Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХИ КАТЛАМНАРЫБЫЗ

Туган җир. туган туфрак, туган нигез. Алар һәркем өчен газиз һәм кадерле. Моның шулай икәнлегенә мин Ульян өлкәсендә урнашкан татар авылларына топонимик экспедициягә чыгу вакытында тагын бер тапкыр инандым. Туган якларын, туган туфракларын өзелеп ярата торган халык яши икән бу төбәктә Бу өлкә авылларына килеп кергәч, күзгә ташлана торган иң беренче үзенчәлек — ихаталарның төзек, йортларның нык һәм күркәм итеп салынуы халыкның тормышы мул һәм яхшы булуы. Авыл урыннары оста сайланган алардагы йорт тәрәзәләреннән ниндидер якты ямь һәм нур сирпелеп тора Ул нур һәм ямь йөрәкнең һәр күзәнәгенә килеп кагыла һәм күңелне хозурландыра; кайда гына яшәсә дә. югалмый икән кардәшләребез Ныклы гаиләләр төзиләр, акыллы һәм эшчән балалар үстерәләр, әти-әни, әби-баба хакын һәм хәтерен саклауны югары дәрәҗәгә куялар. Туганнар, нәсел-нәсәп бер-берсе белән тыгыз аралаша, авыл халкы, күршеләр үзара дус кон күрә, авыр минутларда һич кичекмичә ярдәм кулы сузышалар Балалар да монда тыңлау- чан. күңелләренә шәфкать, миһербан кебек төшенчәләр ят түгел Атаананың балаларны, яшь буынны тәрбияләүгә зур көч куюы нык сиземләнә Республикабызда һәм аннан читтә яши торган милләттәшләребез башка халык вәкилләре белән дус яши, даими аралашып тора, үзләрен дә кимсеттерми, башкаларны да какмый Төрле милләтләр арасында кузгалган хәвефле низаглар заманасында бу аеруча игътибарга лаек Татарларның хезмәт яратучы халык буларак даны еракларга таралган Өйләр, авыллар чисталыгы да үрнәк булып торырлык. Бу гадәтләр ерак әби-бабалар тарафыннан буыңнан- оуынга тапшырылган һәм ул халыкның канына сеңгән Шунысын да әйтергә кирәк бу якларда яши торган милләттәшләребез дә борынгы болгар җиренең игелекле туфрагында көн итә Алар салган авылларның күркәмлеге — борынгы бабаларыбыз төзелеш традициясен дәвам итү нәтиҗәсе Күпсанлы урта гасыр чыганакларын анализлап чыкканнан соң, Р Хеннинг дигән галим. Хәзәр каганаты җирләренең төньяк-көнбатыштагы чикләре вакыты белән Ука елгасына кадәр җиткән, дип яза Идел-Кама болгарлары дәүләте чикләре дә шул ук су ярларына кадәр сузыла. Бу фикер тарихи чыганаклардагы мәгьлүматлар белән шөбһәсез дәлнлләнә Гомерен Болгар дәүләтен, Болгар каласын өйрәнүгә багышлаган Мәскәү археологы А П Смирнов:«Болгар шәһәре Идел буе төбәгенең генә мәдәният үзәге булып калмаган, бәлки көнбатышта урнашкан өлкәләргә дә шундый ук көчле йогынты ясаган», дигән нәтиҗәгә килә Идел ярына урнашкан Самара. Саратов, Ульян һ б өлкәләр җирләрендә дә археологлар болгар дәүләтенә мөнәсәбәтле шәһәр һәм авыл хәрабәләре табалар Башка тарихи чыганакларда да Идел буйларында болгар төркиләренә нисбәтле күп мәгьлүматлар бирелә. аларда Каспий диңгезе Болгар диңгезе дип тә атап йөртелә. 965 елда Киев кснәзе Святослав Хәзәр каганатын тармар иткәннән соң. туздырылган каганат биләмәләренең күп өлеше Идел суы ярларында урнашкан, чикләре Каспий диңгезе тирәләренә кадәр килеп җиткән ИделКама болгарлары дәүләте җирләренә кушыла Святослав Болгарга һөҗүм иткәннән соң. болгарларның бер өлешен тәшкил иткән суарлар Түбән Идел тирәләренә күчеп утыралар. Алар шул тирәдәге Сәкъсин шәһәрен төзүдә дә катнашкан, ахры Урта гасырлар галиме М Кашгари Сәкъсин шәһәрен искә алганда, аны суарлар шәһәре дип атый Авыр сынау килгән вакытларда