Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕ ТУЛЫ ҖЫР ИДЕ

 

Мин бу язмамны халкыбызның сөекле җырчысы. Татарстанның халык артисты хөрмәтле Рәшит Ваһапов истәлегенә багышларга булдым. Моның берничә җитди сәбәбе бар. Бердән: музыка дөньясында Р Ваһаповның әллә нигә бер генә искә алынуы, аның җырларын сирәк ишетүебез, икенче төрле әйткәндә, бу останың иҗатын оныта башлавыбыз күңелне рәнҗетә. Минемчә, Рәшит дәрәҗәсендәге талант ияләре, аларның музыка сәнгатенә керткән мактаулы өлеше хәзерге яшьләргә үрнәк булып хезмәт итәргә тиеш иде Тагын шунысы да бар: Рәшитнең арабыздан китүенә быел декабрьдә утыз ел тула. Вафаты алдыннан аның иң соңгы берничә көне шифаханәдә минем күз алдымда үтте. Шул сәбәпле бу хакта язмый калырга хакым юк дип саныйм. һәрвакыт ачык чырайлы, шат күңелле бу сөйкемле затны фәкать күңелгә ятышлы ягымлы сүзләр белән генә искә аласы иде. Аньщ тормышы да, җырларындагы кебек, аяз һавалы күңел күтәренкелеге шартларында үткәндер дип уйлыйсы килә. Ләкин тормыш дигәнең алай шома гына тәгәрәми бит, ул бер алдын күрсәтсә, биш артын күрсәтә, диләр Булачак җырчыбыз Рәшит Түбән Новгород губернасы Актүк авылының имамы Ваһап хәзрәт гаиләсендә 1908 елда туган. Димәк, мәхдүм Рәшит нең балачагы халык арасында зур абруй казанган атасы — мөхтәрәм Ваһап хәзрәт тәрбиясендә узган. Ләкин өлкән буынның башыннан узган шомлы, хәвефле утызынчы еллар бу җырчының да йөрәгенә яра салып калдырган. Ваһап хәзрәт тормышы да. ул еллардагы бик күп дин әһелләренеке кебек. Берия төрмәсендә фаҗига белән тәмамланган. Әйе. ул еллар бөтен татар халкы өстенә зур бәла булып ябырылды, авылларны мәчетсез, мулласыз калдырды. Халыкны имансыз калдыру нияте белән эшләнгән коточкыч афәт иде бу. Ата кебек газиз җанның гаепсез һәлак булуын улы Рәшит, билгеле, авыр кичергәндер Ләкин бу хәсрәтне ул эченнән тынырга мәҗбүр булган Заманы шундый иде. Сәхнәгә кояштай балкып килеп чыккан көләч йөзле бу чибәр кешенең йөрәгендә шундый тирән яра барын кем белгән? Күрәсең, ул хәсрәт аеруча моңлы көйләрнең йөрәккә барып кабына торган үкенечле сулышларында гына бәреп чыккандыр Шундый фаҗигаләр кичергәндә дә төшенкелеккә бирелмәве үзе генә дә Рәшитнең көчле рухлы шәхес булуын раслый Рәшитнең туган авылын телгә алганда хәзерге талантлы җырчыбыз Хәйдәр Бигичевнең, танылган музыкант баянчы-импровизатор Рамил Курамшиннын һәм Мәскәү консерваториясе профессоры Зәйтүнә Әхтәмованың да шул бәрәкәтле яклардан чыгуын әйтеп узу күңелләргә бик тә хуш килә Бу як яшьләренең таланты ачылуга матур су буйлары, мул сулы күлләр-чишмәләр, сайрар кошдар Рәсемдә: җырчы tap Динә Сираҗетдинова белән Рәшит Ваһапов. 50 нче ел tap ахыры. Сәнгать ярдәм иткәндерме. ничектер, әмма шунысы хак. бу тирәләр сәнгатебезгә байтак кына күренекле талантлар бүләк итте Шөкер, халкыбызның талант чишмәләре торган саен арга бара. Иншалла. боларга шундый ук игелекле башка чишмәләр дә кушылыр Рәшит Ваһаповнын авылдашы Рифат Фәттахов раславынча. Рәшит яшүсмер чагында ук җырларга һәвәс булган. Авылдашлары кебек үк. ул да «Нурия» дигән җырны аеруча яратып җырлаган Шулай да ул әле яшьтән үк җырчы булып китмәгән. Башта шул тирә авылларында укытучы булып эшләгән 1941 елда Мәскәү консерваториясе янындагы гагар опера студиясендә чкып чыкканнан сон гына Рәшит бөтен гомерен җыр сәнгатенә багышларга булган Рәшит Bahanojr музыканың илаһи көченә, аның халыкка игелекле тәэсир итүенең биниһая булуына күңелендә тирән ышаныч һәм ихгира.