Иман кәрваны
Гаяз Исхакыйга 1 Диңгездә мин кәрван күрдем, барыр юлы туры иде: бисмиллалы, җырлы иде, кояшлы һәм нурлы иде. Кәрван юлы шундый иде: биш кораб та иман белән тулы иде. Флагманы — илаһи зат, бер мөселман улы иде. Диңгездә ул бик тә иркен сулый иде, игелеклелек кылуны ул уйлый иде. Шуңа диңгезләрне буйлый иде: вөҗданлылыкта. иманлылыкта, юлдашларын сыный иде... Диңгездә мин кәрван күрдем, аның юлы туры иде. Кораблары иман белән тулы иде. Флагманы- илаһи зат. бер мөселман улы иде. Диңгездә ул Җир язмышын уйлый иде. 2 Имансыз кораблар да Шулай йөзә. Шулай гизә диңгезләрдә. Югалсалар. кемнәр чыгар андыйларны эзләргә?.. Кави ЛАТЫЙП (1927) шагыйрь, прозаик; ntantap. урыс, чуваш телюрендд басылган китап лар авторы. Татарстанның атказанган лшдани.чт хезмэтклре. Казанда чши Сәфәрләрдә иман җилкән. Иманлылар җиле диңгез артына ук барып җиткән. «Көфер почмаклармын исән-имин үткән Үләргә теләмәсән. инан икән: коткаручың. әҗәлдән алып калучың иман икән. Шуңа инан икән! 4 Иманлылар кораб-кораб яхшылык йөрткән. Җавапка тик суда батмас, утта янмас рәхмәт көткән... 5 Диңгездә мин кәрван күрдем, барыр юлы туры иде Бисмиллалы. җырлы иде. кояшлы һәм нурлы иде Биш кораб га иман белән гулы иле. Флагманы илаһи зат! бер мөселман тагар улы иде Уңга да мин сугылам, сулга да мин сугылам Ләкин иң зур кыйблам туган җиргә, туган илгә сыенам. Илслйортка кирәк булып тоелам. Кирәк икән корыч булып коелам' Август уртасы Җәйнең шундый ноктасы алмагачта алма пешә. поезд узган саен, җир селкенүдән, өзелеп төшә. Алма җыям Берәмләп кәрзингә куям. Бакчада үземне хуҗа итеп тоям. Идел-йорт бакчаларында алма пешүдән, җиргә өзелеп төшүдән кемнәргә зыян?.. Төштә күрдем әниемне: син дә чал чәчле булгансың, дип әйтте. Минем белән озак түгел. бер-ике мизгел генә сөйләште. Аннары югалды. Оҗмахкамы юл алды? Күз алдында тере сурәте калды. Инде әнием белән өндә сөйләшәм, көн дә сөйләшәм... Әнием дә яшәр кебек, мин яшәсәм, мин үлмәсәм... Яшәү өчен кырыс булу кирәк, корыч булу кирәк. Кырыслана-кырыслана җан, корычлана-корычлана тән, ярылмасмы йөрәк? Әҗәл бушлай килә, яшәгәнгә— түлә... Минем күңел яраланучан. гомеремдә санаусыз яра алдым дошманнан, дустан. Әллә шуның өчен аларның кулларын кысам?.. Куллар кыскан саен. яралар тирәнәя... Дус-дошман була шул — тирәдә. Кайда хакыйкать юлы9 Бүгенге пәйгамбәрләр, күрсәтә аласызмы9 Әллә муеннарга элмәк кенә саласызмы9 Без колларны юк итеп, үзегез генә каласызмы? Бездән сон яңа коллар табарсызмы?. Яхшылык эшлим дип. кайчак күрәсең зыян lllahin гере җиһан Яхшылык кылып йокла. Игелек теләп уян Гел сызлан, гел ян, җан-аҗш ан* Гөнаһлы бәндә! Гел ялгышам исемен әйткәндә Дине, дене белән кяфер, сөйләшә безнен телдә ул. Чыга калса җил-давыл. сиңа, миңа каршы чыгачак Бабаларыбызны гүргә керткән Явыз Иван белән булачак Тагар халкы гөнаһ шомлыгы, дип, аягүрә бәддога кылачак... Ялгыз торна һаман ялгыз көзен кичен һәм ир юн Ялгыз горна, оч. әйдә, оч биектән, гел биектән Яшермим, зәңгәр күктән мәрхәмәтлелек ко г әм Усаллар урыны гүбән Күңелдә яра тирән Ялгыз горна, ялгыз булма, мине дә син алып кит еракка үзен белән Үз хәлемне үзем белом җәй ү гмәдем. көзен үләм Саргайган әнә үлән