сәкъсинлеләр һәрвакыт болгарларның уң кулы, ярдәмчеләре булган Бу турыда урыс елъязмаларында күп мәгълүматлар саклана Аларда Иделнең түбән агымындагы халык «түбән оолгарлар» дип тә йөртелә XII йөз авторы әл-Гарнәти мондый мәгълүмат калдыра « Сәкъсин шәһәре уртасында болгарлар һәм аларның әмире яши Аларның бу шәһәрдә җомга укый торган җәмигь мәчетләре бар» 1229 елда монголлар һөҗүме башлангач. Сәкъсин халкының күп өлеше Идел-Кама болгарларына булышырга килә. Халкыбызның үткәнен ачыклауда төрле атамаларны, шул исәптән. Чир- мсшән исемен тикшерү кызыклы нәтиҗәләр бирә Чнрмешән төрле тарихи чыганакларда очрый. 921—922 елларда Идел Болгарстанына Багдад халифә- тсннән килгән илчеләр арасындагы Әхмәт ибн Фазлан язмаларында ул Җәрамсан, рус елъязмаларында Чсремшан. Әлки районының Ташбилге авылы янында табылган кабер ташы язмаларында Чәримсан язылышында бирелгән Чирмешән —тарихи актларда, Казан. Самара. Сембср губсрналарыТ ның торак пункт атамаларын исәпкә алу исемлегендә, тарихи-географик. географикстатистик, тарихи-этнографик һ. б чыганакларда еш телгә алына. Республиканың көньягында Олы Чирмешән елгасы ярына район үзәге Чирмешән авылы урнашкан. Кече Чирмешән елгасы ярында да Чирмешән авылы нигезләнгән. Казан шәһәре писцовая кенәгәсендә Казан артындагы Нурма суы бассейнында Чирмешән авылы булуы әйтелгән һәм бер тарихи чыганакта шул ук төбәктәге Әшнәк суының уң кушылдыгы Чирмешән гидронимы теркәлгән. Апае районында Чирмешән суы — Боланың сул кушылдыгы. Чирмешән суы якасына Чирмешән авылы урнашкан. Аның янында борынгы болгар чорына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре табылган. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, хәзерге Апае районындагы Багыш исемле авыл элек Өченче Чирмешән исемендә йөргән. Апае районында чирмешән сүзе белән шактый микротопонимнар ясалган Чирмешән чаты (кыр), Чирмешән чишмәсе, Чирмешән буе һ. б. Н. Ф Калинин Тәтештән 15 чакрым түбәндәрәк Чирмешән елгасы булуын язган. Чирмешән атамасы табылган төбәкләр йә Идел болгарлары дәүләте составында, яисә аның сәяси һәм икътисади йогынтысын үзләренә сеңдереп яшәгәннәр 1236 елгы вакыйгалардан соң үз туган нигезләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган болгар халкы күңеленә якын таныш атаманы яңа урыннарда үзләштергән су чыганакларына һәм шулар ярына үзләре төзегән торак пунктларга биргәннәр Кармасан һәм Чирмәсән — Башкортстандагы гидро- нимнар Чирмәсән исемле кичү 1773—1775 еллардагы Пугачев хәрәкәте белән бәйләнешле документларда очрый. Пермь өлкәсендә дә Чирмешән суы һәм аның ярында Чирмешән авылы бар. Мари республикасының Бәрәңге районында да ул очрый. Саратов өлкәсенең Хвалын шәһәреннән алты-җиде чакрым ераклыкта, христиан динендәге монахлар яши торган Чирмешән исемле атаклы монастырь булган. Элекке Болгар дәүләте җирләренә урнашкан шул ук шәһәр янында Чирмешән атамасын ике күл, бер санаторий һәм ике ял йорты алган Самара шәһәрендә бер урам Чирмешән исемен йөртә. Дмитровград каласында бер футбол командасына Чирмешән исеме бирелгән Югарыда саналган барлык Чирмешән атамалары Идел болгарлары белән бәйләнешле Чирмешән исемен Алтайда, Югары Иртеш бассейнында бер елга йөртә икән. Әгәр бу атама соңыннан барлыкка килмәгән булса. Чирмешән болгар чорларына кадәрге төркиләргә мөнәсәбәтле була Бу күренешнең дөреслеге тарих һәм археология