Логотип Казан Утлары
Детектив әсәрдән өзек

БҮРЕ САГЫШЫ

Хорошевтан сорау алуны ни очепдер иң ахырга калдырды Озер- цов. Ул үзенең ботен күңеле, җаны-тәнс белән тоя. Павелны үтерүче кеше — очесснең берсе, ләкин кайсысы? Чихирен, шыттырса да, күзләрендә бераз шәфкатьлелек нурлары чагыла, ә менә калганнарның күңелендә тыелып торган яшерен вәхшилек, имансызлык сизелә. Пономаревтан сорау алу берни дә бирмәде. Ул, башын тинтәккә салын, Павелны машина таптаган дигән булып, берни дә белмәгәнгә сабышты һәм. мәсхәрәле елмаеп, җавап бирүдән баш тартты. Әйе, тикшерү барышы үзенең хәлиткеч ноктасына якынлашын килә, ә чишелеш очен детальләр җитеп бетми иде. Әһлиуллин һәм аның белән булган шаһитлар да беравыздан мәетнең үтерелгән җирдә каска кигән булуын инкарь итәләр. Әгәр дә шулай икән, кем соң аның башына каска кидергән? Ни очен элеккеге тикшерүдә шундый моһим детальне искә алучы булмаган? Павелны кыйнаганда, караңгылыктан файдаланып, кайсысыдыр авыр әйбер белән суккан бит Ниндй әйбер булган ул — тимерме, ачкычмы, кастетмы? Бәлки, Чихи- рен сойләгән пистолеттыр? Күпме генә уйлансаң да, ботен шик- шобһә, Пономарен, Горелов, Хорошев остснә тот ә Чыннан да шулай булса, ул тонне кыр уртасында ниләр кылган алар? Юктан-бардан гына сугыша башлап, кеше үтерү — акылга сыймый. Бәлки, сәбәбен башка җирдән эзләргәдер? Озерңов сугышу картинасын күз алдына кигерергә тырышты Оч егет — ә Чихирен читтә карап тора — уратып алып, бер яшүсмерне кыйныйлар, ди. Павел, эшнең үзе очен бик начар юмам- ланачагып сизсцеп, кесәсеннән отвертка алган булса кирәк Бәлки кемгә дә булса эләктереп тә олгергопдер. Менә шул мизгелдә кайсысыдыр аның башына суга һәм ул, үлем ачысы белән кычкырып җирю егыла. Шуннан соң сугучы, эшнең мошкел икәнен сиздермәс очен калганнарны тизрәк җинаять урыныннан алып китәргә тырыша Бәлки, ул, әйдогез, дигәндер, аңына килгәч кайтыр әле, дигәндер Авылга җиторәк, торлесс-тор\с юл белән таралалар һәм. әйтик, кастет белой сугучы, үзенең корбаны янына ойләпеп килә. Павелның чыннан да үлгән икәнлеген күреп, аның башына үз каскасын кидерә һәм үтергән урыннан чокыр янынарак илтеп, машина юлына ташлый I'vc.i.iii МОХӘ.ММОТЖЛН (1Ч44> — исс.че taicmu журналinptki кур,ч,.> »,,, •>, Прши ао/рс журиаикт беренче тапкыр катнаша Кашш)а мши Х Әйе, барысы да дөрес кебек. Вакытында суд медицина экспертизасы килгән булса, бәлки тикшерүченең монда йөрүе кирәк тә булмас иде. Озерцов, уйларыннан арынып, Габдрахман Наримановны чакыртты. Бер минут та узмагандыр, карт, эшләпәсен кулына тотып, тикшерүче каршына килеп басты. — Габдрахман Рәшидович, бер бик тә четерекле сорау килеп чыкты бит әле, — диде ул.— Павел каскасын гадәттә кая куя торган иде. — Мотоцикл руленә элә иде. — Үлгән көнендә каскасының кайда булуын хәтерләмисезме? — Ничек инде кая булсын — башында. — Сезнең өегездә ничә каска? — Бер генә, Павелныкы. — Павелны кырдан алып кайткач, өегездә тагын берәр артык каска күрмәдегезме? — Андый нәрсәләргә игътибар бирерлек хәлдә идекмени, Александр Сергеевич. — Бәлки, исегезгә төшерерсез? — һич тә хәтерләмим, Катерина гына берәр нәрсә белсә инде. Катя бездә. Кирәксә, хәзер алып киләм. — Шулаймыни?—дип шатланды Озерцов. — Хатыныгыздан да сораштырыгыз. Бәлки, ул да берәр төрле үзгәреш сизгәндер. Минемчә, ул көнне сезнең өйдә ике каска булырга тиеш иде. Бу — бик мөһим нәрсә, Габдрахман Рәшидович. Тагын бер нәрсәне беләсе килә. Павелны машина таптаганын беренче булып кем әйтте икән? — Сатый Гөргерие, ягъни Григорий Радионович Ильин, ул җәйләүдә каравылчы булып эшли. Әнә, аты да идарә янында тора,—дип тәрәзәгә ымлады Нариманов. — Габдрахман Рәшидович, әйтегез әле үзенә, тиз генә минем янга керсен. Бераздан Озерцов янына үрдәк кебек атлап кысык күзле, сипкелле, җәлпәк битле Сатый Гөргерие керде. — Чакыргансыз икән? — диде ул, күзләрен йомгалап. — Григорий Родионович, сөйләшәсе бар иде, утырып җибәрегез. — Нәрсәгә чакырганыгызны төшенәм инде, иптәш нәчәл- ник,—диде керәшен карты, аның каршындагы урындыкка утырып. — Григорий Родионович, узган ел унтугызынчы июль көнне Павел Наримановны машина таптаганын беренче булып милициягә сез әйткәнсез. Андый мәгълүматларны каян белдегез? — Болай булды ул, иптәш нәчәлник. — Карт авыз кырыйларын сөртеп алды.— Кичтән Рөстәм машинасы белән урман каравылчысы Низамга барганда, ферма янында туктап, машиналарына елгадан су салдылар. Аннары Әһлиуллинны кем белми?! Ул бит безнең керәшен көйләрен, ай-яй, зәһәр уйный баянда. Юл фермага якын, үткән- сүткәннәрнең барсын да мыекка урап барасың. Карт, сөйләвеннән туктап, изүен чишеп җибәрде: — Башта, төялеп, Павеллар уздылар Үрлегә. Аннары тагын дөбер- шатыр колхозның ике машинасы китте. — Үрле ягыннан нинди транспортлар узды? — Кичтәнрәк безнең колхоз машинасы кайтып бара иде. Мин аны тавышыннан таныйм, иске җилгәргеч кебек дыңгырдый. Сатукай түти малае йөртә. Ярты төннән соң, таң алдыннан узганы— сельпо машинасы кебек иде. Аның артыннан Әһлиуллин машинасыннан башка беркем дә узмады. Мин, уйладым-уйладым да, Әһлиуллиннан башка кем таптатсын, дидем. — Сельпо машинасы узганнан соң мотоцикл-фәлән үтмәдеме? — Узуын узды да, кечкенә матай бишекле мотоциклны таптап китә алмый ла, иптәш нәчәлник. — Кечкенә мотоциклда кем булырга момкин иде? — Ерактан ничек күрәсең инде. Сөйләшсәләр, тавыш буенча шәйләр идең мужет, ә болар пыр-пыр киттеләр дә, озак та узмады пыр-пыр кире кайттылар. — Мотоцикл сәгать ничәләр тирәсендә узды? — Чуртым белсен. — Григорий Родионович, монда тогәллек кирәк. Әһлиуллин ма- * шинасы таң аткач уздымы, әллә караңгыдаракмы? — Ростом машинасын таныйсың инде аны. Ул бит килбәтсез ? озын, лафет диләр. Биш чакрымнан таныла, шалтыр-шолтыр ки- * лүеннөн. £ — Бәлки, ул бөтенләй Әһлиуллин да булмагандыр, ә башка 5 берәү? ♦ — Аныкы! — диде карт, кул селтәп.—Артыннан тимергә тимер ти- = сп чинаган тавыш чыгарып бара. * — Шулай да булсын ди, ә мотоциклны күрмәдегезме? — Күрсәм — күрдем дияр идем, арыш арасыннан күренми дә бит я әле ул, зәхмәт. s — Әһлиуллинпың катырак яисә киресенчә әкренрәк узганын 2 сизмәдегезме? ® — Җәй коне машиналар самолет кебек, тузаны — монда, ә маши- _ насы әллә кая киткән була бит аның. — Бу бит көндез булмаган, төнлә каян тузан күрәсең? — Күзгә күренмәсә, борынга керә аның тузаны, иптәш следова- >. тель. Озсрцов, сорау алудан туктап, карттан имза куйдырып озаткач, рәхәтләнеп бер киерелде. Алҗыган булса да. хакыйкатьнең ачыклан- ганнан-ачыклана барганына күңеленнән шатланды. Ничәмә көнлек хезмәте, ниһаять, ачыклана башлаган иде. Нәкъ менә шул мизгелдә, келт итеп, күңеленә «Штирлиц» карчык керде. Ул, ару-талуларын онытып, язуларын тиз-тиз генә җыештырды да, карчык янына ашыкты. Анастасия әби бу юлы тәмләп, карлыган кайнатмасын каба-каба, сөтле чәй эчеп утыра иде. Озерцовның керүен күреп, күптәнге якын кешесен каршылагандай, аһ-ваһ килеп, чәй эчәргә утыртты. Чәйләр эчкәч, хәл-әхнәлләрен сорашкач. Озерцов читләтеп кенә — Анастасия апа, теге вакытта сөйләми калган серегез тәки күңелне кытыклап тора бит әле,—диде. — Ә-ә-ә, Сиргиләрне әйтәсеңме? — Нинди Сергейлар? — Сез арест иткән. — Мин әлегә беркемне до кулга алмадым, ялгышасыз,—дип көлемсерәде Озерцов — Алмасагыз — алырсыз, әй. Озакмыни ул. — Озагын-озак түгел дә, кешене кулга алыр өчен гаебен ачыклап, исбатларга кирәк. — Исбатлыйбыз хәзер аны. — Ничек? Сез аларны үз күзегез белән күрдегезме соң? — Вот инде сиңа, ник күрмәсен, бодайлар арасыннан күреп калДым. — Аңламыйм, Анастасия апа, ачыграк сөйлән бирмәссезме? — Ачыгы-караңгысы шунда, балам, сер итеп кенә әйтәм, әгәр ычкындырсаң, оят, — диде карчык.— Болар бодай белән янәшә нике чәчкәннәр иде аныл башына. Сыерым чирләп китте Кон дә иртәнге караңгыдан малкаема нике йолкырга чыга идем. Гел сорап та кыен көндез яхшы түгел. Вике дип чыккан идем. Болар, хәтәр генә киттеләр дә әйләнеп тә кайттылар. Соңыннан гына акылга килде. Вот шул. — Кем белән иде Сергеең? — Пономарь малае инде. — Бәлки, ялгышкансыздыр? Горелов түгел идеме? — Карчык дигәч тә, син нәрсә?! Мин әле укуны да күзлексез укыйм. Пономарь малаен танымаска. — Гаҗәп булды бит әле бу... — Мин дә шулай уйлыйм шул, нигә тиз борылып кайттылар икән, дип. Ләм-мим, ник шунда берәр кешегә сүз сөйләсеннәр!! Карчык булсам да. баш эшли. — Моны беркемгә дә сөйләмәдегезме? — Кем тыңласын карт җүләрне. Милициягә әйтермен дигән идем дә, үзләре үк, Павелны таптап үтергәннәр, дигәч, безгә нишләргә кала? Безнең урын — мич башында. — Мотоциклга кадәр тагын берәр нәрсә уздымы? Хәтерләмисезме? — Матай белән шул таптаткан дигән машина бер тирәдәрәк булдылар кебек. Башта — машина, аннары болар барып кайттылар. — Ярый, Анастасия апа, рәхмәт сезгә... — Тагын килегез. Мин ялгыз карчыкка кем керсә дә бәйрәм, сөйләшеп утырырга иптәш була. Озерцов, хушлашып, авыл советына кире кайтты. Әмма сорау алуны бүгенгә туктатып торырга булды. Димәк. Әһлиуллин машинасы узгач, мотоциклда Горелов түгел, ә бәлки Пономарев белән Хорошев барып кайткан булып чыга. Монысы көн кебек ачык. Иртәгә ниятләгән эксперимент ул дигәнчә уңышлы килеп чыкса... Әйе, уңышлы булырга тиеш. Җинаятьче ул ташлаган «кармак»ны йотарга тиеш. Озерцов моны җаны-тәне белән сизә. Әһлиуллинның, мин таптаттым, дигәне генә эчне пошңра. Менә кайда баш ватасы була икән әле... Озерцов кунакханәгә авыр һәм чуалчык уйлар белән кайтып керде. Кайткач та, бер чәшке кофе эчеп, чишенмәгән килеш караватка барып ятты. Ул күк күкрәгән тавышка уянып китте. Яшен уты ой эчләрен яктыртып алды. Озерцов, күзләрен ачып, як-ягына каранды. Кунакханәнең калай түбәсендә басылып кына яңгыр шыбырдаганы ишетелә. Кайдадыр якында гына чарт итеп яшен сукты, күк күкрәүдән өй селкенде. Озерцов, бертын тыңлап кына ятты да, торып утырды. Бүлмәдә дом караңгы. Ялгызлыктан эче пошып, күңеленә моңсулык зәхмәте кереп утырды, хатынын, кызын кочагына аласы килде. Бер мизгелгә, үзен читлектә кебек хис итеп, талпынып куйды. Ул лап итеп кире урынына ятты, күзләрен йомып, гаиләсен күз алдына китерде һәм шунда гына бөтен тәне, җаны белән хатынын тансыклаганын, сагынганын тойды. Кызы, бәлки, бабасының бакчасындадыр. Җәй җиттеме, бабасы янына китә. Җир эшләрен ярата ул. Рәхәтләнеп. тирләп-пешеп түтәлләр ясый. Хәзер чәчәкләр, яшелчәләр үстерү белән мәшгульдер. Ниләр генә уйлап тапмый, кайларга гына утыртмый ул чәчәкләрне ... Кинәт, келт итеп, хәтер почмагыннан университетта диплом яклап кайтканда зәңгәр күзле бер яшь чегән кызының кулыннан алып юравы калкып чыкты. «Егеткәем, наныем, илле генә тиен бир, үтәли күрәм мин сине, барысын да белом. Яхшы кешеме, каты бәгырьлеме усалмы, мәрхәмәтлеме, әллә гаделме син — барысын да әйтеп бирәм’ акчаңны кызганма, бир илле тиенеңне!»— дигән иде ул «Син игелекле, йомшак табигатьле булып тугансың, үзеңнең горур, ышанучан булуың аркасында тормышта шактый зур кыенлыклар кичерәчәксең. Баш ияргә яратмаган кеше бервакытта да зур түрә була алмый. Сиңа тормыш итүе җиңел булмас...» Чегән кызы шул урында туктап калды. — Йә, әйткән-әйткән— күпме яшисен дә әйт инде,—дип. Озер- цов аңа оч сум акча бирде. Шул чак чегән кызы, җитдиләнеп, аның « күзенә карады да: з — Озын гомер яшәрсең, тик яхшы кеше, артык гадел булуың ар- = касында үз-үзеңне харап итүең дә бар,—диде . Озерцов, торып, чишенеп, урынын җәеп яңадан ятты. Тышта күк u күкрәү кими төште, ә яңгыр туктарга җыенмый иде. Йоклый алмаган- j лыктан төрле хатирәләргә, уйларга бирелде, әмма бөтен уй-фи- - керләре Павел Наримановның үлүенә бәйләнешле эшләргә килеп * терәлде. Юк, бүген ул тыныч йоклый ала иде. Каравылчы карт: < «Бәләкәй матай бишекле мотоциклны таптата алмый».—диме? Күпме % эзләде шул җеп очын Озерцов, ә ул уйламаган-көтелмәгән җирдән £ үзе килеп чыкты. ® Төштән соң бераз аязланып алган күкнең кәефе кичкә таба янә * бозылды. Бүрекбүрек сибелеп торган болытлар, чүпрә салган сыман £ кабарынып, күк йөзен каплый башладылар. Кисәк-кисәк искән җил ж коч-куөт белән агачларны бөгә. Колхозның көтүе җәйләүгә кайтып < кергәндә, кон төмсәләнеп өлгергән иде инде Ак халат кигән кызлар, и иңбашларына сөлге салып, чиләкләрен тоткан килеш, улак буйлап те- £ зелгән сыерлар янына киттеләр, көтүчеләр, атларын киртәгә бәйләп куеп, кайтырга җыена башлады. Кич клубта һинд киносы буласын белеп, кызлар да эшләрен тизрәк тәмамларга ашыктылар. Сөт заводына сөт ташучы шофер егет кенә, машина кабинасын ачып куйган да, утыргычына сузылып, битенә фуражкасын каплап, гырылдап йоклап ята. Якынлашып килгән яңгырны сизепме, кабина эченә чебен тулган. Сыер савучылар, эшләрен төгәлләп, кайтырга җыенып торганда, аты белән этен ияртеп, каравылчы Григорий карт та килеп җитте. Ул, ашыкмыйча гына, тәмәкесен авызының әле бер, әле икенче ягына йөртеп, бармаксыз уң кулы белән азаплана-азаплана, атын тугарырга кереште. Йокысыннан уянган шофер, картның азапланганын күреп, кабинасыннан сикереп төште до булышырга тотынды. — Бармакларым булса, азапланмас та идем, анасының даңгыр- доңгыры... гомер буе бит, — дип, карт шулай сугышны каһәрләп алды. — Кәефең юк ахыры, Горгери абзый,—диде шофер егет. — Колхозда авыл советы персидәтелснең генә кәефе яхшы була, энем. — Әллә тартырыңа беттеме, Горгери абзый? — Вәт, бәдбәхет, каян беләсең?—диде карт, гаҗәпләнеп. — Беренче кон генә эшләсәм икән. — Магазинында папирос та булмагач, ни пычагыма ул?! Аракы кайтарып план ясыйлар... Ат абзарындагы митла белән куарга барысын да. Бер барсам, райкумын пыр туздырып чыгар идем едрет-куд- ритларның! Шул пристройкалары белән бергә . — Гриша абзый, иртәнгегә кадәр берәр пачкы җитәрме? Егет утыргыч артыннан башланмаган «Беломорканал» чыгарып бирде. Папиросны күргәч, картның авызы ерылды: — Әй. рәхмәт яугыры. Бөтенесе дә синең кебек булсалар икән. Роберт. Барыбер яхшы кеше син. Мин үзебезнең керәшеннәрдән, валлаһи дип әйтәм, яхшылык күрмәдем. — Ай — уртак, кон — уртак, яхшы кеше — гел уртак. Гриша абзый,— дип көлде егет. — Дөрес әйтәсең, улым, яхшы кеше ул — ай белән кояштай, яхшылыгы— һәркемгә бердәй. Карт, арба тәгәрмәченә таянып, канәгать йөз белән папирос көйрәтеп җибәрде. — Болай булгач яшәргә була,—диде ул. борыныннан тәмәке төтенен чыгарып. Сөт машинасы белән сыер савучылар киткәч карт буа кырыендагы эскәмиягә барып утырды, сүнә багнлаган тәмәкесен тагын көйрәтеп җибәрде. Бүген аның ни өчендер .үңеле тыныч түгел, эче поша иде. Көне буе карчыгына юкка-барга бәйләнүләре, котырынулары да. бәлки, шуңардан булгандыр. Тәмәке гарткач, бераз тынычланган кебек булса да, күңеленең әллә кайсы бер җирендә хәвеф бар төсле иде. Карт, күтәрелеп, һавага карады. Болытлер куерганнан куера, карала бара. «Яңгыр булачак»,—дип, тәмәке төпчеген буага ыргытты ул. Буаның өсте болытлардан да караңгырак, шомлырак булып тора. Көндезен сугаручылар шушы буадан кырга су сиптергәннәр иде. Карт, чүгәләп, аяклары янында яткан этен сыйпады: «Нәрсә, Шарик, йокыга тартамы әллә?..—диде.—Әнә яңгыр да килә, керик әйдә...» Киртә белән әйләндереп алынган җәйлә - эчендә сыерлар — кайсы баскан килеш, кайсы ятып—әкрен генә күшиләр. Карт, тирә-якны әйләнеп чыккач, атын тышаулап, төнгегә кырга җибәрде. Каравылчы карт инде йокымсырап ята иде. Шулчак кинәт Шарик каты итеп өрә башлады. Карт, бер кулына — мылтык, икенчесенә электр фонаре тотып, тышка чыкты. Вакы вакыт, тирә-якны яктыртып, яшен яшьнәп куя. Эт өргән яктан кешеләр килгәнен шәйләп, фонарь яктысын шуларга таба борып: «Кемгә нәрсә калган монда?»—дип кычкырды карт. — Бу без. Гриша дәдәй, үзебезнекеләр. Үрледән кайтып килә идек. Лампа яктысын күреп, кереп чыгарга булдык. Карт, егетләрне таныгач, фонарен сүндерде. — Ләңгелдәмә әле, тукта!—диде ул, эте г куып. Каравылчы өендә тынчу, тәмәке төтене атыш лампа корымы исе аңкый иде. Өстәлдә — ипи кисәге, псшк. .г өч йомырка, кружка, чәйнек. — Ничек, Гриша дәдәй. сыерлар сөт бирәме? — диде егетләрнең берсе. — Сыер савырга килмәгәнсеңдер лә? — Яшьрәк савучы булса, савып карарга ярар иде анысы!..—дип хихылдап куйды егет. Карт кесәсеннән каралып беткән чүпрәк алып, борынын сеңгерде. Икенче егет: — Белмәгәнне белмәү яхшы. Гриша дәдәй. Сип, лучше, безгә стаканнар алып бир. Безнең монда бер ярты калган иде,—дип, кесәсеннән шешә чыгарып куйды.—Закус. . өстәлдә. Өчебезгә _______________________________ оч йомырка. — Сез эчегез, балалар, минем кәеф гок,—диде карт, кулын селтәп. — Ну, Гриша дәдәй, без сине якын итеп, хөрмәт итеп кердек, ә син... Аракы чәй түгел, кәнишне Шулай да, эчәбез бит үзен, сабакы- ны. Давай, давай, кәнфитләнмә. Карт егетләргә сәер генә карап куйды: — Сез. алай-болай берәр төрле этлек белән йөрмисезме? _________дип туп-туры сорады. — Син нәрсә, Гриша дәдәй, әллә болайракмы?