Логотип Казан Утлары
Сәяхатнамә

ЙӨРТӘ БЕЗНЕ ЯЗМЫШЛАР 

 

АЛМАНИЯ СӘЯХӘТНАМӘСЕ

Капкалар ачылды. Әле кайчан гына бездә кемгәдер чит илдән хат килеп төшү шактый хәвефле бер вакыйга санала иде. Миңа исә 1989 елның көзендә хат кына түгел, кунакка чакыру кәгазе китереп тоттырдылар. Кая диген әле — Көнбатыш Алманиягә (Германиягә)! Тәвәккәлләп барыргамы, әллә бармаскамы? Дөрес, илт изәрләр тегендә-монда һәрвакыт йөри тора, елына меңәрләгән генә түгел, миллионлаган гражданнар үз йомышы белән яки бүтәнчә дәүләт чиген атлап чыга. Күпчелеге, билгеле, социалистик илләргә. туристлар көтүенә кереп. Ләкин туганнан бирле коммунистик тәрбия алган илдәшләрне анда буржуйлар коткысына бирелеп ул-бу хәлгә тарымасын өчен, күз өстенә күз саклый иде элек: каты куллы җитәкче белән уяулыгы шөбһәләндермәслек һич югы бер шымчы (сексот!) янәшәңдә бөтерелә иде. Капиталистик илгә бару өчен, әүвәл әнә шундый «көтүдә» социалистик дәүләтләргә өч мәртәбә сәфәр чыгып, сексотларның «ышанычлы» дигән фәтвасын казанырга кирәк иде. Бигрәк тә партия-совет түрәсе яки аларның тугрылыклы куштаны булмаган бәндәгә! Дөрес, соңгы дәвердә халыкара бәйләнешләргә дә хөррият җилләре тәэсир итә башлады. Сәяси яктан! Ә менә кесә ягыннан хет каравыл кычкыр. Илгизәрләргә сиксәненче елларда 34 тиенгә сатылган ГФРның бер маркасы хәзер йөзләрчә мәртәбә кыйммәтләнде! Бер нәни чынаяк кофе ике марка, бер кабымлык сосиска өч марка бәяләнгәндә, хәләл акчаңны суга салу кебек түгелме соң бу? Халыкара паспортны, илчелек рөхсәтен, сәяхәт билетларын юнәтер өчен айлар буе төрле-төрле бусагаларны таптарга, шуның өчен Мәскәүгә махсус ике мәртәбә барып кайтырга, кабат-кабат сәгатьләр буе чиратларда тинтерәргә дә туры киләчәк ич әле! Әмма 1990 елның марты уртасында Рәсәй башкаласының Киев вокзалында «Мәскәү-Кельн» поездына утырганда барлык икеләнүләр, «Интурист» кассасында шабыр тиргә батып биш сәгать буе чират тору, әллә никадәр бүтән михнәт чигүләр онытылган иде инде. Карлы-бозлы яңгыр ява, аяк асты — чыпыр су. акыллы кешеләр өйдә генә утыра торган ямьсез вакыт Ләкин бу газаплар, ходайның хикмәте, күңелдәге яңа Тәүфикъ ӘЙДИ (1941) әдип. «Елан угы» романы. «Боҗра» повесте, хикәя һәм очерк китаплары авторы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши. Сәяхәтнамә кыскартылып басыла. К җирләргә аяк басарга ашкыну, «тимер пәрдә» артындагы ят дөньяны үз күзен белән күрергә омтылу дәртен сүндерә алмый икән. Проводникка билетымны һавалы-тәкәллсфсез генә күрсәтеп, халыкара вагонга керәм. Шулай, бу инде сезгә Канашка бара торган пычрак, караш ы «әрҗә» генә гүгел коридорының да полировкалары, никел- лөре ялык-йолык итеп тора. Идәндә келәм. Купелары өч кешелек, анда юынгычына, салкын суына кадәр бар Кием элгечләре чаршау астында Затлы туалет шкафы эчендә, ишеген ачуга, үзеннән-үзе гөлт итеп ут кабына. Ятаклары берсе өстендә берсе өч катлы, минеке иң Ю1 арыдагысы икән. Мин әле айда төнлә чамасыз бөркү булачагын уйлап уфтанмыйм, сәфәргә җыену мәшәкатьләре артта калуыннан җиңел сулап. хәтта кәефләнеп, юлдашларым ике яшүсмер белән танышырга керешәм Абыйлы-энеле нимесләр икән. Гаиләләре белән Алманиягә күчеп кигеп баралар. Ишле гаилә өч буын, унсигез җан. Калганнары күрше купе ларда, вакыт-вакыг урын алмашып, минем янда төрлесе төрле гәп корып ала. Кузбасстан, шахтерлар. Әти кешенең стажы утыз биш. олы улыныкы биш ел. Нәкъ менә Алманиягә барганда юллашларымның нимес булуы бик әйбәг гегенс-моны сорашкалап, аларча сүз байлыгымны арттырырмын. шулай ят илдә иркенрәк йөрергә әзерләнермен, дип уйлыйм Баксаң. юлдашларым мин укьнан нимес язучылары әсәрләренең күбесен ишс1мә1әннәр дә. күрмәгәннәр дә. Инде ничә буын Рәсәйдә яшәгәнлектән. туган телләрен дә җуеп бетерә язганнар Без сөргендә үстек, диде иртән купебызга кереп утырган гаилә башы Тайгада, урыс арасында яшәдек. Аннары тына Кузбасска күчеп килдек Шахтада төрле милләт кайный, арада татарлар да күп иде. Әти-әни пимесчә сөйләшкәнлектән. мин дә бераз сукалыйм Ә балаларымның кайсы төшенә, кайсы юк Алмания тормышына ияләнү җиңел булмас. Бер киявебез бөтенләй урыс егете әле. гаиләбез ишле генә гүгел. катнаш та! Пигә китәсез соң? Хезмәт хакы түбәнлектәнме? Фатир кысанлыктанмы? Китәргә булдык инде, ди нимес атае ипле генә. Бодай Кузбасста да кешедән ким яшәмәдек. Фатирыбыз да. акча ягы да кешенеке чаклы иде. Бригадабыз алдынгы булганга, күбрәк тә ала идек Шулай да Советлар илендәге хуҗасызлык, оешмаганлык йончытты безне һәр тармакта! Эчүчелек чамадан тыш таралган. Рәсәйдә уңай якка борылыш гиз т енә булмас әле. Әллә сезгә ят сытыбрак карадылармы? Юк Кеше эштә бик тиз сынала бит ул. Хөрмәт игәләр иле безне Ләкин үзебез канәгатьлек тоймадык Гомер уза. тормышыбызны күңеллелән санап булмый иде. Телебез дә югала, башкасы да. Шуңа күрә былтыр олы кызыбыз Германия!ә күчеп кит те. Ире белән Шул безне дә күчәргә өнди башлады «Сагынам!» дип хат аргы хат яудырды Ирексезләп шуның янына кузгалдык менә Кызын юатыр өчен гетто унсигез кешеле гаилә башлыгы гомер иткән җиреннән дәррәү кубамы соң? Сагынган кеше үзе ансатрак кайтып килә ала ич. Димәк, абзыйга сылтау гына кирәк булган Юлдашларым ку тында совет нимеслары язмышын яктырткан журналларны күргәч, мин үз фаразымның дөреслегенә тагын бер мәртәбә Ы111Л11 (ЫМ Нимесләр Рәсәйгә XVII йөздә үк күчеп килә башлый Аларның Идел. Днепр е палары. Кара диңгез буйларында тамыр җибәрүенә урыс патшалары үзләре юл ача. чакырып китерә дә төрле уттайлыклар бирә һөнәрле, тырыш халык империянең сүлпән тормышына яна рух өрер, аның матди нигезен ныгытыр, дин өметләнәләр Бу өметләр чыннан ла аклана Күчеп кинән нимес тәр арасыннан озакламый оста һөнәрчеләр. җитез эшкуарлар гына түгел, Рәсәй әдәбиятын, сәнгатен, фәнен баеткан Д. Фонвизин. А Фет, К Брюллов. И Крузенштерн. Ф. Беллинсгаузен, Ф Литке, Б Якоби. П Шмидт, О Шмидт кебек күренекле шәхесләр дә үсеп чыга. Нимесләр революциядә дә актив катнаша, мисалга, Казанның үзәк урамына исеме кушылган Николай Бауман — туларның берсе. Революциядән соң корылган Идел буе Нимес Автономияле Республикасы бүтән милли җөмһүриятләр арасында матди һәм мәдәни үсеше ягыннан тиз арада зур казанышларга ирешүе белән таныла. Бөек Ватан сугышы дәверендә Советлар Союзы Герое генерал С. Волкенштейн, партизаннар командиры А. Герман, разведчик Р Зорге һәм башкалар җиңүгә шанлы өлеш кертте. Әмма сталинчыл җитәкчелекнең гаделсез милли сәясәте совет нимесләренә дә кагыла — бөтен ил күләмендә аларның мәдәни учаклары ябыла күп кенә җитәкчеләре кулга алына. Алмания сугыш башлагач исә, автономияле җөмһүриятләре таратыла, бер гаепсез нимесләр тулаем Себер. Казагыстан төрмәләренә илтеп ябыла, сөргеннәргә сөрелә. 1957 елда бу гаделсезлекләргә ниндидер дәрәҗәдә чик куела, кайбер милли мәдәният учаклары тергезелә башласа да, Идел буе нимесләре республикасы яңадан аякка бастырылмый, халкының бергә тупланып яшәве өчен тиешле шартлар тудырылмый. Бу эш үзгәртеп кору дәверендә дә юлга салынмагач, өметләрен өзгән нимесләр Алманиягә күчеп китәргә керешә 1988 елда —илле меңе. 1989 елда йөз меңе. Бу агым торган саен көчәя бара, соңгы елларда икешәр йөз меңгә якынлаша, чөнки Алмания авыр хәлдә калган милләттәшләренә булышу мөмкинлеген таба. Күрше купеда барган Вольдемар Крамер белән танышу миңа моны хәйран ачык күзалларга ярдәм итте. Вольдемар — типсә тимер өзәрлек таза-сау ир-егет. Ул шахтер юлдашларыннан зыялылыгы белән аерылып тора. Әллә сынар, әллә хушкүңеллелеген күрсәтер өчен, танышкач, ул: — Сез дә Дойчландка бөтенләй күчеп барасызмы?—дип сорады. — Халкымның тарихи ватаны Алмания булса, икеләнмәс идем. Язмышыбыз мәңгегә Идел буена бәйләнгән, миңа күреп кайту да бик җитә. Җавабым Вольдемарга ошады, ахры. Бөтен мөгамәләсеннән дустанә сөйләшүе сизелә башлады. 1952 елда Томск өлкәсендә туган. 1957 елга кадәр тайга уртасында үскән икән Аннары Казагыстанга күчеп килгәннәр. Новосибирск энергетика институтын тәмамлагач. Җамбыл (Казакъча һәм татарча язылышы. Урысчгт «Джамбул»), шәһәрендә урнашкан. Сәүдә идарәсенә үлчәүләр инспекторы булып эшкә кергән идем.— диде юлдашым,— Чамалыйсыздыр, «төшемле» эш ул. Әйбәт яшәдек. Ләкин шулай да, хатынымның туганнары чакыргач, моннан биш ел элек ГФРга күчеп киттек. Әни белән туганнарым Җамбылда калган иде, әле шуларны күреп, кунактан кайтып баруым. Совет паспортын да саклаган идем. СССРга аяк басар өчен рөхсәт сорап тинтерәргә туры килмәде — Германиядәге тәртипләргә күнегү кыен булмадымы соң? — Үзегез уйлап карагыз, диде Вольдемар. ’ Алмания читтән күченеп кайтучы милләттәшләрен үз хисабына алып, ике ел асрый. Бу үзеңне яңа шартларга ияләштерү, тормыш игәргә әзерләнү дәвере санала. Шушы чорда нимес телен өйрәнергә, яңа һөнәр үзләштерергә тиеш. Шушы вакытта ай саен гаилә башлыгына 1200 марка, гаиләнең бүтән әгъзаларына — берәр мен. балаларга 170 әрне (алар күп булса, җан башына ярдәм күләме дә үсә) түләп тора. Дәвалау, дарулар бушлай. Күченгәндә бөтен чыгымнарыбызны билет бәяләрен, багаж өчен түләүләрне хөкүмәт үзе каплый, аннан тыш һәр гаиләгә җидешәр мең марка ярдәм бирә, ватанга аяк басу көнен бәйрәм итәр өчен һәр кешегә янә 600 әр марка өләшә. Вакытлыча урнашкан лагерьда көнкүреш уңайсызлыклары кичергән өчен гаилә башлыгына 230. бүтәннәргә 200 әр марка күләмендә бер мәртәбә ярдәм күрсәтә. 1956 елга кадәр туган затларга, сөргендә булган өчен, унбишәр мен марка түли, ягъни нимес булган өчен җәбер татыганнарына Алмания хәерхаклык күрсәтә Менә шулай каршылады безне гарихи ватан, гаиләбез ике ел дәвамында дәүләттән 104 мең марка күләмендә ярдәм алды. Әлбәттә, халкыбызга хас төгәллек белән бик күп тиешле документларны рәсмиләштергәннән сон! Ирле-хатынлы Крамерлар Алманиягө уллары белән күчеп килә, монда аларнын икенче балалары туа. Килүгә аларны кунакханәнең бер бүлмәсенә урнаштыралар, аннары вакытлыча яшәргә барактагы торакка күчерәләр Биш айдан сон инде ике ярым бүлмәле (52м2 ) фатир тәкъдим итәләр. Моңа риза булмагач, күчеп килүләренә тугыз ай тулганда 3.5 бүлмәле (98м2 ) фатир бирәләр «0.5 бүлмә» дигәне балалар өчен кечерәк ханәне аңлата. Җәмгысе дүрт бүлмәле фатир ул чынлыкта, ди Вольдемар — Без шунда яшәгән өчен аена 600 марка түлибез, ягъни гаилә кеременең унике проценты Керемебез әзрәк булса, дәүләт фатир хакын гүләргә булышыр иде Аннары шунысы да бар акча әрәм итәргә теләмәсән. тотылган әйберләрне Германиядә бушлай габу мөмкинлекләре киң. Хуҗалар искергән мебелен кварталга бер мәртәбә урамга, өс турысына чыгарып куя ала. Аны сату бик кыен эш. теләгән кеше бушлай алып китсә генә инде Кичкә кадәр аларны берәү дә адмаса. шәһәр яки авыл хакимияте идарәсе машиналары мебельне пресслап чүплеккә илтеп атачак. Тотылган, әмма тузмаган кием-салымны социаль ярдәм хәзинәсенә тапшыру гадәте дә бар. Аннан шулай ук бушлай хәйран матур киемнәр сайлап алырга мөмкин Бер уңайсыз яг ы Алманиядә совет дипломнарын танымыйлар икән Вольдемардан да инженерлыкка урнашыр өчен белемен күтәрүне таләп иткәннәр. Тагын баш вагасы килмәгәнлек тән. ул автозаводка механик булып урнашкан. Хатыны монтажчы Салымнарны басып калганнан сон. Вольдемар 2700. хатыны 2100 марка ала Ике бала үстерүләре өчен дәүләт аларга ай саен 340 марка ярдәм гүли. Гаиләнең кереме менә шулай туплана Әй гергә кирәк. Алманиядә хезмәт хакы товар бәяләренә караганда күбрәк арга, шунлыктан монда тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра гына бара Тугыз-унике маркага ирләр күлмәге. 