чыганаклары белән раслана Борынгы төрки кабиләләр болгарлар арасына кереп үз атамаларын югалтмаганнар, бергәләшеп гомер кичергәннәр. Чирмешән сүзенең килеп чыгышы, нәрсә аңлатуы белән күп галимнәр кызыксына. Г Саттаров бу гидронимны Чирмешләр елгасы, ягъни ярында марилар яшәгән елга дип карый. М. Зәкиев бу атаманың мәгънәсе чирмешән «майлы, сагызлы урман елгасы» дип аңлата. Чынлап та элек бу елга бассейны калын урманнар белән капланып алган була. Р Г Әхмәтьянов чирмешән сүзен «гаскәр җыела торган урын», «гаскәр җыела торган урынга ориентир» дип уйлый. Нәкый ага Исәнбәт әлеге сүзне төрки кабиләләр белән бәйләп карый. Аныңча, Чирмешән атамасы борынгы дастаннар батыры Чирү Мәмшәнгә мөнәсәбәтле Чирү—гаскәр дигән сүз, Чирү Мәмшән гаскәр йөртүчене, гаскәр башын аңлата. Равил Фәхретдинов Олы Чирмешән һәм Кече Чирмешән елгаларына археологик яктан тоташтан бик җентекле разведка ясап чыга Ләкин яр буйларында, тирә-юнендә мари-чирмешләргә нисбәтле булган бер генә истәлек тә тапмый. Ул. Чирмешән атамасының төрки телләр нигезендә аңлатылырга тиешлегенә һич шикләнми. Мари галиме Ф Гордеев Чирмешән атамасы, халыкларның бөек күчеше вакытында хәзерге Башкорт- стан җирләреннән Урта Идел буйларына кысып чыгарылган соңгырак чор сарматларга бәйләнешле, сармат этнонимына нисбәтле ягъни Сармат елгасы дип уйлый. Төрки телләр фонетикасында киң әйтелешле а авазының и гә һәм и е күчеше табигый күренеш (Сабир-Сибир-Себер, Сармат-Сирмеш-Чирмеш һ. б.). Татар теле шивәләрендә шулай ук с-ч-т авазлары күчеше дә күзәтелә. П. Д Шестаков та сармат сүзе белән еярмысның аһәңдәшлегенә, охшаш яңгырашына игътибар итә. Димәк, сярмыс-чирмәш фонетик төрдәшләр. Яр буйларына үзләре килеп урнашкан елганы үз этнонимнары белән Сармат суы дип атаулары бик ихтимал. 1988 елның җәй аенда Уфа археологлары Оренбургтан йөз чакрым көнбатыштарак урнашкан Филипповка авылы янындагы сармат курганнарыннан өч йөзгә якын бик матур итеп эшләнгән әйберләр тапканнар Табылдыклар арасында иң күбесе — болан, сайгак, кабан, бүре, юлбарыс, балык, ташбака фантастик кошлар һәм башка җәнлек, кош сурәтләре Галимнәр уйлавы буенча, скиф кабиләләренең бер өлеше төрки телдә сөйләшкәннәр Алар үз культураларын төрки сарматларга, сарматлар һуннарга, һуннар болгарларга, болгарлар бәҗәнәк. угыз, кыпчак һәм башка төрки халыкларга биргәннәр Димәк. Идел суы буендагы бу җирләрдә бары тик болгарлар гына яшәгән дигән караш та дөрес булмас иде Монда тагын башка төркиләр: һуннар (сөннәр). бәҗәнәкләр. угызлар, кыпчаклар һәм аларның бер өлеше булган нугайлар, төрле бүтән кабиләләр яшәгән. Бер генә халык та саф. ялгыз этностан гына оеша алмый. Төп нигезендә болгарлар яткан татар халкы формалашуга югарыда саналган кабиләләр дә өлеш керткән. Алар бу җирлектә үз эзләрен географик атамалар рәвешендә калдырган Димәк, тарих, археология кебек фән мәгълүматлары белән беррәттән. татар халкының килеп чыгышы мәсьәләләрен хәл иткәндә географик атамаларны. шул исәптән су чыганаклары исемнәрен дә өйрәнү әһәмиятле Чөнки бер ише атамалар тирә-юньнәрендә элек яшәгән кабилә-кавемнәргә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгәннәр. Димәк, елга-су һәм кизләүләр халыкның үткән тарихын тикшерү өчен ышанычлы чыганак буларак та зур әһәмияткә ия булып торалар Соңгы вакытларда газета битләрендә Урта Идел тирәләрендә, ягъни