—диде егетләрнең беренчесе, бармагын чигәсе тирәсендә боргалап.—Без сиңа нәрсә әфган дошманнарымы әллә?! Әйдә, әйдә, кыстатма... Карт, кружканы алып, эчә башлады Егетләрнең берсе, карт төбенә кадәр эчеп бетерсен өчен, кружканың төбеннән этеп торды Карт ипи кисәген борынына терәп, озак итеп иснәп торды да; Л — Күбрәк китте, файдага булсын.—диде. — Ничава, болай булгач, әле йөзгә кадәр яшисең икән!—дип, егетләр берберсенә карашып алдылар. Аннан соң, берсе кинәт сорап куйды: — Теге Мәскәү следователе сине дә допроска чакырган ди, до- ф ресме шул, Гриша дәдәй? — Ә... Утыра шунда, чүпсез җирдән чүп эзләп. — Нәрсәләр сораштыра соң? Югыйсә, сыерларның андый эшкә ? катнашы да юк кебек... □ — Эслидовател нәрсә сорасын инде, стандарт... — Нинди стандарт? ® — Стандарт сорау дим, салам башлар. Паулны таптаткан көнне ♦ кайчан, нинди машиналар узды юлдан, ди Бөтен сораганы шул. = Күрәзәчемени мин?!% — Ә син? ► — Мин нәрсә, теге вакытта ничек булса, шулай әйттем. ж — Ул тонне Әһле машинасыннан башка бернәрсә дә узмадымы- > ни? — Нишләп узмасын, узды. Тик ул матай гына иде. = — Следовательгә әйттеңме соң?—диде егетләрнең икенчесе, я картның күзенә керердәй булып. — Ни пычагыма әйтим ди!? —карт нидер сизенгәндәй, алдашып * җавап кайтарды.—Сорамаганда нигә авызына керергә? — Юкка әйтмәгәнсең, Гриша дәдәй. әйтергә иде. Тикшерүче өчен һәр пүчтәк тә мөһим. Әйдә, тагып берне тотыйк, шул хөрмәткә. Карт, аракыдан тәмам йомшарып, хәлсезләнеп төшкән иде Барысын да сискәндереп, гөрселдәп, күк күкрәде; караңгы төнне яктыртып, яшен яшьнәде. — Яңгыр башланганчы китик,—дип, егетләр урыннарыннан кузгалды,— Бер тотынса, иртәнгә кадәр утырырга туры килер Әйдә, Гриша дәдәй, берәрне көйрәтеп керик. Тышта күзгә төртсәң дә күренмәслек дом караңгы иде. — Монда кайдадыр эскәмия бар иде, —диде егетләрнең берсе.— Грңша дәдәй. яктырт әле. Бер утырып көйрәтик'тә элдертик — Фонарьны алмадым шул. каһәр.—диде карт, чайкала-чайкала атлап. Буа суы остенә тәмәке утының шәүләсе төшә. Сүзсез генә шактый утырдылар. Тартып бетергәнче каравылчы карт бөтенләй йомшарды... — Балалар, исерүем җитте ахры. — дип, карт утырган җиреннән аягүрә торып басты. Караңгыда кинәт ниндидер өзек кенә аваз ишетелеп алды, буа суына шапылдап нәрсәдер килеп төште. Ярты сәгатьләрдән соң коеп яңгыр ява башлады... Озерңов ишекне дөбердәтеп шакуга уянды Тышта күптән инде яктырган, ләкин, төнге яңгырдан соң, кояшны болытлар каплаган. күренми. «Иртән уңмасаң, кич тә уңмассың... — дип, мыгырданып, ишекне барып ачты ул. Каршысыпда колхоз рәисе басып тора иде. — Керегез, рәхим итегез.—диде Озерңов. аның болай иртә кузгалуына гаҗәпләнеп —Әлло берәр поре ә булдымы? — ЧП. Александр Сергеевич, каһәр генә суксын — Тынычланыгыз, нәрсә булды? — Каравылчы батып үлгән — Кайда? — Җәйләүдәге буада. Көтүчеләр белән савымчылар, баргач эзлән карыйлар икән картны —юк Эте яр кырыена килеп шыңшыган ны күреп барсалар, судан кулы гына күренеп тора икән. Ну. тартып чыгарганнар. Менә шул. Мин инде тизрәк сезнең янга йөгердем. Озерцов, колхоз рәисенең сөйләвен тыңлый-тыңлый, ашыгып киенде. — Районга хәбәр иттегезме? — Милициягә шалтыраттым шалтыратуын, юлга чыгабыз, диделәр. — Дорес эшләгәнсез. Сез үзегез буа янында булдыгызмы? _ — Көтүчеләр кайтып әйтүгә үк бардым. Кешеләргә әйттем: бернәрсәгә дә тотынмаска, кагылмаска куштым. — Рәхмәт. — Ун елга якын каравылда торып, бер тапкыр да суга егылып төшкәне булмады. Бу юкка гына түгелдер дим. Александр Сергеевич. — Экспертизадан башка берни дә әйтеп булмый. Кем белсен, бәлки, аракы эчкәндер дә, менә сиңа — ЧП. Ничә яшьтә иде соң үзе? — Җитмеш тула иде көзгә. — Фамилиясе ничек? — Ильин. — Григорий Родионовичмы?—Озерцов галстук таккан җиреннән туктап калды.—Ялгышмыйсызмы? Кичә генә сөйләшеп торган идек аның белән... — Сезне көтәләр анда... — Алайса, киттек. Озерцов белән колхоз рәисе җәйләүгә килеп җиткәндә, каравылчы картны арба өстенә куеп, өстенә ак халат каплаган иделәр. Сыер савучылар, эшләрен бетереп, агитпункт кырыена тезелешеп утырганнар. Сыерлар, иркенгә чыгарга теләп, мөгрәшәләр, сөзешәләр. Озерцов, көтүчеләр белән сөйләшкәннән соң, каравылчы карт баткан урынны барып карады, аннары каравыл өенә керде. Өстәлдә, чәйнек янында — ипи сыныгы, калай кружка, тапчандагы түшәктә каравылчы картның мылтыгы белән электр фонаре. «Ни өчен ул төнлә фонарен алып чыкмаган? Димәк, хаҗәте булмаган,—дип фикер йортте Озерцов.— Карт —кем өчендер куркыныч шаһит? Ләкин шулай да нәтиҗә ясарга ашыкмаска, сабыр итәргә кирәк. Экспертиза ни әйтер бит әле... Бәлки, чыннан да, карт яңгыр вакытында, егылып төшеп батып үлгәндер?»—Шулай дип, үз-үзе белән киңәш- табыш корып алды тикшерүче. Бераздан соң ул, каравылчы өеннән чыгып, савымчы кызлар янына килде. — Каравылчы өенә миңа кадәр керүчеләр булмадымы?—дип сорады ул. — Юк,—диештеләр кызлар, беравыздан. — Бәлки, ишекне генә булса да ачып караучы булгандыр? — Юк,—дип, янә шаулашып алды савымчылар. — Кичә кичтән Григорий бабайда берәр төрле үзгәреш сизүче булмадымы? Ихтимал, чирләгәндер, яисә салмыш-фәлән түгел идеме? — Гриша бабай бик сирәк эчә. эчсә дә, бер тиенлек эчеп, оч тиенлек исерми иде,—дип сүзгә кушылды көтүче егет —Минем аны гомеремдә исерек хәлендә күргәнем булмады. — Кичә аның ни өчендер кәефе кырылган иде,—диде савымчыларның берсе, кинәт сүзгә катнашып. — Нәрсәдән алып әйтәсез моны? — Кәефе күтәренке булса, ул шаяртмый калмый иде. ә кичә килгәч тә, атына да сүгенеп алды. Аннары тагын кемнедер каһәрли иде. 1 — Кибетчене сүкте ул, кибеттә папирос юк,— дип өстәде көтүче егет. ’ — Григорий Родионович, гадәттә, ашарына нәрсәләр алып килә иде? — Ипи, тоз, биш йомырка. Җиләк-җимеш вакытында — ике кыяр белән ике помидор. — Ни өчен шулай — топ-тогол биш йомырка, ике кыяр, ике поми- ф Дор? — Ансын инде Варвара әбидән сорагыз... Без Григорий бабайның = батып үлүенә ышанмыйбыз. — Нигә? — Ышанасы килми. Нинди авыл булып чыкты соң әле бу. Башта Наримановның тап- “ талуына ышанмадылар, инде хәзер монысына ышанмыйлар. * Озерцов. нәрсәдер аңларга-төшенергә теләгәндәй, тезелешеп к утырган кызларның йөзләренә күз йөгертеп чыкты Барысы да ашы- !: гып-ашыгып сагыз чәйниләр, тик берәү дә әңгәмәгә аерым гына ке- я рергә батырчылык итми Озерцов буа буйларын, җәйләү тирәләрен карап чыккач, көтүне х яланга чыгарып җибәрделәр. Берничә кешедән кала, башкалары ма- | шинага төялеп кайтып китте. х Бераздан районнан бер-бер артлы ике милиция машинасы килеп < төште. 5 Экспертиза нәтиҗәләре өле тиз генә әзер булмаячагын аңлап. * Озерцов прокурор янына кереп чыгарга ниятләде. Бизәнгән-төзәнгән секретарь кыз чәй эчеп утыра иде — Прокурор үзендәме? — дип сорады ул. кызның ваемсызлыгына гаҗәпләнеп. — Занят,—диде кыз эре генә. Мөһим сөйләшүләр булганда бүлдергәнне үзе дә яратмаганга, көтәргә булды Озерцов. Кыз, чәен эчеп бетергәч, табынын пөхтә итеп, ашыкмыйча гына җыештырды да, чәшкесен бер читтә торган тумбочка өстенә куйды. Унбиш минутлар узгач: «Кайчан бушар икән прокурор, әйтмәссезме?»—дип сорады. «Миңа әйтмәде, белмим»,— диде кыз. Тавышы салкын иде. — Ләкин мин озак котолмыйм. белешмөссезмс? — Барысы да көтә, кирәксә — көтәрсез. Прокурор берәү генә, сез күп. . Озерцов, 1флемсерәп, торып басты. — Айназар Арсланович эшеннән бушагач та.. —дип әйтә генә башлаган иде, ишектә прокурор үзе күренде. — Александр Сергеевич! Сез нәрсә, әллә керми китеп барасыз инде? — диде ул, кул сузып, — Секретарегыз бик усал булып чыкты шул,—дип кинаяле елмайды Озерцов. Прокурор секретарь кызга усал итеп карап куйды. — Гафу итегез,—диде ул Озерцовка. — Үзеңнең хезмәткәрләрең өчен менә шулай кызарырга туры килгәли инде, рәхим итегез, узыгыз. - Секретарь кызга беркемне дә кертмәскә һәм телефонны да тоташтырмаска кушып, прокурор Озерцов каршына кереп утырды — Нәрсәләр булганын — барсын да белам, Александр Сергеевич Миңа калса, сезнең эш катлаулана бара — Үзем дә шундЫйрак фикердә Болай. очраклы рәвештә батып үлгән булса — бер хәл Әмма монда ниндидер сер бар кебек — Экспертиза нәтиҗәсе бераздан әзер булыр, шәт Тизләтергә кушкан идем. — диде прокурор, сәгатенә карап — Әгәр до Ильинны үтергән булсалар, димәк — Павел Нариманон белән до бер-бер яман хәл эшләгәннәр Гел сорармын дим дә. хәтердән чыга, республика прокуратурасы эзли торган теге «Ява»> м - тоциклы табылдымы, юкмы? — Юлда яндырылган шоферга бәйләнешлесен әйтәсезме. — Әйе — Ул «Ява» печән кибәнендәге энә кебек булды, оле тагын дистәгә якын кешене тикшерәсе калган, ди. Шуларның икесе шиклерәк. Берсе сез тикшергән егетләр тирәсенә барып бәйләнә кебек. Икенчесе монда, район үзәгендә. Икесе дә начар репу- тациялеләр, икесенең дә мотоцикллары ГАИда теркәлмәгән. Полянка егетенең «Ява»сы, гомумән, номеры белән бергә күрше республикадан алынган. Кыскасы, эзлибез. Боҗра кечрәйгәннән кечерәя бара кебек. — Юлда яндырылган шофер. Павел Нариманов. Ильин—барысы бер төенгә бәйләнгән йомгактан түгел микән дим мин. — Мөмкин түгел,—диде прокурор.—Логикага сыеп бетәрлек нәрсәгә охшамаган. Унҗиде яшьлек егет, юлда яндырылган шофер, инде каравылчы карт. Кулда тотып селкерлек фактлар да юк. — Анысы шулай, логикага, бәлки сыеп та бетмидер, ләкин фикер- фараз кылып карау ярый. Мисал өчен, акча мәсьәләсен алыйк. Әйтик, Павел кайдадыр, кемдәдер бик зур суммада акча күрә. Әгәр шулай икән, димәк, ул кемгәдер куркыныч тудырып торган, ягъни шаһит булган. Җинаятьче андый шаһиттан теләсә нинди юл белән котылу ягын караячак. Минем бу фикер шактый нигезле. — Чынлап сөйлисезме. Александр Сергеевич, әллә бу — фараз итү генәме?—диде прокурор, күзлеген салып. — Бу — минем ышанычлы фикерем. Инде, яндырылган шоферга килгәндә, монысы — фәкать фантазия җимеше генә. Шофер егет — йә җинаятьчеләр төркеменең бер әгъзасы, йә ул Нариманов кебек, кем өчендер, шаһит буларак, куркыныч кеше исәпләнгән. Ильинның үтерелгән булуы расланса, бер генә фикер дөрескә чыга: ул, һичшиксез, Павелны кем үтергәнен белгән. Һич югында — сизенгән. Григорий Родионович белән мин кичә сөйләшкән идем. Күрәсең, нидер әйтми калган карт. Бәлки, әнә шул әйтергә тиешле сүз ычкынмасын дип, аны йомдырганнардыр да. — Хәер, шулай да булсын ди, тик барысын да ничек бер ноктага җыярга соң? — Бу бит — әлегә фараз итү генә. Шырпыдан төзелгән өй сыман, барысының да бер мизгелдә җимерелүе мөмкин. Аннары. Айназар Арсланович, миңа Хорошев белән Пономаревның соңгы өч елдагы тормышын һәр деталенә кадәр белү кирәк. — Ә Әһлиуллин? Аның белән ничегрәк? — Әһлиуллинны, колониядән кайтарып, аннан гафу үтенергә, шул. — Ашыкмыйсызмы? — Хәзерге вакытта ашыккан —ота, артык нык сакланган — артта кала, Айназар Арсланович. Тикшерү эшләренең хәлиткеч вакыты якынлашып килә кебек. Әйтмәм дигән идем дә, хәзер барыбер әйгергә туры киләчәк: Әһлиуллин машинасы узганнан соң, Полянкадан Үрлегә таба бер мотоцикл да үткән, һәм нәкъ Павел һәлак булган җирдән борылып та кайткан. Әһлиуллиннан соң тагын кемгә кырга барып кайту кирәк булган? Нариманов тапталган булгач, ни очен мотоцикл хуҗалары шундук милициягә хәбәр итмәгән? — Бусы минем өчен яңалык. — Икенчедән,—диде Озерцов, алдында яткан газетаны читкә этәреп,— Павел Наримановның үтерелгән булуында минем, гомумән шигем юк. Павелның көндәлегендә бик серле бер нәрсә бар ул күп суммада акча күрә. ’ — Акча?!. Кемдә? Прокурорның гаҗәпләнүе чиктән ашкан иде. Ул. әллә куанычыннан. әллә тынычлыгын җуеп, утырган җиреннән сикереп куйгандай итте. Әмма Озерцов ашыкмады, хәйләкәр генә елмайды: — Әлсгә сер булып калсын.—диде ул.—Сезгә керүемнең сәбәбе шул иде: колхозга командировкага дигән булып, ярдәмгә бер-ике егет ф җибәрсәгез икән. Шәпләрен генә. 3 — Эш шул кадәре җитди дип уйлыйсызмыни? — Бүре, йонын алыштырса да, бүре булып кала, диләр. Җинаять- £ ченең юашы да яман. Экспертиза нәтиҗәсе эш көненең азагына әзер булды. Озерцов. £ документ белән танышып чыккач та, уйга калды — Димәк, карт батып үлгән булып чыга. Гаҗәп.—диде ул бераз- * дан. сомсере коелып. — Юк. монда нәрсәдер дорес түгел < — Ләкин картның батып үлүе факт, Александр Сергеевич % Прокурор, урыныннан торып, сигарет алды да. авызына кабып, ка- £ бинет буйлап йори башлады. Экспертиза нәтиҗәсе прокурорның үзе- х нец дә кәефен бозды. * — Монда, Айназар Арсланович, йә җинаятьче шул кадәре оста, * нечкә һәм профессиональ эшләгән, йә...—Озерцов тукталып кал-J ды.— Бәлки, аңа шул гына кирәктер дә. Дөресрәге, шулай буласын х белеп эшләнгән эш бу. Күрәсезме, Ильин аракыны күп эчкән булган. * ә колхоз председателе белән савымчыларның әйтүе буенча, карт ка- о равылчы беркайчан да исереп, эчеп килми торган булган. Серме? Бу- * сы — бер. Ильинның хатыны раславынча, күптән аракы алганнары булмаган. — Аракыны эшкә барышлый да алып була. Аракысы булмаса, беткәнмени комсшкәсе. — Соң ул чагында аракының яисә көмешкәнең шешәсе кайда? — Ничек кайда? Шешәсе юк идемени? — Хикмәт тә шунда шул менә!.. — Бәлки, ул аны буага ыргыткандыр? — Юк, Айназар Арсланович, иләк белән су еозеп азапланасы түгел. Мин аны каравылчы остәлсндәге кружканы карагач та уйлаган идем. Картның аракыны берүзе эчмәгәнлеге әллә каян күренеп тора. Киткән чагында җинаятьче эзләрен яхшылап сөрткән, ә аракы шешәсен алып киткән. Бу — рас. Картны буадан табалар да, тавыш- тынсыз гына күмеп куялар, дип фикер йөрткән ул Инде экспертизафЬләнго китсә, дип. бернинди эз дә калдырмаган. Ишек тоткасында көтүче егетнең бармак эзеннән башка беркемнеке дә юк Чиста эшләнгәнме? — Шулай дип фараз итик,—диде прокурор. — Икенчедән. Игътибар иттегез микән — мин моны экспертларга аерып әйткән идем — монда Ильин ике, иң күбе оч йомырка ашаган, диелгән. Бу детальгә ике куллап ябышырга мөмкин. Карт, гадәте буенча, җәйләүгә күп еллар буена биш йомырка ала торган булган. Моны хатыны да әйтте. Шулай булгач, кая киткән калган ике яки оч йомырка? Ашаганнар дисәң — кабыгы юк. Димәк, җинаятьче монысын да үзенчә хәл иткән. Кыскасы, кемдер безне үзенең алдавыч бавына тотындырып коега төшерергә ниятләгән. Хәер, без шартлы рәвештә аның ул бавын тоткан булыйк, үз банына тотынып, үзе төшмәсме? — Нишлибез?—диде прокурор. — Минем арысланга тычкан тәбәсе куярга кирәк дигән ният бар Ә авыл халкына, әлбәттә, бу фараз итүләрне хәзергә сиздермәскә тырышыйк. — Халык шикләнерлек урын калмасын өчен, колхозга шалтыратып. председательне бик каты ачуланган булырмын, киләчәктә мондый фаҗша кабатланмасын өчен буа тирәсенә киртә тотарга кушар мын. Югыйсә, үтергәннәр икән, ДИЕән гайбәт чыкса, сезнең эшкә зарар килүе мөмкин. — Әлбәттә. Сергей Хорошевтан сорау алуны ерактан, җинаятькә бәйләнеше булмаган вакыйгалардан башлады Озерцов. Иң элек, кем икәнлеген аңлар, ачыклар очен аның эчке дөньясын капшап карарга кирәк иде. Әнә ул йөнтәс сары каш астыннан сөзеп карап утыра. Үтерүдә шик төшкән кешеләрнең һәрберсеннән сорау алынган, ул — соңгысы. Күрәсең, мондый хәл аны да борчый. Билгесезлектән борчылмаган кеше шыр юләр булыр иде. Әнә бит, бүренеке кебек яшькелт күзләре тирә-якны айкый, бармаклары урындыкның йомшак утыргычында уйнап тора. Егетнең карашында ерткычлык, усаллык чагыла. Куе чәче тар маңгаен каплаган, салынкы итләч колакларын, чыннан да, бүре кебек шәлперәйткән, нидер котә. Битенең уң ягында чалыш яра җөе. — Хорошев, яңагыңдагы яра каян?—дип башлады Озерцов. Көтелмәгән сораудан соң Хорошев, ышанмаган сыман, яра эзен тотып карады. — Ә-ә...—дип елмайгандай итте.— Малай чакта ат тешләгән иде. — Шулай ат ярата идеңмени? — Кем яратмый инде атларны, иптәш следователь. — Димәк, яраткан хайванны кыйнарга да мөмкин түгелдер. — Ничек кыйныйсың инде, хайван бит. — Ә менә синең хакта өченче ел, үзегезгә печән алып кайтканда, «Янбаш» дигән атны кыйнап, колынын төшергән дип ишеттем. — Кыйнаганнан түгел иде ул, авыр йок тартканнан. — Шулай шул, үргә таба йөген тарталмагач, кыйный-кыйный кугансың. Анна Куянованың егетен ни өчен кыйнадың? — Гафу итегез, мин бернинди егетне белмим, бу нахак бәла, иптәш следователь. — Хәер, хәзер Аннаның әнисен чакырабыз... Башына ак яулык бәйләгән урта яшьләрдәге хатын-кыз, курыккандай, Хорошевтан читкә китебрәк басты. — Сез бу кешене беләсезме? — Соң, бу Мәкчем малае Сирги, —диде хатын, кабаланып. — Дарья Петровна, сөйләп бирсәгез икән, гражданин Хорошев сезнең кызыгыз янына килеп йөргән егетне ничегрәк кыйнады? — Кыйнады инде, иптәш нәчәлник. Башта урамда кыйнадылар, җыйнаулашып, тибеп-тибеп. Ач бүреләр дә шулай ташланмыйлар, болар кебек. Хатын, сөйләвеннән туктап, яулык очын иреннәренә тидереп алды. Аннан соң дәвам итте: — Кызым менә бу җанварга,—дип, Хорошевка төртеп күрсәтте, _____ барып ябышкач кына Валентин, торып, йортка кереп качты, аннары алар, аны эзләп, өйгә үк керделәр. Урында чирләп яткан иремне сөйрәп төшерделәр, ни генә җикеренмәделәр. Ахырзаман җитте дип торам.