Логотип Казан Утлары
Хикәя

Нәсибнең пешекче яллавы яки мәхәббәтнең бормалы юллары

Базарда инде чатырларны сүтеп товарларны алып китеп яталар иде Нәсиб. базар аша узып, тимер юл корылмалары арасыннан атлады Конкиста калкулыгы итегендә — «Коллар базары» Качаклар килеп өерләре белән урнаша һәм берәрсенөң килеп эшкә яллаганын көтеп ята торган урынны кемдер әнә шулай атаган Нәсиб качакларны караштырып йөрде Карты-яше өмет белән аңа күзләрен төбәгән Хатыннар азрак күренә аларның да итәкләренә чытырдап бала-чагасы ябышкан Эзли торгач, ул кырык-илле яшьләрдәге озын буйлы, таза гына хатынны күреп алды — Ирем юлда үлеп калды шул. сеньор — Аш-суга осталыгың бармы соң? — Мактанырлыгым юк шул. сеньор Йа раббем. каян табарга инде бу пешекчене? Карт кызларга тау хәтле акча түли алмый ич инде Үч иткәндәй, бар тулы халык бит әле бүген көше үтерәләр иртәгә күмәләр Җитмәсә үзе дә иртө-кондеэ Коэльо кунакханәсендә тукланырга, аның тәмсез ашларын ашарга мә җбүр бит әле Пешекчене Аракажадан китертәсе, юлынфәлөнен түли се булыр, ахры. Нәсиб картаеп эштән чыккан бер карчык алдына килеп туктады Таякка таянып йөри икән үзе. Ильеуска ничекләр генә килеп җиткәндер инде, бер ходай белә, тик инде Нәсибнең оенә барып та җитә алмастыр — юлда җан бирер төсле Берәр эшкә яраудан битәр, узен карарга кеше кирәк моның Кипкән бетәшкән, тәмам кешелектән чыккан, бичара Күпме хәсрәт бу дөньяда1 Шул чагында икенче хатын-кыз якынлашты, өсте-башы телгәләнеп беткән, пычрак каткан йозенө карап яшьме, картмы икәнен әйтерлек тугөл. тузаннан керләнеп беткән чәче тузгыган үзө яланаяк Аның кулында кружка белән су булып, карчыкның дерелдәгән кулына тоттырды Карчык сусаган булгандыр, шундук эчәргә ябышты — Алланың рәхмәте яусын үзеңә — Исең китмәсен лә. әбекәй — Тавышына караганда, бу япь-яшь кыз булырга тиеш. Нәсиб килгәндә җырлаучы шул үзе түгел микән әле Полковник Мелк яллаган кешеләре белән тимер юл вагоннарына ышыкланды, иңенә гармун асканы гына, туктап, кул болгап саубуллашты Чәчби дә аңа кулын болгады аннары карчыкның кулыннан буш кружканы алды да китмәкче булды Ләкин бөкшәйгөн карчыкка хәйран булып карап торган Нәсиб кинәт кенә — Әбиеңме бу синең? — дип сорап куйды — Юк, сөньор— Чәчби тукталды тешләрен җемелдәтеп көлеп җибәрде. һем Нәсиб аның чыннан да япь-яшь икәнен абайлады— Без аны дүрт-биш көн эләк кенә юлда очраттык — Кемнәр инде ул без дигәнең? — Әнә ич. — Чәчби, бер төркем качаклар ягына ымлап чишмә челтерәгән тавышлар чыгарып көлеп җибәрде — Бәз барыбыз да бер якныкылар, шуңа бөргә килдек Корылык һәммә нәрсәне һәлак итте һичбер дым әсәре калдырмады, агачларны корытып бөтерде Юлда без. үзөбез шикелле, корылыктан качып килүчеләрне тагын очраттык — Синең туган-тумачаң бардыр инде? — Юк шул сеньор Җир йөзендә беркемем калмады Абзый тиешле көшем бар йдө. юлда килгәндә Жөремоабога җитә алмады, мескенем җан бирде Чахотка — Ниндидер көлке сүз әйткәндәй янә дә көлеп җибәрде — Бая син җырламагансыңдыр бит? — Мин, сөньор Арабызда гармунчы бөр егет бар иде. ул плантаци Б ягә ялланды, бу якларда баерга исәбе Җырлаганда авырлык онытыла бит ул Чәчби кружка тоткан кулын биленә таянып басып тора иде Нөсиб аны тузан катламы үтәли күрергә маташты Болай нык булырга тиеш тә бит — Нәрсә эшли беләсең инде? — Аз-маз барын да булдырам, сеньор — Кер юа беләсеңме? — Кем белмәсен икән? — дип гаҗәпләнде теге.— Суы белән сабыны гына булсын — Аш-су ягына ничегрәк’ — Мин бер байда пешекче булып эшләгән идем — Шулай диде дә. ниндидер күңелле хәл исенә төшкәндәй, янә челтерәп алды Әллә өнә шул сәбәпле-сәбәпсезгә көлүен күреп, әллә бүтәнгәме, әмма Нәсиб аны кулай тапмады Сертанда ачлыкка интеккәннән ,соң, эшкә ялланасы килеп, сиңа ниләр сайрамас Йә, нәрсә пешерә белсен инде бу? Тозлаган итне табага салып кыздыра аладыр яки фасоль пешерә аладыр — бар белгәне шул булыр Аңа бераз өлкәнрәк яшьтәге, бераз җитдирәк чиста-пөхтө. Филомена шикелле уңган-булган хатын кулайрак булыр иде Иң әүвәл, аш-су ягына кулы ята торган тәм-томның ни икәнен таный торган, барга илтү өчен тәмле-томлыны хәстәрли алырдай булсын иде. Ә Чәчби исә, аңа төбәп караган көе, нидер көтеп торуын белде Нәсиб ни дип җавап бирергә дә аптырады, кулын гына селтәде — Ярый, хуш Борылып китте инде югыйсә Нәсиб, тик шул чакны үз артыннан — Чибәр дә соң! — дигән искиткеч мөлаем тавыш ишетте Нөсиб туктап калды Нишләптер ул үзен чибәр дигәннәрен хәтерләми бәләкәй вакытында әнисе әйтә торган иде дә бит әйтүен Аптырарсың да шул — Туктале Кабат караштыра башлады Әллә булмаса үзен сынап карарга микән? — Аш-суга осталыгым бар, дисең инде алайса? — Алып карагыз, сеньор, шунда күрерсез Һәй. ашка-суга кулы бармаса, һич югы өйне җыештырыр, өс-башны юыштырыр — Хакың күпме? — Хакны, сеньор, аны сез куясыз инде Теләгәнегезне түләрсез — Башта карыйк әле, нәрсә эшли беләсең икән Хакың күпме торганны шуннан соң хәл итәрбез Ярыймы? — Ярар, сеньор, сөз дигәнчә булыр — Алайса, ал төенчегеңне Чәчби янә ап-ак тешләрен елтыратып көлеп җибәрде Нәсиб арыган иде. ялгыштым бугай, дип уйлады Сертан кызын кызгануы аркасында өенә бер бәла өстерәп алып кайта бугай. Хәзер инде үкенүдән файда юк Ичмаса кер юа белсәче. Бәләкәй генә төенчектә кызның юклы-барлы әйберләре иде Нәсиб ашыкмыйча гына кайту ягына юлланды, кызый аңардан биш-алты адым арттарак атлады Тимер юлны чыккач та Нәсиб артына борылып — Исемең ничек соң? — дип сорады — Габриэла булабыз, сеньор Нәсиб аны Лидейрө-де-сан-Себастьян урамындагы өенә алып кайтты Ачкыч белән ишекне ачыйм дигәндә генә ачык тәрәзәсеннән күрше карчыгы дона Арминда күренде, ул дер-дер калтырана иде — Сеньор Нәсиб нинди эш инде бу?! Намуслы, диндар хатын булып күренгән иде ләбаса, ходайның бирмеш көнендә чиркәүгә килер иде Шуңа күрә дә мин — Габриэланы күреп, сүзен әйтеп бетерә алмады. — Асрау ялладым өле Аш пешерер, кер юар Дона Арминда, хезмәтченең буен-сынын үлчәгән-бәяләгәндәй аны баштанаяк күздән кичерде Аннары ярдәм кулы сузар булды — Кызым, берәр нәрсә кирәк булса, тавыш бирерсең Күрше хакы — тәңре хакы ярдәмем тими калмас Бүген кич кенә өйдә була алмам Деадороларда бүген сеанс буласы, картым мәрхүм белән сөйләшәсем бар Синьязиньяның да күренүе бик ихтимал — Аның күзе але Габриэлага, әле Нәсибкә йөгерде— Кыз бала ялладыгызмыни? Филомена кебек кортка кирәкмимени инде? — дип, мәгънәле генә итеп көлеп җибәрде — Башкасын таба алмадым шул- — Нәрсә димәкче идем әле Бу хәлнең килеп чыгасын мин алдан ук бөлдем Шулай .