Изге җир
Пәйда булса күктә бәла кошы, Яшен сукса өмет-хыялымны, Туган яктан килер якты аваз, Томаннардан арындырыр юлны. Туган ягым — мәңге кояш, Йөрәк кыса сагынудан. Туган якта яшел урман Көн дә иртән әйтә азан. Анда әле яши иман, Изгелеккә инану бар. Анда җанны чистартырдай Матурлыкка соклану бар. Анда кичен, дөнья тынгач. Намаз укый бөдрә таллар, Анда сиңа Яшәү биргән Мәңгелеккә табыну бар. Изге җирдән күз күрмәгән җепләр Сузылганнар миңа еллар буйлап. Язлар килгәч, мине сагынудан, Каеннары юлга чыга елап. Туган яктан хәбәр килсә, Шунда карап син җырың әйт. Туган якның һәр авазы — Үзе үлмәс бер мөнәҗәт. Анда әле яши иман, Изгелеккә инану бар, Анда җанны чистартырдай Матурлыкка соклану бар. Анда кичен, дөнья тынгач, Намаз укый бөдрә таллар, Анда — сиңа Яшәү биргән Мәңгелеккә табыну бар. Зөлфәт ХӘКИМ — соңгы елларда сәнгатебездә узгә бер урын алган талантлы шагыйрь, җырчы һәм юмор-сатира остасы. Казанда яши. Төнге сәяхәт Төн юрганын япкач Җир өстснә Дәшә мине Шигырь — Төнгизәр: Көмеш сулы хыял елгасында Бер кечкенә салда мин йөзәм. Ике яктан миңа кычкыралар. Яңгыратып ярлар арасын. Чайкала сал, йөзә бата-калка. Ләкин килми ярга борасым. Җырларымнан үрелгән салыма Дулкыннарда — уен-шаяру, Җирдәгсләр ах-вах килсәләр дә, Уемда юк җиргә таяну... Тик һәрвакыт таң атарга ашыга. Гүя мине Кояш сагына, Шаулы причал булып көн кул суза Минем нәни, кыю салыма. Килдем Дөньяга... Күрдем... татыдым... шаккаттым. Үзгәртмәкче булдым... Тик шулай ук кояш баеды, таң атты. Килдем Дөньяга... Яшәп карадым, анладым — Ничек үзгәртә алсын Дөньяны Дөнья биргән аңым?.. Үтте көн. Янды да бетте Вакытның бер күпере. Тау өстендә шәфәкъ булып Балкый утлы күмере. Бер-бер артлы сүнә көннәр, Булмый саклап калдырып. Кире юл юк үткәннәргә,— Үзс чыккан күперләрне Китә Вакыт яндырып. Октябрь азагы Тәмамланды боек симфония Туган якның урман-кырларынла. Сихерләнгән сыман тыңлап торам — Соңгы аккорд алды көз-маэстро Табигатьнең алтын кылларында. Белмим, нигә кирәк бу тамаша, Күңел ачу өчен мөгаен,— Галәмнең бер нәни утарында Кешеләрне асрый ходаем. Анда давыл, буран, яңгыр коя, Анда яши яман законнар, Аңга сыймас хәлләр кайный анда. ...Җирдә шом бар адәм затыннан. Тәкәбберлек кая качар икән, Белсә ахыр көне киләсен? Төпсез бушлык йота калса Җирне — Галәм дисбесенең төймәсен... Сабыйны юаткан кебек Кочаклаган шәһәрне төн, Йокы татлы булсын өчен Сөйли серле әкиятен. һава тулы уенчыклар — Саф алтыннан гына койган, Уянса еламасын дип Хәтта Ай да элеп куйган. Шәһәр йоклый... Төн югалгач Йолдызлыклар арасына, Таң килер— якты, бәхетле,— Әкият ахыры сыман. Әбием юк. Үлде. Татлы-татлы Әкиятләр калды бүленеп. Чоланында, изге ярымай күк, Көянтәсе тора эленеп. Кычкырды төн!— Колакларны тондырып... Томаланды дөнья. Якты көтә караңгылык арасыннан. Әллә кая качты гауга яктылыгы, Куркып шушы тынлык авазыннан.