200 300 маркага әйбәг костюм-чалбар. ун-унбиш маркага бер килограмм сыер ите алырга мөмкинлеген искәртсәк. Вольдемарлар хәлен күзаллау кыен булмас Күчеп килгәннән соң ук кесәсенә тиктомалдан шулкадәр акча агып керә башлагач, ул тотылган «Фольксваген» җиңел автомобилен сатып алган Алты мен маркага Алты-җиде мәртәбә арзанрагын да табып була иде. әйбәтрәгенә кызыктым, ди юлдашым Җинелкәем өр-яңа шикелле, бик яхшы йөри Дойчландта кыш кыска, юллар төзек, шунлыкган металл гиз тутыкмый. тәгәрмәчләр гиз тузмый Машина сагын алуның исә монда бер гаҗәбе лә юк. Рождество бәйрәме алдыннан заводыбыз бер айлык хезмәт хакы күләмендә күчтәнәч акча бирә, ә еллык ялыбыз утыз алты көн Бу һәр завод-фабрикада шулай икән, хәтта болардан юмартраклары да бар Менә сиңа хезмәт ияләрен изүче, аларнын җелеген суыручы капиталист- ергкычлар' Шокер, яшәп бу га фатерландта! Алмания тормышына әйбәг ияләшүен исбатлагач. Вольдемарның совет дипломын да танырга булганнар. Әмма шуңа лаек дәрәҗәдә яна эш якынтирәдә габылмаганлыктан. ул инженерлыкка кул селтәгән Яшәгән җире ямьле, аны бүтәнгә алыштыру гөнаһ Дәрәҗәлерәк вазифа башкарыйм әле. дип кон дө әллә кая еракка шгкә йөрү ялыктырыр, хезмөг хакының шактый үсүе лә а гай талчыгуны акламас иде Мин әле АлмаНиянен тормыш дәрәҗәсен ишетеп кенә беләм Әмма эчемнән уйлыйм Во гьдемарпың лүрг кешелек тай төсе ватанына кайтып төпләнер өчен, ана ә ге бер тиен файда китермәсә дә. ике ел дәвамында 6 -к. у • * н дәүләттән 104 мең марка ярдәм алган. Әҗәткә түгел, ата-баба җирендә яңадан тамыр җибәрер өчен. Совет акчасына күчергәндә, бу суммага кырык биш «Жигули» машинасы сатып алырга мөмкин булыр иде. Шуның өстәвенә, аларга бушлай нимес теле өйрәтәләр, яңа һөнәр үзләштерергә булышалар, бик тиз фатир бирәләр. Мебельне, кием-салымны да бушлай табу юллары бар икән! 1 рихи ватанына күчеп кайтучы нимесләргә ГФР ничек булышуын СССРда яшерергә тырышалар, ди Вольдемар Калганнары да кызыгыр, дип куркалар, күченү ташкынын шулай зәгыйфьләндерергә өметләнәләр, ахры. Яшерерсең дә! Аның бит әле бүтән яклары да бар. Әйтик, Татарстанга кайть' урнашырга теләгән милләттәшләребезг ә хөкүмәтебез нинди ярдәм күрсәтә соң? Ул бит канэчкеч капитал ялчысы түгел, хезмәт ияләре үзләре сайлан куйган газиз хакимият! Әмма беләбез: илдән сөрелгәндә тартып алынган хәләл милекләре дә кайтучыларга кире бирелми ләбаса. Югыйсә тарихи ватаныннан ярдәм, шәфкать көтәргә һәр халыкның, һәр кешенең хакы бар. Республикабыз җитештерә торган байлык әз түгел, ләкин ул шунда тир түгүчеләргә эләкми. Үз малыңа үзең хуҗа булмау, колониянең колы, авыр кара эшләрне башкаручы алашасы гына хәлендә гомер сөрү аркасында | у. Бер башкалабыз Казанда гына да бүген күпме гаилә торак хәлен яхшыртырга чират тора! Мин шуларны уйлап барган арада поездыбыз чик буендагы Брест станциясенә килеп туктаган лабаса. Вагоныбызга чик сакчылары, тамгачылар килеп керде. Менә шушы минутларда без дә демократия, хөррият канат җәя башлавына тагын бер мәртәбә иман китердек: өч ел элек Болгария!ә— социалистик илгә чыгып барганда ыштан бөрмәләребезгә кадәр тентегән тамгачылар бу юлы купебыз ишегеннән башларын тыгып: — Корал, наркотикларыгыз юкмы?—дип кенә сорадылар. Дөрес, бозау кадәр маэмайлары иснәп, ниндидер приборлары нәрсәнедер барлады. әмма минекедәй арык чемоданнарны ачтырып тормадылар, бөтенләй күчеп кит үчеләрнең симезрәк бөктәрләрен генә махсус бинага алып китеп карарга булдылар. Мәшәкатьтән болай ансат котылуга сөенгән без, бәхетлеләр, дәррәү перронга коелдык — поездыбыз озын күчәрле тәгәрмәч тәрен кыска күчәрләргә алыштырганны шушында ике сәгатьтән артык көтәргә туры киләчәк иде... Ниһая1ь, поездыбыз Буг елгасының сул ягына таба йөгерә. Польша җирләре башлана Монда җиңелчә киенгән игенчеләр кырларын сукаларга. тырма, арга керешкән Зур булмаган бакчаларда ат белән буразна сызалар. Вагоныбыздагы илгизәрләрнең бер ишесе аларны мыскыллы көлемсерәү белән күзәтә. «Теләктәшлек» профсоюзы капитализмга бик ашкынган иде. әлләни ерак китмәгәннәр әле. янәсе, ат белән сукалыйлар, йөкне дә ат белән генә ташыйлар. Өч-дүрт әрҗә лимонад, биш-алты капчык он төяп КамАЗ. ЗИЛ куарга күнеккән халык тәккәбберлеге ничек инде күршеләренә шырпы кадамый түзсен?! ГДР I машиналар күплеге, юллар тозеклеге күзгә ташлана башлый, ГФРда исә шушы сыйфатлар яңа баскычка күтәрелә. Монда тагын шунысы күңелгә ята: дәүләт чикләрен үткәндә бездәгедәй сәгатьләр буе мыштырдау юк— чик сакчылары да. тамгачылар да үз эшләрен поезд барган көе үти. Багажларын, паспортларын күрсәткән илгизәрләргә рәхмәт әйтергә дә онытмыйлар. Гомер буе географик картадан гына күрә алган әллә ничә илне берьюлы үз күзләрең белән тамаша кылып бару кызык та. күңелле дә. Белоруссиянең. Польшаның һәм Алманиянең табигатьләре бер үк диярлек, әмм ша һәр милләт үз бизәкләрен төшергән Бу — корылмаларның архитектурасында гына түгел, табигатькә мөнәсәбәтләрендә дә. хуҗалык итү хосусиятләрендә дә күзгә чалына. ГФРда. мәсәлән, биек-биек тор- 82 балар күккә бездәгедәй кара корым бөркеми, юл буйларында тәртипсез таралып-чәчелеп ягкан бер әйбер дә күренми. Утарлар пөхтә-көяз. яз башы гына булса да, басу-кырлары инде эшкәртелгән, сыек яшел яфраклар ярып, сары чәчәк болытын бөркәнеп утырган куаклар тирә-якка хуш ис тарата, җәйге рух бирә Әле кар эрергә һич тә җыенмаган озын кышлар иле сәяхәтчеләренә Алманиянең март һавасы шуңа күрә бигрәк тә тансык, манзаралары бигрәк тә күңелгә хуш Көндезге уникедә, кайсы ил гаебе аркасындадыр, нәкъ бер сәгатькә кичегеп, һанновсрта килеп җиттек. ГФРның төньягындагы, безнеңчә әйткәндә, бер өлкә үзәге Мин монда совет поездыннан төшеп калып, илнең көньягындагы Ной Үлм шәһәренә баручы Алманиянекснә утырырга тиешмен. Перронда күземә ташланган беренче гаҗәп нәрсә багаж арбалары Юлаучыларның йөкләрен төяп перроннан вокзалга, шәһәр транспорты тукталышына, аннан перронга алып китәр өчен икән. Мәскә- үнең Ширәмәт аэропортыннан аермалы рәвештә (СССРның бүтән җирендә анысы да юк!), һәркем түләүсез файдалана Аларны берәү дә кара- улламый, ләкин арбалар югалмый, һәрчак юлаучыларга хезмәт итәргә әзер! Тиешле перронны эзләп табып. Киль поездын көтеп алу кыен булмады Ват он чиста, купелары пыяла белән генә бүленгән, тамбуры иркен, аның идәненә келәм түшәлгән, диварларына юл белешмәләре, сәфәр уңаендагы авылларның һәм шәһәрләрнең матур-матур манзаралары сурәтләш ән рәсемнәр ябыштырылган Ямьле, ниндидер бер музейга эләккән кебек тоясың монда үзеңне! Янә дикъкатькә лаек бер нәрсә ревизорларның сәгать саен билет тикшерүе. Монда инде «куяннарга» хөррият юк! Билетта тикшерүчеләрнең код саны, минутына кадәр тикшерү вакыты мөһерләнә. Кыңт ырауларын күңелле челтер-челтер китереп, вагоннан вагонга күчмә буфет йөреп тора тәгәрмәчләр өстендәге кеше биеклегендәге шүрлекләрдә күз явын алып тора юрган нинди генә тартмалар, тиешәләр. калай яки пластмасс савытлар юк! Аларда сыра, фанта, кока-кола, каһвә. бутербродлар Күршемдәге карчык бутерброд белән пластмасс чәйнектә каһвә алды Каһвәсе бер стаканнан аргмый. бутерброды өстенә чикләвек мае ягып бер-берсенә капланган уч төбе кадәр булки телемнәре. Бер кабырга бетми, ике кабырга җитми! Кызыксынып күзәтеп торам, күпме түләр икән шулар өчен? Ун марка! Безнең акчага күчерсәң. 1990 елт ы уртача дүрт көнлек хезмәт хакына тиң Ләкин Алманиядәте көндәлек хезмәт хакының уннан бер өлешен генә тәшкил итә бу. Димәк, ике ил арасында хезмәт хаклары аермасы бик зур икән. Шөкер, гади совет кешесе, нимесләрдәй, корсак колы түгел, ул табигать ярата, юл буе тәрәзәдән күзен алмый. Һанновер-Мюнхен тимер юлы исә гаҗәеп матур җирләр аша уза: әүвәл тип-тигез кырлар, мәлдер сулы елга-күлләр. аннары тар үзәнлекләр, биек тау итәкләре, дистәләгән шәһәрләр һәм авыллар артка таба йөгерә. Халыкның бик тыгыз урнашуы сизелә бер шәһәрне узарга өлгермисең, икенчесе башлана Көньякка таба барган саен таулар биегәя, тоннельләр ешрак очрый Поездыбыз боргалана- сырт алана әле елга ярыннан, әле Альп калкулыклары сырт ыштан йөгерә, әмма уртача тизлеге йөз чакрымнан һич тә кимеми. Борышы университет шәһәрләре һейдельберт. Геттинген, индустрия мәркәзе Франкфурт. заманында Рәсәй революционерлары оялаган Штутгарт Экспресс аларда ике-өч минутка т ына тукталып ала да янә алга чаба I из чапса да. ипле бара кинәт кузгалмый. кинәт туктамый, як-якка чайкалмый, теләсәң укы. яз, теләсәң креслоңны янтайтып куй да черем ит. Биштәрендә ризыгың бар икән, сыйлану да гөнаһ түгел, өеннән тыгып чыккан бәлешең Алман поездында аеруча тәмле булачак. Җитмәсә, ул ваташырлык хис.тәреңне уятып, капитал вәсвәсәсенә бирешмәскә көч өстәр! Тамак ялгагач, күршемнең кәефе күтәрелдеме, хаҗәт нәрсәсен белешергә теләдеме, миннән нидер сорады Саксон шивәсендә! - Их фирштәе дүйтеш шлихет. Әбекәем миңа ничектер шөбһәләнебрәк, сагаебрак карап торды-тор- ды да шыпырт кына күрше купега күчеп утырды Нәрсә дип мине ташлап китте инде ул? Кыңгыраулы буфеттан үзе белән бергә сый танмаган, табындаш булмаган, алман ризыгын санга санамаган өченме? Әллә гел тәрәзәдән карап баруымны ошатмадымы? Начар сүз дә әйт мәдем ләбаса үзенә— «мин нимесчә начар аңлыйм», дип кенә искәрттем. Чит ил кешеләрен өнәмәүләре дә бар, «гаст-арбайтерлардан» кунак эшчеләрдән туйган алар. Билгеле, безгә моны төшенү шактый кыен Чөнки нәкъ менә шул кунак эшчеләр хуҗалар тотынырга чирканган яки авырсынган бөтен кара эшне, пычрак эшне башкарып килә ич Түбәнрәк хезмәт хакына! Шуңа да карамастан, нимес әфәнделәр болайрак уйлый, күрәсең: «Хәерче илләрдән киләләр дә эшче көчләр базарында безгә көндәшлек итәләр. Белемнәре, мәдәниятләре түбән, нимесчә дә сөйләшә белмиләр!» Тик мондый фаразларның поездда бергә барган күршеңә нинди мөнәсәбәте бар?! Аһ, җавап биргәндә мин елмаерга онытканмын, ахры Бу халык бер-берсенә шунсыз сүз кушмый бит. Тәрбияде кеше өчен елмаю монда мәҗбүри йола дияргә мөмкин. Ә без. кешелек дөньясының коммунизм төзү белән мавыккан «алгы сафы», андый «вак-төяккә» әһәмият биреп торабызмыни инде? Вакланмыйбыз, билгеле. Без сәяхәттә дә асыл совет кешесе булып калабыз. Капкалар ачылды, мондагы бернигә дә исебез китмәгән төсле йөрик әле Европа буйлап! Кайтып булмый тиз генә Сталинчылык афәте халкыбызга күз күрмәгән, колак ишетмәгән бәлаказалар китерде. Миллионнарча кеше туган нигезеннән куылды, төрмәләрдә һәм сөргеннәрдә һәлак булды. Могҗиза белән исән калганнары җисми һәм рухи имгәтелде, аларнын бик күбесе ата-бабасы җиренә әйләнеп кайтырга базмады. Ерак Көнчыгышка. Төньякка. Себергә һәм Урта Азиягә сибелеп, буйдак, тол гомер кичерде яки. кырыс язмышка буйсынып, шундагы җирле халык ирләре, хатын-кызлары белән никахлашып, туган телен һәм мәдәниятен әкренләп югалта барын, ят мөхиткә сеңде. Бөек Ватан сугышы халкыбызны яңа фаҗигаләргә дучар итте кырылу, җәрәхәтләнү, сибелү тагын да дәһшәтлерәк дәрәҗәгә җитте. Бу гарасат бәхетле булырга туган йөз меңләгән ир-егетләрне сакал-мыек чыкмас борын кара гүргә кертте, йөз меңләгән җиләктәй кызларыбызны мәңгегә тол калдырды. Сугыш җәһәннәменнән күпме солдат һәм офицерларыбыз хурлыклы әсирлеккә эләгеп, крематорийларда көлгә, концлагерьларда туфракка әйләнде, аннан котыла алганнары, ватанга кайткач, сатлык җан исемен күтәреп, тагын да катырак режимлы Сталин лагерьларына озатылды, Идел-Урал легионына тупланган алтмыш меңнән артык әсир дә әнә шунда китерелеп юкка чыгарылды. Алтмыш меңнән артык сау-сәләмәт ир харап ителде, димәк, алтмыш меңнән артык ха>ьш-кыз үксез калды, ике йөз меңнән артык бала туа алмады. Алардан үрчергә тиешле тагын ике буынны да истә тотсак, татар халкы шул легионерлар бәхетсезлеге аркасында гына да бер миллион чамасы ишәюдән мәхрүм булды. Без озак еллар сәламәт әхлакны, шәфкатьне онытып, бер-беребезне сыйныфларга, акларга-кызылларга, ватанчылларга-сатлыкларга бүлеп гаепләдек, эзәрлекләдек, астык-кистек. Гасыр башында Тукай телгә алган унунбиш миллионнан тагын да үрчисе урында, без соңгы сиксән ел эчендә җиде миллионга калдык, анысының да әхлакый түбәнәюенә, рухи фәкыйрьләнүенә