Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИМАННАР КАКШАГАН ДӘВЕР

Аллам гадел. Иманы.» камил булганда. Доньяда мин — Салгол батыр' әгълүм булганча, халыкларның әхлагы, рухи мәдәнияте һәрвакыт нинди дә булса бер тәгълимат белән, иман белән бәйләнгән була Безнең ерак һәм якын тарихыбызда аеруча ике тәгълимат дин- шәригать һәм марксизм-ленинизм тәгълиматының йогынтысы зур булды Хәзер бик күбәүләр менә шул ике идеология, ике тәгълимат турында еш уйлана, бәхәсләшә, көрәшә Иман өчен, дөньяга карашлар өчен дау бара хәзер жиһанда Кыйбланы яңартыр дәвер килде I Диннәр һәм фәлсәфи агымнар тарихы белән ныклап кызыксынган шәхесләр икеләнмичә раслыйлар: дини тәгълиматларның нигезендә озын- озак тарихи гомер, эволюция кичергән кешелек дөньясының хыял-фантази- ясе. ният-теләкләре. иманидеаллары ята Бу халык иҗаты. бу иман-идеаллар гомерләр агышында, яңа буыннар җанында инде әкнят-миф итеп кенә түгел, ә кайдадыр, кайчандыр булган хәл-әхвәлләр итеп, гыйбрәт-сабак сыман кабул кылына Дини тәгълиматны тудыру максатында болар Тәурат- ка. Инҗилгә. Зәбурга. алар аша Коръәнгә язылып теркәлгән Халыкны инандыру, аның күпсанлы сорауларына жавап бирә алырдай изге кодрәтле дәреслеккә һәм идеология кануннарына әверелгән. Хәер, бу хакыйкатьне Коръән үзе дә инкарь итми «Кешеләргә житәкчелек итү өчен без Тәүрат белән Инҗилне иңдердек,—ди ул.—соңра шушы Коръәнне Алланың бу китапларына ышанмаучыларга жәза яман каты булачак» (Коръән. «Гыймран сүрәсе». 2-3 аятьләр) Диннәр арасындагы аерымлыклар хакында бәян итүне дин белгечләренең үзләренә калдырыйк та. ул диннәргә хас уртак чишмәләрне генә телгә алып узыйк. Нәкъ менә шул уртаклыклар хакында еш кына уйланам-уйла- нам да мин. ихтыярсыз, янә «Лә илаһе нллаллаһе » ягъни «Бер алладан гайре алла юк » дигән әлеге гыйбарә исемә төш.» Күңелемнең катгый түгел, ләкин шактый ышанычлы сиземләве белән «Шәт. чыннан да дөньядагы барлык халыклар өчен дә. аларның нинди дин тотуларына һәм кайсы телдә сөйләшүләренә карамастан. Алла бердән-бердер ул. бер Алладан гайре алла юктыр » дигән нәтиҗәгә килом Әнә. Коръән үзе дә бит гаять гадел, демократик рәвештә «Сездә — Сеэнек иман. Миндә—Минем иман» дип раслый һәм башка дин тотучыларны да хөрмәт итәргә, кимсетмәскә өнди Ул асылда бары тик денсезләрне. Алласы булмаганнарны. гомумән имансыз, кешелексез шәрә җаннарны гына «кяферләр» дип атый Коръәннең үзендә үк язылган түбәндәге аять-сурәләрне зиһен салып укыгыз әле «Тәүрат әһелләренә әйт,— ди Алла Мөхәммәткә — Без Тәурат иңдердек, анда хаклык, анда нур » («Мандә» сүрәсе. 48 аять) Тәурат кешеләренә (яһүд динендәгеләргә) әйт. ди Алла Без үзебезгә иңгән Коръ М әнгә һәм сезгә иңгән Тәуратка ышанабыз, диген. Сезнең Алла да. безнең Алла да бер. диген, без шул бер Аллага ышанабыз инде, диген.» («Ганкәбут» сүрәсе. 45 аять.) Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләгән хәдисләрдә исә бу уртаклык-бердәйлек тагын да ачыграк әйтелгән: «Барча пәйгамбәр бер ата балалары булып, аналары гына башка, ә халыкларга алып килгән диннәре бердер.» (277 хәдис.) Әле безнең заманда да. гомерендә бер генә тапкыр булса да. Алла турында уйланмаган кешеләр сирәктер. Андыйлар очраса да рухи шыр ялангач. гарип «кяферләр» генәдер. Хәтта катгый дәһри кеше дә бу хакта уйланмый калмый ич! Минем өчен Алла — Табигатьнең. Яшәешнең. Галәмнең әлегәчә һич кенә дә мин төшенеп житә алмаган ниндидер куәте, кодрәте ул, яшерен- серле объектив законнары, үз диалектикасы ул. Минем өчен Алла — Миһербан һәм Шәфкать символы ул. тормышымның иң хәтәр, четерекле, гаять авыр чакларында миңа ярдәмгә ашыгучы ниндидер илаһи, зирәк жегәр иясе ул. кылган ялгышларымны аяучы, гөнаһларымны ярлыкаучы, тән һәм жәрәхәтләремне савыктыручы мәрхәмәтле-миһербанлы изгеләр, әүлияләр житәкчесе ул! Белмим, кайда тереклек итәдәр. кайда изге хөкемдарлык кыладыр. Галәм-күктәдерме. үзенең бер бәләкәй тереклек бакчасы Җирдәдерме. бәлки гади-гадәти тормыш-яшәешнең үзендә үктср. хәтта минем үз рухым-жанымда уктыр?!... Бәй. зиһен салып баксаң, жаның-йөрәгең белән сизенсәң. Алла рухы. Алла символы. Алла образы, әнә. рус егетләре, балта остасы Павел Афанасьев. шагыйрь Николай Алешков. украин егете слесарь Михайло Редько, чуваш егете Алексей Язынин, кореялы врач Саю Ким һ. б. өчен дә нәкъ мин сыйфатлаган, нәкъ мин хыял иткән, фараз иткән төсмер, рәвешләрдә яши икән бит! Мөгаен, шуңа күрә дә: нәкъ менә Тәңре. Ходай. Алла төшенчәсе бердәй асыл, серле, илаһи миһербанлы сыйфатларны үзенә туплаганга һәм төрле дин тотуларына.' кайсы телдә сөйләшүләренә карамастан. бихисап табигать балаларына уртак инану-иман. уртак илаһи кодрәт- куәт. уртак рухи таяныч һәм уртак идеал булганы өчен, мин «Лә илаһе иллаллаһе...» ягъни «Бер алладан гайре Алла юк...» дигән гыйбарәне изге дога итеп кабатлыймдыр. Мөгаен, шуңа күрә дә тормышымның иң хәвефле. үтә авыр чакларында мин бар калебем белән: «Йә. ходаем, шәфкатеңнән ташлама!» яки «Йә. ходаем, үзең сакла!» ■яисә «Йә. Алламь ниләр кылыйм?».... дип. шул кодрәтле, серле Олы рухыма ялварамдыр Иә. ходаем, гомер бакый шул инану, шул хисләрдән, шул миһербанлы өметтән, шундый рухи идеалдан, зинһар, мәхрүм итмә безне! Алласыз, имансыз булу — шәп-шәрә рухи ялангач булу, зәгыйфь-гарип булу. бәхетсез, өметсез булу бит ул! Мөгаен, шуңа күрә дә. «алласыз», «имансыз» яки «Тәүфикъсыз» кебек усал сүзләрдән безнең Жаннарыбыз тетрәнеп, тәннәребез чирканып, .өшеп китә... Диннәрнең мәгарифкә, мәдәнияткә, хәтта әхлак-әдәпкә дошман булуы турында бик күп китаплар, язмалар бар. Әлбәттә, аларның күбесе агымдагы сәясәткә яраклашкан язмалар булды. Нишләтәсең, һәр тәгълимат корәш-дау белән туа һәм үзенең позицияләрен дә көрәшсез, тырышлыксыз саклап бара алмый Мин үзем, бу дөньяда күбрәк яхшылыкны, матурлыкны. гаделлекне эзләүче шәхес булганлыктандыр шәт. диннәрнең нәкъ менә мәгърифәтне, әхлак-әдәпне камилләштерүдә әйтеп бетерә алмаслык илаһи йогынты ясауларын, нәкъ менә чишмә башы булуларын исбат итәргә тырышам. Беләсез ич. күбаллалылык дәверендә үк грекларда мәгърифәт, фән. әдәбиятсәнгать искиткеч үскән, әхлак-әдәп камилләшкән. Без ә'ле дә Аристотель. Софокл. Гераклит. Платон. Гомер. Әсхил һ. б акыл ияләрен, әдәбият-сәнгать даһиларын, аларның үлемсез хезмәтләрен олылап телгә алабыз, сокланып укыйбыз, өйрәнәбез. Олимпия-спорт уеннары да шул дәвердә үк туган, ә хәзер аның тантаналы, миһербанлы утлары, илләрдән илләргә күчеп, бөтен жир шарын ямьли, халыкларны татулыкка, гүзәллеккә өнди Безнең болгар-татар халкының да Сабан туен Җирнең төрде төбәкләрендә әле дә онытмыйлар Киресенчә, аның эчтәлеге заманыбызның яңа бизәкләре белән байый бара. Диннәр, гомумән, халык ижаты, халык идеалы, халык фантазиясе жир- легендә туган, формалашкан Бер Алланы тану стадиясенә ирешкәч тә. ул диннәр мәдәнияттән, әхлак-шәригатьтән һич аерылгысыз. Беренчедән, төп дин китаплары үзләре үк — мәгърифәт, фәлсәфә һәм әдәбият жимешләре. һәм шул чыганаклар үзләре үк. чишмә башы булып, әдәбиятны-сәнгатьне тагы да үстерәләр. Дини сюжетларга нигезләнгән һәм дини фикер, идеяләрне. дини-рухи фәлсәфәне халыкка ирештерүче әдәби әсәрләрне, сәнгать әсәрләрен, белмим, дөньяның кайсы гына библиографлары санап чыга алыр икән?! Икенчедән, затлы-сәнгатьле ул дини биналар, ул мәһабәт собор- чиркәүләр. ул сөйкемле, нурлы мәчетләр, төрбәләр Алар үз чорындагы фән-техниканың. камил технологиянең казанышларын белүче архитекторлар. рәссамнәр. инженерлар һәм таш. пыяла, мәгъдән, агач бизәү осталарының фидакарьлеге, эстетик зәвыклары, эстетик идеаллары белән корылганнар. лабаса! Әгәр без бөек рәссам-анатом Микельанджело исемен телгә алабыз икән. Ватикан соборларындагы искиткеч һәм кешеләргә гомер бакый эстетик ләззәт бирәчәк сын-символларны күз алдына китерәбез Ә мәшһүр рус