ЧӘЧЕЛГӘН ОРЛЫКЛАР
Голҗа татарлары
Очып, чүлләр кичеп, таулар ашып, Килеп төш кан микән, башкай адашып?
ДӘРДЕМӘНД.
Вакыт-вакыт читтәге татар кешеләренең язмышы миңа көзге каенлыкта очкан яфракларны хәтерләтә. Берәм-берәм җилбердәгән, күче-күче белән бөтерелгән яфракларны, сибелгән орлыкларны искә төшерә. Үзләренә җан биргән, санаулы гына җылы, якты көннәр бүләк иткән ак кәүсәләр төбендә дә өелеп калып, ана агачның тамырларын ашлый ул яфраклар; басулар, кыр-үзәннәр буйлап та тузгып әллә кайларга очалар. Инеш-елгаларны юл итеп, дулкын-дулкын томырылып агалар... еракларга... Ышыграк урыннарда тукталып калалсалар, җиргә ятып, әкрен генә туфрак булалар. Үзләре белән алып килгән орлыклардан яңа үсентеләр бирәләр. Үсәләр. Чак кына шарты килсә, адашкан утрау булып, яңа каенлыклар бөдрәләнә. Аларның да яфраклары, орлык-тәлгәшләре тузгып оча башлый... Җансыз чүлләргә, коры ташлыкларга да барып яталар алар. Сыек кына кар сулары, язгы тамчылар белән сугарылган орлыклар шытып та чыгалар. Тик... Көзгә таба алар барыбер корып бетәләр. Кайберләре, кыя ташларына сырышып булса да, үсеп маташалар. Кәкерәеп, бөкерәеп беткән хәлдә дә. Чын каеннарның истәлеге, ерак шәүләләре төсле... Җил-язмышлар тагын яңа-яңа яфрак көтүләрей, орлык тәлгәшләрен, аерымялгыз бөртекләрне дә өзә тора, әллә кайларга куа тора... Ботак-кәүсәләрдән өзелеп каен яфраклары гына очмаган кебек, төрле- төрле якларга сибелгән халыклар да бер татар гына түгелдер, бәлкем, дөньяда. Шулай да... В Кереш урынына Советлар иленең барлык почмакларына диярлек таралып беткән татарларның төрле дәверләрдә төрле сәбәпләр белән чит илләргә һиҗрәт иткән — күченеп киткән өлешләре дә аз түгел. Һәрбер илдә булмаса да. Антарктидадан кала, һәрбер кыйтгада бар алар. Кайдадыр күпләп, күмәкләшеп гөрләп яшиләр, кайдадыр, берән-сәрән сибелгән хапдә. дөнья көткән булалар. Кайберләре һаман юлда... Күзләре йомылганчы һәрберсе Казанны, Уфаны онытмас. Нәниләрен юатканда «йөрәк маем, багалмам» дип иркәлиләр. Телләрен онытып бетергәнче гел «Агыиделкәй алкын...» дип җырлар. Әмма, җае килсә, тагын сраккарак юл тотар. «Агыйдслкәй...» дия-дия... Бүген сүз шулай чит илләрдә яшәүче татарларның бер өлеше, дөресрәге, Кытай дәүләтенә барып чыккан, анда җирләшеп калган йәисә тагын күченеп киткән бср-икс уч кардәшләребез хакында. Кытайдагы татарлар ике зур төркемнән гыйбарәт. Дәүләтнең көнчы- гыштоньяк территориясе булган Манжуриядә яшәгәннәре һәм илнең көнбатыш өлкәләрен тәшкил итүче Шәркый Төркестан яки Уйгырстан җирләрендә таралып гомер кичергәннәре. Тамырлары бер булса да. оешу һәм яшәү шартлары, соңгы язмышлары аларның төрлечә. Шуңа күрә Ман- журия якларында бер җыелып, шау-гөр килеп яшәп алган, аннары тагын туаынып, таралып киткән татарлар хакында тәфсилләп сөйләүне икенче бер вакытка калдырыйк. Хикәябез, шулай итеп, үзәк Азиядәге уйгыр җирләрендә яшәгән һәм өлешчә әле шунда яшәүче милләттәшләребез хакында. Моңарчы Шәркый Төрксстанда (һәм гомумән чит илләрдә) яшәгән яки әле дә анда яшәүче татарлар хакында, кайбер кыскача мәгълүматларны исәпкә алмаганда (карагыз: «Азат хатын», 1959, N9 2; «Совет әдәбияты», 1961, N9 1, 30—34 бб_; «Казан утлары», 1967, N9 9. 112—113 бб.. 1978, N9 11, 162—166 бб.), бөтенләй язылмады диярлек. Әмма аларның оешу һәм яшәү тарихларын, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен чагылдыра торган чыганаклар шактый. XIX йөзнең икенче яртысына һәм безнең гасырның башына караган Россия сәяхәтчеләреннән Ч Валиханов, В Рад- лов, Н. Пантусов, Н. Катанов һ. б. язмаларында теркәлеп калган фактлар, кыска һәм озек-өзек булуларына карамастан, шактый зур әһәмияткә ияләр. Татар авторларыннан тарихчы Корбангали Халидинсң «Тәварихы хәмсәи шәркыйә» (Биш шәрекъ иленең тарихлары) исемле фундаменталь китабы белән кайбер кулъязмаларында да ул якларга караган мөһим фактлар теркәлгән. Атаклы мәгърифәтчебез Габдулла Бубиның уникаль кулъязмаларында да безнең темага караган мәгълүматлар шактый. Әгәр батардай беренчесе озак еллар Чүгүчәк шәһәрендә имам вазифасын үтәп торган. Шәркый Төркестан буенча кызыклы сәяхәтләр ясаган кеше булса. 1913—15 елларда Голҗа шәһәрендә яшәгән Габдулла Буби да шул яктагы татарлар турында үз күзләре белән күргәннәрне, күңеленнән кичергәннәрне теркәп калдырган Әмма ул якларга барып чыккан, анда яшәгән татарлар хакындагы иң бай мәгълүматлар, һичшиксез, 1988 елда Әремче шәһәрендә уйгыр телендә нәшер ителгән «Татарларның кыскача тарихы» исемле китапта тупланган. Бу китап турында махсус сөйләүне, аның бәхәссез уңышларын, объектив җитешсезлскләрсн бәяләүне башка урынга куеп (карагыз: «Шәһри Казан», 1991, 6 һәм 9 апрель), анда китерелгән фактлардан актив рәвештә файдаланачагыбызы махсус искәртү дөрес булыр (Уңайлык өчен китап исемен алда ТКТ рәвешендә кыскартып алырбыз.) Сөйләнәчәк вакыйгаларның бер өлеше күптән түгел узган хәлләр икәнлеген истә тотсак, шәхси истәлекләрдән файдалану да котылгысыз хәл. Үзем дә Голҗа шәһәрендә туган, уйгыр һәм казакъ балалары белән уйнап үскән, шундагы татар һәм рус мәктәпләрендә укыган. 21 яшемә, ягъни 1955 елга кадәр шунда яшәгән, димәк, Голҗадагы төрле милләт халыкларының тормышыннан якыннан хәбәрдар кеше буларак, үз истәлекләрем белән дә. җәяләр эчендә дигәндәй, уртаклаша баруны кирәк табам. Күргәзмәлек өчен үз гаиләбез, дөресрәге, үз фамилиябез башыннан кичкән вакыйгаларга, истәлекләргә мөрәҗәгать ителер. Мондый алым бер кадәрс абстрактлык куркынычыннан коткарыр, хикәягә җанлылык бирер дип ышанам. Әмма башка фамилияләрнең гаилә истәлекләренә алай махсус тукталмам, чөнки, ялгышлар җибәреп, кайбер якташларымны рәнҗетеп куюым да ихтимал. Хәтеремә ышанмаган чакларда, теге яки бу мәсьәлә буенча хәзер АлмаАта һәм Ташкентта яшәүче якташларыма, туганнарыма хатлар белән мөрәҗәгать итүемне, шул рәвешчә «хәтер яңартуымны» да яшермим. Кайбер вакыи. юкармы, фактларны телгә алган чакта рәсми әдәбиятлардагы теге яки бу сәяси көчләрнең омтылышларыннан, ихтыярларыннан килеп туган тенденцияләргә иярмәскә, чынлыкта ничегрәк булган булса, шулайрак яктыртырга яки үзем аңлаганча язарга тырышырмын. Шул ук вакытта беркемнең дә теге яки бу иҗтимагый омтылышлардан читтә кала алмавын яхшы аңлыйм. Димәк, үземнең дә «хатадан хали» була алмаячагым табигый. Өстәвенә чын хакыйкать дигән «нәрсә» утыз үзәкле, кырык кырлы, шунысы белән гаҗәеп серле һәм катлаулы күренеш тә ул. Шуңа күрә бу язмаларымда очраган төгәлсезлекләрнс. хаталарны төзәтүчеләргә алдан ук рәхмәтләремне белдерәм. Ниһаять, тагын бер принципиаль мәсьәләне дә ачыклау зарур. Сүз Шәркый Төркестан һәм Голҗа татарлары хакында бара дигәч тә. минем максат аларның көнкүреш шартларын, гореф-гадәтләрен генә тасвирлауга кайтып калмый. Мондый этнографик, димәк, чагыштырмача таррак максатның да мөһимлеген мин кире какмыйм. Шулай да үз алдыма әлеге милләттәшләрсбезнсң ничек, ни өчен, кайчан һәм кайлардан ул тарафларга барып чыгуларын, ягъни күпкә катлаулы һәм киңрәк мәсьәләләрне ачыклауны бурыч итеп куйдым. Чөнки этнографик үзенчәлекләр беренче чиратта аларның үз хосусиятларын гына чагылдырса, һиҗрәт сәбәпләрен, күченү юлларын ачыклап, җир-су алыштыруның чорларын билгеләү халкыбызның кырыс язмышын, гомум тарихын тирәнрәк, дөресрәк аңларга да ярдәм итә. Язмаларым үзәгендә — укучы күрер — ватаннан һиҗрәт итү, чит җирләрдә төрле кәсепләр белән шөгыльләнеп ризык эстәү, баю, бөлү ише социаль-иҗтимагый мәсьәләләр, ниһаять, халык буларак яшәү, саклану, шул юлда сынаулар кичү, йәисә башкалар белән аралашу, алар арасында эреп бетү кебек катлаулы процесслар тора. Шуңа күрә мин. барлыкка килгән фактларны, күренешләрне теркәп бару белән генә чикләнмичә, андый мәсьәләләр һәм процессларның кайбер «технологик» үзенчәлекләрен дә чагылдырырга тырыштым. Чөнки тарихны белү генә җитми, аны аңларга. тоярга да кирәк. Хикәям тукымасына вак-вак ярдәмчел сюжетларның кереп китүләре, риваять-мәзәкләр белән бергә хосусый шәҗәрә материалларының. шәхси истәлек сәхифәләренең мул бирелүе шушы максатка бәйле. Истәлек дигәннән, үзем туып үскән, шуңа күрә яхшырак белгән Голҗа шәһәренә, аның хатирәләренә күбрәк игътибар иттем, һәм бу табигый: күрмәгән җирләрең хакында «беләм» дип күкрәк сугу белән көлкегә калуың ихтимал. Хикәя ителәчәк хәлләр укучыларымның һәммәсенә дә тигез дәрәҗәдә аңлашылсын өчен, вакыйгалар узган якларның ерак һәм якын тарихлары, географик шартлары буенча да кайбер мәгълүматлар бирүне кирәк табам. Иң элек Шәркый Төркестан, Уйгырстан дигән атамаларга махсус тукталыйк, уйгыр халкы белән дә кыскача танышып узыйк. Барасы, торасы җирләр Күз алдыгызга Азия картасын китерегез. Хәзерге Кытай халык республикасының көнбатышы, һиндстан белән чиктәш Тибәт тауларын табыгыз. Шул олы тауларның төньягыннан алып. ♦ Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Казагыстан республикаларының < көнчыгыш чикләре буйлап, Монголиягә кадәр барыгыз да. көнчыгышка та- § ба борылып, әлеге илнең көньяк чикләренә җитегез. Аннары көньякка таба 2 кырт борылып, йәнә Тибәт тауларының көнчыгышына кайтыгыз. Сезнен = алдагы кәкре-бөкре кырлы «дүртпочмакта» хәзерге Шснҗаң-Уигыр авто- z ном районы булыр («район* сүзе бу очракта, дөресрәге хәзерге Кытайда, | край, регион дигән мәгънәдә кулланылган). Әллә ничә Францияләр белән тагын шуның хәтле Германияләрне “ бергә сыйдырырлык киң дөнья. Иксез-чиксез сахралар, бозлы кыялары * күкләргә җиткән тау чылбырлары, дөньядагы иң түбән һәм иң зур “ иңкүлекләр, атналар буе гизәрлек каны кипкән ком чүлләре, дәрьялары = алкын сулы, бәрәкәтле яшел үзәннәр иле. 3 Бу — Шәркый Төрксстан яки Уйгырстан җирләре булыр. Шәркый Төрксстан үз нәүбәтендә географик һәм икътисадый. хәтта «- тарих и-этнографик җәһәттән дә җидс-сигсз мөһим, үзенә күрә мөстәкыйль * өлкәрегионнарга бүленә. Болардан безнең өчен әһәмиятлеләре ' түбәндәгеләр: 1. Алты шәһәр регионы. Уйгырстанның көньяк-көнбатыш өлкәләрен- * дәгс алты шәһәрдән (Кашгар, Яркәнд. Хутән, Очторфан, Кочар. Аксу) чы- * гып шулай аталган. Үзәк Азиядәге иң борынгы цивилизацияләр туган, зур J мәдәниятләр очрашкан тарихи җирләр. Яңа дәвер уйгыр халкы милләт буларак формалашкан төп өлкәләр болар. 2. Торфан-Хами (Кумул) төбәге. Шәркый Төркестанның көнчыгышындагы тарихи Кытай өлкәләренә иң якын регион. Бу яктагы уйгырлар элек- электән кытайлар белән аралашып яшәгән. 3. Әремче һәм аның тирәләре. XVIII гасырның икенче яртысыннан алып Уйгырстанның, дөресрәге, Шенжаңның, ягъни Синьцзянның, административ үзәге. Әремче (русча карталарда: Урумчи) шәһәре хәзерге Шенҗаң-Уйгыр автоном районының башкаласы. Халкы милли яктан шактый чуар. 4. Алтай вилаяте (өлкәсе). Алтай таулары системасы дүрткә бүленеп, аларның берсе хәзерге Казагыстанда, икенче—Россиядә, өченчесе—Монголиядә булса, дүртенче өлеше Шәркый Торксстанга карый. Җирле халыкның күпчелеге кирәй кабиләсе казакълары. 5. Тарбагатай вилаяте; төньяк-көнчыгыш Казагыстан белән чиктәш өлкә, үзәге Чүгүчәк шәһәре. Семипалатинск (Сими, Симәи) шәһәрен база иткән Россия сәүдәгәрләре Кытай дәүләте белән сату-алу эшләрен иң элек шул Чүгүчәк аркылы алып барган. Халкының төп өлешен казакълар, монголлар, уйгырлар һәм башка соңрак килүче кавемнәр тәшкил иткән. 