Логотип Казан Утлары
Поэма

Колшәриф 

 

I.

Баш сүз

Бисмиллаһи рахман ирахим, дип, Башлыйк әлс сүзне, туганнар! Шул сүз белән эшкә керешкәннәр Безгә кадәр җирдә булганнар. Ә без әллә өлгермәбез, дидек — Чаптык — вакыт аз күк тоелды, Заман белән заман аймылышты — Бик күп нәрсә .. җиргә коелды. Чәчәк чәчсәк, билчән үсеп чыкты, Дөнья куыйк, дидек, иң элек. Кудык, кудык, әмма тоталмадык, Ә күңелдән качты изгелек. Алланы бар һәм бер диеп белгән Бабалардан гыйбрәт аласы. Кем булсаң да, халкың үткәненнән йөз чөермә, заман баласы. Калдырып тор юк-бар мәшәкатең, Тыңлап кара чорлар тавышын; Урап кайтыйк, әйдә, борынгыдан — Заман белән заман кавышсын. II Кичке азан Фал китабын ачты — «Хак тәгалә Тәкъдирләргә нәрсә язган соң? Кемне данлап яшәр шәһре Казан? Кайсы якка агар Казансу?  Икенде дә җиткән... Ага гомер... Ага... Ага... Яшәү—фанилык... Фанилык та... Әмма сабыйларга Әйтер сүзең әйтеп кал элек. Ишетсеннәр... Көч-куәткә каршы Көч-куәтләр куеп базганчы...» Шундый уйлар белән, Акрын гына Манарага менде азанчы. Манарага менде Озак итеп Карап торды шәһре Казанны. Йөрәкләргә салып ниндидер шом Бер моң булып чыкты азаны. Күзе яшьле иде карт мәзиннең, Тыныч түгел иде күңеле; Тирәюньне камап алган чирү Тагын мәкер кора түгелме? Иртәгәме... бәлки бүген үктер... Барыбер дә алыш буласы; Изге яуда мөэмин-мөселманның Хозыр-Ильяс булсын юлдашы. Дүрт кыйтгага очты изге аваз — «Аллаһе әкбәр!» дигән дүрт нида. Әһле ислам дошман ниятеннән Белми иде әле берни дә. Килде халык шулай көндәгечә, Намазга дип, җәмигь мәчеткә... Озак итеп вәгазь сөйләнелде, Таралмыйча гына ят-читкә. Телгә керде пәйгамбәрле чорлар, Ходай телдә булды һәрдаим. ...Икенде дә тәмам. Әмма һәркем Таралмыйча торды бер кавым. Миләр түнгән. Михраб диварында Күзгә чәнчеп керә һәр хәреф. «Ни өчендер күнегелгән төштә Күренмәде бүген... Колшәриф. Афәтләрдән илне саклар өчен Берәр чара бәлки күрәдер? Бу низаглы чорда ул Казанда Ышанырдай кеше... Бердәнбер...» Сабыр гына аннан кузгалдылар... Бергә иде яхшы-яман да. һәркем эчтән ләгънәт укып кайтты Афәт алып килгән заманга. Көндәгечә өмет нуры сирпеп Мөэминнәрнең яше-картына Кызыл кояш кабат кереп качты Ослан тауларының артына .. III Гөнаһларын кая куярсың Намазга дип тәһарәтен алгач. Җыенганда жәмигь мәчеткә, Колшәрифкә мәктүб тоттырдылар, Шыпырт кына ымлап бер читкә. Кем икәнен сәет танымады.. Тик андады: мөһим эш белән... Яшереп кенә бирә торган булгач. Китергәндер кирәк кешедән... Килгән адәм ничек пәйда булса. Шулай юкка чыгып эреде; Бу хәл бүлмә эңгерендә калган Сәет өчен хәтта сер иде. Ул мәктүпне ачты кабаланып... Якынрак килде яктыга.. Язу... таныш иде... кинәт аның Күзләреннән яшьләр актылар. «И Колшәриф!..» —дигән иде анда,— «Мин бит аккош идем — илйортта; Хәзер исә ятлар тозагында Көне-төне канлы яшь йотам». Тыныч кына укып булмый иде Кинаяле, утлы сүзләрне... Бу кадәрле каргыш тулы язу, Их, күрмәсен иде күзләре. «Бәкләр сүзе сүздер, дидеңме син — Шатлансыннар — сүнә кояшым... Мин читлектә яралы кош бүген — Гөнаһларын