Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИН ЯЛГЫШТЫММЫ?

 

(1929 ЕЛНЫҢ 27 ФЕВРАЛЕНДӘ ВКП(б) ҮЗӘК КОНТРОЛЬ КОМИССИЯСЕНӘ БИРГӘН ҖАВАПЛАРЫМ) Ә хәзер исә шәхсән үзем башкарган оештыру эшләренә күчәм. Алдан ук әйтүемчә, минем бу өлкәдәге хезмәтемне «уңнар»ның гомуми эшеннән аерып карарга кирәк «Уң коммунистлар' төркеме куйган конкрет максатлардан һәм бурычлардан шактый киң булганга, минем эшчәнлегем тар партия кысалары белән генә чикләнмәде, аннан читкә дә чыкты. Татарстан һәм Кырым кебек аерым төбәкләрдә, милли мәсьәләдә булсын яки конкрет эшләрдә. «уңнар»ның программ бурычлары һәм максатлары минем программам белән тулаем колачланды. ләкин аны тулаем ачып сала алмады. Аерым өлкәләрдә мин алардан алгарак киттем. Ләкин, вакыйгалар агымыннан чыгып, мин ахыр чиктә программам акрынлап «уңнар» программасына да кертелер, дип өметләндем. Бу жәһәттән әле күбрәккә дә исәп тоттым. тора-бара шушы программага «сул» коммунистларның да шактый гына өлеше кушылыр, дип уйладым. Мин түбәндәге мәсьәләләрдә «арыктым» 1 Россиядә социалистик революциянең язмышы мәсьәләсендә. Көнбатышта капитализмның хәле тотрыклануга. Көнбатыш Европа пролетариаты арасында социаль-демократиянең позицияләре көчәюгә һәм аерым эчке каршылыклар килеп чыгуга бәйле рәвештә Россиядә социалистик революциянең үсеше котылгысыз рәвештә һәлакәткә очрар, дип фараз иттем. Россиядә революцияне ике юл белән юк итәргә мөмкин икәнлекне аңладым: беренче юл—эчке һәм тышкы фронтларда төрле ташламалар ясарга мәжбүр булган коммунистлар партиясенең һәм Совет властенең акрынлап дәүләт капитализмы һәм буржуаз демократия юлына басуы: икенче юл — Совет властеның дөнья буржуазиясе белән кораллы бәрелеше нәтижәсендә тар-мар ителүе. Оппозициядән аермалы буларак, беренче очракта да. икенчесендә дә. бу һәлакәтне вакытлы хәл дип санадым. Революция жиңелгәч. беркадәр вакыттан соң аны. күп кенә капиталистик дәүләтләрне һәм колониаль илләрне дә колачлап, тагын да зуррак күләмнәрдә кабатланачак дип уйладым Ул гына да түгел, беренче соииалистик революция никадәр шау-шу белән тар-мар ителсә, икенчесе шулкадәр тизрәк киләчәк һәм аның иҗади куәте дә гаять зур булачак. Һәр ике очракта да революциянең жинелүе Совет власте чорында үзләренең мөстәкыйль яшәүгә хокуклары чынлыкта ни дәрәжәдә булуына бәйсез рәвештә, үзбилгеләнгән ’ милли районнарны яңадан колония хәленә (яисә «бердәм һәм бүленмәс» составында, яки «мандат нигезендә» теге яки бу капиталистик держава тарафыннан идарә ителә торган территория сыйфатында) төшерер иде Менә шуннан con бу районнарда революция вакытлыча чигенеп, аның урынына жирле милләтчелек килергә тиеш. Лна таянып реакция белән көрәш алып бару мөмкинлеге туар иде Соңгы минутта, хәл ачыклангач, партия Үзәк Комитеты бу мәсьәләдә үзе дә безгә мөрәҗәгать итәр, дип уйладым Бу фикерне жирле партия даирәләрендә 1921-1922 елларда, яңа икътисади'сәясәткә (НЭП) күчү һәм беренче партдискуссия вакытында партиядә бүленү куркынычы килеп тугач ук пропагандаларга керештем Ул чакта мәсьәләне революциянең жинелүе «котылгысызлыгы» яссылыгында түгел, ә «жиңелергә мо»-- булуы яссылыгында куйдым Милли республикаларның автоном хокуи тарын. аерым алганда исә. аларның икътисади һәм мәдәни үсешләрен киңәйтүне таләп итеп, без нәкъ менә куздә шуны тоттык та Бу мәсьәләләр 1922 ел ахырында Советларның X съездында һәм соңрак партиянең XII съездында күтәрелде. Беренче мәсьәләдә «вакыйгаларны ашыктыруым» СССРда төрки халыклар проблемасын конкретлаштыруда да ашыгычлык китереп чыгарды Моңа оч фактор сәбәп булды а) Рим Гарәп. Чыңгыз хан. Тимер һәм Госманлы империяләре кебек, узганның күпсанлы дәүләтләре мисалында. Россиянең дә мөстәкыйль милли дәүләтләргә таркалачагы тарихи котылгысызлык Россиядә соииалистик революциянең һәм урыс дәүләтенең шул рәвешле үсүе беренче чиратта Совет дәүләтенең федератив ә икенче чиратта Совет Социалистик Респуб ликалары Союзы рәвешендә төзу фикерен тудырды да төсле Череп бара торган күп милләтле һәм ярымсреодал-капиталистик дәүләттә социалистик революция проблемасын киңәйтү буенча Ленинның планы нәкъ менә шу • . кайтып кала да иде Ильич Россиядә «милли мәсьәләне бетерергә түгел» > «хәл итәргә» кирәклеген яхшы аңлады Татар республикасы игълан ителер алдыннан без Ильич янында булдык Сәетгалиёв шул чакта «Тат..;’ мәсьәләсен, ниһаять, бетерер! ә кирәк-. — диде. Моңа