элекэлектән фин-угыр халыклары яшәгән җирләрдә татарлар — килмешәк халык, дигән фикер үткәрелә Галимнәр тарафыннан, елга-су атамалары барлык төр географик атамаларга караганда да борынгырак, дип игълан ителә Югыйсә Урта Идел буйларындагы иң зур елгалар — Идел һәм Чулман (Кама) атамаларын абориген дип йөртелгән фин телле халыклар үз телләреннән чыгып атый алмаганнар, әзер төрки атамаларны гына кабул иткәннәр Мариларның бабалары Иделне төрки сүзгә тоташа торган Иул. ә Чулманны (Кама) Шолман дип атаганнар Бу исә фин телле кабиләләрнең бу тирәләрдә беренчел булуын бик нык шик астына куя. Татарларның нигезен безнең эраның беренче гасырларында һәм аннан да элек яшәгән җирле төрки кабиләләр тәшкил итә Аның тарихы IX—XIV гасырларда Европаның төньяк-көнчыгышындагы матди һәм сәяси яктан шактый алга киткән Болгар дәүләте белән бәйләнгән. Бу дәүләт Идел һәм Урал буйларындагы халыклар тарихында әһәмиятле урын алып тора, ә антик кабиләләр бу тирәләрдә яшәгән төрки халыклар, беренче чиратта татар халкы формалашуда зур роль уйный. Галимнәр фикере буенча. Идел-Чулман болгарлары, этник яктан күп төрле кабиләләрдән торган Борынгы Византия чыганакларында болгарлар һун кабиләләре буларак искә алына Һуннарның төрки икәнлеге фәндә күптәннән исбат ителгән Димәк. Идел-Кама болгарлары төзегән дәүләттә торкиләр күпчелек һәм әйдәп баручы көч булганнар XII йоздә Идел-Чулман Болгарстанын үзе килеп күргән Әбү Хәмит әл- Гарнәти Болгар шәһәренең тирә-юнендә бихисап төрки кабиләләр яшәвен яза. Башка урта гасыр чыганакларында да болгарлар төрки кабиләләр итеп карала Зәкиев, болгарларны комплекслы тикшереп, ягъни тарих, археология, этнография, тел. антропология һ б. фәннәр мәгълүматларын искә алып, алар гадәти төрки телдә сөйләшкәннәр, дигән нәтиҗәгә килә Азов диңгезе яры буйларында VI—VII йозләрдә яшәгән Бөек Болгар дәүләте хәзәрләр тарафыннан тар-мар ителгәч, болгарларның бер төркеме кардәш төркиләр янына. Урта Идел буйларына килеп утырган Болгар сүзенең тамырлары бик борынгы. безнең эрага кадәрге заманга барып тоташа Мәсәлән, әрмән географы Мовсес Хоренациның «География» (V йөз) дип аталган хезмәтендә сүрияле Мар Аббас Катина хәбәренә таянып, безнең эрага кадәр 149—127 елларда ук Азов буе болгарларының Әрмәнстанга басып керүе турында яза Академик Б Д Греков һәм Н. Ф Калинин Болгар шәһәренең буш урында төзелмәвен, бәлки аның борынгы авыл нигезендә барлыкка килүен язалар |938 елда Болгар шәһәре хәрабәләренең төньяк-көнчыгыш өлешендә алып барылган археологик тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу урында безнең эраның беренче меңъеллыгының беренче яртысында ук авыл булган Нинди культурага нигезләнгән, нинди авыл ул. дигән урынлы сорау туарга мөмкин Урта Иделдә болгар алды чоры мәдәнияте дип галимнәр имәнкискә кабиләләре калдырган истәлекләрне әйтәләр Яшәүләренең соңгы дәвере VIII йөзгә карый Археология мәгълүматлары күрсәткәнчә, болгар шәһәрләре һәм авыллары шушы культурага караган җирлектә салына Алар Урта Иделнең Зоя сулары аккан җирләреннән алып көнчыгышта Дала Зәе (Степной Зай) елгасының гүбән агымнарын Чулманның уңьяк яры буйларын ә көньякта МайнаЧирмешән киңлекләренә кадәр булган үзәк районнарны биләгәннәр П Н Старостин һәм Р Фәхрстдиновлар язуына караганда, болгар заманына кадәрге төрки культурага мөнәсәбәтле оу кабиләләр, болгар мәдәниятен