беркөн урамда теш табибын очраттым Шул көнне үк сеанс та булды, бер атна элек кенә әле Доктор Осмундога күз салуым булды, ирем мәрхүмнең -Аны күрүеңә ышанма, мәет инде ул- — дигәнен ишеттем Мәрхүм шаяртып әйтә, дип торам Картымның алдан хәбәр итүенә менә бүген инандым Ул арада Нәсиб ишеген ачып, өенә керде Дона Арминда Габриэлага табан борылды — Берәр нәрсә кирәк икән, үземә тавыш бирмичә калма Иртәгә сөйләшербез өле Ярдәмем тимичә калмас Нәсиб миңа үз улым шикелле Минем Шиконың хуҗасы ул Нәсиб Габриэлага элек Филомена яшәгән, ишегалдына чыга торган бүлмәне күрсәтте, ниләр эшләргә тиеш буласын аңлатты ой җыештырасы, кер юасы, аңа аш пешерәсе икән Барда сату өчен тәмпе- томлыны, кабым-төшемне гөл телгә дө алмады, өүвөл кулыннан нинди эш килгәнен күрергә ниятләде Утыз тугызлы Шико базардан алып кайткач азык-төлек куя торган чоланны күрсәтте Үзе тизрәк китү ягын карады кичке якта барына халык килеп тулачак, аның өле тамагына да капканы юк Габриэла кунак бүлмәсендә тәрәзәдән күзен шар ачып кичке диңгезне күзәтте, аның мондый дәрьяны беренче күрүе иде Хушлашканда хуҗа аңа — һөйбөтлөп юын, сиңа үзеңне рәткә китерергә кирәк,— диде (. .) Үр менеп тыны беткән хәлдә ачкыч белән ишеген ачканда Нәсиб залда ут янганын абайлады, әллә караклар көрде микән, дип шикләнә калды Ихтимал, яңа хезмәтче сүндерергә оныткандыр, дип тә уйлады Акрын гына керсә, ни күрсен — Габриэла урындыкка утырган кое йоклап киткән, озын чәчләре иңнәренә тарапып төшкән, юып тараганнан соң чем-кара тоскө кергән, бөдрәләнеп киткән Өстендә — төенчегеннән алып кигән, бераз өшәнгән булса да пөхтә күлмәк, итәгенең ертыгыннан каратутлы, дарчин төсендәге төне күренә, сулу алганда күкрәге бөр күтәрелә бер төшә, иреннәре елмая иде — Сөбханалла! — Нәсиб. үз күзләренә үзе ышанмыйча туктап калды Ул сокланудан гаҗиз иде Юл тузаны шундый гүзәллекне күрсәтмичә торган микәнни? Урындыкта утырган көе йокыга талган Габри- эланың барлык кыяфәте — салынып төшкән йомры беләге йокы аралаш елмайган каратутлы йозкәө картинага язып куярлык матур иде Ничөлөрдө булыр икән бу? Тәне белән — яшь-җилкенчәк бите белән — сабый кыз бала Гарөп соклануын яшерә алмыйча — Бу чаклы да булыр икән' — дип үзалдына пышылдап куйды Аның тавышы кызның колагына керде булса кирәк, Габриэла каба ланып күзен ачты, ләкин үзе шундук елмайды да — аның бөлөн бергә зал да елмайган сыман булды Кыз урыныннан кубып күлмәген рәтләде һәм шул чагында сабыр, яп-якты ай нурына охшап калды — Ятып йоклыйсың бар иде — Нәсиб шуннан гайре сүз әйтергә үзендә коч тапмады — Сеньор миңа берни әйтмәде шул — Ниткән сеньор ди ул? — Сез Керләр юдым ейне җыештырдым да сезне көтеп утырганда йоклап киткәнмен — Төньяк-көнчыгыш халкына хас булганча, ул бераз көйләбрәк сөйли иде Әллә чәченнән, әллә инде баш чүмеченнән кәнөфер исләре бөркелә — Чыннан да. аш-суга осталыгың бар дисеңмени? Электр лампочкасының нурлары Габриэланың чәче белән уйнады, аның күз карашы түбәнгә төбәлгән иде, уң аягы биеп китәргә иткәндәй идәндә шуып йөрде — Бар. сеньор, бар Байларда асрау булган идем шунда өйрәндем Аш-су миңа җан рәхәте ..— Габриэла елмаеп куйды, һәммә нәрсә елмайды, ул арада урындыкка утырып өлгергән гарәп тә елмаймыйча булдыра алмады — Чынлап та аш-суга кулың ята икән, мин сиңа һәйбәт хезмәт хакы билгеләрмен Аена иллешәр мильрейс алырсың Башкаларга егермене, күп дигәндә утызны түлиләр Үзеңә генә читенгә килсә, ярдәмгә берәр кыз алырсың Филомена кортка һич риза булмады Эштән үлмәм әле, бернинди ярдәмчегә мохтаҗлыгым юк. ди торган иде — Миңа да... — Хезмәт хакы шулай җитәрме соң? — Үзегез күпме түләсәгез, шул җитәр — Ниләр белгәнеңне иртәгә күрербез Иртәнге якта хезмәтче малайны җибәрермен Барда гына ашыйм мин Ә хәзер Янә дә нинди әмер булыр икән дип, Габриэла елмаеп басып тора бирде. Якты нур аның чәчендә уйный кәнәфер исләре бөркелә иде — Хәзер бар, йокла, вакыт соң инде Габриэла, арт санын чак кына чайкап, ишеккә юнәлде Нәсиб аның төз аякларына, итәк ертыгыннан күренгән дарчиндай карасу ботына сокланып карап калды Кыз аңа табан борылды да. — Алайса, тыныч йокылар, сеньор — диде һәм караңгы коридорга кереп югалды Нәсиб аның пышылдап кына «Чибәрем .» — дип өстәгәнен ишеткән төсле булды, урыныннан т^рып, аны кире дәшә язганнан калды Юктыр, ул сүзне коллар базарында гына ишеткәндер Чакырып куркытуың бар, шундый самими кыяфәтле кызыйның гыйффәтле булуы да ихтимал бит әле Ашыгып ярамас Нәсиб пинжәген салып, урындык башына элде, күлмәген салып ташлады Бүлмәгә кәнәфер исе таралган иде Иртәгә ул аңа ситсы күлмәк белән артсыз башмак алып кайтып бүләк итәрдер. (...) Барында халык кими төшкәч Нәсиб иртәнге ашны ашарга дип Шиконы кайтарып җибәрде — Юл уңаенда миңа да ашарга ала килерсең,— диде Иртәнге аш вакытында бар бушап кала Нәсиб шул арада кассаны тикшереп, керемен-чыгымын исәпли Аннары акрынлап халык җыела башлый Иң алдан Тонико Бастос килә дә. «аш сеңдерү» сылтавы белән кашаса (шикәр камышыннан ясалган аракы) белән әче сыра эчә Бүген һәркемнең телендә кичә шәһит киткән гашыйкларны күмү генә булды, аннары Тонико төнлә белән кабареда Нәсиб киткәннән соң ниләр булып алганын сайрады Полковник Рибейриньо эчеп исергән икән дә өстерәп өенә кайтарып куярга туры килгән үзен, баскычтан төшкәндә өч мәртәбә коскан да өстенбашын пычратып бетергән икән — Рибейриньо баш-аягы белән гашыйк инде — Мундиньо Фалкан нишли соң7 — Бик иртә китте ул Егетләр, минем монда катнашым юк. үзегез чамалагыз, дигән була Моны ишеткәч, мин дә — һөҗүмгә ташландыгызмы? — Дөресрәге, уенга катнашырга исәбем — Анабела үзе чиертәме соң? — Ни дип әйтим икән? Бөтенләй үк читкә какмый сыман — Ире нишли? — Полковник яклы анысы Рибейриньоның гадәт-холыкларын яхшы өйрәнгән Мине якын да җибәрми Хатыны полковникка елмайсын аның белән танцевать итсен, аңа сарылсын, косканда җайлырак булсын өчен башын тотып торсын — һич каршылыгы юк Мин якын бара башласам — килә дә керә икебезнең арага Профессиональ альфонс' и><де. һич тә бүтән түгел — Эшне бозарсыз дип шүрли булыр — Безгә калганы да җитәр Полковник хакын түләсен дә, мин ял көннәрен алырмын Ире дә әрсезләнүдән ахыры бер туктар әле Минем бу яклардагы сәяси лидер улы икәнемне ишеттергәннәрдер инде, ара бозасы килмәс Шико ашарга алып килде Нәсиб буфет яныннан чыгып бер остәл янына җайлап кына урнашты, муенына тастымал бәйләде — Ниндирәк пешекче икәнен күрик әле Тонико — Яңасымы? — дип кызыксынды Шико иренеп кенә — Моның ише каратутлы чибәрне гомеремдә дә күргәнем юк иде.