КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР
XIV
Ачлы-туклы яшәсә дә, физик көчне күп сарыф итмәгәнлектән, Мотаһирга әле җан асрарга була иде. Урын күчүләр дә табигый хәл. Үз иркендәге кеше булмагач, бик сырланып тора алмыйсың — кая кушсалар, шунда барасың. Әйтик, Маместов участогыннан соң ул дүрт- биш ай район үзәге булган (дөрес, авылны читтән генә күрде) Берсзникта эшләп алгач, Шидровога күчерүне дә әллә ни бәхстссзлеккә юрамады. Дөрес, юлда бик йончыдылар. Ләкин Вага буена килеп, ныклап урнашкач, тагын үз мохитына чумган иде ул: шул ук санчасть, шул ук авырулар, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышу, этап кабул итү. Чөнки этап килү белән мунчада санитария эшкәртүе ясала. Яңа килгәннәрне унбиш көнгә аерым баракка ябалар. Килүчеләр арасында яңалары да, төрле лагерьлардан җыелганнары да бар. Тоткыннарны гел күчереп йөртәләр. Бердцң, үзара татулашып-берләшеп китүдән куркалар, икенчедән, әйбер булудан — пычак яки башка корал юнәтүдән шикләнәләр бугай. Араларында осталар күп бит. Шуңа күрә урын алыштыру зарури санала. Менә шул; этап килгәч, Мотаһир чәч алучыга әйтә, мунча яктыра. Мунча, гомумән, барысына да тиеш: график белән, ун көнгә бер, Мотаһир анысын төгәл, берсүзсез үтәргә тырыша. Әнә шундый мәшәкатьләр белән көн артыннан көн уза. Такы-токы ризык белән җан асрыйлар. Әмма бу юлы бәхетсезлек бер Мотаһир яки башка тоткыннар өстенә генә төшмәде, ә бөтен илне кара кайгы басты. Билгеле, тоткыннарга моны беркем дә хәбәр итмәде, сафларга тезеп игълан да ясалмады. Багана башына репродуктор да, баракларда гәзит- фәлән дә юк. Киресенчә, гел белгертмәскә тырыштылар. Ләкин илкүләм, алай гына да түгел, дөньякүләм бу вакыйга төрле юллар аша лагерьга да килеп иреште. Колактан-колакка сүз йөри башлады. — Сугыш чыккан икән, тоткыннарны да шунда җибәрәләр икән. Кем башлаган ул сугышны, кайчан — боларны Мотаһир баштарак анык кына белмәде. Ләкин тора-бара барысы да ачыкланды. Бу хәбәр бигрәк тә десятниклар, сакчылар колагына әйтелә. Әмма җил яки «чыбыксыз телефон» аны тоткыннар колагына да ирештерә. Ахыры. Башы 1 иче санда. А Тоткыннар, бер-берсснә нык ышанганнары,— түгәрәкләнеп утыра да гәп кора. — Сугыш чыккан әнә... — Безне нишләтерләр? Атып үтерерләр микән? — Бүген өч йөз грамм ипи ашадык. — Иртәгә ни ашарбыз икән? Әйе, алар шулайрак баш вата. Чөнки сәбәбе бар: тоткыннар күпләп чирли, ашау җитмәгәннән үлә. Хәер, тоткыннар да илгә киная тотмый. Чөнки басып алучылар алар- иың да изге җирен таптый бит. Күпчелек — эшендә тырыша. Күпләр сугышка җибәрүне сорап язды, шул исәптән, Мотаһир да. Тик берсенә дә җавап килмәде. Ул арада аларны кабат Берсзникка җибәрделәр Анда төпләнеп калырбызмы, дип торганда, февральнең унҗидесендә тагын этап — Обозерскийга хәтле. Кыш. Чатнама суык. Йөзгә якын кеше, бер-бер артлы тезелешеп, атлый да атлый. Табаны машина баллоныннан әмәлләнгән, мамыктан эчлек ясалган олы ботинкалар астында өзлексез кар шыгырдый, һәр чакрым гүр газабына тиң авырлык белән үгслә. Якасы һәм җиң очлары кызгылт-көрән тасмалы кара бушлатлар әле уңга, әле сулга чайкала. Кайчагында, көчле җил искәндә, алар чайкалып кына калмый, ук яки пуля эләккән каргалар кебек ап-ак кар өстснә дә авып төшкәли... Мотаһир, агачлар арасыннан күренгән аксыл күк йөзенә карап бара торгач, аның ничектер киңәеп китүен сизде. Әйе, урман бетеп, алар ачыклыкка, тар гына елга буена килеп чыкканнар икән. Елганың теге ягында, калкурак урында, авыл йортлары тезелеп киткән. Алар безнең яклардагы кебек бер-беренә елышып, тыгызланып утырмаганнар. Барысы да зурлар — икс катлы, кечкенә булса да күп тәрәзәле, кар баскан такта түбәле, ә һәр кыекта ат башы сурәте. Өйләр бер-беренә ипле ятып торган нарат-чыршы бүрәнәләрдән салынган. Алар барысы да бер юанлыкта, кәкре-бөкресе юк, почмаклары тигез итеп киселгән. «Әйе, бездәге салам түбәле, усак бүрәнәдән корыштырган дүрт почмаклы өйләр түгел инде болар»,—дип уйлады Мотаһир, хәйран калып. Бүрәнәләрнең каралган булуына башта гаҗәпләнсә дә, соңыннан төшенде: болар сумаласы агызылмаган агач бит һәм кайбер йортларның салынуына да йөзәр ел бардыр. Авыл эчендә агач сирәк. Монда халык өй түренә агач утыртмый, хәтта куак та үстерми, чөнки кыска вакытлы җәй айларында кояшны күреп, аның җылысын тоеп калырга тырыша. Ә поляр төннәр башлангач, кояш бөтенләй күренми, көндезен дә — эңгер-меңгер. Авыл эченә кергәндә аларны печән төягән бер ат узып китте. Аның бар нәрсәсе дә урынында, дуга, камыт, ыңгырчак, дилбегә... Мотаһир, йөге бәләкәй булса да, аның бастырыклап төялүенә һәм хуҗа кешенең йөк өстендә бер гамьсез утырып кайтуына да игътибар итте, аннан көнләшеп куйды. Авыл баласының авыл урамына кергәч бернигә дә битараф калмавы гаҗәпмени? Әйе, шул ук сиртмәле кое, көянтә-чиләк белән су алып кайтучы юантык гәүдәле хатын да кайдадыр күргән кебек. Олтанлы итеге, кыска кара бишмәтенә хәтле таныш сыман. Әнә бер читтә, кар баскан елга буенда, этләр чабыша, балалар тау шуа... Бер агай агач көрәк белән сукмак чистарта. Кичә кар яуганмы? Әллә өченче көннекен бүген көриме? Мотаһир үзе түзмәс иде өченче көннекен бүгенгегә калдырырга. Хәер, бөтен йөзен ап-ак сакал-мыек баскан, ак кашлары салынып төшкән картны гаепләп тә булмый: уллары сугыштадыр, үзе бетешкән. Әле дә рәхмәт өй-тирәсен караштырып торуына. . Ни булса да, рәхәт инде ул капка төбеңә юл ачу! Килгән кунакны әйткән дә юк, хәтта күршекүлән генә керсә дә йөзең якты сыман. Конвойның өлкәне әмер бирде: — Туктарга! һәм ул. колоннаны озата килүче җирле кеше белән, авыл советына кереп китте. Анда озак юанмадылар, солдат шинеленең сул җиңен кесәсенә тыккан, йолдыз урыны беленеп торган бүреген кыңгыр салган председательне ияртеп, авыл читендәге хәрабә хәленә килә язган чиркәүгә киттеләр. Сизрәгән диварлары кызыл кирпечтән өелгән чиркәү эченә кергәч, конвой башлыгы: — Привал!—дип кычкырды. Әйтмәсә дә аңлашыла иде инде. Мотаһир аның янына барып: — Гражданин начальник, анда берничә кеше бик хәлсез,—диде.— Кайнаган су сорап булмасмы? — Кофе кирәк түгелме? Салкын су да бик җиткән. Авыл советы председателе, гәүдәгә җиңел фронтовик егет, шундук чыгып та китте. Ярты сәгать тә үтмәде, ул өстендә булары чыгып торган бер чиләк күтәреп килде. — Мәгез. Аның артыннан ук бер хатын һәм үсмер тагын ике чиләк су китерделәр. Коры паекны бераз чылатып, тамак ялгап алдылар. Эчкә җылы керде. Шуннан конвой башлыгы, Бсрезниктан озата килүче адәм һәм авыл советы председателе киңәшләшеп алдылар. Күрәсең, икенче авылга шактый ерак, төнгә каршы юл чыгуны берсе дә өнәми иде. Шуңа күрә, монда ял итеп, иртәгә таң белән кузгалырга булдылар. Мотаһирга бүгенгә эш юк иде — тоткыннар барысы да исән-имин килеп җиткән. Ул авыл советы председателе белән барып, тимер мич алып килде. Урман авылга авып торганлыктан, утын җитәрлек икән. Мич ягып җибәрделәр. Кем йоклап, кем сөйләшеп, кемнәрдер өзлексез мич ягып, котсыз зур чиркәүне әллә ни җылыта алмаса да, төн үткәрделәр. Рәхмәт төшкерс, иртән тагын кайнаган су булды — ике чиләк тимер мич өстендә иде. Ә урамга чыксалар — буран кузгалган. Әмма бернигә карамыйча кузгалырга кирәк. Чаңгы таккан озатучы да бар, ләкин кичәге түгел, шушы авыл кешесе. Ул колоннаны алдагы авылга җиткерергә тиеш. Аннары кире кайтачак. Менә шулай соңгы пунктка барып җиткәнче алар- ны юл белүче җирле кешеләр озата барачак. ...Буран дулый. Мотаһирның керфегенә, йөзенә кар бәрә, зәһәр җил ач бүре кебек берөзлексез колак төбендә улый. Бәлки, бу җил түгел, бүре авазыдыр. Бигрәк яман аның тавышын ишетүләр... Изүгә кар тула, суыгы йөрәккә төшә, эчәкләргә хәтле шакыраеп ката кебек. Каршыдан көчле җил искәндә Мотаһир чайкалып аркан барып төшәр сыман. Шулай итмәсен өчен ул иелә, куырыла, канатлары асылынган чәүкә кебек кулларын артка суза. Гәүдәне аз гына турайттыңмы — җил тынга каплана. Кычкырып елыйсы, кемнедер каргыйсы килә. Ә кемне? «Кем гаепле безнең монда җәфа чигүгә?—дип уйлый ул.— Кем? Кем? Ни эш кылган бу хәтле интектерерлек? Кемгә ни зыяныбыз тигән? Бер генә көнгә, бер генә сәгатькә үзләрен шушы мескеннәр арасына кертәсе, бер генә чакрым юл үткәртәсе иде. Нигә безне һаман этап белән куалар? Ару гына бер җирдә эшләтсәләр, ашарга-эчәргә җитәрлек кадәр бирсәләр — без илгә файда китермәс идекмени? Менә бу хәлсезлектән йөзтүбән капланып төшкән тоткын Ватанга ни зыян китергән? Нинди җәфа салган? Әйтегез, иптәш Сталин?! Әйтегез, Берия?!» Юк, дәшүче юк. Сорауларга колак та салмыйлар. Хәер, бу тышка бәреп чыккан тавыш түгел, ә күңел авазы гына. Мондый сүзләр белән сөрән салсаң, иртәгә үк тагын да төньяккарак китәсеңне көт тә тор. Көт тә тор... тор... «Тор, иптәш! Абзый, тор! Тор, туган! Тор, агайне! Калма! Үләсең! Миңа да авыр бит. Тордыңмы? Менә шулай. Эчәсең киләме? Түз. Ашыйсың киләме? Түз. Түз, түз...» Колакчыннарын төшереп кигән юка бүрекләр астында башлар өшеде, иске мамыктан тегелгән зур бияләй эчендә арык бармакларның сөяге ша- кырасп катты. Бер кат юка чалбар эченә кергән суык бу мескен ирләрнең иң нечкә җирләрен рәхимсез рәвештә куырып-куырып алды. Андыйлар, үксез бала кебек, тавыш-тынсыз яшь агызды, бияләйләрен салып, эчтә әзме-күпме калган җылы тыннарын кулларына өреп, ике бот арасын ышкыды, үзенең яраксызга чыгачагын уйлап ачыргаланды, туктап-туктап хәл җыйды. Ә туктарга ярамый. Колонна барырга тиеш, билгеләнгән урынга, әйтелгән конгә килеп җитәргә тиеш. Шуның өчен аңа маршрут бирелгән, g бу тирәне яхшы белүчеләр — озата баручы агайлар беркетелгән. Алар бул- j маса, кара урман һәммәсен йотачак. Бу юлы тоткыннарны атлар кардасына куып керттеләр. Фатирга | кертүче табылмады, хәтта су да булмады. Ат абзарында кайсы саламга, з кайсы печәнгә башын төртеп, бер-беренә елышып ятып, ял иттеләр. Анна- - ры... S XVII ...Тагын юл. Юл. Кара урман эченнән, бормаланып-сырмаланып, бара * да бара ул. Әле йөзәр яшьлек карагач, чыршы-наратлар астыннан үтә, әле £ куян-төлке эзләре белән чуарланган аланлыкка килеп чыга, янә урман < эчендә югала кебек. Тоткыннар сафын агач ботакларына яшеренгән ти- $ еннәр, тукраннар, урман тавыклары сагаеп озатып кала. Өч-дүрт чакрым узгач, бер тоткын тәмам хәлсезләнде. — Бара алмыйм, гражданин начальник,—диде ул, конвойчыга тилмереп карап. — Атла!—дип җикеренеп торгызмакчы булды аны конвойчы.— Атла, симулянт! Ну?! Кемгә әйтәм?! Атла! — Булдыра алмыйм, гражданин начальник. Өшәнгән тоткынны торгыза алмагач, конвойчы сафка таба борылды. — Санитар! Живо, ко мне! Тавыш ишетеп, Мотаһир алар янына килде. Күрә, тоткын бер аягы белән карга тезләнгән. Мотаһир аны баядан бирле күзәтеп килә иде инде. — Бөтенләй хәлең юкмыни?—дип сорады ул иелеп. — Юк. Тоткын җиргә ауды. Аның янына конвойчы тагын берәүне чакырып китерде. — Күтәрегез шуны!—диде ул үзе читтәрәк торып. Мотаһир белән икәүләп тотынгач, тегене аякка бастырдылар һәм, ике ягыннан култыклап, ары алып киттеләр. Конвойчының хәлсез тоткынны калдырмаска тырышуы табигый: әгәр берәр кеше югалса, аның үзен утыртачаклар. Конвойчыларның катылыгы, тоткыннар белән сөйләшмәве һәм аларны үзләренә якын китермәве дә аңлашыла. Күптән түгел булып узган бер хәлдән соң алар тагын да кырысланды. Вакыйга болай була. Утыз ике кешелек бригаданы бер сакчы гына озата бара. Сафтан икәү арткарак кала да аңардан тартырга сорый. Бер катлы адәм тәмәке биргән арада моны эләктерәләр. Мылтыгын тартып алып, үзен агачка бәйлиләр һәм сафтан дүрт кеше качып та китә. Ахырда, боларны җиде эт белән эзли чыгалар. Илле-алтмыш чакрым узгач кына куып җитәләр. Әмма тиз генә бирелми кораллы тоткыннар, бер-бер артлы икс этне үтерәләр. Ләкин патроннары беткәч, барыбер эләктерәләр үзләрен Шундый хәлдән соң конвойчыларның тагын да цвызлана төшүе табигый- дср. ...Караңгы төшкәндә бер авылга килеп керделәр. Иң кырыйдагы ике катлы зур нарат йорт каршында колонна туктады. Баягы хәлсез тоткын янына тагын икәү өстәлгән иде. — Болар ары бара алмый,—диде Мотаһир конвой башлыгына.— Берәр өйгә кертик. — Ярар. Әйдә минем белән. Алар бик матурлап эшләнгән агач баскычтан менеп, өйалдыннан икенче катка күтәрелделәр. Зур өйнең җиделе лампа белән яктыртылган бер бүлмәсенә керделәр. Хуҗа хатын кара мунча миче шикелле зур мич тирәсендә кайнаша иде. Конвойчы калын тавыш белән сәлам бирде: — Исәнмесез. Чәчәкле ситсы кофта кигән, «җен тиресе» дип йөртелә торган тупас тукымадан тегелгән кара итәкле хатын гәүдәсен турайтты, керүчеләргә борылып карады. Аның башында кара яулык, аягында олы гына олтанлы киез итек иде. — Исәнме,—диде ул. — Хуҗа кайда? — Хайван карый. — Бар, чакыр. Хуҗа хатын, башын читкә борып: — Ксеня! —дип дәште. Икенче бүлмәдән унике яшьләр чамасындагы сары чәчле, озын күлмәкле бер кыз чыкты. Ул яланаяк иде. — Кызым, бар, атаңны чакыр. Кыз итек киеп ишеккә якынлашуга, конвойчы Мотаһирга: — Бар, син дә чык,—диде.— Белмәссең аларны. Мотаһир кыз артыннан чак-чак ияреп, караңгы баскычтан беренче катка төште. Ләкин бая үзләре кергән болдырга түгел, ә арт якка чыктылар. Монда ат йөге сыешлы зур капка икән, ул ачык, бер яктагы бүлемгә мал-туар — бозавы белән сыер, бәрәнле сарыклар ябылган, икенчесендә— печән. Шунда ук, аерым бүлемдә, сука, тырма ише эш кораллары, ат сбруйлары. — Әти! Кызы дәшүгә, кыска кайры тун, колакчынлы чүпрәк бүрек, киез итек кигән тәбәнәк гәүдәле хуҗа маллар яныннан чыгып, Мотаһир каршына килде. — Исәнмесез,—диде Мотаһир ачык йөз белән. — Исәнме,—диде җирән сакалына печән кибәге ябышкан хуҗа, тире бияләен салмыйча гына. Кызы тиз-тиз: — Әти, сине әни чакыра,—диде дә, ялт борылып, юк та булды. — Без этап белән барабыз,—диде Мотаһир дәшми калу уңайсыз булыр дип.— Авырулар бар. Кем икәнен киеменнән үк аңлаган хуҗа Мотаһирга җавап биреп тормады. Өстен каккалап, атлап китте. Өйгә кергәч, ул, шикләнеп, конвойчыга карады. — Бер-ике көнгә сездә калып торсыннар әле,—диде конвойчы. Хуҗаның моңа артык исе китмәде: коелып та төшмәде, шатланмады да, каршы да килмәде. — Ярар...—дип кенә куйды ул. Бераздан авыруларны өйгә керттеләр. — Менә монда,—дип хуҗа хатын бер бүлмә күрсәтте. Зур гына бүлмәнең идәнендә берничә рәт суккан паласлар җәелгән иде. Аэтар өстенә салам тутырылган зур матрацлар җәйде хуҗа хатын. Ситсы кисәкләреннән тегелгән мендәрләр һәм шундый ук шакмаклы-шакмак- лы, чуар одеал шикелле нәрсә дә алып керде. Бу бүлмәнең җиһазы күп түгел иде. Аяклары сырлап эшләнгән борынгы зур өстәл, ике эскәмия һәм чыра яндыру өчен җайланма. Мотаһир башта аңа гаҗәпләнебрәк карады. Су салынган кечерәк тагарак, аның бер башына тимер таяк утыртылган, ә таякның өске өлешенә чыра кыстырылган. Түшәмдә лампа-фәлән күрмәгәч, Мотаһир моның чыра яндыру өчен көйләнгән әйбер икәнен аңлады. Стена буенда тәрәшле каба. Түр почмакта— икона. Авыруларны урнаштыргач (алар янында бер конвойчы да калды), чыгып барышлый, мич янындарак бакыр чүмеч эленгән агач кисмәк күреп, Мотаһир хуҗага дәште: Ф — Су бирмәссезме? о. Салкын суны күтәреп эчкәндә Мотаһир сәндерәдән үзенә карап торган * дүрт күз күрде. Икесе—баягы кызныкы, икесе җирән чәчле, сипкел битле ~ бер малайныкы иде. — Рәхмәт,—диде Мотаһир, теге мөлдерәп торган күзләргә карап ел- = майды һәм тиз генә конвойчы артыннан юнәлде. Бүген аларны авыл читендәге чат агач бүрәнәдән генә эшләнгән 5 часовняга урнаштырдылар. Әлбәттә, башка вакытта һәм бүтән шарт- * ларда булса, Мотаһир бу гаҗәеп корылманың гадилегенә һәм шул * ук вакытта мәһабәтлелегенә шаккатыр иде. Часовня ике түгәрәк s башлы, биек агач тәреле. Бер башы зуррак һәм кыңгырау-чаң ачыл- < ган төше ачык калдырылган — колонналар гына түгәрәкләнеп тезелгән, ә ® икенчесенең—кечерәгенең гөмбәзе вак такта белән тышланган, балык * тәңкәсен хәтерләтә. Часовняның кыек түбәсендә кар ята, баскыч өстендәге ь чак кына авышрак түбә такталары да кардан сыгылып тора. Тышкы кы- * яфәте белән бу алла йорты Мотаһирның туган авылы Түгәрәк Күлдәге § агач мәчеткә тартымрак иде. Әмма агачны, тактаны бизәкләп-сырлап 2 эшләүдә бу тирә осталарына берәү дә тиңләшә алмыйдыр. Бүрәнә булса, җеген-җеккә туры китереп, такта булса, юнып-ышкып шулкадәр чиста һәм нык эшләнгән ки, гасырлар буена торадыр кебек. Храмның эчендә, түшәмендә, рәсемнәре дә әле генә төшерелгән кебек. «Изге аналар, изге аталардыр инде болар»,— дип уйлап куйды Мотаһир. Ләкин... Монда нужа куа кешене — тамак ялгап аласы, хәл җыясы бар. Чөнки иртәгә тагын юл көтә бу бичараларны. Биш сакчының берсен һәм дүрт тоткынны (салкын тидергән тагын берәү иртәнге якта кызыша башлаган иде) бу авылда калдырырга туры килде. «Әле ярый уголовниклар юк, барыбыз да илле сигезләр»,—дип сөенде Мотаһир. ...Мескеннәр, нинди аяныч хәлдә булсалар да, туктап ял иткәндә төрткәләшеп тә алалар, сөйләшергә дә сүз табалар тагын. — Суык,—ди берсе зарланып, аякларын бәргәләп. — Туныңны калдырмыйлар аны,—ди икенчесе мыскыллап, җылыныр өчен кулын кулга шапылдатып. — Әйе,—ди өченчесе, өшегән борынын бияләй белән капларга тырышып,— төлке тун кисәң бу салкын сәлам биреп үтәр иде дә, ертык бушлатның куенына ук керә шул, каһәр. Тагын кемдер төрттерә: — Хатыныңа ни алып кайтырсың икән? — Нигә?—ди беркатлы бәндә. — Бәй, өшегән бармакны кисеп аталар бит. — Минем кулым өшемәде лә. — Шул шул... Үзара тыйнак кына көлеш, юаш кына тел чарлау озак дәвам итә алмый, чөнки авыз туңа. Ялның тәмам булуын белдереп, команда яңгырый: — Кузгалырга! Ничәнче көн инде Мотаһир карусыз атлый да атлый. Вакыт-вакыт оеп та китә. Андый чакларда ирексездән күхзәр йомыла, аң томалана, ә аяк —атлавын дәвам итә. Кемгәдер килеп бәреләсең дә дерт итеп китәсең, йә булмаса арттагы берәрсе сиңа танавын төртә. Аннары, тагын йокылы- уяулы хәлгә чумасың. — Әнкәй, майлангач, йомарлаклап бирерсең әле... Үз сүзләреннән үзе сискәнеп, Мотаһир авырлык белән күзен ачты. Тагын йомды һәм әле генә күз алдына килгән күренеш янә пәйда булды: әни2 .к У • N» 2 17 се тимер килегә салып, киндер орлыгы төя, ә Мотаһир, аннан төйгән орлык сорый, имеш. Мотаһир авырайган күз кабакларын күтәрде, көч-хәл белән әлеге хәленә кайтты: ак кар, ачы җил, өнсез-хәлсез тоткыннар сафыннан гыйбарәт иде бу чынбарлык... х Беркөнне алар болан көтүенә юлыктылар. Йөзләгән болан, таралып, карны актарып лишайник, ак мүк ашый иде. Шунда Мотаһир беренче мәртәбә Архангельск өлкәсенең төньягында яшәүче ненец дип атала торган кешеләрне күрде. Юл өсте булгач, конвой башлыгы беразга гына аларның өе янында туктап алырга рөхсәт итте. Йортлары — чум дигән түгәрәк өй, эче-тышы йонлач тире икән. Ишек һәм икс тәрәзәсе бар. Чум янында икешәрләп аллы-артлы дүрт болан җигелгән җиңел чана- нарта тора. Берничә эт утыра. Чит кешеләрне күргәч, алар тынычсызлана, һау-һулап өрә башлады. Тавышка чумнан, өстенә болан тиресеннән теккән чапан һәм итек кигән, сирәк сакал-мысклы хуҗа чыкты. Ул тәбәнәк гәүдәле, кысык күзле, киң чырайлы иде. Күрәсең, тоткыннар кәрванын беренче генә очратуы түгелдер, аптырап калмады. Конвой башлыгына елмаеп сәлам бирде. Мотаһир ненецның русчаны бик начар белүен, әмма үз кирәген генә сорый да алуын аңлады. — Чәй бармы?—диде ул. — Ни бирәсең? — Болан. Кайсын телисең? — Юк шул,—диде конвой башлыгы мескенгә салышып. Ненец башын чайкап: — Начар,—диде. Ул арада чумнан тагын бер ир, матур туннар кигән ике хатын, өч бала чыкты. Алар үзара гәпләшеп алдылар. Ир кеше конвойчыдан: — Аракы бармы?—дип сорады. — Нәрсә бирәсең? Ненец башындагы озын колаклы, яшь болан мехыннан тегелгән эче- тышы йон бүрекне салып, кулына тотты. — Мә. — Юк шул,—диде конвойчы. Ул, күрәсең, боларны юри ирештерә һәм шул үртәүдән тәм таба иде. Аннары ул нартага күрсәтте. — Утыртып йөрт әле! Сакал-мыеклы ялындырып тормады, кулына озын таяк алып, нартага барып та утырды. Конвой башлыгы шинель чабуларын җыеп, киез итеген күтәреп, җайлап урнашуга, ненец боланнарга кычкырып җибәрде — һайт! һәм китте гайрәтле боланнар, китте боланнар — кар тузаны гына бөтерелеп калды. Конвой башлыгы югыннан файдаланып, колоннаны озата килүче җирле халык кешесе бер читтә яшь ненец белән гәп корып җибәрде. Күрәсең, аның үз планнары һәм боларга кирәкле әйберләрне табар чамасы да бар иде. Чөнки ул авылына кире кайтышлый тагын болар яныннан үтә бит. Моны чамалап-сизеп торган Мотаһир үзалдына елмаеп: «Шулай инде, берәү янчык тегә, берәү мал җыя», дип уйлап куйды эчтән генә. Аннары Мотаһир һәм башка тоткыннар әсәрләнеп, боланнарның аякларны туры алып, типтереп-юртып баруларына сокланып карап тордылар. Боланнар аякларын сыдырып йөрми, тигән җиргә тия, тимәгән җиргә юк — очалар гына. Менә алар бераздан әйләнеп тә килделәр. Тагын бер солдатны утыртып, янә нартаны алып чаптылар. «Бәхетле кешеләр—дип уйлап куйды Мотаһир, ненецларга карап.— Нинди иркендә, иректә яшиләр. Кайда туктасалар, шул төш алар өчен үз авылы кебектер инде. Менләгән чакрым тундраның теләсә кай урыны — алар өчен туган җир. Безнең генә туган жирләр ерак...» Ачык зәңгәр күк йөзе, аның читендә күренгән аксыл болытлар, якын- о дагы урман, еракта зәңгәрләнеп торган калкулыклар —болар барысы да ке- х шеләр өчен бит, югыйсә. Озын поляр төннәрдән соң бик азга гына күренә г башлаган кояш та барысына тигез карый. Рәхәтләнеп яшә иркенлектә, £ эшлә, туйганчы аша... Ни теләсәң, шуны ки... Үзенең һәм башка тоткыннарның өстенә карагач, хәлләренең мөшкел- | леген, мескенлекләрен тагын бер кат йөрәге аша кичереп, язмышына чын 5 рәнжү белән рәнжеде Мотаһир. Ненецлар яныннан кузгалып киткәч тә ка- < ерылып-касрылып карады ул урман буендагы ялгыз чумга, һаман * бәләкәйләнә барган кешеләргә, чатлы мөгезле горур боланнарга. Бәлки, * иртәгә монда күз ачкысыз буран котырыр, суык кошларны куырып төше- s рср, тик барыбер төньякның бу ирекле халкына Мотаһир көнләшеп карар. < Чонки алар — ирекле. » ж ...Мең газап белән соңгы пунктка — Обозерский стансасына барып £ життеләр. Әмма, ни-нәрсә булгандыр, бер атнадан аларга тагын кузгалырга * әмер булды. Бу юлы бәләкәй генә авылга —Кяма станциясенә хәтле бар- ә дылар. ® XVIII ...Мотаһирның кулдашы күрексез генә кыяфәтле Яковлев фамилияле карт иде. Бот төбеннән кар ерып, десятник күрсәткән агач төбенә көч-хәл белән килеп җиттеләр. Мәһабәт чыршы, бу бетешкән бәндәләрне бар дип тә белмәгәндәй, мәгърур кыяфәттә башын күккә терәгән; үзе юан, озын, ботаклары киң. — Менә монысы бара,—диде десятник һәм нинди сортларга аерырга- кисәргә икәнен аңлатырга кереште.—'Пиловочный .. экспорт... эчке базар... Әйе, һәрберсенә тиешенчә үлчәп кисәргә кирәк. Десятник шулай аңлатты да китеп барды. Ләкин кискәнче әле ул агачны аударасы бар. Хәлсез, бетешкән бу карт белән ни майтарасың? Мотаһир көрәк белән агач тирәсен кардан арындырды. Хәл җыйды. Аннары: — Әйдәгез, Модест Петрович, керешик булмаса,—диде ул бер читтә басып торган конвойчыга кырын-кырын карап һәм пычкыга ябышты. Пычкының икенче башына Яковлев та тотынды. Ләкин ул бичара хәлсез: өч-дүрт мәртәбә генә тарта да туктап кала, тагын бераз Мотаһир тартканга ияреп бара да туктарга мәҗбүр була. Кайвакыт Мотаһирның ачуы да чыга. Ул пычкыны үзенә таба тарта да, этми. Чөнки Яковлев тартып алырга тиеш бит. Ә теге бичараның дәрманы юк. Алтмыштагы карт нишләсен, ничек тартсын ул пычкыны һәм колач җитмәслек чыршыны кисеп чыгарсын. Тагын Мотаһирның үзенә көч куярга кирәк. Юк. тартырга гына түгел, пычкыны тегеңә таба этәргә дә кирәк. Ә ул күпмегә чыдар? Үзе дә ач бит. Аның да паегы шул ук —икс йөз грамм ипи дә балык ашы. Ай ул балык ашлары... Төнлә төшләренә кереп йөдәтә Мотаһирның . Кабып йота ул балык башлары, үткен тешләре белән шатыр-шотыр аның үз башын чәйни, җегәрс беткән кул-аякларын тешләп-тешләп ала Нишләп шултикле гайрәт чигерә икән бу балык башлары? Югыйсә. Мотаһир балык күрмәгән кеше түгел: Олы күлдә аны капчык-капчык тоталар иде бит. Табан балык бик тәмле дә була иде. Әлс бүлгәндә үтә кызык: капчыкларны тезеп куялар да, берәүне читкә каратып кычкырталар. — Бусы кемгә? — Фәләнгә. — Бусысы кемгә? Әһә, бусысы диелде. Ә моны белүче һәм кычкырып торучы гына белә. Хәер, моның серен барысы да беләләр, ләкин кызык өчен белмәмешкә салышалар иде. — Бусысы кемгә?