рәссамы Андрей Рублев исә православие чиркәүләрендәге сер- ле-уйчан. боек кыяфәтле, жете чуар сурәт-рәсемнәрне ясаган Дин белән мәгърифәт-мәдәниятнең. әдәбнят-сәнгатьнен үзара бер-берсен тулыландырып. куәтләп, камилләштереп гомер бакый табигый бәйләнештә яшәвен һәр дәвердән бихисап дәлилләр китереп расларга мөмкин Әгәр бер төркем надан руханилар яки холыксыз берәр хөкемдар Галилейны. Коперникны. Мирза Олуг бәкне яисә берәр шәрыкъ шагыйрен дошман күргән, жәзалаган икән әгәр диннәр тарихында инквизаторлык. дини сугыш-газаватлар шаукымы булгалаган икән —бу гаделсез гамәлләрне диннең үзендәге капма-каршылыклар. төркем низаглары, караш-агымнар көрәше дип кенә аңларга кирәк Асылда Миһербан. Шәфкать. Вождан аклыгы, тән пакълыгы идеясы белән сугарылган диннәрне уптым илаһи мәгърифәт-мәдәниятнең. әдәбият-сәнгатьнең. әхлак-әдәпнең дошманы итеп расларга маташу — акылсызлык. наданлык, мокытлык ул! Дөнья. Галәм дә бит әнә ничек яратылган! Ай. Кояш тотылган, бозлы давыл, зилзиләләр котырган, янартаулар бәреп чыккан Җир тетрәгән, метеоритлар чәчрәп очкан чаклары да була тора аның Ә яшәеш, мәңгелек илаһи хәрәкәт, тереклек һәм гаделлеккә, гүзәллеккә омтылыш дәвам итә ... Мөхәммәт галәйһиссәлам искиткеч тырыш, түземле, эшлекле, зирәк акыллы шәхес булган Яшьли ятим калып, әтисе белән бертуган Әбүталип агасы тәрбиясендә унике яшенә кадәр кәжә-сарыклар көтеп үскән, аннары, шул ук агасына ияреп, илдән илгә күчеп, сәүдә итеп йөргән Бу илаһи талантлы шәхес, укый-яза белмәгәне хәлдә, әкренләп һәр оч диннең тәгълиматына тирән төшенгән. Аның Мәккәдән ерак түгел Хират мәгарәсенә кереп уйлана, хыяллана торган гадәте булган Көннәрдән бер көнне Мөхәммәт күктән үз исемен ишеткән сыман була. Кемдер аңа күктән эндәшә, ана киңәш бирә Бу хәл әледән әле кабатлана. Ниһаять, ул Җәбраил фәрештәнең Алладан үзенә вәхн (хәбәр, боерык. әмер) алып килгәнлеген төшенеп ала Җабраил фәрештә ана «Син Алланың рәсүле ► (илчесе) дип игълан итә һәм «Укы» ди Мөхәммәт «Укый белмим»,—дигәч. Җабраил фәрештә аның иңенә кагылып, янә «Укы!» дип вәхн кычкыра Мөхәммәт өенә кайтып йоклагач та. Җабраил фәрештә аның төшенә кереп. «Укы!» дигән әмер бирә Сизенәсездер. Мохәммәдерәсулланың шәхси тормыш юлын тасвирла ганда ук менә шул «Укы!» дигән мәгърифәтле риваятьтән үз тәгълиматын башлаган ислам дине ничек итеп шул ук мәгърифәт-мәдәниятнең дошманы булсын ди инде?! Әйткәнебезчә. Мөхаммәт-азамат сәргаскәр һәм зирәк дипломатик акыллы юлбашчы гына түгел, бик тә хыялга, фантазиягә бай садә тәэсирләнүчән философ һәм «женле шагыйрь» дә ич әле' Һәм ул нжат иткән Коръәннең (барча каршылыкларына, төрле беркатлы мифларына карамастан) кешелек дөньясындагы бәясе, йогынтысы әйтеп бетергесез' Бу мәшһүр китап —дин-шәригать китабы гына түгел. Гарәп халкының ул чордагы тормышынкөнкүрешен, уй-фикерләрен. омет-хыялларын. бик тә чуар тарихын чагылдырган jyp энциклопедик әсәр ул Коръән —«законнар пәм карарлар җыентыгы итеп иңдерелгән» («Рәгыд» сүрәсе. 17 аять) язмалар гына да түгел. Мөхәммәт галәйһиссәлам— куп кырлы талант, табигать күренешләре, галәм киңлекләре турында да бик илһамланып һәм матур сөйли, аның әсәрендә ул дәвердәге медицина, ана томия физиология, биология өлкәсеннән бик күп мәгълүматлар бар Әлбәттә. Мохәммәт пәйгамбәр бу мәгълүматларны гыйлем тарату, кеше ләрнен сәламәтлеген саклау пәм аларны санитария-гигиена кагыйдәләрен.» өйрәтү максаты белән үз китабына туплаган «Коръән — мөселманнар өчен табнплык гыйлеме».—ди ул «Фоссыйләт» сүрәсенең 44 аятендә Тагын шунысы бәхәссез: әдәбият-сәнгать әсәре буларак Коръәндә һәркемне сокландырырлык кыска-оста сүрәләр, шигъри-фәлсәфи аятьләр аз түгел Коръән шигъриятнең дә, проза һәм драматургиянең дә асыл сыйфатларын үзенә сеңдереп, хис белән фикерне аеруча моңлы-давыллы. динамик. үсештә чагылдыручы нәсер стиле белән язылган. «Җир тетрәр, телгә килеп, үзенең хәлен сөйләп бирер. Җир тетрәр, таулар жимерелеп. туфракка әйләнер. Болытлар белән бергә кук ярылыр... ' Кояш боргычланыр. Ай тоныкланыр... Күк эрегән бакыр кебек булыр. Кешеләр ояларыннан куып чыгарылган күбәләкләр хәлендә булырлар. Эчми исерек булырлар. Сабыйларның чәчләре агарыр... Уд көнне Алла без яшәгән жирне алып ташлап, бүтән Җир китереп куяр. Күкләрнең жидесе дә кодрәт иясе каршына килеп тезләнер.» («Ибраһим» сүрәсеннән.) Коръәннең матур әдәбиятка булган йогынтысы хакында сөйләп бетермәде түгел. Менә, дин китапларының бик күбесендә урын алган, дөньяви чң1н да сыман, ләкин гажәп нәфис романтик һәм сәнгатьле символик булган бер өзек парчаны гына укыгыз әле: «Коточкыч караңгы, искиткеч тын төн иде. Бөтен табигать хәрәкәтсез калган, гүя бөтен нәрсә үлеп беткән. Әтәчләр, этләр тынган, жил тынган, арыклар, сулар, агудан туктап, тынып калганнар Мөхәммәт үзенең бикәче Хәдичә белән бер гамьсез йоклап ята... Төн уртасы житкәндә. Мөхәммәт кемнеңдер үзенә эндәшкәнен ишетеп уяна, _ — Йокыңнан тор. әй Мөхәммәт!—ди аңа кемдер. Мөхәммәт күзен ачып жибәрсә — Җабраил фәрештә! Канаты, һәрвакыт- тагыча. житмеш. өстендә энжеләр. алтыннар белән чигелгән озынча күлмәк. Җабраил ялгыз түгел, янында Әлбрук исемле оча торган ат, жәннәт аты. Канатлары — бөркет канаты Коерыгы — мисле коерыклы йолдыз. күзләре—таң йолдызы... — Атлан үзенә, әй Мөхәммәт.—ди Җабраил һәм атның тезгенен пәйгамбәргә тоттыра. Мөхәммәт шундук Әлбрукка атланып күккә аша.. Бу өзек (Мөселманнар рәжәп аенда бәйрәм итә торган Мигъраж (күккә ашу) кичәсе турындагы риваятьтән. II Марксизм тәгълиматы диннәргә караганда унөч гасыр соңрак дөньяга чыкты Бу тәгълимат та. үз язмышыннан уза алмыйча, көрәш һәм дау. бәхәс-нпзаглар, бихисап кан коюлар, катгый-рәсми декретлар, законнар һәм дипломатик чаралар белән үзенә юл ярды. Бу тәгълиматның да төп игътибарында Кеше шәхесе, социаль Гаделлек урнаштыру максаты тора иде. Хезмәт ияләрен капитал коллыгыннан, ягъни эксплуатациядән азат итүне үзенең төп программасына һәм стратегик-тактик максһтларына нигезләп, марксизм-ленинизм да башта гуманистик, гадел лозунглар күтәрде һәм халык массаларын шул дөньяви лозунглар астына ондәде Хезмәт илләренең үзләрен заводфабрикалар хужасы итү, жирне крестьяннарга бирү, гадел булмаган сугышларны бетерү, дәүләт белән идарә кылу эшенә халык вәкилләрен күтәрү, кешенең хезмәтенә карап гадел эш хакы түләү, милләтләрне тигез хокуклы итү. мәгърифәтне-мәдәни- ятне үстерү һ б. бик тә зарур лозунглар белән бу тәгълимат та халык массаларының теләктәшлеген, кыю яклавын тапты Тагын шунысы үзенчәлекле; бу тәгълимат «киләчәктә руслар бөтен дөнья халыкларының рухи үсешен житәкләячәкләр» дигән тәкәббер, дәгъвалы идеягә инанган, шуна .