Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖӘГҮР ДӘДӘЙ ДӘМӘКЛӘРЕ

Бу дәмәкләр ничек туды? Безнең авылның рәсми исеме Федотовка' булса да. халык телендә аны Аланлык дип йөртәләр Саф керәшен авылы буларак, бездә чит телләрдән кергән алынма сүзләр фонетик яктан бик нык татарча- лаштырыла. дөресрәге, төркиләштерелә Әйтик, татар теленә ислам дине белән килеп кергән ф. в. х. һ авазлары безнең авыл телендә бөтенләй юк Гаеп итмәгәз. без «файда» сүзен «пайда». *хәбәр»не «кабәр». «Фатыймамны «Патима». «Фатыйх»ны «Патик». *Христос«ны «Кристис». «хач»ны «кач». «колхоз»ны «калкуз». «һавамны «ауа». «хәл»не «әл». «дәфтәр»не «дәптәр» дип сөйләшәбез Ни өчен «гаеп итмәгез» дим. чөнки без башкача сөйләшә белмибез Шулай ук төрки телләргә хас булганча, бездә сүз «р» авазыннан яки «ст» дип башланып китә алмый Бездә «рәсем» — «эрәсем», «рәхәт» — «ыракать». «Родион» — «Ыра дибан» яки «Ырайман», «рама» — «ырам». «стакан» — «ыстакан». «Сте пан» — «Ычтапан» Мондый төркиләштерүләр кеше исемнәрен әйткәндә аеруча нык сизелә. Билгеле булганча, христианлаштырылган татарлар, ягъни керәшеннәр, рәсми төстә урыстан кергән исемнәр йөртәләр Безнең авыл кешеләре арасында үз исемнәрен түбәндәге үзгәртелмешләрдә генә куллану инде тәмам ныгып өлгергән без «Гурьян»га «Гүрҗән». «Прокопий»га «Күпей». «Ульяна»га «Үлүк», «Арина»га «Үркәй». «Кристи на»га «Керечтей». «Корнелий»га «Курый», «Антон»га «Унтый». «Татья на»га «Татук». «Ефимча «Җәпей». «Лев»ка «Элүп». «Терентейча «Терәнтей». «Кирилл»га «Киркук» яки «Кируш». «Дарья»га «Дарҗа». «Мария»гә «Марҗа» дип дәшәбез Гадәттә, һәр авылда бер үк исемдә ике яки берничә кеше була Бу бездә дә шулай Әмма безнең авылда аларны тәгаен аерып йөртү һәм мөрәҗәгать иткәндә бер-берсен бутамау өчен игезәк исемлеләрнең һәркайсына аерым-аерым исем әйтелеше тагалар Әйтик, авылдагы ике «Кузьма»ның берсен «Көҗмә» дип. икенчесен «Көҗей» дип йөртәләр «Афанасий»ларның берсе «Апанае», берсе «Әппин» була. «Константин»нар— *Кечтәнтей» һәм «Күчтә». «Анастасия»ләр—«На чта» белән «Начтук» дип аерып йөртелә Гәрәй РӘХИМ (1941) — шагыйрь. прозаик, драматург. татар һом рус те.зюрендэге утызга якын китап авторы. Татарстанның Г Тукай исемендәге daywm премиясе «ауреа ты | Татарстан ССРныц Лениногорск районы Бер үк исем өч һәм аннан да күбрәк кешегә бирелсә дә. аптырап калмый безнекеләр, һәрберсен аерып булырлык, бер-берсе белән бута маслык исемнәр табалар Элегрәк авылда «Александра» дигән хатын- кыз исеме аеруча күп иде. Бер үк чорда бишәр Александра булуын хәтерлим мин. Әмма авыл кешеләре аларны биш төрле исем белән йөртә «Әләксандыра». «Сандыра». «Сандырый», «Санук». «Әләч» Дүрт •Григорий'ны «Гөргөри». «Гүрей», «Герүк». «Гөрей» дип аерып йөртәләр Беренче ишетүче кешегә безнең авыл кешеләренең әнә шулай сөйләшүен тыңлап тору үзенә бер мәзәк булып тоелыр Әмма мин авылыбыз телен татар халкының борынгы төркилек сыйфаты иң нык сакланып калган бер кыйпылчыгы дип карар идем Һәркайдагыча. безнең авылда да үзенчәлекле кешеләр, җор телле картлар бар Хәер. Татарстанның безнең авыл урнашкан Кама арты төбәгендә барлыкка килгән гаять зур промышленность комплексының КамАЗлары. АлАЗларщ. АЭСлары. нефть һәм нефтехимия предприяти еләре тирә-як авыллар һәм районнардагы балигъ булган һәр яшь кеше не үз цехларына һәм «бөтен уңайлыклары да булган» шәһәр фатирларына йота барган бу заманда, безнең авылда да әнә шул карт-корылар гына калып бара бугай инде Кем әйтмешли, кызганыч, әмма факт Әнә шундый «соңгы данә» картларның берсе минем бу дәмәкләрем тууга төп сәбәпче булды Ул кеше — Кузьмин Егор Гри горьевич Авылдашлар аны. үз итеп, якын итеп Җәгүр дәдәй яки Үркәй Җәгүре (әнисе Арина — Үркәй булганга) дип йөртәләр Җәгүр дәдәй авылда иң карт кешеләрнең берсе, әмма әле һаман үз һөнәрендә булган бөтен эшне эшләп бара Тирә-як авылларда дан казанган оста тегүче, умартачы, мич чыгаручы, балта остасы ул. Әле хәзер дә моннан 50 — 60 еллар элек Германия эшләп чыгарган «Зингер» тегү маши насының күп детален үз кулы белән ясап төзәтә Кул машиналарын аяк машинасы итеп үзе үзгәртә ала. аяк белән эшли торган механизмнарын үзе ясый Бу эшләрнең берсендә дә ул станок-фәлән кебек бүгенге заманның катлаулы машиналарын кулланмый, ә электән килгән гап-гади кул кораллары—чүкеч, игәү, каргаборын, пычкы һәм үзе уйлап тапкан гап гади. ләкин хикмәтле җайланмалардан гына файдалана. Җәгүр дәдәй күп еллар колхозның умартачылар бригадиры булып эшләде Ул әле хәзер дә ун баштан артык умарта тота Егор Григорьевич Бөек Ватан сугышында дәһшәтле хәрби операцияләрдә катнаша, фронтта күрсәткән батырлыклары өчен күп кенә медальләр һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә Җәгүр дәдәй безнең авылның бик оста җырчысы да Ул әле хәзер дә бик борынгы, озын-озын керәшен көйләрен җырлап бирә ала хатыны Үлүк җиңги һәм сеңлесе Супый түти бик җайлы кушылып җырлыйлар Безнең авылдан башка беркая да ишетелмәгән озын көйле керәшен җырларын еш башкаралар Миндә бу кечкенә «хор» башкаруын язып алган магнитофон тасмалары да саклана Бер үк вакытта Җәгүр дәдәй бик шаян, мәзәккә хирес кеше Җае туры килгәндә ул үзебезнең авылда һәм тирә-як күршеләрдә туган кызык кызык гыйбрәтле хәлләр, мәзәкләр сөйләп жибәрә. Безнең авылда кызыклы яки гыйбрәтле хәлләр турындагы сөйләкләрне, хикәятләрне, мәзәкләрне дәмәк диләр. «Кичә концертка барган идем, бик дәмәк булды...» «Бер дәмәк сөйләп җиппәрим әле...»— диләр безнең авылда Журналның бу санында мин Җәгүр дәдәйдән ишеткән берничә дәмәк тәкъдим итәм Аларны бер дә үзгәртмичә диярлек Җәгүр дәдәй авызыннан язып алдым Әлбәттә, сүзләр язылышын Җәгүр дәдәйчә. ягъни безнең авылдагы төрки авызлы керәшеннәрчә үк итеп түгел, ә әдәби тел нормалары белән бирергә һәм урыныурыны белән үземнең язучылык фантазиясен кушып җибәрергә туры килде Аңлашыла ки, дәмәкләр — керәшен авылы тормышыннан. Икона ы а Безнең авылда төзелгән беренче комсомол ячейкасы секретаре Үкчей ? Бәчкәсе (Аксинья улы Василий була инде) иде Алар бик тә ярлы тордылар Дүртәүләшеп — Бәчкә үзе. хатыны 4 Пикыла (Фекла), әниләре Үкчей һәм Бәчкәнең дәдәсе Горгөри 9 кв. метрлы | мунча кадәр генә өйдә яшәүләре турындагы документ Бәчкәнен уртанчы « улында әле бүген дә саклана Документ 1929 елгы һәр кешегә яшәү өчен х 2,25 кв м мәйдан туры килә — минем исәп белән аркылысы бер адым, буе £ ике ярым адымнан ла азрак Әле бит шул өйдә зур мич. сәке, өстәл бар иде X Бу дүрт кеше шушы өйдә ничек сыеп яшәделәр икән дип бүген дә аптырап о куям Хәзерге аерым балконлы, кухнялы прихожийлы фатирларда яшәүче « шәһәр кешеләренең «Кухнябыз бәләкәй...». «Залыбызга кунаклар сый- ® мый.» «Прихожий тар.. », «Өйгә гарнитур сыйдыра алмыйбыз...»—дип » зарлануларын ишетсәм, гел шул Үкчей Бәчкәләренең урам чатындагы. * әй нем исә кайттым, әберәкәй чаклы гына бәләкәй өйләре күз алдыма килә ® Бәчкә минем сеңлем Пикылага өйләнде, ә менә дәдәсе Гөргөринең башх лы-күзле булганын бер дә хәтерләмим Әмма аның авылда бик оста гармун- “ чы икәне истә калган Ул сугышка да гармунын алып киткән Китеп озак та үтмичә, солдат киеме киенеп, гармунын тотып төшкән бер рәсеме дә килде диделәр Гөргөри сугышта батырларча һәлак булган Сугыш бетеп байтак еллар үткәч. Украинадагы бер авылдан пионерлар аның батырлыклары турында авылга хат яздылар, каберен бик карап, хөрмәтләп тоталар икән Әле илдә комсомол хәрәкәтләре чыкканчы буйдак чагында Бәчкә тамак ялына күрше Сарабиккол авылында көтү көтә иде Илдә яңа. советчыл хәрәкәтләр башлангач, авылга кайтты да оч кешелек кенә комсомол ячейкасы оештырып жибәрде Бәхеткә каршы, әле бит ул чакта авылда коммунист ук булырлык кешеләр юк иде Бездә дә башта комсомол оешты алар авыл дагы бөтен эшне, бөтен дилбегәне үз кулларына алдылар Безнең авылның комсомол ячейкасы шактый көчле булган, күрәсең, утызынчы елларда аның турында «Кызыл Татарстан» гәҗитендә кечкенә генә бер мәкалә дә чыкты анда Бәчкәнең дә исеме бар иде Бәчкә безнең Пикылага өйләнгәч, теге «әберәкәй»дә яшәү бик нык кы енлашкан булса кирәк, авыл Советы аларга яшәп торырга кулаклардан бушаган бер ой бирде Бәчкә монда яшәргә бик кыенсынды. «Үзем раскулачивать итәм. үзем алардан бушаган ойгә керәм. минем турыда авылдашлар ни уй лар»,—дия иде Ләкин бер чара да юк Пикыланың инде беренче балага кор сагы борынына тигән, әлбәттә, бәләкәй генә йортка бишенче кеше сыймая чак та сыймаячак Бәчкә сугышка кадәр тәки Совет биргән шул йортта тор ды, яңа йорт җиткерергә вакыты да. җае да булмагандыр инде, ә сугыш башлангач. Пикыла оч бала белән кулак йортында торып калды Бәчкә сугышка чыгып китте Шулай итеп. Бәчкәгә—ярты Европага телефон чыбыгы сузып (ул элемтә частьларында хезмәт итте), бу зур сугышта җиңүче булып бик зур бер атака алдыннан башка солдатларга кушылып партийный ук булган Василий Семеновичка —тагын шул кулак өенә кайтып керергә туры килде Безнең авылда Совет чыкканнан соң ике зур оешма төзелде —берсе колхоз, икенчесе промартель Безнеңчә әйтсәк, әртил була инде Әртилдә торле мебель ясыйлар, тугым богәләр. каен тузыннан дегет кайнаталар, ар кап ишәләр, чыпта сугалар юкә кабыгын буаларга батырып мунчала эшлиләр һәм шул заман өчен бик тә әһәмиятле булган башка тор «промышлен носгь товарлары» җитештерәләр иде Бу әртил хуҗалыгы бер заман бик нык көчәеп тә алды ул хәтта колхозны да узып китте, авылда беренчелекне үз кулында тотты, аерым кибет ачып җибәрде. Әртилгә үзәктән дә бик нык ярдәм итәләр, чөнки ул чыгарган товар илгә бик тә кирәк иде. Элек тә активлыгы билгеле булгач, инде сугыштан партиягә дә кереп кайткач. Бәчкәне шушы әртил хуҗалыгына персидәтел итеп куйдылар. Мена шул чакта көчәйде дә инде әртил, илгә мул итеп төрле товар тапшыра башлады Безнең авыл халкы эшкә оста да. батыр да — һәрберсенең кулында корал уйнап кына тора’ Үз чиратында дәүләт тә әртил кибетенә авыл кибетләрендә булмый торган төрле-төрле товар кайтара башлады Мунчала эшләгәндә артып кала торган юкә кабыгын Бәчкә авыл халкына тараттыра иде Бу киң. озын кабык өй түбәсен ябу өчен шиферыңнан бер дә ким түгел Кабыкны өй кыегына атландырып берничә кат тезеп чыгалар да, очла рын озын киртәләр белән бастырып куялар. Кабык түбә матур да, юка да. нык та була, янгын куркынычы да салам кебек үк түгел Шулай итеп, безнең авылда сугыштан соңгы елларда ук салам түбәләр кими барып, кабык түбәләр үрчи башлады. Ниһаять. Бәчкәнең үзенә дә кулак йортыннан арынырга мөмкинлек чыкты: 1948 елда иске йортны сүтеп, бик үк зур булмаган алты почмаклы өй салып керде Шуннан алар дүрт ба ласы. бер класс та укымаган. ШКМ*да йөреп кенә аз-маз латин хәрефләренә өйрәнгән минем сеңел Пикыла белән матур гына итеп яшәп китте. Бу вакытта инде әртилнең элеккеге даны төшә башлады — беренчедән, ул эшләгән товарны җитештерү илдә промышленность нигезләренә салынды, икенчедән, колхозларны текә күтәрү башланды, һәрхәлдә, безнең авылда топ һәм җитәкче оешма булып колхоз калды, тора-бара ул әртилне дә үзенә йотып бетерде. Шул елларны булдыклы җитәкче дип Бәчкәне колхоз пер- сидәтеле итеп сайладылар Инде аның бөтен эше райком, район житәкчеләре белән бәйле иде. тарантасын җигеп көн дә район үзәге булган Шөгергә чаба бу. Бәчкә белән Пикыланың тормышлары болай тыштан караганда шулай көйләнеп киткән кебек булса да. өй эчендә, боларның икесенең арасында гел бер каршылык килеп чыга икән Эш шунда ки. керәшен авылы буларак, бездә бөтен кеше дә икона тота Кайсы гына йортка барып керсәң дә. өйнең кояш чыгышы ягындагы почмагына икона куелган булыр. Юк, безнең авыл халкы бик диндар икән, дингә мөкиббән икән дип уйларга ашыкмагыз Бездә иконаны дин әсбабы булудан бигрәк, өйнең аерылмас бер жиһазы, өн бизәү әйберсе итеп тоталар Керәшен кешесе өчен икона почмагын бизәү — кул эше осталыгын күрсәтүче кечкенә генә бер күргәзмә кебек. Әйтик, ир кеше такталарга матур сырлар, бизәкләр уеп рам ясый. Хатын кеше исә ул рамга үзе чиккән пәрдәләр, үзе бәйләгән челтәрләр элә. Бу чиста. пөхтә, ап-ак итеп юылган челтәрләр, пәрдәләр зур. матур итеп эшләнгән рамнар