—Хатын, шулай дип, балавыз сыгып алды. — Сездән җавап котәм, гражданин Хорошев,—диде тикшерүче коры тавыш белән. — Шыттыра карчык, кемгә кирәк аларның оенә керү?! Бер сүз урынына, авызыннан күбек чәчә-чәчә, мең сүз әйтә. Егетләр арасында ий булмас яш.- чагында. Тикшерүче белән прокурор урыннарыннан кузгалдылар. — Шулай да, сак булыгыз, Александр Сергеевич.—диде прокурор хушлашыр алдыннан. — Мено бу аңлатманы Дарья Петровнаның ире язды, ул болар- ның барысын да раслый. Хорошев күзләрен усал итеп кысты. Озерцов, хатынны чыгарып җибәреп, Хорошев белән генә калды. Ton сорауны юри суза төшәр өчен, ашыкмый гына сигарет чыгарып, ф өстәлгә куйды. — Гражданин Хорошев, хәзер исә җинаять булган кичтә = нәрсәләр эшләгәнегезне топ-тогәл итеп сойләп бирегез. — Нәрсәсен сөйлисең аның,—дип, җиңелче генә җилкә сикертте - Хорошев.—Ул конне бераз эчтек, кәнишне. — Күпме? а — Ике кешегә бер кызыл ♦ — Башка дусларыгызның әйтүенә караганда, ике кешегә бер ак ~ аракы эчкәнсез. Соңыннан Үрледә сез клуб кырыендагы Ибраһимов- £ ларда, Гореловның дуслары оендә. ачы бал да эчкәнсез. £ — Әллә кайчан бит, онытылган инде,—дип килеште Хоро- х шев.— Җыйнаулашып Үрлегә бардык. Павел кайтканда кырда ваты- * лып калды. Без барыбыз да җәяү киттек, менә шул Озерцов, бераз уйланганнан соң, Пономаревны чакырып кертте, ’ Алар берберсенә карашып алдылар. Шаһит буларак бүлмәгә Хоро- _ шевларның күршесен. Сатукай түтине дә чакырттылар. Ап-ак чәчле < карчык, кулындагы иске сумкасын әйләндерә-әйләндерә, сорау биргәнне котә иде. — Сатукай түти, узган елның унсигезенче июлендә күргәннәре- ~ гезне сөйләсәгез иде? Карчык усал итеп егетләргә карап алды да тамак кырды — Теш сызлады минем ул төнне,—диде карчык, авыз кырыйларын сөртеп.— Үзегез беләсез, теш сызласа — нинди йокы керсен күзгә. Кыскасы, таң алдыннан мотоцикл белән чыгып киттеләр, менә бу җүнсез иблисләр. — Кире кайтканнарын хәтерлисезме? — Теш сызлавы басылгач, йоклап кителгән, улым. — диде карчык Озерцов соранын Хорошевка юллады — Үрледән кайткач, мотоцикл белән кая бардыгыз? — Үрлегә барып, Казан егетеннән үч алмакчы идек тә. кире борылып кайттык. — Кайсы урыннан? — Авылны чыккач та, мотоцикл «йөткерә» башлагач, туктадык. — Мотоциклның кайсы җире ватык иде? — Бензонасос. Аннары, бөтенләй кабынмый башлагач, кире этеп кайттык. — Павелның башына кем кастет белән сукты? — Кастет белән? — Хорошей, гасабилануын тышка чыгармаска тырышып, үзе дә сизмичә, икенче урындыкка күчеп утырды.—Дәшми утырсаң, сез, бәлки, машина белән дә мин таптаткан диярсез? — Юк. алай дип әйтергә хакым юк. Хорошев. Чөнки Наримановны машина таптап үтермәгән, аның гомерен сезнең вәхшилек өзгән — Хыялыгыз бай икән сезнең.—дип сузды Хорошев.—Тик мин беркемне дә үтермәдем. Суд Әһлиуллинның гаепле икәнен раслады. — Ашыкмагыз. Хорошей, вакыты җиткәч, суд башкасын да дәлилләр. Әйтегез әле, кеше өстеннән «Колхида» машинасы узса, ни калыр иде? — Пәрәмәч, — диде Хорошев кызулыгы белән. — Ни өчен ул накытта Нариманов пәрәмәч булмаган? — Ком белсен инде аны — Менә эксгумациядән соң ясалган экспертиза нәтиҗәсе,— Озерцов Хорошевны экспертиза нәтиҗәләре белән таныштырды.— Павел Наримановны машина таптамаган ә бәлки ул мәрхәмәтсез рәвештә кыйналудан вафат булган. Үрледән кантка да сугышны сез башлагансыз. Ни эчен Наримановны, бер гаепсез килеш кыйный башладыгыз? — Сукмадым мин аңа. — Горелов белән Чихиревны чакырту кирәкме? Хорошев, ни өчендер, бер мәлгә агарынып китте Яңакларын уйнатып, Озерцовка төбәлде: — Ну, булды ул кичне, булды! Егет чагында кем сугышмас?. Кызлар өчен сугыштык. Павел яшь, чибәр, акыллы егет, минем кызымны тартып алган иде. — Исеме? — Валя Муханова. Озерцов, икенче бүлмәдән кеше чакырып, тиз генә Муханованы табып килергә кушты. — Чакырмагыз Валяны, — дип туктатты аны Хорошев.— Миңа ул кыз ошый иде. Павел миннән алданрак олгерде. Әйттем, Павел, йөрмә аның артыннан, дип, тыңламады. Тикшерүченең чираттагы сорауларын бүлдереп, алдан сөйләшкәнчә, бүлмәгә, тирләп-пешеп, Габдрахман Рәшидович килеп керде. — Белдем, Александр Сергеевич, барысы да сез әйткәнчә,—диде ул.— Катерина әйтә, мин аны берәрсеннән алып торган да оныткандыр, дип уйладым, ди. — Хәзер икесе дә сездәме? — Әйе. — Бик яхшы, бик хуп, безгә аның нәкъ Павел башындагысы кирәк иде дә. Хәер, калганы экспертиза эше инде. Габдрахман Рәшидович, зинһар, беркемгә дә бирә күрмәгез, урынында торсын. Иртәгә үзем барып алырмын, ярый, хушыгыз. Аны озаткач, Озерцов янә Хорошевка текәлде: — Хорошев, үзара сугышып та алдыгыз ди, әйтик, мәхәббәт аркасында. Ни өчен Наримановны юлда, кыр уртасында калдырып киттегез? — Отвертка белән кабыргаң арасына китереп манчыган кешене үбәргә идеме әллә? — Сугыш вакытында разведчиклар, хәтта әсирлеккә алган дошман яраланса да, үзләре белән бергә күтәреп, сөйрәп, ут астыннан алып чыкканнар. Ә сез, кан дошманыгызны түгел, иптәшегезне ташлап киткәнсез. Кайсыгызның башына шундый тинтәк уй килде? — Ну, миңа,—диде Хорошев, күз карашын яшереп.—Айнып акылына килгәч, кайтыр әле, дидем. — Экспертиза Павелның эчкәнлеген инкарь итә. — Экспертизага шулай кирәк булгандыр. Без барыбыз да салган идек. — Шулай да, Павелның башына кем тимер белән сукты? Чихирев карап торган, сез өчәү генә каласыз, Хорошев. — Кызлар янына барганда кем инде кесәсенә тимер тыгып йори, иптәш следователь?! Үзегез әйтмешли, чуалыш вакытында кастет белән суксалар гына. — Димәк, Наримановның үтерелгән булуы белән килешәсез?—диде Озерцов. Шул вакытта Хорошевның шәлпек ирене дерелдәп, сөмсере коелып төште. Аның йөзендәге үзгәрешне тикшерүче дә сизми калмады, әлбәттә. — Юк, килешмим,—дип кырт кисте Хорошев һәм аның тавышы җир астыннан чыккан кебек тонык ишетелде. Озерцов, Хорошевны чыгарып җибәреп, кабат Гореловны чакыртты. Аннары, алдан сөйләшкәнчә, тәрәзә янына килег шартлы хәбәр бирде дә урынына утырды. н — Гражданин Горелов, сезнең иптөшләрегезнең барысы да унсигезенче июль төнендә Павел Наримановны кыйнаганнары турында сөйләп бирделәр. Сезнең инкарь итүегезнең файдасы бар микән? Шулвакыт телефон шалтырады. Озерңов телефонны алды. — Әйе, тыңлыйм, иптәш прокурор Шуңа таба бара. Әлбәттә Юк. ф сезнең санкңия кйрәк булачак. Кайчан? Ярар. Минем сезгә тагын бер 3 үтенеч бар иде. Иртәгә монда эксперт җибәрегез. Юк Бик мөһим = нәрсәне хәл итәсе бар. Наримановның кабере остенә кемдер «Ахыры 2 юк» һәм «Ахыры бар. ул — мин» дип язган. Кабердәге һәйкәлне куп- 5 тарып алып булмый лабаса. Ну. Әйе. Иртәгә. Рәхмәт. Ярар. Хәзер ма- “ шина белән чыгабыз. Көтегез. = Озерңов, ашыкмыйча гына кәгазьләрен җыеп, егетләрнең бары- ♦ сый да чакыртып кертте. — Бүгенгә сорау алу тукталып тора. Беркемгә дә авылдан чыгып g китәргә рөхсәт ителми. Иртәгә барыгыз да сәгать тугызга монда £ киләсез.—дип чыгарып җибәрде. > Сорау алу тәэсиреннән арынмаган егетләр сүзсез генә өйләренә ■ таралдылар. Озерңов. сержантларның икесен генә чакырып алып, төнлә узды- ® рылачак операцияне аңлатты: «Сезнең топ эш — Гобдрахман Рәшидә- х вичларга барып, аларга бүген верандада йокларга ярамаганлыгын цйтү. < Тавыш-фәләнгә игътибар итмәсеннәр. Ә үзегез барысын да мин.'; аңлатканча эшлисез. Аңлашылдымы? Менә сезгә кунакханә ачкы- * чы»,—дип, үзе китеп барды. Милиция «Волгапсы. кыр капкасыннан чыгып биш-алты чакрым узгач, юлдан читкә борылып, наратлык эченә кереп туктады Кояш, гамчыгол чәчкәседәй кып-кызыл булып, офык артына кереп бара Кон сүрелгән, һава бераз салкынча. Озерңов машинадан төште, ялгыз имән төбенә килеп, ашыннан туфлиләрен салып, костюмын элеп куйды, як-якка кулларын сузып, куе үләнгә ятты. Менә ул дөньяның җәннәте: һәр нәрсәнең үз матурлыгы, үз рәхәте бар. Тирә-якта тынлык. Иик ичмасам берәр төрле кош сайравы ишетелсен! Булыр икон шундый тынлык. Әллә яшьлеге белән моңа кадәр табигатькә колак салмаганмы, күңелне кыса торган мондый тынлыкка игътибар иткәне булмады Малай чакта күккә карап ятканда ярыша-ярыша узышкан ак болытлар гаҗәпләндерде аны. Нинди генә җәнлекләргә охшатмый иде ул ак болытларны Озерңовны уйларыннан машина кычкырткан таныш арындырды Ул. эндәшмичә генә, яткан җиреннән күтәрелеп карады. — Гафу итегез,—дип акланды шофер егет Озерңов сәгатенә күз төшереп алды. Караңгы төшәргә кимендә сәгать ярым чамасы накыт бар Профессиональ сизгерлеге аның өметен аклармы, юкмы? Инде каберлеккә берәү дә килмәсә? Ул вакытта эшләр катлауланачак, энә белән кое казуны дәнам итәргә туры киләчәк. Аның шулкадәр омет иткән кармагына килеп капмаслар микәнни? Әгәр дә каска хуҗасы белән кабер ташына әлеге сүзләрне язучы бер үк кеше булып чыкса, нишләргә? Алай булуы да ихтимал Ул чагында җинаятьче өчен каска мөһимрәк. «Аһ,—дип куйды Озер- ңов. — Нишләп соң әле ул монысын уйлап бетермәде? Ашыкмыйк әле, верандада Павелның үз каскасы ятса? Җинаятьчене бер вакытта да аңгырага санарга ярамый. Инде каска версиясе ул уйлаганча булса, җинаятьче үз каскасын теләсә ничек кире алырга тиеш Аны шул Әһлиуллинның кулга алынган булуы тынычландырырга мөмкин Әгәр до бик үҗәт кеше булса, ул бер үк төнне тегендә дә, монда да ^лге- рергә тырышачак. Үтерүче өчен аларның икесе дә телсез шаһит, егәр җинаятьче каска артыннан барып, егетләр аны эләктерсәләр, кабер саклап утыру бер тиенгә дә кирәкмәячәк. Нишләтәсең, бушка саклап утырган чаклар аз буламыни ул...» — Александр Сергеевич,—дип эндәште аңа Булатов. Хәзер нишлибез? — Караңгы төшкәч, авылга кайтып, Наримановның каберен саклыйбыз. — Кабер сакларга? Йа хода, анысы тагын нигә?—дип гаҗәпләнде Булатов. — Сезне тоткарлавымның һәм сездән телефоннан шалтыраттыруымның хикмәте дә шунда иде. — Ә-ә-ә,—диде Булатов, —Нигә миңа «прокурор» дип эндәшәсез икән дип, гаҗәпләндем тагын. — Ышаныч әз, дускай. Шулай да, Горелов үз дусларына кабер ташындагы язуга экспертиза ясаячаклары турында барыбер сөйләячәк дип уйлыйм. Кайсыныңдыр нервасы ычкынып китеп, минем кармакка эләгәчәк, дип өмет итәм. Озерцов белән Булатов, сөйләшкәнчә, капитанны машинада, кукуруз эчендә калдырып, рәшәткә өстеннән сак кына сикереп кереп, каберлек арасында югалдылар. Озерцов. кесәсендәге фонарен кулына алып, Павел кабере янындагы сирень агачы төбенә чүмәште. Колак тобеннән генә черки безелдәп узуга, костюм кесәсеннән Вьетнам бәлзәме алып, муен, маңгай тирәләрен сөртте. Хәзер таңга кадәр утырсаң да була, дип уйлады ул. Менә шулай, аучы шикелле, үз гомерендә төрле җирләрдә күпме җинаятьчене сагалап утырырга туры килде аңа. Тәмәке тартуны да шуның аркасында ташлады. Кайвакыт, эчең аркаңа ябышканчы, көне-төне, менә-менә килер, дип көтеп утырган кешең, бүре тозакны сизгәндәй, килми дә кала. Җинаятьчеләрнең дә «даһилары» бар. Шулай уйланып, йокымсырап утырганда, кинәт аяк астында шартлап агач ботагы сынганы ишетелде. Озерцов шул тавышка сискәнеп куйды. Кесәсендәге пистолетын янә кармалап алды. Бераздан, каберләр өстенә утырткан тәреләр арасыннан, богелә төшеп, сак кына атлаган кеше шәүләсе күренде. Ул Нариманов кабере янына килеп, чүгәли төште. Каберләр арасындагы караңгылыкта, шом тудырып, шырпы уты кабынды. Килүче иелеп, шырпы уты яктысында, калай һәйкәлгә язылган сүзләрне бетерергә кереште. Озерцов, мәче саклыгы белән сирень куаклары төбеннән чыгып, кулындагы фонарь утын кабер өстендәге кешегә таба юнәлтте. Әлеге кеше елан өстенә баскандай, ут яктысыннан читкә — тәреләр арасына сикерде. Зираттагы каберләр тынлыгын ярып, ату тавышы яңгырады. Озерцов фонарен сүндереп, берничә адым читкә сикерде дә фонарь уты белән каберләр арасын капшап узды. Кабат колак яныннан сызгырып ядрә узды. Озерцов, пистолетын алып, җинаятьченең игътибарын җәлеп итәр өчен һавага атты һәм, як-якка җитез хәрәкәтләнеп, фонареның утын төнге кунакның йөзенә төшерде. Шул мизгелдә зиратта җан тетрәтеп акырган тавыш яңгырады. Озерцов килеп җиткәндә лейтенант Булатов, «төнге кунак»ның кулын каерып, үзен җиргә терәгән иде. — Лейтенант!—диде тикшерүче.—Син бу адәм актыгын бәйләп, машинага алып бар, ә мин Хорошевларга йөгердем. Әгәр дә ул. Наримановларга бармыйча, пистолет тавышын ишетсә, ычкыначак. Машинаның утын яктыртмыйча гына шунда килерсең. Озаклама! Озерцов белән Булатов каберлек саклап утырган вакытта, Хорошев Наримановларның веранда тәрәзәсенә чиртте. Тавыш бирүче булмагач, берара көтеп торып, катырак шакылдатты. Верандада кеше юклыгына ышанган, пәкесе белән әкрен генә веранда тәрәзәсенең пыяласын алып, җиргә куйды да, эчкә үтеп, үзенең мотоциклда киеп йори торган каскасын алып кире тышка сикерде һәм. аягына тураеп басканчы, ике яктан ике кешенең кулларыннан эләктереп алуын тойды. Нәкъ шул вакытта зират ягында бер-бер артлы ату тавышы яңгырады. Каска каядыр читкә тәгәрәп китте. Хорошевның миеннән ф «Беттек!»—дигән уй йогереп узды ,'пәм ул, үзен тотып торучыларның 2 игътибарын җәлеп иткән ату тавышыннан файдаланып, кинәт кенә 3 алга ыргылды, ычкынып, үзен тотарга килүчеләрнең берсен читкә биреп, икенчесенең ике бот арасына тибеп, караңгылыкка югалды. u Ул, эзәрлекләүдән качкан ерткыч сыман, тыкрыклар һәм бәрәңге £ бакчалары аша үтеп, абына-сортенә, өйләренә кайтып керде. Аның а уенда бер теләк иде: мөмкин кадәр тизрәк авылдан чыгып югалырга * һәм кая да булса посарга, тын да алмаска, тавыш-гауга тынычлана ’ тошкәч, Себер якларына китеп сеңәргә, хәтта исемеңне дә, фами- к лияңне дә, кем булуыңны да онытырга! Ул, сыер абзарына кереп, £ идән тактасын балта белән каерып ачты да, корәк белән Fазып, бер х чиләк тартып чыгарды. Аннары, чиләк эчендәге төргәкне чишеп, кос- ’ тюм кесәләренә ике пачка унлык, бер пачка йөзлек акча тыгып, тирә- * якка колак салды. Шылт иткән тавыш та ишетелми. Ул маңгаендагы z тир бөртекләрен сөртте. Әгәр дә исәнсау котылса, белер иде х нишләргә икәнен. Шәһәргә генә барып җитәсе. «Кыяфәтне, йөзне * үзгәртүе берни тормый,—дип фикер йортте ул.— Ә калган акчаны и кайчан да кайтып алырга була». * Хорошев, төргәктә калган акчаларын кире урынына урнаштырып, идәннәрне япты да, сарайда торган мотоциклын урамга этеп чыгып, оч йоз метрлар чамасы кабызмый гына барды. Халык йоклаган, караңгы. Аңа бары тик олы юлга кадәр генә җитәргә кирәк, ә аннары— сип күр дә. мин күр. Милиция түгел, эте дә табалмаслык урында булачак ул. Мотоциклны кабызам дигәндә генә, аның күзләрен чагылдырып, йозепә фонарь уты тоште. Ул, куркуыннан артына утыра язып, бөтен тәне, җаны белән калтырана башлады. — Хорошей!—диде Озерцов, кискен тавыш белән. — Болай соңлап кая таба җыендың? Хорошев, каушавыннан теле көрмәкләнеп, ни әйтергә белми торды. Аннан соң гына, үз-үзен кулга алырга тырышын, әйтте — Түбән очка бер мәткә янына төшеп менәргә дигән идем. Әгәр каршы икәнсез, кертеп куям,—дип, мотоциклын кире борды Озерцовныц аны кулга алырга килгәнлеген ул шундук аңлады Тик менә кесәдәге акчаларны нишләтергә? Кая ыргытырга? Ничек итеп котылырга? Акча тарихы Павел ише генә түгел иде Җитмәсә, фонарен до сүндерми бит, каһәр. — Хорошев, хәтереңдәме, беренче конце мин сезгә, гаепне танымау— җинаять, дигән идем. — Хәтердә, иптәш следователь.— Ул бу сүзләрне теш арасыннан, ачу белән сыгып чыгарды. — Бөкренең бөтен хыялы — чалкан ятып бер йоклау, ди. Сез дә шуның кебек. Сезнеке җиңде, нәчәлник Тик протоколга «органнарга үз теләге белән бирелде» дип язарга онытмагыз Хорошев, гаепсез кешедәй, кулларын алга сузып, катып калды — Онытмабыз. Хорошев.—Озерцов сак кына аңа якынлашты, сузылган кулларына богау кидерим дигәндә генә Хорошев һич искәрмәстән, бар көченә аның ияк астына сугып, урам буйлап йөгерде Озерцов җирдән сикереп торганчы, урамны яктыртып, милиция «Волга»сы килен туктады. Машинадан чыгып, лейтенант Булатов белән шофер качып барган Хорошевның каршысына ташландылар Хорошев, бу юлы инде котылуга тәмам юл киселгәнлеген сизеп, кесәсендәге акчаларны аяк астына ыргытты да. үзе урам коймасына таба чапты Ләкин, коймага сикереп менеп җиткәндә генә Озерцов аның үкчәсеннән эләктереп алды, кискен хәрәкәт белән үзенә таба тартты. Эт сыман ырылдап җирг.