6. Элә вилаяте. Бу өлкә Балхаш күленә коя торган Элә (картада: Или) дәрьясының бәрәкәтле киң үзәне тирәсендәге җирләрне— биек таулар һәм иркен сахраларны, алкын елгалы кечерәк үзәннәр белән уңдырышлы сыртларны эченә ала. Мәркәзе Голҗа шәһәре (картада: Кульджа, русча әдәбиятта «Кульджинский край* дип тә йөртәләр) Мондагы уйгырларны элек таранчылар дип атаганнар. Чөнки алар бу якларга XVII—XVIII йөзләрдә Алты шәһәр тарафларыннан китерелгәннәр һәм. күчмә монголлардан үзгә буларак, игенчелек белән шөгыльләнгән уйгырларның нәселләре («таранчы* сүзе монголча «игенче» дигәнне белдерә). Шәһәр халкының күпчелеген уйгырлар тәшкил итсә дә, районнарда, бигрәк тә тауларда, казакълар, монголлар, кыргызлар күбрәк иде. Бу санап чыккан олкә-регионнар бер-берсеннән биек таулар, зур чүлләр, киң сахралар белән аерылган. Элекке заманнарда алар арасындагы барыш-килсш эшләре әллә ни җиңел булмаган. Шуңа күрә алар үзара этнографик җәһәттән дә бср-берсенә бик үк охшамаганнар. Әгәр илнең көньягында гел уйгырлар, үзәктәрәк аларга кытайлар-, дөңгәннәр (мөселман динен алган «кытайлар») өстәлсә, төньякта монголлар белән казакълар да шактый. Памир таулары ягында кыргызлар, таҗиклар да бар. Элә вилаяте исә тагын да чуаррак. Анда. Уйгырстан һәм Урта Азиядәге халыкларның барысы да булган кебек. Манжуриядән күчерелгән шибә-соланнар да. ерак Европадан килүче руслар белән татарлар да шактый иде. Менә шушы географик, демографик һәм тарихи шартлардан чыгып. Шәркый Төрксстанны элегрәк ике зур регионга бүлеп, аның көньяктагы өлешен Кашгар ягы (русча әдәбиятта: Кашгария). ә төньягын исә Җөңгар- стан (Джунгария) дип атаганнар. Көньякта халыкның абсолют зур өлешен уйгырлар тәшкил итсә, Җөңгар якларында XVIII йөзнең урталарына кадәр өстенлек монгол кабиләләре кулында булган. Өлкәләре күп һәм төрле булган шикелле. Шәркый Төркестанның һава шартлары да бик үзенчәлекле. Күпчелек сахралары һәм үзәннәрендә җәйге эсселәр 40—50 градусларга җитсә, кышларын шунда ук 30—40 градуслы зәмһәрир суыклар да ят нәрсә түгел. Боз каплаган тау сыртларына җәй бөтенләй килмәгән кебек, кышның нәрсә икәнлеген белми торган иңкүлекләр дә бар. һава шартларына муафикъ рәвештә мондагы киң далаларда, сөзәк тау сыртларында һәртөрле ашлык үстерергә мөмкин. Бодай кырларында тана «күмелә язса», тары басуына кергән кабан дуңгызы күзгә күренмәс. «Күмүркунагының» (кукурузның) буе өчәр метрга җитәр. Бер үзәне иң тәмле кавыны, икенчесе искитәрлек карбызы белән дан тотса, өченчесе алмасы. йөземе белән мәшһүр. Ничә төрле өрск-абрикос, анар-гранат, инҗир Йөз төрле яшелчә үсә бу шартларда. (Дөрес, Казан һәм Уфа татарларына арыш үсмәве. Самар-Пенза мишәрләренә «йир алмасының» ягъни бәрәңгенең уңмавы артык ошап бетми иде... Хәер, бу хакта сөйләп, мин бераз ашыктым бугай...) Шәркый Төркестанның тарихы да гаҗәп бай. Борынгылыкта монда дистәләгән дәүләтләр яшәп узган. Бер цивилизацияләр урынына икенчеләре килгән. Ике-өч мәдәният кушылып, яңалары туган. Төрки халыклар тарихында да бу җирләрнең әһәмияте гаять зур. һуннар империясенең «алтын бишеге» дә шушы киңлекләрдә тирбәлгән дип әйтергә ярый. Борынгы Төрки каганлык VII—VIII гасырларда шушы иркен җирләрдә аякка басып, тарихтагы иң зур күчмә империяләрнең берсенә әверелгән. Аннары оешкан Уйгыр каганлыгы да (VIII—IX йөзләр) төрки дәүләт иде. Моннан соң регионның төньягында көнчыгыштан килгән мәҗүси киданнарның ханлыгы Каракытайлар дәүләте оешып, аерым уйгыр бәклекләре дә яшәсә, көньякта исә мөселман дәүләт — Караханыйлар патшалыгы (X—XIII гасырлар) күтәрелә башлаган иде. Бу чорларда, төгәлрәк әйткәндә, безнең эраның беренче меңъеллыгы дәвамында, борынгы Уйгырстандагы төрки кабиләләр күршедәге мәдәни фарсы-таҗикларның, мөселман-гарәпләрнең, Тибәт һәм Һиндстан халыкларының телләре, диннәре, рухи һәм матди культуралары белән дә якыннан танышканнар. Шуңа күрә үзенчәлекле Урта гасыр төрки-уйгыр мәдәнияте зур казанышларга ирешкән. Уйгырстан җирләрендә барлыкка килгән, безнең көннәргә кадәр сакланып калган күпсанлы юридик документлар, дин-фәлсәфә китаплары, әдәби әсәрләр, фәнни трактатлар, ниһаять, архитектура һәм сәнгать истәлекләре моны артыгы белән раслый. Үрнәк сыйфатында безгә кадәр килеп җиткән иң борынгы төркичә чын дөньяви әдәби әсәрләрдән Йосыф Хас Хаҗибның «Котадгу билик» поэмасын (XI йөз), бөек телче Махмуд Кашгариның атаклы «Дивани лөгать-ит-төрек» сүзлеген (XI йөз) искә алу да житә. «Уйгыр язуы» дип аталган әлифба да кешелек тарихында зур урын тота. Уйгырлар ул язуны борынгы согдлардан алалар, һәм төрки телләргә яраклаштыргач, башка кардәш кавемнәргә дә бирәләр. Ул язуны, тагын бераз үзгәртеп-үзләштереп, монголлар һәм манжурлар да кабул итәләр. * Монгол империясе чорында уйгыр язуының сферасы тагын да киңәя. Алтын < Урда дәверендә ул Идел буенда да киң тарала. XIII—XIV гасырлардан без- * нең көннәргә кадәр килеп житкән Идел буе истәлекләре арасында уйгырча ? язылганнары да шактый. Алтын Урда ханнарының битикләре (дипломатик = хатлары) белән ул уйгыр хәрефләре Төркиягә дә, Польшага да, хәтта ерак ? Мисыр белән Италиягә дә барып житкәннәр. Шуңа күрә хәзерге татар g әдәби теленең нигезен тәшкил иткән Идел буе төркисе формалашуында да | уйгыр теленең, уйгыр язма культурасының тәэсире мул чагылуы әллә ни * гажәп түгел. (Кайбер тарихи чыганаклар күрсәтүенә караганда, элегрәк * һәм XIII йөздә Идел буена килгән төрки кавемнәр арасында уйгыр ырутла- о ры да булган икән.) Әлбәттә, Монгол империясе оешу белән бетен мәсьәлә бер уйгыр язуы я таралуга гына кайтып калмый. Чыңгыз дәүләтенә үз ирекләре белән ку- £ шылган, шуңа күрә зур һәлакәтләрдән котылган уйгырлар аннары Чыгы- - тай Улусы составына керәләр. Бу дәвердә алар «магул» исеме белән * мәгълүм булып, Уйгырстан жире дә күбрәк Магулстая дип атала иде. Менә а шул «уйгырмагуллар» XVII—XVIII гасырларда гаять зур авырлыкларга « дучар булалар. Урта Азия төрки ханлыклары зәгыйфьләнеп, феодаль тар- х каулыклар көчәюгә, уйгыр жирләрен сугышчан монгол кабиләләреннән £ уйрат-калмыклар басып ала. Шул рәвешчә. XVIII йөзнең урталарына я хәтле алар Җөңгар дәүләтенә буйсынып яшиләр. Җөңгар ханлыгы таркалуга йөз тоткач, Уйгырстанның төрле төбәкләрендә үзара ызгышып яши торган вак-төяк бәклекләр тернәкләнә башлый Күп заманнардан бирле уйгыр жирләрснә каныгып яшәгән Кытай империясе дә бу форсаттан оста файдалана. Мәгълүм булганча, борынгы Кытай империясе илбасарлары безнең эрага кадәр бсренчс-икенче гасырларда ук, улжа малы артыннан куа-куа, уйгыр жирләрен узып. Урта Азиядәге Фәрганә үзәненә кадәр килгәннәр иде. XVIII гасырда алар үзләренең шул борынгы казанышларын, димәк, «тарихи хокуклар»ың тагын искә төшерәләр. Шуңа күрә, бер яктан, тәхет өчен талашучы жөңгар ханнарының «чакырулары»на сылтап, икенче тарафтан, үзара ызгышучы уйгыр бәкләренең хаинлыкларыннан файдаланып, алар 1758 елны йөз меңлек армия белән тагын Шәркый Төркестанга басып керәләр, уйгыр халкын канга батыралар. Ләкин җирле халыкның азатлык өчен көрәше дә туктамый. XIX йөзнең беренче яртысында барлыкка килгән эреле-ваклы баш күтәрүләр, бигрәк тә «уйгыр-дөңгән сугышлары» исеме астында канат жәйгән зур хәрәкәтләр (уйгырлар белән доңгәннәрнең, ягъни мөселман динендәге кытайча сөйләшүче халыкларның үз автономияләре өчен баш күтәрүләре шуның мисалы иде. Шушы хәрәкәтләр нәтижәсендә яңа уйгыр бәклекләре оеша. Болар арасында тарихта сизелерлек эз калдырганнары йәисә безнең өчен әһәмиятлеләре сыйфатында Алты шәһәр якларында оешкан Якуббәк дәүләте белән Элә елгасы үзәнендә калкып чыккан Голжа солтанлыгын махсус атарга кирәк. Болардан Кытай хөкүмәтен дә. Рус империясен дә иң борчыганы Якуббәк хәрәкәте иде. 1840—1860 елларда Кытайда барган, хәзерге тарихи әдәбиятта Тайпин сугышлары дип исем алган киң колачлы халык баш күтәрүе нәтижәсендә империя бик нык көчсезләнгән, бигрәк тә Шәркый Төркестан кебек ерак өлкәләрдә үзәкнең тәэсире тәмам зәгыйфкпәнгән иде. XIX гасырнын 50—60 елларында Урта Азия ханлыклары берәм-берәм җиңелеп, Россиягә буйсына башлагач, «эшсез калган» үзбәк аксөякләреннән Якуб исемле бер бәк (1820—1877) 500 сугышчысы белән 1864 елда Кашгарга килә. Бәхәссез батырлыгын да, оятсыз хәйләсе белән мәкерен дә эшкә җиккән Якуб Алты шәһәр вилаятьләрендәге эреле-ваклы «ханлыкларны», бәклекләрне бер-бер артлы кулга төшерә. Шул рәвешчә тиз арада, төгәлрәк әйткәндә, 1864—1877 еллар арасында Якубның биләмәсе зур гына дәүләткә әверелә яза. Урга Азиядән соң Шәркый Төрксстанны да «ялмап йоту» ниятеннән ерак тормаган патша хөкүмәте Якуббәк хәрәкәтен бик зур саклык белән күзәтә. XIX йөзнең 60 нчы елларында, ягъни Якуббәк пәйда булганчы ук. ул якларга бер-бер артлы рәсми делегацияләр, сәүдә кәрваннары күндерү (сәүдәгәрләрдән язма хәбәрләр җыю), гыйльми экспедицияләр оештыру, төрле кыяфәтләргә кергән разведчиклар җибәрү шуны раслый (мәсәлән( 1858—1859 елларда Әлимбай исемле сәүдәгәр кыяфәтендә Кашгарга барып кайткан Чокан Вәлихановны Шәркый Төркестан тарихын яхшы белүче чүгүчәклс галим Корбангали Халиди турыдан-туры «җасус» — шпион дип атый). Патша Россиясен бигрәк тә Якуббәкнең Төркия хөкүмәте һәм һиндстандагы Англия вәкилләре белән элемтәгә керүе, үз гаскәрен тәртипкә салуы. яңача коралландыруы нык борчый. Һәм башлана шуннан рус әдәбиятындагы Якуббәк ул — «Төркия курчагы». «Англия шпионы» дигән раслаулар. каргаулар!... Әйтерсең лә. Кытай илбасарларына. Россия колонизаторларына каршы көрәшкән кеше боларның үзләреннән башка беркем белән дә элемтәгә кермәскә тиеш!... Якуббәк «фетнәсе* җитмәгән кебек. Элә вилаятендәге уйгырлар да баш күтәреп. 1864—1871 еллар арасында яшӘп калган Голҗа солтанлыгын игълан итәләр. Якуббәк хәрәкәтеннән дә саруы кайнап торган патша хөкүмәте тәмам чыгырдан чыга. Россия колонизаторларының эшлекле вәкилләреннән Җидссу вилаятенең хәрби губернаторы генерал-майор Г. А. Колпаковский инициативасы буенча «законлы Кытай хөкүмәтенә ярдәм итү», чик бозучы «каракларны» җәзалау дигән сылтау белән 1871 елның июнендә Голҗа солтанлыгына «вакытлыча» рус гаскәрләренең ♦чикләнгән контингенты» кертелә. Өлкәне яулап алу генерал Колпаковскийның җирле халыкка махсус мөрәҗәгате игълан ителүдән башлана. Анда «мәгърифәтле» генерал җәнаблары «төрле җенестәге» җирле халыкларны бср-берсснә каршы котырта. Ул. мәсәлән, XVIII йөздә үк дәүләт чиген саклау һәм жандармерия функциясен үтәү өчен Кытай императорлыгы тарафыннан Манжуриядән күчереп китерелгән, яңа урында төпләнеп калыр өчен иң яхшы җирләр белән тәэмин ителгән манжур-шибәләрне уйгырларга каршы өстерә. Шул рәвешчә, азатлык өчен көрәш чорында барлыкка килгән бер мөстәкыйль уйгыр дәүләтчелеге юкка чыгарыла. (Кайбер язма чыганаклар һәм халык риваятьләре күрсәткәнчә. Голҗа солтанлыгының дүртенче хөкемдары Әля солтан көчсез политик һәм начар оештыручы гына түгел, хәтта белем ягыннан да сай, садә кеше булганга охшый...) Күп тә узмый. 1874 елдан башлап, көнчыгыш тарафтан кытай колонизаторлары да зур гаскәри көчләр белән Төркестан өстенә ябырылалар. Тагын бер-бер артлы мөстәкыйльлеккә омтылучы бәклекләр, «ханлыклар» туздырыла. 1877 елны, серле шартларда Якуббәк тә үтерелгәч, азатлык өчен көрәш сүрелеп кала. Әмма, вак-төяк «явыз дошманнар» тәмам бастырылуга, икс дәү «тәкә»нсң маңгайлары бәрелешә: Кытай императорлыгы белән Рус дәүләте арасында Голҗа вилаяте өчен талаш башлана. Чөнки руслар Голҗадан китәргә бер дә җыенмыйлар. Киресенчә, юллар салып, биналар төзеп ныгып калу ягын карыйлар. Кытай «Хөкүмәтенә ярдәм», «вакытлыча керү» дигән сүзләр чираттагы миф кына иде. Моның шулай икәнлеген генерал Колпаковскийның Элә вилаятснә. Голҗа шәһәренә биргән бәясе дә күрсәтә: «Табигый байлыгы ягыннан Төркестандагы бер җирне дә Элә үзәне белән чагыштыру мөмкин түгел... Сәүдә өчен Голҗа шәһәре бик тә әһәми ятле. Чөнки ул бөтен Кытай чиге буенча үзәк нокталарның берсе исәпләнә. Хөкүмәт казнасын баету, сәүдә эшләрен җанландыру өчен дә стратегик җәһәттән дә бик мөһим җир бу Элә өлкәсе...» Мондый байлыктан җиңел генә баш тартыр өчен Кытай да җүләр түгел, әлбәттә, һәм китә шуннан дипломатия көрәше! Башта килгән кытай илчеләренә генерал Колпаковский. «Элә өлкәсе мәңгегә патша хөкүмәтене- * ке булачак. Анда рус кешеләре хөкем сөрәчәк!»