—'дип кайтарып сорый бүлүче. — Миңа. И заманалар, сагынып сөйләргә генә калды. Яшьтәшләренең күбесе сугыштадыр инде хәзер... — Ава бит! Мотаһир, шунда гына Яковлев кычкырганга айнып китте һәм бер кырыйга чак тайпылып өлгерде. Көне буе яуган кар астында эшләүдән аларның киеме юешләнеп бетте. Гомуми учак янына барып утырдылар. Яковлев, тәне оеп, шундук йоклап та китте. Мотаһир аңа карап уйга калды. Хәлсез, ач кеше ничек норма үтәсен, булмый — ярты норманы гына үтәп булыр. Димәк, паек та артмый. Паек арттырыр өчен норма үтәргә кирәк, ә норма үтәр өчен — ашау кирәк. Ниндидер сәер түгәрәк эченә кереп басканнар диярсең. Мотаһир байларның ындыр табагындагы ат молотилкасын исенә төшерде. Аны әйләндерер өчен камыт, валек баулары белән дүрт ат җигелә иде, ә ике малай әкрен генә арттан куалый, һәм шулай... көннәр буе түгәрәктән чыга алмыйсың... Ә бу вакытта, алардан ерак кына түгел, тагын тоткыннар, тагын ач бәндәләр... Урман кисәләр. Әнә икәве, башларын артка ташлап, агач башына караган да гәп кора. — Евгений Петрович, бу агачны кайсы якка авар дип уйлыйсың? — Белмим инде, Иван Харламович. Озын пычкыга икәү тотыналар, эз салалар һәм... кисәләр. Болар урман кисүчеләр түгел, шуңа күрә агачның кайсы якка аварга тиешлеген, җилгә чамалап, ботакларының кай тарафка күбрәк булуыннан чыгып, кәүсәсенең авышлыгын да шәйли алмыйча эш итәләр. Чөнки аларның берсе күп илләрне гизгән дипломат, ә икенчесе — өлкә-край белән җитәкчелек итәргә сәләтле партия работнигы. Мотаһир аларга илтифат итмәгән кебек, алар да Яковлев белән Мотаһирга борылып карамый. Алар бары агач кисүне генә белә. Конвойчы да дәшми. Чөнки фәлән вакыттан соң боларның расходка чыгасын, качар рәтләре югын белә ул. Тегеләр учак янына юнәлсә дә, дәшми. — Евгений Петрович, җылынып алыйк. — Әйдә, Иван Харламович. Пыскып чи ботак-чатак яна, төтен күтәрелә, шулай да җылысы бар үзенең. Бераздан урман кисүчеләр аяклана. — Әйе, Иван Харламович, ут янында утыру күңелле. Бүксәне ничек тутырырбыз? — Әйтмә инде... Булыр микән бер рәхәт көннәр? Туйганчы ашау, кояшта җылынып утыру... Хәлләре бетеп, әмма норма үтәлмәгән килеш, лагерьга кайттылар. — Ах, алла гынам, нәрсә эшләргә? Ашханәгә ничек барып килергә? Яковлевны тагын жәлли Мотаһир. Әйе, хәтта шул ике йөз грамм ипи белән балык ашын барып капкаларга да хәле юк бит. Ул гына түгел, күпләр шулай, әкренләп сула тоткыннар... Исән калганнары җыелышып, түгәрәкләнеп, гәп куерта. — Менә килер заман, чыгарырлар. Өйләргә кайтырбыз... Шуннан хыял дөньясына чумалар. Ләкин бераздан чынбарлыкка, бүгенге көнгә әйләнеп кайтырга мәҗбүрләр. — Нишләп болай булды бу? Нишләп безне фронтка җибәрмиләр? Әллә без сугышмас идекме? — Немец Архангельны да бомбага тота икән... — Безнең гаилә нишләр инде? Ә мескен Яковлев һаман үз белгәнен сөйли. Ул —галим, тарихчы, сойләү куәсе — хәйран калырлык. Мотаһир моңарчы ишетмәгән нәрсәләрне ул әле бүген генә, кичә генә үзе күргәндәй сөйли. Юлий Цезарь, Геродот. Александр Македонский, Сократ һәм тагын әллә кемнәр белән тулган аның башы. Ул Иван Грозный, Петр Беренче кебек шәхесләрнең кайбер эшләрен мактый, беришләрен яманлый. Петр Беренченең Архангельскида кораблар төзү кебек эшләрен, мәсәлән, ул бик хуп күрә. Мотаһирга— укый-яза белсә дә, төпле белем ала алмаган сала кешесенә — аның бу хикәятләре кызык, ләкин ул кирәкле нәрсә кебек түгел, ә аулак өйләрдә сөйләнә торган маҗаралы, мавыктыргыч әкият төсле >енә иде. Мескен картның башына зыян килмәде микән, дип тә уйлаштыра Мотаһир. Ләкин Суворов, Наполеон, Кутузовлар һәм соңгы вакытта Гитлерга кагылышлы фикерләре аның акылы камил булуын раслый сыман Ул хәтта, үзе христиан динендә булса да, Мөхәммәт пәйгамбәргә кагылышлы хәл-әхвәлләр турында да хәбәрдар иде. Иң шаккатырганы шул булды; карт гарәпчә дә сукалый икән. Беркөнне, Мотаһир кәгазь кисәге алып, үзенең исем-фамилиясен гарәпчә язды да Яковлевка сузды. Башын иеп, йокымсырап, нарда утырган карт әүвәл аңышмыйча торды. Күрәсең, ничә еллар яраткан хезмәтеннән аерылган, китаплардан мәхрүм булган галим тиз генә зиһенен җыя алмады. Ул, башын күтәреп, Мотаһирга карады. Аннары, күхдәрен кыса төшеп, янә язуга текәлде һәм: — Мотаһир...—дип иҗекләп укыды.—Дөресме? Аның талчыккан чырае яктырып китте. Мотаһир да елмайды. — Әйе. Шуннан Мотаһир картның да исем-фамилиясен яза башлады. Ләкин ул аның исемен язуга, карт түзмәде, каләмне алып, фамилиясен үзе язып куйды. Көлешә башладылар. — Сез кайда укыдыгыз? Кайсы университетта?—дип сорады Яковлев.— Казандамы? — Авылда. — Ничек? — Мәдрәсәдә. — Ах, әйе, шулай бит, шулай. Сезнең һәр авылда мәдрәсә булган бит. Доресмс? Әйе. Сезнең халык турында Владимир Ильич язып калдырган мәгълүматлар да бар. Укымышлы халык. Элек-электән, укымышлы, әйе. Хәтта Коненковның «укып утыручы татар» дигән скульптурасын да күрдем. Хәтерем ялгышмаса, ул 1912 елны ясалган. Димәк, революциягә хәтле. Сезнең халыктан байтак галимнәр дә чыккан. Бигрәк тә көнчыгыш телләре буенча... Билгеле, Мотаһир өчен болары караңгы иде. Бу хакта сүз барганда аңа фәкать, әйе шул, шулай шул, дип баш кагып утырырга гына кала. Ул картны тыңлый, ә үзе аның язмышы, тормышы хакында уйлана. Шундаен галим кешеләрнең монда әрәм булып ятуларына офтана Дөресен генә әйткәндә, Мотаһирның да тора-бара күзе ачыла төште. Элегрәк ул кулга алынучылар арасында байлар, муллалар, кулаклар күлчелек тәшкил итәдер, дип уйласа, Яковлевка карап, икенчерәк фикер йөртергә мәҗбүр иде. Лагерьларда ул хәрбиләрне, галимнәрне, инженерларны, интеллсгенциянс. партия-совет хезмәткәрләрен күбрәк очратты түгелме соң? Дөрес, Мотаһир алар белән якыннан аралашмады Алар—Мотаһир тиңе түгел. Аны чолгап алган таныш-белешләре*—үзе кебек сала агайлары, завод эшчеләре — кара хезмәт кешеләре. Шулай да Яковлев, Золотилов кебек зыялыларны ул монда байтак күрде. Әмма кем генә булмасын, алар — бөтенесе дә бушка тир түгүче эш атлары. Күпләр рухи яктан сына биредә. Әлеге картка килгәндә, Мотаһир Яковлевның инсафлы, намуслы булып кала алуы хакында уйланды һәм моның сәбәбенә төшенергә тырышты. Уйлана торгач, ул моның эзенә төште дә шикелле. Яковлевның бөтен тормышы яшьли үк шушы юнәлешкә китү — тиешле тәрбия алуында иде. һәм шушы картка бәйле рәвештә Мотаһир үз язмышы хакында да фикер йөртте. Ул да төрле хәлләргә юлыкты бит. Әмма кыйбласын югалтмады. Нилектән бу? Югыйсә, Мотаһир шундый мәтәвекләргә килеп эләк- кәләде — чын-чынлап җинаять эшләү ихтималы да бар бит. Тик аны гел нидер тотып торды. Нәрсә соң ул «нидер»? Уйлана торгач, ул аны аңлады: асылына төшенде, бу — туган җиреңне ярату, атаанаңа хөрмәт, ата-ба- баңның кем булуы, нәсел-нәсәбең хакындагы уйлар, ягъни «Яхшыдан яман туган» дип әйтмәсеннәр. Гаиләң алдындагы бурыч, авылдашларың алдындагы абруең төшүдән, мәсхәрәгә калудан курку. Ә иң мөһиме — кечкенәдән килгән тәрбия, үзеңнең кайсы халык баласы икәнеңне ачык тою, үзеңә кадәр яшәгәннәрдән үрнәк алу. Болар барысы бергә кушылып, олы бер төшенчәне — иман дигән төшенчәне тәшкил итә иде. Юк, бу ниндидер дингә яисә хискә-хорафатка бәйле иман түгел, ә чынбарлыкта, тормышта, аның туып-үскән авылы җирлегендә барлыкка килгән әхлак нормаларын— холкын-фигылен формалаштырган иман иде. Кешене ач-ялангач яшәргә дучар итәргә, аның иреген буарга була, әмма аның зиһенен-аңын томалап, иманыннан ваз кичтереп булмый. Чөнки ул ана сөте белән кергән, туган туфрагының һәр бөртеге белән сеңгән. Мотаһир күңеленнән моңа сөенә һәм үзенең шулай булуына шөкрана кылып бетерә алмый. Ул шушы тәмугны үткәннән соң да исән калган иманын киләчәктә дә күз карасыдай сакларга тырышыр, аны балаларына да җиткерер, яңа буыннарга тапшырыр. Шушы хакыйкатьне аңлау аны үз күз алдында да, башкалар каршында да бермә-бер күтәреп җибәрде. Бәлки шуңа күрәдер, аңа хәтта уголовниклар да хөрмәт белән карыйлар иде. Халыкта иң яман кешегә әйтелә торган «имансыз», «денсез» сүзен аңа беркайчан да, беркемнең дә әйткәне булмады. Тагын бер нәрсәгә сөенде Мотаһир: аның тирәсендә яхшылыкка яхшылык белән җавап бирүче кешеләр булды, алар аны өметсезлеккә бирелмәскә, иленәватанына, халкына ышанычын югалтмаска өндәделәр, бәхетенең алда икәненә, бу мәхшәрдән кайчан да булса бер котылачагына өмет багларга булыштылар. Аларның үгет-нәсихәтеннән башка ул бәлки күптән һәлак булыр, үзен югалтыр иде. Мотаһир тагын бер нәрсәгә ышанды: кешеләргә этлек эшләмәү, һәр кешене кеше дип санау, бәхетсезләргә кул суза белү дә аның үзенә игелек булып кайта икән. Әлбәттә, ач-ялангач килеш башына мондый уйлар килү гайре-табигый сыман тоелса да, ул моңа гаҗәпләнмәде. Чөнки туган җиреннән, якыннарыннан аерылган кеше үз эченә бикләнебрәк яшәүчән, хискә-уйга бирелүчән була. ...Беркөнне Мотаһир электән таныш доктор Золотиловның да монда икәнен белде һәм, тәвәккәлләп, аның янына китте. Доктор аны ачык чырай белән каршылады, хәл-әхвәл сорашты. Үзенә әйтмәсә дә, ул Мотаһирның сулган йөзенә, эчкә баткан яңакларына карап хәле шәптән түгел икәнен аңлаган иде. Бердән, аның жәлләү тойгысы уянса, икенчедән, эш сөючән медицина хезмәткәре табылуга сөенеп туя алмады. Ахырда: — Стационарда эшләргә телисезме?—дип сорады доктор. Мотаһир өздереп кенә әйтмәде. Чөнки мондагы хәлне белеп бетерми. — Әгәр урын булса... Золотилов Архангельские телеграмма бирде һәм өч көннән Мотаһирны стационарга билгеләделәр. Аның карамагына туберкулез бүлеге тапшырылды. Кереп урнашкач та Мотаһир доктор Золотиловка үзенең кулдашы Яковлев карт турында әйтте. — Син аны стационарга сал,—диде Золотилов. Мотаһир шулай итте дә. Бер атнадан Яковлевны чыгарырга кирәк иде. Золотилов аны карагач, башын чайкады һәм, бир читкә китеп. Мотаһирга әйтте: а. — Чыгарсаң, үлә инде бу. — Нишләргә соң? — дип аңа өмет тулы күз карашын тобәде Мотаһир. . Тоткыннар йөзләгән, меңләгән, барысы да кызганыч, барысының да з тормышы кыл өстендә. Әмма Яковлев аңа бигрәк тә жәл тоелды Шуны g гына исән калдырса да, аның намусына хилафлык килмәс төсле иде. Моны Золотилов та аңлады булса кирәк. Ул да картның — олы галимнең — исән- - имин котыла алса, әле ватанга күп файда китерә аласына ышана иде. Озак баш ваткач, ул ныклы карарга килде: — Син аны санитар итеп ал. Калганын Мотаһирга әйтеп-аңлатып, өйрәтеп торасы юк иде. Тора-бара Яковлев аның иң якын ярдәмчесенә әверелде: ул авыруларга аш алып килә, үлгәннәргә акт яза, кабер өсләрендәге баштактага буяу белән аларның исемфамилияләрен һәм дело номерын язып куя. Кыскасы, карт галим Мотаһирның да, Золотиловның да эшенә хәл-хәленчә булыш лык итә. Ул эше белән генә түгел, үзенең тормышка гашыйк булуы, ~ күтәренке рухы белән дә аларга уңай тәэсир итә иде Бервакыт Яковлев, ачылып китеп, Мотаһирга: — Яшисе килә бит, — диде.— Аристотель әйтмешли, җиһанда безгә бик аз гына вакыт бирелгән — яшәү бәхете. Бу бөек һәм гүзәл бүләк. — Әйе шул, Модест Петрович, — диде Мотаһир да аның белән килешеп,— һич кенә дә үләсе килми. Шулай да Яковлев картның да күңеле төшенке чаклар була. — Безнең гомер үткән инде, без яшисен яшәдек,—диде ул борчакны уйга талып.— Киләчәк буыннар кызганыч. «Тереклек иясенә рәхимсезлек кылган ил хәерче булыр»,— дигән Лев Толстой. XIX Архангельск белән Ленинград арасындагы Кодина станциясе иде Мо таһирның чираттагы тукталышы. Кодина үзе бер-ике катлы лач йортлардан гыйбарәт булган зур поселок, лагерьдан икс чакрымда. Ә Мотаһирлар ны целлюлоз"' заводына китерделәр. Ни-нәрсә ясыйлардыр —билгесез. Заводта атлар да, машиналар да бар иде. Әйләнәтирәсендә күчмә юллар да ясыйлар. Бер участокта урман сирәкләнгәч, икенче җирдән кисә башлыйлар. Ә хәзергә тоткыннар үзләренә тактадан барак әмәлләделәр, авырулар очен —бүрәнәдән стационар. Баракның тактадан гына булуына башта бик уфтанганнар иде дә, соңыннан сөенделәр. Чөнки ахырдан шул беленде, бүрәнәдән салган йортта каһәр суккан кандала тиз үрчи икән. Лагерьга кеше өстәлгәннән өстәлә торды. Ә кайда тоткын — шунта авыру. Икенче, тора-бара өченче стационар хәстәрләргә туры килде N. таһир башта беренчесендә иде, аннары өченчегә күчерделәр. Ни кушсалар, кая кушсалар да риза —башкалар әнә урман кисә. Алар әле Мотаһир кебек авыл гынбадлары түгел, инженер ла конструктор Алар исә кайда да инженер булып кала икән. Моның шулай икәненә Мотаһир бервакыт үзе ышанды. Пычкы кайрап, балта үткенләп тору өчен махсус билгеләнгән берничә кеше бар иде. Беркөнне шуларның берсе колония начальнигына мөрәҗәгать итте: — Гражданин начальник, эшне җиңеләйтергә һәм тизләтергә рөхсәт бирмәссезме? Начальник тегенең буй-сынына, килеш-килбәтенә күз ташлап — Ничек?—дип сорады. — Стан ясап. һәм тоткын башында туган уй-фикерне начальник биргән кәгазьгә сызым итеп төшерә башлады. Күрәсең, колония начальнигы да туң баш түгел, бу тәкъдимнең файдасына тиз төшенде. — Яхшы. Фамилияң ничек? — Мартынов. — Үзеңә ике булышчы сайлап ал. Шуннан начальник үзенең урынбасарына — сугыштан гарипләнеп кайткан офицерга — тегеләрне эштән азат итү, тиешле материал, кирәк- ярак белән тәэмин итү хакында күрсәтмә бирде. Атна-ун көн узды микән, Мотаһир пычкы кайрый, балта чарлый торган сарайда җыйнак кына бер станок күрде. Әлеге эшнең башында торган инженер Мартынов фин пычкысын станокка җайлап-кыстырып куя да, кнопкага баса. Гүләгән тавыш ишетелә, ниләрдер хәрәкәткә килә һәм берничә секундтан пычкы разводы алынган, үткенләнгән һәм тигезләнгән хәлендә, яңа гына заводтан кайткан кебек тешләрен ялтыратып, станокның икенче ягыннан килеп тә чыга. Мотаһир гына түгел, бик күпләр моны хәйран калып карап торды. Ләкин араларында башкача фикер йөртүчеләр дә булган икән. — Безгә ул станок нигә кирәк?—диде берәү.— Әле ничә кеше җиңел эштә иде, хәзер аларны урман кисәргә куялар. Икенче тоткын каршы төште: — Хезмәт җитештерүчәнлеге арта бит. — Дивана, аннан сиңа ни файда?.. XX Бервакыт, йомышы төшеп, Мотаһир каптеркага* керде. Аның бирегә беренче генә килүе түгел, каптеркачы да таныш — Оренбург ягы кешесе иде. Ничә керсә дә каптеркачы Юра өстәлгә кырын яткан була. Әмма үзе уяу — кеше кергәч, гәүдәсен турайта да, өстәлгә куя. Әмма бүген баш киеме юк иде аның. Билгеле, Мотаһир башта каптеркачының бу сәер кыланышына игътибар итмәде. Ләкин бу юлы колагына ниндидер тавыш чалынып киткәндәй булды. Ул шикләнеп каптерчыга карады. Теге бермәлгә каушап калгандай булды, әмма сер бирмәде. Мотаһир үзенә кирәкле әйберне сорагач, каптеркачы өстәл ягыннан китәргә мәҗбүр булды. Ул таянып торган өстәл бушап калды. Шулчак Мотаһир анда беленер-беленмәс кенә тишек барлыгын шәйләде, баягы аваз шуннан ишетелә иде... Бер-береңнән шикләнү — тоткыннар арасында була торган һәм бик хәтәр нәрсә иде. Кемдер сүзен әйтеп бетерми икән, икенчең төпченеп аптыратмый икән — моңа үпкәләүче юк, бу — гадәти хәл. Ләкин каптеркачы Юра белән Мотаһир якташлар булганлыктан (картада өч чабата арасы җир, дип шаярталар алар), икеле-микеле уй да калмасын өчен, Мотаһир туп-туры сорады: — Әллә... радиомы? Теге стенага терәтелгән, чигенер урыны юк, якташы да булгач, турысын әйтүдән башка чарасы калмады. — Әйе. Мотаһир риясыз, сабыйларча беркатлылык белән авызын ерды. — Кая, тыңлап карыйм әле. Каптеркачы ишеккә карап алды, моның белән генә канәгатьләнмичә, аны ачып, тышка да күз салды. Бары шуннан соң гына, өстәлгә баягыча кырын ятып, Мотаһир шәйләгән төртке-тишеккә колагын куйды. Аның * Каптерка — кием-салым, вак-тояк әйберләр саклана торган урып урынына килеп, шул ук хәрәкәтне Мотаһир да кабатлады, сөенеченнән кычкырып җибәрде: — Менә әкәмәт! Менә сиңа мә... Ул, үз колагына үзе ышанмыйча, хәйран калды: Мәскәү сөйли ләбаса! Левитан тавышы! Совинформбюро хәбәрен тапшыра. Сугыш хәлләрен сөйли. — Йә хода! Илдә ниләр барын да белмибез бит. Ә бу... Менә могҗиза, менә әкәмәт!.. Юра ишектән күзен алмады. — Ярар, икенче керерсең,—диде ул.—Тик... Мотаһир юләр түгел, иптәшен сатарга башы икемени?! Ул бармагын ирененә тидереп алды, уголовниклардан ишеткән блатной сүзне әйтте: — Могила! Шуннан алар тегенс-моны сойләшеп утырдылар. Ахырда Мотаһир, сабырын җуеп, каптеркачының үзенә карата шик тотмавын күреп, сорарга җөрьәт итте: — Юра, ничек моны әмәлли алдың? — Рәтен тапсаң, кар да яна,—диде якташы серле генә. Мотаһир тәвәккәлләде. — Мин дә эш урынында күбесенчә берүзем бит... Гәптәше аның тел төбен аңлады. — Белмим,—дип иңбашын сикертте.—Әйтеп карармын. Бу вакыйга Мотаһирның уеннан чыкмаса да, аңа якын көннәрдә генә каптеркага керергә туры килмәде. Дөресен генә әйткәндә, тиктомалдан каядыр биләмгә йөрүне ул өнәми дә. Аның бит эше — авыруларны карау, дәвалау, лагерьда профилактика чаралары үткәрү. Аннары, минуты-сәгатс белән дигәндәй берәр түрәнең килеп чыгуы, аны таптыру ихтимал. Мәсьәләнең тагын бер четерекле япя бар: беркем дә үз янына еш килеп йөрүне өнәми. Чөнки моның син барган кешедә дә һәм моны күргән бүтәннәрдә дә шик тудыруы мөмкин. Шулай да әлеге уй —үзенә дә шун- дыйрак нәрсә әмәлләү — башыннан китмәде. Гәрчә, эләгә-нитә калса, ахыры хәерле булмаячагын аңласа да, Мотаһирның теләге зур иде. Күрәсең, Юра да моны онытмаган. Беркөнне ул, Мотаһирны ашханәдә күреп, агач кашыгын ялый-ялый, шыпырт кына: — Кереп чык әле,—диде. Мотаһир, t-ярар» дигәнне аңлатып, баш какты. Ул кергәндә каптеркада ят кеше бар иде. Ят дигәч тә, ул да Мотаһир кебек үк тоткын. Аның да өстендә көрән якалы, түшендә кызгылт-көрән каплавычлы кара гимнастерка, җиң очлары да кызгылт-көрән. Туры гына тегелгән, кесәсез кара чалбар, аягында зур ботинка. Башында маңгаена төшереп бәйләп куйган чүпрәк кисәге. Монысы да гаҗәп түгел, кем нәрсә таба — башына шуны чәпи. Фуражкаң юк икән, чүпрәк кисәге дә ярап куя. Каптеркачы аларны таныштырды. Сары чәчле, ябык йөзле, чандыр гәүдәле бу егет тә әллә ни ерактан түгел икән — Чиләбедән булып чыкты. Тсгесен-монысын сөйләшеп утырдылар. Ни әйтсәң дә уртак язмышлар. Чиләбе дә ят җир түгел. Хәтта Мотаһир, егетләрне көлдереп, такмаклап та алды: — Бездә болайрак җырлыйлар: «Әйдә киттек Чиләбегә, ник монда чиләнергә. Чиләбедә кызлар беткәч, кайтырбыз өйләнергә». Ул җырны русчага да тәрҗемә итеп бирде. — Килештек, болан булгач, мин сезне үзебезгә алып кайтам,—диде Владимир.— Минем бөтен дуслар—татар егетләре. Янә көлештеләр. Ахырда, Юра әйтеп куйды: — Бик кирәксә, Володя эшләр... — Әйбәт булыр не,—диде Мотаһир әле берсенә, әле икенчесенә карап.— Ә мин сезгә нинди изгелек эшли алам? Владимир җавабын кыска тотты: РӘФКАТЬ КЭРАМИ 0 КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР 0 — Вакланмыйк. Күрәсең, оста куллы һәм түгәрәк башлы бу егеткә кемгә дә булса яхшылык эшләве үзе бер бәхет иде. Озак та үтмәде, берничә көннән Владимир стационарга бер бәләкәй калай банка кертеп чыкты. Икенче-өченче керүендә ниндидер чыбыклар да бар иде. Ул үзе бүлмәдә кайнашканда Мотаһир сакта, тоткыннар теле белән әйткәндә «шухер»да торды. Соңгы килүендә Владимир озак маташмады. Ун-унбиш минут үтте микән, ишекне ачып, әкрен генә дәште: — Кер. Мотаһир үз бүлмәсенә үтте. Ләкин бернинди үзгәреш сизмәде. Билгеле, ул теге әйбернең кая яшерелгән булуын, кергән бер кешенең күзенә бәрелеп тормаска тиешлеген яхшы аңлый. Ләкин нигәдер, аны могҗиза көткәнгәме, керүгә тавышын ишетер сыман иде. Ә ул могҗиза, чыннан да, бар: ул шушы бүлмәдә, тәрәзә төбендә генә, калай банкада! — Кил якынрак, — диде Владимир аның җиңенә кагылып.—Тыңлап кара... и Мотаһир банкага колагын куйды. Сөйли! Дөресрәге, уйный. Кемдер берәү үтә дә моңлы итеп скрипкада уйный иде. — Булган бу!—диде Мотаһир сабыйларча сөенеп. — Шыпырт,—диде Владимир бармагын ирененә тидереп.—Ярый, мин киттем. — Рәхмәт,—диде Мотаһир һәм, кадерле банкадан аерылып, аны озата чыгарга җыенды. — Кирәкми. Монда кал. Владимирның сүзен тыңлап, Мотаһир үз бүлмәсендә калды, һәм бераздан, ишекне ачып карады да, янә банкага колагын куйды. Баягы скрипка һаман моңлана, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә, дулкынландыра, уеңны әллә канларга алып китә. Хәер, әллә кайларга түгел, ә туган авылына Әйе, скрипка тавышы аңа туган авылын хәтерләтә. Чөнки алар урамында да бер скрипкачы карт яши иде. Ул сукыр карт гомер буе скрипка уйнап көн итте. Аның уйнавына сокланмаган, хәйран калмаган кеше юк иде Бигрәк тә әбиләр ярата иде аның уйнавын. Җылый-җылый тыңлыйлар иде. Никадәр моң, нихәтле сагыш булды икән аның йөрәгендр? Нинди бетмәстөкәнмәс хәсрәт булды икән аның күңелендә?... Шулай итеп, күңеле сынык Мотаһир өчен бәхетле (әгәр тоткындагы кеше хакында шулай әйтергә яраса) көннәр башланды: тәрәзә төбендәге кечкенә калай банканы колагына куя да, радио тыңлый, үзен ил-көн белән аралашып яшәгәндәй хис итә. Чәнечкеле тимер чыбык белән кат-кат әйләндерелгән, көне-төне сакчы һәм этләр саклый, атна саен тентү-тик- шерү үткәрелә торган лагерьның шифаханәсендә, башлыкларның борын төбендә радио сөйләсен әле! Бу могҗиза түгелмени?! Мотаһир очынып йөрсә дә, сөенеп туя алмаса да, каптеркачы Юра кебек сак булырга кирәклеген белә иде. Ул, тышта аяк тавышы ишетелде исә, банканы әйләндереп куя. Аннары, теләсә кайсы вакытта ул аңа барып кагылмый да. Чөнки радио әллә ни сөенечле хәбәрләр ирештерми — фронтта хәлләр шәптән түгел. Дөрес, фашистлар Мәскәү янында тар-мар ителеп, чигенә башлаганнар. Монысы — зур сөенеч. Кайчандыр Мотаһир хезмәт иткән Смоленск та азат ителгән. Ләкин сугыш якын гына: Ленинград камалышта, Кола ярымутравында һәм Карело-финда кан коеш. Сталинградта коточкыч авыр сугышлар бара, дошман Иделгә чыккан. Ә аннан Саратов, Куйбышев, Ульяновск һәм Казан да ерак түгел. Моны уйласа, Мотаһирның йөрәге сыкрап китә. Ә уйламыйча булдыра алмый. Куркыныч — күз алдында. Тагын бер ягы бар: ул, сау-таза килеш дип әйтерлек, кулына корал тотып илен дошманнардан саклаша алмый. Радио көн саен совет солдатларының тиңдәшсез батырлыгы хакында сөйли. Ул каһарманнар арасында татар егетләренең исемнәре дә еш телгә алына. Ә Мотаһир кемнән ким? Әллә ул сугыша белмиме? Ул бит өч ел хәрби хезмәттә булган кеше, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнгән кеше. Димәк, аның урыны —яу кыры. Әйе, фәкать яу кыры. Егет күрке яуда сынала, дип юкка гына әйтмәгән бит халык. Әмма... Мотаһир яу кырында үзенең ватанга тугрылыклы кеше икәнен, халык дошманы түгеллеген җаны-тәне белән исбат итә алмый. Көнбатыштан ябырылган кара болытка күкрәген калкан итеп куеп, иленҗирен һәм сөекле нарасыйларын фашист баскыннарыннан саклый алмый. Әллә тагын язып караргамы фронтка җибәрүләрен сорап? Тегесенә җавап килмәде бит. Күрәсең, илкәйне саклап калу өчен Мотаһир кебекләр кирәкмидер... Ә бит сугыш зәхмәте һәркемгә тигез кагыла. Тоткындагы кешеләр, ихтимал моны ныграк та сизәләрдер әле... XXI Мотаһир лагерь тормышына да ияләнгән, дөресрәге, җайлашкан, бирелгән паек белән җан асрый, каты бәрелеп кыерсытучы да юк шикелле. Шулай да беркөнне, үзе дә сизмәстән һәм теләмәстән, Золотилов аңа беренче карашка әллә ни әһәмиятле булмаган сүз әйтте. Моннан берничә чакрымда поселок бар иде. Анда да стационар эшли. Доктор Золотилов еш кына поселокка барып кайта, кул астындагы медицина хезмәткәрләренең эшен тикшерә, киңәшләрен бирә, авыру тоткыннарны карый. Чөнки аңа көнлек пропуск алып, чыгып йөрергә рөхсәт ителә иде. Бу юлы, рөхсәт юнәтеп, Мотаһирны да үзе белән ияртте. Барышлый ул берзаман ягымлы гына сорап куйды: — Иптәш Нәбиуллин, мин синең фамилияңне беләм, ә исем-отчествоң ничек? — Бездә әти исеме белән әйтмиләр Исемем — Мотаһир. Золотилов аның исемен бер-икс мәртәбә кабатлады да, елмаеп, баш чайкады. — Әйтергә бик читен икән. Әгәр Михаил дип әйтсәк? Мотаһир ризалык белән җавап кайтарды. — Ярар соң... — Отчество... Иванович дисәк? — Әйтегез. — Ә минем Валериан Иванович икәнне беләсең инде. Болан отчество ягыннан адашлар да булырбыз. — Әйе... Бу турыда сүз шуның белән бетте. Барып җиткәч, эшкә күчтеләр: авырулар, аларны дәвалау, медицина кирәк-яраклары, дарулар... Алар кайтырга җыенгач кына аягына балта белән чапкан бер авыруны китерделәр. Ә Мотаһирның пропускала күрсәтелгән вакыты аз калган иде инде. Шуңа күрә Золотилов: — Син кайта тор,—диде. Мотаһир, байтак юл үткәч, доктор белән булган сөйләшүне исенә төшерде, һәм ул үзен нидер югалткан кешедәй тойды. Барган җиреннән туктап ук калды. «Бәй, ничек була соң инде бу? Минем хәзер исемем бүтәнмени? Мулла кушкан, атам-анам биргән, ничәмәничә еллар дусларымның, туганнарымның, Мөсәмирәмнең күңеленә ятышлы исемем юкмыни? Фамилиямне алыштырулары гына җитмәгәнме? Мин кем соң? Кем?!» Бу якларда яз соң килә. Май аенда гына су китә. Әмма ташулар гаҗәеп көчле. Бездәге кебек яз хәбәрчеләре — сыерчыклар күп, аю да йокысыннан уянып чыга. Шуңа күрә Мотаһир биек агачлар яныннан, ургып аккан су буйлап сукмактан барганда әледәнәлс урман яңгыратып кычкырып җибәрә: — һә-һә-һәй! Шулай итсәң, аюга тарымыйсың. Әле дә ярый бүре юк бу тирәдә. Май аенда чемченер нәрсә дә аз: узган елдан калган мүк җиләге очраса гына инде. Ләкин бүген аның кайгысы түгел. РӘФКАТЬ КЭРАМИ 0 КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР 0 Бара-бара да Мотаһир тагын урман яңгыратып сөрән сала: — һә-һәй-һәй! Тик хәзер ул моны аю качырыр өчен түгел, ә йөрәгенә укмашкан канны таратыр өчен, бөтен дөньясына булган ачуын башкача баса алмаган өчен, барлык рәнҗүүпкәләрен тышка чыгарыр өчен җан көченә