— дип теленә салынды — Сез бит миңа аны албасты сыман, дигән идегез Оят та юк икән үзегездә, дустыгызга дөресен әйтмисез1 Нәсиб савыт-савыт ашларны тезеп куйды Тавык кабиделы’. кыздырылган тозлы ит, доге, фасоль һәм телем-телем бананның исенә исереп — О-о1 — дип соклануын белдерде Тонико малайдан сораштыруын белде — Дөрестән дә чибәрмени’ — Бик тә инде менә Тонико тәлинкәләргә иелеп — Шуны, пешерә белми дисезме’ Бу чаклы да ялганчы торек булырсыз икән Авыз суларын китерә ләбаса Нәсиб — Монда икебезгә дә җитәрлек, бераз авыз итегез ичмасам,— дип аны да табын янына чакырды Бико Фино сыра шешәсен ачып, өстәлгә китереп куйды Нәсиб — Хәзер нишли соң? — дип Шикодан сораштырды — Әни белен сөйләшә калды Сөйләвен минем әни сөйли инде, ул тыңлый да көлә генә Аның көлүен күрсәгез, сеньор Тонико. акылдан язарсыз Ул арада Нәсиб ризыктан җитешеп — О-о1 — дип кабаттан кычкырып җибәрде— Сеньор Тонико. оҗмах сые лабаса! Ходайның биргәненә шөкер, хөрмәт күрәселәрем бар икән әле — Табында да. түшөктәдәмө. ә. төрек? Нәсиб шартлаганчы ашады да. Тониконы озаткач, гадәтенчә, агачлар күләгәсенә чыгып, шезлонгка сузылды Узган атнадагы Баииа газе тасын апып. сигара кабызды мыегын сыйпаштырды Иртәнге моңсулыгыннан арынган, дөньядан разый иде Нәсиб Беравыктан абзасының кибетенә кереп, арзанпырак кына бер күлмәк өйдә остерөргә башмак ’Альфонс — Франциядә хатыннар тапкан малга яшәүче фәхеш ир-атны А Дюманың -Мосье Альфонс- дигән комедиясенең персонажы исеме бспән шулай атаганнар ’Кабидела — кошның эчен-башын каны белән берго томалап пешергән ризык сатып алыр. Пешекче белән әйбәтләп сөйләшергә кирәк булыр бар өчен кабымтөшемне, тәмле-томлыны хәстәрләсен. Тузанга батып беткән. сәләмә киемле пешекче аш-суга шулай оста булыр дип, тузан катламы астыннан шул чаклы нәфис, шул кадәр гүзәл сылукай килеп чыгар дип кемнең башына килсен Нәсиб тынычланып йокыга талды Диңгез җиле аның мыегын назлап сыйпаштырды (...) Нәсибнең бик тә эчәселәре килә иде, су эчәргә дип кухняга юнәлде Шул чагында абзасының кибетеннән Габриэлага атап алган күлмәк белән өйдә кияр өчен артсыз башмак салынган пакет күзенә чалынды Нишләргә? Иртәгә үз кулына тапшырыргамы, әллә инде хәзер ишеге төбенә илтеп куяргамы? Иртән уянып китәр дә рождество көнендәгечө сөенер Нәсибнең авызы ерылды, төенчекне култык астына кыстырып, голт-голт итеп су эчте: банкет вакытында официантларга булышып йөргәндә күбрәк эчелгән иде шул, күбрәк Күктәге ай ишегалдында үсеп утырган җимеш агачларын яктырта иде Хезмәтче бүлмәсенең ишеге ачык — эссе булгандыр инде, эсседәндер Филомена караклардан куркып ачкычын борып куяр — бар байлыгы булган әүлия сынын шул рәвешле саклар иде Ай яктысы бүлмәнең эченә үк үтеп керә икән ләбаса Нәсиб тә керде — пакетны Габриэланың аяк очына куярга ниятләде Иртән уянып киткәч, шаккатсын әле Ә индеиртәгә кич, боерган булса Күзе караңгыга ияләште Ай яктысы караватка төшә, Габриэланың ботын яктырта иде Нәсиб, дер калтырап, шуңа текәлгән көе катып калды Бу төнне ул Ризолета кочагында уздырырга өметләнгән иде, зур шәһәрдән килгән фәхишәнең үтә зур осталык белән назлавын татырга дип кабарега ашкынган иде — өметләре акланмады, дәрте басылмады Менә хәзер инде Габриэланың каратутлы тәнен, караваттан салынган аягын күреп тора, ямаулы одеял астында яткан гәүдәсен тоташы белән гүя күз алдына китерә, ә инде кәнәфер исләре тәмам башын әйләндерә Габриэла төшләнеп кенә бераз кыймылдады Нәсиб бусаганы атлап керде дә. кызга кагылырга базмыйча, кулын сузган килеш идән уртасында тораташтай катып калды Ашыгасы түгел Пешекчесез калсаң, мондый уңганны каян табарсың тагы?! Пакетны карават кырыена куярга да чыгарга Иртәгә өенә иртәрәк кайтыр да ышанычын яулап алырга тырышыр, кыз аныкы гына булыр Төенчекне куйган чакны аның кулы дерелдәп китте Габриэла дерт итеп уянып, күзен ачты нидер әйтмәкче булды, тик инде үзенә төбәп карап торган хуҗасын күреп алды, тәнен капларга дип одеялын алырга сузылды, әмма одеялы ни рәвешледер идәнгә шуып төшкән иде Кыз, оялчан елмаеп, калкынды да караватына торып утырды Ай яктысына эләккән күкрәген томалап-нитеп маташмады Хуҗасы тотлыга-тотлыга — Менә үзеңә бүләк алып кайткан идем Аяк очына куеп калдыр- макчы булган идем Әле генә кердем — дип сөйләнде Кыз елмаеп куйды, курыкмавын аңлата идеме бу елмаю, хуҗасына кыюлык өсти идеме — белмәссең Сабый да сабый, бу да сабый ботлары, күкрәкләре ап-ачык булуга да карамастан, гүя ул бөтенләй гөнаһсыз баладай, берни белмәгәндәй, тартынмады-нитмәде, төенчеккә сузылды — Рәхмәт яусын үзегезгә, сеньор, сезне Ходай тәгалә үзе сакласын Кыз пакетның бавын чишкән арада Нәсиб күзе белән ашарга җитешеп аны караштырды Менә Габриэла күлмәкне күкрәгенә кысты да кулы белән сыйпарга тотынды — Бигрәк килешле инде Кыз башмакны караган арада Нәсибнең тыны кысылды — Сеньор бигрәк юмарт инде Нәсибнең түзәр хәле калмады — тыннары кысылды, күзаллары томаланды, кәнәфер исләреннән башкае әйләнде Габриэла, әйбәтрәк күренсен дип. күлмәкне читкөрәк сузды янә ачык күкрәге пөйда булды — Бик күркәм Әүвөл се зне когтем иртәгә ниләр пешерергә икәнем әйтерсез дигән идем Сез кайтмыйсыз да кайтмыйсыз шуннан яткан идем менә Насиб коч-хөл белән — Эшем күп булды шул.— дия алды — Бичаракаем Арыгансыздыр инде’’ — дип. кыз күлмәкне төреп башмакны идәнгә куйды — Кая. үзем элеп куйыйм,— дип. Нәсиб аның кулына орынды Г абриэла — Нинди салкын кулыгыз — дип көлеп җибәрде Насибнең бүтән түзәр өмәле калмады беләгеннән эләктереп алды икенче кулы ай яктысында аермачык күренеп торган күкрәгенә үрелде Габриэла аны үзенә тартты — Чибәркәем Канәфер исләре бөтен бүлмәгә таралды Габриэланың тәненнән эссе бөркелде Насибнең бөтен гәүдәсен бөтереп кенә алды төнен көйдерде, ай яктысы түшәккә сеңде Үбешкөн-соешкән арада Габриэланың пышылдаган тавышы ишетелепишетелеп алды — Чибәркәем Чәченә чәчкә кадаган Габриэла Ильеус мәйданнарындагы түтәлләрдә төрле гөлләр гөрләп чәчәк ата. анда роза да. алтын чәчәк тә. дөлия-гөоргин да тырнак гөл дө бар Яшел аланнарда кып-кызыл тамчылар булып «сәгать унбер- чәчәгенең таҗ яфракчыклары балкып утыра Урман ешлыгында Мальядо зонасында. Уньан һәм Конкиста әрәмәлекләренең дымлы җирендә әкияттәге төсле күке яше чәчәк ата Ләкин шәһәрдә чәчәкләрнең хуш исләре дө урман-бакчалардан килгән исләр дө өстенлек итми Ильеуста кипкән какао орлыгының исе хөкем сөрә Складларда какаоны капчыкларга үлчәп тутырган җирдән дө порттан да экспорт фирмалары урнашкан биналардан да галәмәт көчле ис тарала читтән килүчеләрнең бу истән башлары өйләне ө шәһәр кешеләре ияләшеп беткән инде сизмиләр дө Какао исе шәһәр өстендә генә түгел, бәлки елга өстендә дө диңгез өстендә дә йозө-айкала иде Плантацияләрдә какао өлгергән чак Пейзажда сары төснең төрле төсмерләре өстенлек ала башлады, хәтта алө һава да алтынсу төскә кергәндәй тоелды Уңыш җыяр чаклар якынлашып килә, ө уңыш быел галәмәт бай, искиткеч мул булырга тиеш иде Габриэла төмлө-томлы салып олы бөр поднос әзерпөде икенчесене. тагын да зуррагына — акараже, абара тәрәч балыгы белән пешергән пирожки-мазар. куырмасын-монысын тутырды Негр малае Туиска тәмәке төпчеген суыра-суыра. аңа барда ишеткәннәрен үзенә кызык тоелган җыен вак төяк хәбәрләрне