—дип җавап бирә. Кырыс < генерал илчеләрне чик аркылы уздырмый. Әмма кытайлар да чигенми- 2 ләр — Европа аркылы Петербургка барып җитәләр. Ахырда беркадәре конт- ? рибуция исәбенә кайтарырга туры килә ул «майлы калҗаны», 1881 елгы с «Санкт-Петербург шартнамәсе» буенча. Ул шартнамәдә көнбатыш чикләр ® ачыклана һәм кытай хакимиятенә каршы баш күтәреп, Элә солтанлыгын | яклаган, шуңа күрә кытайлар тарафыннан эзәрлекләнүдән курыккан § уйгырларга Рус дәүләтенә тиешле җирләргә һиҗрәт итү мөмкинлеге дә ка- * рала. (Гасырыбызның беренче яртысына кадәр Казагыстанда яшәгән * уйгырлар — шул шартнамә буенча 1882—1883 елларда Элә вилаятеннән “ күченгән таранчыларның нәселләре.) = Рус хөкүмәте шулай ук башка җәһәттән дә үзе өчен кулай кайбер ж шартларга ирешә: Шәркый Төркестанның берничә шәһәре, җөмләдән, “ Әремче һәм Торфам, Голҗа һәм Чүгүчәк шәһәрләре Россия сәүдәгәрләре «• өчен «ачык зоналар» дип игълан ителә, аларның кайберләрендә рус кон- ' суллыклары булдыру хокукы таныла. 2 Шәркый Төркестанда, шулай итеп, яңадан Кытай империясе хакимия- « те урнаштырыла. Зур гаскәри көчләр ярдәмендә бу казанышларга ирешкән х кытай полководецы Зу-Зоңтац Уйгырстанда яңа административ структура t төзи, һәм 1884 елда бөтен регионга кытайча рәсми исем бирелә: я Шснҗаң—«Яна чик». Йәнәсе, ике империя арасындагы яңа чикләрне ныгыткан җирләр! Шул рәвешчә, Уйгырстан дигән исем бары халык хәтерендә, ә Шәркый Төркестан исә. махсус атама буларак, гыйльми әдәбиятта саклана. Кытай администрациясе көчәю белән бергә, Россия сәүдәгәрләренең мәнфәгатьләрен яклаган шартнамә гамәлгә керү нәтиҗәсендә Шәркый Төркестан җирләре ике яклап эксплуатацияләнә башлый. Кытай администрациясе җирле халыкны төрле салым-ясак җыю. ачыктан-ачык ришвәт алу юлы белән таласа, Россия сәүдә капиталы аның җелеген арзанлы чимал аркылы суыра. XVIII—XIX йөзләрдә, башыннан кичкән әлеге канлы вакыйгалар нәтиҗәсендә. Шәркый Төркестанның халык составы да сизелеп үзгәрә башлый Элек бу җирләрдә күпчелекне беренче чиратта уйгырлар тәшкил итеп, аннан соңгы урыннарда монголлар, казакълар торса, башка халыклар юк дәрәҗәсендә аз иделәр. Колонизация башлану белән, үзәктән җибәрелгән күпсанлы чиновникларга ияреп, җирссзлектән интеккән кытай һәм дөңгән игенчеләре лә агылалар. Көнбатыш чикләрне саклау һәм җирле халык өстеннән күзәтеп тору өчен XVIII гасырда хөкүмәт манжур кабиләләреннән сугышчан шибәләрне, (Оланнарны күчерә. XIX йөз урталарында көнбатыш яктан ахтап-азлап үзбәк һәм татар сәүдәгәрләре, Россия консуллыклары ачылгач, руслар да килә башлыйлар. Әмма читтән килүчеләрнең иң күбесен эчке Кытайның Гансу һәм башка өлкәләреннән агылган мөселман доңгәннәр тәшкил итәләр. Шунысы да характерлы. саннары тиз ишәйгән дөңгәннәр үзләренә автономия яулау Максатыннан еш еш баш күтәреп, рәсми администрацияне дә борчыйлар, уйгыр бәклекләре белән дә конфликтка керәләр. (Мондый «дөңгән сугышларының» иң соңгысы 1033 -1934 елларда булган иде.) Шулай да, XX йөзнең урталарына кадәр, Шәркый Төркестанда яшәүчеләрнең күпчелеге барыбер уйгырлар булып, җирле халыкларга нисбәтән кытайлар якынча биш-ун процентны тәшкил итә иде. 1950 еллардан алып, кем әйтмешли, «азатлыктан соң», кытайларның өлеше космик тизлек белән арта башлады. Ниһаять, уйгырларның килеп чыгышы, телләре турында да берничә сүз. Хәзерге уйгырлар —заманында үзенчәлекле язу тудырып, аны күп халыкларга биргән һәм Урта гасырларда Уйгыр каганлыгы исемле дәүләт төзегән борынгы төрки халыкларның нәселләре. Дөрес, кайбер Тюркологлар. борынгы кучмән уйгырлар белән хәзерге утрак тормышлы уйгыр милләтенең телләре, көнкүреш шартлары һәм аерым гореф-гадәтләре арасында үзгәлекләр күреп, аларны башка халыклар рәвешендә тәкъдим итәргә тырышалар. Ләкин мондый омтылыш, минемчә, хәзерге төрки халыкларның мәдәниятләрен яшәртеп, кечерәйтеп күрсәтергә теләүдән йәисә халыкһарның оешу, үсү закончалыкларын, милли культураларның тирән тамырларын яхшы белмәүдән килә торган бәла генә. Чынлыкта бүгенге уйгырлар — борынгы күчмән уйгырлар белән кайчандыр Үзәк Азиядә яшәгән иран һәм башка телле утрак кабиләләр аралашуыннан, органик кушылуыннан барлыкка килгән төрки халык ул. Ассимиляция процессында хәрби яктан өстен, иҗтимагый җәһәттән яхшырак оешкан күчмәннәрнең теле өстенлек алган булса, матди көнкүрештә көньяк Үзәк Азия шартларына күптән күнеккән җирле утрак кавемнәрнең мөмкинлекләре җиңеп чыккан. Уйгыр теле төрки телләр арасында «уйгыр-карлук» группасына керә, шунысы белән ул беркадәре үзбәк теленә якынрак тора. Әмма Урта гасырдагы гарәп язулы уйгыр әдәби теле белән чагатайча, ягъни иске үзбәкчә язма тел арасында якынлык тагын да көчлерәк. Кайбер Урта гасыр уйгыр авторларының әсәрләрен — үзбәкләргә йәисә, киресенчә, үзбәкләрнекен уйгырларга нисбәт итү фактлары шушы сыйфат белән бәйле. Шуңа күрә иске әдәби телебезне яхшы белгән, аның аркылы чагатайчадан да хәбәрдар булган татар кешесе өчен гарәп хәрефләре белән язылган элекке уйгырча текстларны укуы, аңлавы артык кыен түгел. Борынгы әдәби телләребездә, гомумтөрки уртак лексикадан тыш, гарәп-фарсы алынмаларының («мәдәни» сүзләрнең) күп булуы һәм аларның бер төсле язылуы бу аңлаешлылык дәрәҗәсен тагын да арттырган. Дөрес, сөйләм телләре арасында аермалар күбрәк очрый. Традицион гарәп-фарсы алынмалары да халыкларыбыз телендә төрлечәрәк яңгырыйлар. Мәсәлән, татарлар «мәгариф» дисәләр, уйгырлар «мәарип» дип әйтәләр, татарларда «шәрәфенә» булса, уйгырларда —«шәрипигә», бездә «мөгаллим», аларда— «мүәллим» һ. б. Төркичә уртак сүзләрнең әйтелешләрендә дә кызыклы аермалар бар. Боларның берсе татарчада тотырыклы рәвештә а-ә белән әйтелә торган сүзләрнең уйгурчада-э-и (ы) авазларына күчү тенденциясе. Мәсәлән, татарча «йаңа» булса, уйгырчада — «йэңи» (өстәмә мисаллар: бәгьер — бэгь- ир. булмаса — булмиса, качып-къэчип һ. б.). Бу тенденция кушымчалар алу исәбенә бер-ике иҗекле сүзләр күп иҗеклегә әверелгән чакта аерата көчәя. Әйтик, татарда: ат — аты, баш — башы — башыңны (ашыйм) булса, шул ук төрләнүләр уйгыр сөйләм телендә түбендәгечә үзгәрә: ат —эти, баш —бэши, бэшиңны (йәймән). Шунысы да бар, кайбер очракларда мондый күчешләрнең бөтенләй киресен күзәтергә дә мөмкин. Әйтик, бездә җитәләр. Регионда зур сугышлар башланып, алар килгән юллары белән илләренә кайта алмыйлар. Диңгезләр кичеп, Гарәбстан. Торкия аркылы кайтырга булалар. Бер-бер артлы юлдашларын югалтып, ялгызы гына калган Исмәгыйль Бикмөхәммәт угылына сөекле Каргалысына кайтып җитәр өчен утыз ел чамасы вакыт кирәк була.. Кайткач ул үзенең әлеге «Сәяхәтнамәсән» яза.) Шул рәвешчә, XVIII гасырның икенче яртысында бик тиз тернәкләнеп, казакъ сахраларын. Урта Азия шәһәрләрен «үзләштерүдә» гаять зур активлык күрсәткән татар сәүдәгәрләре XIX гасыр башында Каза- гыстанның көнчыгыш чикләрендә, мәсәлән, административ үзәге элек Семипалатинск кальгасе булган Җидесу өлкәсендә дә күпләп тарала, урнаша башлыйлар. Семипалатинск — казакъча Сэмэй. үзбәкчә Шәмәй. татарча Сими — шәһәре шул регионның эре сәүдә үзәгенә әверелә. Монда Россия. Урта Азия һәм Кытай дәүләтенең сәүдәгәрләре, малтоварлары очраша. Татарлар. Сими шәһәреннән кала. Кытай чигеннән ерак булмаган Бахты, Аягүз, Өрҗар. Аксу, Капал. Ләпсе. Өч Арал. Талды Курган. Җаркәнт (хәзерге Панфилов) дигән җирләрдә дә күпләп урнашалар, аннары Верный — Алма-Ата ягына да елышалар Бу урында Сими шәһәреннән башлап, Алма-Ата (элекке Верный төбәкләренә кадәрге. Балхаш куленең көнчыгышындагы, киң дөньяны эченә алган Җидесу (русча әдәбиятта: Семиречье, шуннан — Семиречинская область, хәтта Семиречинский край) яклары турында да берничә сүз әйтергә кирәктер. Көнчыгыш Алтай һәм Җөңгар таулары, көнбатышы бөек казакъ дала лары һәм комлы чүлләр белән аерылып. Төньяктагы Себер киңлекләрен Урта Азиягә кушып торучы бу җирләр табигатенең байлыгы, төрлелеге җәһәтеннән кабатланмый торган бер дөньяны тәшкнл итә Бигрәк тә Өрҗар белән хәзерге Талды-Курган арасындагы сөзәк тау итәкләре үзләренең табигый байлыгы, күркәмлеге ягыннан аерылып тора. Алкын сулы үзәннәре аның шау чәчәкле болыннарга, төрле җнләк-җимешле үсемлекләргә бай Арасына кереп киткән кункәҗәләр күренмәслек печәнлек- ләрсн әйтәсеңме, йодрык-йодрык кадәрс булып үсә торган кыргый алмалары. өрскләре, карлыган-кура. сырганак куаклыклары белән җир җиләкләре дисеңме... Җиләк-җимеш дигәннән, бер гыйбрәтле мәзәк искә төште. Кайчандыр Сембер якларыннан чыккан, азмы-күпме сәүдә белән шөгыльләнгән, аннары бөлгән бер агай үзенең күптән түгел килеп, игенчелек белән шөгыльләнә башлаган капдәшенә: «Әллә, быратым. туган якларга катеп китәбезме?»—дип эндәшкән, ди. Кибеп өлгергән алма какларын таслап утыручы туганы: «Што син. әллә мине дурак дип беләсең? Монда, ичмаса, йир алмасы булмаса да, ходай тәгалә биргән багалмасы нитәрлек!»—дип, тәкъдимне кире каккан ди. Әйе. Рәсәй якларыннан каңгырып килгән руслар, татарлар бу якларда җиләк-җимеш җыю. киптерү, как кою, ашаганнан артканын сату белән дә шөгыльләнгәннәр. Иртә килә торган яздан алып, озын жәйнең ахырынача шау чәчәктә утыра торган тау үзәннәрендә бал кортлары үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнү өчен дә идеаль шартлар булган. Бу якларның табигый муллыгын тиз бәяләп өлгергән читтән килмеш халыклар арасында шундый бер миф та туган. Имештер, ходай тәгалә җир йөзен яраткан чакта, бу Җидесу якларын онытып, бөтенләй буш калдырган. Аннары, үз хатасын төзәтер өчен.' тегеннән-моннан йолку исәбенә дигәндәй, әлеге бушлыкны капларга тырышкан, һималай һәм Кавказ якларыннан— таулар, Караком вә Урта Азиядән чүлләр белән бакчалар: Се- бердән исә күлләр, салкын сулы елгалар, урманнар китерә-китерә әлеге бушлыкны «ямап» бетергән... Мондый иркен, табигате төрле һәм бай җирләргә килеп утыручылар игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнүдән тыш, сәүдә эшләренә дә зур игътибар бүлгәннәр. Җир сукаларга, урак урырга көчләре җитмәгән, сәүдәдән файда табарлык «хәйләли» алмаганнары аучылык, балыкчылык белән ризык аерган. Малга тигән бүредән, матур тиреле төлкедән гайре киекләргә казакъларның артык исләре китмәгән. Җирле халык балык тотып ашау белән дә мавыкмаган, ягъни көндәш-конкурент- лар юк диярлек — беркайчан да ачтан үлмәскә тырышкан кеше. Ә инде бо- ларын да эшли алмаган «булдыксызлары» (хатын-кызлар телендә: «җебе- гән»нәрс) «мулдакәлск» иткән, бала укыткан — үзләренә җитмәгән белемнәрен сатып көнен күргән. Казакъ арасында сәүдәдән табыш алу артык кыен булмаган. Шулай да аңа тотынган кешедән зур җитезлек, тапкырлык, әрсезлек соралган. Асылда татарлар, үзләре җитештергән мал-мөлкәтне сатудан бигрәк, зур капиталлы руслардан көтәргә алган товарларны, гадәттә, кызыл-малны һәм чәй-шикәрне казакълар арасында терлеккә, тире, йон, эчәге ише терлекче- л'ек чималына алыштырганнар. Җыелган терлекне, зуррак базарларга ил теп сатканчы, беркадәре асрарга, чималны исә эшкәртергә — киптерергә, тозларга, тасларга, йөк-йөк итеп бәйләргә, аннары арбаларга төяп илтергә, сәүдәләшә-сәүдәләшә сатарга кирәк булган. Мондый «операция»ләрнең берсе очлануга, икенчеләре башланган — гел хәрәкәт, өлгерлек, җитезлек таләп ителгән. Эшләре гөрләп алга киткән, баеган зур сәүдәгәрләр әллә кайлардагы Куянды. Каркаралы, хәтта ерак Уралдагы Эрбет йәрминкәләренә кадәр көтүкөтү мал кудырган, арба-арба йон-җабага. тире-тирсәк ташыткан. Кире кайтканда ул арбаларга кызыл мал, чәй-шикәр төялгән. Бер ише сату-алу эшләре табыш китергән, икенчеләре зыян биргән. Табыш зыянны басса, откан татар агае; киресенчә булса, отылган-бөлгән. банкрот булган. Үзе садә күңел, бер бишмәтлек тукымага, күлмәклеккә, йәисә инә-җепкә мохтаҗ казакъның сарыгын, танасын арзанрак алып файда күрсә, аның үзен Симидә, Умбыда (Омскийда) зур корсагын сыйпап утыручы җирән сакаллы «кяфер пабрикант» төп башына утыртырга тырышкан. Мондый өзлексез һәм тынгысыз хәрәкәткә — тизлек һәм тәвәккәллек, тәжрибә һәм тапкырлык сорый торган бимазалы кәсепкә күпләр түзмәгән. Чөнки чын сәүдәгәрлек, кайберәүләр уйлаганча, эшләмичә генә керем алып ята торган гадәти спекуляция генә түгел, бәлки биниһая зур энергия, эзлекле хезмәт сорый торган катлаулы кәсеп тә ул. Шуңа күрә Жидесу якларында утраклашкан татарларның күпчелеге һөнәрчелек, игенчелек белән * дә шөгыльләнгәннәр. Мондый кәсепләр арасында умартачылык эше дә кү- < ренеклс урын тоткан. Умартачылыкка караган бер хосусый материалларга, дөресрәге, үзем-Z нең бабаларым тормышыннан кайбер фактларга мөрәҗәгать итүне кирәк ~ табам. * Әтиебезнең әтисе Габдслбари, аның атасы Габделмөэмин, аның атасы о Әхмәр, аннары Гомәр, Госман, Ярмөхәммәд, Илмөхәммәд. Ильяс, Хәсән. ® Болардан Гомәр һәм аның балалары 1810—20 еллар тирәсендә җир ахзык- > тан интегеп, Казан артындагы Олы Мәңгәр авылыннан Яңа Тазлар (хәзер □ Байкал авылы, Арча районында) ягына күченеп китәләр. Аннары. куп тә - узмый, казакъ якларына, дөресрәге, Кызылъяр (хәзерге Псртопавловск) ’ тирәсенә барып чыгалар. 1971 елда Олы Мәңгәрдә табылган шәҗәрәдә мондый юллар бар: «Бу ~ Госманай бабаның балалары (шушы шәҗәрә белән безнең нәсел язуында х олырак бабаларыбызның исемнәре абсолют тәңгәл — М. Г.) Яңа Тазларга. t аннары Кызылъяр якларына киттеләр, дип ишеттек. Башка хәбәремез юк» ? Тик, монда да озак юанмыйлар алар — Симигә кадәр барып җитәләр. Си- мидә чакта Габделмөэмин баба сәүдә эшләрен көйләп җибәрә, бераз хәл алгач, көньяккарак елышып, хәзерге Талды-Курган өлкәсенә керә торган Өч Арал һәм Андреевка якларына килеп урнаша, шунда казакълар арасында сәүдә белән шөгыльләнә. Шул елларда салынган Ләпсе каласында кибет ача. Габделмөэмин баба эшлекле, энергияле кеше булганга охшый, вак сәүдә белән генә чикләнми. Өч Аралдан ерак түгел тау эчендәге Җыланды дигән бер үзәндә руслардан арендага җир алып, умартачылык эшләрен дә башлап җибәрә. Бал кортлары үрчеп, оя башлары кубәйгән, хуҗасының үзс дә яхшы ук хәлләнгән елларның берсендә, балдан искитәрлек мул уңыш җыела. Бер кышта Сими шәһәренә өч-дүрт чана бал илтеп саткан Габделмөэмин шактый күп акчага ия, дөресрәге Симидән шул акча исәбенә алып кайткан дүрт-биш чана кызыл малга хуҗа кеше буларак язны каршылый. Китә шуннан сәүдәләр гөрләп! Умарта эшләрен тагын да үстереп җибәрергә ниятләгән Габделмөэмин ага вакытлы арендага алган умарталык җирләрен үз милкенә күчерү чараларын эзли башлый Һәм таба хәйләсен: җир хуҗасы булып исәпләнгән рус җәмәгатьчелеге белән сөйләшеп, хаарга юл салдырып бирергә, шуның исәбенә умарталык җирләрен 90 елга арен дага алу хакында килешүгә ирешә, һәм шулай эшли дә ул. Моның хакта Корбангали Халиди язмаларында да мәгълүмат теркәлеп калган Аны төгәле белән күчерик: «Габделмөэмин ага Ләпсәви Бу зат Ләпсе билдәсе- нең (шәһәренең —М. Г.) ибтидасында (башлануында — М Г ) 1855 нче елда сәүдә берлән килеп истикамәт итмеш. Мәзкүр (әлеге—М. Г.) шәһәрнең байларындан вә игътибарлы, нөфүзлс (абруйлы —М. Г.) адәмләрендән иде Шәһәрнең мәүкыйгы (торган җире—М. Г.) тагъ эчендә улмакла юллары гаять сәгьәб (кыен —М. Г.) вә агыр улдыкдан. бу зат шул кыен юлларны үз хәраҗәте берлә төзәттереп гаммәйә (күпчелеккә—М Г> бөек мәнфәгать килтердекечен ул шәһәр руслары бу затә (затка —М. Г.) умарталык йир виреп вә һәм губернатордан тәкъризнамә (мактау грамотасы —М Г.) аттестат һәм алмыш иде» Юл салу факты, әлбәттә, Җыландыдагы умартачылык эшләренең гөрләп алга китүенең нәтиҗәсе. Махсус рөхсәт белән җир бирү мәсьәләсенә килгәндә, аның гыйбрәтле тарихы бар. Ул казакъ җирләренә килеп урнашкан татарларга җир-су, йорт-бина кебек кузгалмый торган милек алу хөкүмәт тарафыннан тыелган булудан гыйбарәт. Үз җирләреннән кысы- рыкланып чыгарылган татарлар, шулай итеп, монда да тулы хокуктан мәхрүм иделәр... Шуңа күрә бу якларга килеп хәлләнгән татарлар үз йорт- җирләрсн ришвәт бирү исәбенә берәр «урыс яки хахул » кешесенең исеменә яздырып, аннан 99 еллык «арендага» ала торган булганнар. Габделмөэмин баба исә, китерелгән документтан күренгәнчә, җирне күп елларга үз мил- кснә алуның шактый оригинал юлын тапкан икән Габделмөэмин бабаның сәүдә эшләренә актив тотынуы 1840 елларның ахырларына туры килгән булса кирәк. Чөнки аның хәзер миндә саклана торган мөһер йөзегендә «Габделмөэмин бине Әхмәр. 1852» дип уелган язу бар. Йөзек кебек бармакка киеп йөртә торган мондый мөһер сәүдә вакытында эш кәгазьләренә шәхси имза рәвешендә сугылган Кайбер хәбәрләргә (гаилә риваятьләренә) караганда, Габделмөэмин бабай һәм аның улы Габделбари аратирә сәүдә эшләре белән Кытай чигендәге Бахты шәһәрчегенә, аны узып Чүгүчәккә дә баргалаган... Китерелгән шәҗәрә материалы — гаилә истәлеге — XIX йөзнең беренче яртысында Җидесу якларына барып урнашкан, шунда сәүдәгәрлек кәсебенә дә керешкән татарлар тормышыннан бер кызыклы мисал гына, әлбәттә. Шулай да мондый фактлар Җидесу өлкәсендә яшәүче татарларның XIX йөз уртасында ук Кытай империясе карамагындагы Шәркый Төркс- стан белән сәүдә мөнәсәбәтләренә катнашуына үрнәк була алалар. Хәзер югарыда телгә алынган 1851 елгы «Элә-Чүгүчәк сәүдә килешемсн» искә төшерик. Алда ул договорның буш җирлектә генә барлыкка килмәгәнен күрербез. Чөнки рәсми килешү гамәлгә кергәч, традицион сәүдә эшләре аерата җанланып китә. 60 нчы елларның башында Элә өлкәләренә сәяхәт ясаган атаклы тюрколог В. Радлов Җидесу өлкәсенең төрле җирләреннән Чүгүчәк һәм Голҗа шәһәрләренә барып кайтучы, ул яклардан төрле мал китерүче татар сәүдәгәрләрен еш очрата (В. Радлов. Из Сибири. М.. 1889, 73—79 бб.). һәм монда гаҗәпләнергә урын юк. Мәсәлән, шул ук Радловның сүзләренә караганда, бу вакытларда Аягүз (Сергиополь) шәһәрендә халыкның өчтән берен татарлар тәшкил иткән. Әгәр руслардан бер генә кеше алу-сату белән шөгыльләнсә, татарларның һәммәсе дә сәүдәгәрлек иткән (75—76 бб.). Шуны да өстәргә кирәк, халыкның шактый өлеше татарлардан торган андый яңа шәһәрләр Җидссуда унга якын иде. 1858 елда «әндижанлы» сәүдәгәр кыяфәтендә Кашкарга барып, разведка мәгълүматлары туплап кайткан Ч. Вәлиханов та. Алты шәһәр якларына сәфәр тотучы, андагы калаларның базарларында буй-буй җилән-чапаннар кигән, «әндижанлылар» сыйфатында алу-сату эшләре белән шөгыльләнгән татарларны очраткан (Чокан Валиханов. Избранные произведения. Алма- Ата. 1958. 445, 447. 450. 460. 493 бб.) «Элә-Чүгүчәк сәүдә килешеме-ннән соң азмы-күпме җанланып киткән, һиҗрәт процессы югарыда телгә алынган 1881 елгы «Санкт-Петербург шартнамәсе» төзелгәч тагын да көчәя, хәтта рәсми төс ала Шәркый Төрксстанның күп кенә шәһәрләрендә, иң элек Чүгүчәк һәм Голҗаларда рус консуллыклары ачылу шуның нәтиҗәсе иде. һәрхәлдә. XIX йөзнең 90 нчы елларында Алтайдагы Чирекче төбәгендә генә түгел, Чүгүчәк һәм Голҗа шәһәрләрендә махсус мәхәллә-кавем рә вешендәге татар җәмәгатьчелекләре барлыкка килә. Һәм мондый процесс гасырыбыз башында аерата көчәйгән булырга охшый. Мәсәлән, шул еллар да Жаркәнттән (Панфиловтан) Голжага шактый хәлле кешеләрдән Фазылхан Юнич, Сабирҗан Аллаһъяри гаиләләре күчеп килү шуны раслый. (Болардан Фазылхан Юничны хәтерләп калыйк. Анын атасы Хәйрулла узган гасыр урталарында Петербургта яши. аннары, ниндидер бер эш белән. Ферганәгә килеп урнаша. Рәсәйдә чакта Юнусов фамилиясен йөрткән кеше үзбәкләр арасында, ни өчендер. Юничкә әверелә. Хәйрулла Юничнең олы * улы Җаркәнткә килеп, байларга яллана. Шул байларның эше белән < Голжага күчә, шунда урнашып кала. Тиздән Фазылхан Юничны жирле * татар җәмәгатьчелегенең башлыгы —аксакалы итеп билгелиләр, һәрхәлдә. | Голжага Габдулла Буби килгән чакта Фазылжан аксакал татарлар арасын- = дагы иң йогынтылы кешеләрнең берсе була.) Шулай бергә җыелган, күбәйгән халыкның үзләренә аерым мәчет- | мәдрәсә, димәк, имам һәм хәлфә-мөдәррисләр булдыру ихтыяҗлары да туа 5 башлый. Теге «мулдакәлек» итә-итә монда кадәр килеп чыгучылар гына ~ җитми монда. Татарның үзенә мулланың чын «бохарые». хәлфә-мөгаллим- * нең исә. Истанбул булмаса. иң киме. Казанда укыганы кирәк! Шул их- о тыяҗларны үтәр өчен иң элек Чүгүчәк һәм Голҗа җәмәгатьчелеге Ярар. < бу хакта үз урынында тәфсилләбрәк сөйләрбез әле. » Өченче дәвер. ТКТда «Өченче һәм дүртенче» дәверләр сыйфатында х 1905 һәм 1914 еллардагы соңгы һиҗрәт дулкыннары күрсәтелә (14 бэ. Ми- i: нсмчә, боларның икесен берләштереп, өченче дәвернең кысаларын ’ 1905—1917 еллар белән чикләргә һәм Шәркый Төрксстанга татар һиҗрәтенең беренче чорын шунда тәмамларга кирәк Бу дәвернең иң характерлы сыйфаты рәвешендә, элеккечә эрелс-ваклы сәүдәгәрләрнең, бәхет эзләүче ярлы-ябагайлар белән һөнәрчеләрнең, малайлыкка ялланган яшьләрнең килүләре дәвам итүдән тыш. интеллектуаль шәхесләрнең дә күренгәләвен атарга кирәк. Алар үзләре белән 1905 ел революциясеннән соң күпләп чыга башлаган татарча гәзнт-журналларны, дөньяви китапларны да. азатлык өчен көрәш идеяләре белән милли уяну хисләрен дә мул итеп алып киләләр. Араларында каләм осталары да. фикер ияләре дә була. Аларга ияреп, җәдитчелек белән кадимчелек көрәшләре дә килә Шәркый Торкестанга. Бигрәк тә Чүгүчәк һәм Голҗа шәһәрләрендәге татар җәмәгатьчелекләре күзгә күренеп үзгәрә, яңара башлый. Бу дәвернең тагын бер характерлы ягы итеп, иң элек Голҗа. Чүгүчәк кебек нисбәтән зуррак шәһәрләргә җыелган татарлардан яңа «үрентеләр» үсеп. Әремче, Дөрбеҗен. Торфан, Кашгар ише башка төбәкләргә дә күченә, тарала башлавын күрсәтергә кирәк Беренче чорның соңгы дәверенә хас сыйфат итеп, тагын аннан калган татарча язма истәлекләрнең дә шактый муллыгын күрсәтергә мөмкин Әйтик, озак еллар Чүгүчәктә яшәгән Корбангали Хәлидинең «Тәварихы җәридәи җәдидә». «Тәварихы хәмсәи шәркыйә» исемле басылып чыккан китапларыннан тыш. Казагыстандагы Җидесу өлкәсе татарлары. Чүгүчәк һәм Голҗаларда яшәүче милләттәшләре хакындагы бай эчтәлекле кулъязмасын да махсус атарга кирәк Шул елларда Казанда. Оренбургта татарча чыккан гәзитә-журналлар- ла «Голҗадан» йәисә «Чүгүчәктән» дип басылган кыскача хәбәрләр, хатлар да шактый. Шәркый Төрксстанның күп өлешен, бигрәк тә Кашгар якларын гизгән сәяхәтчебез Нәүширван Яушевнең күп санлы мәкаләләре. «Шура» журналы белән «Вакыт» гәзитәсеннән тыш. Урта Азиядәге төрки чә вакытлы матбугатта да дөнья күргән. Шушы елларда Голҗа шәһәрендә булып кайткан Габделгазиз Монасыйпов «Таранчы кызы Жннәстәхан» исемле матур повестен яза. 1913—1917 елларда Голҗада яшәгән олы мәгърифәтчебез Габдулла Бубиның язмалары үз алдына бер байлык... Ниһаять, революциягә кадәрге елларда Голҗа һәм Чугүчәк шәһәрләрендә рус халкының саны да шактый ишәюне билгеләп үтү зарур. Әгәр элек рус милләтенең вәкилләре консуллыктагы чиновниклардан, йәисә Россиядәге рәсми дини политикага протест күрсәтүче баптист һәм старовсрлардан гына гыйбарәт булган булса, гасыр башында алар сан ягыннан кечерәк мәхәллә кыяфәтен ала язганнар иде. 70—80 еллык төгәл бер чорның йомгагы булган шушы дәвер хакында сүзне махсус искәрмә белән очлыйсы килә. Билгеле булганча, Совет хөкүмәте бөтен гомер буена диярлек чит илләрдәге ватандашларыбызның һәммәсе турында, җөмләдән Шәркый Төркестанда яшәүче милләттәшләребез хакында да, белүне булдырмаска омтылды, аларга бәйле истәлекләрне халкыбыз хәтереннән куып чыгарырга тырышты. (Сүз уңаенда бер кечкенә истәлек. 