каршы Ленин «Бете рергә түгел, ә хәл итәргә кирәк»,—дип жавап бирде Бу Ленинның үз теле белән әйтелгән сүзләре Моны мин урыс дәүләтенең таркалу процессын «туктатырга» маташмыйча, революция мәнфәгатьләренә туры китереп салырга кирәк гамәл дип аңладым Шуннан чыгып. Совет Соииалистик Республикалар Союзын Конституциядә иң әүвәл теркәлгән рәвештә, ягъни фәкать РСФСР. Украина. Белоруссия. Кавказ арты республикалары составында гына игълан итү СССРдагы аерым районнарның милли аерым тану мәсьәләсен хәл итми, дигән фикергә килдем Аңлаешлырак булсын өчен ул чакта Үзбәкстан һәм Төрекманстан союздаш республикаларының әле яшәмәвен, ә РСФСР составында Торкестан АССРның гына булуын әйтеп китәргә кирәктер Шуңа күрә. СССР игълан ителгәч андагы торки ха чыкларны мөстәкыйль дәүләтләр итеп бүлеп чыгару проблемасын да кичектер мичә хәл итәргә кирәк дип уйладым б) СССРдагы торки халыкларны һәм алар белән чиктәш Шәрекъ мәмләкәтләрен (Кытай Торкестаны. Әфганстан һәм Иранның төрки районнары) бер дәүләт итеп берләштерүнең тарихи зарурлыгы һәмкотылгысызлыгы Моңа озак тукталып тормыйм Бу —төркиләр яши торган төбәкләрдә борынгы феодал строе таркалып, капитализмның үсеп китүе белән бәйле күренеш Россиядәге социалистик төзелеш бу процессны көчәйтте һәм тирәнәйтте генә Эчке хасияте белән чын революцион Һәм прогрессии хәрәкәт булганга, дөньяда аңа каршы тора алырлык коч юк. дип уйъ йм Аны сузарга «тоткарлап торырга» мөмкин, ләкин юк итеп булмаячак Гуып килә торган торки милли буржуазия бу тарихи процесс-.- үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтыла. СССРдагы кан-кзрләшләре.т . “ вез властеннан һәм социалистик революциядән «азат итү хакын.;.- • ОМДОМОЛӘР -ашлый Буржуа т милли хәрәкәт буларак пантюркизмның ... лы да нәкъ менә шунда Ә чин исә СССРда һәм ана чиктәш ко. ;.я> кончыгыш дәүләтләрдә торки халыкларның берләшүгә омтылуы соина и стик революция тарафыннан Урта Көнчыгышта үзенең икътисади, сәяси һәм стратегик позицияләрен ныгыту өчен файдаланыла алачак һәм файдаланырга тиеш, дип уйладым. в) Соңгы елларда Шәрекътәге революцион хәлләр аерым колониаль һәм ярымколониаль илләрдә (Кытай. Һиндстан) милли-азатлык хәрәкәтенең сүнә баруы, ә халыкара империализмның ныгуы хакында сөйли. Уемча, бу хәл Кытай һәм ҺиндӘфганстан тарафыннан Урта Азия һәм. гомумән. СССРдагы төрки районнарга куркыныч тудыра. Ә моңа бәйле рәвештә теркиләр проблемасы тагын да кискенләшә һәм кискенләшәчәк тә. Шуңа күрә Совет власте һәм партия бу юнәлештә максатчан эш җәелдерер һәм төрки халыкларны ыру-кабиләләренә карап вак-вак өлешләргә бүлү сәясәтенә чик куелыр, дип өметләндем. Ә болай эшләмәгәндә, реакция килгән очракта, вак «мөстәкыйль» төрки дәүләтләрне берәм-берәм кабып йоту аңа һич тә кыен булмаячак. Кыскача гына әйткәндә. Совет властена Кытай һәм Һиндстан ягыннан халыкара империалистик көчләр һөҗүме бу- ла-нитә калса, аңа каршы көчле һәм нык буфер дәүләт —Төрки Совет Республикалары Федерациясе каршы куелырга тиеш дип уйладым. Соңгысының исә Украина белән бертигез хокукларда Союз составына керүе зарури иде. Менә шушы өч нәрсәдән чыгып, революциянең җиңелүе очрагына әзерләнү йөзеннән. Федератив Совет Социалистик Республикасы сыйфатында Советлар Союзы составына кергән, дәүләт капитализмына нигезләнгән халык-демократик республикасы рәвешендәге Туран дәүләтен төзү фикерен алга сөрдем Бу бердәмлекнең мөстәкыйль булуы реакциягә каршы киң халык күтәрелешләрен оештырырга мөмкинлек биргән булыр иде. Ә моны, чыннан да. көн тәртибеннән төшереп калдырырга ярамый, чөнки революция җиңелсә, халыкара буржуазия, стратегик мәнфәгатьләреннән чыгып. «Россия территориясенең бүленмәслеген саклау» өндәмәсен ташламас, ә милли буржуазия урыс капиталистлары белән килешүгә бармас һәм үзенең «милли» аппетитын буржауаз «автономия» белән чикләмәс, дип кем ышанып әйтә ала9 Фаразым буенча, мондый күтәрелешләрне җирле милләтчеләрнең экстремистик өлеше белән бергә «уңнар» битлеге астына яшеренгән урындагы коммунистлар җитәкләргә тиеш Алар үз гамәлләрендә крестьяннарга, эшчеләргә һәм шәһәрнең вак буржуасына, башлыча һөнәрчеләргә һәм кустарьларга таяна ала Җирле зыялыларны исә түбәндәгечә бүлдем: а) чиновниклардан торган иске, урыслашкан «милли» зыялылар. Сан ягыннан алар күп түгел һәм тәмам бетеп баралар. Бу затлар элек башлыча җирле дворяннардан укмашты һәм революция вакытында «аклар» ягында эшләде. Болар — җирле феодализм калдыклары. Максатларыма бөтенләй ярамаслык булганга, аларны тулаем кире кактым. Революция җиңелгән очракта «зыялылар»ның бу төркеме җирле монархистларга таяныч булып кына хезмәт итә ала. б) вакытында төрки халыклар арасындагы җәдитчеләргә каршы корәшкән иске реакцион зыялылар. Алар патша охранкасына тугры хезмәт итеп килделәр һәм Татарстан. Башкортстан кебек төбәкләрдә тәмам бетүгә таба баралар. Ләкин Урта Азия якларында, бигрәк тә Бохара тирәләрендә, алар шактый күп әле. Башлыча иске руханилардан торган бу «зыялылар» төркеме дә максатларым өчен ярамый иде Татарстанда һәм Башкортстанда алар урыс монархиясенә йөз тотса. Урта Азиядә хан хакимиятен яклап чыгачак иде. в) революциягә кадәр төрки халыкларның мәдәни-ислах хәрәкәтен җитәкләгән «җәдитчеләр» Болары вак буржуа зыялылар. Төрки халыкларның милли-азатлык хәрәкәте кысаларын башлыча мәдәни тәрәкъкыять белән генә чикләгәнгә, аларны да кире кактым, фикерләрен хыялый һәм тормышка ашырып булмый торган нәрсә дип уйладым. Әгәр мөмкинлек бирелсә.’ бу зыялылар фәкать милли-мәдәни автономия таләп итүдән дә ерак- карак китә алмаслар иде. г) буржуаз зыялылар—сәяси көрәшкә сәләтсез һәм сатлык булганга, аларны да кабул итә алмадым. Буржуаз стройны торгызырга дигәндә бу халык, минемчә, теләсә кемгә иярергә мөмкин. Ул урыс милләтчеләре белән төрле кабахәт килешүләргә барырга, бер тиен бакыр хакына аңа хезмәт итәргә әзер. д) шәһәр һәм авылның хезмәт халкы катламыннан чыккан, беркадәр революцион чирканчык алган һәм күпмедер дәрәҗәдә марксистлар мәктәбен узган яңа яшь совет зыялылары Бу төркем, башлыча, укучы яшьләрдән тора. Яңа партиянең зыялыларын мин нәкъ менә шуннан табарга уйладым да. Партия большевизмның оештыру принциплары буенча төзелергә тиеш иде. Анда барлык төрки халыклар вәкилләрен дә мөмкин кадәр күбрәк кертергә кирәк, дип санадым. инде күрсәтеп үткәнемчә, яна партиянең төп кадрлары «уңнар»дан һәм алар лагерена күчкән яки күчә торган җирле «сул» коммунистлардан оешырга тиеш иде. Шул ук вакытта «уңнар» социалистик революциянең җиңелүенә кадәр уртак компартиядә калырлар, дип фараз кылдым Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта алар, уемча, оештыру ягыннан өч төп төркемгә бүленергә тиеш иде: аның бер өлеше уртак компартия белән идән астына китәргә, икенчесе—мөстәкыйль җирле коммунистлар партиясе булып укмашырга (уртак компартиядәге бәла-казадан качар өчен) һәм өченчесе —ачыктаначык эшли торган Туран эшче-крестьяннар социалистик партиясендә яшерен эш алып баручы өлешенең үзәген тәшкил итәргә тиеш, иде Шәхсән үзем хакында әйткәндә, хәлләр соң дәрәҗәдә киеренкеләнгәч һәм. ул бар кешегә булмаса да. компартиянең җитәкче даирәләренә тәмам ачыклангач, соңгы минутта Үзәк Комитет белән килешергә мөмкин булыр һәм ул минем программамны кабул итәр, дип өметләндем Шуннан соң яңадан партия сафларында торгызылып (ул чакта үзара «үпкәләр» онытылыр һәм миңа ышаныч күрсәтелер, дип уйладым) подпольедан торып үземә ярдәмгә бирелгән иптәшләр белән бергә җирле коммунистларның оч төркеменең өчесендә дә яки «сул» төркемнәрнең икесендә эшләргә кирәк, дигән фикергә килдем. Болар бар да капиталистик дөнья белән кораллы бәрелеш нәтиҗәсендә Совет властена үлем куркынычы янаганда гына эшкә ашырылырга тиеш иде. Ә компартия һәм аның белән бергә Совет власте да үзләренең үсешләрендә капитализм юлыннан киткән очракта (хәзер сез аны партиядәге уң куркыныч дип атыйсыз, җирле «уннар»ның беренче төркеме компартиядәге сул оппозиция белән идән астына китәргә тиеш иде Эшләр болайга борылганда, планым буенча, кораллы күтәрелеш оештыру һәм шушы максатларда мөстәкыйль Туран Республикасы өндәмәсен күтәрү, үзен ничек атаса да капиталистик юлдан киткән хакимияткә каршы юнәлдерелер һәм анда Россиядән тулысынча мөстәкыйль дәүләт булып аерылып чыгу таләбе куелыр иде. Партиянең һәм Совет властеның хәзерге халәтен мин әле берничек тә билгели алмыйм. алар большевизм идеалларына тугрылыклы калдымы-юкмы — әйтә алмыйм. Бер нәрсә ачык, бүген партия һәм дәүләт аппаратындагы кайбер буыннарда революция идеяләреннән читләшү күзгә күренеп тора Мәгълүм уңай шартлар туган очракта, ул тулаем үзенең йөзен югалтырга һәм моның белән чын бурҗуаз реакциянең тантанасына җирлек булып хезмәт итәргә мөмкин Алга китеп булса да әйтәм. партия бу бәндәләрне юк итү өчен үзендә кирәкле күләмдә коч тә. ихтыяр да тапты һәм минем фикерләремнең ялгыш булуын раслады. Мин монда Үзәк Комитетның ноябрь пленумын һәм алга таба партия тормышының үсешен күздә тотам Мөстәкыйль партия, дөресрәге аның состав өлешләрен, төзү буенча мин киң һәм эзлекле эш алып бармадым Беренчедән, мине бу гамәлдән пролетар революциянең характеры һәм киләчәге хакында үзем ясаган анализның һәм нәтиҗәләрнең дөреслегенә шикләнү тотты Дөресен әйтергә кирәк. Көнбатышта революцион конъюнктураның (1923 елдагы Германия революциясе. 