сөйләде өитик Мундиньо Фалкан ның ботинкасы унау икән, пляжда футбол ярышы буласы икән мануфа ктур кибетеннән әйбер чәлдергәннәр икән озакламый -Зур Балкан циркыкиләсе икән дө ул циркта фил жираф доя арысланнар юл барыслар бар икән Габриэла аны елмаеп тыңлап торды цирк аны да кызыксындырды — Киләмени? — дип сорады — Адым саен игълан элгәннәр — Бервакытны безгә дө килгәннәр иде Җиңги белән мин дө барган идем Шунда берәү утны йотты Туисканың үз исәбе икән әле цирк килгәч уп доя менеп шәһәр буйлап йөрүче клоунны озата барачак икән Аз-маз булышкан өчен Туисканың маңгаена клоун акбур белән билге ясый да. шуннан соң аны кичке сеанска бушлай кертәләр Әгәр дә мәгәр манежны хәстәрләргә булыша икән, ул чагында циркта малаең үз кеше булып китә дә вакытлыча гуталиндыр, щеткадыр салган тартмасын ташлап ук тора — Бер мәлне үзләре белән алып та китмәкче булганнар иде әле Директор үзе дәште — Униформист булыпмы? Туиска үпкәли язды. — Юк ла инде Артист булып — Син нишләргә тиеш идең инде? Туисканың кара чырае балкып китте: — Маймыллар белән номер күрсәткәндә ярдәмче буладыр идем Аннары тагын биер дә идем әле Әнки аркасында гына калдым — диде Чыннан да. негр хатыны Раймунда ревматизм белән газаплана, шуңа чит кешеләрнең керләрен юа алмый, дөнья көтү ике улына төшә берсе — Фило. автобуста шофер, икенчесе менә Туиска. алтын куллы малай — Бии дә беләсеңмени әле? — Күргәнең юкмыни? Биеп күрсәтимме? Туиска шундук биергә дә тотынды, тумыштан биер өчен генә яратылган диярсең: аяклары әллә ниләр кыландырып бетерә, гәүдәсе ифрат җиңел йөри, ул арада учын учка сугып көй чыгара иде Аңа карап торды, торды да Габриэла да тыелып кала алмады ул да биюне үлеп ярата иде Подностыр, кәстрүлдер ише нәрсәләрен ташлады да. итәген чеметеп кенә тотып, биюгә бирелде Хәзер инде кояшлы якты ишегалдында икәү — негр малае белән мулат кызы бии иде Габриэла бию дип бар дөньясын онытты Туиска. кисәк кенә биюдән туктап, кәстрүл төбен кага башлады. Габриэла бөтерелүен белде — итәге җилфердәде. беләкләре ипле генә күтәрелдетөште. бөтен гәүдәсе җай гына чайкалды, янбашлары дерелдәде, йөзе нурланып балкыды — Йа рабби, подносларым! . Икәүләшеп җәһәт кенә ризык-тәгамне җыйдылар да. Туиска подносларны башына утыртып, бию көенә сызгырына-сызгырына. китеп барды. Габриэла бию дип үләргә әзер иде. тиз генә туктый алмады фәкать кухня ягыннан нәрсәдер чыжылдаганны ишетеп кенә өйгә йөгерде Шиконың иртәнге чәйгә кайтканын ишеткәч. Габриэла үзе әзерләгән аш-суны алып, аягына туфлиен элде дә чыгарга юлланды Шико ашаган арада ул Нәсибенә ризык илтә, барда аз-маз булышкалый иде Әмма бусага төбеннән әйләнеп керде дә түтәлдән роза чәчкәсен өзеп алды, аны колак артына чәченә кадады, чәчкәнең бәрхет яфракчыклары кызның битен назлады Әлеге модага аны итекче Челипе өйрәтте, ул абзый руханиларны каргарга тотынса — яман каты сүгенә, хатын-кыз алдында исә итагатьле испан дворянинына әйләнә иде Бу моданың дөньяда бер затлы мода икәнен әйтте —Севильяда сеньориталар чәчләренә кызыл роза кадап йөриләр— диде Ильеуста күптән яши инде ул. аяк киемен игә китерә, үзе һаман португал сүзләренә испан сүзләрен катнаштырып сөйли иде Элегрәк Нәсибнең барына әллә нигә бер генә керер иде эше күп — иярдер, йөгәндер көйАи. камчы үрә. ботинкага, итеккә үкчә суга, буш вакытында кызыл тышлы брошюралар укый. Папелариа Модело-га кереп бәхәс кубара иде Якшәмбе көннәрендә генә барга сугылып, триктрак яисә шашка уйный, яхшы уйнаучыга санала иде Хәзер исә ходайның бирмеш ’ Аперитив — аш үтсен өчен иртән шәраб эчеп кую кеиендә иртәнге ашка чаклы аперитив! сәгатендә Нөсиб янына сугылмыйча калмый торган булып китте Габриэла килгәнне күреп чал бөдрә чәчен тузгытып башын селкә. яшь егеттәй, җем-җем итеп торган ак тешләрен күрсәтеп, көлеп җибәрә Бер ул гына түгел бүтәннәр дә барга көн саен йөри башлады ■Везувий-ның эшләре ал да гол Габриэла хәстәрләгән тәм-том. кабым- төшем беренче көннәрдән үк аперитив сөючеләрнең теленә керде андыйларның күбесе порттагы барлардай Нәсибкә агылды, һәм -Алтынсу »н ы ң хуҗасы Плинио Арасны хәвефкә төшерде Нью Гало Тонико Бастос, капитан чиратлашып Нөсиб белән бергә иртәнге ашны ашыйлар иде алар кая гына барсалар да Габриэпаның искитерлек уңганлыгын мактап туя алмадылар Аның кулы тигән акараже. тапалган итне, кысла боты белән катнаштырып, аның өстенә йомырка сытып банан яфрагына төреп кыздырган тәбә ашы. ит белән ясалган әчкелтем пи- рожкилар чәчмә һәм дә тезмә әсәрләрдә макталды укытучы Жозуэ бу нигъмәтләргә багышлап дүртьюллыклар язды колбаса — кашаса ке- бөгрөк рифмалар уйлап чыгарды Ипьеус яныннан пароходта узучы дусты Алагоас штаты сенаторы хөрмәтенә үз өендә мәҗлес үткәрергә исәп иткәч Мундинью Фалкан да Нөсибтән бер генә көнгә Габриэланы сорап торды Халык барга аперитив эчәргә, покер уйнарга аппетитны китерердәй борычлап ясалган акаражедан тәрәч балыгы белән кат- лама-пирожкидан авыз итәргә сыйланырга иөри иде Халык торган саен күбрәк йөрде. Габриэпаның ашка-суга осталыгын ишетеп таныш- белешлөренә ияреп килүчеләр дә аз булмады Кайсыберләре ашарга- эчөргө ашыкмады, озаклап утырды Бу хәл Габриэла үз хуҗасына иртәнге ашны үзе китерә башлагач, гадәткә көрде Габриэла барга килеп кергәч әйләнә-тирәдә соклану авазлары ишетелә аның салмак кына йорүлөре. түбәнгә төбәлгән күзләре һәммә кешене сокландыра, ө инде аның иреннәренә кунган елмаю барда утыручыларның йөзләрен яктыртып җибәрә иде Килеп кергәч тә Габри эла өстәлләр янында утыручыларга сәлам бирә үзе туптуры буфет янына уза, савытларын шунда куя Элгәре бу вакытта халык гөл булмый иде диярлек, килгәне бере тизрәк тамагын туйдырып китү ягын карый иде Хәзер исә аперитив сәгатен озайтып вакытны гомумән Габри эланың килүенә карап билгели торган булдылар Ул килеп кергәч элек алганны эчеп бетерәләр дә яңадан башлап җибәрәләр — Яле. Бико, сал әле бер рюмка -әтәч коирыгы-н' — Миңа ике вермут — Әйдә тагын берне уйныйбыз.— дип күн стакан эчендә сөяк- ашыкларны болгатып алалар да өстәлгә чәчеп җибәрәләр— Бөрөм бөрөм оч король Нөсибнең ашы суынып тәмен югалтмасын очөн халыкны тизрәк җибәрергә тырышып. Габриэла өстәлләр арасында булышып йори Аның башмагы цемент идәнне шуган кебөгрөк гизә купшы чәчен тасма белән кысып бәйләгән, нәфис битенә иннек-фөлән тимәгән Өстәлләр арасыннан ул биегән төсле иттереп йөри Кемдер аңа назлы сүзлер әйтә, кемдер ялынып-ялварып карап тора Габриэла һәммәсенә елмая холкы-табигате белән сабый баладан ерак китмәгән тик инде янбашы ның чаикалыпбиөп торуы гына кызның өлгереп җиткәнлеген ачык күрсәтә Аның монда булуы гүя барны җанга якынрак кунакчылрак иттөрөп җибәрә һәммә нәрсә җанлана торган иде Нөсиб аның килгәнен мәйданга аяк басуы белән үк күреп ала Кара чәченә роза чәчкәсе кадаган Габриэланы күргәч тә гарәпнең рәхәтлек тән күзләре кысыла Ашарына китерә бит ул аның тәмле ашлар ө ••Әтәч койрыгы- братилия аперитивы кашаса кушкан вермут Нөсибнең бу сәгатьтә карыны бик нык ачыккан була, барда сату өчен әзерләнгән тәмле ризыкларны ашап бетенүдән көчкә тыелып кала ул Ә инде Габриэла килеп керүгә, өстәл янында утыручылар аперитивны яңабаштан сорап ала Нәсибнең кесәсенә акча күбрәк керә, җитмәсә әле Габриэланы көпә-көндез күрү бәхетенә ирешә, үткән төнне исенә төшерә, киләсе төнне күз алдына китерә иде Нәсиб кешегә сиздермичә генә кызны капшый-тоткалый, Габри- элагй рәхәт, ул чырык-чырык көлә генә Ул арада капитан — Кил әле күр әле без уйнаганны, син минем шәкертем ләбаса.