тәгәрәдек. Фронтта һәр әсир төшкән сугышчы хаин, сатлыкмыни? Аларнын бәхетсезлегенә беренче нәүбәттә сталинчыл җитәкчелек үзе гаепле. Атарга корал кытлыгы (Сталинград окопларына татар полклары агач мылтык белән барып керә!), көрәшне оештырырлык командирлар җитмәү күпләрне котылгысыз хәлгә төшерә СССРнын кайбер халыкара килешүләргә кул куймавы совет солдатларын әсирлектә җан сакларлык ризыктан мәхрүм итә. Азат ителгән очракта, алар, ватан алдындагы гөнаһларын юар өчен, кырыс җәзага тартыла. Сталин режимы аларны әнә шулай өчләтә үлемгә дучар кыла Югыйсә, җиңүдә аларнын да өлеше бар, чөнки күпчелеге, әсир төшкәнче фронтларда шулай ук ватан өчен кан койган, хәтта әсирлектә дә фашистларга каршы көрәшкән Алмания ватанына әйләнеп кайтучы әсирләрен чәчәкләр тотып каршы ала, тормышларын көйләп җибәрү өчен, аларга матди ярдәм күрсәтә. Безнең кешелекле мөнәсәбәтебез исә җәзасын мул алган солдатка да ятсытып, түбәнсетеп караудан узмады. Алар әсир язмышын үзләре теләп алмаган, димәк, ярдәмчел, шәфкатьле мөнәсәбәткә дә лаек иде Безнең әдәбият, матбугат чит илләрдә төпләнеп калган әсирләрнең сугыштан соңгы юрмышын бөтенләй диярлек яктыртмады Яктырткан хәлдә, аларнын ватанчыллыгы бишектән үк чамалы булуын, соңрак исә капиталга сатылуларын, төрле разведка үзәкләренә ялланып, дошманга хезмәт итүләрен исбатларга тырышты Шик тә юк. арада аңлыйлар да булгандыр. Ләкин әсирләрнең бөтенесенә кара тамга салу аек акылга һич тә сыймый Болгар бабаларыбызны» ислам линен кабул итүләренә 1100 сл тулу бәйрәмендә мин Германия Федератив Республикасыннан килгән Минһаҗ Исмәгыйли белән дә очраштым һәм сөйләшеп утырдым. Чувашстаннын Шыгырдап авылында туган, инде кырык алты ел буе гомерен чит илдә уздырган сиксән яшьлек бу карт мөлаем, пөхтә кыяфәте, халкыбызның мәдәни казанышларын киңрәк күрергә-белергә омтылуы белән игътибарымны җәлеп итте. Без танышып һәм гәп корып алгач: Казан бик матурланган хәзер. Сез, энем, шушында, татар иленең мәркәзендә яшисез, милли мәдәниятебезне үстерүгә хезмәт итәсез. Эшегез меңнәргә кирәк, сез чыгара торган «Казан утлары» жу риалын Ал- маниядә дә зарыгып көтеп алабыз, бик бәхетле кеше сез, диде һәм үз язмышын сөйли башлады. Әүвәл гаҗәпләндем, аннары кызгандым мин бу картны. Әдәбиятыбызга яшьтән мөкиббән, хәтта, мәкаләләр, шигырьләр дә яза башлаган булган икән ул. 1928 елда Касыйм татар педучн- лищесын тәмамлаган һәм туган авылында балалар укыткан 1933 елда Казан университетының география факультетында белемен күтәрә башлаган, сталинчылар үҗәтләнеп «халык дошманнарын» эзли башлаган көннәрдә иминлеген кайгыртып. Шыгырданнан бик еракка китеп югалырга мәҗбүр булган Үзбөгстаннын Маргелан шәһәренә килеп урнашкан Монда ул мәктәптә укыткан, бер үк вакытта Ташкент университеты нда үзе дә белем алуын дәвам иткән Диплом казангач, мәктәп директорлыгына тәгаенләнгән Монда шулай ук тыныч җир эзләп килгән шагыйребез Зыя Ярмәки белән танышып, дуслашып яшәгән Соңыннан ул «Зыя Ярмәкигә» дигән шигырендә: Күз аллыма кила Кукин урамнары. Ташлык белән Маргелаинын ораниары Арык буен иш ырлый келв-коло Синен йелон сер серләшеп торганнарым Н.1КЫГ дигән нәрсо бик пп ага икән. BUI-MCM I чик очып артта кала икән Шаг тык план күпме гена ашкынсаң ла Язмыш хәсрәт күлләренә сала икән. дип әлеге елларны сагынып һәм уфтанып исенә төшерә Чөнки язмыш аны чыннан да хәсрәт кенә түгел, газап күлләренә дә сала М Исмәгыйли 1941 елның сентябрендә фронтка атынган, күп суты шларда катнашкан. Курск-Орсл дугасындагы бәрелешләр дә өлкән политрук дәрәҗәсендә яраланып әсир төшкән Шуннан сон инде газаплы лагерь еллары баш танган Көрәш фашизмны тар-мар игү белән тәмам ланса ла. ярзы үлеккә әверелгән Минһаж Исмәгыйли загын биш сл үлем белән яшәү арасында җәфаланган, хастаханәләрдә аунаган. 1951 1978 елларда автозаводта кара эшче булып хезмәт иткән, аннары, сәламәтлеге начараю аркасында, пенсиягә чыккан. Ул ватанын өзелеп сагынган, туган иленә кайтырга талпынган, әмма утызынчы еллардагы рәхимсез гаепләү һәм җәзалауларны яхшы исендә тотканлыктан. Сталин тарафдарларының һәм куштаннарының әсирләр- гс ничек каравын белгәнлектән, кайтырга батырчылык И1мәгән. Минһаҗ абзый сугыш алдыннан тиңдәше Фатыймага өйләнеп, нәни улы белән кызын сөю бәхетенә ирешә. Озак еллар узгач кына нарасыйларының сугыш вакытында ачтан үлүен ишетә. Хатыны исә ризык хакына киемнәрен сатып йөргәндә гот ылып гаепләнә ун елга Себергә озагыла. Әлбәттә инде. Минһаҗ абзый үзенең исәнлеген һәм кайда икәнлеген белдерүдән шул йөрәк парәләренең иминлеге хакына да ваз кичеп яши. Күңелендәге давыллар куен дәфтәренә генә теркәлә: Оныта алмыйм зәңгәр күзләреңне. Зифа буең, нурлы йөзеңне Җилдавыллар купты дөбер-шатыр һәм каплады баскан эзеңне Без икебез киттек ике юлдан Таң атканчы торып, иртәдән. Көчле жилләр чыкты, давыл купты. Салды алар юлыма киртәләр.. Фатыйма бу елларда Себердә иң авыр эшләрне башкара, ач-ялангач, авыру-сырхау чакларында да ирен һәм балаларын уйлап ачыргалана. Минһаҗының хәбәрсез югалуы хакында «кара кәгазь» алса да. һаман өмет белән яши. Чөнки ул 1944 елның июнендә иренең коралдаш иптәшеннән төрле урау юллар аша бик юанычлы бер хат ала. «Мин Минһаҗдан 1943 елның 29 декабрендә Старая Русса шәһәре тирәсендә аерылдым,—ди анда Галимҗан Әхмәтҗанов.- Мин иң якын күргән иптәшем, татарлар өчен, аларның дәрәҗәләрен күтәрер өчен, сугышчанлыгын үстерер өчен җаны-тәне белән бирелеп хезмәт иткән дустымнан аерылып киткәндә, уң канатым сынган шикелле булды. Дәхи дә шуны сорыйм, «кара кәгазь» ни вакытта килде — минем шуны беләсем килә. Минһаҗ, суга чумса да. коры килеп чыга торган кеше. Минем белән хезмәт иткән дәверендә ул дүрт мәртәбә хөкүмәт бүләгенә лаек булды — ике тапкыр «Сугышчан дан өчен», бер «Батырлык өчен» медальләре һәм «Кызыл йолдыз» ордены алды.. Шушы көндә дә ул сау булырга тиешлегенә күңелем шиксез ышана Минһаҗны уйлап бер дә кайгырмагыз, ул исән булырга тиеш». Себер суыгы, язмышның сөргенгә дучар итүе түгел, вәйран ителгән ояның, кайнар хисләр нигезләгән гаиләнең инде беркайчан да тергезелмәячәген белү сындыра Фатыйманы. Тоткынлыктан азат булгач, ул Шыгырданга юл тота, еллар буе хәерле хәбәр көтеп яши. Иренең исән икәнлеген. әмма иленә генә түгел, үзенә дә тугрылык саклый алмавын, ватанына юлы киселүен ишеткәч, үзенә үзе кул сала.. Минһаҗ абзый исә СССРга беренче мәртәбә 1982 елда гына аяк баса ала. Сугыш өермәсенә эләккән миллионлаган фаҗигале язмышның берәве генә ул М. Йсмәгыйли тормышы. Казан шәһәре уртасындагы «Татарстан» кунакханәсендә сөйләшеп утырганда, без аның гомер юлының күп бормаларына туктала алмадык Милләттәшләремнең читкә сибелү тарихы. андагы тормышы белән кызыксынуымның тирән икәнлеген күреп, ул мине Алманиягә махсус китерергә вәгъдә бирде. Бу вәгъдәсен тормышка ашыруга ул чын-чыннан һәвәслек күрсәтте ГФРда инде Минһаҗ абзыйның гомер йомгагын сүтәр өчен мөмкинлек ифрат киң булды. Ул минем барлык сорауларыма да тулы җавап бирергә тырышты. Сугыштан соң Алманиядә хәрби әсирләр күп була, аларның байтагы моннан кая да булса китәргә дә теләми. АКШ-Англия авиациясе үз- 86 ләренә хас рәвештә шәп бомбага тотканлыктан. 1945 елда Үлм шәһәре дә хәрабә хәленә килгән була. Әмма хәзер, монда кайчандыр сугыш булган, дип уйларга да мөмкин түгел. Мона АКШ аеруча булышкан — хәтта хәрби әсирләр өчен дә торак йортлар салып биргән. Билгеле, алар әлләпи купшы түгел Шулай да андый йортта яшәргә тәкъдим итсәләр, бездә күпләр риза булыр иде. Минһаҗ абзый да шундый фатирларның берсендә яши. Икс бүлмәле, коридорлы, бәдрәф.к. Ваннасы зал һәм кухня вазифасын бергә үтәгән бүлмәдә. Шунда ук сыек ягулык яга торган камин сыман мич тә бар. Суның салкыны гына килә. Әмма фатирга түләү хакы чагыштырмача бик арзан аена нибары 150 марка гына, яп,ни Алманиядәге уртача көн ярымлык хезмәт хакы бәрабәрендә. Өч катлы йортның һәр подъездында шундый алтышар фатир. Аскы катта (подвалда) кирәк-ярак саклар өчен алты хуҗага да аерым-аерым келәт көйләнгән. Минһаҗ абзыйның фатиры яхшы җиһазланган—тормыш итәр өчен мебеле, бүтән кирәк-яраклары бар. Төрле-төрле биш-алты сәгать, әллә ничә магнитофон лисеңме, затлы өстәл-урындык. диваннар., караваг- шкафлар. сервизлар, телевизор һәм башкалар Кием-салымы санап бетергесез. шкаф тулы китаплар. Бөтен дөнья фәлсәфәчеләре, тарихчылары, нимес матур әдәбияты, шәрекъ шагыйрьләре, урыс һәм татар классиклары. Минһаҗ абзый аларны иркен укып кына калмый, ятлап та өлгергән әсәрләре күп икән, урынын, вакытын гуры китереп, сүзләрен әнә шул акыл ияләренең фикерләре белән дә ньпыгып куя Минһаҗ абзый. Сез СССРга дүртенче мәртәбә барырга җыенасыз. Туган җирләр шулай бик тә сагындырамы? дип сорадым мин аңардан «Рәхәт булса да торган җир. сагындыра туган ил», дип тикмәгә генә җырламыйлар, диде ул. Бу җырны, бәлки, нәкъ менә минем кебек кешеләр чыгаргандыр Язмыш бәндәләргә туган җирләрдән аерылу ачысын бирмәсен икән! Өлкәнәя барган саен җирсү хисе көчәя Үз ватаныңда туган телеңдә аралашып, татар җыр-монын ишетеп гомер итүгә ни җигә?! Казанда да эмиграциядә яшәгән кебек хәзер. Энем, барның кадере беленми, диде ул. минем белән килешмичә. Дөрес, сталинчылар милли сәясәтне афәтле юлга керткәнлектән, тагарга зур зыян ясалган. Әмма илдә күп нәрсәне төзәтеп була. Алмани- ядә яки бүтән мәмләкәттә инде гагар тормышын тиешенчә көйләп булмый. Монда без килмешәк кенә. Та rapci анда үзгәрешләр бара хәзер, тагар бик сәләтле, тырыш халык бит ул Пимесгән бер дә ким түгел. Үзе тапкан малга хуҗа да була алса Чит илләрдәге милләттәшләребез Каганга еш килә хәзер, дидем мин. «Илкәйне сагынам, аһ. шуны бер барып күрергә!» диючеләре тагын да күбрәк икән Әмма күчеп кайтучылар күренми Аларны бездәге ярлылык куркытамы, әллә ватанны, милләтне сөюләре чамалымы? Рәсәй хәзер Николай патша замашгарындагыча түгел, әлбәттә, шактый алга киткән. диде Минһаҗ абзый уйланып Әмма алдынгы илләрне куып җигәргә бик-бик ерак әле Адәм баласы матди исәп-хисап белән генә яшәми, тик моны онытып бетереп ы булмый Менә мин үзем ватаныма тартылам. Илһамнар җыры. Туфаннар. Снбгаглар шигыре кайткан саен колагыма керә дә күңелемнән китми Ташлыйсы иде дә бөтенләйгә кайтасы иде ватанга. Ләкин мин сиксән бер яшькә чыктым ич инде Илдә укыдым, шуннан соң биш кенә ел ипләргә өлгердем, шуңа ватанымны яклап сутышкан икс фронт елын да өстәсәң.. Юк. илем миңа пенсия гүләсен өчен ул тына бик аз шул Мин моңа өмет тә итмим Көчле чагым әсирлектә узды, сәламәтлегем ифраг какшаган иле. мең үлемнән могҗиза белән генә исән калдым Аннары Ал маниядә эшләп пенсиягә чыктым Ләкин, үзара ки гешү төзелмәгәнлектөн. илемә кайтсам. Алма ния пенсиямне анда җибәреп мәшәкатьләнмәячәк Менә ни өчен кендегем ГФРда бәйләнеп тора. Университет тәмамлаган булса да, Минһаҗ абзый Алманиядә кара эштә генә эшли алган. Аның бер сәбәбе — әсирлектә калуына бәйләнгән, әлбәттә. Әмма монда икенче нәрсәне дә искә алу хаҗәт — нимесләр әйбәт эшне чит ил кешеләренә бирергә артык ярагмый. Үз илендә ул һәр тармакта үз белгечләренә мөмкинлекләрне киңрәк ача. Башка милләттәшләребез кебек. М Исмәгыйли дә аптырап калмый, сәләтен бүтән яктан үстерергә, үзенең һич тә төшеп калган кеше түгеллеген нимссләргә дә исбатларга әмәл таба: Гете, Шиллер, һейне, Лютер һәм башка язучыларның әсәрләрен туган телләрендә укып, шуларның байтагын яттан да сөйләп, нимес хезмәттәшләрен таң калдыра. Эшендә төгәл, җитез булгач, $авод хуҗалары да ярата, шушы көнгә кадәр, инде пенсиягә чыгуына унике ел тулуына карамастан, бәйрәм көннәрендә чакырып алып, сыйлап җибәрәләр. Татарларның тел өйрәнергә, фикер йөртергә сәләтләрен югары бәяләгән төрки телләр өйрәнүче профессор һанс Бенсинг Гаяз Исхакый ярдәмендә байтак милләттәшләребез белән таныша, шул исәптән, Минһаҗ абзый белән дә дәвамлы аралаша. Нимес галиме Тукай. Исхакый иҗатларын югары бәяли, галимнәребездән Габдулла Батталны, Садрый Максудыйларны хөрмәт итә. «Төркиләр арасында татарлар - иң алга киткән кавем. Мәдәниятләре борынгы, әмма язмышлары фаҗигале»,— дия торган була. Ул Тукайның кайбер әсәрләрен нимесчәгә тәрҗемә итә, шул арны Минһаҗ абзыйга да укып күрсәтә. Без әнә шулай әллә кемнәрне искә алып, гәп корып утырганда, телефон шалтырады. Минһаҗ абзый секунды белән татарчадан нимесчәгә күчеп, пулеметтан аттыргандай, тиз-тиз сөйләшә башлады. Башка шәһәрдә яшәүче әлеге нимес профессоры шалтырата булып чыкты. Әсирлектә калган татарлар әкренләп картая, юкка чыга бара. Бенсинг әфәнде үзе дә таушалган, күзе дә зәгыйфьләнгән, телефон аша сирәгәя барган дусларын барлап, хәл белешеп, күңелен таба икән. - Нацист нимесләргә бөтенләй охшамаган ул,—ди Исмәгыйли.