Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗМЫШЫБЫЗ

Татарстан парламенты мөстәкыйльлек турында Декларация кабул иткәч, күңелләрдә өмет чаткылары ялтырап китте, эчкә бераз җылы керде. Башка кавемнәр белән тигез хокук алу. иреккә чыгу—халкыбызның иң татлы изге хыялы, мөкатдәс омтылышы ул Хәзерге цивилизацияле бөтен кешелек дөньясы моны табигый, нормаль хәл дип саный, милләтләрнең азатлыгы һәм бердәй хокук принцибы барлык халыкара килешүләргә беркетеп куелган. Шуны гамәлгә ашыру юнәлешендә колониаль илләр бәйсезлек алдылар. Әмма реаль хөррияткә бару юлы шактый сикәлтәле, каршылыклы булып чыкты. Россия хөкүмәте үз дәүләтенең һәм элекке союздаш республикаларның бәйсезлеген таный, ә татар халкының моңа хакы юк дип карый. Шушы мәсләкне үзебездәге бер төркем депутатлар һәм рус телендәге кайбер газеталар бик тырышып үткәрәләр. Әмма моның асылын ачык итеп әйтеп бирергә кыюлык- лыры җитми Алар Татарстанны Россия составыннан чыкмаска кыстыйлар. Сорау туа: безнең җөмһүриятнең Россия составына кергәне бармы соң? Без бит Явыз Иванның басып алуы нәтиҗәсендә генә Рәсәй эчендә торып калганбыз. Автономия игълан ителгән чакта да Татарстан белән килешү төзелмәде. Ул Рәсәй хөкүмәте карары белән генә оештырылды. Җөмһүрияткә татарлар яши торган төбәкнең үзәгеннән уч төбе кадәр җир кисеп бирелде, ә халыкның 75 проценты аның чит-читендә калдырылды, территориясе тирә-яктан автономияле республикаларга, өлкәләргә тураклап бетерелде. Шулай итеп, татар халкының дүрттән өч өлеше, һәрхәлдә. Идел-Урал арасындагы берничә миллион кеше үз милли дәүләтчелегендә гомер кичерүдән мәхрүм ителде Россиядән чыкмаска өндәү асылда, ирек дәгъва итмәгез, буйсынган хәлдә яши бирегез, дигәнне аңлата Тик берәүнең дә үз фикерен болай ачык итеп, яшермичә әйткәне генә юк. Вакыт-вакыт мөстәкыйльлек хәрәкәтенә һөҗүм аеруча көчәеп китә. янау, өркетү киң колач җәя -Вечерняя Казань- газетасында азатлык яклыларны -милләтче, фашистдип атаган материаллар басылып чыкты. Ләкин пружинаны никадәр ныграк кыссаң, аның каршылык күрсәтү көче, язылу куәте шулкадәр арта төшә бит. Игътибар итик илнең утлы нокталарындагы низаглар башлыча милли мәсьәләнең хәл ителмәгәнлегеннөн. иреккә омтылышны хөрмәт итмәүдән, ваграк халыкларны буйсынуда яшәтергә тырышудан килеп чыга. Еш кына бик хөрмәтле иптәшләр: Менә без элегрәк бер коллективта әллә ничә милләт кешесе бер гаилә кебек яши идек, бернинди милли аерма сизелми иде-.—дип искә алырга яраталар Моны алар ихлас күңелдән әйтәләрдер, дип уйлыйм. Аларга милли аерма, чыннан да, сизелмәгәндер. Чөнки һәммәсе урысча гына сөйләшә, шулай тиеш санала, милли мәсьәләне кузгату исә шактый хәвефле, өметсез иде. Ләкин милләт шулай куркынычлы нәрсәмени соң ул? Түгел, дип уйлыйм Милләт — ул асылда һәр шәхескә бик якын, аңлаешлы кешеләр бердәмлеге: әти-әнисе. кардөшыруы, авылдашлары, илдәшләре, аңа акыл-зиһен бирүчеләр, сөйләшергә, җырларга өйрәтүчеләр, уртак рухи мирасның иҗатчылары, сакчылары. кыскасы милләтне уртак рухи мөлкәтле ишле гаилә рәвешендә күз Т алдына китерергә була. Туганнарыңны токымыңны ярату кебек халкыңны якын күрү, үз итү дө бик табигый нормаль күренеш Шул ук вакытта ул “Ватан- төшенчәсе белән дө бик тыгыз бәйләнгән Милләт — Ватанның аерылмас бер кисәге, иң газиз җанга якын, кадерле бер өлеше ул. Халыктан башка — Ватан. Ватаннан башка халык нормаль яши алмый һәр милләт — зурысы, кечесе — мәңгелеккә омтыла, гомумкешелек хәзинәсенә үзенең рухи казанышларын өзлексез өстәп торырга тели Хәтерегездәдер, эләк СССР дип аталган илдә социализм коммунизмда милләтләр бетәчәк, һәммәсе бер милләт булып оешачак, дигән күрәзөчел караш та туды, вак милләтләрнең юкка чыгу процессы социализм, коммунизм җәмгыяте белән бәйләп аңлатылды Бу антигуманистик теория әле бүген дө рәсми рәвештә кире кагылмады Киресенчә аны -фәнни- нигезләргә омтылу сизелә -Словарь иностранных слов- дигән белешмәдә мондый юллар бар -Ассимиляция— —слияние одного народа (или его части) с другим путем усвоения