Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
ҮЗ КОНСТИТУЦИЯБЕЗ БУЛДЫ! Татарстан җөмһүриятенең мөстәкыйльлеге айдан-айга, елдан-елга ныгый бара. Ә Югары Советның октябрь ахырында башланып ноябрьнен 6 сында төгәлләнгән XII сессиясендә үз Конституциябез кабул ителү -безнең мөстәкыйльлегебезне ныгыту юлында иң зур һәм әһәмиятле адымнарның берсе. Бу Конституция - бәйсез Татарстан мәнфәгатьләрен чагылдырган тарихтагы беренче Конституция Ул кемнәрнеңдер ихтыяры буенча гына түгел, ә моннан ике ел элек кабул ителгән бәйсезлек турындагы Декларациядә һәм 1992 елның 2! мартындагы референдумда чагылыш тапкан халык ихтыярыннан килеп чыкты Төп Законыбыз бәйсез республикабызның барлык халкына: татарларга, урысларга, мариларга, чувашларга, удмуртларга, яһүдләргә һәм башкаларга тигез, гадел хезмәт итәргә алынды. Сессия шулай ук «6 ноябрь— Татарстан Республикасы Конституциясе көне» я< ьни бәйрәм көн дигән яңа закон да чыгарды Ә ноябрь ахырында булып үткән Х1П сессия исә яңа Конституцияне гамәлгә кертү турында аерым карар кабул итте. ВЕНГРИЯ ҺӘМ ЛИТВА БЕЛӘН КИЛЕШҮ Бәйсез Татарстан дәүләтебез якындагы һәм ерактагы илләр белән бер-бер артлы килешүләр төзи. Үткән ноябрь аенда гына да Европаның ике иле белән әнә шундый тигез килешүләргә кул куелды Билгеле булганча, үзләренең урнашу урыннары буенча да. шулай ук экономик һәм башка мөмкинлекләре ягыннан караганда да - болар белән бәйләнеш һәм товар алмашу безнең өчен бик мөһим. Икенче төрле итеп әйткәндә. моны Европага юл салу дияргә мөмкин Аннан алдарак кына Президентыбыз М Шәимнсв җитәкчелегендәге делегациянең Төркиягә барып, шулай ук гаять мөһим килешүләр төзеп кайтуын искә төшерсәк — икътисади бәйләнешләрне ныгытуда алга баруыбыз тагын да ачыграк күренер ЛАТИН ХӘРЕФЕНӘ ТАБА 20 ноябрь көнне Язучы tap берлс1снең Г Тукай исемендәге клубында республикабызның әдипләре, галимнәре һәм. гомумән, күпсанлы мәдәният әһелләре җыйналып, латин графикасына кайту зарурлыгы турында гаять әһәмиятле фикер алышу уздырдылар. Сүз алып сөйләүчеләр арасында әдипләребез Әмирхан ага Еники. Мөсәгыйть Хә- бибуллин, Рабит Батулла. Лена Шагыйрь- җан. Җәүдәт Дөрзаман, Камил Кәримов, ә галимнәрдән Мирфатих Зәкисв, Вахнт Ха- ког, Рүзәл Йосыпов, Әбрар Кәримуллин, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Хәләф Курбагов һәм башкалар бар иде Җыелыш безнең телгә ят булган кириллицадан латин графикасына кайту теләген белдереп бердәм карар чыгарды Шулай ук. гаять әһәмиятле бу чараны тизрәк гамәлгә ашыра башлау зарурлыгын искәртеп. Президентыбыз М Шаймиевкә мөрәҗәгать кабул итте Галимнәр һәм язучылар тәкъдим иткән бу реформа турында югары дәрәҗәдәге соңгы карарны кабул иткәндә, әлбәттә, үткән хәреф алмаштыруларның гыйбрәтле сабаклары да истән чыгарылмаска тиеш ИСӘНБӘТ ИСЕМЕ МӘҢГЕЛЕК Әдәбиятыбыз аксакалы Нәкый Исәнбәт күптән түгел безнең арадан китте. Аның бай мирасы безгә һәм киләчәк буыннарга калды. Шушы көннәрдә Татарстан Президенты М Шаймиев «Нәкый