— дип кызны үз янына чакыра Барда юньләп кеше юк чакларда ул аңа триктрак уенының серен өйрәтеп маташкан иде шуннан бирле кызны үзенең шәкерте дип атый Габриэла башын чайкап көлә генә «ишәк» дигән уеннан гайре аның бернәрсәгә дә сәләте юк иде Шулай да уен озаккарак сузылса, капитан. һичшиксез. Габриэланы көтеп ала, соңгы тапкырларын ашык-сөяк ташлаганда үз янында булуын таләп итә — Монда кил. син бәхет китерәсең— дип теленә салына. Ә кайчагында Габриэла итекче Фелипега Ньо Галога яисә докторга бәхет китерә иде Андый чакны доктор кызның беләген чәбәкләп ала — Рәхмәт яусын, кызым, алла бирсә, тагын да чибәрләнә төшәрсең әле.— ди Капитан, үзенең укытучы икәнен дә исеннән чыгарып — Тагын да? Шуннан да артык кая инде тагын?! — дип аңа каршы төшә Нью Гало дәшми-тынмый Габриэланы күзәтеп кенә утыра Итекче Фелипе кызның чәчендәге розаны мактарга тотына — Ah, mis clinte anos!' — ди.— Нишләп әле аның әнә шул роза чәчкәсенә, колак яфрагына, яшел күзләренә багышлап сонет язмыйсың? — дип Жозуэга бәйләнә Укытучы исә — Монда сонет белән генә котыла алмыйсың, мәдхия яки баллада язам әле.— дип аклана Алар һәммәсе дә сәгать беренче яртыны суккач та кузгалалар Бико Фино шакшы куллары белән алар юмартланып калдырган чәйлекне комсызланып җыештыра Сәгать сукканчы утырганнары теләр-телә- мәс кенә кузгалышалар Бар бушап кала Нәсиб тамак туйдырырга утыра Габриэла аның ашарына китергәләп, өстәл тирәсендә йөри, сыра шешәсен ачып, аның эчәренә сала Нәсиб ара-тйрә кикергәләп — исәнлек бу — ризыкны мактаса, Габриэланың каратутлы йөзкәе нурланып- балкып китә Аннары ул савыт-сабаны җыештыра Ул арада Шико әйләнеп килә Бико Фино ашарга китеп бара Габриэла барның мәйданга караган ягына шезлонг чыгарып куя да «Хуш. Нәсибем1» — дип, кайтып китә Гарәп «Сан Феликс» дигән сигараны көйрәтеп җибәрә, узган атнада чыккан Баийа газеталарын кулына апа да Габриэла чиркәү тыкрыгына борылганчы артыннан карап озатып кала аның салмак кына артын тирбәлдереп, биегәндәй ипле йөрүләреңә сокланып туя алмый тик инде ул чагында розасы булмый Нәсиб аның розасын шезлонгтан табып ала — кыз иелгән чакны төшеп калганмы бу роза, әллә югыйсә үз кулы белән чәченнән алып, шунда калдырганмы — алла белсен Кызыл роза чәчкәсеннән кәнәфер исләре боркелө — бу инде Габриэланың үз искәе (...) Аһ, кая китте егерме яшьлек чагым' (испанчаны бозып өйтө) Игътибар үзәгендә Габриэла Таулы якта яши торган, кыргыйланып беткән ата мәче иде ул Йоны пычранып, укмашып каткан, бер колагы ертылган иде Әйләнә-тирәдәге ана мәчеләргә һич тынгылык бирми ата мәчеләр белән сугышканда һәрвакыт җиңеп чыга кыяфәте белән гел бандит инде менә Таулы якта аның кермәгән-урлашмаган кухнясы юктыр шуңа күрә хуҗа ханымнар да. хезмәтче кызлар да аны яраса әллә нишләтерләр иде тик ул чамасыз сак кылана һәм җитез иде Әнә шул бандитның ышанычын Габриэла ни рәөешле казангандыр инде, ияреп иорсен очен итәгенә ятып йокласын өчен ниләр генә эшләгәндер инде9 Әллә бәлкем теге калдык-постык эзләнеп иснәнеп килгәндә акырыл-бакырып кумагандыр идән щеткасы белән кизәнмәгәндер Габриэла аңа сеңерле калҗалар. балык койрыклары тавыкның эчен-бавырын ташлый иде Мәче аңа ияләшеп китте, көннәрен гуява күләгәсендә йоклап уздыра торган булды тәненә бераз ит кунды, чистарына төште Ул кич җитүгә сәйранга чыгып чаба — ботөн әйләнә-тирәне түбәләрне йореп чыга үз эшендә һич ару-талуны белмәс иде Габриэла бардан кайтып ашарга утыргач та мәче аның аягына килеп мырлыймырлый сырпаланырга тотына Калҗа эләксә — тәмләп кенә ашап җибәрә, әгәр инде Габриэла башыннан сыйласа, корсагын кашыса — бөтенләй эреп китә, мырларга ук тотына Дона Арминда бу хәлне могҗиза дип кабул итә Шул чакпы кыргый ланган мәчене ияләштереп булыр дип. кулдан ризык алыр дип үзен сыйпатыр Дип. итәккә ятып йоклар дип башына да китермәгән икән Габриэла үзен күкрәгенә кысып, йөнтәс танавына битен якын китерсә мәче күзен кысык кына калдырып йома да акрын гына мыраулаган була тырмаштырган була Дона Арминда карашынча. моны бөр генә нәрсә белән аңлатып була — Габриэла ачылып җитмәгән арадашчы медиум ул үзеннән бик тә көчле флюид-нурлар агылганын да аңламый ә инде шушы тупас алмазны сеансларда шомартсаң, аннан теге донья белән аралашу очен бер диген күрәзәче килеп чыгар иде Габриэланың флюидлары булмыйча тагын нинди нәрсә кулга ияләштерә алсын ди шундый да кыргый җанварны? Тол хатын оекка баш сабарга, хезмәтче кыз мәчене иркәләргә ишек төбенә икәүләшеп килеп утырган саен дона Арминда үзенең дәлилләрен китерергә тотына — Кызым, сиңа киләчәк сеанска бармый калырга ярамый Узганында да Диодоро сораштырды үзеңне «Бүген нигә килмәде7 Медиумга искиткеч бай бит ул. аның артында утырган чакны аңладым- — дигән була Төкмө-гек шулай диде Мач килеп торуын әйт әле син үзем дә шулайрак уйлаган идем ләбаса Диодоро үзе яшь кенә булса да андый нәрсәләрне өибөт белә Әрвахлар белән аралашканы аларга әмерләр биргәне әллә каян күренә Менә син дә күрәзәче булып китәрсең — Миңа кирәкми ул Кирәкми, дона Арминда Ни эшкә ди ул миңа7 Үлгәннәргә тимәгәнең хәерле, тыныч кына йокласыннар шунда Габ риэла мәченең корсагын кашыган иде тегесе тагын да кәефлерәк мырауларга тотынды — Кызым, бер дә акылга сыя торган эш түгел әле киреләнүең Әрвахың болаи гына сиңа акыл ойрәтә алмый лабаса шуңа гомер юлыңны сукыр килеш үтәрсең Әрвах бит безнең очен сукырга юл күрсәтүче белән бөр Безгә бит ул юл күрсәтә каршылыкларны уратып узарга булыша - Мин’ем алда юк ул каршылык, дона Арминда — Андамыни хикмәт ул бит киңәш тә бирә Шушы Арада гына дона Ампаро бик авыр бәбиләде Чыгасы гына кип^и бит малайның Нишләргә дә бөлмим, тәмам аптырадым Сеньор Милтон инде табиб чакырт- • 165 макчы булган иде Шунда миңа кем ярдәм итте дисең? Ирем мәрхүм: ул бит гел миңа тагылып йөри, бер минут та ялгызымны калдырмый Тегендә бит,— тол хатын бармагын күккә төбәде.