артындагы икона исә күп йортта уч төбе кебек кенә бер рәсем инде шунда Ә менә икона почмагы үзенең чигүләре, челтәрләре, нәкышләре белән балкып, бөтен өйгә ямь биреп тора. Җитмәсә, бәйрәм көннәрендә аны төрле матур, ачык төсләргә манылган кәгазьләрдән кисеп ясалган чәчәкләр, букетлар белән бизәп тә җибәрәләр. Шунысы кызык, дини бәйрәмнәрдә генә түгел, совет бәйрәмнәрендә дә өйне бөтенләй юып, түшәмнәрне кырып, иконаларны бизәп куя авыл халкы. Менә шушы икона мәсьәләсендә чыга икән Пикыла белән Бәчкә арасында низаг Бәчкә. авылның беренче комсомолы, алласызлар җәмгыятенең иң актив члены, чын дәһри буларак, теге чакта кулак өенә килеп урнашуга ук иконаны рамы-ние белән кубарып аткан була Монсына әле Пикыла түзә, үз өең булмагач, берни дә эшләп булмый. Ә инде менә яңа өйгә, үз куллары белән төзешкән оенә икона куйдырырга исәбе Пикыланың. Аңа икона кирәк ә кирәкнең төп сәбәбе шунда —авылдашлардан яхшы түгел. Авылда1 - гы бөтен кешедә икона булганда, син генә кылтаеп өйнең кояш чыгышы * ШКМ — Школа колхозной молодежи Колхозлар тозелә башлагач оештырылган, яше укудан узган, ләкин укый-яза белмәгән авыл кешеләрен укырга-язарга өйрәтүче мәктәп (Искәрмәләр авторныкы) ягындагы почмагын шыр ялангач итеп тоту бер дә килешә торган эш түгел Җитмәсә әле карчык-корчык, иконасыз өйне яшен суга, анда яшәүчеләрне мур кыра, анда төрле җен-пәриләр, убырлар ияләшә, иконасыз өйдән өй иясе чыгып кача, дип куркыталар Ә бит өй иясе өйдәгеләрне чир-чордан саклый, өйнең иминлеге өй иясеннән тора һәм. гомумән. Пикыла алла булып алланы ук хөрмәт итмәүне һич кенә дә башына сыйдыра алмый иде Пикыла белән Бәчкә балаларны чумылдыру мәсьәләсендә дә килешә алмадылар Попнын крестить итүен керәшеннәр башка татарлар кебек «чукындыру, димиләр, -чумылдыру, дип матур итеп әйтәләр Чукындыру дигән сүз ул ямьсезләп, мыскыл итеп әйтү сүзе Чумылдыру мәсьәләсен Пикыла үзенчә чиште Бәчкә Казанга авыл хуҗалыгы алдынгылары җыелышына киткән вакытта авылга яшеренеп кенә ниндидер законсыз поп килгән булган Поп нәкъ Бәчкә Казанга киткәч килгән, ул каядыр чыгып китмәсә. авылга андый-мондый кешеләр керергә куркалар иде Пикыла. Бәчкәсе белән киңәшми нитми дүрт баланың икесен әнә шул попка алып барган да чумылдырып кайткан Казаннан кайтып төшкән Бәчкә ике баласының муенында асылынып торган качларны күреп тәмам чыгырыннан чыккан (Безнең авылда чумылдырылган кешенең муенына асыла торган крестны «тәре* дип әйтмиләр, ә «кач» диләр «Тәре» дисәң ул ямьсез була) «Чукынсагыз чукынгансыз инде, ичмасам шушы кур гашны тагып йөрмәгез».—дип ачуланган Бәчкә Андый качларны әлеге поп лар махсус формаларга кургаш эретеп кулдан коялар да. керәшен һәм урыс авылларында сатып йөриләр иде Пикылага бик каты эләккән Бәчкәдән. Әмма тегесенең алдан ук җавабы бар икән. «Мин икебезгә дә тигез итеп эшләдем.—дигән Пикыла,— икебезгә дүрт бала бар. мин үз өлешемне чумылдырдым, синең өлешеңә тимәдем, әнә икесе чумылдырмаган» Эш үткәч, инде нишләсәң дә юк. Бәчкә бер ике көн чәпчегән дә тынган. Инде менә Пикыла икона мәсьәләсендә кон дә ирен талый «Алып кайт инде шул иконаны, рамын әнә Җәгүрдән ясатам»,—ди ул. Бәчкә хатыны ның бу таләбенә якын да килми, партионный башым белән өйгә икона кер тергә син мине кем дип белдең, дип кенә җибәрә Пикыла «Үзең борылып та карамассың, балалар белән минем өчен, өйгә кергән күрше-күлән сүз әйтмәсенгә генә куйыйк»,—дип тә карый Ә тегесе хатынының сүзен җитди итеп кабул итми, аның җыен ырым шырымга. хорафатларга ышануыннан көлә генә Безнең Пикыла ул. чыннан да. яшь чагыннан ук гайре табигый булган нәрсәләргә игътибар итәргә ярата иде Имеш, борын очы кычытса, кеше үлә икән, колак тишеге кычытса, буран чыгар1а була икән, уч төбе кы чытса—акча керә икән Ә Бәчкәгә. дөньяга бөтенләй яңача караучы ке шегә. көләргә шул гына кирәк тә. «Әй. синең танавың кычыткан саен кеше үлсә, инде авылда бер кеше дә калмаган булыр иде. колагың кычыткан саен буран чыга торган булса, бөтен дөньяны корт баскан булыр иде. ә кычытмас өчен колак тишеген юып йөрергә кирәк Инде синең уч төбең кычыткан са ен акча керсә, без үзебез генә түгел, колхозны да күптән миллионер ясаган булыр идек»— ди ул мыскыллап Әмма Пикыла бик тешләк хатын, кон дә икона сорап Бәчкәне игәүли Көннәрдән бер көнне. Бәчкә район үзәгенә барырга җыенып йөргәндә. Пи кыла тагын шул сүзне башлый бит Алып кайт булгач, алып кайт Шогердән ерак түгел чиркәүле авыл бар шунда икона саталар икән, имеш Бәчкә ни әйтергә дә аптырый, чөнки инде бу мәсьәләдә Пикылага әйтәсе сүз бар да әйтелеп беткән Шуннан аптырап тора тора да Бәчкә. ниндидер бер карарга килгәндәй, кул селтәп әйтә _ Ярар алайса. Пикыла. әйдә, синеңчә булсын, кичкә кот. алып кайтам икона.—ди. _____ „ _ Пикыла шатлыгыннан нишләргә белми Бәчкәсе чыгып китүгә күрше ләргә кереп мактана, бүген ирем икона алып кайта, без яңа өйгә яңа икона куябыз янәсе Шуннан миңа да йөгереп килен җиткән «Җәгүр,— ди,— бөтен эшеңне ташлап миңа бик матур гына бер рам ясап бир әле Бүген Бәчкә икона алырга китте».—ди. Мин инде ышанырга да. ышанмаска да белмим, шулай да риза булдым, ни дисәң дә сеңел гозере бит «Ярар.—мәйтәм,—иртәгеләргә эшли башлармын» Пикыла көне буе ирен көткән, яңа өйне өр-яңадан җыештырып, юып чыгарган Тәрәзәләргә яңа пәрдәләр элгән, балаларына чиста күлмәк-ыштан кидергән, кичкә тавык суйдырып токмачлы аш белән ирен көткән. Ниһаять, кичкырын Бәчкә кайтып төшкән. Чыннан да. култык астында кәгазьгә төргән дүрт почмаклы рамсыман әйбер дә бар. «Иконасы зур да булган икән, күршекүләннеке кебек уч төбе кадәр генә түгел».—дип куана икән Пикыла Бәчкәнең дә шатлыктан йөзе балкыган, гел елмаеп кына тора Өйгә кереп төргәкне чишә башлыйлар Эчтән, чыннан да. алтын төсле сап-сары рамлы рәсем килеп чыга. Пикыла әйбәтләбрәк караса, ни күзләре белән күрсен, рам эчендә бик матур майлы буяулар белән ясалган Сталин портреты тора. — Менә синең аллаң, шуңа карап кына чукын, шуңа гына табын, дога кыл!—ди дә Бәчкә портретны өр-яңа өйнең ике тәрәзә арасына, иң якты һәм күренеп тора торган урынына элеп куя. Әйе. үзе ышанган нәрсәләргә бик тә турылыклы кеше иде ул Үкчей Бәчкәсе. Икенче дәмәк Бер арба утын олхоз председателе буларак. Бәчкә. сугыштан соңгы авыр елларда авылның һәр кешесенә ярдәм итә иде. Шуңа күрә ул һәр колхозчы белән дус яшәде. Авыл советы рәисе белән дуслыклары аеруча якын булды Берсенең әйткән сүзен икенчесе беркайчан да юкка чыгармады Хәтта бер-берсенең ялгышканын белгән очракта да кеше алдында берсен- берсе рисвай кылмыйлар, оятка калдырмыйлар иде. Ул елларда колхозчыга утын әзерләү мәсьәләсе шактый кыен булды Эстерлүк (безнең авылда урман каравылчысын шулай дип йөртәләр Электән килгән сүз. русча «стрелок»тан үзгәргән) рөхсәтеннән башка урмандагы корып беткән бер агачны киссәң дә каты чара күрәләр иде. Әмма бу мәсьәләдә безнең авылның бер җайлырак ягы да бар. колхозыбыз кырларының иң түрендә. Колмаксар дигән урындагы урман кырыйларында дәүләт фондына керми торган уйдык-уйдык туйралыклар үсә. Аларга дәүләт урманчылыгы оешмалары түгел, ә безнең авыл, безнең колхоз хуҗа Димәк ки, эстерлүкнең бу туйрада катнашы юк Башлыча ботак-чатаклы, кәкре-бөкре булып беткән имәннәр үсә торган бу туйралыклардан колхоз да. авыл советы да үз кирәгенә файдалангалый, Бик сирәк кенә авыл кешеләренә дә. корыган агачларны сайлап, берәр ат арбасы утын әзерләргә рөхсәт ителә Ләкин бары тик Үкчей Бәчкәсе яки авыл советы рәисенең шәхси рөхсәте белән генә Ул чакта әле колхозда накладной. рөхсәт кәгазе кебек әйберләр бик үк модага кереп бетмәгән иде Колхоз яки авыл советы рәисенең телдән әйткән рөхсәте закон, аны беркем дә бозарга батырчылык итми Бер елны бит минем кышка әзерләнгән утын җәйгә хәтле җитми калды, яз азагына хатын соңгы пүләнне якты Өйдә дүрт бала, сыерын-сарыгын. казын үрдәген асрыйбыз, ашарга-эчәргә пешерергә, суын җылытырга, мунчасын ягарга кирәк Ишегалдында сыер мөгри, өйдә балалар чыркылдый, ә нн яманы — хатын игәүли кеше ирләре ирләр кебек, берьюлы ике кышка җитәрлек утын әзерләгәннәр, ә синеке җәйгә дә җитмәде, янәсе Мин ДЭ үземне акларга теләп кенә хатынга бәйләнгән булам, мичне таманлап яга К белмисен, утынны күп яндырасын, безнеке дә кешеләрнекеннән ким түгел иде. дигән булам Үзем белеп торам, гаепне бер-беренә сылтап кына өйгә утын кайтмый, бер-бер чарасын күрергә кирәк. Колмаксар туйрасыннан утын кисәргә рохсәт һәм ат сорап Үкчей Бәчкәсенә барып карыйм, ул әйтә бер-ике ай түз. Җәгүр ди. колхозда уттай эш өсте, бераз җиңеләйгәч барырсың. ди Белеп торам инде, ат кызгана Бәчкә. чөнки атны колхоз эшеннән » төнлә генә аерып була көне буе эшләгән арык колхоз атын тонгелеккә g миңа бирсә, ул ат икенче көнне бөтенләй эшкә ярамаячак Җитмәсә, мин дә = утын кытлыгының иң соң чиккә җитүен әйтергә оялам. Бәчкәнең. нәкъ ми- - нем хатын шикелле үк. булдыксызлыкта гаепләве бар Персидәтел 2 бүлмәсеннән дәшми генә чыгып китәм дә. хәйләгә керешергә карар итәм g Шул көнне үк колхоз эшенә Колмаксар кырына барам, юл уңаенда билемә § балта да кыстырам Эш көне бетеп, кешеләр авылга кайтып киткәч, эңгер- £ меңгердә туйралыкка кереп балта белән коры агачлар әзерли башлыйм. Ми | нем бәхеткә, ялтырап ай чыга Минем балтаның үткерлеген беләсез инде * тон урталары да җитми мин бер арбалык утынны әзерләп, төяп китәргә җайлы гына булырлык бер урынга оеп тә куям Таң атуга җәяүләп кенә * авылга кайтам, йоклап нитеп тормыйм, иртән бригадирдан бүген мине ат к җигеп эшләргә Колмаксарга билгеләвен сорыйм Бригадир үз кеше рөхсәт ; бирә. Мин бригада утарына төшеп ат җигеп менәм дә, ойдә сыерга дигән в бәрәңге кабыкларын, аш калдыкларын атка ашатам Кичтән колхоз эше п беткәч, бер-бер хәйлә белән колхозчылардан артка калып, беркемгә дә сиз- £ дермичә генә теге утынны тояп кайту инде минем исәп. Шулай итеп, берьюt - лы ат та. утын да урларга әзерләнәм. Көне буе колхоз эшендә дә эшләп, ту гыз чакрымнан минем утынны да сойрәп кайткан ат бөтенләй өзлекмәсен өчен аны алдан ук ашата торырга кирәк. Колмаксар кырынла эшләгәндә дә җае чыккан саен үлән йолкып яисә аз гына буш вакыт булуга аркалыкны бушатып, үзен утларга җибәрәм Эш бетеп, кайтыр вакыт җиткәч, гомергә чишелмәслек итеп бәйләнгән камыт бавы төенен бушатып куям да бөтен кеше алдында кинәт минем ат тугарылып китә Шуннан мин камыт бавын карыйм да «Җәмәгать, монда минем камыг бавының рәте киткән, ярты сәгатьсез рәтләп булмас, сез кайта торыгыз, мин сезне куып җитәрмен».—дигән булам Колхозчылар башка ат ларга төялеп авылга кайтып китәләр Алар тау артына күмелүгә, камыт ба вын тыгызлап бәйләп куям да кичә әзерләнгән утыннар янына сыптырам Якты күздә урманны чыгып өлгерим дип. тиз-тиз утынны төйим, арбаны ар канлап боргычлыйм да олы юлга чыгам Менә сиңа бәхетсезне олы юлга чыгып бер җир буе да барырга өлгер мим каршыга тарантасы белән челтер-челтер килеп Бәчкә үзе. ягъни колхоз псрсидәтеле килеп чыкмасынмы' Колмаксар кырындагы эшләрнең торышын карарга килеше икән Эшнең нәрсәдә икәнен белеп, мине сразы туктатгы бу — Мин бит сиңа бер ике айдан алырсың дидем, нигә рохсәтсез ташый сын урманны. Кузьмин”—ди бу усал итеп Башка чакта миңа һәрвакыт Җәгүр дип эндәшкән Бәчкә. җитмәсә әле кияү кеше, миңа монда, ялан кыр уртасында фамилиям белән эндәшеп тора Бик нык рәсмилеген күрсәтә янәсе Мин инде аптырадым да калдым, ни әйтергә дә юк Шунда кинәт ми смә башкиткеч кыю бер уй килеп төшмәсенме _ Рохсәтсез түгел, иптәш персидәтел. рөхсәт белән алып кайтам,—дип ярып салдым мин, күземне дә йоммыйча Бәчкә аптырабрак калды Әле мон нан бер кон элек кенә мина рохсәт бирмичә чыгарганын хәтерли ич инде ул __Как так рөхсәт белән” Кем рөхсәт итте’.