Исәнбәтнең истәлеген мәңгеләштерү турында» Указ чыгарды. Аның нигезендә Татарстан Министрлар Кабинеты әдибебезнең исемен мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә тиеш Информация һәм матбугат министрлыгына. Фәннәр Академиясенә олуг язучының иҗат мирасын барлау, саклау һәм әсәрләрен бастырып чыга ру бурычы йөкләнә. Әйе. олы әдипнең һәм киң колачлы галимнең чын зурлыгы елдан-ел ныграк ачылачак. ИСЛАМ ТАБИБЛАРЫ БЕРЛӘШТЕ 13 ноябрь көнне Казан дәүләт медицина институтының Актлар залында Татарстанның Ислам табиблары берләшмәсен, оештыру конференциясе булды Ул халык сәламәтлеген, шул исәптән, аның рухи сәламәтлеген саклау эшендә ислам табибларын берләштерү. дини шифаханәләр ачу. ислам принципларына туры китереп халыкның ме* лицина культурасын үстерү һәм шуңа охшаш башка максатлардан чыгып үткәрелде. Конференциягә килгән 59 делегат арасында Казан вәкилләреннән тыш. чит мәмләкәтләрдән килгән табиблар да бар иде. Шулай ук, Татарстан районнарыннан да байтак кеше катнашты. Бу җыенда чыгыш ясаучылар күп булды. Алар барысы да медицина өлкәсендәге милли традицияләрне яңарту һәм аларны тагын ла үстерү кирәклегенә басым ясадылар Конференциядә Татарстан Ислам табиблары ассоциациясен оештырырга дигән нәтиҗә ясалды ГАТАУЛЛА КАМСКИЙ УҢЫШЛАРЫ Соңгы елларда АКШта яши башлаган яшь шахматчыбыз Гата Камский турында хәзер бөтен дөнья матбугаты яза Чыннан да, яна иҗади мөмкинлекләр ачылгач (ягъни элекке Ленинград шәһәрендә яшәгәндә аларга карата булган көчле басымнан котылгач), бербер арт лы ул дөнья масштабында байтак зурзур җиңүләр яулады Шулардай берсе: ноябрь ахырында Мәскәү шәһәрендә бөек шахматчы А Алехинның тууына 100 ел тулуга багышланган мемориалда да Г. Камский уңышлы чыгыш ясады һәм икенче урынны алды. Ярышлар вакытында атаклы шахматчыбыз Татарстан Югары Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин белән дә очрашты Ә ай ахырында Г Камский һәм аның әтисе Рөстәм Казанга килделәр Татарстан Язучылар берлегендә алар белән очрашу булды Шахмат сөючеләр Гата белән көч тә сынаштылар ЯЗУЧЫ сәяхәттә Журналыбызның фән бүлеге мөхәррире Тәүфикъ Әйди төрек-татар тарның бүгенге хәлен ачыклауга багышлап Румыниянең Күегәнжә шәһәрендә уздырылган халыкара симпозиумда катнашты һәм чыгыш ясады Шуннан соң Бухарест шәһәрендә Румыния мәдәният министрлыгының азчылык милләтләр бүлеге һәм татар-төрск телләрендә басыла торган «Караднңгези гәэитс редакциясе хезмәткәрләре белән очрашты. Ул шулай ук Төркнянең Истанбул шәһәренә кагылып, «Күпрү» журналы. ■■Заман», «Яңа Азия» гөзитләрс редакцияләре эше белән дә танышты. Татар әдибенең Истаибулга һәм Румыниягә килүе хакында хәбәр иткән «Заман» (13 X. I6.X). «Карадиңгез» гәзнтлорс бу көннәрдә үз укучыларын татар матбугаты белән таныштырды. «Күпрү» журналы Татарстан турында күләмле интервью әзерләде ӘДӘБИ ФОНД ТА — ҮЗЕБЕЗНЕКЕ! Татарстан Язучылар берлегенең Россиядән аерылуына байтак гомер үтте Ләкин, шушг да карамастан, иҗатчыларыбыз турыгига матди яктан кайгыртучы Әдәби фонд әле һаман да Федерация карамагында калып килә иде Бу хәл. әлбәттә. гагар язучыларын һич кенә дә канәгатьләндермәде. 