алын килүче болгарлар белән бергә кушылып, бердәм Идел-Кама Болгарстаны культурасын формалаштырганнар Ә безнең эраның беренче меңъеллыгыннан да элек Урта Идел буйларындагы урман-дала зонасында кемнәр яшәгән? Безнең эрага кадәр VIII гасырлардан алып II йөзләргә кадәр бик киң җирләрне: Алтай, Монголия. Тибет, хәзерге Казагстан, Кавказ, Дунай һәм Кара диңгез буйларын антик дөньяда скиф исемен йөрткән күп төрле кабилә-кавемнәр җыелмасы били. Күп кенә галимнәр, скифлар арасында төрки телдә сөйләшә торганнары да булган, дигән фикердә тора Икенчедән, әлеге җирләр борынгы төрки халыклар карамагында булган төбәкләр белән туры килә Өченчедән, борынгы төркиләр тарихын җентекләп өйрәнгән М. И Артамоновның тикшеренүләренә караганда, күрсәтелгән җирлекләрдә табылган археологик истәлекләрнең Кара диңгезнең төньягында. Идел буенда һәм Урта Азиядә табылган һәм өйрәнелгән шундый ук истәлекләр белән этник тугандашлыгы борынгы Кытай чыганакларында китерелгән мәгълүматлар белән дә дәлилләнә. Дүртенчедән. антик скифлар чорыннан калган кайбер исемнәр һәм алар составында очрый торган кайбер компонентлар һәм калып формалары, соңыннан шул ук җирләрдә яшәгән төрки халыклар һәм Идел буе татарлары да куллана торган географик атамаларга охшаш һәм аваздаш. Мәсәлән, Геродот тарафыннан скифлар теленнән язып алынган легенда персонажлары Таргитай, Колаксай, Арпаксай һәм Липоксай исемнәре безнең өчен зур әһәмияткә ия Аларның мәгънәләре төрки телләр материалыннан чыгып аңлатыла ала икән. Төрки халыклар яши торган төбәкләрдә Арпаксай, Колаксай һәм Липоксай исемнәре белән типологик яктан охшаш булган дистәләгән топонимнар табыла. Хәзерге Татарстанда. Бөгелмә районында Аксай суы — Зәй кушылдыгы, Аксай — Куйбышев районындагы Актай бассейнындагы күл. Башка төрки җирлекләрдә Сай — Ош һәм Самарканд өлкәсендәге топонимнар. Аксай- Курмояр һәм Аксай-Есаул—Дон суының сул кушылдыклары, хәзер Цимлян сусаклагычына коялар. Кавказ. Урта Азия, Төрекмәнстан, Казагстан һәм Алтайдагы күпләгән елгалар Аксай исемен йөртә Шунысы әһәмиятле, югарыда аталган скиф исемнәрендә төрки телләрдә булмаган бер генә аваз да юк. Алардагы ачык һәм ябык иҗекләр системасы төрки телләрдәгечә. Синтаксик яктан төрки телләрдәге сүзләр бәйләнешенең борынгы формасы, ягъни изафәнең беренче тибына нигезләнгәннәр Сүзләр бәйләнешенең мондый төре болгар чорында чәчәк аткан Җүкәтау һәм Тубылгытау шәһәрләре атамаларында да күзәтелә. М Зәкиев һәм И. Мизиевларның язуына караганда, Геродот тарафыннан аңлатылган аерым скиф сүзләренең мәгънәләре төйьяк иран телләре материалыннан чыгып ачыклана алмаган вакытта, төрки тел материаллары нигезендә бик җиңел генә аңлатыла ала икән. Көнчыгыш Европада иң зур елгалардан Идел һәм Җаек атамалары безнең эраның II гасырында яшәгән Птолемей әсәрләрендә Ител һәм Даик рәвешле телгә алына Монда күрсәтелгән фактлар төрки телле кабиләләрнең Идел һәм Урал буйларында антик чорлардан ук яшәүләрен күрсәтә. Татар халкының этник тарихы бик борынгы заманнардан бирле Көнчыгыш Европада яшәгән төрки телле кабиләләргә барып тоташа. Бу фикер урта Идел буйлары сәнгатен тирәнтен өйрәнгән галим Фоат Вәлиев ясаган нәтиҗәләр белән аваздаш. Ул болай дип яза:«Урта Идел һәм Урал буйлары сәнгате үзенең башлангычын бик борынгы заманнардан ала. Культура ягыннан үсеш дәрәҗәсе төрле баскычлардан торган, соңгы