— Безне үз күрә. Әмма мин хәзер инде сүзебезне Исхакыйга борып җибәрәм. Күренекле язучыбызны Минһаҗ абзый беренче мәртәбә Ной Үлмдә генә күрә, әсәрләрен дә Алманиядә генә укый ала. Әмма бу танышу аңарда аеруча тирән тәэсир калдыра. Төркиягә баргач, беренчеләрдән аны эзләп таба, кызы Сәгадәт ханым белән соңрак хат алышып яши. — Искиткеч бай иҗаты өчен яраттым мин Гаяз абыйны.— ди Исмәгыйли.— Татарда йөз елга гына түгел, мең елга бер килә торган талант, кабилият иясе. Чичән, даһи! Сүзләре агымсу кебек агылып тора, шул арада сөйләмен мәкаль, әйтемнәр белән дә җәүһәрләвен күрсәгез икән! Аны җыелган халык таң калып, авызын ачып тыңлый иде. Тиңсез нотыкчы. Мәгънәле сөйли иде. Шуңа күрә Гаяз Исхакыйның үлеме татар өчен генә түгел, барлык төрки кавемнәр. Идел-Урал халыклары өчен дә зур югалту булды. Аны башкорт, чуваш, ар. чирмеш, мукшылар да белә, ул үзе дә алар белән иркенләп сөйләшә иде Алманиягә килер иде. татар әсирләрен җыяр иде дә милли бурычларыбыз, таз арның хәле i урында сөйләр, безне тарихыбызны өйрәнергә, туган 1елебезне сакларга өндәр иде. «Ят кавемнәргә өйләнеп, милләтебезне пычратмагыз!» дияр иде. Гомере буена кайгырткан нәрсәсе милләтен яшәтергә, аны үстерергә тырышу булды. Аны үз кубызына биетергә маташып, зур байлык тәкъдим итүчеләр дә очраган. Әйтик, һитлерчылар. Әмма ул: «Мин милләтемне акчага сатмыйм, үз юлымнан барам!»— дигән Шулкадәр сәләте, эшчәнлеге белән, теләсә, баеган булыр иде. әмма тапкан малын ул милләтебезне хөррияткә чыгару көрәшенә багышлады. Аның зур язучы, зур җәмәгать эшлеклесе икәнлеген бүтән милләт вәкилләре дә төшенде. Вафаты хакында ГФР. Төркия, АКШ матбугаты игълан итле Мин дә Ной Үлмдә чыга торган «Украинские вести» гәзитендә сөекле язучыбыз турында мәкалә бастырдым Әлбәттә. Алманиядә яшәгән милләттәшләребез арасында М Исмәгыйлигә караганда Гаяз Исхакыйга якынрак торган, аралашкан һәм хезмәттәшлек иткән кешеләрдә булган һәм бар. Алар инде хәзер исәннәр арасында санаулы калын бара. Исхакыйны Алманиягә чакырып китертче, аны ил буйлап йөртүче, хөрмәт күрсәтүче, серләшүчеләр дә. М. Исмәгыйли түгел, нәкъ менә бүтәннәр Ләкин шулай килеп чыкты ки. хөрмәтле язучыбыз турында мина алар белән әнгәмә корырга туры килмәде. Минһаж абзый исә мәшһүр әдибебез турында сөйләде дә сөйләде Үзе күреп белгәнне дә. кешедән ишеткәнне дә.Чөнки Исхакыйның йогынтысы шактый ук шифалы була Исмәгыйлигә Эмиграциядәге басмаларда, үзе әйгүс буенча, ул биш йөзләп шигырь һәм мәкалә бастыра Алманиядә әсирләр өчен туган телебездә «Идел-Урал» гәзиге. «Тагар әдәбияты» журналы чыгарыла. Сугыштан соң ГФРда «Азат ватан». «Безнең фикер». «Таң йолдызы» журналлары бастырыла Төркиядә «Казан» журналы нигезләнә. Чит илләрдәге милләттәшләребез менә шулар белән азыклана, шуларны чыгаруда катнаша. Минһаж Ис- мәгыйлинең искәртүенчә, аларда татарга, ватанга каршы зыянлы фикерләр әйтелми Сталинның казарма социализмына, милли хокуксызлыкка тәнкыйть уклары яудырыла, билгеле. Әмма шунсыз нинди гуман. кешелекле җәмгыять яши алсын соң*’ Әнвәргали Айдагулов. Әкрам Файзуллин. Габделхалик Галимзадә. Мәхмүт Таһир, Әмрулла Агый. Гариф Солтан, Надыйр Дәүләтләр мәкалә, шигырь, хикәяләр бастыра аларда Бер заман чикләрдәге тимер пәрдә алына, чиг илләрдә дә Казан басмаларын алдыру мөмкинлеге туа. Мөхәммәт Гайнуллин. Ибраһим Нуруллин кебек галимнәрнең. Әмирхан Еники. Нури Арыслан. Гамил Афзал кебек язучы.гарыбызның әсәрләре дә татар диаспорасына (читтә азчылык булып яшәүчеләргә) барын җигә Бер яңа китап, журнал килеп иреште исә, милләттәшләребез аны. күбәйтү машиналары аркылы чыгарып. АКШка. Австралиягә. Япониягә. Финляндиягә бөтен дөньяга сибелгән танышларына җибәрәләр. Тормыш инде рәтләнә төшкән, чит илдә калган милләттәшләребез иркенрәк сулыш ала башлаган көннәр килә. Зур кыенлык белән сузылган багланышлар яңа өметләр уята Кайгып күрергә иде ватанны, бәлки, инде безгә дә тимәсләр, без бит язмыш корбаннары, ихтыярсыздан ят җирдә калдык, дигән уйлар уяна күңелләрдә. Чыннан да. озакламый СССР илчелекләрендә хәрби әсирләргә кырын караш кими гөшә. ләкин бу вакытта инде күпчелеге җитмешкә аяк баса, илен сагынучыларның күнчелеге якты дөнья белән саубуллашырга да өлгерә. Замана җилләре исән калганнарын төрле кыйтгаларга, мәмләкәтләргә г ара г уын дәвам игә. Алардан калган үрчем гадәттән гыпг аз санлы Аларның байтагы, аталары күзен йомганчы ук. Курт. Клара. Альфред рәвешендә яши-яши, татарлыгын тәмам югал га. кәрван тзен әнә шулай ком күмә. Минһаҗ абзый Казанда очрашканда үзенең сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләш әп булуын бөтенләй гелгә алмады Мин моны Ной Үлмг ә барг ач. әллә нинди әйләнеч юллар белән Алманиягә дә килеп җиткән фронтташ дусты хатыннан гына белдем Димәк, үзен гәги күрсәтер өчен артык ашкынмый ул. Яшисе гомер яшәлгән. аны бизәүдән хәзер инде мәгънә юк. гип караса кирәк. Бу инде мине, сөйләгәннәрен тикшереп карарга мөмкин .тегем булмаса ла. Минһаҗ абзыйга ышанырга этәрә. СССРга инде дүрт мәртәбә килеп айлар буе яшәп киткән, чиг илләрдәге милләт гэшләребез турында мәгьлүматлар җыю. аны безгә дә җибәреп гору белән шөгыльләнгән кешенең ихласлыгына, инде сиксәнне узуына карамастан, халкыбызның катлаулы үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге гурында уйланып яшәүче татның намуслы булуына ышанасым кило Кырык үлемнән коты тын калган, хәзер матди мохтаҗлыктан аптырама ган пенсионерның рухи тынычлык эзләве, ага-баба җиренә сәҗдә кылып. аңа иминлек теләп, сагыну тулы шигъри сәламнәр юллавы габигый. Каргау, сүгү, гаепләү, җәзалау заманы артта калып бара, без хәзер аңлашуга, бер түбә астында җыелуга йөз тотабыз. Европадан шундый җилләр исә! Ной Үлм вокзалында озатып калганда. Минһаҗ абзый кулымны кысып: — Берничә айдан кайтам мин, энем. Бу юлы Үзбәгстанга да барырга телим. Фатыйма каберенә таш куясым килә!—диде. Узасы аралар нинди ерак. Исмәгыйлинең үз сүзләре белән әйткәндә: Альп тау башлары, ай-һай. биек. Йөрмәса дә арыслан-киек. Кем уйлаган безнең араларны Альп-таулар аерыр диеп? Ләкин ерак аралар да сагыну хисен сүндерә, сүрелдерә алмый икән. «Азатлык» сөйли Германиянең Мюнхен шәһәренә дә барачагым билгеле булгач, республикабызның «Ватан» җәмгыяте вице-президенты Дамир Гыйсмет- динов: Сез анда «Азатлык» радиосына керми калмагыз, дип киңәш игте.— Казан радиосы Сергач белән Сарманнан ары ишетелми. Безгә исә бөтен милләттәшләребезгә җәмгыятебезнең бурычлары турында сөйләргә кирәк. Моның өчен нигә әле «Азатлык»ны да файдаланмаска9 Аның тавышы бөтен дөньяга тарала. «Ватан»ның идарә әгъзасы буларак, сезнең «Азатлык» аша чыгыш ясарга тулы вәкаләтегез бар. Дөресен әйткәндә. СССРда яманаты сатылган бу радио үзәгенә барырга шушы сөйләшүгә кадәр икеләнеп йөргән идем мин Татарстаннан читтәге милләттәшләребез тормышын, аларның фән һәм мәдәният өлкәсендәге казанышларын өйрәнүче бер каләм иясе буларак, мине Көнбатыш Европа уртасында озак еллар өзлексез эшләп килүче татар редакциясе, әлбәттә, бик кызыксындыра иде. Телисеңме-юкмы, татар диаспо- расы турындагы мәгълүматлар беренче нәүбәттә хәзер шунда туплана, бу үзәкне күрмәскә, танымаска тырышу, алардан мәгълүмат алуны чикләү халкыбызны тулаем ганып-белүгә, аның мәдәни эшчәнлеген яктыртуга аяк чалачагын мин яхшы аңлый идем. Әмма А. Ф. Панфиловның «Азатлык радиосы» пәрдәсе артында» («За кулисами «Радио Свобо- п.а», Мәскәү, 1974) дигән китабында язганнарга ышансаи. бу үзәкне, әлбәттә, белгән догаларыңны укый-укый, әллә ничә чакрымнан әйләнеп узарга кирәк иде. Китап салкын сугыш елларында язылган, анда «Азатлык» хезмәткәрләрен гаепләүнең исәбе-хисабы юк. Фашистик СС. гестапо гаскәрләрендә хезмәт итү, җәза отрядлары сафында сугышу, коммунизмны күралмау, әхлакый бозыклык һәм башка, һәм башка «гөнаһлар» фаш ителә анда. Башкалар белән бергә, татар-башкорт редакциясе хезмәткәрләре Шиһаб Нигъмәти белән Гариф Солтанга да каты эләгә автордан. Хәзер казарма социализмы, тоталитар режим тәртипләрен, аның берьяклы идеологик карашларын тәнкыйть белән анализлау, күп кенә дәгъвалардан һәм бәяләрдән баш тарту заманы. Димәк. Панфилов китабының да искерүе, «Азатлык»ның бар тарафыннан фәкать шакшылык, яманлык эзләүнең акланмавы табигый. Шулай да әлеге китапның кайбер дәлилләрен игътибарга алырга кирәк Теге яки бу кешене, имеш-мимешләргә нигезләнеп бәяләгәнче, үзен күреп сынау яхшырак. Менә шуңа күрә мин Мюнхенда «Азатлык» радио сы хезмәткәрләреңнән аулакта калмадым. Кача да алмадым. чөнки бу шәһәрдәт е аз санлы тазар колониясенең зур гына өлеше теге яки 6v дәрәҗәдә әлеге радиога бәйләнгән Мюнхен шәһәре үзәгендәге Инглиз бакчасында урнашкан «Азатлык» һәм «Азат Европа» радиолары әллә ничә канатлы зур бинада эшли икән. «Ирекле авазлар» таралуга ачуы кайнаган тоталитар режимнар бу станцияне кат-кат шартлатырга маташканлыктан, хәзер ул уяу саклана - портфельләр тикшерелә, үзең дә. самолетка утыргандагы кебек, магнитлы дуга эченнән үтәсең Якты коридорлар, уңайлы кабинетлар, камил техника «Азатлык» элекке СССР халыкларының егерме ике телендә тапшырулар алып бара, бу тапшыруларны әзерләүдә биш йөздән артык кеше катнаша. Аларның туксаны урыс редакциясендә эшли икән Миңа урыс редакциясе мөдире урынбасары Евгений Кушев белән танышырга туры килде. «Диссидентлыгы», ягъни хөррият даулавы өчен, ул заманында Мәскәүнсң Лефортов төрмәсенә ябылган, җитмешенче еллар азагында гына хатыны һәм баласы белән эмиграциягә киткән. Чем-кара чәчле, бераз кысыграк күзле Евгенийны татар редакциясе егетләре: Тамыры безнең халыктан аның, үзе Себерлән Фамилиясе лә «кош» сүзеннән, диделәр. Әллә әнә шул каны тартты инде, ул мине дә якты йөз белән каршы алды. Тегене-моны ачыклагач, урыс телендә оч интервью бирүемне үтенде. Татарстанда милли мөнәсәбәтләр. Себер татарларының авюномиясе, татар азучыларының үзгәртеп кору яклы көрәше һәм урыс, яһүд агымнарына мөнәсәбәте турында сөйләвемне теләде. Мәскәү радиосы мондый рухта саф татар мәсьәләләрен кузгатырга ашыкмый кузгатса да. ул анда мине чакырмаячак «Азатлык»ныц урысча тапшырулары колачы белән Мәскәүнекеннән бер дә калышмын, дөньяның һәр ктрафына барын ирешә Нигә әле халкымның уянуы, табигый хокукларын кайтару өчен көрәшүе, хезмәттәшлеккә, дуслыкка омтылуы хакында сөйләмәскә? Шулай итен, урыс телендә өч мәртәбә эфирга чыктым Казакъ, үзбәк, төрекмән редакцияләре дә. Урга Азиягә барып йөрүемне. кардәш төрки әдәбиятларны, аерым язучыларны яхшы белүемне ачыклагач, үз телләрендәге тапшыруларда катнашуымны үтенделәр Канатларны алай ук киң җәергә кыенсындым, шулай да. Себердә казакъ мәктәбендә укыган көннәрем искә төшкәч, әле берничә ай элек кенә күренекле казакъ язучысы Җосыфбәк Аймауловныц йөз еллыгын бәйрәм итүдә катнашуыма гаянып. казакъ геленен һәм мәдәниятенең бүюнге хәле, үсеш мәсьәләләре хакында фикерләремне уртаклашырга булдым Үзләренчә бәйсез яшәсәләр дә. «Азатлык» хезмәткәрләренең ватанга тартылуы аннан килүчеләр!