кычкыра, тилереп, шашынып берөзлексез сөрән сала: — һә-һә-һәй! һә-һә-һә-ә-ә!.. Ичмаса урман-елгалар ишетсен аның эчендә ут булып янган хәсрәт авазын, ичмаса урман-таулар күрсен аның күзеннән бәреп чыккан ачы яшьләрне... «Йә, ходаем, никләргә мине бу хәсрәтләргә салдың? Кемнәргә ләгънәт укыйм бу кимсенүләрем өчен?! Үз исемем белән дәшүче дә юк бит миңа...» Бара-бара да, Мотаһир уйлары белән янә Золотиловка әйләнеп кайта. Золотиловны никадәр генә хөрмәт итсә дә, ул әйткән сүзнең асылына төшенгәч, җәберсенде, нигәдер аңа карата күңелендә рәнҗү хасил булды. Дөрес, Мотаһирны кимсетү теләге Золотиловның уенда булмагандыр. Ләкин, шуңа да карамастан, күңелдә моның юшкыны утырып калды. . һәм икенче юлы Золотилов аңа, Михаил Иванович, дип дәшкәч, Мотаһир әүвәл аңышмый торды... Әмма докторның тавышындагы хөрмәт билгесен, якын итү хисе тойгач, аңа карата булган үпкәсе бетте, кинә сакламады. Бары ачы язмышына, кешенең тугач та бирелә торган һәм үлгәнче үзенеке булырга тиешле исемен дә югалттыра торган ачы язмышына булган үпкә хисләре генә калды. XXII Тормыш, кайда, нинди шартларда гына узмасын, гел борчу-хафалар- дан гына тормый, сирәк кенә булса да юаныч тапкан чаклар да була. Болар— өйдән хат алу сәгатьләре. Меңләгән чакрым араларны үтеп, суына башлаган күңелләрне җылытып, изге хисләрне яңартып ике арада хатлар йөри. Ир белән хатын, ата белән бала, туганнары һәм авылдашлары арасын өзми торган нечкә, әмма чыдам җеп ул хатлар Кош теледәй ул хатларны Мотаһир сагынып көтә, сабый баладай шатланып кулына ала, күз нурларын тамыза-тамыза бер ялгызы гына укый. Кат-кат укый, сүзләрен ятлап бетерә хәтта. Ләкин укыган саен сөенеч кими бара. Ике төрле хис били башлый аны. Бер яктан — сөенү, икенче яктан, авылдагы хәлләрне белеп, көенү тойгысы били. Мөсәмирәнең җилкәсенә төшкән тау кадәр мәшәкатьләрне уйлап борчыла. Өендә эш, колхозда утау утап, урак урып иза чигә; әнә шуларга өстәп язгы пычракларда чабаталы аяк белән егерме-утыз чакрымнан ачлы-туклы килеш симәнә ташып чиләнүләрен күз алдына китерә. Ә ул сөекле хатынының хәлен ничек җиңеләйтсен? Мәшәкатьләренең беразын гына үз иңенә салсын! Юк. Мөмкинлеге юк. Мотаһир үзенең якыннарына-гаиләсенә берни белән дә ярдәм итә алмавыннан гаҗиз. Шуннан аларны тагын да ныграк сагына, юксына башлый. Андый вакытларда Мотаһир уй-хисләренә бирелүчән, үзүзенә йомылучан булып китә, йөзенә сары коела. Белми әйтмәгәннәр шул: «Кайгы ирне картайта, сагыш ирне саргайта». Бер хатында Мөсәмирәсе әйтеп яздырган (чөнки хатны Мөсәмирә әз- мәз русча сукалый торган бер күрше абзыйдан яздырта, татарча хатны кабул итмиләр бит) юллар бик озак күз алдыннан китмәде Мотаһирның: «Заем түләргә дип кәнсәләргә барган ием, ике йөз тәңкә акча. Шунда Гай- дул районнан килгән кешегә: «Син аның иренең кайда икәнен сора»,—диде. Ә беркөнне кече улыбыз әйтә: «Атаң кайтыр дип әйтәсең, моңынчы кайтыр иде инде. Юктыр ул». Ни әйтергә дә белмәдем...» Мотаһир, хатынының хәлен күз алдына китереп, гаҗизләнеп елады. «Халык дошманы» — нинди авыр сүз, нинди яман нахак. Аның шаукымы Мотаһирның үзенә генә түгел, хатынына, балаларына да тия. «Кайчан кайтып шул бичараларны юатырмын?! Ничә еллар бит инде...» Кисәк кенә Мотаһир бүген нинди кән, кайсы ай һәм ничәнче ел икәнен исенә төшерде дә, аһ итте: аны алып киткәннәренә биш ел ярым тулган түгелме соң? Аның үзенә ничә яшь соң? Утыз жидеме? Әйе шул. йә, хода, ул әле утыз җиде яшьтә генә икән бит. Әмма үзен алтмыштагы карт кебек хис итә. тәне генә түгел, аның рухы да картаеп таушалды, ул күзгә күренеп олыгайды, килеш-килбәтендә һәм йөрешендә генә түгел, уйля»ы-фикерләвендә дә бу бик нык чагыла башлады. Бәхетле тормыш, сөен, (ләр генә яшәртә кешене. Ә аның ни шатлыгы, ни куанычы бар? Юк, берние дә юк. Әз генә шатлык килсә, аңа хәсрәт өстәлә. Тимерне ашаган тутык кебек, йөрәген ачы сагыш кимерә. Нишләргә? Фәкать бер генә юл кала — көтәргә! Бары шул өмет бар — карурман, чытырманлык артында һичшиксез якты алан, түгәрәк мәйдан булган кебек, үзенә дәшеп, тартып тора торган кайтып күрешү шатлыгы бар. Түзәргә, сабыр итәргә, көтәргә генә кирәк... Әле, бәлкем, сугыш бетеп, амнистия булмасмы? Быел гел өметле хәбәрләр бирә радио: Ленинград блокадасы өзелгән, Сталинград янында Паулюс армиясе әсир төшкән. Үзе кулына корал тотып сугышмаса да, Мотаһирның горурланырга хакы бар: ир туганнарының барысы да фронтта. Бер энесе хәбәрсез дә югалган икән. Анысы тагын ни белән бетәр? Исәнме, юкмы?.. Телгәләнә, өзгәләнә шулай ярсу йөрәге... Кая барып сугылырга белмичә талпынган, оясыннан аерылган кош кебек... ( Өч айга бер килгән хатның да кайчагында кайбер юллары сызылган була. Әлбәттә, аны НКВД аша үткәрәләр. Моннан киткәнне дә карап-тик- шереп озаталар, билгеле. Мотаһир хатны яза, конвертка сала һәм илтеп өстәлгә куя. КВЧ* начальнигы, ялланып эшләүче ирекле кеше, үзе ябыштырып җибәрә. Өйдән килгәнне дә ачып карыйлар. Кыскасы, икеләтә тикшерү уза бер гөнаһсыз хатлар. Бу хатны да, гадәтенчә, күрше абзый русча язган. «Вам передает поклон ваша жена. Живет хорошо...—дип шактый дәвам иткән дә, авыл хәлләренә күчкән.—Дядя Софәк пришел с войны. Одна нога оторвал. На два месяц три человек ранин пришел. Пять человек умирал, сообщение пришел. Что уж написано, господи...» Хат ахырына ул хатны кем язганын да әйткән. Ләкин бу хатның уртасында сызылган юл бар иде. Мотаһир озак баш ватты, тегеләй әйләндерде, болай борды, яктыга да куеп карады, әмма ничек кенә кыландырса да укый алмады. Нәрсә сыздылар икән? Шул тынгы бирмәде, кызыксыну артканнан арта-барды. Кара каләм белән язылган хат юллары өстеннән шәмәхә белән йөрткәннәр. Ни булса — шул булыр дип, Мотаһир врач янына керде. Ул кесәсеннән хат чыгарды да сызылган урынын күрсәтте. — Доктор Золотилов, әйт әле, зинһар, бу хатны ничек укырга? Үзе куркып та калды. Врач хатны алып бер генә күз салды да иясенә кире бирде. — Эй, бу бик гади нәрсә,—диде ул исс китмичә.—Мамык ал, наша- тыр спиртенә ман һәм... укы. Мотаһир шулай итте дә. Ә хатта мондый сүзләр язылган иде: «Халык бик күп үлә, ниндидер авыру бар». Мотаһир соңыннан белде: безнең якларда септик ангина белән кеше бик күп кырылган икән. Ә бер вакыт Мотаһир хат алган саен, хатың юк, дигән юллар укый башлады. Аптырый калды. Ничек инде? Ул яза бит. гадәттәгечә җибәрә дә. Ни-нәрсә булган? Шуннан Мотаһир тагын Золотилов катына барды. Хәлне аңлатты. Доктор аңа тагын төпле киңәш бирде: — Ә син, Михаил Иванович, акча сал. КВЧ* — (культурно-воспитательная часть) — мәдәни тәрбия бүлеге — һмм. Ничек? Чыннан да, ничек? Каян алып? Кем аша салырга? Хәер, Мотаһир, хуҗалыкта хезмәт күрсәтүче сыйфатында эшләүче буларак, аена утыз сум акча ала иде. Урман кисүчеләрнең, сал агызучыларның түләү эш башыннан, тиешле хезмәт хакы исәпхисап кенәгәсенә языла, кулга акча бирелми. Әгәр кирәк икән, гариза язып кына алалар. Бу яктан Мотаһирның хәле җиңелрәк иде. Ләкин акчасы бик бәләкәй. Ә Золотилов аена алтмыш сум ала иде. Күрәсең, Золотилов, шуларны уйлап, кесәсеннән акча чыгарды. Ни әйтергә белмичә, ияген сыпырып торган Мотаһирга санап җитмеш сум акча бирде. — Мә, Михаил Иванович. Мотаһир катгый рәвештә баш тартты. — Юк, Валериан Иванович, мин моны алалмыйм. Мин аны сезгә тиз генә кайтарып бирә алмыйм лабаса. — Ал,—диде Золотилов кырыс кына.— Әҗәткә түгел. Алса да читен, алмаса да җайсыз. Менә шундый ике ут арасында дигәндәй калды Мотаһир. Ахырда, рәхмәтләр укып, акчаны алды. Золотилов яныннан чыккач, ничек җибәрергә белмичә баш ватты. Ахырда, уйлана торгач, җаен тапты шикелле. Чөнки поселокта аның бер танышы бар иде. Бу болай булды. Чумбаров фамилияле тоткын бик бетереште. Мотаһир Золотиловка әйтте бер көнне: — Чумбаров бик хәлсез. Нишләтим? Золотилов—тәвәккәл кеше, ике уйлап тормады. — Син аны нәрәтчиккә әйт тә, кухняга билгеләт. Шулай итте Мотаһир. Чумбаров кухняда эшләде. Срогы бетеп котылгач, ул өенә кайтмады (гәрчә Архангельск өлкәсе кешесе булса да), поселоктагы бер хатынга йортка кереп калды. Шуннан файдаланып, Мотаһир аңа серен чишәргә булды. Ләкин акчаны хатыныннан җибәрттерү кулай- рак иде. Бу якларда җәйге төн бик кыска була. Кояш әз генә батып, әйләнеп кенә чыга. Июнь — август айлары — ак төннәр. Әйе, өч ай дәвам итә бу озын көннәр. Шуңа күрә, барасы җиреңә иртән иртүк тә, кич соң гына да барырга була. Ләкин Мотаһирның, тоткындагы кешенең, алай иркенләп йөрергә мөмкинлеге юк. Тагын шул әлеге дә баягы рәхимле бәндәгә — Золотиловка йөз суын түгеп, барып егылды. Тегесе аңа берничә сәгатькә пропуск юллап бирде. Шуңа күрә Мотаһир көндез, урман аша тар гына юлдан үтеп, поселокка барып чыкты. Башта ул бераз вакыт тимер юл буйлап барды. Аннары, уңга борылып, юл буенда стенадай утырган куе урман эченә кереп китте. Керә-ке- решкә сумалалы*карагачның бик тәмле исе борынына килеп бәрелде. Куе җирдә үскән төз, озын карагачның ботаклары юан, үзе наратка да, чыршыга да тартым ул. һай бу урман! Мотаһирның башлары әйләнеп китә шушында керсә... «Ни кадәр байлык! Никадәр хәзинә!..» — дип уйлый Мотаһир һәм бераздан елга ярына килеп чыга. Иңе ике-өч адымнан артмаган тар һәм сай елганың суы чиста, балыкларына хәтле күренә. Мотаһир бу якларда хариус, бәртәс, чуртан, чабак, алабуга, ленок кебек балыклар булуын белә. Әлбәттә, болар барысы да ирекле кешеләр өчен. Ә аңа әнә шулай читтән кызыгып-сокланып барырга гына кала... Урман бетте. Алда поселок күренде. Яр буенда чишмә, ахры, көянтә- чиләк аскан бер хатын судан кайтып бара. Мотаһир кечкенә елга яры буена салынган мунчалар яныннан үтеп, киң урамга керде. Урамның ике ягында да зур-зур өйләр. Өйләрдән читтә — бүкәнгә утыртылган, җирдән күтәрелгән амбарлар. Ихаталарга күз сала Мотаһир. Бакчаларда шомырт, миләш, балан, кура җиләге, карлыган кебек агачлар еш күренә. Сәрви һәм сирень дә бар, бу якларда алма белән чия генә юк икән. Өй тирәсендә, ишек алдында яшелчә дә үстерәләр: бәрәңге, суган, сарымсак. Ләкин шунысы гаҗәп: түтәлләр ярым түгәрәк итеп өелгән, түтәл аралары тирән — су аксын өчен. Чөнки монда дым күп. Урамда да, ихата тирәсендә дә кешеләр аз күренә. Халык эштәдер, ахрысы. Мотаһир бер карчыктан Маруся түтинең өен сорады. Урамнан бераз баргач, Мотаһир Чумбаровлар өе янына килде. Ялт- йолт каранып, капканы ачты да баскыч төбенә хәтле сузылган такта басмадан атлады. Өйгә кергәч: — Исәнмесез,—диде тартынып кына. Аш вакытына туры килгән икән. Өйгә таралган хуш истән — ризык исеннән аның башы әйләнеп китте. Борын тишекләрен киңәйтеп сулу алды. Шулай да моны сиздермәскә тырышты. Өй хуҗасы җәһәт кенә урыныннан торып, килеп күреште. Мотаһирны өстәл янына дәште. — Уз, уз табынга! Маруся, безнең доктор бу,—дип җәмәгате белән таныштырды. Хуҗа хатын, тулы гәүдәле булса да, йөгереп кенә дигәндәй агач бадьян, агач кашык алып килде. Өстәлдәге агач табактан борчак боткасы салып бирде. Каерып киселгән бер телем ипи дә куйды. — Әйдә, җитешегез, Миша. Мотаһир ипине бер-ике капкач та нидән пешерелгәнен аңлады, шулай да мактыймактый ашады — Бик тәмле. — Әй,—диде хуҗа хатын офтанып,—әйтмәгез инде, элекке ипиләр юк хәзер. Ак мүкне киптереп, шуны төеп, онга кушабыз бит. Кая барасың... Чумбаров хатынына: — Маруся, синең берәр нәрсәң юкмы анда?—дип ым какты. Мотаһир моны аңлап алды. — Юк, юк, Маруся түти, берүк кирәк түгел. Минем хәлне үзегез беләсез. — Ярар, алайса ирексезләмим,—диде хуҗа. Мотаһир, күп еллар шыксыз барактан һәм сасы больницадан гайре нәрсә күрмәгән кеше буларак, рәхәтләнеп, ниндидер эчке бер җылылык тоеп, иркенләп утырды Хуҗалар белән гәп корганда ой эчен дә күзәткәләде Ой чиста, иркен. Нарат бүрәнәдән салынган зур йорт. Бала-чага юк. Суккан палас өстендә, идәндә, дәү генә җирән песи йокымсырап ята. Өстәлдә самавыр гөжләп утыра. Түр почмакта —икона. Тәрәзә төбендә ниндидер ят гол үсеп утыра. Искерәк кенә шкафта савыт-саба, ләкин артык бай түгел. Гомумән, өйдә артык байлык күзгә ташланмый. Шулай да бар булган кадәрессннән чисталык, пөхтәлек сизелә. Күрәсең, хуҗа хатын иренчәкләрдән түгел. Кызгылт йөзе тулышып, гәүдәсе калынаеп киткән, кыяфәтендә олпатлык галәмәтләре чагыла башлаган Чумбаров әледән-әле Мотаһирны кыстады. ' — Аша, аша,—дндс ул һәм аның бадьянына кыздырылган хариус балыгы салды, яшел суганны да аңа табарак этәрде. Мотаһир, билгеле, ялындырып тормады. Мүк җиләгеннән ясалган квасны да эчеп куйды. Өстәл өстенә коелган ипи валчыкларын җыеп капкач, рәхмәтләр укып йомышын әйтте: — Маруся түти, менә бу акчаны шушы адрес белән җибәреп булмасмы? — Ярар,—диде хатын артык төпченеп тормыйча.— Борчылма, Миша, эшләрмен. Рухына гаилә җылысы алып, матур тойгылар белән кайтып китте Мотаһир бу өйдән. Күңелендә үз өен, үз гаиләсен сагыну хисләре кабат канат кагынды... ...Озакламый акчаның барып җитүе хакында хат та килде. Түбәсе күккә тиде Мотаһирның. Чөнки ул акча өчен хатыны куанганына сөенде. Аларга әз генә булса да күчтәнәч җибәрә алуына үзен бәхетле тойды. Хатыны исә акчага иренең исәнлеге турында хәбәр буларак сөенде. Мотаһир бу эшнең уңышлы үтүе хакында Золотиловка да әйтте. Ләкин врач артык шатланмады, киресенчә, йөзенә борчу чыкты. — Әле син ишетмәдеңмени? — Нәрсәне?—диде Мотаһир аптырап. — Поварны эләктергәннәр бит. — Ни өчен? — Үз паегын сатып, акча җыйган. Михаил Иванович, берүк сак бул, сирәк-мирәк пекарняга керәсең икән ипине аша, ләкин үзең белән алма. Акча белән дә сак бул. «Гаҗәеп акыллы кеше бу,—дип уйлады Мотаһир Золотиловның арыган кыяфәтенә карап.—Ул булмаса, нишләр идем икән? Ә менә мин аның язмышын җиңеләйтү өчен берничек тә булыша алмыйм». Хәер, Золотиловның үзенең дә кулыннан килерлек түгел ул. Котылып чыга алса, бәлки кайсы кая таратылган балаларын эзләп табар. Ә хатыны... аның каберен эзләсә генә инде. Бу сөйләшүдән соң Мотаһир итәк җиңен тагын да ныграк җыеп йөри башлады. Гомумән, зонада тәртип бик каты. Өч-дүрт көндә бер тентү булып тора. Матрапларны актарып бетерәләр. Кайчагында көне буе диярлек урамда сафка бастырып торгызалар. Әйбер чыкса, нар башындагы язудан тоткынның исемфамилиясен һәм дело номерын язып алып чыгып китәләр. Аннан берәм-берәм чакырталар... Бервакыт идәнгә каныктылар. Аларның барагы җир идәнле, әзрәк ком сибелгән. Билгеле, салкын. Тоткыннар эштән такта кисәге чәлдереп кайталар да ике нар арасына кадаклыйлар. Чүкеч-кадак тавышы ишетелүгә, надзиратель кереп тә җитә, кубарып та ата. Тоткыннарда да этлек җитәрлек: икенче көнне тагын такта кисәкләре эләктереп кайталар... XXIII Мотаһир үзенең эш бүлмәсендә — стационарда, түгәрәк пычкыга кулы киселгән бер авыруның ярасын бәйләү белән мәшгуль иде. Конторда идән юуучы, үзе дә бытовой статья белән утыручы, кирәк чакта посыльный хезмәтен дә башкаручы тоткын килеп керде. Ашыкканы күренеп тора. — Сез Нәбиуллинмы?—дип сорады ул ишек төбендә туктап. — Әйе, — диде Мотаһир бу яңа кешене танымыйча рак. Посыльный, солдат кебек, һәр сүзен чатнатып, җиренә җиткезеп, йомышын әйтте: — Сезне идарә начальнигы чакыра. Хәзер үк лагерь башлыгы кабинетына барыгыз. — Яхшы. Посыльный, ничек кергән булса, шулай җәһәт кенә чыгып та китте. Мотаһир аның артыннан чатыр чыгып йөгермәде. Ул эшен дәвам итте: авыруның кулын яхшылап чистартты, җәрәхәт тирәләренә йода сөртте, бинт белән бәйләде. — Сызлыймы? —дип сорады ул йомшак кына. Авыру тешен кысып, тезләрен тезгә тидереп, исән кулы белән урындыкка ябышып утыра иде. Ул, куырылып утырудан туктап, тәнен язды. Кулын ычкындырды. — Әзрәк бар,—дип Мотаһирга карады. — Түз,—диде Мотаһир аны юатып. — Озакка бармас, төзәлер. Авыру урындыктан күтәрелде, рәхмәтле карашын табибка төбәп, җылы гына саубуллашты. Идарә начальнигы, тулы гәүдәле, ике иякле, азы яшьләрдәге кеше, ° аптырап боларга карап торды. , Аннан: — Сез танышлар икән...—диде. Аның тавышында моңа шатлану яисә көенү дә чалынмады, бары факт * буларак аны раслап кую гына сизелә иде. £ Воробей кыскача гына танышлыкларының нидән гыйбарәт икәнен < әйтеп үтте. Хәтта Мотаһирны мактап та куйды: — Менә дигән белгеч ул. Мотаһир боларны игътибар белән тыңласа да, санитария бүлеге на- ~ чальнигының тел төбендә олы түрәгә ярарга тырышу да, бу бичара тоткынны яклау да күрмәде. Ул үзенең ни өчен чакырылуын белмәгәнгә күрә, аны билгесезлек борчый иде. Воробейның Мотаһир хакында уңай яктан әйтелгән сүзләреннән идарә башлыгының бу тоткынга булган карашы йомшарды сыман. — Утыр,—диде ул ишек катындагы урындыкка ымлап. Билгеле, лагерь начальнигының да Мотаһирга булган мөнәсәбәте үзгәрде. Гәрчә ул моны моңарчы юньләп белмәсә дә, үзенең кул астында эшләгәч, һәм олы түрәләр дә ихтирам белән дәшкәч, ул гына каш җыерып утыра алмый бит инде. Моңа сәбәп тә юк әлегә. Идарә башлыгы гражданский киемнән — кара бостон костюм, ак күлмәк, галстуктан иде, тез өстснә куйган таза кулын чалбарына суккалап, өстәлдәге катыргы тышлы делога караштырып, көр тавыш белән, сүз башлады. Башта аның иссмфамилиясен, каян булуын, милләтен сорады. — Ә, нацмен алайса,—диде ул.— Кем хөкем итте? — Белмим. — Ничек? — Мин берни дә белмим. — Өендә кемнәр бар? — Хатын, балалар... Беразга гына тынлык булып алды. Идарә башлыгы әүвәл Воробей га, аннан соң сак начальнигына карап алды. Инде, канәгать булып, сүзен дәвам итү нияте белән хәтта бераз гәүдәсен авыштырып, авызын ачкан иде, бу уеннан кире кайтты. Аның карашы лагерь начальнигына төбәлде. Бу бары бер секунд эчендә булды. Алар бер-берен тиз аңлаштылар, ахры. Түрә тагын тезенә шапылдатып сукты. Күрәсең, бу —мәсьәлә уңай хәл ителә, дигәнне аңлата иде. — Аңа пропуск бирергә кирәк,—диде ул һәм Мотаһирга дәште.— Ярар, без сиңа пропуск бирәбез. Мотаһир, шулхәтле киеренкелектән соң, алдын-артын уйламыйчарак, тиз генә сорау бирде: — Аның белән нишләрмен? — Пропуск белән йөрерсең. Түрәләр үзара киңәшеп алдылар. — Алтыга хәтле бирик. 3 «к. у » № 2 Мотаһир халатын салып, лагерь администрациясе йортына китте. Ул кергәндә кабинетта аның хуҗасы, аннары Архангельскидан ук килгән лагерьлар идарәсе башлыгы, шушы лагерьның сак начальнигы һәм Мотаһирга таныш тагын берәү бар иде. Мотаһир, ишек катында туктап, рапорт бирде: — Гражданин начальник, сезнең чакыруыгыз буенча килдем. а. — Син түгелме соң бу Нәбиуллин?—дип сорады әлеге таныш кеше 5 Мотаһир рапорт бирү белән. 5 — Әйе,—диде тоткын тыйнак кына. Воробей фамилияле бу адәм лагерьлар идарәсендә санитария бүлеге 5 башлыгы иде. з — Ничә ел инде күрешмәгәнгә? — Ике. 33 — Әллә озаккаракмы? — Юк. Унсигез сәгатькә хәтле җитәр. Сүзгә санитария бүлеге начальнигы кушылды. Мотаһирга мөрәҗәгать итеп: — Монда поселок бар,—диде ул.—Син шунда барырсың, Нәбиуллин. Моннан берничә чакрымдагы әлеге авылны Мотаһир белә. Бервакыт Золотилов белән барып та кайткан иде бит. Сак начальнигы: — Күрсәтелгән маршруттан бер адым да читкә китмисең,—дип кисәтте. Шулай итеп. Мотаһир хәзер чагыштырмача ирекле тоткын. Ләкин бервакыт ул күрсәтелгән вакыттан сәгать ярымга соңарып кайтты. Вахтада аны: — Нигә соңга каласың?—дип җикеренеп каршыладылар.—Ничәгә хәтле пропускай? Унсигез дә ноль-нольгә. Син эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынмыйсың. — Анда авырулар. Аларны калдырып китә алмадым,—дип акланды Мотаһир. Барыбер бу хәл начальникка барып иреште. Ә анысы, Мотаһирның бәхетенә каршы, пропускны төнге унга хәтле озайтты. Мотаһир кышын поселокта эшләде. Ул иртән китә дә, кичен лагерьга әйләнеп кайта. Бармый калган чагы сирәк. Бары Золотилов укырга калдырган чакларда гына эшкә бармый иде. Анысы еш түгел, әллә нидә бер, ләкин даими рәвештә булып тора. Бу — квалификация күтәрү кебек әйбер. Золотилов аңа һәрвакыт медицина китаплары биреп тора, аннары имтихан шикелле нәрсә оештыра. Кыскасы, ул үзенең кул астындагы медицина хезмәткәрләренең үз эшләренең остасы булулары турында кайгырта иде. Бу — Мотаһир өчен олы бер мәктәп булды. 1944 елның язына чыккач, аны тагын лагерь башлыгына дәштеләр. Бу юлы да сөйләшү әлеге поселокка бәйле һәм Мотаһирның эш режимы хакында булды. Ләкин Архангельск түрәләре юк иде. Лагерь һәм сак начальниклары икәве генә бу мәсьәләне хәл иттеләр. — Син пропуск белән йөрисеңме?—дип сорады лагерь башлыгы, гәрчә моны яхшы белсә дә. — Әйе,—диде алар каршында басып торган Мотаһир. — Утыр. Кайчанга хәтле? Монысы да аңа мәгълүм, югыйсә. Шулай да тоткын сорауга төгәл җавап бирергә тиеш. — Егерме ике сәгатькә хәтле. — Сиңа шулай кулаймы? — Юк. ’ — Нишләп? Мотаһир һәрвакыт авыруларга уңайлы якны сайларга тырыша иде. Шушы хакта лагерь башлыгына турысын әйтүне кирәк тапты: — Кайчагында минем арттан бик соң гына да киләләр. Ә мин авыруны ташлап китәргә мәҗбүрмен. — Тәүлек буена бирикме соң? — Бик әйбәт булыр иде. Ике начальник бер-беренә карашып алды. Билгеле, алар моны тоткын кергәнче үк хәл итеп куйганнар иде инде. Ләкин үз күзләре белән аның моңа ничек каравын, бу хәбәрне ничек кабул итүен белү — икесе өчен дә мөһим, күрәсең. Ахыр чиктә, бу тоткын алар карамагында һәм аның ыша- нычлымы-юкмы икәнлеге өчен җавапны икәве бирәчәк. Шулай итеп, Мотаһир тәүлекнең теләсә кайсы вакытында лагерьдан чыгып китә һәм кайтып керә ала иде. Авырулар өчен, һичшиксез, бу бермә-бер уңайлы, аның үзенә дә иректә булу әйбәт. Ләкин кайчак аңа коеп яуган яңгыр астында да чыгып китәргә туры килә шул. Әмма Мотаһир аңа карап кына барасы җиренә бармыйча калмый. Дөрес, көзнең аяз вакытлары да була. Ул чагында урман да ягымлырак күренә. Гомумән, Мотаһирның туган ягындагы урманнардан, ул армия хезмәтен үткән Смоленск якларыннан да аермалы бу яклар. Менә ул ат юлыннан урман эченә килеп керә. Керә-керешкә сагыз исе, хуш ис борынга килеп бәрелә. Урман үзе күбрәк чыршы-нараттан то- ф ра. Ә юлдан чыгып, агач арасыннан барсаң, аяк асты йомшак—тоташ с. яшел мүк. Кайвакыт утрау-утрау булып ак мүк күренә. Ул да яшькелт, $ ләкин аксыл-яшькелт. Мотаһирның башы әйләнеп китә, күзләрен йома, | сукмакка чыга. Урман эче җиләс. Ә агачлар... аларның үтә юаннары да, з нәзекләре дә, күтәрелеп карагач очы күренми торганнары да, тәбәнәкләре = дә бар. Сирәк кенә каен да очрый. Агачлардан вак, яшел яфраклы тәбәнәк з үлән өстенә, мүк өстенә күләгәләр сузылган. Ә кайвакыт юл буенда толот- < нянникка — аю колагына яисә көртмәлеккә, кызыл бөрлегән һәм саз * җиләгенә тап буласың. Ә сазлык тирәсендә сазанак, күк җиләк, караҗиләк ° өлгерә. 2 Дөрес, урман үз нигъмәтләрен алай җиңел генә бирергә теләми. < Кигәвен, черки, мошкара — вак черки мыжгып тора. Кигәвене генә я дә ничә төрле: карасу төстәгесе, саргылт, тагын бармак башы кадәр башка * төрдссе. Арада иң нык тешли торганы — саргылт кигәвен, корт чакканнан £ ким итми! Ә мошкара — анысының кермәгән җире юк. Энә күзеннән үтә, < каһәр. е Биек агачларда саргылт булып чыршы күркәсе асылынып тора. Куе £ яшел агачта аларны әллә каян шәйлисең. Әнә корып бара торган чыршы. Төсе аксыл, ботаклары салынкы. Әйләнә-тирәдәге ямь-яшел чыршылар арасында ул шат күңелле кешеләр уртасындагы боек адәмне хәтерләтә. . Ул инде адәм балаларына бүтәнчә ярдәм итә алмаячагын уйлап моңсулана бугай. Табигать бит һәр җирдә үз балаларын ачтан үтермәскә тырыша, таный-күрә белсәң, анда елның теләсә кайсы фасылында тамак ялгар нәрсә табыла. Паеклары ике йөз грамм сохарига калган тоткыннар өчен ни булса да ярый, сырланып-сайланып тормыйлар. Мотаһирның да ашамаган әйберсе калмады. Үзе генә ашап калмый, җай туры килсә, иптәшләренә дә өлеш чыгара. Әйтик, урманда беренче булып волнушка— йөнтәс гөмбә, аннары — ак гөмбә, кара һәм нарат җиләкләре кебек тәмле ризыклар күренгәли. Ә иң соңыннан мүк җиләге җитешә. Аның монсын ашханәдә дә бирәләр иде. Ашханә дигәннән, кызгылт төстәге тюлень итен, ап-ак акула, кып-кызыл морж итләрен дә сирәк кенә авыз итәргә туры килде. Әмма болар гына хәлне үзгәртә алмый иде. Халык ачлыктан кырылып үлә башлады. Ә аларны врачлар, карап-тикшереп, мәңгелек йортларына озаталар. Бервакыт Мотаһир, үлүчеләрне зиратка алып киткәндә, доктор Золо- тиловтан сорады: — Валериан Иванович, әллә сез бөтен мәетләрне дә ярып карыйсыз инде? Золотилов Мотаһирга өстән аска таба сөзеп карады, җилкәсен сикертеп алды. — Юк. Бөтенесен дә түгел. — Бөтенесен дә... — Юк, дим бит. — Алайса, нишләп соң?.. Әйдәгез әле күрсәтәм. Золотилов Мотаһирга ияреп, мәетләр янына атлады. Ул аларны берәм- берәм карагач, аптырап китте. Чыннан да, мәетләр барысы да ярылган иде. Доктор үзе ярган эзне яхшы таный. Менә кайберләре башкача ярылган. Болары —аның кулы түгел. — Кем эше булыр бу? — диде Золотилов аптырап. Мотаһирның кылт итеп исенә төште. Бервакыт, баракка кергәч, метрлы утын ягыла торган икс зур мичнең берсе янында тоткыннар кайнашуын шәйләп алды ул. Аларның кулында чыбык очына киертелгән ит кисәкләре иде. Фельдшерны күргәч, уголовниклар аңа арка белән борылдылар, берсе ит кисәген тиз генә авызына капты, икенчесе учына яшерде. Ишек катындагы нарда утырган өченче амбал, авызын сөрткәләп урыныннан күтәрелде дә, җыр көйли-көйли, ялкау адымнар белән Мотаһирга якынлашты: — Раз ку-ку, два ку-ку, һоп в муку. Сам в муке, нос в муке, а рука в кислом молоке. Шулай бит, доктор? Сагая калган Мотаһир дәшмәгәч, ул кисәк кенә бармак белән аның эченә төртте. * — Син безне күрмәдең! — дип кисәтте ул.