палеолит гасырлардан алып (безнең эрага кадәр 40 мең еллар элек) башланган һәм урта гасыр чорларына кадәр бер-берсен алмаштыруларын дәвам иткән кабилә-кавемнәр сәнгате белән нык бәйләнешле». Кызганыч, борынгыдан килгән төрки атамалар алыштырыла баралар. Шушы җәһәттән төрки исемнәрнең СССР картасыннан төшеп калуын, гомумән, тарихи атамаларның яңалары белән алмаштырылуын аныклап күрсәтү өчен бер мисалны басым ясап әйтәсе килә. Чөнки шул бер атама гына да халкыбыз тарихы өчен никадәр зур әһәмияткә ия Ә алыштырылган борынгы атамаларның саны бихисап. Әйтик. Кырымдагы Акмәчет авылы Белая Церковь, Сөт елгасы — р. Молочная һ. б. дип алмаштырылган. Үзебезнең Татарстан төбәгендә дә борынгы болгар бабаларыбызга мөнәсәбәтле Болгар. Суар, Ашлы һ. б. кебек атамаларның тамырлары көчләп киселгән, алар республика картасында юк инде Элекке карталарда Самара өязе җирләрендә Моча исемле елга билгеләнгән. Ул Идел суына сул яктан кушыла (хәзер Саратов сусаклагычы кушылдыгы) Гәрчә бу елгага Чапаевның бернинди мөнәсәбәте булмаса да. атама Чапаевка дип үзгәртелгән. Моча атамасы 921—922 елларда Әхмәт ибн Фазлан язмаларында ук әле Бачаг язылышында искә алына. Татар теле сөйләшләрендә б һәм м авазлары чиратлаша Әлеге Моча атамасы белән бер ояга тагын Түбән Новгород Һәм Мәскәү өлкәләрендәге Моча атамалы сулар (Иделнең сул һәм Пахраның уэ< кушылдыклары) керә. Э Морзаев язуына караганда, составын» моча берәмлеге кергән атамалар Советлар Союзының барлык төбәкләрендә бик күп икән. Бу очракта әлеге атамаларның славян, төрки һәм фин-угыр телләренә Мөнәсәбәтләрен аерып күрсәтергә кирәк. Бөтен мондый атамаларны бер ояга җыеп тутыру дөреслеккә туры килми Иделнең түбән агымнарында «юеш тозлак урын», «кипми торган тош» мәгънәсен белдерә торган мочаг, Тувадагы мочага. Урта Идел буйларындагы моча, мочали формалары безнең фикерне куәтлиләр Моча тамырын эченә алган түбәндәге атамаларны югарыда әйтелгән фикергә таянып анализларга кирәк Бу рәткә Татарстан республикасы һәм Самара өлкәсендәге Мочали. Мари республикасының Звенигов районындагы эшчеләр поселогы Мочалище, Ульян өлкәсендәге Мочалейка гидронимы һәм аның ярына урнашкан Иске Мочалей һәм Яңа Мочалей авыллары. Ука суы бассейнындагы елга һәм чокыр атамалары Мочалей һәм Олы Мочалей керә. Моча(ә) иле Мочали мочалы (чагыштыр Сувари — Суварлы. Сәкъсини— Сәкъсинле) соңыннан мордва теле яңгырашына яраклаштырып үзгәртелгән һәм «мочалей» дип йөртелә башлаган (мордва халкының эрьзя төркеме телендә лей «елга» мәгънәсендә кулланыла) Борынгы төрки чорларда эл-ил сүзләре ил. авыл төшенчәсен белдергән Кайбер очракларда урыс әйтелешендәге атамаларда борынгы төзелеш калыплары сакланып калган Бу очракта да вакыт узу белән атаманың татарча әйтелеше беркадәр үзгәргән Мочали-Мунчәле. Сөйләмнәре «ц» лаштыра торган мишәрләр (сергач, буа. керснский) яши торган җирлектә Мочалы атамасы алган торак пунктлар еш очрый. Р Мөхәммәтова, Мочалы атамалары «мочарлы»дан кыскарып үзгәргән этнонимик термин «мочар»га мөнәсәбәтле, мочарлар исә төркиләшкән угырлар дип фараз итә Хәзерге Мочали атамасы элек, күрәсең. Моча(г) иле рәвешле кулланылган булса кирәк Сузык авазлар кыскаруы нәтиҗәсендә ул Мочали рәвешен алган Мочар. маҗар, мишәр атамалары бер тамырга барып тоташа һәм аларның нигезендә мишә сүзе ята дигән фикер бар Маҗар белән мишәр сүзләренең