1925 елда инглиз шахтерлары стачкалары) һәм Көнчыгыштагы хәлләрнең (Кытай революциясе —Шанхай пролетариатының җинүле восстаниесе) бер туктамый үзгәреп торуы мине шактый аптырашта калдыргала- ды. Икенчедән, мин иртәме-соңмы партия сафларына кайтырмын дигән өмет белән яшәдем. Өченчедән, партиядә вакыт-вакыт барлыкка килгән оппозиция. җирле оешма төземичә дә. мин теләгән сәяси эшне алып барырга мөмкинлек бирер, дип уйладым Соңгысы, минемчә, аеруча әһәмиятле. Чөнки әгәр еш кабатлана торган мондый оппозицияләр булмаса. тәмам төзәлеп җиткән партияле буларак, мин хаталарымны таныр идем яисә СССРдагы яшәп килгән компартиягә һәм колониаль оппозициягә —Комнн- тернга каршы милли оппозиция төзү буенча яшерен эш алып баруымны киңәйткән булыр идем. Аларның берсе икенчесенә нык бәйләнгән иде шул Бу хакта сорау алуның беренче көннәрендә үк сөйләгән идем инде Ләкин ахыр чиктә беренче юлдан киткән булыр идем, дип уйлыйм Партиялеләр арасында эшемне фәкать татар. Казан даирәсе белән генә чикләдем Кырым беренче планда түгел иде Башта шушы җирләрдә әзерлек эшләре алып барырга, аерым эшлеклеләрнең аңын тиешле бер дәрәҗәгә җиткерергә һәм фәкать шуннан соң гына алар аша үз йогынтымны башка төбәкләрдәге милли эшлеклеләргә җиткерергә уйладым Шулай да бәрәнчеләренә тәэсирем йомшак булды төсле Ьу җәһәттән «эшчәнле- гем» билгеле бер кысалар белән чикләнгән иде. Сезгә алар хакында сөйләдем инде. Партиясезләр арасында алып барган оештыру эшем дә алай нәтиҗәле булмады. Ул башлыча Казан һәм Әстерхан студентлары белән генә чикләнде диярлек. Казандагы яшерен түгәрәк белән 1926 елның көзендә Бакиев, ә Әстерханныкы белән 1927 елның көзендә Шәрекъ этник мәдәниятләре фәнни-тикшеренү институты аспиранты Шәмсетдинов Вәзыйх аша элемтәгә кердем. Юныс Вәлидев монда булганда Мәскәүдә дә пропа- гандистик түгәрәк оештырырга маташып карадык. Ул. үз чиратында, партиядән куылганчы Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы Академиясе студентлары белән бәйләнеш тота иде. 1924 елда. Татарстанда «уңнар» эш башыннан киткәч. Юныс Вәлидев партиядән чыгарылгач, бу хакта без бер төркем студентлар белән сөйләшүләр дә алып бардык. Беренче тапкыр Мәскәү тирәсендәге дачаларның берсендә. Пушкинода булса кирәк, очраштык. Хәзер төгәл генә хәтерләмим инде. Безне Академиянең соңгы курсы студенты Шахмәмәтев чакырды кебек. Ул үзе әллә элеккеге партия әгъзасы. әллә комсомол оешмасын җитәкләгән кеше — анык кына әйтә алмыйм Шахмәмәтевтән. миннән һәм Юныс Вәлидевтән кала, сөйләшүләрдә шул ук Академиянең югары курс студентлары партиясез Хаҗаев (Әстерхан) һәм Хантимерев (Саратов) катнашты’. Бу җыен безнең тәкъдим белән чакырылды. Без дачалар артындагы кырда сөйләштек. Сүз. башлыча, көннән-кон көчәя барган урыс милләтчелегенә каршы көрәшне җанландыру өчен татар һәм. гомумән. Шәрекъ студентлары арасында пропагандистик түгәрәкләр оештыру ’ кирәклеге хакында барды. Урыс милләтчелегенә «панрусизм» дигән билгеләмә бирдек Студентлар безнең чынлыкта коммунистлармы, әллә милләтчеләрме булуыбызны ачыклауны сорадылар. Моңа каршы, партиядән чыгарылуыбызга карамастан, коммунист булып калуыбызны әйттек: «Фәкать милли мәсьәләдә генә безнең аерым үз фикеребез бар. революциядә милләтләрнең сәяси һәм икътисади хокукларын киңәйтүне таләп итәбез».