куркыныч булмаячак. — Бүтән алай өлкәннәр сүзен тыңлап йөри торган булма,— диде ул, кинәт кырысланган атлы булып, һәм улының колагын борып куйды. Авырттырып бормады... — Ярар,— диде Мирсәет, үзенең гаебен танып. — Патшага каршы баш күтәрергә ярыймы, дип, тинтерәтмәссеңме инде бүтән?!.— диде әтисе.— Кара аны!.. Бар, әнә, капка төпләрен көрәп кер. Хәзрәт чыгуга кардан чистарып торсын,— дип, яратып кына, уч төбе белән артына сугып куйгандай итте тагы. Ишегалдын һәм капка төпләрен көрәп кенә калмады Мирсәет, себереп үк куйды. Нуриәхмәт хәзрәтнең гыйлемле һәм хак кеше булуын ишетеп белә иде, бүген ул шуңа үз колаклары белән ишетеп ышанды. Нуриәхмәт хәзрәт белән әтисе арасындагы сөйләшү хәйран калдырган, тирән уйга салган иде аны. Хак эш белән шөгыльләнә икән ләбаса ул. Олыгаеп, җитдиләнеп киткәндәй, бер башка үскән сыман хис итте ул үзен. Әмма эшен тәмамласа да, өйгә ашыкмады. Нуриәхмәт хәзрәтне, шушында, капка төбендә тагы бер мәртәбә очратасы килә иде аның. Бәлки бер-бер җылы сүз әйтер, аркасыннан сөяр: «Тырыш егет икәнсең», дияр. Шуңа тырыша бит Мирсәет. Җай чыкса, хәзрәткә әзерләп куелган сораулары да бар әле аның. Соң гына, озак көттереп кенә чыктылар өйдән. Хуҗа кеше буларак, әтисе озата чыкты Нуриәхмәт хәзрәтне. — Бәрәкалла, бәрәкалла... Менә ич, безнең егетебез эшкә дә бик әвәс икән,— дип, чыгачыгышка Мирсәетнең тырышлыгын игътибарга алды ул Борынын тартып куйды малай. Башын түбән иеп, кыенсынып торды, карашын кая юнәлтергә белмәде Ул арада, әтисе, олы кунакка рәхмәтләрен әйтеп, хәзрәт исә, үз чиратында, хәер-дога кылып, саубуллашырга да керештеләр. — Бар, улым, хәзрәтне озатып кайт, булмаса,— дип әйтмәсенме шунда әтисе. Килсә дә килә бит ул бәхет, бер килсә. Дәшми бардылар бер тын. Малай, дулкынланудан, кулларын куяр урын тапмады. Хәзрәт йөткеренгәләп атлады. — Йә,— диде ул бераздан, үзе ярдәмгә килеп — Бер-бер соравың юкмы соң, Мирсәет? Барчасы да аңлашылдымы инде? . — Аңлашылды, хәзрәт, мең рәхмәтләр үзегезгә,— диде малай, югалып калмады.— Тик менә бер сүзегез аңлашылмады, хәзрәт. Шуны аңлатып бирә алмассызмы? — Йә, әйт, нинди сүз булды икән ул? — «Сират күпере» дидегез, хәзрәт. Гомер кичү — сират күпере аша чыгуга тиң дидегез... Ил агасы адымнарын сирәкләндерә төште һәм янәшәсеннән кыюсыз гына атлап барган Малайны аркасыннан йомшак кына сөеп куйды. — Аны сорыйсың икән Авыр сорау бирәсең бит әле син,— дип бертын уйланып барды ул. һәм ипле генә сөйләргә, аңлатырга кереште.— «Сират» сүзе Коръәндә кырыктан артык мәртәбә кабатланган сүздер. Җәһәннәм өстеннән сузылган күпер ул. Кыямәт көнендә аның аша бик сирәк адәм, изге затлар гына үтәр Чөнки сират күпере— кылдан нечкә, кылычтан үткен булыр, аңлыйсыңмы? . Гөнаһлылар, игелексез бәндәләр һәммәсе тәмуг утына егылып төшәр. — Анысын аңлыйм, хәзрәт. Ишеткәнем бар,— дип ачыклык кертергә ашыкты малай.— Тик менә шуны аңлатыгыз, ни өчен безнең татарга авыр ул яшәү, ни өчен без сират күперен кичә алмый калганбыз? — Ә-ә, әнә син кая таба борып алдың сүзне?!— дип, сорауның ни дәрәҗә җитдилеген әле генә аңлаган хәзрәт тукталып ук калды — Ул кадәресе инде китапта язылмаган, улым Бу малайдан җиңел генә котылам димә икән... — Язылмаса да җавап табу кирәктер бит, хәзрәт. Нигә минем әти, кулын селти дә, һәрчак: «Без татарларга кая инде ул!»— ди-ди зарлана?.. Нәрсә булган безнең халыкка? Нигә аңарга гәҗит чыгарырга ярамый? Нигә аңарга Агыйдел буенда яшәргә ярамый? Әти, әнә, патшага каршы мәктүп язарга да ярамый, ди. Башкаларга ярый, ә безгә ярамый— нигә ул шулай, хәзрәт?.. Сират күпере аша чыга алмый калучылар өчен яңадан ул күпергә омтылу хәрам эш түгелдер бит?.. — Аңладым мин сине, улым,— дип, яшьле күзләрен яшерергә азапланган малайны үзенә таба кысты Нуриәхмәт хәзрәт.— Аңладым мин сине.. Ул хакта китапта язылган: Җәһәннәмнән җәннәткә юл һич- кайчан һәм һичкемгә ябык түгел, диелгән китапта.. — Мин дә аңладым,— диде малай, борынын тарта төшеп һәм үзенең шул рәвешле йомшап китүеннән уңайсызланды булса кирәк, карашын аяк очыннан алмый гына саубуллашырга ашыкты.— Мин кайтыйм инде, ярыймы, хәзрәт. Үз урамнарына таба дөньясын онытып йөгереп менеп барган малай артыннан күзләрен ала алмый онытылып карап калды Нуриәхмәт хәзрәт. Үзалдына «Бәрәкалла! Бәрәкалла! Бәрәкалла!»— дип кабатлады ул. Апрель урталарында Мәскәүдән, Милләтләр эше халык комиссариатыннан ашыгыч телеграмма килеп төшә • Казан губернасының Моселиан эшләре комиссары ип. Солтангалиевкә. Татар-Башкорт мәсьәләсе буенча ашыгыч киңәшмәгә килүегез сорала. Сталин. Вахитов». Ашкынып-канатланып барды ул Мәскәүгә. Кызы Рәсидәне күрмәвенә ни гомер. Раузаның да Мәскәүдә чагы Мирсәет, иң элек, Вахитов янына ашыкты. Дусларча очрашып, хәл белештеләр. Гадәттәгедән дә җылырак күреште бу юлы Мулланур — Белом. . Ишстәм, Мирсәет,— диде ул.— Сине анда берьялгызың полкка каршы чыккан, дип сөйлиләр. — Арттыралар...— дип шаяруга шаяру белән җавап кайтарырга тырышты. Вахитовның ни хакында сөйләгәнен һәм нәрсәләр белән кызыксынганлыгын яхшы белә иде Солтангалиев. Үзәктә эшләсә дә, икенче яртысы Казанда калган ич аның, сабыеннан аерылырга мәҗбүр булып, шул сабыен сагынып өзгәләнгән ана хәлендә ул хәзер Өстәвенә, Идел буенда һәм Казанда вакыйгаларның соң дәрәҗәдә киеренке чагы, революция язмышы хәл ителгән көннәр . Казан хәлләрен сораштыра-сораштыра, әллә ни арада чәй дә өлгерткән иде Вахитов. Күрәсең, кружкасы бер генә булгандыр, иң элек кунагына тәкъдим итте ул: — Әйдә, син юлдан килгән кеше, бераз чәйләп ал. Тартынып-кыстатып тормады Мирсәет, өстәлгә якынрак утырып хуш исле чәйдән авыз итәргә кереште. Ә Мулланур Вахитов аны кыска- ча үзәктәге хәлләр белән таныштырды. Әмма төп мәсьәләгә, Татар- башкорт республикасы хакындагы сөйләүгә өлгерә алмый калды Телефон шалтырады. Ишекле-түрле йөренгән җиреннән өстәл янына ашыкты ул. — Әйе, Вахитов тыңлый... Килде, иптәш Сталин. Монда .. Минем янда утыра Хәзер Хәзер үк керәбез. Трубканы куйгач та Мирсәеткә мөрәҗәгать итте Вахитов: — Иптәш Сталин чакыра Яртылаш эчелгән кружканы читкә этәреп, торып басты Мирсәет. Мин әзер дигән сыман, гимнастерка якаларын җайлап куйды. Сталин белән беренче күрешүе. Алар килеп кергәндә ул кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. Әмма кунакларны күргәч тә, сүзен тиз генә тәмамлап, урыныннан торды, һәм бераз каршы килеп кулын иң элек Мирсәеткә сузды: — Солтангалиев сез буласызмыни инде?.. Иптәш Вахитов сөйләгәннәрдән чыгып, мин сезне бик дәү гәүдәле бер каһарман итеп күз алдына китерә идем.. Аздан гына: «Мин дә сезне кыяфәтлерәктер дип уйлый идем»,— дип әйтеп ташламады Мирсәет. Сталинны ул чынлап та таза, мәһабәт гәүдәле кавказ кешесе итеп күз алдына китерергә күнеккән иде. Баксаң, ни гәүдә, ни кыяфәт дигәндәй, гади генә бер адәм икән ул да. Муены алга таба беркадәр бөкерәя төшкән сыман. Сул кулы да сәеррәк тоелды, ул аны урыныннан торгач та, френч кесәсенә яшерде. Куе кара чәчен артка тарап куйган. Өске иреннәрен каплап торган керпе сыман кара мыек. Борын очы, икегә аерылган сыман, урта бер җиреннән эчкә батыбрак тора. Салпы ияге бераз шадралана төшкән... Мөгаен, аеруча игътибарны җәлеп иткәне аның карашы булгандыр. Маңгай астыннан төбәлгән күзләрдә җитдилек кенә түгел, усаллык та булуын тоемлау өчен күрәзәче булуың кирәкми. Ярымшаяра төшеп күрешкән вакытта да яктырмады Сталинның карашы, салкын тимерне хәтерләтте. Хәер, төсе белән дә, бар нәрсәдән бигрәк, тимергә охшатты ул аның күзләрен. Үз чиратында, Сталин да Мирсәетне җентекләп хәтерендә калдырырга тырышты булса кирәк. Аның күзләренә текәлеп торды. — Исәнмесез, иптәш Сталин,— дип, беркадәр соңгара төшеп җавап кайтарды Солтангалиев.— Иптәш Вахитов беркадәр арттыра төшкән, күрәсең. Керүчеләргә урын тәкъдим итте Сталин. Һәм үзе дә өстәл артына утырып трубкасына тәмәке төяргә кереште. Ул да түгел, гел уйламаганда, каш астыннан тимер салкынлыгы бәреп торган карашын текәде Мирсәеткә. — Сез нәрсә, иптәш Солтангалиев, бер Казанда ике дәүләт төзергә булдыгызмы?.. «Бу мәсьәлә хәл ителгән ич инде, Болак арты республикасы бетерелде»,— дип аңлатырга керешмәкче иде Мирсәет. Әмма ул уеннан кайтты, Вахитов та, иптәш Сталин да бу хакта хәбәрдар. Мәгълүм фактларны нигә яңабаштан куертып торырга... — Ул кризистан югалтусыз чыктык, иптәш Сталин. Казанда власть Советлар кулында... Әмма хәвеф икенче тарафтан килә, Идел буйлап күтәрелә сыман. Чехлар Самарага җиткән дигән хәбәрләр бар Сталинның уе ул сөйләгәннәрдә түгел, тәрәзәгә таба ярым борыла төшеп, башка нәрсә хакында фикер йөртә иде сыман. Инде бая ук төтәтеп җибәргән трубкасын тирән итеп суырды да, кинәт, бөтенләй икенче яктан сорау биреп куйды Сталин: — Татар-Башкорт мәсьәләсе хакында нинди фикерләр бар?. — Татар-Башкорт Совет республикасы игълан ителүе турындагы хәбәр мөселман даирәләре тарафыннан бик хуплап каршы алынды, иптәш Сталин. Үзәктән килгән бу яңалык большевикларга шикләнеп караучыларны да уйланырга мәҗбүр итте... — Ә большевиклар ни уйлый? — Хуплыйлар, иптәш Сталин. Татарлар һәм башкортлар революцияне яклап утка да, суга да керергә әзер булачак Янә трубкасын иреннәренә китерде Сталин һәм, сынаулы карашын Мирсәетнең күзләренә текәп, һәр иҗеккә басым ясап сорады — РСДРП(б) члены Солтангалисв иптәшнең дә карашын беләсе килә. Шәхси карашын! Бу төпченү нигә, ул нәрсә аңлата? дигән сыман, әле Мулланурга, әле Сталинга карап алды Мирсәет. Вахитов үзе дә сорау алуга охшап киткән бу сөйләшүдән канәгать үк түгел иде булса кирәк. Әмма, итагатьле кеше буларак, әңгәмәгә ул катышмады Турысын әйт, ни уйлыйсың,— шуны сөйлә, дигәнен аңлатып керфек какты Мирсәеткә Бу мәсьәләдә Солтангалисвнең үз эшен шәп белүче, компетентлы шәхес булуын югары бәяли иде Вахитов —• Татарлар белән башкортлар бер ананың игезәк уллары сыман, иптәш Сталин Телләре якын, мәдәниятләре һәм максатлары уртак дигәндәй . Бүлешер нәрсәләре юк Җентекләп аңлатырга, үз фикерләрен нигезләргә җыенган Мирсәетне тыңлап бетермәде Сталин Казаннан килгән большевикның ничек уйлавы аның өчен әһәмиятле түгел иде, күрәсең. Мәсьәләгә үз мөнәсәбәте бар — Сезгә, иптәш Солтангалисв, башкортларның бу мәсьәләгә мөнәсәбәте белән кызыксынырга туры килмәдеме? Үз халкыгыз исеменнән генә сөйләмисезме? — Тумышым белән Уфа якларыннан мин, иптәш Сталин Казан төбәгенә караганда, башкорт далаларын яхшырак беләм дип саныйм Соңгы көннәргәчә татар белән башкорт арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкканы булмады. Тарихта да шулай булган Үз иленнән куылган татарга җирен дә, сыен да кызганмаган башкорт. Ә татар мөгаллимнәре гыйлем, мәгърифәт алып килгән башкорт халкына Битараф елмая төшеп авызыннан төтен өрел куйды Сталин. Бу әңгәмәнең барышыннан канәгатьмс-түгелмс икәнлеген һич аңларлык түгел иде әле аның, һәм бу юлы да көтелмәгән сүз кыстырыл куйды — Ә сез, иптәш Солтангалисв, император университетында нинди фән укыттыгыз?— Үзүзсннән канәгать иде ул Әмма шундук, үпкәләргә урын калдырмыйча, сүзен матур гына үз буразнасына борып җибәрде — Профессорларга охшатып матур сөйлисез.. Аңлатыгыз миңа, башкортлар ярык тагарак янында утырып калмасмы соң? — Республика бер булса да, үзбилгеләнү һәм үзидарә хокукы башкорт халкының үз ихтыярында кала, иптәш Сталин. Стәрлетамакта булырмы, әлегә ачыкланмаган, башкортларның үзидарә органнары да күздә тотыла Сөйләшү рәвеше шундый, күрәсең, Сталин төпченүен дәвам итте һаман да. Мәсьәләнең әле бер, әле икенче ягыннан килеп бирде ул сорауларны. — Аңладым, иптәш Солтангалисв, сез бер республика төзү ягында . Үзләшә төшкән Мирсәет, Сталинның уйланып торуыннан файдаланып, үзе дә сүз кыстырып куйды: — Иптәш Ленин һәм иптәш Сталин да шул ук фикерне яклый, дип ишеттек Үзен бүлдерүгә кәефе кырылганны сиздермәде Сталин Әмма аңлашылырлык итеп әйтте: — Иптәш Ленин өчен мин җавап бирә алмыйм. Мәсьәләгә аның үз карашы бар. Мин ашыкмау ягында. Бер адым алга атлап, ике адым артка чигенүләрне. — Ничек йомгакларга икән дип, аз гына тукталып алды,— табигатем кабул итми. Мулланурга күз төшереп алды Мирсәет. Бу нәрсә, читләтеп Ленинга ишарә ясавы идеме аның?.. Берөзлексез тартуын дәвам итте Сталин. Ни гомер әңгәмә кылып утыралар, ә кулыннан трубкасын төшермәде әле. Чираттагы мәртәбә эченә төтен алгач, кайтарып сорап куйды ул: — Бу мәсьәләгә иптәш Вахитовның мөнәсәбәте миңа яхшы таныш. Бер тегермәнгә су коясыз... Шулай да сезнең фикер, иптәш Солтангали- ев, нинди принципларга нигезләнә?!. Кулын югары күтәрә төшеп, бармакларын бөгә-бөгә аңлатырга кереште Мирсәет: — Иң элек, сыйнфый-икътисади принципларга нигезләнә. Терлекчелек һәм игенчелек белән көн күргән башкортларны промышленносте һәм милли пролетариаты булган татарлар белән бәйләргә омтылу. Икенчедән, әйткәнемчә, культура һәм тел нигезләренең уртаклыгыннан чыгып. Өченчедән, революция һәм бердәмлек мәнфәгатьләре өчен дә ике тугандаш халыкның бер йодрык булуы кулайрак дип саныйбыз. Татарда да, башкортта да, иптәш Сталин, «Аерылганны— аю ашар, бүленгәнне— бүре ашар», дигән мәкаль бар. — Бүре дигәнегез рус халкы буладыр инде... Ә аю кем?— дип гел көтелмәгән җирдән бәйләнеп, чөй кыстырды Сталин. — Сүзләремә андый мәгънә бирмәвегезне үтенәм, иптәш Сталин. Мин бер халыкны да аюбүрегә тиңләмим... Ә югарыда санаган дәлилләремә колак салуыгызны үтенәм. Мирсәет санаган дәлилләр һәм принциплар әллә бар, әллә юк иде Сталин өчен, исе дә китмәде. Гомумән, аны фикереннән кире кайтару яисә нәрсәгә дә булса яңадан ышандыру мөмкин булдымы икән?!. Үз туксаны-туксан, дип шундый очракларда әйтә торганнардыр. — Дәлилләрегез тәмаммы?— диде ул, тыныч кына төтен өреп. — Әйе, тәмам.— Әмма күңелендәген әйтми кала алмады Мирсәет.— Алар сезне канәгатьләндермәде кебек, иптәш Сталин?.. Юк дип тә, әйе дип тә әйтмәде Сталин. Әмма үзе өстенрәк булып калды: — Фикерләрегез—кызык... Дәлилләр нигезле... Фикер һәм дәлилләрдән дә югарырак төшенчәләр бар, иптәш Солтангалиев. Сезне тыңлаганда мин әнә шул хакта уйланып утырдым. Ул «югары төшенчә» дигәне нәрсә? Бармы ул?.. Булса, нидән гыйбарәт?.. Сталин ачыклык кертмәде. Сүзләре һәм фикерләренең шул рәвешчә, бер табышмак сыманрак булып калуын кулай күрә иде. Хушлашып чыгарга җыенгач, Вахитовның бераз тоткарлануын үтенде ул. Мирсәеткә, кул биреп, уңышлар теләп калды. Мулланур Вахитов озак тоткарланмады, аның артыннан ук килеп чыкты. Кәефе күтәренке. Түбәнге катка илтә торган баскыч янында куып җиткәч тә, кочаклап алды ул Мирсәетне. — Сталин ошаткан үзеңне,— диде ул, пышылдый төшеп. — Нәрсә, бер-бер сүз әйттеме? — «Котелогы буш түгел егетнең, фикерли», диде.. — Шул сүз өчен алып калдымы сине?..— дип, гаҗәпсенү белдерде Мирсәет — Ә республика хакында бер сүз дә әйтмәдеме?.. Җавап бирергә ашыкмады Вахитов, баскычта килүче-китүчеләр арлы-бирле йөреп тора, үз кабинетына кергәч кенә ачыклык кертте: — Шуны хәтереңнән чыгарма, Мирсәет: Сталин соң дәрәҗәдә хәйләкәр кеше. Фикерен һичкайчан езеп әйтмәс Кешеләрне тыңлый белә, башкалар бәхәсләшкәнне күзәтеп утырырга ярата ул. Үзенекен чыгармый. Күпчелек нинди нәтиҗәгә килсә, ул шуны, үзенеке итеп, йомгак ясый ахырда. . Иң акыллы булып кала .. Исең китмәсен, Татар республикасымы, Татар-Башкорт Республикасымы— аның эчен барыбер. Җай чыкса— аяк чалачак, эшләр без дигәнчә барып чыкса— син сөйләгәннәрне үзенеке итеп тәкъдим итәчәк. Менә шулай, Мирсәет1 Тагы бер сәгатьтән Кремльдә, Владимир Ильичның кабул итү бүлмәсендә иде инде алар. Ленин Вахитоатан, үзен Казандагы Мөселман эшләре комиссариаты җитәкчесе белән таныштыруын үтенгән булган. Владимир Ильич аларны сагындырып килгән кунаклары сыман кабул итте. Ишектән күренүгә, урыныннан капылт кына торып, кабинетының урта бер җиренәчә каршы килде ул аларга. > — Рәхим итегез, түрдән узыгыз, яктаШлар,— дип иң элек Вахитов белән күреште, аннан Солтангалисвкә кул бирде, һәм, шундук шаяртып алырга да өлгерде:— Яныма создай татар егетләре килеп кергәч, үзем дә яшәргәндәй булып киттем бит әле. Яшьлегемне искә төшердегез, Казанны Ул да түгел, җәт-җәт атлап диварда эленеп торган зур карта каршы- сына төбәп китте Ленин, кунакларны да үзе артыннан әйдәде Килгән шәптән кулына күрсәткеч таяк алды һәм, картага яны белән басып, карашын Мулланур белән Мирсәеткә таба төбәде. — Троцкий шалтыратты әле генә. Ак чехлар Самарага һөҗүм башлаган Самарадан соң чират Казанга җитәчәк. . Революция язмышы кыл өстендә, иптәшләр. Халыкара капитализм безне, әнә шулай, Идел буйлап боҗрага алырга исәп тота Сул күзен беркадәр кыса төшеп, сынаулы карашын төбәде ул Мирсәеткә — Әйтегез әле, иптәш Солтангалисв, Казанда шундый дәһшәтле дошманга каршы торырдай көчләр бармы?.. Ордым-бәрдсм җавап бирә торган сорау түгел, уйлана калды Мирсәет: — Көчләр бар-барын да ул, иптәш Ленин, әмма әлегә алар таркау — Иптәш Вахитов ничек уйлый? Мулланур үзенең Мирсәет белән килешкәнлеген белдерде Әмма шул таркау көчләрне тиз арада бер йодрык итеп туплау юлында Казан большевикларының зур эш башкарырга сәләтле икәнлеген дә искәртте. Ленин татар большевикларының мәсьәләгә аек акыл белән килүләрен ошатты, күрәсең. Башындагы уйлар авырлыгыннан шактый да кысылган күзләрен ача төште. Өстәл артына чакырды кунакларны, үзе дә аларның янәшәсенә килеп утырды. — Казандагы фетнәне бастыруда, иптәш Солтангалиев, сезне зур кыюлык күрсәткәнсез дип ишеттем. Кызганыч, Вәисовны гына саклый алмагансыз!. Хикмәтле кеше— Вәисовлар! Граф Толстой юкка гына мөкиббән китмәгән үзләренә Казан хәлләреннән шул дәрәҗәдә хәбәрдар булган Владимир Ильичны сокланып, хәйран калып тыңлады Мирсәет. Шуның өстенә һәр сүзе, һәр яңа фикере белән үзенә якынайта, тарта бара сыман иде ул әңгәмәдәшләрен Гомерендә Ленинны беренче кат шулай якыннан күреп сөйләшү бәхетенә ирешкән Солтангалисв өчен бу аеруча тәэсирле иде Югарыдан торып, синең шәхесеңне түбәнәйтергә омтылып, сорау алгандай төпченгән Сталин белән очрашудан соң, бу— чагыштыргысыз дәрәҗәдә ипле, истәлекле әңгәмә иде. Сүз ара сүз ияреп, сорап куйды Владимир Ильич бераздан: — Сизәм, иптәш Солтангалисв, ссз нидер киңәшергә җөрьәт ит* мичәрәк торасыз кебек. Турысын әйтегез, аңлашылмаучылык калмаска тиешле без большевиклар арасында?!. Янә бер мәртәбә Ленинның гадилеге һәм сизгерлегенә сокланып куйды Мирсәет, һәм инде баядан ук тел очында торган сорау белән мөрәҗәгать итте: — Иптәш Ленин, үземне күптән борчый торган сорауга җавап ишетәсем килә сездән. Әйтегез әле, нигә ышанмыйлар безгә. Нигә безгә һәрчак шикләнеп карыйлар? — Тукта, туктагыз — дип ярты юлда бүлдерде Владимир Ильич. Мирсәетнең соравы гаять дәрәҗәдә җитди икәнлекне тоеп, аның хәленә кереп, кичерешләрен уртаклашырга ашыгып бүлдерү иде бу.