его языка, обычаев и т. п и утраты своего языка культуры и национального самосознания, естественная ассимиляция происходит в благоприятных для народов условиях (напр в СССР и социалистических странах в условиях полного равноправия народов) и носит характер слияния малых народов с более крупными этническими общностями, насильственная ассимиляция происходит в условиях национального религиозного и т п гнета и носит характер подавления некоторых народов-. (Москва изд -Русский язык- 1979. с. 57.) Шушы юнәлештә фараз кылу мәркәздә чыга торган барлык белешмәләрдә дә теркәлгән һәм ул асылда ассимиляцияләүче зур этник төркем идеалын чагылдыра Шулай итеп, социалистик формациядә милләтнең ул кадәр кадере юк, аның йотылуы, эреп югала баруы монда тик канәгатьлек, куаныч тойгысы гына тудыра, тик капиталистик, колониаль илләрдә генә кешеләрне борчуга сала булып чыга. Әмма моның чыннан да шулаймы, түгелме икәнлеген белер өчен бездән — вак этник төркем вәкилләреннән сорап карарга кирәк иде Әйтик, дәү балык бәләкәй чабакны йотканда зурысы да. кечесе дә бердәй хис кичерә микән? Ләкин бит милләт, вак булса да чабак түгел Һәм аның тарихтан төшеп калуы да берәр үсемлек яки җәнлек төренең югалуы гына түгел Кыргыйлык, колбилөүчлек. феодализм, капитализм дәверләрендә исән калып, бүгенге көнгә килеп җиткән халык ничөмө гасырлар буена бөртекләп туплана килгән рухи хәзинәне, сыналган традиция, гореф-гадәт йолаларны әхлак-төртип кагыйдәләрен үзендә саклый Аның йөз аклыгы, горурлыгы булган бер әдип үзе генә дө — гаҗәп катлаулы, бай дөнья ул. Кавемнең андый гали затлары ун гына йөз генә дө түгел. Матур әдәбият янына тагын җыр. бию рәсем архитектура фольклор, халыкның юморы фәлсәфәсе, мәгърифәте, һөнәре килеп кушыла Н Исәнбәтнең калын-калын оч томлы китапларында гына да һәркайсы энҗе бортегенө тиң 40 мең мәкаль — халык зирәклегә тупланган Ул байлыкны кайсы бизмәннәрдә үлчәп була? Бармы андый үлчәүләр? Бу рухи милек туган тобөк белән аерылмас бердәмлектә яши Телебезнең нәфислеге, җыр-коилөрөбез. мәкаль-өйтемнөребез гүяки газиз җирлөребезнең тирән катламнарына сеңгәннәр, урман-өлгаларга. болын-тугайларга кереп посканнар Кереп посканнар да шулар арасыннан шигърияг-моң булып, риваять- легендалар булып килеп чыгалар Шуңа күрә дө илгә һәм халыкка мәхәббәт тойгылары үзара бик тыгыз бәйләнгән халык күңелендә алар аерылмас бердәмлектә яши Һәр икесе дө җанга сихри бер ләззәт, соклану, сөенеч хисләре бөрки адәм баласын туган төбәгенә бәйләп тота, ычкынырга, кубарылырга ирек бирми Җирен, халкын сөймәгән ихлас хөрмәт итмәгән кеше чын патриот та була алмый Без боларның берсеннән дө ваз кичәргә теләмибез Азатлык безгә тарихтан тошөп калмау, йотылмау, эреп югалмау өчен кирәк Әмма җомһүрият мостөкыйльлегенө каршы төшүчеләр юк-бар имеш-мимеш. коткы тараталар, суверенитет татар булмаган кешеләрне кыерсытачак дип ышандырырга тырышалар Ләкин болай раслау өчен бер генә төрле дө дәлил юк1 Иҗтимагый дәүләт оешмаларының бер генә документында да кайсы да булса халыкның хокукын чикләү турында язылмаган Дәүләт азатлыгы киресенчә Татарстанда яшәүче барча милләтләрнең до тигезлеген, ирекле яшәешен тәэмин итәчәк. Азатлык, мөстәкыйльлек идеясе барча кавемнәрнең дө милли хисен ихлас хөрмәтләүне күздә тота ул һич тә конфликтка корылмаган Күреп торабыз бит тик халык иреген басып, тыеп тору гына киеренкелек чуалышлар китереп чыгара азатлык исә каршылыкны бетерүгә хезмәт итә Мәсьәләнең тирәндә ята торган тагын бер четерекле ягы бар нинди дө булса халыкның иреген дәверләр буена кысыл тору -өлкән- милләт рухында буйсындыру психологиясе тәрбияли, әхлагын гарипләтә, бүтәннәрне тез чүктереп яшәтү генә табигый, дигән алама караш тудыра. Үкенечкә каршы, ул психология бәгъзе милләт күңелендә инде, сиздермичә генә, шактый куәтле тамыр җибәреп өлгергән. Буйсындыру системасы үз нәүбәтендә вак милләт кешеләренә дә тискәре йогынты ясый, ризасызлык, кимсенү ышанмаучылык тудыра Без Рәсәй хөкүмәтенең әлеге буйсындыру психологиясеннән