кая куярсың?! Шаһгалигә хатын итмәкчеләр — Үкереп-үкерсп яшьләр коярсың. Карт каргага аккош тиң булырмы — Гөнаһларын кая куярсың?! Сабыемны поплар чукындырды — Кяфергәмс ләхет уярсың. . Хак динебез мәсхәрәгә калды — Гөнаһларын кая куярсың?! Син мөнәҗәт яздың «Аллаһу» дип, Һәр гамәлең саен «һу» дидең— И Колшәриф, синең сүзләреңне Изге диеп йөргән мин идем. Инде китап сүзе сөйли-сөйли, Яннарыңа кемнәр җыярсың?! Җыен чыпчык — тәхет тирәсендә — Гөнаһларын кая куярсың?! И Колшәриф, антлар эчтең миңа — Ант бозарга ничек кыярсың? Барасы бар алла каршысына — Гөнаһларын кая куярсың?! Бабам кулы таҗ кидергән колның Турунына башлар иярсең; Ил-йортыбыз пыран-заран килә — Гөнаһларын кая куярсың?! И Колшәриф!..» Мәктүб озын иде... Сикереште сүзләр... Уйнады... Ике күзен яшьле пәрдә каплап, Зарый-зарый йөрәк елады. Ул сыгылып төште... Хәле китте...— Гомер буе юкса нык иде. Әллә нинди хәлләр булганда да, Йомшарганы болай юк иде. Телде, телде, телде җанны өн сүз, Гел-гел телеп торыр — тоярсың: «Гөнаһларын кая куярсың...» «Гөнаһларын кая куярсың...» Гомере буе Хак юлында йөреп, һәр гамәлен Хакка багышлап, Карт көнендә шулай гөнаһ җыеп, Калдымыни ялгыз, байгыштай?! «Кем уйлаган болай булыр диеп. Изгелектә иде нияте. Мәскәү илчесе бит вәгъдә бирде, Аңа каршы кем соң ни әйтте?! Саклап калыр өчен ил тәхетен Корбан иткән идек аккошны; Ходай язган, диде, үзе күнде — Ала хәзер болай ник һушны. Ялгыштыңмыни соң, и Колшәриф, Сизмәдеңме хәйлә-мәкерне, Алдандыңмыни соң карт көнеңдә, Аермыйча туры-кәкрене. Карчыгамы тәхет биләгән зат, Каракошка бер җим булмасмы? Бездән битәр күбрәк тыңламасмы Мәскәүләрдән килгән тылмачны? Мин бит алла түгел, алла колы, Кайдан барын белеп бетерим! Казан иле исән калсын өчен Тагын нинди корбан китерим?!» Хәлсезләнеп чүкте намазлыкка, Шөкер итеп алла барлыкка, Елый-елый тәкърарлады бары: «Ярлыкагыл, ходам, ярлыка* IV. Төш юрау > Йокылары качкан Колшәрифнең... Кояш чыгып килгән чак иде. Хан катына чакырып кичекмәстән Йомышчы карт ишек шакыды. Йәдгәрне дә. димәк, йокы алмый. Димәк, ул да тирән борчуда. Карчыга ук булмаса да... Барыбер Канда булган ярсу бер чыга. Кол булалмый хаким булып туган — Буйсыну һәм күнү юк аңа! Хаким булып яшәү бик җиңел дә. Бик авыр да икән дөньяда Керде күрде... зурлап сәлам бирде... — Ни боерың,—диде. — баш өсте! Йәдгәр эндәшмәде. Ишарәләп Утырырга кушты. Озак дәшми торгач сүз башлады: ‘ — Мин төш күрдем, сәет... Юрарсың... Әйткән фалың мине сөендерсә, Ни теләсәң, шуны сорарсың. — Баш өсте!..—дип кабатлады сәет,— Тик әйтмәмен фалның киресен... Сөендерсә, сөсндермәсә дә. Мин сөйләрмен... фәкать дөресен. — Йә, хуп!.. Кыю сүзең ошый миңа.. Мин дә сөймим башлар игәнне... Ханнар тирәсендә иөри-йөри Оныткансың курку дигәнне. — Куркам диеп... Шушы яшькә җиткәч. Калтырап ук инде төшимме? Хак хакыйкать салган иманыма... Я, йәдгәрхан. сөйлә төшеңне — Без бостанда, имеш, утырабыз... Кәнизәкләр бии... Җыр да моң... Мин дә, уйга чумып, озак кына Сорнай авазларын тыңладым. Син кунаклар белән гөр-гөр, имеш, Җыру