— Сезгә кем ышанмый, иптәш Солтангалиев, кем шикләнеп карый. Сөйләгез, аңлатыгыз, зинһар өчен?!. Сул тарафка башын янтайтыбрак, һәм шул янтайган яктагы күзен кыса төшеп, дикъкать белән тыңларга әзер, җавап көтә иде Владимир Ильич. Бер Ленинга, бер Вахитовка күз төшереп алды Мирсәет. Ленин көтә, ул аны тыңларга әзер. Ә Вахитовның исә, әллә югалыбрак калган якташын аңлый алмыйчарак торган мәле. Хәтта, юлбашчының башын катыр- масаң ни булган (?) дип, шелтәли дә сыман иде үзен. Күңелендәген яшереп калдырырга күнекмәгән Мирсәет. Нишләтеп тә булмый, табигате шундый. Бу юлы да турыдан ярды: — Ничә гасырлар, сабан артында гына түгел, патшаның һәр уряднигы каршысында да бил бөгәргә мәҗбүр булган татар халкы. Октябрь инкыйлабыннан соң әле аның яңа уңга-сулга карана башлаган, башын күтәрә һәм билен турайтырга иткән чагы. Үз иреген буып торган патша ялчыларын бер селтәнүдә алып ташларга әзер ул. Бөтендөнья капитализмы интервенциясенә каршы көрәштә дә үз-үзен аямаячак безнең халык. Совет дәүләтен яклап утка да, суга да керергә әзер без. Тик бер нәрсә икеләнергә, сагаерга һәм бүлгәләнергә мәҗбүр итә, иптәш Ленин— безгә ышанмыйлар! — Ул кемнәр?—дип, кабатлап сорарга мәҗбүр булды дикъкать белән тыңлап утырган Ильич — Татарлар ризасызлык белдереп урамга чыкса, мәсьәләнең асылы белән кызыксынып тормастан, аларны фетнәдә гаеплиләр. Үз арабызда аз гына берләшү, килешү күренәме— милләтчелек ярлыгы тагыла. Тугандаш халыкларның революцион көчләре— башкортлар, казахлар яисә кырым татарлары белән элемтәгә керсәң, бубый тузы белән каплагандай панисламист дип яла ягалар үзебезгә. «Милләтче» булудан куркып кырыкмаса-кырык фиркагә бүленергә, үзара яла ягышырга һәм үтерешергә тиешлеме без? Панисламизмда гаепләмәсеннәр өчен гомер-го- мергә тел-лөгать алмашкан туганнарыбызга сәлам бирмәскә, ярдәм кулы сузмаска тиешлеме?.. Владимир Ильич, бер кулына таянган килеш, Мирсәеткә текәлеп карап утыруында дәвам итте. Татар большевигының шулай ачыктан-ачык күңелендәгеләрне ярып салуы кызыклы иде булса кирәк аңарга. Сөйләүче сулыш алмаштырган арадан файдаланып, куәтләгән сыман, сүз кыстырып куйды: — Тыңлыйм. Сөйләгез, иптәш Солтангалиев, дәвам итегез... Бу минем өчен бик тә кызыклы бит әле... Мавыгып сөйләвен дәвам итте Мирсәет, Ильич үзе текәлеп тыңлап утырганда сөйләмиләр димени: — Урындагы большевиклар арасында милли мәсьәләгә мөнәсәбәттә ике төрле хата караш киң таралган. Беренчесе, милли мәсьәләнең һәм изелгән халыклар арасындагы милли азатлык хәрәкәтенең әһәмиятен бәяләп җиткермәү яисә күрмәмешкә салыну. Әйтергә кирәк, иптәш Ленин, бу авыру үзәктә генә түгел, җирле партия оешмаларында да киң таралган. Бигрәк тә милли изелүнең ни икәнлеген үз җилкәләрендә татып карамаган җитәкчеләргә хас бу. Икенчеләре исә, милли дәүләтчелек һәм милли аң кебек төшенчәләргә турыдан-туры аяк чалу, аларны яралгыда ук юкка чыгарырга омтылучылар. Татар республикасы да, татарбашкортныкы да кирәк түгел аларга Мин моны большевик буларак һәм һич арттырмыйча, җаным әрнегәнгә сөйлим, иптәш Ленин. Хәтта үземә мөнәсәбәттә дә, бер генә тапкыр түгел, еш туры килә миңа боларны кичерергә. Татар булганым өчен генә икенче сортлы большевик итеп күрәселәре, кайсы- берләренең хәтта шуңарга үз-үземне ышандырасылары килә Ә мин килешмим, чөнки алай түгел икәнлеген беләм! Ленин кинәт җанланып китте Түбән иелә төшкән башын күтәрде. Күзләрен зур ачып стенадагы картага текәлде. Шул рәвешле, уйга калып дәшми торды ул бермәл һәм аннан, үзалдына сөйләгән сыман, катгый әйтеп куйды: — Бар... Бар шул әле бездә андый чир. Бик күп бәлаләрнең башында империя чире— шовинизм тора, кызганычка каршы. Моңарчы күбрәк тыңлап кына утырырга мәҗбүр булган Вахитов кушылырга кирәк тапты сүзгә. Ильичны, күңеленә кереп оялаган һәм корт сыман эчтән кимерергә керешкән, катлаулы уйларыннан аз булса да аеру, арындыру иде нияте: — Владимир Ильич, бәхеткә каршы, гади хезмәт ияләре— пролетариат һәм крестьяннар азат андый авырулардан Казанны гына алыйк, татар һәм рус эшчеләренең үзара бүлешә алмаслык һичнәрсәләре юк Миңа калса, урындагы кайбер иптәшләр милли хисләрне үзара капма- каршы чәкештерүдән кызык таба кебек. Файда күрә. Иптәш Солтангали- ев сөйләгәннәрне миңа да үз җилкәмдә аз татырга туры килмәде Үзара аңлашу, бер-береңнең хәленә керү рухында барган әлеге әңгәмә байтак дәвам итте. Ленинның кырыкмаса-кырык эше булгандыр, әмма ул ялгышып кына булса да сәгатенә күз төшермәде, үзенең кая да булса ашыкканлыгын сиздермәде. Иркенләп, мавыгып сөйләште, дикъкать белән тыңлады, уйга калды, хәйләкәр күзләрен кыса төшеп рәхәтләнеп көлеп алырга да ара тапты юлбашчы. Вахитов тәҗрибәлерәк тә, сабыррак та, аның өчен җавап бирә алмый Мирсәет, әмма үэснә килгәндә, Ленин белән очрашудан ул канатланып, рухланып чыкты. Үзенең бөтен гомерен һәм җегәрен хезмәт ияләренең азатлыгы өчен көрәшкә багышлап ялгышмаган ул. Кремль ишегалдына чыккач та тәэсирләрен Вахитов белән уртаклашырга ашыкты Мирсәет. Кеше белән әңгәмә кылган, киңәшкән чакларында үз-үзен сыный, фикерләрен бер тәртипкә китерә, барлый да бит әле ул. Бүгенге очрашудан соң тыныч кына атларга, дәшми түзәргә мөмкин түгел. Аннан Мулланур Вахитов үзе дә зур абруйга ия фикердәш Мирсәет өчен. — Мулланур,— дип башлады ул сүзен,— синең белән киңәшәсе килгән бер сорау бар бит әле миндә Әйт әле, лозунг югарылыгына күтәрелгән «пролетариат диктатурасы» төшенчәсенә карашың ничек синең? Бу сорауны мин Ленинга да бирергәме әллә дип уйлап утырган идем.. Шул да булдымы соравың дигән сыман, гаҗәпләнеп карап алды Вахитов. — Дәшми калуың яхшырак булган,— диде ул коры гына.— Маркс һәм Ленин хезмәтләрен укырга кирәк. Аңламады аны Вахитов Мирсәет соравын кабатлады: — Укыган бар да ул — Соң*. Ышандырмыйлармы?.. — Ышандыралар Әмма күңелдә канәгатьсезлек кала Үзең унлап кара, Мулланур, ни өчен дип бөтен хезмәт ияләренә азатлык китергән революцияне, яңа тормышны пролетариат диктатурасы белән чикләргә. Нигә пролетариат кына?!, һәм нигә ул «диктатура» булырга тиешле?!. Вахитов пролетариатның революцион хәрәкәттә башлап йөрүче төп көч булуы һәм «пролетариат диктатурасы» дигән төшенчәнең символик мәгънәгә дә ия икәнлеге хакында кабатларга мәҗбүр булды. Әмма сөйләп бетерергә ирек бирмәделәр. Мирсәет: — Беләм... Аңлыйм. Килешәм,— дип, җөпли-җөпли барды да күңеленә кереп оялаган икеләнүләре белән уртаклашырга кереште.— Ярый, без— татарларда беркадәр пролетариат булсын да ди. Ә күп кенә күршеләребез— төрки халыкларның зур завод-фабрикаларда бергә тупланып эшләүче милли пролетариаты юк дәрәҗәсендә ич әлегә Алар нишләргә тиеш? Эшчеләр сыйныфын ярлы крестьяннарга каршы кую гына гүгел, бер милләтне икенче милләткә каршы кую да булып чыга түгелме соң пролетариат диктатурасы?!. Мисал өчен, башкорт, казах һәм үзбәкләр милли пролетариаты булган рус, украин һәм татар янында тигезсез һәм хокуксызрак булып чыга түгелме соң?!. Көнчыгыш илләрендә яшәүче төрек, фарсы, әфган, кытай һәм гарәп халыкларының да, бәлки, Россиядәге революцион хәрәкәткә кушылырга нияте булгандыр. Ә без аңлый торып та, милли азатлык хәрәкәтенең нинди зур революцион көч икәнлеген искә алып җиткермибез, күрмәмешкә салышабыз түгелме?... Көлемсерәп куйды Вахитов. — Син күтәргән сорауларның күбесенә җавап бирелгән Ленин хезмәтләрендә. Ә калган өлешенә киләчәк җавап бирер. Һәрхәлдә, мин сине ниләр борчыганлыкны аңладым, Мирсәет. Вахитовның, шул рәвешле, ул күтәргән мәсьәләләрне җиңел генә урап узарга омтылуы бигүк ошап җитмәде Мирсәеткә, ә бәлки урыны һәм вакыты ул булмагандыр. Кәефе кырыла төшсә дә, сиздермәскә булды. Дәшми бардылар бермәл. Кремль ишегалдыннан чыгып килгәндә, сүз уңаена гына дигән сыман, кызыксынып куйды Вахитов: — Нәрсә, Казанда иптәш Грасис белән борчагыгыз пешмиме әллә? — Каян алдың, мин алай димәдем,— дигән булды, ә күңеленнән Вахитовның сизгерлегенә хәйран калып куйды. Нәкъ шул тирәдә чуалган чагы иде фикеренең. — Сүз сөрешеңнән, йөрәк тибешеңнән сизеп барам,— диде Вахитов, барыбер үз фикерендә калуын раслап. Мирсәет янә, күңелендә ни булса, шуны сөйләргә мәҗбүр иде. Мөселманнарның хәрби оешмаларына булсын, революцион оешмаларына булсын, Казан һәм Уфа губернасы партиясе җитәкчеләренең сагаебрак караулары, бигүк теләктәш булмау очраклары турында искә төшерде ул. Вахитов аңар һәр саксыз сүзне йөрәгенә якын алмаска, кайчакта дәшми калуның да зур әһәмияткә ия булуы турында искәртте. Нинди генә кыенлыкларга дучар булганда да большевиклар партиясенең бердәмлегенә зыян китермәскә, милләтләр арасындагы ыгызыгылардан өстенрәк булырга киңәш итте. Милләтләр эше халык комиссариаты бинасы каршында аерылышты алар. Вахитовның кереп чәйләп алырга чакыруыннан баш тартты Мирсәет. Кызын һәм хатынын сагынып килде ич Мәскәүгә, шулар янына ашыкты. Юкса, иртәгәсен, таң белән кайтыр юлга чыгасы бар. Ул, күчтәнәчләр төяп, караңгы тимер баскычтан менеп килә. Үз гаиләсенә, үзенең газиз кызы һәм сөеп туя алмас Раузасы янына... Дулкынлана... Йөрәк күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып тыпырчына. Нигә шулай ул?!. Сталин янына, хәтта Ленинның үзе янына тәүге кабат кергәндә дә артык дулкынланмаган, үзен тыныч тоткан Мирсәеткә ни булды соң?!. Башкалар күк нигә ул да үз өенә, гаиләсе янына тыныч кына кайтып керә алмый соң?!. Үзе атлый, ә үзе күңелендә йөргән шигъри юлларын кабатлый Кырау тимәс алсу гәпләр белән Бертуган син, бепәм, тумыштан. Сәндерәсең, Pay..., кеидерәсең: Яралгансың ахры син уттан!.. Ишек тоткасына үрелгәч тә, бермәлгә туктап, хәбәр бирмичә үз-үзен кулга алырга тырышып торды ул. Нигә шулай дулкынланамы?!. Чөнки ярата, берөзлексез сагынып яши ул аларны, очрашу сәгатьләрен түземсезлек белән көтеп ала. Беренче күрүдә үк сихерләде, колы итте сыман аны Рауза. Ансыз үткән көннәренең Мирсәет өчен нинди авыр газап булуын ул үзе генә белә. Дөньяга ямь өстәп, бетмәс-төкәнмәс гайрәт һәм илһам китергән бердәнбере, өзелеп сөйгәне, гомерлеккә дип сайлап алганы ич ул аның. Рауза... Ишекне, гадәттәгечә, әбисе ачты. Бары үз өендә генә була торган җылы рәхәтлек килеп бәрелде йөзенә. Ул да түгел, Рәсидә йөгереп килеп чыкты Ярты юлда туктап калды ул, ятсынуы иде булса кирәк, сынап карап торды әтисенә һәм таныды, ниһаять: — Эттә,— дип кочагына атылды Мирсәетнең. — Менә ничек дәү үскән бит минем кызым Йомшак борыны һәм иякләре белән әтисенең муенын иркәләде сабый. Аннан, башын читкәрәк тайпылдырып, сынаулы караш ташлап алды янә бер кабат— ялгышмаганмы, үз әтисеме, янәсе . Бер кулына уенчык, икенче кулына дәү клиндер тоттырып, сабыен идәнгә төшерде Мирсәет. Бу аның үз-үзен белешмичә, кочагын бушатуы, Рауза белән күрешергә җыенуы булгандыр, күрәсең. — Әби,— дип дәште Мирсәет, киявенә яулык читеннән генә ягымлы карашын төбәп торучыга кулындагы башка күчтәнәчләрен сузып.— Болары Рауза белән сиңа Әби кеше аш-су бүлмәсенә юнәлде. Рәсидә дә аңарга иярде, әтисе алып кайткан уенчыкны күрсәтеп куанасы, мактанасы бар бит әле Аягындагы күнитекне салу белән мәшгуль булган Мирсәет күзләре белән Раузаны эзләде, Раузаны көтте. Бер-бер сәбәп табып үпкәләгәнме соң әллә, нигә күренми?.. Казаннан озаткан чакта. «Сине сагынырмын инде, нишләрмен ..»—дип, күз төпләрен сөртә-сөртә аерылышкан иде, югыйсә.. — Рауза өйдә түгелме әллә?—дип тавыш бирде Мирсәет, тисә — тиенгә, тимәсә— ботакка дигән сыманрак Үзенең белдеклелеген күрсәтәсе килеп, сорауны ишеткәч тә, иң элек Рәсидә йөгереп чыкты. Әле һаман күп кенә авазларны дөрес әйтергә өйрәнмәгән, үзенчәләп сукалый иде ул, ни әйткәнен аңламассың. .. — Әнием ружьега китте, ружье янына Көлеп куйды Мирсәет. Әбисе аңлаткач кына төшенде Рауза доктор Оруджисв янына киткән булып чыкты. Нервларыннан зарлана иде ул, әле Бакуда вакытта ук Оруджисв фамилиясендәге врач янына барыл йөргәнлеге мәгълүм иде. Димәк, ул Мәскәүгә күчеп килгән булып чыга Көн кичкә авышып килгән чак, шуңа Раузаны каршы алырга кирәк дигән карарга килеп, урамга чыкты. Сагынуы да чиктән ташып ашкан Әбисе докторның төгәл адресын әйтә алмады алуын, шулай да чама белән кайсы тирәдәрәк яшәгәнлеген аңлатты. Шәһәр үзәгендәге тыныч һәм тар тыкрыклардан йөри торгач, таштан төзелгән икс катлы аерым йорт каршысына килеп туктады Мирсәет Ишекнең сул ягына чуеннан коелган игълан язып эленгән «Бу йортта доктор Оруджисв яши. Кабул итү сәгатьләре— иртәнге 10 нан кичке 6 га кадәрле. Ял көне— җомга». Чылбырыннан тартып чыгарып, кесә сәгатенә күз төшереп алды Мирсәет. Инде җиденче киткән. Болай булгач Раузаның кайтып киткән булуы ихтимал. Ул да түгел, бүген җомга көн икәнлеге келт итеп хәтеренә төште. Моны ничек аңларга да белмәде ул. Димәк, аның кебегүк атнаның кай көне икәнлекне оныткан Рауза кире борылып кайтырга мәҗбүр булгандыр. Күңелендә шундый уйлар бөтерелде. Ә кулы кыңгырау җебен тартты. Килгәч-килгәч докторның үзенә сәлам биреп китүнең зыяны булмас, берочтан Раузаның авыруы белән дә кызыксыныр. Олы гына яшьтәге бер агай килеп ачты ишекне. Борыны һәм мыегыннан күренеп тора— кавказлы. Колакка катырак иде булса кирәк, урынсызга кычкырып дәшүеннән, тыңлаганда авызын ача төшеп, бар дикъкатен әңгәмәдәшенә юнәлтүеннән үк күренеп тора. — Кем бар анда?— дип кычкырды ул. Югыйсә, пыяла аша бары да күренеп тора, әле кояш баемаган... — Әссәламе... галәйкем,— дип, сәламләде үзен Мирсәет. Күренеп тора, агайга килүченең мөселман кешесе булуы һәм шул рәвешле сәламләве ошап китте. Балкып елмайды ул һәм, ишекне ачып, кунакны эчке якка үткәрде: — Вәгәлайкем әссәлам. Хуш киләсез, хуш... Кем дип торам, үзебезнең кеше икән... Агай ялгызлыктан җәфа чиккән, күрәсең, килүчене кире борырга ашыкмады, аны җентекләп күзәтергә кереште. Мирсәетнең исә, киресенчә, вакыт чамалы: — Доктор үзендәме, агай,— диде ул эшлекле генә, ашыгыч сүзе бар атлы булып. — Үзендәсен— үзендә,— дип кычкырды карт. Килүчене күргән дә, күрмәгән дә сыман тоела иде бугай аңа. һаман нидер хәтерләргә теләп, Мирсәетне күзәтә. — Керергә рөхсәттер бит, агай,— дип, ашыгуын белдерде Мирсәет, күз читен затлы стена сәгатенә төшереп алды. Картның күңеле изгелектә. Күренеп тора, килүчегә ярдәм итәсе килә. Әмма үзен нидер тота: — Бик ашыгыч идемени?.. Аны-моны уйлап тормады Мирсәет, шундук җавап кайтарды: — Ашыгыч иде шул. — Хуҗа кемнедер көтә иде кебек,— дип, нәтиҗә ясады агай үзе өчен. Димәк, килүчене борып чыгарырга ярамас, ачыктан-ачык аңлатырга һәм көтәргә кушарга кирәк. Мирсәетне өске катка алып менеп, йомшак креслога утыртты карт. Чәй тәкъдим итте. — Хәзер,— дип тынычландырды ул аны,— бер-бер җаен табып хәбәр итәрбез үзенә. Юкка вакытын уздыра Мирсәет. Монда ни калган соң аңарга, кемне көтә. Чәйдән баш тартты, тынгысызланып, сорарга мәҗбүр булды: — Әллә операция ясыймы? Карт, үз итеп, текәлеп карап алды янә. Һәм мыек астыннан елгыр гына елмаеп куйды. — Хуҗамны яхшы беләсез, ахры?.. Баш какты Мирсәет. — Яхшы. Картның кәефе тагы да күтәрелеп китте. — Әпирәсия,— дип кабатлады ул аның артыннан. Авызын-мыегын сыпырып кеткелдәп үк көлеп алды тыйнак кына.