1959 елда «Азат хатын» журналының җаваплы секретаре Рәшат Гайнанов тәкъдиме буенча «Голҗа татарлары» дигән бер кечкенә мәкалә язган идем. Рәшат абый аны шактый тарап, «сөннәтләп» бетергәч кенә бастырды. 80 нче елларның урталарында журналның элекке баш редакторы Асия ханым Хәсәнова бер очрашуда, инде картая да башлаган «авторы» белән узган елларны искә төшерде: «Беренче мәкалә бастыруыгызны да хәтерлим. Ул чыгуга ук өлкә комитетында: «Башка материаллар тапмадыңмы?»—дип, өстәл сугуларын әле дә хәтерлим...» Әйе, бар иде андый чаклар.) Әмма, моңа карап кына 1917 елга кадәр үк ул якларда җыелган милләттәшләребез, киресенчә, ватандарлык хисләрен бер дә җуймадылар. Чөнки алар һәрвакытта да үзләрен Россия дәүләтенең гражданнары дип хис иттеләр. Моны раслый торган бер документка мөрәҗәгать итик. Мәсәлән, 1917 елда, патша тәхеттән бәреп төшерелгәч, Голҗадагы татарлар, үзбәкләр һәм казакълар җыелышып, Дәүләт Думасына мондый телеграмма күндерделәр: «Председателю Государственной Думы Родзянко, Председателю Мусульманской фракции Тевкелеву. Получив известие о перемене правительства дорогой нам родины, мы, русские мусульмане, волею судьбы (заброшенные) в далекий Китай, были безгранично обрадованы. Веря отныне в светлую будущность дорогого отечества, спешим выразить свою готовность пожертвовать всем, что имеем, для благо родины и молим Всевышнего благословить столь великое начинание избранников народа, истинных сынов матушки России и борцов за ее светлое будущее и свободы ее сынов. Уполномоченные: имам Фатхутдинов, Касымджон Юлдашев, Низамутдин Фаткуллин, Ситдик Ювашев, Кенесбай Ушбетбаев «(ЦГИАЛ СССР, фонд 1278, on. 5. № 1338, л. 17).» Документка кул куйган биш кешенең өчесе татар, берәрдән үзбәк һәм казакъ булулары да игътибарга лаек: телеграмма аерым шәхесләрнең генә инициативасы белән тумаган икән. Шулай ук соңгырак дәверләрдә Шәркый Төрксстан җирләрендә революцион фикер таралуга да анда яшәүче Россияле кешеләрнең, җөмләдән татарларның да, өлеш кертүләре бәхәссез, һәм болар ул якларга шул беренче чорда һиҗрәт иткән кешеләр иде. Шулай итеп алар дөрес эшләгәннәрме, ялгыш ясаганнармы — монысы бөтенләй башка мәсьәлә. Сүз биредә факт турында гына бара. Ул яктагы татарларның совет тәртипләренә, коммунистик фәлсәфә белән большевизмга тискәре мөнәсәбәттә торучылары да бар иде, әлбәттә. Алар, нигездә икенче чор һиҗрәт дулкыннарының вәкилләре иделәр. Бу икенче чор хакында ТКТда бөтенләй әйтелми диярлек. 1914 елдан башланды дип күрсәтелгән «дүртенче» дәвер хакында язылган бер җөмләнең икенче өлешендә генә түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «вә үктәбәр инкыйлабы гьәләбә казанганнан соң йәнә бер төркем вак милек ияләре, һө- х нәрчеләр, сугыш буталчыклыклары сәбәбеннән Шенҗаңга күчеп килде» * (14 б.). Мондый «анлатма»ны аклап булмаса да, аклап була, әлбәттә. | 1988 елдагы Кытай шартларында башкача язып та булмас иде. Чөнки анда 5 да, коммунистик идеология хөкем сөргән барлык илләрдәге кебек, «кеше- = лек тарихындагы иң бәхетле җәмгыятьне төзүче» дәүләтләрдән качучы g булмаска тиеш. Ә «булмаганны», билгеле, язып та булмый Трагик эчтәлеккә ия икенче чор һиҗрәте үз нәүбәтендә ике зур дул- 5 кыннан гыйбарәт. * Беренче дулкын 1917—1919 елларга туры килә. Бу елларда, мәгълүм х булганча, Казагыстанда революцион көрәшләргә Гражданнар сугышы да © ялганып киткән иде. Авыл-шәһәрләрне бер көн кызыллар алса, икенче < көнне аклар яулый. Кайбер торак пунктлары дүрт-биш мәртәбә йә тегеләр, * йә болар кулына күчә. Алары да, болары да ашамыйча, эчмичә тора ал- с мыйлар, билгеле. Мәшһүр «Чапаев» киносындагы зур сакаллы Урал каза- “ гының: «Белые приходят — грабят, красные приходят — грабят...» дип сук- в ранганы шикелле. Гомер буе тырышып җыйган мал-мөлкеңнең талануы. 2 хатын-кызларыңның көчләүне «киләчәк буыннарның бәхете өчен» икәилс- < ген аңламаучы «аңсызлар» да була, табигый... Чик буена якын яшәүче халыкларның, җөмләдән татарларның да бер = өлеше, дөньялар тынычланганчы, яңадан тәртипләр урнашканчы дип, чикя нең теге ягына чыгып, шау-шулар басылганны көтеп тору ягын чамалый. Бигрәк тә хәлле кешеләр —милек ияләре... Нәкъ шушы төштә тагын гаилә истәлекләренә мөрәҗәгать итү зарур булыр. Әйткәнемчә, Габделмөэмин бабай ХГХ гасырның икенче яртысына шактый зур умарталык хуҗасы, өстәвенә эшләрен уңышлы гына җайлап җибәргән хәлле сәүдәгәр буларак керә. Ләкин күп тә узмый, ул тәмам бөлә яза. Эшләр көйле чакта кырдагы сәүдәләрне алып барган улы Габдсл- бари бәйбәтчә дә соңгы вакытларда үзенә тапшырылган хуҗалыкка җитәрлек күңел бирми, бәлки яхшы ат менеп, кулына думбыра алып, казакъ авылларында ил кыдыру, җыр-үләң, кымыз мәҗлесләрендә гомер уздыру белән мавыга. Казакъның ул яклардагы акыннары, мәшһүр үләңчеләре белән аралаша, аерата Әсәт акын белән дуслаша. Хатыны үлеп, икс баласы ятим калгач кына Габдслбари байбәтчә яңадан җиң сызганып эшкә тотына. Вакытында чит-ятларда сибелеп калган бурычларын җыя, умартасын яңарта, әлеге рус исеменә язылган йортын, кура-каралтыларын төзәтә Монда, бәлкем, яшь хатыны Бибизаһидәнең дә (Ләпседәге Хөсәен хәзрәт кызы) өлеше зур булгандыр, дип уйлыйм Һәрхәлдә, ике балалы тол иргә кияүгә чыккан, аннары үзе дә бер-бер артлы сигез-тугыз бәби тапкан, шулардан алтысын, элекке анадан калганнары белән исәпләсәң, сигезен зур үстергән бу әбиебезне — Өлкән әнине мин яхшы хәтерлим (миңа унбиш яшьләр вакытында машина авариясеннән үлгән иде ул» Теләсә кемне үз ихтыярына буйсындыра ала торган шушы Заһндәгә өйләнгәч, дүрт-биш мәртәбә Симигә дә чана-чана бал ташыгач, болан ла көчле, кырыс характерлы Габдслбари бабайның эшләре йәнә гөрләп алга китә Гасыр башында инде ул зур-зур кибетләргә, көтү-көтү җанлы малга ия бай сәүдәгәр — икенче гильдия купец була. Элеккедән (теге думбыралы еллардан) килә торган җилбәзәк «байбәтчә» титулын үзгәртү ниятеннән ул хлҗ- га барып кайта — Габделбари (казакълар арасында: Апарый) байбәтчәдән шул рәвешчә Габделбари хаҗига — Апарый каҗыга әверелә. 1917—18 еллардагы әлеге «бер аклар, бер кызыллар» вакытында, айлар буе тәрәзәләрен мендәр белән томалап, кибет малларын яшереп, буй җиткән кызларын, яшь киленнәрен идән астына качырып гомер уздырудан туеп беткән. Апарый хаҗи да бер карарга килә. Сугышлар тынып торган арада ике чанага сигез-тугыз баласын, орчык кадәре карчыгын, тагын ике- өч чанага кием-салым, түшәк-урыннарын төяп, йорт-җирсн яхшылап бикләп, Бахты аркылы Чүгүчәккә чыга. «Дөньялар рәтләнгәнче» андагы танышларында торып тору нияте белән. Тик, айлар-елллар үтүгә, дәүләт чиге генә «тынычлана», ягъни тәмам ябыла. Шул рәвешчә, кайбер өй җиһазлары белән терлек малларын гына чыгарып өлгергән Габделбарый хаҗи Госманов гаиләсе, илгә кайта алу мөмкинлегеннән бөтенләй өмет өзеп, Чүгүчәктән тормыш өчен җайлырак дип исәпләгән Голҗа якларына күченеп китә... Әлбәттә, 1917—18, хәтта 1919 елларда шул рәвешчә Җидесу өлкәсенең, Сими, Аягүз, Капал, Җаркәнт (хәзерге Панфилов), Верный (Алма- Ата) ише шәһәрләреннән, бигрәк тә чик буендагы күпләгән авылларыннан вакытлыча, «бәлшәүик бәласе үткәнче» генә дип, теге якка чыгып калучылар бер Апарый хаҗи гаиләсе генә булмый. Сөйләнгән истәлек бер мисал— иллюстрация генә. Җидесу якларындагы татар байларының шактый өлеше менә шушы елларда үзләре өчен ят булмаган Шәркый Төркестан якларына барып эләгәләр. Бу дулкында ярлы-ябагайларның, хәтта урта хәллеләрнең качып чыгулары бөтенләй күзәтелми диярлек. Дулкынны кызыллардан тәмам җиңелгән акларның күпләп, полкполклары, төгәл дивизияләре белән качып чыгулары тәмамлый. Мәсәлән, атаман Анненков, атаман Дутов армияләренең өлешләре. Боларның күпчелеге гаиләләрен дә алып чыгалар. Нәкъ шушы дәвердән Чүгүчәк, Алтай һәм Голҗа якларында рус халкының саны күзгә күренеп ишәя. Араларында берән-сәрән, вак-төяк татар офицерлары да, Казан-Уфа якларында патша армиясенә хезмәткә алынган татар солдатлары да булган. Ләкин күп түгел. Минемчә, Шәркый Төркестан җирләренә 1917 елдан соң бәреп чыккан шушы беренче дулкынның икенче өлешен генә чын-чынлап ак эмиграция дип атап була (беренче өлеше җан тынычлыгы, милек иминлеге эзләүче, сәясәтмазарны тәмам аңлап бетермәүче гади качаклар гына иде). Голҗа, Чүгүчәк якларына килеп чыккан ак эмиграция дулкыны өч- дүрт ел эчендә бөтенләй диярлек «эреп» бетә, хәрби көч булудан туктый. Вак-төяк халкы сәясәт-мазарга кул селтәп, авыл хуҗалыгы, һөнәр эшләренә тотына, эрерәк кошлары» эчке Кытайга, ак эмиграциянең зур көчләре тупланган Манжурия якларына кител бетә. Әтинең сүзләрен һаман хәтерлим: «Алтын погоннары искереп, хәрби кительләре тузып беткәнче йөрделәр монда ул генераллар, полковниклар. Урам чатларында җыелышып, гел Рәсәйгә кайтачаклары турында сөйләшәләр иде. Аннары, никтер, юкка чыгып беттеләр». Шуны да истә тотарга кирәк. Шушы ак эмиграция дулкыны белән ул якларга Дзержинский мәктәбен узган, ахыргача шул иманнарына тугрылыклы булып калган егетләр дә чыгып калалар. Әйтик Голҗа тирәләрендә бер мунчада ак генерал атаман Дутовны суючы кеше мишәр морзалары нәселеннән Касыймхан Чанышев була. Большевиклардан качып чыккан эмигрант сыйфатында Дутовка якынлаша. Эшен бетергәч, кире кайтып китә, әлбәттә. (Касыймхан Чанышев хакында Казакъфильм студиясе «Атаманның бетүе» исемле кинофильм дә чыгарган иде. Анда баш геройның исем-фамилиясе Касыймхан Чарыяров рәвешендә бирелгән...) Башкалары исә үз эшләрен гасырыбызның 50—60 нчы елларына кадәр дәвам итәләр. Моның кайбер фактларын алга таба шәйләрбез. Икенче дулкын 1922 елдан алып, 30 нчы еллардагы зур ачлык вакыйгаларына кадәрге аралыкка туры килә. Дөреслектә бу дулкын 1922 елны Ленин күрсәтүе буенча яңа тәртипләрне, бигрәк тә большевизм идеологиясен кабул итмәгән зур интел- * лсктуаль көчләрне (мәсәлән, Н. А. Бердяев һ б.) күпләп илдән сөрү белән < башланган иде. Дөрес, ул вакытларда әле андыйларга диссидент дигән там- S га тагылмаган, шуңа күрә аларның барысы да «илдән качкан ак эмигрант- 1 лар» төркеменә кертелә иде Татар зыялыларыннан Чугүчәк һәм Кашгар с якларына сөрелгән дөнья күләм мәшһүр дин галимнәре, философлардан = Муса Биги Җарулла, Закир әл-Кадыйри шундыйлардан иде. 1921—22 елгы Идсл-Урал буйларындагы ачлыктан качып котыла алу- 5 чыларның да берничә төркеме чик аркылы чыгып егылалар. Батарга Каза- ’’ гыстан якларындагы кытлыктан интегүчеләр дә кушыла. Күп тә узмый, Голҗа якларына «мулла малае» булганы өчен Казан- с Уфа якларында мәктәпләрдән, рабфаклардан, хәтта институтлардан ~ сөрелгән, бер җирдә дә эшкә урнаша алмыйча эзәрлекләнгән — кешелек х дәрәҗәләре тапталган япь-яшь ир-егетләр дә килә башлый. Аннары кулак J дип, туган җирләреннән сөрелгәннәре... Әмма иң куркынычы 20 нчс елларның ахырына һәм 30 нчы елларның ’ башына туры килә. Бөтен илдә диярлек, бигрәк тә Украина һәм Казагыс- з тан киңлекләрендә ажгырган ачлык — Сталин хөкүмәте тарафыннан махсус - оештырылган Олы ачлык