— Син бернәрсә дә белмисең! Шулай бит?! Ни а, ни б, ни ку-ка-ре-ку... Ул вакытта Мотаһир алар кулында мәет эченнән ярып алынган әгъзалардыр дип уена да китермәгән иде, бака яисә бүтән нәрсәдер, дип уйлаган иде. Золотилов бер-ике мәетнең күкрәк читлеген аерып карады, башын чайкап, уфтанып әйтте: — Менә ачлык нишләтә... Золотилов хаклы иде. Халык чебен урынына кырыла. «Безнең өчен алар хәзер мәет кенә,—дип уйлады Мотаһир җансыз гәүдәләргә карап.—Ә туганнары өчен — газиз бала, сөекле ата, гомерлек яр... Күпме ботарланган язмышлар. Кем моңа җавап бирер?!» Ашамаган нәрсәсе калмады тоткыннарның. Лагерьда эш шуңа барып җитте ки, хәтта тере кешегә үк ябыштылар. Лагерьга яңа гына этап белән килгән бер үсмер егет — уголовник югалды. Тикшерү-барлау вакытында карыйлар — кеше тулмый. Моңарчы күрелмәгән катылык белән җентекләп тентү-тикшерү башланды. Лагерьның астын-өскә китерделәр, бөтен җирне актардылар. Монда НКВД кешесе дә, икенче һәм өченче бүлек начальниклары да, прокурор белән судья да — барлык тармаклар хәрәкәткә килде. Ниләр генә чыкмады тентү вакытында. Берәүдән хәтта пычкы да табып алдылар. Ул фуражка әйләнәсенә тар фин пычкысы тыгып алып кайткан икән. Тентүдә фуражкасын кулына тотты да: — Менә, карагыз,—дип кулларын югары күтәрде. Кайсыдыр берсе ялгыш кына кепкасына кагылмаса, бәлки шул килеш узган да булыр иде... Шулай да, эзли торгач, таптылар бичара үсмернең мәетен. Уголовник- ларга кышлык өчен корылган йорт-баракның чарлагыннан килеп чыкты. Золотилов белән Мотаһирны дәшеп китергәндә, мәрхүмне түбәдән төшергәннәр иде инде. Золотилов иелеп, аның муен тирәләрен капшаштырды. — Бәрелгән-сугылган җире юк. Баш сөяге исән,—диде.— Аны буып үтергәннәр. Лагерь начальнигы үсмернең муенында калган бармак эзләрен күрде. Аннары: — Киемен салдырыгыз,—дип боерды. Мәетнең өстеннән күлмәген һәм чалбарын салдырдылар. — Әйләндерегез. Мәрхүмне йөзтүбән каплагач, якын-тирәдәге бөтен кеше аһ итте: аның ике утракса бите кисеп алынган иде... Башланды тикшерү-сорашу... Бу эштә катнашы булырдай шикле унике кешене изоляторга яптылар. Ләкин эш судка барып җиткәнче алар үлеп котылды. ...Мотаһир доктор Золотилов бүлмәсендә утыра. Ул, әлеге хәлләргә ялгап, үзенең балалык вакытын искә алды. — Валериан Иванович, мин егерме беренче елгы ачлыкны хәтерлим. Ул чакта хәер сорашып йөрүчеләр күп иде. Күрше авылда бер саилченең урам башындагы өйгә кереп киткәнен күргәннәр, ә чыкканын юк. — Булгандыр, Михаил Иванович,—дип авыр сулап куйды Золоти- лов,—ышанам. Тарихта әллә нинди вәхшәтле хәлләр турында мәгълүматлар бар. — Әйе, тамак тәмугка кертер, диләр бездә. Егерме бердә бигрәк әшәке булды шул. Соңга табарак Америкадан килгән он өләшкәнне яхшы хәтерлим. Анда кием-салым да бар иде әле: ботинка, оекбашлар... Доктор Золотилов үзенең дөньяви карашы, тормыш тәҗрибәсе, гомумән, аңбелсме ягыннан да гади авыл кешесе булган Мотаһирдан күп өстен иде. Тыштан тыныч күренергә тырышса да, лагерьдагы вәхшилек мисаллары аны тетрәндерде. Кеше, гомумән алганда, дөньяда бердәнбер илаһи аңлы, миллион еллар дәвамында бер генә мәртәбә туа торган хикмәтле җан иясе. Әле үтерелгән үсмер дә кем булмас иде дә, дөньяга нинди игелекләр китермәс иде. Әлбәттә, тиешле тәрбия булганда. Аннары, табигать баласы буларак та, һәр җан иясе яшәргә хаклы. Инде тагын башка яктан килсәк, әйтик, социалистик дәүләтнең, дөньяда тиңе булмаган яңача дәүләтнең, шәхеснең үсүенә бөтен мөмкинлекләрне бирәчәк дип лаф орган җәмгыятьнең шул үсмерне юк кына гаеп өчен лагерьга озатуы (аны гына түгел, меңнәрне) — үзе үк вәхшилек түгелме соң?! Менә Золотилов шулар- ның очына чыга алмый. Меңләгән кешеләрнең «халык дошманы»на әверелүе— бу акылга сыймаслык хәл. Ярар, унгайөзгә берәү шпион, диверсант та булсын, ди. Чыннан да, дәүләткә куркыныч кеше, зыян китерү ихтималы булган кеше сыйфатында җәмгыятьтән аерып, ябылырга тиеш, ди. Ә меңләгән, йөз меңләгән кеше (хәзер Золотилов аның масштабын да чамалый, бары әйтергә генә курка) ни өчен мондый хәлгә дучар ителергә тиеш?! Золотилов Мотаһир белән гәпләшеп утырса да, әңгәмәнең очын югалт- маса да, аңа әйткән сүзләрдән башкачарак фикер йөртә. Чөнки ул үзен, горурланып, Питер кешесе, ди, димәк, гыйлем иясе, зыялы затлар шәһәреннән. Аң ирешмәслек хәлләрдән, каты сәке-нарда йокысыз үткәргән төннәрдән аның башы чатный, зиһене чуала. Хәер, бер аның гына микән... Уйлана торгач, Золотилов тагын бер коточкыч ачыш ясады: илле сигезенче статья белән хөкем ителгәннәрнең күбесе гади эшче яки крестьян түгел, алар —илнең аң, акыл дәрәҗәсен үстерүче, аның көч-куәтсн арттырырга сәләтле кешеләр. Моны ничек аңларга?! Ни өчен һәр милләтнең иң укымышлы, алдынгы карашлы, аның каймагы булган асыл затлары юкка чыгарыла?!... XXIV Кыш көне Мотаһирга тагын бер вазифа йөкләнде: ул көн саен күрше авылдагы НКВД фермасына барып, егерме литр сөт алып кайтырга тиеш иде. Ни өчен Мотаһир дигәндә, элек бу эшкә билгеләнгән тоткын беркөнне гөнаһлы булды. Гадәттә, сөт бидоннарына пломба салына. Ә бу юлы берсенең пломбасы өзелгән була. — Нишләп пломба ачык?—дип сорыйлар моннан. — Егылдым,—ди тоткын. Бидонны ачып карыйлар: сөт кимегән. — Аңлашыла... һәм шуннан сөт ташырга Мотаһирны куйдылар. Фермада көнкүреш статьясы белән эләккән шушы як кешеләре — берничә ир-ат эшли иде. Хатын-кызлар исә ирекле хезмәткәрләр. Алты-җиде хатын сыер сава, сыерлары да күп түгел — кырык-илле тирәседер Мотаһир фермага ике буш бидон күтәреп килә. Аларга сөт тутыралар һәм пломба салалар. Шуннан ач тоткын, гәрчә иңендә аллы-артлы аскан РӘФКАТЬ КӘРАМ И 0 КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР О егерме литр сөт булса да, көч-хәл белән аны тиешле урынга — ашханәгә кайтарып җиткерә. Бер килүендә, сыер савучыларның өлкәне, Клавдия атлы хатын, аңа сынап карады да: — Миша (аңа монда шулай дәшәләр иде), син бөтенләйгә кайчан чыгасың инде?— дип сорады. — Күп әле,—диде Мотаһир уйчан гына. Шунда икенче хатын сүзгә кушылды. — Ә азат булгач кая барасың? — Өйгә кайтам. — Ә нигә монда гына калмыйсың?—диде Клавдия елмаеп.— Әнә Авдотья синнән күзен алмый. — Алайса —калам,—диде Мотаһир да сүзне уенга алып.—Гаиләмне дә чакыртам. — Ике хатын белән торасыңмыни? — Әйе. Безгә шәригать рөхсәт итә. Элек өч-дүрт белән дә торганнар. — Акылың алтын икән,—диде Авдотья чытлыкланып. Клавдиянең йөзе җитдиләнде. — Юк, Миша, син андыйга охшамаган,—диде ул һәм Мотаһирны бер читкәрәк алып китте дә, бишмәт кесәсеннән нидер алып, аның учына төртте. — Мишенька, бигрәк хәлсез күренәсең, әзрәк капкала. Мотаһир бу кара әйбернең ни икәнен аңламаса да, ашарга ярый торган нәрсә икәненә төшенде. — Рәхмәт. — Сак бул, Мишенька,—диде хатын өтәләнеп,—охран очраса, ташла. Мишенька, сак бул, юкса безне дә харап итәрсең. Эш шунда: сыерларга көнбагыш түбе кайта икән. Ул бер кул яссуы хәтле кисәктән гыйбарәт. Шуның яртысын Клавдия Мотаһирга бирде. Ул учка сыеп бетәрлек, шырпы кабыннан чак кына зуррак иде. Ферма күздән югалып, урман эченнән атлаганда, Мотаһир әлеге «күчтәнәч»не караштырды. Кара-күксел төстә икән. Кабып карады. Майлы, үзе тәмле. Әкрен генә, кайта-кайтышка Мотаһир аны конфет урынына суырып ашап та бетерде. Урман — һәрчак серле дөнья. Монда бигрәк тә. Гомер буе кеше аяк басмаган озынозын чыршы, карагачлар янында син үзеңне кечерәеп калгандай хис итәсең. Монда урман җәнлек-кошларга да күпкә бай: көртлек, суер, аю... Ләкин аю итләре тоткыннарга түгел, түрәләргә эләгә. Аларга, узган атнадагы кебек, әзрәк поши калҗасы да ярап торыр иде әле. Бераздан әкрен генә җепшек, йомшак кар ява башлады. Мотаһир аланлык шикеллерәк җиргә килеп чыкты. Аның әйләнә-тирәсендә вак чыршы, наратлар. Алар тын гына утыралар. Ботакларын кар сарган. Гүя, кул чәбәкләргә җыенып утыручы ак куян, аю балалары инде. Менә тагын бер мизгел... һәм алар бөтерелеп, түгәрәк әйләнеп уйный башлар төсле. Алар арасында Мотаһирның малайлары да бар: әнә олысы, ә аның янәшәсендә — кечесе. Мотаһир, гомерендә бер мәртәбә күрмәсә дә, кечесе турында да гел уйлана, аны күзалларга тырыша. Әлбәттә, ул аларны шат, бәхетле итеп күрергә тели... Табигать! Син һәр җирдә матур! Синдә яшәүче кешеләр дә матур! Һәм алар бәхетле булырга тиеш! Мотаһир, йөген бер иңеннән икенчесенә авыштырып, карлы юлдан шыгырт-шыгырт атлавын дәвам итә. Уйлана, илен-җирен, туган-тумачасын сагына. Ә кайчагында, үзе дә сизмәстән, сәясәткә кереп китә. Аның күз алдына авыр эштә эшләүче акыл ияләре, стационарда тезелешеп киткән койкалар пәйда була... Койкалар үзгәрешсез кала бирә, ә авырулар алмашынып тора. Этап килә. Тагын йөзләгән кеше лагерь өрәкләренә әйләнә, аларның яртысы кырылуга тагын этап... Әйтерсең, алар — әсир төшкән дошман солдатлары, үлемгә дучар ителгәннәр. Хәер, әсирләр белән дә бо- лай кыланмыйлар... Дошман дигәннән, 1944 ел бераз җиңеллек китерде: икенче фронт ачылды, Америкадан сөт һәм йомырка порошогы килә башлады, куертылган сөт күренгәләде. Ит булмаса да, балык җитәрлек иде. Фронтта да хәлләр сөенечле: Выборг, Петразаводск азат ителде... Уйларына чумып кайткан Мотаһир, каршысында кинәт пәйда булган усал карашлы ике кешене күреп, аптырап калды, шып туктады, чүгеп куйды. Кисәк кенә артка омтылмакчы булып, әйләнеп караса... анда да кашларын җыерган тагын берәү басып тора. Киемнәренә, төк баскан чырайларына караганда, болар кайсыдыр лагерьдан качкан тоткыннар, мөгаен. Мотаһирның кулы ирексездән түшендәге бидонга таба күтәрелде. Кулына пычак тоткан әзмәвер бидоннарга төртеп: — Анда нәрсә? — дип сорады. — Сөт,—дип дөресен әйтте Мотаһир. — Җиргә куй! — диде әзмәвер, ә үзе уңга-сулга каранды. Мотаһир аллы-артлы аскан йөген янтаеп иңеннән төшергәндә арттагы бәндә аның муен тамырына китереп сукты. Мотаһир аяк астындагы бидон өстснә капланды Исенә килеп өлгергәнче, каршыдагы тәбәнәк гәүдәле икенче бандит аның эченә типте. Кар өстендә ыңгырашып яткан Мотаһирны калдырып, икәне пломба чыбыкларын шатыршотыр кубардылар да, бидоннарны ике куллап югары күтәреп, агыза-агыза, йотлыгып, сөт чөмерә башладылар. Мотаһир көч-хәл белән торды. — Нишлисез сез?! Миңа бит карцер моның өчен! — Замри, сука!—диде Мотаһирдан күзен алмаган пычаклысы.— Яшисең киләме? — То-то. Тегеләре, бидоннарның капкачларын ябып, сукмакка куйдылар. Пычаклысы, авызыннан агып төшкән ап-ак сөтне җиңе белән сыпырды да: — Нәрсә, расходкамы?—дип иптәшләренә карады. Тәбәнәк гәүдәле каршы төште. — Нигә әрәм итәргә? Кирәге чыгар. Ябык булса да бераз ите бардыр. Пычаклы: — Дөрес әйтәсең, —диде. — Үзебез белән алыйк. Әйдә, атла! Бидоннарны да үзең күтәрерсең Шунда өченчесе, кашларын тагы да җыера төшеп, Мотаһирга текәлеп карады да шаркылдап көлеп җибәрде. — Ба, Михаил Иванович, ә мин сине танымадым! Фраерлар, бу бит безнең фельдшер. Билләһи, менә очрашу! Син мине танымадыңмы. Михаил Иванович? Бу халыктан иман көтмәгәнгә, Мотаһир андый чакта ничегрәк эш итәргә, нәрсә әй гергә кирәген белә иде инде. — Юк,—диде ул тегеңә туры карап.—Мин сезне беренче тапкыр күрәм. — Неужели? Син мине дәваладың бит. Кабердән тартып чыгардың Үлгәнче онытасым юк, Михаил Иванович — Хакмы бу? — дип сорады тәбәнәк буйлысы. — Век свободы не видать!—дип ант итте Мотаһирны таныганы.—Этот—свой в доску! Пычаклы качкын: — Алмыйкмыни? — дип сорады. Мотаһирның лагерьдашы: — Юньлерәк нәрсә очрар әле,—диде.— Хай живе. Алар халкы бодай да нужаны күп күргән. Ул Мотаһирдан бу юлның кая илтүен, әйләнә-тирәдә ни-нәрсә барын сораштырды. Күрәсең, болар адашканнар иде Белгәннәрен әйткәч, Мотаһирның эченә җылы керде. Ул: РӘФКАТЬ КӘРАМ И 0 КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР ф — Бер бидонны гына булса да бирегез,—дип аны таныган качкынга ялварды. Пычаклы әзмәвернең күзләре зәһәр ялтырады. — Нәрсә?—дип кайтарып сорады ул һәм тәбәнәк гәүдәле качкынга баш какты:— Кореш, бир шуңа! Мотаһирның ике каш арасына йодрык килеп төште. Ул, йөзен каплап, чалкан ауды. Ә торып басканда качкыннар да, сөт бидоннары да юк иде инде. Ике күзен кан басканга гына түгел, сөтсез кайткан өчен лагерьда аны ни көтәсен уйлап, аның күз аллары караңгыланды... XXV Мотаһир үзенең эш бүлмәсендә, авыруларга эчертү өчен, ылыс төнәтмәсе әзерли иде. Ул, ваклап, ун литрлы шешәгә ылыс тутырды, кайнар су салды. «Ике-өч көн торсын»,—дип шешәне идәнгә куйды. Шулчак ишектә бер тоткын пәйда булды. Ул әкрен генә керде дә, исәнләшеп, туктап калды. Мотаһир аны шундук таныды. Моннан ун көн элек, этап килгәч, ул бу кешене чамалап калган иде. Чөнки аның фамилиясе Илтазаров. Мотаһир аны эзләп йөрмәде, фәкать хәтеренә сеңдереп кенә калды. Чөнки белә: иртәме-соңмы, һәр тоткын амбулатор кабул итүгә киләчәк, табибларга мөрәҗәгать итәчәк. Ә Илтазаров беренче күргәндә үк бераз аксый иде инде. — Утыр,—диде Мотаһир йомшак кына. Ул Илтазаровны тануын да, фамилиясенә караганда милләттәше булырга тиешлеген дә һәм шуңа бәйле рәвештә күңелендә туган якын итү хисләрен дә белгертмәде. Аның йөзе тыныч, үз-үзен тотышы гадәти — җитди һәм игътибарлы иде. — Кай җирең авырта? — Менә аяклар шеште. Мотаһир юка гәүдәле, тәбәнәк буйлы Илтазаровка текәп карады. Аксыл чырай, чыгынкы яңаклар аның хәлен әйтеп тора иде. Җитмәсә, аяклары... — Чалбар балагыңны күтәр. Мотаһир аның шешкән аякларына бармак бите белән басып-басып карады. Баскан җир батып кала иде. «Безбелковый отек икән монда,—дип уйлады Мотаһир башын чайкап.—Ачлык галәмәте». Аннары ул авыруны бастырды, янә утыртты. Аның йөрәген, үпкәсен тыңлады. Үзе дә өстәл артына барып утырды. Илтазаровның кан басымын тикшерде. Кулына каләм алды. — Фамилияң ничек? Авыру фамилиясен әйткәч, Мотаһир тагын берничә сорау бирде, кирәкле мәгълүматларны язып куйды. — Алай икән. Яхшы,—диде Мотаһир сузыбрак һәм кисәк кенә татарчага күчте:— Син кай яклардан? Тоткын башта югалып калды, аңышмыйча торды. Чөнки озак вакытлар туган телен ишетмәгән кеше мондый чакта, гадәттә, аптырап калучан була. Башын иеп, җилкәләрен салындырып, мескен кыяфәттә утырган Илтазаров кисәк кенә турайды, калкынып куйды, күзләрен зур ачып, Мотаһирга карады. Ирен читләре җәелеп китте, сөенеп, ул җәһәт кенә: — Татарстаннан,—диде.— Син дә татармыни9 Мин монда татарлар юк дип торам. — Әрекмән белән кычыткан үскән һәр җирдә татар бар,—диде Мотаһир авыр көрсенеп.— Безне язмыш шулай тараткан инде. Кайсы районнан? — Әлмәттән. — Бездән ерак түгел икән... Моны ишеткәч, тоткынның күхтәре очкынланды, йөзе нурланды, якын туганын күргәндәй Мотаһирга йотылып карады. Ул аякларын, ку.ътарын кыймылдатып алды, уң кулын әле өстәлгә куйды, әле тезенә төшерде, бөтен гәүдәсе хәрәкәткә килде. Батыраеп, үзе дә сорауга күчте: — Ә син каян? — Коры Елгадан. — Шулаймыни? — Әйе. Илтазаров көлеп җибәрде. — Ә мин сине «тавык тәпие» таккан дип торам. Урысча әйбәт сөйләшәсең. — Монда кемгә дә әйләнерсең,—диде Мотаһир уйчан гына һәм янә сораштыруга күчте:—Күптәннән авырыйсыңмы? — Байтактан. Килә потлап, китә мыскаллап, дигәндәй, чир бер эләктерсә,-тиз генә ычкындырмый, каһәр. Монда бигрәк тә. — Нәрсә, эшли алмыйсыңмыни? — Юк шул. — Ярар, яткырырмын. Кичә бер урын бушаган иде. — Рәхмәт, якташ,—диде тоткын, аның йөзенә өмет нуры кунгандай булды. Мотаһир урыныннан торды. Ләкин шулчак бүлмәгә бер үсмер керде. Исәнләште. Ишек катында туктады. Мотаһир бу тоткынны да белә. Аның беренче генә килүе түгел. Чире начар — буыла, телләрен тешли.. Мотаһир: «Моны солдатка җибәрү хәерле булыр»,—дип уйлады. — Костров, тагын килдеңме? — Әйе, доктор. — Нишлибез соң? — Белмим инде. — Солдатка барасың киләме? Әлбәттә, хәзерге кыяфәтенә караганда, чирен дә искә алсаң, ул данлы армиянең көч-куәтсн арттырырлык кеше түгел иде. Күрәсең, үзе дә үз чамасын белә. Бик атлыгып та тормый. — Белмим. — Ярар, бүгенгә кайтып тор. Үзем әйтермен. Үсмер чыгып киткәч, Мотаһир өстәл янына утырды. Үсмерне бу мәхшәрдән коткаруның бердәнбер юлы фронтка җибәрү икәненә ул тәмам инанды. Чонки бума кеше эшләрдәй эш монда юк иде. Иртәме-соңмы, ул агач астында калып үләчәк. Мотаһир начальник исеменә рапорт язды. «Солдатка барып эләксә, озак тотмаслар, яраксыз табып, өенә җибәрерләр»,—дип фикер йөртте ул үзенчә. Аннары Мотаһир Илтазаровка сорау бирде: — Син каян килдең әле? — Сорок Лагтан. — Кайсы төштә булдың? — Обозсрский тирәсендә. — Шулаймыни, —диде Мотаһир сузып кына.— Урман кистеңме? — Эшләмәгән эш калмады,—диде Илтазаров җанланып һәм, якташына тәмам ышанып, җәелеп китте.—Күрде башлар... тегермән ташына салып онга гына әйләндермәделәр. Аннары ат белән йөрдем. Ашханәгә йөк ташыдым. — Алайса гел ач булмагансың икән. — Әй, исеме генә инде. Шулай да ашар нәрсә табыладыр ис. Чүпне араласаң, кесәл кисәкләре, башкасы чыга.—Көлеп өстәде:—Ашказаны шәп минем. Мотаһир да аңа кушылып келде. Ул Илтазаровка бер кружка мүк җиләге сыгынтысы салып бирде. — Мә, эч. — Нәрсә ул? — Курыкма,—дип елмайды Мотаһир.—Экстракт, витамин урынына. Пиллагра эләкмәсен. Бүтән сыем юк. — Рәхмәт, якташ. Мотаһир буш кружканы бер читкә алып куйды. — Әйдә, Илтазаров, стационарга. Ул палаткага килеп керүгә, «дуга бөгеп» яткан берәү зарлана да башлады. — Эч бора, доктор,—диде инәлеп.— Хәлем авыр. Мотаһир аның янына килде, өстен ачты. — Чалкан ят. Суз әле аякларыңны. — Авырта, доктор. Мотаһир аның эченә кул тидереп алды, юатты. — Ышанам, агайне, ышанам. Түз. Авырмас сөяк булмас. Рәтләнерсең. Юньле дару булмауга эченнән көенеп, авыруның кружкасына мүк җиләге сыгынтысы салып, ул ары китте. Тагын берәү янына килде. — Хәлең ничек? Бир син дә кружкаңны. Анысының бөтен тәнен чуан, сызлавык баскан иде. — Ярыйсы,—диде авыру тоткын сабыр гына.—Әле бүген төш күрдем. — Йә, ниләр күрдең? Мескен авыру зәңгелә чиреннән коелып беткән тешсез авызы белән елмаерга итте. — Ат күрдем. Күршедә яткан берәү, муены һәм бите чабырган адәм, шундук ашыга- ашыга: — Өстеңнән ялган сөйләгәннәр,—диде.— Менә, мин сиңа кичә әйттем бит. Әйттемме? Мотаһир белә: кем дә булса берәү төшендә ат күрсә, аны нигәдер ялган күрсәтүгә юрыйлар иде, ягъни аның өстеннән судта ялган мәгълүмат биргәннәр, йә язып җибәргәннәр. Нигә алай юрыйлар — анысы Мотаһирга караңгы. Әллә инде русча лошадь һәм ложь дигән сүзләр охшашрак булгангамы? Мотаһир табибның беренче дәвалау коралы сүз икәнне һәрчак исендә тотып, әңгәмәне дәвам итте: — Ат киттеме яныңнан, юкмы? — Китте,—диде теге мескен сөенеп. — Төшең әйбәт икән, әле савыгып өеңә дә кайтырсың, иншалла. — Рәхмәт доктор, яхшы сүзеңә. 'Чыкмаган җанда өмет бар шул. — Сугыш беткәч кайтарырлар,—диде Мотаһир һәм буш койкага күрсәтте:— Илтазаров, син шунда ятарсың. Илтазаровны яткызгач, Мотаһир авыруларны карады, вазифасы кушканча башкарырга тиешле эшләрен төгәлләгәч, ишек алдына чыкты. Якындагы баракка керде. Нарда яткан берәүне күреп, дежурныйдан сорады: — Бу нишләп ята? — Ул чирли,—диде дежурный күзен дә йоммыйча. Шулай да Мотаһир, нидер сизенеп, үзе барып карыйсы итте. Тегенең өстен ачса, аптырап китте. — Бу үлгән ләбаса. — Ә, шулаймыни?—дигән булды дежурный, белмәмешкә салышып. Мотаһир мәетнең баш очындагы салам мендәргә кагылды. Анысы да суынып, катып беткән. Ни өчен дежурный тегенең улүе хакында хәбәр итмәвен дә белә Мотаһир: ипиен алыр өчен. Бу хәл беренче мәртәбә генә кабатланмый инде. Барактан чыккач, Мотаһир шундый күренешкә тап булды: зона ишек алдында өч тоткын сөйләшеп тора, ә проходной ягыннан лагерь башлыгы белән бер надзиратель киләләр. Менә башлык тегеләр янына җитте. — А-ну тарал!—дип боерды ул коры гына. Уголовниклар, алай җыелышып торырга ярамаганны белгәнгә, теләр- теләмәс кенә аерылыштылар. Шулай да берсе, инде кузгала башлаган «хуҗа»га таба атлап: — Гражданин начальник, минем ашарыма юк, — диде. Моны ишетеп, икенчесе дә артына борылды һәм, юри мескенләнеп, t сүзгә кушылды: < — Гражданин начальник, синец ипиен юкмы? Өченчесе дә еламсыраган булды. — Миңа да бир әле, «хуҗа». 5 Начальник: з — Карцерга утыртсам, тамагыгыз туяр!—диде дә китеп барды. Ул да, тегеләр якынлашуга, сагая калган иде. Чөнки көнкүреш статья- * сы белән утыручылардан теләсә нинди этлек көтәргә мөмкин. Өстсңә ташланырга, кадарга да күп сорамаслар. Ә начальник зонага коралсыз керә. , Надзиратель дә буш кул белән. Лагерь башлыгы карцерга бара икән, үзе белән Мотаһирны да ияртте, t Мотаһир аңардан бераз арткарак калып барды. Читтән караганда началь- * никның йөрүе кызык икән. Мотаһирга ул сажинлап җир үлчәгән колхоз £ бригадирын хәтерләтә: салмаксалмак, озын-озын итеп атлый. «Кадровый < гаскәриләргә бер дә охшамаган бу»,—дип уйлады Мотаһир. $ Карцер агачтан бурап эшләнгән аерым бинадан гыйбарәт иде. Почмак- « лары тимер белән беркетелгән. Эчтә, уртада, коридор һәм әрле-бирле йөренүче кораллы надзиратель. Коридорның ике ягында да камералар. Начальник ишекләрдәге «волчок»тан караштырып алды да китеп барды. Мотаһир исә, сакчы белән, камерадагыларны берәм-берәм тикшереп чыкты. Камераның җиһазы юк диярлек, өч ягында өч эскәмия генә, ишек ягы буш, ятар җир юк. Түшәм биек, югарыда ике бүрәнәне тишеп кенә уелган бәләкәй тәрәзә. Мотаһир камераларда бик сак йөрде. Чөнки монда, ачлык игълан иткән яки юк-бар гаеп өчен ябылганнар белән бергә, әшәке җинаятьчеләр дә бар иде. Паеклары җан асрарлык кына аларның: ике йөз грамм ипи, ике йөз грамм су. Тоткыннарның берсе бик бетешкән иде. Мотаһир: «Масленниковны, начар хәлдә булуы сәбәпле, карцердан чыгаруыгызны үтенәм. .»—дип, лагерь начальнигы исеменә рапорт язды. Әлбәттә, үзе дә тоткын буларак, Мотаһир бу бичара бәндәләрнең хәленә керергә тырыша. Ләкин ул да бик сак эш итә. Чөнки аның һәр сүзе, һәр рапорты нык дәлилләнгән булырга тиеш. Югыйсә, үзенең кыен ашавы ихтимал. Моны Мотаһир беркайчан да исеннән чыгармый иде. Бер атна узды. Илтазаровның хәле яхшырмады, аягынын шеше бетмәде. Аны тагын күпме яткыра ала Мотаһир? Бер атна, икс... ә алга китеш күренмәс сыман. Шуннан Мотаһир, гасабилы уйларын бер якка куеп, санчасть башлыгы белән сөйләшеп карарга булды. — Сергей Филиппович, авыру Илтазаровның хәле начар,—диде ул җай белән генә. — Нәрсә булган? — Аяклары авырта. Бер атна ята инде, яхшыга бармый. Төзәлми. — Шуннан? Мотаһир, һәр сүзенә басым ясап, әйтте: — Актлаштырыйк. Ул үлә. Бу сөйләшү Мотаһирның эш бүлмәсендә бара идс. Начальник кисәк кенә аңа карады, кашлары җыерылды, йөзе кырысланды. Ул икеләнә калды. Чөнки тоткыннарны актлаштыру бик сирәк очракта гына була, бу —гадәттән тыш вакыйга. Узган ел икс күзе дә сукырайган берәүне —гади крестьянны —шулай иттеләр. Өенә кайтып китте Сүз дә юк, тома сукыр монда беркемгә дә кирәк түгел, тегендә дә андый «халык дошма ны»ннан әллә ни зыян тимәс. Шуңа күрә каршы килүче булмады Ә Илти- заровның аяклары гына шешкән. Азмыни андыйлар?! Санчасть начальнигы үзенең кул астында эшләгән Мотаһирга янә текәлеп, сынап карады. Әлбәттә, ул аңа ышана иде. Ләкин, тәшвишләнүе бетсен, томанлы, икеле- микеле уйлары бөтенләй таралсын өчен, ул ашыкмаска булды. — Әйдә, керик әле. v Доктор авыруны җентекләп карарга, бәйнә-бәйнә сораштырырга уйлады. Чөнки мондый четерекле эшнең мәшәкате күп. Бер селтәнүдә генә хәл итә торган түгел. Бөтен җаваплылык, ахыр килеп, аның җилкәсенә төшәчәк. Хата җибәрсәң, төзәтеп булмаячак. Авыруны карагач: — Тагын бер атна ятсын,—диде башлык Мотаһирга. Атна узуга янә җентекләп тикшерде. Бары шуннан соң гына, аның карарына тел-теш тидерүче булмаячагына инангач, өмете өзелә башлаган Мотаһирга: — Документ әзерлә,—дип боерды. Илтазаровны актлаштырып, өенә кайтарып җибәрделәр. Өсте бик сәләмә иде, жәлләп, Мотаһир бер пар күлмәк-ыштан бирде. Ул киткәч, Мөсәмирәгә хат язды. Илтазаров кайтып киткәч, Мотаһир ике төрле хис кичерде. Бер яктан, ул яктаиГын үлемнән йолып калуга сөенсә, икенче яктан, аның өенә кайтуын, хатынын, әти-әнисен, бала-чагасын, туган-тумачасын күреп куанасын уйлап, үзенең дә күңеле алгысыды. Бер җай белән генә аккан тормыш елгасына ярдан таш, балчык кантарлары төшеп, аны актарылып, бөтен тирә- юньне дөбер-шатыр китереп, быгырдап агарга мәҗбүр иткән кебек булды. Аның йөрәге ярсыды, күңел чоңгыллары айкалды-чайкалды... Ни генә башына килмәсен, бу арада уйлары гел өе турында. Ә өйгә ялганып туган авыл, аның кешеләре күз алдына килә. Үзенең каһәрле язмышы һәм ни , өчен газап чигүе хакындагы уйлар тынгы бирми. ...