м саклаган Минемчә, ул чын мәгънәсендә профессионал җырчы була алуына, алай гына да түгел, башкаларга һич тә охшатмыйча, фәкать үзенчә Рәшитчә генә җырлый алачагына байтак тәҗрибә туплаганнан соң гына ышанып җиткән Танылган җырчыбыз Җәваһирә ханым Сәлахова сөйләвенә караганда, ул ышаныч анда сугыш елларында авылларда концерт биреп йөргәндә туган Концерт бригадасының чыгышы авыр »ш белән йончыган, фронтлардан кайгылы хәбәрләр алган авыл халкының йөрәгенә ял булган, аның кайгы-хәсрәтен азмы-күпме онытып торырга ярдәм иткән Җәваһирә ханым ул еллардагы концертларны халыкның кадерле җан азыгы игеп, хуплап каршы алуы, күз яшьләре белән тыңлаулары хакында әле хәзер дә дулкынланып сөйли Беркемне дә кабатламый торган Рәшит Ваһапов үз сәләтенен көченә, үзенең халыкка кирәкле кеше, кадерле зат булуына беренче мәртәбә әнә шул концерт ларда ышанган. Аның сәләте концерт саен ачыла барган һәм ул. ниһаять, үз стилен тудырган. Рәшит Ваһаповнын иҗатын өйрәнүчеләр, хатын-кызларга багышланган җырларны киң сәнгать дөньясына берьюлы һәм күпләп алып чыгучы нәкъ Рәшит Ваһапов булды, дигән фикерне куәтлиләр. Бу фикергә кушылмыйча мөмкин түгел. Чыннан да, «Рәйхан», «Фирдәвескәй». «Әлфия». «Нурия» һ б. күп кенә мәшһүр җырларны Рәшитнең аеруча бер дәрт һәм күтәренке рух белән җырлавы, күрәсең, очраклы хәл генә булмагандыр Минемчә, игътибар белән тыңласаң, Рәшит җырларында туган хатын-кызлар образы Йосыф кыйссасындагы Зөләйханың кайнар мәхәббәтен. Сөембикәнең горурлыгын, дастаннарда гаевнр ителгән хатынкызларның гүзәллеген, сөйкемлелеген искә төшерә. Бу һич тә гаҗәп түгел. Чөнки киң карашлы, сизгер күңелле зур артист буларак, Рәшит бу җырларында, минемчә, татар халкының хатын-кызга булган тирән мәхәббәтен, зур ихтирамын гәүдәләндерергә омтылган. Рәшитнең хатын-кызларга багышланган унлап җыры арасында аның ин яратып җырлаганын «Әлфия»не искә аласы килә Минемчә, бу җырны башкарганда сөекле артистыбызның тавышының мөмкинлеге һәм осталыгы бөтен куәтенә ачылып китә. Бу җыр тыңлаучыга биргән эстетик ләззәте җәһәтеннән классик операларның кайбер мәшһүр арияләренә охшый Әлфиягә өзелеп-өзелеп исеме белән дәшкәндә моң дигән тылсымлы көч җаннарны тетрәтеп у га Ьу гади җыр гына гүгел. Юк. шундый моңлы гозере белән үзәкләрне өзеп гашыйк егет сөйгәненә үзе дәшә кебек гоела башлый. Рәшит Ваһаповнын бу җыры, кайбер башка иҗат җимешләре кебек үк, кадерле мирас игеп сакланырга тггешле Тыңлаучыга эстетик ләззәт бирүдән тыш. бу җырлары белән Рәшит тагын бер изгелек эшләде. Мәгълүм ки. «Тагар хатыны ниләр күрми» дигән пьесада хатынкызларыбыз, иң күркәм сыйфатларыннан мәхрүм булып, бик аяныч хәлгә төшкән бичаралар игеп күрсәтелә Р Ваһапов исә җыр ларында тудырган шушы сөйкемле образлары белән хатын-кызларыбызны әнә шул кимсетүләрдән яклап, һәр җәһәттән дәрәҗәләрен күтәреп чыга. Хәзерге яшьләрнең күбесе ритмга корылган эстрада гакмаклары осләи мавыгалар. Аларнын мәшһүр жырчылврыбызнын бай тәҗрибәләрен чит тәтеп у тулары һич тә мактаулы гамәл түгел, дияр илем мнн. Бу аларнын ижат мөмкинлек ләрсн чикли. халык моңына һич гә бәйләнеше булмаган, гынлаучынын кунег түренә үтә алмаган моңсыз, җансыз ясалма көйләр барлыкка килүгә с.юәпче була Ха гыкны у г моңыннан мәхрүм игү аны теленнән мәхрүм игү белән бер Музыкада халык моңыннан чнглошу ха тыкгагг ераклашу дигән су г у Р \<> гохкн Р Ваһапов дәрәҗәсендәге осталарның бай тәҗрибәсе халык моңын гиронрәк анлнрга аннан җан азыгы алырга, яна көйләр иҗат игәргә ярдәмче булыр иде Р Ваһапов иҗатына игътибар бс гәнрәк колак салсан. бездә эстрада җырларынын башлангычы аңа барып тоташа, дигән фикергә кнләссн Мнн Рәшитнең танылган артисткаларыбыз Җәваһире Сәлахова, Динә Сиражетдинова, Рокыя Бәхтисвалар белән парлан җырлауларын күздә тотам Бу инде жырны гадәттәгечә башкару гына түгел Болай кара-каршы җырлауда эстрада элементлары