да патша хөкүмәте, башка халыкларны кысып, шовинистик руслаштыру сәясәтен —«Империя! Бөек держава!» идеясен —һәрдаим тәкърарлаган һәм шул юнәлештә рәсми чаралар күреп торган чуар, каршылыклы Россиядә үЗенә зур плацдарм булдыра алды. Әйткәнебезчә, ожмахны ахирәттә түгел, ә дрнъялыкта дип вәгъдә иткән бу тәгълимат һәр ситуациядә үзенең тактик^дл ым нарын үзгәртә барып, иң әүвәл «халыклар төрмәсе» булган Россиядә кыска дәвердә революцияләр, кискен ватып жимерү һәм үзгәртеп корулар ясый алды. Аның героик. романтик «уңышлары», удар бишьеллыклары булды, коммунистлар партиясенә юлбашчылык һәм хөкемдарлык Вазыйфаларын биреп, ул әлеге партия ихтыяжынча илнең сәяси дәүләт төзелешен. идарә аппаратын үзенчә корды, соцналь-ижтимагый һәм милләтара мөнәсәбәтләрне билгеләде, мәгълүм дәрәжәдә үз культурасын, әдәбиятын- сәнгатен үстерде, тантаналы бәйрәмнәре, үз йолалары туды Ләкин, әнә. безнен совет матбугаты да хәзер шул революцион тәгълиматның лозунгларына яраклаштырылган социализмның дәһшәт-трагеди- яләрен. тормышның күп тармагында Кеше шәхесен санга сукмыйча, галәмәт күп явызлыклар, хаталар кылуы турында бәян итә. Асыл табигатендә кешелекле, гуманистик идеаллары булган бу тәгълиматтан реаль чынбарлыкта, тормыш агышында бик күпләр, аеруча соңгы буыннар йөз чөерделәр. Хәзер инде бездә бер тәгълиматка да инанмаган, салкын робот акыллы кешеләр адым саен диярлек. Андыйлардан культура, миһербанлы әхлак-әдәп таләп итүе сәер эштер. Ләкин төп сәбәпләр нәрсәдә соң? Шул хакта уйланып алыйк Торле үсеш дәрәҗәсендәге халыкларны берүк сыйнфый карашларга, хәтта «бөтендөнья революциясе» лозунгларына инандырырга тырышкан һәм шул юнәлештә аларны көрәшкә-дауга әйдәүче, оештыручы куәтле идеология булган яңа тәгълимат, иң әүвәл. үзе дошман күргән икенче куәтле идеологиягә —дини тәгълиматка каршы «аяусыз фронт ачты» К. Марксның «Дин ул — халыклар өчен әфьюн» яки В И. Ленинның «Дин — җәмгыять өчен хурлык, дин — җәмгыятьнең палачы» дигән һәм шуңа охшашлы башка гыйбарә-фикерләре. большевиклар властьне үз кулларына алу белән үк. физик көрәш, физик тар-мар итү чарасына, дәүләт аппараты коралына әверелделәр Диннең теге яки бу өйрәтүләрен, әйтик, дөньяның барлыкка килүе. Җирнең. Күкнең ясалышы, кебек риваять-әкиятуәрен. шәригатьнең кайбер ямьсез йолаларын акыл һәм сабырлык белән, фән-техниканың соңгы казанышларына таянып инкарь итү яки уртак нәсихәт. гыйльмият эзләү, табарга тырышу булмады Дингә каршы террор, авантюра, кимсетү, мәсхәрә итү һ б Шундый кешелексез дәһри ысуллар белән көрәш башланып китте. Һәрбер дингә каршы «аяусыз көрәш». Алласыз булу большевиклар партиясенең программауставларына катгый беркетелде һәм диннәрне юк итү илкүләм максат итеп куелды. Сүз җаенда, гыйбрәт өчен, тарихи бер дәлилне искә төшереп узу кулай булыр, мөгаен. Беләсездер. Чыңгыз ханның үзе җиңеп алган җирләрдә урнаштырган тәртипзаконнарны туплаган «Олуг Яса» китабы һәм «Белекләр»е бар. Үзе бер динне дә тотмаган, укый-яза да белмәгән, ләкин галәмәт акыллы һәм таләпчән булган Чыңгыз хан чиксез олы дәүләтенең төзелешен, гаскәри тәртибен генә түгел, идеологиясен, әхлакәдәп кануннарын да булдырып урнаштырып, башка буыннарга да васыять итеп калдырган икән Без «кыргый. вәхши» дип йөрткән Чыңгызның «Яса»сы буенча, һәр яулап алынган җирдә дин әһелләре хөрмәт ителергә тиеш булган, беркемнең дә динен кимсетергә, чикләргә, эзәрлекләргә ярамаган, бер-бер кешенең динен кимсеткән өчен үлем җәзасы бирелә торган булган. Бер генә дин әһеленнән дә. бер генә гыйбадәтханәдән дә гошер —дини салым алынмаган Бу канун. бу васыять буыннарданбуыннарга җиткерелгән һәм катгый үтәлгән Менә шуңа күрә дә монгол-татар яулары беркайчан да гыйбадәт урыннарын ватмаганнар, руханиларга кагылмаганнар. Чыңгыз хан урнаштырган шул катгый, ләкин кешелекле тәртип һәм башка диннәргә дә ирек хокуклары биргән ислам тәгълиматы, белгәнебезчә, безнең Болгар иленә. Алтын Урда дәүләтенә һәм Казан ханлыгына да килеп кергән Бу ил-дәүләтләрдә мәчетләр белән бергә үк. берүк калада яки салада чиркәүләр дә төзелгән, аларның руханилары хәвефсез, иман яшәгәннәр Буыннардан буыннарга шундый иман инандыруны шул Чыңгыз ханның «Яса»сы. «Белекләр»е биргән һәм моны ислам дине гарантияләгән хөррият, вөҗдан иреге дип аңларга, гадел бәяләргә кирәк. Ә без исә.— үзебезне егерменче гасырның цивилизацияле уллары-кыз- лары санаучылар.—Чыңгыз хан дәвереннән сигез гасыр үткәннән соң да. дингә —Аллага каршы, пәйгамбәрләр-фәрештәләр рухына каршы «аяусыз көрәш» ачып, дистә-дистә еллар буе явыз-сөмсез погромнар ясый тордык Бихисап дин әһелләрен, руханиларны, мәдәният эшлеклеләрен аттык, зинданнарга яптык, хур итеп сөргеннәргә сөрдек. Үз халкын, милләтен генә түгел, хәтта кан кардәшләрен дә «сыйнфый дошман»га. «халык дошма- ны»на санаучы, дененнән-оммәтеннән язган һәртөрле адәм актыклары, надан. мокыт, кансыз, әхлаксыз-әдәпсез мөртәтләр, халык әйткәнчә, «агач коммунистлар» һәм «кызыл авызлар» мәчет манараларын кистеләр, затлы затлы гыйбадәт йортларын вәйран иттеләр, чиркәү-монастырьларны шарт латтылар. халык изге санаган садә урыннарны пычраттылар Ә бит асылда, иң кешелекле сыйфатларга өндәүче һәм үгетләүче бу затлы, сәнгатьле би палар халыкның рухын, зәвыгын, идеалларын гәүдәләндерәләр иде Күп очракта алар халыкның хәләл үз акчасына, милләтнең химая кылуы белән, маһир осталарның фидакарь хезмәте белән корылган иде. Мәдәни дигән даирәләрдә исә. гомумән, динне логикасыз, реаль дәлилләрсез «фаш итү», әтәчләнеп сүгү бик күпләрнең көн итү —тамак туйдыру әмәленә әверелде Диннәрне, шәригатьне сүгеп бихисап китаплар язылды, кандидатлык, докторлык диссертацияләре якланды... Кыскасы, үзләренең бер төркем диктатор-юлбашчыларына карусыз буйсынырга мәҗбүр булган большевиклар яки коммунист билетын эләктергән һәртөрле мөртәтләр илебездәге бөтен шәхесне, үз дине, үз милли бизәкләре һәм әдәпәхлагы булган барча халыкны бер рәсми һәм шәфкатьсез идеологиягә күндерергә, гайре табигый лозунглар астына куып кертергә тырыштылар. Ә бит буыннар чылбырын тоташтырып килүче дин (католик, христиан динеме ул. мөселман яки будда динеме ул. яһудләр динеме) илне-көнне. дәүләтләрне ныгытучы өскорма һәм сыналган идеология генә түгел, ә халыкларга чын-чыннан мәгърифәт-мәдәният нуры, әхлак-әдәп тәрбиясе бирүче юмарт изге чишмә, илаһи учак булды, шифалы җил булды. Кыскасы. диншәригать —халыкларның, милләтләрнең рухи таянычы, рухи куәте иде Яңа тәгълимат диннең менә шушы асыл сыйфатын. Кеше шәхесенә рухи юаныч, өмет, кодрәт бирүчән шул рәвешен санга сукмыйча, аны бары тик җимерү, юк итү максаты белән эш итте Һәм шуның белән кешеләр җанында үзенең абруен җуйды, дәрәҗәсен төшерде. Шул кыска гомерле, сезонлы идеологиягә, күп очракта ялган, кызыл мәдәнияткә, партиялесыйнфый моральгә халыкларның акылын һәм җанын баглатырга тырышкан административ-команда системасы үзе ныклы имансыз, әдәпсез-әхлаксыз. таш бәгырьле, «корыч һәм керпе куллы» булды Ул йөз меңнәрнең, дистә- дистә миллионнарның язмышларын чәлпәрәмә ватып, канга-зарга батырып, нужа өстенә нужа, михнәт өстенә хәсрәт китереп яшәде... III Дингә каршы көрәштә җәмгыятьне физик һәм рухи зәгыйфьләндерүдән тыш башка уңышка ирешә алмаган яңа тәгълимат үзенең төп гыйльми-тео- ретик чыганакларын, состав өлешләрен ничегрәк тормышка ашырды? Алар- ның игелеген халык күрә алдымы соң? Хыялый француз социализмының гадел, миһербанлы идеяләрен марксистлар иң элек, әлбәттә, дәүләт төзелешен үзгәртү, башта пролетариат диктатурасы урнаштыру юлы белән тормышка ашырырга ниятләделәр. Ләкин аларча бу диктатура вакытлы гына, тора-бара илдә бөтенхалык власте булачак. янәсе Бөек рус гыйсьянчысы М. А Бакунин исә К Марксның бу теоретик өйрәтүләренә кыю каршы чыкты һәм мондый диктатураның гамәлгә ашмаячагын, көчләп урнаштырылган тәкъдирдә халыкларны кол итәчәген, аеруча крестьяннарны изәчәген, җитештерү средстволарына хуҗа булып алган дәүләтнең бары тик «дәүләт социализмы яки авторитар коммунизм» рәвешенә әвереләчәген, илдәге бөтен идарә рычагларының «дәүләт машинисты — диктатор, император» кулына, ә аппаратның «кызыл бюрократия», «коммунистик партия начальниклары» хакимиятенә күчәчәген алдан кисәтте. Һәм аның шундый зирәклегенә, алдан күрүчәнлегенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Революциядән соң илнең җитәкче органнарына пролетариатның кайбер вәкилләре сайлана һәм күтәрелә алсалар да. алар халык язмышын җиңеләйтердәй хәлиткеч көчкә әверелмәделәр, үзләре үк партия-дәүләт чиновниклары булып утырдылар. Галимсоциолог Бакунинның сүзләре рас килде. Социализм идеаллары. Октябрь революциясеннән сон. халыкның өмет-ышанычын алдап, рухын-җанын җәрәхәтләп, «хәрби коммунизм», «бараклар социализмы», «казарма социализмы», «лагерьлар социализмы». «ГУЛАГ социализмы», «паспортсыз ярымкол крестьяннар социализмы», һ. б шундый ирексез, малсыз-мөлкәтсез халыклар «социализмы», «коммунистик элита диктатурасы» сыйфатларында гамәлгә ашырылды, Социализм төшенчәсе бихисап гаделсезлекнең, кансызлыкнын. законсызлыкның кызыл максатына әверелде. К. Маркс үзе үк әйткәнчә, «тарихи трагедиянең иң югары акты — рево- люция»дән соң. (ә мондый революция ясауны Г. Плеханов. К. Каутский. А. Бебель. М. Горький һ. б. акыл ияләре җинаятькә санадылар.