Кызыл Армиядән кайткач, Мотаһирны хәрби комиссариат берничә мәртәбә Казанга—осталыгын арттырырга җибәрде. Утыз бер, утыз дүрт, утыз алты һәм утыз җиденче елларны барды бугай. Әйе, шулай булды, һәм менә соңгысы аермачык хәтерендә: 1937 елның июнь — август айлары Казанда булды. Кайтуга, колхоз рәисе аның башына таяк белән суккандай итте: — Сине район советы эшеңнән чыгарды. — Ничек? — дип аптырады Мотаһир. — Син унбиш көнгә отпускы аласың да, эшеңнән китәсең, айлар буе югалып торасың,—диде председатель күзен дә йоммыйча. — Мине военкомат хәрби уеннарга җибәрде. — Анысын мин белмим. Мотаһир моның каныгу, үчләшү галәмәте икәнен аңлый иде. Хезмәте буенча турыдан-туры рәискә буйсынмаганлыктан, ул аның белән авыз чайкап тормады, каңгырып, район үзәгенә китте. Гаҗәп хәл: рәиснең сүзе хак булып чыкты. Әмма ни өчен чыгарылганын әйтмәделәр. — Алайса сез миңа белешмә бирегез,—диде Мотаһир райздрав мөдиренә.— Фәлән елдан фәлән елга хәтле фельдшер булып эшләде, дип. — Булыр,—диде мөдир тәкәббер генә. Район үзәгеннән бик күңелсезләнеп кайтты Мотаһир. Ләкин тик ятып булмый — колхоз эшенә йөри башлады. Аны ындыр табагына, барабанга көлтә бирү эшенә куйдылар. Анда хезмәт көне күп төшә икән. Күпсенеп, салам эскертләүгә күчерделәр. Монысыннан да алдылар һәм көлтә кертергә куштылар. Мотаһир эштән курыкмады. Ат белән кәлтә китер, сәнәк белән эскертка ат. Бөтен көчен биреп тырыша иде... ...Илтазаров кайтып киткәч, Мотаһир шуларны хәтеренә төшерде. Авыр башына җиңеллек килмәсмедип, авыз эченнән генә җырлап та 0 җибәрә иде. Ә җыруы гел бер: а. ч Күгәрченнең мескенкәйнең 2 Ак йоны бар түшендә 3 Тагын ниләр күрәм икән.— Сулар йөздем төшемдә. к XXVI ...Июль ахырында Мотаһирны лагерь башлыгына чакыртып алдылар. « — Син Кушага барырсың,—диде бүлмәсендә берүзе утырган хуҗа. га — Еракмы соң ул?— дип сорарга җөрьәт итте Мотаһир. — Онсгага барганда... Малошуйка станциясенә китәрсең... Пропуск н алырсың. Унбиш көнгә командировочный яздыр. Бухгалтерияга кер. * Начальник анда кемнәр һәм ни эшләвен дә аңлатты. Хәер, әйтмәсә дә, е Мотаһир чамалый: сине анда конфет фабрикасы көтеп тормый. 2 Бу яклардагы һәр станция кебек, монысы да зур агач бинадан гыйбарәт иде. Тирәягында складлар, ярдәмче хуҗалыклар. Берничә рәт тимер юл рельслары ялтырап ята. Станция зур поселокның нәкъ уртасында урнашкан. Мотаһир баштарак вокзал эченә кереп, байтак вакыт агач эскәмиядә утырды. Каядыр барырга җыенган төрле кыяфәттәге юлчыларны күзәтеп аргач, стенадагы язуларны укырга, плакатларны карарга кереште. Бер плакат аның игътибарын бигрәк тә җәлеп итте. Алгы планда, тимер караватта, ап-ак урын-җирдә бер бала ята. Аның өстснә фәрештә күк хатын-кыз иелгән. Адрд язу: «Окружим сирот материнской лаской и любовью!» Башта бу сүзләр бала караватына иелгән хатын авызыннан әйтелгән кебек тоела. Ләкин җентекләбрәк, башыңны күтәребрәк карасаң, эшнең асылын аңлыйсың. Плакатның арткы планында (беленер-беленмәс кенә)—Сталин сурәте. Ул кулына бала күтәргән. Икесе дә бәхетле елмаялар. Икесе дә чәчәккә күмелгәннәр... Ниндидер ачыну биләп алды Мотаһирның күңелен. Ул урамга чыкты. Ләкин (әйтерсең, аның һәр адымын күзәтеп торырга җыенган) монда да боек юлбашчы сурәтенә юлыкты. Монда да зур плакат. Ул станция бинасының тышкы диварына кадакланган. Даһи ата бөтен халыкларга юл күрсәтә. «Под знаменем Ленина, под водительством Сталина — вперед к новому расцвету советской Родины, к полной победе коммунизма в нашей стране!» Язу сул якта, Сталин — унда. Ул хәрби киемнән, яланбаш. Түшендә зур йолдыз. Үзе горур, җитди. Аның артында Ленин шәүләсе Мотаһир поезд көтеп тора. Зур станция булганлыктан, монда беркайчан поездлар да, халык та өзелми. Әнә бер яктан платформаларга танклар, туплар куелган хәрби состав ажгырып килсә, икенче яктан яралылар төягән санитар вагоннары шуыша. Бер, ике, өч. . йә хода, гарипләнгән никадәр солдат!.. Нихәтле техника агыла! Очы-кырые юк. Кайчан бетәр бу мәхшәр?! Кешеләрне имгәтеп, илне бөлгенлеккә төшереп бетерә ич бу сугыш! Мотаһир, әче итеп, үзәкләрне өзеп паровоз кычкыртуга түзә алмыйча, елар дәрәҗәгә җитеп башын тота... Кулларын алуга, пассажир поезды килеп җитә. Тәрәзәдә хәрбиләр, хатын-кыз, бала-чага Кая бара болар, кая юл тота? Бәгыре киселеп, үзенең нарасыйларын юксына Мотаһир... Салкын рельсларга ятып җылардай, колак салып тыңлардай була ул туган илдә ниләр барын... Их, утырып ла китәсе иде шушы вагоннарның берсенә... Ленинград, Мәскәү, Казан... Йә хода, үзең сабырлык бир! Мотаһир күз яшьләренә буыла... Аның поезды әле һаман килми. Ә ул, аны көтеп, перронда тора. Әнә өлкән яшьләрдәге бер хатын, сумкасын актара башлады. Билет эзлиме? Тапты, ахры. Ашыгып китеп бара. Чү, ни бу? Мотаһир, әле генә хатын басып торган урында кошелек күрде. Ул әлеге хатын артыннан кычкырды: — Гражданка! Гражданка! Хатын борылды, аптырап, аңа эндәшкән кара киемле арык кешегә карады. — Сез миңа әйтәсезме? — Әйе. Әнә, төшереп калдырдыгыз. Хатын сумкасын кармаларга тотынды, йөгереп килде дә кошелегын җирдән күтәрде. Аны кулында тоткан хәлдә: — Рәхмәт. Рәхмәт сезгә,—дип ашыгып китеп тә барды. Перронда хәрбиләр күренгәли, халык тыз-быз йөри. Әнә тагын бер хатын Мотаһирның игътибарын җәлеп итте. Кечкенә баласы белән яшь ана. Йодрык хәтле генә бала, бурлак кебек җигелеп арба сөйри... Тик Мотаһирның аны бүтәнчә итеп күрәсе килә. «Кирәкми, ана, җәфалама шул сабыйны... Өлгерер әле тормыш тартырга...» Нишләп гел ямьсез уйлар гына килә соң Мотаһирның башына. Югыйсә, монда матур күренешләр дә җитәрлек бит. Әнә, күгәрчен һәм чыпчык ише кошлар рельс, шпал араларында йөреп, ризык эзлиләр, тамак мәнфәгатен кайгырталар... Тоткыннар да шулайрак бит: алар да шул ач кошлар хәленә төшкән, кешелекләрен югалтыр дәрәҗәгә җиткән — ни очраса, шуны кабып йотарга әзер... Менә Мотаһирга кирәкле поезд да килеп җитте. Керде. Урнашты. Янында таушалганрак костюм-чалбар кигән бер ир-ат. Сөйләшеп киттеләр. Теге башта текәлеп карап торды, аннары: — Син нишләп утырасың? — дип сорады. — Мин утырмыйм, барам,—диде Мотаһир тәкәллефсез генә. — Кая? Мотаһир аның төс-кыяфәтенә, өс-башына күз төшерде. Уртача гәүдә, тулы йөз, кыяфәте артык күзгә бәрелә торганнардан түгел. Ләкин гәүдәсен төз тота, чалбар балагын яхшы күнитек кунычына кыстырган. Сөйләшкәндә сүзләрен ачык итеп әйтә — команда биргән кебек. Күңеле нидер сизенеп, Мотаһир бу адәмгә алдан ук дөресен әйтте: — Кушага. — Каян киләсең? — Кодинодан. — Пропускай бармы? — Бар. — Күрсәт! Мотаһир, түш кесәсеннән алып, рөхсәт язуын күрсәтте, ләкин кулыннан ычкындырмады, һәм, үз чиратында, батыраеп, сорау бирде: — Ә синең пропускай бармы? Теге елмаеп куйды. Кара нинди кыю, янәсе. * — Бар. — Күрсәт. Адәм уң янтыгындагы наганга ымлады. — Әнә,—диде ул һәм кабат Мотаһирга төбәлде.— Син нинди кеше? Мотаһир, икеле-микеле уйларга урын калдырмас өчен, үзенең кемлеген әйтүне кирәк тапты. Кызыл хачлы сумкасын капшап: — Мин — врач,—диде.—Анда печән чабучылар бар, җитмешләп кеше. Конвойсыз җинаятьчеләр, Архангельск өлкәсе кешеләре. — Аңлашылды — Ә син кем? Юлчы тиз генә әйтмәде, серле генә елмаеп куйды. Аннары, як-ягына күз йөртеп чыккач: — Оперативник,—диде. — Ә ул нишли?—дигән булды Мотаһир. — Синен кебекләр белән дуслаша. о Көлешеп алдылар. Шуннан оперативник, баягыча кырыслык белән а. түгел, ә гади генә сорап куйды: — Син балык тота беләсеңме? 2 — Юк,—диде шиге бетмәгән Мотаһир чөнки лагерь еллары аны чит з кешеләр белән сөйләшкәндә сак булырга өйрәткән иде. — Безнең авылда зур елга юк, инеш кенә. Вак-төяк сөйләшеп, ара-тирә тәрәзәгә карап, хәтта бераз ятып ял < иткәләп, Малошуйкага җиттеләр. Поезд туктады. — Син консерва банкасы эзлә,—диде оперативник.—Суалчан алыр- s быз. Мин кибеткә киттем. х Мотаһир бу адәмнең балык тотарга һәвәс кеше икәнен аңлады. Шпал- * лар арасыннан консерва банкасы табып, юл читендә таяк белән җир тыр- наштырып, берничә суалчан тапты. Тегенең килгәнен көтә башлады. Оперативник куп итеп кармаклар сатып алган икән. — Банкаңны әйбәтләп яп,—диде ул, вагонга кереп утыргач. * Кузгалдылар. Архангельск өлкәсенең бу яклары Котлас яки Березник тирәләреннән 2 бераз аермалырак икән. Монда А> диңгезнең, дөресрәге, Онега култыгының тәэсире нык сизелә, һава дымлы, диңгездән өзлексез җил исеп тора. Төрле-төрле зурлыктагы күлләр белән чуарланган урманнар чыршы һәм нараттан гыйбарәт булса да, елга буйлары гел таш кына, хәтта елга төбенә дә вак таш түшәлгән кебек. Кайвакыт җир өстендә зур-зур ташлар очрый: аларның кайберләре яртылаш җиргә баткан. Әйтерсең, Алып батыр таш ыргытыш уйнаган да аларны җыймыйча калдырган. Таш ярыкларында, хәтта аларның шома осләрсндә дә ап-ак кашкарыйлар чәчәк атып утыра. Куша авылы — Нимсньга култыгыннан ерак түгел урнашкан балыкчылар совхозы, диделәр. Аңа җиде чакрымда, елга буенда, аз сроклы тоткыннар печән чаба икән. Мотаһир шуларны эзләп табарга тиеш иде. Кушага барып җиткәч, оперативник: — Бергә барырбыз,—диде.— Башта балык тотыйк. Авыл читендә, су буенда туктадылар. Оперативник кармакларын җиргә куйды, җайлый-көйли башлады. Эшен бетергәч, банкадан бер суалчан алып кармакка эләктерде дә суга ташлады. Озак та үтмәде, бер бәләкәй балык капты. Аны оперативник зур кармакка эләктереп, суга ыргытты. Анысына ярты метрлы чуртан капты. Шуннан ул әйберләрен җыештырды. — Киттек. Әлбәттә, балык тотарга яратса да, ул бер генә минутка да үз эшен онытмады: кармак сабын тотып, суга караган хәлендә Мотаһирны гел сөйләштереп торды, кем икәнлеге хакында шактый мәгълүмат җыйды. Тиешле урынга барып җиттеләр. Оперативник лагерь башлыгы белән күреште: — Кунаклар килде,—диде. — Андый кунакларны беләм мин,—диде тегесе Мотаһирга салкын караш ташлап. — Мә, егетләреңә бир әле, кыздырсыннар,—диде оперативник һәм чуртанны начальникка сузды. Ул бер кармагын Мотаһирга бирде: — Мә, юлдаш. ...Разъездда яшәде Мотаһир Унбиш кон саен командировка кәгазенә тамга салдырды. Чөнки тегендә кайтасы килми иде. Ул лагерь башлыгына керә дә: — Гражданин начальник, мин Кодинага кайта алмыйм, авырулар күп,—ди,— Командировканы озайтмассыз микән? НКВДга кереп, рациядән генә әйттерәләр дә, аның командировка срогын озайталар иде. Шулай итеп, стационарга кайтмады. Чөнки разъездда да стационар бар, үзе мөдир булып эшләде. Ике-өч көндә урнашып, биләмәләрен барлап чыккач, балык тотып карарга булды. — Син бакага тот,—дип акыл бирде аңа яр буенда бер карт. Бәхетеңә, эләкте балык. Нишләргә? Кыздыртсаң яки пешертсәң була булуын. Әмма ул балыктан гарык инде, косасылары килә Мотаһирның. «Туктале,—диде ул үзүзенә,—станциягә поездләр килә бит. Анда — ресторан». Икенче көнне иртән станциягә китте. Нәкъ поезд килгән чак иде. Вагон-ресторан каршында туктады. Тәрәзәдә күренгән ак калпаклы берәүгә ым какты. Үзе ишеккә таба китте. Ике иякле, йонлач куллы, ак халатлы пешекче ишекне каплап чыгып басты. — Нәрсә кирәк?—диде ул төксе генә. — Сезгә балык кирәкмиме? — Кая балыгың? ОДотаһир иске сумкага салган балыкларын күрсәтте. — Менә. — Ә сиңа ни кирәк? — Ике буханка ипи. — Була ул.— һәм йонлач кул балыкларны алып куйды да икс буханка ипине чыгарып бирде. Кош тоткандай шатланды Мотаһир бу байлыкка һәм кире тартып алмасыннар, дигән кебек, тизрәк станциядән ычкыну ягын карады. ...Беркөнне Мотаһир, печәнчеләр янына баргач, түзмәде, берәүдән чалгы сорап алып, печән чабарга кереште. Ул бер тизлек алып, каерып-ка- . ерып чапты. Әлбәттә, ничә еллар аерылып торган эш башта бераз көйсезрәк барды. Ләкин тора-бара ул күптәнге үз асылына кайтты. Тез тиңентен куе үлән аның каршында авып, пакуска әверелә. Ә ул аякларын шуыштырып кына атлап, чабыпмы чаба. Менә тәне җылына, маңгаеннан тир ага башлый. Ләкин ул туктамый чыжлатып чаба да чаба... Печәннең хуш исе аны исертеп җибәрә. Йөрәген өзеп, янә туган авылы исенә төшә Мотаһирның... Июнь ахыры, июль башларында ул ел саен печән чаба иде бит. Аннан пакус әйләндерергә бара, күбәли, чүмәлә сала... Әлбәттә, үзе генә түгел, егет чакта — әтиәнисе, туганнары, өйләнгәч — Мөсәмирәсе белән... Атка төяп алып кайтулары нинди күңелле иде! Мондагы шикелле богыл куймыйлар иде. Үз авыл болынының хуш исле үләннәре, үлән арасындагы бармак башыдай эре кызыл җиләкләре, өзлексез сайраган кошлары гына түгел, шәмәхә башлы шайтан таягы, берәр агачта утырган мәче башлы ябалак яки каргасына һәм, оясыннан чыгып, кечкенә баганадай арт аякларына басып торучы йомраннарына кадәр якын иде. . Баш түбәсендә күпереп торган болытларына яисә очсыз-кырыйсыз зәңгәр күкләренә кадәр газиз иде... Ә ул авыл сабан туйлары, андагы төрле тамашалар... Кайда калды барысы да? Ай, дөнья, әйләнде дә куйды бит! Куласа кебек әйләнде дә куйды... Мотаһир инде күңеле белән әллә кайчан үзенең Түгәрәк Күлендә, яшьтәшләре, туганнары, гаиләсе янында... Нинди якын, кадерле, миһербанлы кешеләр иде барысы да. Ә монда... Һәм, аның уен раслагандай, бер уголовникның мыскыл итеп әйткән сүзе колагына килеп бәрелде: — Карале, бу «болтун» печән дә чаба белә икән. Ул әле тагын бераз аны үртәп, мыскыл итеп торды. Бу вакытта Мотаһир чабудан туктаган, ләкин чалгысын иясенә бирмәгән иде әле. Ул чалгы сабын чытырдатып тоткан, күзләре отыры усаллана. Әллә шуны күреп, әлеге дә баягы уголовник аны юри ирештерә. Шулай да эш зурга китмәде. Чалгы иясе, әкрен генә килеп, чалгы сабына тотынды. Бераздан Мотаһир кулын бушатты. Чалгы хуҗасы теге уголовникка: — Ну?!—диде коры гына. — Нәрсә нулыйсын? Җикмәдек бит әле. — Зерә бәйләнмә. ' — Мин бит сиңа бәйләнмим. Артыңа сукмаганга ботыңны күтәрмә. — Аңа да тимә. Ша! Кемгә әйттем! — Нишләп әле син аны яклыйсың?—дип, теге хәзер моңа ябырылды.— Ул — контр! Ул совет хөкүмәтенә каршы килгән. Андыйларны сытарга кирәк! — Ә син үзең? —дип һөҗүмгә күчте чалгы хуҗасы. Теге горурланып: — Мин карак,—диде.— Контр түгел... Мотаһир сүзсез генә алар яныннан китеп барды. Бераздан тынычланды. Елга буендагы тез тиңентен печәнгә шактый озак сокланып карап торды... «Бездә күрәне дә калмый торган иде. Аны да, кыш көне мал ашар әле, әйбәт печән булыр, дип чаба идек. Ә монда аңа әйләнеп тә караучы юк»,—дип уйлады. Мотаһир елганың тиз агымына, чиста су астында күренгән ташларга карап, шактый вакыт уйланып утырды. Бсрзаман, яшел урман ягыннан куерып болыт килеп чыкты, җил купты. Күк йөзен урталай ярып, аңа өстән аска хәтле канлы җәрәхәт ясап, кызыл камчы — яшен телеп үтте. Аның артыннан ук коеп яңгыр ява башлады... ...Ашыга-ашыга көз килеп җитте. Уйсу җирләрдә печән богыллары калкып чыкты, игеннәр дүрт бүкән өстендә утырган бура амбарларга җыеп салынды, җил һәм су тегермәннәренә эш артты, болай да сүрән кояшның нурлары инде җылытмас булды. Аюлар кышкы йокыга җыенды Әйе, монда көз иртә килә. Әзрәк сабыр итсә дә ярар идс. Ни әйтсәң дә Мотаһир өчен әллә ни шатлык китерми бит. Чөнки яңадан өченче стационарга кайтырга мәҗбүр. Поляр төннәр башланды. Төне бик озак, көне кыска аның. Иртән ту- гыз-уннарда гына яктыра да, өчләрдә-дүртләрдә караңгы да төшә башлый Әмма аңа карап эш сәгатен киметмиләр, ул һаман иртәнге алтыдан кичке алтыга хәтле — төгәл унике сәгать. Мескен тоткыннар чирдән арынмый. Мотаһирга эш өстәлеп кенә тора. Кайбер хәлсезрәкләрс аңа килеп ялвара: Михаил Иванович, бер генә көн ял иттер, зинһар. Аларга карап, йөрәге әрни Мотаһирның. Әмма быелгы көз сөенечле хәбәр дә алып килде: октябрь аенда Каре лия фронты гаскәрләре. Төньяк флот белән берлектә, дошманны Печенга- дан бәреп чыгарганнар. Ә ел ахырында СССРның дәүләт чиге элекке хәленә кайтарылган. Дошманны үз оясына таба кысрыклау башланган Кыш чыгып, яз җиткәч, көтеп алынган Җиңү килде! Ил белән бергә бу тантанага тоткыннар да чиксез куанды. Язгы ләйсән яңгырына кушылып, аларның да шатлык яшьләре акты... Җәй башында Мотаһир янә Кушага китте дә, көзлектә генә әйләнеп кайтты. Шулай кайта-китә йөреп, ике ел узды. Аннары аларны, меңгә якын кешене, этап белән ябык лагерьга, урман эченә кудылар. Ул лагерьда утыз җиде мен кеше бзр. диделәр Тагын зона. Ике рәт чәнечкеле тимер чыбык, арада такта тротуар—сакчылар йөрер өчен. Аларның күзәтү каланчасы да шунда. Лагерьда такыр башлы, ябык, усал төс-кыяфәтле, җитү сакал-мыеклы тоткыннар. Бөкрерәк гәүдәле, сеңерләре һәм кан-тамырлары беленеп торган каты куллы зеклар Әйе, биредә алар, чыннан да. каты куллы булып чыкты «Усалларның усалын монда күрергә язган икән»,—дип >йлады Мо4. «К. y»N?2 49 РӘФКАТЬ КОРАЙ И о КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР таһир. Чөнки беренче көнне үк ул шундый күренешкә тап булды. Электән монда ябылуда яткан бер уголовник яңа килгән сәяси тоткыннар арасында алтын тешле берәүне күреп алды. — Әй, син, фиксатый, кил әле бире,—диде ул аны бармак белән генә чакырып.— Әйе, әйе, син. Кем сине монда борынчыксыз кертте? Ә? Ха-ха- ха... За что загремел? Ни өчен утырасың? — Илле сигезенче статья. — Кызлар көчләмәвең күренеп тора. Ничәнче часть буенча, дип сорыйм. — Икенче. — О, хөкүмәткә каршы... Әйбәт түгел, хөкүмәткә каршы бару яхшы нәрсә түгел,— дигән булды уголовник. Шуннан икенче бер сәяси тоткын килеп, иптәшен якламакчы булды. — Тимә син аңа,—диде ул.— Понял? — А ты меня на «понял» не бери. Я за этот «понял» пять лет отсидел. Понял?! Эт фәлән нәрсәсен тыкмаган җиргә борыныңны тыкма. Сәяси тоткынның да бирешәсе килми иде: — Тимә, дидем. — Ты че возникаешь? Тебя, че, давно не били? — Мин сине кисэгтем. — Ә мин сиңа төчкерәм, миндә — томау. Моңа ярдәмгә тагын берничә уголовник килеп җитте. — Нәрсә хай күтәрдегез?—дип сорады арадан берсе. — Әнә, бер фиксатый килгән,—диде уголовник һәм тагын теге сәяси тоткынга бәйләнде: — Нәрсә миңа күзеңнең агы белән карыйсың? Кыяфәтем ошамыймы әллә? Мин начар киенсәм дә, культуралы тәрбияләнгән... Ул үзе шикелле башкисәр иптәшләренә аркаланып, тагын нидер сөйләнде. Надзирательләр килеп чыкмаса, эш нәрсә белән йомгакланыр иде, билгесез. Алар күренгәч кенә, төркем ике якка аерылып китте... Ләкин иртәгесен теге сәяси тоткынның алтын тешләре юк иде инде. Ә икенче вакыт, тагын этап килгәч, әлеге бандит бер яшүсмергә бәйләнде. Нардан төште дә, оятсызларча кешнәп: — Ба, бу минем беренче мәхәббәтемә охшаган,—диде.—Чибәр бу, чибәр. Үсмерне уголовниклар әйләндереп алдылар. Икенчесе, тәмәке төпчеген чиртеп җибәрде дә, кулларын җәйде. — Капшап карамыйча ышанмыйм, — дигән булып, ул аны сыйпый ук башлады... һәм шуның белән бичара үсмернең язмышы төнлә хәл ителде... ...Ярты елдан Мотаһирлар тагын этап белән киттеләр һәм бер урманчылык пунктына килеп юлыктылар. Дөресрәге, аларны юлыктырдылар. Бу лесопункт Мотаһирга таныш Төньяк Двина буенда иде. Двина, Двина... Буксирда барганда аның киңлеге, көче сизелә, дулкыннары чайкала. Буксир селкенүенә, чайкалуына гел уйланып, күзәтеп барасың. Мотаһир кебек меңләгән тоткыннар ябылуда дөнья рәхәтләреннән мәхрүм булып ятса да, үз иркендәге кешеләр өчен тормыш әүвәлгечә дәвам итә иде. Әнә яр буенда, алар туктаган пристань янында, туй итүчеләр. Күрәсең, кунакларны озаталар: гармун дәртле моңын сибә, такта тротуар өстендә көчле аяклар тыпырдаша, частушка тавышлары бөтен тарафны иңләп ала... Дәрья кебек киң булып агыла ул төньяк җыры, урман кебек төрле авазлар белән шаулый... Йөрәккә үтеп керә, күңелне кузгата... Каядыр болытларга да менеп китә, бөтен галәмгә тарала ул... Төньяк боз океанына кадәр барып җитәдер, анда булган кешеләрне дә җылытадыр, дәртләндерәдер бу җырлар... Ә аларга... тагын лагерь, тагын эш — җаны теләмәгән, күңеле тартмаган эш... Урманчылык пункты. Яр буенда агач эскертләре. Ә агач һаман өстәлеп тора. Чөнки аста, елга читендә саллар. Ул ярга беркетелгән һәм аннан агач күтәрәләр. Ләкин аны тартып менгермиләр, моның өчен махсус җайланма — транспортер көйләнгән. Аста берничә кеше, бүрәнәләр өстендә йөреп, транспортер ягына озын саплы ыргак белән берәм-берәм бүрәнә этәрә. Жайсыз төртсә, кайберәүләр суга төшеп тә китә... Әмма биредә дөньядан туйганнар, үзләре үк төшеп китүчеләр дә юк түгел. Мотаһир белән эшләгән берәү ялга туктаган саен сукранып, язмышыннан зарланып йөрде. — Барыбер үләбез инде,—дип әйтә иде ул төшенкелек белән. Мотаһир аны юатырга тырышты: — Туктале, Вася, сабыр ит. — Күпме түзәргә була?! һәм беркөнне ул су астына китте. Билгеле, аны тартып чыгарырга да омтылмадылар. Чөнки бу гадәти нәрсә кебек: монда адәм җаны чебеннән дә бәһасезрәк. Аның бер танышы килеп: — Вася кайда? — дигән сорауга да битараф кына итеп: — Суга төште,—дип кенә җавап бирделәр. XXVII «Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде...» Әйе, нәкъ җырдагыча— чыгарлык кына түгел иде Мотаһир килеп эләккән урман, эчс-тышы чәнечкеле бит аның. Ниһаять, бүген дошманыңа да теләмәслек бу мәхшәрдән котыла. Юк, әле күңеле ышанмый, аңына барып җитми шикелле. Мөмкинмсни бу хәл? Югыйсә, айлар-еллар буена көтте бу көнне, төн йокламый уйланып чыга иде. Соңгы вакытта бигрәк тә... «Хыяллана күрмим тагы»,—дип тә куя иде Мотаһир үз-үзенә. Гаҗәп түгел, нишләсәң дә гаҗәп түгел монда. Соңгы лагерьда егерме мең кеше, диделәр. Якташлары да байтак иде. Ә күпмесс исән калыр икән шуларның9 Мотаһирның да, бетүләрем шушы икән, дип йөрәге өшегән минутлары аз булмады. Әмма түзде, тырышты-тырмашты, актыккы сулышын җыеп сазлыктан чыгарга омтылган кеше кебек ул да талпынды-калкынды, җанын-тәнсн сакларга тырышты. Ачлы-туклы яшәргә күнеккән иде инде, ә менә җанныбәгырьне телгәләгән кимсетүләр соңгы чиккә җитте. Гүя кемгәдер аның кайтмавы, моннан чыкмавы, биредә күргәннәрен ирсктәгсләргә җиткермәве кирәк иде. Гүя аны соңгы адымын ясарга, соңгы чиккә этәрергә тырышалар иде — йә лагерьдагы вәхшилектән канәгатьсехпск белдерергә, йә лагерь хуҗаларына, аларның рәхимссзлегснә протест йөзеннән, юлбарыстай өсләренә ташланырга, йә бу газапларга түзә алмыйча, әҗәл эзләп, чәнечкеле тимер чыбыкка таба атларга. Әмма тешен кысып түзде, тешләре шыкырдап кителеп төшкәнче кысты ул аларны. Менә хәзер шул кимсенүҗәберләүләрга түзүнең әҗере — ул өенә кайтачак, бу тәмугтан котылачак. Ләкин Мотаһир уйлап җиткермәгән, башына да китермәгән тагын бер куркыныч аны сагалап тора икән әле. Башта ул моңа әллә ни әһәмият бирмәгән иде. Аны озатканда лагерьның икенче бүлек башлыгы, Кокашинский фамилияле, Мотаһирга мөгамәләсе гел үк начар булмаган озын буйлы, киң җилкәле кеше әйтте: — Нәбиуллин, өеңә кайтма. Әгәр анда кайтсаң, начар булыр Мотаһир, үзен иреклерәк сизеп, теленә килгән беренче сүз белән җавап кайтарды: — Моннан да начары булмас инде... Көнс-сәгатс белән төп-төгал ун ел бит. — Хәлеңне аңлыйм, Нәбиуллин,—диде Кокашинский.—Звоноктан звонокка хәтле... Күп, бик күп. Ләкин мин сине кисәтергә тиешмен. Үзеңә яхшылык теләп... Гел исеңә төшереп торырлар... Ул кузгала башлаган Мотаһирны кире утыртты: — Сабыр ит. Уйла. — Белмим инде, гражданин начальник,—диде Мотаһир аптырап. Ул ничектер икеләнә калды, коелып төште. «Сукыр чкан юлга чыкса, буран булыр, ди. Менә миңа да гел уйламаган-искәрмәгән яктан карлы- бозлы җил чырайга китереп бәрде булып чыга түгелме?» Башта аның теләге каршы тору, бу мәхшәрдән котылу өчен үз-үзен яклау булса, хәзер аек акыл белән эш итү өстенлек ала башлады. Өстенә көрән костюм кигән, һәрвакыт җитди чырайлы, итагатьле Ко- кашинскийның күзләренә карады Мотаһир. Әйе, хәзер ул башлыкларга да туры карарга батырчылык итә. Чөнки үзенә тигән «өлеш»не тулысы белән татыды бит. Ләкин бу минутта аның бөтен барлыгын нәфрәт түгел, ә корыда калган балыктай аптырау-бәргәләнү галәмәте биләгән. Каршында утырган начальник бу мизгелдә аннан өстен иде әле. Күрәсең, иленә кайтканнарның ачы язмышы аңа яхшырак таныш. — Аның каравы, мин беләм,—диде Кокашинский һәм сабыр тыныч тавыш белән дәвам итте:—Бер ай сине көтәбез. Гаиләңне дә алып кил. Хәрби хезмәттә саналырсың. Үзеңә мәгълүм, без синең эшеңнән канәгать булдык, кулларың — алтын. Холкың да әйбәт. — Рәхмәт анысына. — Араны бөтенләй өзгәнче, уйлап кара, — диде икенче бүлек башлыгы янә баягы сүзен кабатлап.—Артыңда күперне яндырып китмә. Мотаһирның иреккә чыгу бәйрәме, якты уйлары, өметләре тоныкланып калды. «Миңа хәзер бу гомерлек келәймә булыр микәнни? Бүренең ашаса да, ашамаса да авызы кан була, дигән кебек, «халык дошманы» дигән тамга гомер буена калыр микәнни? Мин бу кара таптан үлгәнче чистарына алмам микәнни? Моннан котылу чарасы юк микәнни?» Менә шундый уйлар аны көне буе бимазалап, миен бораулап торды. Ул үзен әхлакый зәгыйфьләнеп калгандай хис итте. Хәтта лагерь капкасыннан соңгы мәртәбә чыгып, кирза итекләре белән каты карга нык басып, ирек һавасын күкрәк тутырып сулаганда да аның ашына таракан төшкәндәй булды. Әмма, уйлый-уйлана торгач, ул күңеленнән сүз бирде: «Ачка үлсәм үләрмен, үз җиремдә үләрмен!» Аның сагынуы, җирсүе шулхәтле көчле иде ки, юл уртасына бер чүлмәк алтын чыгарып куйсалар да, туган җиргә кайту уеннан чигенмәс иде ул. Бөтен төймәләрен дә каптырып өстенә телогрейка, колакчыннарын төшереп юка бүрек кигән, кечкенә чемоданына ике балык, өч буханка ипи салган Мотаһир станциягә җиткәнче артына борылып карамады. Гүя, кисәк кенә «Тукта!»