Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫЕЛГАН ИСЕМ ҺӘМ ИҖАТ

Фәннәр фәне, барлык бүтән фәннәргә, гыйлемнәргә нигез бирә торган фән бар. Ул—фәлсәфә. Фәлсәфә атамасы безгә грек теленнән кергән (фило +софия), «яратам + акыл» дигән мәгънәне аңлата, ягъни акыл, зирәклек эшчәнлеген сөюне, шуның белән шөгыльләнүне белдерә. Фәлсәфә — фән буларак иҗтимагый аң чагылышы, чынбарлыкка, анда кеше тоткан урынга бәйле карашлар һәм фикерләр системасы. Ул кешенең дөньяны танып-белүен, чынбарлыкка мөнәсәбәтен, табигать үсешенең гомуми кануннарын, танып-белү, фикерләү ысулларын тикшерә. тереклек килеп чыгышын, яшәү мәгънәсен ачыклый. Материя һәм рух. чынбарлык һәм аң бәйләнешләре, дөньяны танып-белү мөмкинлеге яки мөмкин түгеллеге мәсьәләләре фәлсәфә гыйлеменең төп эчтәлеген тәшкил итә. Фәлсәфә фәнен үстерүгә Парменид, Гераклит. Сократ. Платон. Аристотель. ӘлКинди. Әл-Фараби, Әбугалисина, Галилей, Бэкон. Декарт. Дидро. Гегель. Фейербах — төрле халыкларның меңнәрчә акыл ияләре өлеш кертә һәм әнә шулай гаять бай фикер хәзинәсе барлыкка китерелә. Дөнья фәлсәфәсе хәзинәсе белән таныштыруда үткән заманнарда мәдрәсәләребез даими эш алып бара. Ш. Мәрҗани, К. Насыри. Ш Күлтәси кебек укымышлыларыбыз бу юлда бигрәк тә зур казанышларга ирешә — алар үз уйфикерләрен дә уртак хәзинәгә кушып җибәрәләр. Маркс. Энгельс. Ленин һәм аларның тарафдарлары бөтен дөнья фәлсәфәсенең үзләре кабул иткән һәм табынган кыйммәтләре, матдәләре нигезендә «марксизмленинизм фәлсәфәсе»н формалаштыралар. Совет дәверендә коммунистлар партиясе корган тоталитар режим шартларында бары шушы «марксистик-ленинчыл фәлсәфә» генә иң хак. бөтен нәрсәләрне дөрес аңлата торган тәгълимат дип игълан ителде Шуның кысаларына сыймаган карашлар, фикерләр һәм уйлар — саташу, ялгышу, кеше күңелен чүпли торган зарарлы «гыйлем» дип танытыла башлады, Маркс һәм аның тарафдарлары пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрелгәндә, аларча уйламаган борынгы һәм хәзерге фәлсәфәчеләрнең дәрәҗәсе төшерелде, аларга кара ягылды Тоталитар сәяси системаның җимерелүе безнең рухи эзләнүләребезгә дә чикләнмәгән мөмкинлекләр ача Дыңгычлап марксизм тутырылган миләребезне җилләтү, дөнья фәлсәфәсе мирасының җитмеш ел буе игътибарыбыздан читтә калдырылган хәзинәләренә мөрәҗәгать итү ихтыяҗы торган саен ныграк сизелә. Бу— чынбарлыкны бөтен тулылыгында һәм каршылыклы рәвешендә танып-белү, үзебезне тирәнрәк аңлау, акыл һәм хисләребезне кешелек мең еллар буе туплаган тәҗрибәләр, белемнәр белән баету, рухи тотрыклылык саклап, күркәм әхлак кысаларында яшәр өчен кирәк. Казарма социализмыннан котылу, рухи хөррияткә ирешү максатында журналыбыз укучыларын яңадан яңа акыл ияләре, аларның гыйбрәтле мирасы белән таныштыру урынлы булыр. Советлар илендә иҗади мирасы һәм исеме тыелган күренекле фәлсәфәче һәм язучыларның берсе Фридрих Ницше (1844—1900) иде Аның турында «Кече совет энциклопедиясе» (3 басма, том 6 М.. «БСЭ». 1959 Бит 648) түбәндәгечә яза «Немец идеалист-фәлсәфәчесе. фашизмга идеологик нигез әзерләүчеләрнең берсе. Байтак әсәрләрендә тышкы дөньяның хыялыйлыгы турында субъектив-идеалистик фикерләр тарата, «гадәттән тыш кеше»—ялгызак ихтыярын иҗтимагый үсешне билгеләүче көч итеп карый Халыкны «коллар» дип белдереп, өстен сыйныфларның—«сайланма» кастаның әхлакны теләсә ничек бозуын аклый» Фашизм идеологиясе ПАНГЕРМАНИЗМ. АНТИСЕМИТИЗМ. СЛАВЯНО- ФОБИЯгә. ягъни нимесләрне генә өстен күрү, яһүдләргә дошман булу, славяннарны өнәмәүгә нигезләнә. Баксаң. Ницше нимесләрне һич тә өстен, мак Ф таулы халык санамаган, яһүдләрне көчле, славяннарны талантлы дип исәпләгән, киләчәктә нимес-урыс дуслыгы ныгуын теләгән, ә үзе бабасы ягыннан поляк булган һәм шуның белән горурланган да икән Аның дөньяга карашы, хакыйкатьне билгеләүдә иманы, зәвыгы гомер иткәндә шактый үзгәргән Ижади мирасында хәтсез каршылыклар очрый. Шуңа да карамастан. Ф Ницшеның бөек фикер иясе булуы, бөтен дөнья фәлсәфә хәзинәсенә күренекле өлеш кертүе «социалистик лагерь»дан читтә инде күптән танылган, аның әсәрләре җыелмасы хәзер 40 том күләмендә берьюлы итальян, француз, нимес телләрендә басылып ята. Ф Ницше һәм бүтән шундый мәшһүр шәхесләр, аларның бай иҗаты турында укучыларыбызга тәфсилләп сөйләү—фәлсәфәче галимнәребез бурычы. Алар якын елларда Г Исхакый. М. Бигиев. Г Акышларны сүгүдән, аларга кара ягудан бушап, ниһаять, безне чын гыйлем белән сугара башлар, рухыбызны баетырлык уй-фикер дөньясына алып керер, дип өметләник Ә хәзер һәркем үзе бәяләсен, кызыксынып китсә, галимнең башка әсәрләрен үзе эзләп табып укысын өчен. Фридрих Ницшегә сүз бирик. Шартлы рәвештә «Уймак уйлар» дип аталган түбәндәге өзекләр аның «Кешеләрчә, чамадан тыш кешеләрчә» дигән хезмәтеннән алып тәрҗемә ителде. Искиткеч зур иҗади мирасның нәни генә өлеше!