арынуын, киң күңеллелек күрсәтүен, халкыбызның иреккә омтылышына хөрмәт белән каравын телибез Асылда ул моннан бер нәрсә дә оттырмый, киресенчә, ота гына— татар халкының чын ихтирамын яулап ала. буйсындыру мөнәсәбәте керсез дуслык бәйләнешләре белән алышына. Тарихта моның бик ачык мисаллары бар. Егерменче еллар башында Урта Азиянең барлык мәмләкәтләре дә — Рәсәй составындагы автономияле республика. Кыргызстан исә автономияле өлкә була Таҗикстан. Кыргызстанның халкы ул чорда миллион ярымга якынлаша. Торекмәнстанның миллион ике йөз илле мең чамасы тәшкил итә. Егерменче, утызынчы елларда, ягъни Сталин хәкимлеге дәверендә шулар- ның һәркайсы Союздаш республика статусы ала. мәсьәлә дөрес, гадел хәл ителә Хәзер -бердәм һәм бүленмәс Россия» хакына аларны Рәсәйгө кушу дәгъвасе берәүнең дә башына килми Ә без соң, җиде миллионлы халык, башкалардан кай ягыбыз белән ким? Безнең дө бит мөстәкыйль дәүләт булып торган чаклар бар иде. Моннан мең дө җиде ел элек 985 елда Рәсәй белән Идел Болгары арасында дуслык, хезмәттәшлек килешүенә кул куела, татулык мөнәсәбәтләреннән тайпылмау турында антлар бирелә. Бүгенге көндә Рәсәй хөкүмәтенә Явыз Иван мәсләген дәвам иттерүгә караганда тагын да борынгырак һәм зирәгрәк әлеге килешү традициясен яңарту күп тапкыр акыллырак булыр иде Соңгы вакытта, күпләр хәтерлидер, җөмһүриятнең мөстәкыйльлеге тавышка кую юлы белән хәл ителергә тиеш, дигән сүзләр бик еш яңгырап торды. Кайберәүләр референдумны, реванш алырга җыенгандай, ашкынып көттеләр Һәм менә Татарстан парламенты, әлеге таләпкә колак салып, референдум игълан итте. Бу карар, табигый, күңелләрне кабат җилкендереп җибәрде. Шул ук вакытта җанда билгесез бер сагаю, хафалану да бар иде Бер милләтле дәүләтләрдә тавышка кую. гадәттә, үз җае белән, шома үтә. Бездә исә хәл башкачарак Казан ханлыгы үзенең бөйсезлеген Иван патша гаскәрләренең басып алуы нәтиҗәсендә югалтты, һәм әлегә кадәр, дүрт ярым чамасы гасыр үткәч тә. сугыш нәтиҗәләрен юкка чыгару турында ике ил арасында солых тозелгәне юк Бу дәвер эчендә безгә күрше мәмләкәттән бик күп халык агылды. Аеруча соңгы елларда, КамАЗ. ЕлАЗлар төзелә башлагач, тар гына җиргә берничә йөз мең кеше кереп тулды Шулай итеп, хәзер җөмһүриятебезнең төп халкы белән читтән килүчеләрнең саны нигездә тигезләште Мондый шартларда референдум үткәрү ифрат четерекле иде Инде карар кабул ителгәч, Мәскәү кешеләренә сорау ошамый башлады. -Рәсөйдән чыгарга ризамы? ---------------- дип сорарга кирәк иде. янәсе. Ләкин бит чыкканчы керергә кирәк. Безнең исә беркайчан да Рәсөйгә тавышка кую. килешүләр нигезендә кергән булмады. Кермәгән җирдән чыгалармыни? Киресенчә. Рәсәй Татарстан җиренә керде Димәк, болай сорау хакыйкатькә хилафлык китерер иде Татарстан парламенты исә сорауны нәкъ менә мөстәкыйльлек, тигезлек ноктасына юнәлдерде. Ягъни, җир йөзендәге барлык мәмләкәтләр кебек. Татарстан мөстәкыйльлек алырга хаклымы? Сүз әнә шул хакта барды. Башка аныклаучы сүзләр, ике төрле аңлауга юл калдырмас өчен, төп сорауның мәгънәсен ачып, төшендереп бирде, бүтән мәмләкәтләр белән килешеп яшәү омтылышын күздә тотты. Сорау, шулай итеп, суверенитет турында Югары Советта бер тавыштан кабул ителгән Декларация рухында, бик дөрес һәм зирәк куелган иде. Безнең кайбер депутатлар -Без ул чакта Декларациянең мәгънәсен бик үк төшенеп җитмәгән идек ---- дип чыктылар Димәк, алга таба һәр фикерне дөрес аңлардай депутат лар сайларга кирәк булачак. Мәскәү әһелләре аптырагач. РСФСРның ике йөз ямаулы Конституциясенә таянмакчы булдылар. Сталин. Брежнев төзеп калдырган Конституцияне алга сөреп, милләтләргә, дәүләтләргә мөстәкыйльлек бирүне Конституция танымый, дип бардылар Игътибар итегез, хәзер инде СССР үзе юк. ә халыкны буйсындырып тотарга булышырдай булгач, тоталитар империя законы да ярап тора икән, ә! Ләкин андый Конституция хәзер барлык халыкара хокук нормаларына каршы килә, гамәлгә яраксыз. Референдум уңышлы үтте. Ләкин шулай да Мәскәү Татарстанны әле тиз генә кулдан ычкындырырга