да катнаша иде Р Ваһаповнын бу җырлары, бигрәк тә Җәваһирә Сәлахова белән «Зөләйхамны җырлаулары әле хәзергәчә истән чыкмый. Бу икс артист ның тавышлары соклангыч дәрәжәдә пар килүе, тирән моңнары, башкару осталыклары, күңелләрне рәхәтләндерүләре сагынып сөйләргә генә калды. Ни хәл итмәк кирәк, никадәр генә кыен булса да, сөекле артистыбызның сонгы көннәре хакында да сүз әйтмичә булмый 1962 елның декабре иде бу. Р Ваһапов шифаханәгә килеп керүгә сүлпән генә дәвам иткән авырулар тормышы җанланып китте. Әле 54 яше дә тулмаган якты чырайлы, шаг күңелле чибәр артист тиз арада һәммәбез белән дә аралашып, уртак тел тапты. Хәлләребезне белеште, артистлар тормышыннан кызык вакыйга, йә мәзәкләр сөйләп күңелләребезне күтәрде Аның яман шеш белән авыруы, артистыбызны хәвефхәтәр сагалап торуы ул көннәрдә берәүнең дә башына килми иде әле. Беркөнне кичкә таба Рәшит мин яткан палатага хәлемне белергә керде Операциядән соң миңа урынымнан кузгалырга рөхсәт итмиләр иде әле Байтак кына вакыт сөйләшеп уздырдык Чыгып китәргә дип ишек янына баргач, ул кинәт кире борылды. Гомәр абый, берне генә җырлап күрсәтимме әллә?—диде. Ул вакытта врачлар киткән иде инде Иптәшем белән без бу тәкъдимне хуплап каршы алдык. Палатага гына «сыя аласыңмы соң?» —дидек. - Тырышырмын.—диде Рәшит. Ул ишеккә аркасын куеп авыз эченнән генә диярлек җырлап җибәрде. Аклы ситсы Якаларын кем уйган'' Әй. Рәйхан, исемен кемнәр куйган. Сине күрен кем туйган Җыр уртасындагы «әй-й-й»не сузганда тавышын «йөгәнләп» җиткерә алмады. күрәсең, ишек ачыла төште, аннан күрше палатадагы авыруларның, шәфкать туташының елтыраган күзләре күренде. Җыр тәмамлангач озаклап кул чаптык. Рәшит шунда да шаяртып алды: Юк. «бис»нс көтмәгез, анысы булмас'— диде. Бу аның иң соң! ы җыры булыр дип кем уйлаган бит! Үзенә операция булачагын белгәннән соң да ул төшенкелеккә убирелмәде. Аның хәле мөшкеллеген без операциянең бик озакка сузылуыннан гына абайладык Кий белән хәлен белергә кергәндә ул инде күзен дә ача алмый иде. Безнен сәламәтлек теләвебезгә сизелер-сизелмәс керфекләрен сирпеп кенә җавап бирде. Сөекле артистыбыз шул төнлә үк фани дөньядан китеп тә барды. Зур талант иясе, күренекле сәнгать әһеле иде Рәшит Халкыбызның жыр байлыт ын арттыруда, онытыла башлаган кадерле җырларыбызны тирән мон белән баетып яңадан халыкка кайтаруда аның хезмәте ифрат зур булды. Ул дистә еллар буенча иң сөекле, иң популяр җырчылардан саналды. Әйткәнемчә, быел Р Ваһаповнын вафатына 30 ел тулды Ярый әле, Рәшитнең якташлары, рәхмәт төшкерләре, аның туган авылында музеен ачтылар. Ә башкалар"1 Казан, филармония, мәдәният министрлыгы Р Ваһапов истәлеген мәңгеләштерү өчен ниләр эшләде? Гомумән, ии сәбәпле бездә әдәбият-сәнгать әһелләренең кадерен белмиләр? Аларны халык чын күңелдән ихтирам итсә дә, хакимият даирәләрендә нигә һаман да империя заманындагы битарафлык, санга сукмау, күрмәмешкә салыну яшәп килә? Нигә? Нигә, мәсәлән, шушы көнгә кадәр Казанда Сара Садыйкова. Мәрьям Рахманкулова, Рәшит Ваһапов урамнары юк? Бөтен татар халкының кәгъбәсе булган Казанны нигә аның тарихына, шөһрәтенә һичбер бәйләнеше булмаган ят исемнәр баскан? Әллә кайдаг ы Армавир, Даурия һәм башка шундый чит-ят исемнәр башкалабызны кайсы ягы белән бизи?. Әдәбият-сәнгать әһелләре хакында сүз кузгалгач, бу өлкәдә эшләүчеләрнең тормышлары хәзер ифрат кыенлашуын да әйтергә кирәк Җитәкче даирәләр бу тармакны игътибарсыз калдырмаска тиешләр иде. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, җәмгыятьнең дөнья күләмендә тоткан дәрәҗәсен күпме чуен коюга карап түгел, бәлки фәне, мәгърифәте, әдәбият һәм сәнгате нинди югарылыкта булуга карап бәялиләр