—дигән команда яңгырар да, без шаярттык кына дип, аны кире борып, лагерьга алып китәрләр, азат ителү турындагы белешмәсен ертып ташлап, кабат чәнечкеле тимер чыбык эченә ябып куярлар төсле. Чөнки ул әле хыялының чынга ашуына — үзенең иреккә чыгуына ышанып җитми иде. Ул бөтен барлыгы, арка тамырлары, тәненең һәр күзәнәге белән артта ни барын тоеп тора: тезелеп киткән агач баганалар, чәнечкеле тимер чыбык, почмакларда түбәсе такта белән ябылган агач каланчалар. Әнә текә баскычтан кораллы солдат менеп бара. Ул өске өлеше ачык калдырылган каланчадан лагерь эчен күзәтә. Әйе, дүрт-биш метр биеклектән аңа барысы да уч төбендәге кебек аермачык күренә: бихисап бараклар да, берән- сәрән йөргән хәлсез тоткыннар да... ' Мотаһир кисәк кенә башын селкеп куя. Бу ямьсез уйлардан арынырга тели. Ул турыда уйламаска! Ул хәзер тоткын түгел. Срогын тутырып чыкты. Чыкты! Аның иреккә чыгуы — төш кенә түгел, өн. Артта калган нәрсәләр аңа кагылмый. Ул — иректә! Ул — исән! Исән! Нинди мәхшәрдән исән чыкты. Иленә кайта! Туганнарын, якыннарын күрәчәк! Гаҗәп: каршына очраган кешеләр кебек ул теләсә кайсы якка таба атлый, китә ала, яисә туктап тора, теләсә кычкырып җырлап та җибәрә ала. Чыннан да, бу шулаймы? Ул сафка басмыйча яисә, пропускам фәлән сәгатькә хәтле генә иде, дип курыкмыйча, үз ирке белән йөри аламы?.. Үзе теләгән ризыкны сайлап ашый аламы?.. Мотаһир кесәсендәге барлы-юклы акчасын капшап карады. Җитәрме? Балаларга, хатынына күчтәнәчлек янга кхтдыра алырмы?.. Бөтен уй-теләк, үзеннән дә өлгеррәк булып, алга омтылган: үз авылына, якыннары, туганнары янына... «Газизләрем! Мин кайтам! Мин — азат! Сезнең янга, сезне сагынып кайтам! Сезне сагынып, бер күрергә тилмереп...» Мотаһирның сулышы кысылды, күз төпләре дымланды, хәле китте. Ул, бүтән чыдар әмәле калмагач, юл читенә чыгып, бер нарат кәүсәсенә тотынды һәм, тәкатьсез булып, иркенләп, беркемнән оял- мыйчакурыкмыйча тойгыларына ирек бирде... Аның юка. бәләкәй гәудәсе сыгылып төште, түмгәк хәтле генә булып калды... Күзләрен йомып, бөтен төне-йөрәге белән ярсыпкалтырап, җылады да җылады... Бераздан сырлы телогрейка җиңе белән күзләрен, битен сөртеп, Мотаһир алга — кайту ягына атлады. Станциягә җиткәндә аның каршына төчкерә-төчкерә бер машина килә иде. Ул Мотаһирны узып кына китүгә, сискәндереп, артта шартлауга тартым аваз ишетелде. Мотаһир кисәк туктап, артына борылды. Ләкин анда ераклаша баручы, аны шүрләп калырга мәҗбүр иткән әлеге калтырча машинадан гайре берни дә юк иде Алда, еракта, вокзалның бер катлы агач бинасы күренде. Мотаһир як- ягына карана башлады. Аны көтәсе кеше шушы тирәдә булырга тиеш. Әйе, әнә ул. Мотаһирның эченә җылы керде, адымын кызулатты Вокзалга җитәрәк аны якын танышы — Дубинин каршылады. Ул Владивосток кешесе иде. Аңа да ун ел бирәләр. Ләкин срогын тутыргач та, биш елга хокукыннан мәхрүм итү булганлыктан, ул шунда ук эшкә кала. Мотаһир белән ничектер бик тиз танышып-дуслашып киттеләр алар. Менә шул Дубинин аңа беркөнне: — Михаил Иванович, котылып чыкканнарны, гадәттә, вокзалдан кире бору очраклары бар,—диде. — Ничек алай?—дип сорады Мотаһир аптырап. — Әйтик, вокзалда синең янга гади генә киенгән берәү килеп утыра. Тегене-моны сораштыра. Провакацион сораулар бирә. Аннары, таныклыгын күрсәтә дә, НКВДга чакыра. Анда, тентеп, сорау алып, тиз генә суд ясыйлар да, кабат ябып куялар. — Кеше срогын тутырган бит. Кулында кәгазе, вакытлыча бирелгән паспорты бар. — Булса ни. Мотаһир коелып төште. — Миңа нишләргә соң? — Без болай итик,—диде Дубинин тыныч кына,—син вокзалга барма. Үзем билет алам. Кая хәтле алыйм? — Бөгелмәгә. — Кайда ул? — Татарстанда. Акча... Дубинин аны бүлдерде. — Соңыннан бирерсең. Мин сине вокзалдан икс-өч йөз метр читтә көтеп торырмын. Менә хәзер шушы изге адәм аны юлда көтеп тора иде. — Әйдә, читкәрәк чыгыйк,—диде ул Мотаһир килеп җнтәр-җитмәс. Алар бер йортка ышыкландылар. — Менә сиңа билет, илле бер сумлык. — Рәхмәт инде,—диде Мотаһир, аңа акча санап бирде — Ашыкма Монда торыйк. Поезд китәргә ун-унбиш минут кала гына кузгалырбыз Вагонда бер почмакта утыр, сөйләшмә. Сиңа беркем дә кирәк түгел. — Ярар. Аннары Дубинин кайларда күчеп утырырга кирәген аңлатты. Монда да кисәтүне кирәк тапты. — Вокзалда утыр. Беркая чыкма. Сөйләшмә. Тагын шулай поезд китәр алдыннан гына чыгып утыр. — Ярар. ...Тагын поезд тәгәрмәчләре тек-тек, шык-шык итеп рельска бәрелә. Ләкин бу тәгәрмәчләр моннан ун ел элек Казан—Киров—Котлас поезды кебек хәвефле шакылдамыйлар, бүген боларның көе башка, җыры бүтән: өй-гә, өй-гә... и-рек, и-рек, кай-там, кай-там, кай-там... Такы-токы ашау-эчү (билет алгач, аның бары ике сум акчасы калды), йокылыуяулы төн үткәрүләр, көндезләрен тәрәзәдән карап бару, юл буендагы станцияләргә курка-өркә генә төшеп менүләр, бер поезддан икенчесенә күчеп утырулар — барысы да томан эчендә кебек кенә, ярым саташу- лы хәлдә эшләнгән сыман. Кайтакайтышка Мотаһир уйланды: «Менә ул колхоз дип җан атып йөрде. «Кошлар сайраса, урман ямьләнә, колхоз яшәсә, көннәр ямьләнә»,—дип сөйләнгән чаклары әле дә хәтерендә. Ә нәрсә килеп чыкты?.. Рсвкомиссия составына сайлаганда, гәрчә аның инде колхозга багланышы булмаса да, каршы килмәде. Комиссиянең рәисе вазифасын да сыкранмыйча, теләп башкарды, вакытын кызганмады, сәгатьләр буе күз чекрәйтеп төрле кәгазьләр актарды, документлардагы саннарның дөреслеген тикшерде, чагыштырып карады, бәхәсләште, дөреслек хакын кайгыртты. Янәсе, исәп-хисапсыз колхоз — ишексез өй. Ә аны нишләттеләр? Ишекле йорт — баш фатир таптылар үзенә: тимер капкалы, чәнечкеле тимер чыбык коймалы, сакчылар кизү торган каланчалы «өй»гә яптылар. Тамырың черсен дип, эт көненә калдырдылар. Нигә? Ни гаебе бар иде аның? Кемнең юлына аркылы төште?.. Шулар эше генә, шулар... Мотаһир, тәүлекләр буе, урам буенча көл җыйган чана кебек, һәр станциядә туктый-туктый кайткан поездларда башы тубалдай булганчы уйланды. Хәзер ул белә кемнәргә аркылы төшүен... Колхоз рәисе, завхоз... ике туган алар... Күрше авыл керәшеннәреннән торыпшалар алу, аларга урланган ашлык илтү, акча үзләштерү... Аңа янаулары... Элек игътибар итмәгән кайбер нәрсәләр... Бар да искә төшә хәзер. Юлга чыгуының тугызынчы тәүлегендә Мотаһир Бөгелмә станциясендә поезддан төшеп калды. Шахтада эшләп кайтучы зимагур түгел — каршылаучы юк. Шулай да күңеле күтәренке: үз җирендә диярлек бит. Вокзал бинасы, әйләнәтирәдәге йортлар һәм бәс сарган агачларына тикле таныш. Кешеләрнең йөз чалымнары да күңелгә якын. Сагынылган үз халкың. Дөрес, сине беркем белми, сүз катмый, хәлеңне сорашмый. Ләкин хикмәт андамыни?! Кышның салкыны да ул хәтле сизелми. Бу — туган җирнең бер кыры, изге ватанның кадерле төбәге иде. һавалары ук икенче бит аның! Сулыш алулары ук рәхәт! Монда югалмас ул, биредә Мотаһир — үз кеше. Электән таныш шәһәрнең урамнарыннан җәяүләп, кайту ягына юл тотты. Тау менеп, бераз җир киткәч, шәһәр читендәге бер катлы өйләр шактый артта калгач, аңа бәхет елмайды: җан биргәнгә җүн бирә тагы — бер атлы аны үз чанасына дәште. — Абзый, кунакла әйдә. Юлчы атын туктатмый гына Мотаһирга урын бирде, үзе түргәрәк күченде. — Рәхмәт,—диде Мотаһир һәм кыстатып тормыйча печән салынган чанага тезләнде. — Юлың еракмы?—дип сорады олаучы егет. — Түгәрәк Күлгә. — Шулай укмыни? Ишетә беләм. Юкәлсдә туганнар бар минем. — Шуннан ерак түгел инде. — Беләм. Түлке барганым гына юк. — Ә үзең кая кайтасың? Егет Бөгелмәдән ун-унбиш чакрымдагы бер авылның исемен әйтте. Аннары, борылып Мотаһирга текәлеп карады да, сорамыйча түзә алмады: — Сугыштанмы дисәм... Сугыш беткәнгә... Мотаһир көттереп кенә: — Юк, үскәнем,—диде.—Ерактан... Мотаһир тәфсилләп аңлатып тормады. Ләкин барыбер кайдан кайтуын х әйтергә туры килде. Чөнки шактый ара бергә үтәсе бит. Егетнең өстендә киң якалы мул толып, башында күн бүрек, аягында 5 чүсинкә, кулында тире бияләй иде. Ул мосафирның юка өс-башына карап 3 алды да, атын туктатты. — Абзый, әзрәк калкын әле. Мотаһир аңа сәерсенеп карап алды да, карусыз гына чанадан төште. ® Олаучы түрдән, печән астыннан толып һәм зур киез итек тартып чыгарды. * — Мә, абзый, ки әле шуларны. Мин абыйны стансага илткән нем. Ки, ° ки, тартынма. Ерактан кайтасың икән шул... Барысын да күрә ир башы... Бераздан ат кузгалды. Сүз дә үз җаена гына бара Мотаһир җылыда, < чанага йә тезләнеп алга карый, йә утырып, артка күз сала. Юл буенда - бөкрәсп-кәкрәеп беткән карт-коры кебек бер якка янтайган салам түбәле * өйләре, ярым җимерек каралтыкуралары белән фәкыйрь авыллар кала. £ Бөлгенлек, мескенлек һәр ихатадан диярлек чекрәеп карап тора иде. Мәрхәмәтле олаучыдан аерылып, ике-өч чакрым чамасы җәяү тер- $ келдәгәч, Мотаһирны тагын бер ат куып җитте. Артта эндәшкән тавыш » ишетеп, Мотаһир карга бата-чума читкә чыкты һәм юл сапты Ләкин аның белән тигезләшкәч, ат туктады. Чанада бер генә кеше иде. Олаучы, илле яшьләр тирәсендәге сакал-мыеклы агай, Мотаһирга текәлеп карады. Күрәсең, читтән кайтучының чамасын тартып каравы иде. — Кайсы авылга? Мотаһир әйтте. — Шулаймыни?! Мин анда хәтле кайтмыйм кайтуын, шулай да егерме чакрым утыртып кайтам. Күпме бирәсең? — Акчам юк шул. — Ниең бар соң? — Бер пар аяк чолгавым бар. — Кая, чыгар. Мотаһир, чемоданын чанага куеп, чолгавын алып күрсәтте. Олаучы аны карады да җәһәт кенә куенына тыгып та куйды. — Утыр. Түлкс тау менгәндә төшәрсең. Ат бик өшәнгән. — Ярар. Кузгалдылар. Бераздан олаучы, нәрсәдер исенә төшкәндәй кисәк кенә сорап куйды. — Син, агайне, каян кайтам дидең әле? — Ерактан. — Конкрит? — Тегеннән... утырып кайтам мин. — Шулаймыни? Ни урлап тотылдың? — Нахак сүз белән. — Ә, халык дошманымыни?! Юк. юк, агайне, бәладән баш аяк. Мә пүртәнкәңне, берүк ал тизрәк. Төш әйдә, төш Атым да бик бетерешкән. Аллам сакласын. Минем башым берәү генә. Анысын да себерде черетәсем юк... Мотаһир сүз көрәштереп тормады, аттан төшеп калды. XXVIII Кичә һәм бүген җәяүләп алтмыш чакрым юл үтсә дә, Мотаһирның кәефе күтәренке Шулай булмыйча соң, әнә бит алда аның туган авылы Ул киң булып, таралып, сай сулы елга буенда ята. Мотаһир .«дымын кызу латкан саен өйләр дә ана каршы кочагын җәеп, ашыгып килә төсле. И газиз җир, туган авыл! Менә мин, мин кайттым! Сине сагынып, <5ер күрергә зар-интизар булып кайттым. Яу кырында җиңү яуламасам да, мең бәлаләрдән котылып, сират күперләрен кичеп, сине, якыннарымны күрергә дип кайттым. Алып чабата каккан сөзәк тауларыңны, иксезчиксез тугай- болыннарыңны, төшләремдә күреп саташкан биек талларыңны сагынып кайттым. Алар барысы да үз урынында икән: таллар да, озын-озын урамнар да, зират та... Тик авылдан бер-ике чакрымдагы каенлык кына юк. Аны сугыш вакытында утынга кисеп ягуларын Мөсәмирә язган иде инде. Мотаһир авылга керде. Әнә җанга якын кешеләр — авылдашлары да күренә башлады. Көянтә-чиләк аскан бер хатын юл аркылы чыгып бара. Күрде. Тик мосафирны танымады. Мотаһир да аны танып бетермәде. Шулай да борынгыдан килгән авыл гадәте, әдәп буенча аны сәламләде: — Исәнмесез. Хатын да сәлам кайтарды: — Исәнме, абый. Мотаһир ары атлады. Урамда өч-дүрт малай кардан тау ясап, шунда ду килеп, этешә-төртешә уйныйлар, әүмәкләшәләр иде. Чит кешене күреп, туктап калдылар. Мескен бүрек, изүләре ачык иске бишмәт, олтанлы киез итек кигән унике-унөч яшьлек олы күзле берсенә Мотаһир текәлеп карады да: — Син кем малае буласың?—дип сорады. Малай Мотаһир каршына килде. Ләкин... килде дә тукталып калды: ул бу мосафирны танымады. — Мөсәмирәнеке. Мотаһирның тыны кысылды. — Улым!.. Әллә танымыйсың? Мин синең атаң булам,—диде һәм калтыранган кулын сузды. Күрештеләр. Йә хода, Мотаһирның бу шатлыкны күрер көннәре дә бар икән. Ул киткәндә сандык буе гына малай буй тарткан егет булып җитә язган! Нинди бәхет, нинди сөенеч! Мотаһир малайны күкрәгенә кысты. — Улым, әниең өйдәме? — Өйдә,—диде әле ятсынуы һаман бетмәгән малай. Малайлар, гаҗәпләнеп Әгьдәскә «Улым»,—дигән кешегә карап торалар иде. Әлбәттә, аларның берсе дә бу ят абзыйны танымый. Мотаһир алйрга рәнҗеми дә. Аны танучылар бар, дөресрәге, булыр. Әнә малае капкадан башын тыгып: — Әнкәй! — дип кычкырды. Өйдән малларга дип ашлы су күтәреп чыккан Мөсәмирәнең капка төбендә ят кеше күреп, чиләге чак кына кулыннан төшеп китмәде. Ул аны җиргә куеп өлгерде. Өс-башын каккалап, шәл-яулыгын рәтли-рәтли капкага таба атлады. Ләкин урамга чыгып өлгерә алмады, бу вакытта ачык капкадан Мотаһир үзе кереп килә иде. Сулуы капкан Мөсәмирә, бер сүз дә әйтә алмыйча, иренең күкрәгенә капланды һәм елап җибәрде... Мотаһир хатынын кочаклаган. Ул аны күкрәгенә кыса, сыйпый, иркәли, юата. Ул аның таянычы, терәге. Әйе, хәзер бу өйдә хуҗа бар, ир-ат бар. һәм Мотаһир дымлы күзләре аша ихатага карый. Бакча коймасы буена калыплап сугылган тирес кирпече өелгән (төньяктагы исәпсез-хисапсыз агач, утыннан соң моны күрү гаҗәп иде), аның өстенә ябылган кабыкны кар баскан. Үзе утырткан алмагачы күршеләрнең йорты биеклеге булган. Салам түбәле усак өй дә кечерәеп калган: зур ак бүрек кигән бәләкәй малайны хәтерләтә, тәрәзә яртылаш кадакланган, нигезгә кар өелгән. Менә хатыны да юкарып, үсмер кызлар кебек кенә калган бит. Исән-сау әйләнеп кайттыкмы? Ни белән кайттың? — дип сорады, ниһаять, Мөсәмирә яшьле күзләрен, борынын сөртеп. Аллага шөкер,—диде Мотаһир хатынының күптән таныш һәм шул ук вакытта бераз ятрак та ягымлы тавышына колак салып.— Юл читен булмады. Әзрәген ат белән кайттым. Бер авылда кунып чыктым. — Әйдә, өйгә керик. — Әсләф улым кая соң? Өйдәме? — И-и, ерак әбиләренә киткәндер әле. Кайтыр. Мотаһир ишек алдына үтте. Шулчак аның аягына эт килеп сарылды. — Әй, Актүш, син исәнмени?!—диде Мотаһир шатланып һәм аңа таба иелде. Бу вакытта Әгьдәс капка яныннан читкә китеп бара иде. — Улым, син кая? Анасы дәшкәч, малай туктады. — Уйнарга. — Өйгә кер. Атаң кайтты бит. Әгьдәс иренен турсайтып. — Үз малаен таныр иде әле әткәй булса,—диде.—Ату, сорый, син кем малае, дип. Мөсәмирә коелып төште. Ялт кына борылып карады. Мотаһир ишетмәде бугай. — Улым, үпкәләмә алай,—диде Мөсәмирә өтәләнеп, Әгьдәсне юата башлады.— Әйдә, өйгә кер. Соңрак чыгарсың. Сине ничек танысын инде ул? Син бит атаң киткәндә кашык сабы хәтле генә идең. Хәзер—егет булып киләсең. Кер әйдә, кер. Малай тсләр-теләмәс кенә кире борылды. Мотаһир ишек тобендә хатынын көтеп тора иде. Әле һаман аннан күзен алмыйча торган эткә күрсәтеп: — Таныды бит,—диде. — Танымыйча. Хуҗасы кайтты бит. — Мәче исәнме? — Ие. — һаман да дуслармы? — Гел бергә инде алар. Әйдә, әтисе, өйгә кер. ...Гаҗәп икән дөнья дигәнең. Әле канчан гына лагерьның салкын барагында, каты нарда аунаган хокуксыз тоткын, кисәк кенә өенә кайтып, йорт хуҗасы булып түрдә утырсын, имеш. Аны үз итеп, аяк астына килеп яткан карт песинең җылысын тоеп торган Мотаһир, түшәм-сайгакның һәр ботагына, бүлмә такталарының һәр сызыгына кадәр таныш, үз кулы тигән әйберләренә күз сала, өйне күздән кичерә. Бары да үз урынында кебек. Ләкин ярлылык, сугыш афәтенең зәмһәрир суыгы, ятимлек, ул югында бу өйгә дә хуҗа булып алганнар икән. Ире сугышта йөрсә, Мөсәмирәгә әзмс- күлмс җиңеллек килер иде. Болай... налогын да, башкасын да тулысынча, бура төбен кырып-себсреп, сабыйлар авызыннан өзеп түләгәндер шул. Чәй эчәргә чынаяк та юк икән. «Булыр, алла боерса,— ди Мотаһир үз- үзенә,—булыр. Тырышырмын, җан көчем белән тырышырмын.» Әйе, хәзер ул өйдә Гаиләсе янында. Моннан китәме соң, үз илен, туган авылын ташлап китәме соң?! Юк инде, иптәш Кокашинский, чакыруыңа рәхмәт... Алар калҗыраган өстәл янында, артсыз урындыкларга утырып чәй эчкән арада туган-тумача җыелды. Сөйләшү, сораштыру берөзлексез дәвам иткән кебек, җиз самавыр да гөжләүдән туктамады Өйгә шатлык иңде. Җылынып алган туганнары арасында, үз өендә утыру Мотаһир өчен бетмәс-төкәнмәс бәхет иде. Ул әледән-әле хатынына карап ала. Мөсәмирә бәбәй итәкле алсу күлмәк өстеннән ак алъяпкыч бәйләп куйган, кешелеккә саклап тоткан яулыгын да сандыктан чыгарган. Мотаһир, яшәрсп-матурланып киткән хатынына сокланып, аның булганлыгына, җитезлегенә сөенеп бетә алмый. Атасыннан да бигрәк, әледән-әле аңа килеп сыенган Әгьдәс бәхетле иде. Ул хәзер аннан ятсынмый инде. Өйдә мәш килүләр, сөйләшү — болар берсе дә малайга кагылмый шикелле. Аның үз уе: «Минем дә әткәй бар. Моннан соң, нибучь мәктәптә дә кыерсыта алмаслар, урамда да...» Әйе, олылар белеп, бала-чага аңлап-төшенеп җитмичә «халык дошманы малае» дип рәнҗетмәсләр Әгьдәсне бүтән. Энесе дә моннан соң, әткәй юктыр ул, дип аптыратмас. Мескен булмаслар, башларын югары тотып йөрерләр. Әтисе, бәлки, әйбәтрәк чаңгы да ясап бирер әле. Әгьдәснең чаңгысы бар- барын, тик башы начар бөгелде. Анысы быелга әллә ярар да әле. Өченче көн кәшәкәсе сынды менә. Әй, анысын Әгьдәс үзе мәтәштерә инде, атасын йөдәтеп тормас. Яз җитеп, тау башы кардан арчылуга шәмәйле уйный башларлар. Бер-ике аткый да кирәк икән әле. Шулай да, атасы булгач, Әгьдәснең хафалары бермә-бер кимеде. Җәйгә чыксалар, «уфалла» арбасы тартып та чиләнмәсләр, аяклары да чебиләмәс. Бәлки, атасы күн итек тә алып бирер әле. Узган ел бабасы ясап биргән күтәрмәле чабатасы тузмаган әле тузуын... Энесенә аннан калган кием дә ярап тора инде анысы... Әгьдәс шулай уйлап та бетермәде, энесе, Мотаһирның кече улы — ун яшьлек Әсләф кайтып керде. Ул ишек катында бер мәлгә генә тукталып калды да, килеп, сәкедә утырган әтисе белән сабыр гына күреште. — Исәнме, әткәй. — Исәнме, улым, исәнме... Түм-түгәрәк күзле ун яшьлек малаен Мотаһир беренче мәртәбә күрә иде. Ул аны күкрәгенә кысты. Шатлыктан күзләрен йомды... Бер мизгел эчендә күпме уй башыннан йөгереп үтте. Ун ел бит ул, ун ел... Йөрәк майлары эреп саркыды бит шуларны күрер өчен. Ничек чыдады икән йөрәге?! Ничек түзде икән бәгыре?!. Аннары, шушы сабыйны күрәсе килү теләге хәсрәтле көннәрен җиңеләйткәне исенә төште Мотаһирның, һәм аның бөтен барлыгын олы бәхет биләп алды... Ун ел буе аны тилмереп көткән, хыялында аның якты рәвешен тудырган сабый исә әле моңа ышанып та җитми иде. Аталы булуның бөтен асылына, мәгънәсенә төшенеп тә җитми иде шикелле... Мотаһирның бертуган энесе Әсләфтән: — Әтиеңне ничек таныдың? — дип сорады. — Монда ят кеше берәү генә бит,—диде малай. Моны ишетеп, Мөсәмирә сискәнеп китте. Кичке якта колхоз рәисе Гайдул керде. Ул кесәсеннән кәгазь бөкеле (сугыштан соңгы елларда бүлеп сатыла торган аракы бар иде) ярты чыгарды. Ләкин очрашу салкын булды. Мотаһир, балалар алдында бик җәелеп китмичә, аңа үпкә белдерде. — Арыш мае белән чылатып җсбстмәкче булдыңмыни мине? Бар, шешәңне ал да чыгып кит. Мин синең белән бер табынга утырмыйм. Теге чыгып китте. Каруын кайтарырга теләгән Мотаһирның бу эшеннән бераз шүрләп калды Мөсәмирә. Ләкин ул ирен аңлый. Чөнки теге кәгазьгә Гайдул да кул куйган бит. Мөсәмирә, әлеге бәндәне куып чыгарганга бераз хафаланса да, ире кайтуы, аның да яклар кешесе булуы күңелендә горурлык хисе уятты. Хәзер аны теләсә ничек мыскыл итә алмаслар. Ләкин үзеннән дә бигрәк, ул китек күңелле нарасыйлары өчен сөенә иде. Мөсәмирә йөзен җыерчык баскан, картайган иренә карады. Кисәк кенә: «Бу улмы соң, алты колак, дүрт күз белән көткән иреме соң»,—дигән уй йөрәген телеп алды. Кая аның куе коңгырт чәчләре? Кая көләч, яшь йөзе? Бер генә мизгел күңелен нидер тырнап үтте. Ләкин бу шундук ирен жәлләү — кызгану, элеккечә якын итү белән алышынды. ..Эңгер ингач. Мотаһир урамга чыкты, ихатаны күздән кичерде, бәрәңге блкчагл мм.— мунча тирәсен карап, янә ишек алдына керде. Моннан ун ел элек ул киткәндә дә җылы иде, бүген, 1947 елның егерме тугызынчы чжабрь көнне исә яңгыр ява. Әйе, кыш уртасында яңгыр сибәли. Күз яшедәй тама да тама яңгыр. Әйтерсең, аның кайту шатлыгы булып күктән бәхет тамчылары иңә... Алай гына микән? Бәхет кенә микән... Монда ун ел хәсрәт эчендә иңрәгәннәрнең күз яше дә бар... Әйе, монда тугыз ел газиз балаларын көтеп тә, аны күрү бәхетенә ирешә алмыйча гүр иясе булган ата-ананың кайнар күз яшьләре дә, ун ел салкын түшәктә йоклап, ун ел буе тормыш арбасын берүзе сөйрәүдән ярты картайган, калак сөякләре суелып, куллары агач тамырыдай катып-сөялләнеп беткән ярым тол хәлендәге хатынның каһәрле күз яшьләре дә, ун ел буе үксезлекнең, атаң халык дошманы, дип мыскыллауның җәбере бәгырьләренә сеңгән сабыйларның рәнҗүле күз яшьләре дә коела. Ә Мотаһирның үзенең чиккән газаплары... Аларны күз яшенә әйләндерсәң, өч урамлы зур авылны су басар иде. Бу яңгыр тамчылары «Ирегез батырларча һәлак булды» дигән кара язу тотып, дүрт баласын ничек туйдырырга белми аптыраган, илереп елаган сеңлссенең ачы күз яшьләре түгел микән? Әлеге су бөртекләрендә, дошман ядрәсеннән авып, якты кояшка соңгы тапкыр карашын төбәгән, әх, янымда энем булса, авыр сулышларым җиңеләер иде, дип уфтанган ир туганының үкенечле күз яшьләре дә бардыр. Мотаһир хат аша авыл хәлләрен белеп, күп хәсрәтләнгән иде. Ләкин монда кайткач, әти-әнисен төп йортта күрмәгәч, абыйсының юклыгын бөтен тулылыгы белән тойгач, энесенең гариплеген үз күзләре белән күргәч, коелып төште. Алдагы өмет нуры сүнеп калган шикелле тоелды. Авылның Зәһлүл кебек йөзләгән гайрәтле ир-егетләре сугышта кырылган иде. Кайтканнарының да байтагы гарип-гораба, күбесе эшкә яраксыз... Сәхау шикелле хәбәрсез югалганнар — тагын күпме... Янында гына аяк тавышы ишетеп, Мотаһир сискәнеп китте, ялт борылды. Хатыны аны эзләп чыккан икән. Кеше алдында тыелып-тартынып торган Мөсәмирә, иренә сарылып, елап җибәрде. — Мотаһир, бәгырем! Алар икесе бер җан, бер тән булып, тавыш-тынсыз гына бер-берен назладылар. Күпме газап чигүләрдән соң татлы кавышуның чынлыгына ышанмагандай, инде чын икәнен шәйләгәч, тагын аерылышу куркынычы янагандай, кабат-кабат бер-беренә омтылдылар. — Мөсәмирә... — Мотаһир... Күк йөзендәге, Түгәрәк Күл авылы өстендәге йолдызлар, көянтә- чиләген аскан Зөһрә кызлы Ай, оялмагыз, читснсенмәгез. болытлар арасыннан чыгып карагыз! Бу бахырлар кабат беркайчан да аерылышмасын иде, Сак белән Сок кебек икесе ике тарафта тилмермәсен иде, дип теләк теләгез! Теләгегез кабул булсын! Чөнки алар берберенә тугрылык саклаган, намусларын сатмаган, авыр газапларны күтәрә алган батыр йөрәкле изге кешеләр! Бүген аларның бәхеткә хакы бар! Ай-йолдызлар, сез бүген кавышу шатлыгының шаһиты булдыгыз. Алар бәхеткә ирешсеннәр, гадел заман кешеләренә тормыш бүләк итсеннәр... — Мотаһир,—диде Мөсәмирә бераздан,—мин синең кулга алынасыңмы төшемдә күрдем бит. — Ничек? — Үзебезнең бозауны чит көтүгә илтеп куштым. И-и шул көнне кайгыруларымны белсәң... — Син әүлиядер. — Аннары, сугыш вакытында, Мөхтәс абыйны да төшемдә күрдем. Ул беркавым хәбәрсез торды бит. — Аны ничек итеп күрдең? — Ике аягы да яна икән, имеш, берсе каты яна, икенчесе —әзрәк. Әнигә әйттем. Мөхтәс абый исән, мин әйтәм, түлке ике аягы да ранный, берсе —нык, берсе—җиңелмә. Шуннан озак та тормады, хаты килде, яралануын язган. — Ә бүген ни күрдең?—дип елмаеп сорады Мөсәмирәсен күзе туя күрмәгән Мотаһир. — Сине күрдем. Ап-ак күлмәктән икәнсең, аягында күн итек, базданмы, чокырданмы чыгып киләсең... — Рәхмәт сиңа, Мөсәмирә,—диде күз төпләре кымырҗыган Мотаһир. — Үзеңә рәхмәт. — Миңа... ни өчен? — Исән кайтканың өчен... И-и ходаем, сине күрер көннәрем дә бар икән... Күпме төннәрем керфеккә керфек какмыйча үтте бит минем... XXIX Кайтуының өченче көнендә Мотаһир җәяүләп район үзәгенә китте. Ачы хатирәләрне яңартмас өчен, әгәр кодрәтеннән килсә, ул башка юл сайлар, йә анда бөтенләй бармас та иде. Әмма дөнья ул дигәнчә генә түгел шул... Моннан ун ел элек узган юлны аңа тагын кабатларга кирәк. Дөрес, ул чагында кич иде. Ә хәзер — иртә. Аны ашыктыручы да юк. Мотаһир авылны чыкты. Менә зират. Анда әти-әнисе күмелгән. Алар- ның кабере биек тупыллар артында. Әнә теге сирень агачларыннан ерак түгел. Туганнары олылап, шартын-йоласын китереп җирләгәннәр. Тик Мотаһирның гына бу изге эшкә кулы тимәде, ата-анасы каберенә туфрак сала алмады... Хатирәләрдән, ачы хәсрәт сагышыннан авырайган башын югары тотарга тырышып, ул атлый да атлый. Ерактаеракта зәңгәр урманнар, аксыл таулар, калкулыклар күренә. Зәңгәр күк йөзенә кояш нурлары иңгән. Юл буеннан читтә таллар караеп күренә, әрем, кура сабаклары кар астыннан башларын тырпайткан. Алар тымызык җилдә талгын гына селкенәләр. Тояк эзе, сирәк-мирәк ат тизәге белән чуарланган юл берөзлексез алга бара: әле үр менә, әле түбән төшә, йә уңга, йә сулга борыла. Ап-ак кар күзне камаштыра. Бу вакытта атлы да, җәяүле дә сирәк була. Хәер, очрасалар да Мотаһирның кешедә эше юк, ул ашыкмый гына атлавын белә. Ялан кырда берүзе барган Мотаһир тагын уйларына чума. Кичә ул Ихсан картларга кереп чыккан иде. Шактый озак сөйләшеп утырдылар. Аны озата чыккан Ихсан абзый шунда Мотаһирга: — Олан, сиңа бер сүзем бар,—диде.