— һәммә нәрсә, хәтта медицина да мәгълүм Колагыма пышылдавы булды — шулай эшләвем булды Тупылдап торган малай туды — Әйбәт эш инде кендек әбисе булу Сабыйларга туарга булышасыз — Менә хәзер син киңәшкә мохтаҗ, аны сиңа кем бирә? — Мин киңәшкә мохтаҗмыни әле. дона Арминда? Белмидер идем — Бер дә акылың юк шул, кызым Болай диюемә үпкәләмә, шыр дивана икәнсең ләбаса Ходай биргән байлыктан файдалана белмисең. — Нәрсә сөйлисездер, төшенә алмыйм, дона Арминда һәммә нәрсәмне киям ич инде Сеньор Нәсиб бүләк иткән туфлине дә киям әле Барга шуны киеп йөрим Хәер, туфли ипсез ул киеп йөрергә, мин үзем артсыз башмак яратам, бик уңай —Туфли сөйләп утыраммыни мин сиңа, дивана кызый? Әллә инде күзең чыкканмы сеньор Нәсибнең үзеңә гашыйк икәнен күрмәскә! Бөтенләй тугарылды бичара, боегып йөри, өйгә дә иртә кайта Габриэла мәчене күкрәгенә кыса төште, көлеп җибәрде — Сеньор Нәсиб асыл кеше, аңардан һич куркасым юк Мине куып җибәрергә уйламый, ә мин аның күңелен күрергә тырышам Шул чаклы сукырлыкка тап булгач, дона Арминда хәтта бармагын чәнчеп алды — Ой. бармагым! Бу чаклы да шыр тиле булырсың икән булсаң да Сеньор Нәсиб бит сиңа җаның теләгән нәрсәне алып бирә ала Бай лабаса ул! Ефәк сорасаң — ефәген, ярдәмгә бер кыз сорасаң — икене. акча дисең икән — җаның теләгән хәтле бирәчәк — Миңа бит берни кирәкми Нишлим мин акча белән? — Әллә син гомерең буена шулай матур булырмын дисеңме? Чибәрлегеңнән хәзер файдаланып калсаң каласың, калмасаң юк Нәсибтән берни сорамыйсыңдыр әле. әйеме? —Юк сезнең белән кинога барганда бераз акча сорыйм Тагын нәрсә сорыйм инде? Дона Арминда тәмам чыгырыннан чыкты, чукмарга кигезгән оегын атып бәрде мәче, коты алынып, хәйләкәр күзләрен карчыкка төбәде — Нәрсә сорасаң да. кызым җаның теләгәнне алып бирәчәк! — Ул пышылдауга күчте— Әгәренки көен тапсаң өйләнер дә әле үзеңә — Нишләп миңа өйләнсен ди ул, дона Арминда? Нишләп өйләнсен ди? Сеньор Нәсиб рәтлерәк, баерак гаиләдән, юньлерәк кыз алырга тиеш Нигә дип мине алсын икән? — Әллә югыйсә синең сеньора буласың, үз өеңдә әмерләр биреп һәйбәт киенеп, ирең белән култыклашып йөрисең, кеше арасына керәсең килмиме9 — Ул чагында миңа көннәр буена аягыма туфли киеп йөрергә туры килер иде Анысына риза түгел Ә болай сеньор Нәсибкә үзем бик чыгар идем чыгуын — Аш-су хәстәрләр идем үзенә, аз-маз кул арасына керер идем — Габриэла елмая-елмая сөйләде, мәче белән шаярды аның юеш салкын танавына борынын төртте— Нәрсә лыгырдап торам соң әле' Сеньор Нәсибнең миннән башка да мәшәкате баштан ашкан Минем шикеллегә нишләп өйләнсен ди әле9 Мине бит ул кыз кое күрмәде Ул акылдан язса да мине алырга тиеш түгел Хыялланмыйм Да — Сүземә колак салыр идең ичмаса, кызым Теләгең генә булсын, акыл белән эш кенә ит кирәк икән — бирел, кирәк түгел икән — ризалашма, канын кыздыр, тәмам аздыр Ул болай да хафага калган Шико әйтә, ни ди. судья синең өчен ой тотарга риза икән, ди Аннары Нью Галоның кемгәдер әйткән сүзләрен ишеткән сеньор Нәсиб гел аптырашта, ди — Кирәге юк — Габриэланың йөзеннән елмаю качты — Ошамый ул судьягыз миңа Карт пәри шикелле Дона Арминда f —Әнә тагын берәү килә — дип ымлады Урам буйлап ашыкмыйча гына полковник Мануэл Ягуар килә иде Болар турысына җиткәч, ул туктады башыннан эшләпәсен салып, чуар кулъяулыгы белән маңгаен сортте — Хәерле кич.— диде Тол хатын аңа — Хәерле кич полковник.— дип җавап кайтарды — Нәсибнең йорты шушыдыр бит9 Әлеге кызны күреп абайладым.— дип сөйләнә-сөйләнә Габриэлага ымлады— Бала-чагаларны Ильеуска күчерергә иде исәп шуңа хезмәтче эзләп йөрүем әле Берәр юньлерәк хатын-кызны белмисездер бит? — Нишләтергә полковник? — Нишләтергә дип Аш пешертергә инде — Андыйны бу тирәләрдә таба алмассыз шул — Нәсиб сиңа күпме түли соң? Габриэла аңа хәйлөсөз-нисез күзләрен күтәреп карады — Алтмыш мильрейс. сеньор — Ул да аз түгел анысы аз түгел Тынып калдылар Фазендейро читкә карап тик торды Шулчак дона Арминда кул эшен алды да. саубуллашып оенә ашыкты Анда ишек аркылы боларның сөйләшкәнен тыңларга бик җайлы иде Полковник канәгать калды елмаеп, кызга сүз кушты — Дөресен генә әйткәндә пешекче кирәкми дә миңа Бапа-чага күченгәч плантациядөн берәрсен алып кайтырмын өпе аш пешерергә Жәлләдем үзеңне, шушындый каратут йөзле чибөркәй әрәм ята бит кухняда, дидем — Нишләп, полковник? — Кулың яргаланып бетә Хәзер инде үзеңнән тора Телисең икән һәммә нәрсәң булыр бер дигән ои хезмәтче кыз кибеттән җаның теләгәнне алырсың, көстрүлмөстрүлөңнө ташлыйсың Күңелемә хуш килдең, кызыкай Габриэла урыныннан кузгалды аның чыраенда рәхмәтле елмаю чагыла иде — Йә. ни диярсең? — Бигайбә, сеньор мин риза була алмыйм Бертөрле дә начарлык уйламагыз, миңа монда да яхшы бернинди мохтаҗлыгым юк Миңа китәргә рохсәт итегез, сеньор полковник Ишегалды түрендәге тәбәнәк дивар өстендә дона Арминданың башы күренде Ул Габриэланы дәшеп алды — Мач киләп торуын еиг әле син аның' Әйттемме мин сиңа? Бусы да сине ойле итмәкче — Бер дә ошамады ул миңа Ачка интегеп үпсәм дә — Дөрес әйттемме? Теләгең булса — Ә минем теләгем юк Габриэла үзәнең бөтен киемнәрен — ситсы күлмәкләрен артсыз башмакларын, колак алкаларын беләзеген брошка-маэарын ярата иде. аягына кысан туфлиен генә килештерми иде Үзенең ишегалдын кухня белән плитәсен. үзе йоклый торган бәләкәй генә бүлмәсен бик тә ярата иде. барга йөрүдән үзенә бер ләззәт апа анда хәйран кызык лы яшьләр әитик укытучы Жозуэ сеньор Тонико сеньор Арилар белән күрешәаралаша опкән яшьтәге әдәпле әфәнделәр белә» әитик се иьор Фелипе, доктор капитан белән очраша иде негр малае Туиска белән дуслашып алды мәчене ияләштерде Сеньор Нәсиб аның күңеленә хуш килә үзе чибәр үзе яшь үзе таза ир-атның йонтөс күкрәгенә башыңны куел янбашыңда аның саллы ботының авырлыгын тоеп ятулары бигрәкләр рәхәт иде Мыегы белән Габриэланың баш чүмечен кытыклый да бөтен тәннәрен кымырҗытып җибәрә Ир-ат куенында йоклавы рәхәтен рәхәт тә бит, өйле булам дип, кием-салымга тамак-мазарга алданып кына карт-коры янында ятуның кызыгы юктыр Кызыгырлык булсын шул ул, сеньор Нәсиб шикелле, үзе яшь, үзе чибәр, үзе таза булсын. Дона Арминданы да әйтер идем инде! Спиритизм дип йөри-йөри тәмам хыялыйга әйләнгән, башына әллә ниләр килә башлаган Сеньор Нәсиб өйләнә, имеш тә. Габриэланы хатынлыкка ала, имеш Әмма хыяллану дигән нәрсә бар бит әле, әнә шул рәхәт бирә Сеньор Нәсиб белән култыклашып урамнарда йөрсәң Кинога кереп, янәшә утырсаң, башыңны аның мамык мендәр шикелле йомшак иңбашына куйсаң. Бәйрәмнәрдә аның белән танцевать итсәң Бармагыңда аның балдагын йөртсәң ( ) Габриэла белән читлектәге кошкай Кошчыкны күргәч тә, Габриэла. — И—и нинди матур! — дип кычкырып җибәрде - Нәсиб читлекне урындыкка куйган иде, кошчык бәргәләнергә тотынды — Сиңа бу Ялгызыңа ямансудыр югыйсә Шулай диде дә утырды Габриэла аның аягы янына идәнгә чүмәште йөнтәс дәү кулын алып, учын үпте Бу хәл Нәсибнең