теләми кебек Инде икенче көнне үк эфирга мәркәздән референдум гына мәсьәләне хәл итми дигән шыңшулар яңгырады Азатлык очен көрәшнең яңа баскычы халык ихтыярына нигезләнгән этабы башланды Бүгенге демографик ситуация дә турысын әйтергә кирәк, милли азатлыкны кысу чыганагына әверелде Инде хәзер үк руслар күпләп яшәгән төбәкләрдә татарларны депутат итеп үткәреп булмый башлады Рус иптәшләр тик үз милләтенең вәкилләрен яклап кына тавыш бирәләр Колонизация шаукымына бирелеп. миллионлаган руслар уңдырышлы җирләрен ташлап, ятим калдырып киттеләр һәм. тыгызлый-тыгызлый. башка республикаларга кереп урнаштылар алар- ны хәзер тулысы белән яки Молдовадагы кебек бер өлешен рус дәүләтенә өйләндерергә тырышалар Инде шулар кабат туган җирләренә кан кардәшләре янына кайта башласалар бу хәл нишләптер драма, фаҗига дип бәяләнә Югыйсә туган туфракка кайтып тошүдән дә табигыйрәк сөенечлерәк нәрсә дә юк бит инде Ни очендер аларга качак кушаматы тагыла Асылда исә алар туган җирләреннән качып киткәндә качак була борылып кайткач, киресенчә качак булудан туктыйлар Эмиграция гадәти санала икән өйләнеп кайту, буш җирләрдә җиң сызганып хуҗалык итә башлау да гадәти дип бәяләнергә тиеш Тормышның кырыс, ачы җилләре татар халкын да бөтен ил буйлап чәчте Хөтсезе шунда төпләнеп калды Әмма туган тобәгенә. Татарстанга кайтырга теләүчеләр була икән, хокүмәт аларга күченергә урнашырга, тернәкләнеп китәргә булышырга бурычлы Демография мәсьәләсе гомумән дә хөкүмәтнең иҗтимагый оешмаларның игътибар үзәгендә торырга тиеш Дөресен әйткәндә Ф Табеев Г Усманов кебек уйламый эш итү. бер гигант янында ботенләй кирәксезгә икенче гигант — Алабуга трактор заводы төзергә керешүне тик бездә генә очратырга мөмкин Мондый мегънәсезлеклөргө инде зур чик куяр вакыт җиткәндер дип уйлыйм Без үзебезнең бердәнбер җиребездә азчылык булып калырга тиеш түгелбез Азчылык булдыңмы син инде үз дигәнеңчә ирекле яши алмыйсың Ә шулай да демографик ситуациянең уңай якка авышу ихтималы бармы соң? Ул халыкның үзенә бәйләнгән Статистик мәгълүматлардан беленүенчә, башлыча шәһәрдә гомер кичерүче милләт кешеләре артуга түгел кимүгә таба бара — бала бер-ике бөртектән артмый Безнең милләтнең байтак өлеше әле ходайга шөкер, авылда, яши. милли рухны саклап учакны сүндерми тота Анда сабыйлар күбрәк туа Безнең бүген бөтен ышанычыбыз әнә шул хәзинәдә Минем милләттәшләргә, гаилә корган яшьләргә, урта буын кешеләренә ихлас күңелдән мөрәҗәгать итәсем килә һөркайсыгызның гаиләсе бәхетле тигез булсын, бер-ике бөртек белән генә чикләнеп калмагыз, күп балалар, балдан татлы күп оныклар үстерегез! Тормыш гөл болай бәрәкәтсез булып тормас, бер рәтләнер, эзгә төшәр Сезнең ишле, тәүфикъпы балаларыгыз сөенеч шатлык чыганагы, үсә төшкәч, ип очен дә. үзегез очен дә арка таянычы булыр Аренда ферма хуҗалыклары да корып җибәрсәгез, балалар иң ышанычлы ярдәмчеле регез булып җитешерләр, мул тормышка чыгарга булышырлар сәләтләрен күрсәтерләр милләтебезнең ныгуына үсүенә, ишәюенә йогынты ясарлар Суверенитетка каршы нигез игеп кайберәүләр тагын, саламга ябышкандай катнаш гаиләләр булу фактын файдаланмакчылар Әйтерсең мөстәкыйль җом һүрият катнаш гаиләләргә каршы яуга җыена әйтерсең, башка республикаларда бөр генә катнаш гаилә дә юк Әмма, шуның белән бергә бу мәсьәләне күрмәмешкә салышу да дөрес булып бетмәс чынында бар бит андый проблема, реаль яши һәм мәгънәсе, нәтиҗәләре турында җитди уйлануны таләп итә Элегрәк гадәттә, бөр милләт кешеләре өйләнешә иде Ыруга башка дин вәкилен кертү гонаһ. гадәттән тыш хәп саналды Авылда ягъни башлыча бер халык гомер кичергән төбәкләрдә, бу гадәт әле дә үзгәрешсез дәвам итә Башлыча шәһәр җирендә генә катнаш гаиләләр барлыкка килә Бөр кавем кәшәләреннән торган гаиләдә миппи рухи уртаклык тулы саклана. Телмузыка йола гадәтләр дө һәр ике якка да бердәй аңлаешлы Эфирда N II үз көйләрең агылганда, радио, телевизорның колагын борып куючы юк. ул моңнар икесенең дә күңеленә бердәй хуш килә. Рухи гармония милли аерманың ни