Логотип Казан Утлары
Шигърият

Идеалыма

Сихерле пәрәвез алып Чолгар идем башыңны: Күр, дип, күз пәрдәңне ачып, Кыйгачлыгын кашымның. Әйтмәсәм дә аңларсың, дим Яшергән сүзләремне; Күрерсең ягымлылыгын Сөрмәле күзләремнең; Белерсең чайкалуларын Күңелем иделендә; Наз-хәзинә саклануын Хыялымның телендә, Табарсың гади йөземдә Сылуларның сылуын, Кер төшермәү йөрәгемә — Синең өчен булуын. Шул чагында, үзем күзләп; Пәрәвезне ачармын. *Тап хәзер, сихерсез, эзләп»,— Диярмен дә... качармын. Салган гөлләр Яу чорында җиткән кызлар — гөлләр! Сезгә атыйм җырым — бәетне, Наз татымый сүнгән күңел, күзләр, Кичерегез минем бәхетне... Сезнең өзелеп-өзелеп көткән тиңнәр Сезне тиңләр тиңнәр кабердә. Хәтер җыры булып исә җилләр Рәхмәт укып минем кадергә. Балам көлгән саен уела җан Сез күрмәүгә ана бәхетен. Шик шомлата: яшьлек биләгәндер Бәлки башка бер җан тәхетен... һәр килгән май сезне борчый — һаман Кайгы катламнарын сугарып. Ата сыман — сарыгылган каннан Май мәкләре янып, кызарып. Яу чорында җиткән кызлар-гөлләр' Сезгә атыйм бу җыр-бәетне. Наз күрмичә сүнгән күңел, күзләр, Кичерегез минем бәхетне... ИДЕЛБИКӘ (Лена СадыЯком» - Ульяновск ш^оренЛ) яши Шигырьмрс кожКмек матбугатта басыла кил& Исем алам «Калдырдыгыз. Көч түгелде Җиде ят арасында. Яшь күзгә иртә күренде Агы да, карасы да».— Димим, әткәй,— язган шулай, Сызланмыйм, аңлыйм бусын: Дөнья куюына кеше Ничек гаепле булсын! Юклыкка да күнегелгән, Инде түзелде бик күп. Мирас, итеп саклый сезне Җир үзе дә минем күк... Шунысы тик: әти булып, Исем туема иңдең; Хәтерең моңына батып, Миңа ят исем бирдең — Лена, дидең... Үз исеменә Гаеплеме балалар? — «Ник Лена» да «ник Лена» дип. Җелекне корыталар... Тик шунысына теленә, Сыкрана, әрнеп йөрәк... һәр адәмгә үз теленнән Үзенә тиң ат кирәк. ...Идел. Идел. Иделбикә... Шулай әйтә күк анам. Күтәрсләм биеклеккә. Иделдә канатланам. Иделбикә исемен алам, Шуны көткән күңелем: Гомерем дә, тармакланган Ярларында Иделнең. Иделем көч-дәрт иңдерә. Иделем шатлык бирә... Иделдәй дәгъва үземә — Иделбикәгә күрә.