елларында Кытай җирләренә йөзәрләп-йөзәрләп « качалар. Хәлсезлсктән аякларында көчкә генә торган хәтта озак ачыгудан i шешенә башлаган адәм балалары. Казакълар да, руслар да. татарлар да. х үзбәкләр дә. Аларның чик буйларында ятып калучылары да шактый булган — Дәүләт чикләрендә чын-чынлап «совет тәртипләре» керә башлаган заман Күзгә эләкмичә чыга алганнары исә туганнарына, танышларына һәм. гомумән, якташларына килеп сыенганнар. Якташлар дигәннән, беренче вакытларда таныш рус кешеләренә казакълар ярдәм кулын сузу, ач татарларны уйгырлар тәрбиягә алу, татар гаиләләренә казакълар килеп ышык табу очраклары да шактый иде. Бик ачыгучыларны бер кадәре вакыт азлап-азлап ашатып кына аякка бастырганнар. Бу төркемнән яңа җирләрдәге тормышларын хәер теләнү белән башлап җибәрүчеләре дә аз булмаган. Ярый әле хәер бирер кешеләр табылган.. Гомумән алганда, соңгы дулкын белән Шәркый Төркестан җирләренә килеп егылучыларның һәммәсе дә диярлек ач-ялангачлардан, гел ярлылардан гыйбарәт була. Элекке дәверләрдә, икенче чорның беренче дулкыннарында ат арбаларда кирәк-яракларын төяп, кайда барасыларын, нәрсә эшлиселәрен белеп килүчеләр белән чагыштырганда, болар сүзнең чын мәгънәсендәге ярлы кардәшләр иде. Якты дөньядагы санаулы көннәрен ике-өч сулышка гына булса да озайтырга теләгән, шуңа күрә кулга-кул тотышып җәяүләп дәүләт чикләрен кичкән ачялангач шешенгән мескеннәр иде. Хәтта алармы сугыша-сугыша чигенгән ак эмиграция белән дә чагыштырып булмый Чөнки болар элекке урыннарыннан кузгалмаучылар, яңа тәртипләр урнашкан яңа шартларда да яшәргә әзер, димәк, совет властен кабул иткән гадәти бәндәләр иде. Аларны җылы урыннарыннан ач үлем куркусы гына сөрә — большевизм «җәннәте» куа. Араларында катхоз ипиенең тәмен татып өлгергәннәре белән, ГПУ подвалларының исен иснәүчеләр, укытучылар, бухгалтерлар, «мин восмилетканы кончать иткән»,—дип. марҗаланучылар белән эчкечелекне тәмам кәсеп кылган «бизбужниклар» да бар иде Әмма дөресен әйткәндә, болар хакында тәфсилләп сөйләве дә кыен. Күпчелеге кеше бусагасында хезмәтче, башкаларның хаҗәтләрен үтәүче хәлендә булдылар. Бәрәкәтле Төркестан шартларында да аякка рәтләп баса ал мыйча дөньядан үттеләр. Бары икенче буында гына бераз исләрен җыя алдылар... Шушы ач-ялангачлар белән икенче чорның соңгы дулкыны тәмамлана. 30 нчы елларның урталарыннан алып, чик бозып Кытай якларына чыгу бөтенләй туктый диярлек. Чөнки бөтен илне төрмәләр системасына — ГУЛА Гка әверелдереп өлгергән сталинчыл Система чик саклау сәнгатен дә камил рәвештә үзләштереп өлгергән иде. Мәгәр күп тә узмый, дәүләт чиген икенче яктан килеп узу — илгә кайту процессы башланды. Әмма моның хакта махсус сөйләүне язмаларыбыз- ның соңгы өлешләренә калдырыйк. Сибелгән ризыкны чүпләп Төрле елларда төрле юллар һәм төрле сәбәпләр аркасында Шәркый Төркестан җирләренә һиҗрәт иткән, шунда төпләнеп яшәгән илдәшләребезнең һөнәр-кәсспләрс. көндәлек шөгыльләре — ризык чыганаклары да төрлечә иде. Шулай да аларны өч-дүрт зур төркемгә б>лсп карарга була: сәүдәхуҗалык. һөнәрчелек, хезмәтчелек, мәктәп-мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендәге эшчәнлек. Сәүдәгәрлек кәсебе бу якларда, һичшиксез, беренче урында тора иде... Ризык турында сүз башлап, шунда ук сәүдәгәрлек хакында сөйләргә тотынудан гаҗәпләнмик: һәрбер «-товар алмашу», теләсә нинди «сату-алу» эше ахыр чиктә (һәм тәү башта!) бер кабым ризык табу, киләчәктә дә ачтан үлмәү омтылышына барып тоташа. Ә аннары.. Сәүдәгәрләрнең дә ниндиләре генә юк иде монда! Җыен вак-төяк белән сату итүчедән башлап, зур кибет тотучылары, меңәрләп-меңәрләп җанлы мал — куй-сыср, елкы көтүләрен бер алып, бер сатып ятучылары, хәтта чит илләр белән алыш-биреш ясаучыларына кадәр. Мондый зур «чуртаннар», әлбәттә, шул килеш кенә яралмаганнар дөньяга. Шуңа күрә күпчелекне вак-төяктән башлаучылар, йәисә шундыйларыннан үсеп чыгучылар тәшкил иткән. Татар кешеләренең ерак бабаларыннан мирас итеп алган бу хосусыятСн— сәүдәгә һәвәслеген, сату-алу эшләренә маһирлыгын коммерсантлыкта «төшеп калмаган» уйгырлар үзләре дә икърар итәләр, хәтта бер вакыйганы мәзәк-риваять рәвешендә дә сөйлиләр иде. Картаймышрак көннәрендә Голҗа якларына килеп чыккан Галәви дигән бер татар кешесе шактый вакыт үзенә лаеклы эш таба алмыйча интегеп йөри. Малайлыкка ялланыр иде дә бит. йөгерә-йөгерә эшләве җиңел булмас. Аннары карт кешене малайлыкка бик үк теләп алмыйлар да. Аптыраган Галәви бер көнне шәһәрдән чыгып, срак-сракка китә. Бер җирдә күзләре туфрак өстен каплап яткан ак элпәгә төшә. Бу — шурлак, ягъни җир өстснә чыгып кипкән тоз-тозлак була. Галәви карап-карап тора да. әлеге тозлак элпәсен пычак белән кырып, бер капчык тутырып җыя. Иртәгесен шәһәр базары гөрләп торган бер җиргә килеп, җәелгән чүпрәк өстснә әлеге җир тозын өеп. төреп бирер өчен янына иске китап битләре куеп, сабыр гына утыра башлый. Ары-бире узган базар кешеләре зәңгәр күзле «нугай әбзидән» сорыйлар: — Әбзи. бу ни мә? — Тычкан ларуы,—ди Галәви тыныч кына. — Аны ничек кулланалар?—дип кызыксыналар гел җир идәнле өйләрдә яшәп, йорт тычканнарыннан иза чигеп беткән кешеләр — Тычкан йөри торган юлга сибеп куясыз инде, — ди Галәветдин, бик гади итеп. Алалар базардагылар тозлакны мул-мул итеп, азык-төлек әрҗәләрен * тишеп, кап-капчык төпләрен ярып бетерүче сыерчыктай тычканнарнын < күрмәгәннәрен күрсәтер өчен. Яхшы хәбәр тиз тарала. Әмма иртәгесен | Галәви күренми. Бср-ике көн узгач, җиргә җәелгән чүпрәгенә мул итеп | тозлак өеп куеп, Галәви әлеге җирдә тагын утыра. Тагын алалар «тычкан ° даруын*, әбзи аны ике-өч көн буе өйдә ясап яткандыр дип. чират торып = алалар. Галәви шулай атна-ун көн чамасы сәүдә итә. Ләкин тычканнарның ки- ? мемәвен сизгән уйгырлар да сагаеп калалар: — Әбзи, бу дурудин чычканлар үл мәйде-гу?! —диләр. ’ — Сез аны ничек кулланасыз соң?—дип, Галәви үз нәүбәтендә Голҗа о халкыннан сорый. ® Тегеләр даруны ул кушканча сибеп куюларын әйтәләр. — Алай дөрес түгел!—ди Галәви, кырт кистереп. о — Ә ничек дөрес соң? — Элек тычканны тоталар, муенын кысып авызын ачалар, шуннан бу ’ дарудан авызына икс-өч чеметем салалар. — Әй әбзи!—диләр базардагылар, бот чабып.—Тычканны тоткач, аны “ җиргә бәрү дә җитә бит! х — Алай да була...—ди Галәви базар халкы белән килешеп.— ләкин s болай әйбәтрәк: оясына кереп үлә. > Бу вакыйга дөрестерме, ялгандырмы. Галәви дигән кеше чыннан да тозлак сатудан башлагандырмы Голҗадагы үз эшен — аларын төгәл белмим. Әмма әлеге риваятьне төрле вариантларда уйгырлардан үзем кат-кат ишеткән идем, һәрхәлдә, зур сәүдәнең кечкенәләрдән башлануын, һәрбер алып-сатуда алдашу, ялганлау элементы да булуын бу хикәя шактый дөрес яктырта. Югарыда малайлыкка яллану мөмкинлеген дә искә төшергән идек. Әйе, 1917 елга кадәр бу якларга бәхет эзләп килгән татар яшьләренең бер өлеше үзләренең мондагы тормышларын бай сәүдәгәргә, бигрәк тә кибетчеләр белән ашханә һәм чәйханә тотучыларга йомышчы, самавырчы малай булып ялланудан башлаганнар. Мал-мөлкәт белән килүче татар сәүдәгәрләре дә шундый малайларын үзләре белән ала килгәннәр Соңгырак дәвер хәлле татарларның өйдәге, ишек алдындагы вак-төяк хуҗалык ихтыяҗларын, мәсәлән, кура-ншегалды себерү, кар көрәү, ат-сы- ср карау ише йорт эшләрен башкаручы ялчылары, чал сакаллы аты яшьтәге кешеләр булуларына карамастан, барыбер «малай* дип аталалар иде Алар, гадәттә, кырдан, ерак авыллардан эш эзләп килгән ярлы казакълар була иде. Малай сүзенең таралышы һәм эчтәлеге үзгәрүгә болай махсус тукталуның сәбәбе бар. Чөнки гасырыбызның беренче яртысында, 50 нчс елларның урталарына кадәр, Голҗа-Чүгүчәкләрдә «дөнья селкетеп* яшәгән татар байларының кайберләре үз вакытында эшчәнлекләрен шулай малайлыктан башлаган, тора-бара приказчик булып аякка баскан, аннары тәмам хәлләнеп, баеп киткән кешеләр икәнлеге мәгълүм. Малайлыктан башлап, аннары зур хезмәткәр, хәтта ил-мәмләкәт күләм дәүләт эшлсклесе югарылыгына күтәрелгән кешеләр дә юк түгел иде. Мәсәлән. Татарстанның Буа ягындагы Кишер Аксуы авылында туып үскән, малайлык мәктәбен узгач. Голҗадагы сәүдәгәрләрдә хезмәткәр, зур ширкәтләргә җитәкче булган Борһан әфәнде Шәһидине алыйк. Уйгыр байларына завод-фабрикалар алыр өчен Германияләргә дә барып кайта ул. 30 нчы елларда төрмәләргә эләккәч тә, тик утырмыйча, кытай телен төпченеп өйрәнә, соңра «Уйгырча-кытайча-русча лөгать» — сүзлек китабы бастырып чыгара (Пекин. 1953. 827 биттән). 40 нчы еллар ахырында җәмәгать, аннары дәүләт эшләрендә дә — ул. 50 нче еллар башында, Шенҗаң-Уйгыр җирләренең «мөстәкыйль хөкүмәте» төзелгән чакта, аның рәисе итеп. Алты шәһәрдәге, ягъни бернинди кишермишергә мөнәсәбәте булмаган "Аксу каласында туган, милләте буенча уйгыр Борһан Шәһиди» билгеләнә. Пскин-Өремчсләрдә иҗат ителгән мондый мифтан Голҗа халкының авызы ерылды, әлбәттә. Кишер-мишер дигәннән, 1971 елның җәендә, археографик экспедиция вакытында, миңа Кишер Аксуында булырга, анда Борһан әфәнденең бертуган апасының кызын үз күзләрем белән күрергә туры килгән иде. Голҗадан кайткан кеше икәнлегемне белгәч, ул минем белән бик озак сөйләшеп, андагы туганнары хакында сорашып утырган иде. Әмма бу елларны Борһан Шәһиди тагын да югары менгән — Мао-цзедунның уналты урынбасарларыннан берсе дәрәҗәсенә күтәрелеп, Пекинның үзендә утыра иде... Вәт сиңа, мишәр әйтмешли, малайка!... Малайлык өлешеннән котыла алмыйча, гел ялчылыкта гомер уздырган татарлар да булган шикелле, сату-алу эшләре дә вак-төяктән узмаган сәүдәгәр кисәкләре дә шактый иде. Әйтик, гәзитә-журнал киоскысы шикелле кечкенә генә такта куышында инәҗеп, кыздырган көнбагыш, сагыз сатып утыра торган бәләкәй буйлы Нимәтәй (Нигъмәт) абзыйны әле дә хәтерлим. Кесәбездә 10— 15 тиен әтәч булып кычкыра башласа, сагыз- симәнкә өчен шунда чаба идек. Аның кибетеннән «мал» алучылар арасында безнең ише җидс-сигез яшьлек балалардан гайре беркемне дә хәтерләмим. «Бет базары•> дип атала торган иске-москы базарында гомер уздыручы - татар сәүдәгәрләре» дә юк түгел иде. Дүрт-биш көн шунда иске чүпрәкчапрак, тимер-томыр белән сәүдә итүче, аннары тапкан файдасына бер рәхәтләнеп «гуләйт» кылып алучы Каюм да истә калган. Олылар белән картларча, яшьләр белән егетләрчә сөйләшә белә торган кеше иде, мәрхүм. Аның хакта чыккан шаян җырның икс юлы һаман хәтердә: Каюм абзый— камфара. сатадыр шара-бара .. (Әлеге «Бет базары >ның минем өчен әллә нинди үкенечле бер истәлеге дә бар. 50 нче елларның башында «кибете» лапас астындагы җиңел машина кадәрле бер лардан — зур агач әрҗәдән генә торган «китапчы» уйгыр карты белән әшнәләштем. Чөнки аның теге дәү яшигы тулы иске китаплар арасында әллә нәрсәләрне очратырга мөмкин иде. Үземә ошаган дүрт-биш китапны сатып алам да, укып бетергәч, аларны кимрәк бәягә үзенә кайтарып, шул акчага тагын өч-дүрт китап сайлап алам Аннары, чак кына акча кушып, тагын дүрт-биш китап белән кайта идем. Менә шул ящикта әллә нинди «әкәмәт- рәсемле кулдан гына язылган иске китаплар да очрый иде. Бәясе дә юк кына... Хәзер, борынгы китаплар буенча белгеч булгач кына, әлеге «әкәмәт» рәсемле китапларның миниатюралы кулъязмалар икәнлеген белдем. Әгәр ул вакытларда аларның кадерен, кыйммәтен аңлаган булсам!..) Бер ише татарлар башка сатучы һәм алучылар арасында дәлла- лык — маклерлык итү белән көннәрен күрәләр иде. Алар кайда нәрсә вә күпмегә сатыласын, кемгә нәрсә кирәклеген, аның күпме акчасы барлыгын яхшы беләләр. Шундый мал һәм акча ияләрен табыштыралар, килештерәләр, кулгакул суктырып, «нәкъ сәүдә — хак