ә мөнәсәбәттә аерымачык абайлана Бу бигрәк гә төрки редакцияләргә кагыла. Аларга үз республикаларыннан кунаклар сирә! рәк килгәнлектән, кардәшләрен күрү дә тансык Үзбе*-, төрекмән, кыргыз, уй!ыр хезмәткәрләрнең минем белән кызыксынуларын да шуңа бәйлән аңлату дөресрәк булыр Татар редакциясенә бер тирәдә өч мәдәни эшлекле шагыйрь Рави i Бохараев. мин һәм журналист Римзил Вәлинең килен төшүе аларда бераз көнләшү дә уятты бугай Милләттәшләребезне»! кунаклары белән исә горурланулары һәм бераз масаюлары да сизелеп калды Уен эшмени ватан белән багланышлары нытый. димәк, аларны ниндидер дәрәҗәдә таныйлар, хезмәттәшлек итүдән дә баш тартмыйлар 11и заман бигеңә төкереп килгәннән сон, күңелләрдәге юшкынны таратырлык, бозны эретерлек адым ич бу Тәкъдимнәрнең һәммәсен кабул итмәсәм дә. милләт төшләремнең дәрәҗәсен күгәрү максатында, юрки редакцияләр хезмәткәрләре алдында бер озын ногык toiapra туры килде. «Татар халкының у ткәне. мәдәни казанышлары. юрки кардәшләре белән баг танышлары» хакында сәгатьтән аргык сөйләдем һәм сорауларга җаваплар бирдем Кәгазьдән укыма вым ошадымы, казакъ, үзбәк, уйгыр, төрек сүзләрен дә кашаштыр- галавым уңай тәэсир иттеме мине игътибар белән тыңладылар. Башта әңгәмәмне эфирга чыгару хакында килешмәсәк тә. алдыма микрофон куелган иде. Фәрит Иделле үзе өчен яздырадыр, дип уйладым. Соңыннан ул аны махсус тапшыру итеп файдаланырга рөхсәт сорады. Әнә шулай минем «Азатлык» аша сөйләвем тагын да артты. Чөнки мин инде «Казан утлары» журналы», «Ватан җәмгыяте», «Татар матбугаты дөньясы». «Прозабыз турында уйланулар» дигән махсус тапшыруларны элегрәк яздырган идем. Аларны унар минутлы өлешләргә бүлгәнлектән һәм атна саен берсен генә эфирга чыгарганлыктан, мин Казанга кайтканнан соң да, тавышым шактый озак «Азатлык» дулкынында яңгырап торды. Ул чыгышларым турында Пермь, Уфа, Ташкент. Себер. Кырым, Финляндия якларыннан хат-хәбәрләр алдым. Димәк, чыннан да. Казан ишетелмәгән җиргә «Азатлык» дулкыны иркен барып җитә икән! «Азатлык» радиосының тагын бер кызыклы ягы — рестораны. Аның буфетында дистәләгән төр коньяк һәм шәраб. Әмма хезмәткәрләр арасында эш сәгатендә дә, аннан соң да мин кызмача кешене күрмәдем. Икенче кызык— радио директорының залда буш урын эзләп йөрүе булды. Билгеле, урын бик тиз табылды, әмма аңа берәү дә куштанланып маташмады. Ул монда тиңнәрнең берсе, нәкъ бүтәннәр кебек кеше иде. Өченчесе — төрки редакцияләр хезмәткәрләренең һәрвакыт, бер гаилә баласы кебек, мәгълүм почмакта туплануы, һәркем үз телендә сөйли, кемдер аңламаса, төрекчә төшендереп җибәрәләр. Төрки телләрнең дөньяда көн саен шулай берьюлы актив кулланыла торган бүтән җире бар микән? Бик кызык та. күңелле дә тәэсирләр уята ул. Бәлки, Германиядә үзеңнең килмешәк кенә икәнлегеңне онытырга, ниндидер рухи тотрыклылык, әйбәт кәеф сакларга да булышадыр әле ул. Радионың татар-башкорт редакциясе эше белән мине аның мөдире Фәрит Иделле таныштырды. Елмаюы йөзеннән бер дә китми торган ягымлы кеше ул. Озын буйлы, таза гәүдәле, җирәнрәк чәчле, нәни сакаллы, әз генә алга таба бөкрәебрәк йөри торган зат. Әдәпле, игътибарлы, әмма, кунак килде, дип эшен ташлаучы бәндә түгел. Гомумән, монда коридорга чыгып озын-озак тәмәке тарту, ләчтит сатулар юк Соңгарып килүне, алдан таюны да күрмисең. Фәрит әфәнде.— дип мөрәҗәгать иттем мин аңа.— СССРда демократия һәм хәбәрдарлыкның киңәюе сәбәпле. «Азатлык» авазы да Идел- Урал буйларына бик иркен килеп җитә. Элек тапшыруларыгыз томаланып, бастырылып торганда, татар җәмәгатьчелеге сукыр, саңгырау рәвештә сезне «дошманнар оясы» дип атарга мәҗбүр иде. Ләкин сез, мөгаен, редакциягезне алай бәяләүгә рәнҗегәнсездер? — «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясендә татар халкына һәм, тулаем алганда. СССР халыкларына яманлык теләүче бер генә кешене дә белмим мин. Без кеше хокуклары, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы гамәлгә ашырылуын яклаганлыктан, «сталинчылык һәм торгынлык еллары» дип билгеләнгән заманда да халыкара җәмәгатьчелек таныган демократик принципларга нигезләнеп эшләдек һәр милләтнең теле, мәдәнияте ирекле үсәргә тиеш, халык матди яктан җитеш яшәр әчеп ин нәтиҗәле җитештерү ысулларын, җитештерү бәйләнешләрен, милек формаларын сайлап алырга хокуклы, төрле бәхәс һәм каршылыкларны халыкара кануннарга таянып, сөйләшүләр юлы белән хәл кылырга кирәк, дип сөйләдек. СССРда гына түгел, кайбер бүтән илләрдә дә кеше хокукларының һәм милли тигезлекнең бозылуын фаш итеп тордык. СССРныц бүгенге җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре хәзер нәкъ менә шундый рухта фикер йөртә, үткәндәге фаҗигаләрне ача. иҗтимагый тормышны халыкара кануннарга туры китереп үзгәртеп кора. Шулай булгач, безнең бәген гөнаһыбыз СССРның яңа җитәкчелеге игълан иткән юлга элегрәк басуыбызда гына! Безгә кара ягып карьера ясаган Мидхәт Абдуллин һәм бүтән «каһарманнарга», мөгаен, тәүбә итәргә бик вакыт инде «Азатлык» радиосының әхлакый йөзен, эшләү тәртибен, кагыйдәлә- әрен АКШ хөкүмәте каршындагы Халыкара радиотапшыру советы билгели һәм ул кануннарның үтәлешен җентекләп күзәтеп тора икән Ул кагыйдәләрдә түбәндәге юллар да бар: «АКШ сәясәте теләсә кемнең дәүләт чикләренә бәйсез рәвештә һәм 1еләсә нинди юл белән хәбәрләр һәм фикерләр эзләүдә, алуда һәм гарагуда ирекле булуын- иман иреген яклауга юнәлдерелә «Азатлык» кешеләрнең бер дәүләттән икенчесенә күчеп китү, фәнни, мәдәни, экономик алыш-биреш ясау иреген яклый, диненә женссснә. милләтенә, расасына, социаль чыгышына карап, аларнын хокукларын чикләүне гаепли.«Азатлык» сепаратистларның мәйдан дәгъваларын якламый, көчләүгә өндәүне, аерым төркемнәрне. катлауларны бер-берсенә каршы котыртуны өнәми, берьяклы карашлар уздырудан, сәяси киңәшләр бирүдән саклана «Азатлык» төгәл һәм дөрес хәбәрләр генә тапшырырга, әдәпле, ихтирамлы эш итәргә, фикерләрнең күп төрлелегенә юл ачарга, объектив сөйләргә тиеш Халыкара килешүләрдә беркетелгән кеше хокукларын, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын яклау, хәбәрләрне һәм идеяләрне планета халыклары арасында ачыкган-ачык таратып, «Азатлык» халыкара тынычлыкны, иминлекне ныгытырга хезмәт игәргә тиеш » Мюнхеннән әнә шундый «тиеш»ләрне күзлә тотып тапшырулар алып баралар Радио-телсвидениесе. матбугаты канунсыз җитәкчеләр ихтыярына буйсынган илләрдә хәбәр тарату нәзек иләк аша гына саркып чыга, ул, гадәттә, берьяклы була Менә шундый илләрнең җитәкчеләре сөйми дә инде «Азат- лык»ны. Золымнарын, гаделсезлек.тәрен фаш итә ич ул! «Азатлык» радиосы 1953 елның беренче мартында эшли башлый Аның барлык чыт ымнарын АКШ конгрессы каплый. Салкын сугыш башланган елларда СССР матбугаты, радиосы Көнбагыш итләре хакында тискәре хәбәр гәр таратуны киңәйтә, дошман образын барлыкка китерергә т ырыша АКШ җәмәгатьче теге менә шундый шартларда СССР халыклары гелләрендә бәйсез хәбәрләр таратучы бер үзәк коруны файдалы саный. «Азатлык» хакыйкатьне белергә булышуны күздә тота. Әнә шул көннәрдә татар-башкорт редакциясенә дә нигез салына Туган телебездәге программа эфирга беренче мәртәбә Казан (Мә- скәү) вакыты белән көн саен унсигез сәгатьтә чыга һәм бер сәгать дәвам итә Егерме оч сәгатьтән егерме дүрткәчә атты кабатлап тапшыралар, аннары шушы ук программа иртәгесен җиле сәгатьтән тугызгача тагын яңгыратыла, Ссбердәге һәм Урга Азиядәге милләттәшләребез өчен Мә- скәү вакыты белән дүрт сәгатьтән бишк.эчә кабатлана, ул як халкы йокыдан уянтан чак була бу Татар программасы унтугыз, егерме биш. утыз бер һәм кырык бер метрлы дулкыннарда эфирда яңгыратыш Әйтергә кирәк. «Азатлык»ның татарча тапшырулары Иде i-Урал, Себер Урта Азиядән чит тә дә ишетелә, аттың татар ре такциясенә төрле илләрдәге мөһаҗир милләттәшләребездән байтак хатлар килеп гора Казанның татарча тәүлегенә өч сәгать чамасы гына сәйләнен искә алсак. «Азатлык»нын туган телебездә биш сәгать буе тапшыру тар алып баруы, милләт тәшләребезнен хәбәрдарлыгын тәэмин итүдә гаять әһәмиятле роль уйнавын раслый Әйтергә кирәк. «Азатлык»тагы татар редакциясе ип күләме ятыннан казакъ, кыргыз, төрекмән, үтбәк редакцияләреннән калышмый. Тапшыруларның сыйфаты җәһәтеннән дә безнеке ләр элек-электән бүтән юрки редакция тәртә үрнәк булып килә Ләкин хәзер хезмәткәр төр саны буенча татарлар казакълардан, үзбәкләрдән калыша баш тат ан Өлгерә алмаулары аркасында, дүшәмбе, сишәмбе чәршәмбе көннәрендә ярты сәгатьлек, казган көннәрдә бер сәгатьлек программа тар әзерлиләр һәм шуны эфир вакытларында кат-кат тапшырырга мәҗбүр б\ талар Тыңлаучы тар шаһит. «Азатлык» бик үк камил тагар «әдәби телендә сөйләми. Чөнки хәзерге хезмәткәрләрнең барысы ла ватаныннан читтә туып үскән, шунлыктан сөйләмнәрен дә төрек, уйтыр. катакъ аһәңнәре дә чагылып китә Хәзерте хезмәткәрләрнең берсе дә радиода, җитмәсә. татар редакциясендә эшләр өчен махсус әзерләнмәгән. Халкыбызның тарихын, телен һәм әдәбиятын алар әти-әниләре ярдәмендә үзлекләреннән өйрәнергә мәҗбүр булган. «Азатлык» АКШ карамагында эшләгәнлектән, инглизчә, ГФРда яшәгәнлектән, нимесчә белергә тиешләр. Фәридә Хәмит Кытайда туган, Төркиядә һәм Финляндиядә яшәгән. Истанбул университетында сәнгать тарихын өйрәнгән Нури Рәсүл углы Румыниянең Күстәнҗә шәһәрендә туган. Истанбул икътисад институтында белем алган. Фәрит үзе Кытайның Дайрин шәһәрендә дөньяга килгән Төркиядә үскән, университетта экономика нигезләрен өйрәнгән. Кытайның Голҗа шәһәрендә туып үскән Илчен — Төркиядә университет тәмамлаган физик. Редакциянең иң өлкән хезмәткәре Фәрит. 1943 елгы Иң яше — Илчен. 1964 елгы. Фәритнең әнисе гаҗәп бай күңелле кеше була, ул өч баласын тәрбияләүгә искиткеч күп көч сала, нахак гаеп белән бәлагә тарыган—1945 елда Кытайга килеп кергән Совет гаскәре тарафыннан СССРга дошманлык эшләүдә гаепләнеп, Себертә алып китеп төрмәгә ябылган, аннары ГУЛАГ тоткынына әйләндерелгән иренең юклыгын да сиздермәскә тырыша. Туган телебезне, җырыбызны сабыйлары күңеленә ул сала, халкыбызга мәхәббәт тәрбияли. Шуңа күрә Фәрит Истанбулда Татар җәмгыяте клубын оештыруда дәртләнеп катнаша. Төрле уңай белән милли кичәләр, бәхәсләр уздыра, ул кичәләргә сиксән-туксан егет һәм кыз җыйнала. Татар яшьләре шунда бер-берсе белән танышып, күпләр шунда кәләшле, кияүле була. Фәритнең әнә шулай татарларны оештырып йөрүе ерактагы милләттәшләргә дә барып ишетелгән, ахры, университетта укып йөргән чагында (1969 ел) аны радиога эшкә чакыралар. СССРда «Азатлык»ка төксе караш әле дә җуелып бетмәгән. Чит илдә туган, чит илдә үскән татар өчен «Азатльгк»ның тагарча тапшырулары ком чүлендә юлыккан салкын саф чишмә сыман тансык, ят телләрне, ят җырларны өзлексез ишетеп торудан йончыган колакларга бер шифалы дару, бәлзәм ич ул. Аны Кытай, Корея. Төркия. Япония һәм бүтән мәмләкәтләрдәге милләттәшләребез дә сусап көтеп ала. Шуна күрә «Азатлык» тәкъдимен Фәрит бик шатланып кабул итә. бөтен дөньяга сибелгән татарларга Кол Гали. Тукай телендә мөрәҗәгать кылуны бик зур бәхет саный... Фәрит әфәнде миңа өстәлендә яткан бер өем конвертны алып күрсәтте - илебезнең төрле почмакларыннан җибәрелгән иде алар. - Советлар Берлегендәге үзгәртеп кору хәрәкәте курку, икеләнү хисләрен шактый киметте, диде әңгәмәдәшем.