КЫШКЫ УРМАНДА ЙОРТЛАР БАР
Кышкы урманда йортлар бар — ямь-яшел. Яз төсендәге бер йортта мин яшим. Тышта карлар... ә уйда ут: еракта Ракеталар ява бүген — Гыйракта. Шул тарафка баккан дөнья — дүрт күзе: Эсселе-суыклы тора Җир үзе. Бутаган — дин. тел, илләрне — сәясәт. Кайсы хаклы? Кемдә хакыйкать, йә әйт?! Илемдә кан азмы иде? Җитмиме? Кан түгеп тә кан дошманлык бетмиме? Кайда Акыл? Ник берсенең иркенә Икенчесе кисә юл — гел җилкенә? Каян синдә, гасыр, бу афәт ташы? Хәнеф арта: үз-үзен дөнья ашый? Табигатьнең җитәрме көч-сабыры? Нишләрбез, Гаташ — мәхәббәт шагыйре? Кисмәсме безне нәләт чор кайчысы? — Һаман да уйда Бабичлар язмышы... Ә урманда — гамьсез йортлар, ямь-яшел... Дөньяда шул төсләр күп... белеп яшим! Без кемнәр соң? — Ходайдан ваз кичкәннәр? Күңеленнән иман нуры киткәннәр? АТАШ (Гатауллин) — шагкйр». 1941 алда туган. татар һем рус таллараиде уннан арг»ж шигырь китабы азанда »ш« бәйдек җирдә без — пис ирләр, Денсез-моңсыз халыклар, кавем-илләр? Буйсындык соң кайчан без Кара көчкә? Язмышларны тапшырдыкмы Иблискә? Тугач ук әнкә сөтеннән яздыкмы? Фатихасыз калдыкмы без — аздыкмы? Нинди хәл бу — илдә яхшы калмаса, Барчабызны тоташ Дәҗҗал алдаса? Ялган белән багланса һәр уй. бар эш, Аң үлсә, җан сүнсә — качса намус? Без — таш җаннар... бәлки, җансызлар иле? Ут-pyx өрер бер пәйгамбәрме — килеп. Кем уятыр йокы-афәттән шулай?! Бер ходаймы? Башка чара юк бугай. Сүз буйсынган, күр, ничек Кара көчкә: Бу җыр-догам укыла көчкә-көчкә... Аңладым, ниһаять! Сез — күз бугансыз, Дәрес алгансыз кара китаптан Сез! Югыйсә, акыл җуйдырган сихерне — Ул сүзләрне беләсез ник яттан Сез? Аһ, ул җырлар! Чын булмагач наз, уты — Икейөзлелектән Сез көч тапкансыз! Фәрештә канаты белән сыйпагач, Күз дә йоммый чын Иблискә саткансыз! Эссе хисләр кочагында йоклатып, Тантана итеп, упкынга аткансыз! Ни максат белән дип, юләр, баш ватам: Тагын бер җанны гөнаһка тарткансыз! Каян дисәм чын мәхәббәткә нәфрәт: Ярата белгән өчен үч алгансыз! Шул көе әле үзегез җырда Сез Янәсе сөттән ак, судан пакь калгансыз. Ничек акланырга белми ихлас Хис, Ник көчле ул шулай Чыннан — Ялган сүз? Ә ник үзем башны алып качалмыйм?! Ник кирәк мин? — җибәрмисез һаман Сез?! Бабичка бер вариация Тетрәп калды мәгълүмегез — хис колы: Мандолинда... җанда уйный — Кыз кулы! Нурланды бүлмәм, яп-якты өстәлем — Моңарчы тарау яткан кәгазь тулы. Җанланды зәгыйфь сурәт — ут алынды — Җәбраилнеңме канаты кагылды? Ачыкланды гомер алда: максатка Гүя кинәттән туры юл табылды! Җырлады җан, уй-фикерләрем ташты. Рәсүлемә вәхи килгәндәй булды! Арынды гөнаһ уеннан яшь хисем,— Гүя җаннан әнкәм догасы узды! ... Миңлебай, әллә Әхмәтме? Абзыйлар. Кем дип атыйк чын нәсел-каумегезне?! — — Алиһәм! —дим киндер күлмәкле кызны... «Тимәскә иде бит миңа — Кагылмаска иде сиңа»...— Сүзләрең әллә үрти. Күзләрең җитди: «Кит», — ди... ...Кагылдым шул кулларыңа,— Тидемме хис-кылларыңа? — Чакырып җырлый инде. Чигенеп булмый инде! Инде көлә күзләрең дә. Шул югыйсә сүзләрең дә: — Тимәскә иде миңа!.. Килмәскә иде сиңа... Чәнчер энәләрең барын Оныттым — кагылдым шул; Табындым да яшьлегеңә. Үзем дә кабындым шул... Хәзер җырлыйм үзем менә: — Тимәскә иде бит — миңа Кагылмаска иле сиңа...— Ә синең күзләр көлә: — Болар бит — сүзләр генә... Алсу иреннәрең синең,— Тулышкан чияләрең Тирбәлә иде якында — Яшь идем, тиялмәдем... Ни мәгънә бү? Үртәвеме Әллә соң чибәрләрнең?! ...