э килеп төшкән Хорошсвны. бер мизгел эчендә кулларын богаулап, машинага утырттылар, халыкны йокысыннан уятмас өчен, тизрәк китеп тә бардылар. Иртән авылга район прокурор'1 ..! Айназар Арсланович белән районның эчке эшләр бүлеге началы 1игы полковник Исмәгыйлен килеп тоште. Бер-бер артлы янә ике милиция машинасы килеп туктады. Авыл советы алдында җыелган халык бер мәлгә гожләп куйды. «Килделәр, алып китәргә килделәр! Асарга гына аз аларны, энә белән тунарга кирәк!»—дигән тавышлар яңгырады. Хәл-әхвәлләрне сорашкач, Исмәгыйлев, фуражкасын салып, урындыкка куйды. — Боркү, яңгыр булыр, ахрысы,—диде ул, кулъяулыгы белән маңгай тирен сөртеп. — Яуса да ярар иде, мондый эштән соң,—дип сүзгә кушылды прокурор. — Иртәрәк түгел микән, иптәш прокурор, — дип көлемсерәде Озерцов, башын күтәреп. — Юк. иртә түгел,—диде кинәт җинаятьчеләр арасыннан берәү. Барысы да шул тавышка борылып карадылар. — Гриша дәдәй белән Павелны кем үтергәнен сөйләп бирәсем килә. Суд моны искә алыр дип уйлыйм,—диде Пономарев. — Пистолет хуҗасы,—дип аңлатты Булатов Исмәгыйлев белән прокурорга. Озерцов. сакчыларга Пономаревның кулыннан богауларын салдырырга боерып, аңа язарга дип КӘГАЗЬ бирде. — Пономарев пистолетның үзенеке булмавын белдерә, — диде ул прокурорга.—Аның әйтүе буенча, пистолетны аңа Хорошев биреп торган. Мин моңа ышанам да. Хорошевта корал барлыгын белә идем. . — Ничек белә идегез?—дип гаж.әпләнде Исмәгыйлев. — Әлегә сер бу... — Бу пистолетның тарихы озын, — диде прокурор, кулындагы коралның номерын карап.—Чын хуҗасы старшина Әгъзәмов иде, Александр Сергеевич. Озерцов, ишеткәннәренә ышанмагандай, бер Исмәгыйлевкә, бер прокурорга карады. — Берничә ел элек, Васильево дачаларының берсендә аеруча куркыныч җинаятьчене эзәрлекләп киткәннән соң, Әгъзамов юкка чыга,— диде Айназар Арсланович һәм урындык артына таянып, аңа тобәлде.—Сез биргән акча номерларының тарихы бик катлаулы һәм тирәнгә киткән булып чыкты. Кыскасы, болай: оч ел ярым элек, Се- бердә леспромхоз эшчеләренә эш хакы алып кайтканда шофер белән кассирны һәм сакчы итеп җибәрелгән бер эшчене атып үтереп, зур суммадагы акчаны алып качканнар. Үтерү — нәкъ безнең райондагы кебек. Юлда утырган кеше өчесенә дә берьюлы арттан аткан... — Гаҗәп... — Гаҗәп кенәме, Александр Сергеевич?! Себер һәм безнең район. — Димәк, монда булган җинаять вакыйгасының игезәге дә табылды. Әйе. эш әле муеннан икән. —Озерцов, урыныннан торып, Пономаревның гаризасын укып чыкты да. Хорошевны башкалардан аерым машинада озатырга боерык биреп, графиннан салкын су салып эчте.— Ихтимал, эш. ягъни бу эш башланган гынадыр,—диде ул, тәрәзәгә күз салып. Авыл советы каршына җыелган халык — кечесе, олысы, карты- яше— барысы бергә төркем-төркем булып гәпләшәләр. Берәүләре, чүмәшеп, тәмәке көйрәтә. Урамның икенче ягында, рәшәткәгә бәйләп куелган ат арбасының өстендә, тибенә-тибепә тавыклар җим чүпләгәндәй итә. Арба астында кечкенә генә йөнтәс йонлы кара эт ята. Озерцов ат белән этнең җәйләү кар-авылчысыныкы икәнен танып алды. «Их, Григорий Родионович, сиңа сугыш газраиленнән котылып калган кешегә, яшәргә дә яшәргә иде бит. тик саклап калмадык»,— дип, ул әрнеп куйды һәм. өстәлдәге документларын җыештырып дипломатына салгач, күрше бүлмәд • утырган авыл советы секре- ф тарс янына керде. Бүлмәгә тәмле хушбуй исе таралган иде 3 — Ниһаять, эшләрем бетте шикелле, Светлана.—диде ул. — Хуш- = лашырга кердем. — Шулай тизмени? Тагын бер генә кө чгә калсагыз, мин дә сезнең с прокурор «Волга»сына утырып киткән бул ыр идем Казанга чакырган- £ нар,—диде кыз.— Бер атналык пропаганд! ютлар семинарына чакыра- = лар,—дип өстәде.— Әйтергә дә онытылган , бер сәгать элек Казаннан * шалтыратканнар иде сезгә. < — Миңа? Кем? — дип гаҗәпләнде Озерцов. X — Ир-ат тавышы иде. Сезне сорады. Чакырыйммы дигәч, £ кирәкми, диде. Хорошсвларпы озаттылармы әле. дигәч, мин әле яңа х гына кузгалдылар, дидем Ул, барысын да бер машинада озаттылармы, ’ дип сорады. Мин. юк. Хорошсвны аерым, дип җавап бирдем Ул, х дорес эшләгәннәр, диде дә телефонны куйды. — Гаҗәп! Мондагы хәл Казанга каян бп.лгеле? Ә Могаен. Айна- - зар Арсланович хәбәр биреп куйган булгандыр. Хәер, бу эш беткән. < Мин сине, Светлана, рәсми рәвештә Мискәүгә чакырам. Инде. £ Мәскәүгә килеп тә, безгә керми китсәң, үпкәләячәкмен.—диде ул. £ дусларча кулын кысып. — Җылы сүзегез өчен рәхмәт, Александр Сергеевич Әйбәт кеше сез,—диде кыз, моңсу карашын яшереп Озерцов, ишеккә таба борылгач, кыз: — Александр Сергеевич!—дип янә дәште.—Павел турында сораса лар. халыкка ни әйтергә соң инде? — Халыккамы? Тикшерү эше тәмамланмыйча, берни дә әйтал- мыйм. Светлана. Миңа, могаен, Казанда бера:< булырга да туры килер әле. Павелны үтерүченең исемен хәзер дә әйтә алыр идем, ләкин безнең эштә кайвакыт әллә нинди котелмәгс»н борылышлар булып куя. Озерцов урамга чыкты. Урамда аяз. җылы матур җәйге кон тора иде. Соңгы бер-ике конда, чыннан да, вакыйгалар һич көтелмәгәнчә үзгәрде дә куйды. Хорошсвның милиция хезмәткәрен үтереп кочуы, Озерцовны гына түгел, бик күпләрне аптырашта калдырды Эчн е эшләр министрлыгы белән прокуратура хезмәткәрләренең төрлечо гөман корулары да берни бирмәде. Хорошев иректә йори иде. Озерцов милиция майоры Иштугановны кабинетыннан чыгып килгәндә очратгы — Сезне тагын борчыйм инде,—диде ул майор янына тукталып Майор, сәгатенә күз төшереп алгач кулынд агы ачкычын йозак тишегенә тыгып, ишеген ачып, бүлмәгә узды һәм остол тартмасыннан папка чыгарып, аны тикшерүче алдына куйды — Сезне кызыксындырган барлык мәгьлүматл. >р шунда.—диде ул коры гына.—Әлегә эчкә җылы салырлык берни юк Озерцов. әйтергә сүз табалмыйча. «һым» дип к ено куйды да. папкадагы кәгазьләрне карарга кереште Керкәле ав! алының кибетчесе аңлатмасы: «Кибеткә башта кызыл төстәге «Жигу'ли»дә килгән ике егет керде. Өсләрендә джинси чалбар, берсе — кы тка җиңле зәцгәр күлмәктән, икенчесенең өстендә шакмаклы күлмәк иде. Кыяфә! ре— сорамасаң да күренеп тора, бандитский. «Жигули»дә»< соң у - унбиш минут соңарып, «Нива-» машинасы килеп туктады Берәү я л төстәге күлмәк сатып алды. У]рта яшьләрдәге ир кеше иде. ьуи-сыны таза, беренче карашка мөлаем., яхшы кешего охшаган иде. Мин әле, тәрәзәдән машинасына карап, бар бит бәхетле кешеләр, дип уйлап та куйдым Бераздан милиция машинасы туктап торды, ләкин кибеткә кермәделәр. Әз генә басып тордылар да, китеп бардылар. Юл өсте булгач, барысын хәтерләп тә бетермәссең. Кемнең нинди икәне маңгаена язылмаган. Йок машиналары да туктады. Кемгә — сигарет, кемгә башкасы кирәк». Озерцов, укуыннан туктап, майордан нәрсәдер сорамакчы иде дә, кире уйлап, тагын берничо битне карап чыкты. Аннары, сорау алу кәгазьләрен өстәлгә куеп, м айорга мөрәҗәгать итте: — Тикшерү процессында үзегез берәр төрле фикергә килмәдегезме? Майор юан баш бармагы белән ияген кашыды: — Бар инде ул логика! ,-ei сыймый торган кайбер шикләр. Озерцов, майорга сора улы караш ташласа да, эндәшмәде. — Мәсәлән,— дип дә в ам итте майор,— өч-дүрт кеше кырда ПМГ машинасы артыннан бар гнн «Нива» машинасын күргәннәр. Лесхоз трактористы әйтүенчә, ул-унбиш минутлардан «Нива» кире борылып кайта. — Ничек?—дип бүл/херде Озерцов.—Сезнеңчә, Хорошевны коткарган җинаятьчеләр, милиционерларны үтереп, эзне югалту өчен бернинди дә чара күрмиләр булып чыга түгелме? — Бәлки, ашыкканнардыр? Әгәр дә яндырсаң, юлдан ерак түгел. Урманда төтен күренүго, хәзер килеп җитәләр. Ә аларга, киресенчә, җинаять урыныннан сиэ!дермичәрәк, ераграк китәргә кирәк булган. — Ихтимал. Бүлдер. д,ем, гафу. — «Нива» машинасын якыннан күрүчеләр дә бар. — Шулаймы? — Әмма дә ләкин < йә Польшага, йә немецларга барып кайтыргадыр, ә? Хорошевның йөзе агарып китте, күзләре үҗәтләнде. — Нәрсә, әллә табутка минем башны тыгып, кокаин кайтартырга ниятлисезме? Менә сезгә! — Хорошев Розаның борын төбендә «кәҗә тоягы» уйнатып алды.—Тавык мие эчкән фраерларны башка җирдән эзләгез. — Әгәр дә теге Мәскәү мүкләге тагын койрыкка басса? — Нишләп соң әле ул Хорошсвны эзләп табарга тиеш? Үзебезне- келәрдән башка кем белә мине? — Алла сакланганны саклармын, дигән. Ә син дус-ишләреңне чакыргансың. Дошманны читтән эзләмиләр, ул бүрек астында була. Әлеге тын гына ойдә ятарсың. Гөнаһлы юл. башта киң булса да. соңыннан тарая. — Шул Мәскәү килмешәгенең арт сабагын укыта алмыйсыңмы- ни? «Али бабамны күргән булсам, без аңардан бик тиз котыла идек. — Кирәкмәгәнгә борыныңны тыкма Синнән башка шөгыльләнүчеләр дә юк түгелдер әле. — Шулай дисеңме? Кем?—Хорошев, сынаулы итеп, Розага карап алды. — Белмәгәннең башы авыртмый, башыңны кирәк җиргә сакла — Димәк, ышанычны югалтканмын.. — Кысыр хәсрәт белән чирләмә. Ул ышанычның булуы белән булмавы шул кадәрле генә. Синдәге товарлар исән булсын, таба күрмәсеннәр. Тапсалар, эшләр хорти. Хорошевның йөзе агарып китте: — Нәрсә, тентү белән барырга момкиннәр, дисеңме? Ишектән ачкыч шалтырады. Розаның әнисе кайта иде. ахрысы Төш вакыты авышып, кон бераз сүрәнләнә төшкән булса да. кояш астында утырырлык түгел, кыздыра иде Капка төбендәге ике милиция машинасын балачага, карт-корылар уратып алган Кепка кигән ак сакаллы карт белән урта яшьләрдәге бер абзый, башларын чайкый- чайкый, нәрсәдер турында гәпләшәләр, бәхәсләшәләр. Малай-шалай, койма башына менеп, йорттагыларны күзәтә. _ Хорошевлар йортында өченче сәгать инде тентү бара. Пүнәтәйләрнең икесе, эсседән өй ышыгына яшеренеп, җиргә сыза-сыза нәрсәдер хәл итәләр. Ишек алдындагы туфракта тавыклар тибенә. Гайрәтле әтәч, горур басып, тавыклар тирәсендә йөри. Озерцов болдыр янындагы эскәмиягә утырган. Койма артында оеп куелган тиресне милиция хезмәткәрләре тимер таяк белән тиш- кәлиләр. Бераздан болдырга Варвара Степановна да чыгып басты. Тентү ясау карчыкның зиһенен тәмам тараткан, борчылуы йозенә-то- рышына бәреп чыккан. — Варвара Степановна, утырыгыз әле, аңлашылып бетмәгән кайбер нәрсәләрне ачыклыйк,—диде Озерцов. Карчык фикерләрен туплый алмый торды. — Варвара Степановна, сүзем әлеге дә баягы Овсянников турында. Ул үзе ниндирәк кеше иде? Карчык, тонык күзләре белән ялварган сыман, Озерцовка карады: — Үлгәннәр турында начар сүз әйтү дә гөнаһ. Сойләми дә хәл юк. Шуны өстәсәм генә: сугыштан мал белән, баеп кайткан, дип тә сөйләүчеләр булды. Үзе гомер буе ярлылыкка зарланды. Үлгәч, күпме алтын сәгать таптылар үзеннән. Карчык, сөйләгән җиреннән тукталып, карашын тентүчеләргә таба юнәлтте. — Коры куллы, кырыс кеше, дия торган иде хатыны. Бервакыт шул җүнсез балта белән хатынының башын чабып озәм дигәндә, олы кызы балтага ябышып алып калган. Сугышта кеше атып яткан бәндә кисәгеннән нинди мәрхәмәт котәсең? — Ул Сергейны ярата идеме? — Сергей Ибукны гел дә өнәп бетермәде. Яратсаң-яратмасаң да — карендәш. Килгән кешене борып җибәреп булмый. Сугышта булганнар бит, алар барысы да нервынныйлар. Варвара Степановна улының качкынлыкта йөргәнен белергә-тиеш түгел иде. Шуңа күрә Озерцов та үзе кызыксынган сорауларны бик сак, читләтеп кенә бирде. — Варвара Степановна, читтә кызыгыздан башка тагын кемнәрегез бар? Туган-тумачалардан дип әйтүем. — Карепдәшләргэ ярлы булдык без. Чаллыда туганнан туганыбыз бар. Петр кызы Мария — районда. Башка туганнар юк. Участковыйга инде барысын да бәйнә-бәйнә сөйләгән идем. — Нинди участковыйга? Кайчан? — Мәүлетовка. Сергей качкач та килде. Бер генә түгел, берничә тапкыр килеп, капшамаган җире калмады. Нәрсә эзлисең дигәч, малаең качкан, ойдә яшеренеп ятмый микән, дип җавап бирде. Озерцов янына Булатов килде: — Александр Сергеевич, анда, сарай идәне аегыннан целлофан горгәк табылды,—диде ул. Пүнәтәйләр белән бергә Варвара Степановианы алып сарайга кергәндә, тентүчеләр кара-каршы утырып сөйләшәләр иде. Озерцов белән Булатов кергәч*, алар торып бастылар. Варвара Степановна, зур целлофан төргәкне күреп, аптырап калды. — Бу сезнекеме?—диде Озерцов. — Беренче тапкыр күрәм, —Карчык ни әйтергә дә белми иде. — Йорт алдына алып чыгыгыз, — дип боерды Озерцов Торгәкне чирәм өстепә куеп, ачкач, түгәрәкләп баскан пүнәтәйләр белән милиция хезмәткәрләре бер мизгелгә «аһ» итен алдилао да телсез калдылар. Капчык эчендә кап-кап йозлек, иллелек, егерме бишлек акчалар ята иде Варвара Степановна күзләрен тутырып карап торды-торды да елап җибәрде. — Алланың каһәре суккыры! Кара инде аны, кеше ышанмаслык бит. кеше ышанмаслык! — Бу сезнең акчалармы? — дип сорады Булатов. ’ Карчык бермәл дәшмәде. = — Бу кадәр акчаны гомеремдә беренче тапкыр күрәм,—диде ан- ? нары, башын аска иеп. Өч йоз җитмеш биш мең сум акчаны, санап, документларны g рәсмиләштереп бетергәндә ой түбәсеннән алып төшкән табыш Озер- « цовның үзен дә шаккатырды. Аның алдында иң кимендә бер миллион ♦ сумлык гашиш, марихуана ята иде. Кечкенә генә шушы авыл өенең ® түбәсеннән бу кадәрле наркотик табылыр дип кем уйлар? Павел На- * римановтан башланган вакыйга акча, наркотикларга килеп бәйләнде, ь Бәлки. Павел, Хорошевтагы акчаларга гына түгел, шушы агуга да £ шаһит булгандыр? Бәлки. Павелның үлеме белән наркотиклар ара- а сында берәр төрле бәйләнеш бардыр? Булса, хикмәт нәрсәдә? Ә|ур * Павел, Хорошевта бер сумка акча күрдем, дип ычкындырса, ышаныр- • лар идеме? Ай-Һай! Ул чагында япь-яшь егетне үтерер өчен тагын ’ нинди сәбәп булырга мөмкин) Димәк. Павелның үтерелү сәбәбен < башка җирдән эзләргә. Тик каян? Нәрсәдән? Озерцов, тентүләр £ тәмамлангач, үзенең авыр уйларыннан аерыла алмыйча, Нариманов- * ларга керде. Габдрахман абзый иңбашына солге салган да. веранда бусагасына утырып, яшел чәйнектән су салып аякларын юарга җыена иде. Озер- цовны күргәч, торып, яланаяк хәлдә аңа каршы атлады Хәл-әхвәлләр сорашкач, сөйләшүнең моһим өлешенә күчтеләр — Миңа ун минутка гына Павелның көндәлеген биреп тормассызмы?— диде ул, урындыкка утырып.—Тагын бер кат карап чыгасы килде. — Әллә ойго узабызмы? — диде карт — Юк, юк, Рәхмәт. Саф һавада рәхәтрәк. — һана бездә сихәтле. — Шулай шул. Кала һавасы хәлне ала. Карт, җәһәт кенә атлап, ойго кереп китте. Ул үз улының көндәлеген алып чыккан арада, Озерцов ишек алдына күз салды. Ихата чиста итеп себерелгән. Койма арасыннан кыяр сабагы чыгып, кычытканга үрмәли башлаган. Көндәлекне җентекләп укып чыкканнан соң, күзен йомып, барысын да кабат күз алдыннан уздырды Озерцов Шикләнерлек бер генә деталь дә юк дисәң, «Ну, Хорошев — артист». — дигән сүзләр бераз уйга калдырды аны. Ни эчен артист соң әле ул? Нинди хикмәт ята бу сүзләрдә? — Нигә уйга калдыгыз? — диде карт, аның фикерен бүлдереп — Юк, болай гына, Габдрахман Рашидович. Павел шәһәргә еш бара идеме? — Әллә инде. Баргалады. — Барганда туганнарыгызга тукталасызмы? — Минем анда ике брат. Берсе—Дачнаяда. икенчесе үз өе белән тора. — Сез до кунакта буласыздыр? — Сирәк. Үз ое белән торганы бик тәкәббер. «Волга»сы. хан сарае сыман дачасы бар. Идел буенда. — Зур җитәкчемени? — Каян килсен,—диде карт, көлемсерәп.—Аның бит мәктәптә укыганда да «икелеидән башы чыкмады. Хатыны гастроном директоры. Үзе — ниндидер министрлыкта тәэминат бүлеге начальнигы — Димәк, кешеләр әйтмешли, «яши» белә. — Мин аның тормышына сокланмыйм да. кызыкмыйм да. Куркып яшәгән кебек яши ул. Бер барасың — кычкырып сөйләргә курка, икенче юлы күкрәк киереп шапырына. Ошамый ул миңа, Павелга да ошамый иде алар. Әти, йөрмә шул козгын оясына, аларның байлыгы кешеләрнең күз яшенә күмелгән, ди торган иде Нигә шулай сөйләнгәндер. Кияве кайдадыр өлкә комитетында эшли Павел үтерелгәч, хәтта кызыксынмады да. — Габдрахман Рәшидович, андагы номенклатураның да төрлесе төрле сорттан. — Павел турында хат язып, анда да булдым. Берничә тапкыр. Гафу итегез, Александр Сергеевич, үзем коммунист булсам да, әйтер идем... Анда тычкан тотарга иренгән ата мәчеләр утыра. Җан әрнемәсә, әйтмәс тә идем. — Киявенең исеме ничек соң? — Виктор Николаевич Сальников. Үз-үзенә гашыйк бер бәндә шунда. Чәчләрен бөдрәләтә дә, тик йөри күркә сыман. Озерцов, хушлашып, капкага таба юнәлде. Ә өлкәдә аны сюрприз көтә иде: Хорошевның үле гәүдәсе табылу турында хәбәр чигәләренә кан дулкыны китереп бәрде Бер мәлгә зиһене таралып, фикерләрен туплый алмый торды. Хорошевка бәйләнгән җинаять тамырларының еракка, бик тирәнгә киткәнен ул тәмам аңлады. Экспертиза нәтиҗәләрен ул башта, кәнәфи кырыена таянган килеш, күзләре белән тиз-тиз йогертеп чыкты. Аннан соң, җайлап утырып, кабат, җентекләп, игътибар белән укырга кереште. Укып чыккач, ни әйтергә дә белми, беравык өнсез-тынсыз утырды. Өстәлдәге телефонның шалтыравы аны уйларыннан арындырса да ул ваемсыз калды, әкрен генә торып, тәрәзә янына килде. Аннан соң гына телефон трубкасын алды. — Ә, Марсель Айдарович, Хорошевның үтерелүе турында үзегез нинди фикердә? — Нәрсә әйтергә дә аптыраган, — диде шалтыратучы.