—диде ул йомшара төшеп _ Кем булсын, авыл советы рәисе Мин аңа ойдә бер ярка утын да кал маганын әйткән идем ул үзе туйрадан бер олау утын алып кайтырга кушты Шуннан Бәчкәнең йөзе яктырып китте, кара айгырына бер чөңгереп ал ды да киткәндә артымнан кычкырып калды — Кара аны. агны бөтенләй өшәндерәсе булма _ Борчылма өйдә бәрәңге кабыгы ашаттым мин аңа. иптәш пер сидәтел,—дип кычкырдым. Бәчкә артыннан Алдавын алдадым да. кайта-кайта миңа пошаман төште бит. Иртәгә бу турыда авыл советы рәисеннән сорап, хәйләм ачылса, нишләтерләр болар мине? Ләкин минем башка чарам да юк иде. Миңа бүген бер олау утынны ишегалдына кайтарып аудару кыйммәт. Иртәгә, хәйләм ачылган очракта да. бер арба утынны ишегалдыннан алып чыгып китәргә үк жөрьәт итә алмаслар ич инде алар. Ә хәйлә өчен гафу үтенермен, башымны иярмен. Иелгән башны кылыч кисми Шундый борчулы уйлар белән авылга кайтып җиттем. Минем бәхеткә, тәмам караңгы төшеп җитте, көн болытлы, караңгы иде, мин чит-ят күзләргә күренми генә авыл буйлап үттем дә. үзебезнең тыкрыкка борылдым Борылуым булды, арттан карлыккан таныш тавыш ишетелде: — Кузьмин, тукта әле. Бетте баш! Минем бөтен тәнем жу-у итеп китте, чөнки бу авыл советы рәисенең тавышы иде Атымны туктаттым. — Кузьмин, кем рөхсәте белән урман ташыйсың?—дип сорады пер- сидәтел кырыс-коры тавыш белән. Мин. инде беткән баш беткән дидем дә. ярып та салдым: — Колхоз персидәтеле рөхсәте белән! Авыл советы рәисе беразга тынып калды Караңгыда миңа аның йөзе күренми иде. Рәис бер-ике минут тын гына торгач, шул ук карлыккан, ләкин шактый йомшак тавыш белән: — Ы-ы-ы... Алайса ярар. бар. кайт,—диде дә үз юлына китеп барды... Әйтәм бит — безнең персидәтелләр бер-берсен хөрмәт итәләр Бер-бер- сенә. шул ук вакытта беркайчан да алдап-йолдап яшәргә өйрәнмәгән миңа да нык ышану аркасында алар икенче көнне дә. башка чакта да минем бер арба утын турында берберсеннән сорашып тормаганнар, бер-берсенең миңа рөхсәт бирүенә нык ышанганнар. Шулай итеп, мин ике персидәтелнең әфтәритите белән файдаланып бик ансат кына бер арба утын алып кайттым, гаиләне коткардым. Ул көннәрдән соң күп еллар үткәч, мин аларның икесенә дә бу хәл турында сөйләгән идем, рәхәтләнеп шырык-шырык көлделәр. Өченче дәмәк Пожарга ут капкан нгын, ут-күз чыгу адәм баласына һәрвакыт бәла-каза китергән. Элек авыл кешесенең йорт-җире янып китү гаиләнең зур фаҗигасенә әйләнәь кешеләрне яңадан мантып китә алмаслык фәкыйрьлеккә җиткерә иде Иорт-җире. мөлкәте янып юкка чыккан кешегә мир белән ярдәм итү гадәте бездә элек-электән үк килә. Мәгәр, элек авыл кешесенең күбесе үзе бик ярлы иде. аларның хәер итеп кияргә биргән алам-саламы, ашарга биргән каты-котысы белән генә дистәләгән балалы ишле гаиләләр тернәкләнеп тә китә алмыйлар Мондый гаиләне бигрәк тә торак мәсьәләсе интектерә. Элек безнең авылда алты почмаклы өй аз. күп кешедә дүрт почмаклы. ягъни бер бүлмәле генә өй. Гадәттә, гаиләләр ишле, аерым өй салу гаять кыйммәтле, күп чыгым сорый торган эш булганга, инде олыгаеп, үзенең биш-алты баласы булган ир туганнар да башка чыга алмыйлар, икешәр, өчәр, кайчакта хәтта дүртәр гаилә бергә әнә шул уртача зурлыктагы дүрт почмаклы өйдә яшиләр Әлбәттә, мондый өйләргә йорт-җире янып бала-чагасы белән урамда торып калган чит-ят гаиләләр сыя алмый инде. Җәй коне ярый, куышта да торып була, ә менә яз-көз, кыш айларында интегәләр иде янгыннан бәла-каза күрүчеләр. Алар берәр кешенең бушаган мал абзарын аннанмоннан җайлаштырып, кара мич корып яисә авылдашларның берәрсенең мунчасында кыш чыгалар иде. Торагы торак, ә бит әле Я бер көтү баланы кыш буе ашатып та чыгасы бар Монысы инде чын мәгънәсендә фаҗигагә әйләнә Шундый чакларда аягында йөри ала торган олырак балалар хәер сорашырга күрше-тирә авылларга чыгып китәләр, юллары уңса, кече туганнарына да каты коты, туйган бәрәңге ише нәрсә алып кайталар Кайсыбер балалар шул киткән җирләреннән югалып, гаип булып о та калалар иде Ул чакларда буран күмеп киткән, кырда яки урманда катып ы үлгән хәерче балалар турындагы хәбәрләр һаман саен ишетелгәләп тора = иде. Чарасыз фаҗигагә дучар булган гаиләләрнең аякланмаган яшь балалары s йә гомергә чирләшкә булып кала, йә ачлыктан гөбедәй шешенеп үлә. Шулай 5 итеп, гаилә таркала, нәсел җебе өзелә, аның киләчәге сүнә Шуңа күрә дә элек авылда янгын чыгу бик зур вакыйга булып китә. | ачудан, көнләшүдән. үч алу яки башка максатлар белән махсус ут • төр- 2 түчеләргә рәхимсез рәвештә самосуд була торган иде Әгәренки янгын ~ дөрләп торган чакта ут төртүченең кем икәне беленсә, авыл халкы аны шун = да ук кул аякларыннан тотып ала да. акыртыпбакыртып утның иң котырган * ноктасына ыргытып бәрә Бу мизгелдә, ут төртүче кем генә булуга карамас- ° тан. аңа бернинди ташлама да юк Мондый самосуднын тәэсир коче гаять = зур. шуңа күрә авылда махсус ут төртеп чыккан янгыннар бик сирәк була ® иде » Шулай да элек янгыннар хәзергегә караганда ешрак була иде шикелле. °* Өй яктырту өчен чыра яндыру, төнлә ишегалдына, абзар курага шул ук чыра ® кабызып чыгу, җәй көннәрендә күкерт кебек кабынып китәргә генә торучы - салам түбә, җәйге челләдә бөтен олы кешенең кыр эшендә булып, авылда 2 вак бала чаганың күзәтүчесез калуы—болар барысы да янгыннарның еш булуына сәбәп булгандыр Аз-маз күзәткәләп яшәсәң, хәзер шифер түбәләр, менә дигән изоляцияле электр чыбыклары белән бүген бөтенләй дә янгын чыгармыйча яшәргә мөмкин дә бит. тормыш яхшырган саен адәм баласы ның ваемсызлыгы арта бара күрәмсең — бит һаман янгалап торабыз Әле күптән түгел генә авылда миңа яшьти тиешле берәү игътибарсыхтыгы арка сында үзе дә янып үлә язды Югыйсә олы яшьтәге кеше бит инде, бергә уйнап үстек Ә янгыны аның дуңгыз сую мәшәкатьләре аркасында килеп чыга язган Эш шунда ки. көз көне, җир туңдырып җибәргәч әле кар төшмәс борын, безнең авылда дуңгыз сую өмәләре китә Шәхси хуҗалыкта аша тыл. симереп, тазарып җиткән дуңгыз зур була, көчле була. Аны тотып суюның. суйгач өтүнең, аннары итсн-иткә. салосын-салога тумы руның җаен, әмәлен белергә кирәк Шуңа күрә авылда дуңгыз сую осталары берничә генә, алар коз көне йорт борынча чакырылып, авылның бөтен дуңгызын суеп бирәләр Дуңгыз өмәләре җиткәч, миңа үземә дә атналар буе диярлек өйгә кайтып керергә туры килми Туган тумача, күрше-күлән, яшьлек дусла ры чакыра Чулак Питей гомере буе дуңгыз суйды һәм бер гегТә дуңгызны да рәтләп суя белмәде Җитмәсә, ул малны сул кулы белән чала Ә малны сулагай суюны борынгылар яратмаган Чулак Питей суйган көнне ачы итеп дуңгыз чинаган тавыштан ботен авылның колагы тонып бетә Дуңгыз чинавы хәтга күрше Сарабиккол авы лына да ишетелә икән, дип сөйлиләр иде Сарабнкколлылар бит алар мөселман татарлары, дуңгызны яратмыйлар, хәтта аннан җирәнәләр, чирканалар Үзара сөйләшкәндә алар дуңгызны «дуңгыз» дип тә атамыйлар «чучка, «сосна», «мыркылдык» «кәкре койрык, «кәкре танау», «салпы колак» дип кенә йөртәләр Әмма безнең авыл сарабнкколлылар белән бик дус яшәде. Минем үземнең дә анда дусларым күп Шунсы кызык, безнең авыл кс шеләре белән аралашканда, алар безне үпкәләтмәс өчен, дуңгызларыбыз турында үзара сөйләшкәндәге кебек мыскыллап сөйләшмиләр Бервакыт Сара бнкколда1Ы Бүре Хатип дигән аучы дустым урман кырларда арып талып ауда йөргән дә, юл уңаеннан чәй эчеп чыгарга дип мина кергән Кунак та. дус та буларак бик әдәпле генә итеп сөйләшеп утыра инде бу. бала-чага хуҗалык турында сораша Шунда, ишегалдында, без чәй эчеп утыра торган өстәл турындагы тәрәзә каршына минем симертергә куйган дуңгыз килеп чыкты Шуны күрде дә Бүре Хатип -Керәшен сарыгын кор генә икән».—дигән була. "Керәшен сарыгы» дип әдәпле итеп әйтә инде, янәсе, «чучка- яки «дуңгыз» дисә, тупас булып, мине үпкәләтүдән саклана. Мин бит инде сизеп торам, дуңгызны күрүгә, аның тамагыннан аш үтми башлады, ясаган чәен эчеп бетермичә, караңгыга калганчы кайтып җитим, дигән булып өйдән чыгып тайды. Инде әлеге шул Чулак Питейгә килсәк, ул дуңгыз суйган көнне безнең авыл ягыннан чинау тавышы ишеткән Сарабиккол кешеләре «Керәшендә дуңгыз өмәләре башланган, әнә Чулак Питей чучка чала, кәкре танауны ничек разбой салдыра, әстәгъфирулла. ходаем, үзең сакла».—дип укыналар икән. имеш, дип сөйлиләр иде. Дуңгыз өмәсе борынгы бабайлар тарафыннан ук килгән аерым бер тәртип, хәзергечә әйтсәк, сценарий белән бара. Эш иртән иртүк, көн яктыруга башлана Мин нәкъ шул вакытка хуҗаның өенә киләм дә. Хуҗа миңа ярдәмгә тагын оч-дүрт ир һәм ике-өч хатын кыз чакырган була. Дуңгыз суйганда аларның барысына да эш чыга. Беренче эш итеп, хуҗа өмәчеләргә җицелчә генә чәй эчертә. Аннары бөтен өмәчеләр дә җыелышып ишегалдына чыгалар. Мин. гадәттә, башка өмәчеләрне өйалдыңда яки баскыч башында калырга, шунда тыныч кына көтеп торырга кушам да. ишегалдына, дуңгыз янына үзем белән хуҗаны гына алып чыгам. Чөнки бер көтү кеше шау гөр килеп ишегалдына чыкса, дуңгыз курка, тынычсызлана башлый. Дуңгыз бит ул бик тә сизгер хайван, хәвефне алдан тоеп алса, кешене үзенә якын да китерми, тоттырмый... ...Хуҗалар тумырылган итләрне мунчала баулар белән чоланга асып куйганнан соң. дуңгыз өмәсенең эш өлеше тәмам була. Эш бетүгә бөтен өмәчеләр дә өйләренә кайтып китә. Кичтән алар билгеләнгән сәгатькә, бәйрәм киемнәрен киенеп, бизәнгән ясанган хатыннарын ияртеп, дуңгыз өмәсенең мәҗлес өлешенә киләләр Монда аларны хуҗабикә мул итеп яңа иттән пешкән төрле-төрле аш белән сыйлый Бу мәҗлес олы бәйрәмнәрдәгечә бик зурлап уздырыла, бию, җыр. уен-колке мул була Әлбәттә инде, дуңгызны чалучы буларак, өмә мәҗлесенең иң түрендә иң хормәтле кеше булып Ж,әгүр дәдәң утыра. Сине хөрмәтлиләр, сине мактыйлар. сиңа багышлап моңлы-сагышлы керәшен җырулары әйтәләр. Әмма дә ләкин болар барысы да элегрәк ш/лай иде. Хәзер дуңгыз суйганда мондый зур өмәләр ясап, мәҗлесләр үткәреп тормыйлар Хәзер бит андый олы мәҗлесләр үткәрү өчен дуңгыздан башка да сылтаулар күп — һәркем туган көн үткәрә (безнең заманда аның кайчан икәнен дә белүче юк иде), бала тугач, туй кадәр итеп әллә ничәшәр мәҗлес үткәрәләр—тудыру йортыннан хәбәр алгач, аннан ойгә алып кайткач, исем кушкан көнне, туу таныклыгы алган көнне, балага бер ай булгач, ярты ел гулгач. бер яшь җиткәч, тагын әллә нинди, әллә нинди уңайлар белән байбай мәҗлесләр үткәрелә Кая монда сиңа дуңгыз кайгысы! Хәер, хәзерге яшьләрнең нибары бер бөртек баласы булсын да. шуны да кадерләмәсеннәр, имеш Безнең заманда гына ул гаилә саен ким дигәндә бишәр алтышар, күп дигәндә унар-уникешәр бала була, аларның ашарларына азык, киярләренә кием бөтәйтеп булмый, инде кешедән оялыр яшьләре җитеп узгач та күтләре ыштан күрә алмый йөриләр иде Хәерчене бала баса, дип дөрес әйткәннәр шул борынгылар Әнә. хәзерге яшьләр баедылар, бала тапмыйлар, үзләре күрәләр дөнья рәхәтен Әмма дә ләкин шунсын да әйтергә кирәк, без.—картлар.— бер генә тамчы да кызыкмыйбыз аларның мондый баласыз тормышларына Дөньяларның яхшырып китүенә, яшьләрнең мул тормышка тиенүләренә кызыгабыз, ә баласызлыкка — юк. кызыкмыйбыз. Үзара җыелышкан чакта без. картлар, бер-беребезгә сөйләнәбез: »Эх,—дибез.— без яшь чакта мондый тормыш булган булса, баланы тудырып та күрсәткән булыр идек —дибез, каз бәбкәләре кебек бер-бер артлы тупырдап кына торырлар иде-.—дибез. Тик нишлисең, балаларны, яшь буынны әле нинди дә булса эшкә, тәҗрибәңдә булган осталыкка, һөнәргә, әйтик, дуңгыз суярга өйрәтеп була Ә бит бала тудыру, бала табу кебек четерекле мәсьәлә ата-ана өйрәтә торган эш түгел Хәер, дуңгыз суюны да безнеңчә эшләргә теләмиләр, әйтик, дуңгызны хәзер бензин ягыла торган паяльни лампа белән генә өтәләр Янәсе, уңайлы, тиз эшләнә Әмма дә ләкин паяльни лампа белән өткән дуңгыз салосыннан трактор исә килә Ул инде малны кояш чыгышына каратып сую. канны җиргә түкмәү, түшкәгә беренче мәртәбә пычак белән сызган урынга тоз сибү кебек йолалар бөтенләй онытылды Дунгызны кайда туры килсә шунда тотып алалар, шунда егып суялар Әлеге минем, янып үлә язган яшьти дә шушы дуңгыз мәшәкатьләре белән йөргәндә тарый бу бәлагә. Һаман да шул хәзерге заман шаукымы— паяльни лампа гаепле Яшьтинең дуңгыз суяр вакыты җиткәч, күрше тирәдәге тракторчы егетләр моңа тиз генә дуңгыз суеп бирергә булалар •Иртәгә иртәнгә бөтен әйберең әзер булсын, колхоздан бер чиләк бензин алып кайтып куй. паяльни лампа белән генә өтәрбез».