—дидек Студентлар үзләренә боларның мәгълүм түгеллеге, мәсьәләне бөтенләй башкача аңлаулары хакында әйттеләр һәм моңа кадәр бу эш белән таныш булмаганга, студентлар арасында ниндидер эш алып бару турында әйтергә’ кыенсынуларын белдерделәр. Сүз шуның белән тәмамланды. Ләкин Вәлидев белән миндә, алар икейөзле бәндәләр түгелме икән, дигән шик калды Чөнки шул ук көнне, шул ук -дачада, кыяфәтенә караганда кем артыннандыр күзәтә бу дигән тәэсир калдырган агентыгыз Агеевны ике тапкыр очраттык. Аның монда юкка гына йөрмәве безгә бик яхшы аңлашылды Сез бу очрашу хакында белгәнсез дә ул булырмы- юкмы икәнен төгәл ачыклап кайту өчен, аны җибәргәнсез, дип уйладык. Шәхсән үзем, сезгә бу хакта Шахмәмәтев тишкәндер, дигән фикергә килдем. Чөнки ул. беренчедән, очрашуны үзе оештырып йөрде, икенчедән, без сөйләшкәндә ләм-мим дәшмәде. Шуңа күрә саграк булырга карар бирдек. Икенче очрашуыбыз берничә айдан соң Нескучный бакчасында булды кебек. Бу юлы очрашуга Шахмәмәтев. аның әле генә Мәскәү университеты медицина факультетын тәмамлаган энесе Рәүф. Юныс Вәлидев һәм мин килдек Башка кеше булганын хәтерләмим. Хантимерев яисә Хаҗаев килергә мөмкин иде Төгәл белмим Бу юлы сүз Рәүф Шахмәмәтевне Казанда эшләү өчен файдалану (ул анда эшкә китәргә җыена иде) һәм безнең программабыз турында барды Рәүф Шахмәмәтев безнең алга саф милләтчелек рухындагы фикерләрне куйды Без Юныс Вәлидев белән моңа каршы чыктык, үзебезнең коммунист булып калуыбызны һәм ул социалистик революцияне. Совет властен тулысынча кабул иткән, милли мәсьәләдә безнең карашларда торган очракта гына хезмәттәшлек итәргә әзер булуыбызны әйттек. Шахмәмәтев белән без күпмедер вакыт качышлы уйнадык һәм. ниһаять, ана үзебезнең шигебезне әйттек. Ул үзенең сезнең белән бәйләнештә булуын кискен рәвештә инкарь итте Юныс, аңа ышанырга кирәк, диебрәк сөйләнде, шуннан файдаланып Шахмәмәтев судка кадәр дә. суд вакытында да аның янына кереп йөрүен дәвам итте. Эшне тикшергәндә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында киңәшләр бирде. Ә мин исә ышанмадым һәм үземнең шикләремне 3. Грзина аша Сезгә дә җиткердем. Ул чакта сүз тагын бер партияле студент турында да барды. Ул үзе Бөгелмәдән, фамилиясен хәтерләмим Студентлар тулай торагында танышып киткәч, ул безгә килеп-китеп йөри башлады. Ә шул очрактан соң фатирыма юлны’бөтенләй онытты Дөрес. Шахмәмәтевкә бу хакта бер сүз дә әйтмәдем, ләкин очрашкан чакларыбызда без фәкать юк-барны гына сөйләшә торган булып киттек. Хантимерен белән Хаҗаевка килгәндә. Вәлидев хөкем ителгәннән соң. алар милли районнарда бәйсез республикалар төзү өчен киң хәрәкәт оештыру турында безнең программаны уртаклашмаулары ә төрки халыкларының яшәп килгән чикләрдә, партия һәм Совет власте тарафыннан бирелгән хокуклар күләмендә эволюцион үсешен яклаулары һәм без тәкъдим иткән юнәлешләрдә пропагандистик эш алып барудан баш тартулары хакында белдерделәр. Шул ук вакытта алар икесе дә бөтен көчләрен авыл хуҗалыгын күтәрү мәсьәләләренә һәм фәнни эшкә бирергә җыенуларын әйттеләр. Хантимер исә үзенең безнең сафларга басарга җыенмавын 1918 елда күпмедер вакыт мобилизация буенча акларда хезмәт итүе белән дә аңлатты Сонгарак калып булса да әйтелгән бу хәбәре өчен рәхмәт белдердем һәм алга таба аның белән барлык сәяси багланышларымны өздем. Соңрак 1926 һәм 1928 елларда Казанга командировкага килгәч. Бакиевтан һәм аның белән бәйләнештә торган студентлардан Хаҗаев белән Хантимернең эшчәнлеге хакында сораштым Моңа каршы алар тискәре җавап бирделәр һәм соңгыларының үзләрен «эшкә тартырга» тырышуга каршы килгәннәрен әйттеләр. Казанга соңгы килүемдә телефон аша Хантимернең хәлләрен сораштым Ул үзенең быел җәй Әзәрбайҗанда булуын һәм аннан тәмам «сулланып» кайтканын әйтте. Аңардан «Ленинчы булдыңмыни?» — дип сорадым. Хантимер колеп куйды һәм «Ленинчы гына түгел, ә гомумән...»— дип җавап бирде. Сүз шуның белән тәмамланды. Казанның партиясез студентлары белән элемтәләрем 1926 елның язында башланды. Бу хакта бер яшь татар эшчесе аша миңа Казан университеты клиникасы ассистенты — үзе әйтүенчә, милли тайпылышы өчен партиядән чыгарылган Бабиков мөрәҗәгать иткән иде Чынлыкта бу партиясез Казан студентларының турыдан-туры минем белән бәйләнешкә керергә омтылыш ясауларының икенчесе иде Алар беренче мәртәбә судтан соң. 1925 елның язында мөрәҗәгать иттеләр. Ул чакта ниндидер яшерен татар студентлары түгәрәге исеменнән Вәлидев янына Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Файзуллин килгән булган Соңрак ул Киев түгәрәгенә эләгә һәм алар белән элемтә урнаштырырга тәкъдим итә Мин аның белән очрашудан баш тарттым һәм Юныс Вәлидевкә дә шуны ук киңәш иттем Боларның барысы да безне партиясезләр белән багланышта тотар өчен сезнең тарафтан эшләнә дип уйладым. Ләкин Вәлидев мине тыңламады һәм. тәкъдимнең асылында ни ятуын ачыклар өчен, очрашуга китте Аннары ул бу сойләшү хакында түкми-чәчми мина җиткерде. Аның