Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язмыш

Мөлдерәмә тулы сагыш белән Яшьлек артта калды, югалды. Ымсындырып, һаман элеккечә Бәхет кошы оча югары. Бәхет кошы кулга төшеп кунмас, Аны гына анлар чакларым. Ярсыйярсый зәңгәр биеклеккә Томырыла хыял чаптарым Юлга чыккач кире борылу юк. Яшен яшьни. Уйный зилзилә. Утлы давыл эчендәдер, бәлки, Миңа дигән бәхет, кем белә? Бии каен Яфракларын талпындырып Ярсу җил искән саен Сылу кыздай онытылып, Дәртләнеп бии каен. Бии каен, гүя аны Шатлыгы җилкендерә. Әллә аның туе бүген?— Менгән бәхет түренә? Юк, куанып биидер ул Туган җирем ямьлегә.. Җил тынар, әйләнер каен Гашыйклар һәйкәленә. Таң алды Вакыт килде. Болыт китте өстән — Шик-шөбһәләр кинәт таралды. Халык көткән, күпне вәгъдә иткән Илнең бүген яңа таң алды. Сизеп таңны, хәтта хушлашмый да, Эреп юкка чыкты кара төн. Күп алдады элек «синоптиклар», Ничек булыр икән яңа көн? Ничек булыр икән бу яңа көн, Көн буена кояш балкырмы? Фәнәпнс ДӘҮЛӘТБАЕВ — Актаныш районының Татар Суксуы авылында яши Ши- еырьлире рстан Язучылар берлеге оештырган махсус семинарда тикшерелде Журналыбызда беренче обә басыла. Үзгәрерме халык яшәеше, Гүзәллекләр җирдә артырмы? Асылыннан җисем үзгәрмичә, Исем белән уйнау булмасмы? Яңарышта туган башлангычлар Чәчәк сулган кебек сулмасмы? Ә чынлыкта яңарыш ул — ташкын. Боз кузгалган, инде тыйгысыз! Их, җаннарны тизрәк биләп алсын Ышаныч һәм өмет тойгысьт! Яңарыш ул — халык ихтыяры, Халык нигезендә яралды. Шатлыклыдыр йөрәк салган хәбәр: Илнең бүген яңа таң алды! Рок-музыка (Шаяру катыш) Тәмле төшләр күреп, софасында Йоклый әле шәһәр баласы. .. .Авыл хәле башка: таңнан торып Малкайларга азык табасы. Монда безнең гади үзьяшәеш, Рок-музыка бездән еракта. Рокларыңны егып сала торган Дуңгыз чыйнаулары — колакта. Чалгы тавышы Йөрәгемә якын җыр шикелле — Чалгы тавышларын ишетәм. Безне егет иткән шул тавышка Сандугачлар моңын иш итәм. Туган якның үлән-чәчәкләре Тезелепләр кала теземгә. Чапкан саен тәндә уйнап торган Көч барлыгын тоям үземдә. Чалгы тотып болыннарга чыксаң Хуш исләрдән башың әйләнер.— Шушы минем — шау-шуларсыз гына Күптән көткән күңел бәйрәме.