дәрәҗәдә булуы белән дә бәйләнгән Әйтик, татар, башкорт арасында бик зур уртаклык бар. Гаилә корганда, бер- берсенең мәдәниятен, әхлак-гадәтлөрен үзләштерү артык мәшәкать тудырмый. Әмма, шулай булган хәлдә дә. гаилә иминлеге, бөтенлеге милли үзенчәлекләргә бик сак, игътибарлы булуны, хормәт белән карауны таләп итә. Безнең күп кенә милләттәшләребез Урта Азиягә китеп оя корды. Моның җитди сәбәпләре дә бар. Идел буендагы ачлык, мохтаҗлык та. коньяк табигатенең юмартлыгы, кешеләренең киң күңеллелеге дә. егетләренең безнең кызларны ошатуы, калым түләмичә өйләнү мөмкинлеге дә, тел. йолаларның якынлыгы, дин берлеге дә монда мәгълүм роль уйнаган булса кирәк. Әгәр дә аралашу, бәйләнешләр табигый үзәндә барса, алфавитыбыз бердәй төзелсә, радио, телевидение тапшыруларын һәр тарафтан тыңлау, карау мөмкинлекләре булса, безнең аралар әле тагын да ныграк якынаер иде бер-беребезнең күңел җәүһәрләреннән хәбәрдар булып торыр идек. Урта Азия җирендә гаилә корып, төпләнеп калгач, милләттәшләребез төрки халыкларның тел. йолаларын үзләштерәләр, балалар үстерәләр һәм... кардәш кавемнәрне ишәйтәләр Әгәр дә безнең кыз казахка яки үзбәккә чыга икән, аның инде балалары да казах яки үзбәк була. Бу юл, шулай итеп, башкаларны арттырган дәрәҗәдә татар халкының кимүенә таба алып бара. Инде татар-рус гаиләләренә килик. Катнаш гаиләләрне рус иптәшләр тик бер генә яктан, уңай, прогрессив тенденция дип кенә бәялиләр. Аларны да аңларга була. Мондый гаилә төзүдән рус милләте бернәрсә дә югалтмый. Гаиләнең катнаш булуын рус кешесе хәтта бөтенләй сизмәскә дә мөмкин. Аның милли яшәешендә берни дә үзгәрми, элеккечә кала. Рус кешесе гомер буе татар белән дөнья көтсә дә. аның бер генә авыз сүзен дә белми, өйрәнүне кирәксенми дә Чөнки аралашу урысча гына бара. Безнең халык моңа тулысын- ча җайлашырга, татар кешесе икәнен онытып торырга тиеш иде. Мондый тирәлектә, билгеле инде, балалар да тик -өлкән- милләт мәдәниятен генә үзләштереп үсәләр. Безнең халыкның теле, әдәбияты, фольклоры, җыр-моңы. биюләре алар өчен чит нәрсә булып кала. Башка халык гадәтләренә гене буйсындырылып тәрбияләнгән бала туганнары белән гапләшә дә алмаска мөмкин. -Әйтелмәгән васыять-тә сурәтләнгәнчә, андыйлар, тыңлаган булып, ияк кагып, елмаеп кына торалар Алар татар халкы белән уртаклык сизмиләр Димәк, бу тармакта татар милләтенең үсеше тукталып, киселеп кала. Бу— ассимиляциянең бер күренеше. Шунлыктан булса кирәк, урыслар катнаш гаиләләр кору масштабын тагын да киңрәк җәеп җибәрергә телиләр Әлбәттә, катнаш гаиләдә дә яратышып яшәүчеләр булган кебек, аерылышулар да аз түгел. Бу очракта, башка сәбәпләр белән беррәттән. ике як өчен де тигез рухи тирәлек булмавы да үзен сиздерә, әлбәттә. Катнаш гаилә турында миңа бик яхшы таныш булган кайбер иптәшләрнең фикерен ишетергә туры килгәне бар. Аларның һәркайсы инде озын гомер юлы узган, марҗа хатыннары да бик әйбәт кешеләр, үзара тату яшәгәннәр Әнә шул татар агай-энеләр, бөтенләй көтмәгәндә, ничектер ачылып китеп -Шулай да үз милләтең кешесенә өйләнү хәерлерәк буласы булган икән -.—дип ычкындырганнар иде. Болай дигәндә алар, бәлки, гомер буена гаиләдә милли хисләреңне басып, томалап тору мәҗбүриятен дә, балаларының үз токымыннан аерылуын, тел белмәвен дә күз алдында тотканнардыр. Гаилә кору, кемгә өйләнү, кемгә чыгу мәсьәләсе, бигрәк тә милли мөнәсәбәтләр белән бәйләнгәне — бик нечкә, индивидуаль мәсьәлә. Шуңа күрә бәгъзе берәүләр аны яктыртмаска киңәш итәләр, халыклар дуслыгына, интернационализмга зыян китерүе ихтимал, дип саныйлар. Биредә гөп мәхәббәтне чикләү, катнаш гаиләләргә каршы чыгу турында бармый Сүз катнаш гаиләнең язмышына фикер нуры төшерү хакында бара. Моны һәркем яхшы белеп торсын иде. Киң күләмле ассимиляциягә илтүче иң туры һәм кыска юл — милли мәгариф тамырына балта чабу. Чит телдә тәрбияләп, баланы инде бакчадан чыкканда ук туган теленнән мәхрүм итәргә була. Манкорт әзер. Шуңа күрә шовинистик администрация милли тәрбия, белем системасын корытуга бөтен көчен сала. Матбуга! битләреннән күренүенчә хәзер илдә татар сабыйларының ни бары җиде проценты иоз баланың җидесе генә ана теленде белем ала калганнары рус мәктәпләрендә укый («Социалистик Татарстан-. 