Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Әхмәт Ерикәйнең тууына

90 ел Шагыйрь Әхмәт Ерикәй (Әхмәт Фазыл улы Ерикеев) 1902 елның 16 декабрендә Башкортстанның Дуван районы, Өлкенде авылында туган. Яшьтән үк эшләп үсә: көтү көтә, байларга ялланып, әтисе белән бергә Злотоуст, Түбән Уфалы шәһәрләрендә көнлекче булып хезмәт итә; шул ук вакытта авыл мәктәбендә укый һәм үзлегеннән рус телен дә өйрәнә. Октябрь революциясеннән соң—волость ревкомында писарь булып эшли, һәм аның башкарма комитетында секретарь була; комсомол, партия органнарында хезмәт итә; шул ук елларда «Юксыллар сүзе» (Злотоуст) газетасында беренче шигырьләрен бастыра. 1927 елдан башлап, Әхмәт Ерикәй— Мәскәүдө; ул—журналистика институты студенты, «Эшче» газетасының җаваплы секретаре, «Ударниклар» журналын һәм Мәскөү пролетар язучылары берлеген (МААП) оештыручыларның берсе, Гослитиздатның СССР халыклары әдәбияты секторы мөдире, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театры студиясе ачылгач, М. Җәлил белән берлектә либреттолар язуны оештыручы һ. б. Сугышка кадәрге елларда аның үзенең дә күп җырлары халыкта киң яңгыраш таба: «Кәккүк» (Солтан Габәши музыкасы), «Бибисара» (С. Сәйдәшев көе), «Комсомолка Гөлсара», «Яшь егетләр, яшь кызлар» һ. б. Ватан сугышы елларында шагыйрь фронт газетасында хезмәт итә. 1945—50 елларда ул —Татарстан Язучылар берлеге идарәсе председателе. Ике тапкыр СССР Югары Советы депутаты булып (1946—1950 елларда) сайлана; Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә Ә. Ерикәй 1967 елның 15 сентябрендә Мәскәүдә вафат булды. Иң беренче китабы «Ташлы дулкыннар» (1930 елда дөнья күрә); аннары татар, рус һәм башка телләрдә аның 60 ка якын китабы, шул исәптән берничә тапкыр «Сайланма әсәрләре»е дөнья күрде. Иҗатының төп өлеше—лирика һәм җырлар. Җыр өлкәсендә шагыйрьнең уңышлары—бәхәссез. Бүген дә композиторларыбыз әледән-әле аның шигы рьләренө мөрәҗәгать итәләр мәсәлән, «Яшьлегемә кире кайтыр идем», «Идел буе каеннары», «Төннәр буе йоклый алмый ятам» кебек җырлар соңгы елларда яңгыраш алды. Аның сүзләренә барлыгы 300 дән артык җыр язылган 1982 елда дөнья күргән «Ике йөз җыр» китабы шагыйрьнең бу өлкәдәге хезмәтләрен шактый тулы чагылдыра. Егерменче гасырның бәген каршылыкларын туплаган, тоталитар системаның үзе дә аңламастан корбаны булган күп әдипләрнеке кебек, Ә. Ерикәй иҗаты да —халкыбызның мәдәни дөньясының шул чордагы типик бер көзгесе. Әмма, бөтен ялгышлары белән, кеше китсә дә, алдаусыз, ихлас йөрәктән булса—җыры, халыкчан сүзе кала. Әйе. җырлар кала... Мостафа Ногманның тууына 80 ел. Татар шигъриятенә һем музыка дөньясына үзенчәлекле җырлар бүлек иткән шагыйрь Мостафа Ногман (Мостафа Ногман улы Ногманов) 1912 елның 22 декабрендә Татарстанның Арча районы Кызыл Яр авылы нда туган. 1931 елда ул Казан педагогия техникумын тәмамлый. Татарстан һом Таҗикстан мәктәпләрендә балалар укыта. 1937—41 елларда Дүшәмбе педагогия институтында укый Бөек Ватан сугышында катна ша. 1947 - 51 елларда Мәскоү Көнчыгышны өйрәнү институтында укып, фарсы, төрек телләре буенча белгечлек ала. аннан Казанда аспирантурада укып, «XVII XVIII йөзләрдә русча -татарча кулъязма сүзлекләр»» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый бу хезмәт 1969 елда китап булып басылды. 1960— 76 елларда М. Ногман —университетта фарсы һәм борынгы татар теле укытучысы Ул 1976 елның 4 сентябрендә Казанда вафат булды 1944 елда беренче китабы дөнья күрә. Аннары унга якын шигырь, поэма («Кокушкино таңнары» һ. б), тәрҗемә (Н Хикмәт шигырьләре) китаплары басылып чыкты. Әмма иҗатының иң калку өлеше җыр лар. Җитмешкә якын җыр тексты калды- ган шагыйрь исеме бүген дә радиодан һәм концерт кичәләрдә еш яңгырый. Бигрәк тә Р. Яхин белән берлектә иҗат иткән җырлар («Оныта алмыйм»), «Күзләрем гел сине эзлиләр», «Бөдрә таллар», «Ак җилкән». «Салагыш болыннары » «Азин полклары» һ. б.) халыкта киң таралды С. Садыйкова белән язган «Ак таныш таңнары». «Арча кичләре», «Сөн буйлары бөдрә урман». Ф Әх мөтов көй язган «Таң йолдызы» да бу өлкәдә шагыйрьне таны ткан җырлардан. Рус телендә «Грозовое лето» кебек (Детгиз, 1963) тәрҗемә китаплары да бар.