— Аны әпирәсия үк дими торганнар иде без яшь чакта... Хи-хи-хи... Берни аңыша алмый торган Мирсәеткә якынрак килде карт һәм күптәнге танышына дәшкәндәй колагына пышылдады: — Бер Мәскәү кәнтәе белән шунда... Күңел ача... Янә зур канәгатьлек белән кеткелдәп җибәрде карт, һәм чәй алып менәргә вәгъдә итеп аскы катка юнәлде. — Тукта,— дип ярты юлда, баскычта куып тотты үзен Мирсәет — Кем белән ул анда— марҗамы? Карт башын чайкады Бакуда яшәп телен шактый ук шомарткан Мирсәетне әзербайҗанга чыгарды күрәсең — Бер татар хатыны шунда,— диде Кулын күкрәк турысына куеп, аның кыска буйлы икәнлегенә дә ишарәләп өлгерде. — Исеме ничек?.. — Белмим,— диде ул иң элек битараф кына. Корырак чыкканны аңлады булса кирәк, аннан ачыклык кертергә кирәк тапты.— Кәнтәй- кәнтәй инде, кем кызыксынган аларның исемнәре белән. Үзе дә бутап бетерә торгандыр, хи-хи-хи. . Җаваптан канәгать түгел иде Мирсәет. Әмма кызыксынуын артык дәвам итә алмады, чама белергә кирәк. Ике кат арасындагы баскычның урта бер җирендә торып калды Чәй китертү, килүчегә кавказлыларга хас кунакчыллык күрсәтү уе белән мавыккан карт юлында булды Бераздан аскы катта кемнәргәдер дәшкәне, сөйләшкәне ишетелеп куйды аның. Шунда гына Мирсәет үз-үзенә гаҗәпләнеп куйды нишләп керде соң әле ул монда? Докторның кабул итү көне түгел, нәрсә калган аңарга?.. Санаулы сәгатьләренең кадерен белми Сукбай сыман кеше бусагасын атлап керде, хәзер инде бер чынаяк чәй өлгерткәннәрен көтеп торсынмы? Ә өйдә кызы, зәңгәр күзле Раузасы көтә торгандыр Әллә бер-бер шик, ышанмау оялаганмы аның уена7 Ни тотып тора соң аны урында, нәрсә җибәрми7 . Хәтта үз-үзенә тану кыен, үз-үэеннән оят Китәргә, кайтып китәргә, гаиләсенә йөгерергә кирәк хәзер үк Ә ул терәлеп каткан. Аяклары җибәрми. Чү!.. Нәкъ шул мизгелдә, колагына ялгыш ишетеләме, өске каттагы калын ишекләр артыннан шәл чугыдай сизслер-сизелмәс тибрәнеп берәүнең көлгән авазы ишетелгән кебек бүлды Тетрәнеп куйды Мирсәет— таныш көлү түгелме соң бу аңар?!. Йөзләгән, меңләгән авазлар арасыннан да аера иде ул аны Колагына ишетелә дисәң, тагын кабатланды. Тагын-тагын шул ук аваз... Үз-үзен белештермичә югарыга ыргылды ул. Ике кат калын ишекләр үтеп, зур, иркен бүлмәгә атылып килеп керде һәм магнитланган сыман катып калды. Бүлмәнең түрендә ялангач тәнгә халат киеп алган дәү гәүдәле, олы корсаклы бер ир-ат басып тора. Тупас йөзе, иләмсез борыны һәм чал төшкән мыекларын хәтерләп өлгерде ул аның. Бер кулында шәраб тулы шешә, икенчесендә бәллүр касә Шул касәсен түшәк эчендә чумып назланган болан баласыдай җыйнак гәүдәле хатынга сузып торуы икән. Ишек катында гаме юк иде әле хатынның Ә Мирсәетне яшен ташы гүя кыл урталай ярып үтте — Рауза. Ир-ат исә, аны шундук күрде һәм таныды да булса кирәк Бакуда чакта күреп беләләр иде бер-берсен Көтелмәгән очрашу Оруджисвка да тәэсир итми булмагандыр. Ни эшләргә, кулындагы шешә һәм касәне каярак куярга белмичә торды ул иң элек. Әле урын өстендә анадан тума тәгәрәп иркәләнгән хатынга, әле ишек катындагы чакырылмаган кунакка карал куйды Ул да түгел, түшәктән башын калкыткан Рауза аваз салды — Энекәем...— диде ул, уч төбе белән авызын каплап Зур булып ачылган күзләре ишек катына төбәлде, ә икенче кулы белән кармалап җәймәне эзләргә кереште. Күкрәкләренә таба тартты җәймәне Тынычланып өлгермәде, дөресрәге, үз-үзен кулга алып өлгерде Оруджисв. Утырып калган тынлыкны ул бүлдерде — О-о-о, кунак бар икән,— диде һәм кыргый, мыскыллы елмаю чыгарды йөзенә — Мактап йөрисең икән Мирсәетне, гүя аягүрә торган җиреннән чалгы белән чаптылар. Аумас өчен диварга сөялде ул. Урам як ишектәге язуны күргәч тә борылып китәргә тиешле иде, югыйсә. Әнә ни тоткан, ни тартып керткән икән үзен монда. Башка сыймаслык хәл! Өнме бу, төшме?! Күңелендә булып, соңгы араларда үзен берөзлексез эчтән корт сыман кимерел йөргән шик-шөбһә урынсыз булмаган, димәк. Ә ул үз-үзен битәрли, үз- үзен урынсызга көнләшүдә гаепли иде бит... Аяк астында җир чайкалды, гүя. Ни дә булса дәшәргә һәм кырт борылып чыгып китәргә генә иде дә бит— зиһенен югалтты, чарасыз торып калган иде Мирсәет. Кая китә?.. Кая ашыга соң ул хәзер?.. Ярты җаны, бәлки яртысыннан да күбрәге— монда Берөзлексез үзенә тартып торган һәм кыен чакларында дөньяда аның барлыгын тою белән генә дә, бетмәс-төкәнмәс көч, җегәр бирергә сәләтле булган бердәнбере— Раузасы монда кала. Китә алмый газапланды ул. Әмма китәргә кирәк. Чит ятакта чәчләрен тузгытып, шәрә күкрәкләренә ак җәймә тартып утырган Рауза— ул белгән, ул дөньясын онытып сөйгән Рауза түгел инде. Түгел! Оруджиевның үгез мөгерәгәндәй борыннан чыккан калын тавышы айнытып җибәрде кинәт: — Сүзең булса, сөйлә... Нигә терәлеп каттың, әй, большевик! Ни дип әйтә ала иде соң ул?! Әле хәзер, аек акыл белән уйлаганда да, андый сүзне табарлык түгел. Ә ул чакта, аяк бармакларыңнан чәч бөртекләреңәчә гарьле нәфрәтләнүдән дер калтырап торган мәлдә, ни әйтә алган булыр иде икән?.. Авызын турсайта төшеп, чал төшкән калын мыеклары астыннан оятсыз елмаю юллады Оруджиев. Үзен гаепле санау яисә аз гына булса да уңайсызлану хисе түгел, үз-үзенең өстенлеген, бу очракта җиңүче икәнлеген расларга, ассызыкларга омтылышы иде бу аның. — Нәрсә, баҗа, бер касә шәраб салып биримме әллә үзеңә?!. Хәл булыр!— диде ул, кулындагы шешәгә ым кагып. Шунда гына Мирсәетнең теш арасыннан калтыранулы аваз чыкты: — Доктор Оруджиев! Син аның ире бар икәнлекне белә идең бит!.. — Белсә соң,— диде мыеклы, мыскыллы көлүендә дәвам итеп. — Ирсез хатын булмый. Кемгә нәрсә?! Берәүләр революция ясый... Ә икенчеләре... Ятактагы хатынга ишарәләп авызын ерган бу адәмгә тыныч кына карау мөмкин түгел иде. Нәфрәтләнеп, кычкырып җибәрде Мирсәет: — Доктор Оруджиев!.. Тукта!.. Эт оясында батыр, дигәнне раслап, кеткелдәп көлеп җибәрде хуҗа. Шәраблы бәллүр касәне идәнгә орды кинәт кенә һәм үзе сыман киң бүксәле шешәне югары күтәреп Мирсәеткә таба якынлашырга кереште. Ул да түгел, үзенә төбәп ыргытылган шешәдән тайпылып, башын ияргә мәҗбүр булды Солтангалисв. Шешә, ишек яңагына бәрелеп, чәлпәрәмә килде. Ирексездән, итек кунычына тыгылды Мирсәет Өр-яңа браунингтан чыккан шартлау авазы гайрәтле үгез сыман өскә ташланган адәмне идәнгә сузып салды. Баскычтан кемнәрнеңдер шау-шу килеп йөгерешкәне, ярдәмгә ашыкканы ишетелде. Ахылдап куйган Рауза, урыныннан сикереп торып, кабалана-кабалана шәрә тәнен җәймә белән урарга кереште. Әле берни аңламыйча, үзенә каршы йөгерүчеләрне як-якка этәреп чыгу юлына ашыкты Мирсәет. Бу йортта берни калмады аңарга хәзер, алыш-биреш өзелгән. Югары катка менеп җитүчеләрнең: «Үтергәннәр. . Ходаем, үтергәннәр ..»— ди-ди кычкырышкан авазлары ишетелеп калды «Тотыгыз, тот»,— дип, Мирсәеткә төртеп күрсәтүчеләре дә булды кебек. Әмма артыннан куа чыгучы, үзен тотарга омтылучыларны ул күрмәде. Уң кулына браунинг тоткан килеш берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, башын асылындырып урамның нәкъ уртасыннан атлады ул. Аның кулындагы коралын күреп, каршы килүчеләр як-якка тайпылды, тротуарга елыштылар, берәүгә дә игътибар юнәлтмәде, аяклары кая таба илтсә— шунда атлады Җәйге кичнең эңгер-меңгергә авышкан чагы Күңелен һәм уйларын да шундый ук халәт биләп алган. Ни эшләдем соң әле мин? дигән сорау шактый ук кичегә төшеп килде. Чынлап та, ни кылды, нинди ахмаклык эшләп ташлады соң әле ул?.. Нәрсәле булды һәм нигә иреште? Үзенең бердәнберенә кул сузган, иң нечкә хисләрен аягастына салып таптаган, аның ир-ат горурлыгыннан көләргә җөрьәт иткән кешене атыл үтерде. Хыянәтченең үзен үтерде үтерүен, әмма хыянәтне үтерә алдымы соң ул? Хакыйкатьтән качып буламы соң?! Тапталган хисләр яңарырмы, җанына яңадан тынгылык иңәрме аның?!. Уй өстенә уй, сорау өстснә сорау Тик берсенә уңай җавап таба алса икән. Шушы сәгатьтән башлап сөю дә юк, яшәү дә юк инде аның өчен хәзер. Революция һәм яңа тормыш, милли республика турында күпме хыяллары челпәрәмә киләчәк. Юк! Юк инде, берәүгә дә кирәге юк аның хәзер. Әле санаулы сәгатьләр генә элек, үзенә шундый хөрмәт белән караган Ленинны хәтергә төшерде ул шунда. Сталинга да кирәге чыкмас моннан ары аның!.. Иң аянычы, ул Вахитовны кыен хәлдә калдыра Үзенә ышангандай ышана, зур өметләр баглый иде бит аңа Мулланур Ә Мирсәет шул өметләрне акламады, үз хисләренә хуҗа була белмәде Шунда гына әле булса уң кулында браунинг икәнлекне күреп тынгысызланып куйды Солтангалисв. Браунинг— Гәрәй Кодрачев истәлеге Соңгы араларда гына Кодрачсвның, ни сәбәпледер, Киевтә үз-үзен атып үтергәнлеге мәгълүм булган иде аңар Гаҗәпләнгән иде ул бу хәбәрне ииуетү белән, аңлый алмый аптыраган иде Гәрәй дустын: ничек итеп кеше үз-үзенә, үзенең газиз гомеренә корал күтәрергә мөмкин икән?!. Гәрәй Кодрачсвның хәлен аңлаган кебек булды ул шунда. Күрәсең, аның да зиһене чуалган, доньяда яшәүнең ямен, мәгънәсен югалткан сәгате булгандыр. Браунинглы кул акыртын гына хәрәкәтләнә төшеп, тимер көпшә чигә турысына ук шуып менде. Шуның белән бетте, димәк Дөнья белән бәхилләшер алдыннан соңгы кабат күзләрен ачты ул. Тар гына урамның аргы ягында өлкән яшьләрдәге бер бичара җан чүп савытыннан ризык калдыклары җыеп йөри иде Йөрәгенә үк барыл кадалды бу тетрәндергеч күренеш Яшәүгә, тормышка кеше, әнә, нинди халәтендә дә ябышып ята Ә син, шундый мохтаҗларны бәхетле итәчәк яңа тормыш төзисе урында, көрәшәсе урында, җиңел юл тапкансың . Җинаять кылдың да, инде хәзер качып котылырга исәбең!.. Тагы күпмедер вакыттан эшчс-крестьян милициясе идарәсендә иде инде ул. Үз аягы белән килеп, үзенең кеше үтерүе турында хәбәр итте һәм коралын өстәлгә чыгарып салды. Кылган җинаяте өчен закон каршында җавап бирергә әзер иде Мирсәет. Бер ай чамасы вакыт ябылуда ята ул. Берәүгә дә хәбәр итми, яклаучы эзләми. Мөселман коммунистлары исеменә тап төшерүдән куркып, хәтта үзенең кем булуын яшерә Мулланур Вахитов эзләп таба аны һәм төрмә җитәкчелеге бүлмәсенә чакырттыра. — Мин барын да беләм,— ди Мулланур сүзен кыска тотып.— Тик бер нәрсәне аңлый алмыйм. Ничек син шул гомер хәбәрсез ята алдың?!. , Мирсәет нык ябыккан һәм сулган иде, күрәсең Йокысыз төн, тәүлекләр буе үз-үзендә казыну, эчтән янып-көюләр эзсез генә узмаган булгандыр — Кара инде син, үз кыяфәтеңә генә кара, базда ятып үргән бәрәңге төсенә кергәнсең ич,— диде Вахитов Мирсәет аңлый алмыйчарак торды, аның тышкы кыяфәтендә идемени соң хикмәт? — Мин кеше үтердем, иптәш Вахитов,— дип кабатларга мәҗбүр булды ул. — Ишеттем,— диде Мулланур кырт кистереп.— Әйдә, җыен, мин сине алырга килдем Мирсәетне сискәнергә мәҗбүр итте Вахитовның бу сүзләре: — Кая, хәрби трибуналгамы? — Казанга... Ак чехлар Казанга якынлашып килә. Иртәгә үк минем белән юлга чыгасың... Юк, берни аңлый алмый иде Мирсәет. Нинди юлга чыгу дигән сүз ул?!. Нинди Казан?!. Ул бит җинаять кылучы... —- Иптәш Вахитов,— диде ул янә.— Бик теләсәм дә синең белән юлга чыга алмыйм, мин кеше үтердем. Мирсәетнең сакал-мыск баскан яңакларына, чалара төшкән чигәләренә текәлеп карап торды Мулланур. Җитди һәм уйчан иде аның бу карашы. Сүзләрен генә аңламассың... — Үтерсәң соң,— диде ул, кинәт кенә.— Бер инкыйлаб дошманы ким булганнан җир убылмас шәт. Каш ярылып күз чыкмаган ласа. Җыен әйдә... Куанырга ашыкмады әле Мирсәет. Вахитовның аны аңлавы, киче- рергә-акларга омтылуы бер нәрсә Ә башкалар— Казанда һәм Мәскәүдә үзен белүчеләр ни дияр? Ничек күренер ул кеше күзенә... — Ашыкма, Мулланур, миңа әле суд булмаган... — Нинди «суд» ул?!. Ташла син аны... Шунда гына Вахитовның сүзләре чын икәнлегенә ышанды ул. — Ә Казанда? Анда беләләрме?.. Анда ни йөзем белән күренермен?.. — Белсәләр соң,— диде Вахитов, битарафлыгын күрсәтергә омтылып.— Иптәш Сталин да белә. — Иптәш Сталин?!. — Әйе, иптәш Сталин сиңа шуны тапшырырга кушты: «Бер мөссават- чы азрак булыр. Революция корбансыз булмый, бүген үк Казанга юл тотсын. Берни булмагандай үз эшен дәвам итсен»,— диде. — Берни булмагандай...— дип, Вахитов артыннан кабатлап, бу сүзләрнең асылына төшәргә омтылып, уйга калып торды Мирсәет. Шулай мөмкин була микәнни?!. Ничек инде ул «берни булмагандай?» Иртәгесен Вахитов белән янәшә утырып, Идел буена юл тоткан махсус броневикта Казанга кайтып бара иде инде алар Күңелдә генә утлар яна... Күңелдә тынгылык юк. Ничек яшәргә хәзер?! Гаиләсе дә юк аның. Раузасы да... Рәсидәдән дә сраклашкан- нан-ераклаша бара Гүя, донья бушап, шәрәләнеп калган иде аның өчен хәзер .. 1918 нче елның май урталарында Мәскәүдә Татар-Башкорт республикасы мәсьәләсе буенча зур киңәшмә булып уза. Аны Милләтләр эше халык комиссары Иосиф Сталин һәм Мөселман эшләре халык комиссары Мулланур Вахитовлар уздыра. Идел-Урал төбәкләреннән чакыртылган утызга якын җаваплы иптәшләр арасында: Казаннан— К Якубов һәм К. Грасис; Оренбургтан— Филипов һәм Г. Шәмгунов, Уфадан— В. Егошин һәм Г. Дәүләтшин; Пермьнән— Динмөхәммәтов; Сембердән — X. Рәмиев һәм С. Гафуров; Екатеринбургтан— Ф- Сыромолотов һәм И. Тунтул; чуваш халкы вәкиле А. Краснов, мари халкы вәкиле В. Мухин; Мөселман комиссариатыннан Ф. Сәйфи, Ш. Манатов, Г. Җанбаев һәм башкалар катнаша. Киңәшмәнең башында ук Казан губерна советы исеменнән Карл Грасис милли республика төзү идеясенең хата икәнлеген расларга омты- лып кайнар нотык сөйли. Килгән вәкилләр югалып калалар бермәлгә. Чөнки берәүдә дә Ленин һәм Сталин иптәшләр тарафыннан көн тәртибенә куелган мәсьәләне кире кагу уе булмый. Әмма бу хакта сүз кузгалып, ул сүзне кузгатучы Казан вәкиле дә булгач, кайберәүләр сагая төшә. Шундый хәлиткеч мизгелдә Татар-Башкорт республикасын яклап, үзләренең дә шунда керергә теләкләре булуын белдереп, чуваш һәм мари халкы вәкилләре чыгыш ясый. Мулланур Вахитов республика игълан ителү вакыйгасының Татар- Башкорт хезмәт ияләре арасында Совет хөкүмәтенә ышаныч тудыруы хакында сөйли Идел-Урал мөселманнары язмышындагы бу фактның Көнчыгыш халыклары арасында киң яклау табачагына өмет һәм ышаныч белдерә. Камил Якуб, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Манатов, Гариф Җанба- ев һәм башкаларның чыгышыннан соң, көн тәртибенә куелган мәсьәләнең урынлы икәнлегендә шик калмый Киңәшмә, агымдагы елның 1 июнендә, Татар-Башкорт республикасын оештыру съезды чакырырга дигән карарга килә Аны үткәрү урыны итеп Уфа шәһәре билгеләнә Съездны оештыру һәм үткәрү Халык Комиссариатыннан М Вахитов, Мөселман эшләре комиссариатыннан Г. Җанбаев, башкортлардан Г Дәүләтшин, татарлардан К. Якубов, чувашлардан Д Эльмин, марилардан В Мухин һәм руслардан В Егошин катнашында төзелгән махсус комиссиягә йөкләтелә Халык массалары арасында зур күтәренкелек һәм энтузиазм белән кабул ителә бу вакыйгалар, күпләп Кызыл Армиягә язылу башлана. Яшь Совет дәүләтен, үзләренә милли тигезлек һәм республика бүләк иткән өчен генә дә, саклап калырга, яклап көрәшергә әзер була татар, башкорт, чуваш һәм мари хезмәт ияләре. Зыялылар даирәсендә дә көчле була әлеге хәрәкәт. Әмма съездны оештыру эше киң җәелдерелеп, инде тәмамланып килгәндә Үзәк комитетка һәм В И. Ленин исеменә РКП/б/ Үзәк Комитетының Урал бюросы секретаре И. Тунтул, К. Грасис һәм ф Сыромоло- товлардан күмәк гариза килеп төшә Россиянең бөтенлеген таркату белән килешмәүләрен белдерә алар һәм, гомумән, Үзәк Комитетның «кемнәрдер тарафыннан уйланып чыгарылган милли мәсьәлә« тирәсендә мавыгуын аңламыйлар һәм аңларга да теләмиләр Шул уңайдан протест белдерәләр. ’ Ленин, очраклы рәвештәдерме, түгелме, әлеге гаризага чамадан тыш зур игътибар күрсәтә. Аның белән һәммә Үзәк Комитет әгъзаларын таныштырып чыга, һәм, мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенеп, гаризаны Сталинга тапшыра — Россияне йолыккалап бетермибезме?— дигән сорау куя Ленин —- Урыннардан килгән хатларга колак салу кирәк. Алай икән! Имәндә икән чикләвек, диярсең Нәтиҗә ясала . Зур булмаган даирә өчен ул аермачык билгеле була. Әмма, Идел һәм Урал тарафларында, вакыйгаларның көне-сәгате белән катлаулана баруын истә тотып, ул хакта сүз чыгармый тору хәерле табыла Шул рәвешле, Татар-Башкорт республикасының Оештыру съезды I июньнән башта 15 сентябрьгә күчереп торыла, ә сентябрьдә исә, Гражданнар сугышы башлануны сәбәп итеп, мәсьәләне хәл итү билгесез вакытларга чигерелә Кайбер җитди чыганаклар сөйләвенчә, әле майның 20 нче көнендә үк Съездны оештыру комиссиясе хәзерләгән смета кәгазьләрен Мулланур Вахитов Сталинга алып керә Милләтләр эше халык комиссарының йөзе чытыла — Җитди документ һәм финанс кәгазьләре шул арада эшләнәме’ — Йокы һәм ял турында онытып, оч көн, өч төн тырыштык, иптәш Сталин,— дип җавап кайтарды Вахитов Күңеле күтәренке.