әйтеп, кыйсса сөйлисең... «Хөбби Хуҗа» дисең... Күңелләр хуш!.. Алда нигъмәт — нәрсә телисең... Кинәт кенә шунда әллә кайдан Яңгырады аккош тавышы — Җан ачысы белән өзгәләнә... Әй кычкыра — шундый сагышлы. Мәҗлеснең дә кинәт яме китте, Пәйда булды кинәт бер читлек; Имеш, аккош шунда бәргәләнә, Коткарырга, дибез, тик ничек. Мин ачарга куштым ул читлекне... Син ачтың да... Аннан «Кар!» да «Кар!», Көтү-көтү булып, Өерелеп Очып чыкты бары каргалар. Урап алар мәчет манарасын Кунмакчылар айның очына. Без аптырап, хәйран калып тордык... Мин уянып киттем шушында. ...Ни әйтергә белми торды сәет. — Йә, Колшәриф, юра, юш килсен. Ил капкасын дошман какмасын... һәм Кунак булып илгә дус килсен. Урамакчы иде бик ерактан, Ләкин сәет читкә бормады, — Бик хикмәтле икән төшең,—диде,— Ханнар гына күрә торганы. Төшеңдә ни булса — өнендә шул... Өнендә ни?— Идел аръягы... Карга көтүе күк чирү баскан... Хәвефләнер ниең бар тагын? — Яу чыгыйк дип әйтми торгансың бит?.. — Юк, юк, ханым, алла сакласын... — Килгән чирү бер көн кире китәр, Капкаларын гына какма син. Алар тимәсәләр, без тимәбез, Кирәк түгел безгә җиһаның... — Ходай сакланганны саклармын, ди, Гафил булмыйк, димен, и ханым. — Сүз куешкан, вәгьдә-иман, диеп, Иван белән куллар бирешкән. Башка кайгын юкмы — котылып тор Сугыш атлы кыен ул эштән... Син әйт, менә, аккош турысында... Анысы. . Сөембикәме, синеңчә?.. ..Күзгә бәреп сорау бирде Йәдгәр — Ул дигәнчә булыр —ни дисә?! Ни әйтергә аптырады сәет— Әйталмады, юк, дип, дөрес, дип... Гел дөресен генә сөйләп булмый, X Хакимнәрдә бүтән дөреслек. Әйтте сәет, күзгә туры карап: — Анысы безнең шанлы дәүләтебез, Җиңә алмас аны беркем,—дип,— Читлектәге кебек бәргәләнә — Җитми бүген аңа иркенлек. Кояш чыгышымы, баешымы — Ят чирүләр баскан бар җире; Чукымакчы безнең шул аккошны Төшеңдәге карга өере. — йә, хуп... Никтер миңа соңгы вакыт Әллә нинди юньсез төш керә... Ярар... Эшеңдә бул... Моннан ары Сөембикәне искә төшермә!.. Авыр уйлар уйлап китте сәет — Уйламаслык җирдән уйларсың! Ә колакта өч сүз чынлап торды: — Гөнаһларын кая куярсың?.. Гөнаһларын кая куярсың?.. Гөнаһларын кая куярсың?.. V Фетнә Иртән, намаз беткәч, Аңбилде би Серле генә итеп ым какты; Әйтер сүзе бардыр Колшәрифкә... Ярар, тыңлар, әле бар вакыты Халык кайсы кая таралышкач. . Юк-бар йомыш табып Аңбилде Бөтерелде михраб тирәсендә, Аннан Ходайколны апкилде. — Сәет, сиңа бик зур сүзебез бар... Бик мөһим сүз синең өчен дә Атлый-атлый бәлки сөйләшербез, Яхшы түгел... мәчет эчендә. Кузгалдылар тотып таякларын, Әкрен генә корып әңгәмә. Тәкъва картлар, дияр иде берәү. Читтән карап торса әгәр дә... Аңбилде би әйтте: — Гаҗәпләнмә. Фетнәләр дип уйлап, аптырап, Иркенләп бер сөйләшеп тә булмый — һәммә җирдә йөз күз, мең колак. Безне борчый Идел аръягында Тыз-быз килгән урыс чирүе... Зөя буенда бит тиккә түгел Аның кальга корып йөрүе. Берәр чара күрик мәллә, сәет, Йөреп булмый болай исәреп. Йоклап калсак, ходай ярлыкамас... — Ә хан?..