— Ф Д.) бер төркем большевизм лидерлары «сыйнфый дошманнарны», санап бетергесез «чит элементларны», бихисап «контрларны», «империализм ялчыларын» юк итүне көндәлек иң мөһим максатка санап, илне-көнне мәхшәргә әйләндерделәр Бик күп язмышлар вәйран булды, жан-рухлар хур ителде. Ул да түгел, бу большевик «юлбашчылар»ның үз сафларында «Ленинның варисы» булыр өчен, ягъни власть өчен мәкерле сугышлар башланды, «революциянең үз балаларын ашар» дәвере житге Үзе бихисап явызлык кылып, шул иблислеген көндәшләренә, дошманнарына сылтап, шул мәкерле. үтә хәйләкәр ысул белән халыкны алдарга, үзенә ышаныч, илаһи хөрмәт, дан-шөһрәт яуларга гадәтләнгән Сталин «һәр бишьеллыклар саен социализмны корычтай ныгыта барды», «социализм идеяләрен күп илләрнең маягына әверелдерде», «куәтле социалистик лагерь-тынычлык һәм бәхет гаранты барлыкка килде» Аннары Н Хрущевның үз «нжади социализмы» шаулый башлады, сикст’енче елларга коммунизм вәгъдә ителде Ә Л Брежнев хакимлек иткә, .ә бу «ожмахизм» «тулысынча һәм тәмам жиңде».. Әйткәнебезчә. Кеше шәхесен, кеше Рухын олщлаучы дини тәгълиматка. рухи-дини фәлсәфәгә каршы куелган һәм һәр генсекның ихтыярына, субъективизмына яраклаштырылган бу «ялганиэм»ның метаморфозаларын санап бетерерлек түгел. Шуңа күрә дә «социалистик лагерь» чатный, шартлый бара, фәлән илләр «социализм», «социалистик» сүзләрен дәүләт һәм партияләр исеменнән үк алып ташладылар СССР күләмендә дә бу сүз- гыйбарәләр банкротлыкка чыкты КПСС дигән партия-мафия таркалды Россия марксистлары Октябрь революциясенең беренче атналарында ук заводфабрикаларны. рудникларны, гомумән эре предприятиеләрне шәхси хужалардан тартып алдылар Ләкин бу милек. К Маркс ният иткәнчә, социализация рәвешендә халыкка түгел, национализация ысулы белән бөтенләй дәүләт аппаратына бирелде Бу милек һәртөрле комиссариатларга бүленеп, катгый үзәкләштерелде Тиз арада дәүләт капитализмы, админнст- ратив-команда системасы туды Илдәге милекнең, хужалыкнын барлык тармакларына сыйнфый караштан башканы бик чамалы белүче «кызыл директорлар» куелды Ләкин алар үзәктәге комиссариат рөхсәтеннән узып, «бәдрәф тә кора алмыйлар иде» Нәтижәдә. эш кешесе, хезмәт коллективлары тудырган өстәмә табыш, өстәмә байлык та үзәк тарафыннан сыпырып алына башлады Эксплуатациянең тагын да кырысрак яна формасы туды Илдә эшчеләрнең, матросларның яңа чуалышлары, крестьян фетнәләре купты Шул экономик-сәяси һәм социаль-ижтимагый каршылыклар аркасында хәрби коммунизм тәртипләреннән баш тартырга мәжбүр булган В И. Ле нин яңа лозунг күтәрде. Аның планнары буенча, «социализмның иң югары принциплары — цивилизацияле кооператорлар» булырга һәм алар житештерү культурасын, хезмәт житештерүчәнлеген күтәрергә тиешләр иде Чынлап та. егерменче елларның ахырына кадәр бу экономик-сәяси платформа илебез тормышына сизелерлек уңышлар да китергән Гражданнар сугышы жәрәхәтләре төзәтелгән, продукция житештерү арткан мөстәкыйль нжади көчләр куәтләнеп алган, мәгърифәт-мәдәннят. әдәбият сәнгать бик жанланган Ләкин Ленин үлеп дүрт-биш ел узуга илнең эконо минасы агымдагы политикага, партия-дәүләт башлыкларының ниятләренә, катгый боерыкларына буйсындырылган Бу тенденция аеруча миллн-территориаль төбәкләрдә ныклы күзәтү астында тотыла Һәм хәзер дә шулай Бу төбәкләр иркенрәк кон итәрдәй кайбер миһербанлы законнар чыккаласа да. «үзәкләштерелгән талау» диктатыннан һич котыла алганыбыз юк Милли хисләр кимсетелә, милли мәгърифәт-мәдәниятнең үсеше тоткарлана Халык әнә шуңа күрә дә мөстәкыйльлек, милли тигез хокук даулап шаулый.. ' Хезмәт ияләре жан тире түгеп житкергән өстәмә табыш партия-дәүләт аппаратының галәмәт күпсанлы хәдимнәрен асрауга, күпсанлы кораллы көчләрне, милицияне. ВЧК. ОГПУ. НКВД. КГБ. суд. прокуратура, һәртөрле контроль комиссияләрен көчәйтүгә, бай мөлкәтле партия-дәүләт дачалары махсус профилакторий-больницалар, ау йортлары салуга, «тынычлыкны һәм социализмны» яклаган булып кыланучы чит илдәге «тугры дуеларга» бик юмарт тотылды «Партия дәүләт ожмахында яшәүче» күпсанлы «житәкче элита» һаман үрчи торды Әгәр булдыра алсагыз уртача бер шәһәрнең житәкчеләренә тотылган чыгымнарны гына белегез әле сез — торып-торып исегез китәр Менә шуңа күрә дә хезмәт кешесе үз хезмәте нәтижәләреннән суына бизә барды, продукциянең сыйфатын, хезмәт жнтештерүчәнлеген күтәрергә техниканы, технологияне камилләштерүгә битарафлык һаман артты «Завод лар. фабрикалар — халык милке, димәк, синең дә мөлкәтен» дигән абстракт һәм буш сүзләрдән хезмәт кешесе әрнү белән көлде генә Кеше жаны— буш вакуум түгел Ул туктаусыз хәрәкәттә эзләнүдә Намуслы хезмәтеннән игелек күрә алмаган эш кешесе теләр-теләмәс «сул шөгыльләргә», «чәлдерергә», үзе эшләгән предприятие-хужалыктан ни дә булса «кыстырып» чыгарга, тора-бара «умырып урларга» гадәтләнеп өлгерде. Кеше һәм жир. Кеше рухы һәм табигать Илаһи бер гармония бу! Үзе үк табигать баласы булган Кеше гомер бакый тереклек чыганагын да. рух- жан чишмәләрен дә. олы фикер-хисләренә кодрәтне дә шул ук жирдән. табигатьтән табып яши. Бу гармонияне бозу илне-көнне ярлы итә. кешеләрне хиссез итә. хыял-срантазияне чикли, пыскасы. Кеше Рухына әйтеп бетерә алмаслык зыян, зәгыйфьлек китерә... Октябрь революциясеннән соң. асылда сабыр, салмак табигатьле крестьяннар тикмәгә генә фетнә арты фетнә күтәрмәгәннәр. В И. Ленин тәкъдим итәргә мәжбүр булган «җир кодексы»да авылларда, чынбарлык тормышта кеше жанына игелек, шатлык китерә алмады. Крестьянга вәгъдә ителгән жир-сулар. урман, көтүлекләр һәм. әлбәттә, алардан кергән табыш та. «кагылгысыз дәүләт милке»нә әверелде. «Сыйныф буларак кулакларны бетерәбез! Авылларда социалистик күмәк хужалыклар төзибез!» дигән шаулы лозунглар (чынлыкта репрессияләр белән) астында сөйләп-санап бетергесез корбаннар, фажигалар кылынды. Партия-дәүләт вәгъдә иткәнчә, авыл белән шәһәр арасындагы аерымлыклар, каршылыклар һич бетерелмәде, киресенчә. «индустрияне үстерәбез!» дип авыл кешесен карусыз диванага санап. авылларны талау исәбенә көчәя генә барды ул. Бөек Җир баласы ярымколга әверелде, үз бишеге—табигатьтән, жирдән. халкының моңын- нан-аһәңеннән. дин-шәригатеннән. ата-бабаларының нигезеннән, аларның ихлас васыятьләреннән баш тартырга яки бизәргә мәжбүр булды Илгә- көнгә янә мәхшәр килде, кытлык килде Авыл кешесе жай чыгу белән туган туфрагыннан качып, әкренләп манкортлашты: зәгыйфь жан. кыерсытылган. кимсетелгән рух буларак формалашты. Бу процесс һаман дәвам итә. Тәгәрәп еларлык рухи фажига. социаль дегенерация... Бездәге «социализм» шартларында өстәмә табышның, милли керемнең гаять зур өлешен йотып торган кораллы көчләр турында фәһемлерәк язасы килә. Большевикларның илгә иминлек вәгъдә итүләре, белгәнебезчә, халыкка юаныч жим ташлау гына, ә чынбарлыкта ул нигезсез ният кенә булып чыкты Кан коюлар белән башланган революция террорларга, гражданнар сугышына, һәртөрле фетнәләрне, крестьян чуалышларын, милли-азатлык хәрәкәтләрен, табигый һәм ясалма уйлап чыгарылган күпсанлы заговорларны шәфкатьсез бастыру сугышларына әверелде. Бәлки мондый хәлләр кешелек дөньясының бер формациядән икенчесенә күчкәндә була торган табигый. логик ихтыяжыдыр. кануныдыр, ә?.. Бу илдә тыныч еллар сирәк булды. Хәтта аз-маз имин елларда да СССРга (элеккеге Россия империясенә) укмаштырылган халыклар, милләтләр һәрдаим «тышкы һәм эчке дошманнардан интервенция, агрессия, провокация, искәртмәс һөжүмнәр» көтеп, һәрдаим уяу һәм сак. көчле