— Андый чак та йокы турында уйлыйлармы?! Ничә гасыр көтелгән сәгать ич бу безнең халык өчен... — Карарбыз... Калдырып тор, әнә,— дип, төребкәле кулы белән читтә торган өстәлгә ишарәли Сталин. Югалып калырга тырышмый Вахитов һәм алдатырга да теләми. — Юк, иптәш Сталин, анда калдыра торган документ түгел бу,— дип, каршысына ук китереп сала. Әмма аңа карап кына, ябык кабинет һәм катлы-катлы ишекләр артында хәл ителгән мәсьәләгә караш үзгәрми... Комиссия хәзерләгән эш һәм финанс кәгазьләре тагы бер атна чамасы вакыт узгач кына хәрәкәткә керә. Сталин аларны «Бу эшне ашыктыру кирәк булмас...» дигән тамга ясал, урынбасары С. Пестковскийга чыгара. Мирсәетнең Казанга нинди кәеф белән әйләнеп кайтуы аңлашылса кирәк. Шуның өстенә Казанның үзендә дә хәлләр мактанырлык булмый. Шәһәр партия оешмасында татар һәм рус большевиклары арасында мөнәсәбәт бермә-бер катлаулана төшкән. Атта да бар, тәртәдә дә, дигәндәй, гаеп кемдә, ә дөреслек кай тарафта икәнлекне һич аңларлык түгел. Өстәвенә Мөселман эшләре комиссариатының үз эчендә дә хәлләр шактый киеренке. Мирсәет «эзсез югалгач» та аның урынына Казан губернасының Мөселман эшләре комиссары итеп билгеләнгән Сәхипгәрәй Сәетгалиев, мин-минлеге белән мавыгып китеп, байтак кына кадрларны биздергән, яисә үзенә каршы куйган булып чыкты. Беренче күрешкәндә үк Мирсәетнең дә авырткан җиренә кагылды Сәетгалиев. Югыйсә, моңа кадәр хөрмәт белән карый иде кебек аңа, дустанә мөнәсәбәт урнашкан кебек иде араларында. — Оялмыйча, ни башың белән монда кайтып кердең,— булды Сәхипгәрәйнең авыз ачып әйткән беренче сүзе. Аның хәлендә мондый сорауларга җавап бирү җиңел түгел иде. «Башланды .», дип уйлап куйды күңеленнән. Нәкъ менә шундый төртелүләр, читләтеп-урап үзен рәнҗетергә, түбәнсетергә омтылулар сагайта да иде бит инде аны. Кемнән-кемнән, әмма Сәхипгәрәйдән көтмәгән иде ул үзенә мондый мөнәсәбәтне. Казандагы ыгы-зыгыларның асылы ачыклангач, үз колагы ишеткәннәргә ышанмыйча йөрде ул бераз: Болак арты республикасы җиңелгәч тә, салым рәвешендә татар байларының байтак кына мөлкәте җыеп алынган булган. Хәер, байлар гына таланган булдымы икән?!. Моны башкарып чыгучы, төгәлрәк итеп әйтсәк, Татар бистәләрен талауны оештыручы Сәхипгәрәй Сәетгалиев үзе булган. Алтын-көмеш һәм ата- бабадан килгән кыйммәтле асылташларны өйборынча җыеп йөргән булып чыгалар. Анысы бер хәл. Җыйган байлыкны бүлешкәндә, иң элек иптәш Шейнкман белән пычаккапычак килә Сәетгалиев. һәм шул нигездә үзара аралашмас, сәлам бирешмәс дәрәҗәгә барыл җиткәннәр. Байлык булмаганда гына әйбәт, булса— бөтен җәнҗал шуңардан дип, юкка гына әйтмәгән борынгылар. Кемгә күпме өлеш чыккандыр, әйтеп булмый. Әмма алтын белән илле мең тәңкәлек хәзинә Мөселман эшләре комиссариаты әгъзалары арасында бүленгән. Һәммәсе дә алмаган һәм алырга да теләмәгәндер, бәлки. Мисал өчен, Садыйк Әхмәтовның әлеге ямьсез күренешкә протест йөзеннән комиссариатны ташлап чыгып киткәнлеге мәгълүм. Мулланур Вахитов һәм Мирсәет Солтангалиевләр кайткан хөрмәткә Мөселман эшләре комиссариатында җитди киңәшмә була Агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышканнан соң, әлеге дә баягы шул «хәзинә бүлү» мәсьәләсе калкып чыга тагы һәм бер төркем иптәшләр Сәетгалиевне комсызлыкта гаепләп чыгалар, аны алыштыру, Солтангали- евне үзенең элекке эшенә кайтару кирәклеген күтәрәләр. Мирсәет теш-тырнагы белән каршы чыга. Сәхипгәрәйне үпкәләтәсе килми аның, болай да, әнә, күрмәс борын ук күркә урынына кабара, кызарына. — Юкса, без комиссариатта эшләүдән баш тартабыз. Сәетгалиев иптәш берьялгызы торып калачак,— дип куялар мәсьәләне Мулланур Вахитов та комиссариатның эшен начар, ә инде югарыда искә алынган «хәзинә бүлү»не большевиклар өчен оят күренеш, дип бәяли. Нәтиҗәдә, Солтангалиевне яңадан Казан губернасының Мөселман эшләре халык комиссары итеп сайлап куялар. Аңа каршы тавыш бирүче бер Сәхипгәрәй Сәетгалиев кенә була һәм шул вакыйгадан соң, бу эшне болай гына калдырмаячагын искәртеп, Мирсәетне рәнҗетеп-әрләп, ул чыгып китә. Шул китүдән байтак кына аралар Сәетгалиевнең тавышы- тыны ишетелми тора, гүя эзсез-нисез югала Аны Уфага киткән дип тә сөйлиләр. Әмма соңыннан гына ачыклана, Казанда иң киеренке вакыйгалар барган ул җәйне Сәхипгәрәй сөяркәсе белән үз фатирында бикләнеп яткан булып чыга. Нәкъ шул көннәрдә шәһәр читендәге урман-күлләр белән хозурланып ял итеп йөргән Шейнкман һәм Олькеницкий иптәшләргә кораллы юлбасарлар һөҗүм итә. Алар диңгезчеләр киемендә булып, кемнәргә юлыкканнарын да ачык белгәннәр булса кирәк. — Болак аръягыннан талап җыелган алтынны кая куйдыгыз?— дип бәйләнәләр. Алтын татыралар... — Белмибез.. Юк . Ул алтын Мөселман эшләре комиссариатында ич,— дип котылмак булалар — Беләбез,— дип, бугазларыннан алалар — Җыелган байлыкның җитмеш проценты сездә. Кисәтү йөзеннән Олькеницкийны шундук атып үтерәләр. Ә Шейнк- манны исә, үзләре белән бергә-бергә хозурланып йөргән яшь һәм үтә дә чибәр хатыны коткарып кала... Әмма ничек вә ни рәвешле? Белүче юк, ул кадәрссе аларның гаилә сере булып кына кала. Чибәр ханымның түшендә һәм кулларындагы байлык, зиннәтле ташлар гына җиттеме икән?!. Хәер, юлбасарларны күрүче—ирле-хатынлы Шейнкманнар гына Олькеницкий үтерелгән. Кем тарафыннан?.. Мондый сорауның куелуында шулай ук логика булса кирәк. Аларның бергәбергә хәзинә яшерергә барган булулары да ихтимал бит. Губерна комитетына алынган алтынның эзсез югалуын истән чыгармыйк.. Самара өчен барган сугышлар Кызыл Армиянең җиңелүе белән тәмамлана. Шәһәрне ак чехлардан саклау өчен җибәрелгән Валериан Куйбышев та әллә ни майтара алмый, чигенергә мәҗбүр була Самарадагы вакыйгалар турыдан-туры Казанга да тәэсир итми калмый. Ак чехлар һәм акгвардиячеләрнең кай юнәлештә хәрәкәт итүләрен ачык белеп торган Казан гарнизонында тәртипсезлекләр башлана Җиде меңгә якын кызылармияче шәһәр большевиклары җитәкчелеген — Шейнкман, Милх, Грасис һәм башка иптәшләрне урыннарыннан алырга дигән таләп куя. Иртәнге таңга шул таләп үтәлми икән, барысының да астын-өскә әйләндерәчәкләр. Ашыгыч рәвештә гадәттән тыш Хорбн-революцион Совет төзелә Өч кеше Шейнкман, Солтангалиев һәм Грасис. Гадәттәгечә, Мирсәеткә төшә таякның авыр башы Шейнкман һәм Грасис аңардан Мөселман социалистлар полкы белән сөйләшеп каравын үтенәләр. Баш кадерле ул, әнә ничек! Әгәр дә алар бунт күтәрүчеләргә кушылмаса, каршы чыкса— хәлне төзәтү, коткару мөмкинлеге була әле. Чөнки мадьярлар һәм немец, латыш хәрби гаскәрләреннән торган «Интернациональ батальон» Советларга каршы чыгарга җыенмый. Мирсәет шул сәгатьтә үк Мөселман эшләре комиссариатын җыеп ала һәм хәлне аңлата. — Шул инде, татар коммунистларын артларына ут капкач кына искә төшерәләр Башка чакта ни эшләргә, ни яшәргә ирек бирмиләр,— дип канәгатьсезлек белдереп алучылар табыла. Әмма Мирсәетнең тәкъдиме кабул ителә, мөселман полкын кулдан ычкындырырга ярамый, дигән нәтиҗәгә киләләр. Башкалар татар полкы сугышчылары белән күреп сөйләшергә юнәлә. Полк командирлары янына Солтангалиев белән Йомаголов килә. Гаҗәпләнүләренә каршы, хәрби гарнизонда урнашкан баш күтәрүче кы- зылармиячеләрнең офицерлары алардан өлгеррәк булып чыккан һәм сөйләшүләрне башлап та җибәргән булалар инде. Өстәлдә— шәраб. Шактый ук төшереп тә өлгергәннәр... Татар большевикларының ни йомыш белән килүләрен авызлары ачылганчы ук чамалап алган гарнизонлылар коб раларын капшарга керешә. Корал белән янарга җыеналар. — Ашыкмагыз, әфәнделәр,— дип кисәтә Мирсәет Солтангалиев.— Урамда безнең кешеләр. Сез чолганган, беркая да качып котыла алмаячаксыз. Бернинди чолганыш та булмый, әлбәттә. Әмма тапкырлык үзенекен итә. Шунда Мирсәетне узган елгы вакыйгалардан ук танып белгән бер офицер, татар егете, күрше бүлмәләрнең берсендә полк комитеты утырышы барганлыкны әйтә. Солтангалиев шунда ашыга. Шәһәрдәге хәлләргә үз мөнәсәбәтен белдерә — Син нәрсә, безнең башка тай типмәгән,— дип җавап кайтаралар полк комитетында.— Баш күтәрүчеләрнең саны җиде мең чамасы. Ә без күпме? Безнең җиде йөз— сигез йөз сугышчыбыз бар күп булса — Сез Совет хөкүмәтен, большевикларны якларга тиешле,— ди Мирсәет, икеләнергә урын калдырмыйча. — Ни өчен?.. — Шуның өчен, чөнки Совет хөкүмәте сезгә— татарларга һәм башкортларга республика игълан итте Патшаның бу хакта кайгыртканы булдымы, кайсыларыгыз белә?.. Бу сүзләргә каршы төшеп булмый, әлбәттә. Әмма, ни өчен соң, кая карама Советларга йаршы баш күтәрәләр... Үзләре оештырган кызылармиячеләр булып, алар буйсынырга теләми әнә Казан губерна комитетына... Уйланырга, икеләнергә урын бар, инкарь итеп булмый. Мөселман социалистлары полкы командиры Н. Алимов икеләнүдә. Өзеп кенә әйтү җиңел булмый, чөнки ашыгып әйтелгән бер сүз бөтен полк язмышын хәл итүе мөмкин. — Җиде йөз сугышчы җиде меңлек армиягә каршы тора алмый, ничек шуны аңламыйсыз,— ди ул, эче пошып. Мирсәет үзенекен итә. һәммәсен сискәндереп, каршысында торган өстәлгә китереп суга ул кинәт. Сугуы шундый булгандырмы, өстәлеме— аның почмагы яман сыкрап кителеп төшә. — Аңламыйм... һәм аңларга да теләмим! Сез баш күтәрүчеләргә иярмәсәгез, алар икеләнеп калачаклар. — Бездә пехота гына, аларда һәммәсе бар,— пехотасы да, кавалерия дә, артиллерия дә Шуның өстенә чехлар Сембергә килеп җиткән. Без бөтен татар халкын ут эчендә калдырачакбыз,— ди полк командиры Алимов. — Татарга азатлыкны ак чехлар китерер дип уйлыйсыңмы?— дип каршы тешә Мирсәет.— Без үз азатлыгыбызны, республиканы якларга тиешле. — Уйламыйм... Әмма алар безнең һәммәбезне юкка чыгарачак. — Иптәш Алимов,— дип янә тавышын күтәрә Мирсәет — Ул кадәр куркак булгач, Кызыл армиягә язылырга кирәк түгел иде! Йә, хәзер үк мин әйткәнчә эшлисең, йә полксыз гына түгел, башсыз да каласың,— дип, кесәсен капшарга кереште ул. Өстәл янында тезелешеп утырган офицерлар сискәнеп киттеләр һәм берничәсе, үз командирларына ярдәмгә әзер икәнлекләрен белгертеп, аягүрә торып бастылар. — Янамагыз миңа, иптәш Солтангалиев,— диде Алимов, салкын кан- лылыгын югалтмыйча.— Сездә булган корал миндә дә бар — Янамыйм. Кисәтәм генә . Менә-менә ярдәмгә Мәскәүдән зур көчләр килеп төшәчәк... Иртәме-соңмы, барыбер бирелергә туры килмәгәе дип әйтүем. — Төшәчәк белән киләчәккә ышанып җиде меңлек гаскәргә каршы чыгыйкмы? Бу— башсызлык! — Каршы чыгу соралмый, бунтка кушылмагыз. Интернациональ батальон кушылмый бит әнә. Тагы шунысы да мәгълүм булсын, Казанга бүген үк янә бер мөселман батальоны килеп чыкты. Аның башында төрек егете Мостафа Сөбхи тора. Төрекләр, афганлылар һәм фарсылар Совет хөкүмәтен яклаганда сез кул кушырып утырырсызмы?!. Куркаклар сез, менә нәрсә! Офицерлар телсез-өнсез калды, командирларына текәлгән иде карашлары. Ни генә әйтмә, куркак дигән сүзне күтәрү җиңел түгел ул ир- ат халкына. Ә хәрбиләр өчен аеруча — Безгә ни эшләргә?—диде Алимов, ниһаять, ризалыгын белдереп. — Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә тугрылыклы булуыгызны бөтен гарнизонга игълан итәсез. Башкаларны да Совет хөкүмәтен яклап көрәшергә чакырасыз. Мирсәет белән Алимов шунда ук янәшә утырып, Мөселман полкы исеменнән гарнизон кызылармиячеләренә мөрәҗәгать яздылар. Иртәгесен таң белән мөрәҗәгать кызылармиячеләргә җиткерелә Мөселман полкыннан соң ук Интернациональ батальон һәм Казанга яңа килеп төшкән Мөселманнар батальоны вәкилләре дә үзләренең Совет хөкүмәтен яклап көрәшәчәкләре турында игълан итәләр Нәтиҗәдә, әнә шул рәвешле, Казан гарнизонында күтәрелгән бунт кан коюларсыз, югалтусыз гына бастырыла, көйгә салына Августның икенче көнендә исә, Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе, үзенең рәисе Мулланур Вахитов һәм барлык җаваплы хезмәткәрләре белән бергә, Мәскәүдән Казанга күчеп килә. Ленинның: «Хәзер бөтен революция язмышы бер картага салынган: Каэан-Урал-Самара фронтында чехословакларны җиңүгә. Бөтенесе дә шуңарга бәйләнгән»,— дигән сүзләренә җавап йөзеннән эшләнә бу. Самара инде җиңелгән. Сембер үтелгән. Казан һәр тарафтан камалышта. Идел буйлап менгән дошман пароходлары көн-төн шәһәрне тупка тота. Ә Мәскәүдән вәгъдә ителгән өстәмә көчләр әле күренми Кайбер мәгълүматларга караганда, алар Казаннан кырык чакрым ераклыктагы Зөя (Свияжск) тимер юл тукталышына килеп җитүен җиткәннәр. Әмма ни өчендер Казанга ашыкмыйлар Республиканың Хәрби-революцион Советы рәисе иптәш Троцкий да үзенең бронепоездын Зөядә туктаткан, дигән хәбәр йөри. Камалышта калган Казанны шундый шартларда көч һәм корал җәһәтеннән күп мәртәбәләр өстен торган акчехлар һәм акгвардиячеләрдән саклап булмый, әлбәттә. Геройларча сугышкан Мөселман хәрби частьлары һәм кызылармиячеләр Арча юнәлешендә вакытлыча чигенергә мәҗбүр булалар Шәһәр тоташ ут эчендә. Иң соңгы чиратта гына Казанны калдыручы 1 нче татар-башкорт батальоны белән Мирсәет Солтангалиев тә Арчага чигенергә мәҗбүр була. Мулланур Вахитовның чолганышта калып, әсирлеккә эләгүе һәм 19 нчы август көнне Казан Кремлендә вәхшиләрчә атып үтерелүе хакында ул белми әлегә. Бер ай чамасы Арчада яшәргә насыйп була аңа Әмма кул кушырып утырмыйлар. Казан арты авылларыннан, Кукмара, Мамадыш, Саба якларыннан күпмеңләгән егетләрне, ир-атларны корал тотып кызылармиячеләр сафына басарга, Казанны азат итү өчен һөҗүмгә күтәрелергә үгетлиләр. . Сентябрьнең унысында Казан азат ителә. Шул кыска гына вакыт эчендә Кызыл армиягә тупланган авыл егетләре аеруча батырлык үрнәкләре күрсәтеп сугышалар... Җиңү хөрмәтенә Дворяннар җыены бинасы каршындагы зур мәйданда митинг уздырыла. Шунда беренче мәртәбә Лев Троцкий белән күрешеп таныша Мирсәет. Хәрби-революцион Совет рәисе Троцкий чыгыш ясый иң элек. Икенче булып Солтангалиевкә бирелә сүз. Чыгышын тәмамлагач та, сулыш алыйм дип, бер читкәрәк китсә, ни күрсен: янәшәсенә Троцкий килеп баскан — Әйбәт оештыручы гына түгел, оста оратор да икәнсең, иптәш Солтангалиев,— ди ул аңарга, кулын сузып. Солтангалиевнең исә югалып кала торган гадәте юк. — Сездән калышырга түгел иде исәп, иптәш Троцкий,— дип елмая Кул кысып исәнләштеләр. Троцкий аңа үзен байтактан ишетеп белүе, урындагы иптәшләрнең аның хакында әйбәт фикердә булулары хакында әйтә. Һәм аңардан, һәлак булган Вахитов урынын, Үзәк Мөселман хәрби коллегиясен үэ кулына алуын үтенә. — Сездән башка кеше күрмим, иптәш Солтангалиев,— ди Лев Троцкий.— Мәскәүгә кайткач та мин бу хакта Ленин белән сөйләшермен. Шулай иткәндә Сталинның да килешми чарасы булмас. Мирсәетнең баш тартырга омтылып каравы әһәмиятсез иде инде. Ул хакта тыңларга да теләмәде Троцкий — Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе рәисе—Солтангалиев иптәш, без базарда түгел,— дип, кырт кисте үзен.— Җитәкчелек итүне кулыгызга алыгыз. Вакытлы мандат бүген үк үзегезгә тапшырылыр. Шуның белән сүз бетте дигәндәй, хәрбиләрчә, кырт борылып, төз гәүдәсен туры тотып, кире китеп тә барды Троцкий. Күп ара узмады. Көннәрнең берендә элемтәче кыз Мирсәеткә ашыгыч хәбәр кигерде: «Казан. Губерна комиссариаты. Солтангалиевкә. Ашыгыч рәвештә Мәскәу белән элемтәгә керегез. Сталин». Аның өчен көтелмәгән хәбәр иде бу Солтангалиевнең Мулланур Вахитов урынына Мәскәүгә китәргә тиешлеген күпләр белә. Төгәл көне, сәгате генә мәгълүм түгел. Киеренке бер көтү белән яшәгән көннәре иде. Чөнки җаны ашкынып торса да, аягы тартмый ул тарафка, гомеренең иң авыр һәм катлаулы сәгатьләре шул кала белән бәйләнгән. Анда— аның иң кадерле кешесе, бердәнбер сабые Рәсидә яши. Һәм Раузасы. Раузасы. . Кайчандыр һәр сулышын, һәр адымын аның хакында уйлап яши иде. Ә хәзер?.. Мәңгелек боз сыман нәфрәткә әверелгән мәхәббәте инде. Бер шәһәрдә булып, бер үк юлларда йөрүдән курка инде ул аның белән хәзер. Үз уйларына бирелеп торганда, көлү авазы сискәндерде Бакса, телеграф тасмасы алып килгән кыз китмәгән, шул гомер аның каршысын- да булган. — Мирсәет абый,— дип, чаяланып елмая иде кыз.— Мин бит сезгә әле хат та китердем тагы. Ә сез күтәрелеп тә карамыйсыз. Кызларга күз салмас булдыгыз соңгы араларда — Кая, китер,— дип, кулын сузды ул. Ә кызның исәбе чаялану, шаяруда икән. — Биемичә бирмим монысын. Кызлар хаты... Хатны баш очында күтәреп сикергәләп торган кызның кулыннан җәт кенә эләктереп өлгерде Мирсәет. Уйный-шаяра торган чагы түгел. Нишләсен, үпкәләгән атлы иреннәрен турсайтып китеп барырга мәҗбүр булды кыз. Зәңгәр тышлы конвертны кулына алгач та, йөрәге «жуылдап» куйды Мирсәетнең. Куллары калтыранырга кереште. Хатның кемнән килүе күрсәтелмәгән булса да, язуыннан, беренче хәрефеннән үк танып алды— Раузадан Барып, ишекне эчке яктан бикләп килде иң элек. Ипле генә эш өстәле артына кереп утырды, әйләндереп-әйләндереп карады ул зәңгәр конвертны. Гүя, ниндидер серләр иңдерелгән иде анда Ниһаять, ачарга җөръәт итте. Ә тыны кысыла, күкрәк тутырып сулау мөмкин түгел... Раузадан хат алу һәм ул хатларны кат-кат уку зур ләззәт кигерә торган иде аңарга Озын булыр иде аның хатлары, ягымлы һәм җылы булыр иде. һәр сүз генә түгел, һәр тыныш билгесеннән сөю кайнарлыгы, сагынуы бөркелеп торыр иде .. Кайчан да булса, аңардан, шул рәвешле, дәфтәр битенең яртысына сыйган кыска хәбәр алырмын дип, кем уйлаган. Хат озын түгел, җөмләләр кыска. Сүзләр санаулы гына. Ә язуы шул ук, элеккечә— ачык зәңгәр кара белән энҗе бөртекләреннән чиккән сыман пөхтә юллар тезелеп киткән «Исәпме, Мирсәет?!. Хат кот.