Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘИС ГАИТОВ ИҖАТЫ

Татар сынлы сәнгате соңгы елларда яңа эчтәлек, яңа иҗади кочләр һәм яңа иҗади ысуллар исәбенә баеды Дөньяны бер якта!грак һәм тупасрак чагылдыручы реализмнан баш тарткан рәссамнар сәнгать тарихында булып узган, яисә соңгы елларда күренгән эстетик юнәлешләрнең иҗат нәтиҗәләрен үзләштереп яки. киресенчә, алар белән бәхәсләшә-бәхәсләшә. күп кенә кызыклы әсәрләр тудырдылар Алар модернизм, авангард, абстракционизм һәм сюрреализм дигән элек тыелган «изм»нарның иҗат җимешләреннән азыкландылар Шулай ук шәрекъ дөньясына хас күзаллау, сәнгатьчә сынландыру. шартлылык, конкретлык һәм башка шундый иҗади принциплар дәрьясына килеп керделәр. Казан. Мәскәү. Уфа. Санкт-Петербург шәһәрләрендә яшәп актив рәвештә иҗат итеп килгән татар рәссамнары иҗаты хакында сәнгать белгечләре элегрәк «лубок», -примитив», «халык рәсеме» дигән терминнарны куллана килделәр. Шул ук вакытта алардагы иҗади җегәргә. новаторлык хисенә гаҗәпләнеп, татар сәнгатенең бу киң агымын «милли романтизм» дигән зур төшенчә белән билгеләделәр. Уфада яшәүче татар сәнгатькәре Рәис Гаитовның иҗади омтылышлары да әнә шул юнәлештә Аның үзенең инде берничә аерым күргәзмәсе булган, эшләре Башкортстан һәм Татарстан музейлары белән беррәттән Германия. Израиль. Америка Кушма Штатлары һәм Голландиядәге галереяларга сатып алынган, әсәрләре үзәктәге һәм чит илдәге сәнгать белгечләре тарафыннан югары бәяләнгән 36 яшьлек Рәис Гаитов иҗаты белән без Санкт-Петербургта һәм Казанда үткәрелгән «Татарт-91 ■ күргәзмәсе аша таныштык. Журналыбызның бу санында исә без үз укучыларыбызга аның әсәрен тәкъдим итәбез. Әлбәттә, бу хезмәт без күреп ияләнгән рәвештә түгел. Ул — бик тә үзенчәлекле сәнгать әсәре. Аның үзәгендә дә һич көтелмәгән образ — Хуҗа Насретдин образы тора. Әнә ул ишәгенә менеп атланган. Ләкин атлануы да кешечә түгел — Хуҗа артка таба карап утырган Үз язмышын, шулай итеп, ул аңгыра ишәге ихтыярына тапшырган. Рәссамның менә шушы кинаясе, бик тә тирән мәгънәле. Анда тирән социаль эчтәлек бар Минемчә, биредә мөселман дөньясындагы бүгенге сәяси хәлләр дә аңлашыла Гүяки рәссам безнең күңелләрдә шундый уй. сорау тудыра «Бүген без үзебез артка карап утырган Хуҗа Насретдин кебек түгелме соң? Янәшәдә генә упкын торган вакытта безгә Хуҗа Насретдин кебек булу ярыймы соң?» Рәссамның башка әсәрләре дә үзенчәлеклеләр. тиз истә кала торганнар. Аның «Дога кылучы мөселман- дигән эше турында шулай ук озаклап сөйләргә мөмкин булыр иде. Биредә дога ритуалы гына түгел, ә адәмнең үзен тудырган галәм белән тоташу, берләшү мизгеле дә аңлашыла Ә соңгы елларда Рәис Гаитов үзенең иҗади эзләнүләрен тагын да киңрәк җәелдерде Аның яңа әсәрләрендә инде без төрле рухларны, илаһи затларны, мәҗүси җан ияләрен, кешелекне тудыручы мифик җир-анапы. тәңрене һ. б.ларны күрәбез Төрле затларның бер-берсенә әверелешләре дә тасвирлана ул әсәрләрдә Кыскасы, мөселманлыктан да ераграк чорлар, караңгы дәверләр кайтавазы ишетелә сыман аларда. Әсәрләрдә әнә шул тормышның шигърияте, матбугатлыгы табылган. Бу кешелек аңы һәм фән тарафыннан әле үзләштерелмәгән өр-яңа халәт сыман кабул ителә. Мөгаен, шулайдыр ул... Сәер һәм гүзәл әсәрләр остасы Рәис Гаитовның эшләрен әле без тора-тора тагын да тирәнрәк аңлаячакбыз.