коралланган хәлдә яшәделәр, «наш бронепоезд в запасном пути» дигән кисәтү жырын еш кабатларга мәжбүр булдылар Марксистлар үзләре үк дөньяны болгатып, халыкара мөнәсәбәтләрне кискенләштереп. «Европада шәүлә йөри — коммунизм шәүләсе» дип. Комин- терннар оештырып, үзләре үк дөньяның барлык мөлкәтле, зыялы кешеләренә янап, гөрзи кизәнеп, шик-шөбһә салып яшәделәр түгелме соң? Менә шундый сәер һәм киеренке атмосфера тудырганга күрә дә. чит илләрдә безгә дошманлык артты, ә үзебезгә кораллы көчләрне туктаусыз ишәйтергә туры килде. Өстәмә табышның, милли табышның зур өлеше армиягә тотылды Ә «социализм төзибез!» дип. илһамланып-исәрләнеп тир түккән хезмәт ияләренә, жан асрарлык паектан һәм ударникларга талон белән бирелгән күнитек. кызыл косынка, аз-маз ситса. ара-тирә костюмлык тукымадан кала, бүтән товар тәтемәде. Егерменче еллардан башлап утыз дүртенче елларга кадәр СССР да ачлыктан үлгән кешеләрнең исәбен алу. мөгаен, хәзерге компьютер дәверендә дә кыендыр. Галәмәт зур аграр державада. табигый байлыкларын да санап бетергесез гигант илдә бит әле бу ачлык! Юк-бар сылтау табып, (дөреслектә көндәшлек белән һәм бер төркем ста^инистның диктатын халык аңына сеңдерү, аларның шөһрәтен күтәрү өчен) хәрби белгечләрне даими үтереп тору, алар урынына яңаларын хәзерләү. НКВД потенциалын даими көчәйтү — барысы да хезмәт кешесенең ризыгын кисеп, жанын шомландырып торды Молдавиянең. Украинаның. Белоруссиянең чикләрен киңәйтү. Балтик буе республикаларын «советлар канаты астына алу өчен». Финляндиягә булган дәгъваларны хәл итү өчен, чынлыкта яңа стратегик басып алулар өчен барган «бәләкәй сугышлар» да безгә өстәмә экономик чыгымнар һәм мораль-политик зыян гына китерделәр. Хәтта Бөек Ватан сугышы кебек тарихта тиңе булмаган афәт, трагедиядән. бихисап жанлы ләм матди-экономик югалтулардан сон да без хезмәт кешесенең шәхси мәнфәгатен хөрмәт итәргә, аның тормыш шартларын рәтләргә бигүк ашыкмадык Киресенчә, яна сылтаулар табып, миллионнарны бушлай эшләтә торган ГУЛАГ лагерларына бикләдек. Иректә- геләргә жан асрарлык кайбер чаралар күрелде дә. сугыш жимерекләрен тиз арада төзәтә алган шул ук фидакарь хезмәт кешесе тир түгеп таякан табыш янә сыпырып алына барды Янә узышып, ашкынып коралланырга керештек «Салкын сугыш» дәвере башланды Галәмәт дәү үз дәүләтебезнең һәр төбәгендә генә түгел. «Социалистик лагерьны киңәйтәбез, ныгытабыз, аны тынычлык таянычы итәбез1» дигән дәгъвалы стратегия һәм тактика, субъектив сәясәт, идеология, дипломатия белән шалырынып-алданып. Рос- ,сия империясе чорыннан ун калган колонизаторлык чиреунән котыла алмыйча. Польшада. Венгриядә. Чехословакиядә. Көнчыгыш Германиядә. Монголиядә һ. б илләрдә днстәднстә хәрби берләшмәләр тоттык Хәтта марксизм-ленинизм тәгълиматына, социализм кыйбласына таба аз гына да йоз бормаган Әфганстанга гаскәр кертеп, меңнәрнең гомерен кистек, меннәрне рухи һәм физик гарипләр итеп калдырдык, миллиард сумнарны исраф иттек Кешелек алдында зур гаделсезлек, әхлаксызлык, әдәпсезлек тә булды ул Әфган сугышы Без революциягә тиңләгән хәзерге үзгәртеп кору дәверендә дә. талканыбызның зур өлеше дәүләт-идарә аппаратын асрауга тотыла Дөрес, кайбер ведомство, министрлыклар кыскартылды берләштерелде анысы Ләкин бит урта эшелоннарда башка исемнәрдә яна идарәләр, идарәчеләр, яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәләр сыман үрчеп кенә торалар1 Илдәге ризыкның. кием-салымның, мебельнең — кыскасы, товарларның иң затлысын. «дефицитлысын» форсат һәм «блат белән» умырып алып баручы привилегияле дәүләт-идарә аппараты хәднмнәре бе’здэ күптән түгел генә рәсми рәвештә 17.7 млн кеше исәпләнә иде Әле дә шуннан ким түгелдер Артык булмаса ILlOKcp. илдәге соңгы үзгәрешләр жәмгыятьнен ижади кодрәтен жан- ландырып жибәрде. инициативага, шәфкатьле теләк-омтылышларга жайлы шартлар туды Хәзер бездә һәртөрле жәмәгать оешмалары аеклар жәмгыя- тс. китап сөючеләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, инвалидлар, әфганчы- интернацноналистлар. Культура фонды. Балалар фонды. Миһербанлык фонды 11 б санап бетергесез Тик хәерсез, һич уйламаган бу ягы да бар икән: ул жәмгыять. оешма. фондларның үз идарә аппаратлары, бер дә жәмәгать тәртибендә генә эшләми, күләмле генә акча алалар Аларга да ходайның һәр бнрмеш көнендә ипи-тоэ. сөт-каймак. кием-салым Һәм бар ягы житешле тормышкөнкүреш кирәк Димәк, теләсәк теләмәсәк тә шундый катгый нәтнжәгә киләбез: марк- систнккоммунистик тәгълиматның экономик сәясәте дә реаль чынбарлыкта, бездәге социализм моделе шартларында кешеләр шәхесенә файда, куаныч, прогресс китермәде Ул ижади мохит-даирә тудыра алмады Киресенчә, аларны дәүләт капитализмының сәяси ирексез, хосусый милексез ялчыла- Йына, кендекчеләренә әверелдерде, хезмәткә гайрәтләрен чигерә барды ешене КЕШЕ иткән хезмәт культурасы, хезмәт этикасы, ижади әхлак югала барды Шуларга бәйле рәвештә Рух. жан бозылды, саекты, имгәтел- де Шул яман чир яна буыннарга күчте Хәзер, әнә күп санлы сәяси реформаторлар, экономистлар, хужалык белгечләре социализмны кризистан чыгаруның төрле чараларын эзләргә ябырылдылар Мондый эзләнүләр чыннан да ихлас булса, алар сәясн-юри- дик хокуклар белән гарантияләнсә, хужалык итүнең кулай формалары, чаралары. чишмә-чыганаклары табылыр, мөгаен Алла һәм табигать кешегә искиткеч акыл, зирәклек, кодрәт-куәт биргән Бөлгенлектән чыгу юлын халык үзе үк табыр' Ләкин «Кеше үз хезмәтенең игелеген күрергә тиеш!»— дигән изге, табигый хакыйкать онытылмасын иде Марксизмның өченче чы-анагы һәм сосъч өлеше, французларның XVIII гасырдагы метафизик материализмыннан метафизикасын, немецларның диалектик идеализмыннан — соңгысын төшереп калдырып, диалектик материализм исемендәге философия рәвешендә барлыкка килде Нигездә ул марксистлар төзисе социалистик жәмгыятьнен өскормасын, идеологиясен тәэмин итәргә тиеш иде Димәк, мәгърнфәтмәдәннятнен. әхлак-әдәпнең. әдәбнят-сәнгатьнен дә яңа куәтле учакларын кабызып, дөрләтеп торырга һәм үз ачышларына, үз иманына халык массаларын инандырырга, аларнын җанына, рухына сеңәргә тиеш иде. Диалектик материализмның, әлбәттә, гыйльмият буларак формалашканчы ук. тормыш-кануннары юк түгел. Әйтик, материянең һәрдаим хәрәкәттә булуы, бердәйлек һәм капма-каршылыклар көрәше, инкарьне инкарь итү. сан-микъдарның сыйфатка күчүе кебек категорияләр. Шәт. шуңа күрәдер дә. бу гыйльмиятнең кайбер уңышлары да булмады түгел. Без диалектик материализм фәлсәфәсенең казанышы булган Г. Плеханов әсәрләрен яки В. И Ленинның «Сугышчан материализм турында»гы мәкаләсен әле дә югары бәялибез. Реаль чынбарлыкта да. әйтик, егерменче елларда мәгърифәтнең тормышчан зарур яңа формалары табылды, яңа шартларда яңа эчтәлекле, яңа формалы әдәбият-сәнгать әсәрләре ижат ителде, дөньяга яңача карашлы шактый шәхесләр үсеп чыкты, коллективизм, интернационализм хисләре көчәйде һ. б. Ләкин . К Марксның социализмны ялгыш фәлсәфи нигезләрдә төзергә жыенуын кыю тәнкыйть иткән М. Бакунин, мондый «авторитар коммунизмда» экономика һәм сәясәттә генә түгел, идеологиядә дә катгый диктатура урнашачагын алдан кисәтте. Кызганычка каршы, бу бөек гыйсъянчының юраулары юш килде. Чынлап та. диалектик материализм гыйльмиятен белер-белмәс һәм катгый субъектив рәвештә агымдагы политикага яраклаштыру. буйсындыру, исемен тәкърарлап та. жисемен теләсә ничек «бөгештерү» аркасында халыкларның күпчелеге аны үз кыйбласы, үз иманы, фарыз тәгълиматы санап кабул итмәде. Кеше жанында теге яки бу дингә каршы тора алырлык рухи инану була алмады ул. Марксистик-ленинчыл философиянең гомумнигезләре. категорияләре, чагылыш һәм сәнгатьләр теориясе, педагогика, коммунистик мораль һ. б. ш иҗтимагый мәсьәләләр буенча бихисап хезмәтләр язылды. Марксистик-ленинчыл фәлсәфәне киң пропагандаларга, кайбер тормыш