— Мондый хәлдә, гадәттә, җинаятьче үз корбанын мөмкин кадәр табалмаслык итеп яшерә. Корбанның йә башын кисеп ыргыталар, йә тураклап ташлыйлар. ә монда кырмыска оясына салганнар. Сәер күренеш. — Мәет табылган урын шәһәрдәп еракмы? — Якында гына, авыл хуҗалыгы институтының дачалары янында. Аста күл. Ул урында безнең милли бәйрәмне —сабан туен уздыралар. Хикмәт шунда: башта Хорошевны коткаралар, ә аннары үтереп ташлыйлар. — Алдан юрамыйк әле,—диде Озерцов. телефон трубкасын куеп, яңа номер җыя башлады. — Шакирҗановны момкинме? — Шакирҗанов тыңлый. Кем әле бу?.. Ә-ә-ә, Александр Сергеевич, сез икән. Мин сезне күптән инде Мәскәүдә дип торам. Күрешергә телисезме? — Әйе. — Каршы килмәссең, университет янындагы бакчада күрешик... Озерцов Хорошевның ничегрәк үтерелүен кыскача гына сөйләп бирде. — Менә шунда туктагыз,—диде Шакирҗанов, бармагын күккә текәп.— Үтерү ысулы ничек? — Атып. Машинаны кемнәрдер туктата һәм икесен дә. терәп диярлек, Вест-Виссон пистолетыннан теге дөньяга озаталар. — Могҗиза! — Бусы әле кереш сүз генә. Кичә, Хорошевларда тентү ясау вакытында. өч йоз җитмеш биш мең сум акча һәм миллион сумлык наркотик табыла. — Бәрәкалла, бәрәкалла Италия мафиозы диярсең—Ша- ф кирҗанов, гаҗәпләнүеннән, куллары белән ботына чабып куй- , ды.—Әкият. Валлаһи әкият! — Әкият булса, бик шәп булыр иде дә. кызганыч, әмма чынбар- z лык, коллега. Берничә ел элек Себердә. зур бер леспромхозга хезмәт и хакы алып кайтканда, кешеләрен атып үтереп, акчаларын алып кача- t лар да, шуның белән — бетте китте. Ниһаять, акчаның бер өлеше Хо- « рошевтан табыла. Нәкъ шундый ук вакыйга — монда, сезнең «Кызыл ♦ йолдыз» районында. Үтерү алымы бер үк — Бер Хорошевка артык күп булмасмы икән, ә, Сергеевич?—дип £ бүлдерде Шакирҗапов. £ — Күпме-азмы—Хорошевның хәзер исеме генә калды. Аның ар- г. тында кем тора? Менә хикмәт нәрсәдә — Кем генә торса да, монда яхшы оештырылган төркем эш игә и Яки шуларның синдикаты. | — Карап-карап торам да, сез үзегез — фантазиягә бай кеше, ә s төркемнәрнең нинди синдикаты булсын ди?! Хулиган малайлар!а син- < дикат, трест тагын! — Ә сез, нәрсә, торкем дигәч тә. анда ун-унбиш хулиган дисез- * ме? «Тяпляп»ны да торкем генә дияргә маташканнар иде, ә алар яхшы оештырылган банда булып чыкты Өч ел буе шәһәрне дер калтыратып тоттылар. Менә сиңа группировка. Без бит демократия, гласность уйнасак та, күзгә кереп кычкырып торган дөреслектән куркабыз. Үзегез уйлап карагыз, шәһәрдә МВД, прокуратура, комсомол, партия һәм беркем берни эшли алмый. Сталин заманында тота белгәнне, хәзер җиңә алмыйлар, имеш. Теләмиләр Ә кемнәрдер шуны оештыра да. бик оста гына дилбегәләрдән тартып утыра. Бәлки, алар- ның башлыклары да Хорошев кебек кешеләрдер Ә монда күпме чиновниклар бернинди гамәл кыла алмыйлар. Бу бераз сәеррәк түгелме? — Битарафлык. — Әйдә, чукынсын барысы бергә. Әллә Хорошевка кайтабызмы? Синең фикереңчә, ул берәр торле төркемнең короле булырга момкинме? — Алла белсен аның кем булганлыгын Ни очен аны. бер тапкыр коткарып, аннары кырмыска оясына ташларга? Пономаревтан бераз информаңия чыкты. Аның сойләвс буенча, ул Хорошсвны. әллә ничә тапкыр чибәр бер хатын-кыз белән күргән Шул ук хатын-кыз милиция формасыннан Хорошевның Себердә эшләгән леспромхозында булган, имеш. Ә Хорошев леспромхоздан киткәч, банктан эшчеләргә зарплата алып кайтучыларны үтереп акчаларын алалар Акчаларның бер өлеше Хорошсвтан табылды, ә калганы кайда — шайтан белсен. — Гаҗәп. Сез монда МВД хезмәткәрләренең катнашы бар дияргә ниятлисезме? — Мин фикер генә йортом. Кем булган ул хатын-кыз? Милиция работнигымы, рецидивистмы? Әллә Пономарев кына шыттырамы? Миңа кирәкле хакыйкать —җиде кат җир астында. — Сез, Александр Сергеевич, гаять җитди җинаять гамәлләренә чыккансыз. Наркотикларга бәйләнешле җирдә куркыныч бор Анда иманлы кешеләр юк. — Искәртүегез очен рәхмәт, әлбәттә. Әллә инде бер-ике көнгә кайтып килергәме? — Белмим, ничек түзәсездер? — Түзми нишлисең. — Чәйгә бармыйм дисәгез, минем ремонттан туфлине алып чыгасы бар иде,—дип, Шакирҗанов хушлашырга кул сузды. Кунакханәгә кайтып, исле сабын, сөлге алып, тагын нәрсә алырга икән дип уйланып торганда, телефон шалтырады — Тыңлыйм.—диде Озерцов ваемсыз гына. — Озерцовмы? — Нәкъ үзе. — Озерцов, хәзер мине тыңлагыз. Сез тәҗрибәле, акыллы кеше,— диде телефонда таләпчән ир-ат тавышы. — Эшлисе эшегезне эшләдегез. Тотарга тиешле кешеләрне кулга алдыгыз, шунда тукталыгыз. Сез хәтәр сукмакка чыктыгыз. Тауга менәргә тырышмагыз, хәлегез җитмәс. — Кем ул тау, сез түгелдер ич? — дип бүлдерде Озерцов. — Юк, мин сезнең юлда — кыя гына. Сез иртәгә-берсеконгә кайтып китәчәксез. Анда кайтып, буран күтәрмәскә киңәш итәр идем. Сез кыю кеше, сүз дә юк. Тавыш күтәрмәс очен, утыз мең тәкъдим итәм. Озерцов эндәшмәде. — Нәрсә, азмы? Илле мең, шуннан да артык тормыйсыз. — Акыллы кеше тәкъдим итми, «күпме» дип сорый, тинтәк баш! — Не дурак... Ставкагызны әйтегез. — Акчага ихтыяҗлык юк.—диде Озерцов. — Пешканың бәясе миллион булмый! — Миңа сезнең такса батып бетми, мистер Икс. Сез тәкъдим иткән сумма кәҗә тәкәсе алырга гына җитә. — Кәҗә тәкәсе пүчтәккә дә сатыла, Озерцов. Күп сүз — юк сүз, җавап котәм! — Карале, син, әкәм-токәм, сатыла торганнарны башка җирдән эзлә! — Сез — яшь. Хатыныгыз чибәр. Кызыгыз матур гына үсеп килә. Шундый матур тормыш туйдырдымыни? Туйдырмаса — уйлагыз, бер тәүлек вакытыгыз бар. Безнең шартка килешсәгез, тәрәзәгезгә тумбочкагызда яткан сары кәгазьне ябыштырырсыз. Килешмәсәгез — мин сезне кызганам. Телефон трубкасын тоткан килеш, ул беравык басып торды да, җәһәт кенә атлап, тумпочкасының тартмасын ачты. Чыннан да, анда сап-сары кәгазь ята иде. Озсрңовның тәненнән, бала йоннарын торгызып, салкын дулкын узды. Кайдадыр якында гына үлем сагалап йоргәнен йөрәге белән тоеп, бер мизгелгә үкереп җибәрәсе килсә дә, тешләрен кысып тыелып калды. Ләкин бу халәте озакка сузылмады, кинәт күңелендә ниндидер ачу тышка бәреп чыкты. — Аһ, шакаллар, кандала урынына сытарга кирәк сезне!—дип котырынды ул. Шулай инде ул, мәче юк җирдә —тычканнар хуҗа. Карарбыз— кем кемне җиңәр. Үз гомерендә телефон аша да. хат аша да янаучылар булмады түгел, булды. Урамда халык, машиналар. Әнә, ике чегән хатыны узган-барганнардан нидер теләнә. Шикләнергә бернәрсә юк сыман. Ул, махсус заказ- белән ясаткан җайланмага шәхси таныклыгын гыгып. кесәсенә беркетте дә. коенырга китте. Кичке як булуга карамастан, пляж шыгрым тулы иде. Чишенеп, киемнәрен сумкага салды да, билдән суга кереп басты. Су җылы, йомшак. Кояшның кызарып баеп килгән чагы, елга остенә алсу нур сибелгән. Еракта балыкчылар балык тота... Берәр чакрым чамасы узгач, талчыкканлыгын сизеп, чалкан ятып, кире борылды. Елга кырыена чыккач, җылы комга яткан килеш, күзләрен йомып ял итәргә тырышса да, телефоннан шалтыратып янау, Хорошевтан табылган акча, х наркотиклар уеннан китмәде. Кечкенә генә авыл җирендә булган вакыйга оно нинди кыяга китереп терәде! Озерцов. үзенең нинди авыр хәлдә икәнлеген яхшы аңласа да, бирешәсе килмәде. Аптыраган минутларда ул үзен җинаятьче урынына куеп карый торган иде. Хәзер дә шулай эшләде. Хорошев урынында булса, сүз дә юк. тынычрак, кеше аз йори торган берәр почмакта, тавыш- ф гауга басылганчы котәр иде. Яшь, таза ир-ат хатын-кыз булган җирдә а генә озак яшеренеп ятарга мөмкин. «Әйе, —диде ул. үз-үзенең фике- 5 pen раслап.—Бәлки кырмыска оясындагы кеше ул булмагандыр? Хо- | рошевның дусларын аның белән интим тормышта булган хатын-кыз- » лар аша эзләсәң генә. Пономарев та, Чихирев та, Горелов та берни | белми» Озерцов, аягына кемдер кагылып китүен тоеп, башын “ күтәрде. Аның аяк очында, кулына күлмәген тотып, коену костюмын- ♦ нан гына Светлана басып тора иде “ — Исәнмесез. Александр Сергеевич, әллә танымыйсызмы?—диде к • ул, молаем елмаеп. £ — Сине, Светлана, Алла һы тәгалә үзе җибәрәдер миңа. Укулар х барамы? — Барсаң — бара, бармасаң йокланып калына. Мондый эссе х көннәрдә кемнең әкият тыңлап утырасы килсен. Ә сезнең хәлләр ни- , чек? Тотып буламы соң әле Хорошевны? - — Син каян беләсең аның качканын? — Участковый әйтте. «Теге бандит тагын качкан».—диде 3 — Кайсы участковый? • — Фамилиясен оныттым — Мәүлотовмы? — Шул — Мәүлетов та, Мәүлетон диләр, ниндирәк кеше соң ул? Картмы, яшьме дигәндәй? — Утыз яшьләр тирәсе. Чегәннәрнеке кебек кара бодро чәч. яһүдләрнекенә охшаш борын. — Алай икән. Күптән эшлиме? — Өч ел тирәсе. — Сезнең якныкымы? — Хатыны гына безнең районныкы Алар элек кайдадыр Урта Азиядә яшәгәннәр. Ул ниндидер заставада прапорщик булып хезмәт иткән, ди. — Кузгалабызмы. Снега. — Боерсагыз? — Боермыйм, чакырам Киенеп, тротуарга чыккач, алар артыннан тагын оч егет иярде Светлана, нидер сизенгән сыман, «Әллә троллейбуска гына утырабызмы?» — диде. — Каршы килмосәң. җәяү генә кайтыйк. Ял да булыр — Кунакханәдә торасызмы? — Әйе. Ә син? — Тулай торакта. Бер бухгалтер кыз белән тора идек тә. кичә укуын бетерен кайтып китте. Аулакта калдым — Димәк, без икебез дә аулак ойдә икәнбез. Светлана, Озсрцовка елыша төшен: «Әнә, теге оч егет безнең арттан килмиләрме?»—диде- — Кемгә кирәк без? Син—авылдан, мин — Мәскәүдән. Бераз сөйләшеп баргач, аулаграк урынга җиткәндә, Озерцов үзенә эндәшкән тавышка борылды — Әй, мужик, туктале, сөйләшәсе бар! Егетләрнең уртадагысы Озерңовкл якын ук килде «Кайда күрдем бу егетне,—дип күз алдына китерергә тырышты Озерцов.— Нәкъ шул, кунакханәдән чыкканда ботинкасының шнурын бәйләп тора иде Нәрсә бу? Эзәрлекләүме? Әллә очраклы хәлме?» — Тыңлыйм,—диде ул тыныч кына. — Сигаретың бармы? — Тартмыйм. Егетләрнең өчесе дә, якын ук килеп, ике яктан бастылар. — У-һ-у, нинди чибәр кыз, өчебезгә дә җитә. Ничек, егетләр, алып китәбезме? — Йә, бирәсеңме кызыңны? — Йә, кайсыгызга бирим?!—Озерцов, берсенең кулыннан эләктереп, кискен генә үзенә таба тартты да, кул кыры белән муен тамырына сукты һәм, яшен тизлеге белән, икенче егетнең аягыңнан эләктереп алып, махсус ысул белән борды. Ләкин өченче егетнең арттан сугуы аны аяктан екты. Озерцов, мәтәлчек атып китеп, сикереп торды. Муен тамырына сугылган егет селкенми дә ята иде. Егетләрнең берсендә пычак ялтырап китте. Озерцов, үзенең шунда мәңгегә ятып калачагын аңлап, каратэ ысулы белән пычакны сугып очырды, иң соңгы чиктә генә кулланырга рөхсәт ителгән чара белән сугып, егетне җиргә сеңдерде. Җирдә яткан егетләрне милиция машинасына утыртып җибәргәндә Озерцов, үзенең кем икәнлеген аңлатып, хулиганнарны иртәнгә кадәр җибәрмәскә боерды. — Алар миңа тикшерү эше буенча кирәк, — диде ул машинадагы өлкән лейтенантка. Машина киткәч, Светлана Озерцовның муенына сарылды да сул- кылдапсулкылдап елый башлады. — Бу нәрсә инде?! Менә сиңа, мә!—диде Озерцов, кызның чәченнән сыйпап. — Иә, йә, ела. Була ул кайчак, курыкканнан... Калган юлны кунакханәгә кадәр такси белән кайттылар. Нидәндер куркып, тынып калган кызны Озерцов кофе белән сыйларга уйлады: — Бераз ял алыйк, стрессны бетерә ул,—диде. — Шулай шул. Стресс белән Хорошевны тоталмассыз. — Аны тотасы калмады инде, Светочка. Ул күптән теге дөньяда, диделәр милициядә. — Ничек? — Үтергәннәр аны. — Абау, алла. Әллә ничек, кызганыч булып китте. Ә кем үтергән? — Их, белсәк икән дә бит. Белмибез. — Розасы елар инде. — Нинди Розасы? — Бар иде аның ирдән кайткан бер хатыны. Үзеннән алты-җиде яшькә олымы шунда. — Каян беләсең аның андый кешесе барын? — Хатын-кыз ни белмәс... — Шулай да? Озерцов, табын әзерләвеннән бүленеп, Светлана янына килеп утырды. — Йә, сөйлә инде, Светочка, интектермә. Минем өчен бик мөһим яңалык бу. — Ике ел элек, кышкы сессиягә килгәч, бер кыз белән танышкан идем. Әтисе каядыр обкомда эшли иде. Кунакка чакырды. Дүртенче катта торалар. Без, шәһәрне карарга дип, балконга чыгып баскан идек. Карыйм, бер хатын белән култыклашып, безнең Сергей чыгып бара. Хатын-кыз белән булгач, эндәшергә яхшысынмадым. Аннары теге кыз сөйләп бирде. Әнә. Роза тагын үзенең сөяркәсе белән чыгып китте, диде. Ул подъездда Розаның әнисе тора икән. Берүзенә өч бүлмәле квартирасы, ди. Розасы, иреннән аерылган, икенче бер җирдә тора, имеш. — Розасының кайда эшләгонен әйтмәдеме? — Мин кызыксынмадым. Оля әйтмәде. — Квартирасын хәтерләмисеңме? — Оля җиденче катта дигән кебек хәтерлим. Алтмыш бишенче квартирадан, диде бугай Мин әле үземнең туган ел белән чагыштыр- ф дым. — Урамы белән йорт санын да әйтсәң, мин — сиңа мәңге бурыч- = лы. 2 — Күрсәтүен күрсәтә алам, болай белмим Озерцов, сәгатенә карап алды да. кызның иңбашыннан кочты - — Хәзер, такси алабыз да, син миңа ул йортны күрсәтерсең, яме? ° . . . х Ишекне урта яшьләрдәге, мөлаем йөзле сылу хатын ачты. — Сезгә кем кирәк?—диде ул ишекне яртылаш ачып. Озерцовның артында басып торучы милиция лейтенанты алга таба * атлады: — Мин яңа участковый, үтәргә рөхсәтме?—диде. s — Рәхим итегез. < — Мөмкин булса, сезнең белән якыннан танышу йөзеннән, бу у фатирда кемнәр торганын ачыклар идем,—диде лейтенант. — Без икәү генә. Мин дә ирем. Иптәшем әле эштән кайтмаган Сабировлар без. Мин Румия Гайнетдиновна. врач, ирем—трест управляющие Наил Зарипович.— диде квартира хуҗасы — Тирә-як күршеләрегез яшәргә комачауламыймы? Тавышланмыйлармы, дигәндәй? — Ул яктан зарланган юк, аллага шөкер, күршеләрдән уггдык Егерме дүртенче квартирада — замминистр. Бик әдәпле, бик яхшы кешеләр. Егерме бишенче квартирада — пенсионерка. Мария Афанасьевна. Ул, гомумән, ялгызы. — Бөтенләй ялгызмыни?—дип сорады лейтенант — Ирдән аерылган кызы бар. тик ул монда килеп кенә йөри — Аларның да квартирасы ике бүлмәлеме? — Өч. — Мул яши икән. Күпме кеше квартирага тинтерәп йөри, квартирант тотса, берәрсено файда булыр иде бит — Ниндидер буйдак кертте кебек, инженер, дидеме шунда — Квартирантын күргәнегез бармы? — Берничә тапкыр күрдем болай —Хуҗа хатын, нидер сизенгәндәй, бер Озерцовка, бер лейтенантка карап алды — Менә шул түгелме? —диде лейтенант, хатынга фоторәсем сузып. Хуҗа хатын, текәлеп карап торгач, «ул»,—диде — Румия Гайнетдиновна. сез. берәр төрле сәбәп табып, ул әбине монда чакырмассызмы икән? — Хәзер була ул. Без еш кына икәү бергә чәй эчәбез Әле бүген генә лимон да алып кайткан идем.—дип. хатын күршеләренә кереп тә китте. Күрше әби, милиция киемендәге кешене күреп, тукталып калды — Батюшки, синдә кунаклар бар икән, күрше, исәнмесез, —диде ул. — Мария Афанасьевна, рәхим итегез, утырыгыз,—дип Озерцов урын күрсәтте. — Сез безне, зинһар, гафу итегез чакырттырып керткән өчен. Мәҗбүр булдык. Сездә квартирант егет тора икән — Әйе. — Аның исем-фамилиясен әйтсәгез икән? — Исеме —Сергей, фамилиясе —Волков. Инженер. Нефть трассасында эшли. Бик тәртипле, әдәпле, эчеп борчымый. Янына беркем дә килми дисәң дә була. Ә ни булган? Пропискасы бар. — Пропискасы сездәме? — Башка җирдә. Мин прописка бирергә шикләндем, хәзерге яшьләргә ышан. — Күптән торамы? — Бер ел чамасы. — Волков сезгә танышлык буенча килдеме, әллә берәр туганы- гызфәләнме? — Кызым алып кайткан иде. — Волковның сезгә элек килгәне булмадымы? — Юк... л . «Светлананың әйтүе буенча, аның Хорошевны бу йортта күргәненә ике елдан артык вакыт узган. Карчык белмиме, әллә ялганлыймы?»— дип уйлап алды Озерцов. Аннары, кесәсеннән фоторәсем алып, карчыкка сузды. — Бу улмы? Карчык, фоторәсемне әйләндереп-әйләпдереп карады да. авыр сулап: «Ул»,—диде. — Волков өйләнгәнме? — Кем белсен инде, буйдак, ДИм — Кызыгыз сезнең белән торамы? — Розаның үз фатиры. Ирдән аерылды, балалары булмаганга. — Кызыгызның эш урыны кайда?