Газәл
Яндырыйм дип ут кабыздым, әмма утлар янмады. Алгысынды бу йөрәгем, барлыгыннан танмады. Ул үзен белде —адәм дип, ул үзен белде —камил, һәм үзеннән түбәннәргә, ялварып та бармады. Юл сабу дип аңлады ул аз гына чиккәнне дә, Ник бу кадәр мин фәкыйрьне язмышым нык алдады?! Ут та алды, алды су да дүрт ягымның һәммәсен, Нигә соң ул утлары минем үземне алмады?! Ак иде бит, хак иде бит мин иман иткән хыял, Ул хыял һәм ул өметнең чаткысы да калмады. Ашкынып торган күңелне мин бүген нәүмиз күрәм, Нинди дәһшәт хәл бу, золмәт бар йөрәкне ялмады. Тик каләм төшми кулымнан — эзләнә ул, эзләнә,— Бәлки бардыр алда таңнар,— эзләнеп һич армады. Эзләгән — тапкан диләр бит, белмәсәң бел, и Хәмит, Мәңге яратуга лаек яр күзеңне арбады! Томан Иңкүләрне, уйсуларны ураган томан, Томаладым дөньяны дип кыллымы гөман? Фараз итте, минем кулда диеп хакимлек: Бөтен сахра минеке дип, минеке киңлек! Чыккан иде нурлы кояш көлеп бер заман. Калмады бер күләгә дә хәтта томаннан. Хомит ТОХФИ - Кытайда туып усеп. хсвер Ташкентта яши Шигырьләре, ре Татарстан кондэлек матбугатында. шул исәптән журналыбызда да басыш килде Булмагандай, иңкүләрдән югалды томан... Томаладым дөньяны дип, кылмагыз гөман! Фәрдләр һәрвакыт риза кадерләнүче. Шикаять итә —җәберләнүче. И илаһым, шик сакламыйм, барлыгың рас... Тәкәбберлек миңа түгел, иблискә хас. Мин бик арзан, арзанрак мин хәттәки судан. Саклый күрсен, сакла хода кыйбат булудан. Сөйли-сөйли бу дөньяның хәсрәтен, зарын Онытыйммы тормышымда куаныч барын? Хатын-кызлар яраталар сөйгәнеңне, Ирләр исә багынып баш игәнеңне. Үзең олы, могьтәбәр бер ил агасы, Үзең ятлар икмәгенә май ягамсың? Заман ахыры — кояш сүнгәндә. Кояш сүнә миңа — үлгәндә. Элек уйла берлек турында. Аннан инде хөрлек турында. Зарарлы икән бит, әй, Хәйям хуп күргән бу мәй. Сөйгән ярында кимчелек булмый, булмый бер гаеп. Аның янында уздырган көннәр бәйрәм һәм гает. Чамасында булса, тәмле — шикәр дә, бал да. Кимәленнән артып китсә—туйдыра ял да. Халык бай, халык тук булса, мин дә тук. Халыкта булмаса, миндә дә тәгам юк. Күп бездә «югары белем» алганнар. Кайдан килә ләкин укымышлы наданнар?! Үлми торган кем бар соң, диләр. Ә мин әйтәм, бар дим, бар: Хозыр! Абелхәят эчкән изгенең Хикәясе — үзе бер җырдыр, Аны тыңлавы да хозурдыр. Үлми торган адәмнәр дә бар! Кояштыр, бу сүземнең чыны. Аһ, табалсам һәм эчсәм мин дә, Абелхәят дигән шул суны! Гел яшәтер шул тере суны! Барыр идем җәһәннәмгәчә, Җир астына илтсә дә бу юл. Хозыр эчкәч, бар Абелхәят! Кайда икән ләкин, кайда ул? Кем күрсәтер, кайда аңа юл?