26 октябрь 1989) Шулай итеп, белем тәрбия системасы «халык мәгарифе- дип йортелсә дә мәгариф эше халыкның үз теленнән мәхрүм ителгән булып чыга -халык мәгарифе- дигәнебез мыскыл кебегрәк яңгырый Әмма мәгарифеннән колак кагуда да татар халкының үзен гаепле итеп күрсөтмөкче булалар, ата-аналар ихтыярына сылтап калдырырга телиләр Бу сүзне мәктәп һәм ага-аналар белән бертөрле дә алыш-биреше булмаган алар белән бер тапкыр да сөйләшеп карамаган кешеләр дә. уйлап-нитеп тормастан механик рәвештә әйтеп җибәрәләр. Ягъни безнең халык үз телендә гыйлем бирүне кирәксенмәгән дә җыелып, чит телдә укытырга ният кылган булып чыга Ләкин бит дөресендә бу мәсьәлә буенча бер тапкыр да референдум үткәрелмәде, съезд, корылтай карарлары да чыгарылмады Без дә балалар үстердек, укыттык Әмма, шуларның әти-өнисе буларак, татар мәгарифе бетсен дип тавыш биргәнебез булмады, безнең әти-әниләребез авызыннан да андый кыргый өн чыкмады Бу эш бик шыпыртын башкарылды Матбугат битләрендә дә хәбәр күренмәде Педпрактика вакытында безгә Буа районының Суыксу урта мәктәбе укытучылары, мәгариф министрлыгы фәннәрне русча укытырга кушып, приказ чыгарды, мәктәпләргә таратты дип сөйләделәр Ләкин моңа укытучылар да. балалар да әзер түгел иде Ун еллап интектек Ахыр килеп кабат үз телебездә укытуга күчтек диделәр алар Бу коллектив, күрәсез, акыл белән эш иткән Ят телдә укыту сабыйларны рухи гарипләндерү икәнлегенә тошенгәннәр алар Ләкин күп җирдә зирәклек, мөстәкыйльлек, кыюлык җитмәде туган телнең җегәре социаль-рухи вазифасы, газизлеге санга сугылмады телгә кизәнү — халыкның җанын, бәгырен телгәләү икәнлеге искә алынмады Милләтне конституцион хокукыннан — үз телендә укытудан мәхрүм итәргә берәүнең дә хакы булмаса да. милли мәгарифкә һөҗүм «уңышлы- төгәлләнде Штанин ишелөр безгә әгәр Рөсөйдө калсагыз, барлык милли, мәдәни ихтыяҗлар канөгатьлөндереләчәк дип ышандырмакчы булалар, җәннәт вәгъдә итәләр Менә инде үзгәртеп кора башлаганга да җиде ел үтеп китте Татар халкына милли мәктәпләрен бакчаларын кайгырту турында Рәсәйдә берәр карар кабул ителдеме соң? Юк бит Икенче бер кавем шивәсендә укыту хәзер инде инерция белән бара бирә Җөмһүриятебезнең башкаласында ярты миллионлап татар яши Шунда, ике-оч бортек гимназияне исәпкә алмаганда бер татар мәктәбе юк Мәктәпләрнең ябылуы татарча укытуның кадрлар базасын җимер ген. калада татар мөгаллимнәре нибары 5—6 процент калган (Гарданов X Ш -Пути перестройки народного образования и проблемы воспитания подрастающего поколения ТОЦ Материалы учредительного съезда Казань. 1989) Инде хәзер шушы хәл татар мәктәпләрен тергезмәү өчен сәбәп булып хезмәт итә ана тепендө укытырдай кадрлар юк бит милли мәктәпне ничек итеп ачмак кирәк?— диләр Ләкин бит бер уку йорты очен дә мөгаллимнәр күктән тошми Административ аппарат милли кадрларны тузгыта белгән икән, әзерләү җавап лыпыгын да үз остенә алырга бурычлы Тоташ татарлар яши торган район авыл җирләрендә дә йә гел русча гына укыталар йә әйбәтрәк укытучылар, зиһенлерәк балалар рус классларына беркетеләләр дә татар классларына әзерлексезрәк педагоглар һәм сәләтсезрәк балалар сайланып кала Шушы чара ярдәмендә ясалма рәвештә рус классларының абруе күтәрелә, татар классларын кимсетеп карау сәясәте уздырыла. сәләт төрпелеге милли җирлеккә күчерелә кытыршылык тудыруга хезмәт иттерелө Кайда монда интернационализм? Шулай да сабый очен кай телдә уку җайлырак? Гыйлем алу —закон чалыкларны тошенү диген сүз Дөрес материалы нигездә тел белән аңлатыла Димәк аны үзләштерү очен иң өүвәл сүзләрне бөлү фарыз һәм менә шунда инде газиз туган телебез риясы J ихлас ярдәмгә килә Җир йөзендәге теләсе кайсы эре телләр кебек безнең тел дә иң катлаулы күренешләрне кануннарны ботен тирәнлеге нечкә төсмерләре белән аң латып бирердөи бала зиһенен яктыртырдай куәтле