—дип сүзгә кушылды лейтенант. — МВД ы да, майор. Озерцов белән лейтенант үзара күзгә-күз карашып алдылар, һәрберсенең карашында аптыраш иде. — Квартирантыгызның бүлмәсендә бик бармы? — Аллам сакласын... — Кергәч тә ул кайсы яктагы бүлмәдә? — Аның бүлмәсе — сул якта. — Мария Афанасьевна, хәзер сезнең монда калып торуыгыз кирәк Без сезгә керәбез. Сезнең квартирантыгыз куркыныч җинаятьтә гаепләнә, — дип, уркныннан кузгалып, Озерцов лейтенантка ишарә ясады. — Аннары, Мария Афанасьевна, сез беркая да чыкмаска, беркемгә дә шалтыратмаска тиеш буласыз. Карчыкның өй ачкычын алып, Озерцов лейтенант белән коридорга чыкты. — Лейтенант, хәзер бергә керәбез. Аңарда корал булырга мөмкин. Бусы — бер; икенчедән, өйне опергруппа чолгап алды дип хис итик. Әгәр мин уйлаганча булса, сез чыгып торырсыз. Озерцов, ишекне ачып, сак кына ойгә узды. Керүгә — киң, зур коридор, идәндә — келәмнәр. Як-якта — бер-берсеннән аерым өч бүлмә Мария Афанасьевнаның әйтүе буенча, Хорошев сул яктагы бүлмәдә булырга тиеш иде. Лейтенант ишек тобендә калып, Озерцов аяк очына басып бүлмәгә таба атлады. Иң элек ванна белән туалет ишекләрен тикшерде, аннары бүлмә ишеген ачты. Хорошев китап укып ята иде. Озсрцовны күргәч, үз күзенә үзе ышанмагандай. ашыкмый гына торып утырды. Күзләре, исәрләнгән кешенеке сыман, як-якны айкап алды да, ни әйтергә белми, авызын ачып катып калды. — Хорошев, тагын бер акылсызлык эшли күрмәгез! Өй опергруппа белән чолганган. Качарга юл юк. Яшисең килмәсә, тәрәзәдән сикерергә генә мөмкин. Балкон аша качарга ниятләсәң. Румия Гайнетди- новналарда безнең кеше утыра. Коралыңны өстәлгә чыгарып куй.— диде Озерцов. кулын кесәсеннән алмыйча. — Сезгә нинди корал кирәк, автоматмы, пулеметмы?—дип. мәсхәрәле колемсерәде Хорошев. — Тырыштыгыз, гражданин нәчәлник Ерак китәрсез. Комиссар Каттанидан да уздырасыз хәтта — Эш хакын акларга тырышабыз. — Бер окладка шул хәтле чүп казып чыгаргач, премия бирүләре . дә бар. — Бирерләр, бирерләр, минем өчен кайгырма. Кайсы миллионер = оч йоз җитмеш биш мең сум акча бирде һәм ни өчен? Наркотиклар u каян килде сиңа? Син аны кемгә бирергә тиеш? Кырмыска оясына * үтереп ташланган егетне дә онытма!.. “ — Нинди кырмыска оясы?! Минем беркемне дә кырмыска оясына “ салганым булмады!—дип кычкырды Хорошев * — Паспортың кемдә? = — «Борча»га бирдем. g — Кем ул «борча»? ь — Модәррисов Рәфкать. х — Кайда эшли, нинди кеше ул? Нигәаңапаспорт? ’ — Озын буйлы, тәкәббер генә,алкашкаохшаган бер бәндә, х эчәргә дисәң — үлә. Кайдадыр замначальник булып эшли. Килде дә. ® шеф синең паспортны алырга кушты, пич у ике паспорт белән яшәргә. я дип алып китте. Икенче кәйне, шул ук Модәррисов шалтыратып, шеф < сине, борчылмасын, ойдо генә ятсын диде, дип, Волков фамилиясе 5 белән паспорт китерде. — Кем ул «шеф»? — Белмим, беркайчан да күргәнем булмады Кемне кайда үтергәннәр — белмим һәм беләсем дә килми Башка берни дә сөйләргә җыенмыйм һәм теләмим дә. Акча белән наркотикларны вакытлыча куеп тордылар. Вакыты җиткәч, килеп алырбыз, диделәр Вәт, бетте-китте . Озерңон Хорошсвның маңгаендагы яра эзенә карап торды: — Павел Нариманов белән каравылчы карт, старшина Әгьзамов гөнаһы. Акча һәм наркотиклар. Леспромхоз юлында үтерелгән бухгалтер һәм башкалар. Җинаять йөгең зур бит, Хорошев. Нәрсә коткәпне үзең дә яхшы сизәсеңдер. Уйла, Хорошев, уйла. Кемнәргәдер гомер бүләк итеп, үзеңне кая тыгарга җыенасың? Озерңов, уйларга BOKI.IT калдырмыйча, сорауларны яудырды. Шул вакытта гына җинаять тулысыңча ачылырга мөмкин иде. Хорошев, терсәкләренә таянган килеш, куллары белән йозен каплады да, йодрыгы белән кискен генә остәлгә сугып, биш катлы итеп сүгенде Яшькелт күзләре усалланып, ерткычларга хас бер караш чаткысы чагылып китте. — Давай, нәчәлник. яз. даңгыр-А-ңгырыи. барысын да яз, гойлим. яшеренбагырыннан түгел. Тик бер шартым бар. мине аерым камерада тотсыннар, югыйсә, үтерәчәкләр Аларның кулы озын Тик сез мине бүлдермәгез.. Армиядән кайткач, төрле җирләрдә эшләп алдым Соңрак алтынчы РСУда грузчик булып эшләдем Яхшы ннли идем План дисәң — план. Бригадир итеп куйдылар Бераздан тагын күтәрелдем. Беркәйне трест управляющие чакыртты да Хорошей, сине ЖККа начальнигы итеп куярга булдык, ди. Ярдәм итәрбез, ди Ни дисәң дә — нәчәлник, машина үз кулыңда Конторада йоз җитмеш адәм актыгы иде Кая борылма—алкаш Кыскасы, кон дә пакуй юк. тон дә пакуй юк, ел ярым эчендә ҖККаны тәртипкә салып, ипләрне нык җайлап җибәрдем Башта эндәшми йордем Күрәм, ипче халык баласын күтәреп елап йөри. Торырга урыны юк. ә монда — горисполком аркылы—ахириләргә ди. сөяркәләргә дә. дусларның сөяркәләренә, сояркәләрнең ахирилоренә кадәр квартир биреп яталар Оч ел теш кысып эшләдем. Бервакыт, туктале минәйтәм, миңа да җавап бирергә туры килмәсен дип баш күтәрә башладым Мин баштарак. квартираларны фальшивый ордер белән биргәннәрен белмәдем. Соңыннан гына сиздем. Аннары берәүләре чыгып китә, пропискага кергән кеше ике-өч бүлмәле квартирада кала О... Андагы шухер-му- херны сөйләсәң, ахырына чыгарлык түгел. Кыскасы, горисполком белән милиция — кода белән кодачалар. Кәгазьләр — акчага, акча алтынга әверелә торган урын. Шул хакта горкомга яздым, мине эштән кудылар, ә горкомның бер кабахәте Сальников управляющий булып килде. Хорошевның, гасабилануыннан, битендәге мускуллары тартыша башлады. — Сальников белән элек таныш идеңме? — Юк. — Соңыннан кем икәнлеген белдеңме соң? — Аңлап бетермәдем. — Кыскасы, Сальников белән Наримановлар арасында нинди уртаклык бар? — Ә... сез аны әйтәсезме? Безнең як кияве икәнен соңыннан гына белдем. — Павелны үтергәндә аларның кияве икәнен белә идеңме? — Әйе. — Дәвам ит. — Җыен әкәм-төкәм, хайваннарны фаш итә торган документларның нөсхәләрен әмәлләп, дөреслек эзләргә Мәскәүгә киттем. Ике тапкыр 'Үзәк Комитетта булдым. Документлар Мәскәүдән— обкомга, обкомнан — горкомга. яңадан шул ук Сальниковка кайтып төште. Аптырагач, теге кысык күзле Әмиров янына бардым, законның исе дә килми. Утыралар кәбестә сатучылар белән булышып. — Кем ул Әмиров? — Район прокуроры. — Кайсы районныкы? — Прокурорлар аунап ятмый, кирәксә — табарсыз. Ну, шуннан эчә башладым Горком, обком әкәм-төкәмнәрен бәреп үтерердәй булып йөргәндә Гафиятулланы очраттым. — Фамилиясе? — Гиниятуллин. Барысы өчен дә ул — Гафиятулла. Пенсионер. Пенсионер булса да, бите шома, яшь әтәчнеке кебек, кып-кызыл. Кыскасы, үзе янына эшкә чакырды. Безнең трестның агач эшкәртү комбинаты эчендә алма бакчасы бар. Алма бакчасында — теплица, теплица кырыенда — мунча. Ул — шул хуҗалыкның бердәнбер хуҗасы. Бакча түгел, оҗмах. Алма агачлары арасында умарта оялары. Мунчасында мәрмәрдән ясалган бассейн, сауна, чәй бүлмәсе. Икенче катта .бильярдный, сөяркәләр белән ял итәргә, кәеф-сафа ачарга махсус бүлмәләр. Гафиятулла абзый мине шунда үзенә ярдәмче итеп алды. Дөреслек эзләп йөрисең, дөреслек ул — яши белмәгән җыен диваналар өчен генә, ди. — Мунча турында конкретрак. Кайда? Нинди җирдә? Хорошев, терсәгенә таянган килеш, борын очын тотып нидер исенә төшереп торды. — Трестның агач эшкәртү комбинаты бер генә җирдә. Мунчадан йоз-йоз илле метр — елга. Яр кырыенда — катер, моторлы көймәләр. Нәчәлство, канишне, күпчелек вакытта «Волга»ларында килергә ярата. Машинада яшь, чибәр кызлар була. Берсендә Әмиров килде Кәеф ача торгач, прокурор нык исерде. Мин дә югалып калмадым, тоттым да, тегенең Гүзәл сөяркәсен үз бүлмәмә алып кереп, бөтен ачуны алдым. — Ничек? — Шәрә хатын белән нишлиләр? Вәт шуннан китте, шуннан китте минем эшләр җайга салынып. — Кем иде ул? — Роза Алексеевна. — Мария Афанасьевнамың кызымы? Роза Алексеевнаның роле нидән гыйбарәт? — Каян белим. Мин аңа эш кушмыйм бит ф — Каравылчы картны нигә батырып үтердегез? Хорошевның күзләрендә үҗәтлек утлары кабынды: — Сорасагыз — бер нәрсә генә сорагыз. Бер сорауны уйлап бе- u тергәнче, икенчесен бирәсез. Мин алай җавап бирә алмыйм — Монда сорауны мин алам. Хорошев. Сезнең эш — җавап бирү “ Аңлашылдымы?—диде Оэерцов тавышын күтәрә төшеп. — Кем батырсын аны Пычагыма кирәк иде! Таеп, үзе егылып ♦ тоште. Караңгыда шәлперәйгән карт артыннан суга кем сикерсен?! ~ Яшәргә теләгәч, бушлай килгән аракыга тыгынмасын иде — Син аны көчләп эчердең, Хорошев. Шулай түгелмени? Павел £ үтерелгәннән соң кем белән киңәштең? х — Нәрсә турында? Хорошев аңламыйрак торды, башына барып җиткәч: * — Ни пычагыма кирәк ул сезгә? Әһлиуллин иректә. Аның башын £ «санаторияигә тыгарга мин ярдәм иттеммени? Сезнең коллегалар - Алар ришвәтне аз тамызсаң гына борын җыералар, анда да кешесенә < карап,—дип өстәде.— Сержантлар оч тәңкәдән дә чирканмый, „ һәрберсенең үз бәясе. — Син минем сорауга җавап бирмәдең. , — Хәтерләмим дисәм, барыбер ышанмыйсыз — Милициядән куылып, Киров олкәсенә шабашкага киткән өлкән лейтенант Быков белән таныш идеңме? — Ой. нәчәлник, үтереп коләсе килә дә. көлеп булмый. Кем инде милициядән китеп урман кисәргә барсын. Аның беркая киткәне булмады. Җүләрме әллә ул шабаш када йөрергә Ул хәзер ниндидер кооперативта персидәтел. Сезгә бит аны сүз булсын өчен генә шыттырдылар. — Ничек шыттырдылар? — Күзгә карап. Барысы да сезнең кебек ак та, пакъ та булалмый, нәчәлник. Намус белән тамак туймый, ди Сальников. Дөньяны акча йөртә. Акчаң булса — син кеше, булмаса — тфү! Акчаң булса — кем белән дө сөйләшергә була. Акча ул — ходай, нәчәлник. Бер миллион тәкъдим итсәләр, әллә син кире кагар идеңме? Ничә мең козгын арасында йрреп, әллә ак козгын булырга ниятлисеңме? — Бөтен дөнья акчага терәлмәгән, Хорошев. Күңелеңдә бушлык, салкынлык җилләре уйнаса, җаныңны бернинди акча белән дә җылыта алмассың. — Буш сүз бу. нәчәлник. Акылга сайлар сүзен әбиегезгә сөйләгез. Мин бер директорны белом, —король кебек яши. аңардан хәтта райкомның беренче секретаре шүрли Нәрсә тели, шуны эшли. Берәр чибәррәк кызны чакырып ала да. институтта укыйсың киләме, ди. Укыйсың килсә —кич белән килерсең, котәм, ди. Ә соңыннан, кәнизәкләре берәр егетне табалар да. әгәр зур квартир, телефон, гараж, машина аласың килсә, шундый-шундый кызга өйлән, диләр ӨилЬпмәсоң үзеңә начар була, диләр. Бетте-китте, вәссәлам. Ә сез, имеш, акча ул пүчтәк, дияргә җыенасыз. Мин дә заманында, сезнең кебек, ипи белән бәрәңге ашасам, бәхеткә саный идем. Ә чынлыкта алай түгел икән. — Димәк.—дип бүлдерде Оэерцов.—Павелны машина таптаган итеп күрсәтүчеләрнең берсе Роза Алексеевна, икенчесе прокурор Әмиров булып чыга? ХороШев әшәке итеп сүгенде. — Бик кызыксынсагыз, үзләреннән сорарсыз. — диде — Мин бит, Хорошев, Павелны акчаңны күргән өчен генә үтерүегезгә ышанмыйм. Сәбәбе башкада, син әйтергә теләмисең. — Ну, даешь, син, гастролер мәскәүский!.. — Күзләреңә курку чыкты. Хорошев, курку! Наримановка кагылмаган булсам, рәхәтләнеп яши идем әле дип үкенәсеңме? Хорошев, күзләрен зур итеп ачып, Озерңовка карап торды: — Сезгә фантаст кына булырга калган! — Бу фантастика түгел, версия. Ә ул тәҗрибәгә килеп бәйләнә. Иртәмесоңмы чын сәбәбен әйтәчәксең. Синең абзаң Овсянников, беләсеңме, ни өчен акылдан шашып берничә кон эчендә үлде? Чөнки сугыш вакытында кешеләр атып торган. Ә аларның күпмесе гаепле дә, күпмесе гаепсез булган. Менә, кешенең психикасы түзалмый. Юкка гына белмәмешкә салынып утырасың. Ну? — Чүп остенә чүмәлә өяр хәлем юк! Бигайбә. — Павел тагын нәрсә күрде? — Җир йотсын дип әйтәм. белмим. — Гафиятулла ни өчен утырган?—дип сорады Озерцов, Хорошев- ны сынап карар өчен генә. — Ул суфыйдан белерсең! Ниндидер зур махинацияләр аркасында утырган булган, дип кенә чалынган иде колакка. Ул бит ялангач тәннән йон кырка торган кеше. — Хәзер леспромхоз эшчеләренең зарплатасы синең кесәгә ничек килеп кергәнен сөйлә. — Мин белмим. «Шахмара»дан сорагыз. — Шахмара? Кем ул? — Роза. — Алексеевнам ы? — Ул булмыйча, кем булсын. Минем эш — разведка, ә калганын, кемнәр нәрсә башкарганын — белмим һәм кызыксынмыйм да. Акчаны «Шахмара» алып кайтты, анысы факт. — «Якты таң» совхозына акча алып кайтучыларны үтерүчеләр кемнәр? — Анысын участковый белсә генә. — Мәүлетовмы? — Сез. гражданин нәчәлпик. гел җүләр сораулар бирәсез. — Мәүлётов ниндирәк кеше? — Яшел алма,—дип колде Хорошев. — Ничек ашасаң да ярый. Пешкән килеш тә, чи килеш тә. — Миңа аның турында барысын да белү кирәк. — Кирәк нәрсәләр күп, болай да күп сөйләдем. Аларда иман юк, бүре өерендә — бүре законы. — Шулай да, Мәүлетов ниндирәк кеше? — Алла белсен. Кем ул, жуликмы, коммунистмы? Баптистмы? Бергә эчеп утырган булмады. Сөйлисен сөйләдем, җитәр. Вакыт әрәм итмәгез, чакырыгыз кәҗә тәкәләрегезне. Мин әзер,—дип кулларын сузды Хорошев. — Төрмә синнән качмас, ашыкма, өлгерерсең. Һәр җинаятьче үз җәзасын үзе алырга тиеш. Ә син үзеңне баткаклыкка төртеп керткән әшәке җаннарны саклап калырга ниятлисең. Сукыр йөрәк сукыр күздән яманрак. — Калып бауның төене зур була, гражданин нәчәлпик. Сез миннән шул төенне чиштерергә маташасыз. Сезнең рәшәне күргәнегез бармы? — Бар дип фараз итик. — Рәшәне кулга тотып буламы? Озерцов, Хорошевның нәрсә уйлаганын белергә омтылгандай, күзләренә текәлеп торды. Куе чәчле тар маңгай, бүренеке кебек чыгынкы яңаклар, тик күзләрендә генә борчылу сизелә иде. — Мин сезгә үземнең ЖЭКта эшләгәнемне сойли башлаган идем. Ни очсн дип уйлыйсыз? Мин. Сальииконның чын йозен ачып салыр өчен, Үзәк Комитетта ике тапкыр булдым, ә бу нәрсә бирде? Сальни- ковны тагын да зуррак эшкә, обкомга алдылар Сальников хәзер — минем ахири. Университетта укучы улы берәүне көчләде, соңыннан ф кызның үзен гаепле итеп чыгардылар. Кызның әтисе төрле инстан- _ цияләргә яза башлагач, психбольницага эдәкте. әнисе асылынып = үлде, ә кыз соңыннан югалды Мунчага алып килгән унбиш-унҗиде Е яшьлек кызларга наркотиклар биреп рәхәтләнәләр иде, сволочлар. * Аларда власть, акча. Акчаның каян килгәнен алар гына белә. “ — Ә син? а> Хорошев җилкәсен сикертте. ♦ — Димәк, мунчаның хуҗасы Гафиятулла иде? Дөрес аңладыммы? = — Әйе. х — Менә син Гафиятулла янында эшли башладың Синең вазифа £ нидән гыйбарәт булды? я — Килгән кешеләргә самавыр куярга, өстәл әзерләргә. Арка чаба- ’ сың, каеп минпеге белән, җитми калганда—аракыга йөгерәсең. Анна- х ры мине ниндидер пакетлар, дипломнар белән йомышка йөртә башла- ® дылар. Роза белән йори башлагач, доверие икеләтә артты я — «Москва—Томск» поездыннан алган чемоданны кемгә бирдең? < Хорошев, күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп к<}рап торды Аннан 5 соң әйтте: «Гафиятуллага!»—диде. — Чемоданда нәрсә иде? — Хрен белсен аны. — Ну. син бит Пономаревка өлешен бирдең? — Шулай кирок булган, ызначитея. — Карбыз алып кайтканга рохмәт белдергәннәрдер бит? — Юк Аннан соң үзем Урта Азиягә киттем — Наркотиклар алыргамы? — Чемоданны ачып карамадым. — Соңгы партия наркотикларның адресы? — Каттакурганнан. — Посылканы кайда, ничек тапшыралар иде? — Баргач та чәйханәгә керәсең. Анда Чайханщик янына килеп чәй сорыйм. Ул: «Сезгә чәйне пыялада биримме, әллә татарчамы?» — ди. Мин аңа: «Икенче сортлы индийский чәй яратам, пыялада»,— дип җавап биром. Посылканы поезд киткәндә станциядә ала идем. — Кемнән? — Прапорщиктан, йә үзбәктән. — Прапорщик белән ничә тапкыр очраштыгыз? — Өч. — Наркотикларга Моүлетовның нинди катнашы бар? — Соңгы очрашуда прапорщик: «Ничек анда безнең Мәүлетов- НЫҢ хәлләре?»—дип сорады Алар бергә IIOI ранзас танкада хезмәт иткәннәр «Менә нәрсәдә хикмәт. Димәк, Хорошевны коткаруның сере дә наркотикларга бәйләнгән. Менә ни очен Мәүлстов кыбырҗыган. Бәлки. Хорошевны да әллә кайчан йомдырган булырлар иде дә. кемнедер комсызлык тота», дип уйлады Озерцов. — Соңгы партия наркотикларны пигә өеңдә яшердең? — «Шахмара» шулай кушты. Минемчә, алар анда нәрсәдер бүлешә алмыйлар кебек. — Кемнәр «алар»? — Мин сезгә нәрсә, күрәзәчеме әллә? һаман төпченәсез дә топчсноссз. — Роза Алексеевна белән Моүлетовның очрашканнары булдымы? — Эпо тишегеннән доя күрергә маташасыз, гражданин нәчәлник. Сез менә мине кызганасыз, ә мин — сезне. Үзегез әйтмешли, бу хәтле зур багаж белән Мәскәүгә кайтармаячаклар сезне. Алар сезне анда, Мәскәүдә дә табачаклар. Кирәксә. — Җитәр, Хорошев!—диде Озерцов кискен генә. Ахмак сүзләрдән болай да гарык Овсянников әтиең калдырган нинди хат тапшырды? — Ни пычагыме бәйләндегез әле шул хатка?! Ата кеше ни әйтеп калдырмас. Сезгә барыбер түгелмени? — Барыбер булса, сорау да бирмәс иде. — Әти колхоз сарыгын суеп ашагач, Мәүлетовның әтисе белән бергә зонада булганнар. Әти аны ничектер үлемнән коткарып калган. Авыр чагында аңа мөрәҗәгать ит, ярдәм күрсәтер, дигән язу калдырган. — Соң ничек? Ярдәм иттеме? — Сталин заманында төрмәдән кайтканнар озак яшәгәннәрме соң? Хәзер генә ул тормәдә армиядән дә яхшырак. Эшләсәң- эшләмәсәң дә ашаталар. — Мәүлетовның әтисе кайда яшәгән? — Үзбәкстанның Иштихан районында. — Мәүлетов үзе хәзер кайсы авылда тора? — Чиялектә. — Син миңа шуны әйт, Павел Наримановны кырда кыйнап калдыргач, ни өчен Пономарев белән кире борылып бардыгыз? — Каян алдыгыз моны? Без кайттык та йокларга яттык. Кем әйтте шундый ялганны? Кая дәлилегез? — Башны катырма, «Штирлец» әбиеңне белсәң, сорауга җавап бир. — Дурак булганга бардык, алайса. — Бүре каргышы сарыкка тошми, Хорошев. Менә сиңа кәгазь, авторучка. Монда сойләп узган кешеләрнең эш урыннарын, адресларын яз. Кемнәр Гафиятулла йортында йори? Мунча аша узган хатын-кызларның исемфамилияләрен, эшләгән җирләрен төгәлрәк күрсәт. Наркотиклар турында энәсеннән җебенә кадәр яз. — Ну, нәчәлник. кулыңны чылатмыйча бит юарга каян өйрәндең шул хәтле?