дәлилләрен шул фәлсәфә калыбына яраклаштырырга тырышучы, ләкин асылда субьектив сәяси булган академиклар, профессорлар, доцентлар ишәя торды, ә халык күңеленә хуш килгән, аның рухи дөньясын бизәгән тормышчан акыллы, мавыктыргыч, дәлилле һәм игелекле фәлсәфә фәне туа алмады. Фәлсәфи гыйлемнәрнең башка юнәлешләренә, әйтик, дини-рухи фәлсәфәгә яки шәхесиндивидуум фәлсәфәсенә катгый рәвештә юл бирелмәде. • Мәгълүм булганча, большевиклар К. Марксның «Философы лишь различным образом объяснили мир. но дело заключается в том. чтобы изменить его» (Маркс К. Энгельс Ф. Сочинения, т. 3. с. 4) дигән атаклы тезисын фанатикларча зиһеннәренә, каннарына сеңдерделәр дә. илне ватарга- жимерергә. үзләренчә «үзгәртергә» керештеләр Революция ясауда, сыйнфый дошманнарын гына түгел, шул ук революцион көрәштә үзләре белән иңгә-иң торып көрәшкән көндәшләрен, эсерларны һәм меньшевикларны да тар-мар итүдә, гражданнар сугышында һәм дингә каршы җиңү белән масайган. азынган большевистик лидерларның берсе (Лев Троцкий бугай): «Әгәр кояш буржуазияне генә җылытса — без кояшны сүндерербез!» дигән үтә кызыл, гайре табигый лозунглар кычкыруга барып җитте Атаклы татар шагыйре Һади Такташның «Җир безнеке булыр! Ачулансак, шлем кигертербез айга да...» — дип язуы, менә шундый лозунглар шаукымы ул! Нишләтәсең. Һ. Такташ та үз дәверенең тәртә арасына кертелгән илаһи талантлы бер хадиме булган шул Аннары, шәрыкъ халкының «Уллар аталарына караганда, күбрәк үз заманнарына охшыйлар» дигән мәкале дә бар бит... Материалистик философия бездә агымдагы политикага яраклаштырылып. чынлыкта бер төркем «кызыл бюрократиянең» башбаштаклык кылуын аклаучы идеология законына әверелде. Өстәвенә, бу большевик «юлбашчы- лар»ның күбесе (бер Ленин гына түгел. Троцкий. Бухарин. Радек. Ярославский. Володарский. Сталин. Жданов та шулай. ) үзен «күренекле теоретик» итеп санады. Алар иҗтимагый фәннәрнең теләсә кайсы тармагына тыкшынып. К Марксның үз сүзе белән әйтсәк, «үзенең карлик размерында» социализмны һәм коммунизмны идеаллаштырып, директив, ортодоксаль «фәнни нәтиҗәләр» чыгарды: Бөтендөнья революциясе һәм кыска дәвердә коммунизмны төзеп җиткерү, вак кустарьларның «капиталистларга әверелүе». бер милләттә ике культура булуы, партияле әдәбият-сәнгать теориясе. Сталинның социализм ныгый барган саен сыйнфый көрәш көчәя, дигән уйдырма фәлсәфәсе яки тел белеменә, экономикага кагылышлы катгый «фәнни ачышлары». Бухаринның Есенин иҗатына биргән бәяләре. Жданов ның марксистик-ленинчыл философия турындагы казенный-кызыл нотык, докладлары һ. б. лар әнә шуна ачык мисал Дәүләт тозелеше структурасын яки мәгълүм дәрәжәдә хуҗалык итү тәртибен үзгәртү, сыйныфлар милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, калаларны яки салаларны үзгәртү—бусы әле бер хәл. Ә менә дөньяны, табигать һәм галәм законнарын, вакыт агышын үзгәртү, мөмкин булмаганын фанатик марксистлар төшенергә дә теләмәделәр Лысенко ише партияле авантюрист укымышлыларның хәтта генетика биология фәннәренә «кызыл күсәк» белән ташлануларын әнә шул зарарлы иллюзия большевикларның дөньяны «үзгәртү» фәлсәфәсенә куштанлануы дип аңларга кирәк А П. Чеховның бер акыллы гыйбарәсе күңелгә уелып калган. «Халыкның куәте — аның намуслы яши. фикер итә һәм эшли белә торган интеллигенциясендә—ди реалист әдип—Интеллигенция яңадан-яңа социаль, техник. экономик, фәнни идеяләрне тудыра, шул рәвештә, җәмгыятьне алга этәрә...» Белгәнебезчә, большевизм лидерлары шул зыялыларны (ә бит алар арасында эшче-крестьян. һөнәрче, мөгәллнм. вак сәүдәгәр уллары-кызла- ры да шактый иде!), иң әүвәл. «тотрыксыз», «икейөзле» «аумакай» «черек либераль» дип. «Милләтнең баш мие түгел ә бугы» (Ленин В И Пол собр. соч. т. 51. стр. 48) дип. ил алдында кимсетергә хурларга, бераздан бөтенләй илдән куарга яки «тәрбия лагерьларына» ябарга керештеләр «Мы сами с усами» янәсе, безнең сыйнфый сизгерлегебез бар янәсе. Властька хезмәт итмәгән, хәтта битараф булган интеллигент кирәкми, дигән шәфкатьсез сәясәт һәм золым илнең интеллектуаль байлыгын, куәтен, әхлаксыз сәяси үләт, чир башланды Мәгълүм булганча, мәгърифәт-мәгариф өлкәсе үтә тарайды, иҗтимагый фәннәр бары тик большевиклар ихтыяҗына буйсындырылды һәм яраклаш- тырылды. Аеруча мәдәният туктаусыз золымнарга дучар ителде' Берүк милләттә ике культура була, имеш Соң Рафаэльның «Мадонна»сын капиталист яки дин гыйлеме профессоры да. һөнәрче дә. игенче дә сокланып карый, ә Бетховенның «Аппасионата»сын миллионер Гарриман да. Ленин үзе дә тыңлаган. Тукайның «Шүрәле»сен татар сәүдәгәре Апанаев та. грузчик Гыйлем Камай да мавыгып, елмаеп укыганнар, лабаса’ Әлбәттә, әдәбият-сәнгатьнең мондый гүзәл әсәрләрен һәркем үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Дөньяви яки дини мәдәният җимешләрен һәр милләт, һәр сыйныф вәкилләре үз күргән, якын иткән, олылаган1 Шокер, дөньяда матурлык һәм миһербанлык революцион яки реакцион, матери..листик яки идеалистик карашлардан бәйсез яши! Әйткәнебезчә, егерменче һәм утызынчы ел башларындагы хәлләрне сурәтләүгә. Боек Ватан сугышының кайбер вакыйгаларын чагылдыруда әдәбият-сәнгать матур гына уңышларга ирешә алды Ләкин шрек гасыр дәвамында бу рухи өскорма «социалистик реализм» дию- ■ ф. лы козге кысасына ярашырга мәҗбүр булып, реаль яшәеь не до;н-< чагылдыру. табигый гәүдәләндерү хокукларыннан мәхрүм i • -де Әдәбият сәнгать — революцион үсешне, «социализм тантанасын» с->- атьле чара чар белән тырышып якларга һәм мактарга тиеш иде. Большевизм лидерларын партия работникларын пәйгамбәрләр, барча проблемаларны хак һәм гадел хәл итүче фидаилар дәрәҗәсенә күтәреп сурәтләргә шуңа күрә дә гайре табигый вакыйгалар ясалма сюжет-уйдырмалар белән - ч п-.«ргә м.»»бүр булды. Бу рәсми идеологии координаттан а' гына ■>-. атласаң да —тормә. лагерь яки «очраклы» кабер иде Яисә, җаен алсан чит илгә кач Хәтта партиянең, совет строеның үзенә үн тугры t ..м .-к. к хезмәт итеп йөргән язучы, рәссам музыкант, актер һ 6 ■ * йен үзләрен ук те«оу сыл . ■ та-журналга мөхәррир булган шәхег «ынбарлыкта йомь комның, обкомның яки Үзәк Комитетның идеология баш > •. : ..................................................................... .... \ i кырыс цензураның рөхсәт штампысын бастырмый торып чыпчык борыны кадәр яңарак фикере булган язманы да дөньяга чыгара алмый иде Сәнгатьтә дә шулай топ хокемдар. баш белгеч һәм баш тәнкыйтьче булып җитәкче партия аппаратының идеологы санала иде ...................................... ....• i >д миннстратив-команда шартларында алла-табигать такою. ................ ................ ■•-ч хак. объектив логикасыннан, халыкның реаль тормышыннан. ат>.