—диләр Карт кешегә нәрсә, ярдәм итәргә йөрүчесе булганда шатлана гына инде Колхоз базасыннан бер чиләк бензин алып кайта да. өйалдына. гадәттә сулы чиләкләр тора торган урынга куя Кичке якта моның карчыга, аш пешерергә дип. казан астын тутырып яга да. үзе ниндидер йомыш белән күршегә кереп китә Хатын кыз күршегә нинди генә тәҗел йомыш белән керсә дә хуҗа хатын белән сөйләшә сөйләшә, күп чакта йомышын да. дөньясын да тәмам оныта Моның белән дә шулай була Ә минем яшьти бу вакытта ишегалдында иртәгә дуңгыз суярга кирәкле нәрсәләрне әзерләп йори икән Шуннан, ише галдында шактый вакыт юангач. нәрсәдер эзләп өйгә керә бу Керсә, ни күрсен, казан астына яккан утыннар түрдә янып беткәннәр, ә учактан чыгып калганнары утлы кисәүләре белән чөймәлеп идәнгә төшкәннәр, идән өстен шәл урыны кадәр зурлыкта ялкын ялап алган, ут дөрләп янып ята Менә менә пәрдәләргә, чаршауларга кабынып китәчәк тә. бөтен өй ялкын белән тулачак Яшьти инде көтелмәгән бу хәлдән куркып, тәмам каушап кала, ни эшләргә дә белми, зиһене тәмам чуала Шуннан ул үз-үзен белештермичә өйалдына йөгереп чыга да гадәттә су чиләкләре тора торган урыннан бер тулы чиләкне эләктереп ала һәм шуны өйгә алып кереп ялкынга бөрки Кинәт бөтен өйгә гөлт итеп ут кабына, тәрәзә пыялалары чылтырап коела, яшьтинең чәчләре, кашлары, керфекләре көеп чыга бите пешә үзен бәрмә дулкын ой ишеге аша өйалдына агып бәрә Мондый аңлашылмаучылык яшьтинең тәмам котын ала. хәтта «Пажар!»—дип кычкырып ярдәм сорарга да хәле калмый Ярый әле кинәт тәрәзәләрдән бензин ялкыны бөркеп чык канны күрүче күрше-күлән, узгынчылар йөгереп кереп янгынны сүндерәләр Өй эченә алай зур зыян килми кала Шушы вакыйгадан соң яшьти миңа әйтте «Гомерем булса, моннан соң бер генә дуңгызымны да яңача суйдыр мам гел искечә. үзебезчә генә суйдырырмындиде Ә менә Учтим Бәчүгенең (Устимов Василий) өе бөтенләй янып бетте Төнлә булды бу хәл Гадәттә, янган төнлә өйалдымда, чоланда, келәттә яки абзар эчендә башланса, баштан аны беркем дә абайлый алмый, янгын тәмам көчәеп, котырып киткән була Ялкын тышка бәреп чыкканда инде эчтәге ут ны сүндерү бик тә кыенлаша Бәчүкнең өендә ут каядыр чолан яки өйалды тирәсендә кабынган. Төнлә бит ялкын тышка бәреп чыккач та тиз генә кеше җыелып бетә алмый Ә пожарниклар гадәттә янгын сүндерелеп яки бина янып беткәч кенә аһ-уһ итеп килеп җитәләр дә «Мишәйт итмәгез әле».—дигән булып халыкны янгын булган урыннан читкә куалар һәм бик эшлекле кыяфәттә бармак башы кадәр күмерләрне сүндереп иңде халык әллә кайчан су сеңдереп бетергән урыннарга шапыр шопыр су сиптереп йөриләр Бәчүкнең оен халык саклап кала алмады, янгын бик нык котырып өлгергән иде. сулы чиләк белән якын килерлек тә түгел Хәер чиләк белән генә сипкән су моның кадәр ялкынга аз гына да тәэсир итми иле Аннан сон ой түбәсенә ябылган шиферның шартлавы да халыкны бик куркытты Нәкъ менә сугыш вакытындагы шрапнель шартлавын искә төшерде инде. Хатын- кызларның коты очып, янгынны бик ерактан гына күзәтеп тордылар. Шулай да авылның ир-егетләре зур батырлык күрсәтте ул көнне. Безнең авылда йортлар бер-берсенә бик якын китереп салынган. Бәчүкләр урамы бигрәк тә тыгыз утырган. Янгын вакытында шифер шартлап үзе белән әллә никадәр ут көлтәсен, янып торган кисәү һәм күмер кисәкләрен дистәләгән метр читкә алып ата Ә бит тирә-якта күршеләрнең өйләре, каралты-курасы. Янгын сүндерергә килгән ир-атлар әнә шул өй, каралты-кура түбәләренә менделәр дә, янгынның гаять кайнар ялкыннары астында ук диярлек, түбәләргә килеп төшкән ут көлтәләрен, кисәүләр һәм күмерләрне сүндереп яки куркынычсыз урыннарга алып ыргытып тордылар, янгынга таралырга ирек бирмәделәр, күпме авылдашның йорт-җирен саклап калдылар. Ә Бәчүкнең бөтен йорт-җире, каралты-курасы. өй эчендәге бөтен мөлкәте янып бетте, әйберләрне алып чыгарга да өлгерә алмадылар Әйтеп бетергесез зур фаҗига иде бу Бәчүк өчен Карт әнисе Думна (Домна) карчыкның елый-елый күзләре бетте. Болай да алар гомер буе бик бөтенлектә яшәмәделәр Әмма Бәчүкнең бик нык тырышлыгы аркасында соңгы елларда муллыкта яши башлаганнар иде. Әйе, элекке заман булса, бәлки Бәчүк бу казадан тернәкләнеп тә китә алмаган булыр иде. Әмма да ләкин бу янгын турында болай җентекләп сөйләвемнең сәбәбе дә шунда хәзер заман бүтән, заман әйбәт Янганның икенче көнне үк бөтен авыл Бәчүккә ярдәм итә башлады Кием-салым, ашау-эчү белән генә түгел, ә яңа йорт салырга акчалата да җыйды халык. Төрле оешмалар да нык ярдәм иттеләр. Бәчүк үзе бик уңган кеше — озак та үтмәде, теге янгын күмерләрен нигезеннән кырып ташлады да. менә дигән итеп, гүрничә кебек кирпеч йорт салып куйды. Әле ул гына да түгел, хәзер мин сезгә шаккаткыч бер хәл сөйләп җиппәрим Безнең якларда нефть чыгаруның гөжләп алга барган, бөтен дөньяда дан казанган елларында булды бу хәл Бездән унбиш егерме чакрымнар ераклыктагы Суркино дигән чуваш авылы бар. Билгеле булганча, чувашлар ике төрле — мәҗүси чувашлар бар һәм безнең кебек чукындырылган, христиан чувашлар бар. Әнә безнең авылга терәлеп диярлек торучы Күҗминкә авылында чукынган чувашлар яши Ә Суркино тулысы белән мәҗүси чуваш авылы анда барлыгы 300 ләп йорт бар. Болар табигатьтәге төрле күренешләргә, әйберләргә табыналар. Утка, суга, агачка. аЙ1 а, кояшка, ташка һәм башкаларга Әмма алар боларның бөтенесенә берьюлы табынмыйлар, аларның үзләре генә белгән ниндидер еллар тәртибе, календарьлары бар. Шул тәртип буенча аларның аллалары ел саен үзгәреп тора Бер елны аларның алласы таш, бер елны су. бер елны агач, бер елны нинди дә булса бер терлек яки җанвар һәм башкалар була. Агымдагы елда шушы әйберләрнең кайсы алла булса, мәҗүси чувашлар шуңа табыналар, шуны гына иң изге әйбер итеп кабул итәләр. Мәсәлән, теге яки бу әйбер алла булган елны аңа тияргә, аны борчырга ярамый. Таш алла булган елны аны бәреп ватарга, урыныннан кузгатырга, алып ыргытырга ярамый Юл өстендә ятса да. әйләнеп узарга. Чонки аллага шулай җайлы икән, ул шунда гына ятарга тиеш Аны үзе теләгән урыннан алып ыргытсаң, алла ачуланып авылга бәлаказа китерергә мөмкин Билгеле, бер төр агач алла булган елны ул агачны кисмиләр сындырмыйлар Су алла булган елны гөрләвекләр, ерганаклар. чишмәләр каян гына акса да. аны икенче якка ерып җибәрмиләр. Ә инде авылның зур буалары ерылса шатланалар гына янәсе моңарчы алланы тыеп, буып яткырганнар, ә хәзер ул әнә ничек рәхәтләнеп ага. Алла инде үзен буып тоткан өчен авыл халкына ачуланып бәла-каза китермәячәк Ут алла булган елны, мәсәлән, мичкә, казан астына яккан утны яки кырда янган учакны көчләп сүндерергә ярамый, алар бары тик утыннары янып бетеп, үзләре генә сүнәргә тиеш Әлеге гаҗәеп хәл дә шушы ут алла булган елда, ягъни ут елында була. Суркино элек-электән ярлы авыл иде Тирә-як авыллар бөтәйгәндә дә Суркино авылы өйләре әле һаман шул салам түбәле бөкре ызбалар белән тулы булды Әле мин олыгаеп беткәч тә хәтерлим, Суркинода жир идәнле морҗасыз, ягъни төтене төнлектән генә чыга торган мичле өйләр бар иде Шул кыяфәте әлеге вакыйгага кадәр сакланды Сурки- ионын Бу эш урак өстендә, эссе челлә вакытында була Балалар шырпы белән уйнапмы ни сәбәптәндер, авылның бер башында янгын чыга Җитмәсә җил дә шушыннан авылга таба исә икән. Йорт-җир. каралты-кура түбәсе шыр салам, янгын эһ дигәнче үрләп тә китә Яшь-җилкенчәк аһ уһ килеп чиләкләр белән янгын сүндерә генә башлыйлар, аларны картлар туктата: •Аллага тимәгез, алла белеп эшли, алла үзе ала. үзе бирә ул».—диләр Телефоннан районга, күрше авылларга да шалтыратмыйлар Бары тик өйләрдән мөлкәтне алып чыгарга гына рөхсәт ителә. Шулай итеп, халык авылны соңгы мунчасына кадәр карап торып яндырып бетерә Елның эссе вакытын да зур янгын төтенсез яна бит ул. җитмәсә Суркино авылы тирән чокырга урнашкан — янгынны күрше авыллар да күрми кала Нәтиҗәдә өч йөз йортлы авылның каралты-курасы көлгә әйләнә, халкы түшәкястыгын тотып шыр ачык һавада кала Бу хәл икенче көнне үк район җитәкчеләренә барып ишетелә инде. Әлбәттә, район җитәкчеләре тулы бер авыл халкының ачык һавада яшәве белән килешеп тора алмыйлар, кичектергесез чара күрергә ке решәләр. Әйткәнемчә, бу вакытта безнең якларда нефть оешмаларының бик кочле. шәп чаклары иде Суркинода янгын булганның икенче көнне үк нефть предприятиеләренең, райондагы башка оешмаларның бетен җитәкчеләрен, колхоз председательләрен райком бюросына җыялар да. оешмалар һәм кол хозларның зурлыгына материаль мөмкинлекләренә карап Суркино авылында кайсына биш. кайсына оч. кайсына бер йорт салырга йөкләмә бирәләр Әй. шуннан китте минсиңайтим безнең районның нефть предприятиеләре, оеш малары һәм колхозлары арасында йорт салу буенча ярыш, һәркем бер-бер- сен уздырырга, йортларны бөтенесенекеннән дә матуррак итеп салырга ты рыша Ике өч ай да үтмәде, көзгә кергәндә инде Суркино авылында менә дигән шыңгырдап торган нарат бүрәнәдән яки кызыллыаклы кирпечләрдән бизәп төзелгән, һәркайсы өр-яңа шифер яки калай белән ябылган оч йөз йорт көлеп тора иде Инде Суркино авылы халкы шатланганын, район җитәкчеләренә, нефтьчеләргә һәм тирә күрше колхозлардагы райондашла рына күрсәткән рәхмәт хисләрен күрсәң олы бер бәйрәм диярсең Әмма кешеләр әйтүенә караганда. Суркинолылар соңыннан «Менә күрдегезме, әйттек бит без сезгә, алла үзе ала, үзе бирә дип. әнә безнең нинди начар өйләрне алды да. гүрничә кебек пулатлар бирде алла'»—дип сөйләп йөргәннәр икән Менә шулай, дөнья булгач пожарлар да төрле нәтиҗәләр белән төгәлләнә икән ул Мисалга ерак барасы юк. үзебезнең пожар өе белән бул ды шундый хәл. Әллә кайчан, сугышка кадәр үк ашык-пошык салынган фер ма. амбар биналары бетте хәзер колхозларда, бар да бетоннан да таштан, түбәләре шифер белән ябылган Ул культура йортларының эчке ягы да. тышкы ягы да гөлт итеп тора, җиһазга бай Колхозның машина, трактор, комбайн ремонтлый торган мастерскойларына гына кара Берсе берсе завод кадәр бит алар Хуҗалык йортлары, мәктәпләр, колхоз идарәсе, авыл сове ты. медпункт, почта биналары, кибетләр—бар да өр-яңадан салынды Әмма бөтен авылларда да диярлек бер генә нәрсә һаман элеккечә, искечә, җәбәхәер булып калды — ул да булса пожар каравыллары, пожарный өйләре Шуларны яңартырга, өр-яңадан үзгәртеп салырга куллары җитми әле авылларның Бу хәл безнең авылда да нәкъ шулай иде Безнең пожар каравылы әлеге дә баягы шул чиркәү тау итәгенә урнашкан Чөнки моннан бөтен авыл уч төбендәгедәй күренеп тора Шуңа күрә безнең авы яның пожар каравылында гомергомергә биек күзәтү каланчасы булмады Тау би тенә тавык кетәге кадәр бәләкәй генә пожар ое салып куелган, аның өч ягында өч тәрәзә, гнулардан бөтен авылны күзәтеп була Пожар өенә үк уерәп салынган лапас кебек бер нәрсәдә ике арба тора Аның берсендә кор гаксып беткән, бер тамчы су да тотмый торган бик зур агач мичкә икенче сенә кул белән эшләтелә торган таганлы насос беркетелгән Мин сиксән яшемә җиткәндә дә ул насосның янгын вакытында адәм рәтле итеп эшләгәнен күргәнем булмады диярлек Югыйсә инде аны янгын каравылчылары буш вакытта төзәтеп, рәтләп, су сиптерерлек хәлгә китереп тә куялар, пожар өе яныннан узып баручы ирләрне туктатып эшләттереп тә карыйлар иде Ул насос үзе болай зур гына, ике тәбәлдерегенә икешәр ир тотынып суыртканда суны шактый гына еракка сиптерә дә Аңлашыла ки. янгын каравылчылары насосны көн дә болай карап тормыйлар, киресенчә, елга бер. күп булса ике мәртәбә генә була бу эшләтеп карау Әмма бит әле ул янгын дигән нәрсә синең насосны тикшергән, рәтләп куйган көнеңне тәгаен генә котеп тормый, истә-оста булмаган бер вакытта кабына да куя Кыш көннәрен әйтеп тә торасы юк инде, кышын ул насос янгын булган җиргә гомумән дә килеп җитә алмый Чөнки ул дүрт тәгәрмәчле арбага беркетелгән, кышын чанага күчерелми Янгын башлангач, ат җигелгән пожар арбасы чиркәү тавын төшеп авыл урамына керүгә дүрт тәгәрмәче белән дә көрткә кереп бата да. атың түгел, тракторың да тартып алмалы булмый Житмәсә насос эчендә көзен калган сулар боз булып каткан була, насос тәбәлдереген дүрт түгел, кырык ир дә кузгата алмый Әмма ләкин җәен дә эшләми на сос — күрәсең, тикшереп караганда яки чираттагы бер янгын вакытында аның эчендә су калган була да. насо^ детальләрен күгәртә. Әле тәбәлдерекләрне атындыра-атындыра насосны рәткә китергәнче әллә ни гомер вакыт уза. аңынчы инде бала чага, хатын-кыз чиләк белән сибеп п,1гынны сүндерәләр, яки янгын бик котырып китеп каралты тәмам кол була. Күп вакытта янгын янына бу насосны алып килү эшкә зыян гына китерә Ни өчен дигәндә, насос килеп җитүгә янгын сүндерүче ирләр барысы да аны эшләтү, насос рәтләү белән мавыгып китәләр Китә тегеләй, болай итәргә, теге җирен борырга, бу җирен бушатырга дигән тәкъдимнәр, китә бәхәс — азмы- күпме рәтле, тазалыгы булган бөтен ир-ат янгынның бар икәнен дә онытып, насос тирәсендә кайнашалар Кайчакта карт-коры, бала-чага, хатын-кыз инде янгынны сүндереп таралышып беткән була, ә таза-таза ирләр әле һаман бәхәсләшә-бәхәсләшә насос төзәтәләр Шушы насос һәм әлеге буш мичкә тора торган лапастан бераз гына читтә пожар атларын аерып торган бәләкәй генә абзар Анда гомер буена начар гына ике ат асралды Гадәттә, пожар каравылчысы булып карт-коры эшли Җәен-кышын пожар өе тирәсендә үткән-сүткән. эштән иртәрәк кайтып яки эшкә бөтенләй бармаган биләмче ир-ат җыелып ята Алар тәмәке тарталар, җыен юк-барны лыгырдыйлар, ирләр гайбәте саталар Бу бөтен авыл пожарныенда да шулай Ахыр килеп, пожар каравылчысы булып эшләү авылда бик үк мактаулы эшләрдән дә саналмый. Шуңа күрә кайбер елларда авылда пожар каравылчысы итеп куярлык кеше дә табып булмый. Әмма пожар өен каравылчысыз калдырырга ярамый, каядыр янгын чыкканны күрүгә чаң кагарга булса да кеше кирәк бит Әнә шундый юньле каравылчы булмаган чакларда пожар- ныйда авыл кешеләре йорт борынча чиратлап дежур торалар. Дежур көнне каравыл өендә ике кеше куну мәҗбүри Әле моннан ике ел элек кенә авылда әнә шулай чираглап дежур оештырылды, һәм шул елны пожар и. без үзе үк янып та китте Көзге яңгырлы, лычма пычрак вакыт иде бу Көн дә яңгыр ява. ә авыл халкы әле һаман бакчаларыннан бәрәңге алып бетермәгән. Бу конне пожар,- ныида ике күрше хатын дежур торып кунарга тиеш икән Болар көне буе бакчаларында яңгырда чыланып бәрәңге алганнар да. барыбер тон буе эш юк. пожар өенең мичен ягып киемнәребезне киптерербез әле дип. каравыл өенә менеп киткәннәр Өсләренә алмашырга җылы күлмәкләр һәм каравыл оендә киеп йорергә коры оеклар гына алган болар Шулай итеп, сойләшә- сойләшә каравыл өенең бәләкәй генә миченә күп итеп ягып җибәргәннәр, мичнең төрле урынына юеш киемнәрен салып элгәннәр, аякларына йон оекларын. өсләренә күлмәкләрен киеп, сөйләшә-сөйләшә чәй эчкәннәр Әмма бит көзге тон бик озын ул. сөйләшеп сүзләре беткән, бик мул итеп ягылган мичтән өйгә тәннәрне оеткыч җылы да төшкән. бер мәлне йокылары килеп иснәнә башлаган болар Мичкә эленгән кием-салым әле кибеп, мич эчендәге күмерләр сүрелеп тә бетмәгән, түр сәкедәге салам түшәктә бөгәрләнеп татлы йокыга да талган икс дежур хатын Көне буе юеш җир казый-казый арыган тәннәре тәмам эреп кенә киткән инде боларның Каравыл өенең мичендә ярыклар булган икән, күмер кызуы шул ярыклардан чыгып, тәмам кибеп, кызып беткән киемнәргә ут капкан Күрәсең, ут мич артындагы ки- х емнәргә кабынып киткәндер, чөнки болар йоклаганда вак бүрәнәләрдән | генә буралган каравыл оенен ул почмагы бөтенләй янып беткән, ут әлеге ? буш мичкә белән насос торган лапаска капкан Шунда гына утны авыл ке- | шеләре күреп алганнар Алар җыелгалап житкәнче, инде лапас кебек нәрсә 5 ишелеп төшеп мичкәләре, насос арбалары-ние белән янып беткән, ут атлар | абзарына да үрли башлаган Ә бу ике хатын каравыл өенең янмый калган « почмагында айны-вайны белмичә йокы симертәләр икән Өйнең инде ишек £ як стенасын да ут ялмаган булган. Теге ике «пожарник» хатын авыл ирләре i килеп җитеп, җитмеш җиде катлы итеп сүгснә-сүгенә. күсәк белән бәреп * тәрәзәне ваткач кына уянып киткәннәр дә тәрәзәдән урамга сикергәннәр Ярый әле чыгын өлгергәннәр, югыйсә үзләре дә янып үләселәр икән Бу > хәл иртәнге сәгать бишләр тирәсендә булган Ирләр утны ат абзарына кадәр ' үрләтмәгәннәр, сүндергәннәр о Әмма дә ләкин теге ике хатын бик нык курыкканнар Куркудан, каушаух дан һәм авылдашлары алдында шушы кадәр адәм мәсхәрәсенә калудан “ аларның телләре тотлыккан юньләп сүз әйтә алмас хәлгә килгәннәр - Җитмәсә, авылның бригадиры да җикеренә икән боларга «Мин сезнең өчен 2 җавап бирмим, барыгыз, колхоз персидәтеленә үзегез өчен үзегез җавап бирегез*.— ди икән Безнең колхоз нерсидәтеле кон дә иртәнге сәгать биштә идарәдә була Шуннан бу хатыннар оектан гына чапыр-чопыр көзге пычрак ерып тошен китәләр инде колхоз идарәсенә Җавап тотасы бар бит, никадәр җәмәгать мөлкәте янып харап булды, түләтә башласалар, ничек түләп бетерерсең Шуннан тасырдап килен керәләр болар персидәтел бүлмәсенә Теге әле бу хәлләрдән хәбәрдар түгел икән Каушаудан хатыннарның икесенең берсе хәлне аңлатып бирә алмый — Нәрсә бар. ни йомыш?— дип сорый персидәтәл — Пожарга... пожарга., ут капты... пожарга ут капты —дип бутала лар икән тегеләр Персидәтел аңлый алмый гына бит боларның сүзен — Ни сөйлисез сез, пожарга ничек ут капсын, пожар үзе ут ич инде ул.—дип аптырый ул Аннары боларның кыяфәтенә, үз үзләрен тотышлары на яхшылабрак карый да. шикләнеп куя — Әллә бер бер янгын чыктымы? — Әйе...—диләр тегеләр икесе берьюлы.— янды ... бетте ... бөтенесе дә янып бетте... — Нәрсә, әллә фермаларга ут каптымы?—дип сикереп тора персидәтел. — Юк . юк... фермага түгел... пожарга ... пожарга ут капты...—диләр тегеләр һаман исләренә килә алмыйча — Нинди пожарга? Аңлатыбрак сөйләгез1—дип. бар көченә кычкырып җибәрә персидәтел ниндидер хәвеф барын сизенеп — Пожарга... пожарныйга ут капты.. Пожар ое дә лапасы да, насосы да. мичкәсе дә янып бепе. атлар абзары гына калды, — дин аңлатып бирәләр тегеләр, ниһаять Шуннан персидәтел боларны шаккагтырып кычкырып көлеп җибәрә һәм — Ват шәп булган.—ди.—инде бөтен авылны менә дигән итеп төзеп беТерсп. шул пожарныйга гына һаман кул җитми иде. хәзер инде ор яңасын төзергә мәҗбүр булачакбыз Шул тавык кетәген яндырмасагыз. әле яңа по жарпын төзүне һаман сузып йөргән булыр идек. Эшне кызуландырдыгыз. рәхмәт сезгә, түтәйләр. —дип коты очкан ике хатынны тәмам тынычланды рып чыгарып җибәрә Тегеләр инде идарәдән, безне персидәтел мактады дип күкрәкләрен киереп, йон оеклары белән урам пычрагына горурлык белән чәпелдәтеп баса баса кайтып китәләр Үзләренең нинди дәмәк хәлдә калганнарын уйлап та бирмиләр тегеләр Чыннан да. персидәтел әйткән сүзендә торды, янгын куркынычсызлыгы тәртипләренең бөтен шартын туры кигереп яна пожарный төзетте, аның гаражына кып-кызыл янгын сүндерү машинасы кайтартты Бу инде сиңа теге тәбәлдерекле насос кына түгел, суны авылның бер ягыннан икенче ягына ук аттыра. Әмма ләкин пожарныйда бер нәрсә үзгәрешсез калды — ул да булса каравылчы булып эшләргә хеше юк Һаман да шул миннән аз гына яшьрәк булган ике карт эшли анда. Әле күптән түгел генә узышлый кереп чыккан идем үзләре янына. Якты. җылы, иркен каравыл ое Мин яңа пожарныйны мактагач; — Әй. Җәгүр кордаш, бар да әйбәт, ләкин бер нәрсәгә аптыраган —инде бер ел буена авылда янгын чыкканы юк Үзебез үлгәнче шушы пожар автомобилен сынап карыйсы килгән иде,—диләр тегеләр. Үзләре тешсез авыз ларын ерып көләләр Шаярталар, әлбәттә, тел тегермәне тарталар. Ел буена бот күтәреп ятып, нишләсеннәр соң ул картлар шаяртмыйча. Кайтсалар—өйләре. монда килсәләр — пожарныйлары җылы, мондагы жалунҗала- ры остенә ай саен пенсияләре килеп тора. Дүртенче дәмәк Алтын кач __ езнең авылның чиркәве дә бар иде Хәзер юк инде Моннан берничә 1-2 ел элек аның жилдә селкенеп торган соңгы диварларын да бульдо- JLJ зер белән эттереп ташладылар Хәзер безнең авылда « чиркәү* дигән исем дә. авылны икегә ярып, үзәк урамнарга ук килеп кергән текә тауда гына сакланып калды Аны авыл халкы әле һаман «чиркәү тавы* дип йөртә. Шул тауның нәкъ маңгаена, бик мәһабәт урынга, авылның, тирә-як кырларның бөтен җиреннән күренеп торган урынга салынган иде ул чиркәү Хәзер ул тауның итәгенә, бик матур, күрекле урынга Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга зур һәйкәл салып куйдык. Анда кулына автомат тоткан совет солдаты басып тора, шунда ук сугышта ятып калган авылдашларның исемлеге дә бар. Әлбәттә, мин чиркәүнең салынган вакытын хәтерләмим Читтән китерелгән балта осталары салдылар, дип сөйлиләр иде мин яшь чакта картлар. Нигезе шикәр кебек ап-ак. юкә тактасы кебек тип-тигез итеп шомартылган зур-зур дүртпочмаклы ташлардан салынган иде Бу ташлар—атаклы Чупай . ташлары нәселеннән Әлмәтнең хәзерге үзәк өлеше, тулы бер шәһәр әна шул Чупай ташыннан төзелде бит Ә Чупай кырлары белән безнең авыл кырлары ызандаш Чупай тавының безнең авыл җирләренә кадәр үк сузылып киткән итәкләрендә, Чупайдагы кебек үк мул булмаса да бик әйбәт ак таш ятмалары бар Авылыбыздан өч дүрт кенә чакрым ераклыктагы Таштау дигән урында бу таш аеруча мул. Безнең чиркәүгә нигез өчен ташны әнә шунда. Таштауда ук кисеп, шомартып алып кайтканнар, дип сөйли иде длы- лар Тагын авылда, имеш, чиркәүне салганда аны Алла мәңгегә сакласын, ул изге урын булсын өчен, нигезенә алтын кач (тәре) салып калдырганнар икән, дигән сүз дә йори иде Монысын халык урамда авыз күтәреп түгел ә бер берсенә пышын-пышын гына сөйли. Ә үзегез беләсез инде, авылда пышын пышын сөйләнгән сүз трибунага менеп мең мәртәбә кычкырганнан да тизрәк тарала һәм тәэсирлерәк була. Чиркәүнең үзе бик шәп нарат бүрәнәләрдән бурап ясалган, тышы кип нарат такталар белән тьпцлангаи иде Безнең авыл халкы гадәтләнгән биналардан аермалы буларак чиркәүнең бер гаҗәп ягы бар иде: агач булуга карамастан идәнгә такта түгел □ нигез белән берочтап әнә шул ап-ак таш җәелгән иде Чиркәүнең өч ягында оч бик зур тимер ишек булып, авылга карап торган зур челтәрле ишек иң олы бәйрәмнәрдә генә ачыла иде. Ул чиркәү эчендәге затлы җиһаз, бизәк-мазар шәмдәлләр, буяулы рәсемнәр, иконалар, алтын йөгертелгән агач ишекләр, алтарь бизәкләренең иге-чиге юк иде. Безнең гомергә ярлы хәерче, надан булган, салам түбәле, чабаталы керәшен авылы уртасында бу чиркәү чын мәгънәсендә бер могҗиза булып утыра иде. Утызынчы еллардан соңгы яшьләр инде чиркәүнең мондый ча- о гын күрмәделәр, әлеге дингә каршы көрәшүче оешмалар аякланып киткәч, й чиркәүгә карата чын мәгънәсендә сугыш игълан ителде Сүз дә юк. комму- а нистлар чиркәүнең диненә, янәсе, халыкны алдаган ышандыруларына алар 2 әйткәнчә, «алдашып баеп ятучы сорыкорт* побына, чиркәү законнарының ? •халыкны тыеп, изеп караңгылыкта яшәтүенә*, гомумән, кылган гамәленә 4 каршы сугыш ачтылар Революция халыкның аңын дини яктан түгел, белем = ягыннан ачачак, диделәр алар Ярар, монысына мин бик үк тыгыла да ал- | мыйм, тик чиркәүнең бинасы, төзелеше аның эчендәге матур бизәкләр, о. нәкышлар. шәмдәлләр, кыңгыраулар, картиналар, буяулар музыка инстру- ? ментлары. җиһазлар белән сугышырга кирәкми иде Моны өстәгерәк тү- * рәләребез дә шулайрак кушканнардыр дип аңлыйм мин Чөнки бит чиркәүне поп салмаган, авыл картлары әйтүенә караганда, аны нәкъ безнең авыл ке я шеләре кебек үк ran гади балта осталары килеп салган Аннан соң мин. а бөтен попларны да бер чыбыктан куалап барысын да халыкның сыртын * игәүләп яшәүче зобаныйлар дип. кырт кисеп әйтмәс идем Бигрәк тә халык ~ ны караңгылыкта, наданлыкта тотуда бөтен поплар да бердәй үк гаепле ® түгел Ни дисәң дә. безнең чиркәү янындагы бәләкәй генә мәктәптә авыл - побы инде революциягә кадәр үк бала-чагага азмы-күпме хәреф таныта Z башлаган. Ә инде укытучы попка килсәк, шунсын да онытмаска кирәк, хәзерге мәктәпләрдә бик яхшы укытучылар белән бергә бик начар укытучылар да булган кебек, попларның ла балалар укыту эшенә торлечә караучылары булган, бик начарлары булса, әйбәтләре дә булмый калмаган Әнә бит. татар халкының күренекле шагыйре Яков Емельянов үзе дә авыл чиркәвендә дьякон булып эшләгән Әйтәсе килгәнем шул — һәр эштә дә бодайны кибәктән аера белергә кирәк. Кыскасы, революциядән соңгы елларда чиркәүгә каршы сугыш ачылган очракта да. ул сугыш аның бинасы һәм җиһазына каршы юнәлдерелергә тиеш түгел иде Әмма безнен авылда моның киресе килеп чыкты Авылда активлар ара сында диннең чын зыянын ачып салырлык итеп лекция фәлән сөйләүче, агитация мазар ясый алырлык башлы, белемле грамытлы кеше юк иде Монысы өчен аларга үпкәләп тә булмый Шулай итеп, чиркәүне рухи яктан туздырып ташларлык кеше табылмады (Бәлки аны туздырып булмый да торгандыр5 ’) Ә менә аныц бинасын һәм җиһазларын бик шәп туздырдылар Иң беренче чиратта юкә агачыннан бик тә матур итеп юнып чәчәк яфрак рәсемнәре ясалган һәм тулаемы белән елкылдап торган алтын төсенә буялган алтарьнын бөтен җиһазларын чиркәү тавы итәгендәге пожар буасына ыргыттылар Гомумән, пожар буасына бик күп чиркәү җиһазы очты ул көннәрдә Киң киң такталарны бер берсенә ябыштырып ясалган, зур-зур өстәл осте кадәр иконаларны урамга алып чыгып, пычракка ыргытып, чабаталы аяклары белән таптаучылар да булды Ул иконаларга торле-торле дини изгеләр рәсемнәре тошерелгән иде Ж.