— Хатыныңа авыр сүз әйтмә. Дөнья булгач, төрле чак булыр, төрле имеш-мимешләр дә ишеттерүчеләр табылыр, ихтимал... Ышанма. Хатының ун ел буе дөнья нужасын тартты. Кайчагында күрәдер идем дә, шаклар ката ием. Карга кадәр генә хатын, мин әйтәм, ә җегәрле-көчле үзе. Тел озайта башлаган ир-атның түбәсенә менеп төшәргә дә күп сорамады... Бүтәннәр беләгеннән тотуга сыгылып төшә... Иң авыр эштә ул булды. Сабый-сабыйлыктан эшләп үскән шул. Аның анасы да ничә бала үстерде — бәләкәй арбасының кырые тузды, төбе тузмады... Сүзем шул, Мотаһир, рәнҗетмә син аны. Менә бүген шул искә төшкәч, Мотаһир елмаеп куйды. Ун ел эчендә ничәмә-ничә тапкырлар күңел түрендә яңарткан танышу-кавышуларын янә бер исенә төшерде. Мөсәмирә белән ныклап тәүге очрашу-сөйләшү иде бу. Бу хәл аулак өйдә булды. Бер уенда Мотаһирга пар булып күрше авылдан килгән кунак кызы туры килде. Ул түгәрәккә чыкты да егетнең кулын тотты. Ләкин шунда ук тартып та алды һәм кычкырып: — Абау, кулың күн кебек икән!—диде. Мотаһир да ялынмады: — һәй, тотмасаң,—дип кенә куйды. Аннары парга Мөсәмирә чыкты. Тартынып-нитеп тормады, егетнең кулын ныгытып тотты. Аның үзенең дә учлары кытыршы, каты иде. Ул үзе дә яшьли эшләп үскән кыз иде шул. «Кызык, әгәр кунак кызы кулын тартып алмаган булса? Аңа пар булып Мөсәмирә чыкмаган булса?» Ә туйда аларга атап җырланган җырны Мотаһир бик еш Мөсәмирәнең колагына нында— бәләкәй агач йортлар өстендә масаеп, кукырасп, аларны сытып £ изәргә әзер булып утыра. Ерактан аны күргәч, Мотаһирның йөрәге дөп-дөп * тибә башлады. Тагын... Юк, юк, ул хакта уйламаска кирәк. Аның доку- « ментлары чиста. Ә шулай да шикләндерә: биек авыр капканы ачып = кергәндә дә, текә баскычтан менгәндә дә... Монда да яхшыга үзгәреш юктыр сыман. Хәер, бераз үзгәреш бар икән: дежурныйның куе зәңгәр төстәге кителендә йолдызлы погоннар. Ә калганы тагын шул элеккечә: портупеялы каеш, кобуралы наган, кырыс караш... Тиешле бүлмәгә кереп, эшләрен бетергәч, ул паспортын калдырырга булды. — Үзегездә торсын,—диде милиция хезмәткәре коры гына. — Миңа кирәк түгел, — диде Мотаһир үҗәтләнеп һәм, саубуллашып, чыгып та китте. Район сәламәтлек саклау бинасы каршында аны шуннан чыгып килүче берәү — каракүл якалы зәңгәр пальто кигән, мамык шәл бәйләгән хатын танып алды. — Бәттәч, Мотаһир абый, кайттыңмыни? Бу район хастаханәсендәге терапевт. Сәмигуллина фамилияле врач идс. — Әйе,—диде Мотаһир аның белән күрешеп.— Исәнмесез. — Исән, исән, безгә чурт булсынмыни,—диде хатын көлеп һәм аның кулын ычкындырмыйча йөзенә карады.—Син әллә эшкә керергә йөрисеңме? — Шулайрак иде... — Бик әйб- бик әйбәт. — Алсалар. Белмим шул, алырлармы9 — Курыкма, Мотаһир абый, алырбыз. — Минем бит бер документ та юк. Хатын, Мотаһирның бик җәелеп китмичә, сабыр-тыйнак сөйләшүенең сәбәбен аңлаганга күрә, тезгенне үз кулына хпды. — Әйдәле, алайса, бергә керик. Анда хәзер яңа кеше. Шулай дип, нрач аны җилтерәтеп дигәндәй бина эченә алып кереп тә китте. Үзе җәһәт-җәһәт алдан бара, үзе Мотаһир белән сөйләшә Мөдир кабинетына керергә дә куркып-өрксп тормады, рөхсәт-мазар да сорамады— ишекне каерып ачты. — Менә, иптәш Вагыйзова, бер дигән фельдшер! Эшкә ал! Мөдир, тулы гәүдәле, чем кара чәчләрен баш түбәсенә өеп куйган чибәр генә хатын, елмаеп җибәрде. — Синең кешечә генә булмас инде. Әүвәл таныштырыр идең.. пышылдый идс: «Ишек алдым яшел чирәм, кемнәр арыш тараткан. Икебезне пар иттереп, безне ходай яраткан». Билгеле, аларга «икегезне пар иттереп, сезне ходай яраткан», дип җырлаганнар иде. Нинди күңелле чаклар булган лабаса. Нәни генә җырдан да тәм табып, шатлана белгәнбез. Хәсрәтсез чаклар шул. Хәер, хәсрәтләре дә булмады түгел. Мотаһирның һич онытасы юк әтисен суктырганны. Элек әйбер урлап тотылган кешеләрне урам буйлап кыйнап йөртү гадәте бар иде. Атасын тимер чыбык урлауда гаепләделәр. Югыйсә шушы Ихсан абзый әйтеп торды: - Ул аны басуда, багана төбендә тапты. Юк, тыңламадылар. Әлеге дә баягы шул Гайдулның атасы башлап йөрде. И гарьләнде Мотаһирның атасы, и гарьләнде анасы... Чөнки алар кешенең энәсенә дә тими торган кешеләр иде. Нахакка бирелгән җәза йөрәкләрен телде. Ә менә Мотаһир үзе ун ел ни өчен утырып чыкты соң?.. Уйлар, уйлар... Болын-тугайлар кебек очсыз-кырыйсыз, таулар кебек катлы-катлы алар... ...Ниһаять, менә ул ярым авылча, ярым шәһәрчә тормышлы район үзәгендә. Әллә ни үзгәреш сизелми. Икс катлы милиция бүлеге дә үз уры КОРАМ И 0 КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР 0 Бераздан, үз кеше сыйфатында якын итеп, ул Мотаһирга эндәште. — Яз гариза. Документың бармы? — Юк. Паспортымны да милиция бүлегендә калдырдым. Врач Сәмигуллина чәчрәп чыкты. — Нинди документ ди ул?! Менә мин аны беләм! Иптәш Вагыйзова, аны әләкләп кенә утырттылар. Ул бик әйбәт эшләде... Ләкин ул көнне эшен бетерә алмады Мотаһир. Өенә кайтып кунды да, иртәнчәк тагын район сәламәтлек саклау бүлегенә китте. Боерык язылганда Мотаһирга таныш түгел бер ир кеше бар иде. Ул әле кәгазьгә, әле Мотаһирга карап-карап алды да, сорап куйды. — Әллә медицина хезмәткәреме? — Әйе. — Каян килдең? — Килмәдем. Кайттым. — Каян? Мөдир бер-ике сүз белән генә аңлатып бирде. — Иптәш Вагыйзова, син аны миңа бир,—диде таныш түгел кеше. Хатын башын селкеде. — Юк. Түгәрәк Күлдә медпункт ачабыз. Теге адәм күрше авылдагы участок шифаханәсенең баш врачы икән. Ялынып караса да, аның үтенече кире кагылды. Шулай итеп, кулына кәгазь тотып, Мотаһир өенә кайтып китте. Кайтышлый ул авыл советына сугылды. Председатель Сәгыйрь шунда иде. — Әле генә райздравтан кайттым,—диде Мотаһир аңа.—Авылда медпункт ачам, йорт табыгыз. Председатель аны юньләп тыңламады да, сытык чыраен тагын да караңгылатып, аскы иренен ялап куйды. — Каян табыйк? Кәнсәләрдә буш йорт бар дип белдеңмени? Сиңа кирәк бит — тап. — Миңа түгел — халыкка кирәк,—диде Мотаһир, ләкин бүтәнчә мәгьнәсезгә сүз көрәштереп тормады. Председательнең дә исәбендә андый ният юк иде, ахрысы, ул, тел астына тәмәке салып, күзлеген киеп, өстәлдәге кәгазенә кадалды. Өенә кайткач. Мотаһир хатынына сөенечле хәбәрне җиткерде. Аннары, чишенгәч, малайлары белән мәш килде. Аларның кышкы каникул чоры башланган иде. Кичке аш хәстәрләгән Мөсәмирәдән сорап куйды: — Кемгә генә барып сүз катарга икән? Кертүче булыр микән? Мөсәмирә җавапны озак көттермәде: — Кадернисәтти белән сөйләшеп карыйм әле. Бик чиста карчык, үзе генә тора. Кичтән барып сөйләште дә, иртән әлеге карчыкка өен юарга-чистар- тырга да китеп барды Мөсәмирә. Шкафлар куеп, урамга язу элеп, дарулар алып кайткач, Мотаһир медпунктны ачып та җибәрде. Аңа иптәшкә районнан тагын бер фельдшер бирделәр. Икәүләп матур гына эшкә керештеләр. Халык йөри, халык канәгать иде. Мотаһир көнозын медпунктта була. Әйе, көн димәде, төн димәде, эш өчен көеп йөрде. Чакырганнар янына минуты-сәгате белән барып җитте, авыр хәллеләрне район яки участок хастаханәсенә озатты, тиешле профилактика чараларын үз вакытында үткәрде. Ни өчен шулай тырыша соң ул? Бердән, табигате шундый. Икенчедән, ул үзенең фәкать медицина хезмәткәре булганы өчен генә исән калуын аңлый, шул бурычны түли. Өченчедән, ил-көн алдында бары намуслы эш белән генә абруй казана алуына ышана иде. Ләкин бөтенесе дә ул дигәнчә җай гына бармый икән... Беркөнне Мотаһир эштә чакта, Кадерниса карчык өенә усаллыгы белән балаларның гына түгел, авыл халкының да котын алып торучы мәктәп директоры Әблиев керде. — Апа, заемга язылыгыз,—диде ул эре генә һәм портфеленнән кәгазьләр чыгарды.—Дүрт йөз сум. — Үскәнем, акча юк бит. — Табарсыз!—дип боерды галифеле чалбар хуҗасы. Карчык, ак яулыгының почмагы белән авыз тирәсен каплап: — Юк, минем акчам юк,—диде.— Малайларым сугышта үлде. Симез битле Әблиев тавышын бөердән чыгарып, тузына ук башлады, $ ачуыннан тирләп чыкты. Мотаһир бу бәндәнең кансыз икәнен, бала-чагага | кул күтәрүдән дә тайчанмавын ишетә белә иде. Әблиевнең җәй көне ? мәктәп түбәсенә менеп, бинокльдән басудагы хатын-кызның тышка чыкка- = нына кадәр карап торуын да, кесәләренә берәр уч ашлык салганнарын з күрсә, каршы барып һәрберсен тентүен, аларны оятсызларча капшавын да 5 ишеткәне бар аның. Ә заемга яздырганда ул бигрәк тә вәхшиләрчә кылана: * хатын-кызны авыл советындагы тимер сандык өстенә утыртып төн кундыра ° торган була. Моны беркөнне Мөсәмирәсе ачынып сөйләде. Ул бичара да берничә сәгать салкын сейф өстендә утырган. Бәхетенә, бер укытучы ке- < pen, директорны тирги башлагач кына чыгып китә алган. Шуңа күрә, үз хәлен бик яхшы белгәнгә, ничек кенә ачуы чыкса да, * бу имансыз белән телгә килмәүне хуп күрде Мотаһир. Шуны сизеп, Әбли- t ев торган саен ныграк тузынды, ятимә карчык алдында гайрәт чәчте. Аның < соңгы сүзе шул булды: ө — Алайса медпункт моннан чыксын! — Соң минем язылырга чутым юк бит. Әз генә кызган инде. Ирем дә юк. Үзем ач. Балаларда юк... — Җитте, — дип кырт кисте аны директор,— герман пулеметы кебек аттырып торма. Знать не знаю! Медпункт моннан чыксын! һәм шул явызның боерыгына буйсынырга, ятимә карчыкны ай саен килә торган әз генә акчадан мәхрүм итеп, медпунктны икенче бер тол хатын өенә күчерергә туры килде. Мотаһир район үзәгенә баргалап йөрсә дә, анда Коры Елгада һәм Алабугада бергә утырган иптәшләрен очратмады. Аларның үзләрен яки гаиләсен эзләмәде. Дөрес, ул алар турында сш уйланды. Фәлән абзый, Фәлән кеше дип, исемнәрен дә хәтереннән барлады. Кайсының Таллыктан, кайсының Якты Тау яки Кызыл Бакчадан икәнен дә белә иде. Әмма рәхимсез заман аны шулхәтле сак булырга, үз кабыгына йомылып яшәргә өйрәтте ки, әгәр дә ул аларның берәрсе белән очрашкан тәкъдирдә дә кайда, ничек утырулары хакында сүз булмаячак иде. Бу — шул чор өчен язылмаган закон. Бервакыт, участок больницасына баргач, Юкәленең Асылмәрдән исемле кеше белән очрашты ул. Тегесе Мотаһирдан берничә яшькә өлкәнрәк, якын-тирәдә исеме таралган сунарчы кеше иде. Мотаһир аны көчкә таныды: түгәрәк сакалы ап-ак булган, күрер күзгә үзе дә нык таушалган Әлбәттә, күрше авыл кешеләре буларак, алар бер-беренең утырып кайтуын, хәтта бер тирәдә — Архангельск өлкәсендә җәфа чигүләрен дә беләләр иде. Әмма очрашканда сүз исәнме-саумыдан ары узмады Узган гомерләр хакында ләм-мим сүз дәшмәделәр, ни дә булса сорашмадылар, лагерь хәлләрен искә алмадылар. Утыз җиденче елның шәфкатьсез кагыйдәләре әле булса саклана иде. Ә бит башка юл узган, әйтик, сугыштан кайтучылар әнә ничек бер-бере белән гәп кора, полкташлар бер-беренә кунакка йөрешә, кулында үлгән сугышчан дусларының гаиләсенә хал-хәлен- чә булыша. Ә болар... Югыйсә, алар да кеше бит, аларның да җаны бар, лабаса... Шулай да еллар уза тора. Тормыш барыбер үзенекен итә, алга бара. Сугышта имгәнеп-яраланып кайткан ир-егетләрнең байтагы җәрәхәтләрдән мантымаса да, яшьләр үсә тора, авылга килен дә төшә, Мотаһирга «мәшәкать ясап», бәби дә таба торалар. Хәтта илле өчнең мартында даһи юлбашчыбыз, барыбызны да ятим калдырып, вафат булгач, яше-карты үксеп еласа да, тормыш тукталмады. Киресенчә, ирек җилләре исеп, һавалар сафлана башлады. Әмма аның шаукымы бары алтмыш дүртенче елда гына Мотаһирның китек күңеленә шифасы белән килеп кагылды. Берчак, район үзәгендә Мотаһирны очратып, врач Самигуллина аны, гадәтенчә, җиңеннән тотып туктатты да: — Син, Мотаһир абый, яз әле,—диде.— Кул кулны белә, закон юлны белә дигәндәй, барып ирешсен. — Кая?—дип сорады Мотаһир аптырап. — Иң югарыга! Генеральный Прокурорга! Куркып-өркеп яшәргә күнектерелгән Мотаһир башын чайкады. — Ай-Һай... — Сизмисеңмени дөньяның кая таба баруын?!—диде врач ханым. — Сизәм дә... — Шулай булгач... Врач Сәмигуллинага үзенең бөтен ораторлык осталыгын, хатын- кыз үҗәтлеген җигеп, дәлилләр китереп, аны бик озак үгетләргә туры килде. Ниһаять, Мотаһир тәвәккәлләде. Үзенең җинаятьче булмавына нык ышану, нахакка утыртылуы, гаепсезгә рәнҗетелүе — болар аңа теләсә кая язарга хокук бирә иде. Хәлбуки, бер генә төн үткәрмәде Мотаһир әлеге үтенеч язуын сырлап, һәр сүзенҗөмләсен кат-кат уйлап, җиренә җиткереп язарга, закон белгән кешеләргә таянып озатырга кирәк булды. ...Ниһаять, аны авыл советына чакырттылар. Карап торуга чибәр һәм мөлаем яшь кенә капитан иде Казан кунагы. Әмма бик таләпчән һәм җеген-җеккә китерергә тырышучы кеше булып чыкты. Ул бик итагатьле генә күреште, портфеленнән бер кәгазь тартып чыгарды. Аны Мотаһирга укытты. Аннары сораулар бирә башлады. — Сезне белә торган кемнәр бар? — Авылда бөтен кеше белә инде,—диде аптырабрак калган Мотаһир. — Конкретно? Мотаһир байтак олы кешеләрне санап чыкты. — Әтиегез кем? Нинди кеше иде ул? Гаиләгез ишле идеме?.. Мотаһир боларына да тулы җавап кайтарды. — Сезне кулак дип язганнар. Атасы муллалар белән дус иде, дигәннәр. Мөтәвәлли булып торды, дигәннәр. Шул дөресме? — Юк. — Хөкүмәттән ат алгансыз. — Юк. Тикшерүче, әлбәттә, боларны үзе уйлап чыгармаган. Барысы да Мотаһир өстеннән язылган кәгазьгә теркәлгән нахак бәлаләр иде болар. Утырыш ясап, шунда сөйләнгән сүзләр итеп теркәлгән яла. Мотаһир өстеннән язган биш кешедән хәзер берәү генә калган. Гайдул председательлектән төшерелгәч, ферма мөдире булды. Гаиләсен ташлап, яшь хатынга йортка керде. Ләкин бәхете озакка бармады — өч елдан асылынып үлде. Салган баштан мордар китте. Калган өчесенең дә сөякләре күптән черегәндер инде. Исән калган бердәнбер кеше — Тавис Тарханов. Тикшерүче аны чакырып кертте. Ул алтмышның өстендәге, чаларган сакал-мыеклы, озын гәүдәсе бөкрәя төшкән, нык таушалган кеше иде. — Исәнмесез,—диде ул йомшак кына. — Исәнмесез,—дип аның сәламен алды тикшерүче һәм Мотаһирга мөрәҗәгать итте:—Абый, сез күрше бүлмәгә чыгып торыгыз әле. Мотаһир тикшерүче сүзен үтәде. Ләкин ярым ачык ишектән аңа барысы да аермачык ишетелә иде. — Сезнең иссм-фамилиягез? — Тавис Тарханов атлы булам мин. — Гражданин Тарханов, мин сезне кисәтеп куям: әгәр ялган мәгълүмат бирсәгез, ике елга кадәр ирегегездән мәхрүм ителәчәксез. Аңладыгызмы? — Әйе,—диде Тавис карт. Шуннан тикшерүче сорау алырга кереште. — Туган елыгыз? — Мең тугыз йөз дә алтынчы елның... — Яхшы,—дип бүлдерде аны тикшерүче.—Сез Түгәрәк Күлдә тудыгызмы? — Әйе. — Шушы авылда тордыгызмы? Карт тамак кырың алды. Аз гына каушый калды, ахры. — Тордым. — Кемнәрне беләсез? — Ничек? — Авылда кемнәрне беләсез? — Соң, авыл кешесенең һәммәсен беләм инде. Бала-чаганы гына танып бетереп булмый. — Сезнең авыл ниндирәк? Карт тагын тамак кырып алды. — Әллә тагы... Авыл — авыл инде ул. — Яхшы. Ачыграк итеп әйтәм, төшендереп бирәм: байлар күп идеме авылыгызда? — Юк. Күп түгел. Ике-өчтән артмагандыр. Әрхәмстдин Хажи... — Аңлашылды. Ә кулаклар? Карт дәшмәгәч, тикшерүче соравын янә кабатлады. — Кемнәр кулак иде? — Алары да күп түгел. — Фарукшин Мотаһирны беләсезме? — Беләм. — Атасы кем иде? — Гади крестьян. — Гаиләсе зур идеме? — Ишле. — Үзе нинди кеше иде? — Болай... Әйбәт кенә кеше. — Мал-туар? — Атасыныңмы? — Әйе. — Ат, сыер, сарыклары бар иде бугай. Хәтерләмим дә инде. Картның башта шактый көр чыккан тавышы отыры юашлана төште. Утырган урындыгы да шыгырдап куйды. Әледән-әлс тамак кыргалап ала. — Фарукшинны ни өчен утырттылар? -- Белмим тагы... Тәгасн генә әйтә алмыйм. Ул заманда бит төрле имеш-мимешләр йөрде инде... — Яхшы. Аны «халык дошманы» дигәннәр түгелме соң? — Гөнаһысына керә алмыйм, ни дип тә әйтә алмыйм. — Аны кемнәр утырткан? — Яхшы. Аңлашылды,—диде тикшерүче сузып кына һәм, урыныннан торып, Мотаһир утырган бүлмәгә дәште:—Абый, керегез әле. Тикшерүче Мотаһирга таба күрсәтеп, Тавис карттан сорау алуын дәвам итте. — Бу кешене беләсезме? — Беләм,—диде Тавис Тарханов һәм су эчкәндә тончыккандай ютәлләп куйды. Тикшерүче өстәл янына килде, аннан саргылт кәгазь бите алды. — Ә менә бу кәгазь сезгә танышмы? 5. «К У • № 2 — Юк. Картның чатнатып һәм бик тиз җавап бирүенә Мотаһир хәйран калды. Бу вакытта тикшерүче иң мөһим ноктага килеп җиткән иде. Ул кәгазен тотып, Тавис картның йөзенә якын ук китерде һәм төртеп күрсәтте: — Менә бу кем имзасы? Ләкин карт күзен дә йоммады һәм шактый катгый итеп: — Минем имза түгел,—диде. Моны ишетеп, Мотаһир ачудан чак кына кычкырып җибәрмәде. Ләкин хәлне тиз төшенде. Тикшерүче дә бу очракта үзенең көчсез икәнен аңлады: донос язучының уң кулы сугышта өзелгән, чагыштырып карап булмый. Тикшерүче аны чыгарып җибәрергә мәҗбүр булды. — Рәхмәт. Китәргә мөмкин,—диде ул Тавис Тархановка карамыйча гына. Тавис карт кергәндәге кебек куркып-өрксп түгел, ә нык тавыш белән: — Исән булыгыз,—диде һәм Мотаһирга күтәрелеп карамыйча гына чыгып китте. Капитанның Мотаһирга сораулары бетмәгән икән әле. — Сез Викулов дигән кешене белә идегезме? — Районда НКВД начальнигымы? — Әйе. Димәк, беләсез. — Миннән сорау алучыларның берсе шул. Аны белмәвең хәерлерәк. — Ихтимал,—диде кунак Мотаһир белән килешеп.— Ә хәзер кайда икәнен белмисезме? — Юк. — Ярый, рәхмәт,—диде тикшерүче һәм кәгазьләрен караштырды.— Төп эшкә күчик. Кәефегез ничек? Арымадыгызмы? — Юк. — Сез, сугышка җибәрегез, дип помилование биргәнсез. Ни өчен алмадылар? — Хәрби заводта эшләдек. — Анда ни эшләделәр? — Белмим. Утын ташыдык, яктык... — Нәрсә ясадылар? — Белмим. — Пропускагыз булган бит. — Ә ул тышка йөрер өчен генә. Гәрчә ул заводта целлюлозадан дары ясасалар да, Мотаһир аңа бар белгәнен дә әйтмәде. Хәрби серне чишәргә хакы юк иде. Теге бөтен нәрсәне үзе белән алып килгән икән. — Сез гариза язгансыз икән? Үзегез яздыгызмы? — Үзем. , — Менә бирегә язып карагыз әле. Мотаһир, тикшерүче сузган кәгазьгә, мондый сүзләр язып куйды: «Мин, Фарукшин Мотаһир, Түгәрәк Күл авылында яшим». Тикшерүче Мотаһирны байтак тинтерәткәч, килүенең төп сәбәбен әйтте. — Болар барысы да эшне Верховный Судка куяр өчен кирәк. Өч айдан Югары Судтан кәгазь килде. Анда болай язылган иде: «Фарукшин Мотаһир эше буенча Суд коллегиясе мондый карарга килде: җинаять составы булмау сәбәпле, эшне туктатырга. 22 февраль, 1964 ел». XXXI Авылда аның үзенә, гаиләсенә караш та отыры үзгәрә башлады. Үз эшен җиренә җиткереп кенә түгел, ә таләпчәнлек һәм үҗәтлек белән дә башкара иде Мотаһир. Билгеле, бу кайберәүләргә ошап та җитми. w — Абый, безнең күрше Гөлжәһирә апа чирләгән,—диде бер егет аны өйалдына чакырып чыгарып. Мотаһир иңенә пинжәк кенә салып чыккан иде, ишектән кергән салкыннан, ачы җилдән куырылып куйды. — Нәрсә булган, үскәнем? — Эче авырта бугай. Миңа кызлары гына кереп әйтте. Атасы да өйдә юк икән. — Ярар, барырмын,—диде Мотаһир һәм, өйгә кереп, җыена башлады. Өстенә башлыклы кожан, аягына кирза итек, бер кулына иске сумкасын, икенчесенә озын таяк тотып, Мотаһир урам буйлап китте. Көчле җил агач башларында улый, ыжгыра, түбә калайларын шапылдата, аяк астындагы су лачтыр-лочтыр килә. Тигезле-тигезсез урамнан барганда аның сукыр кешенекедәй әле бер, әле икенче аягы чокырга төшептөшеп китә. Тыкрыкка борылгач, күзгә төртсәң берни күренмәс булды. Шулай да ул үзенә таныш юлдан атлавын дәвам итә. Көч-хәл белән авыруның өенә барып житте. Керде. Өс-башын салды. Унбер-унике яшьлек кыз бала Мотаһирны олы яктагы әнисе янына дәште. — Абый, керегез. Карт фельдшер кыз биргән урындыкка, авыру караваты янына утырды. — Нәрсә булды, үскәнем?—дип сорады ул аның йөзенә карап. — Эч бора, Мотаһир абый,—диде хатын чыраен сытып, тартынып кына.— Костым да. — Шулаймы? Кайчаннан бирле авырта? Алай икән. Яле, карыйк әле. Тартынма. Менә шулай. Авыртамы? — Юк. — Болай? — Әйе. — Хәзер? — Авырта. — Ярар, — диде Мотаһир һәм эчтән генә, болай икән бу, дип куйды.— Бик борчылма, үскәнем. Аппендицит булырга ошый. Машина тапсам, больницага илтермен. — Абый, монда гына үтмәсме? — диде хатын тилмереп.—Аталары да өйдә юк... — Белеп булмый бит. Шулай да анда баруың хәерлерәк. Балалар янында кеше калмый дисәң, күршегездәге берәр карчыкка кереп әйтермен. — Юк, абый, син йөрмә. Әнә кызым гына керер. — Ярар алайса. Мин машина белешим. Мотаһир машина эзләп китте. Колхоз рәисен йөртүче шоферны өендә очратып бик сөенде. — Тәзбир, Гөлҗәһирә апаң чирләгән, Юкәлегә больницага илтик әле,—диде Мотаһир йомшак кына. — Бармыйм,—диде шофер кырт кисеп.—Көне буе персидәтел көен көйләп тә туйган. Әле генә куйдым машинаны, кайтып кына кердем. Мотаһир аны юмалап та, оялтып та карады, әмма ризалата алмады Аптырагач, чыгып китте һәм рәиснең өенә юнәлде. Аны рәиснең хатыны каршылады. — Әйдә, абый, кер. — Рәхмәт, керә тормыйм. Нәүфәл өйдәме, үскәнем? — Ул ни. . абый, яшерен-батырын түгел инде, «чирли». Нигә кирәк ие, абый? — Гөлжәһирә авырый. Юкәлегә илтергә кирәк. — Алай икән,—диде председатель хатыны сузып кына —Абый, әйт Тәзбиргә, барсын. Мотаһир, ярар дип тагын караңгыга чыгып китте. — Үскәнем, Тәзбир. председатель чирли. — Беләм,—диде ашап утырган шофер дорфа гына һәм ризык чәйнәвен белде. Мотаһирның чыгып китәргә җыенмавын күреп, өстәл астына яшергән шешәне дә тартып чыгарды. — Хатыны аның исеменнән әйтте, барсын, диде. — Ни фәләнемә миңа аның хатыны сүзе?! Бармыйм! Мотаһир әле кулына стакан тоткан йорт хуҗасына, әле аның сүз әйтергә куркып басып торган хатынына карады да, дәшми-нитми чыгып китте. «Акыл йпи белән керми шул». Эзләп тапты партоешма секретарен. Аңлатты. — Ярар, абый, барыр,—диде итагатьле партком секретаре һәм, өстәл янына барып, тиз генә язу язып бирде.— Тәзбиргә бирегез. — Рәхмәт. Саз ерып тагын китте шофер өенә. Мотаһир бу юлы да аны тыңлата алмады. — Бу персидәтел язуы түгел,—диде шофер кәгазьгә күз төшереп алгач.— Мин персидәтелне йөртәм, партком секретарен түгел. Миңа акчаны персидәтел түли. Бармыйм. — Туктале, үскәнем, кеше авыр хәлдә... — Нәрсә син миңа бәйләндең әле? Минем таң тишегеннән торып эшкә китәсем бар. Ат җик тә илт. Канса канис, минем кеше төсле ял итәргә хакым бармы, юкмы? Бу юлы шоферның хатыны да телгә килде. — Тәзбир, бар инде. Ялан-ялан олы кешене йөртмә. Мотаһирның да ачуы чыга башлаган иде инде. — Мин нәрсә... Анда кеше чирли. — Бармыйм,—диде теге һаман үҗәтләнеп һәм хатынына җикерде:— Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый. Бар, урыныңны җәй! Монысына инде Мотаһир чыдап тора алмады. Ул да тавышын күтәрде: — Шулаймы? Бармыйсыңмы? Алайса, энем, иртәгә прокурорга барырсың. — Нәрсә син мине прокурор белән куркытасың? Ул сиңа тансыктыр... Шофер сүзен әйтеп бетерә алмады, хатыны кычкырып җибәрде: — Тәзбир! Оятың кая?! Мотаһир ачуын эчкә йотты һәм: — Мин Гөлҗәһирәне сакларга киттем,—диде дә өйалдына чыкты. Ул калтыраган бармаклары белән караңгыда ишекне кармалап тапты, ихата уртасында караеп күренгән машинага карамаска тырышып, бәләкәй капканың биген шакылдатып ачты, тагын әлеге дә баягы озын таягына— ышанычлы юлдашына таянып, урам буйлап китте. Аның чигә тамырлары сулкылдый, йөрәге дөп-дөп тибә иде. Ләкин күбесе тирән, татлы йокыга талган авыл халкы карт фельдшерның дөньяның ачысынтөчесен күреп тузган-таушалган йөрәк тибешен ишетми. Аның бөкрәя төшкән юка гәүдәсен дөм караңгыда шәйләүче дә юк иде. Гүя бөтен галәмдә Мотаһир берүзе калган. Ул авыруның өенә кереп чишенергә дә өлгермәде, урамда машина яктысы уйнаклады, гөрелте ишетелде... Юкәлегә барып җиткәндә төн уртасы иде инде. Дежур врач, авыруны карагач, Мотаһирга: — Әгәр төнгә калдырсагыз, үлер иде,—диде.—Операция ясыйбыз. ...Булды, әйе, булды андый хәлләр дә. Байтак алар саный китсәң. Әнә шулай көн арты көннәр уза тора. Кемнәр беләндер ачылышлы булырга да туры килә. Әмма барыбер Мотаһир үзенең изге эшен намусына хилафлык китерми дәвам итә, кешеләр өчен дип тырыша, шуннан тәм таба иде. Ләкин рәхәт белән михнәт янәшә йөри икән. Өч елдан ул чирләп аяктан егылды һәм... аның дөньяда бар икәнен дә оныттылар. Бары сиксәннең өстенә чыккан Ихсан карт кына, лыштыр-лыштыр кәлүшен сөйрәп, таягы на таянып, Мотаһир янына көн дә кереп хәлен белгәләде. Ул аны йомшак, ягымлы танышы белән ипләп кенә юатты: — Иншалла, Мотаһир, терелерсең... Үзең духтыр кеше, үз сырхавыңны беләсеңдер инде. Алып узган булса гына дәваның файдасы тими. Әле менә беркөн Нигъмәт бик кыстагач, үзем дә Коры Елгага, бульниска барып кайттым. Энә күзеннән үткәрделәр инде, кертмәгән кәбините, күрсәтмәгән брачы калмады. Берсе көлә, бабай, син бер дә таушалмагансың әле, карчыгың карыймы, киленнәреңме, ди. Карчыгым күптән гүр иясе, мин әйтәм, киленем карый. Бик әйбәт кеше икән киленең, ди теге духтыр. Әйе шул, мин әйтәм, үзе әйтмешли, сөйләп бетерерлек түгел, чуар кыягазга гына төрешле, дим. Көлештеләр. Шулай да берсе, бабай, берәр дару бирикме соң, ди. Баш тарттым. Брачның бер төймәсен капканым юк. хөкүмәтнең укылын кадатканым юк, мин әйтәм, рәхмәт. Тагын көлештеләр. Сине әйтәм әле, Мөсәмирәң бик уңган, тырыш, болай озак ятарга ирек бирмәс. Ихсан карт шактый озак утырып, Мөсәмирә куйган самавырдан берике чынаяк чәй дә эчеп, Мотаһирның күңелен күтәреп китә иде. Бер керүендә ул: — Карале, Мотаһир, сине атаң, бик зиһенле бала, дип мактый тор- ганыс,— диде.