сүзләренә караганда, ул Фәйзуллинны тыңлаган, ләкин тәкъдимгә карата шиге булуын әйткән пәм Казанга барып бу түгәрәкнең нинди икәнен белми торып бер гамәл дә кылынмаячак. дип белдергән Вафат булуы сәбәпле 10. Вәлидев «түгәрәк» белән таныша алмый калды. Инде әйткәнемчә. Казандагы икенче кеше табиб Бабиков иде Мине аның белән Химтрест заводларының берсендә эшләүче Җиһанша Енаев таныштырды Соңгысын 1919 елдан, ул әле Комнарвостокта товар белгече булып эшләгән чагыннан ук белә идем Енаев Бабиковны бала чагыннан ук белом диде, шуңа күрә ана ышанарак төштем. Бабиков сүзнең башында ук үзенең яшерен' рәвештә эшли торган татар студентлары түгәрәгенең вәкиле булуын һәм миннән революциянең язмышы, милләтчеләр арасында эшне нинди юнәлешләрдә оештырырга кирәклеген белү өчен җибәрелүен әйтте Аңа берничә сорау бирдем, шул исәптән. Фәйзуллин турында. Казанда партиясезләр арасында нинди дә булса түгәрәк эшләмиме, әгәр эшләсә, алар җирле «уң» коммунистлар белән элемтә тотмыймы, дип кызыксындым Бабиков боларның барысына да «юк» дип җавап бирде Ә мин үз чиратымда. тиешле нәтиҗәләр ясадым Беренчедән, түгәрәкләр яши икән ул милли зыялыларның Татарстандагы хәлләрдән һәм тәртипләрдән канәгать булмавын күрсәтә Икенчедән, бу «түгәрәкләр» белән бер генә сәяси көчләрнең дә җитәкчелек итмәвен аңладым Һәм. иң мөһиме. Бабиковның сезнең тарафтан җибәрелгән кеше булуын төшендем Ләкин, шулай да. аны кызыксындырган сорауларга туры җаваплар бирүне кирәк таптым Әгәр алар Бабиков аша сезгә дә мәгълүм булса, һич тә зыян итмәс, киресенчә. Татарстанда һәм милли республикаларда иҗтимагый-сәяси тормышны җанландырып кына җибәрер, дип уйладым. Партия һәм Совет власте, хәлләрне белеп, аларны җайга салу очен тиешле гамәлләр кылырга алынмасмы, дигән өмет тә бар иде Бабиков белән ике-өч сәгатьләп сөйләштем Аңа Россия революциясе. Кытай инкыйлабы, халыкара күтәрелештә милли мәсьәләнең әһәмияте һәм роле, мона карата үземнең фикерләрем хакында бәян иттем. Үземнең милли мәсьәләдә партия белән килешмәвемне дә яшереп тормадым. Сүз «уңга авышу» аркасында революциянең җиңелергә дә мөмкин икәнлеге хакында да барды Бу очракта башланып китәчәк реакциягә каршы оешкан төстә каршылык күрсәтүнең зарурлыгы хакында әйтелде. Революция җиңелә калса, урысның карагруһ монархистик оешмалары. Казанны, Татарстанның. Башкортстанның районнарын кулга төшереп, татар халкын суюны оештырачагына һич тә шигем юк иде. Әлбәттә, беренче чиратта, алар зыялыларны юк итәргә керешәчәкләр, дип уйладым, чөнки аларның барысы да диярлек Совет властен яклап чыкты һәм аны ныгыту өчен, шактый зур көч куйган иде. Бу суешны булдырмый калу өчен, беренче чиратта, яшерен милли революцион оешма төзергә һәм реакция башланганны көтен тормыйча, милли районнарны бәйсез дәүләтләр дип игълан итәргә кирәк, дигән фикердә тордым мин Теге яки бу сәбәп аркасында бу эш барып чыкмаса. җирле халыкның баш күтәрүен оештыру максатка яраклы булыр, дип фараз иттем Шулай итеп, кайсы очракта да революцион көчләрнең төп өлешен алдан әзерләп кую муафыйк иде Шунан чыгып, татар табибларыннан оешкан түгәрәкне саклап калу һәм аның эшчәнлеген тагын да киңәйтү ягында тордым Ләкин түбәндәгеләрнең үтәлешен шарт итеп куйдым: «беренчедән, яшерен сәяси эш һич тә Совет властена һәм компартиягә каршы юнәлгән булырга тиеш түгел. Безгә бөтен көчебезне милли төбәкләрдә туып килгән бөек урыс милләтчелегенә каршы куюга, аның җирле партия һәм совет аппаратына йогынтысын йомшартуга бирергә кирәк. Икенчедән, түгәрәк хәзерге вакытта эшчеләр һәм крестьяннар арасында фәкать пропаганда гына алып бара һәм акрынлап куәтле сугышчан революцион оешма төзүгә юл тота. Совет властен яклау өндәмәсенә, аның аерым чаралары безгә ошаса яки ошамаса да. һәм кайбер төркемнәрнең аңа карата нинди мөнәсәбәттә торуына карамастан, ахыргача тугры калу, аны сүздә генә түгел, эш белән дә раслау кирәк, дигән фикерне үткәрдем. Иң ахырда. Совет властена һәм компартиягә каршы агитация фәкать алар үз мәсләкләреннән тайпылган очракта гына башланырга мөмкин, дип өстәдем. Моңа каршы Бабиков ләм-мим дәшмәде. Соңрак Бакиев белән элемтәгә кердем һәм аңардан Казанда студентларның яшерен түгәрәге эшләве хакында белдем Аннары, җаен туры китереп, шундый ук түгәрәкнең табиблар арасында да булуы белән кызыксындым, ьакиевның җавабыннан Бабиковның бернинди түгәрәккә дә кермәвен, җәмәгать эшлек- лесе буларак Казанда бөтенләй мәгълүм кеше түгел икенән аңладым. Менә шуннан сон инде аның провокатор, сезнең тарафтан җибәрелгән кеше булуына тәмам ышандым. 