рып үсте Менә шундый мәҗбүрият шартларында әдәбиятсәнгатьнең имам пакь леге. аның миһербан һәм камил рух. вөждан. социаль Гаделлек, якты Өмет һ. б. затлы, асыл, илаһи сыйфатлар өчен көрәшергә тиешлеге, хөр-азат булырга тиешлеге бөтенләй диярлек гамь ителмәде. «Социалистик реализм» һәм «партияле-сыйнфый әдәбият» таләп иткәнчә, бар хасиятен коммунистик лозунгларга, агымдагы календарь, актуаль темаларга багышланган, социаль заказ белән язучы, ә чынлыкта имансыз, принципсыз. көнлекче шагыйрьләр, әдипләр, аумакай-куркак тәнкыйтьчеләр, плакатчы рәссамнар, режиссерлар арта барды. Аларның күбесе—бигрәк тә таланты сай. белеме, сизгерлеге чикле, социаль тормыш тәжрибәсе чыпчык тезеннән генә булганнары — үтә сөмсезлек, әрсезлек белән властька, төшемле, җылы-жайлы урыннарга үрмәләделәр. Әдәбиятсәнгать. эше чираттагы сәяси-идёологик кампаниягә, түбәтәй чигеп, түбәтәй сату кебек гадәти шөгыльгә әверелде. «Ижат кешесе», «интеллигент кеше», «гыйлем кеше» дигән төшенчәләрнең кадере калмады. Һәм шул инерция әле дә дәвам итә. Кайчандыр «буржуазия интеллигенцияне сатып ала» дип шарран ярган марксистбольшевиклар СССР шартларында бу социаль катламны урта кул итекчедән дә. сантехниктан да кысанрак, ярлырак, мөшкелрәк хәлгә төшерде. Мисаллар, дәлилләр санап китү кирәкмидер. Укучы бу хәл- әхвәлне бездән күбрәк тә белә... Безнең телгә этеп-төртеп кертелгән «коммунистик мораль» хакында сүз кузгатсак та, иң әүвәл. бу әхлакның шул ук марксистик тәгълиматка бәйләнгән булуын күрербез. Без. әлбәттә. К. Марксны. Ф. Энгельсны. Г. Плехановны. В. Ленинны. Ф. Дзержинскийны һ. б. материалист-коммунист юлбашчыларны үз шәхси тормышларында әхлаксыз булганнар, дип гаепләмибез. Егерменче гасырның һәм тарихи борылышның күренекле, катлаулы шәхесләре алар! Һәм. гөнаһлы булмыйк, марксизмның әхлак мәсьәләсендәге теоретик идеаллары да ямьсез, шәфкатьсез түгел. Тик менә... әлеге «социалистик», «коммунистик» дигән максат-ниятләрне тормышка ашыра башлау белән үк әхлак төшенчәсенең гомумкешелеккә хас сыйфатлары тәмам жуелган икән бит. Чөнки «дөньяны үзгәртергә» керешкән большевикларга үз максатларына ярашлы «сыйнфыйкоммунистик» әхлак кына кирәк булган! Дөресрәге, алар әхлакны үзләренең узурпаторлык максатлары кысаларында гына кабул иткәннәр һәм үзләрен хаклы санаганнар. Күренекле француз социалисты Щан Щорес әйткәнчә, «революция— прогрессның вәхши формасы» булганлыктан, бу вәхшилек теге-бу әхлак белән санашып тормый. Ул иң элек, жай чыгу белән, көч-мәжбүри- ятне. жәбер-золымны корал итеп, үз «якты киләчәгенә» таба юл чистарта. Үз дошманнарын, көндәшләрен аса. кисә, йә колы итә... Мәкальдә әйтелгәнчә, «цель оправдывает средства...» Большевик лидерларның берничә генә әмерен искә төшереп узыйк. «Террор—это средство убеждения». (В. И. Ленин, т. 39. стр. 405) «Суд должен не устранить террор, обещать это было бы самообманом или обманом. а обосновать и узаконить его принципиально, ясно, без фальши и без прекрас.» (т. 45. стр. 190). «Огонек» журналында (№ 10. 1990) эсерлар лидеры булган Виктор Черновның истәлегеннән бер өзек басылган: «...я ему и говорю: Владимир Ильич, да приди вы к власти, вы на следующий деһь меньшевиков вешать станете! А он поглядел на меня и говорит: «Первого меньшевика мы повесим после последнего эсера», прищурился и засмеялся». 1911 нче елда булган бу сөйләшү. Асылда. Октябрь переворотыннан соң ук. В. И. Ленин шул ниятне тормышка ашыра башлаган түгелме? Менә аның юстиция халык комиссарына язган мәгълүм боерыгы: «т. Курский! По-моему, надо расширить применение расстрела (с заменой высылкой за границу)... ко всем видам деятельности меньшевиков, с.-р. и т. п. найти формулировку, ставящую эти деяния в связь с международной буржуазией» (Курсив и разрядка Ленина. Ленин В. И. ПСС. т. 45, стр. 139) Чынлап та. Владимир Ильич олы теоретик кына түгел, реаль практик та булган, сүзендә тора белгән дими, ни дисең!... Революцион көрәш юлларында күргәнкичергәннәре. корбаннары, фажигалары уртак булса да. дәүләт властен уртак итәргә бер дә теләмәгәннәр шул. Власть дигән татлы. тылсымлы, ләззәтле идарә рычагы уртаклыкны, көндәшлекне сыйдыра алмый, күрәсең. Юкса, халыкның үзидарә органы булачак Советларны төзү идеясен 1905 елда ук «Искра» газетасында меньшевик лидерларның берсе Ф. Дан күтәреп чыга һәм Петербургтагы беренче Советның рәисе дә меньшевик Зборский була. Хәзер дә шул. Советлар идеясенә. Советлар структурасына кайттык түгелме соң без?... Лев Троцкий исә «Устрашение является могущественным средством политики. и надо быть ханжой, чтобы этого не понимать* —дип раслый һәм революциягә тугры булган меннәрчә кызылармеецларны, кызыл командирларны аттыруны гадәти чарага саный башлый Ә Николай Бухарин. «В революции побеждает тот. кто другому череп проломит» дип. «Принуждение во всех своих формах, начиная от расстрелов и кончая трудовой повинностью. является методом выработки коммунистического человечества из человеческого материала капиталистической эпохи» дип «коммнунистларча тәрбияләү»нен методикасын да күрсәткән Башка большевик лидерлар да аяусызлыкка. революцион шәфкатьсез- леккә ондәү һәм шул юнәлештә шәхси үрнәк күрсәтү гамәлендә бер дә кимен куймаганнар Лидерлар үзләре шундый күрсәтмәләр биреп торгач, зур хокукларга ия булган һәм коралланып алган ВЧК. ГПУ хезмәткәрләре йөзәрләп, меңәрләп атканнар кешеләрне' Россия империясенең төрмәләренә генә сыймагач, бушап калган чиркәү һәм монастырьларны лагерьларга әйләндереп, ул тимер челтәрле зоналарга һәртөрле «шикле», «чит элемент- лар»ны. берәр туганы аклар армиясендә булган бичараларны яки продразверстка салымын түли алмаган «заложниклар»ны тутырганнар Шундый мәхшәр заманында, әлбәттә, рәхим-шәфкать, әхлак турында авыз ачарга да момкин түгел. Хәзер партияле кайбер тарихчылар бу миһербансызлыкны ул дәвернең мәжбүрияте Ьәм совет властеның язмышы кыл өстендә булу белән аңлатырга тырышалар Әмма жәмгыятьнең рухи дөньясына, мәдәниятенә, шәригатенә килгән бу коточкыч афәтне тарих аклый алмый бит! Аклый алмый! Ленинның «тугры дәвамчысы» булган Сталин дәверендәге шаккаткыч жәберзолымны. вәхшилекне хәзер бөтен дөнья белә Сугышларда, зур яуларда түгел, тынычимин елларда һәм һаман да шул «социализм тантанасы» хакына, үз илендә үк 60 миллионга якын үз гражданнарын. Л Берня әйткәнчә «лагерь тузанына әйләндергәннәр» Партия-совет диктаторлары, чынлап та. «дәһшәтле тәмугны дөньялыкта булдырганнар» Ул хәтәр дәвердә кешеләргә золым-золмәт мөһере ител сугылган 50 нче статьяның шомлы пунктлары, кешене үзенә үзе яки якыннарына, танышларына яла ягарга мәжбүр итәр өчен кулланылган жәзалау алымнары хакында укыганда гына да зиһенең томаланып алгандай була, тәннәрең туңып китә җанында үкенеч, әрнү, нәфрәт давыллары дулый Вөждан. Миһербан. Әхлак сыйфатлары бөтенләй юк ителгән бу шәфкатьсез дәвернең яңадан-яна дәлилләрен санап тормыйм мин Тик менә бу мәгълүм фажнгале парадокска игътибар итегез әле коммунистик тәрбия. коммунистик әхлак турында бик күп нотыклар сөйләп, үгет-нәсихәт биреп йөргән һәм шул хакта китаплар чыгарган «Бөтенсоюз старостасы» М И. Калинин үзе дә гаепсез хатынын Сталин золымыннан саклап кала алмый! Дөнья халкын ачлыктан коткару идеясе белән янып яшәгән академик Н. Вавиловның үзен ачлыктан интектереп үтерәләр Мондый тоталитар вәхшң, шартларда нинди әхлак турында сүз булуы мөмкин'” Илгә Н С. Хрущев житәкчелек иткән «жепшек елларда» «Коммунизм төзүченең мораль кодексы» дигән бер «кызыл доганы» кызыл такталарга ак буяу белән язып яки киресенчә бизәп, һәр предприятиенең, учреждение нең. мәктәп-институтларның үзәк урыннарына кадаклап элделәр Шул «мораль кодекс» турында шау-шулы кампания башланды көнлекче каләм батырлары бер-бер артлы китаплар да язып өлгерттеләр Ләкин илдәшләребезне рухи яктан камил итәргә тиешле бу «кодексны», минемчә, берәү дә житди чарага санамады, бизәкле такталар кубып төшеп, теләсә кайда аунал ятты, китаплар макулатурага китте Чөнки бу «мораль кодекс» реаль тор мыштагы экономнксәяси һәм социаль-ижтимагый шартлар белән тәэмин ителмәде Шуңа күрә дә. «Ялганчының өе янган, берәү дә ышанмаган» дип татар мәкалендә әйтелгәнчә, халыкны ул «кодекс»ка һич ышандырып булмады. л Л. Брежнев лидерлык иткән елларда исә «мораль» сүзе кабат рәсми идеологиядә телгә кергәләсә дә. әхлак мәсьәләсе реаль чынбарлыкта хажәтсез булып калды «Ни телим —шуны кыланам». «Үзем тапкан мал түгел халыкныкы —жәл түгел» дигән ижтимагый-психологнк чир башбаштак атмосфера тагын да көчәеп китте Чамасыз эчкечелек, ришвәтчелек, күз буяучылык, әшнәлек, кода-кодагыйлык ишәйде Кыскасы, зур сынаулар, фажигалар. корбаннар, экономик сәяси һәм со циальижтимагый борылышлар белән узган ул киеренке житмеш елда без үзебез ният иткән гадел социалистик жәмгыятъне дә. аның ышанычлы һәм ныклы, кешелекле идеологиясен дә. әхлагын-әдәбен дә булдыра алмаган быз Ниятләре матур булган