—диде Хорошев, пләшләнә башдаган түбәсен кашып. — Мин бит, Хорошев, сине кулга алмыйча да чыгып китә алам. — Ничек? — Иректә калдырам да китәм. Шәһәрдән качарга гына мөмкинлек бирмим. Хорошевның кашлары маңгаена менде. Ул, уйлап торды-торды да, шашынып көлеп җибәрде: — Сез, мине кулга алмыйча, домашний арест ясыйсызмы?—дип кул чабып көлгән җиреннән шып туктап тынып калды. Утырган урыныннан күтәрелә тошен, кулына авторучка алды. — Хәйләкәр кеше син, Озерцов. — Хәзер генә барып җиттеме? — Деннәрен ошкерим, беткән баш беткән! Баткан икән, барысы да чумсыннар. Озерцов. барып, лейтенантка пышылдап кына, оператив группаны чакырырга кушты да. тәрәзә каршына баскан килеш, күз кырые белән генә Хорошевны күзәтте. Тикшерү эше тагын да катлауланачак, авыраячак икәнен ул хәзер генә төшенә башлады. Димәк, телефоннан шалтыратып янаулары, ришвәт тәкъдим итүләре юкка гына булмаган. Аларның башларына, Хорошев табылыр, дигән уй килми дә. Хәйләкәрлек җиде катлы. Мәүлетов белән Хорошев турыдап-туры элемтәдә торалардыр дисәң, ни очсн ул, сорамаган да килеш, Мәүлетовны ачып салды? Мәүлетов белән прапорщикны «бәйләп» погранзаставага китереп терәде. Гаҗәп, бауның иң четерекле тоене менә кайда булырга мөмкин. Хорошев белән ачыктан-ачык сөйләшү шәп булды. Шикле кешеләр күренми микән дигәндәй, ул урамга күзсалды. Әнә, агач йорт капкасы тәбеңдә кыз белән егет кочаклашкан. Йортны ф сала белгәннәр — урыны аулак, тыныч, трамвай, троллейбус, машина- 2 лар йөрми. Завод-фабрика морҗалары да күренми Озерцов Хорошев- = ка күз салды. Ул иренен чәйни. Маңгаена тир бөртекләре бәреп чык- £ кан. о «Тырыш-тырыш, хәшәрәт, барысын да яз Ничә кешенең башына * җиттегез, кабахәтләр, — дип сүгенде Озерцов эченнән генә. — Иртәгә, = Мәскәүгә шалтыратып, ярдәм сорарга кирәк. Берләшеп ауласаң, бүре ♦ түгел, арыслан да җиңелә». ® Озерцовны уйларыннан арындырып, ишектән милиция лейтенан- g ты тыгылып карады, ишарә белән генә нидер аңлатты Бу аның, опер- % группа килде, диюе иде. ж Хорошев язып бетергәч, Озерцов җентекләп укып чыкты да. * «Конвойдан ничек, кемнәр коткарганын язарга оныткансың»,—дип, и кире өстәлгә куйды. ® — Төкерим сана мильтоннарыгызга Шул сасы кәҗә тәкәләре _ булмасамы, — дип, Хорошев усал итеп сүгенде — Син яз, яз,—диде Озерцов.—Үз муеныңа салынган элмәкне алырга теләсәң, яз! — Белмим мин ул фиргавеннәрне. Имандыр. Берсе капитан, икенчесе лейтенант киеменнән иделәр. Башта үзем дә курыктым. Мине дә расходка җибәрерләр дип. — Нинди машина белән иделәр? — «Нива». — Номеры? — Күзең-башың аларган чакта номер кайгысымы анда? — «Нива» белән кая алып кайттылар? — Сальников дачасына. — Аннары? — «Шахмара» килгәч, монда кайттым. — Капитан белән лейтенантны элек күргәнең бар идеме? — Юк — Күрсәң таныр идеңме? — Сез нәрсә, мине томанага саныйсызмы? — Акыллы булгач, мә, яз, мине коткаручыларның берсе милиция капитаны, икенчесе өлкән лейтенант, дип яз. — Кыскасы шул. — дип, язасы урынга сойли башлады Хорошев.— Авылда әнинең ике кечкенә иконасы бар Шуларныц берсендә фотопленкалар яшерелгән. А ларның бәясе хисапсыз. Кайбер рәсемнәрне монда да саклыйм. — Күрсәт. Хорошев, карават астыннан чемоданын тартып чыгарды да, ачып, киемнәрен бор читкә ташлады Җайлап кына чемоданның яшерен төбеннән фоторәсемнәр чыгарып, өстәлгә ыргытты — Классный порнография Озерцов, фоторәсемнәрне карап чыккач, арадан берсенә гукталып калды. Тәнен билдән түбән сөлге белән урап, яшь кенә чибәр ханым белән бокаллар чәкештереп утыручыны танып алды ул Бу — Ша- кирҗанов иде. — Бу кем? —диде ул, рәсемгә күрсәтеп. Хорошев, күзләрен түшәмгә төбәп, телен шартлатып куйды: — Ял1 ышмасам, судья Нигә сорыйсыз? — Бу порнографияләрне хозурланып карар очен генә бирмәгән- сеңдер, ЛИ” уйлыйм. Хорошев, фоторәсемнәрне алып, кемнәр икәнен санап китте: — Менә бусы — Сальников, үзенең себеркесе беләш Погорелов, Ходжаев. Менә бусы Сальниковның мединститутта укый торган кызы, минем ахири белән. Ботларын ничек күтәргән! Фахишә. Син аптырыйсыңдыр. нәчәлник. ни өчен төшердем диген? Үч Үч алдым миң ул үләтләрдән. Алар миңа ышаналар. Миңа шул гына кирәк иде. Әгәр артларына су тошсә, алар бөтен пычракны, әшәкелекне минем өскә өеп куячаклар иде Күзгә кереп торган дәлил булганда кемне дә кулда тотарга мөмкин. Кызганыч, үчләремне алып бетерә алмадым. Инде соң. — Нәрсә соң? — Күрәсең,г шүрләгәнмен, дурак, — дип сүме лорошев үз- үзен.— Мунча кергәндә ул исерекләрнең сауна ташына тавык тизәге шикелле нәрсә ыргытсаңмы?! Хорошев җанланып китте. Бит алмалары алланып чыкты. Усал күз карашында нәфрәт чаткылары уйный башлады. Аннары ул мышкылдап елап җибәрде. Һич көтелмәгәндә, Хорошевның җаны әрнеп, үкенеп балаларча елавыннан Озерцовпың үзенең дә күңеле, әллә ничек йомшарып китте. «Ихтимал, аның сүзендә дә хаклык бардыр!—дип уйлады ул. — Барыбыз да дөньяга нәни, нарасый булып туганбыз. Тик кешеләрнең бер-берсенә карата гаделсезлеге аркасында килеп чыккан сәбәпләр кемнедер ялгыш юлга юнәлдереп җибәрәдер. Кем моңа гаепле. кайда хаклык? Дөреслек эзләп Үзәк Комитетка, обкомга, прокурорга барган вакытта таяныч тапкан булса, бәлки, чыннан да. бу хәлгә калмас иде бу егет». Озерцов Хорошевка тобәлде. Ул, сыгылып төшкән дә, тавышсыз гына елый. «Әйдә, бераз тынычлансын,—дип уйлады Озерңов.—Бер яктан кызганыч чи. Икенче яктан... Аның күңеленә начарлык хәзер генә килгәнмени? Юк. әлбәттә. Гаделсезлек бит ул, агу сыман, җанга җыела киләкилә дә, имансызлык өеренә әверелеп, башкаларның язмышын җимерә, сындыра, зәгыйфьләндерә башлый». Хорошев, битендәге яшь бөртекләрен бармак очлары белән генә сөртеп'алганнан соң, Озёрцовка күтәрелеп карады. — Син үч алу турында сөйләдең? Конкрет кемнән һәм ничек үч алдың? — Мин әле хәЗер генә үч ала башлыйм. — Ничек? — Сальниковның уды көчләгән кыз югалды дигән идемме? Ул кыз югалмады. Аның дачасында типтергәндә улына марихуана бирдем. — Аңа кадәр кулланмый идеме? — Тыгына иде. Бир генә. Теге үләксәгә, исергәч, «сөйли күрмә, мин бер кызны йомдырып, суга ташлаган идем, сизмәсәләр ярар иде», —дип әйткән Идем, мәхлүк җан, ачылды да китте. Пүчтәк ул, кайгырма, ди... Минеке дә кыяр түтәле астында ята, ди. — Димәк. Сальников үзәк фигура? —Әйттем жс белмим дйп. Бәлки, ул үзегезнең Мәскәвегсздә үк утырадыр. — Ихтимал. Вашингтонда, дип җибәрерсең? — Шыр ахмакларны үзегездән эзләгез. Эткә сөяк ыргытсаң, орүдән туктый ул. Шулай да, бер сүз әйтәм — баш ватар очен. Узган ел булды бу. Сирәк-мирәк кон-» безнең мунчага ниндидер кешеләр җыелалар. Андый чакларда ми1ь.м борынны да тыгылдырмыйлар. — Хатын-кызлар була идеме?—дип бүлдерде Озерңов. — Юк. Бервакыт качып тыңладым. Тик бернәрсә дә аңламадым. Берсе әйтә: дөньясын хаоска китерергә, ди. Икенчесе: дорес, ыгы-зыгы. тавыш-гауга күп булган саен яхшырак, ди. Кыскасы, сүз шәһәрне кулда тоту турында барды. Ә бер тавыш гел дә сирәк тыгылды. Вәт шунысы: әйдә, чәйнәшсеннәр, үтерешсеннәр, сез күрмәгез, белмәгез акчасын кызганмагыз, цыган дорожит ходом, ди — Бу мәсьәләгә әле кабат кайтып туктарбыз. Әлегә җитәр. Онытканнарыңны исеңә төшерә тор. Хорошев. Безнең сойләшү озын булыр дип уйлыйм. Тик бер киңәш сиңа. Допросны киләчәктә фәкать ф мин генә алачакмын. Бүтән беркемгә бернәрсә дә сөйләмә Бу синең 2 иминлегең очен кирәк. — Турысын әйтегез, мине нәрсә көтә? Озерцов, урыныннан торып, бүлмә буйлап узды — Барысы да үзеңнән тора, — диде ул кискен итеп —Әгәр бүген “ сөйләгәннәрең хак булса, безнең арада да гадел кешеләр аз түгел 5 Җинаятьне ачыкларга ярдәм итсәң, бу искә алыныр. * К s Бераздан Хорошевны алып киттеләр. Озерцов документларын, магнитофонын дипломатына салып * киторгә җыенганда ишекто кыңгырау шалтырады | — Лейтенант, мөгаен, әбидер. Ач әле. я Ишек тобендо хатын-кыз, милиция майоры басып тора иде. Лей- < тенант артындагы Озерцовны күреп, майорның йөзе сизелеп агарын- 5 ды. Моны Александр Сергеевич та күрми калмады түгел — Сезгә кем кирәк иде?—дип, узарга дәшеп ишарә ясады — Әни янына, — диде майор кырыс кына. — Гафу итегез, ә сезне кем дип белергә? Озерцов, таныклыкларын алып, майорга сузды. Майор таныклыкны кире кайтарды да. уйларга вакытны сузар очен. чәчләрен төзәткәләде: — Сезне әни кунаклары дип аңларгамы?—дип, ,кухня ишеген ачып карады. — Мария Афанасьевна күршеләрегезгә кергән иде. Сез Роза Алексеевкамы? — Нәкз» үзе. — Әниегез әйткән иде шул. — Әни кунаклары да булмагач, нишләп йөрисез соң бу өйдә? Бик үк аңлашылып бетми. Роза Алексеевнаның йөзендә елмаю чагылып китте. Ул үз-үзен кулга алып өлгергән иде инде. — Без сезнең квартирантыгыз янына килдек — Әллә алименттан качып йөриме? — Прокуратураның аеруча махсус эшләр тикшерүчесенең алимент түләмәүчеләр белән шөгыльләнмәгәнен белергә тиешсез, Роза Алексеевна, — диде Озерцов. Майор, иреннәрен бүлтәйтеп, гаҗәпләнгәндәй итте. — Сер булмаса, нинди әшәкелек кылган соң ул? — Әллә утырып сөйләшәбезме?—диде Озерцов — Чыннан да, нишләп аягүрә басып торабыз әле? Әйдәгез залга,— диде Роза Алексеевна. Залпың стеналарында һәм идәндә — затлы, кыйммәтле келәмнәр Көзгедәй ялтырап торган җиһаз, матур-матур кытай фарфорыннан төрле сурәтләр, алтын йөгерткән зиннәтле савыт-саба — Александр Сергеевич, нинди начар эш кылган соң әнинең квартиранты? — Ничек дип әйтим икән сезгә.—Озерцов сынап майорга карады.— Хорошев узган ел үз авылларында унҗиде яшьлек егетне үтерүдә катнашкан Дуслары белән бергә, әлбәттә — Нинди Хорошев турында сойлисез сез? — Аның чын фамилиясе Хорошев. Ялган паспортта ул — Волков. — Абау!—диде хатын, гаҗәпләнеп.— Кара инде син аны. Елан. Менә жәлләп керт син аларны. Нинди оят, нинди гарьлек. Ни өчен үтергәннәр шул япь-яшь малайны? — Тикшерү тәмамланмыйча кистереп әйтүе кыен. Озерцов күз кырые белән генә майорның йөз-кыяфәтен күзәтте, Ләкин Роза берни дә булмагандай тыныч иде. Гафу үтенеп, бүлмәдән чыкты. Бераздан, өстендәге милиция киемен салып, бик матур бизәкле халат киеп керде. Озерцов елмаеп куйды. Роза аның елмаюын үзенчә, хатын-кызларча кабул итте. Ләкин I елмаюның сәбәбе башкада иде. Роза Алексеевнаның үзе һәм әнисе дә Хорошевны Волков дип баралар. Нәрсә бу? Алдан ук уйланылган хәлме? Әллә карчык белмичә буташтырамы? Светлананың әйтүе бу- ! енча, Хорошевны ул монда ике ел элек күргән, ә Волков исеменә пас- i порт ел ярым элек кенә алынган. Әгәр ул уйлаганча булса, карчык белән Розаның ялганы тотылачак. — Роза Алексеевна, коллега буларак әйтегез әле, ниндирәк кеше ул Хорошев? һичшиксез, дуслары да булгандыр. Роза, дулкынлануыннан, сигарет алып кабызды. Хорошевның шундый кеше булып чыгуына гаҗәпләнгән, ачуланган төс алды ул. — Кем уйлаган бит кабахәт кеше булыр дип, оятсызны,—диде ул сигаретын сүндереп. — Нәрсә әйтәсең инде. Миңа бит монда _сирәк булырга туры килә. Үзегез беләсез. ОБХССта вакыт чикләнгән. Кыяфәтенә карап, тәртипле, итәгатьле егет дип белә идек. Килгән вакытта пальтоны салдырып, игътибарлы иде Ни дисәң дә, инженер. — Инженер икәнен үзе әйттеме, әллә?.. — дип капыл гына күтәрелеп туры карады Озерцов. — Әни әйткән кебек хәтерлим... Мин әнине ачуланып та караган идем. Ялгызым кыен, иптәш булыр дигәч, бик каршы да килмәдем. Карт кешеләрнең сырхаулый торган гадәтләре дә бар бит. Уйлап- уйлап куям да. шаккатам. Кемне кыйнап үтергәннәр дидегез әле? — Павел Наримановны. — Кызлар аркасындадыр инде. — Юк. Роза Алексеевна, җинаятьнең сәбәбе башкада,—дип, Озерцов урыныннан торды. «Шахмара»ның кем икәнлеген күрәсе килгәнгә генә тоткарланган булса да. сөйләшүнең файдасын күрде ул. Ни өчен «Шахмара»? Ни өчен еланнар патшасы? — Ярый, йокыгызны калдырмыйм, вакыт соң Тикшерү барышында кирәгегез чыкса, күрешербез.—дип. Озерцов саубуллашып чыгып китте. Озерцовны подъезд ишеге төбендә милиция лейтенанты каршы алды. Ул, нәрсәдәндер куркынган сыман, агач төбенә сыена төшкән. — Йә. лейтенант, киттекме?—диде Озерцов күтәренке кәеф белән. — Кая? — һәрхәлдә, ресторанга түгел. Бүре оясы янына аучы якынлашса, бүреләр нишли? — Бүреләрнең запас оялары булса? Озерцов. икеләнеп, тукталып калды. — Әлеге очракта да булырга мөмкин дисезме?—дип, лейтенантка таба борылды. — Сез сорадыгыз, мин җавап бирдем Минемчә, бүре оясы янына кеше заты килсә, бүреләр качу ягын карый, әлбәттә — Бусы шоп фикер. Димәк, безгә синең белән моннан ерак китәргә ярамый. Әллә бераз сабыр итәбезме? Сабыр тобе сары алтын, диләр. Әйдә, әнә, балалар бакчасы кырыендагы куаклар эченә посабыз. — Александр Сергеевич, бер туп-туры сорау бирим әле: сезгә ф куркыныч түгелме? Озерцов уйланып торды. — Ахмак кеше генә бернәрсәдән дә курыкмыйдыр. Ләкин гел | куркып яшәп тә булмый. Алар бездән курыксыннар. — Аңлыйм,—диде лейтенант, як-ягына каранып.—Әллә менә £ монда керен утырабызмы? Безгә кирәкле балкон да күренеп тора - Нәкъ шул вакытта балконда хатын-кыз гәүдәсе күренде. Ул. аяк * астына урындык куеп, кер элә торган җепкә ак җәймә, аның остсно “ кызыл солге элеп куйды. х — Александр Сергеевич, карагыз әле. ничек итеп элделәр,—диде £ лейтенант. ж — Гаҗәп? Берәр торле искәртү билгесе түгел микән, дисеңме? J Момкин. х — Алла белсен, — лейтенанТ җилкәсен сикертте Роза Алексеевна, җәймәне элеп кергәч, күршеләргә шалтыратып. = описен чакырып чыгарды. < Сомсере коелган Мария Афанасьевна, кызына дәшми-нитми, кух- u няга узып, чәй куярга кереште. Ул, эчендә дулаган ачу давылын ба- * сарга тырышып, табак-савытларны шалтырата. Кулыннан шуып тошеп, ярты литрлы банка ватылды Роза үз эшләре белән мәшгуль булганга, әнисенең ни эшләгәнен оллә ишетмәде, әллә игътибар итмәде. Ул. гасабиланып, ашыга-ашы- га, стенкадан нидер эзләде. Аннары, телефонны алып тезенә куйды да, номер җыярга кереште. Бераздан телефоннан иренеп кенә дәшкән басынкы ир-ат тавышы ишетелде. — Нәрсә, матурым, йокы симертәбезме?—диде Роза Алексеевна — Әллә корт чактымы, тон уртасында шалтыратмасаң? — Ашыкма, хозер син дә уянырсың. — Кыскарак тогын булмыймы?—диде телефондагы тавыш — Башкаладан килгән тинтәк безнең җирән алашаны конюшный- га ябып куйды, шылдымы? — Нәрсә?!. Каян шалтыратасың? — Әнидән. Алып киткәннәренә ярты сәгать тә юк — Кот, хәзер килеп җитәм. — «Бодрә чәч»кә үзең шалтыратасыңмы, әллә минме? — Ашыкма. Икәү килербез. Роза, телефон трубкасы белән чигәсен ышкып торды да кабат номер җыярга кереште. Йокысыннан уянып бетмәгән нечкә тавыш ишетелде. — Эдик, срочно син кирәк! — Янгынга ашыкмыйсыңдыр бит? Хәл-әхвәлне сора башта...—диде нечкә тавыш — Соңыннан, Эдик, соңыннан. Вакыты ул түгел. Теге ««Ябалак» ауга чыга. — Такса нинди? — Иң югарысы... — Оһо!.. — Машинаңны ой янына куй, сигнал биргәч керерсең. Бераздан Роза Алекссевналарга Гафиятулла, Сальников, тагын бер ир-ат килеп керделәр. Мария Афанасьевна кухнядан үз бүлмәсенә чыкты. Сальников, килен кергәч тә, уфылдап диванга барып утырды. Гафиятулла, яше шактый олы булуына карамастан, егетләрчә тоз. чандыр булганга, җәһәт кенә атлап. Сальников янына барып утырды да галстугын бушайтты. Кунакларның оченчесе. урга яшьләрдәге, нык бәдәнлесе, ишек яңагына сөялеп, тын гына басып торды. Роза, тәгәрмәчле кечкенә өстәлне Сальников каршына куеп француз коньягы янына дүрт рюмка, берничә кисәк лимон, кара икра, колбаса китерде дә. утырган килеш, аягын аякка куеп, ашыкмый гына рюмкаларга коньяк салып, эчәргә тәкъдим итте. — Нәрсә өчен була инде бу?—дип сорады Гафиятулла. — Безнең күктәге болытлар тизрәк таралсын очен, диде Саль. ников, елмаеп. — Лә-хәүлә,—дип Гафиятулла һәм, җәһәт кенә рюмкасын бушатып, Роза Алексесвнага тобәлде.—Инде сөйлә, ничек Сергейны тапкан соң ул? — Алла белсен, кулыннан тотып китермәдем — Гаҗәп!—диде Сальников, як-ягына каранып. — Нинди нәтиҗә ясыйбыз? —Нәтиҗә — бер,—диде әлегә кадәр сүзсез торучы өченче кунак,—телсез шаһиттан да яхшы нәрсә юк. Телгә килсә, йомгакның тәгәрәп китүе бар. — Кем-ксм. әмма Мөскәү этләре йомгак артыннан чаба беләләр,—диде Сальников. Роза Алексеевна тәрәзә каршына килде. Алдан сөйләшкәнчә, «Ябалак»ның ак тостәге «Волга»сы шартлы урында тора иде. Ул, кабат урынына утырып, рюмкаларны тутырды. — Минем уйлавымча. Озсрцов кая да булса якында, сезне сагалап торадыр. Ул — профессионал. —. — Белә торып, безне монда китерттеңме?