мәгәисеңдср, әлбәттә. Очма язмый булдыра алмыйм. Сине югалту ни икәнлекне хәзер генә белдем. Авыр миңа. бик тә авыр... Үз Бәхетемнең кадерен белми очынганмын, сикергәнмен икән— терсәкне тешләү момкин түгел инде. Бер кискән икмәк кире ябышмый. Тәнем хыянәт иткәндә дә җаным синеке, җаным синең белән булган. Синең дә ничек ярашканлыгыңны белә идем... Гафу сорамыйм. Кичерә алмасыңны яхшы белом. Сагынам. Юксынам. Әмма күзеңә күренергә яра.маганлыкны да белом. Барын да уйладым. Мин китәм. Кайда икәнлекне үзем дә белмим әлегә, әмма бик еракка китәм. Һәм һичкайчан үзеңне борчымаска, юлыңа аркылы тошмәскә, күзләреңә чалынмаска вәгъдә бирәм... Рәсидә минем белән булыр. Аның очен борчылма, кыз балага әни кирәк... Үз әнием бу кайгыны күтәрә алмады, аны җирләдем... Хуш, бәгырем!.. Хуш, минем бердәнберем!.. 1918 ел, августның егерменче коне. Рауза». Хатның Мирсәеткә нинди тәэсир ясаганлыгын аның хәлендә булып караган ир-ат кына аңлый алыр Рауза белән танышкан сәгатьтән алып, аның белән бергә үткән көннәрен, айларын, елларын хәтердән кичерде ул тагы бер кабат Аның бәхетсез балачагын, үсмер елларын искә төшереп кызганды Газиз кызы Рәсидәсе турында уйланып өзгәләнде ата бәгыре Барысын уйлады ул, һәммәсен энә күзеннән уздырды . Теш вакытлары җиткәнче ишек ачмады берәүгә дә. Өстәлгә йөз белән капланды да, онытылды . Бар бәхете һәм бөтен бәхстсезлеге дә үзе белән иде чөнки йолдыз булып җемелдәшкән күзләрендә, бугазга килеп тыгылган авыр төердә Кызы Рәсидә һәм Рауза турындагы уйлар башыннан чыкмады аның. Әмма эзләргә дә омтылып карар арасы булмады Мәскәү елгасының аргы ягында, Зур таш күперне чыккач та сул якта Кремльгә каршы салынган өр-яңа йорттан фатир бирделәр Мирсәеткә. Оештыру һәм зур дәүләт эшләренә кереп чумды ул башы-аягы белән. Бер үзенә әллә ничә вазифа, тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләр. Мөселман эшләре халык комиссары буларак, ул турыдан- туры Сталинга буйсынса, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе буларак Троцкийның урынбасары хисаплана. Шулар өстенә Көнчыгыш коммунист оешмаларының Үзәк Бюросы әгъзасы һәм башка күп кенә җаваплы эшләр салынды аның җилкәсенә. Аңарга бу вакытта нибарысы егерме алты яшь булуны, гаиләсез-хатынсыз икәнлеген дә искә алсак, Мирсәет Солтангалиевнең ниндирәк шартларда яшәвен һәм эшләвен күз алдына китерү кыен булмас. Көн саен дип әйтерлек, ә кайчак көнгә берничә мәртәбәләр Сталин белән очрашып, озакозак әңгәмәләр кылып, илдәге һәм фронттагы хәлләр турында фикерләшеп, бәхәсләшеп утырырга туры килә аңа. Бу сөйләшүләр Мирсәеткә ошый, ул канәгать була алардан. Сталинның үзе белән эчкерсез һәм ачык булуы хәйран калдыра аны. Революция һәм ил язмышы турында гына түгел, көндәлек шәхси тормыш, гыйшык һәм хатын-кыз мәсьәләләрендә дә ачылып китеп сөйләшкән чаклары була. — Сиңа өйләнергә кирәк хәзер,— дип киңәш итә аңарга Сталин. Аталарча кайгыртып әйтә ул моны.— Юкса, үз-үзеңне кая куярга, кая барып бәрелергә белмисең... — Шулаен— шулай да бит. Әмма ул турыда уйларга куркам. Кемгә эләкте шуңарга өйләнеп булмый. — Мәскәү татар белән тулган. Кызлары берсеннән-берсе чибәр, ике уйлап торма,— дип киңәш итә Халык комиссары. — Бер авызың пешсә— өреп кабасың, дигән сүз бар бездә. Кемгә эләкте, шуңа өйләнеп булмый шул, иптәш Сталин. — Ә мин сиңа Халык комиссариаты һәм Үзәк Комитет исеменнән киңәш бирәм: Сузмаска... Өйләнергә!— дип елмая үз итеп, Солтангалиевнең аркасыннан кагып куя Сталин.— Ә мине кунакка чакырырсың, татар туенда булганым юк минем... Шул очрашуларында ул үзенең тимер шкафыннан Мирсәеткә ун алтын сәгать бүләк итә: «Дусларыңа, якыннарыңа бүләк итәрсең», ди. Октябрь революциясенең беренче еллыгына дип, махсус заказ белән эшләтелгән сәгатьләр була бу. Сталин, әнә, юмарт та була белә икән!.. Әмма язмыш шаяруымы, әллә башка бер-бер хикмәт белән, Мирсәеттән шул алтын сәгатьләрне алган Көнчыгыш хезмәткәрләре һәммәсе якындагы унбиш-егерме ел эчендә бер үк язмышка дучар ителә: кулга алыналар һәм юкка чыгарылалар. Гүя, исемле сәгатьләрне кире җыеп алалар. Сталин холкындагы уңай яклар белән бергә, тискәресен дә әле шул көннәрдә үк үз җилкәсендә татып карарга туры килә Мирсәеткә. Көннәрнең берендә, икәүдән-икәү генә социалистик революциянең Көнчыгышка йогынтысы һәм шул юнәлештәге файдаланылмаган мөмкинлекләр хакында җитди фикерләшеп утырган сәгатьләр иде. Яннарына, ниндидер йомыш белән, Троцкий һәм Валериан Куйбышевлар килеп керә. Сталин урын тәкъдим итә үзләренә. Әмма керүчеләрнең йомышларын тыңлаганга кадәр үк, гел кирәкмәгән сүз кузгата шунда: — Ә-ә-ә, теге беренче туп шартлаган авазны ишеткәч тә, Самараны ак чехларга калдырып качкан Куйбышев шушы мыни инде?!— диде ул, керүчене шул көнгәчә күрмәгән-белмәгән атлы булып. Троцкий нәрсә? Башын артка ташлап, киерелә төшеп көлде бер рәхәтләнеп. — Шул, үзе инде,— диде, кет-кст көлүеннән туктый алмый. Башы белән остәлгә кадалып утыручы, колак яфраклары чөгендердәй кызарап чыккан Куйбышевка күз төшереп алды Мирсәет. Кызганып куйды ул аны шул мәлдә — Ничек дип сөйләдең әле, Лев Давыдович,— дип, Троцкийга мөрәҗәгать итте Сталин.— Беренче пароходка ук утырган да, качкан дип әйттеңме?!. Әнә ничек! Сталин кешене-кешегә ни рәвешле каршы куя белә икән. . Айнып китте Троцкий да, көлмәс булды. Урындыгын өстәлгә тарта төшебрәк утырды Ә Куйбышев, ул арада, нәфрәтләнеп, Хәрби комиссарга карап куйды — Ул бит әйләнеп кайтты, иптәш Сталин,— дип, инде Куйбышевны якларга итенде Троцкий. БашкаМа чарасы юк. — Әйләнеп кайтты, дидең бит әле Әйе, әйе: әйләнеп кайткан, дидең. Ләкин, ул юлы да, ничек дидең әле, кызылармиячеләрен ташлап качканмы? Менә сиңа, ә?!. Аны арканлап куярга кирәк булгандыр. Каршы сүз әйтә алмады Троцкий. Әллә әйтергә теләмәдеме? — Әнә, иптәш Солтангалиев турында алай сөйлән булмый бит,— дип, көтмәгәндә, икенче тарафка ташланды, кыскасы, бер атуда ике куянга тидерергә булды Сталин,— Казаннан иң соңгы булып чыккан диләр аның хакында, һәм беренче булып кергән... Шулаймы, Лев Давыдович7 — Дөрес, хак сөйлисез,— дип, хупларга, җөпләп куярга мәҗбүр иде Троцкий. Мирсәет турында начар сөйли алмый ул. Ниһаять, Куйбышсвның үзенә мөрәҗәгать итте Сталин: — Кара... Башыңны күтәрел кара, иптәш Куйбышев Күрмәсәң — күр, кызыл комиссар әнә шундый була ул! Хәтерләп кал, Солтангали-ев! Ни өчен кирәк булды болар7 Әлегедәй уен бигүк аңлашылып җитми иде әле Мирсәет өчен.. Сталин ни өчен бу хакта менә хәзер, Троцкий белән Солтангалиев янында сөйләшергә кирәк тапкан7 Югыйсә, Куйбышевны ялгызын гына чакырып, күзгә-күз сөйләшә, оялта һәм ачулана да алган булыр иде бит ул. Әмма алай эшләми Уңайлы вакыт көтеп йөргән, һәм, ниһаять, менә ул вакыт! Троцкийны кеше артында яман сүз сөйләп йөрүче итеп калдырды ул Әлегедәй каршы куюлардан соң, телимс-юкмы, Мирсәеткә дә үз итеп, якын итеп карый алмаячак инде Куйбышев Кеше күңеленең, ир-ат холкының әнә нинди нечкәлекләрен белеп эш йөртә, оста файдалана Сталин. 1918 елның ахырлары иде булса кирәк һәрхәлдә, җылы көннәр инде күптән узган, иртәдән кичкә кадәр юеш кар яуган иде ул көнне Соң гына; инде кайтырга җыенып йөргәндә, телефон шалтырады Мирсәетнең эш бүлмәсендә: Сталин... Үзенә чакыра . Юеш кар сыланган тәрәзәгә гамьсез генә карап нидер уйлап, уйга бирелеп басып тора иде Милләтләр эше халык комиссары Мирсәетнең кергәнлеген ишетсә дә, борылып карарга, аның сәламенә җавап кайтарырга ашыкмады ул. — Иптәш Солтангалиев,— дип дәште ул көттереп кенә.— Син төрекчә аңлаша беләсең булса кирәк. Нигә юрарга белмәде Мирсәет аның бу соравын. Чөнки Төркия яисә бер-бер Көнчыгыш иле хакында сүз чыгамы, Сталин кулын гына селти, ул хакта сөйләшәсе дә килми торган иде. Үзе башлап сүз кузгатуы гаҗәп тоелды — Бсләм, иптәш Сталин Аңлаша да, сөйләшә дә беләм Төрекчә белмәгән татар юк. — Бер дә харап инде сез.. — Нишлисең, телебез һәм ерак тарихыбыз уртак тамырлардан килә — Менә нәрсә — дип суза төште Сталин.— Бу көннәрдә Мәскәү аша зур төркем төрек хәрби әсирләре уза икән. Германиядән үзләренә кайтып барышлары. Егерме мең әсир — Тыңлыйм, иптәш Сталин, егерме мең кеше аз түгел инде ул. — Ничек уйлыйсың, Төркиядә Совет хакимияте урнаштырып буламы? Авыр сорау. Әмма Мирсәет өчен ул яңа түгел. Әле Мулланур Вахитов исән чакта ук, бу хакта уйлана-хыяллана иде алар Ләкин Сталин белән сөйләшкәндә, авызны үлчәп ачканың хәерле — монысын ул яхшы белә. — Җиңел булмас, иптәш Сталин... — Җиңел булса, синнән сорамас та идем. — һәрхәлдә, Төркиянең хәле бүгенгә мактанырлык түгел Димәк, солтанатны бәреп төшерү өчен уңайлы шартлар өлгереп килә дип саныйм. Тик менә Совет хакимияте яисә социаль революция турында кистереп кенә әйтә алмыйм... — Солтанатны бәреп төшерү дидең... Моны син ничек күз алдына китерәсең, иптәш Солтангалиев?.. Мирсәет өчен яңалык түгел бу сорау да. Әмма өздереп кенә җавап бирү җиңел түгел. — Мин бердәнбер юл күрәм, иптәш Сталин. Бүгенге халыкара сәяси шартларда Төркиядә эчке революция җиңүе өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Һәм ул революцияне ясаучыга Советлар Россиясенә елышудан башка чара юк. Сталин җаваптан канәгать түгел. — Син һаман сузасың... Әйтеп бетермисең,— диде үзалдына. — Төркиядә «яшь төреклек» хәрәкәте үсеп килә. Бу милли азатлык хәрәкәтенең башында төрек буржуазиясе, һәм, белүемчә, Мостафа Ке- мал әфәнде тора. Әлегәчә юеш кар сыланган тәрәзәдән күзләрен алмаган иде Сталин. Шул гомер Мирсәеткә арка белән торып сөйләште ул. Ниһаять, кискен хәрәкәт ясап, йөзен борды һәм тимер салкынлыгы бөркелеп торган карашын әңгәмәдәшенә текәде. — Төркиядәге хәлләрне мин уйлаганнан шәбрәк беләсең икән бит... Аңламады Мирсәет: бу аның мактап әйтүе булдымы, тискәре бәясеме. .. — Менә нәрсә,— диде Сталин, байтак дәшми торганнан соң сүзен дәвам итеп.— Ул әсирләрне тоткарлый төшергә булдык Бераз хәл алсыннар, Мәскәүне күрсеннәр, дидек... Дәрәҗәле органнар тик ятмый торгандыр. Шулай да... Мөселман комиссариаты да йоклап калмасын иде диюем. Сөйләшү шуның белән йомгакланды. Хушлашып аерылыштылар. ...Иртәгесен Сокольский циркы бинасында төрек әсирләре белән очрашып танышу өчен махсус митинг үткәрелде. Ике меңгә якын әсир китерелгән иде Анда яшь Советлар Россиясенең бөтендөнья хезмәт ияләре өчен бердәнбер терәк булып торуы хакында иптәш Ярославский һәм Галимҗан Ибраһимовлар сөйләде. Мирсәетнең дә төрек әсирләре белән тәүге очрашуы шунда булды Ул, хәбәрдар булганы кадәрле, Төркиядә көтелгән вакыйгалар хакында гоман кылды һәм Советлар Россиясендә яшәүче төрки милләтләрнең бүгенге хәле белән таныштырды. Атна-ун көн дәвамында, һәр көн диярлек, Мәскәүнең татар эшчеләре клубында да махсус кичәләр, төрек әсирләре белән очрашулар үткәрелеп торды. Сәяси чыгышлар гына түгел, татарбашкорт җырлары да башкарыла иде ул кичәләрдә. Җырлы-биюле уеннар, хәтта үзешчәннәр тарафыннан татарча тамашалар да күрсәтелә. Төрек әсирләреннән бер өлеше мәҗбүр иткәнне көтеп тормыйча, үзләре үк теләп килә торган булды анда Тора-бара әсирләрнең үз араларында да җыр осталары, шигырь чыгарырга һәвәс затлар барлыгы ачыкланды... Аерым-аерым төркемнәр җыелып, кызу бәхәсләр кузгала иде еш кына Төрекләр арасыннан да ул әңгәмәләрдә бик теләп катнашырга, сәяси мәсьәләләр куярга ашкынып торган әсирләр табылды. Андыйлар белән махсус очрашулар үткәрелә иде. Мөселман эшләре халык комиссариаты хезмәткәрләре ул көннәрдә кул кушырып утырмады Төрек коммунисты Мостафа Сөбхи дә гел үз ватандашлары арасында булды . Татар эшчеләре клубындагы шул очрашуларның берсеннән соң, Мирсәеткә, ялгыз калган мәлен туры китереп, йөзләрен сакал-мыек баскан, шактый өлкән яшьләрдәге бер аксак солдат мөрәҗәгать итте — Мирсәет әфәнде,— диде ул, авыр йөткеренеп.— Сезнең чыгыш ясаудан бик канәгать булдык.. Төрек солдатлары сезне үз итеп, яратып искә алалар... — Рәхмәт,— диде Мирсәет. Үзенә таныш булмаган чит-ят кешедән, өстәвенә чит ил гражданиныннан, шундый сүзләр ишетү кем күңеленә генә сары май булып ятмас икән. Бераздан, як-ягына карангалап алгач, теге солдат тагы да пышылдый төшеп, төп сүзенә күчте: — Мирсәет әфәнде, сезнең белән бер карт солдат күреп- сөйләшергә тели иде. Кайчан һәм ничек вакыт таба алырсыз икән? . — Рәхим итсен, килсен хәзер үк. Мин сөйләшергә әзер,— дип җавап кайтарды ул. — Әфәндем,— дип, күзләренә текәлде аның солдат.— Бер-бер аулак җирдә урын һәм вакыт билгеләсәгез икән Әйтер сүзе җитди һәм икәүдән-икәү генә сөйләшәсе килә аның. Уйга калып торды Мирсәет Әлбәттә, төрек әсирен эш урынына чакырып булмый да инде. Кертмәячәкләр. Фатирга чакырсаң да, әллә ничек... — Торган өегез кай сокакта, әйтә алмыйсызмы, әфәндем?. Сокак— урам дигән сүз төрекчәдә. Икеләнә төшеп булса да, үзенең торган урам һәм фатирын әйтми чарасы калмады аның — Язмадыгыз, онытырсыз ич?.. — Төрекнең хәтер гүзәл булыр, әфәндем Чук тәшәккерләр итөмез,— диде ул. һәм ни рәвешле күзгә чалынмый гына каршысына килеп баскан булса, шул рәвешле үк ипле генә үз юлы белән китеп тә барды. Үзалдына уйлап куйды Мирсәет: «Сукыр күп күрер, аксак күп йөрер, дигәннәре шул була торгандыр инде». Өйгә кайтуына күп ара узмады Караватка чалкан ятып Казан, Оренбург һәм Уфа шәһәрләреннән килгән гәҗитләр актаргалавы иде Кемдер ипле генә аның ишеген шакыды. Барып ачса, ни күрсен, ишек төбендә әлеге дә баягы аксак төрек солдаты басып тора — Ни булды7.. Син бит үзем киләм димәгән идең?— дип, килүчене өйгә чакырырга да онытып, ишек катында терәлеп калды ул. — Йә инде, бусагаңнан кире борырга җыенмый торгансыңдыр бит?— дип, саф татар телендә дәште карт солдат. Килүче артыннан ишекне элеп, түргә уздылар Төрек әсиренең татарча сөйләшүе бер гаҗәпләндерсә, икенче гаҗәпләндергәне — Мирсәетнең фатирына килеп кергәчтен дә ул аксавын онытты — Сез кем буласыз? Сезгә миннән ни кирәк?— дип сорамый булдыра алмады Солтангалисв. Юл капчыгын салып идәнгә куйды серле кеше. Аннан бүреген салды, манма су булган шинелен ишек катындагы элгечкә илтеп элде һәм буыла-буыла йөткергәннән соң, карашын Мирсәеткә текәде. — Ачуланма, энем,— диде, ихластан сөйләшәсе килеп.— Башкача булдыра алмадым Алла да сакланганны гына саклыйм дигән Әлеге дә баягы бер үк соравын кабатлады Мирсәет — Сез кем буласыз7.. Ничек итеп, сез— татар кешесе, төрек әсирләре арасына килеп эләктегез?.. — Ашыктырма, энем... Мин барын да сөйләрмен хәзер үзеңә. Сөйләшер өчен килүем ләса Тагы буыла-буыла йөткерергә кереште ул. Шунда гына, аның хәлен аңлап, Мирсәет барып чәй куеп килде. Җылы оекбаш, өс-киемнәре тәкъдим итте килүчегә... Чәй эчеп, җанына җылы иңгәч кенә аңлашырга кереште төнге кунак: — Ишеткәнең бардыр, бәлки, мин Йосыф Акчура булам, диде ул. Аздан гына кулындагы чынаягын төшереп җибәрмәде Мирсәет. Менә сиңа очрашу! Ник белмәскә, татар дөньясында, төрки халыклар арасында Йосыф Акчуринны белмәгән кеше, булса да бик сирәк булгандыр ул елларда. Аның һәммә төрки халыкларының бер ана балалары булып, шуларны берләшергә чакырган мәкаләләрен дә укыганы бар. Чын төрек милләтчесе дигән аты киң таралган Үзе соңгы араларда Төркиядә яши иде булса кирәк Әмма әлеге йөзен сакал-мыек баскан, өс-башы шапшак солдатның шул зыялы зат булуына ышанасы килми. — Сорбонна университетын тәмамлаган Акчурамы?— дигән сорау үзеннән-үзе чыкты аның авызыннан — Әйе... — «Казан мөхбире»ндә мөхәррир булган кеше дә сезме? — Әйе... Җан кергәндәй булды Мирсәетнең күңеленә. Шик-шөбһәләре юкка чыкты дип әйтерлек. Тик менә, ничәмә-ничә телдә укый-яза белгән шул зыялы зат, ни рәвешле төрек әсирләре арасына килеп эләккән дә һәм ни өчен большевик Солтангалиевнең аңарга кирәге чыккан? Болары аңлашылмый. Үзен Йосыф Акчура дип тәкъдим иткән төнге кунак берөзлексез йөткеренүеннән тукталган иде инде. Сүзләрне сайлап, кабаланмый гына сөйли үзе: — Кыска гына вакытка дип кайткан идем. Революция чыгып тоткарланырга мәҗбүр булдым. Әсирләргә килеп кушылдым менә, аларны да җибәрергә ашыкмыйлар. Син ничек уйлыйсың, озак тотарлармы үзләрен?.. — Белмим шул,— диде Мирсәет Чөнки башкача җавап бирә алмый иде ул әлегә. — Сүз чыккач әйтим инде,— дип мөрәҗәгать итте Йосыф Акчура.— Өс-башлары юка, торган җирләре юеш вә салкын. Ашау яклары да бик яман, алманнардан кайткан төенчекләре саекты— кайгыртасы иде бит үзләрен?!. Кара инде, бу хакта гел уйлаганы юк икән бит Мирсәетнең. Үзләре зарланмагач, һәммәсе дә көйле, җайга салынгандыр дип йөрелгән. — Ярар, мин иртәгә үк бу якларын кайгыртырмын,— диде һәм җәт кенә өстәлдә яткан кесә дәфтәренә каләм алып нидер төртеп куйды. Хәрби коллегиянең финанс һәм хуҗалык эшләре буенча җаваплы кешеләренә андый әмер чынлап та, иртәгесен үк җиткереләчәк һәм ярдәм йөзеннән хәл кадәрле чаралар да күреләчәк. — Мин һәммә нотыкларыңны тыңлап бардым,— дип дәвам итте Акчура.