1928 елның язында Бабиковны кабул итмәдем һәм аның белән сөйләшүдән баш тарттым. Ә хәзер Бакиевка һәм аның «түгәрәгенә» күчәм. Бакиев белән нинди шартларда очрашуым хакында сөйләгән идем инде. Тагын бер кат искә төшереп китәм: бу бәндә белән Октябрь революциясеннән соң татар милләтчеләренә каршы көрәш кызып җиткән бер заманда таныштым. Аны Казан мөселман социалистлары комитеты органы булган «Кызыл Байрак» газетасы мөхәррирлегеннән төшергәннәр иде инде. Сөйләшә торгач. Баки- евның әле 1919 елда ук Исмәгыйль Рәхмәтуллин һәм аның компаниясе тырышлыгы белән партиядән дә чыгарып атылуы ачыкланды. Бу хакта ул гаҗизләнеп сөйләде, үзенә инде фиркагә кире кайту өчен барлык юлларның да ябылуын әйтте. Алга таба ул Татарстанда җитәкче урыннарда утыручы татар коммунистларының. аерым алганда Габидуллин төркеменең, эшеннән канәгатьсезлек белдерде. Ул чакта соңгылары үзләрен «урталыкта торучы суллар» дип атыйлар иде. Ләкин Бакиев «ультра суллар»га да үзенең тискәре мөнәсәбәттә торуын әйтте. Ул «уңнар» саналучы Исхак Казаковтан, Гани- евтан да канәгать түгел икән. «Сул»ларның Фатыйх Сәйфи. Габидуллин кебекләрен ул карьеристлар яки партиядә торуларын үз максатларында файдаланучы авантюристлар, дип санады. Татарстандагы хәлләргә ул тискәре бәя бирде һәм «сул»ларның гамәлләре белән Совет властен, партияне хакәрәт итүләрен генә әйтте. Аның уйлавынча, болар бар да урыс халкы арасында милләтчелек хисләрен кабызуга китерә икән. Очрашуларның берсендә ул үзенең Казанда оешкан яшерен түгәрәккә йөрүен һәм аңа миннән күп кенә мәсьәләләр буенча фикерләремне белү бурычы йөкләнүен әйтте. Миңа үз вакытында Бабиковка сөйләгәннәрне яңадан бәян итәргә туры килде, тик бу юлы күп кенә мәсьәләләргә киңрәк тукталынды. Мин дөньядагы революцион хәрәкәткә мөнәсәбәтемне белдергәч, халыкара империализмның һөҗүмнәре яки партиянең үз мәсләген үзгәртүе нәтиҗәсендә аның тар-мар ителү куркынычы барлыгын әйттем. Менә шушы шартларда яңадан торгызылачак буржуаз-монархистик стройга каршы тору өчен халыкны кораллы сугышка күтәрергә туры киләчәк Ә моны фәкать милли җирлектә генә оештырып була Һәм шуңа күрә төрки халыклардан торган берлек—Туран халык-демократиясе республикасын төзү иң ггди бурыч дип аңлаттым Чыннан да. совет властен алыштырган буржу з хөкүмәтне ныгыту һәм Шәрекъ мөселманнарының сәяси яктан үсеп, ныгып китүеннән курыккан Европа империализмы Россиядәге көнчыгыш районнарның аерылып чыгуын хупламаячак. Аларның Шәрекъкә бәйсезлек дигән өндәмәләре фәкать уен гына, иртәгә үк капиталистлар аңардан баш тартачак, дигән фикерне уздырдым Минем уемча, халыкның мәгълүм дәрәҗәдәге активлыгына таянып Украина. Кавказ һәм Россиянен башка төбәкләрендәге аерымлануга булган омтылышларыннан файдаланып. Якын һәм Урта Көнчыгыштагы Әфганстан. Иран һәм Төркия белән хәрби-сәяси килешү төзеп, бу максатларга ирешеп була, дип фараз иттем Ләкин мин монда оер «вак-төякне» онытып җибәрдем Әгәр халыкара империализм СССРны җиңә алырлык көчле булса, алда әйтеп үтелгән өч дәүләтне дә үзе теләгәнчә укмаштыру бер ни дә тормас иде һәм ул. төзелгән очракта. Туран дәүләтен дә кулына алыр һәм уенчык итәр иде Әфганстандагы бүгенге хәлләр шул хакта сөйли. ...Түгәрәккә йөрүчеләр белән мин Казанга килгәннең беренче көнендә элеккеге партия әгъзасы, студент Һади Урманчиев фатирында очраштым (Вознесенская урамы, беренче яки икенче йорт). Анда Бакиев. Һади Урманчиев. элеккеге анархист журналист, авыл хуҗалыгы институты студенты Фәйзуллин бар иде. Би киев ахырга кадәр утырмады, шул ук көнне Баш- кортстанга Кустпромсоюз курсларына китәргә ашыгуын сылтау итеп чыгып китте. Түгәрәккә мине ул алып килгән иде Бакиев белән Мәскәүдән Казанга бергә килдек Монда Фәйзуллиннан кала башкалары миңа таныш кешеләр булып чыкты Хафизовны мин Мәскәүдә чыга торган татар газеталарында эшләүче бердәнбер татар анархисты буларак 1919 елдан белә идем Һади Урманчиев белән 1919—1922 елларда Үзәк Мөселман Коллегиясендә. ә аннары Шәрекъ коммунистик университетында (ул анда укыды, ә мин лектор идем; беркадәр гомер Төркестанда эшләп алды, шунда партиядән чыгарылды) эшләгән чагымда таныштым Шулай итеп, җыелышта партиядән куылган өч кеше, бер анархист һәм