— Ватандагы радио тың- лаучыларыбыз хәзер безгә язудан тартынмый башлады. Атна саен дистәләгән хат килә. Теләктәкъдимнәрен язалар, рәхмәтләрен әйтәләр, тәэсирләрен уртаклашалар. Хатларга без бик җаваплы карыйбыз. Татарстан радиосы бирә алмый торган мәгълүматларны эфирга чыгарабыз, дөнья хәлләре белән тәфсилләбрәк таныштырабыз, чит илләрдәге милләттәшләребез тормышын киңрәк яктыртабыз. Хазларда белдерелгән теләкләрне искә алып, тапшыруларыбызда татар музыкасы язмаларын ешрак яңгыратабыз. — Чит илләрдәге милләттәшләребезгә тарихи ватанның һәр казанышы кадерле, ди Фәрит Анда яңа җырлар туа, әдәби җәүһәрләребез барлыкка килә, сурәт, бию сәнгатебез үсә, яшь буынга мәдәни мирасыбыз тапшырыла, тарихи хәтеребез яңартыла. Әкренләп булса да, шулар безгә дә килеп җитә Шулар белән ризыкланабыз, горурланабыз, талантлы иҗазчыларыбызга рәхмәт укыйбыз. Читтә, башка халыклар арасында азчылык рәвешендә яшәү милли гореф-гадәтләребезне, туган телебезне. мәдәния тебезне сакларга һәм үстерергә мөмкинлек бирми. Алар бары тик Татарстанда гына сакланырга һәм үсәргә мөмкин. Моны исә туган телебезгә дәүләт теле статусы. Татарстанга суверенлык статусы бирмичә гарантияләү мөмкин түгел. Татарстанда җәмәгатьчелекнең менә шушы мәсьәләләрне күтәрүе куандыра. Белем алуны яследән институтка кадәр туган телдә җайга салу, бу уку йортларында, урысчадан тыш. янә берничә чит тел өйрәтүне дә көн тәртибенә ныклап куясы иде. Хәзер инде инглиз, нимес, испан, гарәп, француз телләрен белмәгән бәндә укымыш ты санала алмый. Безнең җиде кеше эшләгән редакциябездә татар, төрек, инглиз, нимес телләрен белү мәҗбүри саналса, кайберләребез шу лардан тыш, кытай, уйгыр. казакъ, румыйн. урыс, фин телләрендә дә иркен сөйләшә, тагын берничә телне аңлый Шунсыз Көнбагыш дөньясына, халыкара мәйданга чыгу кыен Татарстанның исә дөнья халыклары белән хезмәттәшлек итәргә матди байлыклары да. рухи хәзинәләре дә җитәрлек Алманиягә үзбәк, казакъ артистлары, сәнгать коллективлары гел килеп тора Җыр-бию ансамбьләре концерт куя, сурәтчеләре күргәзмәләр оештыра Дөрес, тагар артистлары да Африкага. Япониягә. Финляндиягә. Италиягә барды. Әмма Көнбагыш дөньяның үзәге Алмания. Англия Франция һәм АКШ. шушы илләрдә танылган очракта гына татар дигән мәдәни милләт барлыгын күпләр беләчәк. Әлегә безне тарихи татар-монголлар белән бутау дәвам итә, чи ит ашаучы кыргый бер кавем саныйлар. Фәрит Иделлене менә шушы нәрсәләр бик борчый. Мюнхендәге очрашуларыбызлан соң күп тә үтмәде, «Азатлык» радиосы хезмәткәрләреннән әүвәл Фәридә Хәмит, аннары Фәрит Иделле. «Ватан» җәмгыяте чакыруы буенча. Татарстанга килделәр Хәтта исеме гел сүгелеп кенә телгә алына горган Гали Акыш та Казан туфрагына аяк баса алды. Әле кайчан гына «диверсант» саналган затлар башкалабызның театрларында, музейларында булдылар, шәһри Болгарга сәяхәт ясадылар Сабантуй бәйрәмебездә катнаштылар, мәчеткә барын гыйбадәт кылдылар. «Казан утлары» журналы редакциясе хезм. и көрләре белән очрашгылар, халыкара «Идел» лагеренда татар яшьләре белән аралаштылар Шунысы гаҗәп: беркайда берни шартламады, алар йогынтысында безнең карашларыбыз тамырлан үзгәрмәде, без ватаныбызның дошманнарына әйләнмәдек. Бары үзебезне һәм дөньяны яхшырак ганып- белә бантладык га, язмыш җилләре ерак-еракларга илтеп ташлаган милләт гәшләребезнең әлеге очесе Шиһаб Мәрҗани, Габдулла Тукай. Салих Сәйдәш җирләнгән изге туфракка тезләнеп, кайнар күз яшьләрен тамызды һәм, тарихи ватанына мәхәббәтен арттырып, шуның белән үзен биниһая бәхетле тоеп, кендекләре ирексез береккән алман җир* i ә - Германиягә кайтып китте. Татарстанда барган үзгәрешләргә шат тануларын, үзләренә кунакчыллык күрсәткән кешеләргә рәхмәтләрен, шушы сәяхәт уя г кан тәэсоратларын Фәрит Иделле белән Фәридә Хәмит «Азатлык» радиосыннан сөйләделәр. Гали Акыш исә Төркия гәзит-журналларында язып чык г ы. әнә шулай йоз меңләгән тыңлаучылар, кучылар җөмһүриятебез турында яна мәгълүмат алды, дөньяга яхшы даныбыз «дошман» дип саналган кешеләр белән дә татулык урнаштыра, хезмәт төшлек итә белү сәләтебез барлыгы таралды. Тагын бераздан исә Мәскәүдә «Азатлык» радиосының хәбәрчелек бюросы ачылды Хәзер инде радиоалгычыгызны кабызыгыз да «Азатлык сөйли'» дигән дулкынны эзләп табыгыз! Милли каһарман Гали әфәндене бодай ата> алда кемнәр өчендер с.кр loe.iup Бсрө үләр мыскыллы көлемсерәп куяр, икенче тәре өнәмичә кашын җыерыр Татарстан халкының күпчелеге аны гомумән белмәгәнлектән. моңа гаҗәпләнәсе дә юк Республикабызда гына гүгсл. хәтта, бер үк шәһәрдә. янәшәсендә генә яши торган милләттәшләребез дә Гали әфәнденең бу дәрәҗәсен танып бетерми кебек. Мин Алманиягә барырга җыенганда Мидхәт Абдуллин белән Салих Батыевның «Татарстан АССР: чынбарлык һәм буржуаз мифләр» (Казан, 1977) китабын кабат актарып чыктым. Анда авторлар татар тарихын бозып күрсәтүче «буржуаз милләтче, советка каршы «Идел-Урал» оешмасын төзүче һәм рухландыручы Гаяз Исхакый гөнаһларын фаш итеп киләләр дә. «Исхакыйның яла яга торган концепцияләрен Т Дәүләтшин, Г. Акыш, Б Мусабай һ. б. кораллануга алды».— диләр (6 бит). «Т. Дәүләтшин. Г. Акыш... бөтен совет җөмһүриятләре, шул исәптән, Татарстан да, янәсе, «икътисадый яктан үзәк хакимият тарафыннан эксплуатацияләнә». дигән фикер тараталар», имеш (166 бит). Китапны укыган саен эчеңә шом йөгерә. Мөһаҗир Гали Акыш: «Үзәк партия һәм совет органнары милли әдәбият ка басым ясый»,— дип раслый икән. Ярый әле М Абдуллин белән С. Батыев дигән уяу каһарманнарыбыз табылган, алар «мөртәтнең яла ягу рухындагы уйдырмала- ры»н вакытында фаш итә алганнар. Ной Үлмдә, Алманиянең тотрыклы тук тормышка ия аулак бер шәһәрендә, пенсиядәге кара эшченең кунагы рәвешендә тыныч һә.м рәхәт кенә сыйланып ятканда, хуҗам Минһаҗ абзый: Бүген безне алып китәргә Мюнхеннән Хәйретдин белән Гали киләчәк.— дип хафага салды.— Алар инде. энем, кунакны минем шикелле генә сыйламас, хатыннары — яннарында, байлыклары җитеш. Икесе дә— журналист. Гали Акыш—милли лидерыбыз! Дөрес, мөһаҗирлектәге бүтән милләттәшләр белән дә танышасы килә. Ләкин Абдуллин белән Батыев әлеге китапларында «Ватанның җирәнгеч сатлыгы Г Акыш» дип шапылдатып мөһер суккан кеше белән бәйләү ахырда яхшыга илтер микән? Гали Акыш — хәтәр киек, бары күләгәсе төшсә дә. үзеңне пакьләп бетерә алмассың. Дөрес. Минһаҗ абзый аның хатынын мактый: «Зарифа Финляндия кызы, бик эшчән, кайгыртучан. кешелекле, Ной Үлмгә берничә сәгатькә килгән арада да табын янында кунак булып кына утырмый, өемне җыештырырга, керләремне юарга тотына»,— ди. Димәк, анысы эшче каныннан?!—дип уйлыйм эчемнән.— Шундый әйбәт кыз ничек итеп «адәм актыгы» Галигә кияүгә чыкты икән? Минһаҗ абзый фатирына килешенгән вакытта өч кеше килеп кергәч, мин аларның олпат гәүдәле, карчыга борынчысын—гайрәтлерәк күренгәнен Гали Акыштыр дип фараз иттем, әмма ул — юка гәүдәле, терекөмештәй елтыр күзле, ягымлы елмаюы, гаять тә кечелекле мөгамәләсе, илтифаты, тыйнаклыгы белән игътибарымны казанганы булып чыкты. Тора-бара бу «мөртәт» миңа үзен тәмам яраттырды —ул кешене тыңлый белә, аңа ихтирам белән каравын бөтен кыяфәте, фигыле белән раслый иде. Бик затлы, тансык сыйфат бу! Икенчедән, үз иманын, карашларын көчләп такмый, ни өчен шундый фикергә килүен аңлата гына. Өченчедән, аның милләтпәрвәрлеге, татар халкы хокукларын яклап көрәшкә кушылуы һич тә малкуарлыкка, төшемле вазифа биләүгә яки шөһрәт казануга бәйләнмәгән халкын яклау, аны күтәрергә тырышу Гали Акышның ихлас иманы, әхлаклы яшәү рәвеше икәнен күреп, мин чын-чыннан сокландым. Чөнки соңгы елларда татар милли хәрәкәтенә кушылган кешеләрнең юлбашчылыкка омтылган байтагы шушы көрәш дулкыны сыртында шәхси уңышка ирешүне — тоталитар система шартларында бикләнгән юлларны ачып, депутат, түрә булуны, бүтәннәр хисабына баюны максаг итте. Арты тәһарәт, алды әдәп күрмәгән кайберәүләр, хәтта, хаҗга да китеп барды — тәүбә итәр, рухи пакьланыр өчен түгел, хаҗи исеме белән гөнаһларын капларга, аннан да бигрәк, бай Согуд Гарәбстанының доллар хәеренә бераз мал җыеп, кызык-тамаша күреп кайтырга өметләнеп! Ә Гали абзый хәләл хезмәте белән казганган пенсия акчасына компьютер алып Татар иҗтимагый үзәгенә бүләк итә АКШ- нын бер яшь галименә Ловелл Бизаггсска егерме алты сәгать буе халкыбызның тарихы. мәдәнияте милли-азатлык көрәше хакында сөйли гомер буе капанын туплаган белемен уртаклаша Мин тан калып: Гали әфәнде, дөньяда сездән баерак татарлар да бар. әмма алар милли яңарыш хәрәкәтебезгә ярдәмгә сезнекедәй кыйммәтле бүләкне җибәрмәде Акчагыз кызганыч түгелме9 дидем Шулай булыша алуыма шатланам гына, диде ул АКШ егете сез сөйләгәннәрне диктофоннан кәгазьгә күчерер, аны фәнни аппарат белән тәэмин итеп, гиз арада китап чыгарыр Үз исеменнән. Каләм хакына баер, шөһрәт тә казаныр Моннан сезгә бер файда ла килмәячәк ләбаса Ловелл әфәнде халкыбыз турында дөресен язачак, милләтебез хакында Көнбатыш дөньясына кин мәгълүмат бирәчәк Инглиз телендә. АКШ I а тиме буларак Үзебезне дөньяга ганыту мохтаҗлыгы ы. Г Исхакыйның- I али .м|юнле кире какмый, бу оешмаларның конференцияләрендә унбиш ел буе кашашып килә һәм анда гагар халкының хәле турында сөйли. Өтәр ул бүген «Мин татарны халыкара мәйданда телгә керттем'» шп горурлана икән, бәлки. моңа мыскыллы елмаерга һич тә кирәкмидер Респуо тика тип аталса да Гатарсган соңгы дәвергәчә Гышкы миләр министр тыгын булдыра алмады, шунлыкган. фидаи Г Акышныи табылуына сөенү атсташыладыр Гали әфәнденең Исхакый мирасын барлауда, аның йөз еллыгы уңаеннан мәшһүр язучыбызга һәм җәмәгать эшлеклсбезгә багышланган истәлекләр, мәкаләләр җыентыгын туплауда һәм бастыруда дәртләнеп катнашуын да мактан телгә алуыбыз хаҗәт. Аның гуган халкын сөюе шул дәрәҗәдә ки, хәтта, үзенә мичкә-мичкә дегет сылаган бәндәләргә дә рәнҗеми. - Нишләмәк кирәк, тоталитар режим мәҗбүр иткәндер инде алар- ны.— дип гафу кыла. Дистә еллар буе яманатын саткан Татарстанга килгәч тә ул тирә- юнендә бөтерелгән ДИК шымчыларына каш җыермады, ягымлы елмаеп, әйтәсе сүзен әйтте, хәтга, күчтәнәчләреннән дә өлеш чыгарды. Казан һәм Чаллы мәйданнарында Татарстанга бәйсезлек даулаган но1ыкчыларны тыңлаганда, Сөембикә манарасы янында кичке тамашаны караганда, башкалабыз зиратында Мәрҗани. Тукай каберләренә баш иеп дога укыганда. үзенә бүләк ителгән бер чемодан татар китабын ата-бабасы туган Юнә авылына алып барып, милли матбугатка сусаган укучыларга тапшырганда. аның күзләре яшьләнүен күрү таш йөрәкләрне дә эретерлек иде. Тыштан карасаң, юка гына гәүдәле, уртача гына буйлы, бүтәннәрдән әлләни аерылып тормаган гадәти бер карт. Ә бит аның бөтен гомере илдәнилгә йөреп белем эстәүдә, туган халкы сулышын киңәйтерлек, озайтырлык мөмкинлекләр эзләүдә узган Мәҗлесенә карап, кайда— гарәпчә һәм төрекчә, кайда нимесчә һәм урысча мөрәжәгать иткән һәм тыңлаучыларны, укучыларны татарның бәйсезлек өчен көрәшенә теләктәшлек белдерергә, аңа булышырга өндәгән, милләттәшләребезне исә туган телебезнең, җырыбызның үлемсезлегенә ышандырырга гырышкан. сүзе һәм гамәле белән шуларны бергә тупларга омтылган Бу һич тә арттыру, аны бизәп-ясап күрсәтү түгел. Чит илләрдәге милләттәшләребез Гали әфәндене 1991 елда юкка гына Бөтендөнья татар лигасы рәисе итеп сайламады. Рухи сафлыгы, идеалларына тугрылыгы, ихласлыгы, көрәштә тәвәккәллеге һәм эзлеклелеге белән ул. бәлки, кайберәүләргә Дон-Кихот кебек тоеладыр. Татар Дон-Кихоты! Чынлыкта исә һәммәбез шатланырга тиеш: ярый әле безнең азатлык хәрәкәтендә шундый каһарман да бар! Упкын эчендә Әгәр без сыйныфсыз җәмгыять корырга керешмәгән булсак, илдә хөррият, шәхес һәм милләт иреге, законлылык канат җәйгән булса. Икенче Бөтендөнья сугышы бүтәнчәрәк тәмамланып. Европада аннан соңгы сәяси тормыш та башкачарак акмас иде микән? Теге якка әсир төшкән сугышчылар саны шактый азрак, андый бәхетсезлеккә юлыкканнарның язмышы күпкә җиңелрәк булмас идеме? Ул очракiа инде Көнбатыш белән Көнчыгыш идеологик яктан болай каршы гормас, әнә шул капма-каршы ике лагерь мөнәсәбәтләренә кайберәүләрнең язмышлары фаҗигале төстә үрелмәс иде. бәлки? Болай баш вату хәзер инде файдасыз, диярләр. «Узган гомер кире кайт мый, сулар үргә акса да!» Дөрес, килешәм Әмма Мюнхендә өлкән яшьтәге кайбер милләттәшләрем— кичәге сугыш әсирләре белән