—Сабакташларыңнан да ишеткән бар ул сүзне. Әз-мәз менә боларны укыштыр әле. Дөнья хәлен белеп булмый, безнең хәзер алга таба түгел, гомер башына гомер ялганмый. Бездән соң да бала-чагага исем куясы, яшь-җилкенчәккә никах укыйсы, үлемҗитем булса, йоласын китереп, җирлисе булыр. Ихсан карт аның кулына гәҗит белән тышланган иске китап тоттырды. — Нәрсә бу, Ихсан абый? — Үзең карарсың... Бераз хәлләнгәч, район хастаханәсенә китте Мотаһир. Тикшерделәр. Ихсан карт әйтмешли, энә күзеннән үткәрделәр. Әлеге дә баягы Сәмигуллина: — Әй абый, иң белән генә түгел шул, йөрәгең белән күтәргәнсең дөнья нужасын,— диде.— Күргәнсең күрмешне. Йөрәгеңә авырлык килгән Синең кан басымың югары. Бу эшеңне ташлап, физик хезмәт белән шөгыльләнәсеңме әллә? Әйтергә генә ансат. Хәзер, медпунктта егерме ел эшләгәч, ничек эш алыштырасың. Пенсиягә чыкса гына инде. Мотаһир баш врачка керде. — Богдан Гаврилович, чирлим әле. Нишләргә икән? Җавап кыска булды: — Син өч айга түләүсез ял ал. 1 Мотаһир райсобеска китте, пенсиягә чыгаруларын сорады. Анда: * —Әгәр теләсәң—чык,—диделәр. Тагын баш врачка керде. — Богдан Гаврилович, син миңа, картлык буенча, дип яз. — Алты айдан соң килерсең. Ләкин Мотаһир бармады. Алтмыш яше тулгач та ярты ел эшләде һәм алтмыш җиденче елның алтынчы гыйнварында гына пенсиягә чыкты. Шулай да аны гел онытып бетермәделәр, сирәк-мирәк авырулар янына дәшкаләдсләр. Әнә шундый дәшүләрнең берсендә, шул ук елның ахырында, Мотаһир Тавис Тарханов белән дә очрашты. Хәер, бер авылда яшәгәч, ул аның белән күрешкәләп тора иде. Ләкин монысы икенче төрлерәк һәм Тавис Тарханов өчен бик кыен чакта булды. Яңа ел киче иде. Авыл өйләрендә утлар балкый, һәр җирдә шатлык: берәүләр кунак чакырган, икенчеләре үзләре барган, туган-тумача, та- ныш-бслеш бәйрәм табынына җыелган; нур өстенә нур дигәндәй, ул өйләндереп, кыз биреп, туй ясаучылар да бар. РӘФКАТЬ КЭРАМИ о КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР 0 Мотаһирларның да ишегалдында берничә чана, кошевка, алты почмаклы өйнең тәрәзәләре гөлт иткән, гармун, җыр тавышлары урамга ук яңгырый. Мотаһир кече малаен — Әсләфне өйләндерә. Мәҗлеснең иң кызган чагында, олы якның ишеген чак кына ачып, Мотаһирга кызы дәште: — Әткәй чык әле. — Нәрсә бар?—дип сорады ул чыккан уңайга, аннан соң гына Тавис Тарханов малаен күрде. — Әнә, атасы чирләгән,—диде Мөсәмирәсе теләр-теләмәс кенә. Тавис Тарханов малаен күргәч, Мөсәмирәнең йөзе үзгәргән иде, әлбәттә. Башка берәр үсмер булса, ул аңа бәлеш, йә ит кисәгеме, конфет- прәннекме тоттырган булыр иде. Ләкин Тавис малаена әйбер бирергә кулы күтәрелмәде. Мәҗлес булмаса, ул аны, бәлки, абыең өйдә юк, дип борып та чыгарган булыр иде. Бүген, туй көнне, картының өйдә юклыгына ышанмас. Тарханов малае тотлыккан кешедәй сөйли башлады: — Әнкәй, Мотаһир абыеңны алып кил, диде. Әткәй каты чирли. Сөйләшә дә алмый. Йөрәге ниткән, приступ. Мотаһирның йөзе җитдиләнде. Ул Тавис Тархановның авыруын белә. Әгәр тиз генә укол кадамасаң, йөрәк пристубыннан үләчәк. — Мин пенсиядә бит, үскәнем,—диде ул.— Медпунктта эшләүчеләрнең өенә барырга иде. — Берсе дә өйдә юк. — Нишләп, кайда алар? — Фәридә апа районнарына кайтып киткән, Гөлнур апа Юкәледә кунакта, ди. Мөсәмирә малайга: — Абыең бара алмас иңде, үскәнем,—диде.— Кунак ташлап... Малай еламсырап ишеккә борылды. Мотаһирның кече кызы әтисенә карады. — Әткәй, әллә бармыйсыңмы? — Тик кенә тор! —диде аңа әнисе. Мотаһирның башыннан төрле уйлар йөгереп узды. Кайчандыр аны Тавис гаиләсеннән аерган иде. Ничәмә-ничә еллар Мотаһир — малайларын, ә алар әтиләрен күрергә зар булып тордылар. Ничәмә-ничә еллар алар ятимнәр хәлендә яшәделәр, «халык дошманы» баласы дигән хурлыкны күтәрергә мәҗбүр булдылар. Менә хәзер Тавис үлем хәлендә. Мотаһирга мәңге онытылмаслык этлек эшләгән кешеләрнең берсе кабер якасында. Язмышы кыл өстендә. Аның да балалары бар. Менә — кечесе, тегеләре — зурлар. Тавис үлсә, алар ятим калачак. Аталарының этлегендә аларның ни гаебе бар? Юк... — Тукта, үскәнем,—диде Мотаһир башын күтәреп.—Хәзер барам. Мөсәмирә аптырап калды. — Ул синең мәңгелек дошманың! Шуның аркасында ун ел төрмәдә чергәнеңне оныттыңмыни?! Минем күз яшьләрем төшкән аңа. Мотаһир кызыннан пинҗәген сорап алды. — Әгәр аны шул хәлендә калдырсам, бармасам, кешеләр күзенә ничек күренермен? Мин — врач. Мин фәкать шушы һөнәрем аркасында гына тегеннән исән кайттым. Кызым, бар, Әгьдәс абыеңны дәш. Мотаһир олы малаена хәлне аңлатты. — Мин озак тормам. Табынны үзең кара. — Әткәй, борчылма,—диде Әгьдәс һәм янә олы якка кереп китте. Мотаһир өстенә тун, башына бүрек киеп, кулына кызыл хачлы кечкенә иске чемоданын тотып чыгып киткәндә өй эченнән һаман җыр, гармун тавышы ишетелә иде. Мотаһир юл буе уйланып барды. Ул чагында да бүгенге кебек кар сибәли, ял көне иде бит. Яңа елга да күп калмаган иде. Әмма Мотаһир гаиләсе белән очрашканчы бик күп Яңа еллар килде. Ул беренче тапкыр күргәндә икенче малае Әсләф инде укырга йөри иде... Менә шундый уйлар белән Мотаһир тыкрыктан уңга борылды һәм биек коймалы, тимер торбалар утыртып эшләгән «комсомол» капкалы ихата каршысында туктады. Ул, бәләкәй капканы ачып, эчкә узды. Каршыда калай түбәле таш келәт, аның ишек төбендә эт оясы, уң кулда рубероид белән ябылган абзар-кура, бакчада карлыган куакларының кар астыннан башлары гына тырпаеп тора, сиртмәле коеның чиләгенә һәм чылбырына боз каткан. Сулда калай түбәле, алты почмаклы, пыяла верандалы зур йорт. Өй түрендә тагын бакча, дистәгә якын умарта ояларының башлары чак-чак беленеп тора, арырак калай түбәле ак мунча. Мотаһирның болар- га, бәлки, күзе дә төшмәс иде, ләкин аның бу ихатага инде бик күптәннән аяк басканы юк. «Көнбагыш, бал сатып, элегрәк Пермьнән тегесен-моны- сын алып кайтып, соңгы елларда өендә аракы сатып, бу үзенең оясын ярыйсы ныгыткан икән»,—дип уйлады ул өйгә узганда. — Исәнмесез. Тавис Тарханов хатыны өтәләнеп каршы алды аны. — Исәнме, Мотаһир абый. Сине борчыдык инде, туй мәшәкатегез дә бар иде бугай. Менә атасы чирләде бит көтмәгәндә. Мотаһир, өс-башын салып, койкада яткан авыру янына килде. Башка вакытта урамда очрашсалар, башыннан салкын су койган кебек була, бөтен тәне калтырап китә иде. Исәнләшмичә китү уңайсыз булганга, моңа ни дип әйтим икән, дигән уй борчый иде. Бүген нигәдер карт фельдшер бу халәтне кичермәде. Тависның йөзе ак, борын яфраклары киңәеп, сш-еш сулый, күзләре йомылган, кайтарып сүз әйтә алырлык түгел. Фельдшер аның пульсын капшап карады һәм башын чайкап, бодай икән бу, дип куйды. Чемоданына үрелеп, шприцны алды. Авыруның күлмәк җиңен терсәктән югары җыерып, укол ясаячак урынны спирт белән сөртте. Укол кадады. Бер кулы белән пульсын тотты һәм йөзенә карап, көтеп тора башлады. Авыруның кан тамырлары сизелер-сизелмәс кенә тибә. Бераздан иреннәренә кызыллык йөгерде һәм күп тә үтми, ул күзен ачты. Янында Мотаһир торганын күреп, исе китте. — Авыргансыз икән, хәлегез хәзер яхшыланды, —диде фельдшер. Тавис Тарханов уңайсызланып, әкрен зәгыйфь тавыш белән, рәхмәт, дип кенә әйтә алды. Карт фельдшер дәшмәде. Әйберләрен җыеп, кулын югач, хуҗа хатын аңа сөлге бирде. — Мотаһир абый, рәхмәт инде. Сине борчыдык. Чәй эчеп китәрсен. Менә куйган самавыр, аш та, бәлешләр дә әзер. — Рәхмәт. — Мәңге онытмабыз бу яхшылыгыңны, Мотаһир абый. Балаларны сөендердең, әтиләрен үлемнән йолып алдың. Мең рәхмәт сиңа. Карт фельдшер дәшмәде Тавис Тарханов көч-хәл белән: — Мотаһир,—диде,— барысы өчен дә кичер мине... әгәр булдыра алсаң. Фельдшер аның сүзләренә артык игътибар бирмәде. — Сезгә тынычлык кирәк, сөйләшмәгез. — Юк, зыянлы түгел. Мин үземне белом. Бүген аңлашмасак, башка вакытта сөйләшеп тә булмас. Мотаһир, бәхиллә мине, әгәр булдыра алсаң,—диде Тавис Тарханов, янә баягы сүзләрен кабатлап Авыруның сүзләре бары хәзер генә бөтен мәгънәсе белән карт фельдшерның аңына барып җитте. Менә нәрсә сорый икән ул. Мотаһир шарфын ураган җирдән туктап, аның йөзенә текәлеп, күзләренә карады Элекке кебек гайрәт чәчеп торган Тавис түгел иде бу Картайган, сакал-мыек та чаларган, чәчләре дә агарган. Ә күзләрендә әле һаман да элеккеге комсызлык, көнчелек һәм тагын, шайтан белсен, ниндидер ят нәрсәләр чагылган төсле. Тик бу минутта аның әйткән сүзләренең ихласлыгына ышанмау мөмкин түгел иде. Менә бит ул тормыш дигәнең. Теге чакта ул үзенең Мотаһир кулына калачагын, аның яшәү-яшәмәвен берәр вакыт Мотаһир хәл итәчәген уйлап та карамагандыр. Ул вакытта Мотаһир, ревкомиссия председателе буларак, утыз тиенлек бөятләрне документлаштырганда өчәр сумнан керткән һәм Камышлы керәшеннәреннән торыпша алганда урланган ашлык илтеп, колхоз акчасын үзләренә калдырган өчен, аннары тагын байтак гаеп-кыеклары өчен завхоз Тавис Тархановны һәм аның колхоз рәисе булган абыйсын колхозның от- чет-сайлау җыелышында бик каты тәнкыйтьләп чыккан иде. Тегеләр исә Мотаһирны җәһәннәмгә төртеп төшерделәр. Хәзер шул бәндә гафу итүне сорый. — Юк, Тавис, үлгәндә дә бәхил түгел. Син минем башымны ашадың. Анда чиккән җәфаларымны үзем беләм дә, бер алла гына белә... Авыр тынлык урнашты. Тавис та, хатаны да фельдшерга текәлделәр. Ә ул инде киенеп беткән, чыгарга җыена. — Мотаһир, нигә алайса терелттең мине?! Үләргә булышсаң, миңа җиңелрәк булыр иде. Мин инде күптәннән сиңа әйтергә йөргән идем: мин бит ул чагында кеше коткысы белән эшләдем, абый шулай кушканые. Фельдшер авыруга тынычлык кирәген, аны борчырга ярамаганын аңлый иде, ләкин үзе теләгәч, әйтмичә булдыра алмады. — Ә синең үз башың кайда иде?! Кеше сүзе белән йөрергә син балачага түгел идең бит?! Кеше сүзе кеше үтерә. Бинахакка мине ябачакларын белмәдеңмени?! — Әх, заманасы шундый иде бит, Мотаһир. — Заманга сылтама. Ул вакытта бөтен кеше дә намусын сатып бетермәде. Юк, сине бәхилләү кыен миңа. Ә сиңа ярдәм итүем — һөнәрем шундый, мәрхәмәтле һөнәр. Врач кеше хәтта үзенең дошманына — әсирләргә дә ярдәм күрсәтә. Аннан, балаларың кызганыч...—дип Мотаһир олы яктан карап торган кызларга, кызыл хачлы кечкенә чемоданын аңа биргән малайга карады. Тависның күзеннән чыккан бер бөртек яшь мендәргә тәгәрәп төште. — Бәхиллә, Мотаһир, балалар хакына. Алар каршында йөзем ак булсын... — Мин нәрсә... Минем хатын, балалар бар бит әле. Ә алар сине гафу итәрме?!... Ничә күзләрне кан елаттың бит син!.. XXXII Тагын бер кыш үтте. Яз белән җәй дә йөгереп үтеп китте. Көннәр, атналар, айлар... Көз җитте. Ноябрь керде. Аның бер көне башланды. Төнлә аз гына кар яуган иде. Җир өстен катырган. Томан тарала. Агач башында ике козгын карылдый, чыпчыклар чикылдый. Этләр өргәли. Казлар каңгылдаша: берсе кычкырып җибәрә дә, башкалары шуны күтәреп ала. Көтү туктамаган әле: кәлүш, чүсинкә, резин итек кигән түтиләр һәм агайлар, киленнәр һәм йорт хуҗалары мал-туарны урамга чыгарып җибәрә. Чокыр-чакырлы юл өстеннән, каткан балчык өстеннән даңгырдоңгыр арба үтә. Мотаһир, төнлә кайтмаган казларын барлау өчен, елга буена төште. Елга шаулап ага сыман. Гүя ул көчле, зур, тиз агымлы. Чынында исә сул якта, бераз өстәрәк, буа шикелле нәрсә бар. Әмма ул җимерек һәм анда җыелыбрак торган су шулай шаулап ага. Су буенда казлар каңгылдаша, шапыр-шопыр коеналар, һаваны сызгырта-сызгырта канат кагалар, әйтерсең очып китәргә әзерләнәләр. Күрәсең, аларда борынгы бабаларының гадәте калгандыр. Казлар яр кырыендарак. Әнә бер үрдәк елганы аркылы йөзеп чыкты. Агым көчле. Үрдәк агымга каршы караган, әмма теге якка таба турылап йөзә. Аннары ул яр кырыеннанрак өскә таба йөзеп китте. Мотаһир оя-оя казлар арасыннан үзләренекен таныды. Санап чыкты. Барысы да исән икән. Инде кайтып китсә дә була. Ләкин ул, таякка таянган хәлдә, шактый озак вакыт тал-тирәкләргә, аргы яктагы болынга, еракта томанлы булып күренгән тауларкалкулыкларга карап тора бирде. Аннары карашы тагын елгага күчте. Агым юк җирдә боз белән капланган урыннар күренә. Ә уртасы чип-чиста. Елга бер туктамый ага да ага... Үзенә күрә шөгыле бар. Ә Мотаһирның эше юк. Күпме шулай басып торса да сүз әйтүче, куалаучы юк аны. Әйе, пенсионерның эш җайлы икән: эшләмәсә дә акчасы килеп тора, ашау — байдан, үлем — ходайдан, дип, рәхәткә тарып, түшәмгә төкереп тик ят. Хәер, авыл кешесенә үлгәнче йорт тирәсендә, каралты-курада эш бетми анысы. Сыер асрамаса да, көн дә чәйлек сөт бирә торган җыйнак гәүдәле кәҗәсе, ике-өч баш сарыгы бар Мотаһирның. Әле казларын да бетерергә исәбе юк. Аларның су буеннан каңгылдашып кайтуы үзе бер ямь өсти урамга. Зарлана-зарлана. капка астына кысыла-кысыла үрдәкләре алпан-тилпән кайтып керә. Тавыкны аны әйткән дә юк инде. Көн саен түбәтәй яки бүрегенә салып күкәй алып керә Мотаһир. Шулай булгач, эше гел юк дип әйтеп булмый. Өйдә тыныч: балалары үсеп җитте, кайсы кая таралышты. Иң әүвәл Әгьдәсе: — Әткәй, укыйсым килә,—диде. Димәк, калага юл тотачак. Ничек каршы киләсең. Башлы малай мәктәпне «дүрт» һәм «биш»кө генә бетерде. Аннары, авылда нужаны да нык татыган. Чит-ят җирдә кем баласы икәнен дә белмәсләр, дип фикер йөртте Мотаһир. Җибәрәсе килмәсә дә, сыкрап булса да: — Ярар, улым,—дип ризалыгын бирде.— Бар, олы казанда кайнаган ит чи булмас. Киңәшем шул: илеңә карап эш ит. Шулай итеп, Әгьдәсе шәһәргә китте. Аның артыннан — башкалары. Берсен дә тотмады һәм тотып калырга теләмәде дә Мотаһир. Хәзер җәй көне күбрәк оныклар гына җыела... чагыштырмача тыныч... Юк, барыбер аның йөрәк түрендә юшкын, йә, кайсы атаның җаны әрнемәс, әгәр баласы кайтып болай әйтсә: — Эшемдә күтәрмәкчеләр иде, синең атаң утырган икән, диделәр, күтәрмәделәр. Йә, кайсы атаның бәгыре теленмәс, әгәр баласы кайтып зарланса: — Туристик путевка белән чит илгә бармакчы идем. Җибәрмәделәр. Синең атаң утырган, диделәр. Намуслы хезмәте өчен район сәламәтлек бүлегеннән ике тапкыр хөкүмәт бүләгенә куеп карадылар. Юк. үтмәде... Җиңү көнендә орден-ме- дальләр таккан ветераннарны чәйгә җыялар. Ә аны дәшүче юк... Кемне гаепләргә? Кемгә үпкәләргә?.. Бар, әлбәттә, гаеплеләр. Кайдадыр бар. Әйе. авылда түгел. Чөнки Тавис Тарханов картлык көнендә авылын ташлап чыгып китте. Доноста имзасы булган башкалар күптән дөнья куйган. Хәтта бөтен районны кулында тотып торган Викулов та үлемнең каты тырнагыннан ычкына алмаган. Моны әтисенә Әгьдәс кайтып сөйләде. — Узган атнада безнең шәһәрдә бер кеше үлде, —диде ул бер кайтуында.—Менә шуны биш көннән соң гына җирләделәр — Нишләп алай? —дип сорады Мотаһир. — Кабер казучы булмаган. — Кем соң ул? Туган-тумачасы юкмыни? — Анысын белмим. Кайдадыр лесник булып торган. Ә элек органнарда эшләгән. Фамилиясен Викулов, диделәр бугай. Мотаһир дерт итеп китте, йөзе агарды. — Викулов дисеңме? — Әйе. Әллә беләдер идеңме? — Белү гсиәмс!... РӘФКАТЬ КЭРАМИ 0 КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР 0 Тынлык урнашты. Малае барысын да аңлады. Төсе киткән атасының йөрәген җәрәхәтләмәс өчен: — Ахыр чиктә горисполком җирләткән,—диде дә сүзне икенчегә борды. Әйе, шулай ул язмыш. Кеше күз яше җирдә калмый, дигән борынгылар. Күптән түгел Әблиевнең психбольницада үлүе турында хәбәр ишетелгән иде, әнә хәзер мәңге яшәр кебек кыланган Викулов та киткән бу якты дөньядан. Ә Мотаһир — исән. Уйлана торгач, Мотаһир әле барыбер үзен бәхетсез санамый. Күпме гаепсез җаннар әрәм булды?! Ни гөнаһлары бар иде аларның?! Ирек күрә алмыйча якты дөньядан киттеләр. Чит җирдә калдылар... Ә ул үзенең туган авылында, үз йортында, үз туфрагында... Үлсә дә үкенечле түгел... Мотаһир, әнә шундый уйлар белән, өенә таба атлый. Сүрән кояшлы көн дә үтеп китте. Тагын бер көн туа. , Мотаһир җомгадан кайтып килгәндә, капка төпләрендә җигүле ат күреп, аптырабрак калды. Күптән инде авылда тарантас күзгә чалынганы юк иде. Хәзер кая карама — машина да машина... Аты да, капка төбендәге эскәмиягә утырган күзлекле карт та ят иде. Мотаһир, бераз шикләнә калса да, бу халәтен сиздермәскә тырышып, ул килеп җиткәндә урыныннан күтәрелгән ап-ак сакал-мыеклы картка кул сузды. — Әссәләмәгаләйкем. — Вәгаләйкемәссәлам. — Кунак бар икән. Әйдәгез, өйгә керик. — Ярар, рәхмәт. Җомгаданмы? — Әйе. — Җәмәгатең әйткән иде шул. Кайда укыйсыз? Мәчет юктыр. — Чираттан йөреп. Әле беребездә, әлә икенче кешедә укыйбыз. — Картлар байтакмы соң? — Егермеләп җыела. — Әле бар икән... Бик әйбәт, бик әйбәт. Мотаһир, өстенә яхшы костюм-чалбар, башына эшләпә, аягына күн итек белән галош кигән, төс-кыяфәте белән Урта Азия халыкларына тар- тымрак ят кунакны өенә чакырды. — Әйдәгез, өйгә керик. Атыгызны ишек алдына кертеп куйыйк. — Ярар, Мотаһир туган, ат монда гына торсын, беркая да китмәс. Минем әллә ни йомыш та юк, озак юанмам. — Алай килешеп бетмәс,—диде Мотаһир һәм, олы капканы ачып, атны ишек алдына кертте.—Тугарыйкмы? — Юк, юк, хафаланма. Өйгә кереп, түр якка узып, йортка дога кылгач, кунак сүз башлады: — Син, Мотаһир, бу нинди кеше икән дип, аптырап та калгансыңдыр инде. Гаҗәп тә түгел. Күрмәгән-бслмәгән кеше... Мин Баллы Күлдән булам, Мотаһир атлы. Димәк, без адашлар булабыз. Фамилиям —Нәбиул- лин. Элекке фамилиям. — Нәбиуллин?! — Әйе. Адаш. Мин Мотаһир Нәбиуллин булам. Теге вакыт мин алар- дан ычкындым. Кисәтер-искәртер кешем бар иде. Ә менә сине эләктергәннәр... минем урынга. Хәзер төшенәсең булыр. — Әйе, азрак аңыштым,—диде, чак зиһенен җыеп өлгергән Мотаһир. Мөсәмирә чәй хәстәрләгән арада берничә минутка сүз өзелеп торды. Икесен дә авыр хатирәләр баскан иде. Ниһаять, өстәл янына утыргач, кунак янә телгә килде: — Мин синең алда зур гөнаһлы, адаш, син минем өчен утырып чыккан икәнсең... Моңарчы сүзнең ни турында баруын, кунакның кем булуын яхшылап белмәгән Мөсәмирәнең тәлинкә тоткан кулы калтырап китте. Ул, күтәрелеп, ят кунакка карады, аптырашта калды. Ничек? Бу кем тагы? Мотаһир, бераз көттереп: — Юк, үз-үзеңне зерәгә битәрләмә,—диде.— Мине барыбер, иртәме- соңмы, алып киткән булырлар иде. Мин сизенеп йөрдем. Шикаятьләр язылган булган инде минем өстән. Рәхәт күрсәтмәсләр иде Мотаһир, язмышына буйсынган кешедәй, күндәмлек белән юаш кына шулай дисә дә, каршында утырган картка текәлебрәк карады. Әлбәттә, аның күңел түрендә ниндидер нәрсә — рәнҗүме, үпкәме булырга тиеш иде. $ Әгәр теге чакта бу адәм өйдә булса... Мотаһир үзе Зәһлүл кисәткәннән соң 5 читкә чыгып киткән булса... Күпме гомере заяга узмас, лагерьларда че- 2 рсмәс иде бит. Юк, бу да гомерен нужасыз гына үткәргән кешегә охшама- = ган. Кара-кучкыл йөзендәге җыерчыклар — картлык галәмәте генә түгел, 5 хәсрәт эзләре. Шулай да, инде күпме гомерләр узганнан соң, кабат «теге» $ елларга әйләнеп кайту ифрат дәрәҗәдә авыр да, йөрәк әрнеткеч газаплы * да, җан өшеткеч шомлы да иде. Аларны искә алмау хәерлерәк иде. _ Ләкин... Карт сөйли. Тыңламыйча чараң юк. — ...Шул китүдән мин кайтмадым. Казакъ-кыргыз далаларында гомер - сөрдем, үзбәкләрдә канау казыдым... Әле күптән түгел генә, йорт сатып * алып, Әлмәттә төпләндем. Берүзем. Теге вакыттан соң хатын белән ара £ өзелде. Ул да, баланы ияртеп, авылдан ук китеп барган. Үз тормышы < белән яшәгән. Хәзер вафат инде. Ә мин ялгыз. Дөрес, яшьрәк чакта гел $ хатын-кызсыз да яшәмәдем. Анда йортка кереп, монда йортка кереп ® дигәндәй гомер узганын сизми дә калдым. Барыбер элеккеге рәхәтләр булмады. Гел куркып-өркеп, урын күчеп, фамилия алыштырып яшәдем. Бүгенге көндә фамилиям Дәүләтбаев. . — Алай икән...—диде Мотаһир сузып кына һәм кунакның чәен яңартты.— Әле хәзер каян килеш соң? Карт күзләрен сөртте, мышкылдап, борынын тартып куйды. — Авылга кунакка кайттым. Энеләр, туганнар бар. Җан түзми, кайтасы килә. Каяндыр табып, тарантас җигеп бирделәр. Ялгыз башым уйланып, үзебезнең җир-суларны карап килдем. — Шулай инде, туган җир тарта. — Шуласн шулай да... Их, Мотаһир, изде безне тормыш, нык изде. Бу илдән дә каһәрлерәк ил бар микән җир йөзендә... һәрчак сак эш итәргә өйрәтелгән Мотаһир тизрәк аңа каршы төште. — Тәүбә диген, тәүбә... Үз җиреңне каргыйлармыни?! — Әй, Мотаһир. Минем җирмени бу?! Синең җир дә түгел... Бер гасп- сезгә ун ел гомереңне төрмәләрдә үткәр әле... Безнең хәзер генә әз-мәз күз ачыла төште бит. Ә моңарчы нәрсә белдек? Юк, син ни әйтсәң дә әйт, изге җир түгел бу, каргышлы язмышлар иле бу... куркаклар иле. Хәзер генә батыр сөйләшәбез. Гомер буе кан калтырап яшәдек ләбаса. Мин үземнән пример китерәм... тегендә бер ел, монда —ике... тагын кит... Төннәрен дер калтырап ят... Үз фамилияңнән үзең куркып, ваз кичеп яшә. Минем хәзерге фамилиям Дәүләтбаев. Әйттем бугай инде. Тегендә шулай дип кулга дукамит төшердем. Үзем дә кебек, чит кеше дә сыман йә, шул да булдымы тормыш?!.. Мотаһир дәшмәде. Дөрес сүзгә җавап юк, дисенме? Юк, агайне, син ялгышасың, дисенме? Хаталанма, көфер сүз сөйләмә, дисенме? Юатсынмы бу бетешкән картны... Мотаһир җанына тынгылык таба алмады, бер эшкә кулы бармады. Алда тагын ниләр күрергә язгандыр? Ниләр күрсәтер бу тормыш9 Балалары ничек яшәр? Үзе инде ашын ашаган, яшен яшәгән. Ә алар? Аларның балалары—оныклар... Нинди афәтләр килер икән ул газизләр башына? Ни көтә алда ил-көнне? Мотаһир, зиһене таралып, капка төбендә утырды да утырды, вакыт узганын да сизмәде, үткән-сүткәнгә дә игътибар итмәде. Набиуллин китте Ләкин үзе белән аның тынычлыгын да алып китте. Ул нигә килде икән? Ни әйтергә теләде икән? Хәер, ни әйтсен. Әйтәсен әйтте бит. Ул да, бичара, йөрәгенә чыдый алмаганга килгәндер. Картлык көнендә бер бушанып, бәхиллек алып китәргә теләгәндер. Аның да җаны кыйналадыр. Язмышы җиңел булмаган бит, тормышы челпәрәмә килгән... Ул да кызганыч, Мотаһир үзе дә кызганыч. Мотаһир авыр башын түбән иде. Аяк астына карап, терсәкләрен тез өстенә куеп, уйланып утыра бирде. Җан тырмашып, нидер майтарырга теләп, җирдә йөргән әнә теге бөҗәк ни дә, үзен көчле, гайрәтле, бар нәрсәдән өстен зат дип санаган кеше ни?! Бөҗәккә аяк белән саксызрак бассаң — бетте. Ә кешегә? Аны изеп-сытып булмыймыни?! Кемнәр исән, кемнәр юк... ...Мотаһир, йокларга ятар алдыннан мал-туарга күз-колак булырга, урам капкасын ябарга дип, комган күтәреп, тышка чыга. Карт алмагачка, күктә йөзгән сары айга, аның янәшәсеннән берөзлексез узып торучы карасу болытларга карый. Карасу болытлар аңа Архангельск якларын хәтерләтә. Дөрес, алар монда югары. Күк йөзе дә якты, өсте зәңгәр урыннар да күренә. Урам тын. Җил генә агачларга, кое чылбырына, сыерчык оясы кабакланган колгага, телевизор антеннасы челтәренә, капка баганасы янындагы пумала һәм багорга кагылып, выжлап үтә. Ул җил, авыл халкы иганә җыеп, аның туган нигезенә — ата-анасы үлгәннән соң бушап калган урынга төзелгән яңа мәчетнең яп-якты биек манарасына да кагылып үтә. Ләкин җилнең ачуы сизелми... Шушы тын, якты кичләр күңеленә рәхәтлек бирсә дә, барыбер заяга узган гомер үкенечле икәнен искәртә... Илгә күпме файда китергән булыр иде бит! Кырык бердә, хәрби хезмәт үткән медицина эшчесе һәм кече командир буларак, аны көне-сәгате белән үк фронтка дәшерләр иде. Бәлки сугышта, изге Ватанын саклап, батырларча һәлак булыр иде. Авыл уртасындагы һәйкәлгә исемен чокып, алтын белән язарлар иде. Исән кайтса, күкрәк тулы орден-медален тагып, үзенең кордашлары-фронтовик- лар белән бергә җиңү көннәрендә өстәл янында утырыр, мәктәп балалары аңа да болын чәчәкләре җыеп китерерләр, аның да рәсеме мәктәп һәм клуб диварларында эленеп торыр иде... Ни генә булмасын, хәзер инде барысы да артта калды: каргышлы юллары да, узмас көннәре дә, караңгы төннәре дә, атмас таңнары да... Кабат аларны беркемгә дә кичерергә язмасын. Артта калды. Ләкин... онытылмады. Кайчак ул еллар аның төшенә керә. «Лагерьда икәнмен. Ни ашармын, ходаем?» дип сискәнеп уянып китә Мотаһир. Уянып китә дә, ун ел буе аңа тугрылык саклап, аны көтеп яшәгән карчыгы Мөсәмирәнең җылы тәнен тоеп, тигез сулышын ишетеп сөенә һәм... җылый. Бу аның кайгы катыш шатлык яшьләре... Көндезләрен ул күзлеген киеп ала да, алты почмаклы яңа өенең олы ягына чыгып, өстәл янына, яисә кәнәфигә утыра, гәзит-журнал караштыра, хатлар, китаплар укый... Карчыгы мал-туар тирәсендә йөргән чак була... Мотаһир онытылып укып утыра... Ләкин шунда кемдер килеп ишек какса, ул сискәнеп китә, чөнки аны тагын алып китәрләр төсле тоела...
1989