нигәдер әтиләре җирен, Сирия тауларын хәтеренә төшерде, нигә икәнен ул үзе дә әйтә алмас иде Аннары Габриэла башын аның тезенә салды Нәсиб аның чәчен сыйпады Кошчык ул арада тынычланып өлгерде, тавышын күрсәтте — Берьюлы ике бүләк Бу чаклы да акыллы булырсың икән җаный! — Ничек ике? — Берсе — кошчык, икенчесе — үзең алып кайтып бирүең һәр- көнне бигрөкләр соңга калып кайтасың лабаса. Нәрсә, Нәсиб шундый да ярны югалтыр микәнни? «Хатын-кызның тугрылыгы ахыры бер сына ул сынмый калмый» Нью Гало. төсе уңа, димәкче булгандыр әле Нәсибнең үзәкләре әрнүе кыяфәтенә чыкты. Габриэла башын күтәргән арада моны абайлап алды — Нәсибем, син нишләптер миңа моңсу күренәсең әле Бер дә мондый түгел идең бит Күркәм күңел белән, елмаеп-көлеп йөри идең, хәзер гел пошаманга калдың Нәрсәдән ул алай. Нәсиб? Ни дисен инде ир-егет сөеклесенә? Гел үз янымда калдыруның чарасын, сине саклау ысулын белмимен, димәс ич инде Шулай да гарәп аңлашу өчен форсатны ычкындырмаска булды — Сиңа әйтер сүзем бар иде шул. — Әйт соң. хуҗам — Миңа ошамый торган мине борчый торган бер нәрсә бар шул Габриэла шөбһәгә төште — Берәр ашны начар пешердемме, йә булмаса кереңне начар удыммы? — Юк, юк, башка мәсьәлә — Нәрсә соң? — Синең барга йөрүең Бик ошап бетми шул миңа Габриэла күзен зур итеп ачты — Сиңа булышырга, ашыңны кайнар чагында ашатырга тырышудан гына йөрим ләбаса Башка бер эшем дә юк анда — Мин беләм дә бит Мин белгән белән генәмени — Әһә, төшендем Анысын уйлап җиткермәгәнмен Барга кереп йөрүем ошамыйдыр инде Пешекче башы белән барга керә диләрдер Уйлап җиткермәгәнмен ' Нөсиб бу фикерне җүпләп — Шулай шул Кайсыбер кеше мона илтифат та итми ә бит моңа каршы төшүчеләр дә бар,— диде Габриэланың күзләренә сагыш иңде Кошчыкның җыры җанны ашады, йөрәкне телгәләде Бу чаклы да сагышлы булыр икән Габриэланың күзләре1 — Аларга минем нинди зыяным тигән? Нигә инде сөеклеңне шулай газапларга, нишләп инде дөп-дөресен әйтеп бирмәскә, сөю хисен ачып салмаска көнчелек корты күңелен ашаганны әйтмәскә, аңа кайчаннан бирле күңеленнән әйтеп йөргән бибиөм дигән назлы сүзен хәзер кычкырып кабатламаска’ — Иртәгедән алайса кара ишектән үтеп кенә ашарыңа калдырып чыгармын Залга да узмамын, тыштагы өстәлләргә дә якын бармамын Әфарин Димәк, Нөсиб аны кон үзәгендә элеккечә үк күрәчәк, үз янында икәнен тоячак, аның кулына, аягына, түшенә орыначак Ихтимал, бу әле кем җитте шуның тәкъдименә, тәмле сүзенә кире җаөап булып та аңлашылыр — Яратып йөрисеңме соң син барга? Габриэла ияк какты Буш вакыты булса, барга чаклы юлны урап кайта, анда да һәммә нәрсә күңеленә хуш килә Шәһәр буйлап савытлар күтәреп барган чакны өстәл араларыннан узган чакны ир-атның үзенә ымсынып карап калганын абайлый пышылдаганын ишетә Әмма аны карт-корының күз карашы кызыксындырмый, полковникларның үзенә әй алып бирергә теләк белдерүләре күңелен һич үсендерми Ир-атның шулай сокланып каравы, сәлам бирүләре кочарга ымсынулары гына ошаса ошый торгандыр Әнә шул дәртле хөләте, гүя төнгелеккә барып тоташа — Нөсиб куенында яткан чакны Габриэла барда үзе күргән чибәррәк ир-егетне хәтеренә төшерел ята Сеньор Тонико да була анда, сеньор Жозуэ да сеньор Ари да. сеньор Эпаминондас та. кибеттә кассир булып эшләүче егет тә Бу гауганы шуларның берәрсе чыгармагандыр пабаса’ Юк. булмастыр Игътибардан мәхрүм калган берәр карт пәридер әле. мөгаен’ — Ярар ла. электәге шикелле үк кил Ләкин моннан соң өстәл араларында иормөссең буфет янында гына торырсың Димәк, аңа сокланып карый алачаклар икән әле. елмаячаклар икән әле, бер-икө сүз әйтер өчен янына да киләчәкләр икән әлө Нөсиб кисәктән генә — Барга китим,— диде — Бик иртө бит әле — Миңа гомумән дө кайтырга ярамый иде Габриэла аның аякларын кысып кочаклаган да һич китәргә ирек бирми генә бит Нөсиб аны төнлә белән генә назлый көпә-көндез якын барганы булмады Торыйм дисә, рәхмәт тошкере. җибәрми генә бит' — Әйдә менә монда Тиз бул Нөсиб мулат кызын үзе белән ияртеп алып китте Беренче мәртәбә үзенең йокы бүлмәсендә, үз караватына яткызып тунасын әлө Хезмәтчесе. пешекчесе итеп түгел, бәлки хатыны шикелле иттереп Габриэла ике кулы белән аның башын кысып тотып, күзләреннән үпкәч, Нөсиб гомерендә беренче мәртәбә — Әйт әле мине бик яратасыңмы’ — дип сорар булды Габриэла копөп җибәрде, һәм аның көлүе кошлар җырлаганга, сандугач сайраганга охшап яңгырады — Чибәркәем Бик-бик яратам Алай гына микән әле Тукта нишләп соң әле Нөсиб аны кайгыга салды нишләп дөресен әйтеп бирмәде’ — Берәү дә сине барга килмәсен дип әйтмәде Минем үз сүзем ул Моңсулануым да шуннан килә Барысы да сиңа җыен тузга язмаган сүз әйтә, шаяртып маташа, кулыңны тота, шунда ук барның идәненә генә бәреп екмыйлар лабаса Габриэлага бу сүзләр мәзәк тоелды, һәм ул рәхәтләнеп көлеп җибәрде — Исең киткән икән Мин бит аларга өйләнеп тә карамыйм — Чынлапмы? Габриэла аның башын күкрәгенә кысты Шул чагында Нәсиб үз телендә, гарәпчә иң-иң назлы сөю сүзләрен әйтер булды — Бибием Моннан ары мин сиңа шулай диярмен синең урының шушы булыр, бибием. шушында йокларсың, бибием Гәрчә аш-су эшен башкарсаң да. моннан ары пешекче түгел синең исемең, син шушы йортның хуҗабикәсе Якты кояш нуры да син. айның яме дә син. кошлар сайравы да син Исемең синең — Биби — Биби, нәрсә, чит телдәге исеммени? Мине шулай ата алайса, үз телеңдә ешрак сөйлә, көен яратам шул телнең Нәсибне озаткач та, Габриэла читлек каршысына утырды Менә нинди әйбәт кеше бит мине көнләшә, дип сөенде Көлә-көлә, читлеккә бармагын тыккан иде — кошчыкның коты алынды, талпынып куйды теге Көлми ничек түзәрсең, Нәсиб хәтле Нәсиб көнләшкәч Ә менә Габриэла үзе һич көнләшми хуҗа кеше, теләге булса, башка хатын янына да бара ала Сизә иде ич инде, баштарак нәкь шулай булды аның белән дә ятты, башкалар янында да булгалады Ләкин Габриэла көнләшмәде Тели икән, китә бирсен икенче берәү янына, бөтенләйгә үк түгел, бер кичкә генә Ә менә Насибнең көнләшүе мәзәк инде Жозуэ аның беләгеннән тоткан икән, шундый чибәр шундый җитди сеньор Тонико Нәсиб күрмәгәндә генә моның баш чүмеченнән үбәргә талпынган икән, әгәр сеньор Эпаминондас очрашмакчы булып сүз кушкан икән, сеньор Ари конфет ташый һәм аны иягеннән генә тоткалый икән инде, аннан гына дөнья җимерелмәгәндер ич әле Нәсиб кочагында чакта Габриэла хыялында һәр көнне берәрсе белән дә ятып карады лабаса. аннары тагын элеккеләре — үзе генә белгән ир-ат белән дә яткандай хис итте фәкать абзасын гына якын җибәрмәде Әле берсен назлый-сөешә әле икенчесен Күбрәк теге Бебиньо дигән малай белән дә сеньор Тонико белән була Хыялланудан да татлы ни бар икән? Барга барулары, ир-ат арасында чуалулары нинди рәхәт' Дөньяда яшәве үзе бер бәхет ләбаса Кояш-та кызыну, салкын ваннада юынуны ярата ул. гуява чәйнәү, манго