очрашу шундый уйларга зтәр- дс мине. Бигрәк тә инде яманатлары сатылганнары белән күрешкәч, аларның бүтән шартларда тормышлары ничегрәк дәвам игү мөмкинлеген күзаллыйсым килде. Әсирләрнең ихтимал гөнаһларын киметеп күрсәтер өчен түгел, тормыш катлаулылыгын, адәм баласының сш кына давыл бөтереп алган каурый хәлендә калгалавын онытмас өчен кирәк бу. Мин бу сәяхәтнамәмнең бер-ике өзеген гәзитләрдә бастырып чыгаргач, редакцияләргә тиз арада икс хат килеп төште. Берсе Мәскәүдән, икенчесе -хәтта, чит илдән, ГФРда яшәп калган әсирдән. «Соңгы вакытча кайберәүләр Германиягә барып, сатлык жан Шиһаб Нигъмәти. Гариф Солтан, Ильяс Габдулла һәм башкаларда кунак булып. Муса Җәлилне үтертүче хәшәрәтләрдән бүләкләр алып кайткач, шулар турында мәкаләләр бастыра башладылар, дигән иде мәскәүле — Совет язучысы. журналисты исемен күтәрүче шундый бәндәләргә оят! Белеп торсыннар сатлык җаннарны яклаучылар үзләре дә иң каты жәзага тартылыр без аларны болай гына калдырмаячакбыз!..» Германиядән жибәрелгән хатта янау артык сизелми, әмма әләк исе килми, дип әйтү кыенрак. Совет халкы җитмеш ел дәвамында нигездә өч катламга әләкчеләргә, җәзалаучыларга һәм корбаннарга бүленгән шартта, бу хаглар мине әлләни гаҗәпссндермәде Аларда исемем телгә алынмаган, югарыда саналган әфәнделәр хакында әлегә минем һични язганым, димәк ки, бастырганым да юк. әмма авторлар бер нәрсәне дөрес ишарәли әлеге кешеләр белән очрашуым хак иде Моны ачыклау бик кыен булмагандыр, чөнки Мюнхендә миннән соң ла байтак илгизәр, шул исәптән, без белгән һәм белмәгән милләттәшләр лә барып кайтты, үзләре санап киткән кешеләрдә алар да кунак булды' Германия хатында бер бик әһәмиятле искәртү бар «ватаннан килүчеләр алдында әлеге әфәнделәр милләтпәрвәр. сөттән ак. судан пакь кеше ролен уйныйлар, кыска очрашу вакытында Совет кунакларына аларның чын йөзләрен ачуы кыен», дигән ул. Килешәм, бик ихтимал. Германиягә «сатлык» дип танытылган затларны тикшерер, аларны хөкем игәр өчен бармаганлыктан, мин үз өстем.» прокурорлыкны да. адвокатлыкны да алмыйм. Нинди кодрәтле Дәүләт иминлек комитеты (ДИК) да бу четерекле эшне камил һәм объектив башкармаганда, гаепләү карарларын шактый дәрәҗәдә стукачлар, эгоистлар, көнчеләр, карьерист лар «шаһитлыгына», утызынчы еллардан килгән «уяулык» традицияләренә нигезләнеп язганда, миңа бу караңгы өлкәгә тыгылмау иң яхшысы. Ләкин фаҗигале адымнарның этәргеч көчләрен, шартларын ачыкларга тырышу, мөгаен, язучыга гөнаһ түгелдер'’ Әйтик, хәләл көчең белән тапкан, берничә буын нәсел-нәсәбең тырышлыгы белән барлыкка китерелгән бәген мөлкәтеңне тартып алалар да үзеңне Себертә сөрәләр, аннары шуның ачысы, гарьлеге басылып өлгермәгән килеш, сине ватан өчен «изге сутыш»ка җибәрәләр Шул солдатның «изгелек», «изге ватан» төшенчәләре ни дәрәҗәдә ихлас һәм тирән булырта мөмкин? Без аңардан ватан өчен гомерен берсүзсез корбан итүне көтәргә хаклымы? Ә бит Оренбург яты егете Вәлиулла Төхфәт нәкъ менә шундый язмышка ия. Дөрес, ул аңлы рәвештә үзе теләп әсир төшмәгән намуслы сугышкан, ләкин «даһи» юлбашчыбызның һәм аның тирәлегенең үтә оста «җитәкчелек» итүе аркасында чолганышта каттан, фронтта була торган рәхимсез очрак аны дошман кулына тоттырган Фашист лагерьларыннан качу омтылышы бик көчле булмаган икән, менә монысы инде ватанда «иркәләүләрнең» тәме китеп бетмәүгә дә бәйләнгәндер Бер аңарда тына түгел, меңнәрдә, миллионнарда' _ Кулак малае булганга, ана югары, хәтта урта белем алу да «изге ватанында» тәтеми, билгеле. Шуңа күрә ул нимес.тәр күзендә дә сәяси грамотасыз санала, тәрбия эшенә җәлеп ителми, бары кара хезмәт кенә башкара Әмма гаҗәп тырышлыгы, пөхтәлеге, ипкә иренмәве бе тән ул югары белемле Минһаҗ Исмәгыйли кебекләрне шактый арпа калдыра тормыш юлын, күргөн-кичергәннәрсн тәфсилләп тасвир таган ту ты бер китап яза, аны гарәп һәм латин әлифбасында акка күчереп төпли, аннары шуны нимесчәгә дә тәрҗемә итә аның кемлеген бе тсеннәр әле. Вәлиулла абзыйның гарәп хәрефеннән та типчага күчергән машинкада үзе басын, үзе төнләгән китаплары арасында I Тукайның «Мәктәптә милли әдабши дәресларе». С Рвмиевиек ..Ulin ырь wp‘«. I 11.х.1кыйиын «Тслапче кьп»ы. «Зелайхансы. «Зиидая»ы. . 400 мең урыс һәм украин җибәрелде (94 бит) Совет колониализ- мы ялгыз икыисадый һәм сәяси басымнан, көчләүдән генә гыйбарәт түгелдер. Ул колониализм идарәсе астындагы ми т.тәтаәрнсн тел. дин вә мәдәният мәсьәләләренә дә тыкшына» (95 бит) ди автор һәм моңа мисал итен 1956 елда Ташкентта төрки реснубликаара бер конференция уздырылуын һәм анда төрки халыкларга урыс телен «икенче ана теле» рәвешендә укыту тәкъдим ите туен кигерә «Моннан Мәскәүнен мөселман милләтләрен тиз генә урыслаштыру сәясәтен тормышка ашыруы ачык бер сурәттә аңлашыладыр (96 бит) Совет хөкүмәте мөселман милләтләрен әдәбият, сәнгать һәм тарихларына тыкшынудан да баш тартмый. Тупас бозу һәм фальсификацияләүгә дә бартан Сонет хөкүмәтенең бу өлкәдәге сәясәтен бөртекләп өйрәнсәк. Совет колониализмынын милләтләр өчен нинди дәһшәтле бер хәвеф тәшкил итүен аңларбыз» (96 б). Автор мәкаләсен мондый нәтиҗә белән тәмамлый «һәрбер динне, җөмләдән, ислам динен тә инкарь иткән хәлдә. Совет хөкүмәте тышкы сәясәтендә бу диннән файда күрмәкче Хәлбуки, эчке пропагандасында бу хөкүмәт динтә дошман тыгын һичбер таман яшерми Ленин үз әсәрләрендә комму нитм фәлсәфәсен тәшкил иткән диалектик материализмның асылында динсезлек тын теме бу туын анык бөтен диннәргә дошман булуын ап-ачык яза Бу караш КПСС программасында ла бик анык урын ала Совет хөкүмәте тышкы пропагандасында үзен милләтләрнең бәйсезлсгс тарафлары итен күрсәтә Хәлбуки икътисады һәм сәясәте нык ты бер мәркәзчелек принцибына таянган коммунистик идеология милләтләрнең үзби. исләнүенә принципта ю- шмандыр. Совет хөкүмәтенең үт кулы астына а нан ! өрки-мөселман мәмләкәт тәрендә колониаль сәясәт алын баруын күн миса i тар да күр гск Төркестан. И тс т-Ура.т. Кавказ һәм Кырымның КПССнын тактика һәм стратегиясеннән туган сәясәтснсн әүвәлте корбаннары булулары мәгълүм» (96 б). Гариф Солтан хезмәтләрен уку оүтен инде безне шаккатырмын > т әйткән фикерләр, УЛ кигергән дәлилләр яки шуңа охшаш м.нитү мат тар карашлар та тар матбугатында хәтер бик еш дөнья күр.» ки т.» 1.»кин аның мәкаләләре тота штар режимның иң куәтле дәверендә. марксизм изге. КПСС җитәкчеләренең һәр сүзе — закон саналган заманда язылган. Бөтен «изге» нәрсәләргә күсәк күтәргән кешегә, бигрәк тә. әсирлеккә эләккән бәндәгә совет идеологиясе сакчылары, аларның тугрылыклы хезмәтчесе ДИК нинди чара күрергә тиеш иде? Кул сузымы җирдә булса, аны төрмәгә илтеп тыгар, сөргенгә сөрер, ким дигәндә, диванаханәгә ябып куяр иде. Гариф Солтан исә, АКШ гражданлыгына күчеп. Алманиядә һәм океан артында яшәде. Шуңа күрә, ул эфирга чыккан радиодулкынны бастыру, аның әсәрләре нәшер ителгән басмаларны СССРга якын да җибәрмәү белән чикләнергә туры килде. Шөкер, ватандашларыбызны әнә шулай «явыз дошман» тәэсиреннән ышанычлы рәвештә саклый алдык. Ләкин ул «мөртәт» чит мәмләкәтләргә «акыл сатуын». Совет чынбарлыгына «яла ягып», иң гадел һәм хак тәгълиматны «каралтып» күрсәтеп, болай да «капитал изүеннән җәфа чиккән» меңнәргә һәм миллионнарга шик-шөбһә орлыклары чәчүен дәвам итте. Без моңа һич тә битараф карап тора алмый идек. Шунлыктан, «иленә хыянәт иткән» дигән гаебе өстенә «Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен саткан» дигән гаепне дә куштык! Җирәнеп карасын аңа дөнья!! Шуны да искәртәсе килә: Мюнхендә мин танышкан әсир-мөһаҗирләрнең барысы да — милли аңлы һәм милли хисле җаннар. Әгәр без намуслы һәм йөрәкле кешеләр икән, бүгенге хәбәрдарлык шартларында кайчандыр уйларга да җөрьәт итмәгән кайбер фикерләребезне, шул исәптән, әсир төшкән татарларның «сатылу» мәсьәләсенә кагылганнарын да мәйданга чыгарырга тиеш Татар Рәсәйнең дә. СССРның да икенче сортлы милләте иде. Урыс халкы Октябрь революциясеннән соң да татарны тиңсенмәде, димәк, аны изүен дәвам итте. Сугыш башлангач, изүче белән изелүче, кулларына корал тотып, нимес яуларына каршы сугышка китте, әмма алар икесе дә гел бер уйда, гел бер теләктә, бер үк хәвеф астында иде. дип расларга мөмкинме соң? Юк. әлбәттә! Нимес җиңсә, урыс үзе җиңелүчегә әйләнәчәк. аның хәле тамырдан үзгәрәчәк, татарның хәле исә элеккечә үк калачак—ул бер изүчене икенчегә генә алмаштырачак иде. Аңа ирекле булу өчен һәр икесенә каршы сугышырга кирәк, ләкин ул аларның аерым алып берсен генә дә җиңәрлек түгел иде. Иң акыллысы — аңа ике арыслан сугышыннан исән-имин читтә калу иде. ләкин татарны сугышучы якларның берсе Совет Гаскәренә, икенчесе нимес легионына ирексезләп кертеп, үз максатларына хезмәт иттерүдә, «туп ите» рәвешендә файдалануда булды. Бу гаҗәп тә түгел, җиңгән милләт борынборыннан җиңелүчене, уртак мәнфәгатьләрне саклау өчен, дигән булып, яңа дошманга каршы сугышның иң хәтәр җиренә илтеп тыга һәм. үзенчә, икеләтә ота иске һәм яңа «дошманын» үзара сугыштырып, аларны бер-берсеннән кырдыра! Мондый очракта азчылык милләт вәкилләренең арысланнарның берсеннән дә яхшылык көтмәве, тегесенә дә. бусына да хезмәт итәргә леләмәве. үз җанын сакларга омтылып, коточкыч упкын эчендә бәргәләнүе ачык лабаса. Алармы сатлык? Кайберәүләрнең ни- месләргә әсир төшүне үз халкына, үз милли дәүләтенә хыянәт санамауларын аңларга бик була, минемчә Моны колонизаторларның, империя тарафдарларының һәм аларның ирекле яки ирексез куштаннарының гына танымавы табигый Чөнки алар инде ничә гасыр элек үк татарны Рәсәй дигән гөл үссен һәм чәчәк атсын өчен яралган туфрак итеп кенә санарга гадәтләнгән. Эш монда берничә дистә «мөртәтне» акларга маташуда түгел, принципта. Әгәр милләт тере икән, үз йөзен саклап яшәргә тели икән, аның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, әхлакый төшенчәләре, кануннары, икъ- тисадый. мәдәни, сәяси программалары да була. Ул телдә, фикердә, гамәлдә бүтәннәргә тагылмый, ятлар җырын җырламый, үзбаш юл ярып бара. Упкын эченә илтеп ташланган уллары-кызлары язмышына да ят йогынтылардан, диктатлардан азат үз карашын булдыра Татарның шунсыз яңадан ирекле, мөстәкыйль милләткә әверелүе мөмкин түгел. Туганлык рухы Тормышта бөтенләй башка сыймаслык очрашулар да булгалый икән Кичләрнең берсендә Хәйретдин Көләчйөз: Сезнең белән бер күршебез танышырга тели. Укымышлы үзбәк егете, ул да бөтен төрки халыклар белән кызыксына, телләрен өйрәнә.- диде Үзбәгстанга кагылышлы ике китап языйм да ничек инде мөһажир үзбәк егете белән күрешүдән баш тартыйм ди? Бәлки аның ата-баба жире хакында сорашасы киләдер, ә мин Ташкент. Сәмәрканд. Бохараларны барып күргән кеше, кардәш халык арасында күпме дусларым, танышларым бар. Бераздан күрше егете килеп тә керде. Ялгызы гына түгел, хатыны, ике нәни баласын да иярткән. Түм-түтәрәк йөзле, кара кашлы, елмайганда ияге чокырлана торган сөйкемле бер ир икән Тимер Хуҗа, дип таныштырды ул үзен Илдән килгән кар- дәшемезне күрүемә җөдә шатмын. тәкъсир Хәлләрегез яхшымы'’ Юллар арытмадымы? Хәйретдин бәй сезнең хакта «Төркестанны ла яхшы белә- де» дигәч, шатландык әле менә, без илдән илгә күчеп йөреп, читтә үскән мөһаҗирләр. тәкъсир. Татарчалап сөйли ләбаса бу. Үзбәкчәсенә төрек аһәңнәре хас икән. Ә хатынының теле үзбәкчәрәк кебек. Озынчарак йөзле, аксыл чырайлы, тыйнак холыклы, әмма бик теләп аралаша. Бу өйдә аларнын үз кетне икәнлеге күренеп гора: балалары, чишенеп ташлагач ук. Хәйретдин чирүе белән уенга кереп онытылды, без озак «гәперешеп» утырганлыктан алар берзаман кочаклашын йоклап та киткәннәр иде инде Тимер әфәнде төскә яшь күренсә дә. инде бормалы тормыш юлларын хәтсез кичен өлгергән икән. Төркиядә туып-үскән, урта белем алган Атасы Пакыстанда илчелектә эшләгәндә, шунда күчеп барын, урду телен өйрәнгән. АКШка күчеп барганнан соң инглиз телендә университет тәмамлаган Алманиягә килүенә инде ун ел тулган, шул арада Тимер нимес телен үзләштергән һәм кандидатлык диссертациясен язган Әкияттәге кебек, билләһи! Мин төрки телләрнең чагыштырма сүзлеген төзи башладым, аның аерым өлешләрен бастырдым да инде, диде ул. Төрки халыкларны берләштерер өчен телләрен үзара якынайтырга кирәк. Гаспралы әйткәнчә, «телдә, фикердә, эштә берлек» булсын Безне ят халыкларга йотылудан шул гына коткарачак. «Елан угы» романымның бер каһарманы да гел шушы сүзләрне кабатлый, дидем мин Төрки халыкларның көчен берләш герен. Боха- ра җөмһүрияте бәйсезлсген сакларга комарлана Ничәнче елда? Романда 1920 ел вакыйгалары сүрәтләнә Анда Госманхуҗа Булагхужаев телгә алынамы сон'* Ничек кенә әле! дидем Бохара бәйсезлеге өчен көрәштә юлбашчы булган миллионср-сәүдәгәрне. кодрәтле министрны әйләнеп узын китеп буламыни инде? Юк. ярамый иде Госманхуҗа Булагхужаев минем дәдәм! Колакларыма ышанмыйча. Тимергә карап катып калдым «Елан угы»нда гәүдәләндереп г әп каһарманнарның яки аларнын прототип лары ның күбесе давыллы егерменче, шомлы утызынчы е т тарла һә так бу пан. дип уйлый идем мин Сиксәненче елларда очраткан Җә ти т Байбу тагов романымда тасвирлаган Бохара вакынталарынын мин күрергә ө ттергән бердәнбер гере вәкилен сонгы могикан дин исән.