иргә ташланган иконаларны өйләренә алып кайтып, такталарыннын остәл. урындык. эскәмия һәм башка нәрсәләр ясаучылар да булды Шундый бер өстәлне әле мин соңгы елларда гына да Пидура исемле бер карчыкның өендә күрдем Авылда Пидураны (Федора) үз исеме белән атап йөртмиләр ә Гөри Питер хатыны дип кенә йөртәләр Аның ире Гори Питере яшьтән үк авылда бик хөрмәтле, ипле оста кеше иде. гомере Генә озын булмады үзенең Күрәсең, яшь чакта күп кызлар Гори Пи теренең хатыны булу турында хыяллангандыр Ә бу бәхет Пидурага гына эләккән Әмма Пидура булу әллә ни зур мәртәбә түгел. Пидура исемле хатын-кыз авылда күп. ә менә Горн Пнтеренен хатыны булу инде бик зур дан Пидуралар күп. ә Горн Питер хатыны бер генә' Менә шул Гөри Питер хатынының өендә күрдем мин ул иконаларның берсен Безнең авылда зур бәйрәмнәр алдыннан ойне кырып чистарту гадәте бар Өй кыру өмә итеп эшләнә Өй кырырга биш-алты хатын чакырыла. алар кон дәвамында үткен кыргычлар белән өйнең түшәмен һәм дивар бүрәнәләрен ап-ак итеп кырып, юып куялар Өмәгә шушы хатыннар янына бер оста ир дә чакырыла. Ул хатыннарның коры бүрәнә һәм такталарны кыра кыра бик тиз үтмәсләнә торган кыргычларын үткенли. Бер көнне бөтен бала-чагасы да инде күптән шәһәрләргә таралып бетеп, ун еллар буе япа-ялгыз яшәгән Гори Питер хатыны өй кырырга уйлаган бит. Кыргычлар үткенләргә мине чакырды. Килдем, хатыннар җыелган, эшли башладык. Гадәттә, хатыннар түшәмне кырганда өстәл өстенә басып эшлиләр. Безнең авылда өстәлгә аерата бер хөрмәт бар — беркайчан да аның өске ягына аяк белән басарга рөхсәт ителми, бу бездә электән килгән бик катгый йола Теге яки бу эш эшләү өчен өстәлгә аяк белән басарга туры килә икән, өстәлнең өстен аска әйләндереп куялар да. өстәл тактасының аскы ягына басалар Гөри Питер хатынында да, эш түшәмгә җиткәч, өй кыручы хатыннар өстәл өстен әйләндерергә тотындылар Ул да булмады. Пидура карчык өстәлгә чат ябышты «Әйләндермичә генә басыгыз, өстенә генә басып кырыгыз. әйләндерергә ярамый».—ди бу. Без барыбыз да аптырап калдык. Мин өстәл өстенең бер кырыеннан күтәреп аскы янына карасам, ни күрим —анда инде буяулары купшыра башлаган икона Рәсемнән ниндидер бер изге карт туп-туры минем күзләремә карап тора. Шуннан инде хатыннарга. беренче мәртәбә авыл йоласын бозып, өстәлнең өске ягына басып (дөрес. Гөри Питер хатыны аңа иске ашъяулык капларга өлгерде) түшәм кырырга туры килде Кайчандыр урамга ыргытылып, пычрак чабаталар белән тапталган апостолның чыраена инде сиксәненче елларның чытлык хатыннары аяк белән басарга кыймадылар Ә теге чакта чиркәү җиһазлары белән ни генә кыланмадылар?! Безнең Көҗмәндрич исемле ызбач бар иде. Әйткәнемчә, безнең авылда беркем дә берберсенә русчалатып әтисенең исеме белән дәшми. Ә Көҗмәндрич — ак тив, ул культуралы булырга тырыша һәм һәркемнән үзенә Кузьма Андреевич дип мөрәҗәгать итүне таләп итә. Әмма безнең төрки авызлы керәшеннәрнең болай ук әйтергә теле әйләнми. Шуннан авылдашлар аны үзләренчә гап-гади генә итеп Көҗмәндрич дип йөртә башладылар. Үзе таләп иткәнчә дә әйтелә, үзебезнең авыл теленә дә ятышлы. Тора-бара теге үзе дә моңа тәмам күнегеп китте һәм Көҗмәндрич дигән исем моңа гомерлеккә ябышып калды Гражданнар сугышы елларында безнең якларда чуалышлар аңлап бетереп булмыслык дәрәҗәдә катлауланып китте. Бу табигый да — бер якта Европадан Себергә алып бара торган тимер юлның төп станцияләреннән булган Богелмә. бер якта Келәүле станциясе, икенче якта Идел-Кама су юлының әһәмиятле пристаньнарыннан Чаллы белән Чистай Ә без шуларның нәкъ уртасында утырабыз. Аклар бу бик әһәмиятле нокталарны бирмәскә черәшеп ята, ә безнең кызыллар очен боларны алу революция язмышы белән бәйләнгән. Ул чакта бит әле аклар белән кызылларны киемнәреннән. атлар-сбруйларыннан, коралларыннан гына аерып бетерү дә кыен иде. Алары бит аның барысы да бер төрле, үзебезнеке. Россиянеке. Җитмәсә безнең якларда кызылларга бөтенләй капмакаршы булган, шул ук вакытта аклар да булып җитмәгән «сәнәкчеләр, дигәннәре дә күтәрелеп чыкты. Менә шулай, килеп керә авылга атлы, кораллы отряд, кемнәр икәнен белми аптырыйсың Туктатып сораша башласалар, ничек сөйләшергә белеп булмый. Кызыллар булса, ансы ничек сөйләшергә икәнен беләбез, ә менә аклар яки сәнәкчеләр булса, бик чамалап сойләшергә туры килә. Кызыллар ягына салам кыстырыбрак сөйләшкәнеңне сизсәләр, баскан урынында ук атып егалар Бервакыт авылга килеп кергән аклар безнең өч ирне атып үтерделәр Ә бит аклар үзләрен дин яклы итеп күрсәтәләр иде. шулай да теге өч крестьянны бер гаепсезгә чиркәү нигезенә терәп үк диярлек аттылар, алладан да курыкмадылар Көрәшләр бик авыр, сугышлар бик каты булган, күрәсең, кызылларның да тәмам ачуы чыгып җиткән иде. үзләренә аз гына каршылык күрсәтүгә дә каты чаралар күрәләр Җитмәсә кызыллар куркынычсыз походлар һәм тәгаен җиңгән бәрелешләрдә генә ал байраклар күтәрәләр, җиңнәренә һәм бүрекләренә кызыл тасмалар тагалар Көндәлек тормышта авылдан авылга күчү белән бәйле яки дошманның каян килеп чыгасы билгесез булган сугыш операцияләре вакытында кызыллар, тактика дигән булып, ул нәрсәләрен яшереп куялар. Гадәттә, авылга килеп кергәндә, аларның тәмам ачуы чык * кан була үзләре дә акларның кайсы якта, бу авылның нинди авыл, акларны = эзәрлекләп яки алардан качып авылның кайсы ягынарак чыгып китәргә ? икәнен белмиләр, акларның әле алларына, әле артларына төшеп, ориентир- £ ны югалтып, адашып беткән булалар Менә шундый чакта аларга очрама гы4 на инде Хәтта сез кызыллармы, аклармы дип сорау да сәяси хатага санала 2 һәм моның өчен туры мәгънәсендә башың белән җавап бирергә дә мөмкин. 3 Кызылларны аклардан аера алмый торган деклассированный элемент булып * исәпләнәсең, ә моның нәтиҗәләре шактый фаҗигале булып төгәлләнәчәк = Шундый кызган бер мәлдә кызыллар да безнең авылның берничә ирен атып * КИТТСЛ.1р Менә шундый чуалчык, мәтәвекле вакытта Көҗмәндрнч ызбач булып ж эшли иде Аның хәзерте авыл клублары Вазыйфаларын үтәүче уку ызбасы ® совет лозунглары белән бизәлгән Өстәлдә большевиклар Чыгарган берничә » брошюра да бар Ул чактагы гадәт буенча ызба кыегында кызыл әләм җил “ ферди Авылга таныш булмаган отряд якынлашуын малай-шалай алдан ук х күреп, бар халыкка хәбәр сала торган иле Яки берәр чит авылдан кайтучы <безнең авылга отряд килергә җыенганлыгын әйтә Коҗмәндричнсң бар кайгысы отрядның кемнәр икәнен тәгаен белүдә — аклармы, кызыллармы3 Ак лар килә икән дип ишетсә, ул тиз генә ызба түбәсенә менеп кызыл әләмне алып төшә, ызба диварыннан бөтен лозунгларны кубарып ала. брошюраларны җыеп куя Янәсе, аклар килсә, күрәләр, монда бернинди кызыл пропаган да юк. һәм Коҗмәндрич исән кала Ә инде кызыллар килә икән дисәләр. Көҗмәндрнч гиз генә әләмне менгереп кадый, лозунгларны диварга ябыш тырып куя. брошюраларны остәлгә тезә, чистарынып-төзәтенеп, киң елмаеп баскыч башына чыгып баса Бервакытны авылга бер отряд кереп килүен хәбәр итәләр, әмма тәгаен генә кемнәр икәнен билүчс юк Коҗмәндрич лозунгларын, брошюраларын тоткан килеш нишләргә белмичә бер урамга йөгереп чыга, бер ызбасына керә, очраган бер кешедән отрядның кемнәр икәнен сорый Инде отряд ки леп җитте дигәндә генә аклар икәнен белеп ала да. бөтен кызыл коткы әсба бын тиз генә ызба базына тондыра Шулай итеп исән кала Коҗмәндрич Ә икенче бер вакытта аңа кызыллардан бик каты эләгә дә Бу конне авылга аклар отряды килә икән, инде Чыршылы авылыннан чыкканнар, без гә килеп җитәләр, дигән хәбәр тарала Коҗмәндрич тиз генә уку ызбасына барып кызыл коткы әсбапларын базга ыргыта Ызба кыегында әләм дә юк. диварлар да шып-шыр. өстәлендә дә ник бер сыңар гәзит булсын Әмма ак лар дигәнебез кызыллар отряды булып чыга Алар авылга керүгә уку ызба сын сорыйлар, карасалар —ызба шып-шыр Бер солдат ызба базын ачып караса, анда кызыл әләм, лозунглар һәм большевик брошюралары ята Шуннан командир ызбач Коҗмәңдричне чакыртып китерә дә тетмәсен тетә тегенең, син совет пропагандасын базда ябып саклаучы аклар себеркесеме әллә3 Кы зыл пропагандага мондый саботаж ясавың өчен революцион трибунал сине аяп тормас иде. ярый әле кесәңдәге комсомол билетың коткара, ди Шуннан соң ул Көҗмәндричкә шушы ызба базында оч конлек арест бирә Коҗмән дричне базга ябып, баз капкачына кораллы солдат бастыралар Ләкин шул ук конне отряд чапкыннары командирга ниндидер яңа хәбәрләр китерәләр, отряд -из тиз җыенып авылдан чыгып китә Бу ыгы зьпыда инде, әлбәттә, аларн/яң кайгылары Көҗмәндричтә булмый —аны шул килеш калдырып китәләр Отряд китүгә, авылдашлар Коҗмәңдричне баздан чыгаралар Менә шушы ызбач Коҗмәндрич чиркәү җиһазларын пыран заран кн терүче активларның берсе иде Бер конне ул чиркәүне ничек туздыралар икән дип күрергә җыелган халык алдында, урамга яки пожар буасына чыгарып ташлау очен дип чиркәү диварларыннан алынган һәм чиркәүнең бер почмагына өеп куелган иконаларның берсен алган да. анда төшерелгән изге карт рәсемен эт итеп сүгә икән «Син. сволочь, хәзерге көнгә кадәр халыкны алдап караңгылыкта, наданлыкта тоттың, менә хәзер безнең дә синнән үч алыр вакытыбыз җитте!...» Аннары ул: «У-у-х, мин сине чәйнәп ташлар идем» —дип рәсемдәге изге картның борыннарын, колакларын, битләрен тешләгәндәй итә башлый... Көҗмәндрич бик картаеп үлде Гомеренең икенче яртысында ул бик озак еллар балалар укытты, авылның беренче укытучысы булды, эшен бик тырышып эшләде, авылда зур хөрмәт казанды. Гомеренең соңгы елларында аны паралич сукты, шуның нәтиҗәсендә авызының бер ягы кыегаеп калды Шуңа нигезләнеп авылдагы кайбер усал телләр: «Теге елларда иконаны тешләгән өчен Алла Көҗмәндричнең авызын кыегайткан»,—дип авыз да чайкадылар. Чиркәү җиһазларын туздырганда иконаларны мыскыллау шул дәрәҗәгә барып җиткән ки. кайбер оятсыз ирләр хәтта аларга пес тә иткәннәр, дип сөйләделәр. Монсын мин үзем күрмәдем, тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма авылда бу сүз бик нык таралды Шуны эшләгән ирләрнең исемнәрен әйтеп сөйлиләр иде Инде ул вакыйгалардан соң бик күп еллар үткәч, сугыштан соңгы тыныч елларда авылыбызның бер тол хатыны андый ирләрнең берсе турында миңа үзе сөйләде Туган-тумачаларын оялтмас өчен ирнең дә, аны сойләгән хатынының да исемнәрен әйтеп тормыйм Теге хатын гомергә кияүгә чыкмады, шулай да аның балалары күп булды. Үзе болай чибәр, таза, матур, эшчән генә хатын иде. кияүгә чыга алмады. Ник дисән, бик чая иде. Яшьли чая булды һәм яшьли уйнаштан бала тапты Беренче баладан соң оялып-нитеп тормады, җиде-сигез ел дигәндә тагын дүрт бала тапты. Болай ачыктан-ачык азып-тузып та йөрмәде, балаларын да бик тырышып тәрбияләде. берсен дә балалар йортына бирмәде. Чаялыгы, чибәрлеге, уңганлыгы, бигрәк тә шаянлыгы гомере буена сузылды, авылның бөтен хатыны аннан көнләшүдән шартлардай булып яшәде. Аның һәрбер баласын авылның һәрбер хатыны үз иреннән дип исәпли иде Шулай итеп, бу ятим балаларның, фараз иткәндә, әллә ничәшәр әтиләре бар иде. Җитмәсә, авыл ирләре хатыннары белән сүзгә килсәләр, тегеләрнең көнләшүдән болай да дөрләп янган йөрәкләренә бензин сипкәндәй, чибәрлек, уңганлык үрнәге итеп теге хатынның исемен әйтәләр иде Ә теге хатын гайбәтләргә төкереп тә бирми, колхоз эшендә каерып эшли, теләсә кем алдында үзен лаеклы тота, телен бик озайткан гайбәтче хатыннардан үчне дә үзәккә үткәрерлек итеп ала— тегенең ирен берәр төнгә үз янында кунарга калдыра. Ә сез. үзегез беләсез инде, безнең ир-ат халкы бу мәсьәләдә йомшак халык, бигрәк тә мондый отчайный хатын янында. Менә шул хатын сөйләде миңа иконаны алда әйткән юл белән мыскыл итүче бер оятсыз ир турында. Миң үзем дә ул ирне әйбәт хәтерлим. Тазалыкка таза, әмма да ләкин бик тупас, хатын-кыз мәсьәләсендә тотнаксыз, авызы тулы пычрак, оятсыз сүз иде. Авылда байтак хатын-кыз зарланды аның тупас рәвештә оятсызлануыннан. Әлеге миңа сөйләгән хатын әйтә: «Мин үз күзләрем белән күрдем аның иконага пес иткәнен.