Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АК ЧИЛӘК БИК МАТУР БУЛА...»

«Ак чиләк бик матур була. Су белән тулса гына...» Башкортстанда яшәп иҗат итүче рәссам Ринат Харис үзенең әсәренә зәңгәр фонда ак хәрефләр белән әнә шул халык җырын язып куйган Һәм ул җыр әсәрнең эчтәлеген аңларга ярдәм итә торган бер ачкыч буларак кабул ителә. Журнал тышлыгының беренче битендә бирелгән бу әсәр «беркатлы, нанв сәнгать •. примитив дип йөртелә торган сәнгать төренә керә Аны. гадәттә, халык лубогы дип атыйлар һәм бу төр сәнгать тамырлары белән халык иҗа1ына фольклорга барып тоташа Бу очракта рәссам Ринат Харис сәнгатьтәге халыкчан традицияләрне үзенең шәхси ижадн күзаллавы белән көчәйтеп, үстереп бирә алган Ринат Зөфәр улы Харис Башкорстандагы татар авылларының берсендә 1953 елда туган. Ул бала чагыннан ук халык җырлары, әйтем-мәкальләр. әкият-бәетләр. табышмакуеннар тыңлап-күреп үскән, шулар аша үз халкының акыл-тәҗрибәсен мирас итеп алган Хәзер инде Ринат Харис Өфедәгс татар рәссамнарының «Чыңгыз хан» төркемендә. иҗади дуслары-фикердәшләре белән берлектә татар халкының үткәнс-бүгенгссе аша киләчәккә лә кыю караш ташларга омтылып иҗат итә. Аның иҗади дусларының күпчелеге сәнгатьтә модсрнистик яңа агымнар! а мөкиббән булсалар. Ринат Харис халыкчанлыктан аерылмаска тырыша Без күргән әсәр «Кое янында» дип атала. Ул татар авылының гомумиләштерел- гән образын лирик-романтик төсмерләрдә һәм шул ук вакытта тантаналы-күтеренке композиция аша бирергә омтылган. Әсәрдә күңелләргә саркып иңә торган тыенкы монсагыш га тосмлана. Айны сызып кына калдырган кара түгәрәк әллә ай тотылган төн ул. әллә бер кайгы-сагыш символы гынамы әйтүе кыен Ак чиләккә коедан су алучы кызның башындагы ак яулыгы ла сызылып киткән шул ай шәүләсен кабатлый сыман, аның айга таба иелгән башы әлеге моң-cai ышны үзенә кабул итәдер, бәлки Бәлки, ул кыз айлы төннәрдә коедан су алганда янында җан сөйгәне юклыктан моңланадыр, салалардан калаларга күпме яшьләр китеп таралды бит Бу гади генә сюжетта шул ук вакытта беркатлырак ирония, наянлык та төсмерләнә Монысы автор позициясе, рәссамның дөньяга карашы-мөнәсәбәте. ә ул мөнәсәбәтнең асылы — т ормышны сөю-ярату. Әйе. әсәр шартлы һәм символик әсәр Биредә барысы да бер яссылыкта, аппликация сәнгатенә хас сыйфатларда сурәтләнә Алгы пландагы кара авызлы коега ак чиләк, кызыл күлмәкле, ак яулыклы, сыгылма буйлы сылу кыз сурәтләре каршы куста Кызның сыгылма сыны зәңгәр фонда йортның катып калган туры почмагы белән шулай ук контраст шулай ук каршылыклы ассоциатив төсмерләр белән сугарылган. Төсләр бәхәсендә борынгы символлар: кара төс җир-су. алар терсклек-тор- мыш бирә, кызыл төс— ут төсе, җылылык-яг ымлылык, өй яме. ак төс - пакьлек- сафлык. гадсллекихласлылык билгесе, ә зәңгәр төс исә жирләр-күкләрнсн берлеген, галәмнең иксезчиксезлеген чагылдыра Су безгә тормыш бирә, су тулы ак чиләк ул тормышка рухи байлык өсти, яшәвебезнең мәгънәсен ача. ә кызыл күлмәкле, ак яулыклы кыз һәм ал-ак өй түбәсе, шул тормыш-көнкүрешебезне игелекле һәм матур итеп коруыбызга ишарәли Кыскасы, беренче карашка гади генә лубок булып тоелган рәсем бездә әнә шулай чиксез күп төрле уй-хисләрне кузгата. Ринат Харис үзенчәлекле, талантлы рәссам. Аның иҗаты халык иҗаты белән үрелеп, халыктагы сәнгать үрнәкләре белән сугарылып үсә бара Ул үзен татар халкының бер улы итеп тоя һәм иҗат итә. Уңышлар телик ана!