әйтелешендә фонетик яктан беркадәр үзгәреш бар (а— и һ б ) Төрки телләрдә киң әйтелешле авазларның тар әйтелешле авазларга күчүе законлы күренеш сабир — сибир — себер һ б А авазының Ә гә күчүе татар теле сүзләрендә еш күзәтелә Чистай шәһәре зиратында 1311 елга караган болгар кабер ташында Маҗар исеме теркәлгән Мишә атамасының килеп чыгышын борынгы төрки бабаларыбыз телендә кулланылышта йөргән бишә—«урман, куаклык, агачлык» сүзе белән бәйләп карыйбыз Татар теле сөйләшләрендә б-м тәңгәллеге хас икәнлекне исәпкә алып, бишә-мишә сүзенең бер үк булуын һәм югарыда күрсәтелгән мәгънәдә йөрүен күрәбез Элек Мишә елгасы тирәләрендә калын кара урман үскән Суы күп булган Аның суларыннан сал агызганнар Урман арасына килеп урнашкан борынгы бабаларыбыз бер-берсен судан агып килгән йомычкага кэ- рап су юлы белән кире барып таба торган булганнар Тирәюньдәге су чыганакларына атама биргән вакытта халык аларның күзгә бәрелеп тора торган характерлы үзенчәлекләренә игътибар итә. Тайгага охшаган калын кара урман арасыннан аккан елганы җирле халыкның «Урман елгасы» дип атап йөртүе гаҗәп түгел Кардәш торки халыклар телләрендә дә мишә сүзе агачның төрләрен, урманны белдерә торган мәгънәдә йөри Мисалга, әзербайҗан телендә мешә «урман» мәгънәсендә кулланыла Тарихчы галимнәр эзләнүләрен нигез итеп алып М Зәкиев болай яза «Көнчыгыш Европаның иксез-чиксез киңлекләрендә башка кабиләләр белән аралашып яшәгән маҗар, мишәр кабиләләренең эзләре безнең эрага кадәр VII—V йөзләргә карый (Геродот тарафыннан искә алынган акаңир. агадирлар) Археологик мәгълүматлар күрсәтүе буенча, безнең эраның II йөзләреннән Ука суының урта агымында яшәгән мишәрләр борынгы заманнарда фин-угыр телле халык буларак, соңыннанрак исә торки телле дип танылган Ука елгасының урта агымы мишәрләр яшәгәнгә күрә, урыслар тарафыннан мишәрләр яши торган як (Мешерский край) дип йөртелгән 1152 елда Юрий Долгорукий монда шәһәр сала 1471 елда бу кала Мишәр шәһәре (Мещерский городец.) соңыннан Касимов дип аталган Урыслар арасында азчылыкта яшәгән мишәрләрнең күбесе урыслашкан Казан өязендәге мишәр авыллары турындагы мәгълүматларны без XVI—XVIII гасырларга караган тарихи чыганакларда табабыз Әнтик. әле Казан ханлыгын Явыз Иван алганга кадәр үк 1540—1550 елларда әлеге төбәккә мишәрләр үтеп керә башлавы тарихи чыганакларда басым ясап күрсәтелә 1565 елларны эченә алган «Зоя оязе писцовая кенәгәсендә» без Зоя суының сул кушылдыгы Бәрле суы ярында татармишәрләр авылы булганлыгын беләбез Бу авыл Казан ханлыгы заманында да искә алына Шулай ук XVI1 йөзләргә мөнәсәбәтле тарихи актларда Кече Чирмешән елгасының сул кушылдыгы Мораса суы ярында да (хәзерге Октябрь районы) өч мишәр авылы турында сүз алып барыла. Чистай өязендә йөргән вакытта В. Казаринов Тубылгытау авылы мулласы белән татар-мишәрләр турында сөйләшкәндә шуңа игътибар итә. Мулла мишәрләрнең татарлар кебек үк булуларын һәм Казан губернасында аерым халык буларак билгеләнмәвен шуның белән аңлата. Составында маҗар, мишәр булган атамалар илебезнең төрле төбәкләрендә очрый, чөнки урыс дәүләтенең үсүе һәм ныгуы аркасында шуңа хезмәт итә торган йомышлы татарлар буларак, мишәрләр Рәсәйнең төрле урыннарында, аерым алганда, хәзерге Башкортстан, Чувашстан, Мари республикалары, Оренбург, Чиләбе. Самара, Ульян, Түбән Новгород һ. б өлкәләрнең җирләренә күчеп