— Сөйләгәннәрең кызык тоелды. Игътибарым җәлеп итте, һәм шундый сорау туды күңелемдә: — Әйт әле, әллә мин большевиклар турында хата фикердә булганмынмы, әллә син үзең большевик түгелме?.. Әнә шул сорауга җавап эзләп килдем синең янга Ләкин, алдан ук әйтим, бер олы үтенечем бар: Алла хакы өчен, дөресен, турысын әйт?1. Мирсәет өчен сорау бик гади. Үз исемеңне әйт, дигән сыман гына. Икеләнергә урын калдырмаслык итеп җавап кайтарды ул: — Мин чынлап та большевик, Акчура әфәнде. Бу форсаттан һич икеләнер урын юк. Җаваптан бигүк эреп төшәргә ашыкканы күренми иде әле төнге кунакның. Янә бер мәртәбә, тәмен белеп кенә чәй йотып алгачтын, сакалын сыпыргаларга кереште ул. — Алай дисең до бит Ә үзеңдә милләтпәрварлык та бар күренә. Ишетеп белүемчә, большевиклар өчен бусы ят нәрсә, хәрам нәрсә — Милләт өчен яну, үз халкыңның бәхете өчен көрәшү— ул намус эше диеп беләм, Акчура әфәнде. Бу хис минем күңелемә изге анам сөте белән иңгән. Большевик булуым да, иң беренче нәүбәттә, шул олы хис галәмәте. Большевиклар һәм Совет хөкүмәте эшче халкы һәм авыл мужикларының мул тормыш коруы өчен көрәшә. _ — Хуш, ярар,— дип, янә итагатьле генә сакал сыпырып куйды Йосыф Акчура.— Очы-очка ялганмый бит, энем. Соң, шулай икән, нигә ул большевикларның бар булышканы милләтчеләр әле7 Исламчы да ярамый үзләренә, төрекче дә... Инде Мирсәет уйга калды, сакалы булса, ул да сакал сыпыргалап алган булыр иде. — Акчура әфәнде, большевиклар буржуаз милләтчеләрне өнәми — Милләт өчен ут йотуның «буржуаэ»ы һәм «советча»сы булмый торгандыр ич. Ул намус эше, ана сөте белән иңә торган изге нәрсә дип, үзең үк әйттең түгелме?! — Юк-юк, әфәндем,— дип каршы төшәргә ашыкты Мирсәет — Иң әүвәле, без һәммә милләт эшче-крестьяннарының бер дәрәҗә бәхеткә ирешүе эчен көрәшәбез. Икенчедән, социаль революция сыйныфлар арасындагы матди тигезсезлекне юкка чыгарачак Акчура җаваптан бигүк мәмнүн түгел иде булса кирәк. — Тигезли торгач, Һәммәсен дә тигезләп бетсрмәсәгеэ ярый да бит — Аңламадым, Акчура әфәнде? — Татар белән урыс, христиан белән мөселманны асра алмаслык бер нәмәрсә китереп чыгармассызмы дим, ул адәмнәрдән? Табигатьнең дә, әнә, үзән җире була, калку җире Сирәк кенә текә таулары да очрап-очрап куя Бер урында чыршы-нарат үсә, икенчесендә— талтирәк, дигәндәй Йосыф Акчура сөйләгәннәргә аяк терәп каршы төшәргә ашыкмады бу юлы Мирсәет. Чөнки вакыт-вакыт үзенең дә шиккә төшкән, уйга бирелгән чаклары була торган иде. Милләтләрнең тигезлеге хакында сөйләргә генә җиңел ул, ә эштә исә күпкә авыррак. Казанда эшләү дәверендә боларны үз җилкәсендә аз кичерергә туры килдеме?! — Сез сөйләгәннәрдә дә гыйбрәт бар анысы, бәхәсләшмим, Акчура әфәнде Безнең төрки кавем, сыйнфыйлыктан бигрәк, милли азатлыкка омтылыш белән берләшер ул, бәлки. Ырымбурдагы Рәмиевләрне, мәсәлән, сыйнфый дошманым дип саный алмыйм. — Ә Сембердән чыккан Акчуриннар сыйнфый дошманыңмы7 Күзләре очрашып, елмаеп куйдылар Җавап шул елмаюда иде — Инде Торкиягә таба борыла төшик,— диде үзләшеп, яктырып киткән Йосыф Акчура — Шәхсән үзеңнең Төркиядәге вакыйгаларга мөнәсәбәтең нинди, Мирсәет? Үзенең бала чактан ук торск телендә әдәбият укып үскәнлеген һәм төрекчәдән тәрҗемәләре булуын хәбәр итте Мирсәет Бүгенге көндә дә бөтен Көнчыгыш илләрендә, аерым алганда, Төркиядә барган үзгәреш һәм милли-азатлык хәрәкәтләренең үсеше белән даими кызыксынуын сөйләде Һәм уенда, шул милли хәрәкәтләргә таянып, Төркия, Иран, Эфганстан һәм гарәп илләрендә халыкны социаль революциягә күтәрү турында хыял йөрегәнлеген хәбәр итте. Якындагы елларда ук милли- азатлык хәрәкәтенә нигезләнгән бу революцион күтәрелеш һиндстан һәм Япониягә барып җитеп, Африка һәм Латин Америкасы илләрен колачлап алырга тиешле була Көнчыгышка мөнәсәбәттә битараф булганнары өчен, Ленин, Сталин һәм Троцкий иптәшләр белән үзенең килешмәве, еш кына шул уңайдан бәхәсләшүләре турында да сөйләде Аның тарафыннан әзерләнеп әле күптән түгел генә Милләтләр эше халык комиссариатында тикшерелгән «Көнчыгыш халыкларын азат итү берлеге» программасын да күрсәтте Йосыф Акчурага Йосыф Акчураны болар, әлбәттә, нык кына кызыксындырган булса кирәк. Мирсәет әзерләгән әлеге программаның бер нөсхәсен сорап ала ул һәм Төркиягә кайткач та аның белән милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләрен таныштырырга вәгъдә бирә. — Барчасы да кызык, әлбәттә, боларның,— дип куя Акчура бераздан.— Тик менә ул мәмләкәтләрдә сез теләгәнчә большевиклар хакимияте урнаштыру хыял гына булып калмасмы? Бераз уйлана-икеләнә төшеп, ихластан җавап бирә Солтангалиев: — Соң чиктә бит, Акчура әфәнде, һәр илдә дә большевикларның өскә чыгуы үзмаксат түгел. Милли-азатлык хәрәкәте үзе хәл итәр. Халык массалары үзләре хәл итәр. Колониаль изелүдән, Европа эре буржуазиясенең колы булудан азат итәргә кирәк халыкны. Шунысы әһәмиятлерәк! Хикмәт кемнең хакимияткә килүендә түгел!.. — Килешәм... Бусы белән аерата килешәм. Тик менә Төркиядә, сез теләгәнчә, коммунистлар түгел, башка бер сәламәт көчләр җиңеп чыкса, әйтик, моңа Руссиянең мөнәсәбәте ничек булыр дип уйлыйсың? — Бик ихтимал, Акчура әфәнде. Шәхсән, мин монда зур бәла күрмим. Әмма Төркиядә социаль революция өчен һәм коммунистлар мәсләге өчен дә туфрак бик бәрәкәтле күренә, миңа калса... — Мөмкиндер... Вә дә ләкин мин үзем вату-җимерү ягында түгелмен. Тереклекнең асылын аңлаган кеше буларак әйтәм. Аннан бит әле, аның башлап йөрүчеләре дә булырга тиешле. — Бар андый кеше, бар,— диде Мирсәет, икеләнергә урын калдырмаска омтылып. Акчура да икеләнеп тормады. — Кем, Мостафа Сөбхиме?..— дигән төгәл соравы белән чак аяктан екмады ул Мирсәетне. — Әйе. Каян беләсез? — Хикмәт каян белүдә түгел, энем Мирсәет. Мостафа Сөбхинең төрек әсирләре яныннан китеп торганы юк аның. . Төркиянең үзендә дә бар Мостафалар. Әйтик менә, Мостафа Кәмал әфәндегә мин үзем күп өметләр баглыймын. Бу исемгә игътибарлырак булу ярар иде... Сәясәттә халыкка таянсак, мәдәнияттә без баш-аягыбыз белән төрекчедер. — Беләм, Йосыф әфәнде. Сезнең «Өч тәрәзи сәясәт» дигән китапны әле шәкертлек елларымда ук үзләштергән идем. Чәй янында таңгача сөйләшеп чыкты алар. Фикер алыштылар, бәхәсләштеләр. Килешкән җирләре булды, килешмәгән . Мирсәет зур дулкынлану белән үзенең Татар-Башкорт республикасын тормышка ашыру юлында башкарган эшләре турында сөйләде. Әдәбият һәм шагыйрьләр турында сүз чыгып, ул бүгенге төрек әдәбияты белән кызыксынды. Акчура исә, Төркиягә исән-аман кайтып җиткәчтен дә аңарга Юныс Әмре шигырьләрен җибәрергә вәгъдә итте. Һәм, әгәр, хат алышу теләгең булса, дип, Мирсәеткә төрекләрнең күренекле әдибе вә фикер иясе Зыя Гүкальпның адресын калдырды. Үзләре дә даими хәбәрләшергә вәгъдә кылыштылар Урамнарга яңа көннең яктылыгы иңгәч кенә Йосыф Акчура, җилкәсенә биштәрен салып, аксаклый-аксаклый үз юлы белән китеп барды. Мәскәү елгасы аша салынган борынгы Зур Таш күпер аша чыгып, аргы якта күздән югалганчы тәрәзәдән күзәтеп калды аны Мирсәет. Күбәләк сыман эрс-эрс җепшек кар ява иде аның эзләренә... Әсәдуллаев йорты әле революциягә кадәр үк Мәскәү мөселманнары, ягъни татарларның мәдәни үзәге була. Бина мәһабәт, иркен, бөтен уңайлыклары бар. Бер сүз белән әйтсәк, чын мәдәният сарае Янәшәдә генә татар бистәләре Урам һәм тыкрык исемнәренә кадәр монда шул хакта сөйли: Зур Татар тыкрыгы, Кече Татар тыкрыгы. Тагын тыкрыклар, тагын-тагын... Революциядән соң, Әсәдулласе йортының зур залы Татар эшчеләр клубы дип йөртелә башлый Мәскәүгә килгән көннәреннән үк, буш вакыты булдымы, шунда тартыла, шунда омтылып яши иде Мирсәет. Чөнки монда чын татар дөньясы, монда таныш-белеш, монда яңа очрашулар, күрешүләр... Әледән-әле чыгышлар ясарга да туры килә иде үзенә 1918-елның октябрь башлары иде булса кирәк, аны, татар дөньясында күренекле кеше буларак, Мәскәү яшьләре белән очрашуга чакырдылар. Зур зал тулы диярлек. Эшче вәкилләре, анда-санда хәрби киемле кызылармиячеләр, ә күпчелек— студентлар вә сәүдәгәрләр токымы булса кирәк. Ни генә булмасын, алар һәммәсе бер дикъкать һәм кызыксыну белән тыңладылар аны Яшьләр каршында чыгыш ясауның үзенә күрә хикмәтле яклары да була Мөлаем йөзләр, ут булып янган күзләр әле бер, әле икенче тарафта яктырып, күз карашын өтеп-өтеп ала Сәхнәдә, трибуна артында торып сөйләүченең һәр хәрәкәте игътибар үзәгендә Әнә, бер-беренә янтая төшеп ике кыз нидер пышылдашып алды. Берсе елмайды, икенчесе сәер генә тартынып уңайсызланган кебек тоелды. Эшче яшьләр белән хәрби кисмдәгеләр, аның сойләгәнен бүлдереп, берничә мәртәбә аягүрә торып дәррәү кул чаптылар. Читтәрәк, аерым төркем булып утырган аксөяк студентларга исә, соңгыларының кыланышы бигүк охшап җитмәде кебек. Бсрбсрснә сынаулы гына каранып, ак яка өстеннән эләктергән кара күбәләкләрен төзәткәләп алдылар. Чү... Мирсәетнең теле көрмәкләнеп куйды кинәт Фикере чуалды. Колаклары кызышты... Аның каршысында ук дип әйтерлек, икенче рәттә утырган таныш түгел туташ гаепле иде моңа. Зур коңгырт кара күзләр, алсу йөз һәм тулы иреннәр зиһенен чуалтты аның Ал- ак маңгай һәм шомырт кара чәч, муен аша күкрәккә салынган сыңар толым.. Карашлары очрашкач та, кызның озын керфекләре калтыранып куйды, күзләрен яшерде ул. Хәтта бит алмалары кызышуын тойган сыман булды Мирсәет. Үз-үзен кая куярга белми иде кыз. Туташның ике як янәшәсендә утырган егетләр дә тойды булса кирәк шуны. Чыгышын тәмамлап чыгу өчен шактый ук ихтыяр көче кирәк булды Мирсәеткә Чөнки башка бер тарафка карап сөйләргә омтылса да, күз алдында әлеге мөлаем вә серле туташның сурәте торды. Очрашудан соң, шул ук залның аргы башында җырлы-биюле уеннар башланып китте Мирсәет тә катнашты уенга һәм зур түгәрәк ясал җырлап әйләнгән чагында, белмим, ни рәвешле, әллә очраклы, әллә түгел, шул туташ белән янәшә туры килде. Кулга-кул тотынып әйләнделәр, бергә биеделәр. Тик сүз әйтер, танышыр аралары гына булмады Ул кичне йокы кермәде аның күзләренә Аннан соң кичләрендә дә шулай ук... Әлеге туташны очратырга өметләнеп, көн дә Татар эшчеләр клубына атлыга торган булды Көннәрнең берендә янә очратты ул аны. Бу юлы да кыз теге вакыттагы кебек ике егет янәшәсендә иде Әмма күзләре— Мирсәеттә Аны күрдеме— уңайсызлана, ояла, үз-үзен кая куярга белми башлый Танышыр, бер-ике авыз сүз алмашыр ара гына табылмый. Ике егет, тагылган- нармыни, үкчәсенә басып йөриләр үзенең Шулай да тәвәккәлләп карамый чарасы юк иде Мирсәетнең Бу әле парлап бию, ягъни вальсның татар яшьләре арасына яңа кереп килгән чагы. Кыз биергә, әйләнергә, бөтерелергә ярата Ә егетләре, итагатьле- лектәнмс, әллә оялчанлык галәмәте— чакырмыйлар үзен Биюе чамалы гына булса да, икс егет арасында оялчан басып торган кызны чакырырлык кыюлык тапты ул үзендә Ни гаҗәп, кыз карышмады, егетләре дә каршы төшмәде — Сер булмаса, исемегезне әйтер идегез, туташ?— дип сүз катты Мирсәет, бераз дәшминитми генә биеп алгач. — Фатыйма...— диде кыз, җәт кенә карашын яшереп. — Мин Мирсәет булам... — Беләм. . Мин сезнең турыда һәммәсен дә беләм, Мирсәет абый... — Кызык икән... Ул <һәммәсе»нә ниләр керә инде?— дип, сорамый булдыра злмады Мирсәет. Баксаң, чынлап та, кыз аның кайда һәм кем булып эшләвен генә түгел, инде бер мәртәбә өйләнеп— аерылган булуын да ишетеп белә икән. Мирсәетнең ул хакта ишетәсе, сөйләшәсе килмәгән иде, әлбәттә. Нишлисең.. Әмма үзен кызыксындырган сорауларга җавап алырга өлгерде. — Башка кызларга, әнә, берәү дә юк. Ә синең, Фатыйма, бер үзеңә ике егет икән... — Абыем һәм энем ич алар минем,— диде кыз, җанланып китеп. Абыем Али исемле, ә энем— Мирза. Матур егетләр бит, иеме, Мирсәет абый? — Сүзем юк, Фатыйма, туганнарың да матур. Ә үзең, үзең... Яңа туган ай кебексең... Йомарланган май кебексең... Аның ни диясен алдан ук белепме, бүлдерергә ашыкты кыз: — И-и, абый, алай димәгез. Мин оялам,— диде ул. Бию көе озак дәвам итми. Ә көтеп алынган тәүге вальс, гадәттә күз ачып-йомганчы тәмамлана торган була. Шуны алдан ук тоеп торган Мирсәет үзенең кызны озатасы килүе хакында да әйтергә өлгерде — Белмим шул, Мирсәет абый,— диде кыз, тартына төшеп.— Туганнарым артыннан ук ияреп кайтсак кына инде. — Мин риза, Фатыйма... — И-и, Мирсәет абый, юкка куанасыз, без бит монда, янәшәдә генә, Зур татар тыкрыгында яшибез... Чынлап та, Әсәдулласе йортыннан ерак түгел генә яши икән Фатыйма Әмма ике туганы артыннан ияреп озатып кайткан арада ул тагы байтак кына мәгълүматларга иреште: Фатыйманың әтисе Әхмәт Ирзин берничә еллар элек вафат булган. Алар биш бала әниләре белән генә торып калганнар. Абыйсы Алидан соң, ул икенче бала. Тагы ике энесе һәм бер сеңлесе бар икән. . Ирзин фамилиясен ишеткәч тә кызыксынмый булдыра алмады Мирсәет. Сорап куйды: — Нәрсә, теге данлыклы миллионер Ерзиннарга мөнәсәбәтегез юктыр бит? — Без Ирзиннар,—дип, иң элек төзәтү кертергә кирәк санады Фатыйма— Урыслар гына Ерзин диләр... Әйе, Мирсәет абый, мин шул, сез күздә тоткан Ирзиннар кызы булам. Нәрсә, куркытамы әллә, большевик кешегә безнең белән янәшә бару ярамыймы? Кыз, аның ни уйлаганын беләсе килеп, Мирсәетнең күзләренә текәлеп торды бермәл. Аңламассың, киеренкелек бар идеме ул карашта, әллә шөбһә яисә куркумы... Әмма, ни генә булмасын, аның гүзәллеге артканнан-арта гына бара, теләсә нинди хәлдә дә тоныкланып калмый. Мирсәет өчен, чынлап та, көтелмәгән һәм шактый ук четерекле дә булган яңалык иде шул бу. Тире һәм каракүл белән сату итеп, бөтен Россия күләмендә исеме мәгълүм булган Ирзиннарны белмәгән кеше юк. Мәскәүнең үзәгендә дип әйтерлек таш мәчет салдырган Садыйк Ирзин, димәк, аның күзе төшкән, аны йокысыз калдырган Фатыйманың бабасы була!. Кыз үзе дә сизгер, аның шул мәлдә ни уйлап телсез калганлыгын абайлап алды ул. — Мирсәет абый,— диде Фатыйма.— Ә сез беләсезме икән, Касыйм шәһәреннән Мәскәүгә килгәч тә безнең бабай, иң элек, самавырчы малай булып эшләгән монда. Миллионнарга ул бары үз тырышлыгы белән ирешкән. Анысы бер булса, икенчедән, безнең хәзер Ирзин дигән исемебез генә бар. Сугыш вакытында сәүдә йортыбыз янды, калган малыбызны сез инкыйлаб ясагач та тартып алдылар. Өебезгә кадәр кереп талап чыктылар... Шуларны сөйләгән чакта кызның күзләренә карап алды Мирсәет һәр сүз, һәр тойгы, күңеленең һәммә тибрәнеше дәү, якты һәм аяз күзләрендә көзгедәге сыман чагыла бара иде аның. Кыргый һәм оялчан дип тә әйтерлек түгел үзен, әмма ихлас һәм эчкерсез булуында һич шик юк. Уен нәрсә турында сойләми иде бит ул, шуңа җан әрнеше ачык сизелеп тора. Ләкин, атабабадан калган бөтен матди мирасны югалту да сындырмаган күренә үзләрен. Ирзиннар— Ирзин булып калган. Горурлык һәм күңел көрлеге, рухи җегәр, үз дәрәҗәләрен белеп яшәү вә сөйләшү— сау-сәламәт! Әле берничә көн элек кенә, залда утырган чакларын хәтерләде аларның Мирсәет. Күзгә якты нур булып бәрелгән Фатыйманы аласыңмы, ир-ат туганнарынмы, алар үзгә бер сабырлык, мәһабәт горурлык беләнме, әллә каян аерылып, үзләренә җәлеп итеп торалар иде. Янәшәсендә атлап барган кызның хәленә кереп, кызганып куйды үзен Мирсәет. Хәленә керде керүен, әмма кызганыч идеме соң ул?!. Юк, әлбәттә... Дөньяның бар нурын үзенә җыйган, янәшә барганда да, атлап түгел, дулкын дәрте белән йөзеп барган унсигез яшьлек гүзәл кызганыч була димени Туганнары әнә ике катлы мәһабәт йорт каршысына барып җиткәч керү юлына борылдылар. Корычтан коеп эшләнгән капка келәсенә үрелгәнгә кадәр үзара нидер киңәшеп алдылар Ярым борыла төшеп дәшүче энеләре Мирза булды: — Фатыйма апай,— диде ул, әле утырып җитмәгән яшүсмер тавышы белән. Кычкырмады, әмма ишетелерлек итеп дәште — Бер биш минут бакчада йөреп торабыз. Туганнар корыч капка артына, өй каршындагы бакчага кереп югалды Һәммәсе ачык— Мирсәет белән Фатыймага тагы биш минут ара бирелә, артык түгел — Менә, Мирсәет абын, кайтып та җиттек,— диде Фатыйма, туктала төшеп, һәм икенче каттагы ут алынган ялгыз тәрәзәгә ымлады.— Әниебез көтә, йокламый — Сине көтүчеләр күп,— дип, бакчадагы туганнарына ишарә ясады Мирсәет тә. Фатыйма, балкып, елмаеп куйды. Елмаю бигрәк килешә икән үзенә. — Әйе, әнием каршысында минем өчен алар җавап бирә. Минем сакчыларым — Ә менә минем көтүчем до юк, саклаучыларым да,— диде Мирсәет, уенын-чынын бергә кушып, һәм янәшәләрендә торган ялгыз яшь каенга ымлады.— Менә шушы ялгыз кокере каен кебек. Күроссңме, әнә, ялгыз сары яфрак эленеп калган. — Юк, Мирсәет абый,— дип каршы төште кыз.— Сез ялгыз түгел Сез татар дөньясында бик билгеле кеше. Сезне тыңлыйлар, сезгә иярәләр... Сез ышандыра беләсез. Сез сөйләгән чакта үзем дә, карале, дөрес сөйли бит бу абый, дип уйлап куйдым теге көнне. Мирсәетнең уенда «биш минут» дигән сүз, инде узып бара торган биш минут. Җитди сөйләшүләр өчен ара калмаганлыкны ул яхшы белә. Күңелендә шом, моңсулык. Фатыйманы тагы күрерме ул? Аны ни рәвешлё үзено җолеп игәргә дигән бердәнбер уй... — Ә барыбер, Фатыйма, мин үземне, әнә шул каен чыбыгына элогср-элокмос эленеп юрган ялгыз сары яфракка охшатам. Икесе дә шул тарафка карап торганда, кинәт җил чыгып, соңгы яфрак очып китмәсенме... Рәхәтләнеп, сабыйларча онытылып көлеп җибәрде Фатыйма. — Әнә, очты... Очты, күздән югалды, Мирсәет абый, сезнең яфрак.