—ди — Иконага күкрәген ачып бала имезеп торучы, ялварулы күзләре белән күккә караган яшь ана рәсеме төшерелгән иде. Теге оятсыз: «Менә сина. менә сиңа...»—дип сойләнәсөйләнә. хахылдап көлә-көлә, яшь ананың битенә, күкрәгенә, ими капкан сабый балага чаптырды. Минем әле анда беренче балам гына туган чак иде. Моны күргәч мин кинәт имәнеп киттем, бугазыма каты төер тыгылды Чөнки бит мин эчтән генә бу егетне яратып, аның баһадир гәүдәсенә сокланып йөри идем. Минем эчке яратуым белән, әле генә күргән вәхши бу хәл күкрәгемдә берләшеп, мине тәмам дивана хәленә китерде. Мин кешеләргә сиздермичә генә чиркәүдән йөгереп чыктым да. өйгә кайтып, сабыемны кочаклап, өч сәгать буе еладым Шунда минем дөньядагы бөтен ирләргә карата нәфрәтем кузгалды. Ул чакта әле теге ир өйләнмәгән егет кеше иде Бер мәлне бу килгән мина, балан белән алам, чык мина кияүгә, ди. Мин әйтәм. гомеремдә бер гарип ир күрмәсәм дә сиңа кияүгә чыкмыйм, дим Оятсызлыкның чиге юк бит аның, бу миңа әйтә әйдә алайса болай гына, өйләнешмичә генә, ди Минем кичтән ипи пешерергә дип яккан мичне тартып маташуым иде. шул сүзне ишетүгә, кайнар кисәү агачы белән куып чыгардым тегене. Юньлерәк ир-ат белән алай тупас кы- х ланмыйм мин. Җәгүр дәдәй Аннан соң теге өйләнеп җибәрде, сугышка | кадәр үк ике баласы да туды. | Әлеге вакыйгадан сон тагын бер икәүдән икәү генә очрашырга туры 5 килде миңа моның белән Монысы инде озак еллар үткәч, сугыштан сон * булды Үзең дә беләсен инде. Җәгүр дәдәй. ул ир сугыштан зур батырлык | лар күрсәтеп, йолдызлы погоннар тагып кайтты Үзен дә сугышта булган ке- = ше. сугыш вакыгы кешене анда гына түгел, монда, тылда да тегеләй дә. бо- лай да талкыды Менә дигән актив дип йөргән кешеләрдән сатлык җаннар g да килеп чыкты, әлеге ир кебек әшәкеләрдән батыр әйбәт кешеләр дә £ әвәләде сугыш Сугыштан сон. үзең беләсең. Җәгүр дәдәй. барыбыз да берберебезгә якынайдык Чөнки сугыш елларында бер-беребезгә сыенышып, я бер-беребезне ач үлемнән, дөмә ятимлектән саклый саклый фронттагылар “ авылдашларны. авылдашлар фронтташларны сагына сагына яшәдек Теге - эшләргә инде байтак еллар да үткән, сугыштан яхшырып кайткан теге иргә “ күңелем йомшады минем Аннан соң ул сугыштан батыр булып кайтуга ка ® рамастан. ниндидер боек күңеле китек кеше кебек йөри иде Мин моны то i еп. эчтән генә ничектер кызганып та йөри башладым Тегенең хатыны ике / баласы бар бит инде, сугыш алдыннан ук туган балалар Бердән бер көнне безгә, теге ир белән икебезгә бер ат җигеп, икебез бер арбага утырып Кол максардагы ашлык сугучылар янына барырга туры килде Юлда, урман ала нына кереп, арба төбенә салу өчен печән чабып чыкмакчы булды бу Бик матур җәйге вакыт, урман эче саф. салкынча. рәхәт Урак осте бит. күптән инде болай урман эчләренә кереп, хушланып йөргән юк иде минем кәеф бик күтәрелде Теге хуш исле печән чабып арбага түшәде дә. кинәт миңа карап туктап калды Минем дә бит инде тел тик тормый, чытлыклана, үзем дә сизмәстән. — Нәрсә, әллә теге елларда үкенечкә калганны исенә төшердеңме5—дип әйтеп ташладым. — Юк.—ди бу.—миндә хәзер андый уйлар юк инде менә синең чибәрлегеңә генә сокланып торам.—ди — Нишләп юк әле андый уйлар, теге чакта бик әтәчләнгән илең бит Кинәт аның йөзе караңгыланып китте Йодрыгын йомарлап, һәр сүзен теш арасыннан гына сөзеп «Сволочь фашист пулясы шунда тиде»—диде дә арба үрәчәсенә бала башы кебек йодрыгы белән китереп орды, хәтта ат кур куыннан кинәт тартылып куйды Менә. Җәгүр дәдәй Алланы юк. дибез дә. теге эшләре өчен Алла кар таган аны икмәктер кояштыр менә» Мин бу шаян чая хатын сүзләреннән көлеп куйдым Әнә бит халыкның хыялый, иҗади фикерләве нинди киң. шундый четерекле нәрсәләрне дә тәмам ышандырырлык итеп сөйли белә Инде әлеге дә баягы чиркәүгә килсәк, аның эчке стеналарын шып шыр калдырып җиһазларын кайсын кая таратып бетерделәр Гөмбәзендәге зур кыңгырауны алып төшеп, пожар каланчасына асып куйдылар Тавышы бик ЯНГЫравык. янгын фәлән чыкса, чаң кагарга бик шәп иде Ул кыңгырау әле менә соңгы елларга кадәр пожарный каланчасында эленеп торды ла кинәт әллә кая юкка чыкты Югыйсә бит инде ничәмә ничә потлы җиз кыңгырау ны беркем дә күтәреп китә алмый Хәзер зуррак шәһәрләрдә аерым ке шеләр борынгы иске москы әйберләрдән ниндидер коллекцияләр җыялар икән дип ишетәбез Иске сәгатьләр. самавырлар иконалар, кыңгыраулар һәм башкалардан Бәлки шундыйлардан берәрсе безнең кыңгырауны күреп кызыгып калгандыр да төнлә машина белән килеп урлап киткәндер Бер дә белеп бетереп булмый Ә чиркәүнең тагын бер кыңгыравы, бәләкәй генә җиз кыңгыравы әле хәзер дә исән һәм бөтен авыл халкына хезмәт итә. Ул — мәктәбебезнең дәрескә һәм тәнәфескә чакырып чылтырата торган кыңгыравы. Утызынчы елларда ук безнең авылга бүрәнәдән ике катлы итеп унъеллык мәктәп салып куйдылар (кызганычка каршы, моннан берничә ел элек ул сигезьеллыкка гына калды —авылда балалар аз туа) Бу кечкенә генә сап-сары җиз кыңгырау шул еллардан бирле чылтырый инде мәктәбебездә Ничәмә-ничә буын авыл халкын үзенең яңгыравык, моңлы, җиз тавышы белән чылтырап зур. олы тормышка озатты ул кыңгырау Инде мәктәбебез бик искерде, күп катлы агач йсртлар. гомумән, түземсез булалар. Инде тимер-бетонлап, кирпечтән яңа мәктәп салгач та. узганнар традициясен дәвам итеп, яңа мәктәпкә дә күчсен иде ул җиз кыңгырау. Илебездә зур-зур эшләр майтарган күпме авылдашның күңел түрендә мәктәп еллары, яшьлек чорлары истәлеге булып яңадан-яңа зур эшләргә дәшеп һаман чылтырый бит әле ул нәни генә җиз кыңгырау Совет властеның беренче елларында совет бәйрәмнәре, сайлау вакытларында бөтен авылны бәйрәмчә бизәү гадәте бар иде. Ул чактагы сайлау көннәренең олы бәйрәм булып үтүләре әле хәзер дә күз алдында Сайлау буласы көнне иртән караңгылы-яктыда ук яшь киленнәрнең чиккән сөлгеләре, кызыл кәшимир яулыклар, төрле төстәге тасмалар, тукымалар, ирләр эзәрләре† белән бизәп җигелгән, дугаларына кыңгыраулар тагылган атлар авыл буйлап кәтәлчә‡ чаба башлыйлар Ул җиз кыңгырауларның авылның теге башыннан ук челдер-челдер килеп болай табан якынлашуы бала-чаганы. яшь-җилкенчәкне дәртләндереп йокыдан уята, алар тиз-тиз генә бәйрәм киемнәрен киенеп урамга ашыгалар Бу көнне олырак кешеләр сайлауга җәяү бармыйлар. Аларны клубка әнә шундый бизәкле, кыңгыраулы экипажлар илтә Авылда чат саен гармун чыңы, чат саен жыелышып бииләр, җырлыйлар. Клуб, авыл советы, мәктәп, кибет һәм башка биналарда кызыл әләмнәр, кызыл такталарга ак буяу белән язылган лозунглар. Авыл активлары кызыл флагларны ерактан ук күренеп торсын өчен авылның иң биек биналарына кадарга тырышалар иде Әлеге дә баягы, безнең авылның беренче комсомол ячейкасы секретаре булган Үкчей Бәчкәсе шуның аркасында газиз башын да югалта язды Әйткәнемчә, безнең чиркәү авылның иң биек урынына урнашкан. Үкчей Бәчкәсе өеннән хатынының кешелеккә генә бәйләргә дип тоткан кызыл кәшимир яулыгын, бер таяк һәм бау кисәге алган да. шулардан флаг ясап, чиркәү гөмбәзе өстендәге качка (тәрегә) бәйләп куярга булган Менә, янәсе, безнең авылдагы совет властеның тантанасы әллә кайлардан ук балкып күренеп тора. Ул анда кадәр ничек менеп җиткәндер, шайтан белсен, чөнки әле чиркәү эшләгән чакта да ул кач янына махсус җайланмалар белән генә менәләр иде. Бәчкә качка менеп, аңа кызыл кәшимир яулыкны бәйләп ятканда, авыл кешеләре күреп кала инде моны. Авыл диндарларының моңа бик нык ачулары чыга «Чиркәүне тәмам пыранзаран китерделәр, ярый, анысына түздек. Инде хәзер изге кач булып качка кызыл әләм бәйли башладылар, монысына түзәр хәлебез юк. атып төшерәбез Үкчей Бәчкәсен»,—дип. кемнәндер ау мылтыгы табып алалар да. чиркәү тавына табан йөгерәләр Үкчей Бәчкәсенә бит тегеннән, өстән бөтен нәрсә уч төбендәге кебек күренеп тора Мылтык тоткан бер торкем ирнең ах вах килеп чиркәү тавына менеп килгәнен күргәч, эшнең нәрсәдә икәнен сизеп ала да бу. тиз-тиз генә әләмне качка ныгытып бәйләп, гөмбәз эченә кереп шыла Тегеләр тауга менеп җиткәндә инде ул гөмбәз эченнән түбән таба төшә башлый. Диндарлардан берничә көчле ир. барыбер үтерәбез дип. чиркәү эчендәге үлчәүдән герләр алалар да (ул вакытта инде чиркәү колхоз амбары хезмәтен үти башлаган иде), төрлесе-торле яктан гөмбәзгә менеп китәләр Шуннан Бәчкәгә нишләргә инде? Гөмбәзнең эчендә, диварлар ныклыгы өчен аркылы-торкылы бүрәнәләп ясалган терәү араталары сузылган Чиркәү төзүче балта осталары аларны юкартып, түгәрәкләп шомартып куй- † Эзәр —керәшен ирләре бәйли торган билбау ‡ Кәтәлчә — русча «кататься»дан ганнар Гер белән бәреп үтерергә ашкынып каршысына килгән таза ирләргә тоттырмас өчен Үкчей Бәчкәсенә чиркәү идәненнән кимендә 30—40 метр биеклектәге шушы тар. түгәрәк араталардан йөгереп үтәргә яки шушы арата уртасына кереп басып тегеләрнең киткәнен көтеп торырга туры килгән Ә тегеләр араталарга кермиләр егылып төшәрбез дип куркалар Озакламый . чиркәүдәге хәлне белеп, авыл активлары килеп җитә һәм Үкчей Бәчкәсен а бәладән коткаралар Әмма безнең Пикыланың кәшимир яулыгы тәки шул | качка бәйләнгән килеш калды Әләмне алу өчен качка кадәр үк менәргә | беркемнең дә кыюлыгы җитмәде Бәйрәм үткәч. Бәчкәнең үзенә әйтеп ка- | радылар. үзең меңгереп бәйләдең үзен алып төш. диделәр «Мин ул чиркәү § качына менү түгел, печән төялгән олау өстендә торырга да куркам | хәзер».—диде ул Теге чакта диндарлар тәмам котын алганнар икән | Бәчкәнең. Соңыннан Пикыла гына «Бәйрәмгә генә бәйли торган өр-яңа х кәшимир яулыгымны әрәм итте»,—дип. Бәчкәдән зарланып йорде Ә кәшимир яулык чиркәү өстендә берничә ай буена җилфердәп торды £ да. уңа башлады Тагын бер-ике атнадан инде әле кайчан гына кып кызыл булып янып торган кәшимир яулыгыбыз чиркәү өстендә ап ак флаг булып х җилферди иде Моны күреп, авыл активлары тагын пошаманга төштеләр = «Кара син моны, аклар флагына әйләнә бит бу шайтан алгырысы. үзәктән § килеп күрсәләр, ни әйтербез».—дип борчылдылар Бәхеткә, кәшимир яулык - җилферди-җилферди тузды булса кирәк җилле давыллы бер төндә ул юкка = чыккан иде. 2 Билгеле булганча, чиркәү эшләгән чакта авылның бөтен эш кәгазе, до- ? кументы шул чиркәү кулында иде. Кешенең туган елы көне, әти әнисенең исеме һәм үзенә исем бирелү, чумылдырган елы. чумылдырганнан соң булган урсатасыныц һәм урсанасының* исемнәре язылган кәгазьләр, өйләнешкәндә чиркәүдә ясалган кәбен кою (никахлашу) документлары, кешенең үлү күмү кәгазьләре һәм торле дини эш кәгазьләре, метрика кенәгәләре — барысы да чиркәү тавының итәгенә урнашкан бер контора кебек бинада! ы зур сандыкта саклана иде Революциягә кадәр бит авыл кеше сенә кәгазь мазар, документ ише әйбернең гомумән кирәге булмаган Чөнки аның хезмәт хакы яки хезмәт көне эшлисе юк — ул үз хуҗалыгы, үз кереме белән яши Ул чактагы авыл кешесенә паспорт мазар да кирәкми Авыл кешесенә хәгта туган көнен белү, хезмәт стажын санауның да хаҗәте юк. аңа барыбер беркем дә пенсия түләми ич Шулай игеп, революциягә кадәр баш санын исәпкә алу шул берничә дистә елга бер була торган халык санын алу вакытларында гына булса булгандыр Ә менә мал санын һәм күпме мәйдан җир тотуны ел да исәпләгәннәр Чөнки боларыннан патша хөкүмәтенә налог керә Авылда совет власте урнашкач кына адәм баласына кәгазь кирәк була башлый Кая гына барсаң да. кем син. дип документ сорыйлар, чыгышыңны төгәл генә расларга туры килә һәм башкалар Ә инде хәзер кәгазь документ сыз авылның тышында түгел, эчендә дә бер адым да атлап булмый Гомерен буе бер ызаннан атлап йөреп көннең көнендә биләмгә, кунакка, ашка йорешкән күршене дә. әгәр ул пенсия билгеләүче булса, мин фәлән елны шунда эшләдем, фәлән елны монда эшләдем дип. телдән генә ышандырып булмый «Синең кайларда эшләгәнеңне мин синең үзеңнән дә яхшырак белом. тик син миңа документ, кәгазь китер».