баи тел Үз телендә укыганда сабыйга һәр сүз таныш Ул педагог әйткәнне китапта язганны һава сулагандай мәшәкатьсез тоткарлыксыз үзләштерә төшенчәләр аңы на иң кыска юл белән барып җитә ансат аңлашыла хәтерендә тирән уелып кала Тошенгөнен укучы җиңел генә сойләп тә бирә ала — аңа сүз эзләп күршегә керәсе гүгел Гомумән үз телендә аңлаешлы, якын шивәдә белем алу мөмкинлеге күңелдә канәгатьлек, куаныч хисләре кузгата, үзеңне горур, азат, бәхетле тоясың Инде сабыйның хәленә кереп карыйк. Башка телдә укый башлагач, ул аптырап кала. Сүзләр, төшенчәләр ганыш түгел. Сабак аңлашылмый Әле русчаны бераз үзләштергәч тә ул һәр сүзне әүвәл үз теленә тәрҗемә итә шуннан соң гына мәгънәсе аңына барып җитә Инде шуны барлы-юклы сүз запасы белән сөйләп бирү аның өчен тагын да читенрәк Кыскасы, хәтсез вакытлар буена аңа программа материалын үзләштерүдән дә бигрәк икенче телне өйрәнү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк була. Укытучыларның күзәтүенчә, мондый күчеш баланың аң үсешен берничә елга тоткарлап тора М Мәхмүтов мондый шартларда укуның сыйфаты төшүе, белемнең саегуы турында яза (М Махмутов. Татарская школа вчера и сегодня.— «Вечерняя Казань», 22 апреля, 1989 г) Берзаман татар баласы рус телен үзләштерә, билгеле. Ләкин аның бәрабәренә үз телен, әнисе сөйләмен оныта, аның ямен, шигъриятен, газизлеген тоймый башлый. Күрше телен белү үзмаксатка өйләнеп китә Икенче шивәне өйрәнү хакына ана теле корбан ителә Инде хәзер үк милләттәшлөребезнең байтак өлеше ана телендә сөйләшә белми, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр үз халкы арасында аңлату оештыру эшләре алып бара алмый, докладлар сойләү, мәкалә язу кебек шөгыльләр кулыннан килми Соңгы елларда бездә сөйләү культурасы шактый түбәнәйде калькалаштыру киң таралды Моны без телевизион чыгышларда, әңгәмәләрдә һөркон күреп торабыз Ике телле дип йөртелгән халыкның ярты өлеше бер теллеге калып бара, русча гына аралаша ала, ыруыннан, халкыннан бизә. Югалту тел белән генә дә чикләнми. Ана телендә мәктәп күрмәгән бала халыкның җыр-моңын. биюен мәкаль, мәзәкләрен, гореф-гадәтен, фәлсәфәсен. өхпак-төртип кагыйдәләрен дө үз итә алмый. Ул эче куыш муртайган агачка охшап кала. Татар мәдәниятеннән читләшкән шул ук вакытта рус культурасының, рухының да бөтен төсмерләрен үзләштермәгән. Ике арада калган Тотрыклымы, ышанычлымы ул бәндә7 Ил аңа таяна аламы? Кистереп әйтүе читен Рухи геноцид милләтнең интеллектуаль җегөрен зәгыйфьләндерө, мәдәни чишмәләребезне бер-бер артлы томалый тора. Рус мәктәпләрендә укып чыккан яшьләр арасыннан хәзер милли сәнгатькә кадрлар килү туктады Татар яслеләре. бакчаларының бетерелүе тагы да хстөррәк Ул милли рухны ныгымаган килеш, яшь вакытта ук корытуга хезмәт итә. Соңгы вакытта рус мәктәпләрендә укучы татар балалары ана теле, әдәбиятыннан авыз итә башлады Бакчаларда атнасына ярты сәгатьлек татар теле дөресе кертелде Ләкин моны мәсьәләнең тулы хәл ителеше дип буламы соң? Бакчада балалар, көненә уникешәр сәгатьтән атнасына 60 сәгать була. Димәк сабыйлар татар сүзләрен бөтен вакытның 120 дөн бер өлешендә ишетәләр ө түбәнрәк группадагылары аннан да мәхрүм Рус мәктәпләрендә ана теле әдәбияты, чит тел кебек, фән буларак кына өйрәнелә. Калган барлык дәресләр, җыелыш, тәрбия чаралары, уеннар, түгәрәк утырышлары, аралашу русча бара Татар теле әдәбиятының сәгатьләре дә әле чит телнекеннән 2—4 тапкырга рус теленекеннөн 5—10 мәртәбәгә ким. ягъни ана теле, әдәбияты үтә гадиләште- релгөн, кыркылган, йолкынган программа буенча үтелә, рухи хәзинәбезнең муллыгын, ямен, нечкә бизәкләрен сиздерерлек, тойдырырлык дәрәҗәдә түгел Күңелгә шик тә төшеп куя: без соң болай үзебез дө берзаман ата-баба җирендә читләр, ятлар булып калмабызмы7 Биредә татар җыр дәресләре дө кертелми Яшьләр койлөребезмоңнарыбызны аңлаудан, тыңлап ләззәтләнүдән җырлап бирүдән ерак торалар Аның каравы кайбер мәктәпләрдә православие тәгълиматы өйрәтелә икән Шундый әзерлектән соң балаларыбызны чукындыра башларга да ерак