—диде кинәт Колшәриф... — Ни уйлавын ханның белеп булмый... Ул бүген хан безгә, ә аннан... Кыскасы, шул... диван хәл итсен дә... Ул чагында курка кем ханнан?.. — Бу бит фетнә! Ходай каршысында Нәрсә диеп җавап бирербез?! ...Ходайкол да усал итеп әйтте: — Соң алайса шулай черербез. Таш капчыкта күпме яшәп була — Ни икмәгең җитми, ни суың... Урыс кешеләре җыеп алды Тау ягының бөтен басуын... Белә сәет, белә: Туган йорты, Газиз җире шушы төбәктә, һич кайтара алмый карышын да, Ходайга мең теләк теләп тә. Ләкин ничек? Нинди тылсым белән?.. Йөз илле мең чирү—Зөядә. Биш мәртәбә азрак көчең белән Сугышырга чыгам, димә дә! — Юк, җәмәгать!— Колшәрифнең сүзе Әмер сыман кискен, нык иде. — Япан кырга чыгып кара-каршы Сугышыр көч бездә юк инде. — Соң, алайса нәрсә итәбез соң?— Ходайколны сүзе сәетнең Тәмам мингерәтте. Әйтерсең, ул Сәбәпчесе иде гаепнең. Ә Колшәриф әйтте, бераз баргач: — Көч-коралсыз гына туктасын... Күндерергә кирәк яшь Иванны... Безгә каршы сугыш чыкмасын. Мин бит беләм аны... Шактый куркак... һәр кешесен шикле дип карый... Артында бит аның котыртучы Кара шәүлә генә—Макарий. Кара мәче җибәрергә иде Җайлап кына ике арага... Сугыш кына булмый калсын берүк... Ярап торыр нинди чара да. Йәдгәр ханга әләк җитмәс борын (Казан аны барыбер ят саный!) Син, Аңбилде, князь Петрны күр, Ә мин капшап карыйм... патшаны. ...Таралдылар берни булмаган күк... Яна иде эчтә зәһәр ут... Ни кылырга мөмкин — мәгълүм иде, Тик исәптә иде һәр минут. VI. Сарай сере Серледән дә серле нәрсә серле? Колшәрифнең инде нык уе; Бу —теге чак мәктүб биргән затның Пәйда булып юкка чыгуы. Уйлап-уйлап очына чыгалмады— Кергән, ләкин беркем күрмәгән... Ваемсыз җан, ул бит җыру язып, Намаз укып кына йөрмәгән. Ул Тутыйны дәште уйлый торгач, Тутый — ятим мари малае. Элегрәк, Мәскәү явыннан соң Улы иткән иде ул аны. Диварларны Тутый капшап чыкты, һәр ярыгын бакты идәннең. Түшәм исә тоташ актан иде — һич юк иде ул сер дигәнең. Күчерделәр китап киштәсен дә, Карадылар ятак астын да... Әллә ниләр вәгъдә итте сәет, Башың җитеп серне ач кына. Тирләп чыкты малай: ышанычны Булмас микәнни соң, һәй, аклап? Почмакта тик калды иңе, буе, Биеклеге тигез таш шакмак. Ул нәрсәгә монда кирәккәндер: Утырырга — биек, ятсаң — тар... Тартып карадылар —кымшанмады. Төшенделәр ләкин: нидер бар. Аударам дип, Тутый үзенә таба Тарткан иде — бик тиз биреште. Аста исә кара чокыр иде, Тап-тар чокыр, кеше керешле. Хикмәт менә нидә булган икән?! Яшерен юл, димәк... Тик кая? Ул арада Тутый аска чумды — һәй бу малай! Җендер —бик чая. Үз баласы аның булмады шул — Йөкле чакта үлде хатыны... Инде менә карый ятимнәрне... Ялгыз иргә бала ятмыни?! Савап булыр ходай каршысында, Сабыйларның кибәр күз яше... Аерма юк — читме, үзме?—бала... Мөселман дип тигез сөясең. ...