ашау, борыч кимерүнең дә һич кимен куймый: урамнарны урау, җырлау, бер егетнең куенында үзен икенче берәү белән дип хис итүне дә булдыра Биби дигән исем бик ошап китте әле аңа Алыптай гәүдәле Нәсиб- тән һич көтмәгән иде ул моны Ә бит үзе шундый мизгелдә дә чит телдә сөйләде, көнләшеп сөйләде Мәзәк тә инде! Юк Нәсибне һич рәнҗетергә ярамый, әйбәт кеше ич ул Хәзер инде бераз саграк эш итәр, күңеленә әрнү салмаска тырышыр Ләкин өйдә генә бикләнеп, тәрәзәгә дә килмичә, урамга да чыкмыйча тормас ич инде Елмаймыйкөлми. сөйләшми-нитми генә йөрмәс ич инде Ир-атның тавышын, еш-еш сулавын бер дә ишетмичә күзенең елтыравын күрмичә яшәмәс ич инде «Сорама да юк та. Нәсиб алай булдыра алмыйм» Кошчык читлеге эчендә бәргәләнә дә суккалана Күпмедән бирле мәхбүс икән инде7 Әллә ни күп түгелдер, күнегеп тә өлгермәгән Хәер бикләнеп яшәүгә кем генә күнегә алыр икән? Габриэла кош-кортны ярата болай үзе — этләр, мәчеләр, тавыкчебешлөр белән дуслыгы да бар шикелле Плантациядә эшләгән чакны аның тутый кошы бар иде, шул сөйләшә торган иде Ачка үлде бит, әй, абзасыннан алда дөнья куйды Бу кошчыкны бер дә менә читлектә асрыйсы килми Кызганыч Нәсибкә әйтсә, үпкәләр, рәнҗер Рәнҗемәскә Габриэлага ялгызына ямансу булмасын дип. җырчы кошны алып кайтып бүләк иткәч Әмма софраның да җыры моңсу. Нәсиб тө моңсу Аны рәнҗәтү килешмәс бераз саграк булу кирәктер Аны рәнҗетмәс өчен кошчык үзе читлегеннән чыкты да очып китте, дияргәдер Габриэла ишегалдына чыкты читлекне ачып җибәрде Мәче йоклап ята иде Кошчык гуявага очып менеп кунды Габриэлага җыру җырлады Бу чаклы да яңгыратып, күңелле итеп җырлар икән җырласа да'Габриэла елмаеп куйды ( .) Туй Өстенә күк күлмәк аягына кысан туфли кигән керфекләрен түбән төшереп. оялчан гына елмайган Габриэлага һәркем кызыгырлык иде Кунак бүлмәсенә ул Тонико белән култыклашып килеп керде нотариус олуг бәйрәмнәрдәгечә ыспай киенгән иде Ладейре-де-сан-Себастьян урамындагы Нәсиб йорты шыгрым тулды Чакырылганнары да чакырылмаганнары да килде — туйдан тукмак каламы соң1 Нәсиб үзенең ниятен әйткәч тә Габриэланы дона Арминда өенә озатты ярәшкән егет белән кызга бөр ойдә куну килешми икән ләбаса Габриэла моңа сәерсенеп — Нигә инде? Барыбер түгелмени? — диде Түгел шул менә Хәзер бит ул Нәсибнең ярәшкән кызы хатыны булыр бүгеннән үк олуг хөрмәтенә лаек Оиләнешергө ризалыгын сорагач. Габриэла уйга калды — Нигә инде, сеньор Нәсиб’ Кирәкмәс иде инде — Нәрсә, риза түгелмени? — Ризасын риза да бит Кирәкмәс иде Мин бит сезне болай да ярагам Нәсиб хәзердән үк хезмәтчеләр яллады берсе өйне җыештырыр икенчесе, япьяшь кыз бала, аш-су һөнәренә өйрәнер Ресторанда эшләргә тагын карыйсы булыр әле Буяучылар яллап өенең буявын яңарттырды, op-яңа мебель кайтартты Ярәшкән кызына бирнә булдырды — җиңгәсе ярдәме белән күлмөген-фәлөнөн эчке киемнәрен туф- лиен-оөгын сатып алды Абэасы белән җиңгәсе башта гына сәерсенделәр дә. тора-бара бик ягымлы булып киттеләр Ярәшкән кызны утырмага да чакырдылар Нәсиб кенә ризалык бирмәде хәстәрләү эшләрен үзе генә башкарып чыга алмаячак иде Ә менә дона Арминда белән ике арадагы дивар бик тәбәнәк булу сәбәпле. Габриэла итәген күтәрә дә сикереп чыга — тау кәҗәсе диярсең Шул рәвешле Нәсибе янына йокларга йөрде Апасы белән җизнөсе Нөсибкә авыз ачарга да ирек бирмәделәр, аның ойлөнүенә төш-тырнаклары белән каршы килделәр Итабунада яшәүче Эшкәриләр исә бүләк итеп бака кабырчыкларыннан эшләнгән искиткеч матур абажур җибәрделәр Өстенә карасу-зәңгөр костюм аягына ялтыравык туфли кигән мыегын гайрәтле иттереп бөтереп җибәргән күкрәгенә кәнәфер чәчәге кадаган Нәсибне күрәселәре килеп ничаклы халык җыелган Габриэла аска гына карап елмая иде Судья игьлан итте утыз оч яшендәге коммерсант. Феррадасада туып, Итабунада кенәгәгә теркәлгән Нәсиб Эшкөри Сәгадәт белән егерме бер яшендәге өй эшләрен башкаручы Ильеуста туып шунда ук кенәгәгә теркәлгән Габриэла да Силва никах пашалар, диде Нәсибнең йорты шыгрым тулы — ир-ат күбрәк хатын-кыз азрак Тониконың хатыны язылышкан чагында шаһит буларак чакырылган иде. ул бар да. аның каөнсеңлесе аксыл чәчпе Жөруза килгән капитанның киң күңелле, искиткеч гади хатыны килде кыз туган Рейслар әнә бертуктаусыз елмаешалар Жоан Фулженсионың алты бала тәрбияләп тө бирешмәгән хатыны килде Бүтәннәренең киләсе килмәде — хезмәтче кызга өйләнәләр димени! Өстәл өсләрендә ризык-нигъмәт. шәрабның да төрлесе Кунаклар чамасыз күп булып, өйгә генә сыеп бетә алмаганнары тротуарны тутырды Ильеуста мондый кызыклы-җанлы туйның булганы юк иде әле Плинио Араса булып, ул да конкуренция дип тормаган, шампан күтәреп килгән иде. Чиркәүгә барып никахлашсалар, ямь өстенә ямь буласы иде дә бит Нәсиб мөселман динендә икән ләбаса хәер, Ильеуста яши-яши аллаһе тәгаләдән дә. Мөхәммәт галәйһис-сәламнән дә читләшкән, тик инде Гайсә пәйгамбәргә дә. Иеговага да якынлашмаган иде Шулай да поп Базилио килеп. Габриэлага фатихасын бирде —Иерихоннан килгән роза гөлкәем чәчәк атып, нәсел калдырсын.— диде Нәсибкә исә бармак янады: — Теләсәгез нишләгез, балаларыгызны чукындырмыйча калмыйм — диде — Ризамын, сеньор падре Кич якынлашып, эңгер-меңгер җиткәч, урамнан берәү — Күрегез, күр, җир казу машиналары кайткан! — дип сөрән сал- маса. туй мәҗлесе, ихтимал, кара төнгәчә сузылган булыр иде Барча халык урамга агылды. Риодан кайтып төшкән Мундиньо Фал- кан да туйга килде. Габриэлага ул кызыл розалар китерде Нәсибкә көмеш портсигар бүләк итте. Аннары урамга чыкты да үз-үзеннән канәгать булып елмайды дүрт җир казу машинасын сөйрәп ике буксир килә иде Шулчак өч мәртәбә <ура» кычкырдылар да кияүләр белән саубуллаша башладылар Иң әүвәл Мундиньо Фалкан, доктор һәм капитан саубуллашты Бәйрәм тамашасы портка күчте Кияүләр янында бары тик ту- таш-ханымнар. Жозуэ белән итекче Фелипе генә беравык юандылар Мондый шау-шулы конне Глория булып ул да тәрәзә каршында утыру белән чикләнмәде, урамга атылып чыкты Дона Арминда да. яшьләргә тыныч йокы теләп, чыгып киткәннән соң мәхшәр тулы, буш тәлинкәләр—шешәләр тулы өйдә икәүдән-икәү калгач. Нәсиб телгә килде — Бибием .— диде — Сеньор Нәсиб — Нишләп әле сеньор? Мин бит синең хуҗаң түгел, ирең Габриэла балкып елмайды, аягыннан туфлиен салып атты, яланаяк килеш өйне җыештыра башлады Нәсиб аны беләгеннән эләктереп алды да кинә белән — Алай ярамый, бибием.— диде — Нәрсә ярамый? « — Сеньорага яланаяк йөрү килешми Габриэла шөбһәгә төште — Яланаяк йөрү килешмимени? — Килешми шул — Нигә инде? — Син ярыйсы гына бай сеньора хәзер, халык сиңа хөрмәт белән карый — Юк инде, сеньор Нәсиб. мин үзем булып, Габриэла булып калу ягында — Мин сине тәрбияләргә алынам— Шулай дип Нәсиб аны күтәреп алды да караватка илтеп салды Габриэла фәкать — Чибәркәем — дип әйтергә өлгерде