сәүдә» дип эшне бетерәләр. Әлбәттә, ике кулдан да өченчегә бераз тамып кала. Шулай. «Кытайдагы татарлар, нигездә, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр* дигәч тә. анда чыккан һәрбер татар да мәкәрҗә әһелләренә әверелеп беткән икән, дип уйланылмасын. Зур сәүдәгәрләргә, аларның да иң кәттәләренә килсәк, андыйлары. = билгеле, бармак белән генә санарлык. Шундыйлардан иң элек чүгүчәкле f Рамазан бай Чанышевны. әремчеле сәүДәгәр Насыйрбай Бурнашевны атар- = га мөмкин Болардан беренчесе, революциягә кадәр чәй белән сәүдә итүче ; рус байларының вәкиле буларак Кытайга килеп, шунда төпләнеп калган. "■ Соңрак ул, Н. Бурнашсв белән зур сәүдә ширкәте төзеп, көчле моно- \ полистларның берсенә әверелгән шәхес. Эчке Кытайдан чәй китерү. Төркестан җирләрендә исә тире, йон. эчәге кебек терлекчелек чималын са- х тып алу. аларны патша Россиясенә чыгара тору хокукы беренче нәүбәттә £ болар төзегән «Җишаңйүән ширкәтеонең карамагында булган Тора-бара < бу ширкәт терлек үрчетү, мамык эшкәртү, җанлы мал белән авыл я хуҗалыгы чималларын Россиягә чыгару белән дә актив шөгыльләнгән ■ (ТКТ. 18-19 бб.). Рамазан хаҗи Чанышевның байлыгы хакында риваятьләр йөргән £ Имештер, аның капиталы Николай акчасы белән ун миллионнан артык з булган, диеп. Әмма Рамазан байның өйләнмәгән булуы һәм әлеге малны ‘ үз гомерендә җыйганлыгы бәхәссез факт иде. Үзе үлгәч, ул капиталның * агасы уллары Хәсән һәм Хөсәенгә күчүе, боларның 1938 елда кытай - төрмәсендә үлүе гыйбрәт рәвешендә телдә йөргән... Бертуган Исхак, Ибрай, Гариф байлар төзегән күптармаклы «Тьяншаң ширкәте» Россиядән тимер, чуен әйберләре, төсле металлардай эшләнгән эш кораллары, шырпы, керосин, тукыма һ. б. алып каршыга Торкестанның төрле почмакларыннан җыелган тирс-тирсәк, йон. эшкәртелгән мамык чыгарган. Кайбер елларны Россиягә күндерелгән мондый чималның гомум авырлыгы 16 мең тоннага җиткән (ТКТ. 20 б.) Голҗада да берничә зур сәүдә ширкәтләре булып, шуның берсе татар байлары төзегән «Алтай ширкәте» иде. Аны асылда алты бай —Фатыйх. Закирҗан. Ситдыйк исемле. Аллаһъярыи фамилияле оч бертуган һәм Фа зылҗан Юнич (Юнусов). Галиәхмәт Садри һәм Низаметдин Шәмсетдинендер төзегән. (Болардан иң хәллеләре Алла һъярый лар. аларның да —Фатыйхы иде: бу фамилияне «Алдагаров» рәвешендә казакълаштырып әйту гадәте дә бар иде). Шуңа күрә ширкәт исемен башта «Алты бай ширкәте» дип атаганнар, аннары «Алтай...» рәвешендә кыскартканнар. Турыдан-туры СССР белән сәүдә итү хокукына ия булган ширкәт Шәркый Төркестаннан ашлык, терлек, төрле чимал чыгарып. Советлар Союзыннан исә тукыма, кием-салым һәм башка көндәлек кулланылыш товарлары китереп саткан «Алтай ширкәте» әллә ни озак яшәмәсә дә, Голҗа татарлары хәтерендә, җөмләдән безнең зур гаиләбез тормышында да. эз калдырган иде Шуңа күрә тагын гаилә истәлекләреннән бер-ике сәхифә күчерик 20 нче еллар башында Габделбари хаҗи Госмановның Чүгүчәктән Голҗага күчеп килүен әйткән идем инде. Терлек малларының күпчелеген исән-имин Чүгүчәккә качыра алса да, аның йорт-җире һәм кибет-амбарла- рындагы милкенең зур өлеше «бикләнгән килеш» илдә калуын да исегезгә төшерәм. һәрхәлдә, икенче гильдияле Рәсәй купецының дәүләтеннән, дүрттән өче булмаса да, яртысыннан артыгы «җилгә очканлыгы» бәхәссез иде. Яңа җирләрдә хуҗалык эшләрен тиз генә җайлап җибәрә алмау, аннары меңәр чакрымга якын юллар узып күченү, тагын яңа шартларга килеп керү нәтиҗәсендә әлеге «алла насыйп иткән» милекнең йәнә бер өлеше эреп бетә. Аннары җир сатып алып, тыштан карап торуга гадирәк булса да, күп бүлмәле итеп зур йорт салдыру, элегрәк өйләнгән икс улын иорт- кура белән аерып чыгару, кызларын кияүгә бирү... Кыскасы, гильдия* мильдияләрең истәлек кенә булып кала. Шулай да тәмам бөлми Габделба- ри хаҗи Госманов. Зур байлардан ярыйсы гына аста торса да. урта хәллсләрдән өстәрәк була. Элеккедән килгән абруе да саклана. Бигрәк тә революция елларында Россиядән кабилә-ырулары белән «өркеп чыккан» казакълар арасында. Ел саен җәйләрен тау җәйләүләрендә уздырганга күрә, җирле казакълардан кызай кабиләле кешеләре белән дә якыннан аралаша, алар каршында да Апарый каҗы дип мәгълүм була. Шундый җәйләрнең берсендә яшьлек чорындагы танышы, атаклы казакъ җырчысы Әсәт акын килеп егыла аның өенә. Илдән сөрелеп, каңгыра п йөргән мәшһүр акын каты сырхау була — тамагыннан ризык үтми, үңәч рагы... Кайчаннардыр казылыклы кымыз мәҗлесләрендә үләң әйтешеп, кызкиленчәкләрне ярыштырып хозур уртаклашкан якташын Апарый каҗы үз өеннән чыгарып җирли. Кытай җирендәге Күгәрчен исемле тауның Оланбура дигән җәйләвендә, 1923 елның 23 июнендә... Картайган, актив хуҗалык эшләреннән читләшеп, мәчет картына әверелгән. әмма эссе җәй көннәрендә гомерен гет тау җәйләүләрендә уздырырга ярата торган кырыс холыклы, үз сүзеннән кайтмаучан Габделбари хаҗи барыбер гаилә тезгенен кулдан ычкындырмый. Утыз-кырыктан уза башлаган уллары, кичке мәҗлесләрдә кыза төшеп, артык шаулаша башласалар, хаҗи абзаң ишектән таягын болгаган — онытылып китүчеләр шунда ук тынганнар. Менә шул карт терлек малларның бер өлешен сатып, сәүдә хәрәкәтенә тотынырга теләгән улларына ирек бирми, кем белә, отуыңнан отылуың тизрәк, ә терлек мал болай да үсем биреп тора. Тәвәккәллек итәргә Җыланды тавындагы бал кортлары юк монда! Шуңа күрә аның Локман, Габдерәүф, Габделәхәт, Габдслмәтин исемле уллары төрле сәүдә ширкәтләренә хезмәткә керәләр. (Приказчик, мөдир, хәтта тулы хокуклы вәкил (доверенный) булып.) Шуңа күрә алар 20 нче елларның икенче яртысы белән 30 нчы елларның башларында СССРга да килеп киткәлиләр. Әлбәттә, Кытай дәүләтенең кешеләре сыйфатында. Бу елларда картның өченче угылы Габделәхәт, безнең әтиебез, бая телгә алынган «Алтай ширкәтс»ндә эшләгән. 1933 елның ахырларында аның хуҗалары бер ат йөге кадәре акча белән Кашгар якларына җибәрәләр. Кәгазь акчаларны металлга, ягъни алтынга әйләндереп кайту өчен. Әмма, ул юлга чыгуга, Шәркый Төркестан җирләрен сугыш ялкыннары каплый: Дөңгән сугышы дип мәшһүр булган болганчык сугышлар, төрле характердагы баш күтәрүләр, канлы ыгы-зыгылар башлана.. Сәүдәгәрләр хакында сүз башлап, мондый ширкәт хезмәткәрләренә күчүем очраклы түгел. Чөнки Голҗадагы татарларның шактый зур өлеше, үзләре капитал хуҗалары булмаганы хәлдә, төрле зур сәүдәгәрләрнең эш башкаручылары, кибет-магазин мөдирләре, чит илләр белән сәүдә эшләрен алып баручы ышанычлы вәкилләре булып эшлиләр иде. Шул рәвешчә, хәрәкәттәге милеккә иялек ягыннан гап-гади хезмәтче, кәсеп җәһәтеннән профессиональ сәүдәгәр-коммсрсантлар катламы да барлыкка килгән иде. Шуңа күрә җирле бай уйгыр сәүдәгәрләре дә. бигрәк тә аларның «кара байлары», уку-язу һәм исәп-хисап белгән, русча да яхшы сөйләшә алган татар егетләрен СССР белән сәүдә эшләрендә бик актив файдаланганнар. Шунысын да күрсәтергә кирәк, байлар сәүдәсен алып баручы мондый профессионаллардан күп нәрсә торган. Байны тагын да баетып көлдергән дә. милксн комга сеңдерел бөлдергән дә. гадәттә, шулар булган. Дөресрәге, аларның сәләте, тырышлыгы йәисә булдыксызлыгы... Әмма. булдыксыхта- рына караганда, уңганнары, хәтта артык шомалары күбрәк иде боларның. Идел-Урал буйларыннан алып, бу якларга кадәре килеп җиткәнче күпме юл узган, әллә ничә сынауларны күреп, хәвеф-хәтәрләрне җиңгән, кем әйтмешли, уттан — янмыйча, судан коры чыккан, «энә күзеннән» үткән * ир-егетләрдән кемнәр җитлекмәс! . Мондый профессионал хезмәтче-сәүдәгәрләр җирле хөкүмәтнең сәүдә | эшләрендә дә. катнаш ширкәтләрдә дә күп эшлиләр иде. Шундый катнаш ширкәтләрнең берсе 30 нчы елларның урталарында " оешкан халыкара «Совсинторг» ширкәте иде. «Советско-Синьцзянская * торговля» иде бугай аның тулырак исеме. Әмма безнең гаиләдә ул гел = «Сәвсимтурыг» дип әйтелеп, «со всеми торгует» мәгънәссндәрәк хәтергә < сеңеп калган. Чөнки мин тугач ярты елдан соң гына, 1934 елның көзендә. я Кашгар якларыннан көч-хәлгә кайткан әти. алып кайткан малларын тап- s шырып, әлеге «Алтай ширкәте»ннән китеп, энесе Габделмәтин белән шул и «Сәвсимтурыпжа урнаша. . ’ 1936 елны, мәрхүмә әнисбез гел искә төшергәнчә, миңа икс яшь тулып з җитмәгән көннәрдә, бөтен Габдслбари хаҗи гаиләсенең бер өлеше, « дөресрәге, өченче улы Габделәхәт үз хатын-баласы белән арбага төянеп, * Голҗадан өч йөз чакрым чамасы читтәге Дахыяңзы дигән бер уйгыр кыш- = лагына күченеп килә. Максат шул җирдә әлеге ширкәтнең сәүдә бүлеген я ачу. Голҗада калган Габделмәтин абзый Советлар Союзыннан (гадәттә «Союздан» гына дип әйтелә) китерелгән төрле көндәлек тормыш хаҗәтләренә кирәкле товарларны, кызыл малны шул Дахыяңзыга җибәреп торачак. Әти исә ул малларны уйгырлардан, казакълардан, монголлардан гыйбарәт җирле халыкка сатып, сатылган мал хакына төрле чимал —йон. төрле тирс-тирсәк, эчәге, хәтта терлек һ. б. алырга, җыелган хәтлесен Голҗага җибәреп торырга тиеш. Шулай итеп, әллә кайларда тузанга күмелеп яткан, җәен гаҗәеп эссе, кышларын зәмһәрир салкын уйгыр кышлагында, бер генә бөртек булып яши башлый безнең кечкенә гаиләбез (1952 елда анда булгач. Дахыяңзы- иың сәләмәлегеннән, ямьсезлегеннән котларым очкан иде. > Ике-өч ел эчендә эшләр гөрләп киткәнгә охшый. Элек кеше өйләрендә фатирда торган гаиләбез өчен, миңа 5—6 яшь тулган елларда, бик иркен кура ихаталары, әллә ничә амбар һәм сарайлары булган, зур гына йорт салдырганнар иде. Ул кура-ихатадагы ыгы-зыгылар әле дә күз алдында. Кырдан, ерак авыллардан ат-үгез сыртларына, ике тәгәрмәчле арбаларга йон. тире төяп килгән уйгырларның, казакъларның берсе кереп, икенчесе чыгып торалар. Бер җирдә кабул итүче егетләр кап-кап йонны үлчәп алалар, ионың бик дымлы, су сипкәнсең, дип бәйләнәләр, сәүдәләшәләр. Икенче урында куй-кәҗә, сыер-елкы тиреләрен кагып-селксп. җентекләп карый карый алалар, төрле сортларга бүләләр. Ертык-тишекләрен, үзеңә тун тегеп киярсең. дип кире ыргыталар. Өченчеләре киптерелгән тиреләрне, ионнарны таслап бәйләү, амбарларга илтеп ябу белән мәшгуль Аларны китереп сатучылар өч-дүрт урамлы Дахыяңзының үзәгендәге кибеттән киемлек өчен төрле тукыма, чәй-шикәр. итекчитек. балта-пычак. урак-чалгы. кәрәсин. дары һәм капкын, көзге-сабын. инә-җеп ише әйберләр алып китәләр. Җәйнең эссе көннәрендә шыбыр тиргә баткан калын гәүдәле әтинең, зур сөлге белән пеләшен сортә-сөртә. мал җибәрүе, берсе белән сәүдәләшеп, икенчеләре белән шаяра-шаяра акча санауларын әле дә хәтерлим Ни өчендер әлеге зур кибеттә, ярдәмче тотмыйча, берүзе генә тыз-быз чаба иде... Кышларын киек җәнлекләрнең тиреләре агыла башлый. Дистәләп* дистәләп таслап бәйләнгән куян тиреләре бер кулдан икенчесенә күчә торалар. Кайчакларын тау-тау булып өеләләр (хәзер уйласам, исләрем китә: миллионлап үрчеделәр микән ул озын колаклар!). Куян, бурсык, суар тиреләрен ярдәмчеләр генә кабул итә. Ә төлке, бүре ише кыйммәтлерәк җәнлек тиреләрен әти үзе карый, үзе бәяли иде; аларның саклана торган урыннары да башка. Вакыт-вакыт җыелган әлеге чималны арбаларга, ара-тирә машиналарга төяп, Голҗага озаталар. Аннары алар Союзга китәчәк. Аннан исә тагын төрле товар килергә тиеш. Кайвакытлар шәп киенгән руслар килеп чыгалар иде, әлеге Совсинторг кешеләре бугай. Эчәләр төннәр буе (Кытайның дөгедән куылган сасы аракысын). Эчү ягына әти көчле булганга охшый, уйгырларның аңардан < мәе булмайдуган (исерми торган) нугай» дип көлүләре истә калган. Кайчакларын әлеге руслар белән кыр кәҗәләренә, тау тәкәләренә ауга да баралар иде. Шундый зур кешеләр белән аралашучы, килеп-китучеләрнең берәүләре белән көлә-көлә шаяртучы, икенчеләрен теттереп сүгүче әти миңа, табигый. дөньядагы иң акыллы, иң белемле, иң көчле кеше булып тоела иде. (Чыннан да, ул физик яктан бик таза иде: кайберәүләр белән бәхәсләшеп, ике потлы герне кырык мәртәбә күтәрүен, йәисә казакълар сатар өчен китергән йоннан ишелгән ат арканын өзүләрен, әрептәшләрен шулай җиңүләрен күргәнем бар.) Көндезләрен гел ир-атлар, әллә нинди ят кешеләр белән ыгы-зыгы килә торган, кичләрен бик арып йокыга тала торган әтинең игътибарын җәлеп итә алу шактый сирәк насыйп була иде шикелле. Бигрәк тә җәйге эссе көннәрдә. Шундый бер тынчу җәйге кичтә аның белән сөйләшүем хәтердә уелып калган. Тезләренә утыртып минем баштан сыпырды ул: — Быел көзен, Алла боерса, Голҗага барып мәктәпкә керерсең. Анда Өлкән әниеңдә торырсың... Укып чыгып, зур үскәч, кем булырсың икән соң? — Сәүдәгәр!