утыралар һәм рәсми рәвештә мещеряк, ягъни мишәрләр дип йөртеләләр. Ульян өлкәсе җирләреннән ага торган Кече Зөя кушылдыгы Калда суы (халык телендә Калны (Канлы) һәм аның ярына урнашкан шул ук исемдәге авыл атамасы игътибарга лаек. Бу атама тарихи чыганакларда еш кулланыла. Галимнәр фикеренә караганда, ул бәҗәнәк (печенег) этнонимы канлы каңлы- га барып тоташа. Атаманың фонетик яктан үзгәрүе шушындый юнәлештә барган булса кирәк: Калда Калны Каңлы Тикшеренүләр күрсәтүенчә, каңлы кавемнәре берлеге Урал яны далаларында бәҗәнәк-угыз кабиләләре нигезендә IX—XI йөзләрдә барлыкка килә. Каңлы сүзе яңгырашына караганда, бәҗәнәкләрнең үзатамалары кангар белән якынлаша, Тамырлары урта гасырлар белән тоташкан каңлы кабиләләре кыргыз, казакъ, каракалпак, үзбәк, гагауз, нугай, кырым татарлары һ б. халыкларны формалаштыруда катнашкан. Казан арты төбәгендә табылган Канлы куак дип аталган топоним да шушы этноним белән бәйләнешле. Идел һәм Кама сулары ярларына урнашып дәүләт төзегән болгарлар үз казаннарында гына кайнап ятмаганнар, бәлки төрле-төрле, мәсәлән, бәҗәнәк, угыз, төрек, бирәндей һ б кабилә-ка- вемнәр белән тыгыз бәйләнештә булганнар Билгеле ки, болгар ханы Алмыш угыз гаскәре юлбашчысы кызына өйләнә. 921—922 елларда Идел буендагы Болгар дәүләтенә гарәп хәлифәлегеннән килгән илчелекне озата йөри торган тылмач гарәпләргә угызлар белән дә, болгарлар белән дә аралашырга ярдәм иткән ХИ гасыр галиме Идриси мәгълүматлары күрсәтүенчә. Болгар шәһәре янында төрки бәҗәнәкләр (бәҗәнәк мин әт-төрек) җирләре урнашкан. Ульян өлкәсендә Кыпчак атамалы елга, күл, тау бар Болгар-татар кабер ташы язмаларын өйрәнгән Һ. В. Йосыпов татарларда ширин, барын, аргын, кыпчак һ. б. ырукабилә атамалары булганлыгын яза. Татарстанда да Кыпчак исеме белән географик берәмлекләр шактый. Кыпчак кабиләләренең тамырлары бик борынгы заманнарга барып тоташа. Алар турында беренче хәбәрләр VIII гасырга карый. Уйгыр каганы Муенчура истәлегенә куелган һәйкәлдә «төрки-кыпчаклар» дип язылган сүзләр бар. Кыпчаклар күп төрки халыкларны: нугай, каракалпак, кырым-татар. казакъ, башкорт, гагауз һәм бүтәннәрне формалаштыруда катнашканнар. Кыпчак атамалы авыллар Баш- кортстанда, Пермь. Чиләбе өлкәләрендә, госманлы төрекләре яши торган төбәкләрдә. Урта Азия, Төньяк Кавказда, Украинада, Молдованың гагаузлар яши торган районнарында очрый. Мариларда да Кыпчак шәхес исеме буларак кулланыла икән. Ульян өлкәсе җирендә яши торган татар-мишәрләр бу тирәләргә рус дәүләте чикләрен саклау өчен күчереп утыртылган 1578 елдан алып 1684 еллар арасында хәзерге Мордва республикасы, Рязань, Тамбов, Пенза, Ульян, Самара өлкәләре җирләре аша һәм Иделнең уңъяк яры буйлап үтә торган өч ныгытма төзелә Бу ныгытмаларның берсе — Сембер исемлесе, Кама аръягы буйлап та үтә. Ул 1652— 1657 елларда корыла. Татар-мишәрләрнең Буа һәм Сембер өязләренә килеп урнашулары XVII йөз урталарына туры килә Ул Карлы, Сембер, Самара ныгытмаларын төзү, саклау өчен һәм ирекле күчеп утырулар белән бәйләнешле. Тарихи чыганакларда аларның күпчелек өлешен («ц» лаштыра торганнарын) Түбән Новгород татар-мишәрләренең варислары дип карыйлар Ләкин алар арасында башка җирләрдән (Пенза, Мордва республикасы һ б.) килеп утырганнары да бар Кайдан гына килеп утырсалар да, алар хәзер бер йодрык булып оешканнар, бердәм татар милләтен тәшкил итәләр