—ди ул Ә теге елларны кәгазь-мазарның беркемгә дә кирәге юк иде Олылар чиркәүне туздырып ташлагач, авылның малай-шалае әлеге контораны тузды ра башлады Алар олыларга ияреп дини китаплар долой дип. борынгыдан туу үлү. исем кушу, кәбен кою мәгълүматлары, димәк ки. әллә кайсы заман парда ук яшәгән авылдашларның исемлекләре язылган кенәгәләрне хәзергечә әйтсәк архивны урамга алып чыгып, битен биткә ертып авыл буйлап § Урсата. урсана — баланы чумылдырганнан сон билгеләнә юрган крестный әти һәм крест ный әни Керәшеннәр алариы уз телләренә жайлаштырып урыс атасы, урыс анасы дигәннәр Халыкта кыскартып урсата, урсана дип йоргелә очыртып йорделәр Кайберәүләр бу кенәгәләрне авыл советы архивына куярга кирәк дип карасалар да. активлар. «Юк, юк. чиркәү кәгазьләрен авыл советының изге бинасына кертер хәлебез юк».—дип каршы төштеләр. Ә менә авыл советы әйбәтләп эшли башлагач, архив документлары бик кирәк була башлады, әмма инде бу вакытта чиркәү конторындагы сандыкның үзеннән үк җилләр искән иде Шуңа күрә безнең авылда миңа чордаш кешеләрнең күбесе үз бабасы белән әбисенең исемнәрен, атасы, анасы, ту- ган-тумачаларының туган елларын белми. Менә мин үзем дә әнкәй карчыкны моннан ун еллар элек кенә җирләдем. Урыны очтомакта** булсын, ул бик озын гомер яшәп картаеп үлде Тик аның туган елын үзе дә. без. балалары да. гомумән, авылда беркем дә белми иде. Аның үзенә туган елы кайчан икәнен белү беркайчан да кирәкмәгән, яшьтәш авылдашлары күптән үлеп беткән, ә метрика кенәгәләре берсе дә сакланмаган Исән чакта аннан: «Әни. кайчанрак тугансың соң син. исеңә төшереп кара әле?»—дип сорасаң: «Әни мине тары урганда таптым, ди. торган иде. чутлап карагыз инде үзегез шуннан».—дип җавап бирә иде. Чиркәүнең җиһазлары, китаплары, архивы белән эшне бетергәч, авыл халкы беразга тынып калды. Тик бу тынлык озакка бармады Бер мәлне кемдер. мөселман авылларында мәчет манараларын кисәләр, дигән хәбәр алып кайтты Берничә көннән инде күрше-тирәдәге мөселман авылларында, чыннан да. мәчет манараларын кисеп аудару турында билгеле булды. Безнең авылның бер активы хәтта махсус рәвештә Сарабиккол мәчете манарасын кискәнне карарга барган Укымышлылар сөйләвенчә, болгар-татар шагыйре Кол Гали язган «Йосыф кыйссасы» дигән китапның (Утыз Имәни тарафыннан фәнни эшкәртелгән атаклы нөсхә! Автор.) кулъязмасы нәкъ әнә шул мәчет чормасыннан табылган бит. Миңа калса, ул кулъязма китапны Сарабиккол кешеләре нәкъ әнә шул манара кискән вакытларда, дин сабагы дип мыскыллап, мәчетнең башка кәгазьләре белән чормага атып бәргәннәрдер. Ярый әле Сарабикколлылар архивны чормага, җил-яңгыр тими торган җиргә ташлаганнар, безнең авыллар кебек бала-чагадан туздырткан булсалар, ничәмә-ничә төрки халык гаҗәеп кыйммәтле нәрсәдән мәхрүм булган булыр иде. Теге безнең авыл кешесе сөйләве буенча, мәчет манарасын кисеп аудару алай бик үк кыен эш тә түгел икән Берничә дилбегә ялгап ясалган озын бауны манараның аена бәйлиләр дә. берничә таза ир бауны манара авачак яктан тартып торалар. Ә тагын берничә ир манараның төбен, ягъни мәчет кыегыннан чыгып киткән урынын пычкы яки балта белән кисәләр «Аз-маз кисүгә, манара, теге таза ирләр аркан белән тартуга түзә алмыйча, шатыр- шотыр килеп сынды, мәчет түбәсен сыта-сыта. дөбер шатыр килеп, мәчетнең пичәмә йөз еллык тузан болытын кузгатып, ирләр һәм бала-чага акыр- ган-бакырган, сызгырган тавышлар астында прәме арканчы ирләрнең аяк астына ук килеп төште».—дип сөйләде безнең теге авылдаш шаһит Мәчет манаралары кисү хәрәкәтенә без белгән тирә-як авыллар бар да кушылып бетте, бөтен төбәккә бер булып, безнең чиркәү гөмбәзе генә күккә сузаеп тора иде Бу хәл безнең авыл активлары арасында ниндидер шом. шик кузгатты «Әнә хәзер бөтен мәчетләр манарасыз, безнең чиркәү генә исән имин басып тора, үзәктән килгән вәкилләр безнең турыда ни уйларлар?»—дип аптырыйлар иде алар Шуннан берсе тота да «Давай, без дә гөмбәзне мәчет манарасын аударган кебек аударабыз».—дип тәкъдим ясый Бу тәкъдимне дәррәү яклыйлар һәм. мәсьәләне озынга сузмас очен. эшне шул конне ук башлыйлар. Бөтен авылдан дилбегә җыеп килеп, ялгыйлар. гөмбәз эченә махсус баскычлар ясап менеп, бауның бер очын әле кайчан гына Үкчей Бәчкәсе кызыл кәшимир яулык бәйләгән качка бәйлиләр. Иуде эш гөмбәзнең төбенә, чиркәү кыегыннан чыгып киткән урынына җиткәч, бар да аптырап кала. Чиркәү гөмбәзенең төбен мәчет манарасы кискән кебек балта яки пычкы белән генә кисеп булмый икән бит Чөнки ** Очтомак — «ожмах» сүзенен керәшенчә әйтелеше. гөмбәз ул — чиркәү түбәсенә зур түгәрәк итеп буралган махсус корылма. Бурап кына куелган булгач, бәлки тартып кына аударырбыз дип. әллә күпме таза ир җыелып, качка бәйләнгән арканга тагын дилбегәләр ялгап .айт- два††ны әйтеп тә тартып карадылар Гөмбәз селкенергә уйламый да ә менә, арыслан кебек ирләр тартуга түзә алмыйча дилбегәләрнең берсе шартлап о өзелә һәм аркан тартучы ирләр хут белән чүт кенә чиркәү тавы астына оч- ¥ мыйлар Шулай да егылып кайсының бите сыдырыла, кайсының бармагы s тая Болай эш барып чыкмагач, гөмбәзнең бүрәнәләрен берәмтекләп | сүтәргә булалар Ул да булмый, шалтыр-шолтыр китереп, гөмбәзне каплаган 5 түбә калайларын каерып таптыйлар, ниндидер әмәл табып, авыр тимер кач ‡‡ ны шаңгырдатып төшерәләр һәм тотыналар гөмбәзне бүрәнәләп сүтәргә | Шунда гына барысы да аркан белән тартканда ни өчен гөмбәзнең селкенеп = тә карамаганын аңлый Чиркәүне төзүче осталар гөмбәз бүрәнәләренең оч- а. ларын бер-берсенә беркеткәндә безнең авылда ой салгандагы шикелле = киртләп кенә калмаганнар, ә әллә ниткән уемнар чыгынтылар белән йозак 3? лап беркеткәннәр икән Шуңа күрә һәр бүрәнәне аерым аерым, рәте белән о генә күтәреп алмасаң. кырыйдан төртеп яки тартып-сугып бер генә * бүрәнәне дә кузгата алмыйсың Менә нинди оста куллар эшләгән бит - чиркәүне. Ә бүрәнәләренең ныклыгы, тазалыгы' Алар ничәмә еллар кояшта - кайнарланып яткан калай астында тәмам кибеп, җип-җиңел булып калган “• нар Бер-бер бүрәнәсен бер үзең кул очына күтәреп була Әнә шул бүрәнәгә ® бер чиертеп җибәрсәң аннан зең-ң-ң итеп матур бер тавыш чыга Бу бүрәнәләрдән тот та скрипка яса. әллә ниткән моңлы авазлар белән уйная2 чак Гөмбәзен сүтеп ташлагач, безнең чиркәү чыннан да мөселман авылла рындагы манарасы киселгән мәчетләргә охшап моңаеп калды Гөмбәздән төшкән бик шәп коры бүрәнәләрне авыл халкы кызыгып өйләренә ташый башлаганнар иде, бер җитәкче, бүрәнәләр шәхси милек түгел, коллектив милке дип. бу эшне шундук тыйды һәм гөмбәзнең бөтен әйберсен авыл советы янына оеп куярга кушты Күпмедер вакыт үткәч, гөмбәзне колхозның Әчелек чүннигенә* илтеп яңадан җыйдылар Шулай итеп. Әчелек урманы эчендә җирдән күтәрелгән шактый иркен генә түм- түгәрәк. шлем кебек очлы бер бина хасыйл булды Аны Әчелек чүннигенә омшанник итеп төзегәннәр икән Чиркәү гөмбәзе омшанник өчен гаять тә әйбәт, җайлы, җылы бина булып чыкты Ул әле менә соңгы елларга кадәр колхозга омшанник булып хезмәт итте Дөрес инде аны сипләттереп, түбәсен үзгәрткәләп тә бетерделәр Шулай да. бүген барып карасагыз да. әле аның кайчандыр түм-түгәрәк чиркәү гөмбәзе булганлыгын ачык шәйләргә була Бүрәнәләренең дә әле барысы да череп бетмәгән Шулай итеп, безнең чиркәү бинасының язмышы кызык кына булды — аның нигезе һәм диварлары инде әллә кайчан юкка чыкты, ә гөмбәзе әле һаман исән Гөмбәзне сүтеп ташлаганнан соң. инде җәмәгать оешмаларының чиркәүгә һөҗүме тукталды Чиркәү түбәсендә гөмбәз сүтелгән урыннан соң зур тишек калган иде Аны аннан моннан гына, шул ук гөмбәз калайлары белән каплаттырып куйдылар Чөнки бит чиркәү эчендә амбар, анда он фәлән авыл!а кайткан төрле товар саклана Әмма әле җәмәгать оешмалары чиркәүне тыныч калдыруга карап кына, авыл халкының чиркәүгә карата булган кызыксынуы кимемәде Халык инде чиркәүнең нинди дә булса бер хуҗасы юклыгын белде, чөнки поп әллә кай чан авылдан куылды, совет органнары чиркәүне дәүләттән аердылар соңгы еллардагы вакыйгалар халыкка Алладан курыкмаска мөмкин икәнлекне күргәзмә рәвештә аңлаттылар Шулай булгач, чиркәүне теләсә нәрсә эшләтергә мөмкин иде Амбар булу аркасында чиркәүнең эчеңә керергә яра мый, монысы бөтен кешегә дә аңлашыла, ә менә аның тышкы ягында эш эшләп була иде Мәгәр чиркәүнең тышкы ягында да авыл халкына эш күп иде Мәсьәлә шунда ки. чиркәү төзелгән елларда ук чышын пышын гына †† Чүнник — умарталык « «к. У • I* I 113 сөйләнә торган «чиркәү нигезенә алтын кач салып калдырганнар икән» тигән сүз. чиркәү бөтенләй хуҗасыз калгач, авыл халкы арасында кинәт бик нык куерып, һәркемне ярсытырлык, зур бер кисәк алтын табуга дәртләндерерлек хәбәр булып таралып китте. Инде чиркәү нигезенең әле бер. әле икенче җирендә эчкә табан казып керелгән кечкенә чокырлар да күренә башлады Ләкин бу чокырларны кем, кайчан казыганын беркем дә күрми, белми Чонки ул чокырлар төнлә генә казылалар иде. Әмма алтын эзләүчеләрне бер дә бушка җир казып интегү канәгатьләндермәде булса кирәк, бер мәлне, абзар кура, мунча-фәлән нигезенә салырга дип. чиркәү нигезендәге әлеге шоп-шома шикәр кебек ак ташларны каерып алып өйләренә ташый башладылар Өйгә менә дигән әзер төзү материалы кайта, әле күңелдә, чиркәү нигезенә куеп калдырылган алтын качка тап булуым бар бит. дигән бик татлы, ымсындыргыч өмет тә сүнми Әмма шунысы бар. бу ташларны бер-берсеннән кубарып алу да бик үк җиңелдән түгел Чөнки алар бер-берсенә махсус измә белән бик тә нык итеп ябыштырылганнар икән. Картлар сөйләвенчә, чиркәү төзүче осталар ул измәгә шикәр һәм чи йомырка куша торган булганнар. Йомыркасы ярар инде, ә менә ул заманда балчык измәсенә шул кадәр дә сирәк, затлы азык булган шикәр кушу безнең авыл халкының тәмам исен китәрә иде Чиркәүнең нигезе биек, мәйданы зур. димәк, ташы күп — нигез ташы каеру соңгы елларга кадәр дәвам итте Шулай да һаман әле беркем дә алтын качка юлыкмады, беркем дә аны табу бәхетенә ирешә алмады. Дөрес, сугыш һәм аннан соңгы ун еллар дәвамында чиркәүгә беркем дә кагылмады Бу елларда авылда төзелеш бөтенләй тукталды диярлек, халык бары тик фронт һәм илне торгызу өчен генә эшләде, һәм. әлбәттә, бу чорда халыкта алтын кач кайгысы онытылып торды Соңгы елларда чиркәү нигезендәге соңгы ташларны да алып бетерделәр Шулай итеп, чиркәүнең нигезе тәмам бетте, әмма әле үзе һаман карачкы кебек караеп утырып тора иде Инде болай да төрле җиреннән су үтеп череп барган чиркәү бинасы чын мәгънәсендә куркыныч бер корылмага әверелде. Чонки ул. үзен тотып торган нигезе булмау сәбәпле, җилдә селкенеп, атынып тора башлады. Түбәсе череп ишелеп төшә башлагач, тизрәк аннан колхоз амбарын да алдылар Инде бердән-бер конне диварлары ишелеп китеп якындагы берәр кешене яки малны басып үтерү куркынычы туды. Шуннан соң авыл советы рәисе Унтый Микайласы (Антонов Михаил) үз җитәкчелеге астында чиркәүне бульдозер белән эшерттереп ташлады Шушы көнне үк нигезгә куеп калдырылган алтын кач мәсьәләсе дә хәл ителде. Чиркәүнең нигезен, бульдозер көрәге белән эшертеп. җир белән тигезләделәр Элек алтарь торган урынны казытканда җир астыннан бик үк зур булмаган металл кач килеп чыкты Бу эшне тамаша кылып торучылар барысы да аһ итеп качка ташланды! Качны алып, туфрактан арындырып, күгәрекләрен чистартып карасалар, аның гап-гади тимердән ясалганлыгы билгеле булды. Чиркәүне бульдозер белән аударып, нигезен җир белән тигезләп куйгач, безнең авыл нәкъ моннан бик борынгы заманнардагыча, ягъни бабаларыбыз- ның бабалары шушы Аланлык чокырына килеп утырган чактагы кебек булып калды —анда ни чиркәве, ни мәчете дигәндәй, берсе дә юк Әнә шулай күп хәлләрнең шаһиты булдым мин, җәмәгать.