—дидем мин уйлап та тормыйча. — Юк,—диде әти кырт кисеп.— Сәүдәгәрлек ул яман эш: ялганы куп. Ә син укы, зур укып, духтыр бул, инжинир бул. — Ә син нигә сәүдәгәр? Яман булса, нигә эшлисең? — Мин... укымаган. Сугышлар булган иде. Мин үз малым белән сәүдә итмим. Кешенекен сатам, аңа алып бирәм. Башка эшкә ярамагач, эшлим шул. Ашарга кирәк, киенергә кирәк. Син сәүдәгәр булма, улым. Духтыр бул. инжинир бул! Колагымнан аккан чакта анда казынган, тагын арт саныма инә кадап авырттырган духтырны беркадәре белгәнгә, аның хакта сөйләшүне артык санап, инженерның нәрсә эшләвен сорадым. — Улмы.—диде әти, мәгънәле итеп,— ул җир асты байлыгын эзләп таба. Әйтик, тимер, күмер, алтын-көмеш шикелле асыл мәгъдәннәрне җирдән чыгара. — Ә ничек таба? — Белеме булгач таба инде. Әйтик, бер җиргә килеп, үкчәләре белән җиргә тибеп-тибеп карый да. анда нәрсә барлыгын белә. Зур укыгын кеше белә, балам. Син дә укы... Моннан соң мин малайлар белән шактый вакытлар җиргә тибә-тибә «инжинир уйнап», алтын-көмеш эзләп йөрдем. Әти үзе исә чынлап укымаган, нибары, Рәсәйдә чакта, икс кыш «карый абзыйдан» укый-язарга өйрәнгән, аннары бер кыш учительгә йөреп караган, шуңа күрә, ихтимал, Өч Арал авылындагы «хахул малайлары» белән уйнап ыштан туздырганга да, беркадәр русчаны сукалый торган кеше иде. Әмма аның уку кирәк-ярагы. китап-мазар ал'у, гәзитә-журналга язылу өчен акча кызгануын бер дә хәтерләмим. Совсинторг эшләре шулай горл и-гөрли 40 нчы елларга кергән вакытларда зурларның чыш-пыш сөйләшүләре, колакка «сәвит-гирман сугышы» хакындагы шомлы хәбәрләр дә ишетелә башлады. Кичләрен әтием кәрәсин лампа янында, Дахыяңзыга өч-дүрт көнгә соңгарып килә торган гәзитәләрне карый, сугыш хәбәрләре хакындагы аерым урыннарын кычкырып укый. Өйдәге туганнар йәисә кунаклар арасында нәрсәләр хакындадыр бик борчылып сөйләшүләр бара. Мондый борчылуларның асыл сәбәбен соң гына аңладым: сугышлар озак дәвам итсә йәисә сәвит хөкүмәтенә ул-бу була калса, әлеге Сәвеимтурыгның да очу куркынычы ихтимал икән. Чыннан да. тиздән Шәркый Төрксстандагы Кытай хөкүмәте белән Сонетлар Союзы арасындагы дуслык җепләре өзелә, ширкәт-миркәтләр дә таркала. Ләкин бу вакытлардагы Дахыяңзыны мин яхшы хәтерләмим — Голҗадагы татар мәктәбендә укый идем. Күп тә узмый, хөкүмәткә каршы әллә нинди сәяси эшләргә катнашканы өчен әтине кулга алырга булалар. Ул бер атка атланып, икенче атны запаска алып, тауга кача. Иртәгесен. 1944 елның көзге бер көнендә, йөзләгән кытай гаскәрләре килеп, йорт-кураны уратып алалар, өйдә тентү, аннары барлык мал-мөлкәтне, өй җиһахтарын талау башлана. Әнине икс баласы белән кулга алалар, төрмә урынына бер мөгътәбәр уйгырның өендә әсир итеп тоталар. Әтинең сәүдәгәр-хезмәткәрлск дәверенең бер өлеше шулай инә-җепкә кадәр талану, җиде-сигез ел дәвамында җыйган йорттагы барлык мал- мөлкәтеннән аерылу белән очлана... Хезмәткәр булып эшләүче татарлар бу төр «ярым коммерсантлар» белән генә чикләнмәделәр. Байларның сәүдә ширкәтләрендә генә түгел, бәлки хөкүмәт идарәләрендә дә эш башкаручылар, мөдирләр, бухгалтерлар, техниклар шактый иде алардан. Хезмәткәр катламының зур өлешен төрле мәктәпләрдә, педагогик училищелар ише чак кына югарырак уку йортларында эшләүче мөгаллим һәм мөгаллимәләр тәшкил итә иде. Ләкин, болары хакында тәфсилләбрәк сөйләүне икенче урынга калдырып, хезмәткәрләр хакындагы бер нәтиҗәгә махсус тукталасы килә. Бай сәүдәгәрләр никадәре кодрәтле, абруйлы булмасын. әмма халык арасында иң тәэсирле, әйткән сүзләре үтемле, җәмәгатьчелектә кирәк фикер тудыра ала торган кешеләр, гадәттә, шул хезмәткәрләр, зыялылар арасыннан чыга иде. Татар җәмәгатьчелегенең милли йөзен, рухи бердәмлеген тәэмин итеп, аның уи-фикерен хәрәкәттә, билгеле бер омтылышта тотучылар да, кагыйдә буларак, шулар—хезмәткәрләр арасыннан чыгалар иде. Хезмәткәрләр кадәрс күп булмасалар да. татарларның шактый өлешен төрле һөнәрчеләр, вак кәсепчеләр тәшкил итә иде. Әйтик, тимерчеләр, кием тегүчеләр, итекчеләр, чигү чигеп сатучылар, алтынчылар. тире-күн эшкәртүчеләр, арба-чана ясаучылар, сәгать төзәтүчеләр, сабын кайнатучылар. тегермән тотучылар, киез итек басучылар, йорттан йортка йөреп, туй- мәҗлесләр очен татарча аш-су пешерүче осталар һ. 6. һ. б. Кайберләре үзләренә күрә бердәнбер осталар иде. Мәсәлән, фотоателье тоту буенча бу эшне Голҗада беренче булып Әкмәл Сәмитсв дигән кеше башлап җибәргән. 30 нчы елларга кадәр уйгырларда «күтәк арба» дип атала торган икс тәгәрмәчле тупас арбалар гына булган. Голҗада дүрт тәгәрмәчле «хадук» дигән җиңел арбаларны, махсус йөк арбаларын ясап сатучы беренче кеше Симидән килгән Зариф Гафуров дигән оста була. Киез итек басу һөнәре дә Голҗага 20 нче елларда гына килә. Киез итекне ул якларда Себердәгс атама буенча «пима» дип атый идек. Голҗа тирәләрендәге иң атаклы киез итек җитештерүчеләрдән Вәли пимакат мәшһүр иде. «Союзныкы» шикелле әйбәт аяк киеме тектерергә теләсәк. Сафи абзыйга юнәлә идек. Аның туфлиләрсн эләктергән хатын-кыз биеп кенә йөри иде. Җирле халык кер сабынының төрлесен ясый белә иде. Әмма исле сабын Советлар Союзыннан килә йәисә татарлар, руслар тарафыннан кайна- тыла иде. Голҗадагы Кашшаф абзый чыгара торган «Гөлҗиһан» сабыны 40 нчы елларда шактый популярлык казанды. Хәтта кармак ясау буенча да Шахмаев дигән берәү мәшһүр иде. Аның кармакларын эләктергән малай-шалай шунда ук Элә дәрьясына йөгерә иде. Әйтерсең лә балык бары «шахмайский»га гына каба!... Дөрес, Кытайдагы татарларның гел авыл җирләрендә яшәп, үзләре терлек үстереп, игенчелек белән шөгыльләнүчеләре дә булган. Тик алар. Алтай ягындагыларын исәпләмәгәндә, безнең тарафларда артык күп түгел иде. Андый сакал-мыегын сирәк кыручы, учлары сөялләнеп беткән чын игенче таза агайларның үзләре сирәк күренсәләр дә. аларның уку ягына чамалы, ләкин беләк-йодрыклары нык малайлары, яңа пешкән пәрәмәч шикелле түгәрәк битле кызлары шәһәр мәктәпләрендә дә укыйлар иде. Игенчелек белән шөгыльләнүче татарларның хуҗалыгы гадәттә тәртипле, эш кораллары төрле һәм төзек булалар. Шуңа күрә алар башкаларга караганда уңышны күбрәк алып, өстәвенә нәселле сыер һәм ат маллары да тоталар иде. Авыл хуҗалыгына яңа техник чаралар кертү буенча да. кагыйдә буларак, татар һәм рус игенчеләре алдан барганнар, шунысы белән алар ул яклардагы авыл хуҗалыгы хезмәтен камилләштерүгә сизелерлек өлеш керткәннәр (ТКТ, 23 б.). Ниһаять, кайбер татар байлары авыл хуҗалыгы чималларын ахыргача эшкәртү, ягъни базарга әзер продукция чыгару белән дә шөгыльләнәләр иде. Мәсәлән, Галиәхмәт Садри, беренчеләрдән булып, сыйфатлы товар чыгара торган күн заводының хуҗасы иде (соңрак Голҗада уйгыр капиталистлары Сумабаевларның тагын да зуррак күн заводы эшли башлый). Төмәннән чыккан бай Миркасыйм хаҗи Миршановның май заводы төрле үсемлек майлары чыгару белән мәгълүм булып, озак эшләгән заводларның берсе иде... Чүгүчәктә һәм Голҗада төпләнеп озак яшәгән татарларның бәгьзеләре бакчачылык эшләре белән дә яратып шөгыльләнгәннәр. Аларның кайберләре бакча тотудан матди мәнфәгать кенә түгел, эстетик ләззәт тә алган булырга охшый. Әлбәттә, матди мәнфәгатьнең әһәмиятен дә истән чыгарырга ярамый. Әгәр Чүгүчәктәге оста бакчачы Гает Мөхәммәт. 1910 еллардан башлап, җиләк-җимеш агачларының, бигрәк тә алмаларның, яңа торләрсн чыгарып, шуларның үсентеләрен халыкка саткан икән — моның аерата мәгънәсе бар. Шулай ук Чүгүчәкле татар бае Галим Еникеев нигезләгән зур парк хәзергә кадәр «Алимның багьчасы» дип аталып, шәһәр халкы өчен ял урыны булып хезмәт итә икән (ТКТ. 24 б.). Зур бакчаларга Голҗа тирәләре аерата бай иде. Голҗа татарларыннан Җәлилйөзе дигән уйгыр кышлагындагы Гадслшаһ байның, Таҗетдиневлар- кын һәм Ваһаповларның ничә йөз гектарлы зур жимеш бакчалары. 4ЭСӘЛӘН, бигрәк тә мәшһүр иде. Җәйге бәйрәм һәм ял көннәрендә, мөмкинлеге булган кешеләр, хадук арбаларга төялеп, исеме кыскартылып «Җилйөзе» рәвешендә әйтелә торган әлеге Җәлилйөзе бакчаларына «пикникка» киләләр иде. Байлыгы, матурлыгы ягыннан Кәшфеләсрар хәзрәт Ваһаповның бакчасы бөтен тирәдә дан тотып, җирле халык телендә «Нугай дамелла багы» дигән исемдә мәшһүр иде. Узган гасырның ахырларыннан ук Голҗала яшәгән Фазылҗан Юнич- нең (андагы татарларның җәмәгать башлыгы булганга «Фазылҗан аксакал» дип мәгълүм шәхеснең) Дардамты дигән авылдагы зур бакчасы бизәкле келәм рәвешендә планлаштырылган иде. Төз-төз аллеялар белән бүлгәләнгән бакчаның бер җирендә алма, аннары чәчәклек, икенче төшендә өреклск. йәнә кызыл гөлләр, аннары төрле төстәге розалар. Бо- лардан тыш каенлык, аның янында зәңгәр чыршылар Бу бакчага барып бер ял итеп кайтуны Голҗа кешеләре аерата горурлык итәләр иде. Җиләк-җимеш пешкән вакытларда агач төпләренә басарлык түгел — таеп егылырлык. Бигрәк тә өрек-абрикос. аннары алма пешкән чакларда. Аларны җыеп өлгерүче, базарларга илтеп сатучылар юк дәрәҗәсендә — анда алар, кем әйтмешли, болай да «шалкан бәясе». Бары бер-ике гаилә генә җәйләрен зур бакчаларның берәрсен арендага алып, как кою. алма киптерү. кышларын шулар белән сәүдә итү белән шөгыльләнә иде. Ләкин мондый кәсеп артык ышанычлы булмаган. Чөнки: халыкның сиксән-туксан проценты гел үхтәренең хосусый йорт-кураларында яшәгәнлектән; һәрбер кура-йортта диярлек үз бакчасы, иң кимендә өч-дүрт төрле җимеш агачы үскәнлектән: һәр гаилә үз хаҗәтенә җитәрлек какны. кайнатманы үзе хәзерләгәнлектән; җиләк-җимешне күпләп эшкәртерлек махсус комбинат-заводлар юклыктан; башка җирләргә илтеп сатар өчен яхшы юллар, җайлы транспорт булмаудан; ойләрдә күпләп кайнатыр-пешерер өчен шикәр кирәклегеннән; шикәрнең исә чит илдән — Союздан гына китерелгәнлегеннән һ 6 һ. б. һ. б. Бу бүлеккә йомгак ясап, шуны гына өстәргә кирәк Кодрәтле сәүдәгәр, милек һәм зур җир ияләре булган татарлар һәр җирдәге, һәр халыктагы кебек үк иң элек хезмәт ияләрен эшләтеп, үзләренең акыл-җегәрләрсн. хәйлә-мәкерләрен, бетмәстөкәнмәс энергияләрен эшкә җигеп баеганнар Уртарак хәллеләре. ярлыраклары исә, кул көче, үз һөнәре, маңгай тире белән ризыкларын аерганнар. Дөньяның барлык почмакларындагы шикелле. Икенче чиратта мондагы халыкларның һәммәсен дә диярлек, димәк, татарларны да, чагыштырмача тук ризыкландырган көчләрнең берсе ул — бу яклардагы иркенлек (халыкның нисбәтән азлыгы), юмарт кояш белән уңдырышлы, бәрәкәтле җнр-сулар. ягъни табигый байлык иле Мондый шартлар һәр җирдә дә. һәр заманда да булмый, әлбәттә. Илдәшләребезнең Шәркый Төркестан җирләрендә тамагы тук. өсте-ба- шы бөтен генә түгел, бәлки кешеләр, бер халык вәкилләре сыйфатында башкалар белән тигез хәлдә, үзләренә лаеклы дәрәҗәгә, хөрмәткә ия булып яшәүләренең өченче мөһим чыганагы да бар иде Бу хакта киләсе бүлектә