калмас Өстәвенә, әле шушы белем учреждениеләре министрлык отчетларында ирония белән әйткәндәй, татар милли мәктәбе графасына кертеп йөртелә. Кыскасы, ялгызы гына тел. әдәбият дөресләре әле мәсьәләне хәл итми Алар күлмәкнең төймәсен хәтерләтәләр Әлегө төймә бар, күлмәк үзе — татар милли мәгарифе юк Асылда алар күзгә төтен җибәрү, сәдака биреп халыкны юату, ассимиляция процессын үзгәрешсез калдыру өчен генә уйлап чыгарылган «Ата-ана теләге» дигән нәрсә дө — мәкерле бер уйдырма гына Ул һич тә сәбәп түгел, ө бәлки башка бик күп сәбәпләрдән килеп чыккан нәтиҗә генә Моннан берничә ел элек вузга керүчеләргә иншаны татар әдәбияты буенча язарга рөхсәт бирелде Әмма бу хокуктан өлегөчө университет һәм пединститут 164 абитуриентлары гына файдаланалар Татарстан җирендәге башка вузлар администрациясе ул кагыйдәне кирәк тапмый һәм моның очен бернинди җавапка тартылмый. Яшь буынны халкыннан читләштерү хәрәкәте алга таба да хәзерге шәпкә барса ана телендә ясле, бакча, мәктәпләр тергезелмөсө. якын арада җиде миллионлы татар халкының милләт буларак юкка чыгуы, кызыл китапка теркәлеп калуы ихтимал Инкыйразның Гаяз Исхакый әйткәнгә караганда да иртәрәк килеп җитүе момкин Бу язмыш хәзер бик реаль тосмерлөнә Ул сәламәт яшәештән тайпылу административпартократия аппаратының халык алдындагы җинаяте дип бәяләнергә, тарихка теркәп калдыру очен хакимият әһелләренең исемнәре тогәл күрсәтелергә тиеш. Әле моңа кагылышлы байтак документларны, архивтан алып, кон яктысына чыгарасы бар Әгәр дә башка берәр мөстәкыйль зур милләт яшьләрен бер генә тобәктө үз телендә укытудан тыйсаң, бу хәл донья масштабында яңгырар, олы шау-шу куптарыр иде Безнең халык сабыр. Бәгыренә барып тия торган мәсьәләнең хәл ителешен күркәм түземлек, чыдамлык белән кото. Аппарат әһелләре исә моңарчы берторле дә җитди үзгәреш кертмәү һәммәсен элеккечә калдыру очен юк-бар сылтау сәбәпләр эзләү белән шөгыльләнде милли мәктәпләрне тергезүнең хәл ителмәслек дәрәҗәдә катлаулы булуын исбатларга тырышты Әйтерсең, безнең мең еллык мәдәният мәгариф булмаган да. бу олкәдө берторле до тәҗрибә тупланмаган Гаҗәп хәл: укыту тәрбия эшен чит телгә күчерү бик шома үткән иде бит Аны кабат халыкның үз теленә кайтару нишләп алай бик катлауланып китте соң әле? Милли мәгарифне бетерә белгәч, администрация аны тергезә белергә дә бурычлы түгелмени? Иң әүвөл бу хакта закон кабул итәргә һәм аны тайпылышсыз тормышка ашырырга кирәк Чөнки тиешле күрсәтмә булмау аркасында гына күп җирдә милли мәктәпләр, бакчалар ачылмый тора/Фольклор практикасы вакытында безгә Зеленодольск районының Бишнә урта мәктәбе директоры -Кабат татар теленде укыта башлау очен Министрлар Советының рөхсәте булырга тиеш»,— дип аңлаткан иде. Бу закон ясле, бакчаларда тәрбияләүне, мәктәп, вузларда, башка торле уку йортларында халыкның үз телендә укытуны гарантияләргә тиешле -Ата-ана теләге- дигән нәрсә моңарчы милли мәгарифне корытуга гына хезмәт иткәнлектән, закон андый хәйлә мәкерләргә юл куймаска тиешле Бары тик милли мәктәп бакчаларны халыкка кайтарганда гына, татар теле реаль гражданлык хокукы алачак Милли мәгариф тергезелмөсө. ана теленең абруен күтәрү хакындагы сүзләр буш хыял гына булып калачак һәрбер кеше тормышында гомумдәүләт яшәешендә үтә җитди күренеш булганга күрә хәзер милли мәсьәлә үзенә ботен җәмгыятьнең дикъкатен җәлеп итә. Халыкның үзаңы уяна башлады Ул үз хәленә, язмышына текәлебрәк карый, киләчәге турында җитдирәк уйлана Милләтнең мөстәкыйльлеге, үзбилгеләнү хокукы барлык прогрессив циви лизацияле дәүләтләрдә дә иң фундаменталь, гуманистик принциплардан санала. Бу хокук Хельсинки актында беркетелгән Заманында Советлар Союзы да аңа кул куйды, ягъни ил аны берсүзсез таный ул хокукны тогәл тормышка ашыруны үз остенә ала. Хәзер инде халыкның азатлыкка мөстәкыйльлеккә тигезлеккә омтылышы, рухи кыйммәтләрне саклап калырга гөпөве белән исеп пешмәү момкин түгел Бары тик шул нигездә генә халыклар арасында чын дуслык, хормөт, бер-береңә ышану атмосферасы туа апа