бер фиркасез катнашты. Мин монда берничә максатны күздә тотып килдем. Беренче чиратта аның нинди түгәрәк булуын, кемнәрне берләштерүен, нинди бурычларын куюын, киләчәген ачыкларга теләдем Максатыма тулы знча ирешә алмасам да. түгәрәкнең әле оешып кына килүен һәм башлыча пропагандистик эш кенә алып баруын белдем Кайберәүләр аерым мәсьәләләр буенча рефератлар язганнар ләкин алар фәкать үз араларында гына укылганнар икән Минем алда сүз Һади Ур- манчиевнын «фәлсәфәне тәнкыйтьләү схемасы» хакында барды Автор аның «философиягә тәнкыйть» дигән хезмәтнең бер өлеше генә булуын әйтге Бу әйбер белән танышкач, мин анда күл кенә каршылыклар пәм төгәлсезлекләр таптым, аның өстендә эшләгәндә материалистик карашларга нигезләнергә тәкъдим иттем Җитәкчеләренең сүзләренә караганда, түгәрәкнең эше Казан студентлары белән генә чикләнә, әгъзаларының саны да 20-30 кешедән артмый Аның кайчан тууы хакында сорашмадым. 1925 елга кадәрдер. мөгаен, чөнки Фәйзуллин безгә Мәскәүгә килгәндә, ул эшли торган булган инде Җентекләп кызыксынмадым, аларга эшчеләр һәм крестьяннар арасында да оештыру эшләре алып барырга киңәш иттем Аңлавымча, түгәрәкнең программасы шактый кызыклы һәм җитди иде Алар Татарстанның икътисади, сәяси һәм мәдәни бәйсезлегенә ирешүне төп максат итеп куеп, урыс зыялылары арасында карагруһчылыкка һәм. гомумән, бөек урыс шовинизмына каршы көрәш ачу кирәклегенә басым ясыйлар Программада шулай ук төрки республикаларны федератив берләштерү. Совет власте җиңелүгә дучар ителгән очракта карагруһ-монархистик реакциягә каршы кораллы каршылык күрсәтүгә әзерләнү, татар авылларының мәдәни үсешенә ярдәм итү кебек мәсьәләләр дә урын алган иде. ...Бу җыелышта мина да шактый гына сораулар бирелде Аларны. беренче чиратта, булачак республиканың нинди нигезгә корылачагы кызыксындырды пролетариат, крестьян, буржуазия яки «блок» диктатурасы урнаштырылачакмы? Мона каршы мин. мөстәкыйль дәүләт төзү мәсьәләсе социалистик революция жиңелеп. милли төбәкләрне яңадан торгызылачак карагруһ-монар- хистик көчләрдән, «бердәм һәм бүленмәс» Россия тарафдарлары булган урыс шовинистларыннан сакларга туры киләчәген искәрткәннән соң. крестьян «утрауларыннан» торган төрки районнарда пролетариат диктатурасын саклап калу хакында уйларга да кирәкми, бу принципны «сыйныфлар блогы» белән алыштырырга туры киләчәк һәм анда крестьяннар катламы хәлиткеч рольне уйнаячак, дидем. Икенче сорау революция жиңелгән очракта безнең халыкара империализмга һәм аерым капиталистик дәүләтләргә мөнәсәбәтебез хакына иде Алар бу дәүләтләрдән кредитлар, корал һәм башка нәрсәләр алып булсын өчен безнең империализмга каршы өндәмәләребезне вакытлыча яшереп торырга туры килмәсме, дип сорадылар. Россиядән аерылган Туран республикасына кертелергә тиешле халыкларның эчке көчләренә ышанганга, бу мәсьәлә минем алда тормады, әгәр ул килеп чыга калса, аны гаять сак хәл итәргә кирәк, чөнки аз гына ялгыш атланган адым да безне киң халык массаларыннан гына түгел, ә чиктәш колониаль һәм ярымколониаль Шәрекъ илләреннән дә читләштерергә мөмкин, дидем. Зыялылар хакында сүз чыккач, алар миннән руханиларга карата нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген сорадылар. Мин бу мәсьәләдә сабырлык күрсәтергә, чын хезмәт иясе катламнарыннан чыккан укымышлылар тәрбия ләү өлкәсендә эшләргә, ә руханилар һәм буржуаз зыялыларга килгәндә, аларны үз мәнфәгатьләребезне уздыру өчен файдаланырга кирәк, дидем Безнең жыелышта башлыча шушы мәсьәләләр хакында сөйләнде. Аларны төгәл һәм аныклабрак кую өчен без 1928 елның кышында яки 1929 елның язына таба Мәскәүдә корылтай яисә конференция чакырырга кирәк дигән фикергә килдек. Безнең бу сөйләшүләр, чынлыкта, бер-беребезне капшап карау иде. Шуңа күрә күп нәрсәләр игътибардан читтә калды Казан түгәрәгендә башкача булырга туры килмәде. Һади Урманчиев белән икенче тапкыр командировкаларга килгән чакларда гына очраштырга- ладым Беренчесендә аның «фәлсәфәгә тәнкыйть» керешенең кулъязмасы белән таныштым, икенчесендә Кызыл Кокшайдан кайтканда сугылдым һәм аңа үземнең бу якларга сөрелгән халык дошманнары белән очрашуым хакында сөйләдем. Ничектер бервакыт урамда Хафизовны очраттым (1928 елның августы). Ул үзен эзәрлекләүләреннән, тынычлап эшләтмәүләреннән зарланды һәм шушы авыр мохиттан качып Урта Азия яисә нинди дә булса бер милли төбәккә күчеп китәргә жыенуын әйтте.