Никтер озаклады... Колшәрифне Борчу биләп алды. Ул, көтеп Көтек булгач, идән чокырыннан Килеп чыкты Тутый ялт итеп. — Әти, әти,—диде,—була анда Иелмичә генә барып та... Мин йөгердем әле... Барган юлым Килеп чыкты куе таллыкка. — Булдыргансың, бәбкәм... Таллык, димсең? Син бел дә бу юлны, мин белим... Шундый чая улым була торып, Ятларга мин ничек җиңелим?! Иртәгә без икәү таң алдыннан Качып кына чыгып китәрбез. Сизми калыр, димәк, һичкем безне — Бар саклардан шома үтәрбез. Туган җиргә, бәбкәм, сугыш яный — Корал тота кече-олыбыз, Газават дип илне күтәргәндә Бергә булсын иде юлыбыз. VII. Көтелмәгән очрашу Мәскәүләргә сәет таныш иде. Ул, карамый акка-карага, Илче булып байтак киләп сарды Казан белән ике арада. Төрле чаклар булды Мәскәү аны (Илчедә сон юкса ни гаеп?) Каршылады кайчак чырай сытып, Каршылады кайчак елмаеп — Иелгән баш — кылыч кисмәс, диеп, (Бусы соңгы чара бит инде!), Ул, Айшәдә аркадашлар табып, Төнлә белән кичте Иделне. Шома үтте патша станын да — Элеккеге ярлык ярады,— Тик, сарайга җиттем, дигәч кенә Уйланылган уйлар таралды. Кем көткән бит?.. (Юкса сарайда да Патша уянмаган чак әле!) Гөнаһ шомлыгына каршы, аннан Килеп чыкты кинәт... Шаһгали. — Ә, синмени, сәет?.. Йә, ни йомыш? Син килгәнсең икән, кем дисәм... Сине әле асмалылармыни9 .. Ничәмә хан үлде... Син исән... — Сәлам бирү кирәк... мөселманга...— Ахры дәшми калып булмады.— Юкка мине болай битәрләвең, Мин бит сиңа зыян кылмадым. — Сез барчагыз җәнҗал куптаручы, Барчагызны асып куясы... Астын-өскә китерәбез әле, Чөнки Казан —елан оясы. Син ишекне, сәет, ялгышкансың — Дөньяви эш синнән торырмы? Изге атакайга — Макарийга Мөрәҗәгать итсәң—урынлы. — Иван мине сабый чактан белә... Әтисе дә белде... элек тә... — Буш түгел шул Патша хәзрәтләре... Казан кызы белән ял итә... Хи-хи-хи-хи! Ул борылып кире кереп китте... Кашып калды сәет җилкәне; Түбәнчелек белән баш ияргә Шуңа туры килер микәнни?! Юк. юк. булмый. Булмый булгач, булмый — Шул гөберле бака кабаттан Утырсынмы Казан тәхетенә?.. Мин түгелме ил дип җан аткан?.. Өйгә. өйгә... өйгә... Казаныма! һәрбер сүзем уктай атылсын, һәр таш ядрә булсын, һәр йорт — кальга, Дошман безне, әйдә, татысын. Илен, телен, динен сатучылар Моннан соң да булыр... табылыр. Тик барсына халык исеменнән «Хаин» дигән исем тагылыр. Агач янса, исән орлык кала, Ашлы туфрак кала, җил кала. Җилдавылга баш имәслек булып Җаннан газиз туган ил кала. VIII. Соңгы дога Һәм башланды. Көзге аяз көнне Мәхшәр купты һәммә җирдә дә; Икеләнеп торгач алай-болай, Салды бугай тарих жирәбә. Дер селкетте нидер бөтен җирне. Курку алды бала-чаганы. Керер тишек тапмый чапты алар — Мыштым булды шугышаяны. Әбиләрнең «Урыс килә!» дигән Куркытуы ахры рас килде: «Урыс, урыс, усырак» дип үртәп, Хәзер менә аннан кач инде! Ә олылар кулга корал алды Олыларның эше — куркыныч. Ил хәтле ил хәле мөшкел чакта Ятар икән өйдә кем тыныч?! Күрше белән күрше әрләшкәндә Ярты сүздә калды тукталып; Чапты алар дошман каршысына Бер-берсеннән җәя-ук алып. Бистәләрдән шәһәр үрләренә Ябырылды ирләр, егетләр... һәркайсында теләк бер булганга, Кирәкмәде гозер-үгетләр. Яуды аска уклар... Атылды таш... Акты су һәм кайнар сумала... Изге җир бу! Анда ансат кына Бил бирер зат әле тумаган! Бөтен яктан чебен өере күк Ябырылган чирү ни санда? Килә, килә, килә тора чирү, Үлә, үлә, үлә