— Һәм рәхәтләнеп бер колеп алгач, җитдиләнә төшеп, өстәп куйды.— Кеше гомерен яфракка тиңләү ярамыйдыр, Мирсәет абый. Ишегалды тарафыннан, бакча яктан берәүнең йөткергәне ишетелде шул мәл. Табигый йөткерү түгел, «без көтәбез, биш минут узды», дигән хәбәр иде бу. — Миңа керергә вакыт,— диде кыз, Мирсәеткә беренче кат күзләре белән текәлеп. Юк, китәсе, аерылышасы килми иде аның үзенең дә. Әмма гаилә тәртибе, үзен кайгырткан туганнары каршында җаваплылык күпкә әһәмиятле. Мирсәет тә үтәдән күреп, аңлап тора иде боларны. Туры сорау бирергә җөрьәт итте ниһаять: — Кайчан һәм кайда күрешә алабыз, зинһар әйт, Фатыйма?... — Белмим шул,— дип икеләнеп калды кыз. Әмма суза торган чак та түгел, вакыт чикләнгән — Якшәмбе көн музыка дәресләрем тәмамлангач кына күрешсәк инде. Башка көннәрдә иртәдән кичкә кадәрле мәктәптә булам. Әйтергә дә онытканмын бит әле, татар мәктәбендә укытам мин. Якшәмбе көн көндезге икедә очрашырга вәгъдәләшеп аерылыштылар. Корыч капка шапылдап ябылды һәм бар тараф тынып калды. Шунда гына капка читендәге яшел калайга ак белән язылган эре хәрефләр җәлеп итте аның игътибарын: «Большая Татарская, 24». Хәтерләргә тырышып, күңеленнән кабатлады ул аны: «Зур Татар тыкрыгы, 24» Ә бераздан ике катлы өйнең тагы оч тәрәзәсендә бер-бер артлы ут алдылар. Тик аларның кайсы өмет булып кабынганлыкны ялгыз каенга терәлеп калган Мирсәет аера, ачыклый алмады. Сөйләшенгән көн һәм сәгатьне һәр икесе түземсезлек белән көтеп алды. Очраштылар. һәм икәүдән-икәү генә Мәскәү елгасы читләтеп янәшә атлап китеп бардылар. Аңлашыр сүз, уртаклашыр хисләрнең чиге юк. Вакытның ничек үткәне һәм атлый торгач шактый ара киткәнлекләре дә сизелми калынган. — Большевикларның кайда һәм нинди шартларда торганлыкларын беләсеңме, Фатыйма?— дип сүз кузгатты Мирсәет берзаман. — Белмим шул,— дип башын чайкады кыз. — Күрәсең киләме? .. Алдын-артын уйламастан җавап биреп куймасынмы кыз: — Кызык булыр иде... Каршыларында ук торган алты катлы соры өйгә күрсәтте Мирсәет. Атлый торгач, үзе яши торган йортка килеп чыккан иде инде алар. — Менә Фатыйма, шушы йортта яши большевиклар... Хәтереңдәме, теге кичтә сезнең каршыдагы каенның соңгы яфрагы очып киткән иде? Көзге җилләр аны менә шушы тарафларга китереп чыгарды. — Теге сары яфракнымы?— дип елмайды риясыз кыз. һәм ялт кына Мирсәетнең каршысында бөтерелеп алды бер. Йөрәге җилкенүдән булгандыр! Ничек итсә итте, юмалый-чакыра торгач кызны үзенә алып керде Мирсәет, һәм аңарга түрдән урындык күрсәтеп, аягына чигеп эшләнгән йомшак Казан чүәге кидерде. — Хатыныңнан калган чүәкме?— дип, сагаеп сорап куйды укытучы кыз. — Мин монда үзем генә яшим,— дип искәртергә мәҗбүр булды Мирсәет. Кызның әледәнәле аның авырткан җиренә кагылып, хатынын искә төшереп торуы ошамый иде, билгеле. — Ә хатын-кыз чүәкләре нигә кирәк булды? Шунда гына, кызның начарлык теләүдән түгел, табигый көнләшү хисеннән генә шулай төпченүен төшенде Мирсәет, һәм, тәвәккәлләп, кием элгеченнән тагы ниләрдер күтәреп алып килде ул җәт кенә. Кызга сузды. — Менә бу күлмәк тә сиңа Һәм менә бу көмеш йөзек белән көмеш беләзек тә. Кызда табигый инстинкт сөйләшә иде, гакыл түгел. — Ой, нинди матурлар,— дип, куанып куйды ул. — Менә болары да сиңа,— дип, кичке халат һәм алъяпкыч сузды Мирсәет. Кыз, ниһаять, төшенде Һәм телсез калып торды бермәл. — Аңламадым... Бу ни дигән сүзегез, Мирсәет абый?!— дип, болай да янып торган зур күзләрен ачып Мирсәеткә текәлде ул. — Бумы,— дип, бармак очлары белән сак кына Фатыйманың күзләренә төшеп торган чәч чалымнарын күтәреп, сыпырып куйды Мирсәет. Аны кулыннан тотып торгызды һәм шундый ук саклык белән җилкәсеннән кочып алды.— Бу минем сиңа тәкъдимем, Фатыйма. Бу өйдә мин япаялгыз, дөньясында япа-ялгыз Минеке бул, бергә яшик дигән тәкъдимем, Фатыйма — Минме?... Сезгәме?...— дип гаҗәпләнде, аңлый алмыйча, югалып калды кыз — Әйе, нәкъ шулай. Дөрес аңладың, Фатыйма. Синсез бер көн, бер сәгать тә яши алмаячакмын моннан ары. Син минем бушап, шыр ялангач калган җанымны яңадан уяттың... Кыз кулындагы күлмәк һәм башка бүләкләр шапылдап идәнгә килеп төште. Көтелмәгән яңалык чак аяктан екмады бугай аны. — Сез большевик, Мирсәет абый. Ә мин мин— сезнең өчен ят токым, миллионер Ирзиннардан. — Сөйләмә. Берни дә сөйләмә, Фатыйма җаным,— дип, кочаклап алды ул кызны. Әллә кыз үзе аның кочагына аудымы, әйтү кыен.— Төрек солтаны кызы булсаң да ике уйладым юк! Берәүгә дә, һич берәүгә дә бирмим үзеңне. Син— тәкъдирем минем — Юк, Мирсәет абый, юк. Булмас эшне сөйләмәгез, җибәрегез мине... Куллары белән чәбәләнде. Мирсәетне читкә этмәк булды кыз, ә тәне вә җаны белән аңарга тартылды. Иреннәре булып, алар карышмады— ут булып янды, җиләк булып тамдылар — Мирсәет абый,— дип, дәшәр көч тапты Фатыйма үзендә — Сез яхшы кеше бит, иемс... Мин сезгә ышанам, Мирсәет абый. Фатыйманың аккош мамыгыннан да йомшаграк куллары аның җилкәсендә иде инде, аны иркәлиләр Шулай да кызның йомшаклыгыннан, үзенә булган ышанычтан файдаланырга ашыкмады Мирсәет. Бар ихтыяр көчен җигеп булса да, кочагында, ирен очларында уалган, эреп барган кызны янә кәнәфигә утыртты. — Мине ташламассың, бары үземнеке генә булырсың, ярыймы, Фатыйма. Кыз дәшмәде Ни дияргә белмәдеме, әллә ризалашуы булды — үзе белән янәшәдә утырган Мирсәетнең җилкәсенә, авыр сулап, башын салды. — Сорау мәгънәсез тоелдымы әллә, ник дәшмисең, Фатыйма? — Ни дияргә белмим, Мирсәет абый . Авыр миңа — Сөйлә, Фатыйма җаным, бәлки мин ярдәм итә алырмын Сөйлә, нинди борчуларың бар? Тагы бер кат тирән сулыш алды кыз һәм башын күтәрде Чәчләрен сыпыргалап алды, итәкләрен төзәтеп куйды. — Әнием мине сезгә бирмәячәк, Мирсәет абый. Үлсә-үлә, әмма сезгә бирмәячәк. Җанында авыр таш булып ята аның «большевик» дигән сүз. Ул ышанмый сезгә, һәммогездән курка — Менә ничек,— диюдән тыш, ни чарасы булды икән шунда Мирсәетнең. Аклана башласынмы?... Юк, без андый түгел, без мондый, дип аңлатырга керешсенме?... Фатыйма бит уйнап сөйләшми, юкка гына дисеңме әллә, әнә, күз читләрендә кайнар яшь тамчылары чагыла аның. Әнисенең дә хаклы икәнлегендә шиге юк. Гомер бакый ата-баба җыйган малыңны шулай бер сәбәпсез талап чыгып китсеннәр әле... Кайсыбыз риза булыр иде икән... Йә, кайсыгыз? Ә биш бала белән торып калган тол хатынга яшәргә, улларын-кызларын аякка бастырырга да кирәк бит әле. — Гозерләп сорыйм, Мирсәет абый, җибәрегез сез мине, һәм һич- кайчан, һичкайда очрашмаска тырышыйк бүтән. Миңа... бик тә, бик-бик авыр булыр сезне очраткан чакларымда. Зинһарлап сорыйм, кызганыгыз мине... Мирсәет абый... Үзе сөйли, үзе яшьле күзләрен Мирсәеттән яшерә иде кыз. Ул да түгел, чарасызлыктанмы, тагы аның җилкәсенә китереп салды ялгыз башын. Мирсәеткә дә җиңел түгел иде бу мизгелдә. Кулы белән кызны кочып, башын артка ташлый төшеп, уйга калды ул. Әллә белеп, әллә күңеле сизеп, тынлыкның, дәшми-тынмый гына утыруның андый чакларда теләсә нинди сүз һәм хәрәкәттән дә мәгънәлерәк икәнен сыный иде гүя. Шактый озынга сузылган тынлыкны Фатыйма бүлдерде. — Сезгә дә бик моңсумы, Мирсәет абый?—дип сорап куйды ул. Җаны сизгер, нечкә иде шул аның да. — Моңсу да, авыр да, Фатыйма. Ә инде сине югалтсам, яшәвемдә мәгънә калмас. — Алай димәгез, Мирсәет абый, сезнең тормыш көйле. Җаваплы эшегез, дәрәҗәле исемегез бар... Мин бит беләм, Әсәдуллаевлар йортына да бик күп кызлар сезне күрер, сезне тыңлар өчен генә йөриләр. — Син бер генә, Фатыйма. Күзләрем башка һичкемне күрми. Миңа синнән бүтән берәүнең дә кирәге юк. Ишетәсеңме, Фатыйма? — Ишетүен-ишетәм дә... Мин бит үзем дә, Мирсәет абый, ул клубка гел сезне күрер, сезне тыңлар өчен генә йөрим... Сезне тыңлый-тыңлый гел большевик булып бетә яздым инде. Шулай дисәм, әни ачулана, туганнарым көлә. Али абый да ошата сезне. «Әллә алдый, әллә дөресе шулай, ышандыра бит бу большевик»,— ди. — Бәлки, әниең дә аңлар,— дип елмайган атлы булып, болай да сыенып утырган кызны тагы да үзенә тартарак төште Мирсәет.—- Аның каршында бит минем һич гаебем юк. — Белмим шул,— дип, икеләнеп калды Фатыйма.— Безнең әни кешелекле һәм юмарт ул үзе. Әмма намус белән яшәргә күнеккән. Талау һәм фетнә белән эш итүчеләрне җене сөйми. Ул мине һичкайчан гафу итмәячәк... Сизә, сизми димени соң, кыз Мирсәетнең тәкъдименә күнәргә ошаган Шушы мизгелне ычкындырса, алда ни буласын, дөньяның ни- чекләр үзгәреп, кай юнәлештә каршылыклар китереп чыгарасын, белсә дә бер Алла үзе генә белә торгандыр... Фатихасын сорап кызның әнисе янына барырга дигән тәкъдим кире кагылды. Әнисенең сөйләшеп тә тормаячагын яхшы белә иде бит Фатыйма. Димәк, бердәнбер юл кала... Тәвәккәлләргә, дигән натиҗәгә килде Мирсәет. Фатыймага ак алъяпкыч кидерде һәм чәй хәстәрли торуын үтенде аның. Ә үзе, кибеткә чыгып керәм дип, урамга ашыкты. Кибеткә дә керде керүен... Әмма, иң элек, ишегалларында себерүче булып эшләгән мишәр агай янына кереп, аңа ике гозерен чиште: никах укырга сәләтле бер-бер укымышлы мөселман картын чакырыл китерергә тиеш булды ул ашыгыч рәвештә. Агай бик теләп ризалашты* «Цирек сәгать тә узмас, укымышлы мәзин үеңдә булыр»,— дип ышандырды — Икенче гозерем дә үтә әһәмиятле,— диде Мирсәет, агайга тулысынча ышаныч белдереп. Алдан ук хәстәрләп чыккан кәгазь кисәге тоттырды ул аңарга — Берәр малаең менә шушы адрес белән барыл, анда күрсәтелгән ханымга тапшырып кайтса икән шул кәгазьне. Агай зиһенле, сейләүченең авызыннан чыкмас борын ук һәр сүзне эләктерә бара иде — Булды, канәтем,— диде ул, кәгазь кисәген ялт кына яннарына килеп баскан төпчек малаена сузып — Кыз орлау белән ат орлау дигәндә, әрәтәсе юк безнең Сиргац халкын . — Һәм яратып кына малаеның йомшак җиренә сугып алды. Шылаймы, улым?! Бар ыцкын, улым, бер аягың монда булсын, икенцесе— анда. Мирсәет сузган берничә көмеш акчаны җәт кенә кесәсенә шудырды да, малай өстенбашын киенә-киенә чыгып та йөгерде. — Булдырабыз аны, атай. Бәлшәвик әзи өчен аяк җәл төгел! Мирсәет кайтып кергәндә табын түренә менеп кунаклаган җиз самавырның түбәтәйләре әпипәгә әйттерә иде инде Чәче төшмәсенгә дип, башына ак яулык та чөеп җибәргән Фатыйма. Үзләшә төшкән, яшь хуҗабикә сыман ишекле-түрле йөгереп йөри. Килештерә Вәгъдә ителгән мәзин озак көттермәде. Имам-хатыйбларың бер кырыйда торсын Китабы бар, чалмасы һәм таягы дигәндәй, килештерепме, килештерә .. Ул кергәнче, карышып, икеләнебрәк торган Фатыйма да керүчегә ул-бу сиздермәде Никах җиренә җиткерелеп укылды, вәгъдәләр бирелде, чәй эчелде Һәм килүче, аны-моны сораштырып, озаклап гәп корып утырмады, кисәтелгән иде, тизрәк китү юлын кайгыртты. Икәүдән-икәү генә калдылар, ниһаять. — Ни эшләдек без?!. Мирсәет абый, син нәрсә уйлап чыгардың инде? — дип, үпкә белдергән атлы булса да, Фатыйма артык коелып төшмәде, сер бирмәде. Шәһәр кызы— шәһәр кызы инде ул! Яшьлек җүлорлеген кая куясың тагы.. • Бәйрәм итәргә дип, пилмән пешерү хәстәренә кереште алар икәүләшеп. Чаршау артына кереп халат киел чыкты Фатыйма, халат өстеннән алъяпкыч. Чәчләрен яулык астына яшереп куйгач, гомер итәргә керешкән хуҗабикәдән һич аерырмын димә инде менә. Мирсәет ит туратырга кереште, ә Фатыйма камыр баса. . Нәкъ шул чакта ишек шакымасыннармы .. — Үзем барам,— дип йөгереп китте Мирсәет ишек кагына. Фатыйма бит әле берни аңламый. Фатыйма тырышып-тырышып камыр баса. Ишектән керүчеләр— аның әнисе һәм абыйсы Али Бер-ике адым, нидер сизенгән сыман, алга уздылар Күзләре аш бүлмәсенә төште. Табигый ки, телсез-өнсез калды һәр икесе, үз күзләренә үзләре ышанырга-ышанмаска белми терәлеп каттылар. Ә Фатыйма камыр баса. Өстендә халат вә алъяпкыч, башында, гадәти бер яулык. Ул анымоны уйламый, як-ягына каранмый, үз эшен белә. Монда бит ул яңа кеше, кем кермәс тә кем чыкмас хуҗа янына — Әйдәгез, түрдән узыгыз,— дип дәште, ниһаять, шулай ук телен тешләп калган Мирсәет. Шунда гына ялт итеп ишек катына күз төшереп алды Фатыйма, һәм чайкалып куйды. Кулындагы уклау өстәл естеннән тәгәрәп китте. — Әни... Али абый ..— дан башка берни әйтә алмады ул. «Нишләдең син?!» дигән кебек Мирсәеткә генә карап куйды. Мирсәет— хуҗа кеше һәм мондагы тамашаны куертучы Шуңа, берни булмагандай, иплетыиыч тотарга тырышты ул үзен — Әйдәгез, узыгыз, уз... Утырышыйк иң элек, аннан аңлашырбыз,— дип, кунакларны түргә чакырды. Фатыйманың әнисс— җыйнак гәүдәле, шактый ук калыная төшкән гадәти бер ханым икән. Өсте-башы белән булсын, төсе һәм үз-үзен тотышы белән булсын, күзгә бәрелеп тормый. Дөнья мәшәкатьләре һәм тормыш шактый ук талкыган күренә үзен. Иш өстенә куш дигән сыман, менә сиңа тагы, сулышына капкан. Әле булса тынычлана алмый газап чигә. — Бу нинди тамаша тагы? — дип, чарасыз торып калган кызына дәште ул. Кунак өстәле янына узарга ашыкмады. Үзенең ни кылуы, газиз әнисен ни дәрәҗә рәнҗетүен әле генә аңлый башлады кызый. — Әнием,— дип, күкрәгенә барып капланды ул аның. Үксергә кереште.— Әнием, без сиңа хәзер үк аңлатырбыз. Тик тыңла, рәнҗи генә күрмә, ярыймы, әнием. Үзеннән күпкә калку булган, буй җиткергән кызын читкә этәрер кеч тапмаса да, кочагына алырга да ашыкмады анасы. — Бу ни дигән сүзең, Фатыйма?!.— дип кабатлады ул. Мирсәет әллә бар, әллә юк, аны гүя күрмәмешкә салыштылар. Али исә, озын буйлы чибәр егет, өлкәннәр сүзенә катышмады. Ишек катында эленеп торган көзге каршында чәчләрен төзәткәләгән атлы булып торды — Әнием,— дип мышык-мышык килде кыз бала.— Без Мирсәет абый белән... Әмма җөмләне тәмамлар сүз тапмый тинтерәде. Хәер, аңлашыла иде ич инде болай да... — Юк,— дип, кырт кисте ана.— Әйдә, киен, өйгә кайткач сөйләшербез. Монда сиңа берни дә калмаган. Нишлим икән соң дип, яшьле күзләрен мөлдерәтеп Мирсәеткә карады кыз. — Әби,— дип дәшәргә кыюлык тапты үзендә Мирсәет. Җылы итеп, ягымлы итеп дәште — Без никах укытырга да өлгергән идек шул инде. Кызның әнисе гүя күрми дә, ишетми дә иде Мирсәетне. — Әйдә, әйдә, киен тизрәк, бетмәс монда ..— диде ул, кызын ашыктыруында булып. — Әнием, син бит беләсең,— дип, янә гозерләп карарга иде Фатыйманың исәбе.— Мирсәет абыйсыз мин бер көн, бер сәгать тә яши алмам. Сөйләгәнем бар, беләсең ич Ананың бәгыре каткан, һич эрерлек күренми. — Соңгы мәртәбә сорыйм. Кайтасыңмы-юкмы? — Әнием, зинһар өчен дим, әйдә бергә кайтыйк. Мирсәет абыйны да үзебез белән алыйк. — Юк,— диде ана, кырт кисеп.— Минем большевик өчен дип үстергән кызым юк — Әнием... — Дөньяның ямен бетерделәр... Карга оясы кебек итеп, нәселебез, йорт-җиребезне тузгыттылар .. Бирнәгә дип җыйган сандыгыңа кадәр шулар талап чыгып китте. Ә син... — Юк, әнием, юк, Мирсәет абыйны син белмисең. Ул андый түгел. Ышанмасаң, әнә, Али абыемнан сора Ул да белә, аның да күргәне, тыңлаганы бар... Мин берни белмим һәм катышмыйм да дигән сыман, Али үзенең аяк очына карап торды. Әйе дә димәде, кире дә какмады— катышмады — Али,— диде ана кешенең ярсыган тавышы.— Киттек, безгә монда берни калмаган.— һәм ишек катына җиткәч кире, соңгы мәртәбә, кызына борылып дәште.— Йә бүген үк өйгә кайтасың, йә бүгеннән ары минем Фатыймам юк. Ишек шапылдап ябылды. Әнисе артыннан йөгереп килгән кыз баланың имән борыска башын куеп сулкылдаудан башка чарасы калмаган иде. Мирсәетнең тынычландыру сүзләре генә аз иде шул аңа. Ана фатихасы булмау авыр, бик авырдыр шул кыз бала өчен. Фатыйма белән Мирсәет көн саен диярлек барып йөрделәр Ирзин- нар өенә. Ишек ачык булды үзләре өчен. Әмма әниләре сүзендә торды, кызына булсын, киявенә булсын, авыз ачып дәшмәде Туйларына да аяк басмады. Аның каравы туганнары Али белән Мирза килде ул туйга. Күренекле әдип Галимҗан Ибраһимов, Мирсәетнең бергә эшләгән дусларыннан Шәриф Манатов белән Измаил Фирдәвесләр була туйда, һәм Иосиф Сталин... Сталин вәгъдәсендә тора, Мирсәет Солтангалиевнең 1918 елның октябрь ахырларында узган туй мәжлесенә үзенең хатыны Надежда Аллилуева белән парлап килә ул Мәскәү елгасы аръягындагы Совнарком йортында, Мирсәетнең бер бүлмәле фатирында узган әлеге туй мәҗлесен башлап иң элек тост әйтүче дә Сталин булуы мәгълүм. Солтангалиевнең тынгысыз эшчәнле- ген, Көнчыгыш вәкилләре даирәсендә хөрмәт казануын билгеләп үткәчтен, сүзен яшьләргә бәхет юллаган теләкләр белән тәмамлый ул — Фатыйма белән Мирсәетнең бәхетле совет гаиләсе коруларына мин нык ышанам,— ди Иосиф Сталин.