—диде Сальников. — Мин чакырдыммыни сезне? Үзегезнең күзегез-башыгыз тонып килеп җиттегез бит. Профессиональ тикшерүче генә түгел, хәгга гади милиционер да мондый чакта, һичшиксез, сагалап торыр иде. — Иштең ишәк чумарын.—Гафиятулла урыныннан тору нияте белән талпынып куйды да кире утырды. — Кыбырҗыма, Гафиятулла абзый, табарбыз җаен. — диде Сальников.— Иң соңгы чиктә психбольницада урын бетмәгән. Бер атна тотып чыгарып җибәргәндә дә куркыныч булмаячак. — Әмиров минем өстә,—диде өченче кунак.—Сценариясен язып тору кирәкмәс, үзе белә. — Рәсим нәрсә сөйли?—дип сүзгә кушылды Роза. — Ул хәйләкәр төлкене аңламассың, бәһасен белә. Без генә ул. ахмаклар, көне-төне чабабыз,—диде Сальников. Өченче кунак җитди итеп карап куйды да: — Виктор Николаевич, син партҗыелышта түгел, нәрсәгә болай күп сүз? Рәсим—безнең барометр. — Күп сүз — юк сүз, нинди нәтиҗәгә тукталабыз? — диде Гафиятулла. Бүлмәдә тынлык урнашты. Роза, телефонны алып, Озсрцов торган кунакханәгә шалтыратты. — Сания, матурым, синме? —диде ул. телефондагы ягымлы тавышны ишетеп. — Әйе. — Безнең дус күренмәдеме әле? — Юк. — Ялгышмыйсыңмы? — Минем глаз — алмаз, Розочка, шикләнмә. Роза Алексеевна телефонны куйды. — Әгәр кунакханәгә кайтмаган икән, димәк, ул кайдадыр якында. — Күпме тәкъдим иттегез ул типка? — Нык бәдәнле ир чәнечкеле карашын Розага төбәде. —-Соңгы тапкыр — йоз мең. Ә ул ярты миллион сорады — Ы ы.. җыен комсыз, сараннар. Шул комсызлык аркасында бетәрсез дә әле. — Мин аның акча аласына ышанмыйм. Ул безнең белән уйный гына кебек,— диде Виктор Николаевич. ф — Үлем белән шаярмыйлар да, уйнамыйлар да.— Нык гәүдәле ир 3 үзенә дип салган рюмкасын эчеп куйды.—Теге мүкләгегезне кая = алып киттеләр? — Безгә,—диде Роза. и — Ул күкәйле таракан күп белә, нәрсәдер кылырга кирәк. Озер- “ цовта— йомгакның тоене. Тоенне чишсә, авыр булыр. ° — Мәскәү кәҗә тәкәләре чишәрлек тоеп булса, лыгырдап утыру- ♦ ның файдасы да юк,—диде гәүдәле ир. — Роза. Хорошсвны үз карама- * гыңа ал, кайгысыннан камерада асылынып үлә күрмәсен g Утыручылар үзара елмаешып куйдылар. £ — Башка мәсьәләләргә килгәндә, Ходай саклаганны саклармын, х дигән. Мәскәүле — минем оста, калганнарын үзегез чамалагыз,—дип. ’ нык бәдәнле ир урыныннан кузгалды. — Доресен әйткәндә, үзәктә х Озерцов кебек егетләр булуы зыян итмәс иде, әлбәттә. — Булганнары да җитәрлек,—диде Сальников—Аларны печән ж белән туйдырып торып булмый! — Каян килгән сиңа шул кадәрле комсызлык?! Әллә үзеңнекен £ бирәсеңме? Сальниковның елмайган күзләре кинәт усалланды, кашлары җимерелде. — Аны бит акыллы итеп аласы да бар әле! Күктән яңгыр гына яна. — Хәер, сез фәлсәфә сатар!а мастерлар, о миңа вакыт,—дип нык бәдәнле ир чыгып китте. Ул киткәч, бүлмәдә бер-ике минут гыплык торды. Сальников янә коньяк эчеп Куйгач, Роза Алексеевнага карап әйтте: — Җитәр булмаса — күп шаярдык, уйнадык.. Үзенең махсус эшләрне тикшерүче икәнлеген күрсәтте бит. Акча да кирәкмәгәч, башка берни тәкъдим итәлмыйбыз. Мәскоүләр дә борчыла башладылар. Аларга ямьсез мәгълүматлар кирәкми — Акчадан баш тартты дип кем әйтте?—Гафиятулла учына йоткереп алды.— Мәскәүлеләр үз боялорен белә алар Роза Алексеевна, кабат телефоннан шалтыратып, Озерцовның кунакханәгә кайтуы-кайтманы турында белеште — һаман кайтмаган. — Шәт. безне сагалап утырадыр, каһәрең.—дип сүгенде Гафиятулла. — Утырасы килсә — утыра бирсен, безнең очен ул нуль,—диде Сальников. Розаның борчылудан бит алмалары кызарып чыкты, нечкә иреннәре тагын да тартыла тошеп, күзләрендә үҗәтлек чаткысы чагылып кипе. Гафиятулла белән Сальников, аның ачуы килүенә пошмыйча, сорауларын яудырдылар: Сергейдан нәрсә сорашканнар? Сергей берәр нәрсә әйткәнме? Роза, теш арасыннан гына сыгып: — Мин до. сезнең кебек үк. тыңлап утырмадым, каян белим,— диде. — Ә син, Розочка, белер очен куелган. Җитмәсә, бүген-иртогә подполковник булырга торасың. Мин булмасам, бәлки, һаман зона тирәсендә уралыр идең. — Узган эшкә салават, диләр.—дип ысылдады Роза.— Киләчәк турында уйларга кирәк. — Анысы очен бимазаланма, Розочка. Сергей синең остә. Калганын хәл итәрләр. Ә сорауга җавап бирмәдең? Гафиятулланың тавышын күтәрмичә, һәр сүзгә басым ясап сөйләвеннән Розаның ачуы басыла төште.. Ул елмаеп сөйләшсә яхшылык көтмә. Роза моны үзе очен гомерлеккә сеңдергән иде Гафиятулланың фин мунчасыннан кайберәүләрнең тимер мичкә эченә цементлаган килеш су төбенә тәгәрәп төшкәннәрен исенә төшереп, Роза тынып калды. _ — Бер нәрсә дә аңлата алмыйм, Гафиятулла абый,—диде ул. —Үзем очен дә кояшлы көнне күк күкрәгәндәй булды. — Теге атнада Мәскәүдән бик мохтәрәм дустыбыз киләчәк. Чалбарлары белән урам себерә торган хайваннарыңа җиткер, Роза, шәһәр майлаган кебек тып-тын булырга тиеш. Бернинди өерелеп сугышулар, тәртипсезлекләр ишетмик, — дип, Сальников кара бөдрә чәчләрен сыйпап алды. — Сер булмаса, кем килә? — Газеталардан укып белерсең. Син дә,—дип, Гафиятуллага борыла төште Сальников.— Резервтагы кызларны әзерлә, «кыздырып» тор! — Безнең янып үлгән Мүкләк урынына ышанычлы егетләр күренәме дигәндәй? — Барын бар да... Әллә бераз сабыр итикме, дим — Кем ул? — Самаркин. Бездә старшина булып эшләгән иде. — Ниндирәк егет? — Дүрт ел минем кул астында эшләде. Башта — ГАИда, аннары уголовный розыскта селкенеп йөрде. — Нигә китте? — Биргәнне ала белмәгәнгә, бирмәгәнне талап алганга. — Хуҗасын тешләрдәй эт булмасын тагы. Тиздән бик җаваплы посылка булачак. Бер-ике егетегез белән Самаркинны Таллинга әзерләргә кирәк булыр Сальников сәгатенә күз салды: — Ярар, булды, без Останкинодагы түгәрәк өстәл артында утырмыйбыз. Гафиятулла белән Сальников чыгып китүгә, шартлы сигнал биреп. Рода Алексеевна урамда көтеп торган башкисәр Эдикны чакырды. Буйга шәп, таза гәүдәле, спортсменнарга охшаган Эдик үзен озак көттермәде. Авызында сагызын чәйни-чәйни ул әмер көтте. — Ул каядыр якын тирәдә. Ике тапкыр кунакханәгә шалтыраттым.— Кайтмаган, димәк, минем өйне сагалый. Син машинаң белән әкрен генә урамнарны өйлән. Әгәр очратсаң, җайлы моментта якыннан уз... Лейтенант Саматовтан аерылгач, кунакханәгә тикле Озерцов җәяү кайтты. Төнге һава сулышка иркен. Урам тып-тын. Бер кеше заты күренми. Тиздән таң ата башлаячак. Ул сәгатенә карап 11лды да уйларына бирелде. «Иртәгә үк Тихон Анисимовичка шалтыратып сөйләшергә булыр. Монда, мөгаен, дәүләт иминлеге комитетына да мөрәҗәгать итәргә туры килер. Наркотиклар, һичшиксез. Мәүлетов- ның чиктә хезмәт итүенә бәйләнешле. Ләкин ничек? Юк, монда төптән кисәргә ярамый. Барысын да ачыклар очен, озын-озак юл үтәргә кирәк. Бердәнбер юл — Хорошевтан сорау алуларны сузып, күзәтү оештырырга. Җинаять юллары кая илтер?» Озерцов, тротуарда үсеп утырган юкәнең яфрагын өзеп алып, авызына капты. Өченче кон кичен коенып кайтканда һоҗүм иткән хулиганнарны, гаепсезгә санап, милициядән чыгарып җибәрүләре аны. һичшиксез, шөбһәгә калдырды. Әлегә кадәр тикшерү эшләренә аяк чалуларына икеләнсә, хәзер инде тәмам инанды. Димәк, кемнәрнеңдер тынычлыгы җуелган. «Их, беләсе иде»,—дип куйды Озерцов һәм, таныш ише- теп, нидер сизенгәндәй, электр баганасы артына яшеренде Янәшәдән генә, тротуар остеннән выжылдап. «Волга» узып китте. Озерцовның тәне эсселе-суыклы булып, калтыранып куйды. Маңгаена салкын тир бөртекләре бәреп чыкты. Ярый әле. бәхетенә — электр баганасы сак- \ап калды, юкса шунда ятып каласы иде _ ф Кунакханәгә кайткач, ул иң элек ваннада юынып чыкты. Йокларга 2 ятарга җыенганда, кинәт телефон шалтырады. = — Александр Сергеевич, хәерле кич!—диде телефондагы тавыш. Е Озерцов тавышны шунда ук таныды: — Хорошевны кулга алгач, әллә такса арттымы?—диде ул киная “ белән.® — Юлбарыс арт аякларына чүксә, сәлам бирә, дип шатланмагыз. ♦ Чебешләрне көз көне саныйлар бездә, чүбек баш < — Бетми торган бәйрәм булмый Козе дә җитәр, чебешләре дә % саналыр, яңачарак бәйрәм дә булыр. £ — Балтаның кечкенәсе дә зур агачны екканын беләсезме? Танта- х на итәргә иртәрәк әле «Әллә соң, акчаны алырга ризалашып, нинди бәндә икәнен күреп, к күзәтү ‘оештырыргамы? Ул вакытта, тиз генә Мәскәүгә кайтып. ® киңәшеп килергә кирәк булачак»,—дип уйлады Озерцов. Шулай в уйлап: < — Сез нинди телефоннан сойләшәсез?—диде. — Нигә сорыйсыз? — Безне тыңлап торулары момкин. — Автоматтан. — Минем сүз шул: 500 мең. — Күп. — Мин берүзем генә түгел,—дип, хәйләгә салышты Озерцов — Ярар. Җавап алырсыз, көтегез. — һәм соңгы киңәш,—диде Озерцов, басым ясап. — Эзәрлекләвегезне туктатмасагыз, тавык мие эчкән берәр егетегезнең маңгаена тишек ясыйм! Урамда инде яктырган иде. Озерцов. урынына ягып, күзен йомды. Әллә арыганлыктан, әллә йорәгс кыскангамы—тәнендә калтырау тойды. «Бүген үк Тихон Анисимовичка шалтыратып сөйләшергә кирәк, һич тә сузарга ярамый. Уйламаганда гына хәнҗәр китереп тыгарга күп сорамаслар, кабахәт җаннар. Сатып алырга ниятлисезме?»—дип үзалдына сөйләнде ул. Озерцов, уйланып яткан җиреннән торды да. чиста касеета алып, магнитофонына куйды һәм кнопкага басып җибәрде: «Тихон Анисимович, бу мин — Александр Сергеевич. Сез. тыңлый башлагач та, аптырап калырсыз. Сез — бердәнбер ышанган кешем Тикшерү эше шундый дәрәҗәгә җитте: мине, бер ерткычны эзәрлекләгән кебек, аулый башладылар...»— дип сөйләп китте Иртән торып, салкын су белән юынгач, кичтән алып куйган бер шешә кефирны эчеп. Озерцов олкә прокуратурасына юнәлде. Прокуратурада аны сүлпән. карацгы йоз белән каршыладылар Прокурор урынбасары, башын күтәрми генә, урын тәкъдим итте. Озерцов телефонны үзенә таба борып: «Шалтыратырга момкинме?—диде—Тихон Анисимовичка шалтыратасы иде» — Ашыкмагыз әле, коллега, сөйләшәсе сүзләр монда да җитәрлек. Тихон Анисимович үзе дә яңа гына шалтыраткан иде Төнлә Хорошевны кулга алган булгансыз икән — Әллә тагын качканмы?—диде Озерцов, урынбасарны кисәк бүлдереп. — Камерасында асылынган. — Үлгәнме? — Асылынгач, үлми нишләсен. Озерцов коточкыч хәбәрдән сикереп үк торды: — Мөмкин түгел! Ышанмыйм! Беләсезме бу нәрсә? Бардак! — Күңелегезгә якын алмагыз. Бер эт беткәннән ни булган? — Сезнең өчен эт булса, минем өчен ул кеше иде!—диде Озерцов, прокурор урынбасарына нәфрәт белән каран. — Бәлки, ул эттән дә әшәкерәк булгандыр, ләкин ул — бердәнбер шаһит. Беләсезме, ул мафия белән бәйләнгән бердәнбер шаһит иде. — Нинди мафия турында сөйлисез, Александр Сергеевич?! Аллам сакласын. Бу бит Италия түгел. Озерцов телефоннан Мәскәүне җыйды. Телефоннан, коттереп кенә, кор тавыш ишетелде. — Тихон Анисимович, сезме бу? Исәнмесез! — Ә... Сашок, туганкай, хәлләр ничек? — Яхшы да түгел, начар да түгел. — Нейтральный, димәк. Мин, киресенчә, синең хәлләр мөшкелрәк дип уйлаган идем. — һәрхәлдә, түзәргә була. — Шулай гынамы?.. Прокурор урынбасары, болар иркенләбрәк сойләшсси дипме, чыгып китте. — Тихон Анисимович, миңа бер-ике сәгатькә генә булса да, кайтып килергә кирәк. Телефоннан гына сойлошә торган сүз түгел. Бу — бик моһим. — Нигә бер-ике сәгатькә генә? Начальство, эшне урындагыларга тапшырып, бөтенләй кайтырга боерды, туганкай. Шатлан. Бу хәбәрдән Озерцов, теле көрмәкләнеп, эндәшә алмый торды. — Конкрет әйткәндә, кемнең боеруы буенча кайтырга тиешмен? — Бала-чага булма, Саша. Барыбер түгелмени? Мин әйттем пи, башка ни... — Барыбер булса, сорап та тормас идем. Сорыйм икән, димәк, моһим. Ярар, әйтергә теләмәсәгсз— кирәкми. Мин шулай булачагын берничә көн элек үк белә идем. — Әллә телепатка әверелдеңме? — Телепатка түгел, әллә кемгә, әллә нәрсәгә әверелерсең монда! Тик, кайтуга ук, үз теләгем белән эштән китәргә гариза язам. — Шаяртуың балаларча беркатлы, Александр Сергеевич. — Мин шаярмыйм һәм шаярырга теләгем дә юк Эшне кемгә тап- ш ырырга? — Нинди корт чакты соң сине? — Минем соравыма җавап бирмичә торып, мин башка сезнең белән сөйләшергә теләмим. — Ахмак баш. бездә кем боера соң? Әлбәттә, мин түгел. Хәзер бөгештерми генә сөйлә. Озерцов җиңел генә сулап куйды. — Берничә кон элек, кунакханәгә шалтыратып, төшкә дә кермәгән сумма тәкъдим иттеләр. — Нәрсә өчен? — Күп сөйләмәс очен. — Тукта әле, тукта, пулеметтан атма. Күрәм, эш шаярудан узган. — Күптән, Тихон Анисимович. Инде берничә тапкыр юлдан, алып ташларга тырышып карадылар. — Шулаймы,—дип гаҗәпләнде Тихон Анисимович.—Син блегә бөтен дөньяга ярып салма. Кайткач, барысын да сөйләшербез Аңла дыңмы? Ә мин. сип кайтканчы, оермә җиленең каян килгәнен ачыкларга тырышырмын. Элекке заманнар түгел. Озерцов, эшне тапшырып, кайтыр юлга җыенды. Аны аэропортка озату очен машинаны бик теләп бирделәр.. 9 Прокурор, тәрәзә яңагына соялсп, урамга төбәлгән Ул, кем £ кергәнен белсә дә, борылып карамады. Була бит шундый мизгел, бер * ноктага карап уйга каласың да. карашны тиз генә алалмый торасың х Ул. уйларыннан арынып, урынына килеп утырды да, секретарена: * «Шалтыратсалар, мин юк», — дип искәртте. — Менә шундый хәлләр,—диде ул. Тихон Анисомовичның елты- X pan торган пләшенә игътибар итеп. в — Гаять кызганыч. — диде Тихон Анисомович. — Гаиләсе ничек? — Кара кайгыда. — Әтисе шалтыраткан иде. Саша ришвәт ала торган кеше түгел. 5 Без— дворяннар токымыннан, кеше буларак үтенәм. гаеплеләрне та- = быгыз. ди. Ә монда кемне гаеплисең? * — Нигә алай дисез? — Шоферның хәле ничек икән? * — Аңа берни дә булмаган, ике кабыргасы да, аягы гына сынган. Минем сезгә бер соравым бар иде дә, күмү мәшәкатьләрен уйлап, яхшысынмадым... — Бирегез, бирегез соравыгызны. — Сашаны ни өчен кире чакырткан идегез? Нәрсәгә кирәк булды ул монда чакыртып кайтару? Шул анонимка очен геноме? — Сорауны аңламадым. Тихон Анисомович. Чакырту-чакыртмау- ның монда берәр торле роле булса икән Чакыртмаган булсак, ихтимал, мондый фаҗига килеп тә чыкмаган булыр иде. дип. мин дә үз- үземне җәберлим. Күрәсең, язмыштан узмыш юк. — Сез минем сорауга җавап бирмәдегез,— Тихон Анисомовичның йозс кырысланды, күзләре усалланды. Маңгаендагы күз кырыйларындагы җыерчыклар әллә ничек тартылып китте. Картның усал, җитди карашын прокурор да күрде — Чакыртырга уйламаган да идем, эстон шалтыраттылар, —диде Ул — Ничек остәп? — Гафу ит. Тихон Анисомович. пи сөйләгәнеңне колагың ишетәме? — Зарланган юк, аллага шөкер, — дип, карт магнитофон кассетасы белән фоторәсемнәрне һәм башка документларны остәлго куйды— Бу материаллар очен Саша гомере белән түләде. Прокурор, сулыш алырга курыккандай, күзләрен мелт-мелт иттереп Тихон Анисомовичка гекәлде. Прокурор, фоторәсемнәрне җентекләп карагач, адрес, эш урыннарын күрсәтеп язган кәгазьгә күз салды. Укып чыкканнан соң. маңгаен ышкый-ышкый нидер уйлады — Бу документлар ничек синдә әле?—диде ул. — Кайткан копне үк иртән, аэропорттан шалтыратып, самолет экипажы командиры аша җибәрде. — Кассетаны тыңладыгызмы? — Сорап торасыз — Самолет экипажы аркылы җибәрердәй булгач, күрәсең, безгә билгесез вакышалар булган Шулай да. ике сүз белән генә: Сашаның үлеме турында син нинди фикердә? — Нәтиҗә ясарга иртәрәк, әлбәттә. Саша аэропортка милиция машинасы белән китә. Анысы аңлашыла, үзе сораган булырга да момкин. Ләкин бернәрсә мине аптырата: илле мең сум акча аның костюм кесәсенә кайсы вакытта салганнар? Монысы — табышмак. «КамАЗ» белән бәрелгәнчегә кадәр аның кесәсендә акча булмаганлыгы көн кебек ачык. Бусы — бәхәссез мәсьәлә. Кем һәм кайчан ул акчаны кесәгә салган? Бөтен хикмәт шунда булырга тиеш. Авария булуга ук, әллә каян ГАИ да килеп чыга. «Скорая помощь» та табыла. Бүлмәдә тынлык урнашты. — Катлаулы хәл бу,—диде прокурор, авыр сулап. — Скорыйга салганда Саша, бәлки, исән дә булгандыр. Әгәр шулай булмаса, нигә тизрәк скорыйда озатырга? Бәлки, аңа юлда «ярдәм иткәннәрдер»? Бу фәкать минем шик кенә. — Алдан уйланып куелган спектакльгә охшаган бу, Тихон Анисо- мович. Дөресен әйткәндә, ышанасы да килми, ләкин... — Мафия... — Бездә аны башкача, ведомственность, дип атыйлар.—диде прокурор маңгаен җыерып.—Бәлки алай да түгелдер. — Сашаның эшен кем дәвам итәчәк? — Син мине стенага терәмә. Уйларга вакыт калдыр. Ятьмәгә вак балыклар түгел, акулалар эләккән булса кирәк. Акулалар артында китлары йөзсә, нишләрсең? Беләсеңме, монда эш нинди тузлар белән бәйләнешле? Хәзер кулга ала башласаңмы—давыл кубачак! һәр ведомство үз карагын коткарырга тырышачак. Прокурор, чыраен сытып, йөрәген тотты. — Ярар, сөйләштек, булды,—диде ул. урыныннан торып. — Әгәр каршы килмәсәң, гаиләсе янына барып киләсе иде. Кассетаны калдыр, калганнарын алсаң да ярый. Тихон Анисомович ишеккә таба борылды. — Тихон Анисомович,—дип туктатты прокурор.—Әкрен генә, детальләп уйла... Ашыгырга кирәкмәс. Эре балык тирәндә йөзә. Аны ычкындырмаслык итеп тота да белергә кирәк.