торса да... Кыза, кыза, кыза һаман сугыш, Арта һаман, арта корбаннар. Соңгы көчкә инде селтәнәләр Капкаларда кизү торганнар. Тышкы яктан җанлы ташкын килә— Мөмкин түгел кырып бетерү... Ут ялмады менә коймаларны, Менә үтте алар күперне. һәм тетрәнде кинәт алгы сафлар— Акрын-акрын артка чигенде. Ә кайда соң, кайда өстәмә көч. Килеп җитми һаман ник инде? Казаннарда сафлар сирәгәйгәч. Карышыр көч беткәч аларга, Мәскәүләр (шул иске гадәт инде) Бәреп керде өйләр таларга... Кырып юлда торган бар җанлыны. Тарткалашып алар үзара, Талаганын илтеп яшерде дә. Кабат килде байлык эзләргә. Кинәт аваз салды бер әзмәвер: — Секут... — Секут.* — Беги... басурман. Бар табышны ташлап йөгерделәр, Әрәм итте талап яшергән. Башлыклары тотып тукмамаса, Чабасылар иде, һәй, ерак! ...Бераз тынып торган сугыш кинәт Дөрләп китте тагы да көчлерәк. Ә Колшәриф — алтмыш тутырган карт. Бетмәс икән көч бу җанда да. Кяферләрне Гали ничек кырса, Шундый гайрәт бүген анда да. Телдә —Коръән сүзе... Кулда — кылыч. Менә кем ул илдә карчыга! Ак фәрештә сыман ак киемнән, Кайда кыен — шунда ашыга. Як-ягында якын шәкертләре, Кайсы нәрсә кулга күтәргән; Ант иткәннәр алар йә җиңәргә. Йә, ил өчен шәһнт китәргә. Кыза сугыш... Ава газиз җаннар... Ага каннар... арта корбаннар. Ә Мәскә^ лар инде өер-өер Кальгага да кереп тулганнар. Үлем бии һәрбер карыш җирдә — Газраилгә бүген тантана. Ничә җанын алдың мөселманның, Кяфернекен ничә—бар, сана. Мондый сугыш, миһербансыз сугыш Мең елга бер була торгандыр. ' Кими көче, кими Казаннарның — Сәгатьләре суга торгандыр. Куллар талган... Баш-күз тәмам тонган... Соңгы ыргу... Соңгы селтәнү. Кинәт кемдер арттан, искәртмәстән, Гөрзи белән орды җилкәне. Ә Колшәриф... Борылып бакса артка: Үз шәкерте тора... һәм сәет: «Бәддога!..» дип кенә әйтә алды, Барып төште җиргә чөнкәсп. Якындагы урыс укчылары, Гаҗәпсенеп башта бу эшкә, Колшәрифне өскә күтәрделәр, Як-ягыннан алып кылычка. Күз күрер җир тоташ үлек иде — Димәк, көчләр инде калмады... Бу вәхшәтне күзе генә күрде. Теле белән әйтә алмады. Канга тәмам гарык булган дөнья Ишетмәде аннан бер «Аһ!» та. Тик, гөнаһлы җирдән аерылып, Җаны тыныч... Очты оҗмахка. Бик битараф кына нурын сирпеп Үлгәннәрнең яше-картына, Кызыл кояш кереп бара иде Ослан тауларының артына. И Раббем! Хак динебезне, күркәм гореф-гадәтләребезне иң авыр заманнарда мыскыл-мәсхәрәдән аралаган Колшәриф сәет кебек олуг имамнарыбызны, кяфсрләрдән тән вә җан газаплары татып дөнья куйган соңгы ханнарыбызны изгеләр рәтендә исәплә! И Раббем! Шанлы пайтәхетебезне, газиз җиребезне саклап шәһит киткән барча мөэмин-мөселманнарның урыннары мәңгегә җәннәттә булсын! И Раббем! Хыянәтләре аркасында үз халкының бәддогасына дучар булган Шаһгали һәм башка хаин бәндәләрне мәңгегә тәмуг кисәве яса! ₽ И Раббем! Изге пайтәхетебезне уртак дошманнан саклап һәлак булган башка өммәт, бүтән дин кешеләренең гөнаһларын ярлыка! И Раббем! Изге динебезне, телебезне-моңыбызны, ата-баба гадәт- йолаларын дәвам итү өчен һәммәбезгә иман вә куәт бир! Амин!