— Аларга бәхет телим. Озын гомер телим. Йөзәр ел яшәвегезне телим Улларкызларыгыз күп булсын. Шуның өчен эчик әйдә! Сөйләү куәсе чамалы гына булса да, олы кунакның һәр сүзе зур күтәренкелек белән кабул ителә мәҗлестә катнашучылар тарафыннан Иптәш Сталинның тосты өчен аягүрә торып чәкештереп эчәләр. Надежда Аллилуева үзенең янәшәсендә утырган Фатыймага таба янтая төшеп, ихластан аның бит очларыннан үбеп ала. — Бәхетле булыгыз. Күз тия күрмәсен, икегез дә шундый матур, яшьләр...,— дип пышылдый яшь киленнең колагына Фатыйма бәхетле, ул елмая, әнә, ут булып яна. Мирсәетнең дә куанычы күкрәгенә сыймый, иңнәрендә гүя канат Әлсдән-әле үзләренә тимер салкынлыгы бөркелеп торган карашын төбәп утырган Сталинга, һәммә кунакларга чиксез рәхмәтле алар Әллә болай гына, әллә ихластан яшьләрне кайгыртуы иде, үзен кунаклар арасында иркен хис иткән Аллилуева иренә дә мөрәҗәгать итеп ала: — Зинһар алай карама, күз тидерерсең. Күзең каты синең! Дәшмәде Сталин. Аның ирен читләрендә чагылып алган елмаю чалымын тойса да, бер хәләл җефете тойган булуы ихтимал. •Соң дәрәҗә яшертен. Гыйнвар, /919 ел. Россия Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитетына. Хор мәтле иптәшләр! Казан комитеты карары нигезендә һәм аның исеменнән сезгә үтенеч белән морәҗәгать итәм: Соңгы коннәрдә безнең тарафтан шипәш Свердлов исеменә телеграмма җибәрелгән иде инде. Халык депутатлары Советында рәис булып эшләү очен иптәш Солтангалисвнс Казанга кайтаруны үтенгән идек анда. Уфаның алынуы сәбәпле контрреволюцион милли дәүләтләрне тар-мар итү ихтыяҗы кон тәртибенә килен басты. П/уидый шартларда моселман милләтчелеген юмалау һәм тынычландыра тошү гаять зур әһәмияткә ия. Рәис итеп мосе.гманнарныц үз вәкилен сайлаудан да отышлырак ни булырга момкин?!. Солтангалиевие әлеге урынга куюдан югалту зур булмас иде. Ул рәис булып исәпләнгән тәкъдирдә дә иптәш Малютин кирәкле сәясәтне үткәрәчәк. Ә җаваплылык Солтангалиевтә Бу комбинацияне тор мышка ашыру файдасына тагы ике нәрсәне хәтерегезгә пюшерә ч. I). Солтангалиевнең Казанда эшлисе килеп күп мәртәбәләр морәҗәгать шпкәнс бар; 2). РКП(б)иыц Моселмаи секциясе Олеге хәлендә бср эшкә до сәләтле тугел. Чамадай тыш йомшак. Шуларны истә тотып, без Үзәк Комитеттан ниятебезне тормышка ашыру юлында ярдәм котәбез. Солтангалиев иптәшне, Мәскоудәге Совет һәм партия эшләреннән бушатып, Казан партия Комитеты карамагына җибәрүегезне үтенәбез. Иптәшләрчә сәлам белән: Михаил Жаков». Бу яшерен телеграмманың безгә әлегәчә мәгълүм булмаган байтак кына хикмәтләре булса кирәк. Ул— очраклы рәвештә генә тумаган. Чөнки Үзәк һәм җирле партия оешмалары арасында йөргән яшерен телеграммалар вә хатлар өчен Солтангалиев фамилиясе бик гадәти булып китә ул көннәрдә. Шунысы хикмәтле тагын, Мирсәет Солтангалиевкә әлеге телеграмманы һичкем күрсәтми. Үзе артында шундый хат-хәбәрләр йөрү ихтима- лын күз алдына да китерә алмый ул, әлбәттә. Сирәк очрый торган оештыру сәләтенә ия татар егетенең дәрәҗсе иң югары даирәләрдә дә айлар-еллар белән түгел, көнс-сәгате белән үсә, ныгый барган чор була бу. Ә шулай да, кемнәрдер уйлана, кемнәрнеңдер ни өчендер эче поша. .. Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең эше гөрләп бара дияргә була. Аның рәисе булган Мирсәет Солтангалиев тиз арада талантлы хәрби командирлар һәм сәяси оештыручылар корпусы булдыруга ирешә. Йосыф Ибраһимов, Камил Якуб, Шамил Усманов, Якуб Чанышевларның исеме татар-башкорт кызылармиячеләре даирәсендә зур ихтирам казана. Патша армиясендә хезмәт итеп, зур тәҗрибә туплаган офицерлар да бик теләп катнаша бу милли хәрби көчләрне оештыру эшендә. Алимбәкев, Алмаев, Әлмөхәммәтов, Мәүлетов һәм Крымов кебек дистәләгән командирлар татар-башкорт егетләреннән тарих сәхифәләренә кергән легендар частьлар туплап, яшь Совет дәүләтен яклап көрәшкә күтәреләләр. Революция язмышы хәл ителгән Көнчыгыш фронтының яртысын Үзәк мөселман хәрби коллегиясе кызылармиячеләре тәшкил итә ул авыр көннәрдә. Җиңү артыннан яңа җиңүләр яулана. Үзләренә милли дәүләтчелек вәгъдә иткән Советлар өчен эшче һәм крестьян вәкилләре җаннарын кызганмый көрәшә. Әмма үзәктә мөселман хәрби көчләренең көне- сәгате белән ныгый баруына сагаеп караучылар да булмый түгел. 1919 нчы елның гыйнвар урталарында Мирсәет Солтангалиев Сталин кулыннан Үзәк Комитет мандаты алып, Уфа шәһәренә ашыгыч командировкага җибәрелә. Максаты гаять җитди: Кече Башкортстан җитәкчеләреннән Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкиннар белән элемтәгә керү, алар карамагындагы хәрби берләшмәләрне Совет хөкүмәтенә каршы көрәштән аерып алу. Солтангалиев юлга чыгып киткән көннең икенчесендә, ягъни гыйнварның уналтынчы көнендә, Милләтләр эше халык комиссариаты коллегиясе Мәскәү шәһәрендә гадәттән тыш киңәшмәгә җыела. Көн тәртибендә— Үзәк мөселман хәрби коллегиясе турында мәсьәлә, фикер алышулар башланып китүгә үк, әлеге коллегиянең кирәклеге шик астына алына. Һәм тагы берничә көннән соң, махсус комиссия Үзәк мөселман хәрби коллегиясен бетерү турында карар кабул итә. Татар-башкорт кызылармиячеләре алга таба бары тик Бөтенроссия хәрби штабына һәм Хәрби комиссар Лев Троцкийга буйсынырга тиешле килеп чыга. Нәкъ шул көнне һәм шул сәгатьтә тирән конспирация шартларында Уфа— Стәрлетамак юлы өстендәге бер башкорт авылында— акгвардиячеләр тылында— әлеге вакыйгалардан һичбер хәбәрдарлыгы булмаган Мирсәет Солтангалиев белән Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкин арасында җитди әңгәмә була. Кече Башкортстан дип игълан ителгән республика башкаласы Темәс авылыннан килгән вәкилләр һәр икесе Мирсәет өчен яхшы һәм күптәннән таныш. Әмма бу очрашу гадәти түгел Моны, күптәнге таныш* лар яисә якташлар булудан бигрәк, Совет хакимияте өчен барган көрәшнең капма-каршы икс фронтында торган сыйнфый дошманнар очрашуы дип бәяләү хакыйкатькә ныграк туры килсә кирәк — Үзәк Комитет һәм Совет хөкүмәтенең тулы хокуклы вәкиле буларак, мин сезгә җитди тәкъдим белән килдем,— дип хәбәр итә Солтанга- лиев очрашуның башында ук. Вәлиди белән Алкин бер-беренә карашып үзара серле генә елмаеп куялар — Алай ук эредән сукаламасаң да ярар, якташ,— дип әйтеп куя Зәки Вәлиди, рәсмилекне өнәмичә.— Хәтереңә төшәрәм, бәлшәвикләр Россиясендә түгел, башкорт авылында очрашабыз Бездә диктатура түгел ... Елмаюыннан туктарга өлгермәгән Ильяс Алкин да сүз кыстыра: — Ә башың өчен курыкма. Вәгъдә— иман бездә Иркенләп сөйләшә-аңлаша алабыз. Сезнең «иптәшләр»дән аермалы буларак, аркага пычак кадый торган гадәтебез юк — Әфәнделәр, кисәтергә кирәк саныйм, әйләндереп-тулгандырып төртмә сүзләр әйтешеп утыра торган чак түгел,— дип, кисәтергә кирәк таба Мирсәет.— Чөнки бүген үк миңа кире Уфага юл тотарга кирәк — Тыңлыйбыз... Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкин үзләренең җитди сөйләшүгә әзер икәнлекләрен белдерәләр. Мирсәет тә, ниһаять, шартлы рәсмилектән арына төшеп, сөйләргә кереште: — Без бер-беребезне яхшы белүчеләр Тәү кат очрашуыбыз түгел. Шуңа, ачыктан-ачык, бар булганын уртага салып фикерләшү хәерле булыр. Советларга һәм партиягә мөнәсәбәттә хәзер үк уртак фикергә килә алмабыз, беләм. Монысы вакыт эше. Әмма безнең һәр өчебез өчен дә уртак вә газиз булган нәрсәләр бар. Әйтик, халык Татар-башкорт хезмәт ияләре язмышы. Кече Башкортстан шартларында ике ут арасында калган башкорт авыллары, башкорт крестьянннары язмышы . Үзебезнең сәяси уңыш яисә югалтулар турында түгел, әнә шул Колчак фетнәчеләре белән Кызыл Армия арасында торып калган, ни эшләргә белми бәргәләнгән бахырлар хакында кайгыртуыбыз хәерле Ильяс әфәнде Колчакның кем булуын белсә кирәк Самарада Учре- дилканы куып таратучы башка һичкем түгел, әлеге дә баягы шул Колчак Шулаймы, Ильяс әфәнде, сез анда әгъза булып тора идегез булса кирәк?!. — Әйе,— дип, баш кагарга мәҗбүр иде Алкин — Колчакны туган атабыз санарга җыенмыйбыз җыенуын, әмма ике ут арасында калучы кая булса да сыенырга мәҗбүр — Әмма Колчакка түгел,— дип эләктереп алды Мирсәет — Кызы- лармиячеләргә каршы аткан һәр патроныгыз халык бәгыренә, үзегезнең татар-башкорт туганнарыгыз бәгыренә төбәлгән. Моны белергә кирәк иде бит! Ә, Зәки әфәнде? .. Ә, Ильяс әфәндә? Сез бит, татарбашкорт тарихында очраклы кешеләр түгел, ни кылганны гына аңлый торган затлар Миңамы сезне өйрәтергә?! Беләм ич, һәр икегез халыкның язмышын гына түгел, тарихын да өйрәнгән кеше Адмирал Колчакның ата чукындыручы Ильминскийдан артык җире булыр дип уйлыйсызмы?*. Ниһаять, куш уч белән яңакларына таянып утырган Вәлиди дә телгә килде. — Бәлшәвикләргә ышаныйкмы? — дип сорады ул, сынаулы карашын Мирсәеткә төбәп.— Алар алдамас дип уйлыйсыңмы?’ Икеләнер урын калдырмаска тырышып, шундук китереп куйды Мирсәет: — Юк, алдамаслар! — Ышанып булмый аларга да... / Зәки Вәлидинең тел төбендә булган икеләнү тойгысын сиземләү өчен күрәзәче булуың кирәкми, шундук чамалады Мирсәет. — Большевикларның милли мәсьәләгә мөнәсәбәте ачыктан-ачык. Онытмаган булсагыз, Россия халыкларының хокуклары турында Декларация унҗиденче елда ук игълан ителде. Вәлиди: — Онытуын-онытмадык, әмма тел— сөяксез ул, ә кәгазь бүген бар, иртәгесен— юк. Гарантия кая? Солтангалиев: — Гарантияме? . Иптәш Ленинның имзасы! Иптәш Сталин имзасы! Вәлиди көлемсерәп куйды, ирексездән: — Имзалар куелыр ул. һәм кире дә алыныр. Ленинның да сүздә— бер, эштә— икенче килеп чыкмас дип, кем әйтер?!. Солтангалиевның Ленинга тел тидертәсе килми иде, әлбәттә: — Ленинны сез белмисез... Вәлиди: — Беләм. һәм әңгәмә дә кылганым бар. Күзләре хәйләкәр, ай- һай... Солтангалиев: — Ашыкмаска киңәш итәр идем. Иптәш Ленин сезне янә үзенә чакыра. Сезгә шуны тапшыруымны үтенделәр. Вәлиди: — Карарбыз .. Бәлки янына да барып чыгарбыз. Әмма безне алай беркатлыга санамасыннар анда. Менә шул, Мирсәет якташ... Үзеңә дә шуны киңәш итәр идем, вәгъдәләренә бик ышанып бетмә. Үзләренә кирәк булганда вәгъдәләр бирелер ул, ә кирәгең беткәч, көнбагыш кабыгы урынына төкереп ташлаулары бик ихтимал. Солтангалиев: — Бар нәрсәне шик астына куеп яшәү мөмкин түгел, Зәки әфәнде. Ышанмау өчен нигез юк. Татар-Башкорт республикасы игълан ителү тарихи вакыйга түгелмени? — Алла боерса, дип сөйләшегез, Мирсәет,— дип Ильяс Алкин катышып алды әңгәмәгә.— Республика дип, байтактан сөйлисез-сөйләвен. Әмма әлегәчә республика дигәнегезнең үзен күргән юк. Мирсәеткә чират җитмәде, Вәлиди элеп алды сүзне. Күрәсең, Татар- Башкорт республикасы турында сүзләргә мөнәсәбәттә Алкин белән фикерләре уртак түгел иде аларның. Ни дисәң дә, Ильяс Алкин Кече Баш- кортстанга «ни чарадан бичара» килеп кушылган очраклы кеше. — Әгәр дә мәгәр,— дип аңлатырга кереште Зәки Вәлиди.— Совет хөкүмәте Кече Башкортстанның мөстәкыйльлеген танымый икән, безнең бәлшәвикләр белән сөйләшер сүзебез юк. Бу минем катгый таләбем! Иң әүвәлге шартым! — Сезнең бу тикле дә үҗәтләнүегез миңа аңлашылмый, Зәки әфәнде,— дип, сак кына бәхәскә кереп алды Мирсәет. Әмма төп бурычы— Кече Башкортстанны Колчактан аерып алу икәнлекне дә истән чыгармады.— Татар һәм башкорт үзара һичкайчан һәм һич нәрсә бүлешкән халыклар түгел. Булганы— уртак, булмаганы да шулай ук. Тө- рек-татар тарихын язган галим буларак, сез боларны миннән яхшырак беләсез булыр, Зәки әфәнде! Шул тарихи бергәлекне таркатырга омтылучы, татар белән башкорт арасына читән коручы сез булырсыз дип, һич уйламас идем. Бу эшне, бәлки, бик еракка кереп адашканга кадәрле туктатырга кирәктер, ә, Зәки әфәнде. Аерылганны— аю ашар, бүленгәнне— бүре ашар, дигән халык мәкален искә алырга иде бит?!. Татар белән башкорт арасына ясалма чикләр куюны мин күз алдыма да китерә алмыйм. Моны сабый чакта ук башкортлар белән аралашып үскән шушы изге җир, шушы гүзәл төбәк улы буларак әйтәм, Зәки әфәнде. Бүген аңлашмасак, иртәгә соң булыр! Соң булачак... Аһәңе оныкларыбызга барып җитәр бу низагның. — Юк! — дип, янә бер мәртәбә катгый басым ясарга кирәк санады Вәлиди — Мин ул ТатарБашкорт республикасы дигән сүзгә ышанмадым. Ышанмыйм, һәм ышаначак та түгелмен! Күз буу, алдау өчен бирелгән буш вәгъдә, вакытлы бер тозак кына ул Безгә һичкайчан берләшергә рөхсәт булмаячак — Тозак түгел, ялгышасыз, Зәки әфәнде... — Ә мин, урыс бәлшәвикләренә ышанмыйм. Казан кем шәһәре? Аларныкы! Уфа? Аларныкы! Ырымбур? Ырымбурда да көн бетте безнең халыкка — Уфасыз, Казансыз, Ырымбурсыз республика булмас, Зәки әфәнде — Башкорт— дала халкы ул, авылда яши, җир белән көн күрә Кече Башкортстан— авыл республикасы. Башкалабыз да авыл, Темәс авылы булыр. Бу инде хәл ителгән, Мирсәет туган, юмалавың артык. — Ярый,— дип, чигенергә кирәк санады Мирсәет.— Мине ышандырдыгыз да ди Ә инде Башкортстан авылларында кыйбласыз калган, кыйбласын югалткан кешеләр ни хәл итәр? Колчак талкый-тарткалый үзләрен бер яктан, икенче тарафтан кызылармиячеләр үч ала. Менә дигән асыл ир-атлар кырыла, Зәки әфәнде, шулар жәлке, шулар кызганыч миңа. Синең һәм минем туганнарым лабаса алар! Ничек шуңа битараф калырга мөмкин. Аларны кыйбладан яздыручы, адаштыручы сез, Зәки әфәнде! һәм сез, Ильяс әфәнде! Дәшми генә түзеп торган Алкин үзен искә төшергәч тә акланырга ашыкты: — Сез мине белмисез, Мирсәет иптәш,— диде ул, ихлас борчылуын яшермичә, аңлатырга теләп.— Минем өчен татар-башкорт кына түгел, һәммә төрки кавем бар Мин Руссия мөселманнарының азатлыгы өчен көрәшүче. Ә ул азатлыкка омтылыш бүген бары тик Кече Башкортстанда калды. Минем монда— Зәки әфәнде янында булуым, иң элек шуның белән аңлатыла. — Ярар, Ильяс әфәнде, шулай да ихластан әйтегез әле, сезгә Татар- Башкорт республикасы, ягъни бердәмлек кыйммәтлеме, әллә Кече Баш- кортстанмы? — Татар-Башкорт республикасы юк. Ул сүздә генә, һәм сүздән ары узармы әле ул?!. Ә Кече Башкортстан— бар, менә ул,— дип каршыла- рындагы өстәл өстендә яткан кәгазьләр арасыннан кулдан ясалган картаны алып күрсәтте Алкин. Шул урында беразга бәхәсләрдән аерылып торырга мәҗбүр булдылар. Кунаклар хөрмәтенә әзерләнгән көндезге аш китерелде өстәлгә. Аш артыннан чәйләп тә алдылар Табын җыелып, ишекләр бикләнгәч, сүзне Зәки Вәлиди башлап китте. — Мирсәет туган,— диде ул — Дөнья күргән кеше буларак киңәш итәм үзеңә: ташла ул Татар-Башкорт республикасы дигән буш хыялыңны Уфа— Казан арасындагы саф татар өязләрен кертегез дә мөстәкыйль Татарстан игълан итегез. Иң дөресе шул булыр Ә Казанга ябышып ятмагыз! Казан кирәкми сезгә. Ул гомер буе, бугазга кадалган сөяк сыман, тынгылык бирмәс үзегезгә. — Киңәшегез өчен рәхмәт, Зәки әфәнде Сезгә яхшы мәгълүм, Казан борынгы башкалабыз безнең. Бүгенге көндә дә анда яшәүчеләрнең йөздән утыз дүрте татарлар. Бу сан, һичшиксез, арта бараячак Ата-баба кабере яткан изге туфрактан баш тарту дөрес булмас ул. Казанны калдыру— үз-үзеңне башсыз калдыруга тиң! — Үзегез беләсез,— диде Вәлиди битараф кына — Минем эш — киңәш итү, ә колак салу яисә салмау— сезнеке Ниһаять, әңгәмәне йомгаклар вакыт җитеп килә иде Сәгатенә күэ төшереп алгач, Мирсәет болай диде — Зәки әфәнде... Ильяс әфәнде... Дөрес аңлаган булсам, мин шундый нәтиҗәгә килдем: — Яле, яле, әйтеп кара,— дип, дәү авызын киң җәеп елмаеп куйды Вәлиди. — Сезнең төп максат: Кече Башкортстанны саклау икән. Дөрес аңладыммы? Баш кагып, ризалашканлыгын белдерде Вәлиди. Алкин дәшмәде, тыңлап утыруын дәвам итте. — Ә Советларга каршы көрәшүдән туктамыйсыз икән, сез якын көннәрдә үк тар-мар ителәчәксез. Мин моны Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе рәисе буларак әйтәм. Бу— бер. Икенчедән,— дип, чираттагы бармагын бөкте Мирсәет.— Дөрес аңлаган булсам, Кече Башкортстан- ның, автономия шартларында, Татар-Башкорт республикасына керүе турында сөйләшү өчен шулай ук каршылык күрмим... Ильяс Алкин, ялт кына, ни әйтер икән дип, Зәки Вәлиди тарафына күз төшереп алды. Күрәсең, Казан татары буларак, аның өчен бу җавап әһәмиятле иде. Вәлиди дә, гадәтенчә, аяк терәп карышырга ашыкмады. Уйлана төшеп бирде җавабын: — Советлар безне алдамаган тәкъдирдә, үзебезгә тулы мөстәкыйльлек бирелгән тәкъдирдә, уйлап карарга була,— диде ул, чын ил агасыдай һәр сүзен үлчәп, җиде кат иләк аша үткәзеп.— Әмма мин боларга ышанып җитмим. Солтангалиев: — Ышанып җитү-җитмәү вакыт эше. Димәк, килештек дип санаргамы Зәки әфәнде? Вәлиди: — Шулай саный аласыз. Солтангалиев кулын сузды Зәки Вәлидигә: — Вәгъдә. Вәлиди, җавап итеп, аның кулын кысты: — Без ике сөйләшмибез. Беләсең?!. Солтангалиев: — Димәк, Башкорт хәрби берләшмәләре Кызыл Армиягә каршы атмаячак бүгеннән башлап. Вәлиди: — Атмаячак. Кече Башкортстанның хәрби җитәкчесе булып торган Ильяс Алкинга төбәде Мирсәет сораулы карашын. Алкин көттермәде: — Зәки әфәнде әйткәнчә булыр,— дип, баш какты. Үзенең бу көннәрдә Уфада 5 нче Армия штабында булуы турында хәбәр итте Мирсәет һәм юлга чыгарга ашыгып киенергә кереште. Кайтасы ара аз түгел. Салкын. Өстәвенә җәяүле буран себереп тора. Ә Мирсәетнең өстендә җиңелчә тун һәм папаха гына. — Якташ,— дип мөрәҗәгать итте шунда ишек катынача озата чыккан Зәки Вәлиди. һәм үз җилкәсеннән алып Мирсәеткә төлке толыбын сузды.— Мә, бүләгем булыр. Көн салкын. Суык тимәсен үзеңә. Бу игътибардан күңеле нечкәреп киткәндәй булды Мирсәетнең. — Ә үзеңә?...— диде ул, алырга-алмаска белми, икеләнеп.— Мич башында утырырга җыенмый торгансыңдыр ич? — Башкорт илендә Зәки Вәлиди туңмас. Һәм толыпсыз да булмас, ал, Мирсәет! Вәлиди, моңсу һәм уйчан гына кул болгап озатып калды... Ә Ильяс Алкин исә, Мирсәет белән янәшә утырып, авыл читенә озата чыкты аны. Ахыры бар