12 ноябрьдә булган җыелыш га ятучы ларыбыз Татарстанның мөстәкыйль Әдәби фондың оештырдылар Бу көнне шулай ук Әдәби фондның уставы да кабул ителде Ахырдан яңа идарә сайланды Аида шагыйрь Рафис Корбан Га г аретан Әдәби фондының ранее итен тәгаенләнде ШАГЫЙРӘ — ХАЛЫК АЛДЫНДА Язучыларның Г Тукай исемендәге клубы үзенсн миен көадән матур гына башлап җибәрдеАнда хәзер атна саен диярлек кызык г ы кичәләр үткәрелә Ноябрь башында шундый кичәләрнең берсе шагыйрә, халык яраткан күттләгән җырлар авторы, республикабызның Г. Тукай исемендәге бүләге лауреаты Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган иле Бу кичәдә шагыйрәнең ижали дуслары: Татарстанмын атказанган артисткасы җырчы Флүрә Сөләйманова. композитор Риф Гатауллин. яшь җырчы Рафаил Җаббаров һәм җырчы Шакировлар гаиләсе дә катнашгы Җыелган кешеләр күңеленә бик тә хуш килгән бу очрашуны шагыйрә Г Зәйнашева үзе алып барды һәм залдагыларнын күп санлы сорауларына җаваплар бирде ГҮЗӘЛ ВАФИНАНЫН ИҖ АТ КИЧӘСЕ Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстанның атказанган артисткасы, биюче Гүзәл Вафинанын бенефисы иҗат кичәсе булды Шыгрым тулы зал артистканың төрле-төрле халык биюләрен югары сәнгать дәрәҗәсендә башкаруын карап сокланды, аны алкышларга һәм чәчәк бәйләмнәренә күмде Күренекле биюченең иҗат бәйрәменә ул укып чыккан Алабуга педагогия институтыннан. Төмәннән һәм башка төбәкләрдән кунаклар да килгән иде Алар ла артистканы кайнар котладылар, киләчәктә лә зур иҗат уңышлары, сәламәтлек теләделәр Бу кичәдә шулай ук халкыбызның яраткан артист зары Илһам Шакиров Айрат Арсланов. Гөлзала Сафиуллина. Хәмдүнә Тимергалнева. Зөһрә Шәрнфз глина. Зөфәр Хәйретдинов, Г Камал исемендәге Тагар дәүләт академия театры. Татар дәүләт филармониясе. төрле ансамбльләр артист за ры. музыкантлар, язучылардан Камил Каримов. Зөлфәт, артистканың авылдашы Шамил Маннанов һәм башкалар катнашып, чыгыш ясадылар Биюче артистлар иҗатына багышланган беренче бенефис бу. Киләчәктә бу матур традицияне дәвам итәрбез диде концертны .ыып баручы Рәшит Сабиров ЯЗУЧЫЛАР БҮЛЕГЕ АЧЫЛДЫ Янаул шәһәрендә Башкортстан Ятучылар берлегенең яңа бүлеге ачылды Бүлекнең рәисе итеп Фәрит Суфияров -• җиһан гы сәркатибе игеп Фннат Шакирҗанон сайланды. Бу бүлек Башкортстанда татарлар ягггн торган шәһәр һәм районнардагы иҗат көчләрен бергә туплауны күздә тога Ана «Дуслык» нәшрияты хегмәг күрсәтергә әзер КО1.1ЫЙБЫ I! Театр сәнгатен үстерүгә зур о icui керткәне өчен Г Камал исеменд.не Тагар зә- үләт академия театры артисты X иим Б,»- дри улы Җалә ловка «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мактау гы исем бирелде Шундый ук олы исемне бетнең яраткан җырчыбыз Венера Ганиева та алды Халкыбызның сәхнә йохдыхларын югары нссм алу белая кайнар ког зыйбыз һәм атарга өр яма яан v кышлары гелн- без