ти илем Әсәрне язганда тарих китаплары, саргаеп беткән архив документ тары гына яр им итте Госманхуҗа Булагхужаев исә унтугызынчы йөэнсн өченче чирегендә туган, ничек инде тел елмаеп торган бу янь-яшь ир-егет аның улы бу га алсын икән?! Минем ни өчен тынып калуымны төшенепме 1имср Мин туганда әтиемә йнтмегп икс тулган икән, диде 1923 елны Бохара җөмһүрияте хөкүмәтендәге гаять дәрәҗәле вазифасын — хәрби назыйрлыгын ташлап. 700 кешесе белән басмачыларга, Әнвәр пашага кушылган Госманхуҗа сәүдәгәрнең соңгы язмышы миңа билгеле түгел, әсәремдәге вакыйгалар 1920 ел белән чикләнә иде. Әтием 1923 елда милли азатлык өчен көрәшүче бохаралыларга корал эзләп Әфганстанга киткән, —диде Тимер —Әмма инглизләр булышырга теләмәгән, ул арада урыс илбасарлары һөҗүм иткән, бер кайнар бәрелештә Бохара гаскәре баш әмерчесе Әнвәр паша һәлак булган. Большевиклар әтиемне читтән торып үлем җәзасына хөкем иткән. Шуңа күрә аның Бохарада калган тарафдарлары аңа әлегә ватанына кайтмый торырга киңәш иткән. Ул Төркиягә юнәлергә мәҗбүр булыпты. Икенче кичне Тимер мине үзләренә алып чыкты, бай китапханәсе, атасының фотосүрәтләре белән таныштырды. Чынлап та. барлык төрки халыкларның кулга төшерә алган сүзлекләрен, галимнәребезнең хезмәтләрен зур көч куеп җыйган икән Тимер. Инглиз, нимес. урду, фарсы, гөрек, үзбәк телләрен белүе генә җитмәгән, гатарча да иркен укырга һәм язарга өйрәнгән, укыганын ансат төшенә. Аның киштәләрендә дистәләрчә халыкның басма сүз үрнәкләре тезелеп тора. Тик бүген ул бу китапларны тәмам онытты. Казанда яшәгән татар язучысының үзбәк әдәбиятын яратып укуы, китапларында Төркестанны гәүдәләндерүе ана шифалы бәлзәм кебек тәэсир итте. Төрки телләрнең Радлов. Будагов кебек күренекле галимнәр төзегән чагыштырма сүзлекләрен беләбез. Соңгы дәвердә бу авыр эшкә Мәскә- үдә яшәгән милләттәшебез, күренекле тел галиме, әдәбиятчы, фән докторы Әмир Нәҗип зә алынып карады. Эшен нигездә тәмамласа да. вакытында нәшир таба алмаганлыктан. аның күп томлы сүзлеге басылып бетми, картотека, кулъязма хәлендә торып калды. Тимер Хуҗа хезмәте һәвәскәрлектән профессиональ югарылыкка күтәрелерме, кайчан да булса китап хәлендә оешырмы? Уңай җавап бирү әлегә мөмкин түгел. Шулай да нимес теле диңгезе Мюнхендә яшәгән бер мөһаҗир егетнең төп эшеннән калган вакытын шундый мәгънәле шөгыльгә бирүе сөендерә. Алманиядә мин казакь. уйгыр, төрекмән, кыргыз егетләре белән дә очраштым, әмма Ной Үлмдә яшәүче карачай карты Оштана Көчерек бигрәк тә хәтердә калды. Язмышы белән әллә ничек бәгырьне сызлатты ул. Оштана абзый Карачай автономияле өлкәсенең Өчколан район үзәгендә туган, таза, матур булып үскән, яшьли төрле яктан сәләтен ачкан — моңлы тавышы белән җырлаган, оста көрәшкән, шуңа күрә аны унбиш яше тулганда ук Карачай җыр-бию ансамбленә эшкә алганнар. Җырчы һәм көрәшче итеп. Алты ел буе гастрольләрдә йөргән. 1938 елда солдатка алынган Фин-Совет сугышын исән-имин кичкән. Балтыйк буен һәм Көнбагыш Украинаны СССРга «кушуида катнашкан, каһарманлыгы өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән. 1941 елның декабрендә Сумск тирәсендә барган сугышларда яраланып, нимесләр кулына эләккән. Концлагерь михнәтләрен, Алманиядә торып калу хурлыкларын кичергән Оштана сугыш тәмамлангач, илгә кайтырга теләмәгән, чөнки бу вакытта инде туган халкы ватаныннан сөрелгән. Әти-әнисе шул фаҗигаләр эчендә ачлыктан кырылган, абыйсы исә. «бәхет илен» саклап, сугышта элегрәк һәлак булган. Без аның белән Ной Үлмнең аулак урамнары буйлап әллә ничә мәртәбә сәйран чигеп йөрдек. Шулчак Оштана абзыйдан: Туган җир сагындырмыймы.’ дип сорадым. Күршегез Минһаҗ абзый әнә кайтып-килен йөри. Ленин ордены кавалерына да юл ачыктыр. Ул күңелсез генә: — Йөрәк бозар өчен кайтыйммы? диде. Бертуганнарым юк, якын кешеләремнең каберләре кайда икәнлеген дә белә алмаячакмын мин анда. Консуллык аркылы бервакыт җиңгәм эзләтеп тапкан иде. Ятимлектә, фәкыйрьлектә җәфалангач, бер таянычым була алмасмы, дип өметләнгәндер инде, бәлки. Ә минем канатларым каерылган, тәнемдә генә түгел. Йөрәгемдә дә яра өстснә яра иде. Хәер, кайтсам, тотып алып йә сөргенгә олактырырлар, йә төрмәгә үк тыгып черетерләр, дип хәвефләнгәнгә дә. җиңгигә жавап бирергә кыймадым. НКВДнын ниндидер «сатлык» карачайны чебен урынына ла күрмәве бик ачык иде ләбаса — Хәзер берәүгә дә тимиләр — Әмма безнең дә гомерләр узган, туннар тузган шул инде хәзер Тере мәеткә әйләнеп беттек Илдә бай Көнбатыштан мул күчтәнәчләр белән кайтучыларны көтбләр, ә минем пенсиям үземнән артмый дарулар сатып алырга, дәваланырга китеп бетә - Безнең Татарстан! а. Казанга кайтыгыз.—дидем мин. Күчтәнәч өмет итмибез, кардәш халык яшәгән республиканың һавасы, ризыгы яраларытызта им булмасмы. Тиздән Минһаҗ абзый да кайтып китсә, әсирлектәге ип гәшләрегездән икс шәһәргә бер ялгызыгыз каласыз ич. Туган телегездә сөйләшергә бер җан иясе дә таба алмассыз — Шулай шул. дип авыр сулады Оштана карт Төрекләр күп килде килүен, тик алар башка икән. Малкуарлар Без татар, комык, карачай бөтенләй бер кавем икән Серебез килә Минһаж абзый сөйләве буенча. Оштана концлагерьдан котылып, ирекле яши башлаганда әле күрекле ир булган, тол алман хатын-кызлары бик ошаткан үзен. Әмма ул аларнын берсенә дә өйләнмәгән, гыйшык уенына да исе китмәгән. Фатирына ни телевизор- радио, ни юньле мебель алып куймаган, имеш. Ризыгының да юне-коты юк. коры-сары белән туклана икән. Хәзер эчке авырулардан җәфалана, көн дә шифаханәгә бара. Укуга да һәвәс түгел, урыс хәрефен гомумән танымый, нимеснеке белән дә кызыксынмый, рухы концлагерьда гәмам сынганмы'* Халкының ватаныннан сөрелүен, атаанасының. кардәшләренең, дус-иш. тәренең фронттан еракта, тынычта кырылып бетүен ишеткәч, дөньяга күңеле суынганмы? Ни бәхет күргән соң ул бу дөньяда? Икәүләп аулак урамнар буйлап йөргәндә мин аның каткан күңелен йомшатырга тырыштым Башны ют ары рухны нык гот арт а тиеш тегебезне искәрт тем. Фикеремә каршы төшмәде, әмма кабынып, дәртләнеп тә китмәде. Җырчы, көрәшче Оштана түгел, аның бары тышкы кабыгы, күләгәсе иде бу. Минем кайчан китәсемне белгәч Үзем озатышып куярмын, таксига да үзем түләрмен, дип кисәтеп куйды. Вәгъдәсендә торды, бер сәгать алдан килеп керде дә куеныннан свитер гартып чыгарды. Бу кисм сиңа бүләгем, чемоданыңа гыгып куй! Рәхмәт, әмма мин аны ала алмыйм, дидем мин катгый төстә. Әллә син. итем, авыруымнан шикләнәсеңме'* диде Оштана абзый үпкәләгән төстә. Өр-яңа. берәү лә кимәгән кием бу I! гдә япчы кеше ялангач йөрмидер, белом. Шулай да ал әле син бүләгемне Минем гомер күп калмады ич инде, бер кардәшлек истәлегем бу кын. карышма' Үлм шәһәре вокзалында мине ике карт сиксәнне тутырган Мин һаҗ Исмәгыйли белән җитмештән узган карачай Оштана Көчерек олагып калды. Язмыш шушы шәһәргә. Альп таулары итәгенә китереп аткан әсир солдатларның соңгы ике могиканы Минһаж абзый ябыккан, көч лерәк җил чыкса, авын китәр сыман тотрыксыз басып тора Аның янындагы Оштана әле гәүдәгә нык күренә Огын буй ты. каран горырта ярыйсы ук таза Ләкин бу тыштан караганда гына шу тай Эчтән исә ул Минһаҗ абзыйдан да чир терәк Сугыш тәмамлаганда горки халык вәкилләре казакъ, кыргыг. үзбәк. әзербайжан һәм бүгәннәр күп җыйна пан монда Урамнарда үтен чәлекте телләре тел яңгырап торган Әмма вакыт а тарны рәхимсез җилгәргән, кайсын кая чәчкән гә сипкән Бер ишссе. а тман халкына донор булып, шушында картайган һәм берәм-берәм якты төнья ое тән саубуллашкан Варис булырга тиешле үрчем катнаш никахтан дөньяга килгән балалар алманнарга сеңеп беткән Көнбатыш Европада яз. Дунайның югары агымында. Альп таулары итәгендә лә кояшлы җылы һава. Табигать яшәрә, гөлләр чәчәк ата. Үлм тимер юл вокзалы тирәсендәге скверда очына-очына кошлар сайрый. Син дә мәшәкатьләреңне оныт, күңелсез уйларыңны башыннан чыгар, тирә-ягыңа сокланып һәм елмаеп кара, тагар баласы! Сәяхәттә күпме яңа җирләр, яңа кешеләр күрдең, тәмле-татлы ризыклар авыз иттең, яңа җырлар ишеттең. Син бәхетле җан! Сәгать дөресләрлек төгәллек белән әнә инде мине һанновер шәһәренә алып китәчәк «Мюнхен-Киль» поезды перронга якынлаша, һанноверда мине ватаныма алып кайтачак «Кельн-Мәскәү» поезды көтә. Бар да әйбәт, чырай сытарга һичбер сәбәп юк. Ә шулай да моңсу. Мин инде озатучыларыма күз салырга да куркам — хисләрем тышка түгелер сыман. Вакы т җиле тиздән бу ике картны да башка дөньяга күчерер. Дунай елгасы гына аерып торган, чынлыкта бер шәһәргә әйләнгән Үлм белән Ной Үлмдә татар-карачай телләре, бүтән төрки шивәләр кебек, мәңгегә тынып калыр, аларның кайчандыр монда яңгыравы да онытылыр, чөнки һәр тел. һәр халык ватанында гына тотырыклы яши ала. Әгәр берегеп гомер итүнең кадерен белсәләр, көрәшче рухын сакласалар! Үлм — бөек астрофизик Альберт Эйнштейннең туган шәһәре. Хәзер галимнең исеме шушы каланың гына түгел, бөтен Германиянең горурлыгы. Ләкин тарих әле кайчан гына аны күрше шәһәрләрдә дә танымауларын хәтерли. Бервакыт Аугсбург каласында: «Лекция укырга Үлмнән Эйнштейн килә икән», дигән хәбәр таралган. Галимлеге чамалы Курт әфәнде укымышлырак күршесе Фриц әфәндедән: — Кем соң ул?—дип сорый икән. Ничек аңлатырга икән аны сиңа? — дип аптыраган Фриц.— Чагыштырмалылык теориясен уйлап чыгаручы кеше ул. Анысы нәрсә инде тагын? Менә син әйт әле,- дигән Фриц — Йөзлек кыйммәтле акчамы, арзанлымы? — Әгәр син миңа бирәсе булсаң—арзанлы, әгәр мин сиңа бирәсе булсам — кыйммәтле. Биш бөртек чәч күпме, әзме? — дип сораган тагын Фриц. — Әгәр башта үссә—әз. әгәр ашка төшсә — күп.— дигән Курт. — Ярты сәгать озак вакытмы, кыскамы? дип янә сораган Фриц. — Әгәр мин синең хатыныңны сөяргә барсам кыска, әгәр син минем хатынымны сөяргә килсәң бик озак! дигән Курт. — Менә шушы төшенчәләрдән чагыштырмалылык теориясе килеп чыга да инде, дигән укымышлы Фриц. — Ул нәрсә, шундый сафсата сатып, бездә акча сугарга өметләнәме әллә? — дип ачуланган Курт. - Шарлатан! Бу язмаларны да кем озын, кем кыска, кем—әз. кем күп. кем кызык һәм мәгънәле, кем сафсата гына дип санарга мөмкин. Ничек кенә бәяләнмәсен, мин Көнбатыш Германиянең бер төбәген, татарның алман иленә килеп эләккән һәм әле дә шунда яшәп ягучы бер өлешен күрдем, аларның язмышын, бүгенге хәлләрен үзем танып-белгәнчә, тойганча шушы сәяхәтнамәмдә чагылдырырга тырыштым. Язу миннән, хөкем — укучыдан. Дөнья чуар, дөнья катлаулы, дөнья биниһая киң шул киңлекләрне иңләтеп йөртә безне язмышлар. 1990—1991. Ной Үлм-Мюнхен-Казан.