социалистик-коммунистик тәгълиматның реаль чынбарлыкта бер генә чыганагы һәм состав өлеше дә үзен акламады. Ад- министратив-команда системасы бу тәгълиматны гел үзе теләгәнчә кулланып. җәмгыятьне, илне-көнне экономик һәм сәяси торгынлыкка китерде, бөлгенлеккә, тирән кризиска төшерде. Буыннан-буынга кешеләрне үз ирке. үз ихтыяры, үз фикере булмаган «винтикларга» яисә социаль-иҗтимагый хамелеоннарга әйләндерү процессы дәвам итте Хәзер без Казандагы һәм Чаллыдагы яки башка калалардагы яшүсмерләрнең җан өшеткеч шәфкатьсезлеге. имансызлыгы, җинаять өстенә җинаять кылулары, җенси азгынлыклары, эчкечелек һәм наркомания белән чирләүләре, милли патриотик хисләрдән мәхрүм калулары турында күп сөйлибез, еш язабыз «Заманына күрә —зары» дигәндәй, төптән уйлансаң, бер дә сәер түгел: хәзерге бозык, эшлексез, имансыз яшьләрнен күбесе— әнә шул җитмеш ел дәвамында дин-шәригатьтән бнздерелеп. һәрдаим кинәт үзгәртелеп торган идеология йогынтысында, кысан-кыен. кырыс шартларда буыннан-буынга әхлаки деградация кичергән, рухи зәгыйфьләнә барган атааналарның балалары, оныклары ич алар. Хәзер инде янә икенче чиккә ташландык! Шәхес азатлыгына шартлар тудырабыз, янәсе. Теге яки бу милләтнең гореф-гадәтләрен, әхлак-әдәп йолаларын ботенләй санга ' сукмыйча, белмим, кемнәрнең рөхсәте, кемнәрнең хирыс тырышлыгы беләндер. чат саен «Видео» заллары булдырылды Әлегә тәне дә. җаны да ныгып җитмәгән яшь җилкенчәкләр, бал тирәсенә сарган чебеннәр сыман, шул «маҗара бүлмәләренә» ябырылалар. Ә анда күрсәтелә торган төсле «могҗизаларның» күбесе миһербансыз кыю- лык-елгырлыкны. кансыз «суперменнарны» «фәхишлек. гомосексуализм «ләззәтләрен» төрле вариант-вариацияләрдә күрсәтеп мактый... Патша Россиясе һәм СССР шартларында бөтен держава буйлап, куәтле дулкыннар сыман, өзлексез агылып-болганып торган миграция, без мактанганча ук. «халыклар дуслыгын һәм интернационализмны» ныгытмаган, киресенчә. берәүләрне туган туфрагыннан, үз халкының мәдәни-әхлаки даирәсеннән аерып, рухи сукбай, зат-ырусыз алаканат иткән: ә икенче берәүләрнең, аеруча җирле халыкның көнкүреш шартларын кинәт үзгәртеп, тарихи асыл бизәкләрен, мәсләген, телләрен, моңнарын-жырларын чикләгән. табигый байлыкларыннан мәхрүм калдырган СССРда ел саен 20 миллионга якын кеше урыннан-урынга күченә, рус авылларында яшәүчеләрнең 21 проценты һәр елны милли төбәкләргә «халыклар дуслыгы урнаштырырга» китә (В Переведенцев. Прописка и демография. «Московские новости» ,N? 20. 1988) Яу кырларында уртак дошманга каршы бергәләп көрәшү яки өмә белән завод салу. ГЭС кору —дөньяви традицион зарурлык ул. ләкин Рух. Җан гамәлендә шәхеснең үз түтәлендә үсүе хәерле бит! Авыл агае да яхшы белә бер үк басуга кушып чәчелгән бодай, арпа, люцернаның берсе дә рәтле уңыш бирми, атлар белән дуңгызларны бер үк болында көтмиләр... Әйе. СССРны җитәкләгән административ-команда системасы, объектив таләпләрне, ихтыяҗны санга сукмыйча, мәжбүрият-диктатны кулай күрде. Нәтиҗәдә, милләтара мөнәсәбәтләрдә матур сыйфат-бизәкләрдән күбрәк, тискәре, дәгъвалы, каршылыклы, нәфрәтле яклар көчәя барды Бу юнәлештә дә илдәшләребезнең рухына, көнкүрешенә, милли горурлыгына, милли үзаңына зыян тиде Рус әйткәнчә, «перекати поле», татарча «пәри үләне»дәй характерлы, бер генә милләтнең дә мәдәни-рухи кыйммәтләрен хөрмәт итә белмәүче буыннар ишәйде. Ихтыярсыздан уйлар давылы үткәннәрне урап кайта. Чал тарихның гомер тынмас дулкыннары теге яки бу державаларны, бөек ханлык-патша- лыкларны чәлпәрәмә китереп җимерә дә. чорлар мәйданына яңаларын калкыта. Фәлән халыкларны «эретә» дә. башкаларны гаять кодрәтле, мәдәниятле итә Гомер бакый шулай булган һәм шулай булачактыр». Илләр- көннәр дәрьясының әлегәчә без белмәгән, һич алдан чамаларга, сиземләргә. фараз итәргә дә мөмкин булмаган яшерен агымнары, үз катгый диалектикасы бармы соң әллә? Мөгаен, шулайдыр Шундый тарихи тетрәүләр, зур давыллар килгән чакта, киләчәк язмышларың ничек булыр, әй. болгар-татар халкы? . •Ни кадәр генә изелү һәм шәфкатьсезлек кичерсә дә. һәр халыкның асыл затлары буыннар мәдәниятен, буыннар әхлагын, шәригатен, генетик рухи сыйфатларын саклау өчен көрәшә Мөмкин булган бар чаралар белән бу хәзинәне ишәйтергә. аны алмаш токымга да тапшырырга тырыша Рухи учакларны әдәбият-сәнг ать сүндерми саклый. аз гына жай булды исә аны дорләтел жибәрә һәм. гомумән, нинди <изм»нарның ничек хакимлек итүенә карамастан, кешелек дөньясы прогрессив хәрәкәтсез яши Коллыкка. мәхбүслеккә төшерелгән хәлендә дә1 Хәтта лагерь, оккупация шартларында. төрмә-зинданнарда үлемсез әсәрләр язылган, фәнни ачышлар ясалган. иҗтимагый-фәлсәфи фикерләр, идеяләр туган, лабаса! Кешелекнең табигате. асыл диалектикасы шундый. Без хәзер чын-чыннан катлаулы, хәтәр-шомлы дәвер кичерәбез Фән- техника прогрессы дәвам итә. кеше акылы аллалар тәхетенә, аллалар кодрәтенә иреш мәк булып, туктаусыз эзләнә, тәжрибә-экспериментлар үткәрә, бер-бер артлы фаразгипотезалар уйлап чыгара Ул инде. әнә. тулы бер планетаны Җиребездәге кешелек, тереклек дөньясын бөтенләй юк итәрлек һәртөрле кораллар арсеналын да әзерләп куйды. Тик. барыбер, никадәр үрсәләнмәсен. Ллла-табигатъ каршында, галәмнәр масштабында кеше заты әлегә хәлиткеч куәт-кодрәт була алмый Без идеал иткән, без сиземләп олылаган Алла тәхете аңа һич насыйп түгел* Дөньяның бихисап яна серләре, яңа могҗизалары туа тора! Хәзер шактый еш күренә телләрдә сөйләнә торган НЛО һәм алар белән идарә итүче жан ияләре турындагы хәбәрләр хакында гына уйланыгыз әле Галәмнәр масштабында диалектик фикер иткәндә, бер дә бнтабигый хәлләр түгел ич бу могжизалар' Шунысы аяныч: фән-техника прогрессы куәтләнгән саен кеше заты үзенең рухи дөньясында ярлылана, хирыс рационалистка әверелә бара түгелме9 Димәк, хәзер кешелек дөньясы өчен Миһербанлы Акыл аеруча кадерле' Рухны санга сукмаучы салкын, эгоистик акыл Җиребезне, илебезне һәлакәткә китерәчәк һәр ике олы тәгълиматның кешеләргә йогынтысы зәгыйфьләнү нәтижәсендә без хәзер рухи кризис, торгынлык, төшенкеле», кичерәбез. Үкенү хисе нәфрәткә, гыйсьянга әверелеп, халыкларны мәйданнарга. митингларга, һәртөрле жыен-жыелышларга куып чыгира Һәр- торле катгый таләпләр, сәяси лозунглар күтәртә кабат җимерү кайнарлыгына өнди, тормыш-яшәешне якача төзү ниятләрен дөрләтеп ала. Һәртөрле оешма, партия, фронт, берләшмә, союзларның исәбе-саны юк Тик кызганыч, әлегә аларның берсенең дә ныклы һәм тормышчан тәгълиматка нигезләнгән реаль, конкрет перспективалы максатпрограммалары эшләнмәгән. Бу хәрәкәтләр олы максатлы, реаль көчле һәм бердәм политик партияләргә, хәлиткеч социаль-ижтимагый союзларга оеша формалаша алырлармы? Әйтүе кыен. Тик бер афәттән ходай сакласын иде тарихта сәяси дәүләт режимнарының теге яки бу рәвешләрдә кабатлану гадәтләре бар Һәртөрле стихияле хәрәкәт, башбаштаклык тираннарны тудыра' Нәкъ менә шундь й афәтне кабат китермәс өчен дә Миһербанлы Акыл кирәк безгә! Шөкер, кешене өмет яшәтә Һәм шул тылсымлы кодрәт адәм баласын башка жан ияләреннән өстен иткән Риваятьләр вәгъдә иткәнчә, ислам динен торгызачак Мәһди җиргә иңәрме9 Дәжжал гаскәрен тар-мар итәчәк Гайсә пәйгамбәр кайчан фәрештәләр канатында күктән төшәр9 Яэҗүҗ- Мәэҗүҗ дигән коточкыч бер хәшәрәт көн саен жнрне ашап менүен дәвам итәрме9 Исранл фәрештә, быргы кычкыртып, кайчан фани дөньяның бетүе турында хәбәр итәр9 Яки. марксистик-ленинчыл тәгълимат өмет иткәнчә кайсыдыр бер илдә коммунизм җәмгыяте төзелә алырмы9 Яисә кыю фантаст Циолковский фара ’ кылганча, кешеләр Җир-бишектән Кояш тирәсен.» якынрак планеталарга, космик шәһәрләргә күченә башларлармы9 Мондый бихисап әкин көнүзәк олы сорауларга хыял белән » ■ »ап бирүләре дә җиңел түгел Андый ук зирәк акыл, гыйльмиятме Алла табигать насыйп итмәгән безгә. Ләкин андый җавапларның биреләсем ».