Үз итүләре идеме. Өз безне, диделәрме?! Ымсынсам да. уй-хыял тик Яндырды иреннәрне. Калкынды озак чияләр. Нурланды, алсуланды. Тирбәлде тойгы җилендә. Ә кайчак моңсуланды... Әрсез итмичә. Матурлык Бәхетле иткән җанны! Шул мизгелләрне сагынам. Ут яна чигәләрем. Хәзер дә көтәм — чакырып Көлгәнен чияләрнең... Үткәнме яшьлек? Өз дигән Ымы юк чибәрләрнең... Аһ. алсу чияләрем!.. Кынчандыр Син саксыз тибәргән җанны Кем ул танып, сөеп назлады аны? — Кем — кошыма вмет канаты куйды? Дәртләндерде, биекләргә очырды? Салкын көннәрендә назлап җылытты? Хуҗа тән —яралы кошын онытты... Шонкармы бүген исеме? Башкамы? Заты бүтән, горур: күккә ашкан ул! ...Бүген тагын юлымда Син очрадың... Бар дөньямны сихри ямьдә нурладың. Тагын (гаҗәп!) тәндә тойдым Кош-җанны... Әллә Синме миңа кайтардың аны? — Кайчандыр үзең ят күргән шул җанны? Озын чәчләр дулкын-дулкын... Юлмы ул? Ике күзең — ике тирән күлме ул? — Тирбәләме якты урман шәүләсе? Идел-йорт хисенең синме кәгъбәсе?! Йә син Болгар асыллары нәсленнән Серме — Сөнгә, Чирмешәнгә яшеренгән? Әллә бу наз Кыпчактан кайтавазмы? Яшь ирәннәргә чакыру-авазмы? Мишәр... нугаймы шәҗәрәң, матурым? Нинди мирас булып җанга атылдың? Чәчләрең — тозак: мин аяк-кул җуйдым. Миңеңә карап, илемә юл җуйдым. Күзләрең тирәнлегендә күңелем. Буй кыз. сиңа фида булсын гомерем. . Бер гыйбрәтме Гаташыңның язмышы? Читтә, бәлки, ил гаменнән җан. хисе? Сөембикәләр варисы — Милли яр! Үзең юнәлт дөрес юлга — алып бар?! Зәйтүнә Мәүлүдова-Рәсулевага газәл-хат Зәйтүнә ханым! Сезгә бу — сезгә, Зәйтүнә ханым. Гасыр ахырыннан барсын — тагын мәдхия яздым. Тукайга сез биргән илһам чаткысы төште безгә — Кабындым, сезне яд итеп, ихластан уйный сазым! Гүзәллеккә табынмаган — халкымда кайсы шагыйрь? Сезгә татар күңлендә бар энҗе-сүз хәтта аз, дим... Байрон, Пушкиннар яр сөйсә — шул хакта күпме роман! Сезнең хакта да ахрысы бер матур әсәр лязем?! Сөенерме рухыгыз тик — борчыйсыз, димәссез бит? Мин горур: татарча хисем. Тукайча газәл яздым! Халкым күңелендә бергә сез — Тукай һәм аның яры... Моннан да зур милли тәхет — бармы, Зәйтүнә ханым?! Бишенче каләм. Синен хат — Ниндидер коч каршы ахрысы миңа: Бер бер артлы дүрт (!) каләм белән сиңа Язмак булдым — тыңламады берсе дә... Бишенчесе бары буйсынды менә... Нинди көч соң? Ул нигә каршы миңа? Әллә уйларым томанлы булганга Сәер хәлләргә юлыгам бу айда: Утырсам, арбаавтобус туктала Йә көтмәгәндә нәрсәмдер югала... Гаҗәп түгелме? Аптырыйм шуңа да. Яшерен бер көч... миннән үч ала бугай Сине онытмавым өчен гел шулай... Югыйсә, әйт. ни сәбәп бар соң моңа: Шул каләмнәргә кадәр каныксын да! Яшерен бер көч... көлә, шаяра бугай... Нидер үрти эштә, өйдә һаман да... Ямь табалмыйм бу язда Казанда .та. Китәр идем еракларга... ә кая? Шул каршы көч көтсә мине анда да: Качып булмаса аңардан кайда да?! Каләмем, дим, инде син дә сынма, йә. Түз инде тагын беразга, тыңла, йә... Бел: кыен бәхетен юллап язганда,— Гүя соңгы өметенә таяна,— Хәтта каләмгә ялвара Кыз бала... ... Карышма, бишенче каләм, ташлама! Борынгы касә Саксыз тию ярамыймы чын-чыннан? Бәллүр касә! Таныйм ләса чыңыннан! Затлы бәллүр! Зеңли, җырлый ул әнә. Путасында утлы күзме? — сүз яна: — Шәраб эчмәгез сез миннән, гашыйклар: Җанда сезнең ачы-татлы сагыш бар. Сезнең өчен дәва — бәллүр чыңлавы. Сусаганда кандырачак чынлап ул! Түгелмен мин Җәмшид, Хәйям касәсе. Төбемдә, бел, Мәҗнүн-Кайс күз яше; Анда Ләйлә. Шириннәрнең моң. уты. Әбелхәят түгел, мәхәббәт суты... Бәллүр —тулы, түгәрсез, кагылмагыз — Сүзсез моңымны ерактан тыңлагыз! Булырсыз хуш. исереп шул чыңымнан: Ихлас йөрәкләргә мирас җырымнан...